
Полная версия:
Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке)
Алтынчы төн
Сүзләрем яңа түгелдер,Яңартсын сөйгән йөрәк…Сүз нәрсә ул? Ирдәй горурЯшәргә мине өйрәт!Бардыр ул мәхәббәт өченСүздә утларга кергән,Һәм бар – чын сөюдән, сүзсез! —Үлемнең үзен җиңгән!Һәм беркөн җирдә бәхеттән,Мәҗнүндәй, өмет кискәч,Үлем теләгәннәр бардыр,Шатлык кизләве кипкәч.Мондый уй нигә? Бу язмышКешегә нигә, йөрәк?Әй, җиһан! Сөюгә лаекГорур яшәргә өйрәт!Мәңге яшәүгә өйрәт!Җиденче төн
Син – айның җиденче киче,Күзләрең – төннең төсе;Җиденче кич сине уйлыйм,Бу җырым – җиденчесе.Син җиде диңгез артында,Мин – сине сөйгән егет,Эзлим сиңа илткән юлны,Җитмеш җәһәннәм чигеп.Син – җиденче, кече матур,Мин дә иң кече – йортта.Сине сөйгәнгә, сихерчеЯндыра мине утта…Әй, нигә әкият?! Чынлык син,Күзләрең – төннең төсе;Ничәнче көн сине уйлыйм!Бу җырлар синең өчен! —Сиңа бара җиденчесе!Күңелдә ничәнчесе?..Иске сүздән яңа мәгънә
Иске сүздән яңа мәгънәТаптымы соң җаным? —Теләкләрнең хуш килгәненКаршылыйм, дип:– Амин!Яратам шул иске сүзне,Бик куана җаным,Мин дә теләк тели калсам,Әйтсә дустым:– Амин!Бүләк итте гомер миңаКабатланмас ямен.Һәрчак сөеп, гашыйкларчаЯшиемче!– Амин!Дошман да бар.Курыкканым:Кара уен аныңСизмичә, куймаммы әйтепЯлгышып, мин:– Амин!Нәрсә әйтим? – гөнаһым күп:Күп сөйләп, азрак эшлим күк.Гаебемне таныйм.Башкалар да танысыннар!Шуны көтә җаным.– Амин!Ләйләләр язса…
– Менә ниндигә әйләнде дөньялар!…Күптән үзгәрде син күргән гөльялан, —Аңа ул чак кем сокланып узмаган? —Синең хакта сөйли ник гөлләр һаман?Менә ниндигә әйләнде дөньялар!Син, озын чәчле хыялый бер гашыйк,Килдең дә бер ул яланга сак басып,Киттең үзең гүя чынлыктан качып…Хәзер аңлыйм: киткән алып хыяллар.Менә ниндигә әйләнде дөньялар!Мин ул чактагы «очынтык» кыз түгел,«Биек янган салкын бер йолдыз» түгел.Син хурлаганча, минме бер «таш күңел»? —Тәкәббер яшьлегемнән оялам…Менә ниндигә әйләнде дөньялар!Җирдә бар да Мәҗнүндәй гашыйклармы?Ә сөйгәнен аңламаганнар азмы?Их, дим, нигә Ләйләләр каләм алмый? —Алар чын булганны язып чыксалар!Менә ниндигә әйләнде дөньялар!Соңлап, бәлки, бу хисләрем уянган?..Әйе, үзгәрде син сөйгән гөльялан;Анда, белдем, синдәй гашыйк булмаган.Исән гөлләрем исеменнән мин язам:Менә ниндигә әйләнде дөньялар!Шәрекъчә бер шигырь
Гөнаһлы теләк-уемныСин бүген, дөнья, кичер.Мин, бәлки, беркөн сорармын:– Әй, сакый[2], шәраб китер!Китер чын әрем ачысын,Тормыш җамында китер.Китер мәхәббәт агуын —Минем җаныма күчер.Әй, сакый, китер дан сүзен,Мәдхия утын китер.Китер әбелхәят суын —Бер генә йотым китер.Китер, әй, теләкләремнеңСоңгысын, чиген китер:Ахырдан һушны китәрерБер садә шигырь китер!Әй, сакый! Барсын кире ал.(Кешеңне, дөнья, кичер!)Яшәртсә яшәртер икәнБу шигырь… Тагын китер!..Борынгы касә
Саксыз тию ярамыймы чын-чыннан?Бәллүр касә!Таныйм ласа чыңыннан!Затлы бәллүр!Зеңли, җырлый ул әнә,Путасында утлы күзме? – Сүз яна…«Шәраб эчмәгез сез миннән, гашыйклар:Җанда сезнең ачы-татлы сагыш бар,Сезнең өчен дәва – бәллүр чыңлавы,Сусаганны кайтарачак чынлап ул!Түгелмен мин Җәмшид, Хәйям касәсе,Төбемдә, бел, Мәҗнүн-Кайс күз яше, —Анда Ләйлә, Шириннәрнең моң, уты,Әбелхәят түгел, мәхәббәт суты…Бәллүр тулы, түгәрсез, кагылмагыз, —Сүзсез моңымны ерактан тыңлагыз!Булырсыз хуш, исереп шул чыңымнан:Ихлас йөрәкләргә мирас җырымнан…»«Йә, ничек? Тагын бер калкынып сүнүме?!..»
Йә, ничек? Тагын бер калкынып сүнүме?!Шулмы бу? Актык талпыну – үземе?Халкым, инде җиңүгә бит бу адым! —Юкса ятлар язган хөкем – үлемме?Ә нинди көч юлны бүген киртәли?Шатлансак, кисәтә җанны: иртә, ди;Нинди фәлсәфә кулланыр сәясәт,Гаеп ителсә милләткә мәхәббәт?!Ярсып ага тыелган ташкын-сулар,Инде даулый үз юлын милли җырлар;Вакытын көткән халкымда күпме көч! —Үлмәгәнбез, әле байтак дәрман бар.Әмма ник вак-төяк бәхәс, ызгыш соң?Ачылсын җанда икенче сулышың!Моңарчы «гөнаһ» саналган изге уй —Халкыңны сөюдән тусын һәр эшең!Ничек? Кемдер иртә диме? Соң диме?Тәмам сүнәргә, күнәргә өндиме?!Тыңлама, каумем, маңкортны, хаинне,Яндыр, факел ит соңгы кат җаныңны!…Үзең хәл ит, халкым, үз язмышыңны!«Җан дусларым, кардәшләр, милләттәшләр!..»
Җан дусларым, кардәшләр, милләттәшләр!Тауар-ишләр, табындаш, шигырьдәшләр!Гасыр сөреме сөрмәләгән чал кашлар,«Әтәч яшьлек» масайткан, гаярь яшьләр!Яшә, нәслем, бавырым, каумем, димен,Сезгә шушы хитабым – хатым минем! —Барчабызны айнымаслык исертсенБары ирек хисе, милләтем, димен.«Милләтче» йә «милләтпәрвәр» дисеннәр,Бәхет ул – милләткә бәйле исемнәр.Ничә мең ел канда, җанда үлмәгәнХалык исме байрак бүген – күрсеннәр.Җырым! Сине шул ышаныч тудырсын,Халкыңнан аерылу бары куркытсын.Иң бөек, зур чынлык шушы – дөньяда! —Шуны аңламаган ирне җир йотсын!«Бу җиһанда нинди фал ул – Кигәвен?..»
Бу җиһанда нинди фал ул – Кигәвен?Хозур күрсәк бакча йә кыр гөлләрен,Акыл һәм хис тудырган дөнья ямен, —– Мин дә бар! – дип, борнын суза Кигәвен.Матурлыкның колы без, мәңге гашыйк;Хисләребез сугара, җаннан ташып, —Ашлыйбыз еллар буе рух гөлләрен… —Шунда бер тәнкыйтьче мәллә Кигәвен?!Мәхрүмме ул моңнан,шуңа көнчеме?Йә көчсезлеген сизеп, еш тешлиме?!Таһир-Зөһрә багында сакчы ләгыйнь —Кара батырмы бер – әрсез Кигәвен?!Җәйге дөнья вәгъдә итә җимешне,Иҗат көзе булыр камил, килешле.Тик… туйдырды шул ят кавем —фиргавен! —Һәр бәхетнең сагында ник Кигәвен?!Гомерләрнең шул матур бакча ямен,Күңелләрнең кабатланмас гөлләренКүрү – сәнгать безгә: җыр да шул юлда.Гаҗәп, мин дә шунда, дисең, Кигәвен!«Тагын яндыра сихри көч…»
Тагын яндыра сихри көч,Яндыра минем җанны…Егерменче йөз уты! – дипЮанам? Акланаммы?Язмышымамы сөенәм?(Шулай яратылганмын!..)Үзем яндыра аламмыЙөрәкләрне?Янам мин…Яндыра мине нинди көч?Бер уттан икенчегәКүчеп барам, һаман янам —Сүрелә алмыйм – нигә?Аһ, исән калсам бусыннанДим, кермәс идем кабат! —Гел ерак йөрер идем мин,Утларга читтән карап…Юк шул, утлар АлиһәсеӘсире итеп тота…Котылу бармы соң алда? —Анда да язмыш – утта…Егерменче йөз язмышыДип әллә юанаммы?!Ничә мең ут алда тагы?Мин – гашыйк Адәм җаны!«Мәхәббәт шагыйрен таный белегез!..»
Мәхәббәт шагыйрен таный белегез!Әй, кешеләр, аңа тик сүз бирегез!…Янды фирка, байраклар бу гасырда,Гашыйклар әләме исән – күрегез!Ут янучы җаннар бар – сез күрегез;Үзе булып калган алар – белегез!Дуслары ашты «асманга» – постларга! —Гашыйкларга тик хискә юл бирегез!Мәхәббәттә янганнарны күрегез,Сусаса җаннары, шәраб бирегез:Җан сусавын басар җыр, хис шәрабы…Айнымасак без хистән – кичерегез!Бар гаебең ихласлык булган, шагыйрь!Аңлаган җирдә сине кайсы әмир?!…Кыз урлаган ирне дә аклаган мир, —Без дә шул заттан, хакимнәр – белегез!Мәхәббәт шагыйрен аңлый белегез! —Сәер җаннарны танып, баш иегез.Президентлар! Илләр көтә – күрегез:Мәхәббәт әләмен безнең элегез!Гашыйклар һаман хак юлда – күрегез,Ахыргача «Хәерле юл» диегез!Сезнең гөнаһны күтәрер җаннары —Мәңгелек өчен тик ярлык бирегез!Гашыйк Гаташ гасыр ахрыннан дәшә:Мәхәббәт шагыйрен яклый белегез!Сәер бер уй
Кавышмаса җаның сөйгән җанына,Әверелмәсә тәнгә (!) яр кочагында,Бу була, ахры, оялчан хискә «көч»! —Йә, ачуданмы, үзеннән «ала үч»:Хәтта нәфсе дә тартмаган берәүгәДәрте җиңә – иреген җуя бәндә,«Яр» итә ул каргалган бәгъзеләрне…Андыйлар соң ник үзгә – «назлы» әле?Мәхәббәтнең яшерен исеме – «җимагъ» мы?Җанга – җан, тәнгә тән кушылу тик «оҗмах» мы?…Йолдызым, син күктән баккан чагыңда,Яндырсаң да мыскыл-әр учагыңда, —Гөнаһлы Җиргә, бел, ярың табына:Йөзен сөртә ул гөлләр тузанына…«Бу – сиңа кылган дога, бу…»
Бу – сиңа кылган дога, бу —Чын күңелдән догам:Язмышыңа якты иңсен —Сакласын ут-суданМәрхәмәтле Ходам!– Раббым, иркә яз гөлеңәҮзгәрмәс пакьлек бир,Дөнья керен тидермәслекИлаһи сафлык бир!Ялварам: тел ачкычы бирСөю – имтиханда…Үзең терәк бул – ул ялгышАтлау ихтималда.Җирдә сине яклау өчен,Күккә ашсын догам…Шул догачыңны онытсаң,Ак өметләрен хурласаң,Кичерерме Ходам?!…Бүген күңел – күккә илче,Ышан: ихлас догам!«Ир күңеле – таш, йомшармаса…»
Ир күңеле – таш, йомшармаса,ул таштан су-яшь чыкмас! —Тик хәмер йомшарта аны —сәрхуш күңеле яшь тотмас…Әмма хәмер түктергән яшь —нидән тәмсез, болганчык?!Таштан агып чыккан чишмәякты сулы, саф, ачык…Зурайгач болгата ямьсезуймы күңел чишмәсен? —Сабый чакта хыяллар саф,пакь шуңамы күз яшең?…Исерек уй, хыялдан үзеңеракта йөрт, йа Раббы! —Юкса гөлләр касәсеннәннәрсә эчтек – шәрабмы?Коштай гүя дәва иттекяшь йөрәккә таң чыгын —Касә-касә гөл яшен безэчтек ул чак талчыгып……Балачакка кайттыкмы соң? —күңел саф, пакь чишмәле…Яшьләрендә хәмер түгел,кыңгырау чәчәк тәме!Синең хат
Син әйт: кайчан кайтыр юлга чыгасың?Арыдым көтеп, күңелне шом баса…Колак салам гөрләвекләр таушына:Синнән хәбәр булып яңгырый, ичмасам!Син соң кайчан кайтыр юлга чыгасың?Куркам: үзгәрсәң, элекке булмасаң?Яз турында бик яраткан җырым бар, —Шул җыр да никтер ишетелми, ичмасам!Син, дим, кайчан кайтыр юлга чыгасың?Табигать тотрыксыз: юлыңны су басса?НЛОлар төшә, күбәйде күрәзә… —Киләчәкне әйтсә икән, ичмасам!Син әйт: кайчан кайтыр юлга чыгасың?«Ахырзаман» да гаҗәпме «сил ташса»?Кыйтгалар акса, аерылса халыклар?Аңлашырга тел-ымнары калмаса?Бәлки, акылга килербез, ичмаса…Тәүбә! димен, афәтләр юк, булмасын!Бу каргануым да үземнән узмасын…Син әйт: кайчан кайтыр юлга чыгасың?!Шәкерт бабамның яшел дәфтәрендә сакланган җыру
Кәгазем беттеме минем язарга?Каләмемме тырный… әллә карам юк?Синнән хәбәрләр көтәм мин, ерак Яр,Шуңа барсы төшә кулдан – чарам юк…Хыялымда – таудан төшеп киләсеңСу алырга чиләкләрең белән син…Чишмә янында сусаган мин ул, Яр,Бер догадай исемең миңа, беләсең…Табылды кәгазь дә – ниләр язарга?Каләм бар… Гыйшкым батарлык карам да…Хәбәр бирмисең, татлы яр, бу айда, —Дәрья-диңгезләр дә юк бит арада…Шул сәбәпле гашыйгың, бел, тынычсыз,Җитми җанын дөрләтергә җылы сүз.Бер кәлимә сүзең көтәм, и җан-яр,Тәгам ризык капмыйм, калдым йокысыз.Бәетләр, кем, җырулар килсә телгә,Язмыйм – каләм күтәрер көч-дәрман юк……Савап микән: «ураза» мын, сине уйлап,Ә Ходайдан читтә уем һаман ник?…Гөнаһлымын, бәлки… әмма чарам юк!«Без кемнәр соң? Ходайдан ваз кичкәннәр?..»
Без кемнәр соң? Ходайдан ваз кичкәннәр?Күңеленнән иман нуры киткәннәр?Каян күбәйдек җирдә без – пис ирләр,Денсез-моңсыз халыклар, кавем-илләр?Буйсындык соң кайчан без Кара көчкә?Язмышларны тапшырдыкмы… Иблискә?Тугач ук, әнкә сөтеннән яздыкмы?Фатихасыз калдыкмы без – аздыкмы?Нинди хәл бу – «илдә яхшы калмаса»,Барчабызны тоташ Дәҗҗал алдаса?Ялган белән багланса һәр уй, бар эш,Аң үлсә, җан сүнсә – качса намус?Без – таш җаннар… бәлки, җансызлар иле?Ут – рух өрер бер пәйгамбәрме килеп?Кем уятыр йокы-афәттән шулай?!Бер Ходаймы? Башка көчләр юк бугай…Сүз буйсынган, күр, ничек Кара көчкә:Бу җыр-догам укыла көчкә-көчкә…«Күренде ул миңа якты рәвештә…»
Күренде ул миңа якты рәвештә…Ак дигәнем, баксаң, кара фәрештә!…Мәңгелеккә юл ачар пакь яшьлекнеңДошманын үз итеп күпме яшь түктем;Ихлас хыял, саф уемнан көлде ул:«Чын матурлык төнен балкый!» – диде ул.Шик уятты нурга – табынганыма, —Юл адаштырды мәхәббәт багына…Айнып, шашу булды «дәрес» азагы:Гөнаһ тәме җанда… Вөҗдан газабы!Уйлыйм хәзер: ничек аңа ышандым?Гүя изге иманымнан буш калдым.…Ни гаҗәп! Мин соңлап булса да куганШул рух бүген яшьләргә… остаз булган!Көләләр әйтсәм: «Ул – кара фәрештә…»Ахры, кергән тагын изге рәвешкә.Тагын иблис менсә күккә – гарешкә?Бишенче каләм. Синең хат
– Ниндидер көч каршы, ахрысы, миңа:Бер-бер артлы дүрт (!) каләм белән сиңаЯзмак булдым – тыңламады берсе дә…Бишенчесе бары буйсынды менә…Нинди көч соң? Ул нигә каршы миңа?Әллә уйларым томанлы булганга,Сәер хәлләргә юлыгам бу айда:Утырсам, арба-автобус туктала,Йә көтмәгәндә нәрсәмдер югала…Гаҗәп түгелме? Аптырыйм шуңа да.Яшерен бер көч… миннән үч ала бугайСине онытмавым өчен гел шулай…Югыйсә әйт, ни сәбәп бар соң моңа:Шул каләмнәргә кадәр каныксын да!Яшерен бер көч… көлә, шаяра бугай…Нидер үрти эштә, өйдә һаман да…Ямь табалмыйм бу язда Казанда да.Китәр идем еракларга… ә кая?Шул каршы көч көтсә мине анда да:Качып булмаса аңардан кайда да?!Каләмем, дим, инде син дә сынма, йә,Түз инде тагын беразга, тыңла, йә…Бел: кыен бәхетен юллап язганда,Гүя соңгы өметенә таяна, —Шушы каләмгә ялвара кыз бала…Карышма, бишенче каләм, ташлама!Сасна Пүчинкәсе авылы зиратында
Әкрен, әй, җил, тын да тыңла:Монда – Тукай әнкәсе…Чишмә җырлый… Гүя ул даШул әнкәнең тәңкәсе, —Йә моңлы чулпы тавышы.…Кызларның судан кайтышы.(Тыңла, Шагыйрь әнкәсе!)Һәр татар кызы баш исенБөек Ана кабренә;Шаулый каеннар… Ул индеКүчкән халык бәгъренә.Монда бары кабер ташыСөйли: «Тукай әнкәсе…»Ә чишмәләр тынмый-җырлый:«Сасна кызлары, исән битМәмдүдәнең тәңкәсе,чулпылары?Мирас иттеЯкты моңын, ак күңеленСезгә – Шагыйрь әнкәсе…Сездә – чулпы, тәңкәсе…»1912 ел
Зәйтүнәнең Тукайга багышлаган догасы
– Мин Сезгә шундый теләкләр телимен:Язарга теләгән барлыкшигырь юлларыгызҮзләреннән-үзләре язылсыннар —Яңгырасын җиһанга җырларыгыз…Тик изгелектән яралсын ул җырлар,Пакьлектән: иманыгыз – уйларыгыз…Иң караңгы вакытыгызда да ташламасынТуганнан алыпСезне саклап килгән моңнарыгыз!Мин Сезгә ихлас теләкләр телимен:Сүрәдәй яңгыраса идешигырь юлларыгыз, —Изге дин белән сугарыгыз!Кыскартсын юлны иң ерак хыялга,Йолдызларга җитеп хис кылларыгыз,Күкләргә тоташып «уй куллары» гыз,Шуннан нур белән кайтсын, дим,җырларыгыз!Тоташсыннар алар төп яшәеш җебенә —УйларыгызЧишә алсын чиксез мәңгелекнең серен…Догада кала татарның бер кызы —Шагыйремә шундый биеклек телимен!– Амин! – димен…Зәйтүнәдер – чын мөселман атым минем…Борынгы бәет
Хәятта ачылып капка,Багъка – матурлыкка баксам,Хыял күлләренә батсам, —Дәрткә дәрман шул булырмы?Гөлчәчәккә якын барсам,Чәнечкесенә кадалсам,Җаныма җәрәхәт алсам, —Дәвачы да ул булырмы?Китә алмыйча шул багътан,Үз иркемнән әсир калсам,Күңел җәем багышласам, —Җимешләрем мул булырмы?Көз сулышын сизеп бер көн,Мәңгелеккә җыенсам мин,Багъ аңлармы актык сүзем?!Йә, тәмам хафа булырмы?Гөлчәчәк минсез сулырмы,Гомер-багъ капкасын япсам?..«Иреннәрең утында дөрләде сүз…»
Иреннәрең утында дөрләде сүз:– Хуплыйлармы? Тыңлыйкчы гөлләрне без.Кичке җиләстә табигать тын калган.Юк бер афәт гүя, шөбһә бер, ялган…Күк омтылды Җиргәме? Минем йөзгә?…Уй дәрьямда ике күз – дөньяң йөзә…Алышынды анда төсләр, сурәтләр…Тетрәнеп, читлеген шакый йөрәкләр.Тоташты соң нинди утлар сулышы?Үбүме бу – Җир һәм Күк омтылышы?Шаулады карт тирәк, без арып сыенгач…Сөендек, иренгә тамчы коелгач…Төнне сызып үтте синең яшен-сүз:– Бәхет түгелме? – Янабыз… Яшибез!«Үзең китсәң дә – табигатьтә сүзең…»
Үзең китсәң дә – табигатьтә сүзең:Көзге урманда йөрсәм дә берүзем,Ишетәм сине: кыштырдап, һәр үлән,Һәр куак эндәшә синең өн белән…Алтын төсләр – синең хисләр балкышы,Таныш сукмакта – карашың яктысы…Чаган яфрагы ул – йөрәк сурәтең…Тибәр кебек – бары сулыш өрәсе.Юк, һәр яфрак синнән сәлам – кулъяулык…Миләшләрне назлап үбәм – кулга алып…Бу матурлык безнең җәйдән калганмы?Вәхи көтсәм, намазлыгым аланмы?Дога укыйм тезләнеп – күктә күзем…Өн ишетәм… Валлаһи, синең сүзең!«Кышкы урманда йортлар бар – ямь-яшел…»
Яз төсендәге бер йортта мин яшим.Кышкы урманда йортлар бар – ямь-яшел.Тышта карлар… Ә уйда ут: ерактаРакеталар ява бүген Гыйракка.Шул тарафка баккан бар дөнья күзе;Эсселе-суыклы тора Җир үзе.Бутаган дин, тел, илләрне сәясәт,Кайсы дөрес? Кемдә хаклык, йә, син әйт?!Илемдә кан азмы иде? Җитмиме?Кан түгеп тә, кан дошманлык бетмиме?Кайда Акыл? Ник берсенең иркенәИкенчесе кисә юл – гел җилкенә?Каян синдә, Гасыр, бу афәт ташы?Хәвеф арта: үз-үзен дөнья ашый?Табигатьнең җитәрме көч-сабыры?Нишләрбез, Гаташ – мәхәббәт шагыйре?Кисмәсме безне нәләт чор кайчысы?Һаман да уйда Бабичлар язмышы…Урманда гел «гамьсез» йортлар, ямь-яшел…Ә дөньяда төсләр күп – белеп яшим!«Кыл өстендә, – дисең, – язмыш, гомер…»
«Кыл өстендә, – дисең, – язмыш, гомер…Ә кылга аз калганөзелергә…»Гашыйк җаннар, бәлки,Өстен язмыш-фалдан?Әй уйныйбыз хәвеф сизми, гамьсез, —Син дә шашкан, мин дә…Бу шаяру – булса соң мәртәбәДөнья-кыл өстендә?!Саксыз кылансак соң?! Бәлки, ул кыл«Кылдан нечкә» калган?…Шундый «башсыз» хисләр!Язмышны шулКеше үзе язган…Шуңа микән, хәвеф арткан саен,Сөю үсә һаман?..Кыл өстендә дә мин аңа ышанам!«Карт куенында калач бар…»
«Карт куенында калач бар…» —Калач, бәлки, язганым?«Яшь куенында камчы бар…» —Аһ, үткән шул язларым!«Калачыннан бизәрмен…» —Шуңа җырда ачы моң.«Камчысына түзәрмен…» —Гомер, ник тиз агышың?!Кирәкме син, чал акыл,Базар узган – юнь хакың.Мәйданда яшь йөрәкләр,Хислерәк, көчлерәкләр…Өзә җанны бу җырлар:«Карт куеныңда калач бар,Яшь куеныңда камчы бар».Яраткач түзәсеңдер… —Ник күзеңдә тамчы бар?Ул да бәхет яшедер?Минем калач – ачы зар…«Сагынсам оҗмах бакчасын, кәүсәрен…»
Сагынсам оҗмах бакчасын, кәүсәрен,Алдым шуннан мин-Адәм җан җәүһәрен!Уйда аң, канны уяткан фирдәвес,Ничә мең ел! – юатыгыз, тиргәгез,Һаман җирдән күкләргә ашса күңел, —Дәшә, бәлки, аннан – назлы Әнкә тел?Йә хәтерне тарта изге сөт хакы?Яратылган туфрагым ни? Күк заты…Бу ямьле Җир, мең гамьле Җир, моң иле, —Гел сагынып, яд итсә һаман мине,Җирме – ватан? Җавап тапмыйм, мин-Адәм…Тәнгә туфрак – монда, ә рух – Галәмнән…Ничек онытыйм мин, фирдәвес-кәүсәрем,Калдыргач шунда мәңгелек җәүһәрен?!Гашыйклар шәһәре
Безнең шәһәрдә яшидер сезнең яр, —Бездәдер: килеп күрегез, дусларым!Җан бәхетен таба монда гашыйклар, —Безнең шәһәргә килегез, дусларым!Безнең шәһәрдә гел ачык капкалар,Кич-ахшамда да ябылмый, дусларым.Шам-шәрифкәй ни ул? Җырга шәрәфтәМоннан артык җир табылмый, дусларым?Безнең шәһәрдә – асылма бакчалар, —Бабилдагы кебек – гөлләр, дусларым.Җырлый кызлар, яңгырый шат авазлар,Гашыйклар кайгы белмиләр, дусларым.Безнең шәһәрдәдер сезнең шәһәръяр, —Гөлгә охшаш ярлар монда, дусларым.Җан сөйгәненә түли җыр мәһәрен, —Гаташыгыз күптән шунда, дусларым!II. Чулпан йолдыз калыкканда
Мин шулкадәр саф уйлыйм синең хакта! —Шул сафлыкны дөньяда тоям хәтта.Тик матурлык күрәм аның эчендә:Карасы бардыр, табынам тик акка!«Акыл җуеп, кем йотылды күзләреңә?..»
Акыл җуеп, кем йотылды күзләреңә?Онытылды кисәтүле сүзләрең дә:Бар булмышым – савап, гөнаһ җыйган башымСәҗдәгә егылды ул көн – тезләреңә.Тарих мең дә тугыз йөз дә туксан дүрттәКол иттең син гашыйк җанын гомерлеккә.Муенчагым – көмеш, алтын келәймәсенШигырь итеп язарга җан илһам көтә.Шуны сиздем тугыз йөз дә туксан дүрттә:Яшьлек үтте мәхәббәттә, гомер үтә —Бәлки, соң кат ашам яңа биеклеккә;Рәхмәт сиңа, Илаһи Нур —горур бикә!«Кыз хыялы! Сәер уйлар, серле йөк…»
Кыз хыялы! Сәер уйлар, серле йөк…Иделдән диңгез ягына килдең ник? —Кайсы кәрванның нык, чыдам дөясеИлтте иңендә бай җаның дөньясын?Атаклы чал Хәзәрдә бит чылатып,Еладыңмы аннан, комына ятып?Җир маеннан чыраг кабызган шәһәрЯшьлегеңә булдымы калым-мәһәр?Уен идеме, туеңмы ул кичләр?Гомереңне яктырткан айлы хисләр…Азак сагынгансың, бәлки, кәрваннарАлырга сине – илеңнән барганнар.Ни белән ул баеган яшь җаның тик? —Таумы анда? Кәрванчыга авыр бик…– Кайта, – дисең, – төрки шигырь гөлләре,Гел чәчәктә, мәңге тере үзләре.Шул гөлләрнең исе тансык Иделгә:Мең-мең еллар яшәсеннәр илемдә!…Сәяхәт… йә сәясәтме? Риваять —Җаныңның бер сәфәреннән хикәят.Хыялың бит гел Ай тулган чаклардаШунда дәшә – сүнмәгән учакларга.Бөекләргә касыйдә
Низами! Кыпчак кызы, дип,Аппак, дип янган даһи!Фарсыча язган кулың тик,Рухың төрки, валлаһи!Фөзүли! Көчең Ходайдан,Юк газәлдә тиңдәшең! —Сөйгәнсең тигез – сөрткәнсеңШигырьдә яр, ил яшен.Нәсими! Төрки пәйгамбәр!Син – пирем, хәким-шагыйрь.Мин дә «Аллага тиң»ме әллә?Бармы көч миндә, сабыр?Вагыйф! Аһ, ялкынлы йөрәк,Яр данлауда остазым!Әйт миңа: «шаһ кызы» күңеленЯуларга бармы сазым!Видади, Закир гел бергә,Гаҗәеп мошаирә:Төркиләр күңеле күктәдер? —«Торналар» белән бергә?…Остазлар! Рухыгызга кагылып,Уятсам ялгыш – гафу!Нишлим: ярым сезгә гашыйк,Тетрәткән җанын Баку…Ул илһам бирмәсә, бүгенНичек тасвирлар идемМең еллар сезне яндырганТөрки «дилбәр» нең миңен?!Шигырегездән түгел бугай,Сөюдән сезнең көнлим;Юкса шашкын хисле Гаташ —Сезләргә, бәлки, тиң мин?!«Әүвәл пәйда булып илдә вәкиле…»
Әүвәл пәйда булып илдә вәкиле,Озакламый аннан ислам да килде.Моңа мең ел! Күңелләрдә – бер илаһ!Язмышыңны синең язган ул инде.Дин тойгысын алганмын каумем аша,Ә нигә мәҗүси уйлар бу башта? —Сине уйлап багам, юллар салам мин,Уем – тарих, Болгарларга тоташа.Эзлим Ибне Фазлан узган юлларны,Изге байракны ил кабул кылганны…Яшел төсе күзләреңнең шуннандыр,Күзаллыйм мин ялкын чәчле син-ярны!Күрәм: яңа дин өчен вәкилләргәБүләк Кыз – син, китәсе ят илләргә. —Шул кол ярның мин – гашыйк үз корбаны,Акыл җуеп, кермәдемме телләргә?!…Югалтканмын сине мең еллар элек,Юлга чыксам, бүген каян эзләргә?!«Тагын шул як дәшсә сине, ни әйтим?..»
Тагын шул як дәшсә сине, ни әйтим?Ерактан яр эзләүчегә дөнья киң!Тагын Каспий дулкын какса җаныңда,«Язмыш» димме? Үзең теләгән ләкин…Тагын бер шигый баласы уеңда,Баку баглары җанлана җырыңда:Адашканмы йөрәге, бер илчеме? —Болгар кызы азәрләр кәрванында.Тагын Кафтауга чакырса язмышың,Җәй авышкан, табылырмы язың соң?!Бөек Ефәк юлы, Чин, Әфган иле… —Тәкъдирең хыялга кайсын язды соң?!Тагын Туран җиле, гөлләр… Дөнья киң!Сөнни ярың – мин калсам монда ятим?Бакуга бакый мәхәббәт иясе,«Бәхетле бул» димме? Әллә «Китмә!» дим?!Тагын шул ил дәшсә, сиңа ни әйтим?!«Миннән соң да аязыр йә болыт торыр…»
Миннән соң да аязыр йә болыт торыр,Яшь шат аваз моңсу өнем оныттырыр, —Һәм битараф бу Казансу ярларындаМинем яшьне түкмәс мәҗнүн таллары да…Сөембикә аглавының кайтавазы —Ерак тарих! Ил кызлары милли язныБәйрәм итәр… Шул көннәргә карап, еракКиләчәккә дәшсәм әгәр, ярлык сорап,Камил чорның бәхет җыры-чыңнарындаТабылырмы урын минем моңнарыма?Галәм чиксез, барсын күреп ул аргандыр:Вакыт-комны күп гомерләр сугаргандыр…Гашыйк җаны, ир акылы – һәр бөртектә.Комнар күчә… вакыт ага… Сөю үтә…Әмма бүген янып, рухым күккә ашса,Илаһи юл күрсәтүче син ләбаса!Тугры калсаң уртак ялкын-шигырьләргә,Мин ышанмам җирдә хәтта үлемнәргә.…Бүген, бәлки, моңсумындыр – шигем барга?..«Бәлки, шагыйрьләр оҗмахы бу кала?..»
Бәлки, шагыйрьләр оҗмахы бу кала?Ә мин – шуннан үзем бер киткән бала…«Яшь Адәм чакларым» белгән урыннарСине үз итеп, сәламләп тордылар.Уйчан идең зиратта – тау башында,Сәгыйть Рәми каберташы каршындаОстазның рухын яд итте йөрәкләр,Күңелдә иде мөкатдәс теләкләр…Сораштың гел Тукай булган җирләрне,Бабич таланты балкыган көннәрне…Ә мәчетләр ишегеннән кергәндә,Яулык белән чәчеңне өреткәндә,Күккә аштык бергә – Ходай катына, —Ә җирдә Салават аты чакыра…Яңгыр яуды һаман – сизмичә йөрдек,Иң-иң ихлас тойгыларга төрендек.И сөендем: син – мин үскән якларда,Кайтырбыз күк Хыял – бөре чакларга.Биек Бакча, дидең, бу – гүзәл кала;Сөен, «Хауам»! «Оҗмах» та эзләр кала.«Ян әле син! Дөньяга без…»
Ян әле син! Дөньяга безЯнар өчен яралган.Яз! Рух каләмең Хактан бит —Язар өчен җан алган!– Бар да булыр, вакыт килер,Ашыктырма, Гаташым!..– Ашыкмыйча ни хәл итим,Гомер уза, җанашым…Көл әле! Синдәйләр җирнеЯмьләр өчен яралган:Бәлки, Кояшның үзеннәнКыз күкрәге җан алган?!– Күңел-касәм тулы сагыш,Онытылсын, Гаташым…– Яшьлекнең һәр халәте – җыр,Кадерен бел, җанашым!…Бак күккә! Юккамы КешеЙолдызга тиң яралган?Бәлки, шунда кайтасы бар, —Без бурычка җан алган!– Җиргә инде күп кат килепКиткәнмендер, Гаташым!– Соң тапкыр Күккә ашкандаБергә булыйк, җанашым!«Иске саутыңда, тән, яңа шәрабмы?..»
Иске саутыңда, тән, яңа шәрабмы? —Сәрхуш җаным мәңгелектә корабмы?Гомер җәе узган ирнең «азганы»,Бәлки, бу хис? Әллә «Хакның язганы»?Әллә табигатьтән соңгы мәрхәмәт —Синең сөю – канда яңа хәрәкәт?!Гади генә бер җир кызы сагышыЙолдызларга илтәчәк нур-балкышмы?Сайлап менә нәкъ минем рух-хисемне,Юнәлтәсең нигә шунда син мине?Гөнаһларым күп – моны белә халык,Биеклеккә нигә минем җан лаек?Пәйгамбәр дә, тик үлеп, аша күккә…Гашыйкны ни илтә үлемсезлеккә?Бөек Хыял һәм Ышаныч канатыБиреп, мине яшәрттеме ярату?!Иске саутыңда, тән, яшь җан шәрабымЧайпалсын тик… Мәңгелектә корабым!«Сүзләр гүя йөгерек су – җырлап акты!..»
Сүзләр гүя йөгерек су – җырлап акты!Хисләр – үтә күренмәле, моң – якты!Төшлегеңнән соң, гомер, бу нинди нур? —Эт елыннан Дуңгыз елына чаклы?..Күңелнең җәе авышкан – бу хакмы?Әмма Кояш ник кыздыра бу чаклы?Болай да утларда янам – түзмәсәмЭт елыннан Дуңгыз елына чаклы?..Йолдызыннан чакыру, өнме? – ГаташныГаләм-күк юлына нинди көч атты?!Беләм, үлем юк анда – тик тетрәнүЭт елыннан Дуңгыз елына чаклы…Җаннарыбыз бүген сер – табышмакмы? —Көтәбезме биектә кавышмакны?Әле сагыну, шашу, сынау сәгатеЭт елыннан Дуңгыз елына чаклы…Әле һәр көн, һәр мизгел җанга шакый:Кыйммәт булачак, ди, Сөю, җыр хакы. —Гомер белән түләнсә дә, йолдызым,Балкыт юлны – килсен илаһи якты! —Озак еллар, соңгы җырыма чаклы…