banner banner banner
Асыл ташлы муенса
Асыл ташлы муенса
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Асыл ташлы муенса

скачать книгу бесплатно

* * *

Үлгән артыннан үлеп булмый, дигәннәре дөрес икән: Гөлбану Мәдинәсен кайчак күршесе Маһинурга калдырып, кайчак үзе белән алып фермага эшкә йөгерде, Һашимы һаман шулай шәһәрдән килә-китә йөрде. Бала туды дип, кулына алып сөймәде, килгәндә дә гел эчеп килде. Ирлек нәфсесен канәгатьләндерү белән хырылдап йоклап китте. Төшендә әллә нинди Зоялар, Людмилалар белән саташып, кемгәдер янады, кемнедер назлады. Берничә тапкыр Һашимны кертмәскә теләп караган иде Гөлбану, соңыннан үзе су эчә алмаслык булып ятты: ир көче белән тукмауның ни икәнен шунда татыды ул. Кызгандымы Һашим Гөлбануны, күралмадымы, әллә яратуы шул булдымы? Гөлбану Һашимның холкын һич кенә дә төшенә алмады. Бу хәл күпме дәвам итәр иде һәм ни белән бетәр иде, әгәр дә аны тукмаганнан соң Фәүзия карчык күрмәсә.

Фәүзия белән Гөлбану кое янында суга барган җирләрендә очраштылар.

– Абау, кара янгансың бит! Кем эше бу?

– Кем булсын, ирем бар ич минем.

– Тукта әле, ирлеген кая куярга белмәсә, күрсәтермен әле мин аңа!

Гөлбану аңгы-миңге булып судан кайтып кергәндә, Фәүзия сәкедә кырын яткан Һашимның бугазыннан буып алган иде.

– Үтерәм, Һашим, түземлегем бетте!

– Ы-у-ы-ы…

– Куйчы, инәй, нишлисең син, инәй?! – Гөлбану килеп Фәүзиянең сеңердән дә катырак кулларына ябышты.

– Эткә – эт үлеме! Ул бит синең кискән тырнагыңа да тормый! Нигә тукмый ул сине, нигә мәсхәрә итә?! Нигә ул патшаларга да тәтемәс бер сылудан көлә?!

– Ы-у-ы-ы…

– Шушының белән! – Әллә кайдан кулына уклау эләктергән Фәүзия үзен-үзе белешмәслек хәлдә кызган иде. – Сугып үтерәм, Һашим, билләһи…

– Куйчы, инәй! – Куркынган Гөлбану үкереп елап җибәрде. – Алла хакы өчен, балам хакы өчен тимә!

Гөлбануның елавы гына айнытып җибәргәндәй итте Фәүзияне, анда да бөтенләй түгел. Фәүзия уклауны Һашимның баш очыннан алып, җан җиренә китереп терәде:

– Кычкыр, эттән туган нәрсә, нигә кычкырмыйсың? Атаңны, апаеңны чакыр ярдәмгә! Нигә чакырмыйсың?!

– Судка бирәм, а-а-а… Анаңны…

– Куркытма да, анама да ябышма, Һашим, бел: бәндә хөкеменнән күптән үткәнмен! Ә сине, – ул уклауны тагы да ныграк батырды, – шушы нәмәстәңне төйгечләп, йолкыш эт итеп йорттан чыгарып җибәрәм! У-у-ух!..

Фәүзия чыгып китте, куркынган Мәдинә сәке астыннан тавыш бирде:

– Әни, үлдеме инде Урыс Һашим?

– Үлмәде, балам. Терелмәде дә…

Шунда ишетте Гөлбану Һашимның елаганын. Исерек дияр идең – иртә әле, эчеп өлгермәгән. Канга буялган сәкедә аунап-тәгәрәп, бала шикелле үксеп-үксеп елый иде.

Гөлбану аны инде бөтенләйгә китәр, бу бусагага аяк басмас дип уйлаган иде – киресенчә килеп чыкты, Һашим аталарыннан шул көндә үк кием-салым, урын-җир китерде, фермага фуражчы булып эшкә төште, гариза язып, колхозга керде. Эчүен генә ташламады ул. Эчәргә акча табу өчен ни генә уйлап чыгармады, хәтта мескен Шәңгәрәйне дә саварга өйрәнеп китте.

– Кәләш аласың киләме? – дияр иде, аны күрү белән.

– Ыжнамы! Үзең алгансың да!

– Сиңа да алып бирәбез.

– Ы!

– Нигә?!

– Миңа Гөлбану кирәк!

– Бирәм Гөлбануны, ал!

– Алдыйсың!

– Ант итәм, чып-чын! Түлке синнән мәгәрич, Шарик!

– Мәгәриш?! Алдашмыйсыңмы?

– Менә инде, ышанмыйсыңмы? Алдашсам, баскан җиремдә җир упсын, аяз көндә яшен атсын!

Бу сүзләрне ишетү белән, Шәңгәрәй, Һашим басып торган җир убылып, мин дә төшеп китмим диптер инде, читкәрәк китә, муенсыз башын күтәргәндәй итеп, күккә карап ала.

– Алайса, оштым! – Табан ялтырата Шәңгәрәй. Инәлеп, тәкатен корытып, атасыннан бер яртылык акча ала да кире Һашимга йөгерә.

– Менә сиңа акша!

– Та-ак… Барып карыйк әле лавкага. Түлке син шушында гына утырып тор, көт.

Көтә моны Шәңгәрәй. Һашим моның янына байтак вакыт үткәч кенә килә.

– Әй, Шәңгәрәй, дус кеше! Акчаң җитмәде бит яртыга!

– Инде нишлим?

– Нәрсә эшлисең… Бичәле буласың килсә, атаңның сакалыннан тотып селкетсәң селкетәсең, ну акчасын чыгартмый туктамыйсың!

– Һы-ы-ы… Күп кирәкме?

– Күп дип, әйттем бит инде: бер яртылык.

Тагын йөгерә Шәңгәрәй мескен. Канәгать Һашим өенең ишеген очырта язып ачып керә.

– Кәлә-әш! Мин сине Шәңгәрәйгә бер яртыга сатып эчтем! Ха-ха-ха!

Гөлбану гына көлми дә, еламый да. Каткан аның күңеле. Корылык елдагы чатнап, яргаланып яткан туфрак кебек, көлсу җиргә әйләнгән аның җанкайлары…

Шушы хәлдә озатты сугышка да ирен Гөлбану.

– Ярый, кәләш, – диде Һашим, ишектән чыккан чагында, – тормыш булгач, – Гөлбануга бу алыптай гәүдәле, уйнаган кебек кенә яшәгән кешенең кинәт оялчанланып, юашланып китүе сәер тоелды, – төрле чаклар булгандыр. Үлмәсәм… кайтырмын… Малай ясый алмый киттем бит, мөгаен, кайтырмын. – Шуннан ул аптыраулы карашын үзенә текәп торган кызына иелде: – Әниеңә булыш, син зур үстең инде!

Озатучылар төркеменең иң азагында барды Гөлбану. Болай гына барды. Ирен озату нияте белән дә түгел, ил өстенә төшкән хәсрәтне ил белән уртаклашу өчен генә барды…

Сугышка ул ирен жәлләми җибәрде дә бит, ә кызын? Бу афәт аның бердәнбер кызын йотмакчымы? Балаларын җибәрмәгән ата-аналарны хөкемгә тарттыралар, хәтта хөкемгә тарттырылучылар арасында унөч яшьлек кызлар бар. Мәдинәсе бигрәк бала гына бит әле, чирләшкә генә. Әнисе булса, мөгаен, бер чарасын күрер иде. Юк бит Гөлбануның таянычы…

Ә эңгер төшеп тә килә. Табага төшеп эрегән сары майдай, кояш инде үзе бая ук югалды, күк йөзенә аннан калган кызгылт нурлар гына таралды. Тау башында үскән әнә ул каеннарны шул нурлар пешерә, өтә төсле. Гөлбану йөрәгендә дә шундый ук ут. Кояшмы пешерә аны, әллә оятмы? Урам уртасында иләс-миләс торган Гөлбану янына шулчак Мәдинәсе йөгереп килде.

– Уф, котымны алдың, нәрсә ул?!

Мәдинәнең кара-кучкыл бите кызарып киткән, ике чигәсе пешкән чиямени!

– Кем бирде?

– Бирмәде, үзем тоттым. Утаудан кайтышлый, су керергә туктаган идек…

– Шуннан ничек итеп тоттың?

– Куып! Әй шәп кача!

– Аһ-аһ, шамбы икән шул… һаман тере…

– Хәзер без аны куырабыз, әйе бит, әни?

– Әйе, әйе… юк ла, сабыр ит… Өйдә генә утыр…

– Син кая барасың ул, әни? Ә безне, бригадир абый әйтте, ни… ике көннән алып китәләр, диде.

– Беләм, беләм… Чак кына сабыр ит…

Ул арада күкне кайдандыр көтмәгәндә килеп чыккан болыт каплап алды, салкынча, дымлы җил исте. Ярсыган Гөлбануның кызын күкрәгенә кысып бер сөясе килде, әмма көче җитмәде, үзен-үзе тыйды. Гөнаһ кылырга ниятләгән бер чагында сафтан-саф баласына кагылырга батырчылык итмәде.

Атлады аяклар, киттеләр. Кинәт кенә караңгылык каплаган күктән эре-эре яңгыр тамчылары атыла. Яусын әйдә, атылсыннар, ичмасам, битем буйлап тәгәрәгән яшьләрем күренмәс… Төн караңгылыгында атлавын атлый да Гөлбану, яктыргач нәрсә эшләр ул? Төнлә пычранган намусын нәрсә белән юар?!

– Имгәнә күрмә, Гөлбану, җайлап бас. – Ихсанбай аны билгеләнгән урыннан күпкә якынрак килеп каршы алды. – Гафу итәрсез инде, ханым, килер юлларыңа келәмнәр түши алмадым.

Гөлбануның гарьлегеннән тыны кысылды: мәсхәрә итә бит Ихсанбай, күрәләтә көлә!

Чыдый алмады Гөлбану, җавап бирмичә түзә алмады:

– Әй, Ихсанбай, – диде ул эчке бер рәнҗү белән, – бала кайгысы бугазымнан алмаса, син паласлар җәйгән хәлдә дә мин анда төнен түгел, көндез дә аяк басмас идем.

– Усал син. – Гөлбану күкрәгенә Исәнбайның кайнар учы ятуын тойды. – Аннан да бигрәк… татлысың, – аның комсызланып, ярсып үбүеннән Гөлбану берникадәр тын ала алмый торды. – Кайнарсың… сылусың… – Ихсанбай, Гөлбануның каршы торырга маташуына карамый, кулларын билдән түбәнгә күчерде, күкрәгенә тешләрен батырды.

– Ыһ! – диде Гөлбану, оялуыннанмы чыкты бу аваз, авыртуыннанмы…

– Хәзер, хәзер… Күпме көттем мин шушы минутларны!

Уңайсыз хәлдә калган Гөлбану оялу катыш татлы бер ләззәт кичерде. Һашим белән күпме яшәде, ә нигә ул мондый тойгыны беркайчан да татымады? Әй Алла! Шултиклем дә гөнаһлы микәнни Гөлбану?!

Үз ирегеннән тыш килде бу очрашуга Гөлбану, ә киткәндә… шушы минутларны каһәрләргә дә, әрләргә дә сүз тапмады.

Туры өенә кермичә, болытлы төндә карага әйләнгән Акъелгага төште Гөлбану. «Шикләремне… гөнаһымны агызып алып китсәң иде, су!» Җирдәге пычракны агыза да бит ул, эчтәге пычракны нәрсә белән юарга? Әгәр дә Ихсанбай аны көчләсә, Гөлбануга, бәлки, бу кадәр дә кыен булмас иде. Ә ул, Гөлбану, шушы каһәрле, урланган очрашудан моңарчы татымаган рәхәт кичерсен әле… Кеше түгелдер ул, хайвандыр… Ә бәлки, болар бөтенесе дә төш кенәдер? Менә ул уянып китәр дә куркыныч төш күргәнлектән берәрсенә сәдака бирер…

Мәдинәсен ул чакта хәтәр эштән алып калды калуын Ихсанбай. Гөлбануның кичергәннәре куркыныч бер төш кенә булмады: Гөлбануга ул игезәк малайлар сыйфатында чынбарлык булып әйләнеп кайтты. Бу хәл Һашимның сугышка китүенә – ун, Ихсанбай белән очрашуына тугыз ай үткәч булды.

* * *

Язмыш, ахры, Гөлбануны гүргә кермичә тынычландырмаска итә. Башка беркемнеке дә түгел, аның сыерын тартып алалар. Сыер, сыер… менә бу чаклы сабыйларны ансыз ничек үстерермен? И Тәңрем, шулай сабыйларымның авызыннан соңгы ризыкны тартып алырсыңмы икән?! Гөнаһлы булсам да, бер мин гөнаһлы бит! Төн чыкканчы бик күп уй үтте Гөлбану башыннан. Һашимга да, Ихсанбайга да уйлары әллә ничә кабат әйләнеп кайтты. Беренчесе берни булмагандай, малайларым дип, хат язып ята, икенчесе башта очрашу таләп итеп йөдәтте. Соңрак, Гөлбануның корсагы беленә башлагач, исәнләшми, урап үтә, эштә юкка-барга бәйләнә торган булып китте.

Хөкүмәткә түләвегез бар дигәнгә дә аптырый Гөлбану. Һашим эчүен эчте, ләкин иң элек хөкүмәткә бурычын түләр иде. Үзләренең май-каймак ашап утырганын хәтерләми дә Гөлбану: булган ризыкларын кырып-себереп тапшырып тордылар. Почмакта мыш-мыш килеп йоклап яткан әнә ул ике сабый, бәлки, Ходайның аңа җибәргән җәзасыдыр да, тик Гөлбануның аларны бер дә югалтасы килми бит әле. Күзгә күренсә, тавык чебеше дә жәл, болар бит адәм балалары, Гөлбануның үз чәчкәләре. Гөнаһын күтәреп, табуын тапкач, ничек кенә ачтан үтерсен?!

Гөлбану кинәт бер карарга килде: район түрәләренә барачак ул! Сыер таптырып килгән әнә ул упалнамучтан башка да кешеләр бардыр әле. Берсе аңламаса, берсе аңлар, берсе тыңламаса, берсе тыңлар…

Балалары белән хушлашты да таңнан ук торып юлга чыгып китте Гөлбану: бер түгел, кырык биш чакрымны үтәр, ләкин дөреслекне тапмыйча кайтып кермәс.

* * *

Ихсанбай йокысыннан бастырылып уянды. Төшен хәтерләргә тырышып, күзен ачмый гына зиһенен тупларга тырышты. Тукта, тукта… Гөлбануның үземе, әллә кызы Мәдинәсе кудымы аны? Әйе, әйе… Ихсанбай әйләнеп, сугыйм гына дигән иде, кызыкай кызыл үгезгә әйләнде дә куйды. Китте шуннан алыш, китте көрәш. Җитмәсә, ябырылып, көчекләр тарткалый башлады чабуыннан, аларын тибеп очырам дигәнче, көчекләр юк булды – алар урынында Гөлбануның игезәкләре, имеш. Икесе дә букча асканнар, хәерче киемендә. Кулларын Ихсанбайга сузганнар да: «Бир», – дип ялварып баралар. «Бирдем бит!» – ди Ихсанбай, качмакчы була, ә алар килеп тагы да чабуына ябыша…

Ах-ха-ха… – Ихсанбай үзе дә сизмәстән тавышлы итеп көрсенде, «Атаем, ахры, мине сугыштан алып калмады, ә тәмугка салды…» – Йөрәген тырнаган уйлардан качарга тырышып, ул уң ягына борылып ятты. Әйләнгән уңайга тезе белән Сәбиләсенең эченә төртелде. Тегесе, сискәнеп, авыз эченнән нидер мыгырданды да, авыр сулап, иренә арты белән борылды. «Балаларга җыенган әнчек кебек тутырган корсагын». Хатынының авырлы чагын җене сөйми Ихсанбайның. Эче күпкән ябык сыерны хәтерләтә мондый чагында Сәбилә. Болай да сынсыз нәрсә нәкъ албастыга әйләнә: күм-күк иреннәре салынып төшә, күрексез борыны, коры саргылт тиредән торган йөзен җыерылганчы тарттырып, өскә күтәрелә. Бер-берсеннән гадәти кешенекенә караганда шактый ерак урнашкан күзләре кызарып шешенә, тар гына маңгаеның яртысын каплап үскән кашларының ике очы асылынып төшә. Әйе… Алды ул хатынның искитәрлеген! Әнисеннән генә булды. Нәфесен канәгатьләндерү өчен генә барып йөргән бу кызны алу уенда да юк иде Ихсанбайның. Авырлы, имеш. Әйтәм балага күмде: ел саен икешәрләп үле бала таба.

Гөлбану… Аны хәтерләсә, Ихсанбайның тәненә татлы бер дулкын йөгерә. Бөтен булмышы ләззәтләнү таләп итеп тулыша. Әмма теге төннән соң алар бер тапкыр да очрашмадылар. Башта Гөлбану Ихсанбайның йөзенә күтәрелеп тә карамады, ишарәләрен күрмәмешкә салышты. Ә инде корсагын күргәч… Ихсанбай, янә ыңгырашып, икенче ягына әйләнде. Корсагын күргәч, тәне эсселе-суыклы булып китте. Шушы минутта ук аңа килерләр дә: «Аһ син, хәшәрәт! Без анда кан коябыз, ә син, дезертир, солдат хатыннарыннан көлеп ятасың икән!» – диярләр кебек. Ихсанбайның кайбер кордашлары яраланып кайта да башлады. Бөтенесе дә ачулы, кара янып йөриләр. Аларның эчендә нәрсә ятканын эт белсенме? Алар янында бигүк әтәчләнеп йөрми Ихсанбай. Тәкәбберлеген артка ташлап, чаманы онытмаска тырыша. Авылда бер кеше генә Гөлбану игезәкләренең кемнән икәнен белеп алса да, көн бетәчәк Ихсанбайга. «Йә, ярый, тынычлан, – дип юатырга тырышты ул үзен. – Сыерын тартып алгач, күпкә бармас ул малайлар, болай да чыкмаган җаннары чак тора».

Күпме генә тырышып карамасын, Ихсанбайны барыбер йокы алмады. Аптырагач, тунын эләктереп тышка чыкты. Мал өендә ут янганга аптырап китте Ихсанбай: шулкадәр иртә торганнармы, әллә һаман ятмаганнармы? Карт тәмам азды шул: көн дә диярлек исереп кайта. Шул йокламый әнисен газаплый микән?

Ихсанбай ипләп кенә тәрәзә янына килде: абау, әтисе, башын учлары белән кысып тотып, мич каршысында утыра. Әллә елый да инде? Әнисе түр башында оекмы, бияләйме бәйли. Ачуы бугазына тыгылды Ихсанбайның, шул ачуының җиле белән килеп ишекләрен ачты:

– Төн буе улап утырмасаң, нәрсә җитми сиңа?

– Ычкын моннан, өтек! Ычкын сугып очырганчы! Әтиең булырга кирәк әле, маңка!

– У, картлач… Эчкече! – Ихсанбай, кызып, аның каршысына басты, әтисе аңа каршы басарга җыенган иде, буыны тотмады – мәтәлеп барып төште.

– Сугыштан… алтын биреп… алып калганда… әтиең, шәт, яхшы булгандыр?

– Кычкырма! – Ихсанбайның бармаклары йодрыкка укмашты. – Мин сорадыммы синнән? Инәлдемме? Ялвардыммы?

– Ә-ә-ә, ту-ты! – Сибгатнең иреннәре чалышаеп бөреште. – Сорамадыңмыни? Комиссиягә алып барганда, карышып, чанадан төшеп калдыңмы? Әллә мин сине бәйләп, арканлап алып бардыммы?

– Җитте, йокла! – Ихсанбай, чигенеп, ишек яңагына сөялде. – Икенче эчеп кайтып төне буе улап елап утыр әле…

– Үзең йокла, маңка! Миннән йокы гына киткәнме? Өер-өер малларым, көтү-көтү сыерларым, сарыкларым киткән миннән! Китик, дидем әниеңә, Төркиягә качыйк, дидем! Тыңламады… Мине шушында алып килеп, колхозга көн-төн бил бөгәргә кушты! Сиңа… ансат! Син – түрә! Ә мин…

– Күбрәк эчеп, хан заманында югалган малыңны исеңә төшереп улап утырсаң, – Ихсанбай галош кигән аягы белән кабат учак каршысына чүгәләгән әтисенең башына төртте, – менә монысыннан да язарсың.

Фәүзия бәйләмен бәйләвен белде, ата белән ул арасындагы бәхәскә ләм-мим сүз кыстырмады.

Ихсанбай кире тышка чыкты. Тукта, тукта… Гөлбануның капкасы шыгырдады түгелме? Бу вакытта ни… савымчылар да тормый әле. Берәр ир килеп чыксачы шуннан. Ихсанбайга бу җитә калыр иде: ак этнең бәласе кара эткә булып куяр иде. Бәй, Гөлбану үзе түгелме соң бу? Ай шундый якты, танымаса аны сукыр гына танымас… Әнә ул урам буйлап китте, әһә, ферма тыкрыгына борылмады, туп-туры олы юлга йөгерде бит әле бу. Анасын эт еккыры… Әллә райкомга жалоба белән китте?

– Нигә син… абзардан чыга алмаган токым үгезедәй котырынасың? – Ихсанбай янында әнисенең тавышын ишетеп сискәнде. Кай арада чыккан да кай арада килеп баскан?

– Һы… кем котырына?