banner banner banner
Асыл ташлы муенса
Асыл ташлы муенса
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Асыл ташлы муенса

скачать книгу бесплатно

– Әллә тагы, – «кияү» сүзен әнисеннән беренче тапкыр ишеткәнгәме – колакларына ут капты Гөлбануның, – инде чыгып тормамдыр шул кияүгә.

– Абау, иске авыздан яңа сүз дигәндәй. – Шәһәрбану кызына аптырап карады. – Ул ни дигән сүз?

– Кеше көлдереп… Дуңгыз караучы кызны кем алсын?

– Эшнең ояты юк.

– Ояты булмаганга дуңгыз карарга кеше тапмыйлар икән!

Ә тышта төн. Якында гына бүре улаганы ишетелә. Габделәхәт, гармунын куеп, абзар-кура тирәсен карарга чыккан арада, кемдер тәрәзә чиертте. Шәһәрбану сагайды, утын агачы тотып, ишек янына килде.

– Кем бар анда?

– Яучылар килгән, Шәһәрбану, ачыгыз!

– Абау. – Шәһәрбану ишекнең келәсен ычкындырып җибәрүгә, Һашим һәм аның атасы белән бертуган энесе килеп керделәр. Шәһәрбану каушады, кулындагы утынын кая куярга белми аптырап торды.

– Сез инде, Шәһәрбану карендәш, кияү егете белән бергә кыз сорарга килгәнгә ачуланмагыз. Убыр йөрмәс төндә Һашимсыз кая чыгып китәсең?

– Төннең көне бар, – Шәһәрбану аның исемен исенә төшерә алмый газапланды, – теге ни… кем…

– Бәшәр.

– Әйе, Бәшәр, көн бар, йола бар.

– Шулай да ул, – Бәшәр уңайсызланып тамак кырды. – Һашим бит… Шәһәрдән эңгер төшкәндә генә кайтты…

– Кайтса, шуннан? – Шәһәрбануның нык борчылганда йә дулкынланганда күзе тартыша башлый. – Ут алырга кайтмагандыр бит шәһәрдән?

– Алайга китсә, – Димче диңгез кичерә, дип, Бәшәр бирешмәскә булды микән, тавышын көрәйтә төште, – үзеңнең дә уттан кызу чакларың булмадымы?

– Синең белән миңа, кем, Хәйрелбәшәр, гыйшык хатирәләренә бирелү килешми.

– Анысы шулай да… Яшьләр ни дияр бит әле?

– Яшьләрнең әти-әнисе бар, Хәйрелбәшәр. Төнлә килеп кыз сорау йоласын күргәнем юк иде әле! Бигайбә.

– Бәй, чәй дә эчерми кире борасыңмы?

– Гамәлегезгә күрә әмәле.

Өнсез калган Гөлбану Шәңгәрәй белән Габделәхәт яткан якны бүлеп корылган чаршау артыннан чыкмады; Һашим, баскан җирендә таптана биреп, абыйсының җилкәсенә кулын салды:

– Кайтыйк әйдә, уңмадык.

Шушы хәлдән соң күп тә үтми, Ишмөхәммәт килде, малаена алмаш кием, азык-төлек тапшырганнан соң, Шәһәрбануга эндәште:

– Кызыңны камсамулга алалар. Миңа, ни, утыртып алып кайтырга куштылар. Юлга, ни, көрт салган. Атка, ни, авыр булса була инде. Райком, ни, куша бит.

«Камсамул» дигәнне ишеткәч, Шәһәрбану карышмады: «камсамул» ы да, «партия» се дә хөкүмәт эше бит дип уйлады, ә хөкүмәткә каршы барып буламы?

* * *

Ул көнне комсомолга байтак яшьләрне алдылар. Унбиш-уналты яшьлек үсмерләрдән ФЗӨгә китәргә шул көндә үк гариза яздырдылар. Гаризаны Гөлбану да язды. Аның бу шайтан элмәгенә әйләнгән дөньядан ычкынасы, икенче тормышка очасы килде. Китәргә дә кабат кайтмаска! Һашимы да, Ихсанбае да, Сәбиләсе дә, дуңгызлары да – бөтенесе бергә чукынып кына китсеннәр! Әнисе генә жәл менә…

Шул уйлары белән клубтан чыгып, Гөлбану өйләренә табан атлады. Мөгаен, ул бүген Маһинур күршесенә кереп кенә йоклар, ә иртәгә… Иртәгә ул шәһәргә китәчәк. Авылда инде бер көнгә дә калмаячак Гөлбану. ФЗӨ дигәннәре дуңгыз караудан да җирәнгечрәк түгелдер әле. Әнисенә әлегә хәбәр итми торыр, белеп алса җибәрмәячәк.

– Гөлбану!

Карны шыгыр-шыгыр китереп артыннан йөгергән кеше әллә Һашим инде?

– Ай!..

– Нидән курыктың, Гөлбану? Фызыуга китүдән курыкмаган батыр камсамулка артыннан егет ияргәнгә генә куркамы инде?

– Син үзең кайчаннан бирле шәһәрдә йөрисең – үлмәгәнсең.

– Ул бит мин, Гөлбану, йә, нигә эреләндең? Килгән яучыларны кире бор, артыңнан килгән егетләр белән юньләп сөйләшмә… Хан улын көтәсеңме әллә? Хан малайлары дуңгыз исе килеп торган кызларны вапшы-ты үлеп яраталар, ди!

– Аның каравы дуңгыз исе килгән кызлар аракы исе аңкыган егетләрне үлеп күрә алмыйлар, ди. – Гөлбану бу сүзләрне әйткәндә, үзләренең өй капкалары янына килеп җиткәннәр иде.

– Уһу-у… Шулай ук димени?! Хәзер мин сиңа дуңгыз караган кызларның эчкән егетләрне ничек итеп күралмаганын күрсәтәм икән…

– Нишләтмәкчесең? – Бер класста, бер парта артында утырып укыган кешесеннән курку башына да килмәде Гөлбануның.

– Хәзер, күрерсең… – Һашим күз ачып йомган арада Гөлбануның кулларын артка каерды да, бер кулы белән борып тотты, икенчесе белән аның башын кысып, аракы исе аңкып торган авызы белән иреннәренә ябышты… Хатын-кыз кулы белән генә ныгытылган өй ишеге бер тибүдә бернинди каршылыксыз ачылды. Һашим типмәсә дә, җилдән генә дә ачылыр иде әле ул.

– Ы! Кит! Кагылма!

– Кычкыр, ела! Урыс утарында уйнаш итеп туймасаң, туй менә!

– Хәшәрәт!.. – Гөлбануның чарасызлыктан калтыранган иреннәрен тагы шул сасык авыз үпте, йөгерек куллар өс киемнәрен өзгәләп-ерткалап атып, үзен сәкенең коры тактасына китереп салды. Шул минутта диярлек имәнеч авырту Гөлбануның күз алдында утлар уйнатты, тактагамы, бүрәнәгәме бәрелгән башы аңыннан яздырды…

– Әни… су… су бир әле, әни! – Тамагы кипкән Гөлбану күзен ачып тирә-ягына карады.

– Аһ!.. Һашим?! Син монда нишлисең?!

– Әни… – Һашим кеткелдәп көлде. – Әниеңнең генә кызы шул син хәзер…

– Ай!!! Нишләдең син, Һашим?! – Үзенең ялангач тәнен күрүдән аңына килгән Гөлбану кычкырып елап җибәрде. – Ерткыч син, Һашим!

– Исеңдә тот, Гөлбану: ирләрнең барысы да ерткыч. – Ул тагы хихылдап көлде. – Әлбәттә, Габделәхәт белән Шариктан башкасы, ике имгәк. Пешеп, авызларына төшәргә торган алманы да йота алмаганнар.

– Инде нишләргә миңа, инде ни хәл итим? Әни!..

– Нишлисең… Менә мин нишлим соң? Күрәсеңдер бит: учакка ут ягып утырам. Өй җылытам. Син дә тор, итәк-җиңеңне рәтләштер. Ертылган ыштаның жәл булса, шәһәрдән ефәген апкилеп бирермен.

Гөлбану кинәт теше тешкә тими калтырана башлады:

– Өшим… Мин өшим!

– Хәзер… Берәр чиләк табып, елгадан булса да су китерсәң кайнатырбыз, эчеңә җылы төшерербез…

– Мин… атлый алмыйм!

– О-о! Син бигрәк: кызлык алу – табанны ярып тоз салу түгел бит ул. Фызыу дип ашкынсаң, анысын да эшләрбез.

– Син нинди… кансыз! – Гөлбану янә сулкылдап елап сәкегә ауды: яшел алан, көрәштә җиңгән Һашим, аңа янчык сузган куллары, Ихсанбайның карашлары, үзенең өметләре, татлы-зәңгәр хыяллар белән бизәлгән төннәре Гөлбануның күзләреннән ачы яшь булып актылар да актылар…

– Дөрес, Гөлбану, ерткыч мин. – Кинәт уйчанланып киткән Һашим учак яныннан торып сәке кырыена килеп утырды. – Кансызмын. Мәгәр сине яучылар өчен егерме чакрымда яткан утарга төнлә белән юлга чыкканда мин шактый әйбәтрәк идем. Ышан, Гөлбану: бу дөрес. Әгәр дә шунда безне кире бормасаң, ягылмаган өйнең ялангач сәкесендә түгел, каенана йортының түрендә – чыбылдык эчендә күпереп ятар идең. Әйе, Гөлбану, бу да дөрес. Син егетлекнең кадерен белмәсәң дә, матурлыкның бәясен әзрәк белә идең ул.

– Кабахәт син!

– Зөфаф төне өчен катырак әйтелгән сүзләр, әлбәттә. Шулай да… – Һашим ашыкмый гына чалбар төймәләрен ычкындыра башлады. – Сылу кыз авызыннан чыккан сүзләрнең ниндиен дә бүләксез калдыру килешмәс, – учак ялкыны аның җиңүле, масаюлы йөзен яктыртты, – моннан соң да шундый сүзләреңне жәлләмә, яме, кәләш?!

Һашимның авыр гәүдәсе астында калган Гөлбану баягыдан да ныграк авырту тойды… Азактан ул бу җәзалау чарасына әйләнгән хәлнең исәбен-хисабын югалтты.

* * *

Кинәт ачылган ишек сискәндерде Гөлбануны. Мәдинә икән. Кызый көлә-көлә, сөйләнә-сөйләнә чүмеч белән су алып эчте дә тагын чыгып йөгерде. Гөлбануга аның сүзләренең мәгънәсе барып та җитмәде. Атасыннан да, анасыннан да артык наз тәтемәсә дә, ягымлы, матур кыз булып үсеп килә аның Мәдинәсе. Әнисенең бүген кич үзе – Мәдинә хакына адәм ышанмаслык, әйтергә тел әйләнмәслек язык эш кылырга китәргә утырганын белсә әгәр… Аһ, ялгыша бит Гөлбану, ялгыша… Бәлки, Мәдинәне ФЗӨдән алып калуның икенче юлы да бардыр да, тик аны Гөлбану гына белмидер? Ә бәлки, артык куркыныч та түгелдер ул ФЗӨ дигәннәре? Юк, юк… Теге качак кызлар онытырлыкмы соң?! Аллам сакласын!.. Көфер, көфер уй уйлыйм…

Буйга кечерәге чыгып киткәч, Гөлбану оегын ямап утырган икенчесенә сүз кушты:

– Ахирәтеңнең бөтенләй көе юк, көлми дә, сөйләшми дә дигәндәй.

– Авырлы ул, апай, йөкле…

– Шушы кызмы?!

– Әйе, мастер көчләде…

– Аһ…

– Үзенә әйтмә инде, апай. Болай да алдап-йолдап кына апкайтып барам. Үзенә кул салган җирдән алып калдым.

– Берүк кул салмасын үзенә… – Гөлбану китабына текәлгән кызына күз салып алды, – бала ни… үсә дә китә ул.

Кешегә киңәш бирүе җиңел дә ул… Ә үзе, Һашим белән булган коточкыч төннән соң авырга калганын белгәч, ничек елаган иде! Бәкегә төшеп үләргә җыенган иде бит. Төн иде. Башын бәкегә инде тыктым дигәндә, тәнен пеше чыбык яндырып үткәнен тойды.

– Ай!..

– Авыртамы? Тагы кирәкме?!

Каршысында кыш көне яланаяк, яланөс Фәүзия карчык басып торганын күргәч, үзенең монда нигә килгәнен дә онытты Гөлбану. Гөлбануның уен каян белгән ул? Беркемгә дә бер сүз дә әйтмәгән иде бит ул… Хәтта әнисе кызының чыгып киткәнен сизмәгән иде…

– Нишләвең бу, инәй?!

– Сорарга рөхсәт ит: ә синең бу нишләвең?

– Мин дөньядан туйдым… Минем яшисем килми, инәй! Бөтенесенә дә син, син гаепле! Син… син… аердың мине Ихсанбайдан!

– Чү… Ярсыма. Хәзер үк кереп ят. Әгәр тагын бүгенге эшеңне кабатларга уйласаң, үзеңә үпкәлә: өеңә утлы кисәү белән куып кайтарырмын.

– Мин бит… ул… Һашимнан туган баланы яратмаячакмын! Күралмаячакмын!

– Елга күрми итек салма, кызым. – Фәүзиянең инде баштагы усаллыгы басылган иде. – Тугыз ай буе йөрәгең астында йөргән сабый үзеннән-үзе яраттыра ул. Бар, кайт, бар… Шәһәрбану уянса, коты очар…

Нигәдер буйсынды Гөлбану. Хәлсезләнеп, изрәп киткән аякларын өенә табан өстерәде.

Комсомолга керергә дип киткән җиреннән инде өч көн кайтмаган кызын эзләп, күз ачкысыз буранда утардан җәяүләп чыгып китте Шәһәрбану. Буш өйнең коры сәкесендә бөгәрләнеп яткан кызын күргәч, йөрәген тотып, идәнгә утырды. Эш, авыруы белән йончыган Шәһәрбану шул ятудан мантымады, өч айлык кына сабые белән Гөлбануны калдырып, якты дөнья белән хушлашты.

Мәет озатырга олылар, күрше-күлән җыелды. Гөлбану нишләргә белмәде: кәфенлеге дә юк бит, ичмасам. Шулчак, йомышы төшкәндәй, ишектән Фәүзия килеп керде. Мәет каршында утырганнар белән ияк кагып кына исәнләште. Мәет озатырга түгел, гомумән, кеше җыелган җиргә беркайчан да йөрмәгән хатынга барысы да гаҗәпләнеп, аптырабрак караганны карчык аңлады шикелле: үзенә төбәлгән күзләргә кургаштай авыр карашын ташлагач, утырып дога кылды, аннан:

– Күрше хакы – Тәңре хакы, – диде. – Менә бу төргәктә мәет өчен кирәк булган бөтен нәрсә бар. Сәдакасы да шунда. Болар минем үз үлемтегем иде, күрше алданрак киткәч, күрәсең, аңа язган. Су җылыттыгызмы? Мәрхүмәнең гәүдәсен үзем юачакмын.

Үзен гомергә бәхетсез ясаган шушы хатынны күпме аңларга тырышса да, булдыра алмас инде Гөлбану. Кем ул? Нинди кеше? Иблисме, фәрештәме? Үзе шикелле изүеннән бөтереп алып, җанын төнлә тышта калган мәчедәй тырнаган сорауларына җавап алганчы селкетсәң иде! Әнә әле дә, берни булмагандай, Гөлбануга эндәшә, дөресрәге, боерык бирә:

– Шаккатып торма, кызыкай! Олы мәеткә – олы тәрбия. Тизрәк селкен: җомгага кадәр җирләп өлгерергә кирәк. Елау белән күз чыгарсаң чыгарырсың, эш чыгара алмассың. Мәрхүмә Ходай бәндәсе булган икән, җомга көнне, изге рамазан аенда үтте. Кылган изгелекләре алдына килеп, Ходай каршысындагы сөальләрен җиңеләйтеп, җанын оҗмах түрләренә әйләсен!..

– Амин, шулай булсын, – диде мәетне юарга дип уратып алган хатыннар. – Читтән килсә дә, халык үзен яратып торды, кешегә авыр сүзле булмады, түрәләр кая җибәрсә, шунда эшләде.

Һашимның бертуган апасы – Гөлбануның каенапасы Зарифага гына мәет өстенә яуган мактау сүзләре ошамады.

– Үлгән кешегә оҗмах юрыйсың инде аны… Ну бит ирсез бала табу – зиначылар хөкемендә. Зина – тәмуг өлеше.

Фәүзия моның авызын тиз япты:

– Кемнең кая эләгере бер Ходайга гына мәгълүм, Зарифа! Киленеңнең әнисен – кодагыеңны хурлап кына тәмугтан котылырмын, чистарырмын дисеңме? Сүзләрем нахак булыр да өстемә олы гөнаһ алырмын дип тә уйламыйсыңмы син?

Зарифа башкача гайрәт чәчмәде, шулай да:

– Әллә тагы… – дип, үзен яклап калырга тырышты, – мин үзем ни… әүвәл-әүвәлдән гөнаһтан куркып кына яшәгәч, ни… Кешенең төрлесе була инде, мин ни…

– Җитте, Зарифа! – Хатын-кызларның иң олысы каты итеп тамак кырды. – Мәет янында гайбәт сөйләү үзе олы гөнаһ.

– Әйе, әйе…

– Мин дә шуны әйтә алмый тора идем.

– Аллаһы Тәгалә Шәһәрбануның авыр туфрагын җиңел кылсын, – мәетнең баш очында елап торган Маһинур әйтте моны, – күпме еллар күрше яшәп, бер-беребезгә кырын караган чагыбыз да булмады.

Әнисен югалту кайгысыннан аңын җуярдай булып йөргән Гөлбану хатыннарның сүзен тыңлады да, тыңламады да кебек. Мәдинәсен күтәреп, кешегә аны-моны алып биреп, керә-чыга йөргән арада, ул шуңа гына игътибар итте: Фәүзия әллә без уйлаганча карт та түгел микән? Бәлки, ул һәрчак озын күлмәк, башына, күзенә төшереп, кара яулык бәйләп йөргәнгә генә карт күренәдер?..

Шул арада мәетне өйдән чыгара да башладылар. Йөрәк майкаен сыздырып, җаннарын ут-ялкыннарда көйдереп, әнисе чыга өйдән. Башы белән түгел, аягы белән чыга. Барып кына кайтыр җиргә түгел, кайтмастай җиргә китә…

– Аһ, аһ! – Гөлбану кулыннан баласының шуа башлавын тойды. – Аһ!

– Баланы!.. Бир монда баланы… – Маһинур – балага, Фәүзия Гөлбануга ябышты. Фәүзия кинәт кенә кап-кара күзләрен Гөлбануга томрайтып текәде дә уң кулы белән җиңелчә генә битеннән сыпырды. Гөлбану шул минутта ук, бар дөньясын онытып, сабый тынычлыгы белән йокыга талды…