
Полная версия:
Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3
Сара. Салкынчалатты. Башыңа ки.
Сәгыйдулла. Бер ерганак аша чыкканда, бүрегем төшеп калды. Агып китте.
Сара. Шул гына җитмәгән иде.
Сәгыйдулла. Баш агып китмәсен. Исән булсак җылытыр. Җылытуга таба борылды инде.
Сара. Бәрәңге пешердем. Суынадыр. Керик.
Сәгыйдулла. Җанның сөлекләрен кубарып аттым әле, Сара. Яраларын тегү – инде сиңа… Карале, хатын…
Сара. Йә?
Сәгыйдулла. Карале, иртәгә мунча ягып җиб-бәр әле, малай.
Сара. Чү!.. Атна ахырында гына керендең ләбаса!
Сәгыйдулла. Син як әле, як.
Сара (гаҗәпләнеп). Ярар соң.
Сәгыйдулла. Беләсеңме?.. Егет чакта алачык ярыгыннан бер кыз затының чишенгәнен карап торганым исемә төште. (Көлә.)
Сара. И-и, чукынчык!
Сәгыйдулла. Синең яшь чагыңны хәтерләмәк булып азапланган идем… Күз алдында – эссе әвеннәр, печән эскертләре, ашлык кибәннәре, Сабан туйлары – син берсендә дә юк… йөзең төсмерләнмәде. Әнә шул кыз заты гына истә. Таныдым – ул син икәнсең.
Сара. Мин?
Сәгыйдулла. Әнә шул алачык ярыгыннан таныйм сине… Шуннан ачылды хәтер – ул чакта минем янымда Ибраһим да бар иде. Төштә күргән күк кенә калды… Әнә бит ул дөнья нишли, ә? Яшисең, яшисең… Ә гомер күрелеп бетмәгән төш күк кенә икән… Карап бетерәсе килә.
Сара. Алачык ярыгыннанмы?
Сәгыйдулла. Алачык ярыгыннан. Синең аша. Бу дөньяга инде синең аша гына карыйсы калды.
Сара. Бәрәңге суынадыр.
Сәгыйдулла. Юк, син як әле, як мунчаңны. Кешенең бәясе гомер үткәч икән ул.
Сара. Бәясе?
Сәгыйдулла. Ни… ярату, диюем. Менә кайчан килә икән ул бер-береңне аңлау. Рас килгән икән – сүрәнләтмә! Мунча кебек кайнар тот: яшә, чабын, күпме жары бар! Суытырга дисә, аунар кары һәм кереп ятарга кабере бар…
Кереп китәләр.
Фәрдәнә өе. Туй шау-шуы. Люция белән Хөрмәт йөгерешеп керә.
Люция (су кисмәгенә иелеп). Хәзер безнең уртак мәшәкатебез бар.
Хөрмәт. Ярату мәшәкатьмени?
Люция. Тормыш мәшәкате. Безнең йоклар урын-җиребез, кичләрен ягар учагыбыз, кызыл чәчәк ата торган гөлебез бар, шуңа су урынына сибеп торыр… яратуыбыз… Тагын ни кирәк, әйеме, Хөрмәт?
Хөрмәт. Тагын бер генә нәрсә кирәк – боларның берсен дә онытмаслык хәтер. (Суга иелеп карый.) Хәтер суында кешенең йөзе бүтәннәргә күренеп чагылып тора икән – бу дөньяда яшәгәнеңә үкенерлекме соң, шайтан алгыры!
Люция. Су ага да китә.
Хөрмәт. Аккан тавышы кала. Җыр булып.
Люция. Җырлар да онытыла.
Хөрмәт. Яңалары чыга.
Люция. Тик аларын һәркем ишетми… Сәгыйдулла абзый әнә безнекен ишетмәде. Без дә… ишетмәбез кемнекендер.
Хөрмәт. Сәгыйдулла абзый ишетте.
Люция. Ишетте?
Хөрмәт. Фәрдәнә әби хәтерендәге Сәгыйдулла ишетте.
Люция. Шулай булгач, хәтер яшәү белән үлем арасымыни?
Хөрмәт. Җыр белән җыр арасы. (Җырлый.)
Биек тау башында ни күренә –Карбыз чәчәк атадыр кардан ак.Дөньяларга гына ла килсә икәнАраларда ла йөрер аргамак.Люция. Сәгыйдулла абзый җыры!
Xөрмәт. Каян беләсең?
Люция. Фәрдәнә түти белән минем арада тамчы да сер калмады.
Хөрмәт. Шул сер калмау хәтер түгелмени?
Люция. Ә син ул җырны каян беләсең?
Хөрмәт. Өмет тулы бу җырны без бергә отканбыз икән, онытмаска иде, Люция!
Люция. Йөрәк инде аны мең кат ятлады – онытылмас.
Xөрмәт. Үткәннәрдән бары тик җыр гына кала икән ич!
Люция. Ләкин ул җыр безгә – яшьлек ядкяре.
Бергә җырлыйлар.
Бергә откан өмет тулы җырныЙөрәк инде мең кат ятлады.Үткәннәрдән бары шул җыр калды,Ул җыр безгә – яшьлек ядкяре.Хөрмәт. Ник елыйсың, Люция?
Люция. Юк, еламыйм.
Хөрмәт. Әй, еласаң иде син бер. Җырдагыча итеп!
Люция. Җырдагыча?
Хөрмәт. Әйтимме?
Люция. Йә.
Хөрмәт (көйләп).
Ике дәй генә түгел, ай, өч фонарь,Фонарьлары саен шәм янар.Ике каш араңда сиксән керфек –Керфекләрең саен яшь тамар…Люция. Яшь тамар?
Хөрмәт. Куркасыңмыни яшьтән?
Люция. Нинди кызны куркытмыйдыр ул? Фр-р!
Хөрмәт. Шатлык яше булса дамы?
Люция. Нәкъ шунысы кирәкмәс тә!
Хөрмәт. Нигә?
Люция. Андые бер мизгеллек… Бер бөртек.
Хөрмәт. Ташыганы язсын, алайса.
Люция. Анысы нинди?
Хөрмәт. Хәсрәтләре белән көйдерә торганы.
Люция (аның авызын каплый). Чү! Авызыңнан җил алсын!
Хөрмәт. Күз яшенең шундые татлы. Сөю, ярату дигән хәсрәт китергәне… Бусы гомергә бер генә. Иң бәхетлесе – шул.
Люция. Кем соң син, кем, Хөрмәт? Каян алдың бу ихласлыкны?
Хөрмәт. Синнән, Люция… (Кисмәктәге суга карый.) Кара әле, безнең суыбызга йолдыз чаткысы төшкән!.. Йолдызларның иң якыны ничек аталганын беләсеңме?
Люция (иелеп карый). Сириус. Сириус.
Хөрмәт. Юк. Иң якын йолдыз… синдер ул дип, мин беркайчан да әйтә алмас идем, әгәр бу дөньяда… Люция атлы кыз булмаса.
Люция. Төш… Төш күрәм кебек.
Хөрмәт. Мондый төш була димени, җүләр… җүләрем минем. Төш итеп әрәм итәрлекме соң моны? Сине…
Туй шавы ишетелгән якка кереп китәләр. Фәрдәнә белән Сара керә.
Сара. Шундый моңнарны да җир күмә микәнни?
Фәрдәнә. Күмәме соң – әйләнәләр дә кайталар, әйләнәләр дә кайталар.
Сара. Әйт әле дөресен, Фәрдәнә, сиңа ул көй кара күк дәрьясында кычкырып йөргән козгын тавышы булып тоелмадымы?
Фәрдәнә (сискәнеп). Козгыннарның кешеләрдә ни эше бар да, кешеләрнең козгыннарда ни эше бар? Этләр өрә торды, ә без, менәтерә, чәй эчәбез әле! Соңгысы булмас. Вилданың чит җирләргә алып китсә дә, безнең ничек торганны онытма – дүртебез дә бер кәшәнкәгә береккән чикләвекләр шикелле яшәдек… Ә чикләвекләрнең берсенә-бер корт кертмәдек… Чәй ясыйммы, Сара?
Сара. Тутырмыйча гына.
Чәй эчәләр.
Менеп, кәефеңне боздым. Әллә нишләп каты сөйләштем.
Фәрдәнә. Үлем йомшак нәрсә түгел шул.
Сара. Ник үлде соң бу Сәгыйдулла?.. Яши идек ич әле. Ару гына тора идек.
Фәрдәнә (үзалдына). Нигә мин әйтмим соң әле бу сүзләрне? (Сарага.) Һәр ярага вакыт дәва.
Сара (уйчан). Һәр ярага вакыт дәва… Вакыт җәрәхәтли дә ул. Язгы ташу елга ярын елның елында яңарта тора.
Фәрдәнә. Шулай, яңарта тора.
Сара. Сәгыйдулланың хәтере җәрәхәтле китте. Бермәлне бу гармунны сорап мәктәп балалары килгән иде.
Фәрдәнә. Гыйбрәт алмагадыр инде.
Сара. Кайларда гына уйнамагандыр ул!
Фәрдәнә. Кайларда гына…
Сара. Ә ямаулары икәү генә…
Фәрдәнә (гармунны әйләндергәләп). Икәү генә. Сакланган.
Сара. И-и, моның күргәннәре!.. Ике тапкыр яраланган. Гармунны әйтәм.
Фәрдәнә. Берсен мин дә беләм. Сугыштан язып җибәргән иде. Пуля тигән.
Сара. Икенчесе – пычак эзе.
Фәрдәнә. Бу гармун үз иясен уттан-судан күп саклады.
Сара. Баш киселсә дә, фәкать шул моң кала ласа кешедән. Сәгыйдулланы шул моң саклагандыр.
Фәрдәнә. Синең бәхеткә.
Сара. Кемгә бәхеткә, кемгә үкенечкә.
Фәрдәнә. Җир тигезли бәхет белән үкенечне… Инде үлгәч кенә бүлешмик, авыр туфрагы җиңел булсын.
Сара. Әрләмә… Хәсрәтемнән…
Фәрдәнә. Зарланма, үпкәм юк. Ник дисәң, дөньяга яңадан килсәк тә, нәкъ үткәнне кичәр идек. Бер мыскалын да чит бәхетләргә алмашмыйча… Чәй яңартыйм әле…
Сара. Юк, юк, юк… Рәхмәт яусын. Көтәләрдер. Кузгалыйм.
Фәрдәнә. Ташлашмаска инде… Ии, онытканмын – сине бит Вилданың алып китә.
Сара. Бармасам, кая алып китсен? Кая барсаң да, шул бер ич инде ул –шушы ил, шушы җир, шушы гамь.
Фәрдәнә. Кая барсаң да, бер җир, бер җыр кала анысы – үз иманың. Китмәссең микәнни?
Сара. Юк. Йөрешеп торыйк. Инде бар ваем бергә бул- сын.
Фәрдәнә. Бергә, Сара.
Сара. Монда – туй, анда – өшеткеч буран… Аның җылы каберенә ятып, кар елыйдыр…
Фәрдәнә. Туйдан… шунда бара кеше, туйдан – шунда.
Сара чыгып китә. Фәрдәнә ятсынып кына гармунга карый. Кулына алып, урындыкка утыра, каешын кулбашына сала. Бармагы белән берәм-берәм телләренә орына.
Фәрдәнә. Бер… ике… өч… дүрт… биш… алты… җиде… сигез… тугыз… ун… унбер… унике… Унике. Икесенең тавышы бозылган – чирле каз күк гырлый… Бакасы тутыккандыр бахырның… Унике тел. Мин гармун алып кайтканнан соң, Сәгыйдулла белән унике ел торып калдык. Юраганым юш килгән ләбаса… Җиде казга бергә үткән унике ел алып кайтканмын ич Йөзен базарыннан… Кайларда икән хәзер сине саткан кеше? (Җырлый.)
Санасам, санамасам да,Гармун теле унике.Уйласаң, уйламасаң да,Яшь гомер килми ике.Әкрен генә Сәгыйдулланың язгы ташуларда урам әйләнгән көен уйный башлый. Ишек ачыла, Хөрмәт белән Люция чыга. Тыңлап торалар.
(Көйне бүлеп.) Бетте… Сүнде-сүрелде. Күкрәкләрен сандык итеп, бар моңнары белән китте-барды… (Уйнап бетерә.)
Хөрмәт. Әй, өздерәсең дә соң, әби! Бөтен җанга тулып яңгырый!
Фәрдәнә (сискәнеп, оялып). Көлмә, олан. Җае чыкканда, яңгыраткан чаклар, әй, бар да иде бит кана!.. Кайчагында, шушының ише туйларда, бу гармунны кулга үзем дә ала идем… Әй! Яшьлегебез авызлыксыз ат булды. Тезгененнән тотасыңмыни – җилеп үтте… Тузып калган тузаннарын сыпырып утыруым.
Люция. Гармунны… сандыгыңнан алдыңмыни, Фәрдәнә түти?
Фәрдәнә. Сәгыйдулла бабаңныкы. Васыять иткән.
Хөрмәт. Сара апа шуны менгергәнмени?
Фәрдәнә. Шуны. Тышта кар тузгый да, эчтә хәтер тузгый менә.
Люция. Сәгыйдулла бабайның Яңа елга каршы үлүен әйт.
Фәрдәнә. Пөхтә кеше иде. Яңа елны ваклап торасы итмәгән инде…
Хөрмәт. Зиһенеңдә көе калган бит.
Фәрдәнә. Ә яшьләр ота алмады. Бетте көй. Үзе белән алып китте. Моңнарын авыл хәтереннән язгы ташулар юды.
Хөрмәт. Һи, әби!.. Быел Сәгыйдулла бабай белән Түллинкә урманында печән чаптык. Төшлектә, мин печәнгә сузылып яткач, йоклый дип уйлады, күрәсең, төп башына утырып, авыз эченнән генә бер көй сузды бу. Минем көйгә зиһен шәп, оттым мин моны. Бактың исә, сезнең көй булган икән.
Фәрдәнә. Теге… әле сез юк чакларны, ул аны гармунда гына уйный торган иде… Отуың – авызыннан ишетүең галәмәтедер… Күңеле белән генә түгел, теле белән дә әйтеп биргән ул сиңа.
Люция. Табышмаклы көй.
Фәрдәнә. Башта табышмаклы булды. Үткән гомер йомгак сүткән кебек кенә итеп чиште дә бирде, әкәмәт.
Хөрмәт. Мин отам дип тыңламадым. Шундый итеп көйләде ул аны! Алды да миңа салды инде… Үзенә берчакны баянда уйнап күрсәттем. Шаклар катып тыңлап торды да: «Хәерлегә булсын, уйна! Бер кабынган учак сүнмәсен!» – диде. Бир әле гармунны, әби!..
Эчтән тавыш. Хөрмәт кайда, җәмәгать? Хөрмәт кайда, дим!
Хөрмәт кереп китә. Эчтә гармунда уйный.
Тавыш. Дөр-рес! Смерть фашистам! Ләгънәтләргә! Суз әйдә!..
Фәрдәнә ишек яңагына барып сөялә, таныш көйне ишетеп тетрәнеп кала.
Сара керә.
Сара. Ни… Фәрдәнә… гармун төргән яулыгым калган ич… Иртәгә менәрлек булмасын… (Көйне ишетә. Әкрен-әкрен чигенә, чыгып китәргә дип, ишек тоткасына үрелә. Фәрдәнә кинәт аңа борыла.) Каян бу көй, Фәрдәнә?
Фәрдәнә. Аның көе…
Сара. Бер җирдә үлем… бер җирдә туй… ике җирдә дә ул!
Фәрдәнә. Ул.
Сәгыйдулла пәйда була.
Сәгыйдулла (Фәрдәнәгә). Бер кабынган учак сүнмәсен… Бер кабынган учак сүнмәсен. (Сарага.) Бактың исә, ул син икәнсең… Әнә шул алачык ярыгыннан таныйм сине.
Сара. Сагыш көе… Васыятен генә алып мендем ләбаса…
Фәрдәнә. Сугыш көе… Ул васыять – һәммәбезнең ямансу гомер истәлеге.
Сәгыйдулла. Ә яшьләргә – матур көй.
Фәрдәнә. Аһ, колачы иркен дә соң!
Сәгыйдулла. Тилгән тавындагы арыш кыры, тәкәрлекле күл камышы шаулавы ул.
Сара. Сулышы җиңел дә соң! Торналар тавышы шикелле.
Фәрдәнә. Торналары әллә кайта, әллә китеп бара…
Сәгыйдулла. Кайта. Яз иде ич… Язлар иде. Язлар… язлар… язлар. (Югала.)
Сара. Әллә җәйме? Бәбкә куя идек…
Фәрдәнә. Теге тәкәрлекне хәтерлисеңме?
Сара. Орден-медальләрен хәтерлим. Чулпы сыман чыңладылар…
Фәрдәнә читкә борыла. Икесе арасыннан, көйне тыңлап, Сәгыйдулла үтә. Сара урындыктан яулыгын алып чыгып китә. Хөрмәт чыга.
Хөрмәт. Нәкъ су атышлары – әле салмак, әле бөтерелеп-бөтерелеп ташый бу көй.
Фәрдәнә. Моңың бар… Люцияң белән әйбәт торырсыздыр.
Хөрмәт. Мәшәкатьләдек, Фәрдәнә әби… Алай-болай әрләшсәк-нитсәк, син ишетмәссең инде, яме.
Фәрдәнә. И улым… Тормыш мамык түгел. Савыт-саба шалтырамагач, дөньяның ни кызыгы бар?
Хөрмәт. Мәшәкать инде, мәшәкать… Җәйгә хәтле түзәрсең инде, Фәрдәнә әби.
Фәрдәнә. «Гомер буе торабыз» дисәгез дә, сүзем юк.
Хөрмәт. Юк, юк, җәйгә хәтле генә. Председатель белән килешенгән. Бүрәнә бирә, кирпеч…
Фәрдәнә. Җәйгә хәтле генәмени?
Хөрмәт. Ник елыйсың, әби?
Фәрдәнә. Ямансу булып китте. Ялгыз башым нишләрмен?
Хөрмәт. Телисеңме, әби, үз йортымны шушы нигезгә салам? Ә үзеңне, әби, Рәсүл тырнагыдай кадерләп кенә тотарбыз.
Фәрдәнә. Теләгең изге, олан. Теләгең җегәреңә күчсен – мин риза. Син булмасаң, нигезем кемгә калыр иде?
Хөрмәт. Мин булмасам, без бар, безнең нигезләр сез- дән калган туфракта гына торыр, Фәрдәнә әби. Сез корган нигез безнең торган нигез булыр. Ярый, мин теге якка керим әле… Әх, гармуны! Шөлдер таккан тай сымак: күкрәктә уйнап тора.
Гармунны куеп чыгып китә. Фәрдәнә сандыгы алдына тезләнә, ача. Люция керә.
Люция. Ни эзлисең, Фәрдәнә түти?
Фәрдәнә. Монау гармунны салып куйыйм, дим.
Люция (сандыкка карый). У-у, синең монда… Әллә ниләр!
Фәрдәнә. Җыенысы бер нәрсә инде боларның, кызым.
Люция. Ни?
Фәрдәнә. Хәтер… Бөтенесе хәтер генә инде боларның хәзер. Мин монда, кызым, гомеремне салып тотам.
Люция. Эченнән баллы ис килә.
Фәрдәнә. Үлемтеккә куйган исле сабыннар, ислемайлар ул.
Люция. Сандыгы матур… Әүвәлге.
Фәрдәнә. Беренче кат кияүгә чыкканда, аңа бирнә малы төялеп төшкән иде. Икенче кат чыкканда, монда сугыш әчесе иде… Беренче тормышның бар малы шул сугышта янды.
Люция. Янды?
Фәрдәнә. Янды… Сугыш яндырды. Авыл өстендә әлеге көй булып көле генә очып йөрде. Белдеңме? Икенче тапкыр Ярмигә чыкканда, пар кашык белән генә чыктым… Тик менә… ястыгы гына киң иде инде.
Люция. Киң?.. Нигә?
Фәрдәнә. Көйне ишеттеңме?
Люция. Соң?
Фәрдәнә. Ярми бабаң белән икебезнең арада әнә шул көй иде. Ни гомер кара мәче булып ятты. Менә сөлгеләр… (Таратып сала.) Өчесен Сабан туйларында Сәгыйдулла көрәшеп алган иде. Безнең Әшнәктә Сабан туйлары, беләсеңме, ничек үтә иде… (Кинәт «аһ» дип куя.)
Люция. Ни булды, түти?
Фәрдәнә. Сөлгеләремне көя кискән ләбаса!
Люция. Иң өстә ятканнар шул… Каяле, инә күзе кадәр генә кискән ич, күренми дә…
Фәрдәнә. Күңелләргә кунса, тузан да зурая. Күптән таратып караган юк иде шул.
Люция. Нафталины беткәндер.
Фәрдәнә. Гүрләргә ни белән иңдерерләр, гүрләргә… Озаграк гомер итәм мәллә соң – үлемтегемә хәтле көя төшкән.
Гармунны сөлгегә төреп салып куя.
Люция. Көя тагын кисмәсме сөлгеләреңне? Иртәгә әйбәтләбрәк җыеп куйыйк.
Фәрдәнә. Инде өлгермәсләр.
Люция (сак). Өлгермәсләр?!
Фәрдәнә (сандыгын яба). Өлгермәсләр…
Люция (тагын, аны авыр кичерешеннән арындырырга теләп, шат). Минем бүген нинди бәхетле көнем, ә, Фәрдәнә түти?
Фәрдәнә. Бүгенгесе ләйсән яңгырың гына әле. Хатын-кыз бәхете – бераз соңрак… Чия дә бит, кызым, пеште дигәндә дә ачы була әле.
Люция (пышылдап). Нигә, нигә, нигә?
Фәрдәнә. Чия ул, кызым, бер төн караңгы карлы баз- да тоткач кына, тәмам пешә… Чын бәхетең бераз соңрак ки- лер.
Люция. Синеке шулай булдымыни?
Фәрдәнә. Шулай булды.
Эчтә бию көе ишетелә.
Люция. Биик әле, түти! Әйдә, биик әле! (Фәрдәнәне кочаклап, үзе белән биетә һәм йөгереп кереп китә.)
Фәрдәнә. Бәхет дигән нәрсә нигә бик соңарып килә икән?
Сәгыйдулла күренә.
Сәгыйдулла. Бер кабынган учак сүнми. (Кисмәк янына килә, суга карый.) Агып киткән тормыш суларында кешенең йөзе чагылып кала икән – бу дөньяда яшәгәнеңә үкенерлекме соң, шайтан алгыры?!
Фәрдәнә. Алай да бер үкенече калды бу дөньяның.
Сәгыйдулла. Нинди?
Фәрдәнә. Сара белән син, Ярми белән мин, бергәләшеп, синең җырыңны җырламаганбыз. Кайсыдыр бер ташкын язның айлы кичен яңгыратып.
Ярми килеп чыга.
Ярми. Без җырладык. Сүзләре тормыш иде, көе – безнең яшәвебез. Саф, гадел, үкенечсез яшәү. Тормыш бозларына үз җырыбызны учак итеп яктык та гомер агымнары буенча агызып җибәрдек.
Фәрдәнә. Юлда озаграк йөрим бугай – сандыгыма көя төшкән. Форсат барында, ул юлдагы иң соңгы күперне сезнең белән бергә үтим… Әле дә ярый, Сәгыйдулла, язгы моңнарыңны бу җиһанның авыр сират күперләрен үтү өчен корбан итмәгәнбез. Нигезебезнең кара туфрагына чәчеп калдырыр өчен, бер җырлашыйк әле, газизләрем!
Сандыктан гармун ала.
Сәгыйдулла. Кушылырлармы соң? (Китә.)
Ярми. Кушылырлармы соң? (Югала.)
Фәрдәнә. Җырлыйк әле, җырлыйк!
Сандыгына утыра, гармун каешын иңенә сала. Ләкин гармун аның кулыннан ычкына һәм озын кычкыртып, сузылып төшә дә аның иңендә асылынып кала. Бокаллар тотып, Хөрмәт белән Люция керә.
Хөрмәт. Яңа ел котлы булсын, Фәрдәнә әби!
Сәгать суккан тавыш.
Люция. Яңа ел тәбригебезне ал, түти!.. Галәмәт, йокыга киткән икән инде ул.
Хөрмәт. Арыгандыр. Черем итә. Төшләре тәмле микән?
Люция. Тышта нинди җил!
Xөрмәт. Без бүген диңгездә җилгә каршы барган корабка утырдык шикелле.
Люция. Безнең диңгез – шушы нигез, корабыбыз алар моңы булыр!
Караңгылык.
Пәрдә1977–1978 елларҖИЛӘК ВАКЫТЫ БЕР ГЕНӘ
Ике пәрдәле драмаКатнашалар:Раушан Айбулатов – 55 яшьтә.
Җәваһирә – аның хатыны, 50 яшьтә.
Гөлмәрьям – Раушанның анасы, 75 яшьтә.
Шәрифел – ялгыз хатын, 45 яшьтә.
Акчура – 40 яшьтә.
Зиләйлүк – аның хатыны, 40 яшьтә.
Биккол – 30 яшьтә.
Сәгадәт – аның хатыны, 30 яшьтә.
Зәкәрия Шәмсин – Сәгадәтнең атасы, 55 яшьтә.
Корреспондент.
Капитан.
Лейтенант.
Милиционер.
Вакыйга безнең көннәрдә авылда бара.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ Зөфаф кичәсеАлтын көз. Кич. Ишегалды.
Машина килеп туктаган тавыш. Шау-шу, ыгы-зыгы. Әрле-бирле Акчура, Зиләйлүк, Сәгадәт, Җәваһирә, милиционер йөгерешә. Болдырдан Гөлмәрьям күзәтеп тора.
Сәгадәт. Мәхшәр!
Гөлмәрьям. Кибеткә селёдка кайтмагандыр ич? Әллә чүпрә саталармы?
Милиционер керә.
Милиционер (Җәваһирәгә). Иреңне алып кайттым, апа.
Җәваһирә. Алай эчкәне юк иде ич беркайчан.
Сәгадәт, Зиләйлүк йөгерешеп керә. Җәваһирәнең колагына пышылдыйлар.
Җәваһирә. Ә?!
Зиләйлүк. Ул… ничек әле… бюст-ва! (Күрсәтә.)
Сәгадәт. Җир йотсын!.. Җиделе генә микән?
Гөлмәрьямнән кала һәммәсе чыгып китә. Шау-шу.
Акчура тавышы. Бер, ике, өч!
Сәгадәт тавышы. Күтәрдек!
Гөлмәрьям. Шкаф алып кайтканнар, ахры… Ә, юк, ванна. Мунчама –ванна! (Йөзе үзгәрә, кесәсеннән тәсбих ала, пышылдап.) Лә иләһә илләллаһе… Мәннаныма кабер ташы мәллә?! (Каршы бара.)
Алдан Җәваһирә керә. Бүтәннәр нидер күтәреп керәләр.
Раушан, улым! Әллә соң синме бу? Кайдан таптың әҗәлләреңне?
Раушан (тыштан). Әҗәлләрне Сәгадәтнең кәҗәләре тапсын, әни! (Керә.) Монда куегыз җен баласын, менә монда! (Сынны җиргә куялар дигәндә.) Тукта! (Ашыгып, өйгә кереп китә, ак җәймә алып чыга.) Салдык! Өрмәгән җиргә дә утыртмыйм мин бу җанкайны.
Зиләйлүк. Яткырмыйм, диген.
Акчура. Бастырып куя торган нәрсә бу.
Ишегалдына скульптура яткырып куялар, тирәли басып, тын калалар.
Сәгадәт. Бастырыр идем мин моның ише нәрсә өчен. Утлы табага!
Акчура (кепкасын салып, маңгаен сөртә). Тагын контузия бәрде мәллә, күрше? Шәп контузия бу! (Аягы белән төртә.) Бәрәчәк әле бу кайберәүләргә! (Көлә.)
Араларына Гөлмәрьям керә.
Гөлмәрьям. Әнекәчкенәгенәем! Мәет!
Һуштан яза, таш сын белән янәшә яткыралар. Шау-шу.
Акчура. Әйтәм ич – бәрәчәк. Башланды!
Раушан. Су китер, су!
Сәгадәт (су алып килә). Мәгез. (Акчурага бирә.)
Зиләйлүк. Сынга түгел, Гөлмәрьям астайга эчерт! Тозсыз!
Сәгадәт. Өстен каплагыз, ичмасам.
Раушан Гөлмәрьямне җәймә белән каплый.
Җәваһирә. Әнине түгел, скульптураны!
Машина тавышы. Зәкәрия Шәмсин белән корреспондент керә.
Шәмсин. Кем үлде?
Гөлмәрьям (аңына килә). Мин, ахрысы, Зәкәрия олан. (Яткан килеш тәсбих тарта.)
Шәмсин. Ә бусы? (Җәймәне ача.)
Гөлмәрьям, сикереп торып, өйгә кереп кача.
Милиционер. Бусы берәр мең елдан соң археологлар казып чыгарырга тиешле нәрсә иде. Егерменче гасырның мумиясе дип.
Шәмсин. Ни бу, Айбулатов?
Корреспондент (милиционерга). Урлаганмыни?
Милиционер. Сөюгә чыдый алмаган чая егетләр кызның асылларын элек урлаган ул, әйеме, Раушан абый?
Шәмсин. Их, Айбулатов! Сине мактап гәҗиткә язабыз дигәндә генә… (Корреспондентка.) Инде нишләргә, иптәш Җәмлиханов?
Корреспондент. Мин очерк язарга исәпләгән идем. Ә бу…
Акчура (сынга ишарәләп). Ә бу нәрсә – очрак түгелмени?
Корреспондент. Бу – феноменаль очрак. Аңлап җиткермим, көләсе килә.
Раушан. Көлкене аңлау кирәк түгел. Аңлагач, көлке буламыни ул?
Милиционер. Раушан абый бу сынны чүплектән тапкан. Җаны булган кеше шушындый фәрештә кебек сынны чыгарып ташлыймы соң?!
Шәмсин. Тфү! (Сынга тибә, аягын авырттыра.)
Раушан. Кемнеке диячәкләр. Айбулатовныкы, җен баласы!
Зиләйлүк (пышылдап, Акчурага). Бер… биш тәңкәгә табып була микән мондыйны? Ә бусы кемнеке, дисәләр, Рәмиевләрнеке, диярбез!
Корреспондент. Шунда бастырып куйдыгыз, ди. Шуннан ни?
Раушан (башын кашып). Шуннан…
Корреспондент. Нидер җитми кешегә. Нидер җитми. Тик ни?
Шәмсин (чигәсендә бармагын бөтерә). Җитеп җитми, факт!
Зиләйлүк. Җәваһирәнең матур бер сүзе җитми! Өч-дүрт катлы!
Сәгадәт. Беләбез ирләргә ни җитмәгәнен.
Шәмсин. Телеңне тый, кызым. Нәрсә сөйлисең?
Сәгадәт. Чират сиңа, Акчура абый. Син тересен алып кайт инде. (Көлә, биленә таянып, боргаланып чыгып китә.)
Зиләйлүк, аныңча итеп, артыннан бара.
Корреспондент. Авыл әле Венеция түгел. Микеланджелоны оялталар әле монда.
Милиционер. Раушан абый, син тартмаларыңны алып кер дә, мин китим инде.
Раушан (уйдан арынып). Ә, әйе, әйе… Акчура, әйдә әле.
Милиционер, Раушан, Акчура чыгып китәләр.
Раушан тавышы. Рәхмәт!
Милиционер тавышы. Игелеген күр!
Машина кузгалып киткән тавыш. Раушан белән Акчура ике тартма күтәреп керә.
Раушан. Келәткә куябыз.
Акчура. Болары ни?
Раушан. Запчастьлары.
Акчура (сынга ишарәләп). Моныңмы?
Раушан. Шуның.
Зиләйлүк (сынга ымлап). Ә бу Җәваһирә запчастемыни?
Җәваһирә кинәт Раушанга борылып карый.
Корреспондент. Кузгалыйк, иптәш Шәмсин.
Шәмсин (Раушанга). Без килербез әле, яшьти.
Корреспондентка күрсәтмичә, бармак яный, кул сырты белән муенын ышкып ала: «суйдың», янәсе.
Корреспондент (колак салып). Сезнең кичләрегез тыныч икән…
Шәмсин (Җәваһирәгә карап). Яшеннәр яшьнәячәк әле монда, күкләр күкрәячәк!
Китәләр.
Акчура. Инде, күрше, шаярдык-көлдек, хәзер моны кая куясың инде?
Зиләйлүк. Анда синең ни эшең бар?
Җәваһирә. Каберенә бастырып куяр.
Раушан. Син, Җәваһирә, мине күмәргә ашыкма әле. Мин немецның «тигр» дигән танкы астыннан да исән-имин чыккан кеше.
Акчура (сынны шапылдаткалап). Бу сиңа «тигр» гына түгел!
Раушан. Минем дивизион егетләре унтугыз танкны каен тузы итеп якты.
Җәваһирә. Инде мине ягарга да чират җиттемени? (Читкә китә.)
Акчура. Ишегалды уртасына бастырып куйыйк. Кергән бер кешедән караган өчен бишәр тиен акча җыярсың. Натуральныйрак итеп буяп та җибәрсәң!..
Раушан (бакча капкасын ача). Тот аягыннан.
Аягыннан-башыннан тотып, сынны бакчага кертәләр
Акчура (читтәнрәк). А-а! Бакчасарай була монда! Өченче ел «Дуслык» поездында гиздем бит әле?..
Зиләйлүк. Гизгәнсеңдер!..
Акчура. Шунда күрдек: моның ишеләр анда – пачка! Шеренгасы белән! Оят юк, ни юк – торалар, малай! Атлаган саен асфальтка шапылдап кепка төшеп китә.
Зиләйлүк. Очкан акчасы да пачка иде шул!
Раушан. Яшәү бизмәнең ник гел акча соң синең, Зиләйлүк? Исемең нинди матур бит үзеңнең!
Акчура (сынны әйләнеп чыга). Фонтан гына эшлисе калды. Ишеткәнегез бармы – Бакчасарай фонтаны!..
Җәваһирә (ирония белән). Биеккәрәк бастырыгыз – этләр буямасын.
Акчура. Биеккәрәк бастырыйк, күрше. Күтәрелеп карыйсың шулай. (Югары карый, кепкасы төшә.) Аңлашылдымы? Телисеңме-теләмисеңме – моның ише сыннар алдында баш киемен салырга туры килә.
Раушан. Юк. Җирдә торсын. Үзебезнең арада.
Болдырда Гөлмәрьям күренә.
Гөлмәрьям. И-и, шунда бастырсагыз, бик әйбәт булыр. Яшелчә бакчасына якынрак. Пумала тоттырып. Котлары алынып, ни Сәгадәтнең әтәче, ни Зиләйлүкнең кәҗәсе якын килмәс.
Зиләйлүк. Әтәчемне аның мүкләк кәҗәсенә алышаммы соң!
Гөлмәрьям. Мин инде кемнең кәҗәсе, кемнең әтәче икәнен бутап бетергәнмен. Зиһенем таркау, Акчураның Сабан туенда пенсиямнән дүрт тәңкә акча алып торганын онытканыма да бишбылтыр.
Акчура. Баш эшләми, Гөлмәрьям астай. Склероз.
Зиләйлүк. Аның каравы тамагың яхшы эшли. «Эчмим» дигән вәгъдәләрең склероз синең.
Акчура. Бастырдыкмы, күрше?
Раушан. Бастырдык.
Сынны бастырып куялар.
Гөлмәрьям. Йа Хода! Ыштан гына булса да кидерегез бичарага.
Сәгадәт керә.
Сәгадәт (сынны әйләнеп чыга). Джоконда, янәмәсе! (Сын рәвешендә басып.) Әллә мин моннан кимме?