
Полная версия:
Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3
Җил авазы. Сәгыйдулла белән Сара керә.
Сәгыйдулла. Шундый-шундый хәлләр икән монда, Сара.
Сара. Фәрдәнә белән синең арадагы күперләр җимерелде шул инде.
Сәгыйдулла. Әйе икән, Сара. Әллә юкка кайттым инде?
Сара. Ничек юкка булсын?
Сәгыйдулла. Үз каберемне күргән кебек булдым әле.
Сара. Чак кына аның каберенә кайтмадың.
Сәгыйдулла. Каберенә?.. Сүз сөрешеңне тота алмыйм – контузия бәргән ише.
Сара. Яшәр өмете киселгән иде Фәрдәнәнең. Ярми ялгады. Йөрәкне йөрәккә түгел, син уйлама ниндидер гыйшык-мыйшык нәрсә булгандыр дип. Тик Ярми аның сулган тормыш тамырына үз кан тамырын гына ялгады. Яшәр өчен. Бар үлемгә каршы торып яшәр өчен.
Тынлык.
Сәгыйдулла. Син көтәсеңме?
Сара (тыйнак елмаеп). Көтәм.
Сәгыйдулла. Көтмә.
Сара (читкә тайпыла). Фәрдәнәгә үч итеп әйтәсеңме? Көлмә. Көлмә син!
Сәгыйдулла. Көлмим. Чынлап әйтәм. Кем белә бит болай килеп чыгасын? Кем белә?! Сара! Бүген монда минем урында, беләсеңме, кем басып торырга тиеш иде?
Сара. Үзеңнән гайре беркем дә түгел. Кимсетмә үзеңне. Яраларга вакыт дәва. Онытылыр. Синең урында булсам, мин беразга китеп торыр идем.
Сәгыйдулла. Китеп…
Тынлык.
Китсәң иде дә бит…
Сара. Кем тота?
Сәгыйдула (әкрен). Син.
Сара. Мин?! (Тыела алмый көлә.) Ай-яй бу ирләр, ә? Әле кайтып бисмилласын әйтү түгел, кулын да юмаган… (Көлә, читкә китә.)
Сәгыйдулла (сузылган гармунын ярсу ябып куя). Көлмә, Сара! Ибраһимны күрдем мин.
Сара (көлүеннән туктый алмыйча). Ибраһимны?
Сәгыйдулла. Гозерен алып кайттым.
Сара. Гозерен? Гозерен… Нәрсәгә аның миңа гозере?
Сәгыйдулла. Сиңа түгел, миңа.
Сара. Нишлим мин гозер белән, үзе булмагач? (Көлеп һәм елап.) Нишлим мин синең гозерең белән! Үзе кирәк! Миңа үзе генә кирәк! Үзе генә!.. (Тыела алмый елый.) Үзе!
Фәрдәнә белән Ярми йөгереп керә. Караңгылык.
ПәрдәИкенче бүлек Сагыш җырыЯз. Фәрдәнә белән сәнәк тоткан Сәгыйдулла очраша. Фәрдәнә читтән үтеп китмәкче була.
Сәгыйдулла (мыегын тешләп). Саумы, Фәрдәнә!
Фәрдәнә. Бер көе.
Сәгыйдулла. Торасызмы?
Фәрдәнә. Торабыз… Бу капка төбендә… ешладың.
Сәгыйдулла. Менә Сарага печән китердем. Чана чалулап, сәнәгем төшеп калды.
Фәрдәнә үтеп китә. Сәгыйдулла карап кала, Фәрдәнә, бераз баргач борылып карый.
Фәрдәнә. Габделхарисыбыз өйләнә. Хат язган. Кайта алмыйм, дигән.
Сәгыйдулла. Үзең бармыйсыңмы соң?
Фәрдәнә. Кем белән?
Сәгыйдулла. Безнең улыбыз өйләнә ич! Минем белән.
Фәрдәнә. Алайса юк. Юл өзегендә ерак китеп булмас.
Сәгыйдулла. Безнең юлларыбыз иртәрәк өзелде. (Сәнәген көч белән печәнгә батыра.)
Фәрдәнә. Язы әллә нинди килде. Нурсыз, моңсыз. Пычрак.
Сәгыйдулла. Моңланасың киләмени? Моңнары да булыр әле. Булыр! Пычракларны юар өчен.
Сара күренә. Фәрдәнә китә.
Сара. Кирәкмәс иде.
Сәгыйдулла (печән кертеп чыга). Ничек кирәкмәсен, ничек кирәкмәсен?!
Сара. Ни уйламаслар?
Сәгыйдулла. Ни уйларлар икән, ике балалы тол хатынга дүрт пот печән китергәнгә? Каһәрен әз күрделәр мәллә сугышның алай уйларга?
Сара. Кирәкмәс. Синең өлеш кирәкми миңа!
Сәгыйдулла. Минеке түгел. Ибраһим өлеше. Исән кайтсаң, минекеләргә дә булышкала, кордаш! Сараның миннән башка беркеме дә юк. Онытма, кордаш, Сараны ярдәмеңнән калдырасы түгел, бел аны! Менә нәрсә диде үләргә калыр алдыннан Ибраһим.
Сара. Тагын бер кат сөйлә әле.
Сәгыйдулла. Инде кырыкмаса-кырык сөйләдем!
Сара. Тагын берне генә…
Сәгыйдулла. Нигә берне генә? Кирәк икән, тагын туксан тугыз мәртәбә сөйлим. Моны үлгәнче сөйләргә дә сөйләргә. Дога итеп сөйләргә! Ә бүтәннәргә сәҗдә кылган кебек тыңларга…
Сара. Син миңа шулай сөйлә генә. Китермә печән, алып кайтма утын, аны кисешмә, турашма. Кирәк түгел түбә ябуларың, абзар-кура төзәтешүең дә… Балага итек басып бирүләрең дә кирәк түгел… Син миңа әнә шулай сөйлә әле тагын бер мәртәбә. (Әкрен.) Соңгы мәртәбә…
Сәгыйдулла (утыра, тәмәке төрә. Тамак кырып алгач). Безне төрле роталардан җыйдылар. Унтугыз кеше. Иң гаярь разведчиклар, авыр бурыч дип. Карасам… Ибраһим! И-и, ул күрешүне сөйләп кенә аңлатырлыкмы?! Ярар… шулай… кердек немец тылына. Ерак кердек. Шунда, эчтә, дошманның яшерен аэродромын табарга куштылар. Сигез тәүлек йөрдек. Таптык, кирәген-кирәкчә шартлаттык, тоттык бер «тел», кире борылдык… Безне куа чыкканнар икән… Тегеләрне тоткарлар өчен, әле бер төркемебез кала, әле икенче төркемебез… Унбиш кешедән алтау калдык. Тагын эзгә төштеләр безнең. Ә «тел»не ничек тә алып чыгарга кирәк. Чират Ибраһим белән миңа калырга җитте. Менә ул шунда командир каршына чыгып басты да… (Паузадан соң.) «Икебезнең беребез кайтсын, иптәш капитан!» – дип ярып салды… Шул калудан калды… Аннары мин дә калдым… Бөтенләйгә каласым калган да бит. И-их!
Сара. Рәхмәт, Сәгыйдулла!
Сәгыйдулла. Миңа ниткән рәхмәт?
Сара. Үзең дә ялгызың, әманәтен ташла инде. Җитте.
Сәгыйдулла. Ир кеше. Каян килеп, кая китмәгән? Син хатын-кыз башың белән нужаның бугазыннан алып көрәшкәндә, мин, биленнән генә алып, аркасы белән салмам мәллә?
Сара. Бүтән көчәнеп йөрмә инде. Сыерымны сатам мин. Кәҗә дә җиткән. Ике балага күпме кирәк соң ул?
Сәгыйдулла. Ишеттем. Авыр. Алай да сабыр ит. Менә бу печәнне ашата тор әле. Тагын тора-бара күз күрер. Минем нәрсә – бер кәҗә дә ике баш сарык. Ә җәе шәп килде. Печән күп миндә. Аларга да җитәр, синең сыерыңа да.
Сара. Кызык бу дөнья! Мин, сыерлы була торып, печәнгә интегәм, синең печәнең булып, сыерың юк…
Сәгыйдулла. Кешеләр дөньясы да шул, анасы коргыры!
Сара. Ничек шул?
Сәгыйдулла. Ибраһим урынына үзем генә калсам соң! Болай килеп чыгасын кем белә бит. Син дә йөрисең каңгырып… мин дә… Шул печән шикелле: дөнья яктысы ни сиңа, ни миңа юк.
Сара. Бәхет ике яклы, күрәсең… (Печәнне исни.) Бөтнек исе… Әх, бөтнек исе!
Сәгыйдулла Сарага печән ташлый.
Сара (көлә, кул суза). Хәл китте, торгыз.
Сәгыйдулла, печәнгә авып, аны кочаклап үбә. Сара ычкына да аңа селтәнә.
Шушымыни гозер үтәвең?.. Бүтән берәү булса… Өзгәләр, сөякләреңне ватар, маңгаең җиргә тигәнче… тибәр идем! Авыртудан түгел, тол хатын хәтерен калдырудан, оятыңнан сызланыр идең!
Сәгыйдулла. Йә, ялгыш… Кем белән булмас хәл…
Сара (тора). Теләсә кем белән… минем белән кирәкмәс иде. (Елый.) Байтак исәрләрнең телен аркылы тешләттем!
Сәгыйдулла. Ялгыш, дим. Хата.
Сара. Әллә кемнәрне эт итеп кудым, әллә кемнәрне төшләрдә күрдем…
Сәгыйдулла. Бар икән соң дөньяда изге җаннар!.. (Чикә карап, салкын.) Утының бер-ике атнага җитәрлекме?
Сара (өстен кага). Йөрмә бүтән. Үзем! Үзем! Вилданым да эшкә ярый хәзер. Йөрмә бүтән…
Сәгыйдулла (коры). Алайса, менә ни… Сыерыңны миңа сатасың.
Сара. Сатам… Аны түгел, ярты җанымны сатам.
Сәгыйдулла. Ни күрәм, шуны алам. Сатулашып тормыйбыз, бәяне үзем куям.
Сара. Ә минем нием бар, шуны сатам. Киләчәкне алдап булмый, сыер кысыр. Алдап ни мәгънә? Шуңа сатам да.
Сәгыйдулла. Миңа иткә кысыр сыер кирәк. Симертеп, беразын ашарга, беразын сатарга. Кая, карап чыгыйм да…
Сара. Әйдә.
Кереп китәләр. Бераздан яңадан күренәләр.
Сәгыйдулла. Ялгыша күрмә, Сара. Сыерың буаз, бушка ашарга җыенмаган. Апрель бетүгә, җиңеләясен көт тә тор… Тол хатынга ышанып, кыз шикелле сыер кысыр каламы соң?!
Сара. Каян килеп? Көтүче дә ул-бу шәйләмәгән.
Сәгыйдулла. Сыерың көтүче күзенә чалынырга оялгандыр.
Сара. Инде дә телең… Ибраһимның шул булыр иде… Телең белән түгел, әллә ниең белән сөйләшәсең шунда… Буаз икәнен каян беләсең?
Сәгыйдулла. Сатучы түгел, алучы әйткәч, син ышан инде.
Сара. Сатып алучы кеше малын мактамый торган иде.
Сәгыйдулла (акча саный). Менә бер мең… ике… өч… дүрт… инде биш… Менә биш мең ярым тәңкә.
Сара ул санаган көйгә баш кагып бара. Дүрттән узгач, карап кына тора. Аннары чирек литрлы аракы шешәсе белән стакан алып чыга, акча янына куя.
Сара. Мәгәриче.
Сәгыйдулла. Рәхмәт!
Сара акча саный.
Ышанмыйсыңмы әллә – саныйсың?.. Ә-ә, сакланганны Алла саклаган, сана, сана… Әзсенәсеңмени? Шулай инде, нәфсенең төбе юк.
Сара аңа акчаның бер өлешен суза.
Сара. Болары – мең дә биш йөзе – артык. Дөрес әйтәсең, нәфес чиксез. Тик артык акча түләү юмартлык түгел. Күңелеңдәгесен телең белән әйт син. Күңел теләген акчага төрәсең. (Сара елый. Кулындагы акчалары аяк астына сибелә.)
Сәгыйдулла тезләнеп җыярга керешә.
Сәгыйдулла (башын күтәреп). Ул – Ибраһим өлеше.
Сара. Ибраһим, Ибраһим!.. Үз өлешем дияргә ник чирканасың?
Сәгыйдулла. Минем тормышым – Ибраһим үлеме. Бу аның гозерен үтәп, аның гозерен!.. Менә сиңа йә акча, йә печән. Икесенең берсе. Кайсысын сайлыйсың?
Сара (читкә китә, әкрен). Өченчесен.
Сәгыйдулла. Нинди өченчесен? Өченчесе юк.
Сара. Бар… Өченчесе – син.
Сәгыйдулла. Мин?
Сара. Җаның әйбәт синең. Чиста, игелекле. Көз көнендәге инеш шикелле. Сыерымны бүтәннәргә сине көтеп сатмадым. Инде хәзер сиңа да сата алмыйм.
Сәгыйдулла. Ә мин сатып ала алмыйм. Буаз сыерны ничек итеп суймак кирәк?
Карашлары очраша.
Сара (карап тора да, елап, аның күкрәгенә каплана). Көн дә чыккан кояшның җылысын биш ел сизмим бит инде! Җәйгән мендәрем тышыннан биш ел буе күз яше генә юам… Сыерым бирнәм булсын, Сәгыйдулла!
Тынлык.
Сәгыйдулла. Аңламый калдым: Ибраһим хакында нигә соңгы мәртәбә сөйләттең?
Сара. Мәңге онытмас өчен. Миңа фатихасы итеп тыңладым.
Фәрдәнәләр өе. Ярми керә.
Ярми (биштәрен сала). Күперне сүтеп бетереп яталар. Бу якка чак элгәшеп калдым… Самавыр куеп җибәрсәң икән, тамак чатнады.
Фәрдәнә самавыр куя.
Сиңа бернәрсә алдым әле. (Биштәрен чишә.)
Фәрдәнә. Юк акчаны әрәм-шәрәм итмәс идең.
Ярми. Әрәм дип… Сиңа да язык түгел. Менә күлмәк!
Ярми, төргәк чишеп, зәңгәр ефәк күлмәк таратып җибәрә. Фәрдәнә, сөенечен яшерә алмыйча, күлмәкне ала да көзге каршында әйләнгәли. Ярми читтән карап тора.
Кая, карчык, мал астына берәр стакан балың юкмы?
Фәрдәнә (чәйнек суза). Бигрәк таман, бакчы!
Ярми (эчә, суган кабып җибәрә). Сабан туена кофтасын алмабызмы. Йонын… Аннары ни… Бәлкем, мәйтәм, көзләргә мамык кәҗәсе юнәтәсе түгел микән, дим. Кышын шәл бәйләрсең. Бәлкем, үзебезгә дә артыр берәр шәллек… Үзем менә шушы сыңар кул белән дә өч шкаф ясап саттым бит. Икешәр йөз тәңкәдән. Игә килербез анысы, нәрсә аны. Җан тыныч булсын, җан…
Фәрдәнә. Елгада боз китә алмый торамы?
Ярми. Су әз быел. Игеннәр уңармы-юкмы – билгесез.
Гармун тавышы ишетелә.
Сәгыйдулла, ахры.
Фәрдәнә (сагаеп). Ул.
Ярми. Эчте микәнни?
Фәрдәнә. Кем белгән.
Ярми. Оста уйный, каһ-һәр!
Фәрдәнә. Яңа көй.
Ярми. Әллә тагын… Кайда отты икән?
Фәрдәнә. Берәр җирдән ишетеп кайткандыр да, кыз-кыркын отып алсын дип, урам әйләнүедер…
Ярми. Салгандыр, шельма!.. Күз төрткесез караңгыда пычрак ерып йөрмәсә… Тукта әле, шушылай былтыр да үтте түгелме соң ул?
Фәрдәнә. Үтте.
Ярми. Шуннан бирле уйнаганы хәтердә юк. Ни кунак-төшемдә, ни Сабан туенда уйнамады бугай.
Фәрдәнә. Уйнамады. Яшь-җилкенчәк өйрәт дип аптыратып бетергән. Былтыргы яздан бирле уйнамаган. Менә икенче кат уйнавы.
Ярми. Килешми инде болай малай-шалай сымак. Сарасы ник тыймый икән?
Гармун тавышы якыная. Фәрдәнә тәрәзәгә каплана. Кинәт ялкын биеп ала.
Фәрдәнә артка чигенә.
Ярми (исе китеп). Карале, аҗаган! Яз тинтәкләнеп килә быел. Беренче көнен көтүгә чыккан кысыр сыермыни!
Фәрдәнә. Аҗаган түгел. Минем җанның балкышы бу, Ярми!
Ярми. Ниткән балкыш сөйлисең?
Фәрдәнә. Көе миңа лабаса моның! Миңа!
Ярми. Ничек инде ул сиңа?!
Фәрдәнә. Нигә газапларга булды икән?.. Йөрәгенең ташуы икән лә бу аның, Ярми!
Ярми (учына төкереп). Ә мин аңа ташыйм менәтерә, җаен табып. Шундый итеп ташырмын бер!
Караңгылык.
Сәгыйдулла үтеп бара. Фәрдәнә аңа каршы килә. Чиләк-көянтә аскан.
Сәгыйдулла. Саумы, Фәрдәнә!
Фәрдәнә. Ару гына.
Сәгыйдулла. Суыңны эчим әле, тамак чатнады.
Фәрдәнә. Чишмәгә кар суы төшкән, тәмле булмас.
Сәгыйдулла. Кар сулары йөрәк талдырмый. (Тезләнеп, Фәрдәнә чиләгеннән су эчә.)
Фәрдәнә. Габделхарислар бәби алып кайткан.
Сәгыйдулла. И-их! Үтә гомер!.. Үз гомеребезнең читеннән карап кына узабыз шикелле.
Фәрдәнә. Тагын чакыралар. Гел юл өзелгән чакка туры килә.
Сәгыйдулла. Кар күп быел… Тимерчелекне, зират почмагындагы каеннарга хәтле су басты.
Фәрдәнә. Басты.
Сәгыйдулла. Ташу төшәр инде.
Фәрдәнә. Хәвефсез узсын.
Сәгыйдулла (күзен кыса төшеп). Бүген йә иртәгә инде.
Фәрдәнә. Нәрсә?
Сәгыйдулла. Ташу.
Фәрдәнә (пышылдап). Бүген йә иртәгә… Ел саен бүген йә иртәгә. (Узып киткәч борыла.) Тагын үтәрсең микәнни?
Сәгыйдулла. Ташкынга буа юк. Кар астыннан бәреп чыга да ургып ташый.
Фәрдәнә. Син!..
Сәгыйдулла (кисәк борылып). Нәрсә мин?
Фәрдәнә. Ташулар җир битен юган чакта, минем битемә корым ягып үтәсең! Җир яшәрә, мин каралам… Әнә каен… Яшеннәре сүнде, ялкыннары басылды, корымын яңгырлар юды… Корыр дип, утынга кисмәкче идек… Яшәрде!.. Ул агарды, мин каралдым.
Сәгыйдулла. Ә минем күңелемнән Тилгән тавы караларын нинди ташкын юар?! Сиңа минем янган җанымның көле генә эләгә әле. Көле генә!..
Фәрдәнә (күккә карап). Мин ышанам Аллага, әгәр аның җәһәннәме синең җаныңда дисәләр!
Сәгыйдулла. Сүндерергә әмәл тапмагач, нишләтим соң? Сара мәллә дигән идем… Җан януларын кем кабызса, шул гына сүндерә ала икән.
Фәрдәнә (аяк астына карап). Суң… алайса… җаның утына мин су була алсам… Бер таптан кояш сүнмәс!..
Сәгыйдулла. Ә?! Минем сиңа җәһәннәм булып тоелган җанымның үзем өчен җәннәткә әйләнүе нигә хаҗәт, Фәрдәнә?.. Ничек итеп җанны хыянәт пычагы астына салмак кирәк?!
Фәрдәнә. Гомер буена дөнья хуры булып яшәгәнче, бер тапкыр мәхәббәт буры гына булырга риза!
Сәгыйдулла. Әгәр син минем моңлы дөньям икәнсең – миңа шул җитә, бүтәне кирәк тә түгел!
Фәрдәнә. Шул көең белән урам буенча шыңшып йөр инде, алайса! (Елый.)
Сәгыйдулла. Җырның ертыгы юк… Шыңшысаң да, гаеп түгел, сөю җыры ул.
Фәрдәнә. Сөю җыры?
Сәгыйдулла. Мин өч ел рәттән табышмак җырламадым.
Фәрдәнә. Табышмак!.. Җавабын «үчлек» дисәм, каршы әйтер идең мәллә?
Сәгыйдулла (чигенә). Юк, Фәрдәнә!.. Алай димә! Минем җаныма ничә еллык газабымның барысын җыеп кире атма… Үчлек түгел, сөю иде! Фал хакыйкать!.. (Ыңгырашып.) Сөю иде!.. (Китә.) Үчлек түгел…
Фәрдәнә. Бер табышмак… Ике җавап… Кайсысы хак соң моның? Кайсысы хак? (Китә.)
Караңгылык.
Саралар өе. Сара Сәгыйдулланы эткәләп чыгара. Артыннан бүреген ыргыта, Сәгыйдулла көлә, бүреген бик пөхтәләп кыңгыр киеп куя.
Сара. Минем дә җаным бар лабаса! Кешедән оят, билләһи!
Сәгыйдулла. Оят җир күрсәтеп йөрим мәллә?
Сара. Анысын эшләсәң, җиңелрәк булыр иде: бармак төртеп, «дивана» дип көләрләр иде дә, эше бетте.
Сәгыйдулла. Теләсәм уйныйм, теләсәм мырлыйм!
Сара. Мырламыйсың – җанны тырныйсың.
Сәгыйдулла. Синекен түгел.
Сара. Ничә ел теләсең бит инде җанны, ничә ел! Җиткән кызыңнан оял.
Сәгыйдулла. Көнчелек баса мәллә? (Шаяртып үчекли.) Ник юкка тыпырчынасың? Елга бер тапкыр яшьлеккә кайту шәригатькә сыя.
Сара. И карт аю! Сөрхәнтәй! Күпме түзәр җанкайларым?..
Сәгыйдулла. Ә минеке?
Сара. Соң, Сәгыйдулла… Өз инде! Үчләнмә!
Сәгыйдулла (бүкәнгә утыра). Җан кылларын өзәр көчләр табып бир син миңа, Сара!
Сара. Күземнән юк булсаң иде, ярабби!
Гармун алып чыгып ыргыта да кереп китә. Сәгыйдулла гармунны тотып кала.
Сәгыйдулла (авыз эченнән җыр көйли).
Сусадым ла, җаный, сулар кайда?Дәрья суларында юк файда.Урамнар ла гизеп, җан тибрәтеп,Бер үталсам, миңа шул файда…Нәрсә йөртә соң мине ташулы төндә каңгыратып? Тозлы җил шикелле бушка исеп, яшьлек каядыр очып бара. Аратага бикләп куеп буламыни аны?.. Әй, кеше! Анасыз калган тай арата киртәсен кимергән күк, гомер буе ник кимерәсең хәтерне?! Ничек итеп акылга килергә дә ничек итеп әрнүләрдән арынырга, бу хисләрдән айнырга соң? Яшен суккан агачлар да яшәүчән… Үз хаклыгымны аңлатырга тырышып, нинди көй чыгардым! Ни теләдем? Ата көртлек туй җырын җырлаганда, мылтык тоткан аучы килгәнен ишетмәгән күк, кеше кайгысына саңгырау булып ник йөрим соң мин?! Кайда миңа урын: җирдәме, һавадамы… күк белән җир арасындамы? Яшәү кыйблам кайда? Карпат таулары аша туп күтәреп чыкканда, ник булган да хәзер ник юк соң ул кыйбла?.. Аңларга иде боларның һәммәсен. (Күккә карап.) Әй, кем бар анда?! Әйт, каян бу моң? Күк гөмбәзен кыңгырау итеп, җырымны тагын бер тапкыр кагыйммы? (Гармунын иңенә элә, җырлый.)
Биек тау башында ни күренә –Болытлардан узар ла күк атмы?Ялгыз атны адаштырган карларПар йөрәкне лә бозар куәтме?Челтәрле генә чана кузырлы,Ат ялларын ачы җил кисә.Кар бөртеге булып очар идем,Тауның башларында син дисә.Биек тау башында ни күренә –Карбыз чәчәк атадыр кардан ак.Дөньяларга гына килсә икәнАраларда йөрер аргамак.Ераклашкан кыңгырау тавышы.
Җитте… Бүген соңгы көн. Көйне берәүнең дә ота алмавы яхшы булды әле. Онытылсын. Шайтаннарга олагыплар онытылсын! Соңгы кат, җитте!..
Яндырган ла шәмнәр сүнәрме,Җыр җырламый кеше түзәрме?Җырлар җырлап эчне бушатмаганМоңлы кеше егылып үләрме?..И-их! (Чыгып китә.)
Фәрдәнәләр өе. Ярми, тәлинкәле репродукторны алып, радиоалгыч урнаштырып йөри. Чиләк-көянтә күтәреп, Фәрдәнә кайта.
Фәрдәнә. Ник ут кабызмыйсың? (Лампочка кабыза.)
Ярми (ачулы). Караңгысы да адәмнәр өчен яратылган. Караңгыда кеше күрми.
Фәрдәнә. Нәрсәне?
Ярми. Синең шуның белән тел чайкап торуыңны. Эңгер-меңгер йөзегезне капламаса, телегез ни сөйләгәнен күзегездән белер идем.
Фәрдәнә (кисмәккә су бушата). Эчтә нинди авыру ятканын күбрәк телдән беләләр. Авырудан караңгыда ятып кына качып булыр дисеңмени?
Ярми. Авырудан?
Фәрдәнә. Эчебездә бер-беребез күңеленнән яшереп асраган авыру юкмы әллә? Ишетәсеңме? Буа өстеннән елга ташый! (Су, кисмәктән ташып, идәнгә ага.)
Ярми. Кисмәгең ташый ич.
Фәрдәнә. Кисмәк түгел, җан ташый шулай. Әнә бүген «тагын узам» ди.
Ярми. Алай булгач, аның белән нишләп сөйләшеп торасың. Тор… тор! Болай да авыл күзе күрми сезне!..
Фәрдәнә. Бу яктан минем бәхетләр хәттин ашкан – үтә күренмәле! Күлмәк кенә каплап бетерелмәле түгел… Син дә яшисең тагын хатын белән! Нинди хатын соң мин сиңа, бар дөньям белән кеше күзе-телендә булгач?..
Ярми. Бер мыскал да кыңгыр эш кылмый яшибез… Ә син караңгыда шуның белән сөйләшеп торасың. Әллә инде… ялындыңмы?
Фәрдәнә бәрәңге алып керә.
Шуңа тел әрәм итәмме соң, Фәрдәнә?.. (Тынлыктан соң.) Бәрәңге шәп тора, ә?
Фәрдәнә. Бәрәңге шә-ә-әп… Әллә соң үзең сөйләшеп карыйсыңмы?
Ярми. Урамда дошман өреп йөргәндә, өйдә хатын гына уламасын иде!.. Син ашыңны кара җәһәтрәк – тамак ачты.
Фәрдәнә (бәрәңге әрчи). Утын алып кер.
Ярми күн итек киеп чыгып китә. Утын күтәреп керә.
Ярми. Килә теге тәре баганасы… кочагында җиз бакалы кәҗәсен бакыртып!
Фәрдәнә (тәрәзәгә каплана). Төне нинди якты!.. Ул исән чагында миңа яшәү юк, күрәсең, Ярми! (Кинәт борыла, Ярминең күкрәгенә капланып елый.)
Ярми (юата, өстәлдәге пычакны күн итек балтырына тыга). Ихтимал. Ихтимал, шулайдыр, Фәрдәнә… Кая, җибәр, шул газап дәрвишенең каршысына чыгыйм әле. (Чыгып китә.)
Фәрдәнә (тәрәзәдән карый). Ай бүген кан төсендә.
Гармун тавышы.
Фәрдәнә бәрәңге әрчергә пычак эзли, таба алмагач, уйга килеп йөгереп чыгып китә. Урам. Ярми почмакта басып тора. Гармун уйнап, Сәгыйдулла керә. Ярми аның юлына аркылы төшә.
Ярми. Син! Җан зәһиләңне… Туктыйсыңмы, юкмы?! (Балтырыннан пычак чыгара да Сәгыйдуллага кизәнә.)
Ул, кычкыртып, гармун күреген тартып җибәрә. Анда «Смерть фашистам!» дип язылган, Ярми туктап кала. Гайрәтен баса алмыйча ыңгырашып, гармунны чәнчеп ала.
Сәгыйдулла. Ник туктадың? Када! Ул сүзләрне синең чалгы пычагың түгел, күче белән очкан пуля да ала алмады!
Фәрдәнә йөгереп чыга. Арттан Ярминең кулына асылына, җиргә төшкән пычакны читкә тибеп җибәрә.
Фәрдәнә. Минем өчен гөнаһ алма җаныңа, йөрсен… язгы көндә ат көтүенә җибәрелгән үгез кебек, нишләрен белмичә үкереп!
Сәгыйдулла (көлә). Гармундагы бу сүзләрне пулялар да читләтеп үтте. Җырга үлем юк аңа! Ул сиңа карт әтәч түгел, суя алмассың!
Ярми. Ни күзең белән карыйсың син дөньяга? Ул күзеңә кызган тимер басар идем, әгәренки хәлдән килсә минем!
Сәгыйдулла. Тилгән тавында ук көйгән инде алар, сиңа тамчысы да калмаган!
Ярми. Чарлама телеңне, кытыршы җаныңа ышкып.
Сәгыйдулла. Минем җанымда ярсыган үгезне синең сыңар кулың гына чылбырлый ала торган булса иде!..
Фәрдәнә. Кешеләрнең дә борынына боҗра кидерелгән, Сәгыйдулла. Кешеләрнең дә! (Китәргә борыла.)
Сәгыйдулла. Боҗра?! Бусы ни тагын?
Фәрдәнә. Намус… Кеше кулындагы чылбырны күргәнче, алдан борын астыңдагы намусыңны тотып карар идең.
Сәгыйдулла. Башта синекен!
Фәрдәнә. Үчлегең кимергән сөяк булып калыйм, алайса. Минем таш йөрәгемне игәп яшә! (Кереп китә.)
Сәгыйдулла. Шул ташны эретәм дип йөрим ләбаса!
Ярми. Тел сукыр ул. Синең күзең сөйләсен. Тел әйтә дә кереп кача куышына… чагып, оясына кереп качкан елан шикелле. Гармуның да шул…
Сәгыйдулла (көлә). Ә-ә! Чагамыни? Ча-га-мы-ни?!
Ярми. Күпме ашарга мөмкин кеше җанын?
Сәгыйдулла. Шушы гармун тузганчы, Алла теләсә! Тәннәр черер, ә ул калыр!
Ярми. Бу сугышның хәсрәт капчыгын мондый җыр белән генә төйни алмыйсың, Сәгыйдулла… Бир тынгылык аңа, миңа… Үзеңә… Сара да бар – аңа да. Их, Сәгыйдулла! Җырны шундый усаллыкка төрәләрмени? Бер генә яшибез дөньяда. Интектермә.
Сәгыйдулла. Үзем генә интегиммени?
Ярми. Теләсәң нишлә.
Сәгыйдулла. Менә ич, теләсә нишлим.
Ярми. Ирлегең кайда соң синең?!
Сәгыйдулла. Шикләнмә, тиешле җирендә… Йөрәк мичендә хисләр яна тереләй! Аракы да басмый ялкыннарын!
Ярми. Кем гаепле, кем?
Сәгыйдулла. Мин мәллә?
Ярми. Авыл хатыннарының ни гаебе бар? Кем хокук биргән сиңа толларның, ирләре кайтырына өметен өзеп, тормышка чыкканнарның хәтерен болгатып йөрергә? Кем ике яши, кем?
Сәгыйдулла. Мин. Мин ике яшим. Үлеп терелгән.
Ярми. Ник кайттың соң, янгын басылгач? Ник, менә ми- нем шикелле, кулсыз калып булса да кайтмадың – тик вакытында?
Сәгыйдулла. Күмер өстенә кайттым шул. Күмер өстенә… Көлләрне җил очырган иде! Җан менә пыскый әле! Пыскый әле, Ярми!
Ярми. Фәрдәнәнеке дә пыскысын дисеңмени?.. Ниме дип кыйнадың соң ул Гитлерны – монда кайтып, аны изалагач?
Сәгыйдулла. Бусы инде минем эш. Минем!
Ярми. Синеке микән?.. Синеке микән?
Сәгыйдулла. Шушы җырны улаклы чишмә итеп, соңгы сусаганымны басмаммы дип тырышуым иде.
Ярми. Шырпыңны сыз әле.
Сәгыйдулла шырпы сыза. Ярми гармунны эзләп таба.
Ярми (әкрен). Мә соң. Йөр аның бәгырь капкасына дегет сылап. Дөньяга шуның аша кимсенеп каравын теләсәң. Бер килерсең әле кырырга дип. (Гармунны суза.) Үзең сылаган дегетеңне үзең юудан мәхрүм итәрләр.
Сәгыйдулла гармунны ала, сөртә. Фәрдәнә күренә. Караңгылыкта тыңлап тора.
Сәгыйдулла. Туйдым, Ярми! Сөлек булып ябыштым… Инде менә кайгыларга туйдым да үзем кубып төштем. Бүгенге җырым ахыргысы иде…
Ярми. Ахыргысы?
Сәгыйдулла (тирән сулап). Ахыргысы…
Ярми. Ник соң аны… тел чәйнәп… карышасың?
Сәгыйдулла. Сөлек үзе, туймыйча купмый ич, Ярми… Ә син пычак белән кубармакчы!.. И-их! (Җырлый.)
Биек тауларның башындаУтырып уйлар уйладым.Утырып уйлар уйлар өченҮскән икән буйларым.Фәрдәнә кереп китә.
Ярми. Туктале, көтеп тор… Утыр. Көтеп тор.
Кереп китә дә чәйнек, стакан алып чыга.
Утыр әле. Менә мә, тот әле! Чиста балдан бу нәрсә.
Бал салып бирә. Сәгыйдулла эчә.
Яле, уйна әле бер! (Җырлый.)
Сандугачым, сайрап җибәр,Талларга басып кына.Салкын сулар эчеп кенә,Йөрәгем сабырлана…Сәгыйдулла. Шәп! Шәп монда, Ярми!
Ярми. Этләр өрә!..
Сәгыйдулла. Миңа кушылып улыйлар иде…
Ярми. Тукта әле… (Тыңлый.) Әнә ташу буаны алып китте.
Сәгыйдулла. Китсен… Китсен! Агызсын ташкын җир өстендәге бар шакшыны. Җир битенә утырып калмасын… Сал әле, сал! (Җырлый.)
Тальян гармун телләрендәМинем биш бармак кына.Агач яфраклары кебекСаргаям салмак кына. (Уйный-уйный, әкрен генә чыгып китә.)Караңгылык.
Сара өе. Сәгыйдулла, гармунын кочаклап, эскәмиядә утыра. Яланбаш. Сара күренә.
Сара. Кайттыңмыни?.. Кайттыңмыни, дим?
Сәгыйдулла. Ташу ага.
Сара. Күңелең булдымы инде?
Сәгыйдулла. Булып ашты, Сара.
Сара. Инде ник утырасың мокытланып? Кер.
Сәгыйдулла. Бәхилләшәм, Сара.
Сара. Кем белән?
Сәгыйдулла. Гармун белән, Сара, бәхилләшәм… Тыңла әле, көе нинди иде, ә? (Уйный.) Соңгы мәртәбә сиңа уйна- дым.
Сара. Син соңгы тапкыр үзеңә уйна. Үз эчеңдә чыгаргансың, үз эчеңдә сүндер дә. Кем кабызган, шул сүндерә…
Сәгыйдулла. Кем кабызган, шул… Әйе, әйе! Әле дә ярый син аңладың мине, Сара. Инде уйнамыйм бүтән. Йөрәк кенә түгел, бармаклар да арыды хәтта.