
Полная версия:
Дәрья башы / Исток вселенского
Әллә кая – үзе дә белмәгән, күз алдына китерә алмаган киләчәгенә, күрәчәгенә төбәлеп карап, Ибрай:
– Әнә аңа әйт. Ул Ибрай, – диде.
Бүкәнгә куеп, агач юнганда, ялгыш бармак тиресен кыеп алдымыни: Вакыйфның сыны катып килде. Сикереп торды да, кече капканы ачып, эчкә:
– Гаҗилә апа! – дип кычкырды.
– Ни бар?
– Чык әле монда!
Гаҗилә күренде. Ул тагын:
– Ни бар? – дип сорады.
– Әйт әле: боларның кайсысы синеке?
– Мин, – диде Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез.
– Шушысы шул, – дип җөпләде аны Гаҗилә. – Күрмисеңмени – салмыш. Күзе тонган.
Чыннан да, аракыны беренче тапкыр татыган Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезнең башына бәргән иде. Ә Ибрайга «ярты»ның яртысының яртысы нәрсә генә ул? Тавыкның өч тамчы су эчеп куюы – шул гына. Ул эндәшмәскә карар кылды. Вакыйганың нинди галәмәт белән тәмам буласын беләсе, кичерәсе, соңыннан йә рәхәтләнеп көләсе, йә кинәнеп елыйсы, күңелен тулганчы ташыттырасы, зиһенен туйганчы шаштырасы килде. Әйе, ул эндәшмәде.
Ә Вакыйф инде «теге»ңә дә бәйләнергә, шуның белән үзен өстенрәк куярга, эшкә китәр алдыннан бер-бер нәрсә оештырып булмасмы икән дигән яшертен уен тормышка ашыра башларга ясканып:
– Хет кис, хет тура – ышанмыйм! – диде.
Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез Ибрайның изүендәге ике сәдәпне чиште дә:
– Ышанмасаң ышан инде алайса! – диде.
Нишләсеннәр соң. Күрделәр: Ибрай муенында – ундүрт җектән тезелгән нык чылбыр, аңа өч бармак юанлыгындагы тимер боҗра кидертелгән, анысыннан, партократларның төнлә дә киеп йоклый торган галстугына тартым төстә, ян-яклары гарпундай кыелган очлы чөй асылынып төшкән.
Иң югары дәрәҗәдәге тантанага ирешкәндәй, Вакыйф учын учка сугып алды да, бик зур, тирән бер мәгънәнең асылына төшенгән шикелле, мәгърур кыяфәттә:
– Нәкъ үзе! – диде.
– Нинди «нәкъ»? – дип сорады Гаҗилә.
Ул арада алар турысына кайсы чишмәдән су алып төшкән, кайсы сыер сөте илтеп тапшырган өч-дүрт хатын-кыз килеп туктаган да бу хәлгә исләре-акыллары китеп тора иде инде. Әйләнеп карамаса да, Вакыйф аларның барлыгын сизде, чышын-пышын сөйләшүләрен ишетеп алды. Бер ел «казна ашы» ашап кайтканның соңында, ул үзен дөньяның кендегенә торырлык белдекле, лаеш шулпасын бик мул ашаган итеп күрсәтергә ярата иде. Хәзер дә:
– Аң-ла-шыл-ды! – дип сузды.
– Кем соң бу бичара? – дип сорады күрше Маһирә. Ул инде җитмеш яшен тутырып килә, тол хатын. Шулай да үтә хәрәкәтчән, тоткан җиреннән өзеп ташларга гына тора. Борыны тилгәннекедәй кәкре, йөзен шадра баскан, эре сөякле, әче телле бер хатын шунда. Җәйдән көзгә тикле җитмеш тавык чебеше, кырык үрдәк, ике дистәләп каз бәбкәсе карап үстерә.
– Оттырган бу! – диде Вакыйф. – Бә-әк эре оттырган. Картада уйнаганнар да – оттырган. Түләренә сумасы булмау сәбәпле, муенчак кидерткәннәр дә китереп ташлаганнар. Үтерерләрие – җарамаган. Ник дисәгез, бу бә-әк зур акчалы булырга тиеш, күрәсең. Ә яшергән. Куркыталар моны. Мелләле!
Ул арада кешеләрнең шикле төстә бер урынга җыелуын абайлап алган, тавыш күтәрелүен ишеткән Яуш килеп җитте. Ул үзе «Минем мэриям» дип йөрткән җирле хакимият рәисе булып тора иде. «Мэриям» дисә дә, ул бу сүзне әйтеп җиткерә алмый, үз хатынына эндәшкән шикелле, Мәриям килеп чыга. Берзаманны райондагы еллык киңәшмәдә сөйләгән ди бу:
– Җәмәгать, минем Мәриям быелгысы елда йөз дә сиксән тонна сөт бирде.
Ә Мәрьяменең имчәк баласын имезгән елы…
– Ул хәтле сөтне кем имә соң аны? – дип сораган залдагы берәү.
– Кем имсен? Хөкүмәт имә, җәмәгать, хөкүмәт!..
Шуннан бирле Яуш «Хөкүмәт» кушаматы йөртә инде.
Халыкны аралап, Хөкүмәт Яуш Ибрайлар янына – түргә узды да, хәлне ачыклагач, ике өй аша торган Байгыш Тәфкилне туфли башы белән төрткәләп уятты. Ул хуҗалыктагы мөгезле эре терлек белән сарык абзарларының төнге каравылчысы санала. Тузганакныкы ише ап-ак чәчле, Шекспирныкы шикелле очлы сакаллы; өрдең исә, меңгә чәчелеп, таралып очардай, алтмыш биш яшен тутырган бу ир заты инде дистә ярым ел чамасы япа-ялгызы гомер сөрә, дөресрәге, җан асрый иде. Шуңа күрә «Байгыш» дигән кушамат йөртә дә. Кочагында мәче баласы хәтле генә ак эте Акбар бөгәрләнеп ята. Яуш кергәннән соң, аның түрә икәнен сизгер төстә иснәнеп белгәч, эт көрән тамгалы башын хуҗасының култык астындагы костюм ертыгына яшерде.
Яуш Тәфкилгә:
– Тор! – дип боерды. – Эш бар.
Тәфкил каравылда йоклап туйган, хәзер исә махмырдан сырхаулап ята иде.
– Йокы килә, – дип мыгырданды да әйләнеп ятты.
– Эшеңдә йоклап туярга иде.
Караватын шыгырдатып, Байгыш Тәфкил эренле күзен уа-уа торып утырды. Ул, аңышмыйча:
– Нәрсә суярга? – дип сорады. – Сыермы, сарыкмы?
Сахалинда чакта болан көтүе көтеп, болан суеп, азау тешен ярганга күрә, аңа хуҗалыкта мал суйдырталар иде. Сыер, ат түшкәсенең сөяк-санаклы өлеше механизаторлар аш-суына китә, бот тирәләрен килгән-киткән түрәләргә чабалар. Аның эше түгел, төпченми, телен яшерә белә. Бавыр белән йөрәк, телне колхоз рәисенең машинасына салып җибәрәләр, ә аңа эче-башы кала. Тәфкил карта, койрыкны, үгез белән атларның йомыркаларын үзенә калдыра да калганын әби-сәбиләргә сата, акчасына аракы алып эчә иде. Әле кичә кичкырын гына бер карт алаша, бер сарык суйды. Алашасы язгы чәчүне төгәлләү хөрмәтенә механизаторларны хәл кадәри сыйлау мәҗлесенә билгеләнде, сарыгы, шунда котлау сүзе әйтергә киләчәк район түрәсенә кечкенә генә күчтәнәч сыйфатында чиста кәгазьгә төрелеп, суыткычка куелды.
Тәфкил карлыккан тавыш белән:
– Тагын нәрсә суярга? – дип кабатлады.
– Суяргае димәдем ич, эшеңдә йоклап туяргае, дидем.
– Әй, суяргае шул ул. Суярга да – туярга…
– Кулың калтыравы аңлашыла, – диде Яуш. – Ә тешең тешкә нигә бәрелә соң әле синең?
– Крокодилларны куркытам.
– Соң… – дип, Яуш матур гына йөренеп килде. – Моннан ун мең чакрым әйләнә-тирәдә крокодилларның эзе дә җук ич.
– Шул… Минем тешләрем шыкылдаудан куркып качып беткәннәрен белмисеңмени?
– Әйтәм җирле… – диде Яуш, аның катгый мантыйгы белән килешеп. – Пычкың бармы?
– Пычкы белән мал суеп булмый. Пычагым бар, – дип, Тәфкил мендәре астыннан бишле чалгы кадәрле пычак суырып чыгарды.
Яуш, сакланганны Алла саклаган дигән шикелле, ике адым чигенде дә:
– Тимер пычкысы кирәк, – диде. – Бармы?
– Кайдадыр ята шунда.
– Ал. Чык. Ибрай абыйны коткарырга кирәк.
– Айныткычка япканнар мәллә? Коткарабыз аны. Сахалиннан апкайткан ярты кило шартлаткыч толым да бар әле минем – анысын алыйммы соң?
Әлеге нык йозакны, калын чылбырны, юан боҗраны күз алдына китереп, шуның өстенә эшне, тирә-юньгә таралганчы, тиз тотарга кирәген искәреп, Яуш: «Тол нәкъ үзе дә кана», – дип уйлады. Тик Ибрай игезәгенең сеңерле муены нечкәрәк иде шул. Шартлатсак, муены гына өзелеп калмыйча, баш мие меңгә чәчрәр – җыеп бетерә алмассың.
– Пычкы җитәр, – диде ул.
Алар пәйда булганда, халык, Ибрайларның капка төбенә генә сыймыйча, урамга ук бүселеп чыккан иде инде. Ничек кирәк алай эткәләп тә төрткәләп, вакыйга үзәгенә бәреп керделәр. Соңарганнар икән. Биш-алты кеше муенчак йозагына төргәк-төргәк ачкыч яратып маташа иде инде. Тик берсе-бер ярамады. Икенче бөтендөнья сугышында уң аяксыз, сул кулсыз калган Вәдүт карт әле тимер пычкысы, әле төрледән-төрле игәү белән муенчакны атакалады, һичничек алдыра алмагач, ул аны, итле сөяк кимергәндәге шикелле, теше белән дә чамалап карады. Аннары катгый нәтиҗәсен чыгарды:
– Крупп корычының тетмәсен теттем – тузан булды. Кайда Крупп? Кайда Крупп, дип сорыйм мин сездән?! – дип, ул, бөтенесен Круппның юклыгы өчен гаеп итәр, хөкем чыгарыр хәлдә кайнарланып, култык таякларын мең сигез йөз туксан өченче елгы винтовка урынына уйнаткалап алды. – Аннары соң самурайлар кылычын кырыкка телдем – үрмәкүч пәрәвезенә караганда да йомшарды… Тик моның муенындагы ише тимерне ни күргәнем, ни капшаганым булмады. Бигайбә, авылдашлар…
Ул, үзенең көчсезлеге өчен хурлануын тыя алмыйча, капканың дүртенче баганасы төбенә чүкте дә мышык-мышык еларга кереште.
Кызыл хачлы яшел машинасының сиренасын улата-улата, югары очтагы хастаханәдән баштанаяк яшел кием киенгән баш табиб Илдус Габдрахманов килеп төште. Ибрай игезәгенең костюм җиңен кайтарып, ул иң әүвәл аның кан басымын үлчәде. Яуш кулына каләм, кәгазь тоткан иде инде – тикшерү нәтиҗәләрен теркәп барды.
– Ничәгә ничә? – дип сорады ул.
– Космонавтларныкы ише: йөз егермегә – сиксән. Йөрәк тибеше – җитмеш биш, яшенә карата – норма.
Баш табиб Ибрай игезәгенең үпкәсен тыңлады, телен карады, тешләрен санады, колагын тикшерде, бавырын кармалады, кечкенә чүкече белән тезенә суккалады.
Яуш боларның һәммәсен кәгазенә теркәп барды. Ибрайларның кайсысы үзенеке икәнлеген бәхәссез төстә таныганын халыкка күрсәтәсе килеп, Гаҗилә капканың икенче баганасы төбенә елышкан Адәми затның беләгенә сарылды. Әнә ич: аның авызыннан нинди мәңгелек таныш хәмер исе аңкып тора. Су тамчыларыдай охшаш ике ир арасында калып, мир алдында хурлыкка төшсенмени? Иреннән, аракы исенә кушылып, ниндидер көйгән йон исе килә икән, нишләсен соң? Көн буена тузан эчә бит, тирли, пешә, яна. Җитмәсә, бүген чиста урын-җир дә тәтемәде. Бетәр ул ис, бетәр. Кичкә мунча ягып кертер, өсте-башына чиста кием-салым кидерер, нәфесенә килсә, теләген дә канәгатьләндерер дә бетәр, бетәр: «Алым жәл түгел сиңа, гөлем жәл түгел сиңа…»
Баш табиб Илдус Габдрахмановның ияртеп килгән яшь шәфкать туташына:
«Спирт!» дип боеруына Байгыш Тәфкил белән Вакыйф колакларын шәңкәйттеләр. Теге туташ, кызыл тәреле әрҗәсеннән юан бер шешә алып, табибның кар көри торган көрәктәй киң учларына сыекча сала башлаган мизгелендә Тәфкил шунда куш учын куеп өлгерде. Учы җаны теләгән сыекча белән тулгач, ачык капкадан ишегалдына үтте дә, йотлыга-йотлыга җыелганның яртысын чөмергәннең соңында, калганын үзенә ияргән Вакыйфның борын төбенә төртте. Шуннан соң табиб резин бияләй киде, тагын: «Спирт» диде. Бусына куш учын Вакыйф куеп өлгерде.
– Әйдә, җәтрәк! – диде ул Тәфкилгә. Тагын чиратлашып кабатладылар инде.
Әгәр шуннан соң халык түгәрәкләнеп уйлашса, киңәш кылса, ярты юлда туктап калыр да үзенең акылсызлыгы дәһшәтенә аркылы чыгып ятар иде.
Алай итмәде. Ул алай итә алудан гаҗиз дә, мәхрүм дә иде.
Урамны тутырып, җирне дер селкетеп, олы бер зәңгәр тракторга май, тузанга каткан эретеп ябыштыру, тимер кисү җайланмасы тагып килделәр. Кырыкмаса-кырык урыннан шәрәләнеп, өзелгән җирләреннән ялганган ун метрлы үткәргечне җансыз еландай сузып салдылар. Озын торык Мөхәррәм бер атналык сакал-мыек баскан, тазалыгы яңакларының артына чыгып торган йөзенә кара пыялалы битлеген кагып төшерде дә, көлтә-көлтә ут чәчрәтеп, электродын трактор көпчәгенә чәнчеп-чәнчеп алды.
– Чишендерегез! – дип боерды ул, Ибрайга ишарәләп.
Аны бил тиңентен чишендереп аттылар. Зынҗырында кояш нурлары уйнаклады. Нишләтсәләр дә риза икәнен, язмышына буйсынуын белдереп, ул башын иде. Ә каш астыннан халыкка караган күзендә без чәнчеп тора кебек.
Чылбыр белән күкрәге арасына асбест кисәге кыстыргач, Озын торык Мөхәррәм, авыру кешене караган хирургны хәтерләтеп, Ибрайга иелгән, электрод очын чылбырга тидергән генә иде – аңлаешсыз, хикмәтле бер көч аны резин туп урынына югары чөеп атты да карт тупылның өч чатлы ботагы төбендәге зур карга оясына менгереп кунаклатты. Әле генә басып торган җиреннән төтен баганасы гына күтәрелеп калды.
Шартлаткыч матдәләр йә наркотиклар эзләп, җинаятьчене иснәнеп табучы нәселле эт кебек, милиция лейтенанты Шәмсуар Сөләйманов шул төтен баганасына очлы борыны белән чумды.
– Зарарсыз, – диде ул, иснәгән төтенне борын тишекләреннән беркетеп чыгаргач. – Гадәти махмыр исе.
Тупылга агач баскыч терәп, Мөхәррәмне җиргә төшерделәр. Ул гаепсезгә кыерсытылган сабый сымак мышык-мышык еларга кереште.
– Булмый, җегетләр, – диде ул, тотлыга-тотлыга. – Күпме тимер турап, мондыен күргәнем җугые әле. Бу чылбырны алдырырлык түгел.
– Нишләтәбез соң инде моны? – дип сорады Гаҗилә.
– Тапкансың баш ватар нәрсә, пәрәми. Минем ике ирем булсамы? Билләһи менә, ватылырга торган ике пыяла савыт ише тотып кына йөрерием әле! – диде Маһирә.
– Ие шул. Уттагы туң май булып, икесе арасында эре дә йөр шунда, – дип куәтләде аны кайсыдыр бер хатын.
– Чүегез, җәмәгать! – диде Яуш. Аның бу мөһим хәлне дилбегәдән ычкындырасы, шау-шу ясамыйча гына, эшне ничектер тизрәк йомасы, ул-бу сүзләргә җирлек калдырасы килми иде. – Уен-муен эш кенә түгел бу.
Вакыйф, Ибрайга үтә сынаулы карап, туйганчы бер болганырга, маҗара чыгарырга, шул уңайдан буза сымак бернәрсә күтәрергә дә, ахырдан шул хөрмәткә авыз чылатырга чамалап:
– Уен-муен шул, – диде. – Уены каян килгәндер, белмим, беләсем дә килми. Ә муены… Менә шул муены хакында уйлашыргае.
…Бер сәгать буена тын торып, ике сәгать киңәш-табыш иткәннең соңында биш минут бәхәсләшкәч, йозагын ачып булмый, чылбырын өзәрлек түгел дигән нәтиҗәгә килделәр.
Чарасыз Яуш:
– Соң? – дип сорады.
Әллә уйнап, әллә уйлап, Гаҗилә:
– Соң дип инде ул кадәрле… Башын гына киссәң инде, – дип салды.
Күңеленнән генә әйттем дип уйлаган иде. Пышылдаган булып чыкты. Тик бөтенесе ишетеп өлгергән икән. Бер минут уйланып, ике минут киңәшкәннең соңында өч минут бәхәсләшкәч, катгый карарга килделәр: БАШЫН КИСӘРГӘ!
Халык Ибрайны богаудан коткару турында уйламый, ә бәлки богауны Адәми заттан азат итү хакында җан ата иде инде. Чөнки ул – халык – үзе дә мәңгелектән мәңгелеккә кол, ә шул коллыктан ничек котылырга икәнен белә алмый, белә аласы түгел иде.
Үлән яшел була, күк йөзе – зәңгәр, яшен – кызыл; бу бәхәссез. Ә шул ук үләнгә кырау төшсә, ул агара; кояш баеганда, күк йөзе кызара; күзне камаштырса, яшен кара булып күренә. Бөтен нәрсә үзгәрә, төсен, кыяфәтен алыштыра, анасы карынында яралу мизгелендә үк адәм баласы үлем дигән упкынга (яки биеклеккәме?) якыная башлый.
Тик бер генә нәрсәнең ни төсе, ни кыяфәте, ни ахыры юк – шушы КОЛЛЫКНЫҢ.
Ишегалдыннан бүкән, балта алып чыктылар.
Моңарчы булган манзара фәкать уен гына булып тоела иде әле. Кабул ителгән карарны җиренә җиткерүнең матди җисемнәре күз алдына куелгач, кешеләрнең кан тамырлары буенча туктаусыз аккан кан сыекчасы хәрәкәтен көчәйтте, күктәге йолдызлардан да күбрәк санынча булган атомнары, нейтроннарга әверелеп, Галәм киңлекләренә атылды. Халык төркеме аерым-аерым Адәми затлардан тормый иде инде. Ул бөтен бер дөньяны бер тузан бөртеге итәрдәй Кодрәткә әверелде.
Ләкин ул Кодрәт юкны бар иткән Илаһи зат – АЛЛА түгел иде инде.
– Йә, кайсыгыз? – дип сорады Яуш.
Кешеләр тынып калды. Йөзләгән Адәми затның һәммәсе каядыр текәлде, тик бер-берсенең күзенә карарга һичкайсы кыймады. Курыктылар, үзләренең богаулы Ибрайга караганда мең мәртәбәдән дә артыграк кол икәнлекләрен бер-берсенә белгертергә генә түгел, хәтта үз-үзләреннән дә яшерергә курыктылар. Аларның Курку хисе кош-корт авазын басты, талгын гына исеп торган җилне туктатты, үләннәрнең тамырын бөрештерде, чәчәкләрнең таҗларын йомдырды, анда-санда йөзгәләгән ак болытларны эретте, бала имезә торган аналарның сутлы имчәк башларын томалады, ир-атның көч-гайрәтен сүрелдерде.
Ошбу мизгелдә Олуг Хаким Шүрәле Алтын Мөгезнең, ак төкләре үрә торып, тәненә өч күч кырмыска, биш оя шөпшә таралгандай, кунгандай булды. Күкнең җиденче катындагы, шуннан ары бар булган, юкка чыкмас һәммә урында торган Аллаһы сөбханә вә Тәгаләнең сул як азау теше сызларга кереште.
Яуш уртага чыгып басты. Ул, үзенең бу авыл кешеләренең хакиме икәнлеген белдереп: «Йә?» дип сорамады инде, ә бәлки, таләп итеп, боерып: «Йә!» диде.
Кешеләр, аякларына кигән тузанлы туфлиләрен, «әби» галошларын, күн итекләрен, яланаяк булганнары, табаннарын лыжт иттереп, бер адым артка чигенделәр. Аларга коллыктан котылуы авыр, ә моннан да авыррагы һәр әйткәнгә буйсынуларын, буйсынырга тиеш икәнлекләрен бер-берсенә сиздерүләреннән өркү иде.
Кош-кортларның канатларына хәрәкәт биреп, туктаган җилне кузгатып, үләннәрнең тамырын җәеп, чәчәкләрнең таҗларын ачып, болытларны ары әйдәп, аналарга, аталарга мәдәт биреп, ә балаларны сискәндереп, Ибрайның көчле, күңел төпкеленнән, бугаз алмасыннан гөлдерәп чыккан тавышы яңгырады:
– Адаш! – диде ул. – Син чык. Курыкма, син азат инде.
Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез тетрәнеп китте. Әмма үзен чакырган чакта дәшми калуны бер чакта да өнәмәгәнгә күрә, һичкайчан алай кабул кылынырга тиеш түгеллеген белеп, белгертеп:
– Мин монда, – дип җавап бирде. – Ни кушасың? Мин әзермен.
– Мин кушмыйм, – диде Ибрай. – Күрәсең ич, халык тели.
– Мин әзермен, – дип кабатлады Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез. – Нишлим?
– Бернишләмисең. Бары тик Адәми затларның теләген генә үтәргә дәшәм.
– Бу боерыкмы, гозерме, адаш?
– Халыкка дисәң – боерык. Син теләсәң – гозер.
– Алайса, гозер.
Әзерләнделәр. Вакыйф пионер чагында мәктәптән урлап калган быргысын алып чыкты да шуны мыжгылдатырга, үгез тавышы чыгарып мөгердәтергә тотынды. Яуш, күлмәген күтәреп, учлары белән корсагын чапылдатырга кереште. Демократ Ильяс, бамбук саплы кармагындагы җепне ычкындырып, болгый-болгый, һаваны чыжлатты. Бер хатын, сыер тизәге каткан халатының сәдәпләрен ычкындырып, имчәген кыса-кыса, тузанга сөтен агызырга кереште. Ирләр, аны-моны кулларына алып, тимер-томыр кагарга кереште. Милиционер Шәмсуар Сөләйманов Макаров пистолетындагы җиде патронны да һавага төбәп атып бетерде. Нәрсә булырын, нинең ни белән тәмамланасын тансыклап көткән бала-чага алгарак чыгып басты.
…Балтаның күтәрелгән җирдән ахыргы тукталышына кадәрге селтәнүе, беренче тапкыр үбешкән егет белән кызның кайнар иреннәре кавышкан шикелле, кыска гына булды.
Ибрайның үз ишегалдына, абзарына, өе белән мунча арасындагы сукмакка түшәргә дип алып кайткан ак балчыкка әүвәл шапылдап – баш, аннары, зыңлап, зынҗыр чылбыры килеп төште.
Килеп төште. Тик аның йозагын ачарга ни ачкыч, чылбырын өзәргә ни тимер пычкысы, боҗрасын кисәргә ни сихер, чөен кагардай ни бер урын юк иде инде.
Ә Ибрай… ә Ибрай… ниндидер Кодрәт белән авып яткан җиреннән талпынды да башын, кулы белән тотып, киселгән муенына ялгады…
Тузанлы җирдә аның бер генә тамчы да каны калмады. Ул, үз башын үз муенына ялгап, җыелган халыктан аерылгач, әллә ничек – кемдер аны күктә зарыгып көткән кебек, кулын бер-бер артлы күтәргәләп, аягын йөрткәләп, баскычтан менгән шикелле, күккә менде дә китте. Кечерәйгәннән-кечерәя барды, ахырда, якты йолдыздай гына калган сурәттә балкып, тәмам гаип булды.
Җирдә аның богавы аунап калды.
Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезнең пышылдап кына: «Рәхмәт» дигәнен ул ишетмәде инде.
Халык таралды.
– Әйдә, кер, – диде Гаҗилә Ибрайга. – Хәзер аш җылытам. Аннары тары чәчәргә чыгасың бар.
– Мин Ибрай түгел бит. Чыннан да түгел.
– Ярамаган тагын. Бар, кереп чык, – диде аңа Гаҗилә, мунча алачыгы тарафына ишарәләп. – Икенче колгадагы түрдән өченче пар кием каен себеркесенә элеп куйган бер нәрсәм барые. Кара аны, башта минем янга кереп чыккан бул, җәме?
Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез язмышына буйсынмый булдыра алмады.
Богауны, тиз генә явып үткән авыр яңгыр тамчылары кебек, Җир тузаны үзенә суырып алды.
Ә фани дөньядан Яшәү тәме, Тормыш исе килеп тора иде.
Икенче бүлек
Кешеләр мәңгелек караңгылык коллыгыннан якты дөньяга киләләр дә тормышның күз яшьле, канлы коллыгына барып эләгәләр. Алар, хәтта үз азатлыкларына да табынып, бил бөгәләр, маңгайларын җиргә оралар. Иң азат дигәннәре дә җаннарында коллык богавы йөртә. Җирдә яшәп, кояш тирәли илле тапкыр әйләнеп чыккан Ибрай моңарчы аркаларын авыр йөк бөкрәйткән, йөрәкләрен тимер кыскычлар имгәткән, җир тартымыннан ычкынып, биеклеккә ирешкәннәренең дә баш сөякләренә басып торган кешеләрне генә күрде диярлек. Богаудан котылган сурәттә дә аларның азатлыгы зуррак азатлыкның богавына әверелә. Алар үзләренең кол икәнлекләрен үзләре дә күрмәскә, башкаларга да күрсәтмәскә тырыша.
Шуңа күрә кешеләр коллыкның үзен дә мәңгелек богауда тоталар, ә ул богауның үзен исә кол итәләр.
Богавын җирдә калдырып, менә хәзер болытларгача күтәрелгән Ибрай шуны аңлады.
Ул үзенең каядыр билгесез тарафка, аның да бар аңның, бар әйберләрнең икенче ягын да күрергә, тоярга мөмкинлек бирердәй урынга таба очып барганлыгын сизеп алды. Күк йөзе зәп-зәңгәр, болытлар сөттәй ак, һава чишмә суыдай саф, кояш онытылып беткән бишектәй җылы, түбәндә калган җир бала сулышыдай тын, тыныч иде. Ә ул рәхәтләнеп, иркенләп, егылып төшүеннән һич курыкмыйча очты да очты. Очкан кошлар да ирекле түгел, аларның канатлары һава агымына, җилгә яраклашырга мәҗбүр була. Ә очкан кеше оча алуга ирешүе белән үк җир, күк, йолдызлар, ай белән кояш кануннарының барысыннан да азат шикелле икән.
Җирдә яшәп, кояш тирәли илле тапкыр әйләнеп чыккан Ибрай хәзер азатлыкның якты ямен күрде, тын аһәңен ишетте, хуш исен тойды, татлы тәмен татыды, гүзәл тәнен капшады.
Инде менә ул шуларның барчасын җыйган канатлы хис кочагында, узган гомеренең һәммә кичерешләре дулкынында оча да оча, оча да оча. Әйтерсең лә ул чишмә суының әллә бер тамчысы, ашлык көшеленең бер орлыгы, гүзәл чәчәкнең бер таҗы, кош канатының бер каурые, салават күперенең бер төсе, яшеннең әллә бер тармагы иде. Илле яшьлек гомерендә ул шундый булырга теләде, омтылды. Тик һичкайсысына ирешә алмады. Бактың исә ул моңа кадәр коллык богавы чылбырының бер боҗрасы гына булган икән. Хәзер ул теләгәненең бөтенесенә әверелү бәхетен кичерде.
Ул елмаеп куйды. Ләкин үз елмаюының очсыз-кырыйсыз офыкта аҗаган балкышы булып җәелүен күрде. Аннары ул көлеп җибәрде. Әмма үз көлүенең болытларны калтыраткан күк күкрәве булып таралуын ишетте. Шуннан соң очкан тарафта үзен дәһшәт көтеп торганын аңлады. Еракмы ул дәһшәт яисә якынмы, зурмы яисә кечкенәме – монысын ул әлегә белә алмады. Тик ул бар, аны көтә. Ул рәхимсез, шәфкатьсез, котылгысыз кебек тоелды.
Ибрай аңа әзерләнергә мөмкин икән, каршы торырга кирәк икәнлегенә төшенеп, берәр болытка утырып торырга булды.
Болыт мендәр шикелле йомшак, буа суы кебек җылымса да, салкынча да иде. Ул күккә очканының соңында беренче мәртәбә җиргә иелеп карады да аптырап китте, гаҗәпкә калды: күрсәнә, ул әле һаман үз авылы турысыннан ары узмаган икән ләбаса. Бәлки, туктаусыз әйләнгәләп кенә очкандыр, тобадагы су шикелле, бер чоңгыл тирәли генә бөтерелгәндер?
Әнә ич бормаланып-бормаланып аккан инеш тасмасы. Түллинкә урманы, Атау эче таулары, Кәрәкә күле, басулар. Әшнәк авылы зираты, йорт-куралар, хуҗалык корылмалары, мал-туар көтүләре, анда-санда чапкан машиналар, читтәрәк гайрәтле Чулман елгасы – барысы да тумыштан таныш, күзне бәйләсәң дә танырлык иде. Ул инде сәерсенеп үк күзәтә, төпчеп карый башлагач, үз өен эзләп тапты. Яшел чирәмдә ялтырап яткан көмеш акчадай, агачлар арасында иркен, такыр ишегаллары яктырып ята, шуны тагын да шомарак, нурлырак итәргә теләгәндәй, ниндидер ир-ат аны себереп маташа.
Чү! Бу ул – Ибрай үзе икән ич. Ә Гаҗилә кайда? Ә ул әнә келәттән килеп чыкты да тавык-чебешләргә, учлап-учлап, җим сипте. Чишмә чокырыннан калкып чыгып, тар сукмактан чиләк-көянтә аскан килеш, бакча башындагы капкага якынлашучы кыз бала кем икән? Анысы да таныш ич, анысы кызлары Зөбәрҗәт иде. Ә малайлары Зәкәрия кайда йөри? Ул да шунда гына иде: мунча баскычына утырган да, каз, үрдәк бәбкәләренә дип, тәпке белән әрекмән яфраклары, кычыткан чабып тураклый.
Анда – түбәндә – бар да бар иде. Тик күзенең бөтен үткерлеге белән төбәлеп караса да, күңеленең һәммә юксынуы, җирсүе белән эзләнсә дә, Ибрай фәкать үз-үзен генә таба алмады. Көзге җил кагып төшергән соңгы агач яфрагы сыман, ул кешеләр арасыннан, тормыштан өзелеп төшкән икән инде.
Тагын ул анда үзенең кешеләрне, тормышны яратуы да калмаганын абайлап алды. Җирдә яшәп, кояш тирәли илле ел әйләнеп чыккан Ибрай исә кешеләрне чыннан да ярата иде. Аларның кайсысы тормышны фатиха сыйфатында кабул итә, икенчеләре күзәтә, барлый, бүтәннәре каһәрли. Ә ул фатиха итә белгәнен – яшәү сакчысы, күзәткәнен, барлаганын – акыл иясе, каһәрләгәнен бәхетсез дип белә, ләкин берсен-бер яратмый булдыра алмый иде. Чөнки алар кешеләр иде. Коллыкларыннан котылу язмаса да, азатлыкны ялварыпмы, көрәшепме дауламасалар да, алар бар рәхәтлекләре, бар михнәтләре белән кешеләр иде.
Ибрай, җирдә үз-үзен юксынып, шушы яратуын җирсеп, тирән уйга чумган килеш, ак болытта утырды да утырды. Үз-үзен җирдән аерып киткәннән бирле әллә ни вакыт, әллә ни ара узмаса да, анда – тормыш дәрьясында – аның эзе калмаган икән инде. Суда йөзгән балыкның да, туфракта шуышкан суалчанның да, күктә очкан кошның да үз эзләре, үз юллары була. Ә аның – Ибрайның – ни җиргә, ни кояшка «Әнә мин!» диярлек сүзе генә дә калмаган. Ул үз йөрәгенең күпме орлыгын чәчте, үз җанының күпме игелеген таратты, үз акылының күпме мәгънәсен өләште. Әмма шуларның барысы бергә җыелган алтын көшелен генә өяргә өлгермәгән.
Инде менә, дәрья уртасындагы җансыз утрауга җил-давыл илтеп ташлаган бичара бер адәм шикелле, күк гөмбәзендә туктап калган болытта юлы беткән дәрвиш сыман уйга батып, үзенең ялгыз җаны сулышын гына тыңлап утыра.
Ул бар да, юк та; ул азат та, кол да; ул әлегә Адәми зат, шул ук вакытта түгел дә иде инде.