banner banner banner
Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки
Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

скачать книгу бесплатно

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки
Ризаэтдин Сәйфетдин улы Фәхретдин

Бу китап – татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист Ризаэтдин Фәхретдиннең сайланма әсәрләр тупланмасы. Җыентык, халкыбызның борынгы заманнардан алып XX йөзнең беренче яртысына кадәр булган тарихын, мәдәниятебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр тормышын һәм иҗатын, мәктәп-мәдрәсә, мәгърифәт, рухи мәдәният тарихын, дин, әдәп, әхлак мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнү һәм барлау өчен, бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмаган кыйммәтле чыганак булып тора.

Җыентыкта Р. Фәхретдиннең 1993 елда дөнья күргән «Болгар вә Казан төрекләре» (тәрҗемә итүчесе һәм төзүчесе Ә. Хәйруллин) һәм 1996 елда нәшер ителгән «Алтын Урда ханнары» (Р. Әмирхан эшкәртүендә) хезмәтләре туплап бирелде.

Китап тарихчыларга һәм киң катлау укучыларга адреслана.

PDF A4 форматында нәшрият макеты сакланган.

Ризаэтдин Фахрутдин

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

© Татарстан китап нәшрияты, 2021

* * *

Бу – хөрмәтле бабаларыбызны һәм ислам динендә файдалы күрелгән эшләрне иң ышанычлы таяныч итеп алып, хәзерге көндә дөньяга кадерле милләтебез турында ачык итеп язылган хезмәт.

Монда тәртип итү гүзәл булуга, мәсьәләләрнең җентекле аңлатылуына әһәмият бирелми, алынган мәсьәләләр арасындагы мөнәсәбәтләргә дә артык игътибар ителми.

Әсәр язучылар үз әсәрләрен, гадәттә, киләчәк буыннарга бүләк итү һәм аларга истәлек калдыру, аларның хәер-догасын алу максаты белән язалар. Без инде бу нигъмәтләрдән мәхрүмнәрбез. Без бу әсәрне әби-бабаларыбыз, ата-аналарыбыз җәннәткә кергәннән соң укысыннар өчен (укуларын өметләнү белән ләззәтләнеп) язабыз. Сынык күңелләребез белән кылган догаларыбызны, шаять, Аллаһы Тәгалә кабул итәр һәм теләгәннәребезне дә бирер.

Әй тырыш һәм чыдам бабаларыбыз!.. Сез әле күптән түгел генә бу илдә гомер сөрә идегез. Мәчетләр һәм мәдрәсәләр торгызып, мәдрәсәләрнең тормышларын тәэмин итә идегез. Мәхәлләләр – мәчетләр белән, олы шәһәрләрдәге, мәшһүр авыллардагы мәдрәсәләр чалмалы шәкертләр белән тулы буладыр иде. Һәр ел йөзләрчә имамнар җитешеп торадыр иде. Сәүдәгәрләрегез, Төркестан һәм Фирганәләр, Сәмәрканд һәм Бохаралардан үтеп, Әфганстан һәм Һиндстанга, Багдад һәм Кашгарларга тоташтан йөреп торадыр иде.

Бу көндә бу хәлләргә ни булды?.. Үзегез кайларга киттегез?..

    Ризаэтдин Фәхретдин

Кереш сүз[1 - Кыскартып бирелде. – Ред.]

Укучыга тәкъдим ителә торган бу китапта мәшһүр галимебез Ризаэтдин Фәхретдиннең әлегә кадәр матбугатта басылмыйча, кулъязма рәвешендә сакланган «Болгар вә Казан төрекләре» исемле хезмәте зур урын алып тора, һәм китап шул исем белән аталды да. Әлбәттә, бу хезмәтеннән тыш аның халкыбыз, мәдәниятебез тарихына, мәдәниятебез тарихында күренекле урын тоткан шәхесләребезгә, шулай ук рухи мәдәниятебез тарихына караган әсәрләре кертелде. Аларның кайберләре генә матбугатта басылган.

Әсәрләрне хронологик тәртиптә урнаштыру дөрес булыр дигән караштан чыгып эш ителде һәм шунлыктан халкыбызның борынгы тарихына бәйле булган «Болгар вә Казан төрекләре» дигән әсәрдән башлап кителде. Бу кулъязма әсәр шул исемдәге беренче кисәктән һәм борынгы кабер ташлары, төрле чорда, төрле урында сугылган тәңкәләр, халкыбызның тарихын өйрәнергә ярдәм итә торган башка чыганаклар турында язылган кисәкләрдән тора.

Р. Фәхретдин бу хезмәтен күптөрле тарихи чыганакларга, үзе язып барган язмаларга, Диния нәзарәте архивында булган рәсми кәгазьләргә таянып язган. Аңа «Болгар вә Казан төрекләре» дип исем биреп, «Төрек милләте – безнең үз милләтебез, без төрек милләтеннәнбез» ди. Ләкин милләтнең атамасын без бүген аңлаган, Төркиядә яшәүче «төрек халкы» мәгънәсендә түгел, ә «төрки халык» мәгънәсендә аңлата. Ул төрек кавеменең бик борынгы һәм бик шөһрәтле, түзем, чыдам, төпле, нык бер халык булганлыгы һәм күп җирләрдә таралып яшәүләре турында яза. Р. Фәхретдин, «төрек» атамасын киң мәгънәдә кулланып, төрек милләтен өч төркемгә аера: 1. Төшлек төрекләре. 2. Көнчыгыш төрекләре. 3. Шималь төрекләре.

Төшлек төрекләренә бүгенге Анатолия һәм Урта Азиядә, Кырым һәм Кавказ, Иран һәм Төркиядә, шушы урыннарның төшлек тарафларында һәм Африканың кайбер урыннарында гомер сөрүче төрекләр керә дип күрсәтә.

Көнчыгыш төрекләренә Төркестан һәм Фирганә, Бохара һәм Харәзем, Кытай һәм Әфган, Кыргыз һәм Казах төрекләрен кертә.

«Төн (төньяк) төрекләре, ягъни шималь төрекләре, – әүвәлге ике бүлемнән башкалар», – ди ул. Себер һәм Уралда, Идел, Дон һәм Җаек буйларында, шушы суларга коя торган елга үзәннәрендә гомер сөрүче төрекләрнең һәммәсе шушы өченче бүлемгә керә.

Р. Фәхретдин: «Болгарлар (иске болгарлар, олуг болгарлар) – шул өченче бүлем төрекләренең ерак бабалары һәм, дөрестән дә, үзләредер», – ди. Ул: «Һуннар – Сибириядә Уртун (Һун) елгасы яныннан Дон буйларына, аннан Идел һәм Урал буйларына күчеп килгән төрекләрдер. Болар, шушы урыннарга килгәннәреннән соң, җирле төрекләр белән аралаштылар һәм көчле бер хөкүмәт (Болгар хөкүмәте төзеделәр)», – дип яза.

Бу китапка кертелгән икенче бер хезмәт – әле матбугатта басылмаган һәм Россия Фәннәр академиясе Урал Фәнни үзәге Башкортстан тарих, тел һәм әдәбият институты архивында сакланган кулъязма әсәр. Ул – халкыбызның борынгы Болгар чоры тарихын, этнографиясен, рухи мәдәниятен өйрәнү өчен бердәнбер кыйммәтле чыганак – Әхмәд ибне Фазланның сәяхәтнамәсе. Мәгълүм булганча, Әхмәд ибне Фазлан – Багдад хәлифәсе әл-Моктәдир биллаһ тарафыннан Борынгы Болгарга ислам динен өйрәтү һәм мәчетләр салдыру, шулай ук кальгалар төзетү өчен җибәрелгән илчелектә мәсьүл сәркатип вазифасын башкаручы мәшһүр гарәп галиме, сәяхәтче, тарихчы, язучы. Ул әлеге сәфәрендә Багдадтан чыгып киткән көннән башлап Болгар дәүләтенә килеп җиткәнче нинди мәмләкәтләр аркылы үтеп килгәнен, ниләр күргәнен һәм ниләр ишеткәнен язып калдыра. Бу сәяхәтнамә – борынгы Болгар чорына караган һәм шул чорны дөрес итеп тасвирлаган чыганакларның сакланып калганнарыннан бердәнбере. Әлбәттә, ул безнең көннәргә күчермә кулъязма рәвешендә килеп җиткән, һәм анда шактый гына кыскартулар да булган.

Якут Хәмәвинең (һиҗри белән 626, милади белән 1229 елда вафат булган) халкыбызның борынгы тарихына караган «Мөгъҗәмел-бөлдан» («Илләр сүзлеге») китабы мәгълүмдер. Ризаэтдин Фәхретдин Ибне Фазлан сәяхәтнамәсенең бераз кыскартылган нөсхәсен әлеге «Мөгъҗәмел-бөлдан» китабыннан тәрҗемә итә. Шунлыктан моны Ибне Фазлан сәяхәтнамәсенең тулы нөсхәсе дип йөртү дөрес булмавына безнең игътибарыбызны юнәлтә.

Мәгълүм булганча, безгә әлегә кадәр Ибне Фазлан юлъязмасының 1939 елда «Путешествие Ибн-Фадлана на Волгу» исеме белән рус телендә басылып чыккан тәрҗемәсе генә билгеле иде. Р. Фәхретдиннең бу кыйммәтле тарихи чыганакны тәрҗемә иткәнен без әле белми идек. Аның бу кулъязмасы Уфада югарыда телгә алынган архивта саклана һәм әле моңарчы бер тапкыр да матбугатта басылмаган.

Р. Фәхретдин, бу язманы тәрҗемә иткәндә, коры тәрҗемә белән генә шөгыльләнми, тирән мәгълүматлы галим буларак, теге яки бу мәсьәләгә ачыклык, төгәллек кертеп, искәрмәләр һәм шәрехләр дә биреп бара. Аның гарәп телен камил дәрәҗәдә белеп тәрҗемә итүе һәм бик урынлы, мәгънәле бирелгән искәрмәләре бу юлъязманы Р. Фәхретдин үзе язган кебек тәэсир калдыра.

Китапка кертелгән әсәрләрнең тагын берсе – «Ибне Баттутаның Дәште Кыпчакка сәяхәте». Ибне Баттута – XIV гасырда яшәгән һәм сәяхәт иткән, сәяхәте вакытында Болгар мәмләкәтенә дә килеп чыккан мәшһүр гарәп сәяхәтчесе. Бу әсәр XIV гасырның урталарында Идел буенда урнашкан Алтын Урда ханлыгының, Дәште Кыпчак далаларының ничек яшәвен күз алдына китереп бастыра. Әгәр Ибне Баттута узган юлны картага төшерсәң, аның гаҗәеп күп җирләрдә булганлыгын күреп булыр иде. География һәм тарих фәннәренә бөтен гомерен багышлаган, мөселман илләрен бер башыннан икенче башына кадәр йөреп чыккан Ибне Баттутаның исеме борынгы гарәп китапларында телгә алынмавына Р. Фәхретдин бик гаҗәпләнә. Аның исемен һәм сәяхәтнамәсен дөньяга таратучылар фрәнкләр булуын ассызлыклап күрсәтә.

Бу зур күләмле сәяхәтнамә белән танышкач, халкының тарихын өйрәнү эшенә бөтен гомерен багышлаган Р. Фәхретдинне бер нәрсә борчый: ул да булса Ибне Баттутаның Дәште Кыпчакта һәм Болгар дәүләтендә кайсы елларда йөрүе. Галим моны безнең өчен иң әһәмиятле нәрсәләрнең берсе булуын әйтә, ләкин сәяхәтнамәнең үзендә моңа ачык җавап булмавына һәм сәяхәтченең бу җирләрдә йөргән елларын үзе сөйләмәвенә көенә. Игътибар беләнрәк өйрәнеп карагач, ул Ибне Баттутаның Дәште Кыпчак һәм Болгарда һиҗри белән 734, милади белән 1333 елда йөргәнлеген исәпләп чыгара.

Р. Фәхретдин бу сәяхәтнамәдә дә бит саен бик күп аңлатмалар, искәрмәләр, төзәтмәләр биреп бара һәм, андагы төрлелекләргә пошынып, Ибне Баттута тарафыннан сөйләнгән вакыйгаларның дөрес булуына шикләнә. Әмма мондый кыйммәтле тарихи чыганакның әлегә кадәр тәрҗемә ителми торуына аның йөрәге әрни.

Сәяхәтнамә башка исемдә булса да, Р. Фәхретдин аны үзенчә үзгәртә һәм китапка «Ибне Баттутаның Дәште Кыпчакка сәяхәте» дигән исем куя. Укучыны сәяхәт юлыннан, эзлеклелек һәм мәгънә ягыннан читкә җибәрмәс өчен, әсәрнең структурасын да үзенчә төзи.

Р. Фәхретдин, бу әсәрне тәрҗемә иткәндә, сайлап, үзе мөһим дип санаган урыннарын гына ала. Шикле урыннарын, шикле сүзләрен мәгънә агышына, сүз уңаена карап тәрҗемә итә. Кайбер шикле җөмләләрне үз гыйбарәләре белән сызык астына төшереп, аларга аңлатмалар биреп бара, искәрмәләр ясый. Кыскасы, үз әсәре кебек эшләп, иҗади тәрҗемә итә. Бабларның исемнәрен һәм саннарын, җәягә алынган җөмләләрне, сызык астындагы аңлатмаларны үзе эшли.

Шулай итеп, зур күләмле әсәрдән халкыбызның борынгы тарихына караган урыннарын гына сайлап алып, Р. Фәхретдин хәзерге заман тарих фәне өчен гаять кыйммәтле чыганак бастырып чыгара. Шул кечкенә генә күләмле хезмәттә без борынгы бабаларыбыз турында нинди генә кызыклы мәгълүматлар тапмыйбыз: күчмә кабиләләр булып яшәгән кыпчакларның дала тормышы, аларның үзара мөнәсәбәтләре, кием-салымнары, бизәнү әйберләре, диннәре, гыйбадәт кылулары, шул чорның азык-төлекләре, гореф-гадәтләре турында һәм тагын әллә никадәр гаҗәеп кызыклы һәм кыйммәтле этнографик мәгълүматлар алабыз.

Р. Фәхретдин «Ибне Баттутаның Болгар шәһәренә сәфәре» дигән бүлектә сызык астында биргән аңлатмасында бу китапның Ш. Мәрҗани иҗатында да чагылыш тапканын әйтеп уза. Аның фикеренчә, Ш. Мәрҗани үзе бу хакта берни язмаса да, кайчандыр, кайдадыр күчереп алып, «Мөстәфадел-әхбар…» һәм «Назурәтел-хак…» әсәрләрен язганда шуларны файдаланган булып чыга.

Әмма Ибне Баттута үзенең Болгарда булуы турында бик аз мәгълүмат бирә. Бу уңайдан Р. Фәхретдин чын күңелдән ризасызлык белдерә. Бу вакытта Дәште Кыпчак хөкүмәтенә буйсынганлыктан, Болгар шәһәренең әүвәлге көче һәм шөһрәте беткән була. Ибне Баттутаның Болгар шәһәре хакында кыска язуы да шуңадыр дип фараз ителә. Китабының төп фасылы булмаган «караңгы мәмләкәт» хакында шулкадәр җентекләп язганчы, Болгар мәмләкәте турында бераз тулы мәгълүмат биргән булса, безнең өчен бик кыйммәтле бер ядкяр калдырган булыр иде, ди Р. Фәхретдин.

Ничек кенә булмасын, Ибне Баттутаның бу сәяхәтнамәсе, халкыбызның борынгы тарихын, Алтын Урда чорын күз алдына китерер өчен һәм, әлбәттә, өйрәнер өчен, гаять кыйммәтле чыганак булып тора. Р. Фәхретдиннең аны тәрҗемә итеп бастырып чыгаруы да очраклы хәл түгел. Ул моны бик зур тарихи бушлыкны аз гына булса да тулыландыру максатыннан чыгып эшли һәм шуның белән тарих фәненә зур өлеш кертә.

Р. Фәхретдиннең остазы Ш. Мәрҗанигә мөнәсәбәте турында алда бераз әйтелде. Яшь галим Ш. Мәрҗанигә хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен аңа багышлап язган язмаларында ачык белдерә.

1880 елда Ш. Мәрҗани хаҗ сәфәренә юнәлә һәм, үзе өчен кызыклы бар нәрсәне язып барып, юлъязма туплый. Ш. Мәрҗанигә олы хөрмәт йөзеннән, Р. Фәхретдин әлеге гаять кызыклы кулъязма чыганакны 1897 елда «Рихләтел-Мәрҗани» исеме белән бастырып чыгара. Бу китапны ул бик җентекләп әзерли, анда китерелгән мәгълүматларны күпсанлы белешмәләрдән һәм географик карталардан тикшереп ачыклый. Гадәтенчә бу сәяхәтнамәдә дә, Ш. Мәрҗани фикерен һәм мәгълүматларын тулыландыру яки ачыклау өчен, күпсанлы искәрмәләр биреп бара.

Ш. Мәрҗанинең бу сәяхәтнамәсе дә, башка әсәрләре кебек, бик җитди һәм тәфсилле итеп язылган. Аның тагын бер әһәмиятле ягы бар: без биредә Ш. Мәрҗанинең һәрнәрсәгә сәнгать белгече күзлегеннән чыгып биргән бәяләрен күреп гаҗәпләнәбез. Ул үзе күргән әйберләрдән, шул исәптән скульптура сынында гәүдәләнеш тапкан мәрмәр хатын-кыз гәүдәсеннән, кайбер надан руханилар кебек, гел бозыклык, гөнаһ һәм динсезлек эзләп йөрми, ә аларга карап соклана, гаҗәпләнә һәм табигый рәвештә рухланып, ләззәтләнеп яза. Әлеге сәнгать күзәтүләреннән һәм аларга биргән бәяләреннән чыгып, Ш. Мәрҗанинең нинди киң карашлы галим булганлыгына тагын бер кат ышанабыз. Бу күзәтүләрдән тыш, ул бик күп этнографик материал да туплый. Кайчан да булса фәнебездә сәяхәтнамәләр өйрәнелә башласа, мәшһүр галимнең бу юлъязмасы – аерым өйрәнелергә лаеклы хезмәт. Аны фәнни эшкәртеп матбугатта бастыруы белән Р. Фәхретдин үз остазына хөрмәтен күрсәтеп кенә калмаган, бәлки халкыбызның тарих, этнография, география, сәнгать тарихы өлкәләрендә дә зур хезмәт куйган.

Р. Фәхретдиннең сәяхәтнамәләр белән мавыгуы очраклы хәл түгел. Ул яшьтән үк шундый китаплар укырга ярата, укыган китапларыннан үзе кызыксынган һәм кирәксенгән урыннарын аерым дәфтәрләргә күчереп ала торган була. Еллар үткәч, аларны үзенең фәнни хезмәтләрен язганда файдалана. Р. Фәхретдин Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар…» китабы үрнәгендә үзенең «Юаныч» исемле 1200 битлек китабын яза. Аның чын мәгънәсендә күпкырлы галим булуына ышаныр өчен, биредә ул күтәргән мәсьәләләрне атап чыгу да җитә: әхлак, тәрбия, тормыш-көнкүреш, гаилә, никах, дуслык, дошманлык, сугыш, тынычлык, хөкүмәт һәм аның җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре, борынгы һәм бүгенге вакытларда ислам хөкүмәтләренең тәхет вә мәркәз шәһәрләре исемлеге (алфавит тәртибендә), суд эшләре (казый турындагы мәзәкләр белән), коллык, хөррият, шагыйрьләребезнең җыр һәм шигырьләре (халык җырлары), зыяфәт-туй, кунак булу, кунак итү, ашау-эчү әдәпләре, тәмәке һәм аракының зыяны, яхшы холыклар, бозык һәм яман холыклар, милләт, миллият, фәлсәфә һәм аның тарихы һ. б.

Китапның икенче бүлегендәге язмалар мәдәниятебез тарихында күренекле эз калдырган шәхесләр Ш. Мәрҗани һәм М. Акмулла турындагы, мәгариф һәм аң-белем бирү тарихы, әдәп-әхлак мәсьәләләре һәм рухи мәдәниятебез тарихы турындагы чыганаклардан гыйбарәт.

Р. Фәхретдин, яшьтән үк шигъриятне яратканга күрә, күптөрле билгесез һәм билгеле шагыйрьләрнең шигъри әсәрләрен күчереп алып барган һәм алар турында үзенең фикерләрен язып калдырган. Ул, гарәп, фарсы, төрки телләрдәге шигырьләр белән беррәттән, күренекле татар шагыйрьләренең шигырьләрен күчереп җыйнап барган. Әдәбият, тел, сәнгать һәм мәдәният мәсьәләләренә багышланган күптөрле язмалар, зур әдипләрнең иҗатларын һәм тормыш юлларын өйрәнүгә багышланган мәкаләләр, фәнни эзләнүләр аны бу өлкәдә дә зур белгеч итеп таныта.

Китапта Р. Фәхретдиннең Мифтахетдин Акмуллага багышлап язган язмасы бирелә. Аның әһәмияте шунда: бу язмада без галимнең үз чорында татар, башкорт, казах халыкларының уртак шагыйре булган Акмуллага шәхес буларак мөнәсәбәтен, аның шигъриятенә хөрмәт белән каравын күрәбез.

Халкыбызның аң-белем, мәгърифәт, мәктәп-мәдрәсә тарихы бик еракларга барып тоташа. Күркәм бер гадәт буларак, бабаларыбыз һәр мәчет янында мәдрәсәсен дә салып куя торган булганнар. Ә мәчетсез яшәү – мөэмин-мөселман өчен мөмкин булмаган эш. Ерак бабаларыбыз тормышта нинди белемнәр кирәк булса, шуларны бик җентекләп аңлатып биргәннәр. Һәм инде, әлбәттә, дөньяви тормыш белән берлектә рухи тормыш турында да онытмаганнар. Дин сабагы да бергә укытылган. Безнең мәктәп-мәдрәсәләребез тарихы да, әнә шулай итеп, бабаларыбызның ислам динен кабул итүләре белән бәйләнгән.

Ибне Фазлан раслаганча, Болгар илендә алар килгәнче үк инде ислам дине таралган, мәчет-мәдрәсәләр, имам-хатыйплар һәм мәзиннәр дә күп була. Гыйлемгә сусаган һәм гыйлем белән генә дөньяда кеше булып яшәп булачагын аңлаган бабаларыбыз әнә кайчаннан бирле үзләренә алмашка киләчәк яшь буынны укыту турында хәстәрен күргән. Алар үз балаларын гына укытып калмаган, ә бик күп тирә-як мәмләкәтләр өчен да белгечләр әзерләгән. Моның шулай булуына XI гасыр башында Борынгы Болгар дәүләтенең ислам дине белгечләре әзерләүче зур бер үзәккә әйләнүе ачык мисал булып тора. Әлбәттә, ул уку йортларында дин сабакларыннан тыш дөньяви фәннәр дә укытылган, шул чор өчен кирәкле белем бирелгән.

Казан ханлыгы чорында да Казанның үзендә һәм башка зур шәһәрләрдә мәчетләр эшләп килә, алар карамагында руханилар җитәкчелегендәге башлангыч һәм югары сыйныфлы мәктәп-мәдрәсәләр укучыларга үз чоры өчен кирәкле гыйлемнәрне бирә.

Мәктәп-мәдрәсәләр язмышы, мәгърифәт торышы Р. Фәхретдинне дә бик борчый. Үзенең алдарак телгә алынган «Юаныч» исемле хезмәтендә ул «Без – шималь (Болгар) төрекләрендә гыйлем тәхсил итү рәвешләре» дигән бер бүлек урнаштыра. Ул, тулысынча күчереп алынып, бу китапка да кертелде. Мондый рухтагы язмаларын аның башка хезмәтләрендә да очратырга мөмкин. Р. Фәхретдин, коры мәгълүматларны гына теркәп бармыйча, укыту эшенең торышына фәнни, тәнкыйди бәя бирә. Бу эштәге җитешсезлекләр аны бик борчый. Борынгыларның укыту ысулларын үрнәк, өлге итеп файдаланып булмавына көенә.

Р. Фәхретдин биредә әле үзенә кадәр беркем тарафыннан да эшләнмәгән бер бик кирәкле һәм кызыклы эш башкара. Ул үзе бала һәм үсмер вакытындагы мәдрәсәдә укытылган фәннәр турында мәгълүмат бирә. Шуннан чыгып, без инде XIX гасыр урталарында гади авыл мәдрәсәсендә нинди фәннәр укытылганлыгы турында күзаллый алабыз. Кайсы фән күпме вакыт укытылганлыгы турында да төгәл мәгълүмат ала алабыз. Гомумән, Р. Фәхретдин бу язмасы белән дә уку-укыту, мәктәп-мәдрәсәләр тарихын өйрәнү өчен бик әһәмиятле эш эшләп калдыра.

Р. Фәхретдинне 1922 елда мөфти итеп билгелиләр. Бу вазифаны башкару чорында ул рәсми эштән калган вакытын бөтенләе белән фәнгә багышлый. Монда эшләве аңа Диния нәзарәтендә тупланган архивны өйрәнү мөмкинлеге бирә. Ләкин В. И. Ленин вафатыннан соң һәртөрле дингә каршы сугыш игълан ителә һәм мәчетләр дә, чиркәүләр дә ябыла башлый. Бу шаукым Диния нәзарәтенә дә килеп тия. Сталин сәясәтен тормышка ашыручы урыннардагы түрәләр, «дингә каршы көрәш» исеме астында, Диния нәзарәте ачылганнан алып, ягъни 1789 елның 4 декабреннән башлап 1917 елга кадәр җыйналган, халкыбыз тарихында бәяләп бетергесез зур әһәмияткә ия булган кыйммәтле тарихи документлар, язмалар сакланган архив бинасын кичекмәстән бушатырга ашыгыч фәрман чыгара. Р. Фәхретдин кайларга гына бармый, кемнәргә генә мөрәҗәгать итеп ярдәм сорамый. Ләкин бернигә дә ирешә алмый. Шуннан соң ул 1925 елның 11 гыйнварында «Уфа шәһәрендә губернский исполнительный комитетка сайланган котлуг татар егетләренә һәм, гомумән, эш башында торучы иптәшкәләргә ачык мәктүб» белән мөрәҗәгать итә. 18 биттән, 6–7 бүлектән торган «ачык хат» ында ул, тирән борчылып һәм күпсанлы дәлилләр китереп, бу кадәр бай тарихи чыганакларны саклап калырга кирәклеге, аларның халкыбыз тарихын өйрәнү өчен биниһая мөһим булулары турында яза. Шулай итеп, Р. Фәхретдин Диния нәзарәтенең архивын бөтенләйгә юкка чыгудан саклап кала. Моның өчен күпме көч, күпме тырышлык кирәк була. Әлегә кадәр матбугатта басылмаган бу тарихи язмасы да әһәмиятле документ буларак бу китапка кертелде.

Р. Фәхретдин һәр мөэмин-мөселман өчен канун буларак үтәлергә тиешле ислам диненә, башкалардан аермалы буларак, галим буларак, фән күзлегеннән чыгып карый. Аның өчен ислам дине гади, бертөрле карашлар тупланмасы гына түгел, ә бик җитди, ныклап өйрәнелергә тиешле һәм олуг игътибарга лаеклы зур бер фән өлкәсе дә булып тора. Шуңа күрә ислам диненә кагылышлы бер генә мәгълүмат та аның игътибарыннан читтә калмый. Күп мәгълүмат бирүче язма буларак, бу китапка Р. Фәхретдиннең «Юаныч» исемле кулъязма хезмәтеннән «Ислам дине» дигән бүлеге кертелде. Ул әле моңарчы матбугатта басылмаган. Биредә без аның ислам динен бөтен нечкәлекләре белән белүен, аның тарихында булган вакыйгалар турында коры мәгълүмат кына бирмичә, җентекле, тирән һәм мәгънәле нәтиҗәләр чыгаруын, һәрьяклап тикшеренү уздыруын күрәбез.

Р. Фәхретдин дингә кешелек җәмгыяте барлыкка килеп яши башлаганнан алып Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Мөрәүвәт, Изгелек, Итагатьлелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Пакьлек, Гаделлек, Яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупланмасы итеп карый. Бу аның, дин әһеле булудан тыш, чын галим икәнлеген күрсәтеп тора.

Р. Фәхретдин яшьтән үк укыту-тәрбия эшенә бирелә һәм гомере буена аңа турылыклы булып кала. Тәрбия мәсьәләләренә, әдәп-әхлак мәсьәләләренә багышлап бик күп китаплар бастыра. Әле кулъязма хәлендә сакланып, матбугатта басылмыйча, үз чиратын көтеп яткан язмалары да мәшһүр галимебезнең әхлакый мәсьәләләргә нинди зур игътибар бирүен күрсәтә. Югарыда телгә алынган «Юаныч» исемле китабыннан «Зыяфәт, туй», «Ашау-эчү» дип аталган бүлекләрне бу китапка кертү шулай ук зур әһәмияткә ия. Чөнки ул биредә бүген инде күбесе онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр, кунак кабул итү һәм аны сыйлау әдәпләре, тәмәкенең кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы, исерткеч эчемлекнең зарары, исерткеч эчүдән котылу чаралары, исерткеч эчү аркасында килеп чыккан кайбер гыйбрәтле хәлләр турында һәм бүгенге көн өчен бик кирәкле булган башка бик күп кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Җәмгыятебез әхлакый яктан шактый бозылу нәтиҗәсендә, «әхлак» дигән югары төшенчә Р. Фәхретдин аңлаган дәрәҗәдән бик күпкә түбән төшкән бүгенге көндә бу язмаларның әһәмияте бик зур.

Әдәп, әхлак, тыйнаклык, эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатларның тере гәүдәләнеше буларак, Р. Фәхретдин үзенең балаларын да шул рухта тәрбияли. Кешелек сыйфатын бетерүче һәртөрле бозыклыкларга каршы гомере буе көрәшә. Ул бигрәк тә бөтен әшәкелекләрнең башы, бозыклыкларның анасы булган эчкечелеккә каршы гомер буе көрәш алып бара, кешеләрнең бу юлга төшүләре аны тирән кайгы һәм олуг оят утына сала.

Бу китапның азагында Р. Фәхретдиннең төрле вакытта төрле урыннарга язып куйган гыйбрәтле сүзләре дә бирелә, укучы өчен аларның да тәрбияви әһәмияте булыр дигән өмет бар. […]

Р. Фәхретдин язмаларының теле ничек кенә шома булса да, аларда әле бүгенге укучы өчен шактый кыен урыннар бар. Чөнки ул чордагы әдәби тел чаралары бүгенге әдәби тел чараларыннан шактый аерылып тора. Бу гаҗәп тә түгел, ул чордагы уку йортларында гарәп, фарсы, төрек телләре бик төпле укытылганлыктан, шул телләрдән кергән сөйләм телендәге чуарлык язма телгә дә тәэсир ясаган. Ул үзенең әсәрләрен ана телендә, үзе әйткәнчә, төрки телдә яза. Ләкин гамәли кулланылышта булган гарәп, фарсы, төрек сүзләре, гыйбарәләре аңлауны читенләштерә. Ә кайбер тарихи чыганаклардан төп нөсхәдәгечә, ягъни нинди телдә язылган булса, шундагыча өзекләр китерү бүгенге укучыга аңлауны бик кыенлаштыра. Шуңа күрә, бу китапны әзерләгәндә, андый урыннар бүгенге укучы аңларлык итеп, бик катлаулы җөмләләр гадиләштерелеп, бер үк вакытта үзенең стиле дә сакланып бирелде. Тәрҗемә иткәндә, ирекле, әдәби тәрҗемә килеп чыкмасын һәм Р. Фәхретдин безгә җиткерергә теләгән фикер төгәл булсын өчен, аның стиленнән бик үк читкә китмәскә тырышылды, ә кайбер урыннарда, җөмлә төзелешенә һәм мәгънә төсмеренә зыян китермәс өчен, гарәп сүзләре җөмләдә калдырылып, бит асты төшермәсендә тәрҗемәләр бирелде. Берничә сүздән торган җөмләләр, гыйбарәләрнең гарәпчәсе бирелмичә, фәкать тәрҗемәләре генә урнаштырылды. Гарәпчә чыганаклардан китерелгән өзекләрнең тәрҗемәләрен кабат-кабат «гарәпчәдән тәрҗемә безнеке» дип күрсәтеп тормадык, аларны китапны төзүченең тәрҗемәсе дип аңларга кирәк.

Р. Фәхретдин, һәр чыганак өстендә эшләгәндә, тәрҗемә иткәндә һәм язганда, юл астына бик күп аңлатмалар, шәрехләр, искәрмәләр биреп бара торган булган. Мондый очраклар кайбер битләрдә берничәшәр очрый. Әгәр без аларның һәрберсен «Р. Фәхретдин искәрмәсе» дип күрсәтеп барсак, бик күпкә китеп, китап битләре чуп-чуар булыр иде. Шуңа күрә без аны бирмәскә булдык. Искәрмә ясап шуны гына әйтик: юл астына төшерелгән һәр искәрмә һәм аңлатманы Р. Фәхретдиннеке дип аңларга кирәк.

Өстәмә. Әлеге җыентыкның тарихи материаллар тупланган I өлешенә Р. Фәхретдиннең «Алтын Урда ханнары» дигән хезмәте дә урын алды (Фәхретдин Р. Алтын Урда ханнары / текст. эшкәрт., кереш сүз авт. Р. Әмирханов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 127 б.). – Ред.

    Ә. Хәйруллин

Беренче бүлек. Халкыбыз тарихыннан. Тарихи язмалар вә сәяхәтнамәләр

Болгар вә Казан төрекләре

Дөньяда гарәп һәм фарсы, һинд һәм әфган, кытай һәм япон, француз һәм инглиз, итальян һәм рус исемнәрендә милләтләр булган кебек, төрек[2 - Р. Фәхретдин «төрки» сүзе урынына «төрек» сүзен куллана.] исемендә дә олуг бер милләт бар. Төрек милләте – безнең үз милләтебез, без төрек милләтеннәнбез.

Башка милләтләрнең искедән килгән тарихлары һәм мәшһүр көннәре, аерым гореф-гадәтләре һәм ганганәләре[3 - Ганганә – сүзнең кешедән кешегә күчүе, сөйләм традициясе.] булса, без олуг болгар һәм төрек кавеменең дә тарихы һәм мәшһүр көннәре, гореф-гадәтләре, тел-лөгатьләре һәм дә ганганәләре бар.

Чит милләтләрдә булган кебек, без олуг болгар һәм төрек милләтенең дә үзебезнең ислам динебезгә һәм ыругыбыз балаларына, ватаныбызга гакыллары һәм гыйлемнәре, мал һәм әйберләре, дәүләтләре, матди һәм мәгънәви көчләре белән азмы-күпме хезмәт итеп килгән һәм барлык халык мәнфәгате хакында фикер йөрткән, милләтне кайгырткан хөрмәтле һәм фидакяр адәмнәребез бар.

Русларның идарә итү ысуллары, кул асларындагы вак һәм зәгыйфь милләтләр белән булган мөгамәләләре дөньяга мәгълүм булды. Моны озын сөйләүнең кирәге юк. Дүрт йөз еллар кадәр шушындый кавем идарәсендә торып та, икенче бер сурәткә кермәгән, телләрен һәм гадәтләрен, диннәрен һәм үзенчәлекләрен саклап калган бер милләтнең тырышлыгы, чыдамлылыгы, түземлелеге башка кавемнәр тарафыннан да танылса кирәк.

Бу көндә үзләрен мәдәни санаган һәм ирекле рәвештә гомер сөргән милләтләр үз араларында барлыкка килгән уйлап табучы һәм башлап нигез салучы, ачыш ясаучы, бигрәк тә сугыш коралын дөньяга чыгаручы адәмнәр белән мактансалар, безнең дә, изүче бер хөкүмәт кул астында көн уздырганнары хәлдә, шушы кадәр заманнарда милләтне тәрбияләп килгән, яхшы гореф-гадәт һәм гүзәл әхлакларның сәламәт саклануына сәбәп булган, динебез һәм милләтебезгә хезмәт итүне үзенең вазифасы санаган адәмнәр белән мактанырга хакыбыз бар.

Шуңа күрә без әсәребез булган «Асар» да[4 - Асар – әсәрләр, ядкярләр.] шул мәшһүр адәмнәребездән үзебезгә мәгълүм булганнарын яздык. Үзебез белгән кадәр тәрҗемәи хәлләрен һәм гомер сөрү рәвешләрен сөйләп үттек. Шуларга ияртеп, шушы өлкәбезгә чит мәмләкәтләрдән килеп йөргән һәм бабаларыбыз белән аралашкан, тыгыз мөнәсәбәттә торган адәмнәрдән дә хәбәр бирдек. Хәтта, гыйбрәт булсын дип, үзләренең булдыклылыкларын һәм сәләтләрен явыз ният белән кулланган (дингә һәм милләткә, гомумән, кешелеккә файда китерерлек көчләрен урынсызга әрәм-шәрәм иткән) кайсыбер кешеләрне дә арага кыстырдык.

Тәрҗемәи хәлләр язылудан максат эш юклыктан эш ясау булмаган кебек, аларны укудан максат та вакыт уздыру булмый. Бәлки, азмы-күпме гыйбрәт алу һәм берәр төрле караш тудыру мөнәсәбәтендә үрнәк табу һәм файдаланудыр. Шәмсетдин суфиның: «Кабил гыйрфан ирсәң, остазың улыр зәррә»[5 - Белемгә сәләтле булсаң, остазың кырмыска булыр.], – дигәненчә, зирәклеге бар кеше яхшыдан да, яманнан да һәм һәрнәрсәдән өлеш алыр. Файдалана белү сыйфатына ия булган кешегә урам буйлап очып йөргән яфраклар һәм тузаннар да мөгаллимлек хезмәтен күрсәтәләр.

«Асар» ның кереш өлешендә сөйләнергә тиешле сүзләрне бу әсәр керешендә яздык. Моннан зарар юк. Әмма бу эштә милләтебезнең үткән көннәре һәм барлык үткән хәлләребез хакында үз тарафымнан язылган һәм таралып яткан кәгазь битләрен җыячакмын һәм дә Нәзарәт архивында булган рәсми кәгазьләрдән кайбер файдалы җөмләләрне сайлап алып язачакмын, Алла теләсә.

Болгар һәм Казан төрекләренең дөньяда гомер сөрүләре түбәндәге дәверләргә бүленәдер: 1) мөстәкыйль хәлләрендә гомер сөрүләре; 2) татарларга тоткын булып, аларның хакимлекләре астында калулары; 3) руслар тарафыннан басып алынып, рус җәбере һәм золымы астында яшәүләре; 4) миссионерларның хакимлекләренә дучар булулары һәм һәртөрле чирканыч чаралар белән чукындырылулары; 5) коммунистлар кул астында юкка чыгулары[6 - Биредә Р. Фәхретдин шәхес культы елларын күздә тота.].

Беренче дәвер. Нәсел-ыруыбыз вә кыскача тарихыбыз. Төрекләр. Фин вә сәкълаб. Һун вә болгарлар

Тарих языла башлаган вакытларда Азиянең төньяк тарафында һәм Европаның көнчыгыш ягында «төрек» исемендә олуг бер кавемнең көн күреп торулары һәм гомер сөрүләре мәгълүм булган иде.

Нух пәйгамбәрнең Яфәс исемле углының Төрек исемендә бер углы булып, бу көндә «төрек» дип танылган кавемнең шул Төрек бине Яфәстән, ягъни безнең Нухтан таралган нәсел булуыбыз аталардан – угылларга, аналардан – кызларга, буыннардан-буыннарга күчә килгән, картлардан яшьләргә мирас булып калган риваятьләрдән аңланадыр. Һәрхәлдә, «төрек» кавеме Җир йөзендә иң борынгы һәм иң шөһрәтле, дөньядагы авырлыкларга түземле һәм чыдамлы, төпле һәм нык торучан бер халык булганлыгы мәгълүм.

Тарих үзләштерелә башлаган вакытлардан бирле «төрек» милләте югарыда телгә алынган урыннарда кунып-күчеп йөрде. Алар аерым шәһәрләр дә төзеделәр һәм, һәрхәлдә, шул мәйданнарны биләп тордылар.

Кайсыбер тарих китапларында югарыда әйтелгән урыннарда төрле кавемнәр күрсәтелүеннән аларның төрле-төрле милләтләр һәм бер-берләреннән аермалы, бөтенләй башка халыклар булуларын аңларга ярамый. Бу исемнәрнең, бу көндәге башкортларның борҗан, үсергән, кыпчак, катай, гәйнә, тамьян кебек төрле исемнәр белән йөрүләре кебек, төрле вакытларда йөргән урыннары яки башлыклары, йә булмаса берәр мәшһүр бабалары исемнәре һәм тирмәләре торган елгаларның исемнәре белән танылулары һәм шул урыннарга, кабиләләргә нисбәт ителүләредер. Һәрхәлдә, шул төрле исемнәрдә күрелгән кавемнәрнең һәммәсе – «төрек» кавемедер.

Бу көндәге төрек милләтен шундый өч төркемгә аерырга мөмкин: 1) төшлек төрекләре; 2) көнчыгыш төрекләре; 3) төньяк төрекләре (шималь төрекләре).

1. Төшлек төрекләре. Болар – бу көндәге Анатолия һәм Урта Азиядә, Кырым һәм Кавказда, Иран һәм Төркиядә һәм дә шушы урыннарның төшлек тарафларында һәм Африканың кайбер урыннарында гомер сөрүче төрекләр.

2. Көнчыгыш төрекләре. Болар – Төркестан һәм Фирганә, Бохара һәм Харәзем, Кытай һәм Әфган, Кыргыз һәм Казах төрекләре.

3. Төньяк төрекләре. Болар – әүвәлге ике төркемнән башкалары. Себердә һәм Уралда, Идел, Дон һәм Җаек буйларында, шушы суларга түгелә торган елгаларның болыннарында гомер сөрүче төрекләрнең һәммәсе шушы өченче төркемгә керәләр. Төрекләрне башка рәвештә бүләргә дә мөмкин. Бу әһәмиятле мәсьәлә түгел.

Болгарлар (иске болгарлар, олуг болгарлар) – шушы урында сөйләнгән өченче төркем төрекләрнең ерак бабалары һәм, дөрестән дә, үзләредер. Бу көндәге Казан мөселманнары, мишәрләр, башкортлар, чувашлар, типтәрләрнең һәммәсе – иске болгарлар һәм олуг болгарның үз балаларыдыр.

«Фин» исеме белән йөртелүче кавемнәр бик иске заманнарда, төрекләрдән аерылып, аулак урыннарда бүленеп калганнар һәм башкалардан аерым рәвештә яшәгәннәр. Шул сәбәптән бик күп төрек гадәтләрен онытканнар, хәтта телләрен дә бозганнар. Заман үтү сәбәпле, саф төрекләр тарафыннан үзгәртелеп торылган эш-хәлләрдән боларның хәбәрдар булмаулары да мөмкин. Һәрхәлдә, финнар төрекләрдән ераклашканнар. Мордва (мукшы), ар һәм чирмеш, чувашларның һәммәсе «фин» дип йөртелә. Болардан төрекләргә иң якын торганнары чувашлар, ар һәм чирмешләр булса кирәк.

Һуннар – Сибириядә Уртун (Һун) елгасы яныннан Дон буйларына, аннан Идел һәм Урал буйларына күчеп килгән төрекләрдер. Болар, шушы урыннарга килгәннәреннән соң, җирле төрекләр белән аралаштылар һәм көчле бер хөкүмәт (Болгар хөкүмәте) төзеделәр[7 - Карамзин тарихы, 1 кис., 147 б.].

«Сәкълаб» сүзе бервакыт «фин» белән бер мәгънәдә кулланыла, икенче бервакыт Идел, Дон, Урал буйларында булган төрекләр белән финнарның һәммәсен дә үз эченә алган сүз буларак кулланыла. Икенче төрле итеп әйтелсә: «сәкълаб» сүзе бәйсез йөргән вакытында төрекләр белән финнарны эченә алган булыр. Әгәр «төрек» сүзенә каршы йөрсә, ул вакытта финнар гына күздә тотыладыр.

«Болгар» – күмәк мәгънәдә булган «финнар» белән «һуннар» ның бергә кушылып, аралашып беткәннән соңгы исемнәредер. Мәгәр безнең шушы өлкәбездәге төрекләрнең «болгар» исемен алулары белән үз араларындагы төрек, чуваш, ар, чирмеш, башкорт, мишәр, типтәр кебек аерым исемнәре һаман да дәвам итеп киләдер.

Болгарларның мәмләкәтләре һәм хөкүмәтләре

Болгарлар[8 - «Болгар» сүзе «болгану» исем фигыленнән алынган, төрле кавемнәр һәм кабиләләрнең бергә кушылулары, «болганулары» мәгънәсендә диючеләр бар. Соңыннан шул исемне үзләренең башкалаларына да биргәннәр, диләр. Икенчеләр исә, «болгар» сүзе гарәпчә «кәсирес-сәлҗ» («күп кар») мәгънәсендәге «булкар» сүзеннән алынган булса кирәк, диләр. Кар бик күп булганлыктан, башта өлкәгә исем булган да, соңыннан шунда торучы төрекләргә бирелгән буладыр.], иранлылар белән нык аралашканлыктан, гыйлем һәм сәнгать, иҗтимагый тормыш ысулларын һәм, гомумән, мәдәниятне иранлылардан алганнар һәм күп эшләрдә, гореф-гадәтләрдә аларга ярашканнар.

Болгарлар, бу көндәге Германия кебек күп җөмһүриятләрдән гыйбарәт бер хөкүмәт булып, бөтенесе бер хан идарәсенә буйсына иде. Спас төбәгендә (Казан губернасы), Иделнең сул ягында кайбер тарихи истәлекләре бу көнгә кадәр сакланган Болгар шәһәре болгарларның ханнары тору өчен махсус башкала иде.

Болгарлар хакында башлап хәбәрләр язып, тарихларга кертүчеләр гарәп тарихчылары булды. «Башкорт» сүзен дә башлап дөньяга чыгаручылар һәм кәгазьләргә төшерүчеләр – шулай ук гарәп язучыларыдыр. Болгарлар (безнең бабаларыбыз) хакында гарәпләр тарафыннан язылган хәбәрләр, бер урынга җыелганда, озын бер чылбыр тәшкил итәчәкләрдер.

Әлеге гарәп галимнәре Урал һәм Идел буйларында йөргәннәр, болгар төрекләре белән аралашканнар, хәлләрен тикшереп мәгълүмат җыйганнар һәм шул мәгълүматларны язганнар. Боларның болгар төрекләре хакында биргән хәбәрләре һиҗри белән 310, милади белән 922 елдан башланып күп елларга кадәр дәвам итәдер. Дөрес, гарәп тарихчыларының болар хакында кайсыбер кешеләрне адаштырырлык рәвештә ялгыш хәбәрләр бирүләре дә бар. Моның сәбәбе – үзләренең адаштырылулары һәм ябыштырылуларыдыр (адаштыру һәм хакыйкатьне яшерү теләге белән сөйләнгән хәбәрләргә ышануларыдыр). Шулай булса да, болгарларның төрек кавеменнән булулары хакында биргән хәбәрләренең дөрес булуында һич шөбһә юк. Ул эш – хакыйкать һәм булган эштер.

Гарәп тарихчылары: «Болгар мәмләкәте бортас җире белән күрше булып, бортаслар болгарлар[9 - «Бортас» исемле кавемнең кемнәр булганлыгы ачык мәгълүм түгел. Боларның бервакыт мөстәкыйль булып торганлыклары, икенче бервакыт болгарларга ияргәнлекләре һәм дә кайбер төркемнәренең ислам кабул иткәнлекләре риваять ителәдер. Боларның мордвалар (мукшылар) булачагын да уйлаучылар бар. Әгәр дә мордвалар булса, болар татарлар һөҗүм иткән вакытларда һәлак булып беткәннәрдер.] белән хәзәрләр (түбән болгарлар) җирләренең уртасындалар, слау (славян) җиреннән чыгып, Хәзәр диңгезенә коя торган Идел – Ител елгасы буенда», – диләр. Болар Болгарны «Олуг Болгар» һәм дә «Кара Болгар» исемнәре белән дә йөреттеләр. «Олуг Болгар» диюләре – Дунай елгасы буена күчеп киткән болгарларны, «Кече Болгар» һәм дә «Кара Болгар» диюләре – Идел буе болгарларының, ислам кабул итүләреннән соң, Габбаси хәлифәләргә ярашуларыннан, хөкүмәт билгесе итеп кара төсне ихтыяр итүләреннән иде, диләр.

Гарәпләр Болгар мәмләкәтен Бәрсула, Әсгаль[10 - Казан төбәгендә Сивиль (Чивиль) шәһәренең исеме мондагы «Әсгаль» сүзенең хәрефләре үзгәртелеп ясалган яки «Әсгаль» сүзе «Сивиль» дән гарәпчәләштерелгән булырга мөмкин. Һәрхәлдә, «әсгаль» исемендәге болгар төрекләре бу көндәге Сивиль шәһәре тирәсендәге мөселманнарның бабалары дип уйланыладыр.], Болгар исемнәрендә бүлемнәргә бүләләр дә боларның бер-беренә күрше булулары турында сөйлиләр. Ләкин бу рәвешле бүленү бер мәмләкәтнең өлкәләргә, төбәкләргә бүленүе кебек кенә булачагы мәгълүм.

Болгарларның бөек хөкүмәтләре (мәркәзләре) һәм мөстәкыйль бер хөкемдарлары булып, шул хөкемдар (хан һәм падишаһ) кул астында вак хөкүмәтләр һәм ханнар булганлыгы югарыда телгә алынды. Мәгәр болар шул заманнарга күрә мәдәниятле һәм дәүләтле булганлыкларыннан, боларның өсләренә кайбер вакытларда, шундагы байлыкны җыеп алу теләге белән, күршеләрендәге вәхши һәм мәдәниятсез, шәригать кушкан юллар белән байлык табуга көче җитми торган халыклар һөҗүм итәләр һәм күп зарарлар күрсәтәләр иде. Шушы сәбәптән Болгар мәмләкәтендә төрле вакытларда зур фетнәләр һәм баш күтәрүләр хөкем сөргәнлеге мәгълүм.

Милади белән 631 елларда бер мең кадәр болгарлар үзләренең хатыннары һәм бала-чагалары белән, шушындый бер фетнәдән котылу теләге белән, мәмләкәтләрен ташлап киттеләр һәм, көнбатыш тарафына сәфәр итеп, Франция өлкәсенә барып керделәр. Шунда җирләшеп, французлар белән аралаштылар һәм французлаштылар.

Һиҗри белән 287, милади белән 907 елларда булган фетнәдә Болгар төрекләреннән олуг бер җәмәгатьнең көнбаеш тарафына китеп, аларның Маҗарстан мәмләкәтенә нигез салулары һәм үзләре белән бергә булган бер шаһзадәне хан итеп куюлары риваять ителә[11 - Мәмләкәтебездәге мишәр белән маҗар кавемнәре арасында мөнәсәбәт бар. Шуңардан һәм дә башка дәлилләрдән нәтиҗә чыгарып, бу ике төркемнең бер нигездән таралганлыгын уйлаучы галимнәр бар. Маҗарлар иске бер кавем булган кебек, мишәрләр дә – иске бер кавем. Татарлар килмәстән элек бу өлкәдә михар исемле кавем булганлыгы мәгълүм (Карамзин тарихы, 1 кис., 39 б.). Ибне Баттута Болгар өлкәсенә булган сәфәрендә Маҗар исемендә бер шәһәр дә булганын сөйли. Әлеге шәһәр хакында: «Төрекләрнең иң гүзәл һәм дә олуг шәһәрләреннән булып, бакчалары, җимешләре күп», – ди. Соңыннан бу шәһәрне Аксак Тимер харап итте. Маҗарстан белән Маҗар шәһәре исемнәрендә мөнәсәбәт барлыгы мәгълүм.]. Болар да, җирле халыкларга аралашулары сәбәбеннән, үзләренең ата-бабаларының (һун һәм болгарларның) телләрен оныттылар, төрле кавемнәргә аралашулары сәбәбеннән, төсләрен һәм кыяфәтләрен үзгәрттеләр, диләр.

Гарәп сәяхәтчеләренең хәбәрләренә караганда, Болгар мәмләкәте сазлык һәм кара урманлык булып, урманнарда чикләвек агачы күп үсәдер, һәм бу агач унар фәрсәх[12 - Фәрсәх – ераклык үлчәве (6–7 километр чамасында).] кадәр урыннарны билидер.

Болгар мәмләкәтенең бик зурайган һәм кечерәйгән вакытлары да булды. Күбрәк вакытта үз идарәсендә булган милекләре Урал таулары, Ока һәм Сура сулары, Дон буйларыннан гыйбарәт буладыр иде.

Болгар мәдәниятле һәм үз күршеләренә караганда гыйлемле мәмләкәт иде. Рус кенәзләреннән Владимир беренче тапкыр болгарлар белән сугышырга булганда, гаскәренең башлыгы моңа: «Болгарларның аяклары итекле, без аларны җиңә алмыйбыз, безгә үзебез кебек аяклары чабаталы булган халыклар белән генә сугышырга кирәк», – дип киңәш биргән иде[13 - Карамзин тарихы, 1 кис., 18 б.]. Моннан максат – «болгарлар гыйлемле һәм мәдәниятле, өс-башлары бөтен һәм әсбаплары камил, әмма без алар дәрәҗәсендә түгелбез» диюдер. Соңгы вакытларда рус падишаһлары, татарларны җиңеп, дәрәҗәләрен бетергәннән соң да, «болгар кенәзе» дигән дәрәҗәле исемнәрен һаман дәвам иттерделәр һәм моның белән бер мәмләкәттә булган бөтен төрек кавеменә һәм ислам милләтенә хаким булуларын мактану урынында кулландылар.

Болгар хөкүмәте үзе акча сугадыр иде. Шуның белән бергә, Болгар мәмләкәтендә гарәп хөкүмәтләре, шулай ук Иран һәм Европа хөкүмәтләре тарафыннан сугылган акчалар да кулланыладыр иде. Ул вакытларда бу гадәт бер Болгарда гына түгел, бәлки бөтен дөньяда гомуми булып, һәр урында һәртөрле алтын, көмеш һәм бакыр акчалар кабул ителәләр һәм кулланылалар иде.

Болгарларның нәселләре вә телләре

Болгар кавеменең, «төрек» нәселеннән булып, төркичә сөйләшүләрендә шөбһә юк. Боларның мәдәниятләре югары дәрәҗәдә булган чакларында, араларында катнашып йөргән гарәпләр боларның төрек кавеменнән булуларын һәм төркичә сөйләшүләрен (телләре төркичә булуны) бәян кылалар.

«Болгар дигән кавем нинди халык буладыр?» – дип сорауга каршы һиҗри белән 433 елда Багдад шәһәрендә булган Болгар хаҗиларының берсе: «Төрек белән сәкълаблар (яки саклаблар) катнашыннан һәм аралашуыннан хасил булган кавем», – дип җавап бирде[14 - Тарихел-кямил, 9 кис., 173 б. Әлеге сүзнең мәгънәсе: «Шәрык тарафыннан килүче төрекләр (һуннар) белән җирле төрекләр катнашкан кавемнәр болгар дип аталдылар», – диюдер.]. Бу – дәгъваны исбат итәдер. Чөнки сәкълаб чынбарлыкта үзе дә төрек иде[15 - ХVIII гасыр урталарында «Ибне Фазлан болгарларны славян кавеменнән дип хәбәр бирә, шуның өчен болгарлар славян кавемнәре булыр» дигән бер фикер таралган иде. Соңгы вакытларда шушы фикернең ялгыш икәнлеге ачык мәгълүм булды. Ялгышуның сәбәбе: әлеге кешеләрнең Ибне Фазлан гыйбарәсендәге «сәкълаб» сүзен «славян» дип тәрҗемә итүләредер. Бу кешеләр бу көннәрдәге Мисыр һәм Сүрия гарәп язучылары телендә «сәкълаб» сүзе «сәклау» сүзеннән гарәпчәләштерелгән дип фикерләгәннәр һәм «сәклау» белән «сәкълаб» бер нәрсә, шуңа күрә болгарларның славян булулары бар дип хөкем йөрткәннәр. Әмма чынлыкта Ибне Фазланның «сәкълаб» дип сөйләгән кавеме – славян түгел, бәлки финдыр. Бу югарыда да сөйләнде.].