banner banner banner
Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки
Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

скачать книгу бесплатно


Төрек кавеменнән булган болгарларның сүзләре төркичә булачагы үзеннән-үзе билгеле. Дөрес, кайбер иске кабер ташларындагы язуларның безнең бу көндәге телебезгә нисбәт белән чуваш теленә (җирле сөйләменә) якын булганлыгы инкяр ителми. Ләкин моннан болгарларның телләре төркичә булмавы түгел, бәлки кайбер мөселманнарның чуваш телен кулланган булулары гына аңлашыладыр. Чуваш теле үзе дә төрки телләрнең бер тармагы гына булса кирәк. Һәрхәлдә, әлеге кабер ташларындагы язулардан мөселман чувашлар булганлыгы һәм кабер ташлары да үз җирле сөйләм телендә язылганлыгы аңлашыла. Болгарлар арасында чуваш һәм мордва мөселманнары булуы ихтимал[16 - Болгарларның төрки нәселдән булулары һәм төркичә сөйләшүләре – соңгы галимнәр тарафыннан кабул ителгән бер хакыйкатьтер. Шуңа күрә бу турыда сүз озайтуга ихтыяҗ юк.].

Дунай буена урнашкан болгарлар, җан хисабы белән үзләреннән күп булган славян кавемнәре белән аралашулары аркасында, үз тарихларын һәм милләтләрен онытып, славян булып киттеләр. Бары ыругларының исеме булган «болгар» сүзен генә үзләренә исем итеп саклап калдылар. Юкса алар Казан һәм Урал буйларындагы мөселманнар рәвешендә чын болгарлар һәм чын төрекләр бит. Телне тикшерүче белгечләр, «болгар» сүзе төркичә булган кебек, үзләренең сүзләрендә төркичәдән үзгәргән яки сәламәт хәлендә төркичә сүзләр күп, дип риваять итәләр[17 - «Камусел-әгълам» да («Галәм сүзлеге») «Болгар» бүлегендә Дунай болгарлары хакында беркадәр җентекле аңлатулар бар.].

Болгарларның мәдәниятләре. Кәсеп вә һөнәрләре

Гарәп язучылары болгар төрекләре хакында: «Мәдәни вә көчле бер милләт булып, күбесенчә шәһәрләрдә вә авылларда яшиләр, иген эшләре белән дә шөгыльләнәләр, сату-алу белән кәсеп итәләр», – диләр. Болгарларның биналарын тасвирлаганда, бер язучы: «Бүрәнә өстенә бүрәнә салу юлы белән төзиләр вә бүрәнәләрне агач кадаклар белән бер-беренә беркетеп баралар», – ди[18 - Мөгъҗәмел-бөлдан (Илләр сүзлеге), 1 кис., 272 б.].

Дөрес, болгар төрекләре иген эшләре белән шөгыльләнәләр, бодай, арпа кебек орлыклар чәчеп, азык хәзерлиләр һәм озын кышларны рәхәтлектә уздыралар иде. Шулай булса да артык дәрәҗәдә күңел куйган эшләре сәүдәгәрлек иде.

Греклар белән кайчакта сугыш һәм кайчакта солых хәлендә яшәгән иранлылар яу вакытларында да, тыныч вакытларында да болгарларга күрше урыннардан, күбесенчә алар аша йөргәнлектән һәм дә Европа белән булган сәүдәләре бөтенләй болгарлар аша үткәнлектән, болгар төрекләре мәдәният юлына иртә кергәннәр, хәтта Иран белән Греция мәмләкәтләреннән соң өченче булып саналырга лаеклы булып кәсеп иткәннәр.

Болгар төрекләре, иранлылар белән европалыларның сәүдәләренә арадаш булыр өчен, сәүдә эшләрен иртә өйрәнгәннәр, хәтта ике милләт сәүдәсенең үзәге булу өчен, Болгар шәһәрен төзеп, сәүдә үзәге ясаганнар. Европа, Греция, Иран һәм Төркестан, Кытай һәм Һиндстан кәрваннары Болгарга килеп актарылалар һәм шунда дөньяның һәр тарафына мал төяп китәләр. Бу эшләр бигрәк тә моннан тугыз-ун гасырлар элек аз һөнәр булып саналмаса кирәк.

Бу тарафтагы халыклар тирмәләр белән күчеп һәм мал көтеп йөргән булсалар, икенче якларындагы күршеләре, урманнарда куышлар ясап һәм базлар казып, шуларда гомер сөргән булсалар, болгар төрекләре исә, бүрәнәләрдән бурап, өйләр салалар, кирпечләрдән морҗа чыгаралар, тәрәзә куялар һәм кышкы салкында рәхәт гомер сөрәләр.

Болгарлар, читтән килгән нәрсәләрне алып һәм озатып торуга канәгать булмыйча, сәүдә белән үзләре йөри башлыйлар, Иран, Кытай һәм башка мәмләкәтләр сәүдәсе белән ярышу юлына басалар. Болар сәүдә белән ерак өлкәләргә баралар. Идел, Ока, Чулман[19 - Чулман – Кама.], Вятка елгалары боларның сату белән йөри торган юллары була. Харәзем, Кытай һәм Хорасан, Иран һәм Һиндстан кебек ерак өлкәләргә сату кәрваннары йөреп тора.

Болгарлардан читкә китә торган маллардан күбрәк шушы нәрсәләр буладыр иде: кеш, тиен, сусар, төлке, кама, куян мехлары, кәҗә күне, балавыз, ук, эре балык, балык җилеме, балык теше (мамонт яки морж теше), гәрәбә, чикләвек, кылыч, калкан, каен агачы, ислам әсирләре[20 - Болгар шәһәрендә әсирләр сатыла торган бер базар булып, руслар үзләренең әсирләрен шунда китереп сатканнар. Шул әсирләрнең Иран, Гыйрак, Төркестан һәм Һиндстан, хәтта Әндәлес (Испания) өлкәләренә кадәр таралганлыгы риваять ителә. Славян кавеменнән булган бу әсирләр Болгардан таралу мөнәсәбәте белән чит мәмләкәтләрдә күбесенчә «Болгар әсирләре» һәм «Болгар кызлары» исемнәрендә йөртеләләр. Гарәп һәм фарсы шагыйрьләре тарафыннан шигырьләрдә мактаныла торган Болгар кызлары һәм Болгар мөслимәләре (мөселман кызлары) чынбарлыкта руслар тарафыннан Болгарга китерелеп сатылган славян кызлары була.], сарык, куй һәм мөгезле хайваннар.

Бу малларның күбесе болгарларның үзләренеке булып, кайберләре руслар, пирманнар[21 - Пирманнар – Пермь өлкәсендә торучы кавем (пермяклар).], вотяклар тарафыннан Болгарга китерелгән буладыр.

Сәүдәдә үзләре үрнәк булып тору, сәүдә галәмендә хөкем сөрү теләге белән чит мәмләкәтләрнең сәүдәгәрләрен үзләре аша уздырмау өчен, һәртөрле чараларны күрәләр һәм куркыныч хәбәрләр сөйләп өркетәләр. Шул рәвештәге хәйләләр һәм уйдырма хәбәрләр болгарлар хакында гарәп галимнәре тарафыннан кайбер ялгыш хәбәрләр таратуга сәбәп булды, диләр.

Болгар төрекләренең башкалардан өстен яклары күн эшләү турысында иде. Болгарлар тарафыннан эшләнә торган «болгар күне» шәрык тарафында да, гареб тарафында да яхшы кабул ителә иде. Моннан башка бакырчылык һәм тимер сугу һөнәрләрен яхшы белгәнлекләре, бакырдан һәртөрле савытлар һәм казаннар, агачтан бадьян һәм кәндиләр ясаулары мәгълүм. Тимер эретү учакларының эзләре хәтта бу көнебезгә кадәр калганлыгы риваять ителәдер.

Һәрхәлдә, болгар төрекләре мәдәниятле һәм гыйлемле булып, араларында хәтта тарихчылар булганлыгы да риваять ителәдер. Болгар шәһәрендәге казыйлардан берсе «Болгар тарихы» н язган булган. Ләкин бу әсәр бу көндә дә табылмый. Алла белә, татарларның һөҗүме вакытында гыйльми әсәрләр һәлак булып беткәндә, бу әсәр дә юкка чыккандыр. «Нәсыйхәтес-салихин», «Башлагали», «Нәһҗел-фәрадис», «Бәдавам» кебек әсәрләрне дә шушы болгарларга нисбәт итәләр[22 - Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар…, 1 кис., 15 б. «Нәһҗелфәрадис» иясе Мөхәммәд шәех Ясир 761 һиҗри елда вафат булган иде. Бу китап Истанбулда «Яңа җамигъ (мәчет) китапханәсе» ндә, 879 санда саклана.].

Болгарларның мәшһүр шәһәрләре

Болгар төрекләре сәүдәгәр һәм һөнәрле, шул заманга күрә мәдәниятле булганлыкларыннан, шәһәрләре һәм авыллары күп буладыр иде. Боларның шәһәрләреннән һәм кальгаларыннан кайберләре бу көндәге шәһәрләр урыннарында булырлар, кайберләре сугыш вакытларында дошманнары тарафыннан җимерелделәр һәм ватылдылар, хәтта урыннары да югалды.

Бу көнгә кадәр исемнәре калган шәһәрләрдән Арнасны, Ибраһим (Бряхимов), Уйшил, Басыф, Биләр, Болгар, Тухчин, Саксин, Сувар, Кирмәнчек, Җүкәтауны күрсәтергә була.

Сувар

Бу шәһәр турында гарәп тарихчылары болай дип язалар: «Бу шәһәр мәшһүр Болгар шәһәреннән бик ерак түгел. Үзендә зур мәчет бар, йортлары нарат һәм чыршы бүрәнәләрдән төзелгән. Кешеләр кыш көнендә шул йортларда тора, әмма җәй көннәрендә җәйләүләренә чыга».

Бу шәһәр урынында хәзер рус авылы бар, диләр.

Кятиб Чәләби: «Бәһҗәтел-әнвар мин хакыйкатил-әсрар»[23 - Бәһҗәтел-әнвар мин хакыйкатил-әсрар – нурларның матурлыгы серләрнең дөреслегеннән тора.] исемле әсәрнең язучысы – Сөләйман бине Давыд әс-Суари», – дип сөйли[24 - Кәшфез-зөнүн (Фикерләрне ачыклау), 1 кис., 204 б.].

Бу болгар шәһәре булган шушы Сувар шәһәренә мөнәсәбәтле түгелме икән? Суварның бу көндәге Сакмар шәһәре булуын уйлаучылар да бар.

Җүкәтау

Русларның Жукотин дип йөртә торган шәһәрләре шушы Җүкәтау булса кирәк. Бу шәһәр үзе бу көндә Чистай төбәгендә Танавир исемле рус авылы янында, диләр.

Саксин[25 - «Саксин» ның дөресе «Сакчин» булса кирәк.]

Бу шәһәр хакында тарихларда болай язылган сүзләр бар: «Төркестан өлешендә олуг бер шәһәр булып, Иделдән ерып кертелгән судан башка суы юк. Тирә-якларындагы халыклар тирмәләрдә торалар, үзләре ислам динен тоталар. Татарларның Болгар белән сугышу өчен хәрәкәт итүләрен ишетү белән, бу шәһәрдә торучы болгар сакчылары, качып, Болгарга кайттылар һәм вакыйгадан хәбәр бирделәр. Бу шәһәр шушы тирә-якта үзәк шәһәр булып торадыр иде. Соңыннан су астында калып һәлак булды, эзсез югалды».

Соңгы тарихчылар «Иделдән ерып кертелгән су» сүзләреннән Иделгә яки диңгезгә коя торган су һәм елга булуын аңлыйлар, шуңа нигезләнеп, бу шәһәр Җаек елгасы буенда булгандыр, диләр. Бигрәк тә Карамзинның: «Саксин кавеме һәм Болгар сакчылары, татарларның кузгалуларыннан хәбәрдар булып, Җаек буеннан качып, Болгарга бардылар», – дигән сүзе шушы фикерне куәтлидер.

Биләр[26 - «Биләр» сүзе төрки булганлыктан, әлеге кешенең үз араларыннан ислам йортына барып, дин өйрәнеп кайткан булуы да ихтимал. «Биләр» – «бик» һәм «бәк» нең кыскартмасы булган «би» нең җыелмасы күплеге яки ия, хуҗа һәм патша, хөкемдар мәгънәләрендәге «биләү»дән киләчәк заман яки «белү»нең киләчәк заманы булган «белер» булуы да мөмкин.]

Бу шәһәр Биләркә исемле елганың Чирмешән елгасына койган урынында иде, диләр. Болгар тарихчысы Ягъкуб бине Ногманның Әндәлесигә[27 - Әбү Хәмид Мөхәммәд ибне Габдеррәхим әл-Гарнатый әл-Әндәлеси – 1080–1169 елларда яшәгән испан-гарәп сәяхәтчесе һәм географы.] сөйләвенә караганда, Болгар халыклары, үзләренә башлап ислам динен кертүче һәм өйрәтүче Биләр исемендәге кешене ихтирам итү һәм исемен мәңгеләштерү теләге белән, аның исемен шушы шәһәргә биргәннәр һәм «Биләр» дип атаганнар.

Болгар[28 - «Болгар» сүзе төрекләрнең олуг бер тармакларына исем булып йөргән кебек, шушы кавемнең хөкүмәт үзәге һәм ханнары торган мәшһүр шәһәрләренә дә исем булып йөридер.Иске Болгар шәһәре хакында ясалган карталарда Болгар шәһәрен ураган Иске Иделдән башлап бер ур күрсәтеләдер. Бу урның икенче башы уралып, янәдән шул Иделгә килеп тоташадыр. Бу ур бурап ясалган ныгытманың тышында идеме, әллә эчендә идеме, моны бик ачык белеп булмады. Урның бөтен буе 8 чакрым микъдарында.]

Болгар шәһәре Идел елгасыннан 4 чакрым арада булып, шәһәрнең читләре имән бүрәнәләрдән буралган буралар эчләренә таш белән ком тутырган ныгытма белән уратылган иде. Ныгытманың эче 3,5 квадрат чакрым киңлектә булып, агачтан төзелгән 520 ләп йорт һәм хисапсыз күп тирмәләр һәм чатырлар урнашкан иде. Ныгытманың көньяк тарафында һәм почмак булып килгән урынында сугыш өчен ясалган тагын бер ныгытма бар иде. Бу ныгытма бу көндә дә сәламәт булып, руслар ничә гасырлардан бирле җимерсәләр дә, һаман да башына җиткәннәре юк. Үзләре моны «городище» дип йөртәләр.

Багдадтан илчеләр делегациясе килгәндә, Болгар шәһәрендә 10 мең микъдарында җан хисабы бар иде. Базарлары һәм урамнары бик җанлы иде. Таш йортлар һәм бүрәнәләрдән салынган биналар, бакчалар һәм күңел ачу урыннары, шулай ук хөкүмәт биналары шәһәрне зиннәтләп торалар иде.

Болгар шәһәренең шөһрәтле вакытыннан ядкяр булып калган тарихи истәлекләрдән «Кара сарай» һәм «Ак сарай» исемендә биналар һәм кечкенә бер манара бар.

Кара сарай үзенең фасады һәм матурлыгы белән Россиядә булган борынгы истәлекләрнең иң-иң яхшыларыннан саналадыр. Ләкин бу йортның нинди урын булганлыгы һәм нинди вазифа үтәгәнлеге мәгълүм түгел. Моның хакында халык арасында: «Бу йортта явыз һәм усал адәмнәрне хөкем иткәннәр һәм җәза биргәннәр», – дигән бер хәбәр бар. Шул мөнәсәбәт белән моңа «Хөкем сарае» дип тә әйтәләр. Тышыннан кара булып күренүе сәбәпле, «Кара сарай» дип танылган.

Бу сарай дүрт катлы булып, өстендә купол бар, аның уртасы тишекле. Түбән каты квадрат кебек һәм өйнең нигезе хөкемендә булып, һәр тараф дивары 17 аршын озынлыгында һәм 3 аршын биеклегендә, беркадәр җиргә батып торадыр. Бу бату заман үтү белән булганлык мәгълүм.

Өйнең ишеге төньякта булып, ишек янында астан өскә киткән тишекләр бар. Бу тишекләрнең нинди хезмәтләр башкарганлыгы яхшы һәм ачык рәвештә беленми.

Икенче катта өч ишек һәм баскычлар бар. Көньяктагы ишекнең ике ягында ике тәрәзә булып, юыну өчен булса кирәк, тәрәзәләрнең як-якларында савытлар куярлык урыннар бар.

Өченче кат башка катларга караганда тәбәнәк булып, дүрт тәрәзәсе бар.

Дүртенче кат, өченче кат биеклегендә булып, сигез почмаклы һәм сигез тәрәзәле. Халык телендә йөргән хәбәрләргә караганда, бу дүртенче катта махсус кешеләр шәһәрне һәм тирә-якны карап торганнар. Бәлки, дошман килүне һәм яну-фәлән булуны күзәтеп торганнардыр.

Ак сарай да шушы Кара сарай рәвешендә. Формасы ягыннан әһәмиятле мөлкәт булган бу сарай бу көндә харап булу алдында. Моңа «Ак сарай» диюнең сәбәбе – төсе ак булудыр. Бу өй дә квадрат формасында булып, купол белән ябылган. Почмакларында үзе төсле куполлар белән капланган бәләкәй-бәләкәй өйләр бар. Бу өйләр шул уртадагы өйгә ишекләр белән тоташтырылганнар. Моның астында – су юлларымы яки кешеләр йөрер өченме – ниндидер юллар булганлык риваять ителәдер.

Элек шәһәр булып торган урыннарда зур-зур чокырлар бар. Боларны камалу вакытында казылган яки башка берәр сәбәп белән су кытлыгы вакытында әзер булып торсын өчен, су белән тутырылган чокырлар булган дип уйлыйлар.

Зур мәчет хәрабәсе янында калган манарасы, Олуг Пётрның әмеренә күрә тимер кыршау белән ныгытылган булса да, заман үтә-үтә һаман зәгыйфьләнеп барган һәм, ниһаять, һиҗри белән 1260, милади белән 1844 елда рамазан[29 - Рамазан – ай елының тугызынчы ае исеме.] аенда җимерелгән[30 - Спас өязе Олы Чаллы авылының Фазлулла Бохараи бу манара хакында: «1260 ел рамазан аеның 19 нчы кичәсе – сишәмбе көн кичәсе – ярты төндә ауды», – дип, үзенең җыентыгына язып куйган (Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар…, 1 кис., 94 б.).]. Бу манараның ишеге көньяк тарафыннан булып, эченнән бормалы 73 баскыч белән менә торган булганнар.

Бу көндә сәламәт булган кече манараның төбе (асты) квадрат формасында һәм һәр тарафы 6 аршын озынлыкта һәм 4 аршын биеклектәдер. Шушы төп өстенә түгәрәк итеп манара салынган. Манара, өскә күтәрелгән саен, нечкәрә барадыр. Түбәсе очлы итеп тимер белән ябылган һәм аның өстендә, иң очында, матурланып торган ае бар. Манараның биеклеге – 28 метр. Манараның эчендә бормалы баскыч булып, аңа төн ягыннан керәләр. Эченә кергәннән соң, 48 баскыч белән югары менәләр.

Шушы манарадан ерак түгел урында иске каберләр бар. Халык боларны «сәхабәләр каберләре» дип йөртә (беренче мәртәбәдә ислам кабул итүчеләр – сабкун каберләре булуы мөмкин).

Европа һәм Азия, Иран һәм Кытай, Греция сәүдәгәрләренә үзәк булып, никадәр вакытлар гомер сөргән, капкасы төбенә маллар төялгән Харәзем һәм Һиндстан, Фирганә һәм Бохара, Чуд һәм Кавказ кәрваннары килеп туктаган, самавидларга[31 - Самавидлар – Көньяк Гыйрактагы Евфрат елгасының уң ягында урнашкан Мутана провинциясенә караган бер шәһәр халкы.] кадәр кавемнәр җыелып алыш-биреш иткән бу шәһәр Аллаһы Тәгаләнең хөкеме белән бу көн һәлак булган, бары исеме һәм дә хәрабәләре генә калган…

Бөтен шәһәрне яңгыратып торган азан тавышлары, мөнбәрләрендә сөйләнгән хөтбәләр һәм вәгазьләр, галимнәр һәм хафизлар[32 - Хафиз – Коръән-Хафиз – Коръәнне яттан белүче.], дин юлында көрәшүчеләр һәм исламны саклаучылар – кайсы урыннарга киттеләр һәм кайсы төрле җирләргә таралып беттеләр…

Болгар шәһәре бигрәк тә милади белән ХIV гасырда бозылды һәм аннан соң да һаман бозылуда дәвам итте. Һич төзекләндерелү күрмәде, бу шәһәр урынын һәм шәһәрнең борынгы истәлекләрен руслар «Успен» исемле монастырьларына бүләк иттеләр һәм шул исем белән бер рус авылына нигез салдылар. Әлеге рус авылы, ике йөз елларга якын була, Болгар шәһәрен җимерүдә дәвам итте, ташларыннан чиркәү дә төзеде, кабер ташлары һаман һәлак ителде.

Болгар шәһәре харап булса да, болгар төрекләре бу көннәргә кадәр һаман яшәп килгәннәр, диннәрен һәм миллилекләрен, гореф һәм гадәтләрен, телләрен һәм язуларын саклаганнар иде. Моннан соң инде ниләр булыр?..

Болгарларның хөкемдарлары вә ханнары

Болгар кавеменең хөкүмәт үзәге һәм башкаласы Болгар шәһәре булганлыгы сөйләнде. Монгол һәм татарлар боларның өсләренә килеп һөҗүм иттеләр, сугыштылар, һәм болар соңгы чиккәчә зәгыйфьләнделәр. Шуннан соң Болгар төрекләренең бер өлеше үз хөкүмәтләрен Казанга күчереп, беркадәр еллар дәвам иттерә алсалар да, татарлар тарафыннан ясалган җәрәхәт төзәлә алмады, ахырында руслар тарафыннан басып алындылар.

Болгарларның соңгы башкалалары Казан шәһәре булганлыктан һәм Идел буйларындагы мөселманнар, гомумән, болгар төрекләреннән булганлыктан, Казан мәмләкәтен Россиягә кушканнан соң, Мәскәү падишаһы Иван Грозный үзенә «Болгар падишаһы» дигән дәрәҗәле исем биргән иде. Шуннан соң бу дәрәҗәле исем рус падишаһларына һәм императорларның һәммәсенә бирелеп килде. Хәтта иң соңгы императорлары булган Николайның дәрәҗәле исемендә «Болгар падишаһы» дигән җөмлә бар иде. 1675–1686 милади елларда Казан шәһәрендә торган митрополит Йосиф та «Казан һәм Болгар митрополиты» дип аталган иде.

Казан өлкәсе Россиягә кушылганнан соң туган ислам галимнәре үзләрен һәрвакыт «әл-Болгари» дип язалар һәм бу нисбәтне үзләренең әсәрләрендә дә искә алалар иде. Хәлбуки болар үзләре Болгар шәһәре харап булганнан соң дөньяга килсәләр дә, күбесе – хәтта Болгар хәрабәләрен күрү өчен генә дә, анда бармаган кешеләрдер. Шуннан аңларга мөмкин: болар үзләрен Болгар шәһәренә түгел, бәлки болгар кавеменә нисбәт итәләр.

Болгар кавеме өстенә һөҗүм иткән монгол ханнары кул астында «татар» исемендә бер төркем гаскәр булса да, монголлар үзләрен «татар» санамыйлар һәм «татар» исемен күтәрергә риза булмыйлар иде. Монгол ханнары гаскәрләренең күбесе уйгур, Фирганә һәм Төркестан төрекләре иде. Татар ханнарының иң шөһрәтле вакытларында бу мәмләкәттә сәяхәт итүче Ибне Баттута, әлеге мәмләкәт халыклары турында һәрвакыт, төрекләр шулай һәм төрекләр болай, төрекләрнең гадәтләре шундый, төрекләрнең горефләре мондый, дип сөйли. Килеп кергән көненнән алып чыгып киткән сәгатенә кадәр үз араларында йөргән кешеләрне «төрек» сүзе белән тәгъбир итә һәм «татар» дигән сүзне бер генә мәртәбә дә искә алмый.

Шулай булгач, безнең заманыбыздагы «татар» лар кайдан килеп чыктылар да нинди юллар белән ныгып калдылар? Хәлбуки татар хөкүмәте вакытындагы мирзалар һәм түрәләрнең күбесе рус хөкүмәте вакытында чукынып руслашканнар иде. Шималь[33 - Шималь – төньяк.] төрекләре арасында татар каны табылу шөбһәле булган хәлдә, русларда татар каны күп булуда шөбһә юк. «Русны казысаң – татар чыгар» дигән дөрес мәкаль бик мәшһүр.

Безнең заманыбызда берләшкән хөкүмәтләр Кытай мәмләкәтенә һөҗүм иткәндә, Кытайның алдан килүче гаскәрләрен «башы бозык» дип атаганнар һәм газеталарда шуны кулланганнар иде. Рус монахлары һәм монастырь хезмәтчеләре монгол хөкүмәтенең алдан килүче гаскәрен «татар» дип яздылар. Рус тарихчыларының чыганаклары юк, боларның күбесе – монахлар тарафыннан язылган нәрсәләрдер. ХIХ милади гасырда безнең гыйлем сөючеләребез Көнчыгышны өйрәнүче галимнәргә катнашып йөри һәм рус әсәрләрен укый башладылар. Рус тарихларында күренгәләгән «татар» исемен тикшерүсез һәм тәнкыйтьсез алып, яманат чыгардылар. Югарыдагы сорауның кыскача җавабы шушы.

Болгар төрекләренең өч башкала шәһәрләре булды. Берсе – үз вакытында бик мәшһүр һәм бу көндә харап булган Болгар шәһәре. Икенчесе – Казан елгасы өстендәге, бу көндә инде харап булган Казан шәһәре. Өченчесе – бу көндә сәламәт булган Казан шәһәре.

Болгар төрекләренең шушы башкалаларында хөкем сөргән ханнары (хөкемдарлары һәм падишаһлары), беркадәр ышану мөмкин булган хәбәрләргә караганда, шушы затлар иде:

1. Сүлки

2. Моның углы Алмас[34 - «Алмас» сүзенең «үлмәс» тан («үлмәз» дән) җиңеләйтелгән булуы мөмкин. «Үлмәс» исемендә кешеләр бу көндә дә буладыр. «Алмас» – мәшһүр казылма исеме дә. Иске төрекләрдә тимер, таш кебек казылма исемнәрен балаларга бирү сөекле бер гадәт иде. «Алмас» сүзенең хан, падишаһ кебек саф дәүләт хезмәтендә булучының дәрәҗәле исеме булуы да мөмкин. «Маҗар» мәмләкәтендә «Алмас» исемендә иске шәһәрләр һәм кышлакларның бу мәмләкәттән күчеп килгән болгарлар тарафыннан кушылганлыгы уйланыладыр.]

Аның заманында һәм аның үтенүе буенча Багдадта Габбаси Болгар төрекләренең ислам кабул итүләре һәм хөкүмәт дине ислам булуын рәсми сурәттә игълан итте.

3. Моның углы Әхмәд

Аның Моктәдир биллаһ хәлифә заманында Багдад аркылы хаҗга барганлыгы һәм үзенә дә хәлифә тарафыннан байрак, әләм һәм дә башка рәсми бүләкләр бирелгәнлеге риваять ителә. Бу сәфәре, падишаһ булуыннан элек, шаһзадә вакытында ук булса кирәк.

4. Моның углы Талиб

Һиҗри белән 338, милади белән 949 елда Болгар шәһәрендә аның исеменә сугылган тәңкә бар.

5. Моның углы Мөэмин

Аның заманында һиҗри белән 358, милади белән 968 елда рус падишаһы Владимир, кыпчак төрекләре белән берләшеп, Болгар мәмләкәтенә һөҗүм ясады һәм күп зарар итте.

6. Хәйдәр

7. Моның углы Мөхәммәд

8. Моның туганы Сәгыйдь бине Хәйдәр

9. Бараҗ

10. Ибраһим

Бу кеше Һиҗри белән 560–561, милади белән 1164–1165 елларда сәламәт иде.

11. Моның углы Сәлим

Сәлим бине Ибраһим тарафыннан Болгар шәһәрендә сугылган тәңкәләрдә Габбаси хәлифәләрдән «ән-Насыйред-дин лиллаһи әмирел-мөэминин» дип язылган язу бар (ән-Насыйред-дин лиллаһи кырык җиде ел хәлифәлек урынында булып, һиҗри белән 622, милади белән 1225 елда вафат булган иде).

12. Моның углы Илһам

Илһам хан заманында, һиҗри белән 620, милади белән 1223 елларда, татарлар болгарлар өстенә килеп сугыштылар һәм тәмам җиңелеп кайтып киттеләр. 1237 милади елда татарлар икенче мәртәбә Болгар өстенә зур көч белән килделәр һәм болгарларны җиңделәр, зур түләүләр салдылар һәм күп байлык алдылар. Шулай булса да болгарларның үзләренең эчке эшләрендә беркадәр бәйсезлекләре калды.

13. Габдулла

14. Хәсән

770, 776, 778 һиҗри елларда Болгар шәһәрендә аның исеме белән сугылган тәңкәләр бар. Рус кенәзе һиҗри белән 778, милади белән 1376 елда Казан өстенә гаскәр җибәргән иде. Шул вакытта әмир Хәсән белән Мәхмүд руслар кулына әсир төштеләр һәм зур шартлар, күп түләүләр бәрабәренә азат ителделәр. Казан шәһәрендә күл башында, архиерей йорты капкасы тышында булган зур кабер ташы әлеге Хәсән каберенә куелган таш түгелме икән дип уйлыйлар[35 - Бу кабер ташындагы язу Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар…» әсәрендә бирелгән (1 кис., 30 б.).].

Хәсән хан заманында рус кенәзе Дмитрий Константин углы, татарлардан Мамай мирза котыртуы белән Болгарга килеп, күп хәрабәлек ясаганлыгы риваять ителә. Алла белә, бу вакыйга югарыда искә алынган һиҗри белән 778, милади белән 1376 елның азагында булган булса кирәк.

15. Мәхмүд

16. Габдулла

Аның заманында татарлар Тимур исемендәге бер гаскәр башлыгы кул астында Болгарга килеп сугыштылар һәм шушы әмир Габдулланы шәһит иттеләр. Шуннан соң әмир Габдулланың якыннары аның 9 яшьлек углы Алтынбик белән 7 яшьлек углы Галимбикне Казанга алып килгәннәр.

17. Алтынбик

Габдулла әмирнең шушы углы Иске Казан шәһәрендә әмир һәм хан булып торган.

18. Моның туганы Галимбик

Аның заманында Болгарның хөкүмәт үзәге Иске Казаннан яңа (хәзерге) Казанга күчкән, диләр. Рус тарихларындагы: «1429 елда болгарлар һәм казанлылар Галич, Кострома шәһәрләренә кадәр сугышып килделәр, ләкин шәһәрне ала алмый кире кайтып киттеләр, рус гаскәре аларның артларыннан куа барды, алар Али баба артыннан аз гына җитмәделәр», – дигән хәбәрләрдәге «Али баба» Болгар әмире Галимбик дип уйланыла.

Һәрхәлдә, һиҗри белән 834, милади белән 1431 елларда руслар Болгар дәүләтен тәмам туздырдылар. Болгар шәһәре үзе дә шушы вакытларда харап ителгән булса кирәк.

Һиҗри белән 842, милади белән 1438 елда Олуг Мөхәммәд хан Сарайдан куылып Казан мәмләкәтенә килгәч һәм Казан хөкүмәтен басып алгач, әмир Галимбик Казанда югары дәрәҗәле дәүләт әһелләре – бикләр сыйныфыннан вәкил булып калган иде. Олуг Мөхәммәд ханнан соң, тегеләрнең тәхеткә менүеннән сакланып, Олуг Мөхәммәд ханның углы Мәхмүд хан тәхеткә утырды, диләр.

19. Олуг Мөхәммәд хан

Сарайдан сөрелгән бу татар ханы Казан һәм Болгар мәмләкәтенә барып чыкты һәм, Казан тәхетендәге әмир Галимбикне урыныннан төшереп, үзе хан булды. Русларның талауларыннан һәм сугышларыннан йөдәгән болгар төрекләре Олуг Мөхәммәд ханның шушы сәфәрендә русларны җиңеп килүен күреп, бәлки, безне дә руслардан яклап кала алыр дип, Олуг Мөхәммәд ханны кабул иттеләр һәм, үзләренең әмирләрен урыныннан төшереп, аны тәхеткә утырттылар.

Аннан соң бу мәмләкәттә татар ханнары нәселеннән булган ханнар дәвам итәләр, ләкин татардан бәрәкәт чыкмавы мәгълүм. Аның табигатенә төзү, яхшылык итү, файда китерү түгел, бозу һәм җимерү хас. «Татар бар җирдә хәтәр бар».

Моннан соң бу мәмләкәт «Казан мәмләкәте» дип шөһрәт тапты, «Болгар» исеме онытылуга якын калды.

Олуг Мөхәммәд хан, төрле вакытларда руслар белән сугышып, кайбер вакытларда русларны җиңсә дә, бу җиңүләреннән күзгә күренерлек яхшы нәтиҗә чыкмады. Һиҗри белән 849, милади белән 1445 елның җөмадиел-әүвәл[36 - Җөмадиел-әүвәл – ай елының алтынчы ае исеме.] аеннан соң бу Олуг Мөхәммәд ханның хәбәре беленми. Углы Мәхмүд тарафыннан үтерелде, дигән хәбәр дә бар.

20. Моның углы Мәхмүд хан

Һиҗри белән 849, милади белән 1445 ел көз көнендә хан булды һәм һиҗри белән 868, милади белән 1464 елда вафат булды. Аның заманында электә Болгарда булган сәүдә кәсебе Казан шәһәрендә көчәя башлады. Казанның шөһрәте дә артты.

21. Моның углы Хәлил хан

Атасы вафат булганнан соң, һиҗри белән 868, милади белән 1464 елда хан булды. Хатыны нугай хөкемдары Тимур кызы Нурсолтан иде. Һиҗри белән 872, милади белән 1467 елда үзенең туганы Ибраһим хан тарафыннан төшерелде. Шуннан соңгы хәле мәгълүм түгел.

22. Моның туганы Ибраһим хан

Агасы Хәлил ханны төшереп, аның урынына хан булды һәм агасыннан калган җиңгәсе Нурсолтанга никахланды[37 - Ибраһим хан вафатыннан соң Нурсолтан Кырым ханы Миңлегәрәйгә никахланды, аннан Сахибгәрәй хан дөньяга килде.]. Вафаты һиҗри белән 884, милади белән 1479 елдадыр. Фатыймасолтан (Суфия), Нурсолтан исемендә ике хатыны һәм дә Илһам, Ходай колы (хәзер Ходайкол дип язу кабул ителгән. – Ред.) Миңлетаһир, Мөхәммәд Әмин, Габделлатыйф исемнәрендә биш углы, Хөршид исемендә кызы калды. Угылларының өчесе Фатыймасолтаннан булып, калган икесе Нурсолтаннан иде.