banner banner banner
Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки
Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

скачать книгу бесплатно


23. Моның углы Гали Илһам хан

Ибраһим хан вафат булганнан соң, Сарай адәмнәреннән кайберләре карт хатын углы Илһамны һәм кайберләре яшь хатын углы Мөхәммәд Әминне хан итү юлына керделәр, һәм шул сәбәптән араларында низаг чыкты. Ахырында беренче төркем җиңеп чыгып, Илһам хан булды.

Казанда Сарай адәмнәре һәм хөкүмәт әгъзалары арасында мәйданга килгән бу низагны уңышлы һәм уңайлы хәл итеп, Мәскәү кенәзе шайтанлык вазифасын үз өстенә алды, ханлык мәсьәләсендә икегә аерылган төркемнәрне бер-берсенә каршы кыздырды. Ызгышу һәм сугышу өчен яратылган татарларга бу эш җитә калды. Болар тәмам кызып җиттеләр, бер-берсенә һөҗүм итәргә әзер иделәр. Шул сәгатьтә (һиҗри белән 893, милади белән 1487 елда) Мәскәү кенәзе Казан өстенә үзенең гаскәрен җибәрде. Гаскәр Казанга килеп җитте һәм 9 июньдә Казанга керде. Илһам ханны әсир алды һәм кенәзнең әмеренә күрә Мөхәммәд Әминне хан итте.

Русларның Казанның эчке эшләренә катнаша башлауларының башы – шушы вакыйгадыр, дөресрәге, татар түрәләре үзләредер. Рус гаскәре Илһам ханны, анасы Фатыймасолтанны, хатынын һәм дә ике туганын, аны хан итү тарафында булган мирзаларны һәм кенәзләрне әсир итеп, Мәскәүгә алып китте. Шушы вакыйгадан соң Мәскәү кенәзе үзенең «кенәз» дигән дәрәҗәле исеменә «Болгар падишаһы» дигән дәрәҗәле исемне дә кушты.

Илһам хан үзе, анасы һәм бер туганы әсир хәлләрендә Мәскәүдә үлделәр, ягъни үтерелделәр. Икенче туганы – Ходай колы чукындырылды. Шуннан соң кенәз аңа үзенең Евдокия исемле кызын хатын итеп бирде. Чукынганнан соңгы исеме – Пётрдыр[38 - Ходай колының (Пётрның) Аристасия исемле беренче кызы 1529 елда кенәз Фёдор Мстиславка барды һәм, ире үлеп 6 айдан соң, 1540 елның 17 декабрендә вафат булды. Анастасия исемле икенче кызы Василий Шуйский хатыны иде. Ивана исемле өченче кызы Семён Бикбулатичка (Ханкирмәндә 9 нчы хөкемдар – Саин Пулад) барган иде. Илһам хан белән берлектә әсир ителгән кенәзләр һәм мирзаларның үз ихтыярлары белән чукынмаганнары кенәз әмере белән шәһит ителделәр.]. Миңлетаһир вафат булганнан соң, хатыны һәм балалары чукындырылды. Илһам ханның ханлык итү вакыты 8 еллар кадәрдер.

24. Моның туганы Мөхәммәд Әмин хан

Мөхәммәд Әмин һиҗри белән 892, милади белән 1487 елның 14 июлендә ханлыкка утырды. Мәскәү кенәзе ярдәме белән хан булганлыктан, аңа итагатьле булу һәм аның киңәше белән хәрәкәт кылу хакында сүз бирде. Бу көннән башлап Мәскәү кенәзе Казан һәм Болгар мәмләкәтен үз мәмләкәтеннән итеп саный башлады. Чынлыкта Мөхәммәд Әмин хан бөтен эшен Мәскәү кенәзенең киңәше белән башкарадыр һәм, аңа ярау өчен, үзенә буйсынучыларны җәберләүдән дә тайчанмыйдыр иде.

Казан төрекләре һәрвакыт моның мөселманнарны җәберләвеннән һәм русларга артык хөрмәт күрсәтеп торуыннан риза булмадылар, үзен яратмадылар, эшендә кайгыртучанлык күрсәтмәве һәм яклаучан кеше булмавы белән хөкем йөрттеләр, мәмләкәтне бу залимнән коткару чарасын күрергә керештеләр. Ахырда Мамык ханны чакырып китерделәр дә Мөхәммәд Әминне һиҗри белән 902, милади белән 1496 елның көзендә иярченнәре белән берлектә Казаннан кудылар. Ул үзенең ашарга-эчәргә бирүчесе булган Великий кенәз хозурына Мәскәүгә китте. Бу тапкырда моның ханлык вакыты 9 ел булды.

25. Мамык хан

Мөхәммәд Әмин куылганнан соң, Нугай урдасыннан Мамык хан килеп, Казанга хан булды. Ләкин, бәхетсезлегенә каршы, кешеләрне җәберләү һәм халык байлыгын талау юлына басты, шунлыктан язмышы Мөхәммәд Әмин ханга караганда да фаҗигалерәк булды. Ниһаять, моның бозык холыкларына түзә алмыйча: «Безгә халыкны талаучы хан кирәк түгел», – дип, милади белән 1497 елда моны Казаннан кудылар.

26. Габделлатыйф хан

Мамыкны куып җибәргәннәреннән соң, Казан халыклары, Өченче Иванга илче җибәреп, үзләренә хан булыр өчен, Ибраһим ханның Мәскәү кенәзлеге хозурында торучы өченче углы Габделлатыйфны сорадылар. Иван аны Казанга җибәрде һәм дә, ханлык урынына утырту һәм халыкны ант иттерү өчен, үз тарафыннан вәкилләр делегациясе күндерде. Вәкилләр делегациясе Габделлатыйфны һиҗри белән 902, милади белән 1497 елның май аенда Казан тәхетенә утыртты. Ләкин Казанда татар мирзалары һәм кенәзләре арасында кызган дошманлык һәм дәгъвалар Габделлатыйфның хан булуы белән генә сүнмәде. Бәлки, моның утыруы сәбәбеннән тагын да артты һәм ялкынланырга тотынды. Шул сәбәптән Великий кенәз Габделлатыйфны Казаннан Мәскәүгә кайтарып, аның урынына элек хан булып торган Мөхәммәд Әмин ханны Казанга җибәрде, һәм ул ханлык урынына утырды[39 - Габделлатыйф хан Россиянең Белоозер (Белозёрск) исемле кальгасында дөньядан үтте.].

27. Мөхәммәд Әмин хан (икенче мәртәбә)

Һиҗри белән 908, милади белән 1502 елда Мөхәммәд Әмин икенче мәртәбә Казан ханы булды. Беренче мәртәбә ханлыгыннан куылып киткәннән соң, Вологда төрмәсендә ятучы җиңгәсен (агасы Илһам хан хатынын), Өченче Иваннан үтенеп, төрмәдән чыгартты да үзе аңа никахланды. Гайрәтле, тырыш бу хатын, Казанга килгәннән соң, Мөхәммәт Әмин ханны Мәскәү кенәзлегенә һәм Иванга каршы кыздырырга кереште һәм бу эштә күп нәрсәгә ирешә дә алды. Мөхәммәд Әмин русларга дошман була барды. Бу хатын һәрвакыт Мөхәммәд Әмин ханга: «Русларга кара кол һәм Иванга ялчы булып торганчы, кешеләргә хезмәт итүең һәм аларның күңелләрен табу юлында җан корбан кылуың артык!» – дип, ирен шул уңайдан хәрәкәтләндерде. Яратканлыгы сәбәбеннән, ире һәрвакыт сүзенә колак салырга мәҗбүр була иде, диләр.

Әлеге хатынның тырышлыгы сәбәбеннән, Мөхәммәд Әмин хан бу мәртәбә ханлыгында руслар белән сугышты һәм аларга күп зарарлар китерде. Һиҗри белән 911, милади белән 1506 елның 22 маенда Казан өстенә килгән рус гаскәре тәмам диярлек дәрәҗәдә Мөхәммәд Әмин хан тарафыннан кырылды.

Өченче Василийның ахирәт дусты булган Миңлегәрәй ханның хатыны Нурсолтан үзенең углы Мөхәммәд Әмингә Мәскәү кенәзе белән дус тору хакында үгет-нәсыйхәт бирә. Шуның соңында гына Мөхәммәд Әмин хан Мәскәү кенәзе белән солых төзи һәм үлгәненә кадәр сугышмый.

Мөхәммәд Әмин хан һиҗри белән 924, милади белән 1518 елның декабрендә вафат булды. Кабере Казан шәһәрендә булса кирәк. Бу нәүбәтендәге ханлык вакыты 16 ел булды.

28. Шаһгали хан

Шаһгали хан, Алтын урда ханнары нәселеннән Улъяр углы булып, Мәскәү кенәзе хозурында рус хөкүмәтенә хезмәт итәдер иде. Мөхәммәд Әмин хан вафат булганнан соң, Мәскәү кенәзе үзенең вәкилләре белән моны Казанга җибәрде. Өченче Василий тарафыннан җибәрелгән вәкилләр делегациясе белән Шаһгали һиҗри белән 925, милади белән 1519 елның апрель аенда Казанга килде. Рус түрәләре Шаһгалине ханлык урынына утырттылар.

Рус арасында тәрбияләнгән һәм рус әхлагы нигезендә табигате урынлашкан бу адәмнең бөтен хәрәкәте һәм мөгамәләсе Великий кенәзнең яхшы мөнәсәбәтенә ирешүдән һәм аңа яраудан гыйбарәт булды. Мәмләкәтне үзгәртеп кору, халыкка һәм ватанга хезмәт итү хакында уйлап та бирмәде. Шул сәбәптән кешеләр арасында игътибар казана алмады һәм абруйлы булмады.

Моннан хәерле эш чыкмаслыгы ачык беленгәннән соң, Казанның олы кешеләре Кырым ханы Мөхәммәдгәрәйдән үзенең туганы Сахибгәрәйне, хан булу өчен, Казанга җибәрүне сорадылар. Мөхәммәдгәрәй үз туганы Сахибгәрәйне Кырым мирзаларыннан бер төркем һәм дә Кырым чирүе[40 - Чирү – гаскәр.] белән Казанга җибәрде, һиҗри белән 927, милади белән 1521 елның яз көнендә һичбер каршылыкка очрамыйча, Казанга барып керделәр. Шаһгали аннан чыгып китте. Шаһгалинең бу мәртәбәдә ханлыгы 2 ел булды.

29. Сахибгәрәй хан

Казанга керә-керешкә һиҗри белән 927, милади белән 1521 елда хан булды. Рус гаскәре Казан өстенә килгәндә, һиҗри белән 930, милади белән 1524 елда, гаскәр белән ярдәм итүен сорау өчен, үз урынына туганы Мөхәммәдгәрәй углы Сафагәрәйне куеп, Истанбулга китте. Ярдәм биреп, Казан һәм Болгар мәмләкәтен руслардан саклау һәм коткару урынына, солтан Сөләйман бине Сәлим Сахибгәрәйнең үзен Кырымга хан итеп җибәрде, Казан һәм Болгар мәмләкәте ярдәмнән мәхрүм калды. Сахибгәрәйнең ханлык вакыты 3 ел кадәр булды.

30. Сафагәрәй хан

Сафагәрәй бине Мөхәммәдгәрәй бине Миңлегәрәй хан рус гаскәре белән Казан гаскәре сугышкан һиҗри белән 927, милади белән 1521 елда Казан ханы булды. Яше 13 тә иде. Җиде ел торганнан соң, түрәләр һәм мирзалар арасындагы фетнәләр сәбәп булып, һиҗри белән 937, милади белән 1531 елда урыныннан төшерелде һәм Кырымга кайтып китте.

31. Җангали хан бине Улъяр

Сафагәрәй хан Казаннан куылганнан соң, Казан кешеләре Шаһгали ханның русларда хезмәт итеп торучы 15 яшьлек энесе Җангалине, чакырып, һиҗри белән 937, милади белән 1531 елның 29 июнендә тәхеткә утырттылар. Бу вакытта Казан мәмләкәтенең тышкы эшләренә генә түгел, хәтта эчке эшләренә дә Мәскәү кенәзе катнашадыр һәм зур эшләр аның теләгенчә башкарыладыр иде.

Мәскәү кенәзенең рөхсәтен алып, Җангали хан Нугай кенәзе Йосыф мирза кызы Сөембикәгә никахланды һәм, шушы урында 4 ел кадәр торганнан соң, 20 яшендә Хөршид ана[41 - Бу җылан хатын Ибраһим ханның кызы булса кирәк.] һәм Булат исемле кенәзләр тырышлыгы белән үтерелде.

32. Сафагәрәй хан (икенче мәртәбә)

Җангали хан үтерелгәннән соң, Россиянең дәрәҗәсен сындыру һәм Казан өлкәсен рус хакимиятеннән коткарып, мөстәкыйль хөкүмәт итеп калдыру нияте белән, мирзаларның бер төркеме Кырымнан Сафагәрәйне, чакырып, Казан тәхетенә утырттылар. Бу вакытта Сафагәрәй хан Җангалинең тол калган хатыны Сөембикәгә никахланды.

Сафагәрәй хан, бердән, руслар белән сугышуга мәҗбүр булганлыктан һәм, икенчедән, татар мирзаларының бер төркеме рус тарафында, икенче төркеме Россия белән дошманлыкта булып, үз араларында өзлексез дәгъвада булуларыннан тәмам җиксенде. Берәр төрле ярдәм табу өмете белән булса кирәк, һиҗри белән 953, милади белән 1546 елда Сафагәрәй хан Җаек буенда Нугай йортындагы каенатасы Йосыф мирза янына качып китте, һәм Казан мәмләкәте хансыз калды. Сафагәрәйнең бу мәртәбәдә ханлык вакыты 11 ел кадәр булды.