Читать книгу Ата күңеле балада… (җыентык) / Думы отца о детях (Фарсель Сәхап улы Зыятдинов) онлайн бесплатно на Bookz (2-ая страница книги)
bannerbanner
Ата күңеле балада… (җыентык) / Думы отца о детях
Ата күңеле балада… (җыентык) / Думы отца о детях
Оценить:
Ата күңеле балада… (җыентык) / Думы отца о детях

3

Полная версия:

Ата күңеле балада… (җыентык) / Думы отца о детях

Чаллы дигәннән, Мөдәррис Аккош күленә Чаллыдан – Чаллы халык театрында эшләгән вакытта килә. Ике айлап килмичә югалып тора да тагын килеп җитә. Мөдәррис Әгъләмовның язган шигырьләренә, гомумән, иҗатына Сибгат Хәким зур бәя бирә:

«Әгъләмов шигырьләрендә үз халкының тарихыннан, язмышыннан, традицияләреннән үсеп чыккан бер хис биләп ала. Ул хис тирәндә, тиз генә бетәр төсле түгел. Кыскасы, моң барында шигырь бетми икән дигән фикергә киләсең» («Социалистик Татарстан», 1968 ел, 17 ноябрь).

Остазы Хәсән Туфанны югалтуны авыр кичерә Мөдәррис. Олуг шагыйрьгә булган хисләре аның «Шагыйрьне озату» шигырендә ачык чагыла.

…Кайтып кына кергән иде әле —Егерме биш еллар элгәре.Инде менә тагын ятим калдыАккош күлендәге гөлләре.Болай да бит инде күпне күргән,Ул гөлләрнең моңсу күзләре;Алар бүген төндә, күз йоммыйча,Йолдызлардан аны эзләде.

<…>

Авырлыгы бәгырь төпләренә,Кара юшкын булып төшсә дә,Шәкертләре озата барды аныТукаена – Яңа Бистәгә.

Мөдәррис Әгъләмовның Түбән Биш авыл мәктәбендәге музее истәлекләргә бик бай. Биредә өч дистәгә якын шагыйрьнең, язучының истәлекләре урын алган. Алар арасында Саҗидә Сөләйманованың истәлекле фикерләре, язмалары да бар. Ул үзенең язмасында М. Әгъләмовның соңгы елларда язган шигырьләренә чын күңелдән соклануын җиткерә: «Ел әйләнәсендә миңа көчле тәэсир иткән шундый шигырьләрнең берсе М. Әгъләмовның «Китә алмыйм» дигән шигыре булды», – ди ул.

Мин китәргә тиеш таңга чаклы,Ә бу кичә кабатланачакмы?Кабатланачакмы бу кичә —Китә алмыйм шуны белмичә.

Бу юллар Саҗидә Сөләйманованың 1979 елда «Казан утлары» журналында басылган «Шагыйрь – заман баласы» дигән мәкаләсендә дөнья күрә.

«Үтә шәхси факттан шагыйрь үзе дә сизмәстән олы борчылуга – халык, Ватан, дөнья язмышын кайгыртуга күчә… Шагыйрь заман алдында сораулар гына куймый, ә кешелек тудырган материаль һәм әхлакый байлыкларны якларга әзер торуын белдерә. Шагыйрьнең ашкынулы динамикасы безне шуңа ышандыра.

…Бездән соңгы буын кемгә сөйләр?Яңгырармы анда безнең көйләр?Кабатланачакмы шушы кичтәБез ант эчкән татлы бу тәкбирләр?Безнең дәвам шулай яначакмы,Арып-талып уйга калачакмы? —Китә алмам, дөнья: «Юк!» – дисә,Китә алмыйм шуны белмичә.Илләр бәхетенә җиткән хәтлеСаклармы Җир затлы хакыйкатьне,Ялган матурлыкка төрмичә? —Китә алмыйм шуны белмичә.…Меңләп сорау, меңләп уй кичә……Киләчәккә бара алмый кеше,Бара алмый шуны белмичә.

Күренекле шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовның музеендагы кайбер истәлекләр белән таныштык. Әйе, музей ачарга әзер иде инде… Мәхәббәт җырчысы Филүс Хисаметдиновның хыялы, чынлап та, тормышка аша. Бу көнне ул музейдагы кадерле экспонатларны кат-кат барлап, яңаларын урнаштырып торды.

…Менә биредә татар әдипләренең, күренекле шәхесләрнең Мөдәррис Әгъләмов турында әйткән фикерләре тупланган, күбесенең төрле газета-журналларда, җыентыкларда дөнья күргән язмаларының күчермәләре, чыгыш ясаганнарның видеоязмалары урын алган. Чыгышлар исә компьютерда: теләгән кеше үзе аларны биредә иркенләп тыңлый ала.

Әнә Филүс Фазыл улы тарихи фикерләр язылган видеоязманы тоташтырды. Экранда бер-бер артлы танылган әдипләр, шагыйрьләр алышына. Анда Хәсән Туфанның Мөдәрриснең иҗатына карата әйтелгән җылы сүзләре яңгырый: ул сөйли һәм өлкән әдипләр алдында әле ул хакта беркемгә дә мәгълүм булмаган шигырьләрен укый. Тыңлаучылар аны үз шигырьләрен укый дип уйлыйлар, чөнки Хәсән Туфан ул шигырьләрне Аккош күле буендагы Иҗат йортына җыелган өлкән әдипләрнең соравы буенча укый. Укылган шигырьләрнең Мөдәррис Әгъләмовныкы икәнен Хәсән Туфан ахырдан гына ачып бирә.

Ә менә янәшәдәге стендта күренекле әдипләребезнең, шагыйрьләрнең, сәнгать эшлеклеләренең газета-журналларда басылган мәкаләләре, язмалары, кыска очерклары тупланган. Менә фронтовик Сибгать Хәким мәкаләсе. Ул «Социалистик Татарстан» газетасында инде 1968 елда ук дөнья күргән:

«Мөдәррис Әгъләмов шигырьләрен укыгач, мин күптәнге фикерләремә тагын кире кайттым, – дип яза Сибгат Хәким, – шагыйрьгә җирлек кирәк», – ди һәм Мөдәррис өчен җирлекнең татар халкы тарихыннан, язмышыннан, традицияләреннән авторның үзендә формалашкан үзенчәлекле бер хис икәнен дәлилли. Шагыйрь Сибгат Хәкимнең тулы язмасы музей стендында Хәсән Туфан язмасы белән янәшә генә урын алган. Алардан соң Наҗар Нәҗми, Саҗидә Сөләйманова, Аяз Гыйләҗев, Мәхмүт Хөсәен һәм башка әдипләрнең, шагыйрьләрнең мәкаләләре, истәлекле язмалары дәвам итә.

Без Мөдәррис Әгъләмов турындагы «Әгъләмисина» дигән әлеге бәянда татар әдипләренең истәлекләрен тулысынча китерүне максат итеп куймадык. Биредә бары тик музейда урын алган истәлекле язмаларның күренекле шагыйрь иҗатына турыдан-туры кагылганнарын, аларның да күңелдә җылы хис уята торган яки нинди дә булса яңалык алып килгән урыннарын гына китерергә булдык. Ә ул истәлекле язмалар белән укучы музейда – Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов укыган Түбән Биш мәктәбендәге музейда таныша ала. Бу яктан караганда, Аяз Гыйләҗевнең уй-фикерләре игътибарга лаек:

«Мөдәррис Әгъләмов саз каены кебек як-якка чайкалмады, беренче адымнарыннан ук үзенең барыр юлын дөрес билгеләде, ялгышмады, – дип яза ул. – Чөнки ул – табигать баласы. Табигать аның дүрт санын төгәл итеп яраткан, имгәтмичә үстергән, саклаган. Ул үзенә һәм халкына мөрәҗәгать итәрлек үтемле, хак сүзләр сайлады… һәр ымы, һәр ишарәсе белән халык күңеленә үтеп керергә тырышты. Авторның шигъри юллары – аның риясызлыгына, намуслы, кешелекле булуына мисал. Бер-ике сүз Мөдәррис үзе дә әйтсен әле:

Агачларның төсе алтын-сары,Тик җилбәгәй нарат яшел бары.Эленеп торды офык читләрендәТорналарның соңгы тавышлары.Кемгә кадерле без, кемгә кирәк,Яшәү серләренә кем өйрәткән?!…Без һәммәсен алдык табигатьтән.

Бу – чын Мөдәррис Әгъләмов. Табигать баласы булып яратылган, җирдән-күктән дәрт-дәрман алган, Аллаһы Тәгаләдән талант иңгән. Мөдәррис Әгъләмов бу кара елларда да үз тавышына хыянәт итмәде, үзе яшәгән чорда татарның җанын ачарга, адашканнарга туры юл күрсәтергә, өметсезләргә кул бирергә, үксезләргә җылы өләшергә омтылды».

Балачак мизгелләре

Балачак мизгелләре аның гомер юлдашы, юанычы, куанычы булып үзе белән янәшә киләчәккә атлады, яңадан-яңа шигырьләрендә урын алды. Бер кыска гына шигырендә шагыйрь үзенең ятим бала чагын тулы бер образ итеп күз алдына китерә, аны башыннан сыйпап юатырга тели:

Башыңнан сыйпап юатуИде юкса уем.Үреләм еллар аркылы,Үреләм, җитми буем…

Шушы дүртьюллыкта да шагыйрь үзенең ятим бала чагын шундый оста итеп күз алдына китерә ки, сокланмый кала алмыйсың…

…Талант иясе Мөдәррис кайда гына булса да: дуслары, якын күргән кешеләре янындамы, студентлар тулай торагындамы, үзе яши торган Социалистическая урамындагы йортта хәләл җефете янындамы, әйе, кайда гына булса да, ул туган авылын, бала чагын исеннән чыгармады…

Безгә бер килүендә мин аңардан:

– Зәй якларында Бистебашка кайтканың бармы соң? – дип сорадым.

– Мин ул авылдан түгел, – диде ул, кырт кисеп. – Мин Биш Субашы авылыннан…

– Язучы Роберт Батулла «Ватаным Татарстан» газетасында чыккан язмасында: «Мөдәррис – Зәй төбәгенең Бистебаш (Пусташит) авылында туып, күрше Түбән Биш авылы урта мәктәбендә генә укып чыккан татар баласы. Юкса Петербург, Киев, Мәскәү шәһәрләрендәге кебек бар уңайлыклары булган мәктәпләрдә дә укымаган», – дип яза бит, мин әйтәм…

– Батулла каян алгандыр, анысын белмим…

Әмма минем туган авылым Биш Субашы… Батулланың газетада чыккан мәкаләсендә, минемчә, төгәлсезлек… Кем гаебе белән… анысын төгәл генә әйтә алмыйм.

Әйе, Биш Субашы – минем яраткан туган авылым. Аны алыштыру мөмкин түгел. Кайбер шигырьләремнең ахырында да мин шушы авыл исемен язып куя идем. Мәсәлән, «Су юлы» дигән шигырем – нәкъ шундыйларның берсе. Анда туган авылыма, табигатенә, аның кешеләренә, аның сылу кызларына булган яратуым чагыла… Бәлки, минем шигырь язуым шуннан башлангандыр…

Сукмак читеннән чәчәкләрЧиләкләренә үрелә,Дулкын-дулкын су юлы…Яратуымны беләсең,Елмаерсың бит бер генә,Тик бер генә бу юлы.Их, су юлы…

Әйе, шуннан башлангандыр, бәлки, – диде Мөдәррис, «Су юлы» шигырендәге әлеге өзекне укыгач. – Шулай да шигырь ничек башлана соң? Мин моңа бүген дә, кырык елга якын шигырь язган, дистәләгән күләмле шигъри әсәр биргән хәлемдә дә чамалап – төгәл генә җавап бирергә кыенсынам… Әмма шунысы миңа мәгълүм: шигърияткә булган тәүге омтылышым шушы туган авылым Биш Субашында, андагы әти-әнием янында, авылдашларым белән аралашканда, мәктәбемә йөргән мизгелләрдә туды. Ул чакта…

…Әле мин бик кечкенә. Ул чакта тулыр-тулмас биш яшь. Әтием дә, әнием дә исәннәр. Сөенә-сөенә җитәкләп йөриләр. Аякларым талчыкса күтәреп тә алалар. Туйлар, мәҗлесләр булса, мине калдырумы, юк! Әткәй – гармунчы, әнкәй – җырчы. Туган-тумачалар җырлый, уйный, көлә, теләгәнчә ләчтит саталар, әлбәттә, әйбәт гайбәт сөйлиләр. Мин изрәп йоклап китәм.

Мине мәҗлесләргә ялынып-ялварып кына алып китәләр. Хикмәт шунда ки, җырларның сүзләрен мин яттан беләм. Онытсалар әйтеп кенә җибәрәм. Көннәрдән бер көнне шулай Таулыктан (хәзерге Тукай районы) бал бабайлардан (Галимулла атлы агайдан) кунактан кайтып килешебез. Әткәй гармунда уйный, җырлый. Ат үз көенә җибәрелгән. Мин әнкәйнең куенында. Әткәй җырлый:

Томанлы көн, караңгы көн —Без аерылган көн бит ул…

– Улым, әйт әле, ахыры ничек?

Әнкәй касыкка төртә, колагыма пышылдый:

…Бал бабай әче балыннанБулган әллә кем бит ул.

Мин шуны кабатлыйм.

Әткәй җырлап җибәрә дә, кинәт айнып китеп, мине, әнкәй куеныннан йолкып алып, кар өстенә ыргыта:

– Җырның сүзен бутама, маңка!

Чана салулап, ат каерылып туктый, әнкәй чәбәләнә, әткәй, көлә-көлә, минем янга басып, бию көен такмаклый:

Бие, бие, Хәйбулла,Биегән кеше бай була:Биегән кеше бай булганда,Карт алаша тай була.

Мин, черелдәп елап яткан ир-ат кисәге, чанага – әнкәй янына үрмәлим… Үзем көләм. Рә-хәт! Шигырь, бәлки, әнә шуннан башлангандыр…

«Безнең авыл мунчала авылы булды, – дип дәвам итә Мөдәррис үзенең «Кан тамырын кистем» дигән китабына язган кереш өлешендә. Кереш «Дөньяныкы – дөньялыкта» дип исемләнгән. – Халык, кара таңнан күзләрен ертып торып, кап сукты, кип сукты, чыпта үрде. Аларның һәрберсенең төрен аңлатыр өчен, үзенә бер китап язарга кирәк булыр иде. Ә мин бу очракта китабыма сүз башы язарга гына алындым лабаса. Шулай да бу авыр, коллыктан да коллык хезмәте турында берничә сүз әйтмәсәм, сез шагыйрьнең ничек шагыйрь булганын, шәт, аңлап бетермәссез.

Җүкә урманы киселә. Агачның кабыгы салдырыла. Шул кабыклар, суга салынып, рәт-рәт агач белән бастырыла. Үз вакыты белән судан алынып, кабыкка һәм мунчалага аерыла. Кабыгы белән каралты-кура, йорт түбәләре ябыла. Мунчада келәмнәре, колгаларга эленеп, чаршау-чаршау киптерелә. Аннары сыйфатлары белән төрле-төрле затлылыкларга аералар да татар халкы дигән «коллар» га тараталар.

Бер төрлесеннән кип сугалар. Станогы келәм сугу станогына тартым. Аермасы шунда: биредә ике кеше аягүрә эшли. Берсе бер яктан биреп тора, икенчесе алып, кылыч белән сугып тора.

Ни өчен кип? Ул җилдә дә, давылда да, яңгырда да чыдам. Анда әйбер тиз кибә. Үзендә һәммә нәрсәне саклап була. Капчык буларак, аннан да җиңел, аннан да кулай нәрсә юк. Мәңгелек татар шигыре кебек, кибеп, җилфердәп тора.

Бер төреннән кап сугалар. Монысы тупасрак, каплавычлы. Асты-өсте бөрмәле, өсте каплап тегелмәле мунчала чыпта. Беренче ГЭСлар, ДнепроГЭСлар, буа-плотиналарның астына, ком тутырып, шул салынган. Шул мунчала капчык берничә йөз еллар су астында саклана икән. Балыкчылар өчен дә бик тә уңай. Чүпрәк капчык судан, дымнан таркала, ә моңа берни булмый. Сахалиннан, Владивостоктан, Каспийдан кайтып, Бөгелмә аша эшелон-эшелон алып китәләр иде аны. Нәкъ менә татар егетләрен, татар кызларын көтүе-көтүе белән мәҗбүри эшкә алып киткән шикелле. Мунчала капчыклар шикелле, алар да су төбенә киткәндәй юкка чыктылар.

Бер төреннән чыпта сугалар. Атамасы «ышыкла» дан килеп чыккан. Аның белән ишек тышлыйлар, болдырга җәяләр. Борынгылар җинаятьчеләрнең йөзен, җәзалар алдыннан, чыпта белән каплаганнар. Чыптаны ыштыр итеп тә файдаланганнар. «Ыштыр бит», «чыпта чырай» дигән гыйбарәләр әнә шуннан калган.

Җүкә агачы үзе бик йомшак. Чабата аның яшь агач кайрысыннан үрелә. Бу – үзе бер сәнгать.

Җүкә агачының кайрысы салдырылган кәүсәсе сөян дип атала. Аннан тәрәзә рамнары, өстәл, урындыклар ясала. Һава кебек җиңел, кулга рәхәт…

Мин шуларның һәммәсен эшләп үстем. Бәлки, шигырь әнә шуннан башлангандыр?

Юк, алай гына түгелдер…

Шул мунчаланың иң затлы, ефәк кебек затлысыннан тагын бер сәнгать әсәре эшләнә: ул да булса, элек губернаторлар йөргән өчәрлек атлы көймәләргә, татар морзалары йөргән пар атларга ябыла торган чыпталар. Ул җиде төскә буялып, салават күперенә охшатып үрелә. Чанасы кошёвка дип атала. Анысының як-ягы да, җиде төстә булып, үрелгән чыпта белән тышлана.

Бер елны әткәй Чаллы башкарма комитеты рәисеннән шуны эшләргә заказ алды. Нечкә эш. Авыр эш. Бөтен өй хәрәкәттә. Мин энәне җепләп биреп торам. Бу уен гына булгандыр инде. Берничәне җепләгәч, мине йокларга озаталар. Күз иярми, баш әйләнә башлый.

Әткәй миңа, шушы эш уңса, төпчегемә мәктәпкә барырга кәчтүн-чалбар тектерәм, ди. Димәк, миңа. Шул шатлыктан әвәрә килеп буталуым булгандыр инде.

Чыннан да, ул хыялым тормышка аша язып калды. Тышта язгы кояш нурлары төшә башлаган бер көндә әткәй кап-кара ситсы алып кайтты. Аны бик кадерләп, тәти сандыкка салып куйдылар.

– Улыбызны мәктәпкә киендереп, «кияү егет» ясап җибәрәбез, Алла боерса, – дип сөенештеләр әти белән әни. Әткәй:

– Түбән очтагы тегүче оста белән дә сөйләшеп кайттым, моннан менә дигәнне эшләп була дип әйтте, – дип, әнкәйне сөендерде.

Ни хикмәттер, гаять сизгер күңелле әби генә бу куанычларга артык исе китмәде. Әйткән тәгъбире бер генә булды:

– Дөньяныкы – дөньялыкта!..

* * *

– Мин уянып киткәндә, өйдә үлем тынлыгы иде, – дип дәвам итә Мөдәррис үзенең «Дөньяныкы – дөньялыкта» дигән кереш сүзендә. – Беркем дә юк, абзар-кура тирәсендә дә ни әби, ни әни, ни әти, ни абый-апалар күзгә чалынмый.

Ялантәпи болдыр баскычына чыгып бассам, бөтен авыл өстендә аһ-зар, елау авазлары, шомлы ыңгырашу. Менә җил-җил әби кайтып керде. Минем болдырда шундый хәлдә басып торганымны күреп, җилтерәтеп өйгә соңды. Артка да «чәп» итмәде, әрләмәде дә. Керде дә тезләнеп дога укыды. Тәкрарлады:

– Алланың каһәре төште! Алла бар ул!

Аның йөзендә нур балкый иде. Кинәт кенә җилләнеп торып, минем авызга ясмык борчагы кадәрле генә шикәр каптырды. Тәме әле хәзер дә хәтердә.

Чигенеп булса да әйтим, хикмәтле әби 5–6 елдан соң, Сталинны эт итеп ташлагач, Хрущёвка рәнҗеде, каргады:

– Үлгән хуҗаны яманлаган хуҗа илгә түгел, үз-үзенә дә хуҗа була алмый ул, – диде. Әбинең бу үзгәрешен мин бүген дә аңлый да, аңлата да алмыйм.

Берәм-берәм гаилә кешеләре, кайтып, табын янына өлгәштеләр. Ниндидер кайгылы бәйрәмне сизеп, мин дә әбидән бәйрәм ашы көтәм. Әби өстәлгә зур икмәк чыгарып куйды. Хуш исле. Мондый хәл өйдә бик, бик сирәк була. Казаннан бушатып алынган бер табак бәрәңге… Кишер һәм карлыган яфрагы чәе. Беркем дәшми. Менә чират иң көтелгән икмәккә җитте. Кырылган бәрәңгегә төелеп, кул тегермәнендә тартылган имән чикләвеге, алабута, кузгалак һәм сәрдә оны кушылган икмәкнең кабарып киткән ике чикләвеген миңа, төпчек малайга бирделәр…

Кинәт ишектән берничә кеше килеп керде. Берсе авыл Советы, берсе участок, берсе сельпо агае, берсе таныш түгел…

– Нәрсә, бөтен ил кайгыда чакта бәйрәм итәсезме?

Хәтеремдә: әбием барысын да тәртипкә китерде:

– Дөньяныкы – дөньялыкта. Әйтегез сезгә нәмә кирәк минем нәселемнән? – диде ул кырыс кына әлеге өйгә килеп кергән затларга.

Алга теге таныш түгел кеше чыкты (районнан берәр вәкил булгандыр):

– Олы кайгы кичерәбез, Бөек атабызны югалттык… – диде ул.

Кинәт искитмәле хәл булды. Әбием тезләнде дә бөек Сталинның рухына дога укыды. Беркем дә селкенмәде. Берничә сүз булды да килешү тәмамланды.

…Сандыкны ачтылар. Миңа мәктәпкә киеп барырга дигән, шуңа дип тектерергә тиешле кәчтүн-чалбарлык ситсы авыл Советы кулына күчте. Шулай итеп, аны бөек юлбашчыбызның үлеме кайгысына күтәреләчәк байракларның чит-читләренә тегәр өчен алып чыгып киттеләр. Мин артларыннан: «Минем кәчтүн-чалбар! Минем кәчтүн-чалбар!» – дип кычкырып йөгергәнемне әле дә хәтерлим.

Бу турыда соңыннан да әткәйнең берничә мәртәбә көлеп сөйләгәне булды.

Әбием мине сазга буялып беткән хәлемдә өйгә алып кайткан:

– Улым, бәбекәем, дөньяныкы – дөньялыкта, – диде ул, мине юатып.

Өйдәгеләр әйтүенчә, мин берничә көн аңга килә алмый саташып ятканмын: «Минем кәчтүн-чалбар! Минем кәчтүн-чалбар!» – дип оран салганмын.

Шигырь, бәлки, әнә шуннан башлангандыр? Юк, аннан гына түгелдер».

…Шулай да Мөдәррис, яңа кәчтүн-чалбар киеп, үз вакытында мәктәпкә керә. Үзе әйтмешли, хәрефләрне яхшы белсә дә, язу аңа гаять авыр бирелә. Матур язу дәресләре даими алып барыла торган заман иде ул. Ә инде яттан сөйләү (декламация диләр иде), дәрес булып кермәсә дә, бик тә дәрәҗәле иде. Ни хикмәт, халык ач яшәсә дә, мәктәптә (ул чакта клубта) гел бәйрәмнәр була иде. Җиңү бәйрәме. Әниләр бәйрәме, сайлаулар (анысы инде бәйрәмнәр бәйрәме – анда бит чәй һәм берничә конфет, прәннек тә бирәләр)…

Соңыннан исә әти-әниләрнең үз балалары конфет бирә. Халык бәйрәме башлана.

– Әнә шул халык бәйрәменә өй белән мине дә әзерлиләр, – дип искә ала Мөдәррис, – ятлаган шигырьләрне алар үзләре өйрәнгәнче үк такылдап йөрим:

Буля мглоюНебо клоет,Бәхли снежает көлттә.

Моны миннән кат-кат укыттылар. Хикмәт монда Пушкин шигырен шулай мәзәк итеп тәмамлавымда түгел, ә күрше авылда бердәнбер салырга яраткан Бәхри абзый бар иде. Ул, базардан кайтканда, кайчакларга көрткә кереп бата. Көчкә-көчкә чыга. Үрмәләп чыга. Барыбер кайта. Бу шигырь шул абзыйның хәлен күз алдына китереп бастыра. Бер авыз сүз урысча белмәгән сабый мин аны үземчә аңлыйм, үземчә кабул итәм.

Бәлки, шигырь әнә шуннан башлангандыр? Юк, алай гына түгелдер!

…Халык бәйрәме җитеп килә. Шул бәйрәмгә мине дә әзерләмәкчеләр.

– Әйдә, без булып кыланып, шигырь укып йөрмә, – диделәр, – үзеңә дә вакыт!

Өйдә тулган китапларны актара торгач, минем буйга таман гына булган «Әүхәди» дигән шигырьне эзләп таптылар. Такташның иң дәрәҗәле заманы иде. Әле Җәлил, Туфанның исеме дә юк.

Бүген барлыйм да, Такташның иң аңлашылмаган, иң кыска шигыре шулдыр. Ә мин аны яраттым. Югыйсә миңа бала-чага шигыре ятлатмаячаклар. Имеш:

Ләйлә чанасын өстерәп,Чыгып китте өеннән.

Бәйрәмдә мин «Әүхәди» не укыдым. Өч аяклы урындыкка бастырдылар… һәй укыйм, һәй укыйм. Ахырына җиттем:

Әүхәди мич башындаТүшәмдә төкереп ятмасын,Өй түбәсен капласын!

Шулкадәр дәртләнеп, кычкырып җибәргәнмен ки, өч аяклы урындык та әйләнеп киткән, мин дә тегендә очканмын. Әлбәттә, җирдән түбән түгел, сәхнә идәненә генә. Ни генә дисәң дә, укырга кергәнче, мин «Әүхәди» булып йөрдем. Шигырь, бәлки, әнә шул кичәдән башлангандыр? Юк, алай гына түгелдер…

…Район газетасында, «Яшь ленинчы» да, «Ялкын» журналында шигырьләрем басыла башлагач, миннән бәйрәм шигырьләре яздыра башладылар. Әниләр бәйрәме, Октябрь, Җиңү бәйрәмнәре. Тәгәрәтәм генә… Бер язгы бәйрәмдә район газетасында шигырем басылды:

Яшәсе дә безгә яшәсе…Яңа язда бөтен планетадаУйнап торсын дуслык рәшәсе.

Авыл турында дәртләнеп-дәртләнеп укыдым. Алкышларга күмелдем. Урамга чыккач, гармунчы Рәзим:

– Пүчтәк шигырь бу! – диде. – Шигырь мондый булмый!

Үтерде, гарьләндем.

– Ә ничек була? Менә үзең язып кара.

– Менә ничек була:

Яусаң яу, яңгыр!Яумасаң тамма да.Сөйсәң сөй, җаным,Сөймәсәң ялынмаем.

– Рифмасы юк, – дидем мин, үҗәтләнеп.

– Әй надан! – диде ул. – «Яусаң», «яңгыр», «яумасаң», «ялынмаем» – рифмалар түгелме?

Тетрәнеп киттем. Сибәләп кенә торган яңгырга кушылып, күз яшьләрем тәгәрәде. Эчтән генә сөеп йөргән күрше кызы – Гасимә – күз алдыма килеп басты.

Әнә шундый сабак бирде миңа гармунчы, җиде класс белемле колхозчы авылдашым. Шигырь, бәлки, шуннан башлангандыр?

Дөресен әйтим, әбиемне ярата идем, бик тә ярата идем. Әби дигәннән, бер хәл искә төште.

Миңа бит әле «Иман» дигән кушамат та тактылар. Әбинең татарча укый торган бер вәгазь-догасы бар иде. Ул аны үзе алты вәгазь дип атый иде. Шуны һәр җомга җыелган бала-чагага, күрше-күләнгә көйләп укый иде. Күңелемнән генә мин дә кабатлап барам. Шулай итеп, мин моны яттан өйрәнеп тә алдым.

…Иң әүвәл кирәк нәрсә – иман, дигән,Ахирәт эшләренә инан, дигән…Икенче кыйммәт нәрсә – күңел, дигән,Күңеле бозык адәмнән түгел, дигән.Өченче кыйммәт нәрсә – акыл, дигән,Акылсызлык тәүфыйк ягы такыр, дигән.Дүртенче кыйммәт нәрсә – шөкер, дигән,Нигъмәткә шөкерсезлек көфер, дигән.Бишенче кыйммәт нәрсә – әдәп, дигән,Әдәп, дигән, мәхәббәткә сәбәп, дигән.Алтынчы кыйммәт нәрсә – сабыр, дигән,Сабыр кеше морадын табар, дигән;Һәр эштә сабырсызлык төбе – хурлык,Сабырсызлык бик зур бәла салыр, дигән.

Картларның җомга намазына җыелуларын күрү белән, малайлар минем тирәгә җыелалар, – дип искә ала шагыйрь.

– Әй, «Иман», әйдә әле безнең иманыбызны да укытып ал!

Шулай итеп, миңа яңа кушамат тагыла да кала.

Еллар үтте, мин дә, авылдан китеп, Казан дәүләт университетына укырга кердем. Профессор Хатип ага Госман «XIX гасыр әдәбияты» ннан курс-лекция укый. Ул шушы шигырьне укып китте:

…«Иман шарты» н өйрәнмәсә – яман, дигән.

Мин сикереп торам (әдәпсез!):

– Ялгыш укыйсыз, Хатип ага, – дим һәм аңа шигырьне баштан алып хәтердән көйләп чыгам. Нәкъ әбичә итеп.

– Син моны каян беләсең?

– Әби өйрәтте.

Баксаң, мәшһүр татар-башкорт-казах шагыйре Акмулла әсәре икән ул.

Менә сиңа әби, менә сиңа «Иман» кушаматы.Бәлки, шигырь әнә шуннан башлангандыр…Күңел ишекләрен шакып керде ул…

Тынлыкны бүлеп, шулчак телефон шалтырады. Фирая телефонга үрелде. Бу шалтыратуны көтеп алган кебек тоелды ул миңа. Ни өчен дисәң, гадәттә, телефон шалтыраса, трубкага бик сирәк үрелә торган иде.

– Көткән кешеңме? – дидем мин шаярту аша.

– Юк, сине сорый. Безнең уртак якын кешебез. Мөдәррис ул, – диде Фирая, елмаеп һәм трубканы миңа сузды.

– О Мөдәррис, исәнме, хәлләрең ничек? Син әле хастаханәдәме? Укол дигән нәрсәне ничек хәл иттеләр?

– Котылдым, Фарсель, ясамадылар. Сибгат агага рәхмәт, ул булышты. Теге көнне синең белән сөйләшкәннән соң, мин аңа шалтыратып, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп биргән идем. Кыенсынып тормаган, өлкә комитетына кергән. Фикърәт Әхмәтҗановичның үзе белән сөйләшкән. Аңа ул: «Мөдәррис бит безнең бүгенге Тукаебыз, аны югалтырга ярамый», – дигән. «Фикърәт Әхмәтҗанович минем сүзгә игътибар итте, – диде Сибгат ага. – Барысы да тәртиптә булыр, Мөдәррис». Беренче секретарьның әмере табибларга килеп ирешкән, күрәсең, башка мине борчымадылар, укол ясыйбыз дип сөйләнүче булмады. Монысы ярый, ә менә бу гамәлне башлаучылар мине сагайтты: үзләре дус булып безнең арада йөриләр, ә чынлыкта күралмыйлар икән. Дөресрәге, көнләшәләр, «бомж» дип миннән котылырга телиләр. Хәер, бу турыда мин, үзегезгә килгәч, бөртекләп сөйләрмен. Бүген өйдә буласыздыр бит, беркая да китмисезме?

– Өйдә булабыз, Мөдәррис, кил, көтәбез, – дидем мин, трубканы куеп.

Мөдәррис озакламый килеп тә җитте. Гадәттәгечә, күңеле күтәренке, әйткән сүзләре очкын кебек кабынып-кабынып ала, күңелгә үтеп керә иде. Үзен борчыган хастаханәдә укол ясарга омтылуларын ул бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Остазы Сибгат ага Хәкимгә рәхмәтле булуын кат-кат басым ясап әйтте.

Барысы да Галиәсгар Камал исемендәге театрның элекке бинасында булган хәлдән соң башланды.

…Ул көнне театрда, дөресрәге, театр бинасында әһәмиятле корылтай бара иде… Президиумда республикабызның җитәкчеләре, күренекле затлар утыра. Җыелышның иң кызган мизгелендә зал кинәт яктырып киткәндәй булды, һәм тамашачылар өстенә, президиумда утыручыларның өсләренә ап-ак кар, дөресрәге, кәгазь кары яварга кереште. Болар санап бетергесез листовкалар иде… Мәдәният министрлыгы, гомумән, республикабыз җитәкчеләре исеменә канәгатьсезлек белдереп язылган листовкалар иде болар. Билгеле, хәл ителмәслек проблемалар да түгел кебек. Шулай да Татарстан халкы, аның яшьләре өчен мөһим саналган таләпләр куелган иде ул кәгазьләрдә. Шулар арасында яшьләр журналының һаман да гамәлдә булмавы борчый иде аларны. Инде ничә тапкыр күтәрелеп тә, һаман хәл ителмәгән әлеге мәсьәлә күтәрелгән иде ул листовкаларның берсендә.

Залда утыручыларның бер өлгере очып барган листовканы эләктереп алды да президиумда утыручылар янына атылды.

– Бирегә китерегез, – диде Фикърәт Әхмәтҗанович, урыныннан кузгалып һәм шул арада листовкага күз йөртеп чыкты. Һәм аның кәефе бозылганнан-бозыла барды. – Нәрсә, бу мәсьәләне шушында хәл итәргә идемени? Язучылар берлеге белән бергә хәл итеп булмый идемени?! Тәртип бозучыларны, мондый башбаштаклык оештыручыларны ачыклагыз һәм миңа җиткерегез.

Зал тып-тын калды. Авторларны ачыкладылар. Алар арасында Казан дәүләт университеты студентлары, яшь шагыйрьләр Зөлфәт, Мөдәррис һәм башкалар бар иде.

Тәртип бозучыларны ачыклап берничә көн үткәч, эзәрлекләү башланды. Беренчедән, аларны университеттан куып чыгару мәсьәләсе күтәрелде, икенчедән, гаеплеләрнең башларын савыктырып чыгару максаты белән аларны республиканың Бехтерев исемендәге психик авырулар хастаханәсенә салырга әмер булды.

bannerbanner