
Полная версия:
Көмеш дага / Серебряная подкова
Тагын бер мәртәбә «авыру сәбәпле» отставкага чыкканнан соң, Аверкиев аны 1795 елның азагында Нижнийдагы межа конторасына кечкенә генә бер урынга урнаштырды. Иван Максимович хезмәтендә бер дә уңышка ирешә алмаган иде.
Ә Шебаршинның эшләре әйбәт кенә тәгәри. Коля тугач, өй кысан була башлады. Сергей Степанович Печора кырында яңа йорт һәм буш җир сатып алды. Алексеевский урамындагы йорттан ерак түгел, каршыда гына иде ул йорт. Шебаршин анда зур бакча утыртты, аның оранжереясы Аверкиевларныкыннан да матуррак булды.
Нижний Новгород губернасында иң яхшы землемерлардан саналган Сергей Степановичның эше баштан ашкан, ул һәрвакыт юлда йөри иде. Балаларны сагынып, бераз ял итәргә дип кайтып өлгерми – икенче көнне үк ишек төбенә коляска килеп туктый. Елгыр пар атны кучер көчкә тыеп тора, Авдотья кузла астындагы ящикка таба ашлары төргән төенчекләрне һәм башка юл кирәк-яракларын куя. Кечкенә Саша Сергей Степановичка килеп сырпалана, күзләренә туры карарга тырыша, карт, моны күреп, читкә борыла, елмаюын яшерә иде.
– Парашенька, – ди ул, буш чынаягын читкә этеп, – көн бик матур, әллә бер йөреп керәбезме? Үзебез белән тагын берәрсен алырбыз, бәлки.
Параша эченнән генә көлә. Сергей Степанович белән алар алдан ук сөйләшеп куйганнар, шулай да берни белмәгәндәй кыланалар иде.
– Белмим шул, – дип куя ул. – Кемне алырбыз икән соң?
Бу сүзләрне ишеткәч, Сашаның түзеп торырлыгы калмый:
– Мине алыгыз, мине! – дип кычкырып җибәрә ул. – Серёжа абый, мин зур үстем, кузлага кучер янына утырып барам. Аннан яхшы күренә.
– Юк, юк, – дип каршы төшә ана. – Минем янга утырырсың, ерак бармабыз. Коленька…
– Коленькадан Устинья күзен дә алмаячак, белеп торасың лабаса, – ди моңа каршы хуҗа, урыныннан җиңел генә күтәрелеп. – Тизрәк бул, Парашенька, төшке челләгә чаклы атларга кигәвен дә артык каныкмый.
…Вакыт уза торды. Коля да үсте. Серёжа абыйсы Коляны бик ярата иде.
Балалар тәрбиясе турында кайгыртып, Сергей Степанович аларны җир үлчәү эшен яратырга өйрәтте. Ул бик кызык итеп сөйли; Серёжа абыйлары белән бергә уздырган һәр көн малайлар өчен бәйрәмгә тиң иде.
Андый кичләрдә ул еш кына:
– Карап-карап торам да, Парашенька, безнең сәфәр йөрүләр Саша өчен бик-бик файдалы бит, – дип сөйләргә тотына. – Мин межа уздырганны ул бик зур кызыксыну белән күзәтә. Үлчәүгә яки план төзүгә кагылышлы нәрсәләрне зурларча хәтеренә сеңдерә. Күр дә тор, землемер булачак! Аллага шөкер, файдалы һәм кирәкле һөнәр. Җирне дөрес итеп бүлеп бирү – изге эш ул: бәхәсләр туктый, ызгышырга сәбәп калмый, хуҗалык эшләре бөтен дәүләтебез күләмендә ныгый…
Сергей Степанович хатынга киңәш тә бирә:
– Исеңдә тот, Парашенька, Сашаны Мәскәү гимназиясенә бирергә кирәк булыр. Бер дигән землемер чыгар аңардан.
Аларның гаиләсенә карт якын туганнарча карый иде һәм Лобачевскийларның өченче малайлары Алексей тугач, ул аны үз исеменә яздырды.
Бу мәсьәләгә Иван Максимовичның бер дә исе китмәде. Күпчелек вакытын ул юлда йөреп үткәрә, өйдә чагында да балалар аңардан нык ятсыналар. Алар аның янына килергә дә куркалар, ә кече күңелле Сергей Степановичны торган саен ныграк яраталар иде.
1797 елны көзен, көтмәгәндә, Нижний Новгородтагы межа конторасын яптылар һәм бөтен чиновникларны Уфага күчерделәр. Ирен озаткач, Параша җиңеләеп калды. Тыныч тормыш итәргә моннан соң берни комачауламас дип уйлады ул. Тик ул уйлаганча булмады. Бер атна узгач, Сергей Степанович каты авырып китте. Ул озак авырмады. Кайгыдан ябыгып киткән Парашага, бәхилләшү өчен, балаларны алып керергә кушты.
– Укып кеше булуларын күрә алмадым шул, Парашенька. Тагын бер ялгызың кайгыртырга туры килә инде. Кара аны, университет бетереп, кеше булсыннар. Бар милкемне сиңа калдырам, – диде карт һәм калтыраган кулы белән Парашага рәсми кәгазь сузды.
Кичен ул вафат булды.
Параша мирас булып калган өйдә яшәвен дәвам иттерде. Шебаршинны истә тотып, ул үзенең өч улын да «мәрхүм капитан Шебаршин тәрбияләгән балалар» дип атый иде.
Ә Иван Максимович, хатыны һәм балаларының ничек яшәүләре белән бер дә кызыксынмыйча, Уфада яши бирде. Ул 1800 елны гына алар янына кайтып килде. Ләкин ул кайтканнан өйдә шатлык өстәлмәде. Аек чагында ул бернигә катнашмыйча һәм бернигә исе китмичә, юньләп сөйләшмичә йөрде. Озакламый тагын эчәргә тотынды, исергәч, һәркемгә бәйләнде. Елаулар-ялварулар ярдәм итмәде. Параша аның белән бергә тормыш алып бару мөмкин булмаячагын тәмам аңлады.
Ире кайтып киткәннән соң, Прасковья Александровна Шебаршинның милкенә рәсми рәвештә рөхсәт алды. Балаларын тәрбияләп үстерергә җитәрлек акча булгач, иреннән аерылырга һәм Нижнийдан китәргә дә була иде.
1801 елның җәендә ул, Нижнийдагы өйләрен сатып, Макарьевка күченде. Әти-әниләре үлгән, туган йорты аңа мирас булып калган иде.
Киләсе елда кече улы Алёшага җиде тула. Сергей Степановичның соңгы васыятен үтәү йөзеннән Прасковья Александровна Казанга барырга, балаларын гимназиягә бирергә булды. Идел буеннан алып Ерак Көнчыгышка чаклы булган арадагы бердәнбер гимназиягә разночинец балаларын урнаштыру бик авыр мәсьәлә иде. Ләкин тормышта очраган кыенлыклар аның ихтыярын сындырмаган, киресенчә, ныгыткан гына иде. Ул тәвәккәлләп юлга чыкты…
Кучерның кинәт кенә атка чыбыркы белән селтәве Прасковья Александровнаны уйларыннан тагын аерды. Тарантас таудан кызурак тәгәри башлаган иде. Юл кирәк-яраклары салынган кәрзиннәр һәм төеннәр сикерешеп алалар.
– Аллага шөкер, Казанга җитәбез! – дип куйды кучер.
Урман бетеп, татарларның борынгы башкаласы күренә башлады. Ак йортлар кояш нурында коена, алар арасында мәчет манаралары һәм чиркәү гөмбәзләре күренеп, кукраеп утыралар. Шәһәр заставасына җитәргә әле тагын берничә чакрым бар иде.
– Әнкәй, – диде Коля, түземсезләнеп, – болай артка карап бару алҗытып бетерде. Кучер янына утырып, алга карап барасым килә. Утырыйм инде?..
– Утыр, – диде әнисе, бераз көттереп, истәлекләреннән аерылып бетмәгән хәлдә. – Тик егылып төшмә.
Шатлыктан Коляның авызы ерылды, ул тиз генә кузлага менеп утырды.
– Эх, малкайлар, кызурак кыймылдагыз! Эх!.. – диде малай, атларны куалап. Ул чыбыркы шартлатып алды, тыңлап торды. – Ишетәсезме?.. Ишетәсезме, ничек шартлады? – дип сөйләнде. – Һава бар анда. Буш урында көтүче чыбыркысын селтәсәң дә, бу чаклы шартламас иде.
Приказчик белән кучер шаркылдап көлеп җибәрделәр. Прасковья Александровна да елмаеп куйды. Малай боларның көлүен күтәрә алмады – гарьлегеннән кызарып, чыбыркыны кучерга бирде һәм кире үз урынына төште.
Атлар, тиздән ял итү һәм ашау мөмкинлеге булачагын сизенеп, үзлекләреннән юыртып киттеләр. Приказчик сүз әйтмәде. Казанга җиткәндә, олауларны артта калдырганда да куркыныч юк иде.
Прасковья Александровна авыр юлның бетүенә сөенде. Ләкин аның йөрәге ешрак тибә башлады: Казан, Казан дип киләләр дә бит, шәһәр ничек каршылар аларны? Аның улларын нинди язмыш көтә?
Юл кырыенда утырган багана шәһәргә җитәргә нибары бер чакрым калганын белдерде. Чыннан да, Казанканың сул як ярындагы иң биек җиргә урнашкан Кремль диварлары, ак ташпулатлар һәм атаклы Сөембикә манарасы яхшы ук ачык күренә башлады. Биек агачлар яртылаш томалап торган тәрәзәләр һәм өй түбәләре, соңгы кояш нурларында коенып, аллы-гөлле төсләргә керәләр һәм шәһәрне әкияттәге шикелле гүзәл итеп күрсәтәләр иде.
Атлар дамба буйлап юырталар: дамбаның кырыйларына кыска баганалар утыртылган, гүя ниндидер землемер аларны юри, юлчылар адашмасын өчен утырткан инде. Коля юлның ике ягыннан еракка тезелеп киткән баганаларга озак карап барды. Ул баганалар аңа юл күрсәткеч маяклар булып тоелды. Кая юл күрсәтәләр соң алар? Әлбәттә, гимназиягә. Шуның өчен бу авыр юлга чыктылар бит алар.
…Менә алар зур якты залга килеп керәләр. Түрдә озын өстәл, ә өстәл артында укытучылар утыра. Күбәү алар, һәммәсе кара сюртуклы, чал сакаллы. Коля килеп керү белән, аңардан бөтен фәннәр буенча сынау ала башлыйлар. Бик күп сорыйлар… Җавабын тыңлаганнан соң: «Кызганычка каршы, сезне гимназиягә кабул итә алмыйбыз. Сез бик сай йөзәсез», – дисәләр?..
Хурлык! Нинди зур хурлык булачак! Әнкәй нәрсә әйтер? Сергей Степанович исән булса ни дияр иде.
Сергей Степановичның сулган йөзе Коляның күз алдына килеп басты. Үләр алдыннан, ул аларны үз янына чакыртып китерде һәм: «Укыгыз, балалар, җирнең чын хуҗалары булыгыз, – диде. – Кеше караңгыда яши алмый, яшәргә тиеш тә түгел. Табигатьнең бөтен серләренә төшенеп, кеше аның байлыкларына хуҗа булырга тиеш… Сезгә, алтыннарым, усал атны авызлыклаган кебек, табигатьне авызлыкларга һәм кешелек дөньясы өчен хезмәткә җигәргә туры килер. Ул чагында ярлы һәм көчсез баеп китәр, кодрәткә ия булыр. Надан, кара кеше гыйлем алыр, акылы артыр… Боларның һәммәсен дә фән бирер. Фәннең нигезе – математика, аның үсеше һәм камилләшүе нәтиҗәсендә безнең дәүләтебез чәчәк атар… Сүзем бетте, алтыннарым… Бәхил булыгыз».
Сергей Степановичның һәр сүзен хәтерли Коля. Тагын әле ул: «Гимназиягә кергәннән соң, бүләк итеп, минем землемер чылбыры белән эккерны бирерсез», – дигән иде.
Керә алмасалар? Ул чагында чылбыр белән эккерны нишләтергә? Гимназиягә биреп калдырыргамы, әллә кире Макарьевка алып кайтыргамы?
Коля, әнә шул сорауга җавап эзли-эзли, дамбаны чыгуларын һәм утын складлары, сәүдә лабазлары, тоз һәм тире өемнәре яныннан бара башлауларын сизми дә калды.
Юл бер пычрак урамга килеп керде. Әйләнә-тирәдә сасы ис – тире, дегет, балык, сабын исе бергә буталган иде. Күрше тыкрыктан тигезсез таш юл буйлап дөбер-шатыр килеп узган арба тавышы ишетелә. Ул арбаның майламаган тәгәрмәчләре шыгырдавыннан колакны томалыйсы килә. Шулвакыт кемдер әче тавыш белән: «Суу са-там! Ка-ба-а-ан суы!» – дип сузып җибәрде. Аңарга карлыккан тавыш кушылды: «Әй, балалар, бер тиенгә сыер ала алмассыз, миннән кабартма алып ашагыз!»
Һәркайда көл өеме, чүлмәк ватыгы, чүпрәк-чапрак. Нижнийдагы кебек, монда да чүп-чарны юлга ташлыйлар икән.
Заставаны үткәч, – элек монда Әби патшаның, ягъни Екатерина Икенченең Казанга килүен хөрмәтләп, Триумфаль арка эшләнгән булган, әмма ул Пугачёв явы заманында янып киткән, – тарантас Триумфаль урамга килеп керде. Биек коймалар эченнән бәйдәге усал этләрнең һау-һаулап өргәне ишетелде, өйләрнең киң кәрнизләре, яшел һәм кызыл төскә буялган очлы түбәләре күренде. Капка төпләрендә шәһәр халкы кайнаша. Балалар һәрнәрсәне кызыксынып күзәтте. Әнә җитез приказчиклар амбар яки лабаз тирәсендә бозау башы кадәрле йозакларын биклиләр, ачкыч бәйләмнәре белән шалтыр-шолтыр киләләр; әнә симез купец хатыннары, такта кибетләреннән башларын чыгарып, әче тавыш белән нәрсәдер кычкыралар; әнә каракүл бүрек, билле бишмәт, читек-кәвеш кигән кәҗә сакаллы татарлар юл уртасында кызып-кызып сөйләшәләр. Әнә бик зур һәм бик матур чиркәү алдында сәләмә киемле, озын чәчле куркыныч хәерчеләр көйләп-көйләп язмышларын каргыйлар:
– Ипилек кенә… Алла ризалыгы өчен, ипилек кенә бирсәгез лә…
Кинәт урам чатыннан крестьян киеме кигән бер төркем кешеләр һәм аларны урап алган конвой килеп чыкты. Бунт күтәрүче ул крестьяннарны башта крепостька алып барачаклар, аннан этап белән зәһәр табигатьле Себергә озатачаклар икән.
Урам буйлап, бунтарьлар алдыннан, мичкәле арбасы яныннан су сатучы татар агае килә. Ул үзенең ябага атына чыбыркы белән дә селтәнә тора, ләкин аты ун-унбиш сажень гына юырткан булды да бөтенләй туктап калды.
– Юлны бушат! – ди конвой начальнигы, карлыккан тавыш белән җикереп.
– Менә сиңа Казан! – дип бәя бирде Саша үзенең күргәннәренә.
– Бу әле Казан түгел, улым… Чын Казан түгел дигәнем… Дворяннар яши торганы әнә тегендә! – Кучер, кулын сузып, тау башында мәһабәт утырган ак ташпулатларны күрсәтте. – Анда урамнар киң, матур…
– Монысы нәрсә тагын, чылбырлы? Күпер түгелме соң? – дип сорап куйды Прасковья Александровна.
– Әйе, әйе, күтәрмә күпер… Болак аркылы… – диде аз сөйләүчән приказчик та, сүзгә катнашып. – Көндез аннан кешеләр йөриләр, төнлә, күтәреп, Иделдән пароход кертәләр. Иван Степанович үз акчасына эшләтте. Тегенди-мондый гына купец түгел шул безнеке – бөтен Россиядә сәүдә итеп йөри. Күпме машина эшләтә! Армия өчен күлмәклек һәм кием эчлек киндер, итек, ременьне ул куя. Яз һәм җәй айларында Иделдән чыпта, тугым, кайры, киндер, тире-яры, сабын, шәм кебек нәрсәләр озатыла. Әнә теге амбарлар һәммәсе безнең Жарковныкылар…. Менә килеп тә җиттек…
Атлар Болакның сул як ярында беренче булып утырган ике катлы зур таш йортның тимер капкасы төбенә туктадылар. Приказчик тарантастан сикереп төште һәм кучерга Лобачевскийларны Лядской урамга илтеп куярга кушты. Үзе Адмиралтейство тирәсендә артка калган обозын көтәргә калды.
Прасковья Александровна юлдашы белән әдәпле итеп саубуллашты, ә малайлар, түземсезләнеп, зурларның сөйләшеп беткәннәрен көттеләр – аларның тизрәк кузгалып китәселәре килә иде.
Кабан күлен Казанка белән тоташтырган яшел һәм пычрак сулы Болак аркылы чыккач, юлчылар халык гөр килеп торган Проломная[3] урамын уздылар һәм Кремль стенасы буйлап тауга юнәлделәр. Авыр тарантасны арыган атлар көчкә тарталар. Менә Спасская башня алдындагы мәйданга җиттеләр. Бу – халыкка патша указларын укый һәм хөкемнәр чыгарылып, җәза бирелә торган мәйдан иде. Ләкин хәзер бу тирәдә күңел ачып йөрүчеләр генә очрый.
Воскресенский[4] урамының почмагында гаҗәеп зур йорт – гостиный двор салынып ята. Аның каршында – бай фабрикант Дрябловның мәһабәт сарае. 1767 елда Казанга килгәч, Екатерина Икенче шунда туктаган. Әби патшага Казан ошаган, һәм ул аның турында болай дип язган: «Ошбу шәһәр, – шик юктыр, Мәскәүдән соң Россиядә беренче шәһәр».
– Кара! – диде Саша акрын гына, Коляны җиңеннән тартып.
Алар яныннан сөлек шикелле пар ат җигелгән, алтын бизәкле һәм лаклы карета чабып үтеп китте. Атларның сыртына күк ятьмә ябылган, дагаларын урам ташына тигезмиләр дә шикелле. Укалы киемнәр кигән ике лакей каретаның артына баскан.
– Егылып төшсәләр! – диде Алёша, коты алынып…
– Сезнең гимназиягез ә-ә-әнә кайда, – дип, кучер кулы белән Воскресенский урамының аргы башына күрсәтте.
Малайлар ялт итеп башларын уң якка бордылар, ләкин анда урамның ике ягыннан да матур йортлар тезелеп киткән иде; аларның кайсысы гимназия икәнен малайлар белә алмый калдылар.
Кремльнең Спас манарасындагы зур сәгать икене сукты.
Тарантас, мәйданны үтеп, кәкре тыкрыктан Черек күлгә таба төшеп китте. Анда, Воскресенский тавыннан башлап, такта кибетләр, палаткалар һәм ларлар тезелгән. Бу – азык-төлек белән сәүдә итә торган урын. Монда он, ярма, бәрәңге, суган, май, пешкән икмәк, калач, пирог һәм башка төрле ашамлыклар сатыла. Яшелчә һәм җимеш олаулары тирәсендә яланаяклы, сәләмә киемле малайлар йөренә. Алар җиргә коелган алмаларны җыялар, олаучы авызын ачып торса, капчыкларын яралар. Һәр җирдә халык кайный.
Черек күл буенда аш исе бөркеп, мунча шикелле каралып беткән берничә алачык утыра. Анда җитез карчыклар коймак, токмач, пилмән пешерәләр. Шунда ук ачык һавада, җиргә кагып эшләнгән өстәлләр янына тәбәнәк эскәмияләргә утырып ашаучылары да күренә; чират көтүчеләр дә бар. Аннан чак кына арырак комач, сабын, ислемай, кызыл мал белән сәүдә итәләр. Парикмахерлар, кайчыларын шак-шок китереп, халыкны чакыралар. Чәчен тигезләтергә теләүче табылса, алар аны бүкән өстенә утыртып, башына чүлмәк кигезәләр дә, чүлмәк кырыеннан чыгып торган чәчләрен тигезләп кыркып ташлыйлар.
Тимерче алачыклары һәм башка төрле тимер эшләре биналары тезелеп киткән Кузнечный рядны үткәч, тарантас сулга борылды һәм Лядской[5] урамына керде. Ике катлы зур булмаган бер йортның парадный ишеге төбенә туктады. Йортның аскы каты – таш, өсте агач иде.
– Менә килеп тә җиттек, – диде Прасковья Александровна улларына.
2
Казанга килеп төшкән беренче көннәрдә малайлар өйдә бикләнеп утырырга мәҗбүр булдылар. Прасковья Александровна иртә таңнан эш белән чыгып китә һәм улларына: «Бәлкем, кирәк булырсыз», – дип, өйдә утырырга кушып калдыра. Иске танышларына төшүгә һәм аларның бик кунакчыл булуларына да карамастан, чит кеше өендә вакыт бик акрын уза иде.
Прасковья Александровна Сергей Степановичтан аның Казандагы дәрәҗәле дусларының адресларын алып калган иде. Ләкин аларның кайберләре үлгән, кайберләре бу шәһәрдән күчеп киткән булып чыкты. Эзли торгач, ниһаять, кирәкле кешеләр табылып, аңа балаларын гимназиягә урнаштырырга ярдәм иттеләр.
Беркөнне Прасковья Александровна шатланып кайтты. Кайтып керүгә, улларын кочаклады.
– Алдым… Сезнең өчегезне дә гимназиягә урнаштырырга рөхсәт алдым… – дип сөйләнде ул, күзеннән шатлык яшьләрен сөртеп. Аннары сумкасыннан пөхтә итеп бөкләнгән кәгазьне алып укып күрсәтте: «Укырга кабул итәргә. Казна исәбенә вакансия ачылганга кадәр үз исәпләренә тәрбия кылырга» диелгән.
– Кабул иттеләрме? – дип сорады хуҗа хатын, алар белән бергә шатланып.
– Әйе… иттеләр… – Прасковья Александровна авыр сулап куйды, – экзаменнарын тапшыра алсалар…
Ул заманда гимназиядә барлыгы өч – түбән, урта һәм югары класс була торган иде. Болардан тыш, гимназиядә укырга хәзерләү өчен башлангыч класс бар иде. Гимназияне тәмам итүчеләр тулы урта белем алып чыгарга тиешләр. Шуңа күрә түбән класска керер өчен дә шактый читен сынау узарга туры килә иде.
Казанга килер алдыннан ике ел элек Прасковья Александровна балаларын үзе укыта башлады: аларны грамматика нигезләре һәм арифметиканың башлангыч дүрт гамәле белән таныштырды.
Балалар укырга һәвәс булып чыктылар һәм күп укыдылар. Бер елны Саша белән Коля хәтта Нижнийда халык училищесында да укып йөрделәр. Әмма Прасковья Александровна хәзер балаларның үзләре кебек үк дулкынлана, тик ул моны сиздермәскә тырыша.
Менә сынаулар көне килеп җитте.
Кояшлы матур иртә. Өрәңгеләрнең соңгы яфраклары, һавада акрын гына бөтерелеп, җиргә килеп төшәләр. Анда-санда юл кырыйларында комачтай кызарып яткан бу яфраклар гүя җылы көннәрнең үтеп киткәнлеген сөйлиләр, шуңа зарланалар иде.
Прасковья Александровна улларын гимназиягә озата барды. Юка куртка кигән Коля, иртәнге салкыннан бөрешеп, иң алдан йөгерә. Бераз баргач, ул артына борылып карый һәм:
– Әнием, гимназия күренмиме әле? – дип сорап куя.
Аның артыннан Саша бара. Уң кулында – өчаяклы эккер, сулында – землемер чылбыры. Саша үзенең дәрәҗәсен белеп, башын артка ташлап, горур кыяфәт белән бара. Иң арттан Прасковья Александровна үзе атлый. Җилкә аркылы бау белән язу тактасы һәм грифель аскан кече малаен җитәкләгән.
Шәһәр инде йокыдан уянган. Балык базары кибетләре тирәсендә халык аеруча күп. Алдан йөгерүче Коля урам тыкрыгында кая барырга белмичә туктап калды. Аның күзе коймага ябыштырылган кәгазьгә төште. Якынрак килеп укый башлады:
«Игълан.
Ошбу игълан аркылы Казан губерна идарәсе түбәндәгеләрне белдерә: штабс-капитан Попов милкендәге ундүрт яшьлек Иван исемле крестьян угылы сатыла, бәһасе 300 сум, еллык доходы 30 сум. Вә янә өч яшьлек озын торыклы, соры төстәге алаша сатыла. Бәясен килешергә мөмкин».
Коля үзенә таба якынлашып килүче әнисенә күтәрелеп карады.
– Әйдәгез, балалар, – диде Прасковья Александровна, койма яныннан читкә атлап. – Бернәрсәгә дә шаккатмагыз. Гаделсезлек бу шәһәрдә дә бар. Сез моны соңыннан аңларсыз, укып чыккач. Ә хәзергә имтихан турында гына уйлагыз.
Ана үзенең балаларын Воскресенский урамына алып менеп китте. Урам башында матур булып ак таш бина утыра иде.
Гимназия Казандагы иң матур йортларның берсенә – элекке губернатор сараена урнашкан иде. Коринф стилендә салынган бу мәһабәт йортның фасадын калын һәм төз баганалар бизи. Ул колонналар өстендә өчпочмаклы фронтон булып, аңа глобус, лира һәм математика инструментларының рәсемнәре төшерелгән. Бинаның түбәсенә гөмбәз сыман бернәрсә эшләнгән.
Малайлар гимназия алдындагы мәйданда сүзсез генә басып тордылар. Гимназия, чыннан да, әкияттәге кебек гүзәл бер сарай булып чыкты. Әнә укучылар килә, һәрберсенең өстендә яшел постау куртка. Кызыл яка һәм кызыл кантлар, ялтыравык сары сәдәфләр. Тик кайберләренең генә кызыл кантлары юк. Сәдәфләре дә ак.
– Мин сезне әнә тегендә, кояш сәгате янында көтәрмен, – диде Прасковья Александровна, кулы белән урам чатындагы кечкенә бакчага күрсәтеп. – Сез, икенче катка менеп, инспектор Илья Фёдорович Яковкинны эзләп табыгыз. Сездән экзамен алуны гимназия советы аңар тапшырды.
Ана үзенең улларына тагын, инспектор Яковкиннан тыш, экзаменда математик Григорий Иванович Корташевский, физик Иван Ипатьевич Запольский һәм рус теле укытучысы Лев Семёнович Левицкий булачагын хәбәр итте.
– Алдан сөйләшкәнчә эшләгез – эккерны һәм чылбырны гимназиягә бүләк итеп бирергә онытмагыз… Башта, әлбәттә, экзаменыгызны тапшырырсыз. Йә, барыгыз. Кыю булыгыз, кыю булсагыз – бар да рәтләнер, – диде ана һәм улларын үбеп озатып калды.
Малайлар, төз колонналар арасындагы биек болдырның авыр имән ишеген ачып, каравылда торучы инвалид солдат яныннан үтеп, вестибюльгә керделәр. Бу киң, иркен вестибюльгә яктылык түшәмдәге пыяла гөмбәз аркылы төшә иде. Гимназиянең аскы катында камералар, ягъни йокы бүлмәләре урнашкан. Китапханә, контора, эконом яши торган квартира һәм төрле кладовойлар да шунда. Икенче катта, киң баскычтан менеп сулга борылгач, гимназия бинасының бөтен киңлеген алып торган зур зал, уң якта ашау-эчү бүлмәсе. Инспекторның квартирасы, шәрык типографиясе, физика кабинеты һәм класс бүлмәләре дә шунда урнашкан. Балалар корт иле кебек гөж киләләр.
Звонок шалтырады. Тынлык урнашты. Лобачевскийлар, дулкынлануларын яшерергә тырышып, залга керделәр: Воскресенский урамына караган зур тәрәзәләр буена куелган озын өстәл артында олы яшьтәге, ягымлы кызыл чырайлы юан гына укытучы утыра. Бераз читтәрәк, класс тактасы янында, көмеш укалы күтәрмә якалы, зәңгәр постау мундир кигән ике егет тора. Аларның берсе тактага нәрсәдер яза һәм тыныч кына тавыш белән аңлата. Тавышына һәм хәрәкәтләренә караганда, ул бик кырыс холыклы булырга тиеш. Икенчесе, киресенчә, бик юаш кыяфәтле. Монысы буйга да тәбәнәгрәк, бераз юанрак та.
«Кырыс холыклы» малайларны күреп алды.
– Иван Ипатьевич, Лобачевскийлар килде. Хәтерегездәме, безгә алар турында әйткәннәр иде, – дип, ул малайларга таба атлады.
Малайлар исәнләшкәннән соң, ул алардан:
– Экзамен тотарга килдегезме? – дип сорап куйды. – Бик шәп… Өстәл янына рәхим итегез… Исемнәрегез ничек соң? Николай Лобачевский дисезме? Бик шәп! О, ничаклы китап алып килгәнсез! Укырга яратасызмы? Күрсәтегез әле, нинди китаплар икән… – Һәм «кырыс холыклы» китап исемнәрен укый башлады:
– Ломоносовның «Грамматика» сы… Бик шәп… Монысы нәрсә?.. «Евклид геометриясе»… Кара син аны! Димәк, сез яшь геометр, яшь Евклид[6] буласыз?..
– Инспектор әфәнде…
– Укытучы, – дип төзәтте Коляның сүзен «кырыс холыклы».
– Укытучы әфәнде, гафу итегез, мин землемер булырга тели идем шул…
Бу вакытны «Инспектор Илья Фёдорович Яковкин» дигән кечкенә генә такта кадакланган уң як ишектән кырык яшьләрдәге бер кеше чыгып, залдагыларга баш иеп, кызу адымнар белән өстәлгә таба юнәлде. Өстендә – кара фрак, ак жилет һәм зәңгәр панталон. Аның җәенке башы, ябышып торган майлы чәче, мыскыллы елмаюы, түгәрәк күзләре Коляның хәтеренә онытылмаслык булып кереп калды.
– Башлыйбыз, әфәнделәр! – диде ул, кечкенә яшел күзләре белән малайларны капшап. Шуннан ул «кырыс холыклы» га мөрәҗәгать итте: – Корташевский әфәнде, сез Иван Ипатьевич белән бергә зурысын сораштырыгыз, Лев Семёнович белән без – энеләрен.
Беренче булып Сашаны сынап карадылар. Туганнар арасында иң тазасы, иң сәләтлесе һәм тырышы буларак, Саша үзен кыю тотты, бөтен сорауларга ачык итеп җавап бирде. Аның оста укуы һәм язуы, Магницкий «Арифметика» сын, Ломоносов «Грамматика» сын белүе мәгълүм булды. Ул Казан гимназиясендә укып чыккан шагыйрь Державинның шигырьләрен күңелдән сөйләде һәм, чын актёрларча, хисләнеп, матур итеп сөйләде. Экзамен алучылар бер-берсенә карашып куйдылар. Инспектор кече Лобачевскийны да мактады. Икесен дә түбән класска алырга риза булды.
Коля гына сыната язды. Арифметиканың дүрт гамәле турында сөйләгәндә, Корташевскийның карашын очратып, ул югалып калды. Тик Лев Семёнович Левицкий, ягымлы кеше буларак, малайны тынычландырырга тырышты:
– Борчылма син, туганкай… Белгәнең күренеп тора. Хәзер звательный падеж турында сөйләп бир.
Коля агарынып басып тора.
– Ну, берәр кешене чакырган чагында, син ничек дисең?
– Әй! Әй, син!.. Монда кил! – дип кычкырып куйды Коля, әмма экзамен алучыларның йөзләрендә елмаю күреп гаҗәпләнде.
Лев Семёнович уңайсызланып калды. Ләкин Яковкинның мыскыллы елмаюын күреп, малайга ярдәмгә ашыкты:
– Бәлки, үзең яраткан шигыреңне сөйләрсең?..
– Уртага чыгыгыз! – дип, аңа ялгап китте Корташевский, кашларын җыерып.
Коля уртага чыгып басты. Аның йөзе ап-ак, иреннәре кысып йомылган иде. Хәтереннән Кантемир, Дмитриев шигырьләре үтеп китте. Менә ул башын күтәрде һәм ныклы тавыш белән латин телендә Гораций шигырен укып җибәрде:
AD MELPOMENENExegl monument aere perenniusRegalique situ puramid altius[7]…Quod non imber edax,non Aquil impotensPossit diruer aut innumerabilisAnnorum series et fuga temporum…– Җитте, – дип, кискен итеп бүлдерде аны Яковкин. – Хәзер мәгънәсен әйтеп бир.