
Полная версия:
Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)
– газга, электрга һәм торак-коммуналь ихтыяҗларга халыкның күпчелеге түли алырлык бәяләр (тарифлар) билгеләү;
– республика һәм шәһәр-район күләмендә экологик экспертиза үткәрү һәм аның нәтиҗәләре турында халыкка даими хәбәр җиткереп тору;
– аз хезмәт хакы алучыларны, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен социаль ипотека Программасында ташламалы шартлар билгеләү;
– телевидениедә һәм башка матбугат чараларында бозыклык, ерткычлык, порнография пропагандалауны, тәмәкене һәм хәмерне рекламалауны тыю;
– республикада яшәүче һәммә милләт вәкиле өчен бар өлкәдә дә тигез шартлар тудыру, төрле дини оешмаларга ярдәм итү, милләтара тату-тыныч яшәүне тәэмин итү.
Мин үземне халык арасыннан чыккан гади бер авыл баласы, күп михнәтләр күргән халкымның гади бер улы дип саныйм, аның кайгысы белән кайгырып, аның шатлыгы белән шатланып яшим. Мин бөтен җаным-тәнем белән халкыма, аның рухи куәтенә, эшчәнлегенә, иман ныклыгына ышанам, һәм шул ышаныч миңа өстәмә көч-куәт, өмет һәм кыюлык бирә.
2009
Шик-шөбһәләргә нокта куелды
Без бу көннәрне бик тә дулкынланып, борчылып һәм өметләнеп көттек.
Бу залда утырган депутатлар һәм район-шәһәр башлыклары гына түгел, бөтен республика халкы җитәкчеләребез кем булыр, киләчәк тормышыбыз кайсы якка юл тотар дип борчылды, төрле фаразлар кылды, имеш-мимешләр дә күп булды.
Һәм менә, ниһаять, барлык шик-шөбһәләргә нокта куелды.
Без үзебез – авыл балалары, йолалары гасырдан-гасырга оешып килгән традицион гаиләдә үстек. Андый гаилә, гадәттә, өч буын вәкиленнән тора. Өлкән буын – әби-бабай, алар, акыл һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше буларак, безгә киңәш-табыш бирә, ялгышканда ипле генә итеп төзәтеп куя, гомумән, гаиләдәге рухи халәткә һәрдаим күз-колак булып торалар иде. Әти белән әни көне-төне эштә, алар безнең тамагыбыз тук, өстебез бөтен булсын өчен барысын да эшли, гаиләнең матди хәле өчен алар җавап бирә, гаиләнең төп йөген алар тартып бара иде.
Ә без, яшь буын, әби-бабайдан акыл һәм тәрбия алып, әти-әнинең кул астына кереп, аларның сүзеннән чыкмаска тырышып яшибез, укыйбыз, өй тирәсендәге бөтен эшләрне үз җилкәбезгә алырга тырышабыз.
Безнең бүгенге эш башкару даирәсендәге җитәкчелегебез дә, бәхетебезгә, нәкъ менә әлеге традицион гаилә үрнәгендә төзелде. Бу гаиләнең тормыш тәҗрибәсе туплаган аксакал Бабае да, җир җимертеп эшли торган булдыклы Әтисе дә һәм аларга терәк булырлык, «Татарстан» дигән йортыбыздагы һәммә эшләрне башкарырлык яңа буын вәкиле – булачак Премьер-министрыбыз да бүген безнең күз алдыбызда, безнең арада.
Соңгы 20 елда республикабызда эшләнгән игелекле эшләрне, тарихка кереп калырлык вакыйгаларны санап чыгу өчен генә дә, 5 минут вакыт кына түгел, 5 көн дә җитмәс. Эшләнгән эшләр күп, әмма эшләнәселәре тагын да күбрәк. Чөнки шулай булмаса, җәмгыятьнең алга китеше, прогресс-тәрәккыяте дә була алмас иде. Соңгы елларда без спорт өлкәсендәге казанышларыбыз, уңышларыбыз белән бөтен Россияне, хәтта дөньяны шаккатырдык. Спорттагы җиңүләребез аша Татарстанны көннән-көн күбрәк таный башладылар. Монысы бик әйбәт! Әмма спорт ул әле безнең бер канатыбыз гына. Әгәр дә без ике канатлы кош кебек тагын да югарырак, тагын да биегрәк күтәрелергә телибез икән, мәдәниятебезгә, фәнебезгә, мәгарифебезгә тагын да зуррак игътибар биреп, республикабызны, халкыбызны ул яктан да дөнья күзенә күрсәтергә тиешбез. Монысы инде тагын да катлаулырак һәм масштаблырак эш. Әмма шунысы билгеле: мәдәниятебезне, фәнебезне, мәгарифебезне дөнья стандартлары дәрәҗәсенә күтәрми торып, без беркайчан да алга киткән халыклар һәм илләр дәрәҗәсенә күтәрелә алмаячакбыз.
Ә безнең бүгенге көндә мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә, бигрәк тә милли мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә эшлисе эшләребез хәттин ашкан. Чаллыдагы һәм Түбән Камадагы театрларыбызны заманга лаеклы биналарга күчерәсебез, ниһаять, Милли китапханә өчен яңа бина төзисебез, балалар бакчаларында урнашкан милли мәктәпләргә тиешле шартлар тудырасыбыз, аз комплектлы мәктәпләр мәсьәләсен хәл итәсебез һәм тагын шундый йөзләгән мәсьәләләргә җиң сызганып тотынасыбыз бар. Безне бүген авылларыбызның язмышы да, шәһәребездәге тарихи һәйкәлләрне, рухи мирасыбызны саклау проблемалары, татар китабының, милли матбугатның хәле дә, республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребезнең хәл-әхвәлләре дә борчый.
Әйе, эшләнәсе эшләребез, кыласы гамәлләребез гаять күп. Әмма болар берсе дә кулдан килми торган эшләр түгел. Илдар Шәүкәт улы Халиков – Чаллы казанында кайнап чыныккан, сынау узган җитәкче, республикабызда билгеле шәхес. Гадәттә, кияү сайлаганда, иң беренче чиратта аның нәсел-нәсәбенә дә игътибар итәләр. Илдар Шәүкәт улының укытучылар нәселеннән булуы да безнең күңелгә хуш килә. Димәк, ул инде үзенең булачак вазифасы белән генә түгел, ә бөтен язмышы, тәрбиясе, кан тамырлары белән мәгариф һәм мәдәният дөньясына тоташкан, береккән дип тулы ышаныч белән әйтергә була.
Безнең Комитет депутатлары Илдар Шәүкәт улы кандидатурасын бертавыштан яклыйлар һәм киләчәктә, хөкүмәтебез белән кулга-кул тотынып, тату-дус һәм эшлекле хезмәттәшлек итәрбез дип ышанып калалар.
2010
«Бер горурлык хисе яна миндә»
Без бүген бөтен халык тарафыннан сайланган Президентыбызга хәер-фатиха бирәбез. Бездә бүген бәйрәм!
Ә тик торганда, бер сәбәпсезгә илдә бәйрәм ясап булмый. Гөрләтеп бәйрәм итәр өчен, эшләгән эшләрең дә хәйран булырга тиеш!
Мин үзем бу сайлауларда Рөстәм Нургали улы Миңнеханов өчен 94 процент түгел, хәтта 100 процент тавыш бирсәләр дә шаккатмаган булыр идем. Чөнки аның халкыбызга, республикабызга кылган игелекле гамәлләре, Татарстанның илкүләм дәрәҗәдә нинди үрләр яулавы барыбызның да күз алдында.
Халыкара масштабта олы мәртәбәләргә ирешкән Беренче Президентыбыз Минтимер ага Шәймиевнең эшен дәвам итәргә алыну өчен куш йөрәк һәм зур тәвәккәллек кирәк иде. Рөстәм Миңнеханов нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булып чыкты һәм, берничә ел эчендә республика дилбегәсен кулга алып, остазының ышанычын тулысынча аклады.
Ул, республика икътисадын үстерү белән бергә, халыкның тормыш хәлен яхшыртуны, социаль мәсьәләләрне хәл итүне беренче планга куйды. Мәгариф өлкәсендәге «Киләчәк», «Бәләкәч» программаларын тормышка ашырып, соңгы елларда республикабызда йөзләгән балалар бакчалары, мәктәпләр салынды, искеләре ремонтланды, укытучыларның, тәрбиячеләрнең хезмәт хакы күтәрелде. Ә соңгы елларда күпләп җиткерелгән клублар, мәдәният йортлары, китапханәләр авылларыбызның киләчәгенә өмет уятты, яңадан торгызылган тарихи ядкярләребез Казанга һәм республикабызга ямь өстәде, дөнья халыкларының игътибарын үзенә җәлеп итте. Нәкъ менә шушы игелекле гамәлләргә җавап итеп, халкыбыз Президент өчен бердәм тавыш бирде, шулай итеп, аңа үзенең хөрмәтен күрсәтте һәм рәхмәтен белдерде. Рәхмәт әйтү белән бергә, сайлаучылар, билгеле, алда торган бурычлар, хәл ителәсе мәсьәләләр турында да уйлады. Милли мәгарифтәге четерекле вазгыять, уку йортларында милли кадрлар әзерләү мәсьәләсе, туган телебез язмышы, авылларны эшле һәм юллы итү кебек проблемаларны хәл кылу өчен, республика башында булдыклы һәм көчле шәхес торырга тиешлеген яхшы аңлап тавыш бирде алар.
Бездә бүген, Аллага шөкер, милләтара татулык, динара аңлашу хөкем сөрә. Шушы бәһасез байлыгыбызны саклау һәм үстерү өчен, республикада яшәүче күпмилләтле халыкның мәнфәгатьләрен һәрдаим кайгырту, җәмгыятьнең рухи нигезен ныгытучы әдәбият-сәнгать, мәдәният, фән, мәгариф һәм дин әһелләренә игътибарны тагын да арттыру кирәк.
13 сентябрьдәге президент сайлауны Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар да игътибар белән күзәтте. Чөнки алар да Рөстәм Миңнехановны үз Президентлары дип саныйлар. Милләтебезне туплауда, саклауда һәм үстерүдә аңа зур өметләр баглыйлар.
Әйе, унбиш еллык тәнәфестән соң бөтен Татарстан халкы катнашында без үзебезнең Президентыбызны сайладык. Әгәр Конституция буенча иң югары вәкаләткә ия булган халык үзенең Президентын сайлаган икән, ул киләчәктә дә Президент булып калырга һәм Президент булып эшләргә тиеш! «Как корабль назовёшь, так он и поплывёт» дип юкка гына әйтми бит урыс халык мәкале.
Минтимер ага Шәймиев Рөстәм Миңнехановны «хәрәкәт кешесе» дип атаган иде. Ә кыйбласы туры булган кешенең хәрәкәтендә һәрчак бәрәкәт була. Шуңа күрә без бүген: «Татарстаныбыз бәрәкәтле хәрәкәттә», – дип горурланып әйтә алабыз.
Республикабыз ирешкән казанышларга сөенеп, мәшһүр шагыйребез Сибгат ага Хәким болай дип язган иде:
Бер горурлык хисе яна миндә,Эчтән бәреп яна битләрдә.Сөйләр идем аны дөньядагыБарлык-барлык парламентларда.Киләчәктә дә шулай халкыбыз, республикабыз һәм Президентыбыз белән горурланып яшәргә язсын! Яңа уңышлар, яңа җиңүләр телибез Сезгә, Рөстәм Нургали улы Миңнеханов!
2015
Ватандашсыз дәүләт булмый
Калган эшкә кар ява
Кем ничектер, мин үземне иң беренче чиратта кеше дип саныйм, аннары татар милләтенең бер вәкиле, аннары Татарстан Җөмһүрияте гражданы дип исәплим. Менә мин шушы өч кит – кеше, милләт һәм гражданлык китлары өстендә басып торам. Минем хатыным бармы-юкмы, мин солдатка яраклымы-юкмы – анысы икенче мәсьәлә, шулай ук кайда пропискада торуым, нинди фатирда яшәвем дә ул кадәр үк мөһим түгел. Иң мөһиме, – инде әйткәнемчә, кеше булу, милләтеңә тугры булу, аның лаеклы гражданы булу. Әмма ләкин ике башлы козгын сурәте төшкән паспортта безнең кайда яшәвебезне, каныбызның ничәнче группа булуын, солдатка яраклымы-юкмы икәнлегебезне, хатын белән тору-тормавыбызны язачаклар, ә кайсы милләт баласы булуыбызны теркәмәячәкләр. Димәк, мине Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән хокукымнан – татар милләте вәкиле булудан, шул хакта рәсми төстә теркәлүдән мәхрүм итәчәкләр. Бүгенге көндә милләтләр өчен, халыклар өчен моннан да зуррак җинаятьнең булуы мөмкин түгел. Үткән кече сессиядә мин инде бу хакта шактый иркенләп, тәфсилләп сөйләдем, ул сүзләрне хәзер кабатлап торасым килми. Әмма мине һаман шул бер сорау борчый: «Кемгә кирәк булды икән бу мәсьәләне кузгату?» Безнең татарда «кычытмаган җирне кашу» дигән әйтем бар. Яңа паспорт мәсьәләсе дә шуңа охшаган. Хәзерге паспортларыбызда барысы да үз урынында, барысы да күрсәтелгән иде. Һәм менә тоттылар да, «авырткан башка тимер тарак» дигәндәй, шушы проблеманы тартып чыгардылар. Безнең Конституциябездә акка кара белән язылган: «Татарстан кешеләре ике гражданлыкка ия» диелгән. Әгәр дә Конституциябездә теркәлгән ике гражданлык ике суверен дәүләтнең суверен паспортларында чагылмый, аларда икетеллелек инкяр ителә икән, без халкыбызның бөтен ышаныч-өметен аяк астына салып таптыйбыз, үткән чакырылыштагы Югары Совет кабул иткән Төп Законыбызны сызып ташлыйбыз, Дәүләт суверенлыгы турындагы Декларациябездән, референдум нәтиҗәләреннән баш тартабыз дигән сүз.
1990 елның 30 августында әлеге Декларацияне кабул иткәндә, Президентыбыз, ул вакыттагы Югары Совет Президиумы рәисе М. Ш. Шәймиев болай дип әйткән иде: «Дәүләтчелегебезне торгызуның ике олы максаты бар. Аның беренчесе – халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны мул тормышта яшәтү, икенчесе – милләтебезгә рухи яңарыш тәэмин итү».
Әгәр инде, безгә биреләчәк паспортларда милләт инкяр ителгәч, милләт булмагач, билгеле, милли мәсьәлә дә, милли яңарыш, рухи яңарыш та булмаячак. Милләт булмагач, аның «дәүләт теле» дип игълан ителгән теле дә, милли мәдәнияте дә, милли мәгарифе дә әкренләп сүнеп-югалып бетәчәк.
Соңгы арада милләтсез һәм туган телсез паспорт турындагы шомлы уйлар көнен дә, төнен дә баштан чыкмый. Әгәр дә без шушы паспортны алабыз икән, әгәр дә без моның белән ризалашабыз икән, без үз-үзебез белән, үзебезнең намусыбыз, вөҗданыбыз белән гомерлек бәхәскә керәчәкбез. Әгәр без, депутатлар, моңа юл куйсак, үзебезгә һәм милләтебезгә хыянәт иткән кешеләр булачакбыз. Чөнки без монда, парламент әгъзалары булу белән бергә, һәммәбез дә кайсыдыр бер милләтнең вәкилләре дә бит әле.
Урыс милләте үзе дә бүген бетү, югалу тарафына юл тота. Ныклап уйласаң, бу авантюра, бу провокация татарга, башкортка, чувашка, марига гына түгел, ә бәлки иң беренче чиратта урысның үзенә үк каршы эшләнгәндер дә әле? Шушы милләт исемен йөрткән дәүләтне, федерацияне таркату өчен эшләнгәндер? Юк, татарга гына каршы кылынган гамәл түгел бу, татар монда икенче чиратта… Шуңа күрә урыс иптәшләр, «бу безгә кагылмый» дип, тыныч кына утырмасыннар иде.
Вкладыш яисә өстәмә бит турында сөйләп торасым да килми, аның «филькина грамота», «кәҗә билеты» икәнлеге һәммәбезгә дә ачык. Җитмәсә, хәтта шушы «вкладыш» дип аталган законсыз кәгазь кисәге бары тик Татарстанда яшәгән татарларга гына биреләчәк, имеш, ә читтә – Оренбургта һәм Чиләбедә, Әстерханда һәм Пермьдә, башка җирләрдә яшәгән татарлар бу «кәҗә билеты» ннан да мәхрүм калачаклар.
Моннан биш ел элек, I Бөтендөнья татар конгрессы алдыннан, оештыру комитеты, кайсы илдә күпме татар яшәвен ачыклау өчен, төрле тарафларга хатлар юллаган иде. Франциядән җавап килде: «Бездә милләт исәбе юк», – дигәннәр. Англиядән, Алманиядән, тагын бик күп илләрдән шундый ук җаваплар алынды. Ул вакыттагы премьер-министр М. Г. Сабиров җитәкчелегендәге оештыру комитеты, күпме тырышса да, кайсы илдә күпме милләттәшебез яшәвен конгресс делегатларына ирештерә алмады, һәм әле бүген дә без дөньяда күпме татар булуын анык кына әйтә алмыйбыз. Ә үзенең исәбен-санын да белмәгән халыкны сансыз халык, димәк, мәгънәсез, сантый халык дип атарга да буладыр. Әйе, Франциядә милли мәсьәлә, бәлки, юктыр да, чөнки анда, нигездә, французлар гына яши, калганнары – килеп-китеп йөрүчеләр. Алманиядә – алманнар, Англиядә – инглизләр, Төркиядә төрекләр генә яшәгәч, анда милләтне документта теркәү, язу, бәлки, хаҗәт тә түгелдер. Ә Россия Федерациясе һәм безнең Татарстаныбыз – күпмилләтле дәүләтләр. Шуңа күрә дә бу проблема бездә бар һәм киләчәктә дә булачак.
Көтмәгәндә-уйламаганда башыбызга ишелеп төшкән бу проблема, бу афәт искиткеч катлаулы, бу – милләт күләмендәге, дәүләт күләмендәге конституцион мәсьәлә. Россиянең яңа паспортында безнең өчен иң мөһиме – дәүләтчелекнең нигез ташы булган гражданлык гарантиясе төшеп калган, анда безгә үзебезне «Татарстан гражданы» дип язарга мөмкинлек калмаган, анда минем туган телемә, дәүләт телебезгә урын табылмаган. Димәк, без яисә бу сәмруг кошлы паспортны кабул итмәскә, яисә, дәүләтчелегебездән һәм тоткан кыйблабыздан ваз кичеп, Конституциябезгә үзгәреш кертергә, Россиянең яңа паспортында каралганча, «Татарстан кешеләре бер генә гражданлыкка – Россия гражданлыгына ия» дип язарга тиеш булабыз. Билгеле, бу залда утырган депутатларның һәм Татарстан мәнфәгатен яклаган ватандашларыбызның берсе дә андый юлга басмаячак дип уйлыйм. Бу хәлдән ничек чыгарга, кемнәрдер тарафыннан уйлап табылган мәкерле «паспорт проблемасы» н ничек чишәргә соң? Бу хакта уйламаган кеше безнең республикада гына түгел, хәтта бөтен Россиянең үзендә дә бик сирәктер бүген. Ләкин әлеге сорауларның һәммәсенә дә җавапны Казан урамнарыннан яисә Мәскәү коридорларыннан түгел, ә үзебезнең Конституциябездән, әле генә 5 яшен тутырган, заманында халыкара экспертларның югары бәясен алган беренче мөстәкыйль Конституциябездән эзләргә кирәк.
Татарстан Конституциясенең 19 нчы маддәсендә «Татарстан Республикасының үз гражданлыгы бар» дип язылган. Гражданлыгы бар икән, димәк, аны дәлилләүче документы – паспорты да булырга тиеш. Аның тышлыгында парламент кабул иткән барс сурәте ясалсын, эчендә һәркемнең милләте күрсәтелсен, текстлар ике дәүләт телендә язылсын.
Бары тик Татарстан паспорты йөрткән кешеләр генә Татарстан гражданы саналсын һәм бары тик шул паспорт ияләре генә Татарстанда сайлау һәм сайлану хокукына ия булсын. Бары тик Татарстан гражданнары гына Татарстандагы байлыкларга дәгъва кыла алсын, бары тик аларга гына Татарстандагы социаль ташламалардан файдалану хокукы бирелсен. Шушы хокукларны парламентта закон белән беркетеп, барлык халыкка җиткергәч, Татарстан паспортының ни дәрәҗәдә югары абруйга ия булачагына минем шигем юк.
Конституциянең шул ук 19 нчы маддәсендә «Татарстан гражданнары Россия гражданлыгына ия» дигән сүзләр дә бар. Димәк, теләгән кеше Россия паспортын да ала ала. Бу бигрәк тә Россиягә эше төшкән, Татарстаннан читкә йөргән кешеләргә кирәк булачак. Әмма ул паспортның тышлыгында Россиядә яшәүче төрле дин тоткан төрле милләт вәкилләренең берсен дә кимсетмәгән, рәнҗетмәгән законлы дәүләт гербы торсын. Эчендә милләт күрсәтелсен, совет паспортындагы кебек, текстлар ике телдә дә язылсын. Ул паспортта милли республикалар өчен аерым бит кертүне мин Конституциягә каршы килүче гамәл дип саныйм. Чөнки Татарстан Конституциясенең шул ук 19 нчы маддәсендә «Һәр кеше гражданлыкны сайларга һәм аны үзгәртергә хокуклы. Гражданлыктан яки гражданлыкны үзгәртү хокукыннан мәхрүм итү тыела» дип, акка кара белән язылган. Әгәр дә минем әби, мәсәлән, бары тик Татарстан гражданы гына булырга теләсә, берьюлы ике гражданлыкны күрсәткән Россия паспорты аны бу хокукыннан мәхрүм итәчәк, димәк, ул паспортның үзенә кирәксез битләрен ертырга тиеш булачак. Бары тик Россия гражданы гына булырга теләгән кешегә дә шулай ук көчләп Татарстан гражданлыгы тагылачак. Бу инде – турыдан-туры Конституцияне бозу, кеше хокукларын инкяр итү дигән сүз.
Бездә «Татарның акылы төштән соң» дигән әйтем бар. Без инде менә биш ел буена Гражданлык турында закон кабул итүне таләп итә тордык, әмма максатыбызга ирешә алмадык. Инде менә төш вакыты, эш вакыты узгач, Россия безне кәкре каенга китереп терәгәч, башны кашырга тотындык. Инде бүген дә ярты-йорты карар кабул итеп, тынычланып аерылышсак, без һәммәбез дә үзебезнең вкладышыбызны тотып калачакбыз. Минем тәкъдимем шул: Татарстан гражданлыгы турындагы Закон кабул иткәнгә кадәр, Татарстан җирендә Россиянең яңа паспортларын бирми торырга. Аз-маз үзгәртелгән Россия паспортына риза булып, Татарстан паспорты эшләүне киләчәккә калдырсак, Татарстанның беркайчан да үз паспорты булмаячагына минем иманым камил. «Калган эшкә кар ява» дип юкка гына әйтмиләр бит бездә. Кулыбыздагы СССР паспортлары әле 2005 елга кадәр гамәлдә булачак, димәк, без паспортсыз тормыйбыз. Татарстан гражданлыгы турындагы Закон проектын киләсе пленар сессиягә әзерләп тапшырырга. Ул Законда Россиядә һәм башка илләрдә яшәүче татарларның Татарстан гражданлыгын алу мөмкинлеген дә күздә тотарга.
Минем бу тәкъдимнәрем тулысынча Татарстан Конституциясенә тәңгәл килә, һәм шуңа күрә закон сагында торучы депутатларыбыз да, Татарстан Конституциясе үтәлешенең гаранты булган Президентыбыз да бу сүзләргә колак салырлар дигән өметтә калам.
1992
Иминлеккә ни җитә!
1995 елның 11–14 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасының рәсми делегациясе Чечен Республикасында һәм Ингушетиядә булды. Анда бару өчен, безгә Татарстан Президенты һәм хөкүмәте АН-26 махсус йөк самолёты бирде. Үзебез белән медикаментлар, дарулар, балалар өчен туклану әйберләре һәм 4 тонналап ашамлык – барлыгы 60 миллион сумлык кирәк-ярак алып бардык. Шул ук самолётта Кызыл Хач һәм Ярымай вәкиле, язмыш һәм хәрби түрәләрнең кушуы буенча уллары Чечен Республикасына килеп эләккән ике ата-ана да очты. Егетләребезнең берсен дудаевлылар әсирлеккә алганнар, һәм ул айдан артык инде Грозныйда Президент сарае бункерында утыра.
11 гыйнварда Минеральные Воды шәһәре аэропортында безнең делегацияне Ингушетиянең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министры Йосыф Тимерханов, республика шифаханәсенең баш табибы Магомед Арапиев каршы алды. Аннары гуманитар ярдәмне, ике йөк машинасына төяп, Ингушетия башкаласы Назрань шәһәренә илттек һәм сәламәтлек саклау министры җаваплылыгына тапшырдык. Моңарчы башка республикалардан һәм илләрдән гуманитар ярдәм, гадәттә, Моздокка китерелгән булган, һәм ул тиешле кешеләргә, ягъни качакларга, яралыларга, зыян күрүчеләргә еш кына барып та җитмәгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре безгә Чечнядагы һәм Ингушетиядәге яралы кешеләр өчен билгеләнгән медикаментларның Моздокта урланып, югалып бетү фактлары турында сөйләделәр. Ә без алып килгән әйберләр икенче көнне үк инде Кызыл Хач колоннасы белән бергә Чечняга – яралылар һәм зыян күрүчеләр тотыла торган районнарга озатылды.
12 гыйнварда безнең делегацияне Ингушетия вице-президенты, отставкадагы генерал-лейтенант Борис Николаевич Агапов кабул итте. Ул чечен низагы зонасындагы хәл турында сөйләде, кеше хокукларының, беренче чиратта кешенең яшәүгә булган хокукын бозуларның конкрет фактларын китерде, бу мәгънәсез, кешелексез, үтә дә аяусыз сугышны фаҗигале нәтиҗәләргә китерә ала торган «куркыныч ялгышлык» дип атады. «Минем карашымча, безнең дәүләт җитәкчелеге бербөтенлек проблемасын бары тик территория ягыннан аңлый, күрәсең. Ә чынлыкта башка нәрсәнең бөтенлеге – милләтләр бөтенлеге турында кайгыртырга кирәк иде бит», – диде Б. Агапов.
Сугышның чын картинасын без үз күзләребез белән күреп кайттык. Чечен һәм Ингушетия республикалары күгендә тәүлек буе бомбардировщиклар, хәрби самолётлар оча, тыныч авылларны һәм торак пунктларны бомбага тоталар. Грозный ягына таба тәүлек буена танклар, БТРлар һәм башка сугыш техникасы агыла. 48 сәгатьлек килешү игълан ителүгә карамастан, безнең күз алдыбызда Грозныйны һәм аның бистәләрен бомбага тотуны дәвам иттеләр.
Ингушетия Президенты сараенда очрашканнан соң, без вокзалда һәм тимер юл вагоннарында ничек кирәк алай урнашкан качаклар лагеренда булдык. Чечен качаклары безгә сугыш башланганнан бирле бер ай дәвамында үзләре кичергән дәһшәтле хәлләрне сөйләделәр. Аларның күп кенә туганнары, танышлары һәм якыннары бомбага тотудан һәм артиллериядән атудан һәлак булганнар, ә могҗиза белән генә исән калганнары Грозныйдан һәм башка торак пунктлардан китү ягын караганнар.
Аларның юньле-башлы кием-салымнары да, ашамлыклары да, медикаментлары да юк. 200 мең халкы булган Ингушетия Республикасы үзендә тагын Төньяк Осетиянең Пригородный районыннан куылган 78 мең ингушны һәм рәсми төстә теркәлгән 50 меңнән артык чечен качагын сыендырган. Шифаханәләр авырулар һәм яралылар белән тулы, дарулар җитми, хәтта гади генә бәйләү материалы һәм шприцлар да юк. Куркыныч эпидемия башланып китүе дә ихтимал.
Гуманитар ярдәмне тапшырудан һәм чечен кризисы тирәсендәге хәлне ачыклаудан тыш, республика җитәкчелеге безнең алга Татарстаннан чакырылган һәм хәзерге вакытта чечен җирендә хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләр турында мәгълүмат җыю бурычын да йөкләде. Казанда чакта ук инде без Президент, Югары Совет Рәисе һәм Премьер-министр адресына, башка дәүләт органнарына һәм җәмәгать оешмаларына килгән барлык хатларны һәм мөрәҗәгатьләрне өйрәндек. Татарстаннан чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең гаскәри частьлары номерларын һәм кайда урнашуларын ачыкладык. Назраньга килеп җитүгә, хәрби хезмәткәрләрнең бу исемлеген без вице-президент Б. Н. Агаповка, Халык җыены (парламент) рәисенең беренче урынбасары М. А. Гулиевка, Ингушетия Республикасы һәм Россия Федерациясе җитәкчелеге вәкилләренә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, Ингушетия сәламәтлек саклау министрына, атаклы хокук саклаучы С. А. Ковалёв группасына тапшырдык. Россия Дәүләт Думасы депутатлары А. А. Осовцов, М. М. Молоствов, В. В. Борщов, Ю. А. Рыбаков әсирлектә һәм госпитальләрдә ятучы якташларыбыз турында мәгълүматлар җыюда безгә зур ярдәм күрсәттеләр. Аларның ярдәме белән без хәзерге вакытта Грозный подвалларында һәм бомбадан качу урыннарында ятучы әсир солдатлар һәм офицерлар исемлеген ала алдык. Аннары «Мемориал» җәмгыяте активистлары аша әсир хәрби хезмәткәрләр турында башка мәгълүматларны да ачыкладык. 94 хәрби әсир исемлегендә 13 татар фамилиясе бар. Татарстаннан чакырылган ике хәрби хезмәткәр турында тулы мәгълүмат алдык. Мәсәлән, Чаллы шәһәреннән рядовой А. А. Осовицкий һәм Теләче районыннан рядовой Р. З. Якупов хәзерге вакытта дудаевлылар кулында әсирлектә тотыла. Без бункерда Рәдиф Якуповны күреп сөйләшкән кешеләр белән дә очраштык. Рәдифнең әтисе безнең яныбызда иде, ул да бу кешеләр белән сөйләшә алды.
Ингушетия вице-президенты Б. Н. Агаповның рәсми мөрәҗәгать итүенә карамастан, безне Моздокка җибәрмәделәр. Фронт сызыгында булган чакта, 12 гыйнварда Россия армиясе офицерлары безнең белән элемтәгә керергә ашыкмадылар, сорауларга җавап бирүдән тайчындылар. Мин хәрби техниканың һәм хәрби хезмәткәрләр төркеменең Грозныйга таба хәрәкәт итүен видеотасмага төшерә башлагач, әгәр бу эшне дәвам итсәгез, бернинди кисәтүсез ут ачачакбыз, дип кисәттеләр. Без солдатларның ни өчен әти-әниләренә хат язмаулары турында да кызыксындык. Командирлар моңа кыска гына: «Язасылары килми», – дип җавап бирделәр. Ә соңыннан, солдатлар белән аерым әңгәмә вакытында, командирларның хат язуны тыюлары ачыкланды.
13 гыйнварда без, ниһаять, Ингушетиянең Гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыгы җитәкчелеге һәм Россия министрлыгы вәкиле белән очраштык. Озак үгетләүләребездән соң һәм ата-аналарның ачы күз яшьләрен күреп, безне Грозныйга Гадәттән тыш хәлләр буенча министрлык хезмәткәре озата барырга булды. Кайчандыр ул Җ. Дудаев аппаратында хезмәт иткән, шунлыктан боевикларның кайда урнашуын һәм безнең хәрби хезмәткәрләр ята торган подвалларны яхшы белә. Җирле кеше буларак, ул мине һәм Татарстан хөкүмәте вәкиле М. Җиһаншинны Россия солдатлары саклый торган төп юлдан түгел, ә үзе белгән авыл юллары буйлап алып барды. Урыс-Мартан торак пунктыннан ерак та түгел Дудаев ополченецлары чолганышына килеп эләктек. Башта безнең белән бик тупас кыландылар, әмма, сөйләшә торгач, дудаевлылар шактый ачык йөзле һәм аралашучан булып чыктылар. Гуманитар миссия белән Татарстаннан килүебезне белгәч, алар тиз арада куркыныч ополченецлардан шәфкатьле хуҗаларга әверелделәр. Миңа видеокамерага төшерергә дә рөхсәт иттеләр. Әсирлеккә эләккән Татарстан хәрбиләрен беренче мөмкинлек булуга ук, безнең вәкил кулына тапшырырга вәгъдә бирделәр.