banner banner banner
Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)
Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно


Мин үзем бу сайлауларда Рөстәм Нургали улы Миңнеханов өчен 94 процент түгел, хәтта 100 процент тавыш бирсәләр дә шаккатмаган булыр идем. Чөнки аның халкыбызга, республикабызга кылган игелекле гамәлләре, Татарстанның илкүләм дәрәҗәдә нинди үрләр яулавы барыбызның да күз алдында.

Халыкара масштабта олы мәртәбәләргә ирешкән Беренче Президентыбыз Минтимер ага Шәймиевнең эшен дәвам итәргә алыну өчен куш йөрәк һәм зур тәвәккәллек кирәк иде. Рөстәм Миңнеханов нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булып чыкты һәм, берничә ел эчендә республика дилбегәсен кулга алып, остазының ышанычын тулысынча аклады.

Ул, республика икътисадын үстерү белән бергә, халыкның тормыш хәлен яхшыртуны, социаль мәсьәләләрне хәл итүне беренче планга куйды. Мәгариф өлкәсендәге «Киләчәк», «Бәләкәч» программаларын тормышка ашырып, соңгы елларда республикабызда йөзләгән балалар бакчалары, мәктәпләр салынды, искеләре ремонтланды, укытучыларның, тәрбиячеләрнең хезмәт хакы күтәрелде. Ә соңгы елларда күпләп җиткерелгән клублар, мәдәният йортлары, китапханәләр авылларыбызның киләчәгенә өмет уятты, яңадан торгызылган тарихи ядкярләребез Казанга һәм республикабызга ямь өстәде, дөнья халыкларының игътибарын үзенә җәлеп итте. Нәкъ менә шушы игелекле гамәлләргә җавап итеп, халкыбыз Президент өчен бердәм тавыш бирде, шулай итеп, аңа үзенең хөрмәтен күрсәтте һәм рәхмәтен белдерде. Рәхмәт әйтү белән бергә, сайлаучылар, билгеле, алда торган бурычлар, хәл ителәсе мәсьәләләр турында да уйлады. Милли мәгарифтәге четерекле вазгыять, уку йортларында милли кадрлар әзерләү мәсьәләсе, туган телебез язмышы, авылларны эшле һәм юллы итү кебек проблемаларны хәл кылу өчен, республика башында булдыклы һәм көчле шәхес торырга тиешлеген яхшы аңлап тавыш бирде алар.

Бездә бүген, Аллага шөкер, милләтара татулык, динара аңлашу хөкем сөрә. Шушы бәһасез байлыгыбызны саклау һәм үстерү өчен, республикада яшәүче күпмилләтле халыкның мәнфәгатьләрен һәрдаим кайгырту, җәмгыятьнең рухи нигезен ныгытучы әдәбият-сәнгать, мәдәният, фән, мәгариф һәм дин әһелләренә игътибарны тагын да арттыру кирәк.

13 сентябрьдәге президент сайлауны Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар да игътибар белән күзәтте. Чөнки алар да Рөстәм Миңнехановны үз Президентлары дип саныйлар. Милләтебезне туплауда, саклауда һәм үстерүдә аңа зур өметләр баглыйлар.

Әйе, унбиш еллык тәнәфестән соң бөтен Татарстан халкы катнашында без үзебезнең Президентыбызны сайладык. Әгәр Конституция буенча иң югары вәкаләткә ия булган халык үзенең Президентын сайлаган икән, ул киләчәктә дә Президент булып калырга һәм Президент булып эшләргә тиеш! «Как корабль назовёшь, так он и поплывёт» дип юкка гына әйтми бит урыс халык мәкале.

Минтимер ага Шәймиев Рөстәм Миңнехановны «хәрәкәт кешесе» дип атаган иде. Ә кыйбласы туры булган кешенең хәрәкәтендә һәрчак бәрәкәт була. Шуңа күрә без бүген: «Татарстаныбыз бәрәкәтле хәрәкәттә», – дип горурланып әйтә алабыз.

Республикабыз ирешкән казанышларга сөенеп, мәшһүр шагыйребез Сибгат ага Хәким болай дип язган иде:

Бер горурлык хисе яна миндә,
Эчтән бәреп яна битләрдә.
Сөйләр идем аны дөньядагы
Барлык-барлык парламентларда.

Киләчәктә дә шулай халкыбыз, республикабыз һәм Президентыбыз белән горурланып яшәргә язсын! Яңа уңышлар, яңа җиңүләр телибез Сезгә, Рөстәм Нургали улы Миңнеханов!

2015

Ватандашсыз дәүләт булмый

Калган эшкә кар ява

Кем ничектер, мин үземне иң беренче чиратта кеше дип саныйм, аннары татар милләтенең бер вәкиле, аннары Татарстан Җөмһүрияте гражданы дип исәплим. Менә мин шушы өч кит – кеше, милләт һәм гражданлык китлары өстендә басып торам. Минем хатыным бармы-юкмы, мин солдатка яраклымы-юкмы – анысы икенче мәсьәлә, шулай ук кайда пропискада торуым, нинди фатирда яшәвем дә ул кадәр үк мөһим түгел. Иң мөһиме, – инде әйткәнемчә, кеше булу, милләтеңә тугры булу, аның лаеклы гражданы булу. Әмма ләкин ике башлы козгын сурәте төшкән паспортта безнең кайда яшәвебезне, каныбызның ничәнче группа булуын, солдатка яраклымы-юкмы икәнлегебезне, хатын белән тору-тормавыбызны язачаклар, ә кайсы милләт баласы булуыбызны теркәмәячәкләр. Димәк, мине Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән хокукымнан – татар милләте вәкиле булудан, шул хакта рәсми төстә теркәлүдән мәхрүм итәчәкләр. Бүгенге көндә милләтләр өчен, халыклар өчен моннан да зуррак җинаятьнең булуы мөмкин түгел. Үткән кече сессиядә мин инде бу хакта шактый иркенләп, тәфсилләп сөйләдем, ул сүзләрне хәзер кабатлап торасым килми. Әмма мине һаман шул бер сорау борчый: «Кемгә кирәк булды икән бу мәсьәләне кузгату?» Безнең татарда «кычытмаган җирне кашу» дигән әйтем бар. Яңа паспорт мәсьәләсе дә шуңа охшаган. Хәзерге паспортларыбызда барысы да үз урынында, барысы да күрсәтелгән иде. Һәм менә тоттылар да, «авырткан башка тимер тарак» дигәндәй, шушы проблеманы тартып чыгардылар. Безнең Конституциябездә акка кара белән язылган: «Татарстан кешеләре ике гражданлыкка ия» диелгән. Әгәр дә Конституциябездә теркәлгән ике гражданлык ике суверен дәүләтнең суверен паспортларында чагылмый, аларда икетеллелек инкяр ителә икән, без халкыбызның бөтен ышаныч-өметен аяк астына салып таптыйбыз, үткән чакырылыштагы Югары Совет кабул иткән Төп Законыбызны сызып ташлыйбыз, Дәүләт суверенлыгы турындагы Декларациябездән, референдум нәтиҗәләреннән баш тартабыз дигән сүз.

1990 елның 30 августында әлеге Декларацияне кабул иткәндә, Президентыбыз, ул вакыттагы Югары Совет Президиумы рәисе М. Ш. Шәймиев болай дип әйткән иде: «Дәүләтчелегебезне торгызуның ике олы максаты бар. Аның беренчесе – халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны мул тормышта яшәтү, икенчесе – милләтебезгә рухи яңарыш тәэмин итү».

Әгәр инде, безгә биреләчәк паспортларда милләт инкяр ителгәч, милләт булмагач, билгеле, милли мәсьәлә дә, милли яңарыш, рухи яңарыш та булмаячак. Милләт булмагач, аның «дәүләт теле» дип игълан ителгән теле дә, милли мәдәнияте дә, милли мәгарифе дә әкренләп сүнеп-югалып бетәчәк.

Соңгы арада милләтсез һәм туган телсез паспорт турындагы шомлы уйлар көнен дә, төнен дә баштан чыкмый. Әгәр дә без шушы паспортны алабыз икән, әгәр дә без моның белән ризалашабыз икән, без үз-үзебез белән, үзебезнең намусыбыз, вөҗданыбыз белән гомерлек бәхәскә керәчәкбез. Әгәр без, депутатлар, моңа юл куйсак, үзебезгә һәм милләтебезгә хыянәт иткән кешеләр булачакбыз. Чөнки без монда, парламент әгъзалары булу белән бергә, һәммәбез дә кайсыдыр бер милләтнең вәкилләре дә бит әле.

Урыс милләте үзе дә бүген бетү, югалу тарафына юл тота. Ныклап уйласаң, бу авантюра, бу провокация татарга, башкортка, чувашка, марига гына түгел, ә бәлки иң беренче чиратта урысның үзенә үк каршы эшләнгәндер дә әле? Шушы милләт исемен йөрткән дәүләтне, федерацияне таркату өчен эшләнгәндер? Юк, татарга гына каршы кылынган гамәл түгел бу, татар монда икенче чиратта… Шуңа күрә урыс иптәшләр, «бу безгә кагылмый» дип, тыныч кына утырмасыннар иде.

Вкладыш яисә өстәмә бит турында сөйләп торасым да килми, аның «филькина грамота», «кәҗә билеты» икәнлеге һәммәбезгә дә ачык. Җитмәсә, хәтта шушы «вкладыш» дип аталган законсыз кәгазь кисәге бары тик Татарстанда яшәгән татарларга гына биреләчәк, имеш, ә читтә – Оренбургта һәм Чиләбедә, Әстерханда һәм Пермьдә, башка җирләрдә яшәгән татарлар бу «кәҗә билеты» ннан да мәхрүм калачаклар.

Моннан биш ел элек, I Бөтендөнья татар конгрессы алдыннан, оештыру комитеты, кайсы илдә күпме татар яшәвен ачыклау өчен, төрле тарафларга хатлар юллаган иде. Франциядән җавап килде: «Бездә милләт исәбе юк», – дигәннәр. Англиядән, Алманиядән, тагын бик күп илләрдән шундый ук җаваплар алынды. Ул вакыттагы премьер-министр М. Г. Сабиров җитәкчелегендәге оештыру комитеты, күпме тырышса да, кайсы илдә күпме милләттәшебез яшәвен конгресс делегатларына ирештерә алмады, һәм әле бүген дә без дөньяда күпме татар булуын анык кына әйтә алмыйбыз. Ә үзенең исәбен-санын да белмәгән халыкны сансыз халык, димәк, мәгънәсез, сантый халык дип атарга да буладыр. Әйе, Франциядә милли мәсьәлә, бәлки, юктыр да, чөнки анда, нигездә, французлар гына яши, калганнары – килеп-китеп йөрүчеләр. Алманиядә – алманнар, Англиядә – инглизләр, Төркиядә төрекләр генә яшәгәч, анда милләтне документта теркәү, язу, бәлки, хаҗәт тә түгелдер. Ә Россия Федерациясе һәм безнең Татарстаныбыз – күпмилләтле дәүләтләр. Шуңа күрә дә бу проблема бездә бар һәм киләчәктә дә булачак.

Көтмәгәндә-уйламаганда башыбызга ишелеп төшкән бу проблема, бу афәт искиткеч катлаулы, бу – милләт күләмендәге, дәүләт күләмендәге конституцион мәсьәлә. Россиянең яңа паспортында безнең өчен иң мөһиме – дәүләтчелекнең нигез ташы булган гражданлык гарантиясе төшеп калган, анда безгә үзебезне «Татарстан гражданы» дип язарга мөмкинлек калмаган, анда минем туган телемә, дәүләт телебезгә урын табылмаган. Димәк, без яисә бу сәмруг кошлы паспортны кабул итмәскә, яисә, дәүләтчелегебездән һәм тоткан кыйблабыздан ваз кичеп, Конституциябезгә үзгәреш кертергә, Россиянең яңа паспортында каралганча, «Татарстан кешеләре бер генә гражданлыкка – Россия гражданлыгына ия» дип язарга тиеш булабыз. Билгеле, бу залда утырган депутатларның һәм Татарстан мәнфәгатен яклаган ватандашларыбызның берсе дә андый юлга басмаячак дип уйлыйм. Бу хәлдән ничек чыгарга, кемнәрдер тарафыннан уйлап табылган мәкерле «паспорт проблемасы» н ничек чишәргә соң? Бу хакта уйламаган кеше безнең республикада гына түгел, хәтта бөтен Россиянең үзендә дә бик сирәктер бүген. Ләкин әлеге сорауларның һәммәсенә дә җавапны Казан урамнарыннан яисә Мәскәү коридорларыннан түгел, ә үзебезнең Конституциябездән, әле генә 5 яшен тутырган, заманында халыкара экспертларның югары бәясен алган беренче мөстәкыйль Конституциябездән эзләргә кирәк.

Татарстан Конституциясенең 19 нчы маддәсендә «Татарстан Республикасының үз гражданлыгы бар» дип язылган. Гражданлыгы бар икән, димәк, аны дәлилләүче документы – паспорты да булырга тиеш. Аның тышлыгында парламент кабул иткән барс сурәте ясалсын, эчендә һәркемнең милләте күрсәтелсен, текстлар ике дәүләт телендә язылсын.

Бары тик Татарстан паспорты йөрткән кешеләр генә Татарстан гражданы саналсын һәм бары тик шул паспорт ияләре генә Татарстанда сайлау һәм сайлану хокукына ия булсын. Бары тик Татарстан гражданнары гына Татарстандагы байлыкларга дәгъва кыла алсын, бары тик аларга гына Татарстандагы социаль ташламалардан файдалану хокукы бирелсен. Шушы хокукларны парламентта закон белән беркетеп, барлык халыкка җиткергәч, Татарстан паспортының ни дәрәҗәдә югары абруйга ия булачагына минем шигем юк.

Конституциянең шул ук 19 нчы маддәсендә «Татарстан гражданнары Россия гражданлыгына ия» дигән сүзләр дә бар. Димәк, теләгән кеше Россия паспортын да ала ала. Бу бигрәк тә Россиягә эше төшкән, Татарстаннан читкә йөргән кешеләргә кирәк булачак. Әмма ул паспортның тышлыгында Россиядә яшәүче төрле дин тоткан төрле милләт вәкилләренең берсен дә кимсетмәгән, рәнҗетмәгән законлы дәүләт гербы торсын. Эчендә милләт күрсәтелсен, совет паспортындагы кебек, текстлар ике телдә дә язылсын. Ул паспортта милли республикалар өчен аерым бит кертүне мин Конституциягә каршы килүче гамәл дип саныйм. Чөнки Татарстан Конституциясенең шул ук 19 нчы маддәсендә «Һәр кеше гражданлыкны сайларга һәм аны үзгәртергә хокуклы. Гражданлыктан яки гражданлыкны үзгәртү хокукыннан мәхрүм итү тыела» дип, акка кара белән язылган. Әгәр дә минем әби, мәсәлән, бары тик Татарстан гражданы гына булырга теләсә, берьюлы ике гражданлыкны күрсәткән Россия паспорты аны бу хокукыннан мәхрүм итәчәк, димәк, ул паспортның үзенә кирәксез битләрен ертырга тиеш булачак. Бары тик Россия гражданы гына булырга теләгән кешегә дә шулай ук көчләп Татарстан гражданлыгы тагылачак. Бу инде – турыдан-туры Конституцияне бозу, кеше хокукларын инкяр итү дигән сүз.

Бездә «Татарның акылы төштән соң» дигән әйтем бар. Без инде менә биш ел буена Гражданлык турында закон кабул итүне таләп итә тордык, әмма максатыбызга ирешә алмадык. Инде менә төш вакыты, эш вакыты узгач, Россия безне кәкре каенга китереп терәгәч, башны кашырга тотындык. Инде бүген дә ярты-йорты карар кабул итеп, тынычланып аерылышсак, без һәммәбез дә үзебезнең вкладышыбызны тотып калачакбыз. Минем тәкъдимем шул: Татарстан гражданлыгы турындагы Закон кабул иткәнгә кадәр, Татарстан җирендә Россиянең яңа паспортларын бирми торырга. Аз-маз үзгәртелгән Россия паспортына риза булып, Татарстан паспорты эшләүне киләчәккә калдырсак, Татарстанның беркайчан да үз паспорты булмаячагына минем иманым камил. «Калган эшкә кар ява» дип юкка гына әйтмиләр бит бездә. Кулыбыздагы СССР паспортлары әле 2005 елга кадәр гамәлдә булачак, димәк, без паспортсыз тормыйбыз. Татарстан гражданлыгы турындагы Закон проектын киләсе пленар сессиягә әзерләп тапшырырга. Ул Законда Россиядә һәм башка илләрдә яшәүче татарларның Татарстан гражданлыгын алу мөмкинлеген дә күздә тотарга.

Минем бу тәкъдимнәрем тулысынча Татарстан Конституциясенә тәңгәл килә, һәм шуңа күрә закон сагында торучы депутатларыбыз да, Татарстан Конституциясе үтәлешенең гаранты булган Президентыбыз да бу сүзләргә колак салырлар дигән өметтә калам.

1992

Иминлеккә ни җитә!

1995 елның 11–14 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасының рәсми делегациясе Чечен Республикасында һәм Ингушетиядә булды. Анда бару өчен, безгә Татарстан Президенты һәм хөкүмәте АН-26 махсус йөк самолёты бирде. Үзебез белән медикаментлар, дарулар, балалар өчен туклану әйберләре һәм 4 тонналап ашамлык – барлыгы 60 миллион сумлык кирәк-ярак алып бардык. Шул ук самолётта Кызыл Хач һәм Ярымай вәкиле, язмыш һәм хәрби түрәләрнең кушуы буенча уллары Чечен Республикасына килеп эләккән ике ата-ана да очты. Егетләребезнең берсен дудаевлылар әсирлеккә алганнар, һәм ул айдан артык инде Грозныйда Президент сарае бункерында утыра.

11 гыйнварда Минеральные Воды шәһәре аэропортында безнең делегацияне Ингушетиянең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министры Йосыф Тимерханов, республика шифаханәсенең баш табибы Магомед Арапиев каршы алды. Аннары гуманитар ярдәмне, ике йөк машинасына төяп, Ингушетия башкаласы Назрань шәһәренә илттек һәм сәламәтлек саклау министры җаваплылыгына тапшырдык. Моңарчы башка республикалардан һәм илләрдән гуманитар ярдәм, гадәттә, Моздокка китерелгән булган, һәм ул тиешле кешеләргә, ягъни качакларга, яралыларга, зыян күрүчеләргә еш кына барып та җитмәгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре безгә Чечнядагы һәм Ингушетиядәге яралы кешеләр өчен билгеләнгән медикаментларның Моздокта урланып, югалып бетү фактлары турында сөйләделәр. Ә без алып килгән әйберләр икенче көнне үк инде Кызыл Хач колоннасы белән бергә Чечняга – яралылар һәм зыян күрүчеләр тотыла торган районнарга озатылды.

12 гыйнварда безнең делегацияне Ингушетия вице-президенты, отставкадагы генерал-лейтенант Борис Николаевич Агапов кабул итте. Ул чечен низагы зонасындагы хәл турында сөйләде, кеше хокукларының, беренче чиратта кешенең яшәүгә булган хокукын бозуларның конкрет фактларын китерде, бу мәгънәсез, кешелексез, үтә дә аяусыз сугышны фаҗигале нәтиҗәләргә китерә ала торган «куркыныч ялгышлык» дип атады. «Минем карашымча, безнең дәүләт җитәкчелеге бербөтенлек проблемасын бары тик территория ягыннан аңлый, күрәсең. Ә чынлыкта башка нәрсәнең бөтенлеге – милләтләр бөтенлеге турында кайгыртырга кирәк иде бит», – диде Б. Агапов.

Сугышның чын картинасын без үз күзләребез белән күреп кайттык. Чечен һәм Ингушетия республикалары күгендә тәүлек буе бомбардировщиклар, хәрби самолётлар оча, тыныч авылларны һәм торак пунктларны бомбага тоталар. Грозный ягына таба тәүлек буена танклар, БТРлар һәм башка сугыш техникасы агыла. 48 сәгатьлек килешү игълан ителүгә карамастан, безнең күз алдыбызда Грозныйны һәм аның бистәләрен бомбага тотуны дәвам иттеләр.

Ингушетия Президенты сараенда очрашканнан соң, без вокзалда һәм тимер юл вагоннарында ничек кирәк алай урнашкан качаклар лагеренда булдык. Чечен качаклары безгә сугыш башланганнан бирле бер ай дәвамында үзләре кичергән дәһшәтле хәлләрне сөйләделәр. Аларның күп кенә туганнары, танышлары һәм якыннары бомбага тотудан һәм артиллериядән атудан һәлак булганнар, ә могҗиза белән генә исән калганнары Грозныйдан һәм башка торак пунктлардан китү ягын караганнар.

Аларның юньле-башлы кием-салымнары да, ашамлыклары да, медикаментлары да юк. 200 мең халкы булган Ингушетия Республикасы үзендә тагын Төньяк Осетиянең Пригородный районыннан куылган 78 мең ингушны һәм рәсми төстә теркәлгән 50 меңнән артык чечен качагын сыендырган. Шифаханәләр авырулар һәм яралылар белән тулы, дарулар җитми, хәтта гади генә бәйләү материалы һәм шприцлар да юк. Куркыныч эпидемия башланып китүе дә ихтимал.

Гуманитар ярдәмне тапшырудан һәм чечен кризисы тирәсендәге хәлне ачыклаудан тыш, республика җитәкчелеге безнең алга Татарстаннан чакырылган һәм хәзерге вакытта чечен җирендә хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләр турында мәгълүмат җыю бурычын да йөкләде. Казанда чакта ук инде без Президент, Югары Совет Рәисе һәм Премьер-министр адресына, башка дәүләт органнарына һәм җәмәгать оешмаларына килгән барлык хатларны һәм мөрәҗәгатьләрне өйрәндек. Татарстаннан чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең гаскәри частьлары номерларын һәм кайда урнашуларын ачыкладык. Назраньга килеп җитүгә, хәрби хезмәткәрләрнең бу исемлеген без вице-президент Б. Н. Агаповка, Халык җыены (парламент) рәисенең беренче урынбасары М. А. Гулиевка, Ингушетия Республикасы һәм Россия Федерациясе җитәкчелеге вәкилләренә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, Ингушетия сәламәтлек саклау министрына, атаклы хокук саклаучы С. А. Ковалёв группасына тапшырдык. Россия Дәүләт Думасы депутатлары А. А. Осовцов, М. М. Молоствов, В. В. Борщов, Ю. А. Рыбаков әсирлектә һәм госпитальләрдә ятучы якташларыбыз турында мәгълүматлар җыюда безгә зур ярдәм күрсәттеләр. Аларның ярдәме белән без хәзерге вакытта Грозный подвалларында һәм бомбадан качу урыннарында ятучы әсир солдатлар һәм офицерлар исемлеген ала алдык. Аннары «Мемориал» җәмгыяте активистлары аша әсир хәрби хезмәткәрләр турында башка мәгълүматларны да ачыкладык. 94 хәрби әсир исемлегендә 13 татар фамилиясе бар. Татарстаннан чакырылган ике хәрби хезмәткәр турында тулы мәгълүмат алдык. Мәсәлән, Чаллы шәһәреннән рядовой А. А. Осовицкий һәм Теләче районыннан рядовой Р. З. Якупов хәзерге вакытта дудаевлылар кулында әсирлектә тотыла. Без бункерда Рәдиф Якуповны күреп сөйләшкән кешеләр белән дә очраштык. Рәдифнең әтисе безнең яныбызда иде, ул да бу кешеләр белән сөйләшә алды.

Ингушетия вице-президенты Б. Н. Агаповның рәсми мөрәҗәгать итүенә карамастан, безне Моздокка җибәрмәделәр. Фронт сызыгында булган чакта, 12 гыйнварда Россия армиясе офицерлары безнең белән элемтәгә керергә ашыкмадылар, сорауларга җавап бирүдән тайчындылар. Мин хәрби техниканың һәм хәрби хезмәткәрләр төркеменең Грозныйга таба хәрәкәт итүен видеотасмага төшерә башлагач, әгәр бу эшне дәвам итсәгез, бернинди кисәтүсез ут ачачакбыз, дип кисәттеләр. Без солдатларның ни өчен әти-әниләренә хат язмаулары турында да кызыксындык. Командирлар моңа кыска гына: «Язасылары килми», – дип җавап бирделәр. Ә соңыннан, солдатлар белән аерым әңгәмә вакытында, командирларның хат язуны тыюлары ачыкланды.

13 гыйнварда без, ниһаять, Ингушетиянең Гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыгы җитәкчелеге һәм Россия министрлыгы вәкиле белән очраштык. Озак үгетләүләребездән соң һәм ата-аналарның ачы күз яшьләрен күреп, безне Грозныйга Гадәттән тыш хәлләр буенча министрлык хезмәткәре озата барырга булды. Кайчандыр ул Җ. Дудаев аппаратында хезмәт иткән, шунлыктан боевикларның кайда урнашуын һәм безнең хәрби хезмәткәрләр ята торган подвалларны яхшы белә. Җирле кеше буларак, ул мине һәм Татарстан хөкүмәте вәкиле М. Җиһаншинны Россия солдатлары саклый торган төп юлдан түгел, ә үзе белгән авыл юллары буйлап алып барды. Урыс-Мартан торак пунктыннан ерак та түгел Дудаев ополченецлары чолганышына килеп эләктек. Башта безнең белән бик тупас кыландылар, әмма, сөйләшә торгач, дудаевлылар шактый ачык йөзле һәм аралашучан булып чыктылар. Гуманитар миссия белән Татарстаннан килүебезне белгәч, алар тиз арада куркыныч ополченецлардан шәфкатьле хуҗаларга әверелделәр. Миңа видеокамерага төшерергә дә рөхсәт иттеләр. Әсирлеккә эләккән Татарстан хәрбиләрен беренче мөмкинлек булуга ук, безнең вәкил кулына тапшырырга вәгъдә бирделәр.

Ингушетия җитәкчелеге һәм гади кешеләр белән – чеченнар һәм ингушлар, урыслар һәм әрмәннәр, кабардиннар һәм балкарлар белән очрашулар вакытында без Татарстан турында бик күп мактау сүзләре ишеттек. Алар хәзерге шартларда үз мөстәкыйльлегебезне ныгыту буенча республика җитәкчелеге үткәрә торган сәясәтне дөрес дип саныйлар.

Шаһитларның сөйләвенчә, тыныч халык арасыннан инде 20 меңгә якын кеше һәм Россиянең берничә мең солдаты һәлак булган. Грозный ут эчендә, шәһәрнең үзәге нигезенә кадәр тар-мар ителгән. Әмма ул һаман да бирешми.

Митингларда һәм урамнарда халык федераль җитәкчелеккә, бигрәк тә Егоров, Грачёв, Ельцин һәм Степашинга ләгънәт укый, халыкның бер өлеше Дудаевны да тәнкыйтьли.

Чеченнар һәм урыслар, солдатлар һәм тыныч халык әлеге канлы суешны башлап җибәргән кешеләрне тагын һәм тагын бер тапкыр акылга чакыруны, күп газаплар күргән бу җирдә тынычлык урнаштыруда ярдәм итүне сорадылар. Татарстан Республикасының, аның җитәкчеләренең абруен белгән һәм ихтирам иткән хәлдә, алар безнең аша сезгә, парламентарийларга, халык депутатларына һәм җөмһүриятебезнең барлык кешеләренә мөрәҗәгать иттеләр.

Инде соңлап булса да, бүген кан коелуны туктатырга мөмкин әле. Моның өчен республикаларга, халыкларга берләшергә, бу дәһшәтле рәхимсез көчкә киртә куярга кирәк. Югары Совет Президиумы, Президентыбыз, Югары Совет Рәисе, җәмәгать оешмалары инде күп тапкырлар сугыш хәрәкәтләрен туктату һәм сөйләшүләр өстәле янына утыру таләбе белән мөрәҗәгать иттеләр. Әмма, кызганыч, безнең тавышны ишетмәделәр. Димәк, үз улларыбызның гомерен саклап калу хакына, киләчәгебез хакына без бүген тагын да катырак кычкырырга һәм бөтен көчкә чаң сугарга тиешбез.

1995

«Юк шул безләрдә берләшмәк…»

(Иртән уянгач беренче уем)

1906 елда, татар халкы рухи яңарыш кичергән бер чорда, Габдулла Тукай, ачынып, мондый сүзләр язган: «Юк шул безләрдә берләшмәк; Юк бергә-бергә гөрләшмәк, Бер җан, бер тән булып, һәр нечкә серне бергә серләшмәк…» Татарның иң зур кимчелеген, иң олы фаҗигасен 20 яшьлек бөек Тукай берничә сүз белән искиткеч төгәл әйтеп биргән.

Әйе, милләтне милләт итәр өчен, иң әүвәл шушы олы бергәлек – уртак рух һәм уртак иман, уртак тел һәм уртак мәдәният, уртак хыял, уртак максат кирәк. Ә хәзерге көндә безнең максатыбыз да, иманыбыз да, рухи кыйблабыз да бер, ул да булса бәйсез, мөстәкыйль суверен дәүләт – Татарстан Җөмһүрияте төзү. Чөнки дәүләтсез халык беркайчан да дөнья мәйданында бил алышырлык көчле-гайрәтле олы халык була алмый, дәүләтсез милләтнең күңеле ятим баланыкы сыман китек, рухы сүрән, киләчәге томанлы була. Татар халкын, татар милләтен саклап калу, аны дөньяга чыгару өчен, бүген безгә иң элек Татарстаныбызга куәт бирергә, аны лаеклы рәвештә ил-көнгә күрсәтергә кирәк.

Милләт ул, кызганычка каршы, үз милләте өчен җан атып йөргән кешеләрдән генә тормый. Бүген генә түгел, бу гомер бакый шулай булган. Үзебез нинди булсак, милләтебез, халкыбыз шундый. Милләтне туры юлга чыгару өчен, иң әүвәл үзеңә туры юлга басарга, милләткә иман иңдерү өчен, иң элек үзеңә иманлы булырга кирәк.

«Иман» сүзе минем өчен колач җитмәслек киң мәгънәгә ия. «Дин, әхлак, тәрбия, намус» кебек изге төшенчәләр белән беррәттән «милли идея» дигән тәгъбирнең дә күңел түребездә булырга тиешлегенә иманым камил. Соңгы арада Россия үзенең милли идеясе нидән гыйбарәт булырга тиешлеге хакында баш вата. Тарихчылар, галимнәр, дәүләт җитәкчеләре, берсеннән-берсе уздырып, концепцияләр язалар, бәхәсләшәләр. Әмма шунысы ачык: дөньяда бер милләт тә үзенә милли идея уйлап тапмый, чөнки милли идея ул – милләтнең җаны, бәгыре, кыйбласы, тоткан юлы, максаты, иманы. Милли идея милләт белән бергә формалаша, дөресрәге, милли идея милләтне милләт итеп яшәтеп килә, маяк булып, аны һәрчак алга дәшеп тора.

Гап-гади мәктәп укучысыннан: «Россиянең милли идеясе нидән гыйбарәт?» – дип сорасаң, ул, һич икеләнмичә: «Мәңге бүленмәс» империяне саклаудан», – дип әйтер иде. Чөнки мәктәп дәреслекләрендә бу идея турыдан-туры шәрехләнә, бүгенге көндәлек матбугат та көне-төне шул турыда язып һәм тәкрарлап тора.

«Татарның милли идеясе нидән гыйбарәт?» – дип тә артык баш ватып торасы юк. Безнең милли идеябез, – һичшиксез, татарның дәүләтчелеген торгызу, дәүләтчелеген ныгыту. Бәлки, кайберәүләр: «Иң беренче чиратта туган телне гамәлгә кертү, гореф-гадәтләрне кайтару, милли мәгариф системасын булдыру һ. б. кирәк», – дип әйтерләр. Дөрес, болар һәммәсе дә кирәк. Әмма дәүләтчелекне булдырмый, чын мәгънәсендә милли дәүләт төземи торып, боларның берсен дә кирәкле дәрәҗәдә, дәүләт дәрәҗәсендә тормышка ашырып булмаячак.

Мин инде шактый илләрдә булдым, АКШ кебек милли төсмере булмаган, нигездә, тук һәм бай тормышны идеал иткән дәүләтләрне дә, Төркия, Польша, Англия, Испания, Израиль сыман милли дәүләтләрне дә күрергә туры килде. Мул тормышның рәхәтлекләрен, халыкка уңайлыкларын таныган хәлдә, мин милли дәүләтләрнең дөнья мәдәниятенә, сәнгатенә, әдәбиятына, фәненә, гомумән, планетабыз цивилизациясе – тәрәккыятенә милләтсез дәүләтләргә караганда күбрәк өлеш керткәнен аңладым.

«Татарстан киләчәктә кайсы юл белән – милләтсез АКШ яисә милли төсмерле, милли җанлы Европа һәм Азия дәүләтләре юлы белән китәргә тиешме?» – дип сорасалар, мин, һич икеләнмичә, соңгысын сайлар идем. Чөнки бары тик милли төсмере, милли аңы булган дәүләттә генә шул дәүләтне оештырган һәм аңа исем биргән милләтнең теленә кадер-хөрмәт була, бары тик милли дәүләттә генә халыкның гореф-гадәтләре, йолалары саклана, аңа күңеле тарткан ризык ашарга, рухына яраклы дин тотарга, милли мәгарифне үстерергә мөмкинлек тудырыла. Кемгә ничектер, милли төсмере булмаган дәүләт төзүдә катнашасым да, анда яшисем дә килми. Әгәр андый дәүләттә яшисем килсә, мин инде күптән АКШка күчеп киткән булыр идем.

Милләтнең күпчелеге милли идея тирәсенә тупланмый торып, аның гамәлгә ашуы – мөмкин булмаган хәл, чөнки революцион юл белән китерелгән үзгәрешләр, күргәнебезчә, озын гомерле булмый. Милләтне бер уртак идея тирәсенә туплауда гомер-гомергә бездә милләтчеләр, милләтпәрвәрләр төп рольне уйнап килгән, чөнки татарның 1552 елдан соң башка көче, башка мөмкинлекләре булмаган. Дәүләтсез, патшасыз милләтне халыкның рухи көче, рухи ныклыгы, иман берлеге саклап калган. Милләтебезнең зәгыйфьләнгән рухына куәт биреп, аны исән-имин килеш бүгенге көнгә кадәр китереп җиткергән өчен, без туры иманлы һәр милләтчебезгә, күңелендә милли горурлык хисе саклаган һәммә милләттәшебезгә, милләт кайгысын кайгыртучы дәүләт һәм хөкүмәт башлыкларына чын күңелдән олы рәхмәтебезне әйтергә тиешбез. Аллага шөкер, милләтпәрвәрләребезнең фидакярлеге, җитәкчеләребезнең тырышлыгы, ныклыгы һәм маһирлыгы белән соңгы арада, акрынлап-акрынлап булса да, Татарстан дигән дәүләт тернәкләнә башлады. Чын мәгънәсендә дәүләт булып дөньяга аваз салу өчен, аңа әле бик күп сынаулар узарга туры киләчәк. Ә бу сынауларны җиңеп узар өчен, иң беренче чиратта милләтебезне бер йодрыкка туплау, төрле хәрәкәтләр һәм оешмалар арасындагы мәгънәсез низаглардан котылу, милли хәрәкәт белән дәүләт җитәкчелеге арасында уртак тел табу кирәк.

Җыенып олы юлга чыкканчы, иң элек кая барасыңны һәм анда ни өчен барасыңны ачыкларга, юлыңда нинди киртәләр очратачагыңны чамалау мөһим. Ә безнең юлдагы иң олы киртә әле озак еллар Россия белән мөнәсәбәтләрне ачыклау булачак. Татарстан белән Россия арасында төзелгән Шартнамә – ике Президентның кул кысышып егетләрчә килешүе нәтиҗәсе. Тик президентлар, никадәр әйбәт булсалар да, мәңгелек түгел, ә халык – мәңгелек. Бүген безгә үзебезнең Конституциябезне, «Татарстан – суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты» дип язылган Төп Законыбызны, Татарстанның статусын ачыклау өчен үткәрелгән референдум нәтиҗәләрен бөтен халкыбыз, бөтен милләтебез, дәүләт башлыкларыбыз белән бергәләп тормышка ашыра башларга, бу хакта кыюрак һәм максатлырак гамәлләр кылырга вакыт җиткәндер.

Безнең Татарстаныбызда татарлардан кала сан ягыннан икенче урында торган урыс халкы өчен мөмкин булган һәммә шартлар да тудырылган. Укыйсың килсә, урыс мәктәбе бармы – бар, балалар бакчасы, яслеләр бармы – бар, техникумнар, югары уку йортлары бармы – бар, урыс театрлары, музейлары, китапханәләре, газеталары, журналлары, нәшриятлары, телевидениесе, радиосы бармы – бар. Бар, бар, тагын бер тапкыр бар! Монысы Татарстанда булды. Ә Россиядә хәлләр ничек? Татарстанда урыслар сан ягыннан икенче урында булса, Россиядә татарлар да нәкъ шулай, урыслардан кала икенче урында тора. Әйдәгез, «урыс демократлары» шыплап тутырылган Россия башкаласы Мәскәүне генә алып карыйк… Мәскәүдә татар балалар бакчалары бармы, булса, җитәрлекме? Юк! Һич юк! Мәктәпләр, татар техникумнары, вузлары бармы? Юк. Театрлар, китапханәләр, музейлар, нәшриятлар бармы? Юк. Татарча газета-журнал чыгамы, радио сөйлиме, телевидение күрсәтәме? Юк, юк, тагын бер тапкыр юк! Шушындый тигезсезлеккә, шушындый тибәрелүгә, кысылуга һәм санга сукмауга нормаль кеше, нормаль халык, нормаль милләт түзеп торырга тиешме? Җавап бер генә – юк! Без беркемнән дә артыгын сорамыйбыз, без бары тик үзебезгә тигән өлешне, милләтләр тигезлеген генә таләп итәбез. Бөек шагыйребез Тукай сүзләре белән башланган бу язмамны Шәехзадә Бабичның шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:

И татар, калдың хөр һәм азат,
Хөрлеккә, көрлеккә алдың хак.
Артыңны – салкынны онытып,
Алга бак, кальбең як, ялкынлат.

1999

Аңлашып яшик!

Бүгенге Татарстан җирендә борын-борыннан, нигездә, төрки һәм фин-угор халыклары яшәгән. Татарлар, башкортлар, болгарлар, чувашлар, кыпчаклар, хазарлар, марилар, удмуртлар, мукшылар, эрзялар – бу җирләрдә абориген халыклар.

Тарихи мәгълүматлары безгә килеп җиткән соңгы мең-мең ярым ел эчендә бүгенге Татарстан җирләрендә янәшә гомер иткән әлеге халыклар арасында бер генә сугыш булуы да билгеле түгел. Алар гомер-гомергә бер-берсе белән килешеп, бер-берсен аңлап, бер-берсенең гореф-гадәтен, яшәү рәвешен, динен, телен, җырын хөрмәт итеп яшәгәннәр. Мин моны бүген без фикер алыша торган этник һәм дини толерантлыкның ачык бер мисалы, тарихи нигезе дип бәяләр идем.

Казан ханлыгы Урыс дәүләтенә кушылгач һәм бүгенге Татарстан җирләренә Россиянең үзәк өлкәләреннән урыс крестьяннары күчереп утыртылгач, мондагы халыклар инде урыслар белән янәшә яши башлыйлар. Баштагы елларда бу янәшә яшәү җайлы гына, тавыш-тынсыз гына бармаган. Урыс крестьяннары күчереп утыртылган урыннарда үзара бәргәләшү, корал тотып сугышу очраклары еш булып торган. Бу бәрелешләр уңдырышлы табигатьле Идел, Кама һәм башка елга ярларындагы татар авылларын читкә сөреп, аларга урыс крестьяннарын күчереп утырту, татар кешеләренә Казан шәһәренең үзәк өлешендә яшәүне тыю, булган мәчетләрне җимерү һәм яңаларын төзүне тыю, абориген халыкларны көчләп христиан диненә күчерү аркасында килеп чыккан. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: гаять зур милли һәм дини кысуларга дучар ителгән татар халкының Казанда һәм Зөя каласында күпләгән чиркәү, монастырьлар салуга каршы кораллы көрәш белән чыгулары яки бунт күтәрүләре тарихта билгеле түгел. Бу күренешне, әлбәттә, татар халкының Алтын Урда чорыннан ук килгән толерантлык традицияләрен дәвам итүе дип бәяләргә була.

Бүгенге көндә татар халкының һәм Татарстандагы башка абориген халыкларның Татарстан Республикасы халкының 43 процентын тәшкил иткән урыс халкы белән янәшә тыныч яшәве – әнә шул түземлелек, гасырлар буена урнашып килгән аңлашып яшәүне дәвам итү нәтиҗәсе ул.

Татар халкы бүген дә Татарстандагы абориген халыклар белән тугандаш, якын күршеләр булып, кыен вакытта бер-беренә ярдәм итешеп яши. Безнең республикада бу халыкларның йөзләгән үзешчән сәнгать коллективлары, дистәләгән милли мәктәпләре, балалар бакчалары эшли, газеталары басыла, республика һәм муниципаль радио-телевидениесендә тапшырулары оештырыла. Казанда һәм бу халыклар вәкилләре тупланып яшәгән һәр районда аларның милли-мәдәни оешмалары эшли, республикада һәм районнарда оештырыла торган сәнгать фестивальләре һәм конкурсларында аларның үзешчән коллективлары һәм артистлары катнаша. Бездә татар халкының милли бәйрәмнәре белән беррәттән бу халыкларның милли бәйрәмнәре дәүләт хакимияте катнашында үткәрелә.

Республикабызга соңгы елларда килеп төпләнгән башка милләт вәкилләренең милли һәм дини үсешенә дә юллар ачык. Республиканың Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе ярдәме белән Казанда гына да украин, белорус, казакъ, таҗик, үзбәк, әрмән, төрек, азәрбайҗан, ассирия, яһүд, алман, әфган, башкорт һ. б. халыкларның милли-мәдәни җәмгыятьләре эшләп килә. Казанның Халыклар дуслыгы йортында эшләү өчен, хөкүмәт аларга даими ярдәм күрсәтеп тора.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Конституциясе һәм «Телләр турында» гы Закон нигезендә татар һәм урыс телләре Татарстанда тигез хокуклы дәүләт телләре санала. Татарстан Республикасының «Мәгариф турында» гы Законы нигезендә хәзер республикадагы гомуми белем бирү мәктәпләрендә урыс һәм татар телләре тигез күләмдә укытыла. Республика һәм муниципаль радио һәм телевизион компанияләр үзләренең тапшыруларын урыс һәм татар телләрендә алып бара. Республикада урыс телендә 102 газета-журнал басыла, ел саен йөзләрчә китап нәшер ителә. Татарстанда гомуми белем бирүче 1007 урыс мәктәбе, гимназиясе һәм лицее, аерым белгечлекләр буенча 66 махсус урта белем бирү уку йортлары, 559 балалар бакчасы эшли.

Толерант җәмгыять төзү, үзара килешеп яшәү өчен, иң беренче чиратта һәр кешенең, һәр милләтнең мәнфәгатьләрен тигез кайгырту, һәркемгә тигез мөнәсәбәт кирәк. Беренче карашка гади кебек тоелган шушы шартларны үтәми торып, бу өлкәдә уңышларга ирешү – мөмкин булмаган нәрсә.

Инде сөйләгәнемчә, без Татарстанда кулдан килгән кадәр шушы тигезлекне сакларга тырышабыз, бездә ул – гомумдәүләт күләмендә хәл ителә торган мәсьәлә, республиканың милли сәясәте. Дөрес, әлегә бар нәрсә дә ал да гөл дип әйтергә мөмкин түгелдер. Патша Россиясе вакытында да, коммунистик режим чорында да бездә күбрәк бер милләтнең мәнфәгатьләре генә алга сөрелде, ә калганнары, ассимиляция хәрәкәтенә буйсынып, үзләренең бетү, үлү көнен көтәргә мәҗбүр ителде. Әле бүген дә без бу тенденцияләрдән арындык дип әйтә алмас идем. Мәсәлән, Татарстанда ике дәүләт теле – татар һәм урыс телләре – тулы хокуклы дип саналса да, дәүләт эшләрендә, югары уку йортларында, гомумән, җәмгыятьтә урыс теле бик нык өстенлек итә. Безнең урыс теленә бернинди дә тискәре мөнәсәбәтебез юк, әмма татар кешесенең дә, һич югында, үзенең милли республикасында үз телендә белем аласы, дәүләт белән идарә итәсе, нәфис фильмнар чыгарасы, тәүлек буе туган телендә телевизион тапшырулар карыйсы, үз теленә кулай булган имляда язасы килә…

Россия Дәүләт Думасының махсус закон чыгарып, татарларның латин язуына күчүен туктатуын без демократик җәмгыятькә хас булмаган гамәл буларак кабул иттек. Дөресрәге, без аны акылыбыз белән дә, күңелебез белән дә кабул итә алмадык. Чөнки бу антидемократик закон Россия Конституциясенә каршы килеп кенә калмый, ә халыкара хокук нормаларын боза, кеше хокукларын чикли. Татарларның латин язуына күчәргә теләвен Мәскәүнең кайбер даирәләрендә бу Россияне таркатуга китерәчәк дип аңлатырга тырыштылар. Монысы инде бөтенләй сафсата! 1552 елны Казан ханлыгы җимерелеп, Урыс дәүләте эчендә яши башлаганнан бирле, татарлар 400 елга якын гарәп имлясында язсалар да, Россия таркалмады бит. Ә нишләп татарлар латинга күчкәч кенә җимерелергә тиеш икән соң ул? Аннары… татар алфавитына гына таянып торган дәүләт нинди дәүләт, ди, инде ул?!

Кеше заты Аллаһы Тәгалә тарафыннан шундый итеп яратылган инде ул – бары тик үзен хөрмәт иткән кешене генә хөрмәт итә ала. Әгәр дә ике милләт вәкиле озак еллар буе янәшә яшәп тә бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәнмәсә, арадан берсе күбрәк хөрмәткә ия булса, киләчәктә моның күңелсез нәтиҗәләргә китерүе мөмкин. Тыштан килешеп, ризалашып яшәгән кебек күренсәләр дә, арадан берсенең – хокуклары кимрәк булганының – күңел түрендә үпкә, рәнҗү хисе яшеренеп ятачак. «Карале, – дип уйлаячак ул, – мин аның телен дә яхшы беләм, тарихын, гореф-гадәтләрен, динен дә хөрмәт итәм. Ә ул минем телемдә исәнләшә дә белми, тарихымны санга сукмый, гореф-гадәтләремне, динемне хөрмәт итми. Димәк, ул мине үзенә тиң санамый…» Дус яшәү, тату яшәү өчен, безгә иң беренче чиратта бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк. Ә хөрмәт итү өчен, бер-береңне яхшы белү шарт.

Соңгы елларда Россиядә һәм дөнья күләмендә ислам диненә «террорчылар» кушаматы тагарга тырышу, исламнан бары тик яманлык кына эзләү дә күпмилләтле һәм күп динле җәмгыятьнең нигезен какшата, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да ныграк катлауландыра.

Татарлар – Россиядә урыслардан кала сан ягыннан икенче урында торган халык. 7 миллионлы татар халкының дүрттән бер өлеше генә Татарстанда яши, ә калганнары үзләренең тарихи ватаннары булган төбәкләрдә – Россиянең төрле республикаларында һәм өлкәләрендә гомер кичерә. Инде әйткәнемчә, Татарстанда бөтен милләт вәкилләре өчен һәммә яклап тигез шартлар тудырылса да, Россия төбәкләрендә милли мәсьәлә бик тә берьяклы хәл ителә. Мәсәлән, Казанда яшәүче 500 мең урыс кешесе өчен үз туган телләрендә эшләүче меңләгән балалар бакчалары һәм мәктәпләр, дистәләгән югары уку йортлары, театрлар, радио-телевидение тапшырулары – һәммәсе дә бар. Без моны күпсенмибез, бу бик яхшы дип уйлыйбыз, киләчәктә дә шулай һәммә халыкның мәнфәгатьләрен тигез кайгыртырга тырышачакбыз. Хәзер инде, мисал өчен, Россия башкаласы Мәскәүдәге хәлләргә күз салыйк. Бүгенге көндә Мәскәүдә дә, Казандагы урыслар кебек, 500 мең чамасы татар яши. Ә шул 500 мең татарның милли мәнфәгатьләрен кайгырту мәсьәләсе анда ничегрәк хәл ителә соң? Мәскәүдә бүген милли компонентлы 1 кечкенә татар мәктәбе, шундый ук 2 балалар бакчасы бар һәм шуның белән вәссәлам! Татар театрлары юк, татар радиосы, телевидениесе юк, татарча чыгучы газета-журналлар юк. Татар кешесе дә башка ватандашлар белән бер үк күләмдә налог түли, татар кешесенең дә башкалар белән тигез хокуклы булырга хакы бар бит югыйсә.

Көнбатыш илләренә, бигрәк тә Америкага барып чыккач, без андагы халыкның үз иленә, үз дәүләтенә ихтирамын күреп, патриот булуына гаҗәпләнәбез. «Ә без нишләп шулай патриот түгел икән?» – дип баш ватабыз. Монысының да җавабы бик гади: кеше дәүләтне ихтирам итсен өчен, иң элек дәүләт кешене ихтирам итәргә тиеш! Безнең халыкта моны «Кунак ашы – кара-каршы» диләр. Кеше кадере булмаган җирдә илнең, дәүләтнең дә кадере юк. Толерантлык ул кеше белән кеше арасында аңлашып, килешеп яшәү генә түгел, ә дәүләт белән кеше арасындагы шундый ук үзара ихтирамлы мөнәсәбәт тә бит әле.

Бүген сөйләшә торган мәсьәлә – дөнья күләмендә иң мөһим һәм иң катлаулы мәсьәләләрнең берседер. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, әле озак еллар, хәтта гасырлар кирәк булачак. Әмма Җир шары дип аталган шушы түгәрәк йортыбызда безнең килешеп, аңлашып яшәүдән башка юлыбыз юк.

2002

Ватандашсыз дәүләт булмый

Без бу көнне бик тә борчылып һәм хәвефләнеп, шомланып һәм өметләнеп көттек. Халык депутатлары һәм Республика җитәкчеләре генә түгел, бөтен Татарстан халкы, дөньядагы барча татар халкы шулай көтте бу көнне.

Россиянең иң югары закон чыгару органы булган Дәүләт Думасы үзенең кайбер җитәкчеләре авызыннан «күпмилләтле дәүләтнең бәла булуы, киләчәктә милли республикаларның бетәргә тиешлеге» хакында игълан итте. Күп тә үтмәде, әлеге идеяне тормышка ашыру максатыннан, Россия Конституциясендә булмаган законсыз округлар оешты, һәм Идел-Урал төбәгендәге милли республикаларның башкаласы итеп өлкә шәһәре Түбән Новгород билгеләнде. Бу гамәл, билгеле, безнең өчен көтелмәгән нәрсә булмады, ул тулысы белән патша Россиясенең һәм коммунистик режимның милли сәясәте һәм империячел идеологиясе традицияләрен дәвам итүгә корылган иде. Казан каласының Европа белән Азия арасындагы капка булуы, аның ил күләмендә әһәмиятле стратегик җирдә урнашуы хакында инде күп сөйләнде, моның шулай икәнлеген Мәскәүдә дә, хәтта чит илләрдә дә таныйлар. Тануын таныйлар, әмма Мәскәүдән Казанны күрмәмешкә салышалар, читләп үтәргә тырышалар. Уйлап карагыз әле: менә шул стратегик урында урнашкан Казанда Россиянең нинди стратегик, илкүләм мөһим үзәге бар?

Тимер юл һәм елга флоты үзәкләре – Горькийда (Түбән Новгородта), һава юлы үзәге гомер-гомергә Самарада булды, хәрби округ үзәге Свердловскида һәм Самарада урнашты, хәтта Казанның атаклы хәрби училищеларын да өлкә шәһәренең филиалларына әйләндереп калдырдылар. Мондый фактларны бик күпләп санап булыр иде… Димәк, Россия безгә, милли республикаларга ышанмый. Үзе Мәскәүгә берсүзсез буйсынуны, Мәскәүне һәм Россияне яратуны таләп итә, ә үзе беркемгә дә ышанмый һәм беркемне дә яратмый. Бу нәкъ бөек Пушкин әйткәнчә булып чыга инде:

Мой дядя самых честных правил,
Когда не в шутку занемог.
Он уважать себя заставил
И лучше выдумать не мог.

Менә инде ике елга якын Татарстан парламенты үзенең законнарын Россия законнары белән тәңгәлләштереп изалана. Билгеле, Россиянең закон кырында, закон басуында тәртип урнаштыру кирәктер. Ләкин бу тәртип бөтен Россияне бертөсле һәм тип-тигез кукуруз басуына әйләндереп калдырырга тиеш түгелдер бит?! Тәртип урнаштыру – халыкларны һәм республикаларны бер стройга, тигез рәтләргә тезеп, аларга униформа кидереп идарә итүне аңлатмыйдыр бит?! Баланың туа-тумыштан Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән үзенчәлекләрен, үзенә генә хас мөмкинлекләрен һәм сәләтен исәпкә алмаган гаиләдән ил өчен файдалы, талантлы шәхес үсеп чыкмаган кебек, милләтләрнең һәм республикаларның, төбәкләрнең үзенчәлеген исәпкә алмаган илнең дә перспективасы юк. Әйе, Россия безне үзенең бер аерылгысыз өлеше, үз гаиләсенең бер әгъзасы дип саный. Ә үзе безгә ышанмый. Үз баласына ышанмаган, гаиләдәге бөтен бәхәсләрне бары тик йодрык һәм көч белән, суд карарлары аша гына хәл иткән «ата-анага» нинди хөрмәт, нинди ышаныч булырга мөмкин соң?

Россиянең Конституция суды үзенең карарлары белән республикаларны суверенлык хокукыннан мәхрүм итте. Ә бу хокук, бу статус безнең республикада бөтенхалык җыены – референдум белән расланган иде. Судның җинаятьчене хөкем итәргә тиешлеген беләм, ә тулы бер халыкны хөкем итәргә, үз гражданнарының хокукларын күрәләтә аяк астына салып таптарга нинди дә булса судның хокукы бармы икән?!

Шушы көннәрдә Россия Дәүләт Думасы милли республикаларның моңа кадәр булган үз гражданлыкларын тартып алырга җөрьәт итте. Ә югыйсә Россия Конституциясендә акка кара белән «республикалар – дәүләт» дип язылган. Ә дәүләт гражданнарсыз, ватандашларсыз була алмый. Республикаларның үз гражданлыгы хәтта Сталин, Брежнев чорларында да, шәхес культы, «торгынлык» заманнарында да бар иде. Алайса, без хәзер нинди чорда, нинди каргалган заманда яшибез икән соң?!

Соңгы вакытта, милли республикаларның законнарында тәртип урнаштырам дип, Мәскәүдәге кайбер акыллы башлар үзләре дә буталып беттеләр бугай инде. Мәсәлән, Татарстан Конституциясендә моңа кадәр Президентның Ярлыкау комиссиясе оештырырга хакы булуы расланган иде. Бездә Президент фәрманы белән андый комиссия оештырылды, һәм ул берничә елда шактый гына игелекле эшләр эшләп өлгерде. Гаделсез хөкем ителгәннәрне иреккә чыгарырга булышты, туры юлга баскан тоткыннарга ярдәм кулы сузды. Әмма Татарстандагы шушы игелекле комиссия суд карары белән юкка чыгарылды. Күп тә үтмәде, Россия Президентының Указы чыкты, Указда исә мондый комиссияләрнең кирәклеге һәм Россия субъектларында оештырылырга тиешлеге игълан ителде. Һәм без яңадан үзебезнең Президентыбыз Указы белән әле генә бетерелгән комиссиябезне терелтергә тиеш булдык. «Сул кулы нәрсә эшләгәнне уң кулы белми» дигәннәре шушы була торгандыр инде…

Татар алфавитын латин язуына күчерү дә һич көтмәгәндә «Россиянең дәүләт иминлегенә яный торган гамәл» булып чыкты. Шундый карарга килгән Дәүләт Думасы бу хакта бөтен илгә хәбәр салды.

Дүрт йөз ел буе татарлар гарәп графикасында язып һәм укып та җимерелмәгән Россия, алар фикеренчә, без латин язуына күчү белән таркалырга тиеш булып чыкты. Әгәр дә эшләр шушылай дәвам итсә, Россия Дәүләт Думасында татарларга нинди дин тотарга, нинди түбәтәй кияргә, пәрәмәчне һәм бәлешне ничек пешерергә, балаларны сөннәткә ничек утыртырга өйрәткән яисә аларны тыйган яңа законнар чыгуы да бик мөмкин әле. Сәяси һөҗүмнәр, икътисади һәм салым тышаулары кидерү, суд һәм прокуратура атакаларыннан соң республиканы, татар халкын эчтән таркату хәрәкәте – диверсия эшләре башланды. Моның өчен иң кулай чара итеп чираттагы халык санын алуны файдаланырга булдылар. Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты хөкүмәткә бер татардан биш-алты татар милләте ясау турындагы документ әзерләп бирде. Тиз арада милләт ясап, шул ясалма милләтнең башлыгы булырга хыялланган кайбер кайнарбашлар Мәскәү һәм Түбән Новгород юлын таптый башладылар. Милли республикаларның һәм әле бүгенгә кадәр яшәп килгән милләтләрнең дә мәнфәгатен кайгыртмаган, кайгырту урынына аларның Россиягә бары тик бәла генә китерүен тәкрарлаган, аларның киләчәген шик астына куйган Мәскәү даирәләренең типтәр яисә ногайбәк, мишәр яисә керәшен, Әстерхан яисә Себер татары язмышы өчен борчылуын һәм кайгыртуын мин күз алдына китерә алмыйм. Татар халкы – бик күп кавемнәрне берләштергән, заманында берничә дәүләт төзегән борынгы һәм бердәм халык. Без бер-беребезне ихтирам итеп, бер-беребезгә булышып, тарихи бердәмлегебезне киләчәктә дә саклап калырбыз һәм алдагы халык саны алу сынавыннан сынып түгел, ә ныгып чыгарбыз дип өметләнәм.

Әйе, без бу көнне – Конституциябез язмышы хәл ителәчәк көнне – бик борчылып көттек. Мәскәү кабинетларында талана-талана шактый зәгыйфьләнгән, көчсезләнгән беренче мөстәкыйль Конституциябезнең язмышы өчен кайгырдык. Һәм, кулымны йөрәгемә куеп әйтәм, бүген безгә тәкъдим ителә торган проект нәтиҗәдә без көткәнгә караганда яхшырак булып чыкты. Безнең юристларыбыз, сәясәтчеләребез, галимнәребез һәм бигрәк тә җитәкчеләребез, Конституциябезнең умыртка баганасын саклап калу өчен, мөмкин булганның барысын да эшләгәннәр.

Конституциянең үзгәртелгән вариантында әлегә республика гражданлыгы да сакланган, татар һәм урыс телләре дәүләт телләре дип игълан ителгән, Президентның ике дәүләт телен белергә тиешлеге дә расланган. Татарстанның җир асты һәм җир өсте байлыклары гомумхалык (аның Татарстан халкы икәнен өстисе булыр) мөлкәте дип игълан ителгән, парламент эшчәнлегенә демократия төсмерләре өстәлгән…

Конституция комиссиясенең эше бик демократик төстә барды, анда һәрбер төзәтмә тәфсилләп тикшерелде. Һәм нәтиҗәдә һәрьяклап уйланган, төрле дәрәҗәләрдә килештерелгән шушы проект депутатларга тәкъдим ителде. Конституция комиссиясе әгъзасы буларак, бу проектны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тәкъдим итәргә дип кул күтәрсәм дә, минем бүген әйтмичә кала алмый торган бер сүзем бар. Ул сүз Татарстанны суверен дәүләт һәм халыкара хокук субъекты дип игълан иткән 61 нче маддә хакында. 1992 елда Конституцияне кабул итүдә актив катнашкан депутат һәм әлеге статья язмышы хәл ителгәндә килештерү комиссиясе әгъзасы булган, референдум вакытында шуны яклап тавыш биргән Татарстан ватандашы буларак – мин бу статьяның төшеп калуы яисә үзгәртелүе белән һич тә килешә алмыйм. Дөресрәге, референдум нәтиҗәләренә ревизия ясарга минем мораль яктан да, юридик яктан да хакым һәм хокукым юк. Бер минем генә түгел, башка депутатларның да, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының да мондый хокукы юк. Моны без уйлап чыгармадык, бу – халыкара хокук нормасы, андый нормаларны Татарстан да, Россия дә бертигез хөрмәт итәргә һәм үтәргә тиеш.

Бу хәлдән чыгуның законлы ике генә юлы бар: йә гамәлдәге Конституциянең 61 нче маддәсе шул килеш сакланып калырга тиеш, яисә аның буенча яңа референдум үткәрергә кирәк. Шул вакытта гына без халык мәнфәгатьләрен яклаучы, халык ышанычын аклаучы, закон сагында торучы гадел һәм намуслы халык депутатлары булып кала алачакбыз.

2002

Бердәмлек җитеп бетми

Конгрессның үткән корылтаенда башкарма комитет сайланганнан соң, аның утырышында мине башкарма комитет рәисе урынбасары итеп куйдылар. Һәм шунда миңа, нигездә, фән, мәгариф, мәдәният мәсьәләләре белән шөгыльләнү эше йөкләнде. Бу – минем өчен бик якын өлкә, чөнки мин Дәүләт Советында да шушы проблемалар белән шөгыльләнәм. Гомумән, минем үземнең эшчәнлегем шушы проблемалар белән бәйләнгән. Аларны без конгресс, Татарстан Дәүләт Советы һәм дәүләт оешмалары белән бергәләп алып барырга тырыштык. Һәм бу бик дөрес тә.

Конгресс турында бик күп сүзләр сөйлиләр. Конгресс оешу, – чыннан да, бик зур вакыйга, ул – бик зур оешма. Аның төп максаты бөтен дөнья татарларын берләштерү, аларны рухи яктан – мәгарифен, мәдәниятен үстерүдән гыйбарәт. Әмма конгресста карарлар кабул итеп кенә, бу мәсьәләне тормышка ашырып булмый. Әгәр дәүләт оешмалары, хөкүмәт бергәләп эшләмәсәләр, конгрессның уңышлары бик кечкенә булыр иде. Шуңа күрә без эшебезне күбрәк дәүләт оешмалары, дәүләт органнары белән бергәләп алып барырга тырыштык.

Без конгресс утырышларын, аның башкарма комитеты, бюро, күчмә утырышларын берничә мәртәбә Дәүләт Советы комиссиясе белән бергәләп үткәрдек. Шулай ук хөкүмәт оешмалары, министрлыклар белән бергәләп үткәргән очраклар да булды. Безнең һәр күчмә утырышыбыз һәм башкалары да каралган мәсьәлә буенча тармак министрлары катнашуында үтте. Шуңа күрә кайбер уңышларыбыз да булды.