скачать книгу бесплатно
Ярый, үбеп калучы Шакр
1941 ел, 4 август
Саратов өлкәсе,
Разбойщино разъезды
Иркәм… Их, канатлы кош булып тиз генә кайтып күрергә…
Серле күзләреңне керфекләрем талганчы карар идем…
Сагынам, иркәм, сагынам. Һичбер минут уйламый тора алмыйм…
Раиф «Шакиров хат язмый» димиме? Бер язармын әле, вакыт булса. Только суганлап-борычлап.
Ярый, Бер-ике генә куплет булса да шигырь языйм әле, бәлки, сагынуымны шул җөмләләр аңлатырлар.
Көндез уйлыйм бергә булганнарны,
Төнлә төшләремдә күрәмен.
Чиксез көчләр белән сөйдем, иркәм,
Шуңа күрә синдә теләгем.
Тормыш дулкыннары теләгемне
Җуя алмас күкрәгемнән.
Тәндә актык тамчы канымача
Чыкмам, иркәм, шул теләгемнән.
Гыйшык уты кабыздың йөрәгемдә,
Шунда кайный сөю теләгем.
Мә ал, иркәм, сиңа тапшырамын
Уттан кайнар булган йөрәгем.
Күкрәгеңдә саф мәхәббәт булса,
Әйткән сүзләремне үтәрсең,
Башкаларга күңел салмаенча,
Кайтуымны, иркәм, көтәрсең.
Шушы хатны язып утырганда, синең тагы бер хатыңны китереп бирделәр.
Менә күз алдымда язган хатың,
Ул сөйләде синең хәлеңне.
Тик үзең юк, кысып сөяр идем,
Суырып үбәр идем йөзеңне.
Их… бу тормыш ник соң болай
Аерды икән сөйгән иркәмнән.
Бергә булганда да, мин сагынып
Кысып сөя идем биленнән.
Ә хәзер юк күз алдымда
Уттай янган серле күзләрең.
Һәр секундлар саен искә төшеп
Сагындыра әйткән сүзләрең.
Әйе, гөлкәй, авыр аерым тору,
Төрле хисләр мине борчыйлар.
Һәр кош аша сәлам әйтер идем,
Кошлары да монда очмыйлар.
Сахралардан чәчәк җыйдым,
Җыймадым сарыларын.
Үзең тапсаң, миңа да сал
Сабырлык даруларын.
Сызылып таңнар аткан чакта,
Офыкларда күзләрем.
Шул офыктан син иркәмнең
Күз нурларын эзләдем.
Җырлар язам, иркәм, сиңа,
Исеңә алып җырларсың.
Йомшак җилләр искән чакта,
Мин сагына дип уйларсың.
Уйламыйча яши алмыйм
Синең серле күзеңне.
Йокыларга яттым исә
Төштә күрәм үзеңне.
4 хатыңны алдым. «Хат язганга гаепләмә» дип язасың. Яз, бәгърем, мөмкин булса, тагы ешрак. Синең хатыңны укысам, янган йөрәк бераз басылып тора. Хатларымның кеше турында һәм мондагы тормыш турында булган җирен ерта бар, иркәм, анысын үзең беләсең, ярамый. Их, шушы хат белән үзем дә кайтсам иде. Шундый хыялланам, иркәм, ничек түзим икән синсез. Ичмасам, сугышы да җиңүгә таба борылмый, әле әзрәк өмет итәр идем. Күпкә барырмы икән, беләсе иде?! Кыш ни булса да булыр инде.
Ярый, бик борчылма, Зәйнәбем. Безнең кебек аерылганнар ил белән бит алар. Бер авыр периодны үткәрми, тыныч яшәп булмас инде. Тәмәке булса ал әле, иркәм, җибәрер идең. Карточка җибәр.
Йә, серле күзем, пока сау бул, үбеп, Шакр
1941 ел, 12 август
Саратов өлкәсе,
Разбойщино разъезды
Исәнмесез, сөеклем Зәйнәп! Җәйге табигатьнең алсу таңында чык тамчылары белән чуарланып, моңлы һәм сагышлы күзләргә җемелдәп күренгән һәм күңелгә үткән рәхәт моментларның хисен китерә торган зәңгәр чәчәкләр санынча күкрәк хисемнең кайнар сәламен озатып, тормышта шат күңел белән исән-сау гомер итүеңне теләп калам. Минем тарафтан барлык укытучыларга кайнар сәлам.
Бүген җәйнең азаккы ае булган августның унынчы көненә аяк басу таңында безне уяту өчен сигнальщик моңлы итеп үзенең көен сызды. Тәмле йокымда, иркәм, синең белән бергә төшемдә ниндидер бер сахрада йөри идек. Шул сигнал тавышына сискәнеп уянсам, үземнең синнән аерым бер урманда икәнем башыма йөгерде. Сәгать минуты 1–2 әйләнүгә, инде иртәнге зарядкада идек. Таң салкыны өйрәнмәгән күлмәксез тәнгә арка буйлап бала йоннарын кабарта. Горизонттан үзе күренмичә, тик алсу нурларын гына күккә сузган кояшның җылысы юк иде әле. Зарядка бетте, салкын су белән тәнне юарга тирә-ягы зирек агачлары белән бизәлгән күлгә төштек. Үзем суда йөзәм, үзем синең турыда уйлыйм. Әле минем иркәм тәмле йокысындадыр, дим. Шулай итеп, яудан чыккач, көндәгечә «занятие» башланды. 3 тән соң иртәнгелекне ашагач, тагы [?]. Шул ук тәртиптә үтте, ә менә шул сәгатьләрдән соң, бер сәгать ял вакытыннан файдаланып, сиңа хат язам. Мин, иркәм, сиңа инде берничә хат яздым, бу урыннан гына дүртенче хатымны язам, ә үзеңнән бер хат та алганым юк әле. Күңел әллә ниләр уйлый, борчылдыра һәм сагынуны инде ничек тә аңлатып булмый.
Соң, ничек, иркәм, сау-сәламәт кенә яшимсең? Ошмада нинди хәлләр бар? Һаман китәләрме әле? Валериан белән Раиф нишләп яталар, хәбәр юкмы аларга? Әйе, бәхетле кешеләр туган җирләрендә калалар, ә безнең кебекләргә ут эче… Сугыш, үзегезгә мәгълүм, көннән-көн катылана, безгә дә якынлаша торгандыр… Безне нык хәзерлиләр. Әйе, дошманга каты удар бирү безнең изге бурыч ул.
Ярый, менә тагы нәрсә: әгәр карточканы алып кайткан булсаң, миңа сал. Хат язганда, минем барлык хатларыма җавап яз. Авылдагы эшләрнең барышын, коллективта ниләр барын. Нинди яңа укытучылар килде – барын да яз.
Миңа К. Армия сафларыннан хат килгән булса, конвертлап җибәр.
Сахраларга чыксаң ишетерсең
Моңлы кошлар сайрау тавышын.
Кошлар, сайрап, бәлки, аңлатырлар
Иптәшеңнең көчле сагышын.
Таңнан торып хатлар язган чакта,
Кайный башта хыял дәрьясы.
Күренер төсле кичтән ай түрендә
Нурлы-серле күзең шәүләсе.
Адресның дөресе болай: Саратовская область, п/о Разбойщино, п/я № 232/7
Ярый, пока, хуш, сагынычлы сәлам белән
иптәшең
1941 ел, 15 август
Саратов өлкәсе,
Разбойщино разъезды
Сөеклем Зәйнәп, сиңа үземнең сагынычлы сәламемне шушы кәгазь аша тәбрик итәм. Сөеклем, син мине әллә бөтенләй исеңнән чыгарып, онытып ташладыңмы? Ничек шулай тиз оныта аласың син? Әллә мин үзем барында гына күзләремә карап, «иркәм» дип сөя идең дә хәзер күз алдыңда булмагач онытылдыммы? Йә булмаса, минем язып салган хатларым синең кулыңа кайтып кермиләрме? Мин иртә тору белән көн дә кичкә кадәр синнән хат көтәм. Бүген, 15 август, синнән, һич югында, бер хат килергә тиеш инде, ә ни өчендер килми. Инде минем борчылуымны син беләсең. Мин, аяк атлаган саен, сине уйлап кая басканымны онытам. Сагынам, бәгърем Зәйнәп, сагынам, мондагы барлык авырлыкларга түзәргә була. Но сагынудан кыены юк икән.
Салкын сулар булса иде
Сусаганда эчәргә.
Сагынганда кайтыр идем,
Канат булса очарга.
Сызылып таңнар аткан чакта,
Кош сайрый бакчаларда.
Күз нурыңны айдан эзлим,
Төнлә йөргән чакларда.
Менә шушындый җырларны күңелдән кичереп, айга карап уйланып йөргәндә, йөрәкнең сине уйлап кызу тибүен белсәң иде, гөлкәем.
Әйе, иркәм, аерылдык, бу аерылу хәере белән булсын инде. Әгәр безнең войска дошманны чигендерә башламаса, исән кайтып булмас. Безгә дә монда күп ятарга туры килмәс, ахры. Әйе, моның белән күңелне төшермик әле. Кеше әллә ничә ел йөреп тә исән кайта. Бәхет булса, гомер булса, елы үтәр дигәндәй, бәлки, безнең бәхеттән җиңү дә безнең якта булыр. Иркәм, әле мин якты дөньяда 3 кенә көн торган кебек, әле яшисе иде. Яшисе генә түгел, синең белән картайганчы гомер кичерәсе иде. Но бу тормыш безнең яшьлеккә генә туры килде.
Бу хатымны вакыт булган саен өзеп-өзеп язам, караульный помещениедә язам… Иртәгә ял көне дә, вакыт әллә була, әллә юк, бүген яздым әле. Соң, үзегез нихәлләрдә ятасыз? Исән-сау гынамы? Нинди яңалыклар бар? Отправка һаман дәвам итәме? Хан абыйның хаты киләме. Фатыйма апага һәм барлык укытучыларга һәм әбигә күп итеп сәлам тапшыр. Бу хат барып җитү белән, кичектермичә хат яз. Ичмаса, чыгып киткәнче, бер хатыңны укып хәлеңне белермен. […] Борчылма, иркәм, борчылып, үзеңне үзең бетермә, тыныч яшә. Минем документлар арасында Чистай лагеренда оборона значокларына здавать иткән справка (характеристика) бар, шуны җибәр. Аннан, махорка булса алып куй әле. Мин сорасам, җибәрерсең. Бабайларга хат язганда, миннән дә сәлам әйт. Килмәделәрме? Фатихтан хат килсә, конвертлап монда сал. […]
Ярый, хуш, сәлам белән
иптәшең Искәндәр
1941 ел, 19 август
Саратов өлкәсе,
Разбойщино разъезды
Әзрәк вакыт таптым әле, шуңа күрә тагы язарга булдым. Языйм әле пока караңгыланганчы.
Иркәм Зәйнәп, минем өчен артык көймә, мин сине киткәнче ничек сөйгән булсам, әле дә һәм алгы көндә дә шулай сөячәкмен. Кеше сөйләсә, икеләтә җавап бир. Үзеңнең кем белән сөйләшүеңне белеп сөйләш. […] Алар сөйләрләр. Алар ир намусын аяк астына салып таптаучылар, алар янында сиңа күп уралуның кирәге юк ич.
Бабайларга хат яз. Минем язарга вакыт тар инде, миннән сәлам әйт. Әллә миңа үпкәләделәр микән алар. Хат языйммы соң аларга?
Гөлсем апаларның хаты киләме? Энеләр армиягә киткәннәрме? Хатлары килсә, Барыйның һәм Харисның адресларын сал. Менә шулай, гөлкәй. Менә мондый хат язарлык вакытлар бик аз тияләр алар. Рәхәтләнеп йоклап каласы калган икән. Но ничево, авыр периодларны үткәрмичә, рәхәткә чыгып булмас инде.
Эш кушалар икән, «есть тов. кап.» дисең дә йөгерәсең… Бездән шуны таләп итәләр, ә без аны үз вакытында үтәргә тиеш.
Хәзер вечерный повар кага, кычкыралар, тагы язып бетереп булмады.
Адрес шулай: г. Саратов, п/я 232/7. Ш. И.
Ярый, серле күзкәй, хуш хәзергә, хатыңны озак тотма.
Сагынып хат көтеп калам.
Иптәшең Шакиров
Кичә өлгерә алмадым. Борчылма – шат яшә!!!
Хатыңны түземсезлек белән көтәм!
1941 ел, 21 август
Саратов өлкәсе,
Разбойщино разъезды
Кулларыма кәгазь, каләм алсам,
Хисап дәрьясында агамын.
Илдә калган батыр гөлкәемә
Сагынычлы сәлам язамын.
Сәлам, иркәм, мин – Искәндәреңнән,
Сызылып алсу таңнар атканда.
Сәламемне укып исеңә ал,
Кичен ял итәргә ятканда.
Иртән торып кара күк йөзенә,
Алсу нурлар шунда йөзәрләр.
Җылы нурлар, сине сөя-сөя,
Минем сәламемне сөйләрләр.
Ал йөзеңне нурлар сөйгән чакта,
Мин булырмын ачык кырларда.
Исемеңне җырларыма кушып
Җырлыймын мин, мөмкин булганда.
Таң гөлләре булып йөрәгемдә,
Зәйнәбем, син чәчәк аткансың,
Кайнар хисле мәхәббәтең белән
Каннарыма сеңеп калгансың.
Йөрәктәге синең кайнар хисләр
Гади хисләр түгел шул алар.
Сине уйлап артык сагынулар
Чын сөюдән килеп туалар.