скачать книгу бесплатно
Барыбер аңлаталмыйм сөюемне,
Туктап калам шушы урында.
Йә… Зәйнәбем, миңа күп калмады,
Китәр көннәр килеп җиттеләр,
Тормышымның көчле дулкыннары
Аерылырга мәҗбүр иттеләр.
Шат, рәхәт үтсен көннәрегез,
Һәр таң сезгә шатлык китерсен,
Тормыш сезгә бетмәс бәхет бирсен,
Юлларыңны гөлдән күмдерсен.
Шулай, Зәйнәп гөлкәй, мин язсам да,
Бушка гына калыр сүзләрем.
Онытырсың мине, тормышыңда
Калмас минем сөю эзләрем.
Бу сүзләрне якын дустың күрсә,
Нәфрәт белән карар үзеңә.
Шул вакытта инде ерткаларсың,
Карап аның әйткән сүзенә.
Шунда бетәр минем дуслык эзе,
Исегездән чыгып онтылыр.
Күңелеңдә минем урыныма
Башка берәү кереп утырыр.
Чөнки ачык шулай булачагы,
Аны сизәм сездә буласын,
Башка берәү сезгә якын булса,
Беләм, гөлкәй, мине онтасың.
Мине онытма, дисәм ялгыш булыр,
Тормыш мәҗбүр итәр ул эшне.
Миңа булган хисне тормыш басар,
Дәрья иткән күк тар бер инешне.
Йә, хуш!!!
Киләчәктә онытыласы дустың
Шакиров И. И.
Сугыш башланды…
1941 ел, 24 июнь
ТАССР, Мамадыш районы,
Түбән Ошма авылы
ЗӘЙНӘП ИРКӘМӘ!!![2 - Зәйнәп туганнары (абыйлары, энеләре) Барый һәм Харис белән күрешергә туган авылы Сасмакка китә. Алар фронтка повестка көткән булалар. Ирен армиягә озатырга кайтып җитәргә дә кирәк. Шигырьдә менә шулар турындагы авыр уй-хисләр чагылдырылган.]
Их, бәгърем, өзелә үзәк,
Яна йөрәк сине сагынып.
Түзми күңел йөрәк ярсыганга,
Тәндә яна утлар кабынып.
Кайтасыңмы, гөлкәй, озатырга,
Фронтларга чыгып китәм бит.
Яшьле күзләр белән юлларыңнан
Кайтыр диеп сине көтәм бит.
Санаулы көн, иркәм, минем өчен,
Секундлары уза әрәмгә.
Сөйләшер идем дә серемне,
Васыять әйтер идем иркәмә.
Мине көтә канлы фронт кыры,
Юк итәргә терек гәүдәмне.
Тырышканда бөек Ватан өчен,
Кем соң күрер минем үлгәнне.
Әйе… күрерләр, бәлкем…
батыр сугышчылар
Дошман пулялары тигәнен.
Тик күрмәссең, иркәм,
Бер син генә
Иркәңнең тилмергәнен.
1941 ел, 24 июль
Соколка
Сөеклем Зәйнәп, мин, синең иптәшең Искәндәр, сиңа үземнең йөрәгемнән, хәсрәтле һәм уйга чумган башымнан кайнап чыккан ялкынлы сәламемне Соколкадан җибәрәм, без 1 сәг 30 мин та килеп җиттек һәм сиңа хат салырга уйладым. Иркәм, мин сиңа бик күп сүзләр язасым килә, ләкин син инде борчылырсың…
Irkәm, sin min yazgannarga aзulanma, мин фәкать үземнең йөрәгемдәге саф серемне язам. Иркәм, мин сине өзелеп сөйдем һәм шуның өчен тормышка алдым. Тик шунысы кыен, син ул якка бик үк риза түгел бугай. Шулай, гөлкәй, мин сине тик яратуым белән үземнең тормышыма өндәдем һәм син дә, минем сүзгә каршы килми, миңа килдең. Их, бәгърем, мин бу хакта сиңа берни дә әйтә алмыйм. Мин, бәлкем, гаепледер дә, бәлкем, юктыр да. Үз бәхетем буенча гаепле түгел, тик физически яктан сиңа бераз кыен… син ул ягыма үкенәсең булса кирәк. Ә мин, һичбер нәрсәне бар дип белмичә, сине иптәшем иттем һәм синең гыйшыгыңда янам. Мин үземне бәхетле санадым һәм саныйм. Чөнки мин үз теләгән кешем белән кушылдым. Их, нинди күңелле иде бергә торуы… Әйе, бәлки, тагы бергә булырбыз, анысы язмыш эше. Мин һәм син исән булсак, анысы һичшиксез. Тик мине куркыткан бер генә нәрсә: син мине онытырсың һәм башка берәү белән тормыш корырсың. Монысы синең эш, син дә минем тормыш тоткам. […] Ярый, әгәр мине җан һәм гомерлек дустың, иптәшең итәсең икән, ул вакыт мине син һәрвакыт якын итәрсең.
Йә, гөлкәй, калган сүзләремне башка чакта язармын, хәзергә хуш, тыныч һәм рәхәт яшә. Их, гөлкәй, тагы бер генә булса да бит очыңнан үбәр идем.
Йә, сине үбеп кочаклап калучы
үзеңнең чёрныең Искәндәр
1941 ел, 27 июль
Куйбышев шәһәре
Зәйнәп иркәм, сиңа Куйбышев шәһәреннән кайнар сәламемне җибәрәм. Без монда пристаньга 27/VII дә килеп туктадык. Саратовка 29/VII ләрсез җитеп булмас әле. Ә кайсы шәһәргә туктыйсы билгесез. Килүе кыен, кеше чиксез күп, әле юньле йокы күргән юк. Мин Соколкадан хат салган идем, алгансыңдыр. Ачык хатка әллә нәрсә язып булмый, тик кая җиткәнне белерсез диеп салам. Миннән барлык иптәшләргә, укытучыларга сәлам әйт. Иркәм, эшеңдә һ. б. җирдә намуслы бул, бик борчылып, үзеңне бетермә. Сау-сәламәт яшә, исән булсак, кайчан да кайтырмын. Мин әйткән нәрсәне югалтма, аңа мин риза түгел… Ярый, туганнардан хат килсә, миннән сәлам язарсың, башка язар сүзләрне киләсе хатка язармын, гаепләми укы.
Сагынычлы сәлам белән
иптәшең Искәндәр
«Мин бит гомерлеккә китмәгән…»
1941 ел, 30 июль
Саратов өлкәсе
Сүзем сиңа, гөлкәй, Зәйнәбем,
Аерылганга күп гомер үтмәде,
Ләкин йөрәк кызып тибрәнә,
Күңел уйлый нурлы йөзләреңне,
Ә күзләрем сине эзләнә.
Борылып аккан Кама дулкынында
Пароходта барам моңланып.
Бергә торган рәхәт вакытларым
Башымда калыр мәңге сакланып.
Әй син, яшьлек, никтер шулай
Туры килдең сугыш елына.
Фашист этләр сине мәҗбүр итә
Корал алырга эшчән кулыңа.
Мин барамын, Зәйнәп иркәм,
Илем көткән батыр сафларга.
Гитлер этләренә отпор биреп,
Туган Ватанымны сакларга.
Ә син тылда калып, эшләреңдә
Тырышып эшлә, көчең кызганма.
Ярдәм ит син Бөек Ватанга,
Юк-барларны артык уйланма.
Көт син иптәшеңнең фашистларны
Тамырларыннан җиңеп кайтканын.
Онытма син, гөлкәй, иптәшеңнең
«Намуслы бул» диеп әйткәнен.
Мин бер түгел, ә без күпләр
Сугыш сафларына китүче.
Сез күбәүләр тылны нык тотсагыз,
Без булырбыз алда җиңүче.
Җиңү, шиксез, безнең якта булыр,
Аны алдан әйтте ип. Сталин.
Актык канга кадәр сугышырбыз
Һәм үтәрбез даһи кушканны.
Истән чыкмас озатып калганда
«Җиңеп кайтыгыз!» дип әйткәнең.
Миндә генә түгел, башка дусларда да
Көч тудырды синең әйтүең.
Батырларга эшчән кулың биреп,
Якын сердәшеңне озаттың.
Уйчан күзең белән карап,
Йөрәгемә кызу ут яктың.
Яшь парлар – Искәндәр һәм Зәйнәп. 1941
(Карточкага төшкән язу синдәме? Аны алгач, мин точный адрес салгач салырсың.)
Ярый, гөлкәй, хәзер үземнең тормышым белән сине таныштырам. Без 28 ендә Саратовтан 20 км ераклыгындагы бер урманга килеп туктадык. 29 ында киендерделәр. 30 ында, бүген, занятие башланды. Шулай итеп, иркәм, безгә беркадәр аерым яшәргә туры килер. Аерым дип борчылма. Эшеңдә тырышып эшлә. […] Белмим, бәгърем, син ничектерсең, ә мин хәзер үк бик сагындым инде, карточкаңны вакыт булган саен карыйм… Әйе, гөлкәй, тормыш шулай гел бергә яшәтмәс шул, авыр булса да түзәргә кирәк булыр. Гөлкәй, син минем гадәт белән таныш, мин юкка да көнләшеп янам инде. Күңел әллә ниләр уйлый. […] Китте диеп күңелеңне төшермә, гомер булса, исән булсам, ничек тә кайтырмын. Бәлки, бәхет булса, фронтка керергә дә туры килмәс әле. Бәлки, озакка бармас та… Әле һаман безнекеләр каты отпор бирәләр ич…
Кичләрен юк-бар нәрсә белән уздырма, партия тарихын өйрән. Мин бу хатка обратный адрес, бәлки, яза алмам әле, язсам, конвертка язармын. Сәбәп: адрес билгеле түгел. Шулай, гөлкәй, хатка язып кына сүз бетми, аз язган дип гаепләмә. Минем кая туктаганны кешегә сөйләмә, юлдан салган, диген. Ярый, хатым аша күңелемнән кочаклап үбеп калучы якының. (Шакр)
Монда, урман булса да, кош тавышы да ишетелми… Ярый, вакыт тар… гаепләмә.
Өзелеп сагынып калучы Чёрныең
(Раиф килмәдеме әле?)
1941 ел, 3 август
Саратов өлкәсе,
Разбойщино разъезды
Хөрмәтлем Зәйнәп, сиңа үземнең сагынычлы сәламемне язып җибәрәм. Әбигә дә күп сәлам. Сәламем сиңа, шат яшәвеңне телим. Мин сиңа, яңа гына хат язып салсам да, тагы язып салырга уйладым. Чөнки икенче частька күчерделәр, адресны дөресләп салырга кирәк.
Хәлем әлегә ару. Тик сагындыра гына. Төнлә юньләп йоклап булмый, уйлата, йокыга китсәм, төшемдә сине күрәм, ә уянсам, бөтенләй йөрәк сызлана, әллә нәрсәләр уйлата. Хат язганда, Ошмадагы хәлләрне яз. Миннән соң кемнәр киттеләр? Рәли белән Вәдүт киттеләрме әле? Хан абыйның хаты киләме? Ул Саратовтамы? Эшкә керештегезме, нинди эшләр башкарасыз? Раифлар Дүсмәткә күчмәделәрме? Уракка төштеләрме әле? Бригадаларга чыгасыңмы?
Мин бу хатка әллә нәрсә яза алмыйм инде. Бабайлардан хат килдеме, нәрсәләр язганнар? Җизнәң китмәгәнме әле?
Минем урынга кеше килмәдеме? Безнең монда эш ничего, 12 сәгать заниматься итәбез, калган вакыт тагы.
Минем адрес: Саратовская обл., разъезд Разбойщино, п/я 232/7(3в)
Аккош баласын өйрәтә:
Туктатып кагындыра.
Иртәнге кояш нурлары
Иркәмне сагындыра.
Биек тауның башларына
Машина тиеш менәргә.
Кая барсам, нишләсәм дә,
Исләремдә син генә.
Күңел синең белән бергә,
Үзем генә аерым,
Бергә булган вакытларым
Сагындыра, бәгырем.
Барлык хатыма җавап язып, хат яз.
Көтеп калучы иптәшең Искәндәрең
Хатыңны күп яз, туйганчы укырлык булсын.