banner banner banner
Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке)
Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно

Җирдә яшәү – үзе бер бәхет.

Бүгенге татарларның барлык төркемнәрендә дә татар рухы яши. Аларның барысы да бер телдә сөйләшә, бер үк җырлар җырлый. Димәк, татарның, Дәрдемәнд сүзләре белән әйтсәк, изге кан белән сугарылган сөте сакланган. Моңа төп сәбәп, – һичшиксез, халкыбызның тарихи хәтере белән сугарылган милли горурлык хисләре.

2002 елгы халык санын алу нәтиҗәсендә Россиядә татарларның 5 миллион икәнлекләре мәгълүм булды. Элеккеге СССР киңлеген дә искә алсак, бу сан 7 миллионнан артып китә. Гомумән, кайбер мәгълүматларга караганда дөньядагы татарларның саны 10 миллионнан артык.

Безгә, хөрмәтле милләттәшләр, берничек тә сыегаерга ярамый. Халык санын алган җаваплы көннәрдә куелган сорауга барыбыз да бертавыштан «Без – татарлар!» дип җавап бирик!

2002 ел

Татар бармы?

Бу сорауны 1937 елда ук дөнья куйган румын татары Мәхмүт Ниязи язган. Аннан соң инде күп сулар акты. Ә татар әле исән һәм һич кенә дә үләргә җыенмый. Моның сәбәбе – татарның тирән тамырлы халык булуында. Татар дөньясы, 1895 елда ук инглиз галиме Эдвард Паркер раслаганча, 3 мең еллык тарихи тамырларга барып тоташа.

Шушы тамырларыбыз безгә бүгенге атамабызны әманәт итеп калдырган. Болгар тамырыбыз безгә ислам динен, аның алдынгы мәдәниятен ирештергән. Кыпчак тамырыбызга без бүгенге телебез белән бурычлы. Хәзәрләр да безгә чит түгел. Менә шушы борынгы татар тамырларыбыз безне хәзерге рәвештәге милләт итеп формалаштырган.

Тарих юлы сикәлтәле, анда һәрвакыт киртәләр очрап тора. Татардай бөек, дөньяны дер селкетеп торган, берничә дәүләт төзегән халык өчен коллык упкынына төшү – фаҗигәнең дә фаҗигәсе. Габделбарый Баттал моны «яһәннәм» белән чагыштырган. Бу чыннан да шулай була. 1552 елдан соң аның мең еллар дәвамында тупланган матди һәм рухи хәзинәсе юкка чыга. Ул Казаннан, елга һәм юллардан ерак җирләргә сөрелә.

Әйе, татар – горур булып яшәгән халык. Бүгенге көнне безнең өчен иң әһәмиятлесе әнә шул горурлыгыбызны саклап калу. Чөнки горурлык – яшәүнең төп чыганагы. Горур халык теленең дә, яшәү рәвешенең дә сагында тик үзе генә тора.

Ә ни өчен соң Мәхмүт Ниязи татарның юкка чыгу мөмкинлегеннән шикләнгән? Ни өчен Гаяз Исхакый инкыйраздан кисәткән? Хәтта Һади Атласи да, татарга Совет иле тарафыннан автономия бирү – үлем алдыннан очсыз дарулар белән тутыру, дип атаган[34 - ТСД ҮДА, 109 ф., 5 тасв., 54 эш, 160 б.].

Болар берсе дә юкка түгел. Башка халыклар дөньясына чумып, алар арасына кереп югалу куркынычы һәрвакыт булган. Монда иң куркыныч нәрсә – катнаш никахлар. XX гасырның 20 нче елларында Татарстан Республикасы хөкүмәте башлыгы булып торган Сәхибгәрәй Сәедгалиевнең хатыны марҗа була. Әлбәттә, аннан соңгы буыннар инде рус кына була. Без күп вакыт татардан чыккан данлыклы русларны күккә чөябез. Дөрес, милләтебезнең асыл затлары башкалар өчен кирәк икән, димәк, зур сәләтләргә ия дигән сүз. Ә шулай да Тургеневның, Державин, Куприн һ. б. ның татарга ни файдасы булган? Ә бит Купринның татарлыгы белән горурланып, башына түбәтәй киеп йөрүеннән башка бернинди татарлыгы да юк. Болар, – нигездә, барысы да руслар. Тургенев – рус теленә мәдхия җырлап йөрүче татар токымыннан.

Мин әйтеп үткән шәхесләрнең үз тарихлары, аларның тамырлары инде күптән татарлыктан өзелгән. Ә чын милли горурлык ул халыкта. Ул безнең бишек җырларыбыздан ук башлана. Нәкъ менә шунда Ана кеше баласына милли моңнарыбызны сеңдерә, аңа Аллаһ тарафыннан бирелгән тел ачкычын иңдерә.

Әйе, мин Ана турында махсус сүз кирәклегенә инанган кеше. Чөнки анабыз Әминә Габделкаюм кызы бишек җырлары аша миңа һәм туганнарыма татарлыгыбызны сеңдерде, телебезгә, җыр-моңнарыбызга мәхәббәт уятты. Дөнья мәйданында телебезгә, гореф-гадәтләребезгә турылыклы булырдай итеп тәрбияләде.

Юк, хөрмәтле укучыларым, мин һич кенә дә үз Анабыз турында сөйләмим. Сүз гомумән татар аналары турында. Әгәр Ана кеше баласына милли горурлык сеңдерә алса, бу бала үзе дә, аның балалары да, оныклары да татар булып яшәячәк. Милли тәрбиянең башы ата-анада. Оясында ни күрсә, очканда шул була, дип юкка гына әйтмәгән халык. Әгәр дә Ана кешенең үзендә туган теленә ихтирам юк икән, ул баланың атасы белән тик русча гына сөйләштә икән, боларның балалары да шул телдә генә сөйләшәчәк. Ата-ананың изге бурычы балаларын дөньяга татар итеп чыгара алудан гыйбарәт. Шулай булмаса алар үзләренең ата-ана бурычын үти алмаган булып чыгалар.

Чит илләрдәге татарлар мисалы безгә гыйбрәт булсын иде. Әйтик, фин татарларының беренче кагыйдәсе гаиләдә тик ана телендә генә аралашудан гыйбарәт. Алар гасырлар буе шушы тел аша фин, швед, инглиз телләрен үзләштерә киләләр. АКШ һәм башка чит илләрдә дә шундый ук хәл: иң башта үз телеңне өйрәнү, аннары аның аша башка телләргә үтү.

Мин күп вакыт АКШта яшәп ятучы милләттәшебез Сәгыйть ага Салахны гыйбрәтле язмыш итеп сөйлим. Бу кеше Кореяда туып үсә. Үткән гасырның 50 нче елларына кадәр Сеул шәһәрендә 26 татар гаиләсе яшәгән. Болар өчен бер татар җанлы милләттәшебез мәчет салдырган, татар мәктәбе ачкан. Ә бит мәктәп ачу ул бина төзү генә түгел. Монда укытучылар, дәреслекләр кирәк. Ул боларның барысын да тиешле дәрәҗәдә оештырган. Бу гаиләләр татарлык нигезен бишек җырлары, ана теле, милли мәктәп аша ныгыта алганнар. Алар, туган телләреннән тыш, корея, япон һәм инглиз телләрен үзләштергәннәр.

50 нче елларда язмыш Сәгыйть аганы АКШка китерә. Монда ул, тиз арада урта белем алып, 4 ел эчендә ике югары белем алуга ирешә. Зур галим булып, АКШ хөкүмәтенең атом-төш коралы буенча киңәшчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Алар Равилә ханым белән ике бала үстереп, аларга ныклы татарлык нигезен салып, мөстәкыйль тормыш юлына бастыралар. Аларның Вашингтондагы йортында һәрвакыт татар музыкасы яңгырый. Алар Интернет аша Татарстан, татар тормышы белән танышып торалар.

Равилә ханым турында махсус рәвештә бер-ике сүз әйтеп үтәм. Аның да язмышы зур сынауларга бәйле. Кытайда туып, Төркиядә белем алып, чын татар буларак АКШка килеп, Сәгыйть абый белән таныша һәм кавыша. Шулай ук югары белемгә ия була. Ул телне камил рәвештә белә, белмәгән татар җыры юк. Аларның балалары да шундый ук.

Юк, татар булып яшәү җиңел генә бирелми. Бу ерак чит илләрдә генә түгел, Россиядә дә шулай. Ләкин ана ана булып, ата ата булып калса, тормыш күпкә җиңеләя. Моңа да бик күп мисаллар китереп булыр иде. Тик мин ана турындагы сүземне дәвам итәргә мәҗбүрмен.

Сүз Россия татар аналары турында, дөресрәге, татар хатын-кызлары турында булыр. Ни өчен дигәндә, табигый хис кызларыбызның шактыен ятлар кочагына ташлый. Монда алар татарлыкларын бөтенләй диярлек җуялар. Балаларының исемнәре, телләре, яшәү рәвешләре русча. Әнә шул хисләр бер вакыт саегая, хәтта бөтенләе белән юкка чыга. Кайвакыт гаиләләр дә таркала. Ләкин инде соң була. Аларның балалары рус, үзләре буш булып калалар. Терсәкне тешләп булмый шул. Тик гомер буе үкенеп яшәргә генә кала.

Ир-атлар турында да фикер белдерү кирәктер. Аларның да шактые марҗа кочагына керә. Аларның балалары да урыслар, гореф-гадәтләре дә урысныкы.

Инде ни эшлисең: буласы булган. Тик ни өчен катнаш никахтагылар балаларына татар телен, аның гореф-гадәтләрен иңдермиләр икән? Аларга соң, юк дигәндә, татар исеме генә биреп булмый микәнни соң?

Тиздән Россиядә халык санын алу кампаниясе башлана. Үткән шундый кампания татарларның илдә сан буенча икенче урындагы халык икәнлеген исбатлады. Безнең максат шушы урынны җуймаудан гыйбарәт. Мин ни өчен катнаш никахларга тукталдым? Чөнки, ни кызганыч, аларның саны кимеми.

Катнаш никахтагы татарлар! Инде үзегез татар дөньясыннан китеп барасыз икән, ичмасам, балаларыгызны татар итеп яздырыгыз. Аларга милли рух сеңдерегез! Ни өчен катнаш никахлардан бары тик руслар гына чыга икән? Нәрсә, бездә милли горурлык юкмыни?!

Татарларны бүлгәләргә теләү – сәясәт нәтиҗәсе. Монда Рим принцибы «бүлгәләп хаким итү» тантана итә. Бу бүген генә барлыкка киләгән сәясәт түгел. Ул инде йөз еллар буе дәвам итә.

Тик бит моңа карап, берәү дә аларны берничә милләткә бүләргә җыенмый.