banner banner banner
Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке)
Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно


Кайчан соң, и фәкыйрь милләт, килер бәһарең,
Кайчан китәр кичең, килер нәһарең?
Килерме әллә кабергә мин сөрелгәч,
Кыямәт көндә мин үлеп терелгәч?

Ләкин ул – шул ук вакытта оптимист. Татар үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән, аны һушына китерсәк, ул кем дус, кем дошман икәнлеген үзе аерыр, дип яза.

Шагыйрь коллык упкынына төшүнең сәбәбен патша режимыннан гына түгел, милләтнең үзеннән дә, дөресрәге, аның бердәм булмавыннан да күрә.

Шушы тискәре сыйфатны халыкның бер-беренә «ук атуын туктатып» кына җиңеп булачагын аңлата.

Без әле Тукайның тарихи карашларын өйрәнүнең юл башында гына. Алар исә гаять тирән. Бөек шагыйрьнең иҗаты – XIX–XX гасырлар чигендә кузгалган милли дулкынның якты көзгесе.

Бу дулкын илдәге шовинистик көчләрне бик нык борчыган. Алар татарның белемгә омтылышларыннан, яңа (җәдид) ысулдагы мәктәп-мәдрәсәләр ачып, тирә-күрше һәм тугандаш халыкларга йогынты ясый башлауларыннан курка. Шовинист миссионерларның берсе булган епископ Андрей 1908 елны П. А. Столыпинга язган хатында: «Мөселман-татарлар безнең күз алдыбызда, тыныч кына, ләкин бер туктаусыз Казан һәм бөтен Кама краен яулый баралар… Әгәр дә инородецларны татарлаштыру дәвам итсә, әгәр дә кыргызлар, башкортлар, нугайлар, вотяклар, өлешчә чувашлар һәм чирмешләр татар халкына ныклап сеңсәләр, бу Россиянең үзәгендә куркыныч дошман барлыкка килүенә китерәчәк, һәм ул, фетнәчел Кавказ белән бергә, русларга аларның иң авыр минутларында иксез-чиксез бәла китерергә мөмкин», – дип язган.

Кара көчләр татарның наданлыкта, караңгылыкта гомер сөрүен аның башкаларны үз артыннан ияртердәй аңлы милләт булуына караганда өстенрәк күрәләр. Рус цивилизациясендәге аристократ татарга һәм инде бигрәк университет белеме алган татарга караганда «һичнинди рус белеменә дә ия булмаган татар күпкә яхшырак» дип язган миссионер Ильминский.

Патша хөкүмәте һәм аны җитәкләгән Столыпин татарларга каршы бер-бер артлы катгый чаралар күрә башлыйлар. Бу чараларның нидән гыйбарәт икәнлеге 1910  елны оештырылган Махсус Киңәшмә («Особое Совещание по выработке мер для противодействия татаро-мусульманскому влиянию в Приволжском крае в 1910  году и преобразовании Оренбургского духовного собрания») материалларында ачык чагылган.

Бу Киңәшмә карары татарларның уянуыннан, аларның үз тирәсенә тугандаш халыкларны туплавыннан курку хисләре белән сугарылган. Билгеләнгән чаралар Беренче рус революциясенең милләтләргә ясаган уңай йогынтысын юкка чыгаруга юнәлтелгән. Һәм алар ныклап тормышка да ашырыла башлыйлар. 26 кешедән торган күренекле исламчылар исемлеге төзелә, милли активистларга каршы суд һәм административ эшләр ачыла. Газета-журналларга, китапларга карата каты цензура урнаштырыла, күренекле шәхесләр төрмәләргә ябыла, яшәгән урыннарыннан сөрелә.

Ләкин тернәкләнеп килгән татар корабы җил-давылларга бирешмәслек көчкә әверелеп килә. Шуны батыру максатыннан, 1914 елда янә бер «Особое Совещание по мусульманским делам» уздырыла. Анда мөселманнарга, бигрәк тә татарга каршы тагын да кискенрәк чаралар билгеләнә.

Менә ул шушы документның кайбер юллары: «Одним из доказательств подъёма национального чувства у казанских татар служит многочисленность появляющихся за последнее время трудов татарских авторов, посвящённых разработке истории края – истории Казанского царства, татарской национальности и т. п.» Документтагы түбәндәге сүзләр дә игътибарга лаек: «Красной нитью проходит через все сочинения подобного рода мысль, что татары являются исконными насельниками края, почему им должно принадлежать право обладания таковым… Наряду с этим в татарских учебниках по русской истории невольно обращает на себя внимание тенденциозный подбор исторических данных, восхваление мужества татар, указания на превосходство татар над русскими, татарских ханов над русскими князьями, и паралелльно с этим умаление добрых качеств последних по сравнению с татарскими властителями»[16 - Особое Совещание по мусульманским делам 1914 года // Татарстан. – 1992. – № 9/10.].

Сүз күп вакыт Иван Калита, Александр Невский һәм Дмитрий Донской кебек «добрый» сыйфатлы рус кенәзләре турында бара. Нинди сыйфатлар икән соң алар? Кайбер фактларга күз салыйк.

Мәгълүм ки, Россия тарихы дәреслекләрендә Иван Калита Мәскәүне аякка бастыручы, Русьны туплаучы рәвешендә күрсәтелә. Чынлыкта исә Калита бөек кенәзлек ярлыгын ханнарга колларча яраклашу, моңарчы кенәз булган Александрны үтертү нәтиҗәсендә генә эләктерә. Һәм ул һич кенә дә Русьны туплаучы түгел, ә шәхси байлыгын арттыру өчен бернинди җинаять алдында да туктап калмаган бер бәдбәхет кенә була. Аның васыятендә, В. О. Ключевский язганча, туннан башлап алтын билбауга кадәр барлык вак-төякләр дә онытылмый күрсәтелгән[17 - Ключевский В. О. Сочинения: в 8 томах. – М.: Наука, 1958. – Т. 2. – С. 50]. Тик хокук белгече профессор В. Сергеевич язганча, шушы кенәзлекнең язмышы турында, яки кемгә тапшырылырга тиешлеге турында, бер генә сүз дә юк. Чөнки ул васыять хан ризалыгы белән төзелгән һәм аның мөһере белән ныгытылган. «Это совершенно согласно с его раболепным отношением к Орде: великим княжением распоряжаются ордынские цари; Иван Данилович, их покорный слуга, это знает и в права владык своих не вмешивается», – дип язган шушы хакыйкатькә турылыклы рус кешесе. Аның, «Калита – добрый и зажиточный семьянин, которому хорошо жилось под властью ордынских царей. Ничего лучшего он и для детей своих не желал»[18 - Сергеевич В. Древности русского права. Изд. третье. – СПб.  – Т. 1. – 1909.] дигән сүзләре тулысы белән дөреслеккә туры килә. Күрәсең, татар галимнәре аның менә шушы «добрый» сыйфатларын оныталар булып чыга.

Кайбер рус авторлары Александр Невскийның ханга буйсынырга теләмичә Новгородны канга батыруы, үз хакимлеген ныгыту өчен имелдәш туганы Андрейны, хәтта үз улын да кызганмавы турында язганнар. Буйсынырга теләмәүчеләрнең борыннарын кистерүе, күзләрен чукытуы турындагы фактларны да китергәннәр[19 - Полевой Н. А. История русского народа. – М.: Вече, 2008.  – С. 255.]. Болар барысы да ханга ярарга тырышу гамәлләре итеп күрсәтелә. Бүгенге рус авторлары да Александр Невскийны шушы рәвештә бәялиләр[20 - Пивоваров Ю., Фурсенко А. Русская система // Рубежи. – № 6/1. – 1995. – С. 50.].

Дөрес, бу кеше куркак җаннардан булмый. Аның батырлыклары турында дөрес мәгълүматлар да шактый. Ләкин тарихчылар нигәдер Александр Невский канының шактый өлеше кыпчакныкы булуын, шунлыктан татарлар белән махсус мөнәсәбәттә торуын «оныталар» булса кирәк. Ханнарга ул мәҗбүри түгел, ә ихластан хезмәт иткән.

Дмитрий Донской да ялтыравыклардан арындыруга лаек. Аның исемен Соловьёв, Рыбаков кебек тарихчылар татар золымыннан коткаручы итеп тасвирлыйлар. Алар 1380 елгы фетнәче Мамай гаскәрен җиңүне татар золымы кабыргасын сындырган искиткеч зур вакыйга итеп күрсәтәләр. Тик менә алай булгач, ни эшләп шушы «золым» тагын йөз ел дәвам итте икән? Моңа тулы ышандырырдай аңлатулар юк.

Бу галимнәрнең Куликово кырындагы бәрелешне сурәтләгән юллары шулкадәр патриотик пафос белән язылган ки, әйтерсең лә алар моны үзләре күзәтеп торганнар. Аларның каләме астында тарих битләрендә кыю Дмитрий Донской образы барлыкка килә. Һәм ул бүген дә шушы рәвештә кабул ителә. Бу галимнәрнең берсе дә Мамайның хан түгел, ә кануни хан Туктамышның дошманы, фетнәче генә икәнлегенә тиешле игътибар бирергә теләми. Ә бит югыйсә тарихта шушы бәрелешнең исеме генә бар, ә җисеме юк дәрәҗәсендә. Куликово кырының хәтта төгәл кайда икәнлеген белүче дә юк.

Дмитрий, бәрелеш башланыр алдыннан, үзенең кенәз киемен салып, аны Бренк исемле бер якынына кидерә һәм үзе гади сугышчы киеменә яшеренә. Ә бит кенәзне сугышчылар күреп торырга, аның белән бергә булырга тиешләр. Дмитрий гаскәр белән идарә итми. Бренк исә шушы бәрелештә һәлак була. Аны Дмитрий дип уйлаганнар, күрәсең. Сугыштан соң Дмитрийның үзен гомумән югалталар. Эзли торгач, ул ниндидер яшел куаклар астында аңын җуйган рәвештә табыла. Тәнендә бернинди дә куркыныч җәрәхәт тә булмый.

Мәскәүгә Туктамыш хан якынлашуы хәбәре ишетелүгә, Дмитрий шәһәрне ташлап, гаиләсе белән чыгып кача. Аның якыннары булган башка кенәзләрне дә курку били. Алар да чыгып качалар. Бу очракта да, дөреслеккә хилафлык кылмау максатыннан чыгып, шушы вакыйгаларны тәфсилләп язган Н. А. Полевойның үз сүзләрен китерәм. «Он постыдно бежал, увёз своё семейство в Переяславль, и здесь не ожидая безопасности, укрылся наконец в Костроме. За ним разбежались все. Князь Владимир также уехал и увёз своё семейство в Торжок»[21 - Полевой Н. А. История русского народа. – М.: Вече, 2008.  – С. 333]. Моның сәбәбен рус елъязмасы «испугавшись законного царя» дип аңлата.

Чыннан да, русларның беренче патшасы Алтын Урда ханы була. Рус чиркәүләрендә ике йөз елдан артык дәвердә Алладан аңа исәнлек сорап дога яңгырый торган була.

Мәскәү дәүләтчелеген кенәзләр түгел, ә В. Сергеевич язганча, ханнар барлыкка китерә. Әлеге текстны оригиналдагыча тәкъдим итәм.

«Северо-восточные княжения получили первое, но чисто внешнее объединение в 1238 году, по покорении их татарами. С этого момента возникло общее подчинение их ордынским ханам. В лице ханов впервые создалась высшая власть над всеми князьями Русской земли. Ханы не только распределяли столы между князьями по своему усмотрению, но и призывали их к своему суду и вольны были в их жизни и смерти… Татары, таким образом, «явились проводниками начала объединения Русской земли под главенством великого князя Владимирского». «Татарское завоевание оставило глубокий след в нашей истории»[22 - Сергеевич В. Күрс. хезм. – 252 б.].

Ләкин Р. Пайпс әйтүенчә, рус, бигрәк тә совет тарихчылары бу турыда язарга яратмыйлар. Яратмыйлар гына түгел, татарларга яла ягуны арттырганнан-арттыра торалар.

Рус булмаган халыкларга, шул исәптән татарларга да, ирек һәм милли тигезлек вәгъдә иткән Совет власте елларында шовинистик бөекдержавачылык тарихын янәдән аякка бастыруга юл ачыла.

Татар тарихын җәберләгән, аны рәнҗеткән документларның берсе 1944 елның 9 августында ВКП(б) Үзәк Комитеты тарафыннан кабул ителгән «Татарстан партия оешмасында идеологик һәм масса-политик эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары» дигән карарда татар тарихчылары милләтчелектә, Алтын Урда тарихын идеаллаштыруда гаепләнәләр. Гәрчә әле бу дәүләт тарихына багышланган кулга тотарлык хезмәтләр язылмаган булса да.

Шушы документны Казанда колларча кабул итәләр. Менә безнең алда партия өлкә комитетының 1945 елның 24–27 февралендә үткәрелгән пленум материаллары. Анда Үзәк Комитетның ике карары тикшерелә. Берсе Татарстанда авыл хуҗалыгын күтәрүнең кичектергесез чаралары турында. Монысы буенча докладны өлкә комитетының беренче секретаре З. И. Моратов ясый. Икенчесе тулаем рәвештә Алтын Урда тарихына багышлана. Ул – ВКП(б) Үзәк Комитетының әнә шул карарына мөнәсәбәт белдерү, аны тормышка ашыру турындагы доклад. Бу докладны партия өлкә комитетының идеология буенча секретаре Малов укый. Аның күләме  – машинкада 66 бит. Анда Татарстандагы идеология халәте бәйнә-бәйнә тасвирлана. Бигрәк тә Үзәк Комитет карарында күрсәтелгән «хаталар» га басым ясала. Аеруча Тел, әдәбият һәм тарих институтына эләгә. Имештер, аның галимнәре Татарстан тарихын, рус һәм татар халыкларының чит ил илбасарларына каршы көрәшләрен өйрәнәсе урынга Алтын Урда, XII һәм XVI гасыр истәлекләрен өйрәнү белән генә шөгыльләнәләр, Алтын Урда икътисадын һәм мәдәниятен югары дәрәҗәдә итеп күрсәтәләр, Алтын Урданың үзен прогрессив дәүләт рәвешендә тасвирлыйлар икән. Малов докладында бу дәүләтнең төп сыйфаты агрессивлык дип бәяләнә, ул рус халкына каршы агрессив сугышлар алып баруда, халыкларны ваемсыз рәвештә изүдә һәм бөлдерүдә гаепләнә.

Бу докладта «Идегәй» дастанына да, Идегәйнең үзенә дә тискәре мөнәсәбәт белдерелә. Аларны күтәреп чыккан тарих һәм әдәбият галимнәре дә каты шелтәләнә.

Пленумда, бәлки, башкачарак уйлаучылар да булгандыр. Ләкин алар тып-тын калалар. Ә менә И. Моратов үз халкын, аның дәүләтен хурлауга өлешен кертә. Аны тыңлап карыйк: «Әгәр дә партия Үзәк Комитеты вакытында әдәбиятчылар, тарихчылар тарафыннан ясалган хаталар төзәтелмәгән булса, нәрсәләр генә килеп чыкмаган булыр иде?!» – ди ул. Шушы сорауга җавап эзләп, Моратовны тыңлауны дәвам итик әле: «Аларның, ягъни тарихчы һәм әдәбиятчыларның ясаган хаталары руслар белән татарлар арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенләштерүгә китерүе мөмкин иде. Һәм бу безнең дуслыгыбызга бик каты суккан булыр иде».

Партия секретарена ышансаң, татарга яла ягу исә бернинди дуслыкка да комачауламый. Дуслык исә тик татарның үзе турында, аның тарихы турында хак сүз сөйләнсә генә бозылырга мөмкин икән.

Кем инде, шушы сүзләрне укыганнан соң, аларны татар рухын сындыруга юнәлдерелмәгән дип әйтер? Алай гына да түгел, секретарь әдәбиятчы һәм тарихчыларны фәнгә бернинди катнашы булмаган, череп беткән идеяне, ягъни Алтын Урданың прогрессив дәүләт икәнлеген яклап чыгуда гаепли һәм шундый сорау куя: «Ни өчен соң алар шушы иң явыз, заманында инде фаш ителгән, рус халкы тарафыннан тукмалган дошманыбызны нәкъ менә сугыш елларында күтәреп чыктылар?» Бу сорау куела, ә менә «Нилектән соң нәкъ менә сугыш елларында Алтын Урда ханнарының турылыклы коллары булган Александр Невский, Дмитрий Донской кебекләр героик пьедесталга бастырылды һәм алар исемендәге орденнар булдырылды?» дигән сорау куелмый.

Бүген өр-яңадан бөек тарихыбызны торгызу, аны халыкның үзенә кайтару ихтыяҗы барлыкка килде. Инде тарихыбызның төрле чорларына багышланган дистәләгән хезмәтләр язылып, халыкка җиткерелде. Зур әзерлекле, теләсә нинди чыганакларга үтеп керердәй галимнәребез үсеп чыкты.

Әлбәттә, проблемалар да юк түгел. Ләкин күк капусы ачылды, һәм инде ул һич тә ябылмас. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.

Җәберләнү һәм җәберләүләр бетте. Татар бүген үз дәүләтчелеген аякка бастыру эшенә тотынды. Аның аерылмас юлдашы – горур тарихыбыз. Ул үзе дә горур. Сүземне бер китапта «татары —…это люди гордые, обладающие высоко развитым чувством национального самосознания и собственного достоинства» дигән бәяләмә белән тәмамлыйм[23 - Крысько В. Г. Этнопсихология и межнациональные отношения. – М., 2002.]. Әйе, татарлар – горур һәм югары дәрәҗәдәге үзаңлы, күркәм халык. Тарихлары да үзләренә тиң – гүзәл һәм бөек.

2012

Милли горурлык

Шанлы һәм данлы тарихыбыз безнең милли горурлыгыбыз чыганагы булып тора. Аның һәр бите халкыбызның дөнья тарихына керткән зур өлешен раслый, аңа дан җырлау җирлеге булып тора.

Тик менә без башкаларның безгә дан җырлау фактларын бөтенләй белмибез диярлек. Ә бит Россиядәге татарлар – Ватанга турылыклы, аның бәйсезлеге өчен үз-үзен аямый сугышкан халык – һәрвакыт диярлек үзләрен каһәрләү сүзләрен ишетеп кенә яшәделәр. Хәтта бу илнең артта калуының сәбәбен «татар золымы» белән аңлата килделәр. Дәреслекләр әнә шундый яла ягулардан тора иде. 1410 елгы Грюнвальд сугышында татарларның хурлыклы рәвештә качуы турында хаксыз сүзләр дә бар иде. Әйе, без татарлар, Мәҗит Гафури язганча, һәрвакыт Россиянең каһәрләнгән үги балалары булып килдек. Без мактау һәм макталуга күнекмәгән халык.

Менә быел Грюнвальд сугышына 600 ел булды. Шушы данлыклы вакыйгада Туктамыш ханның улы Җәләлетдин җитәкчелегендәге гаскәрнең хәлиткеч ролен тану хөрмәтенә Данциг шәһәрендә татар сугышчысына һәйкәл ачылды. Анда ил президенты татарларны данлаган нотыгын сөйләде. Аның һәрбер сүзе чын йөрәктән чыккан ялкынлы хисләр белән сугарылган. Президент Польша татарларының 600 ел дәверендә илгә турылыклы хезмәт итүләрен, аның бәйсезлеге өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшүләрен ассызыклаган.

Мин бу язмамда шушы мөхтәрәм шәхеснең татарларга булган рәхмәт сүзләрен тулаем сөйләп чыгарга җыенмыйм. Тик шунысын әйтәсем килә: халкыбыз турында, бу очракта Польшада яшәгән милләттәшләребезгә карата, мондый югары бәяне ишеткәнебез юк иде әле. Татарлар бу нотыкта чын мәгънәсендәге әкияти батырлар, дусларга тугры һәм ил дошманнарына карата ачы нәфрәтле халык буларак тасвирланган.

Поляклар татарларны яраталар. Бервакыт Варшава урамында бер поляк ханым белән сөйләшергә туры килде. Татар икәнемне белгәч, ул мине кочаклап алды һәм, 1939 елның сентябрендә Польшага немецлар бәреп кергәч, Варшаваның татар полкы солдатлары башкаланың соңгы сакчылары булуы, аларның барысының да батырларча һәлак булулары хакында елый-елый сөйләде.

Шушы уңайдан үзебез белән булган бер вакыйганы искә төшереп китәм. 1987 елның октяберендә мин, Миркасыйм Госманов һәм хәләл җефетем Люция, поездга утырып, Варшавадан Люблин шәһәренә киттек. Янәшәбездәге моңарчы безгә ничектер усалрак караган полякларның, татарлар икәнебезне белгәч, йөзләре ачылып китте. «Башта без сезне грузиннар дип белдек!» – диеп, яныбызга ук күчеп утырдылар. Һәм юл буе татарларны мактап бардылар. Люблинга килеп җиткәч: «Не дадим татарам сгинуть на польской земле», – диеп, безне университетка кадәр озаттылар. Икенче көнне, безнең конференциягә килеп, безгә бүләкләр тапшырдылар.

Университет галимнәре безгә үз телләренә кергән йөзләгән татар сүзе булуын махсус рәвештә сүзлекләр күрсәтеп расладылар. Шунысы кызык: ул сүзләр рус сүзлекләрендә дә бар, ләкин аларның килеп чыгышы хакында тиешле аңлатма юк.

Мәгълүм ки, Белоруссия татарлары да шул ук токымнан. Алар шулай ук, Грюнвальд сугышындагы батырлар эшен дәвам итеп, заманында Речь Посполитая дәүләтен саклап калганнар. Белоруссия Президенты Александр Лукашенко татарларның тарихи ролен югары бәяли. «Алар – сугыш батырлары гына түгел, хезмәт үрнәген дә тудыра белүчеләр, яз-җәй көннәрендә яшелчә үстереп, иң беренчеләрдән булып базарга китерүчеләр»,  – ди ул. Беренче очрашуда ук Лукашенко сүзен, әлбәттә, шаярып, кырыенда басып торган Урал Латыйповка ишараләп: «Әгәр дә мине тәнкыйтьләргә уйлыйсыз икән, башта әнә үз милләттәшегезне тәнкыйтьләгез, мин аның киңәшләренә таянып эшлим», – диде. Чыннан да, ул вакыт Урал Латыйпов аның киңәшчесе иде. Лукашенко татарларның Бөек Ватан сугышы елларында партизан хәрәкәтендәге батырлыкларын да югары бәяләде.

Әйе, кадерле милләттәшләрем, безне хөрмәт итүчеләр, халкыбызның тарихи роленә объектив бәя бирүчеләр дә бар.

Ләкин милләтебезгә дан җырлау юлы белән генә бару килешер микән?! Шулкадәр шөһрәтле булгач, ничек соң әле ул коллыкка төште диясе килә. Аңа дан җырлап, татлы йокыга талдыру халкыбызга зыян гына китерәчәк. Шунлыктан безгә җиңелүебезнең, коллыкта калуыбызның сәбәпләрен эзләү беренче урында булырга тиеш.

Моңа Иван Грозный гаепле, ул безнең дәүләтебезне җир белән тигезләде, гасырлар буе җыелган рухи һәм матди байлыкларыбызны юк итте диярләр. Һәм хаклы да булырлар. Тик менә кайсы дәүләтнең дошманы булмый икән? Ләкин бит аларның күбесе исән-имин. Франция яки Англиянең дошманнары юк идеме? Әлбәттә, бар иде. Алар бер-берсе белән йөзәр еллар сугышканнар. Французларның, Англияне буйсындырып, анда үз тәртипләрен, шул исәптән телләрен урнаштырган вакытлары да булган. 1326, 1340 елларда ачылган абруйлы Оксфорд колледжларында укучыларга инглиз һәм латин телен өйрәтү максаты куелган. Англия парламентлары эшләрен шулай ук француз телендә алып барганнар.

Ләкин тиз арада инглиз теле үз урынын ала. Англия, дошманнарын җиңеп, үзенең йогынтысын бөтен дөньяга тарата. Бүген исә инглиз теле бөтен дөньяда тантана итә.

Мондый мисалларны күпләп китереп булыр иде. Аларның барысы да һәр дәүләт үз-үзен саклый алганда гына яшәп калачагын исбатлыйлар.

Гаепне үзебездән эзләргә кирәктер. Һәрбер дәүләтнең иминлеген һәм бөтенлеген аның үз халкы гына саклый ала. Ә татар дәүләтләре үзара ызгышып һәм сугышып, көчсезләнеп һәм хәлсезләнеп беткәннәр. Монысы – җиңелүебезнең беренче сәбәбе. Татар ханлыкларының эчендә, аларның югары катлавында таркаулык җәелгән, бертуктаусыз низаг хөкем сөргән. Монда бер-берсеннән көнләшү, күпсенү, хан хакимияте белән санашмау, ханнарны үз файдаларына алмаштырып тору гадәти хәлгә әверелгән.

Әгәр дә без бу очракта идарә итү рәвешенең тоткасы булган хан хакимиятенә игътибар итмәсәк, һич кенә дә дөрес булмас иде.

Билгеле ки, татар ханлыкларында ханнар сайлана торган булган. Аларда тәхет, башка илләрдән аермалы буларак, турыдан-туры атадан улга күчми, ә Чыңгыз варисларының берсе сайланып куела торган булган. Аны теләсә кайчан алыштыру гадәти хәлгә әверелгән. Империя төзегән, Алтын Урданы аякка бастырган Чыңгыз яки Батый ханнар заманында бу кимчелек үзен әллә ни сиздерми торган булса, утрак тормышка күчкәч, бигрәк тә Алтын Урда таркалгач, ул үзен ныклап белдерә башлый. Бу исә һәрвакыт диярлек канлы бәрелешләргә, үтерешләргә сәбәп булган, татар дәүләтләрен, бигрәк тә Казан ханлыгын зәгыйфьләндергән.

Моннан руслар бик нык файдаланганнар. Һәм бу Казан фаҗигасенең иң зур сәбәпләреннән берсенә әверелгән. Бу, беренчедән, татар дәүләтләренең үзара бәрелешеп торуларына китерсә, икенче яктан, Мәскәүгә татарларны бер-берсе белән дошмани мөнәсәбәттә яшәтү мөмкинлеген тудырган. Мәскәү кенәзләре татар морзаларын төрле рәвештә үз якларына тартканнар. Ул байлык өләшү дисеңме, марҗаларга өйләндерү дисеңме, болар инде гадәти хәлгә әверелеп беткән.

Йогынтылы морзалар, бер-берсе белән көрәшкәндә ярдәм сорап, күршеләргә, күпчелек вакытта Мәскәү кенәзләренә мөрәҗәгать итә торган булганнар.

Монда, әлбәттә, Алтын Урда чорында ук, ханнарның үз рөхсәтләре, хәтта күп вакыт әмерләре белән рус хезмәтенә күчү гадәте киң таралган булганлыгын онытырга ярамый. Шунлыктан бу халәт элеккегеләрнең дәвамы кебек каралган булса кирәк. Ләкин тик шулай гынадыр дип санау дөреслеккә туры килеп бетмәс. Чөнки морзаларның бу рус хезмәтенә күчүләре, яңа шартларда сыйфати үзгәреш кичереп, илгә, Ватанга хыянәт төсен алган. Мәскәүдә күп санлы хыянәтчеләр партиясе барлыкка килгән. Мәскәү аларны, туплап, Казанга каршы сугышта ныклап файдалана алган, хәтта ханнарны үзе билгели башлаган.

Соңгы ханнарның берсе Шаһгали мисалы – моңа ачык дәлил. Аны замандашлары явыз һәм гаделсез, русларны гына түгел, мөселманнарны да әсирлеккә төшерүче, мәчетләр яндыручы рәвешендә тасвирлыйлар. Кыскасы, ул, Казан тәхетен кулына төшерер өчен, әллә нинди кабахәтлекләр кылудан да тукталып калмаган. Елъязмалар хәбәр иткәнчә, аның патшалыгы чорында хәтта дин башлыгы сәет тә үтерелә.

Ләкин илгә килгән барлык зыянны да ниндидер аерым шәхес гамәлләреннән күрергә тырышу шулай ук дөрес булмас. Шул ук елъязмалар төрле катлау кешеләре катнашкан зур корылтайның явыз Иванга Сөембикәне һәм хан итеп игълан ителгән сабый Үтәмешне Мәскәүгә алып китүен һәм хан тәхетенә Шаһгалине утыртуын сорап мөрәҗәгатъ иткәнлеге турында хәбәр итәләр[24 - Котляров Д. А. Верная служба самодержцу хана Шах-Али. История и современность. Материалы международной научно-практической конференции, посвящённой 450-летию добровольного вхождения Удмуртии в состав России. – Ижевск, 2008. – С.  281.].

Димәк, Казанның егылу сәбәпләренең берсе – хан хакимиятенең ныклы булмавы.

2013

Без – татарлар!

Әйе, без – татарлар. Шушы горур исем белән тарихка кергәнбез, дөньяның бик күп почмакларында татар эзе бар. Безгә бу атамабызны Борынгы Кытай чикләрендә яшәгән ата-бабаларыбыз мирас итеп калдырган.

Моннан ике мең елга якын элекке чорларда шушы атамалы бер көчле кабилә тугандаш ыругларны үз тирәсенә җыя. Алар арасында тутукулиут, алчи, чаган, терат, куин, баркуй, дербен, дутау, алухай кабиләләре була[25 - Рашид-ад-дин. Сборник летописей. – М.-Л.: Изд-во АН СССР, 1946. – Т. 1, кн. 1. – С. 78]. Тарихи чыганакларда шулай ук «тугыз татар», «утыз татар» кабиләләре турында да мәгълүмат бар.

Татарларның башлангыч тарихларын өйрәнүне Н. Я. Бичурин (Иакинф) башлап җибәргән дисәм, әллә ни ялгыш булмастыр. Ул күптөрле чыганаклар арасыннан Ухуань йортының тарихы турында мәгълүмат тапкан һәм шушы йортның нәсел башы Татар хан булуын ачыклаган. Шушы татарлар, яки ухуаньнар, көнчыгышка ачыла торган түгәрәк йортларда (тирмәләрдә) яшәгәннәр. Көч-куәтләре һәм сугышчанлыклары белән башкалардан аерылып торганнар. Ат өстендә килеш җәядән ук ату осталары булганнар. Аларда аталары үлгәннән соң үги аналарына, абыйларыннан соң аларның хатыннарына өйләнү гадәте яшәгән. Бертуганнар беркайчан да бер-берсенә кул күтәрмәгәннәр. Анага карата олы ихтирам яшәгән. Гомумән, гаиләдә хатын-кызның роле зур булган. Сугыштан тыш барлык мәсьәләләрне алар хәл иткән. Хатын-кызлар матур итеп чигә һәм тегә белгәннәр. Ирләр тимер һәм алтын эретү белән дә шөгыльләнгәннәр, иген иккәннәр, тары һәм шуңа охшаш бөртеклеләр үстергәннәр. Төп ризыклары ит, эчемлекләре кымыз булган.

Күп вакыт шушы татарлар чәчү чәчмәгәннәр, иген икмәгәннәр дип күрсәтәләр. Әлбәттә, хәрби яуда вакытларында алар җир эшкәтү белән шөгыльләнмәгәннәр. Бу эшне анда бармаганнары башкарган.

Бүгенге күпчелек төрки халыкларда борынгыдан килгән «суган», «сарымсак», «карбыз» атамалары кулланыла. Ә бит инде аларның бер-берсеннән аерылып төрле тарафларга таралуларыннан соң мең еллап вакыт үткән. Көнчыгыш Төркестанның Маралбеш өязендә борын заманнан сакланып калган Суган аул бар. Кытай чыганакларын ныклап өйрәнгән Мөнир ага Ерзин татарларның Амур ярлары буенда җир эшкәртү һәм терлекчелек белән шөгыльләнүләре, курганнар һәм шәһәрләр төзүләре турында яза[26 - Ерзин М. Из глубин Евразии. – Алматы, 2015. – С. 29.].

Татарларның тарихта беренчеләрдән булып тимер эретә-эшкәртә башлауларын да кайберәүләр нигәдер күрмәмешкә салыналар. Ә бит бу чыннан да шулай. Әгәр дә инде Аттила җитәкчелегендәге һуннар, Европаның үзәгенә үтеп, Рим капкасын шакыганнар икән, бу – аларның корал өстенлекләре, оста сугыша белүләренең нәтиҗәсе.

IV гасырның икенче яртысында һуннар Кама һәм Урта Идел ярларына килеп урнаша башлыйлар. Һәм көнбатышка күченү артканнан-арта бара. IX гасыр башында татарлар торган Кимәк каганлыгы, XII гасырда Көньяк Урал, Иделнең аръягы, Мангышлак һәм Арал диңгезе тирәсендәге җирләр хисабына киңәя.

XI гасыр гарәп язучысы Рәшидеддин язмаларында татарларның бик күп җирләрнең хуҗалары булуы турында хәбәр итә. Шунлыктан аларның тугандаш кабиләләре дә, атамалары һәм дәрәҗәләре нинди булуга карамастан, татарлар дип аталганнар[27 - Сафаргалиев М. Г. Распад Золотой Орды / На стыке континентов и цивилизаций. – М.: Инсан, 1996. – С. 304.].

Шушы кабиләләрнең кайберләре, Чыңгыз хан явызлыкларыннан качып, көнбатышка күчеп китәләр. Зәки Вәлиди раславынча, алар Казан тирәсенә килеп урнашканнар. Монда алар, үзләренә тугандаш булган болгар һәм кыпчакларга кушылып, бүгенге татар милләтенә нигез салганнар.

Төрки-татарлар дистәләгән дәүләт төзиләр. Аларның иң билгелеләре – Бөек Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы. Бу дәүләтләр яшәгән чорлар татарларның бөеклек заманнары була. Бу – аларның дөньяда иң беренчеләрдән булып тимер эретүче, батыр сугышчы, яхшы сәүдәгәр, тырыш игенче, зәвыклы алтын-көмеш эше осталары булып, башкаларны шаккатырырдай шәһәрләр төзеп яшәгән чоры.

Ләкин тарих тәгәрмәче төрлечә тәгәри: ул берәүләрне күтәрә, икенчеләрне төшерә. 1552 елдан башлап татарларның бөеклектән тәгәрәр чорлары башлана. Әмма тарих татарга түземлек, сабырлык, мөстәкыйльлек, авырлыкларны җиңеп алга бару сыйфатларын сеңдергән. XIII гасырда Плано Карпини, алар 1–2 көн берни ашамыйча ач тора алалар, түземсезлек күрсәтмиләр, уйныйлар, җырлыйлар. Түзә алмаслык суыкны да һәм шул ук дәрәҗәдәге эсселекне ат өстендә кичерә алалар, дип язып калдырган. XIX гасыр казах шагыйре Абай Кунанбаев татарларны менә болай тасвирлаган: «Татарларга карап сокланам, алар яхшы солдат та була алалар, авырлыкларны зур түземлек белән кичерәләр, үлемне дә лаеклы каршылыйлар, мәктәпләрен саклыйлар, диннәренә турылыклылар, эшли дә, байый да, киенә-ясана да, күңел ача да беләләр»[28 - Кунанбаев Абай. Поэмалар. Екинши Сез. – Алматы, 1993.  – С. 142.].

Халкыбыз эзәрлекләүләргә, кысрыклауларга дучар булса да, аны исеменнән, җисеменнән, хәтта тарихыннан яздырырга тырышсалар да, ул бирешми, татарлыгын саклап кала.

1901 елны Мәскәүдә чыккан бер китаптагы: «Татарская народность доселе составляет самую крепкую из народностей восточного инородческого края, не поддающуюся никаким влияниям со стороны народности господствующей. Триста лет живут они вместе с русскими и под русскою властью и не только не русеют, как другие инородцы, но ещё и сами развивают с своей стороны огромное влияние на соседних инородцев, обращая их в магометанство и постепенно отатаривая»[29 - Знаменский Н. П. Казанские татары / Живописная Россия. Отечество наше в его земельном, племенном, экономическом и бытовом значении. – Т. 8. Среднее Поволжье и Приуральский край.  – Ч.  1. – Среднее Поволжье. – Петербург-Москва, 1901. – С. 136.]. Минемчә, бу сүзләргә бернинди дә аңлатма кирәкми. Бу  – халкыбызның яшәү көченең никадәр куәтле булуына тагын бер дәлил.

Шулай булмаса ул «халыклар төрмәсе» дип саналган Россиядә XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы чикләрендә күпләрне таң калдырырдай яңарыш кичерә алган булыр идеме? Әлбәттә, юк.

Татар халкының милли рух белән сугарылган капиталистлары үсеп чыга. Шуларның эшчәнлеге аркасында мөстәкыйль мәгариф системалары, дистәләгән газета-журналлары, миллионлаган тираж белән чыга торган китаплары хасил була. Музыка сәнгатьләре алга китә, театрлары барлыкка килә. Нәтиҗәдә татарлар Россиянең иң укымышлы, мәшһүр башкорт тарихчысы Билал Юлдашбаев язганча, XX йөз башында татарлар үрнәк ислам милләтенә әвереләләр.

Алар үз телләрен күз карасы кебек саклыйлар, ул аның иң зур терәгенә әверелә. Нәкъ Наҗар Нәҗми язганча:

Ассалар да, киссәләр дә
Үлмәдең син, калдың тере.
Чукындырган чагында да
Чукынмадың, татар теле.

    («Татар теле»)
Октябрь революциясенә кадәр казахлар, башкортлар һәм кайбер башка халыклар шигырьләрен татар телендә язганнар. Үзбәк әдәби теле дә татар теленең зур йогынтысын тоеп формалаша. Инде искә алынган миссионер Н. И. Ильминский, татар мәгарифенең казахлар арасында киң таралганлыгын ассызыклап, кыргыз укымышлылары татар мәгарифенә ниндидер бер кадерле мирас итеп карыйлар, дип язган[30 - Юлдашбаев Б. Х. История формирования башкирской нации (дооктябрьский период). – Уфа: Башк. кн. изд-во, 1972. – С. 238–239.].

Күрше удмурт, мари телләренә генә түгел, рус теленә татар теленең йогынтысы зур булган. Күпләгән детальләргә кереп тормастан, рус теленә органик рәвештә сеңгән алтын, балаган, балчуг, башмак, есаул, казак, казна, таможня сүзләрен атап үтү дә җитә. Ә мондый мисаллар күптин-күп, чуктин-чук.

Ләкин коллык чоры татарда кайбер тискәре сыйфатларны да барлыкка китерә. Ул акрынлап кыюлыгын, азатлык рухын җуя, яраклашырга өйрәнә башлый. Шунлыктан татарның канында бөеклек һәм коллык чорларында урнашкан, бер-берсенә капма-каршы сыйфатлар бертуктаусыз бәрелештә яшиләр. Замана үзгәрешләре аларның я берсен, я икенчесен калкытып чыгара.

Тарихның нинди дә булса кискен борылышлары аның бөеклеге чорындагы гүзәл сыйфатларын уяталар. Әйтик, илдәге халык күтәрелешләре, крестьян восстаниеләре, сугыш һәм революция чорларында аның кыюлык, тәвәккәллек, мөстәкыйльлек сыйфатлары калкып чыга. 1905–1907 еллар, 1917–1919 еллар моңа ныклы дәлил булып тора. Бу еллар татарда, өмет һәм киләчәккә ышаныч тойгыларын уятып, аңа көч, куәт, дәрт вә дәрман биреп, аның бөеклек чорында барлыкка килгән дәүләти тойгыларын уяттылар. Шулар нәтиҗәсендә 1920 елда Татарстан Республикасы төзелде, 1990 елның 30 августы көнне бу республика суверен дәүләт дип игълан ителде. Бернинди янауларга, куркытуларга да карамастан 1992 елның 21 марты көнне референдумда шушы карарны халкыбыз үз фикере белән ныгытты. Бу вакыйга татарның сөте бернигә дә карамастан ачымаганлыгын, хәтта куера барганлыгын исбат итте.

Татар – мәңгелек халык. Ул – сынауларны лаеклы рәвештә кичерә белүче, Ижау шәһәрендә яшәүче шагыйрь Ибраһим Биектаулы язганча, үлемне дә, кайгыны да җыр белән җиңә белә торган горур халык.

Россиядә булып үтәчәк халык санын алу кампаниясе халыкларның, шул исәптән татарларның да, нинди хәлдә икәнлеген күрсәтәчәк. Элеккечә санлы булып калабызмы, әллә инде санлылыктан ерагая баручы милләт икәнебез ачыкланачакмы?

Мин бу очракта «сан» төшенчәсе аша күләмебезне генә түгел, нинди сыйфатта булуыбызны да күзаллыйм.

Безне борчыган проблемаларның берсе – татар-башкорт мөнәсәбәтләре. Бездәй бер-берсенә якын халык җир йөзендә юктыр. Без бер рухи мохиттә яшибез, бер үк җырларны җырлыйбыз. Телләребез шулкадәр якын ки, безгә бернинди тылмач та кирәкми.

Алай гына да түгел. Күп еллар буе шушы мөнсәбәтләрне өйрәнеп йөргән АКШта яшәүче профессор Хафез Малек, бу ике халык бер телдә сөйләшә, әгәр ул телдә татар сөйләшсә, бу тел татар теле, әгәр дә инде шул ук телдә башкорт сөйләшсә, ул башкорт теле була, дигән.

Халык санын алу вакытында татар татар булып, башкорт башкорт булып калырга тиеш. Тик шул вакытта гына безнең туганлык җепләре ныгыячак. Халык санын алу ул – бер көнлек гамәл генә. Без һәрбер көннең иртәгәсе була икәнлеген онытырга тиеш түгелбез. Менә шул иртәгәсендә бер-беребезнең күзенә туры карардай булып калырга кирәклеген онытмаска иде.

Кайбер вакыт керәшен мәсьәләсе дә калкып чыга. Аны кемнәрдер махсус рәвештә куерта. Күп вакыт керәшеннәрне, христиан динендә булуларыннан чыгып, аерым милләт итеп күрсәтергә тырышуларны да очратырга туры килә.

Дин һичничек тә милләтне аера торган фактор була алмый. Дөньяда берничә диндәге халыклар аз түгел. Әйтик, грузиннар яки осетиннар – ике динле халыклар. Тик моңа карап алар аерым милләтләргә бүленмиләр. Гарәпләр дә  – берничә динле халык. Аларның мөселманнары гына түгел, христианнары да, хәтта яһүдиләре дә бар.

Керәшеннәрнең чыгышлары башка диючеләр бар. Аларныкы гына түгел, мишәрләрнең яки Себер татарларының да килеп чыгышлары шулай ук үзенчәлекле. Ләкин бу татар милләтен таркату өчен сәбәп була алмый.

Русларның да төрле төркемнәре төрле рәвештә формалашкан. Аларның тел аермалыклары да, яшәү рәвешләре дә бер-берсеннән бик нык аерылып тора. Кубаньда яки Донда яшәүче руслар күбрәк украиннарны хәтерләтә. Телләре дә аларныкына якын. Бу руслар Новгородта яшәүче милләттәшләреннән бик нык аерылып торалар. Тик бит моңа карап, берәү дә русларны берничә милләткә бүләргә җыенмый.

Җирле халыкларның этник тарихын иң яхшы белүчеләрдән саналган профессор Н. В. Никольский 1919 елда басылып чыккан хезмәтендә[31 - Никольский Н. В. Сборник исторических материалов о народностях Поволжья. – Казань: Типолитография Казанского университета, 1919. – С. 215–216.] керәшеннәрнең, шул исәптән нагайбәкләрнең, XVI гасырга кадәрге тарихын гомумтатар тарихы дип билгели. Галим бер документта нагайбәкләрнең чыгышлары Арча якларыннан икәнлеген, Казан егылганнан соң көчләп чукындырылганлыкларын, шуннан соң күчеп, Бакалы һәм Нагайбәк авылларына урнашулары хакында язылганлыгын әйтә[32 - Шунда ук. – 287 б.]. Инде искә алынган Е. Малов та керәшеннәрне элек тә һәм үзе яшәгән заманда да татарларның бер өлеше итеп таныган.

Ниндидер аерым керәшен теле булуы турындагы фикер һич кенә дә хакыйкать түгел. 1767 елны Екатерина  II Казанга килгәч, аны керәшен-татар мәктәбенә алып баралар. Анда балалар Әби патшага русча һәм татарча шигырьләр укыйлар. Балаларның, татарлыкны беренче урынга чыгарып, шуңа басым ясап: «Мы татара своим же теперь разговором, сколько можно, скажем всё всем нашим собором», – дигән сүзләре игътибарга лаек.

Шигырьләрдә шулай ук керәшеннәрнең элек ислам динендә булулары да, аларның татар икәнлекләре дә ачыктан-ачык әйтелгән[33 - Шунда ук. – 217–218 б.].

Әгәр дә алдынгы керәшен җәмәгатьчелеге патшага балалар аркылы татарлыкларының, татар теленең үзләренә никадәр кадерле икәнлеген ишеттергән икән, бу юкка түгел. Бу – патшага керәшеннәрнең, диннән гайре, татар халкының аерылгысыз өлеше икәнлеген танытырга тырышу гамәле. Гомумән, хәтта керәшен хәрәкәтенең иң җанланган вакыты булган 1917–1918 елларда да башка татарлардан аерылу мәсьәләсе куелмаган. Киресенчә, мәдәният өлкәсендә бергә эшләүгә басым ясалган. Халык бүген дә шушы рухта яши. Ул татарның бердәмлеген, бөтенлеген яклый.

Керәшеннәр һәрвакыт татар булганнар һәм шулай булып калачаклар да. Халык ул, мишәр булса да, керәшен булса да, нәкъ Гәрәй Рәхимнең (Григорий Родионов) «Татар кешесе» шигъри дисбесендә язылганча татар булып кала:

Без— татарлар!
Шушы исем белән