
Полная версия:
Сайланма әсәрләр / Избранное
Юлларга чыксаң
Мамык кар төшеп тора,йомшак җил исеп тора.Ак шәлең болгап, каен,ак юллар миңа юра.Көн иткән йортым-курам…Озата чыга урам.Сез ачык капка беләнкөтәрсез мине, беләм.Чыгам мин атлап кына,кышкы юл ап-ак кына.Колачын җәйгән дала,җилләре каршы ала.Җилләре ачы, кырыс.Күңелем, булма тыныч.Нинди тын иде урам…Юлларга чыксаң – буран.1963Машинада атлар
Кара тасма юл сузылган,ике якта – ак кар.Машиналар узышалар,машинада – атлар…Җирән кашка моңсу гынакарап бара юлга.Дан казанган мәйданнарыңкайда, кара юрга?Көмеш дага ялтыратыпюртыр гына чаклар…Җилдәй очкан машинагатөялгәннәр атлар.Дилбегәдән рульгә күчтеегетләрнең кулы.Мәйдан түгел, галәм гизепүтә батыр юлы.Юл ташларын ат ташыды,таныш һәрбер чаты –кара көздә, тездән батып,чыгалмыйча ятты.Пар кыңгырау чылтыратыпюртыр гына чаклар…Машиналар чаба юлдан,машинада – атлар.1963Бәхет
Дөньяда шатлык нихәтле,яшәсәң ямен табып!Су белән кара икмәкнеңашасаң тәмен табып.Маңгайга язганын, сөртеп,тир белән сугa салам.Язмышны үзем язам мин,бәхетне үзем табам.Шау яфраклы тирәк үсә,кадасам җиргә таяк.Бер эндәшсәм карурманга,ишетәм күпме җавап!Йөргән җирләрем хикмәтле –түшәлгән яшел келәм.Язмышны күрә, икмәкнеүзем үстерә беләм!1963Иртәнге җилләрдә
Иртәнге ай йөзә,аксыл юллар алда.Ак юрган астындабасу-кырлар ялда.Атлыйсың сак кына –йокламый Җир-ана.Тирәннән яктыгакара елга ага.Иртәнге җилләрдәмин чыгам кырларгаҗирнең сулышын,йөрәк тибешен тыңларга.Без йөргән юллардаалтын фонтан ата.Без булган җирләрдәякты нурлар арта.Кыш уза, яз җитә,уҗымнар уяна.Урманга җыр кайта,тургайлар куана.Чык төшә юлларга,мин чыгам кырларгаҗирнең сулышын,йөрәк тибешен тыңларга.Иртәнге җилләрдәбодай дулкынлана.Үзенә чакыра, –төнге утлар яна.Без йөргән җирләрдәкайнар эзләр кала.Кул тисә җиремә –кулдан алтын тама.Таң нуры юлларда,мин чыгам кырларгаҗирнең сулышын,йөрәк тибешен тыңларга.1963«– Тиз кайт, әни…»
– Тиз кайт, әни, – диеп калса бала,сабый белән булыр ана җаны.Санап торыр күрешү араларынсәгать саны түгел, минут саны.– Хат яз, балам, – диеп калыр ана,улы китәр ерак юллар белән.Санар аннан күрешү араларынайлар белән түгел, еллар белән.1963Киек казлар китә
Киек казлар китә, көзләр җитсә,киек казлар китә каңгылдап.Ерак юлда сезне саклар идем,каплар идем җилдән, яңгырдан.Сызылып кына зәңгәр юллар кала,ил чикләре сезгә чик түгел.Ят күзләрдән көнлим, киек казлар,ник чит җирләр сезгә чит түгел?Яулык болгап калам сез киткәндә,киек казлар, тагын кайтыгыз.Каршы алса дуслар ерак илдә,канат кагып сәлам әйтегез.Көн яктысы кунган ак канаткайяктылары төшсен төннәргә.Кагынганда, агым суларымныңтамчылары төшсен чүлләргә.Сәлам алып каурый очларында,яз кайтырсыз, диңгез – чик түгел,чиксез илләр, уртак телләр табу –безгә дә бит, дуслар, чит түгел.1963Янә килдем Минзәләгә
Минзәлә юллары такыр, диләр…Такырлыгы чынмы, түгелме –шул юллары менә ничә елларһаман тартып торды күңелне.Минзәләдә ярлар матур, диләр…Ялгыз кеше ансын карасын.Койрык кагып чапкан грузовойдаЧаллы белән Минзәлә арасынкайчандыр бер очып үткән идек,түмгәкләре саенбер-беребезгә ныграк сыенып,юлда җыелып яткан кар суыныңбиткә чәчрәвенә сөенеп.Бездән дә бай кеше булмагандыр:икебезгә – ике чемодан…Агач өйдән нәни бүлмә алгач,шатлык ашкан иде чамадан.Ашау өстәле дә шул чемодан,язу өстәле дә – чемодан,Гел шатлыгы истә.Борчулары сүзсез генә әллә йотылган.Сыңар чиләк тотып, иртә таңнансуга чират тору онтылган.Гел шатлыгы калган. Язлар саенмәктәп кичәләре хәтердә.Ун ел элек унны бетергәннәрунҗидедә кебек хәзер дә.Минзәләдә юллар такыр, диләр…Бәхетлеләр өчен такыр ул.Минзәләдә ярлар матур, диләр…Сөя белгән өчен матур ул.Сикәлтәле сиртмә юлларыңнаноча-оча килдем мин янә!Бәхет кошым әллә бер каурыенсиндә калдырганмы, Минзәлә?1964«Көн эссе…»
Көн эссе.Су өсте – нәкъ көзге.Күктән нур коела.Таң белән уянган күп төсләрҗуела, җуела.Бик иртә чык кипкән.Күзләрем камаша яктыга.Баш иеп, миләүшә берәүнеозаткан вахтага.Ай күргән эзләрне, и кояш,чык белән алдыңмы?Таң белән уянган төсләрнеоталмый калдыммы?1964Җырчы дустыма
(Венера Шәриповага)Ике күзең, ике күзең – утлы күмер,бер карасаң, ничә күзләр кабына.Күз сирпесәң, ничә йөрәк, ничә күңелөметләнәп, канатланып кагына.Җыр башласаң, болыннарга, тугайларга,сахраларга әйди көмеш кыңгырау.Китәсе лә бергә, борылып карамый да!Ә күңелдә, ә күңелдә бер сорау:Җырга ияреп, дулкыннарга төшеп чумсам,гел янармы, йә сүнәрме бу дөрләү?Сүнмәгән дә, күмер булып көймәгән дә,яннарыңда нигә соң юк тик берәү?Ике күзең, ике күзең – якты йолдыз,сүндерәдер бик күпләрнең кайгысын.Таң белән таң очрашалмый, кавышалмый…әллә шуңа үзең һаман ялгыз син.Китәсе лә иде бергә еракларга,еракларга әйди көмеш кыңгырау…Сагынырсың да, әйләнерсең дә карарсың:өметләнеп калганнар күп, син – берәү.Шуны сөйләп чыңлый көмеш кыңгырау.1964Хәерле сәфәрләр
Урманнар, болыннар,мәһабәт чыршылар…Юлларда онтыламәшәкать-борчулар.Бу җитез каеннаркая гел йөгерә?Кич була, ай чыга,вагонга төн керә.Шуышып төн керә,моңая җырчылар.Мәхәббәт турындакөй яз да җыр чыгар.Тылсымлы аһәңнәрҗилкетте гомергә.Сагышлы көй беләнкермә син күңелгә.Йөрәкнең иң нечкәкылына кагылма.Һәй, гореф-гадәтләрбик кырыс авылда.Сездәге җыр-уенчамасыз ярамый.Бу төннәр алдаучантомандай таралыр.Җыр-уен – сезгә эш,эшнең бер төрлесе.Ә мине көтәдерҗир эше, тир эше.Җырлыйлар җырчылар:«Җилләрдә гөл сынар…»Кем сынар, кем чыдар –туасы көн сынар.Паровоз ыргыла,төтеннәр төтәтеп.Ашыга вагоннар:– Көтәдер, көтәдер…И, туган якларныңник якын җир-суы?!Үрелгән пар толым –шатлыгы, борчуы.Иелә-бөгеләкаршылый арышлар.Ә сез бит биредәтик узып барышлый.Хәерле сәфәрләр!Бу минем тукталыш.Ә йөрәк ник янмас:көтәдер уттай эш.Мәхәббәт турындаҗырлыйлар җырчылар.Юлларда онтыламәшәкать-борчулар…1964«Болыннарда – сихри бер ямь…»
Болыннарда – сихри бер ямь.Такыялар үреп киям.Чәчкә кадыйм чәчләремә –бөтен дөнья чәчкә генә.Йомшак кына җилләр исә.Яфрагына җилләр тисә,ак энҗеләр сибә шомырт.Бу табигать нинди юмарт!И былбылым, сандугачым,бармы сайрап туяр чагың?Гүзәллектән эри җаным,бармы, башым, уяу сагың?Ак күбәләк тибрәп оча,чык суларын гөлдән эчә.Дөнья аңа гөлгенәдәй,гомере ләкин бер генә җәй.Гөлләр сыйпап узыйм, дисәм,кулларымны чәнчә билчән.Былбыл тавышын тыңлап йөрсәм,бәбкәләрне аулый тилгән.Сөендерә язгы тамчы,сискәндерә яшен-камчы.Ә син сайра, сандугачым,күңел – былбыл, йөрәк – лачын.1964«Ак конвертта адрес…»
Ак конвертта адрес – Казан.Күк конвертта адрес – Казан.Казан, Казан, сиңа язам.Язам, бозам, сызам-язам.Язам – килсә бәла-каза,сиңа язам – шатлык артса.Эндәшмичә калсаң, Казан,шуннан авыр булмас җәзаң.Җырлар язам сиңа, Казан, –түгел синдә җырлар аздан.Казаныңда кайнат, Казан,Иделеңдә айкат яздан.Җырлап акса, дөрләп янса,димәк, яшим, нурлы Казан!1964«Кичке шәфәкъ…»
Кичке шәфәкъ.Яна офык.Күктә – төрле төсләр.Бик ямьле дәһәм моңлы дашушы җәйге кичләр.Үрмә гөлкәй үрли, әнә,ал нурларга сузыла.Көн ачылды,якты көнкәй,узма әле, узма.Үткәрмәдем көн кайнарынизрәп, үрмә гөлдәй.Саклап йөрдем таң нурларынкүңел түрләремдә.Офыкларда шәфәкъ нуры,балкый барча төсләр!Нигә моңсу була икәншушы җәйге кичләр…1964«Чәчәкләр – аланда…»
Чәчәкләр – аланда,чәчәкләр – болында.Ак канат ромашкагашыйклар кулында.– Ярата, яратмый,яратмый, ярата…Өметле карашлариң соңгы канатта.«Сөяме, сөймиме,сөяме, сөймиме…»Сөйгәне әйтмәгәнсүзне гөл сөйлиме?– Ярата, яратмый,ярата, яратмый…Никадәр чәчәкләрөзелгән канатлы.Чәчәкләр – кырларда,чәчәкләр – юлларда.Табышкан, кавышканкүп икән дөньяда.1964«Хисләр болыты…»
Хисләр болытыкыя күкрәгенә тап булды,ватылды челпәрәмә.Өзелде, сибелде җиргә чын гәрәбә.Әйләнеп кайтып эзләдең,бөртекләп җыйдың тезләнеп,ә җепкә тезмәдең.Салкыннар алар, дымлылар,чыкмы бу, бәсме…Учыңда йөртәсең курынып1,кабат чәчелмәсме?1964«Чәчкә хисләреңне, букет итеп…»
Чәчкә хисләреңне, букет итеп,сөйгәнеңнең аяк астынасалма, салма, дускай! Аларга бит,ялгыш булса да, бер басыла.1964Саубуллашу вальсы2
Ак алъяпкычларда – ак канат,күңел оча, гүя акчарлак.Ак канат иңнәрдә, җилферди җилләрдә,күңел оча ерак җирләргә.Аерылыр чак җитә, дусларым,сизелмәде ун ел узганы.Хуш, мәктәп, үз күрдең, яшәргә көч бирдең,канат куеп, безне үстердең.Алда юллар, кайсын сайларга,юллар чакыра әллә кайларга:океаннар айкарга, очарга айларга,тормыш дәрьясында кайнарга…Алъяпкычың, дустым, ак икән,ак булса да, салыр чак җиткән.Хыяллар ак җилкән, кузгалырбыз иртән,ерак юлга чыгар чак җиткән.1964Җырланмаган җырлар
«Саргаеп көйгәнне…»
Саргаеп көйгәнне,сөюдән үлгәннесөйлиләр борынгы бәетләр.Янсаң да, көймә син,саргаеп сөймә син,замана гаепләр.Үткәнгә иярмә.Заманны иярлә –чабышта чыныксын йөрәгең.Юлчылар юл алыр,моңлыга җыр калыр, –кирәкле һөнәрең.Ә җыр бит күтәрә.Авыр юл үткәндә,дәртле җыр һәрвакыт иң алда.Ул ялгыз калдырмас,арытмас, талдырмас –сагышлы җырларга инанма.Тик менә һаман дабу яңа замандакешедә сагыш бар, кайгы бар.Күңелләр көр була,максатлар бер була,ә юллар нигәдер аерыла.Йолалар искерә,тик менә хис кенәһаман шул: буйсынмый, тузына.Диңгезләр кушыла,айга юл сузыла.Ә күңел дигәнең өзелә, сызыла.Күкләрне күкрәтә,тауларны тетрәтә,очканда очрашкан җисемнәр.Нидә соң кодрәте? –Күпләрне тетрәтәянәшә җырланган исемнәр.Мин дә җыр тыңладым.Йокысыз төннәремтаң белән тоташты, сизмәдем.Ишеткәч, түзмәдем,иясен эзләдемкүңелне кузгаткан сүзләрнең.Эзләгән – тиз табар,күңел бит – эзтабар,бушлыкка чыдамый бик озак.Бер тынса, бер тула,җыр булып ургыла,ә җырга юк йозак.Бәлки, ул яңгырамас, –кайда көз, кайда яз.Эресен күңелләр юшкыны.Яңарыр, онытылмас,йөрәккә һәрчак хасомтылу, ашкыну.«Тәңкә карлар…»
Тәңкә карлар, алка карлар, ап-ак карлар ява.Җәйләр, көзләр, йөргән эзләр кар астында кала.Кара күзе, сабыр йөзе, әллә үзе якын.Карлар ява, карлар ява, ә йөрәктә – ялкын.Йолдыз карлар һавалардан нигә төшә җиргә?…Күрми торсам, онытыр идем, – төшләремә керә.Күктән йолдыз яудыралган сөю бар, ди, чындыр.Салкын кышта яндыралгач, гыйшык уты – шулдыр.«Яр тулып бозлар акканда…»
Яр тулып бозлар акканда,нигәдер күңел тула.Елыйсы килгән чаклардаҗырласаң җиңел була.Тамчылар тама, таш яра,Ирешә теләгенә.Күз яше эзләр уялмасберәүнең йөрәгенә.Ә күктә кояш елмая,урамнар дәрья төсле.Яз быел матур килә бит,кешеләр көләч йөзле.«Чык-чык» дип килә чыпчыкларТәрәзәм турысына.Каршылыйм таңны, сөялептәрәзә борысына.Сыерчык килгәнен көтәм,күңелемне аңлар иде.Барыр да аның каршына,талпынып сайрар иде.Сыерчык теленә салыпҗибәрсәм сагышымны,ул да бер моңланыр иде,ишетеп тавышымны.Сәламен, бәлки, җибәрерҗырчы кош канатында…Сыерчык килгәнен көтәм,күңелемне аңлатырга.«Күзләреңнән нурлар агылганда…»
Күзләреңнән нурлар агылганда,керфекләрең ничек талмый соң?Син карыйсың миңа, гел карыйсың,әйтер сүзең әллә бармы соң?Син карыйсың үзең, керфекләреңсерләреңне җыя, яшерә.Син яшермә инде, әйт, яшермә,сүз табалмыйм башлап дәшәргә.Көн дә йөргән юлларыңа чыгам,дәва эзлим йөрәк сызлауга.Син кызганма инде, һич кызганма,күз нурыңны сирпе узганда.Күзләреңдә, ахры, тылсым бардыр, –сине күрми бер көн түзалмыйм.Мин эзләмим сине, юк, эзләмим,эзләреңнән генә күз алмыйм.«Күзләр белән күзләр очрашканда…»
Күзләр белән күзләр очрашканда,калам төсле упкын читендә.Сагына да төсле, чакыра да…Соңгы адымны ясау читен дә.Тиңсез сагыш кара тирәнлектәнякты өмет булып бөркелә.Әллә көтә, әллә икеләнә,кулын сузмый, куя иркемә,Ә мин һаман сихерләнгән сыманбасып торам упкын читендә.Күзне йомсам, бәлки, атлар идем,күрәләтә керү читен лә…«Иртәрәк килмәдең…»
Иртәрәк килмәдең,и ләйсән яңгыры.Бөредә йомылганяфраклар арыды.Саргаеп көттеләрүләннәр, уҗымнар.Сарылган тузаннытамчылар юсыннар.И яңгыр, ю әлеберәүнең тәрәзен.Күтәреп карасынкүңеле пәрдәсен.Тамчылар, тамчылар,белегез бер серне:мин – бердәнбереме,күпләрнең берсеме?Нигә соң тәрәзәтоманлы, тузанлы…И ләйсән яңгыры,юдырып уз әле.«Кайдан синдә бу кадәр…»
Кайдан синдә бу кадәрсөенеч, шатлык?Шатлыгың миңа күчә,үзеңнән артып.Очраштык. Әйтер сүз юк.Үтәргә юл юк.Сиңа ни сөйли икәнтынычсыз тынлык?Кара коңгырт күзләрнеңтөрлесен беләм.Яз сыман яктыларынберенче күрәм.Үзем нигә елмаям,сәбәпсез көләм? –Нигә сөенүеңнеңсәбәбен беләм…«Яңгыр ява…»
Яңгыр ява, яңгыр ява, гөрләп сулар ага.Җыелмаган бөртекләрем кала инде, яна.Урылганы, егылганы, сугылганы бергә…Нигә килү кирәк инде чакырылмаган җиргә?Җыяр идем, куяр идем келәтләрне биккә.Йозак-келә табалмадым йөрәккә һәм күккә.Яшьнәп, күкрәп калыйм диме җәйнең соңгы ае?Күктәгеләр күкрәр инде, җирдәгегә – авыр.Яңгыр ява, яңгыр ява… Гөрләп сулар ага.Галәм суы сүндералмый, яна йөрәк, яна.«Табышмакның җаваплары кызык, –…»
Табышмакның җаваплары кызык, –я бик ерак, я бик якыннар.Син эзлисең мичтән пәрәмәчләр –алар йолдыз булып балкыйлар.Йөрәгенә ут салучы балаКайда йөри? Табу, һай, авыр.Ә ул синең каршыңда ук икән:кайнап торган сары самавыр.Ак самавыр җырлый, гөрли генә,Дус-ишләрне җыя табынга.Тик йөрәге кеше кулы беләнутлы күмер салып кабына.Янар йолдыз төннәр карасынаүз яктысын биреп яктыра.…Синең күзләр йолдызларга тиңме, –хыял илләренә чакыра.Эзләгәнне бик якыннан тапсаң,табу сөенече ник сүрән?Ерактагы учак якты сыман,якын килсәң – инде ул сүнгән.Табышмаклар дөньясына кереп,әллә инде үзем югалам.Минем өчен әле табылмагантабышмак син. Эзлим, уйланам.«Яланаяк юлга чыгам…»
Яланаяк юлга чыгам,әле янам, әле туңам,һаман барам бер ялсыз.Әллә җәй бу, әллә кыш.Берәү аңлый, берәү каргый,аяк тала, йөрәк армый.Һәр борылыш – сөенеч,әллә бәйрәм, әллә эш.Бер югала, бер табыла,бер еракта, бер янымда, –кояш кына бата кич.…Әллә өн бу, әллә төш.«Бозлы диңгез ятса арабызда…»
Бозлы диңгез ятса арабызда,эретер иде кайнар хисләрем.Карлы таулар булса, мәхәббәтнеңканатлары белән кичәрмен.Юллар, еллар безне аерсалар,йөрәкләргә алар киртәме?…Бер сукмактан йөреп очрашканда,туктап кул да бирми китәмен.Күзләреңнең сихри нуры сүнәр,караларын түгеп карама.Очып, йөзеп, атлап чыгалмаслыккеше язмышы бар арада.«Буранлы кышларым, яшенле җәйләрем…»
Буранлы кышларым, яшенле җәйләрем,Йокысыз таңнарым, кичләрем…Кайларда кышлады, кайларда җәйләдехыялда сакланган төсләрең?Ә хыял канатлы, ябуны яратмый.Кошларга киңлек бир, югалмый.Кундың да, очтың да, тотарга кыялмыйм,бәхетме, әллә син хыялмы?Ә бәхет түгәрәк, килә ди тәгәрәп,туп итеп уйнарга, чөяргә…Очасың, төшәсең, туктама, тәгәрә.Кояшы артыннан җир калмый иярә.Кайсыннан алыйм да, бирим соң кайсына, –берәүнең бәхете – берәүнең кайгысы.Кайгыны бүлешәм, шатлыкны өләшәм.Ә бәхет бүленми, ник аның яртысы?Торналар очалар, торырга кушалар.Җыр белсәң, кошка бир, таратыр.Кешедән качырган, эченә яшергәнсукыр ут саргайтыр.Чаткылар уйнасын, йоклаган уянсын, –мин күккә йолдызлар чөям.Сүнсә дә, нур калсын.Көл түгел, җыр калсын, – янам мин, сөям.«Болытларны ярып, нидер үтте…»
Болытларны ярып, нидер үтте,әллә яшен, әллә аҗаган.Табылмаган, танылмаган уктай,йөрәгемә нидер кадалган.Кузгата да, сызлата да сыман,җәрәхәт тә кебек, түгел дә.Көе табылмаган, язылмаган,җырланмаган җырдай күңелдә.Сызлаган да булды, эзләгән дә.Ул чакларны инде оныттым.Эзләгәндә түгел, сизмәгәндә,юлларыма нигә юлыктың?Сизелмәгән, әле бизелмәгән,өзелмәгән гөлләр кирәкме?Күз күрмәгән гөлнең энәседәй,нидер чәнчеп тора йөрәкне.«Синең куллар белән минем куллар…»
Синең куллар белән минем куллар,синең юллар белән минем юллар,очрашса да, бергә үрелмәс.Саумы, диеп, кемнәр кул бирмәс.Ә мин кулым бирәм, син сузганда.Ә мин өнсез булам, син узганда,йөрешләрең әллә тылсымлы.Очрашулар безнең бик соңмы?Үзем кулым алам кулларыңнан,үзем күзем алмыйм юлларыңнан,булыр төсле берәр могҗиза.Көн артыннан шулай көн уза.Ә мин сыныйм акыл белән хисне.Баскан җирдә карлар эрер төсле…Йөрәк каты тибә, тиз эремәс.Күзләреңә туры карасам да,эчләремдә утлар кайнаса да,кулым салкын булыр, сиздермәс.«Чәчләреңне тарар идем…»
Чәчләреңне тарар идем,күзләреңә карап.Алар көзге көндәй соры,болыт сыман кара.Беләм бит мин ул күзләрнеңиң бәхетле чагын.Тирбәндереп, сискәндерепкарарлармы тагын?Кояш кебек кирәк миңаяздай якты йөзең.…Атналары бик тиз уза,бәйрәмнәре – озын.Отыламы, онытыламыязылмаган җырлар?…Иңнәремә салынмаган,кагылмаган куллар.Серләреңне белер идем,күзләреңдә – томан.Алар бүген ерактагыкара урман сыман.«Кашларың кыйгач» дигәннәр…»
«Кашларың кыйгач» дигәннәрчәчеңне үрмәсеннәр.«Башларың ялгыз» дигәннәряшеңне күрмәсеннәр.Гөлләргә тиңләсеннәр,алларга тиңләсеннәр.Арага кергәннәре дәяраңны күрмәсеннәр.Сагышлар йөздә чагылса,әйдә, бер сөйләсеннәр!«Сагына» дисә дисеннәр,«ялына» димәсеннәр.1964Йөрәк җыры3
Тиңләр өчен серле күзләреңә,күк йөзеннән йолдыз эзләдем.Гөлләр сибеп йөрдем эзләреңә,ятка калганыңны сизмәдем.Ян син, йөрәк, ян син, ян көчлерәк,ялкыннарың бер чак сүрелер.Янган мәхәббәтем очкыннарыйолдыз булып күккә сибелер.Караңгыда юллар эзләрсең дәйолдызларга карап табарсың.Сызылып кына йолдыз атылганда,өзелеп сөюемне аңларсың.1965Яңгыр килә
Яңгыр килә, яңгыр киләкара урман буеннан.Явар түгел, кояр яңгыр –күк болытлар куерган.Яңгыр килә, яңгыр килә,юл өстендә – ком-тузан.Әйдә, бер яу, җәйге яңгыр,ком-тузаннан тын кысан.Яңгыр килә, яңгыр килә,күк күкрәтеп, яшенләп.Узма, яңгыр, җил уйнатып,явар булсаң, яу чынлап.1965«Ымсындыңмы, күңел?..»
Ымсындыңмы, күңел?Актыккысы.Ахыргысы булсын. Соңгысы.Очып барган идең каршысына,Сынып килде Амур сөңгесе.Сөюемне яклап яуга чыксам –каршы сөңгеләр юк, буш кыны.Йөрәгеңдә калкан – янган, саргансүнгән мәхәббәтләр юшкыны…Еллар аркылы4
Еллар уза. Менә тагын бер елсаубуллашып узды үткәнгә.Ямансудыр карап калу, елларгомер йомгагыңны сүткәндә.Ерагая бара йомгак очы,кечерәя бара йомгагың…Һаман киләчәккә омтылганга,гомер җебен үлчәп тормадым.Юк, ел түгел,без үзебез үттек,җырлар җырлап еллар аркылы.Чор – оркестр гүя, кеше гомере –әйтерсең лә шуның бер кылы.Кыл тартылган саен, көй югары,алдан тия җиле, яңгыры.Кыл өзелсә, еллар чыңлап кала,кайтавазлар булып яңгырый.Җыр көчәя һаман, күтәрелә,алдан тия уты, ялкыны.Юк, ел түгел, без үзебез үттек,юллар ярып еллар аркылы.1965Агым сулар5
Агым сулар ярсып ага,әллә яры тар микән?Сулар ага, йөрәк яна,сүреләсе бар микән?Агым суда, агым судаагып китә балдагым.Агым сулар ташлап китәүз дип көткән ярларын.Агым суга сал төшердем,тал бөгелә, кисмәдем.Хисләреңне җилкән итеп,бармы дәрья кичкәнең?Аккан сулар кире кайтмас,иңләп-буйлап йөзәрмен.Син онытсаң, мин бәс булыпкерфегеңә төшәрмен.1965«Су буйларын буйлыйм…»
Су буйларын буйлыйм. Ярга басып,рәсемнәр дә, җыр да язганнар.Гел яшәреп торган бизәкләрнетабалмаган әле рәссамнар.Нинди серле минем зәңгәр күгем!Күк гөмбәзе, беләм, ачылган.Ләкин хыял очкан биеклеккәменәлмәгән әле лачыннар.Үлчәп төштек девон тирәнлеген –океан-диңгезләргә тиң генә.Кеше күңеле – тиңсез тирән дәрья:беркем җитәлмәгән төбенә.1966Урсал тауда6
Ярларына кайтты елга,яшелләнде киң ялан.Урсал тауда – күксел томан,әллә шуңа моңланам.Яшьнәп, яшеннәр көйдерсә,яңгырда калып чылан.Урсал тауда – кара урман,керсәм чыгалмам сыман.Көзләр килде – төсләр төрле,алтын бизәк – ай гынам!Урсал тауны сары сарган,әллә шуңа кайгырам?Үтә айлар, көтә Зәйләр,суларында йөзалмыйм…Урсал тауга карлар яуган,барам инде, түзалмыйм…1966«Кар суы шаулап-гөрләп акты…»
Кар суы шаулап-гөрләп акты,кошларны уятты.Минем кайгы-хәсрәтем кайтты,җылатты, юатты.Гөл керфекләрен түбән иде.Бар дөнья тын калды…Минем бәхетем-шатлыгым китте:ай күрде – көн алды.Бәхеткә шулай килеп-китепйөрергә калдымы?Узгынчы узар. Кайсы туктар:шатлыкмы? Кайгымы?1966Җирдәшләр
Кешеләрне дус һәм туган иткәнолы бер хис – күңел көзгесе.Авылдашың әйбәт кеше булса,мактанасың: – Минем дус кеше.Газет-журналларны актарганда,эшләреңнән бераз арынгач,тукталасың таныш бер рәсемгә:– Герой, герой! Минем райондаш!Турнир барса бөтен ил буенча,шунда гына була бар хәстәр:– Нәҗметдинов тагын «мат» чәпәде!Сынатмыйлар безнең кардәшләр!Космонавтлар күктә. Тетрәп китәчиттә яшәп чәче бәсәргән.Сулган сыны турайгандай итә:– Минем ватандашым! Рәсәйдән!Дус-туганлык хисе кешеләрнеңкүзен ачкан гомер-гомергә.Авыллар күп, илләр, калалар күп,ә Җир шары бары бер генә.Шул мөкатдәс Җирнең бер баласы,сабыйларның бер анасы булып мин дәшәм:– Йолып калыйк Җирне ут-мәхшәрдән, әй кешеләр, без бит – җирдәшләр!1966Ерак икәнен дә беләм7
(Җыр)Таң атканда уйланам,Су акканда моңланам.Таң нурында син йөзәсең,утларыңда мин янам.Биек тауга менимме,агым суга керимме?Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
1
Курыну – югалтудан курку, кызгану.
2
М. Имашев музыкасы.
3
М. Имашев музыкасы.
4
Р. Бикбулатов музыкасы.
5
Р. Бикбулатов музыкасы.
6
Р. Нәгыймов музыкасы.
7
М. Имашев музыкасы.
Вы ознакомились с фрагментом книги.
Для бесплатного чтения открыта только часть текста.
Приобретайте полный текст книги у нашего партнера:
Полная версия книги
Всего 10 форматов