
Полная версия:
Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)

Лена Шагыйрьҗан
Ни даулыйсың, йөрәк? Шигырьләр, поэмалар

Шагирзян Лена
(Шакирзянова Лена Галимзяновна)
Төзүчесе Илһам Ногманов
Составитель Ногуманов Ильгам Гайсович

© Татарстан китап нәшрияты, 2020
© Шагыйрьҗан Л. Г., варислар, 2020
© Ногманов И. Г., төзү, 2020
«Мөлдерәмәкүңел» китабыннан

Күңел китабы
Язасыңмы, диләр,Нишлим,Карышып булмый йөрәккә.Калын томнар өчен түгел,Язам җанга кирәккә…Язасыңмы, диләр,Ә минУкыйм гына бит аны —Күңелдә күптән язылганИң газиз бер китапны…Чигү чигәм
Киергедә минем хисләр…Нечкә күңел – нечкә инә.Җепләр сайлыйм,Җепләр саплыйм,Чигү чигәм…Ак ефәккә бизәк иңә —Төсләр эзлим,Төсләр сайлыйм…Күктән миңаНурлы дугаТөрле-төрле җепләр суза…Нинди кирәк,Менә кызыл,Менә яшел, сары, ал, ди,Теләгәнең сайлап ал син,Эзләп ал, ди, сорап ал, ди…Кулларымда нәзек инә,Ак ефәккә бизәк иңә…Газап чигәм, рәхәт чигәм —Күңелләргә чәчәк чигәм…«Сөйләгәнең көмеш булса…»
Сөйләгәнең көмеш булса,Тик тору алтын, диләр.Кайчак сүзнең алтыннан даКыйммәтлеген белмиләр…Сугыш беткән елны
Сугыш беткән елны туганмын мин,Кояш җиргә балкып карагач.Мин туышка ямьле булсын диеп,Чәчәк атып куйган алмагач.Менә-менә кайтып керерләр, дипАчык торган капка-ишеге.Көтә-көтә көтек булып беткәнАл чыбылдык япкан бишегем…Кырык эшен кырга куеп торып,Әти килгән мине алмага.Тотып кайткан сыңар кулы белән, —Ике куллап коча алмаган…Бәйрәм ашы, бәбәй ашы пешереп,Авылдашлар көтеп торганнар.Бик кадерле булдык микән әлләСугыш беткән елны туганнар?..Тәгәри китте йомгагым
Тәгәри китте йомгагым,Күренмиме, агайлар?..Йомгак эзләп йөгердек,Күпме кызлар, малайлар…Әкиятләрдән башладыкТормыш җебен сүтәргә.Туры килә җеп очынТапкангача, күпләргә,Йомгак эзләп адашып,Күп сукмаклар үтәргә…Тәгәри китте йомгагым,Күрдегезме, агайлар?..Йомгак эзләп барам мин,Юллар матур, абау ла…Кулларыңда йөрәк җылысы
Яшьлек эзләремә баса-баса,Мәктәбемә бүген юл тоттым.Таныш капка. Сулда – безнең каен,Һич онытмыйм сезне, онытмыйм.Дәрес бара… Заллар тынып калган,Китап-журнал тотып кулына,Тиздән укытучым ашыга-ашыгаКаршы чыгар килер юлыма.Мин сагынып килдем бүген, сиңаРәхмәтемнең иң-иң олысы.Куллар биреп күрешик әле, апам,Кулларыңда йөрәк җылысы.Кызлар җыры
Кояш безгә, без кояшкаКарыйбыз да көләбез.Ник икәнен сорамагыз,Тик үзебез беләбез.Ямансу зәңгәр кичләрдәТын чишмәгә киләбез.Бер суга, бер айга карапЕлыйбыз да көләбез.Ник икәнен сорамагыз,Тик үзебез беләбез…Яшел урам
Алда кояш,Алда юллар,Тирә-ягым яшел урман.Поезд чаба, ыргый алга,Ачык аңа яшел урам.Туган йорттан рөхсәт сорапКитеп барам ерак-ерак,Күп җирләрне урап-урап,Киләчәккә бәхет юрап.Китеп барам балачактан,Бергә үскән дусларымнан.Яшел яулык болгый-болгыйОзатып калды яшел урам.Алда кояш, алда таңнар,Без менәсе текә таулар.Яшьлегемә – яшел урам,Шул урамда үзем торам…Айлы кичтә
Талгын гына бер моң менәТау астыннан.Яшь бер егет ат сугараАй астында.Җемелдәтеп чиләкләренАй нурында,Яшь бер сылу төшеп бараТау юлыннан.Иярә ай яшь сылуныңЭзләренә.Иярә ай яшь егетнеңКүзләренә…Бу кем икән тау юлыннанСу ташыган?Бу кем икән ай юлыннанСер ташыган?Чиләгеннән, йөрәгеннәнМоң ташыган…Каеннарның ап-ак күлмәге
Каеннар гел кайгы көтә, диләр,Сагышланып гомере үтә, диләр.Дөрестерме кеше сүзләре…Каеннардан кайгы эзләдем мин,Тик тапмадым кайгы эзләрен мин,Каеннарның ап-ак күлмәге…Ә аларның сере җирдә икән,Ә аларның моңы җырда икән,Каеннардан шунда көнләдем…Каеннарны үбеп кочар идем,Каеннарга үзем охшар идем,Каеннарның ап-ак күлмәге…Беренче кар
Беренче кар…Кыймый гына басам.Яп-яңа карБик таныш та,ЛәкинОнытылган,Сагынылган…Санап кына салам эзләремнеСаклыгымнан.Салкыныннан түгел,Оялып аклыгыннан…Яп-яңа кар, ап-ак, назлы,Ипләп кенәУчларыма алам.АлларымаТамчы-тамчыКөмеш тама…Кышкы этюд
Әй шук та соң җил, кар кызынЭләктереп ала да,Кочып нечкә билләреннән,Вальс бии һавада.Арып беткәч урамнардаПарлап биеп көнозын,Тирбәтеп ак тирәкләрдә,Йоклата ул кар кызын.Соңарган яз
Быел язга әллә нәрсә булды:Апрель бетә – әле җирдә кар.Таң калдырып, ләкин тәрәзәмәРәсем ясап үтте торналар…Яз җиткән ич, сизмичә дә торам,Һавалардан хәбәр алмасам.Яз килгәндә җиргә, ярар идеТорналардан соңга калмасам…«Тирә-як тын, саф һава…»
Тирә-як тын, саф һава,Яфрак-яфрак кар ява.Әнә инеш… Күпердә,Мамыктай кар өстендә,Тылсымлы эзләр кала…Инеш каралып тора,Ак энҗе тама суга,Эри дә юкка чыга…Юк, әйләнеп тамчыга,Ул олы юлга чыга…Күпер ап-ак, ак таллар,Юлларда бәхетле пар…Ап-ак кардан да аграк,Тамчы судан да сафракИң тәүге мәхәббәт бар…Сине көтәм
Алларымда ике кәсәМөлдерәмә-мөлдерәмә,Бәхет тамчыларын саныйм,Йөздер әллә, меңдер әллә…Сине көтәм…Ике күзем тәрәзәдә,Мөлдерәмә, мөлдерәмә…Дүрт күз белән көтәм сине.Чын бәхетем синдер әллә,синме әллә,синме әллә?..Синең күңел
Җилләр төсле җитез була алам,Ләкин сине куып җитә алмам, —Җилдән җитез синең күңелең…Аккош төсле оста йөзә беләм,Әмма куркам,Синең күңел тирәнҺәммә күлдән…Хисләреңнән мәрҗән тезәр идем,Түшләремне бизәр идем —Мөмкин түгел…Ефәк җептән нечкә синең күңел…Синең күңел гөлләр бакчасы шул,Әллә яшереп гөлләр өзимме?..Юк, шул бакчада шытыпбөреләнсәм,Чәчәк атсам иде үзем мин…Ялгыш кына
Ялгышып бер, күзләреңә күзем салдым —Төнсез калдык шуннан бирле, көнсез калдык…Иңнәреңә ялгыш кына башым салдым —Ниләр эшлик, башсыз калдык, ашсыз калдык…Ялгыш кына колагыңа бер сүз салдым —Икебез дә телсез калдык, өнсез калдык…Күпме сөю кулларыңда
Син озаттың минеЕрак юлга.Куллар кулда.Аерылышу…Гаҗәп,Ул даУчка сыя икән,КулгаСыена икән.Күпме сагыш,Күпме сөюКулларыңда…Бетмәс төсле сыепБарыр юлларыма,Ташып чыгар кебекХәтта җырларымнан.Күпме бәхет,Күпме сөюКулларыңда…Кайнар чишмә кебек
Син гейзерларга —Кайнар чишмәләргә гашыйк.Минем хисләрем дә шулар кебек,Вакыт-вакытУргылалар тышка,Кайнап, ташып…Син бит кайнар чишмәләргә гашыйк…Икеле-микеле
Болыннарга чыксам – ромашкалар:Ап-ак ромашкаларКүзне камаштыра,Күзне алмаштыра:Сөя-сөйми, диеп,Килә-килми, диеп,Һаман саташтыра…Их, сез, икеле-микелеШаян ромашкалар…Кояш кәләше
Туташ!Котлы булсын бу яз!Ике күзең – йолдыз,Йөзең – кояш.Дөнья сиңа гашыйк,Әнә җилләреИркәләнеп куеныңаСыенган.Кулыңдагы сирень гөлләреБәхетеңә гүя сөенгән…Лепер-лепер килеп, яфракларСинең белән генә серләшә.Ахры, дөнья бөтен шатлыгынГашыйкларга гына өләшә…Кызыгам, кызыгам,Хәтта көнләшәм,Бу яз сиңаШундый килешә.Кояш таҗы балкый башыңда, —Әйтерсең син —Кояш кәләше…Нинди көчләр?.
Әле кайтып төшәм, сагынып, сиңа,Әле китеп барам яныңнан.Язын сулар тулып ташкан сымак,Ерагаеп көзен ярыннан.Әле ераклардан тыңлыйм сине,Әле колагыма җырлыйсың.Бер ерактан, бер якыннан минеСагышларга нигә чорныйсың?..Әле юллар төшә арабызга,Әле бер сукмактан янәшәТып-тын гына икәү барабыз без,Тик йөрәкләр нидер сөйләшә…Аерылып таңда офыгыннан,Кич кавышкан кояш шикеллеКитәмен дә кабат кайтам сиңа,Нинди көчләр мине сихерли?..Җилгә суздым
Гөлләр бәйләдем дә җилгә суздым,Хуш исләрен илт, дип, иркәмә.Кагылып киткән төсле булды кулың,Рәхмәт, җаным, диеп, җилкәмә…Гөлләр бәйләдем дә сиңа суздым,Күзләреңнән назлар эзләдем.Тик нигәдер җавап ишетмәдем,Җилгә очты, ахры, хисләрем…«Бикәң буласым килә…»
Р…гә
Бикәң буласым килә,Иркәң буласым килә.Җилләреңә буйсынырлыкҖилкән буласым килә…Йә колың булыр идем,Уң кулың булыр идем.Сагышлы, моңлы сазыңныңБер кылы булыр идем…Көнең булсам икән мин,Төнең булсам икән мин.Туфрагыңда тамыр җәйгәнГөлең булсам икән мин…Бикәм, дип дәшүләрең,Иркәм, дип дәшүләрең.Тутырып-тутырып карамадың,Әллә читләшүләрең…Урамнарда күбәләк кар…
Карлар яуган саен искә төшә,Үпкә тотмыйм күптән аларга.Кардан туплар ясап, бик еш безне«Утка тота» иде малайлар.Урамнарда тагын күбәләк кар,Кем яратмый карлар яуганын…Тик нигәдер арттанмалай-шалайКарлар атып, үртәп калмады…Ә син җырдан сора
Ямьсез, дисең, дөнья,Алсу төсләрТик җырларда гына, ахрысы…Ә син менә уян кояш белән,Күрер өчен ал таң яктысын…Таһир-Зөһрә кебек сөешүләрХыял гына, дисең, тик бары да…Ә син җырдан сора, әйтми калмас,Халык серен сала җырларга…Ул чакта
Алда нинди олы бәхет булган,Кем уйлаган аны ул чакта,—Яңакларны куеп яңакларга,Сөйләшербез диеп бу хакта.Алда нинди рәхәт торган безнең,Хыялландык микән ул чакта,Утырырбыз диеп, чыбык ташлап,Икәү бергә яккан учакка…Алда олы бер юл көткән икән,Таралсак та төрле сукмактан,Йөрәкләр дә бергә типкән икән,Тоймаганбыз гына ул чакта…Безне алга бер моң дәшкән икән,Килде микән башка шул чакта,Агылырбыз диеп, бер җыр булып,Икебез ике ташкын булсак та…Яшереп тормыйм…
Син мине кабат яшәрттең,Син мине кышын яшьнәттең,Син мине әллә нишләттең,Мин башым җуйдым бугай.Син миңа канат ялгадың,Яңарып китте як-ягым,Сәбәбен хәзер аңладым,Мин гашыйк булдым бугай…Яшереп тормыйм оялып,Син минем яшьлек хыялым,Соң гына шулай уянып,Гел чынга аштың бугай.Күңелнең күгәргән кылынТибрәтеп җибәрде моңың.Бүленеп калган бер җырныңСин юлын ачтың бугай…Бишек элдек
Бишек элдек бүлмәгә,Бии-бии тирбәлә.Күрше-күлән, дус-ишләрКилде бәби күрмәгә,Калмады бер килмәгән.Кояш элдек бүлмәгә…Тәрәзәдән ай кергән,Шул кояшны күрмәгә…Яңа җыр
Ак биләүгә бәби биләдем мин —Җир-әнкәйгә тәүге бүләгем.Ак биләүгә салып хисләремне,Җырлый-җырлый теләк теләдем.Ул җыр туды бүген,Әлегә хәтлеКөйләп йөргән бөтен көйләрнеОныттыра язып яулап алды,БаштанаякМине биләде.Шул яңа җыр аша килдем бүгенИкенче кат үзем дөньяга.Җиһан башка сымак,ТәрәзәмнәнГаҗәпсенеп үзгә көн бага…Кояш җиргә алтын каләм беләнЯзып куйды:Тагын бер ана…Учаклар ягасым килә
Чит учаклар тирәсендәКүп җылындым, мин әлеУчаклар ягасым киләҖылытырлык җилләрне…Учаклар ягасым киләОчкынланып үрләрлек,Йолдызларга тоташырлык,Балкытырлык үрләрне.Ягасым килә учакларҺәр юлчыны дәшәрлек.Сүнәргә түгел, гомергәЯлкынланып яшәрлек…Чишмә эзлим
Су алырга төшсәм тау астына,Бу ни хикмәт: чишмә югалган!..Улаклардан ташып моң түгелә,Тирәкләргә сагыш уралган.Юл буена җырлый-җырлый килгәнЧиләкләрем тынып калдылар.Төсе китте гүя көянтәмнең,Бизәкләре тоныкландылар.Чишмә эзләп киттем тау юлыннан,Сусыз ничек кайтыйм авылга?Мөлдерәмә сулы чиләкләрнеИңнәремә хәтле сагынган…Йә табармын шундый татлы чишмә,Йотылып-йотылып һәркем эчәрлек.Йә табармын шундый серле бер җырЧишмәләрнең телен чишәрлек…Үземә кайтып төштем
Тагын кайтып төштем үземә,Мин үземне үзем сагынып.Ничәнче кат инде адашып,Ничә тапкыр инде абынып.Ялыктырды чит-ят гадәтләр,Гарык итте ашы-табыны.Бушка узган күпме сәгатьләр,Ятлар почмагына табынып.Кайтып төштем тагын үземә,Арып-талып, әмма бушанып.Соңгы кабат, бүтән китмәскә,Үз-үземә тәмам ышанып.Ахры, кайтып төштем үземә,Сусап, сырхаулардан арынып.Ятсынасыз, беләм, үзем дәМин үземне көчкә таныдым…«И бичара, мескен адәм…»
И бичара, мескен адәм,Тудың ни пычагыма?Төшмәгәч тә, янмагач таМәхәббәт учагына…Тәмуг шул ул, янармын, дипШүрләдеңме сөяргә?..Бер оҗмахын күрер өчен,Мең кат риза көяргә…Дуслар эзләдем
Чыксам әгәр яңа сәфәргә,Озаккамы яки тизгәме,Җырларыма кушылып җырларлыкҖанга якын дуслар эзләдем.Һәрбер юлның таптым үз ямен,Һәр коеның тойдым үз тәмен.Дуслар җаны миңа – үз җаным,Дуслар хәле миңа – үз хәлем…Үлчәүләргә хисне салсалар,Изгелекне тартыр бизмәнем…Күңелем бары шуны теләде —Дусның миннән җаны бизмәвен.Чыксам әгәр яңа сәфәргә,Озаккамы әллә тизгәме,Унга берме, әллә йөзгәме,Дуслар, бары дуслар эзләдем.Туган йорт ишеге
И кадерле ишек, сиңа кайттым,Арып-талып ерак юллардан.Син бит исән йөреп, исән кайт, дип,Изге теләк теләп чыгарган.И кадерле ишек, туган бишек,Хәсрәт тулы капчык ассам да,Сиңа кайтам, беләм, ачыласың,Җиде төндә килеп каксам да…Шатлык төяп кайттым әле бүген,Аяк атлавымнан таныдың.Ә мин синең шыгыр-шыгыр килепАчылуыңа тикле сагындым.Йөрәгемә салып саклап йөрдемКиткән чакта биргән ачкычың.Тәрәзәдән күреп, әнкәй чыккан,Гәрәбәдәй сары баскычы…Әни йоклый
Әни йоклый…Төшләренә аныңКыз чаклары, бәлки, кергәндер.Сагынып-сагынып безгә сөйли торганАл күлмәген киеп йөргәндер…Уянгач та әле серле генәҮзалдына шуңа көлгәндер…Әни йоклый…Җилләр исми тора,Тавыш-тынсыз ачыла ишекләр.Йоклаганын сизеп әбкәсенең,Сабый тынган хәтта бишектә…Әни йоклый…Сабыр гына аныКөтеп тора үзенең эшләре.Талгын гына бер рәхәткә чумганШул тынлыктан өйнең эчләре…Яшәгән саен
Тора-тора тоям яшәү тәмен,Тормыш мине көн дә яңарта.Гомер иткән саен арта гамем,Гамем арткан саен яратам…Тора-тора тормыш мавыктыра,Иң кызыгы әле алда, ди.Чирен бирә-бирә савыктыра,Ымсындыра, ләкин алдамый…Торган саен дөнья гашыйк итә,Һәр мизгеле аның могҗиза.Тик бер серен фәкать ачсам да мин,Бик бәхетле шуңа – мең риза…Яши-яши арта тормыш кадере,Кояш мәңге үзенә карата.Мин яшәгән саен гаҗәпләнәм,Гаҗәпләнгән саен яратам…Йөрәксенмәвең…
Кирәксенмәвең түгел бит, —Йөрәксенмәвең!Хуш! Киттем!Җаным бизде,Күңелем суынды.Ярый әле, янда – якын дуслар,Шулар җылысына сыендым.Кирәкмәсәм,Көн дә күрмәс идең,Турыбыздан үтепЙөрмәс идең,Йөрәгеңне яньчеп,йомарлап…Сөя торып —Хисне буарга…Күрә торып —Күзне йомарга…Ах, кыендыр яшәүАндыйларга,Куркып йөргәч,Иркен суларга…Төкер дә кит индешуларга!Ак мендәрем
Ак мендәрем,Бар белгәнеңЙокла да йокла, дию.Күрмәгән син, ишетмәгән —Бар бит дөньяда сөю…Ачык күзем,Син берүзең.Мин сиңа иптәш инде…Төннәрендә күкрәгеңә,Белмим, күпме яшь иңде…Бәлки, мин дәМәхәббәтнеңМөнбәренә менәрмен,Менәрмен дәмендәремәБу хикмәтнең серләренГомер буе чәчми-түкмиСөйләрмен дә сөйләрмен…Тимәгез лә җанга…
Тимәгез лә җанга вак сүз белән,Миңа тургайларның сайравын,Җырлый-җырлый болын-тугайлардаПечәнченең чалгы кайравынИшетү мең-мең тапкыр кадерлерәк,Кирәгерәк – ул җир авазы.Беләсегез килсә, ул – шагыйрьнеңҮзенә бер суы-һавасы,Үзенә бер шифа-дәвасы…Хак сүзгә мин үпкә тотып йөрмим,Күпкә түгел, кызып китсәм дә;Кешеләргә сузам уң кулымны,Таш сакламыйм куен кесәмдә…Тимәгез тик җанга вак сүз белән,Болай да бит вакыт тарлыгы…Мин тыңлыйсым килә аксакалныңДөньялыкта җыйган акылын.Хуш, сихерле бакча
Хуш, сихерле бакча,ИсергәндәХуш исеннән чәчәкләреңнеңБелмәгәнмен икәнКырда үскәнКырыс, әче исен әремнең…Туфрагыңа синең калды иңеп,Эч серләрем, яшьлек эзләрем.Ядкяр итеп зәңгәр гөлләреңнеңТөсен алып китә күзләрем.Хуш, сихерле бакча,Бөтенләйгә,Кабат сиңа кереп йөрмәмен.Кайтмам инде, бер кат сахраларда,Далаларда тойгач җир ямен.Еллар узгач, яннарыңнан синеңБер үтәрмен әле әйләнеп.Син калырсың яшьнәп,яшьлегемнеңЯшел аты төсле бәйдәге…Кайтып киләм
Кайтып киләм.Юл читләре яшел келәм.Йөгерә-йөгерә, бер кыз миңакаршы килә.Менә-менә кочагымаатылып керә…Юк, туктамады, узып китте,көлә-көлә.Күбәләкләр кунып калганкүлмәгенә…Толымыннан эләктереп алсаң икән,Ефәк тасмаларын урлап калсаң икән.Кайтып киләм…Печәннәрнең җиткән чагы.Кыймый гына каршы киләбер кыз тагы…Иңнәренә чәчелеп киткәнчәчкәйләре,Кулларында күк кыңгыраучәчкәләре.Йөгереп барып, үзен кочыпалыйм микән?Әллә танытмыйча, качыпкалыйм микән?..Кайтып киләм,Алан аша юлым тагы…Җиләкләрнең янып-яныппешкән чагы,Шук җилләрнең итәкләрдәнүпкән чагы…Ә хисләрнең гөлләрдән дәнечкә чагы…Яшел юллар буйлап кынабарсаң икән,Йә шул еллар уртасындакалсаң икән…Кайтып киләм,Болыннарда – эскерт-кибән.Эңгер-меңгер,Каршы килә тагын кемдер…Арып-талып, уйга калыпКайтып бару.Басуларда җитеп киләИген-тару…Көзләргә кереп барыш
Ваемсыз чакларым узды,Талымсыз чакларым да.Уйланып калдым бер мәлгәКөзге юл чатларында…Бу юлдан күпләр үткәндер,Алар бәхетле микән?Язларым килә озатыпКайларга хәтле икән?..Ак-караны аермаганГамьсез көннәр бар иде.Миңа калса, төн кап-кара,Ә иң агы кар иде…Сүз кадерен белми торып,Җыр кадерен кем белгән,Туфрак тәмен белгәнгәдер,Таллар җиргә иелгән…Гел алдында торса бар да,Буйлар ерак үрелми.Кеше кадерен аңламыйча,Үз кадерең күрелми…Еллар өс-баш алыштыра,Дөнья көн дә яңара…Каршымда, алга чакырып,Утлы усаклар яна.Серләрен төйнәп язларның,Көзләргә китеп барыш.Орлык серләрен саклый күкӨлгереп җиткән арыш…Җиләген җыеп җәйләрнең,Көзләргә кереп барам.Ачырак төсле шул әлеКызарып пешкән балан…Йөрәгемдә җәйге җырым,Яз нуры күзләремдә.Шуңадыр керәм ашкыныпАлкышлы көзләремә…«Пешеп өлгергән чагым…»
Пешеп өлгергән чагым,Кайчак ялгыш адым ясап,Кеше көлдергән чагым…Яшен уйнаткан чагым,Артык туры әйтеп ташлап,Нәфрәт уяткан чагым…Инде еракта чагым,Һәр җырымда мине танып,Һәр юлымнан мәгънә табып,Дусны елаткан чагым…Без хатын-кызлар ич…
Без хатын-кызлар ич…Яшьлектә генә улКычкырып көләсең,Үкереп елыйсың —Беркемнән яшереп тормыйсың.Күңелең шар ачык —Чаршау да, пәрдә дәКормыйсың…Яшь чакта тормышыңТөп-төгәл, түгәрәк.Ә үзең —Гөлләрдән яралганБер гамьсез күбәләк…Без хатын-кызлар ич…Яшьлектә генә улӨлеш юк, бүлеш юк,Шобага салыш юк,Жирәбә тотыш юк,Үлчәүләр тип-тигез —Отылу, отыш юк…Без хатын-кызлар ич…Бүгенге ул нәрсә —Без алга, иртәгәЙөз тотып яшибез.Бүгенгә дәшмибез.Кайвакыт сагаеп,Саргаеп китсәк тә,Яисә өметләрКиселсә кисәктән,Юк әле бирешү,Бирешү эшмени!Без кабат дөрлибез,Янәдән яшьнибез.Без хатын-кызлар ич,Көтәбез,Ышанып яшибез!..Сөю турында…
Сөю, яратулар турындаСөйләр булсаң, саксыз орынма…Хисләр гүя нәзек пыяла —Кагылдыңмы, хәзер уала……Мәхәббәтнең була төрлесе,Мәхәббәтнең була олысы.Бер җавапсыз калса шунысы —Башны ташка орып елыйсың…Тыеп хисне, йомып йөрәкне,Онытырмын, диеп көтәсең.Төшкә керсә – уянып китәсең,Үзен күрсәң – тагын бетәсең…Бу бик күптән үткән эш инде,Минем күңел хәзер бушаган…Үзең сөйләгәнгә әйтүем,Синең хәл дә шуңа охшаган…Үзгәрү
Үзеңне дә хәтта танымаслыкИтә икән вакыт берзаман.Гомер баскычларын саный-саный,Үргә менәм. Туктыйм. Кузгалам.Үзгәргәнсең, диләр танышларым,Озаграк күрми торсалар,Ә мин аны сизмәгән дә сыман,Бара бирәм алга, юл салам…Җирдә кеше төпле үз урынынТабу өчен яши, эзләнә.Шуңа, ахры, айлар-еллар ашаҮзенә генә охшап үзгәрә…Шигырь турында
Шигырь кайчан әйбәт була? —Аңлаганда.Охшамаса кабатлау йәАлдаганга…Йөрәгеңә керсә дус-иптәшең кебек,Бәгыреңне үтсә телеп, яшен кебек.Шигырь шунда әйбәт була —Көйләп торса,Укып чыккач, күңелеңнеБиләп торса.Шәп шигырьнең, турысын әйтим,Бер ягы бар:Рухландыра, гүя тылсымТаягы бар…кемгә – нәрсә
Киңәш бирде берәү чын күңелдән:«Әзмәвердәй, тимер өзәрлекКөчең булса гына, шигырь яз, – дип, —Хәлең бармы шуңа түзәрлек?»«Ир-атларга карап, үрнәк алсаң,Алар чыдам, алар куәтле…Чирли-чирли җәфаланма бер дә,Нәрсәң җитмәгән ди ул хәтле?..Өрлек кебек егетләргә генәХас нәрсә ул язу – авыр бит…Өрсәм, очып китәрсең дип куркам,Бар, буталма монда, ары кит…»Рәхмәт инде, сүзләрең хак, тик битКөч беләктә түгел – йөрәктә.Сыный-сыный яшим үз көчемне.Миңа менә нәкъ шул кирәк тә!..Без һаман шулай идек…
Их!Без чана шуа идек,Ә таулар шома иде.Үзебез шома булмадык,Ялгышлар шуңа иде…Үрләрдән шуа идек,Җилләрне куа идек.Җилкуар булып үсмәдек,Көн дә эш туа иде…Бозлардан шуа идек,Башларны җуя идек.Тик башсыз булып йөрмәдек,Һәрвакыт уяу идек…Без нәрсә белә идек:Егылсак көлә идек.Чанасыз да шуа идек,Без һаман шулай идек…Атылмыйча калган ук өчен
Дуэльләргә кызлар чакырмаган,Халык белми андый хәлләрне.Атылмаган нәфрәт булып җилгәОчып киткән зәңгәр шәлләре…Аткан уктай ләкин бәгырьләрнеУеп кергән йөрәк җырлары.Нәкышләргә иңеп калган алар,Өзелсә дә сулыш, тыннары…Дуэльләргә чакырмаган кызлар,Намусларын аклар өченгә.Бәргәләнеп сыкранса да җаннар,Сулыгып-сулыгып тынган эченнән.Тамакларда төер булып калганСоңгы сүзне кайдан эзләргә?Киерелгән җәядәге уктайТөбәлгән ул кара йөзләргә…Күпме язмышларга батып кергәнСалкын хокуксызлык хәнҗәре.Эчтән генә тынып калган, димсең,Зиләйлүкләр, Зөлхиҗәләре?!Юк, гасырлар аша килгән бер моң,Адашмыйча саклап үз көчен.Кайтарырга теләп гүя үчен,Атылмыйча калган ук өчен.Дуэльләргә кызлар чакырмаган,Ул килешми безнең халыкка.Җырларында дәшә алар һаманМәхәббәттәй горур хаклыкка!Мин булып
Без дөнья хәлен беләбез,Дөнья безнекен белә.Яшь аралаш көнгә карыйм,Мин булып кояш көлә…Сүнмә син җилдә, яңгырда,Ялкыным, дөрлә генә!Мин булып мәхәббәт кергәнБерәүнең йөрәгенә…Мин булып җиргә береккәнМәңгелек сөю көче.Мин яшим шуның хакына,Мин шуңа күрә кеше…Дәвамы бар
Кеше белән көтмәгәндә очрашу бар,Күңел тартып һәм җан атып дуслашу бар.Тик бу бәхет күпкә түгел, узып китә.Очрашуның яман ягы – хушлашу бар…Йөрәгеңә оя кора сагыш кошы,Гаҗәп, ләкин сагышның да бер тәме бар…Ярый әле, бу чирдән дә була терелеп,Дәвасы шул: һәр дуслыкның дәвамы бар…Яши кеше, тыныч сымак тыштан гына,Ә эчендә гомер буе бер гаме бар:Иртәгегә ашкынмаса бүгенгесе,Бу дөньяның ни мәгънәсе, ни яме бар?Яши бәхет, яши һаман өметләнеп,Җирдә әле ризыгы бар, тәгаме бар.Газап булыр иде яшәү хәтта бер көн,Ярый әле, киләчәге, дәвамы бар!..Хакыйкать
Сулар ага, еллар ага, гомер ага…Җир үзе дә бер искерә, бер яңара.Үзгәрәләр кешеләр дә, нигезләр дә, —Бертөрлелек сыя алмый бу дөньяга…Һәммә җисем сайланышта, үзгәрештә.Тик бер нәрсә кала мәңге бер рәвештә:Ул – ХАКЫЙКАТЬ! —Бүгенгеме, кичәгеме —Аерма юк!Без табынган бу изгелек ни зурлыкта,Без соң аның бөтенеме, кисәгеме?..Тик хакыйкать бүленмәгән өлешләргә —Ваклап булмый аны алтын-көмешләргә!Сөйлә әле, әти…
Сөйлә әле, әти, оныгыңаМалай чакта күргәннәреңне.Бөтерелеп шартлап торган озынЧыбыркылар үргәннәреңне…Сөйлә әле, әти, яшьлегеңне,Кызык хәлләрне күп күргән сез.Ничек итеп яшь-җилкенчәк килешБергә колхоз төзеп йөргәнсез…Сөйлә әле, ничек Чаллы ашаКазан каласына укыргаКиткәнеңне, тагын сөйләче бер,Ничек итеп аны онытырга…Сөйлә әле, әти, беренче катБалаларга дәрес биргәнең.Ничек итеп беркөн ул дәресне«Сугыш» дигән дәһшәт бүлгәнен…Авыр булса әйтмәсәң дә ярый,Җәһәннәмгә чыгып киткәнең…Үзем сөйләрмен мин ул көннәрнеңАхыры нәрсә булып беткәнен…Үзем сөйләрмен мин кайтканыңны,Яраланып аннан аягың…Син класска аксап килеп кергәчТөшеп киткән култык таягың.Пырхылдашып кызлар көлешкәннәр —Усаллыктан түгел, бала бит…Син сөйләгән идең никтер шуны,Әллә ниләр истә кала бит…Сөйлә әле, икс, игрекларныңНичек чыга идең очына.«Галим абый» булып калганыңныҺәрбер балаң, һәр укучыңа…Сөйлә әле, әти, «бабай» булгачБаштан бөтен үткәннәреңне.Без үскәндә илдә ниләр булып,Ничек дөнья көткәннәреңне…Ике шинель
Ике шинель чөйдә, безнең өйдә.Берсе иске, тетелеп беткән,бик күптәнге.Һичкем кими аны, гүя тып-тын гынаСөйләп тора үзенең данлы юл үткәнен.Сугыш исе сеңеп калган бу шинельгә,Дару катыш дары исе, төтен исе.Китергәнгә җиңү язын безнең илгә,Тотабыз без аны тарих төсе итеп.Икенчесе – энә-җептән чыккан яңа,Күрше егете армиядән кайтты ялга.Күрешергә кергән менә безнең янга.Ике шинель чөйдә, безнең өйдә.Берсе тузган, зур юл узган,берсе – яңа…Утны-суны кичеп кайткан карт шинельнеңӘйтәсе бер изге сүзе бар күк аңа…Мамай курганы
Дастаннарга гына сыеп бетмәсҖир-ананың бөтен күргәне.Дастаннарга керми калган сүзнеӘйтте миңа Мамай курганы.Мәңгелекнең керфек кагуындаКешелекнең авыр бер чоры.Ул көннәрдә кояш йөзенә дәЧыккандыр, дим, дөнья борчуы…Табынырга килдем бүген монда,Изге кыя – изге һәйкәлгә.Һәрбер тузан бөртегенә хәтле —Үзе бер җыр, үзе хикәя…Сакта тора Ватан-ана хәтере,Йөри һаман сугыш өрәге.Белмим, җиргә мондый һәйкәлләрнеңБулыр микән кабат кирәге?!Идел буйлап илне карап йөрдем,Иелеп суын эчтем Иделнең.Үпкән кебек булдым күмелеп барганЯраларын газиз илемнең.Көтә ана
Сугышта хәбәрсез югалган улы Нәҗипне
зарыгып көтүче Марзия әбигә багышлыйм
Чыгып киткән чакта, НәҗибенәТулыр-тулмас иде унҗиде.Шул китүдән суга төшкән төслеХат-хәбәрсез булды Нәҗибе…Ничә кояш алыштырды күкләр,Күпме күлмәк үзе яңартты.Бу чәчләрен еллар гына түгел,Хәсрәт уты җем-җем агартты.Кулларында – нечкә инә-җебе,Уйларында – төпчек Нәҗибе.Суга төшкән кебек юкка чыктыКөрәшләргә киткән Нәҗибе…Көтә ана. Тормасын, дип, каплап,Күчереп куя тәрәз гөлләрен.Мин үлгәнче кайтыр, бәлки, диеп,Төшләр юрап көткән көннәре…Ярылып чәчәк аткан яраннары —Яралары кебек күңелнең.Унҗидедә киткән оланнарыЯтып калган яуда Кименең.Канат кагып, илгә язлар килә,Чәчәк ата гөлләр җир тулып.Үсмер генә килеш киткән улларҖиңү яулап кайта ир булып.Көтә ана, төйнәп сабырлыгын,Хәбәр китерер диеп яз ае.Кайта Нәҗипләре аналарныңЕрак еллар аша яз саен.Ышаныр идем
Кеше ышанмас сүзнеХак булса да сөйләмә…Халык әйтемеХак булса да ышанмыйларКайчак кеше сүзенә.Ялган, дип ягалар караСөттән ару йөзенә…Дөрес сүздән дә көләләр,«Тузга язмаганны» дип.Сөйлә чынга охшаганын,Ичмасам, ялганның дип.Ялварып телим эчемнән:Бирмә шул бәлаңне, дим;Тузга язылган ялганнанСаклый күр бәндәңне, дим…Ә үзем әкияткә дәИхлас ышаныр идем.Дөп-дөрес кырыс чынлыктанБераз бушаныр идем…