
Полная версия:
Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы
Соңыннан, шуларга нигезләнеп, сугыштан соң – 1945–1946 елларда – татар һәм рус телләрендә беренче тапкыр «Батырлар китабы» («Книга Героев») дөнья күрә. Аны чыгаруда күренекле язучы Кави Нәҗми башлап йөри – төзүче-мөхәррире дә, кереш сүз авторы да үзе була. Алсу тышлыгына Алтын йолдыз медале, лавр яфраклары, милли бизәкләр төшерелгән, батырларның рәсемнәре урнаштырылган һәм чорына күрә яхшы итеп бизәлгән әлеге китап (рәссамы – Байназар Альменов) ун мең данәдә басыла. 224 битле 1 нче томга 56 Герой турында очерклар тупланып бирелә. Аларның авторлары арасында без Габдрахман Әпсәләмов, Гариф Галиев, Габдулла Гомәрев, Мәрьям Дибаева, Әхмәт Ерикәй, Бруно Зернит, Риза Ишморат, Газиз Иделле, Гази Кашшаф, Мәхмүд Максуд, Шәрәф Мөдәррис, Гамир Насрый, Мөхәммәт Садри, Гали Хуҗиев, Мәхмүт Хөсәен, Әхмәт Юныс кебек күренекле каләмдәшләребезне күрәбез.
«Батырлар китабы» ның тагын да күләмлерәк 2 нче томы да әзерләнгән була. Ләкин ул билгесез сәбәпләр аркасында үз укучысы кулына барып ирешми…
Әмма батырлар турындагы чын хакыйкать кар астындагы кайнар чишмә кебек барыбер үз юлын таба. 1963 елда Татарстан китап нәшриятында тарихчы эзтабар Л. И. Ханинның рус телендә «Герои Советского Союза – сыны Татарии» дигән калын гына китабы басылып чыга. 167 Герой турындагы очерк-зарисовкаларын туплап бирә ул биредә. 1966 елда әлеге китапның татарча басмасы да дөнья күрә – бу юлы инде каһарманнарның саны 171 кешегә җиткерелә.
1982, 1984 һәм 1985 елларда Татарстан китап нәшрияты батыр якташларыбыздан 211 кеше турында рус телендә «Герои Советского Союза – наши земляки» дигән өчтомлыкны укучылар игътибарына тәкъдим итә. 1990 елда исә әлеге томнар, татар теленә тәрҗемә ителеп, «Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз» дигән исем астында 680 битле саллы гына китап булып басылып чыга. Аңа, 211 каһарман турындагы очерк-зарисовкалардан тыш, Татарстаннан читтә яшәүче батыр милләттәшләребездән 91 кеше турында да кыскача мәгълүматлар кертелә, аларның фотосурәтләре урнаштырыла. Бу өлкәдә тарих фәннәре кандидатлары Җ. И. Гыйльманов, А. К. Айнетдинов, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире урынбасары Н. К. Габитов, эзтабар язучы Ш. Җ. Рәкыйпов, отставкадагы полковник С. Ә. Таһиров, СССР Саклану министрлыгы Үзәк архивы начальнигы урынбасары, якташыбыз полковник Ә. Х. Фәйзуллин үзләреннән аеруча зур өлеш кертәләр…
Бөек Җиңүнең 55 еллыгын лаеклы төстә каршылау һәм билгеләп үтү турында Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиевнең 1999 елгы 11 май Указы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1999 елгы 20 август Карары батырларыбызны барлау юнәлешендә тагын бер әһәмиятле адым ясарга рухландырды. Татарстан китап нәшрияты, Республикабызның Язучылар оешмасы, Татарстан Республикасының архив эшләре буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Тарих институты, «Хәтер китабы» нәшрияты, хәрби комиссариатлар, ветераннар советлары белән берлектә, «Батырлар китабы» ның энциклопедик характердагы яңа басмасын әзерләү эшенә ныклап тотынды. Төрле чыганаклардан эзләнә торгач, Советлар Союзы Геройларыннан барлыгы 378 кеше турында искиткеч кызыклы, бай мәгълүматлар тупланды. Шулар арасыннан 186 батыр Татарстанда туган, 83 е биредә укыган, эшләгән, яшәгән. Республикабыздан читтә яшәгән милләттәшләребездән 109 каһарманны да онытмадык. Нәтиҗәдә батырларыбыз турында беренче мәртәбә тулы мәгълүматлы шундый уникаль басманы дөньяга чыгару мөмкинлеге туды. Бу юнәлештә элек нәшер ителгән китаплардан аермалы буларак, «Батырлар китабы» ның яңасына Алтын йолдызлы каһарманнарыбыз турында Россия Саклану министрлыгы Үзәк архивында сакланучы Бүләкләү кәгазьләрендәге язмаларның кыскача сөземтәсе кертелде (алар дәүләтебезнең берьюлы ике телендә – татар һәм рус телләрендә янәшә бирелде), фоторәсемнәре урнаштырылды. Батырларыбыз турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүматлар алырга теләгән кешеләр өчен һәр сәхифә ахырында шул шәхесләргә кагылышлы махсус чыганаклар да күрсәтелде.
«Батырлар китабы» нда 1945 елның 30 апрелендә төнге сәгать унберенче яртыда – рус М. А. Егоров белән грузин М. В. Кантариядән алда! – Рейхстаг түбәсенә иң беренче булып 79 нчы укчы корпус байрагын менгезеп кадаган татар егете, өлкән сержант Гази (Газетдин) Казыйхан улы Заһитов (1921–1953) турында да сәхифә бирелә. Үзәк архивта эшләгәндә өлкән эзтабар әдибебез Шамил ага Рәкыйпов тапкан каһарманыбыз ул! Хәер, бу тынгысыз язучы, искитмәле тарихи-документаль әсәрләр тудырып, берүзе генә дә дистәләрчә батырларыбызга икенче гомер – мәңгелек яшәү бүләк итте. Аның каһарманнары арасында Алтын йолдызлы очучы кызларыбыз Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова, Ольга (Ләйлә) Александровна Санфирова, легендар партизан Иван Константинович Кабушкин, татарлардан иң беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршин, күренекле хәрби эшлекле, генерал-полковник Василий Николаевич Гордов, Бүләкләү кәгазендәге бер хәрефнең дөрес язылмавы аркасында үзенең Герой икәнлеген дә белмичә үлеп киткән Хәсән Заман улы Заманов, ил күләмендә Николай Сергеевич Орлов буларак билгеле татар егете Гатаулла Мирзаһит улы Минаев һ. б. бар…
Әйе, архивтагы эзләнүләр көтелмәгән ачышлар ясарга да этәрә. Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән якташларыбыз, милләттәшләребез бермә-бер күбрәк булган икән безнең. Архивта моңарчы тикшеренүчеләрнең куллары кагылмаган үтә җитди документлар белән танышканда шундый фикергә киләсең. Әйтик, Татарстанның Әлки районы Баллыкүл авылы егете – 3 нче Украина фронтының Николаевск ныгытылган районына караган 10 нчы аерым пулемёт-артиллерия полкының пулемёт расчёты командиры, гвардия сержанты Хафиз Зариф улы Зарипов (1906–1944) – яу кырында күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә өч мәртәбә (!) лаек дип табыла… Балык Бистәсе районының Югары Казиле авылында туган һәм Бөек Ватан сугышы чорында 9 нчы механикалаштырылган корпусның 69 нчы бригадасына караган 53 нче танк полкында рота командиры булган легендар капитан – фашистларның хәрби техникасын һәм җанлы көчләрен күпләп юк иткән Пётр Иванович Савинов та ике мәртәбә Герой исеменә тәкъдим ителә…
Ут күршебез Башкортстанның Дәүләкән районындагы Мерәс авылында туган милләттәшебез Әсгать Әхмәтхәниф улы Вафин (1924–1945) белән дә шундыйрак хәл була. 5 нче армиянең 159 нчы Витебск укчы дивизиясенең 597 нче артиллерия полкында башта корректировщик (дошман өненә кереп, безнең сугышчыларның утын тиешле урынга юнәлтеп торучы), аннары разведка командиры булып хезмәт иткән әлеге каһарманны Советлар Союзы Герое исеменә лаек дип табып, аңа шулай ук ике мәртәбә Бүләкләү кәгазе (Наградной лист) тутыралар… Әмма аларның фидакярлеге, ни кызганыч, тиешенчә бәяләнми…
Шундый ук сүзләрне Казаннан яу кырына китүчеләрдән гвардияче танк батальоны капитаны Тәлгать Ислам улы Шәрәфетдиновка, эскадрилья командиры Борис Максимович Бугарчевка, һава-десант дивизиясе сержанты Андрей Алексеевич Зайцевка, Чистайдан сапёрлар ротасы командиры, гвардияче өлкән лейтенант Константин Петрович Павловка, Биектау районыннан медицина хезмәте старшинасы, санинструктор Әнвәр Галләм улы Галләмовка, Кукмара районыннан автоматчылар взводы командиры – шигъри җанлы лейтенант Нух Идрис улы Идрисовка, Мамадыш районының Урта Кирмән авылында яшәгән кыю, тәвәккәл разведчик Мәүләви Галимҗан улы Галимовка һәм тагын дистәләрчә якташларыбызга карата да әйтергә мөмкин. Алтын йолдыз кавалеры булырга лаеклы андый батырларның саны, соңгы вакытта ачыклаганча, республикабыз күләмендә ике йөздән дә артып китә икән!..

Берлин сугышлары каһарманы – А. Невский ордены кавалеры Әсгать Зиннәтуллин
Биредә, мисал өчен, шундый каһарманнарыбызның берсенә киңрәк тукталып үтәсем килә. Дошман өнен – Берлинны алу өчен барган хәлиткеч сугышларга кагылышлы тарихи документларны өйрәнгәндә тап булдым мин әлеге милләттәшебезнең исем-фамилиясенә. 65 нче армия буенча 1945 елның 19 июлендә игълан ителгән 685 нче номерлы приказ нигезендә, күренекле хәрби начальниклар белән бергә, 186 нчы укчы дивизиянең 238 нче укчы полкы карамагындагы укчылар ротасы командиры капитан Әсгать Зиннәтулла улы Зиннәтуллин да, гадәттә, югары дәрәҗәдәге командирларга гына бирелә торган Александр Невский орденына лаек булган. Армия күләмендә нибары 6 кешегә генә тапшырылган әлеге югары бүләк! Приказга 65 нче армия командующие – ике тапкыр Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Павел Иванович Батов һәм Хәрби совет члены генерал-лейтенант Радецкий кул куйган.
Әлеге факт мине тирәнтен дулкынландырды. Кем ул Зиннәтуллин, кайсы як кешесе, безнең якташыбыз түгелме? Һәм, бөтен эшләрне читкә куеп, аңа кагылышлы хәрби документларны өйрәнә башладым. Эзләнүләрем бушка китмәде.
1945 елның 15 маенда 238 нче укчы полк командиры, гвардияче подполковник Гусейнов тарафыннан тутырылган Бүләкләү кәгазендә капитан Ә. З. Зиннәтуллинның Татарстан АССРның Кызыл Юл районындагы Носы авылында 1922 елда туганлыгы, милләте – татар, партия әгъзасы булуы, Бөек Ватан сугышы чорында Калинин, Брянск, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтларында сугышуы, 1944 елның 3 мартында контузия алуы һәм 1945 елның 17 февралендә яралануы, яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнүе турында хәбәр ителгән иде. Полк командиры, капитан Зиннәтуллинны хөкүмәтебезнең иң олы бүләгенә тәкъдим итеп, югары командование адресына түбәндәге юлларны язган: «…Иптәш Зиннәтуллин Ә. З. 1945 елның 18 апреленнән 22 апреленә кадәрге чор эчендә Одер елгасын кичү өчен барган сугышларда зур тәвәккәллек, фидакярлек үрнәкләре күрсәтте. Сугыш хәрәкәтләрен кыю һәм оста җәелдереп, сугышчыларның баткак сазлык киртәләрен дә уңышлы үтүләренә зур ярдәм итте.
Дошманның өермәдәй ут ачуына карамастан, капитан Зиннәтуллин үзенең шәхси кыюлыгы, батырлыгы белән сугышчыларны ярсулы һөҗүмгә рухландырды. Ул, үзенең тормышы белән исәпләшеп тормыйча, сугышның иң авыр участокларында булды – яудашларын һәм матчастьны көймәләргә төяп, елга аша кичүне өзлексез дәвам итте, шул җәһәттән сугышчылары белән дошман өстенә арысландай ташланды. Каршыдагы торак пункт урамнарына бәреп кереп, ул анда, гитлерчыларның гаять көчле каршылык күрсәтүләренә дә карамастан, сугыш хәрәкәтләрен оста җәелдерде һәм тиз арада әлеге пунктны кулга төшерде.
Иптәш Зиннәтуллин үзенең укчылары белән әлеге сугышлар барышында иң алгы сафта булды. Рота сугышчылары, үз командирларының шәхси батырлыгы, тәвәккәллеге белән рухланып, «Ура!» кычкырып, дошманга каршы икеләтә энергия белән сугышты һәм аны тулысынча тар-мар итте.
Әлеге сугышлар барышында иптәш Зиннәтуллин командалык иткән рота 110 (йөз ун!) фашистны юк итте, станоклы 4 пулемётны һәм танкка каршы ата торган 1 пушканы сафтан чыгарды.
Яу кырында күрсәткән тиңдәшсез зур батырлыгы һәм кыюлыгы өчен коммунист капитан Зиннәтуллин Ә. З. хөкүмәтебезнең иң югары бүләгенә – Советлар Союзы Герое исеменә лаек». (33 ф., 686196 тасв., 6712 эш, 135 б.)
Инде белүебезчә, якташыбыз Әсгать абый, Одер елгасын кичкәндә күрсәткән шушы батырлыклары өчен, 65 нче армия Хәрби советы карары нигезендә Александр Невский ордены белән бүләкләнә…
Архивтан кайткач та, халык әйтмешли, «тимерне кызуында сугарга теләп», кичекмәстән әлеге мөхтәрәм ветеран белән элемтәгә кердем, аннары ул яшәгән авылга да барып чыктым. Шөкер, Җиңү таңы атканнан соң да йөзенә кызыллык китермәгән Әсгать абый. Башта ул мәктәптә укучыларга физик тәрбия һәм хәрби күнекмәләр бирү белән шөгыльләнгән. Тора-бара «корыч айгыр» ны иярләгән, «кыр корабы» нда туган ягының иген диңгезләрен иңләгән. Тырышып эшләгәч, данлы исеме телдән төшмәгән. Өстәвенә Әсгать Зиннәтулла улы шактый вакыт хуҗалыкның партоешма секретаре вазифасын да башкарган. Туры сүзле, гадел булганы өчен яратканнар аны якташлары.
Гаиләсе дә күпләргә үрнәк Әсгать абыйның. Бар яктан да уңган хәләл җефете – заманында укытучы, лаеклы ялга киткәнче ун ел чамасы Носы авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Фәрбизә Заһидулла кызы белән алар дүрт балага – Гөлнур белән Алнурга, Ильянур белән Маратка яшәү бәхетен бүләк иткәннәр. Кыз-уллары да, тормыш дигән көрәш мәйданында сынатмыйча, өлкән Зиннәтуллиннар кебек, Арча төбәгенең һәм Татарстаныбызның мактанычы-горурлыгы булып әверелгәннәр!.. (Шул хакта ассызыклап әйтеп, 1988 елның 15 мартында «Социалистик Татарстан» газетасында күләмле язма да бастырдым. – Ш. М.)
Гәрчә Советлар Союзы Герое булып әверелмәсә дә, үзен туып үскән җиренең чын батыры, патриоты итеп таныткан А. Невский ордены кавалеры Әсгать абый Зиннәтуллинның исем-фамилиясе бүген дә зурлап телгә алына. Андый шәхесләр мәңге үлемсез, алар һәрчакта халкыбызның йөрәк түрендә!..
Шундый ук сүзләрне башка каһарманнарыбызга карата да әйтергә була. Әйтик, Нух Идрисовка үз исемен йөрткән Түбән Өскебаш урта мәктәбе (Кукмара районы) каршында мәһабәт һәйкәл (бюст) куелды. Аның янәшәсендә Татарстанның Бөек Ватан сугышы чорындагы иң яшь Советлар Союзы Герое, Җиңү парадларында катнашкан гвардия полковнигы Сабир Әхтәмҗан улы Әхтәмовка да шундый ук һәйкәл торгызды якташлары.
Легендар полк улы, соңыннан Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган Камил Фаяз улы Шакировны да олылады якташлары. 1990 елның 9 маенда Зур Сәрдек авылына мәгърур һәйкәл булып кайтты ул. Кукмаралылар хәтеренә мәңгелеккә кайтты…
Мамадыш муниципаль районында да бу юнәлештә мактауга лаек эзлекле эш алып барыла. Биредә район хакимияте башлыгы булып Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин эшләгән чорда шәһәр үзәгендә Хәтер паркы булдырылды. Биредә «Батырлар аллеясы» на нигез салынып, анда Татарстанда туган милләттәшләребез арасыннан иң беренче Советлар Союзы Герое Гафият Ярмөхәммәт улы Нигъмәтуллинга, шулай ук Иван Тихонович Максимов, Михаил Кириллович Москвин, Михаил Андреевич Просвирнин кебек каһарманнарыбызга да һәйкәлләр куелды. Сугышта сигез улын – сигез лачынын югалткан тыл батыры Фатыйха апа Әхмәдиевага һәм, аның кебек, балаларын яу кырында җуйган барлык милләт аналарына, олы кайгыларын уртаклашып, аларга тирән хөрмәт билгесе итеп, ап-ак таштан символик һәйкәл салынды. Каһарманнарның исемнәре алтын хәрефләр белән мәрмәр плитәләргә язылды.
Алга таба район хакимияте җитәкчесе булган Фарук Ислам улы Идиятуллин, аның урынбасары Шамил Нурулла улы Хәсәнов, район хәрби комиссары – полковник Николай Николаевич Егоров, Мамадыш шәһәре башлыгы Илдус Габдулла улы Әхмәтов, районның баш архитекторы Рамил Минһаҗ улы Миңнеханов һ. б. да бу юнәлештә эшне уңышлы дәвам иттерделәр. Бөек Җиңүнең 55 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үткән көннәрдә биредә, мәсәлән, мәшһүр композиторыбыз, бөтен дөньяны гизгән «Шүрәле» балеты авторы – явыз көчләргә каршы көрәштә 29 яшендә яу кырында шәһит киткән Фәрит Заһидулла улы Яруллинга да һәйкәл торгызылды. Район үзәгендә, әтиле-уллы Заһидулла, Фәрит, Мирсәет Яруллиннар исемендәге сәнгать сарае каршында…
Саный китсәң, күп инде мондый матур гамәлләр! Муниципаль район хакимияте башлыгы булып Мамадыш төбәгендә туып үскән Анатолий Петрович Иванов эшли башлагач, биредә хәрби-патриотик тәрбиягә, батырларыбызның якты истәлекләрен мәңгеләштерүгә игътибар тагын да көчәя төште.
Бөек Ватан сугышында Җиңүебезнең 65 еллыгын каршылаган көннәрдә Хәтер паркы тагын бер каһарман якташыбыз бюсты белән тулыланды. Албай авылында туып үскән батыр очучы Георгий Семёнович Смирнов 1941 елның көзендә үк Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителсә дә, Алтын йолдызын үз вакытында ала алмый – авыр яралардан госпитальдә вафат була. Бары тик алтмыш җиде елдан соң гына ул Мамадыш туфрагына Россия Герое булып әйләнеп кайтты!..
Сугышчан Дан орденнарының тулы кавалеры Миннәхмәт Сәхәбетдин улы Әүхәдиевкә дә мәһабәт бюст куелды…
* * *Биредә шунысын да әйтеп үтик: алда телгә алынган бюст-һәйкәлләрнең төп авторы – Татарстанның һәм Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы, күренекле скульптор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфәрит Хәйрулла улы Әбдрәшитов. Каһарманнарыбызның олпат сыннарын ул үзенең сөекле һәм сөйкемле хәләл җефете Луиза Мансур кызы, һөнәрдәш уллары Альберт, Гадел белән берлектә иҗат итте. Гомумән, бу гаҗәеп тынгысыз, олы җанлы, нечкә күңелле скульптор, сугыш һәм хезмәт батырларына багышлап, байтак төбәкләрдә күп кенә монументаль әсәрләр торгызды, халкыбызның бөек батырлыгын сыннарда җанландырып, киләсе гасырда яшәячәк кешеләргә җиткерү өчен үз-үзен аямыйча эшләде.
Затлы замандашыбыз, якын дустыбыз Әлфәрит Хәйрулла улының сынлы сәнгать өлкәсендәге киң кырлы иҗатын югары бәяләп, танылган шагыйрь-публицист Мөхәррәм Каюмов аңа багышланган «Сынчы-тылсымчы» дип исемләнгән күләмле поэмасын да иҗат иткән иде. Биредә укучыларыбыз игътибарына шул әсәрдән бер өзек тәкъдим итәбез:
Сынчы-рәссамның теләге бер —Тасвир кылу чорны, дәверне.Бюстлар белән һәйкәлләр бит АңаТере кешеләрдәй кадерле!Җан җылысын, күңеле яктылыгынИңдерә Оста шул таш сыннарга —Сөйләсеннәр өчен чын дөресенЯшь буынга туар елларда!..Мәшһүр сынчы-рәссам Бакый ага Урманченың талантлы шәкерте-дәвамчысы булган Әлфәрит Әбдрәшитовның күпьеллык фидакяр хезмәтен югары бәяләп, 2010 елның 8 февралендә Арча муниципаль районы хакимияте аның кандидатурасын Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дә тәкъдим иткән иде. Әлеге башлангыч Мамадыш һәм Кукмара төбәкләрендә дә зур хуплау тапты, чөнки бу районнарда скульпторыбыз тарафыннан байтак данлыклы шәхесләребезгә бюст-һәйкәлләр куелган иде.
Үзенең 70 яшьлек юбилее елын сынчы оста Халык мәхәббәте лауреаты, танылган каләм әһеле буларак каршы алды. Әйе, соңгы елларда сәламәтлеге нык какшап киткәч, Әлфәрит Хәйрулла улы хәрәкәтләнә алган сул кулын каләм тотарга өйрәтте һәм берсеннән-берсе үзенчәлекле роман-повестьлар, хикәяләр, публицистик әсәрләр иҗат итеп, киң җәмәгатьчелекне, шул исәптән әдәбият-сәнгать сөючеләребезне дә сокландырды, гаҗәпкә калдырды. Шигърият өлкәсендә дә осталыгын сынап карады ул. Янәшәсендәге илһамчысы – Луиза ханым аның һәр язганын җентекләп карап чыгып, бер үк вакытта корректор хезмәтен дә башкарып, китапларының бер-бер артлы дөньяга чыгуына зур булышлык күрсәтте. Нәтиҗәдә Ә. Әбдрәшитовның үзе исән чагында (ул, катлаулы операцияләр кичереп, 2011 елның 28 августында вафат булды – урыны җәннәтнең иң түрендә булсын изге җанның, амин…) Казан нәшриятларында алты китабы басылып чыкты.
Көчле рухлы ошбу замандашыбыз турында данлыклы щепкинчыларның берсе – күренекле артист һәм режиссёр, күпсанлы телеспектакльләр, киносценарийлар авторы һәм беркемне дә кабатламый торган прозаик-публицист Әхтәм ага Зарипов «Шәһри Казан» газетасының 2010 елгы 22, 29 ноябрь саннарында дөнья күргән «Сыгылсаң да сынма, сынчы!» дигән әтрафлы язмасында болай дип яза: «Альфрет Хәйруллаевич – табигый матурлыклар эзләүче, яшәүдә тормыш гармониясен тапкан сынчы-иҗатчы…»
Без дә мөхтәрәм Әхтәм Исмәгъҗан улының ошбу сүзләрен ихластан хуплыйбыз. Җыеп кына әйткәндә, Әлфәрит абый Әбдрәшитов, үзенең мәһабәт сыннарда гәүдәләнгән, мәңгелек яшәү алган каһарманнары кебек, Тормыш дигән җитди көрәш мәйданында зур Батырлык һәм рухи Матурлык үрнәге күрсәткән, җиңелүне белми торган гаярь, асыл ир-егетләребезнең берсе иде!
Хәзер аның сынлы сәнгать өлкәсендә тәмамланмый калган эшләрен уллары Альберт белән Гадел тормышка ашыралар. Батырлык эстафетасы, әнә шулай, Мәңгелек ут кебек балкып, буыннан-буынга күчеп, матур дәвам итә…
* * *…Тарихи-документаль чыганаклардан ачыкланганча, СССР таркалганчы 12 мең 776 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шулар арасыннан Алтын йолдызга 154 кеше – ике тапкыр, 3 кеше – өч тапкыр, 2 кеше дүрт тапкыр лаек була. Геройлар арасыннан 95 кеше – гүзәл затларыбыз (хатын-кызлар), 44 кеше исә чит илләр гражданнары…
Болар хакында без «Батырлар китабы» ның 2015 елда дөнья күргән икенче томыннан укып белдек. Әлеге уникаль басма Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов хуплавы һәм ярдәме белән нәшер ителгән.
«Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы (ТГИО), Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе, «Хәтер китабы» редакциясе, Татарстан Республикасының архив эшләре буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы милли музее, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, республика һәм муниципаль районнарның хәрби комиссариатлары хезмәткәрләре, Татарстан галимнәре, язучылары һәм журналистлары соңгы елларда батырларыбызга кагылышлы байтак кына китапларга «җан өрделәр».
2003 елда «Хәтер китабы» редакциясе Социалистик Хезмәт Геройларыннан – 211 кешегә, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларыннан 9 кешегә багышланган саллы гына китап бастырып чыгарды. Сугышчан Дан орденының өч дәрәҗәсенә дә ия булган 48 якташыбыз турындагы китап исә 2005 елда дөнья күрде. Шул ук елдан, дәһшәтле сугыш җәһәннәменнән исән-имин котылган татарстанлы фронтовикларга багышлап, «Алар илгә Җиңү алып кайтты» дигән исем астында күптомлыклар нәшер ителә башлады.
2007 елда «Идел-Пресс» нәшрияты эзтабар галим И. Ф. Исмәгыйловның сугыш чорында һәм тыныч вакытта Герой исеменә лаек булган милләттәшләребез турында «Татар халкының батырлары» дигән хезмәтен киң җәмәгатьчелеккә җиткерде. Әлеге басмада татар милләтеннән булган Советлар Союзы Геройларының (шул исәптән Татарстаннан читтә туганнарның да) биографияләре бирелә.
2008 елда «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы һәм «Хәтер китабы» редакциясе «Татарстан Геройларының 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә, сугыштан соңгы халык хуҗалыгын торгызуга һәм үстерүгә керткән өлешләре» дигән темага үткәрелгән фәнни-гамәли конференция материалларын аерым китап итеп нәшер итте. 2009 елда «Татарстан 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында» дигән китап дөнья күрде.
2012 елда Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең республикабыздагы бүлекчәсе җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты А. А. Ивановның «Россия Федерациясе Геройлары» дигән яңа китабы басылып чыкты.
Мәгълүм булганча, Россия Федерациясе Югары Советы Карары һәм Россия Президенты Б. Н. Ельцинның 1992 елның 20 мартында игълан иткән фәрманы нигезендә Ил-Ватан хакына аеруча зур фидакярлек үрнәге күрсәткән шәхесләргә «Россия Федерациясе Герое» дигән югары дәрәҗәле исем һәм Алтын йолдыз медален бирү тормышка ашырыла башлаган иде. Мөхтәрәм галимебез Александр Анатольевичның алда телгә алынган китабы Россия Герое исеменә лаек булган татарстанлы якташларыбызга һәм республикабыздан читтәге милләттәшләребезгә багышлап чыгарылган. Анда барлыгы 52 каһарманыбыз турындагы очерклар урын алган. Нигездә, алар Әфган сугышында һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан батыр яугирләребез турында.
Әлеге фидакяр җаннар арасында Азнакай районыннан гвардияче мотоукчылар полкы өлкән сержанты Ильяс Дильшат улы Сафин, Казаннан танкист-лейтенант Алексей Владимирович Козин, Балтачтан очучы-майор Олег Николаевич Исаев, Чистайдан генерал-майор Игорь Сергеевич Груднов, Алтай краеннан подполковник Фәрит Солтан улы Шагалиев, Төмән өлкәсеннән разведчик-сапёр Раушан Мөхәммәд улы Абдуллин, Башкортстаннан полковник Владимир Ришат улы Алимов, Украинаның Житомир өлкәсеннән полковник Радик Әбрар улы Бариев һәм башкалар бар.
Соңгы елларда Россия Герое буларак танылган башка якташларыбыз турында да киләчәктә күләмле очерклар язылыр, махсус китаплар чыгар әле. Үзәк архив ишекләре Ватаныбыз каһарманнары белән ихластан кызыксынучы тарихчы эзтабарлар өчен һәрвакытта ачык…
* * *…Архив бакчасында сандугачлар сайрый. Күзгә йокы керми. Яу кырыннан кайтмый калганнарның – ядрәләрне эреткән йөрәкләрнең җаннарыдыр, өн-авазларыдыр кебек тоела алар миңа… Әнә шул халәт күңелгә һич тынгылык бирми. Батырлар үзләрен барлаганны көтә, җыр көтә…
Ашкынып-дулкынланып тагын архивка юл тотам. Чын Тарих белән очрашырга, Үлемсезлек чиген атлаган каһарманнар белән күрешергә, Үткән белән Киләчәк арасына мәңге җимерелмәслек изге күпер салырга…
Бирегә безне Кан хәтере чакырып китерә. Әлеге үтә тирән мәгънәле сүзтезмә-гыйбарәне безгә Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары каһарманы Хөснулла ага Нәбиуллинның халык арасында зур популярлык казанган диктор улы – республикабыз телевидениесенә илле биш ел гомерен багышлаган күренекле замандашыбыз, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм абый Нәбиуллин әйткән иде. Әйе, кан хәтере безгә һич кенә дә тынгылык бирми!..
Шунысы аеруча сөендерә: соңгы елларда безнең белән бергә архивта эшләргә, сугыш булган төбәкләрдәге билгесез батырларыбызны ачыкларга яшь эзтабарлар да бара!.. Тынгысыз эзләнүләре, зур ачышлары өчен моннан унбиш ел элек – 2003 елда Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге мәртәбәле премиясенә лаек булган «Ватан» («Отечество») иҗтимагый яшьләр оешмасында фидакярләрчә эшләүче кызлар, егетләр бихисап. Чирек гасыр дәвамында инде алар остазлары Александр Юрьевич Коноплёв җитәкчелегендә меңнәрчә шәһит җаннарны барлап, каһарманнарыбызга мәңгелек яшәү бүләк иттеләр. Димәк, буыннар шәҗәрәсе, хәтер дисбесе өзелми! Батырлык елъязмачылары, үткән тарихи чорның гаҗәеп сәхифәләрен ачып, Ватан-ана сакчыларының сафларын көчле рухлы яңа шәхесләр белән тагын да тулыландыра төшәрләр әле… Моңа мин тирәнтен ышанам!..