скачать книгу бесплатно
– Дөньялар имин түгел, Баһадиршаһ, – дип куйды. Аннан үзалдына сөйләнгәндәй тезәргә тотынды: – Заманалар ипләнеп, менә шунда, олы юл буенда, авыл нигезләсәң, шәп булыр иде дә…
Абдулла ни дип тә җавап кайтарырга өлгермәде, кояш баешындагы Кичү кальгасы яклап дөңгер сукканнары ишетелде, атлар пошкырган тавышлар килгәндәй булды. Габделрахман бер мизгелгә югалып калды, аннан, кисәк аңына килеп, шәкертенең беләгеннән алды:
– Әйдә, тиз бул!
Алар юл аръягындагы урманга таба йөгерделәр. Ярый әле анысы янәшәдә генә. Куе чикләвеклеккә кергәч, куакларны изеп-сытып ауган карт имән янына туктады Габделрахман, җиргә чүкте, юлдашының чабуыннан тартты:
– Чүк! Карап калаек, ниткән затлар икән?
Мең яшәп, инде мурый башлаган имәнгә ышыкланган хәлдә тынып калдылар. Юлда атлар пошкырганы, ниндидер әмер авазлары аермачык ишетелә башлады, ул да түгел, өчәрләп рәт-рәт тезелгән атлы драгуннар күренде. Өсләрендә кызыл якалы мундир, башларында өчпочмаклы эшләпә, шулар астыннан бүселеп үрелгән чәчләре чыгып тора. Аркаларындагы озын мылтыклары талгын гына чайкалып барган яуның санап исәбенә чыгарлык түгел иде. Җайдак гаскәриләрдән бераз гына артка калып, алты ат җигелгән фәйтун бара. Ул бизәкле тула белән тышланган – эчендә утырган түрәнең бик зур бәндә булуы шөбһәсез. Анысына тагылып диярлек тагын бер көймәле арба дыңгырдый. Тик монысының арзанлырак икәне күзгә бәрелеп тора: көймәсе күннән, атлары да як-якка мичәүләп җигелгән өчәү генә. Аңардан соң тагын драгуннар сафы үтә башлады. Иң артта исә, дистәгә якын солдат уртасында, бик тәкәббер кыяфәттә өчпочмаклы эшләпә кигән офицер тимеркүк айгырын уйнатып килә иде.
– Сарбазлар, – дип пышылдады Габделрахман шыпырт кына. – Ашыгалар, Бөгелмә суына җитеп кунаргадыр исәпләре. Йа Аллам, тагын җан кыярга барулары микәнни Уфа ягына. Үзең шул яктан булгач ишеткәнсеңдер. Баһадиршаһ, Алдар-Күчемнәр баш күтәргәч тә, бик күп халыкны кырганнар бит ул имансызлар!
Атасы сөйләгәне бар Абдуллага: әле ул туганчы, моннан чирек гасыр элек булыр, Агыйдел буйларында яшәүче татар-башкортлар, башларында Алдар белән Күчем старшиналар торган хәлдә, кансыз түрәләргә, патшаның йомышлы кешеләренә каршы кузгалгач та, шушылай драгуннар килгән бу якларга. Казан юлында орыш каты булган, кан дәрья булып аккан. Алай да болачылар нык торганнар, өсләренә дүрт меңләп калмык җайдаклары ябырылгач кына җиңелгәннәр. Ләкин Абдулланы, үткәннәрдән бигрәк, бүгенге хәл кызыксындыра иде. Гомерендә беренче мәртәбә шултиклем күп гаскәриләр күргән егет бөтенләй агарып калган. «Тагын ни булды икән? – дип уйлады ул, куркынып, – атай-анайларга, йортка хәвеф килмәсме?»
Шикле уйларыннан остазы коткарды:
– Ярый, хәерлегә булсын, – диде Габделрахман, бүреген салып. Аның башыннан җиңелчә бу күтәрелә иде. – Уф-уф, тирләтеп чыгарды хәтта. Әйдә, Бүре чокырына барып, су эчик, булмаса!
Тарих битләреннән. XVII гасыр азагында патша Россиясе Европадан – Уралга кадәр, Азиядә исә Бөек океанга барып тоташкан гаять зур дәүләткә әверелә. Ләкин үз аягына яңа гына ныгытып басып килгән дәүләт әле ул ерак җирләрне үзләштерә дә, Уралга һәм Себергә күчеп утырган урыс кешеләрен яклый да алмый иде. Бигрәк тә Идел белән Урал арасындагы далаларда яшәүче халыклар: татар-башкортлар, калмыклар һәм башкалар тынгы бирми. Дөрес, аларның байтагы ак патша канаты астына үзләре керде, Рус дәүләтенә кушылуны үзләре теләде. Бу адым билгеле бер ният белән ясалды, әлбәттә: куәтле Рус дәүләте башка мәмләкәтләр, бүтән халыклар һөҗүменнән, аларның талау-кыерсытуларыннан саклар дип уйлады алар, башкасын исәпләмәделәр. Дәүләтнең исә үзенә буйсынган халыклардан күбрәк ясак, башка керемнәр җыеп аласы килде. Монысы бик ошамады урыс булмаган халыкларга: шул нигездә төрле канәгатьсезлек, чуалышлар, хәт- та баш күтәрү очраклары ешайды. Бигрәк тә Уфа провинциясендә яшәүчеләрнең баш бирәсе килмәде. 1584 елдан башлап 1725 елга кадәр булган йөз кырык елдан артыграк вакыт эчендә генә дә алар тугыз мәртәбә озын-озакка сузылган чуалышлар тудырдылар, баш күтәрделәр. Инде куәтләнеп килгән Рус дәүләте алардан саклану чараларын күрде. Крайны ныклап колонизацияләү өчен, ул бер-бер артлы терәк пунктлар булдырды: 1554 елда – Бөре, 1557 елда – Уса, 1584 елда – Минзәлә, 1586 елда – Уфа, соңрак исә Самара, Чиләбе, Оренбург кебек башка бик күп шәһәрләр һәм крепостьлар калкып чыкты. Далада яшәүче халыклар һөҗүменнән саклану максаты белән, 1652–1657 елларда Идел буендагы Акъярдан башланып, Ык буендагы Минзәләгә кадәр сузылган урлар системасы – хәрби ныгытма, анда Зирекле, Биләр, Чирмешән, Яңа Чишмә, Кичү, Зәй һәм Минзәлә кебек кальгалар барлыкка килде. Әмма даладагы халыклар әрсезлегеннән болар да коткармады. Алар әледән-әле Минзәлә, Уфа, Бөре, Самара кебек калаларга һөҗүм иттеләр, урыс авылларын яндырдылар. Яңа Чишмә крепостен алдылар, хәтта бервакыт Казанга барып җитә яздылар.
Бердән, алары тынгы бирмәсә, икенчедән, кыргыз-кайсакларның, ягъни, бүгенгечә әйтсәк, казахларның һәм Урта Азиянең Россия составында булмавы эчләрен пошыра иде хөкүмәт әһелләренең. Бохара һәм Урта Азиянең башка дәүләтләре белән, ул гына да түгел, алар аша Кытай һәм Һиндстан белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырырга кирәк. Дала халыкларының һаман да баш бирмәве исә әнә шул зур эшләргә киртә булып тора иде
Шулай итеп, хөкүмәт каршында тынгысыз дала халыкларын буйсындыру, шул максат белән әлеге җирләргә күчеп килгән урысларның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен, Көнчыгышта даими гаскәр тоту, казах йөзләрен һәм Урта Азияне Россиягә кушу, Бохара һәм башка Шәрык илләре белән сәүдәне җайга салу, кыскасы, Шәрыкны колонизацияләү бурычы бөтен калкулыгы белән килеп басты. Башлап моңа, әлбәттә, Пётр Беренче игътибар итә.
Пётр патшаның көтмәгәндә үлеп китүе аркасында, Шәрыкны колонизацияләү эше ахырына җиткерелми кала. Аның каравы аның бөек планнары башка патшаларга бик шәп кулланма була. Өстәвенә кыргыз-кайсаклар үзләре дә тик ятмыйлар. Бигрәк тә Россиягә иң якын торган Кече йөз ханы Әбелхәер активлык күрсәтә. Ул, башкаларына караганда акыллырак һәм абруйлырак хан буларак, кыргыз-кайсак халкының киләчәген Россиягә кушылуда гына күрә. Дөрес, Әбелхәер, ялганчы, хәйләкәр, әйткән сүзеннән тиз кайтучан һәм комсыз кеше буларак, бу мәсьәләдә эзлекле түгел. Хәер, мондагы шартлар да шуңа этәрә аны – ханның туган-тумачалары һәм казах батырларының күбесе Россиягә кушылуга каршы чыгалар.
Ничек итсә итә, якыннарын да, батырларны да күндерә Әбелхәер һәм 1730 елда Санкт-Петербургка илче итеп Котлымбай Кыштаев белән Сәеткол Куйдамбуловларны озата. Алар Кече йөзне Россия подданные итеп кабул итү хакында үтенеч алып баралар. Билгеле инде, илчеләр бик зурлап һәм кадерләп кабул ителә, аларга искиткеч сый-хөрмәт күрсәтелә.
Инде кыргыз-кайсакларга җавап визиты ясау мәсьәләсе килеп баса. Моңа урыслар «Алексей Иванович» дип йөртә торган морза Тәфкилев иң кулай кеше дип табыла. Ул казахларга жалованная грамота, ханга затлы кылыч, кеш тиресеннән тегелгән тун, ас тиресе белән читләнгән бүрек, бизәкле постаулар алып барырга һәм боларны Әбелхәер ханга тапшырырга тиеш була. Әбелхәер исә, шуңа җавап итеп, бөтен Кече йөзне урысларга тугрылыкка ант иттерергә, ясак түләргә, әманәт итеп Уфага кешеләр җибәрергә, урыс әсирләрен азат итәргә вәгъдә бирәчәк.
Тәфкилев, сүзгә оста, хәйләгә маһир булса да, үз көченә генә ышанмый, ярдәмгә байтак кына кеше ияртә. Алексей Писарев һәм Михайло Зиновьев дигән геодезистларны, шулай ук берничә казах һәм Уфа дворяннарын, провинциянең «иң яхшы кешеләре» ннән Алдарбай Исәнгилдин белән Таймас тархан Шаимов һәм башкаларны үзе белән ала. Шулай итеп, 1731 елда Әлбелхәер хан янына атларга һәм дөяләргә атланган зур илчелек чыгып китә.
Илчелекнең башлыгы, үзе дә мөселманга охшарга тырышып, өстенә яшел җилән, аягына сәхтиян читек кия, башына чалма урый һәм… шулар белән хурлыкка кала да.
Урдага барып төшүгә, Тәфкилев үзен: «Котлымөхәммәт морза», – дип таныштыра. Ләкин казахлар аның чукынганлыгын белеп алганнар, имеш. Әбелхәер аны салкын каршылый:
– Атыңны Котлымөхәммәт дидең. Син Әләкчәй Инаныч икәнсең гуй. Динен саткан кеше казахны сатмасмы?.. – дип, кылычын ук тартып чыгара.
Алай да Тәфкилевнең башы чабып өзелми кала – Алдар белән Таймас батыр арага керәләр һәм аны саклап калалар. Тик инде эш бозыла. Алексей Ивановичны ябып ук куялар һәм бер яры да чыгармыйлар. Болай да урысларга кушылуга каршы булган казахлар ду киләләр, ханга кинаяле сүзләр әйтәләр, Тәфкилевне үтерергә җыеналар. Җитмәсә, илченең кесәсендә вәгъдә ителгән миллион урынына нибары ике мең дүрт йөз сум акча.
Тәфкилевнең урдага китүенә ике еллап вакыт үтә. Мондагыларга инде бар да оттырылды, эш харап булды кебек тоела, хәтта морзаны сатып алырга дип акча туплана. Әмма Котлымөхәммәт морза йөздә тик ятмый. Ул, «ачлык һәм үлем куркынычы» кичергән хәлдә, һаман да казахларны Россиягә кушылырга үгетли. Аларны бигрәк тә йөзгә якында гына урыс шәһәре салыначагы һәм, ул төзелгәч, казахларга булачак уңайлыклар белән кызыктыра. Ниһаять, казахлар урыс подданствосы кабул итәргә, патшадан Ур елгасының Җаекка койган җирендә кала салуын сорарга, Петербургка илчеләр җибәрергә булалар,
Кыргыз-кайсак илчелеге Санкт-Петербургка 1734 ел башында гына килеп җитә, 10 февральдә аларны үтә тантаналы шартларда Анна Ивановна үзе кабул итә. Ханнарга тапшыру өчен жалованная грамоталар, бүләкләр бирелә. Бу эшне башлап йөргән һәм шул юлда күп кыенлыклар күргән морза Тәфкилев тә онытылмый, аңа полковник чины эләгә.
Тәфкилевнең Ур елгасында урыс каласы салу турындагы фикере Сенатның обер-секретаре Иван Кириллович Кириллов йөзендә үзенең ихлас яклаучысын таба. Бик үк күрекле булмаган гаиләдән чыккан бу тырыш кеше Урта Азия һәм Һиндстан белән сәүдәне җайга салуга зур өметләр баглаган махсус проект төзи һәм аны Сенатка тапшыра. Проект нигезендә Ур елгасында Оренбург шәһәре салу һәм булачак губернаны колонизацияләү мәсьәләсе ятканга, ул «Оренбург экспедициясе» проекты дип атала. Проектны һәм аны тормышка ашыруны «тайный» советник Бестужев-Рюмин бик нык яклый. 1734 елның 1 маенда патшабикә проектны раслап резолюция сала. Шунысы кызык: проектны тормышка ашыру авторның үзенә тапшырыла, крайны һәм анда яшәүчеләрнең телен белүче Тәфкилев исә аның ярдәмчесе итеп раслана.
Ниһаять, 1734 елның 7 июнендә юлга чыгу хакында Указ игълан ителә. Шулай ук казахларның һәр өч йөзе ханнарына дип указлар бирелә. Экспедиция икегә бүленеп кузгала.
29 июньдә Кириллов Мәскәүгә килеп җитә һәм икенче төркем белән кушыла. Монда экспедициягә тагын байтак кына белгечләр дә өстәлә. Алар, инде унбер корабка төялеп, Казанга карап кузгалалар. Ноябрь башында экспедиция Казанга килеп җитә һәм, монда озак юанмыйча, Уфага таба юлга чыга.
Габделрахман да, Абдулла да болар турында белмиләр иде, әлбәттә. Шулай да кояш чыгышына таба бу кадәр көч баруы сискәндерде аларны, шомландырды.
Сүлпән генә урман эченә атладылар. Габделрахман мулла әйтүенә караганда, ерак та түгел тирән чокырда бик шәп чишмә бар, имеш.
Чокыр һич көтмәгәндә, кинәт пәйда булды – аяк асты, сизелеп, аска китә башлады. Бәхетләреннән, поши сукмагына тап булдылар. Урман пәһлеваннары, төшеп-менеп йөри торгач, текә битләүгә басмалар уеп бетергәннәр. Әнә ярсып-ыргып аккан суның ташларга бәрелеп шаулаганы да ишетелә инде. Алдан төшеп килүче Габделрахман, имәнгә төртелгәндәй, кисәк тукталды, уң кулын күтәрде, аннан, башын әле уңга, әле сулга кыйшайтып, чишмә буен күзәтә башлады.
Бүген аларга тынычлап сәйран кылу насыйп булмаган икән. Карый торгач күрделәр: чишмә буенда ниндидер бер сәләмә бәндә, суга иелеп, корымлы чиләк юып маташа. Кабат җиргә чүктеләр, тегене күздән яздырмый гына тынып калдылар. Шикле кеше исә аны-моны сизмәде, чиләген тутырып су алды да янәшә сукмакларның берсеннән яр өстенә менә башлады.
Сунарчылар бөтенләй җиргә сеңделәр. Ярый әле теге сукмак, бераз кыйгачлап, олы юлга таба сузыла икән. Ят кеше аны-моны аңышмый узып китте, лапылыкка күмелде.
– Тып-тыныч Зәй буйлары да бимазалыга әйләнде, – дип пышылдады Габделрахман шәкертенең колагына ук диярлек. – Без күчеп килгән елларда гына да кеше аягы басмаган җирләр иде югыйсә.
Сүзен әйтеп бетермәде, әлеге бәндә киткән якта ачыргаланып бала елаганы ишетелде.
– Качаклар! – Габделрахман аягына басты. – Бала-чагалары да бар икән. Әйдә, яннарына бараек әле, киңәшкә мохтаҗлардыр. Кышка каршы кузгалганнар бит, бахырлар. Җәйне көтәргә сабырлыклары калмагандыр инде.
Остазыннан калкурак, көчлерәк булса да, Абдулла каушап калды. Ни дип барырга инде чит-ят кешеләр янына? Аларның кем икәнен шайтан белгән. Юлбасарлар булып чыкса?! Алай да Габделрахманнан калышмады егет. Һәй, аларга кем тисен ди, үзләре белән җаннары да телләре генә.
Бәләкәй генә урман аланына чыгарак, Габделрахман мулла тагын туктап калды – шәкерте аңа килеп төртелде. Яфрагын коеп бетермәгән зелпе куагына ышыкланып, аландагыларны күзәтә башладылар. Урталыкта учак дөрли, аның тирәсендә ике дистә чамасы кеше кайнаша. Араларында хатын-кыз, бала-чагалар да бар. Киемнәре өзгәләнеп-таланып беткән, ирләрнең битләрен сакал-мыек баскан. Җитмәсә, күбесенең өс-башы җиңелчә, кайсылары хәтта заманында ак булган киез эшләпәдән. Ару-талчыгулары йөзләрендә, бөтен кыяфәтләрендә. Өлкәннәре сөйләшми, бала-чага исә ашарга даулап елаша. Төркемнән арттарак туарып ташланган ике арба, шулар янында бер ат утлап йөри.
Чишмәдән менүчесе учак янына җиткәч, андагылар җанланып, җиңелчә шаулашып алдылар. Көн шактый чиратып җибәрүгә карамастан, җитү чәчле башын берни белән дә капламаган таза буынлы ир-ат, тегенең каршына чыгып, су тулы чиләкне кулына алды, япьле казыклар кагып, учакка аркылы куелган каен күсәкнең бер башын күтәрде һәм ялкынга куйды. Сәләмә хатыннарның берсе иегән үлән өстенә җәелгән ат тиресеннән бер түтәрәм ит алып, аны чиләккә чумырды. Качаклар, ялкын өстендә янәшә торган корымлы ике чиләккә карап, кабат тын калдылар. Тик әлеге дә баягы, бер – чырыйлап, бер – тавышсыз үксеп, әнисе кочагына сыенган бала гына өзгәләнде:
– Инәй, дим, ашарга!
Абдулланың йөрәгенә нидер кадалгандай булды, остазы белән киңәшергә дип, кулын алга сузды. Әмма Габделрахман инде, урыныннан кузгалып, утка таба атлый иде.
Төркемдәге җитү чәчле егетләрнең берсе, ят кеше күренүгә, янәшәсендәге арбага ташланды, ниндидер алам-салам, төен-кәрҗиннәр астыннан сөңге тартып алды.
– Өрекмәгез, өрекмә! – диде Габделрахман, учакка якынаеп. – Юлбасар түгелбез, шулай ук патша йомышлылары белән дә уртагыбыз юк. Әссәламегаләйкем!
Качаклар бик сикереп төшми генә сәламне кабул иттеләр, тик шик-шөбһәләре бетмәве йөзләреннән, үз-үзләрен тотышларыннан сизелеп тора иде. Шулай да яннарына килүчеләрнең икәү генә икәнлекләрен һәм качкыннарны аулаучы солдатларга охшамаганнарын күргәч, бераз тынычлангандай булдылар.
– Шушы төбәктәге Тайсуган карьясенең имамы Габделрахман булабыз, – дип, учак янындагы муртайган төпкә утырды мулла. – Бу исә – минем шәкертем. Кай илләрдән буласыз вә кая таба юл тотасыз?
Барысы өчен дә җавапны чал сакал-мыеклы, эчкә баткан кып-кызыл күзеннән яшь килеп торган аксакал бирде:
– Без инде, мелла кем Габделрахман, төрле иләү халаеклары җыелдык монда. Бәгъзебез Олы Идел буеннан, бәгъзебез Зөядән үк. Чулман иделеннән дә бар. Кичү кальгасын урап узабыз дигәндә, юлбуар сарбазлар куа башлагач, үз кавемнәребезне югалтып, таралышып беттек. Күбебез шунда, карурман арасында үлеп калды. Җыелган кадәребез, бер сазлыкта атна-ун көн чамасы качып яткач, ары кузгалдык. Җәмгыбезгә ике ат калганые. Ачлык теңкәгә тигәч, аның да берсен чалдык менә…
– Кая дип бару соң?
– Ниятләвен Урал-тау ягына дип ниятләгәниек тә…
– Соңгарак калгансыз. – Габделрахман мескеннәрнең хәлләрен уртаклаша башлады. – Уралга җитә алмассыз, кыш басар. Җәй башында ук кузгаласыгыз калган.
Аксакал, алдындагы утка карап, байтак кына дәшми торды. Аннары яргаланган кул аркасы белән яшьле күзләрен сөртеп алды да:
– Быел купмаска диеп тордык та бит, мулла, кем, Габделрахман, чукынмаган кешегә илдә яшәргә калмады, – дип куйды.
– Чукынганнарын әйтмә, – дип, җиргә төкереп куйды теге яланбашлы. – Безнең Чулман иделе буендагы күрше авыллар, нәсарә диненә күчеп, агачтан чиркәү дә салып куйганнарые. Алай да башлары хәерчелектән чыкмады. Алагаемга талап торгач ни…
– Безнең Арча ягы арлары соң, – дип элеп алып китте йөзенең чуен карасын сакал-мыегы да каплый алмаган табак битле бәндә. – Үзләре түгел, бабаларының бабалары чукынган булган. Барыбер тарлыктан сабырлыклары төкәнде – шушы кояш чыгышы ягына качып киттеләр.
Аның сүзен бая олаудан сөңге алган качак куәтләде:
– Үз урысына игелек күрсәтмәгәнне ни. Беркөнне, кемнәр икәнен дә белмичә, авыллары кырыена куна туктаган урысларны күрдең ләбаса. Гаурәтләрен капларлык чүпрәкләреннән башка кием-салымнары гына да юк. Алай да бер чиләк тары юллап бирделәр, рәхмәт төшкерләре… Үз урысы шул хәлдә булганда, башкаларга ни сан?
Габделрахманга мондый зар-моң күптән таныш иде булса кирәк, ул, тамак кырып, сукранучыларны бүлдерәсе итте:
– Тарлык-золымлыкларга төшүчеләр бер сез генә түгел. Ил-җир белән килде афәт. Инде дә туган төбәгегездән купкансыз икән, кайда төпләнү хакында уйларга кирәк. Бүген-иртәгә кар төшәргә торганда ни. Кайда да булса тукталып, куышлар кору, базлар казу хәерле.
– Үзебезнең дә шулай мәслихәтләшү, ошбу чишмә буена нигезләнү уе ие дә, – дип, сүзнең җаен үз кулына алды аксакал, – анау сарбазлар котны алды бит әле. Чак чыгып өлгердек юлдан…
– Анысы рас, олы юл буе бу. – Габделрахман бастырып кына киңәшен дәвам итте: – Тагын да ыгы-зыгылыракка әйләнүе бар. Арырак – дала ягында – Оренбур дигән кала салмакчы, имеш, патша. Хәбәрләр хак булса, монда тынгы калмастыр. Бәс шулай икән, аулаграк төбәк сайлау мәслихәтрәк булмасмы?!
– Шулаен шулай да бит, мулла, кем Габделрахман, без бу якларны бөтенләй белмәйбез, – дип нәүмизләнде аксакал.
– Алайса, тыңлаң. – Габделрахман тагын да дәртләнеп китте. – Шушыннан кыйблага таба китсәгез, Сагышлы суына барып чыгарсыз. Ул Шушма елгасына алып төшәр. Сагышлы тамагында Нәдер дигән бер авыл булыр. Елга башыннан бер көнлек юл. Ул тарафта иркенлек, хөрлек. Тагын да мөһиме – тынычлык. Минем белүемчә, Шушма вә Шөгер суы буйларында төпләнүчеләрне түрәләр дә абайламады әле. Нәдергә җиткәч, Ураз намлы мулланы сорагыз, гозерегезне сүләгез. Ярдәмнәреннән ташламаслар. Шунысы бар: ат-арба белән үтә алмассыз анда.
– Атны барыбер суярга кала ла, – дип уфтанды кара татар. Күрәсең, соңгы ат аныкы иде.
– Ие, сез мөһаҗирләрнең ризык ягы да чамалы бит әле. – Мулла Абдуллага таба борылды. – Менә Баһадиршаһ бер капчык борай китереп китәр үзегезгә. Иске чикмән ише кием-салымнар да җыйнарбыз. Аллага тапшырып, иртәгә иртән кузгалырсыз.
Качакларның адашкан эт мисалындагы хәлләре, аларның йөзләрендәге нәүмизлек, өметсезлек сүзгә кушылмый гына бер читтә басып торган Абдулланы өнсез иткән иде. Алар өчен кабат монда килү генә түгел, тәмуг төбенә төшәргә дә әзер иде ул бу мизгелдә.
Икәүләп Тайсуганга таба атлаганда да сүз һаман шул мөһаҗирләр хакында, Олы Идел һәм Чулман иделе буендагы халаекларның мөшкел хәле турында барды. Остазының шунда әйткән бер сүзе бәгыренә мәңгелеккә сеңеп калды Абдулланың.
– Җитәсие ак патшаның үзенә, сүлисие халаекларның яман хәлен, төкәнмәс аһ-зарын, – дип сөйләнде Габделрахман, ярсып. – Шуларның барын белсә, ишетсә, тончыктырырые ул кан эчүче залимнәрне, җәллад түрәләрен!
Ярты көн буе сахрада йөрү, аннан, икегә бүленгән бер капчык борайны ат сыртына салып, кабат урманга бару гаять талчыктырган иде Абдулланы. Алай да йокысы йокы булмады, тәмам хәерчелеккә төшкән качакларны жәлләп, төн ката елап чыкты егет.
Икенче бүлек
Туган авылына кайтырга дип, чана юлы өзелгәнче үк кузгалды Абдулла. Шуның белән отты да. Боз көпшәкләнгәнче, Ыкны үтеп калды, аннан соң да шактый юл алырга өлгерде. Апрель башында исә юллар иртәнге якта да атлап булмас хәлгә килде. Нигә дисәң, инде төннәрен дә туңдырмый иде. Инде үзе дә тәмам талчыкты, сәфәргә дип алган икенче пар чабатасы да «чәчәк атты». Биштәрендә күн итеге бар барын. Әмма тәмам боламыкка әверелгән язгы юлдан күн итек белән түгел, көймәдә дә үтәрмен димә. Бигрәк тә чокырлар куркынычка әйләнде – алар тәмам зәңгәрләнде, менә-менә ярып җибәрәчәкләр дә, юлларында очраган барлык җанлы һәм җансыз нәрсәләрне Агыйделгә алып китәчәкләр иде. Юлда очраган беренче авылга тукталудан башка чара калмады.
Бик үк зур булмаган ярлы гына типтәр авылы иде бу Әҗем дигәннәре. Аның әле күптән түгел генә төпләнгәне күренеп тора. Йортлары яңа, тик бик кечкенәләр – дүртпочмаклылар гына. Өйаллары читәннән, бер генә калай яисә такта түбә күрмәссең – барысы да кабык башлы, – кыскасы, хәерчелекләре урамга ук чыккан. Мондый авылдан ат яллау турында уйлыйсы да юк.
Алай да хәлле генә кешегә тап булды Абдулла. Өйлә вакыты иде. Хуҗа аны ачык чырай белән каршылады:
– Бәрәкалла, мактап йөрисең икән, пешкән ашка килеп кердең, – дип кунакчылланды ул мосафирга, үзе, күрешергә дип, кәкрәеп каткан кулларын сузды. – Шушы Әҗем карьясенең Гарифҗан булам мин.
Абдулла үзенең шәкерт икәнен әйтте. Җәйгелеккә дип атасы Гали янына Карышбашка кайтып баруын сөйләп бирде. Карышбашны белми икән Гарифҗан. Уфадан ары, дигәч чамалады тагын.
– Сәфәрең ерак икән, олан, – дип куйды ул. – Юллар тәмам өзелде, берәр атна сабыр итми булдыра алмассыңдыр. Рәхим ит соң: өебез кысан булса да, күңелебез иркен.
Хуҗаның моңа кадәр почмак якта савыт-саба шалтыратып йөргән хатыны, шәүлә сыман тын гына чыгып, сәкедәге киндер ашъяулыкка буы чыгып торган агач табак куйды. Шулай ук тавышсыз гына өйалдына чыкты, аннан бер җамаяк катык күтәреп керде һәм әйрән тугларга тотынды. Гарифҗан исә, ишек катына килеп, зур корсаклы бакыр комганны кулына алды, янә Абдуллага эндәште:
– Кулларны чайкаек, булмаса.
Лакан өстендә юынып, агач чөйгә эленгән киндер тастымалга сөртенгәч, коштабакның ике ягына – сәке йөзлегенә утырдылар.
– Шәкерт кеше – галим кеше инде ул. – Гарифҗан тезенә җитеп торган киндер күлмәгенең җиңнәрен сызганды, кунагы алдына зур гына чаган кашык куйды. – Ил-җирдә ни хәбәрләр бар?
– Шөкер, бездә, ягъни Зәй буйларында, әлегә иминлек. – Абдулла, кашыгын алып, суынып килгән тары боткасына үрелде. – Иген игеп, мал асрап тереклек итеп ятулары.
– Ай-һай, имин үк микән, – дип, шөбһәсен белдерде Гарифҗан, авызындагы боткасын әвәләп. – Үзем күрмәдем күрүен. Мәгәр көзен Уфага таба яу узган, дип сүлиләр бездә.
– Анысын бән үз күзләрем берлә күрдем күрүен. – Абдулла калын гына арыш ипие телемен урталай сындырды. – Узды да тынды бугай ул. Уфа ягыннан бернинди дә ыгы-зыгы ишетелми сыман.
– Ишетелер төсле шул, кем, Абдулла. – Хуҗа, сүзен бүлеп, хатынына кычкырды. – Кая, әйрәнең буламы, ботка тамактан төшми монда. Ишетелгәли дә инде. Янарал ягындагы шулкадәр зур чирү тикмәгә дисеңме?! Әле тагын да киләчәкләр, имеш. «Оренбург походы» дип аталган бу яу безнең тарафларда яшәүче халаекларга тагын да тарлыклар, авырлыклар, яңадан-яңа җыемнар алып киләчәк, дип әйтәләр. Ур тамагына кала корып, безнең хөр җирләремезнең артына төшмәкчеләр, ди. Берәүне дә беркая чыгармыйча, авызлыклап алырга уйлыйлар икән. Менә бит хикмәт нәрсәдә, кем, Абдулла. Бөтен ил-җиргә чиркәүләр салмакчылар, имеш.
Үз сүзләреннән үзе шикләнеп калгандай булды Гарифҗан. Эре сөякле гәүдәсе ничектер бөреште, төссез күзләрендә куркыну чагылып үтте, калын иреннәре калтырагандай булды.
– Сүз бозау имезер, дигәннәр картлар. Барысы да коры сүз генә бит әле, – дип юатты аны кунак.
– Сүз генә түгел шул, шәкерт. – Ул арада әлеге сүзсез хатын ике җамаяк белән әйрән чыгарып куйды, әңгәмә киселде. Беравык тын гына ашадылар. – Сүз генә булмаска охшый шул, кем, Абдулла. Әлеге кем, Нугай юлының Теләкәй-Куб вулысы ыстаршинасы Тукчура Әлмәков теге заманда Тәфтиләү морзаны Петербурга озатып барган да шунда байтакка торып калган икән. Шул Тукчура пайтәхеттә нимәләрдер ишеткән һәм, эшне озын-озакка сузмыйча, Килмәк абызга хат язып салган: «Бөтен Башкорт илендәге чиста бодайны, бакра һәм күлчәдән аерып, әйбәтләп саклагыз, саламын яндырыгыз. Дүрт ат та язгы чәчүгә әзер булсын», – дигән.
– Кеше кешегә ни язмас…
– Һе, аңламадың, алайса, – дип кыза төште Гарифҗан. – Бу бит башкорт җирләрендә яшәүче бөтен халаекка хәбәр инде: сафларыгызны ныгытыгыз һәм дүрт юлда да яуга әзерләнегез, дигәне.
– Әлеге чирүнең уе яманлыкта дисеңме? Кала салу бит әле әшәкелек дигән сүз түгел.
– Мин әйтмим, тиле, халык әйтә. – Гарифҗан тагын да ярсый төште, кашыгын куеп, әйрән уртлап алды. – Тукчураны юкка шикләнгән дисеңме син, әй?! Шикләнер, бар… Әлеге Кирилыф дигәне узган көз Уфага килү белән типтәрләрнең санын алдырган. Безнең сыман монда килеп, башкортлардан җир алучы татар-чуашлар, чирмеш-арлар, ягъни типтәр дигән халык утыз меңләп икән хәзер. Түрә әле моның белән генә дә калмаган: башкортларны ырулары һәм вулыслары буенча барлаткан. Боларны юкка гына эшләткән дисеңме син аны? Көт, булыр тиккә! Биремнәр артачак, дигән сүз бу, кем, Абдулла. Өстәвенә чукындыручыларга әзер исемлек.
– Бу хәлләргә халаеклар ни ди икән соң?
Гарифҗан соңгы кашык боткасын кабып куйды, тагын әйрән уртлады һәм бик тырышып кашыгын яларга тотынды, шул арада сүзен дәвам итәргә дә өлгерде:
– Хафага калган аксакаллар Кирилыф җәнапларына хат язганнар, үзе берлә сүзләшү өчен, йөрекчеләр җибәргәннәр. Мәгәр түрә аларны тыңлап та тормаган, куалап чыгарган. Шуннан инде Килмәк абыз үзе чарасына керешкән: Бәпәнәй мулла, Сәетбай, Рисәнбай ыстаршиналарны, Күчәнбай батырны, Казан өязе качкыны Әминне вә башкаларны җыеп сүләшкән. Хәл катмарланган: «йә ил, йә яу» дигән мәсьәлә килеп баскан.
– Шулай укмыни?
– Алай гына да түгел шул, шәкерт. – Гарифҗан, түгәрәкләп кыркылган сакалын буйый-буйый, табакны яларга тотынды. – Әле күптән түгел Килмәк абыз, Бәпәнәй мулла, Акай белән Көчек батыр вә башкалар изге Газый мәчетенә җыелганнар. Намаздан соң Тәфтиләү морзага илчеләр җибәргәннәр болар, патша йомышлыларының Оренбург каласын салудан ваз кичүләрен таләп иткәннәр. Илчеләрне кулга алдырган Тәфтиләү җыенда катнашучыларны тотып бирүчеләргә кафтанлык тукыма вәгъдә иткән. Шуннан инде Акай батыр хат белән Казанга, губернатор янына ук киткән. Башкалары исә, Тәфтиләүдән зарланып, Кирилыф катына килгәннәр. Аларын да тотып яптырмакчы булган түрә. Тик гауга чыгудан гына шүрләп калган… Ярый, бер дога. Әлхәмделиллаһи…
Аштан соң кунакка дип сәкегә урын салды Гарифҗан. Ләкин ул сөйләгәннәр Абдулланың тынгылыгын алганнар иде. Егет ындыр артындагы инеш буена чыкты, җиләнен һәм тирәли бүреген салып, аларны яңа борынлап килгән үлән өстенә ыргытты да үзе шулар янына чүкте, ярсып-үкереп аккан кар суына карап уйга калды… Дөньяны бик гади һәм беркатлы итеп күз алдына китерә иде бит ул. Җирдә кешеләр яши, алар иген игә, маллар үрчетә. Галим-голәмә, мулла-мунтагай булмакчылары мәдрәсәләрдә укый, аннан инде вәгазь сөйләп көн күрә. Ә, әйе, алардан тыш патшалар вә аларның наибләре бар икән тагын. Тик алары каядыр еракта, пайтәхеттә. Патшалар кәеф-сафа сөрә, бал-май эчендә йөзә, халык исә, алар рәхәттә яшәсен өчен, ясак түли. Менә шул. Дөрес, атасының ниндидер яулар, Алдар-Күчем болалары хакында сөйләгәне бар барын. Тик алары да Камыр батыр, төрле аждаһалар турындагы әкиятләр белән бер иде шул әле Абдуллага, күңел юаткыч бер хикәят кенә иде. Баксаң, әллә ниләр бар икән бу дөньяда: ил-җир басып алулар, талау, үтерүләр, халаекларны кысулар, аларның иркен томалап куюлар, ниндидер калалар, заводлар, чиркәүләр салып, кешеләргә җәфа китерүләр, хәтта ки бәндәләрне көчләп үз диннәреннән яздырулар, тагы әллә нәрсәләр. Шулар барысы бергә «сугыш» дип аталган суешлар китереп чыгара икән. Кызык, шундыен орыш була калса, Абдуллага да кагылыр микән ул, әллә читләтеп үтәрме аны? Кагыла калганда, кем ягына басып сугышыр Абдулла? Халык ягында, билгеле. Ләкин аларның каршы яктагылары да халык лабаса. Алары да күктән төшмәгән, җир асты патшалыгыннан чыкмаган. Патша ягындагыларның да һәммәсе түрә дә алпавыт түгел лә. Әнә ич, картлар сөйләгәнгә караганда, аның ата-бабалары – мишәрләр – гел патша яклап сугыша торган булганнар. Димәк ки, аның да урыны патша гаскәрләре рәтендә. Кулы барырмы аның, әйтик, шушы Гарифҗанга ук атарга? Юк, Абдулланың патша чирүендә буласы килми. Ошбу Гарифҗаннар, Килмәк абызлар якынрак аңа. Уф, буталып бетәрсең монда… Кинәт ул үзен акбүз атка атланган яу башлыгы итеп тойды. Кулында булат кылыч та тимер чукмар, аркасында яны[3 - Ян – җәя.] -садагы. Менә ул гайрәт белән дошманнары өстенә ташланды, ниндидер Тәфтиләүнең башын чабып төшерде…
Әллә ярсып аккан елга, әллә язгы кояшлы көн, әллә инде Гарифҗан сөйләгән вәсвәсәле сүзләр, чыннан да, аның күңелен җилкеткән иде. Йөрәге никтер ярсый, каядыр ашкына, дулый, егетне көрәш кырына әйди. Шул халәтенә чыдый алмый урыныннан сикереп торды да сүзчән йорт хуҗасы Гарифҗан янына ашыкты.
Ул кайтып кергәндә, Гарифҗан туры түшәм астында каен киртәсе каезлап маташа иде. Аягы астында күгәреп беткән ике сөңге ята, саплары мурып-череп беткән. Төшенде Абдулла: хуҗа кеше сөңгеләренә яңа саплар әмәлли иде.
– Кайттыңмы, шәкерт? – дип каршылады аны Гарифҗан. – Ә мин менә үземә эш таптым әле.
– Кирәк булырлар дисеңме?
– Яу була калса, берәүне дә читләтеп узмаячак: теге яккамы, бу яккамы кушылырга мәҗбүр итәчәк. Безнең әҗемнәр болачылар ягына чыкмакчылар.
Абдулла икенче балта сорап алды һәм саплыкларның икенчесен каезлый башлады. Гаҗәп, эш дигәнең, кан коюлы корал ясауга карамастан, җанны тынычландыра иде. Шуңа күңеле булып, егет хуҗаның сөңгеләрен дә саплашты, абзардан тирес тә чыгарышты, чоланның череп беткән түбәсен яңа кабык белән ябышты. Шулай итеп, биш-алты көн үтеп тә китте.