banner banner banner
Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…
Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…

скачать книгу бесплатно


– Дөрес эшлисең, – ди. – Кибет витаминын шәһәр малайлары ашасын әнә. Кузгалак барында бер кырыйда торсыннар.

Кузгалак белән какының кимен куймыйбыз анысы, очраса, сыпыртабыз гына…

– Аша, энекәш, яшь чакта ашап кал, – ди Зөфәр абый һәм шаярткандай итеп өстәп куя: – Ашаган малда өмет бар. Әтиең күк зур гәүдәле, таза булып үсәр-сең.

«Үскәч тә ашасаң нәрсә була, нигә яшь чакта гына?» дип сорамакчы идем дә, тыелып калдым. Ул шулай ачылып, шаярткалап сөйләшә башласа, миңа нигәдер читен булып китә. Шундый чакта күзләре турында сорашудан үземне чак кына тыеп калам. Казан врачлары да ярдәм итә алмасмы? Бәлки, Мәскәүгә үк барырга кирәктер?.. Авылның теләсә кайсы малае аңа үзенең бер күзен бирергә риза булыр иде.

– Көннәр бигрәк матур тора, шуңа шатланып туярлык түгел бит әле, – дип, җиңел сулап куя Зөфәр абый, уйларымны бүлеп.

– Әйе, кыздыра-а-а, – дип әйтүдән башка сүз тапмыйм, югалып калам.

– Кыздырсын, энекәш, кыздырсын. Үз вакытында анысы да кирәк. Яңгыр да яумаса, кояш та кыздырмаса, ул нинди җәй була тагы?

– Печәнгә әйбәт инде, – дип куям, сүзне туктатмаска теләп.

– Печәнгә дә әйбәт, игеннәргә тагы да шәбрәк. Быел башаклар нинди эре, шаулап утыруларын ишетү үзе бер рәхәт.

– Арышлар өлгергән инде, сап-сары булып утыралар.

Җай чыгудан файдаланып, Зөфәр абыйга арышның нинди төстә булуын хәбәр итәргә ашыгуым, янәсе.

– Сары гынамы соң, гәрәбә ул, энем, гәрәбәдәй булып өлгергәннәр. Шулай да бераз соңарды быел. Узган ел бу вакытта арышны суктырып бетерә язганнар иде.

– Әйе, – дим, – яңгыр яуды да яуды бит. Сабан туеннан башланган иде…

– Ничава, соң түгел әле, өлгерер. Бодае да өлгерер, арпасы да… Уңыш менә дигән булыр быел. Аннан туйлар башланыр…

Соңгы сүзләрен әйткәндә, үзе дә сизмәстән килеп чыкты булса кирәк, Зөфәр абый ничектер суза төште, кинәт тавышы үзгәреп китте. Ул сүзләрне Зөфәр абый түгел, каршыдагы юкә үрентеләре артына посып, безне тыңлап торган өченче берәү әйткән диярсең. Шунда икебез дә тынып калганбыз. Миңа бу тынлык ошамый, сөйләшүне яңадан дәвам иттереп, тизрәк җанландырып җибәрәсе иде. Ләкин башка – юньле уй, телгә бер рәтле сүз килми. Шунда көтмәгәндә моңарчы тавышсыз-тынсыз торган юкә яфраклары лепердәшеп куйды.

– Җиләс… күләгәдә, – дип, ярым-йорты ике сүз әйтеп ташладым, әмма нәрсә әйтергә теләгәнемне үзем дә төшенеп бетмәгәнгә уңайсызланып калдым.

– Сүз югында сүз булсын дисең инде, алайса, ә? Өч көн торгач, исәнме, кодагый…

Зөфәр абый кинәт җанланып китте, мине, ишарәләп, үзе янына чакырды:

– Менә кил әле, син бәләкәй малай түгел бит инде, – диде. – Дөресен генә әйт, син мине берөзлексез жәллисең бит, иеме?.. Күзгә карап әйт шуны, егетләрчә, дөресен әйт. Ялганламый гына…

Шунда мин гомеремдә беренче тапкыр Зөфәр абыйга текәлеп карадым. Дөресрәге, карамый булдыра алмадым. Ул минем белән үз итеп, олы иптәш итеп сөйләшергә җыена төсле иде.

– Йә, әйт, дөресен әйт, энем. Кәефен кырырмын дип уйлама. Ихлас булмаган сөйләшүләрдән гарык инде мин. Хет син дөресен сөйлә! Барысы да мине бер мескен, язмыш тарафыннан кыерсытылган кеше итеп сөйләшәләр. «Зөфәр энем», «Зөфәр абый», янәсе, үз итәләр… Ә нәрсә өчен, гармун уйнаган өченме?.. Түгел! Алар кызганалар мине, жәллиләр. Менә шундый булган өчен…

Колаклары, бит урталары алсулана төшеп, Зөфәр абый сизелер-сизелмәс кенә калтырана да башлаган иде. Ә күзләре энҗе бөртекләредәй кинәт елкылдап китте. Менә-менә үзләренә җан керер кебек. Тагы бер генә, тагын бер генә мизгел кирәк тә бит… Әмма ул мизгел килми, һаман көттерә. Их, сихерче булсаң икән дә менә хәзер табигатьнең шушы гүзәл почмагында шифалы сулышыңны өрсәң икән… Күзләр һаман бер ноктага текәлгән, дөнья картасындагы җир ярымшарларыдай мәгънәле дә үзләре. Ләкин…

– Ә минем, – диде ул, бераз тынычлана төшкәч, – кызгандырасым килми. Кешедә күзләр генәмени соң?! Мине аз күрә, аз аңлый дип уйлыйлармы? Маңгай күзләреннән тыш күңел күзе дә булырга мөмкин бит әле кешедә. Нигә шуны оныталар?..

Зөфәр абый турында бар белгәнем бер-бер артлы күз алдымнан уза. Айлы кичләр, кичке уеннар… Ул гармунын тартып җибәргәндә, без – уен-көлкедән, шуклыктан туймас малайлар шым кала идек. Вак ташлар арасыннан аккан инеш челтерәве, пар өянке яфраклары кыштырдавы кушыла ул көйләргә. Тау итәгеннән бәреп чыккан чишмә тавышы, йолдызларның кичке җемелдәве моң булып ага, каз үләне өстендә яңа мөлдерәп килгән чык бөртекләре ай нурларында коена. Ә ул уйный… Зөфәр абый уйный. Имән түмәре өстенә утырган да, башын кыңгыр салып, моңлы күзләрен йолдызларга текәгән. Уйный. Бармаклары басканнан түгел, гүя гармун телләре үзләре биеп тора. Көн дә шулай: ул уйный, ә кыз-кыркын, егетләр өздереп бииләр, җырлыйлар. Җырлап-биеп туймыйлар, уен-көлке белән күңел ачалар… Яшьләр соң гына таралыша башлый. Шунда гына Зөфәр абый урыныннан кузгала, менә тагы бер кич узды дигәндәй, тирән сулыш ала, көрсенгәндәй итә һәм, гармунын култык астына кыстырып, салмак адымнар белән читән буйлап салынган сукмактан үз тыкрыкларына кереп югала. Ул ни өчендер үзен озатканны, үзенә юлдаш булганны өнәп бетерми.

Ә өйләрен, тәрәзә йөзләрен, капкаларын ничек бизәкләде, нинди зәвык белән йорт җиткерде алар Салих җизни белән. Төсләрне тоймаган кеше шулай кора аламы каралты-кураны?! Зөфәр абыйның өй каршындагы бакчаларында алты-җиде төрле роза гөле үстерүе дә бөтен авылга билгеле иде. Агы бар, ал, кызыл чәчәклеләре. Шулар арасында кара чәчәкләр… Ходаем, кара чәчәк тә була микәнни?! Чәчәккә нигә андый төс?.. Хәтергә куркыныч бер саташу, төш булып кереп калган ул кара чәчәкләр. Өн идеме, әллә төш кенә идеме соң? Ал, кызыл, ак розалар арасында утырган кара чәчәкләр әле дә күз алдымда.

Тирә-як басуларны, урманны, авылны һәм авылдашларын ихлас ярата, үз итә иде Зөфәр абый. Шәһәргә китеп, еллар буе югалып торучыларны да әллә каян, аяк атлавыннан, сулышыннан ук танып ала бит ул. Якынлашып җитәргә өлгермисең: «Үсеп буламы, кем, энекәш?» – дип, башлап сәлам бирә. Кичке уеннарда кем кемгә каршы китереп басканны, кемнең кем белән парлашып биегәнен үтә күрүе, кәефе булганда, берәр кызык әйтеп, биючеләрне дәртләндереп җибәрүләре турында әйткән дә юк…

Түзмәдем: «Зөфәр абый, син үзең дә белмисең, син… син шундый әйбәт, шуңа яраталар сине. Алдамый, беркем дә алдамый… Яраталар, Зөфәр абый», – дип, төче сүзләр сөйли башлаганымны сизми дә калдым.

– Эне-ем, – диде ул, сузып кына, – алдакчы да түгелсеңдер, бәлки. Әйбәт малай син. Шулай да дөресен сөйләмисең. Күз алдына да китерә алмыйсыз шул сез Зөфәрне кызганыч түгел итеп. Кызганыч түгел! Беләсең килсә, мин бәхетле дә әле. Аңлыйсыңмы, бәхетле мин. Шушы хәлемдә дә йөз ел, Ходай кушса, мең ел яшәр идем, рәхәтләнеп яшәр идем. Барыбер туймас идем бу якты дөньядан!..

Мин аның соңгы сүзләрен әле соңрак та бик күп тапкырлар кайтып-кайтып искә алдым. Алар хакында күп тапкырлар уйланганым булды. Әйе, «якты дөнья» диде ич!.. Ул аның яктылыгын, матурлыгын белеп, тоеп, шуңарга куанып яши икән ләбаса. Әмма ул чакта шундук сорау бирергә ашыкканмын:

– Алай булгач, нигә соң үзең гел моңлы җырлар, кайгылы, бәхетсез кешеләр җырлый торган озын көйләр яратасың?

Бу сорау үземә шунда ук ошап та куйды. Моңарчы әйтелгән сүзләремнең иң урынлысы булып тоелды ул.

– Нигә моңлы көйләр генә булсын? Инеш буена төшкәнең бар ич, кичләр буе бию көйләре, шаян такмаклар уйныйм лабаса. Әллә син дә җиткән кызлар түшенә май коңгызы ташлаудан башканы белмисең инде?..

Ул шулай сөйли сөйләвен, шаярткандай итә. Сизмиләр дип беләме, бию көе уйнаганда да әллә каян ук күренеп тора ич аның күңелендә такмак кайгысы булмавы. Моңланмаган кеше бию көен уйнаганда шулай озын тартамы гармун күреген?!

– Юк, Зөфәр абый, – әздән генә «күзем чыкмаган ич» дип әйтеп ташламадым, – әллә белмиләр дисеңме? Малайлар гына дип уйлыйсыңмы? Күңелеңдә нидер бар, ниндидер авырлык бар синең. Үзең менә, әйбәт малай, дисең, дөресен әйт, дисең, нигә соң үзең ачылмыйсың?..

Шунда аның үз итеп, малай итеп түгел, үзенә тиң итеп карый башлаганын тойдым. Эре-эре кан тамырлары беленеп торган, кояшта каралган кулы белән җилкәгә кагылгандай итте дә сүз башлады:

– Моңлану бәхетсезлек билгесе булмас, энем. Күңелендә моң, тынгысызлык булса – ул кеше бәхетсез, мескен дигән сүз түгел әле. Бәлки, бар нәрсәдән элек безне шул моңлана белү, олы кичерешләрдә яши белү кеше итәдер. Яхшыны үз итәргә, матурлыкны яратырга өйрәтәдер дә әле ул моң дигәннәре, кем белә. Күңелендә олы бер хис, моң булмаган һәм ярата белмәгән кешегә яшим дип тә торасы юк. Яшәсәң дә, ямьсездер андый тормыш.

– Нәрсә, әллә син дә яратасыңмы? – дип ычкындырганымны абайламый калдым. Чынлап та гаҗәп, бик гаҗәп тоелды миңа аның сүзләре. Болары инде иң тәрбиясез, иң урынсыз сүзләрем булгандыр. Әмма ул чакта нигәдер шуны тоймаганмын. Зөфәр абый да аны-моны сиздермәгән. Күп еллар үткәч, менә хәзер генә аңлыйм: ул сорау аның болай да яралы йөрәгенә хәнҗәр булып кадалгандыр…

– Шулай ук гаҗәпмени? Зөфәр абыеңның кемнедер яратуы сәер тоела инде, ә?.. – диде ул, аны-моны сиздерми генә.

– Сәер түгел дә бит…

– Сиңа шул гына җитмәгән дисеңме?.. Юк шул, җитмәгән! Гаҗәпсенсәң гаҗәпсен, энем, беркемгә әйтми, хәтта аның үзенә дә сиздерми генә… өзелеп, бөтен җанымны бирердәй булып… Кемне диген әле, авылның беренче гүзәлен, иң сылуын…

Уйламаганда шулай чишелеп китүенә соңыннан үкендеме икән, ләкин ул чакны серен уртаклашудан Зөфәр абыйга җиңелрәк булып киткәндер төсле иде. Хәтергә бары бер күренеш уелып калган: ул, нидер эзләгәндәй, капшый-капшый, янәшәдә генә үскән тузганакка үрелде. Бармакларының җиңелчә кагылуыннан ук тузганак таҗлары һавага очып бетте. Ләкин Зөфәр абый моны сизмәде, шәрә тузганакны кулына алып, бармак очларында бөтерә-бөтерә өреп уйнады. Рәхәт тапты кебек ул үзенең әлеге шөгыленнән. Күңелемнән генә Зөфәр абыйның «сылу» дип әйткәнен эзли идем… Кем икән? Күз алдымнан бер-бер артлы авылның буй җиткән кызларын уздырам. Тик берсенә дә туктала алмадым. Сылулар бит санаулы гына була, булганнарының да озатып йөргән егетләре бар. Бу мәсьәләдә үсмер малайлардан да мәгълүматлырак кеше юктыр ул авылда. Ә менә кичләр буе янында бөтерелсәк тә, Зөфәр абыйның кемгәдер күңел атуын башыбызга да китереп карамаганбыз. Сорасам да, аның кем икәнлеген әйтмәсен беләм, югыйсә, шулай да түзелмәгән. Авылыбызның буй җиткән, чибәрлекләре ташып торган кызлары исемен саный башлаганмын: «Миңлегөл, Нурзидә, Сөмбел, Айсылу…» Туры китергән булсам, ничек тә сиздерми калмас иде, җиде-сигез исем атадым. Икеләнеп тә тормастан, барысына да юк дип баш чайкап торды Зөфәр абый. Гаҗәпсенүемне яшерә алмаганмын…

– Авылның беренче кызы дигән идең… Берәр кунак кызымы соң әллә үзе?..

– Юк, эзләп азапланма, якын да килмәдең.

– Нигә килмәсен, сылу дисең ич. Кичке уеннарга йөриме соң ул?

– Йөрмәсә, мин каян белим ди…

– Бии дәме?

– Ничек кенә әле… Инеш буен гына түгел, йөрәкләрне дер селкетә аның биюләре. Ирексездән гармун елый башлый, йолдызлар атыла, энем, ул әйттергәндә.

– Ә кем белән бии соң ул?

– Парлап бии, энем, парлап… – диде ул һәм тагы нидер әйтергә дип ачкан авызын ябып туктап калды. Тирән сулыш алганнан соң, инде бөтенләй бүтән иде аның тавышы. – Кара, хитри-митри булып чыктың бит әле син, бөтенесен сөйләтеп бетермәкче…

Үземә күрә Зөфәр абыйның хәленә керүем булгандыр, әллә ни уйлап тормастан, сүз башлаганмын. Тынлык һәм берни дә сөйләшмәү бар нәрсәдән дә авыр, куркыныч кебек иде шул минутта.

– Зөфәр абый, – дидем, – исемен дә сорамыйм. Әйтмә! Шуны гына әйт син: «сылу»лыгы, «авылда беренче»леге нигә аның?.. Аларның болай да җегете күп була бит. Парлап бии дисең әнә… Нәрсәгә сиңа чибәр?

– Син җыр яратасыңмы? – дип сорап куйды ул уйламаган җирдән. Мин аны шаярта дип торам.

– Кайсын ничек… Яратканын яратам. Яратмаганын – юк.

– Барыбер түгелмени?

– Көе дә, сүзе дә җүнле булмаса, нәмәрсәсен яратасың…

– Ә җүнлесе ничек була, аның җүнле икәнен каян беләсең?

– Тыңлавы рәхәт булса, җырлыйсы килеп торса, яратасың инде. Болай да билгеле бит.

– Билгелесен билгеле, дөрес әйтәсең. Тик шуны аңламыйм: син дә җырны күрмисеңдер ич, ә ярата аласың… Яратам, дисең. Күңелеңә үз булганга, якын, кадерле булганга, шулай бит!

Аны мин шулкадәр бирелеп тыңлый идем, бүлдереп ниндидер сүз әйтү түгел, борын тартып кую, хәтта керфек кагу да олы гөнаһ, төзәтә алмаслык зур ялгышлык булыр сыман тоелды. Шуны аңлагандай, ул туктамады, дәвам итте. Аның соңгы сүзләрен яхшы хәтерлим, алар сүзгә-сүз күңелгә сеңеп калган: «Матур җыр, диләр, моңлы көй, диләр… Маңгай күзләре белән түгел, күңел белән, бөтен җан, рух белән яраталар җырны… Кызларны да шулай ярату мөмкиндер ләбаса. Алай гына түгел, дөньяны, туган авылны, кешеләрне шулай яратырга кирәк. Мәхәббәтсез, яратусыз яшәп булмый. Ә яраткан, ярата алган кеше кызганыч та, бәхетсез дә була алмый ул, энем…»

Каршымда гына ниндидер томанлы пәрдә эленеп торган да менә хәзер генә, шул минутта гына күтәрелгән диярсең… Ул сүзләр күзләремне, күзне генә түгел, җанымны, күңелне ачып җибәргәндәй итте. Инде көн кичкә авышкан булса да, без утырган аланлык, аланлык кынамы соң, бөтен тирә-як тагы да яктырып, сафланып киткән кебек. Ә күк йөзе шундый чиста, исең китәрлек сихри төскә – аксыл-зәңгәр төскә кергән. Җиләсләнә төшкән. Кошларга җан иңгән. Яфраклар, әле генә күрешкәндәй, үзара серләшеп-лепердәшеп туймый. Зәңгәрсу рәшә өстендә салават күперенең барлык төсен үзләренә алган күбәләкләр уйный. Куак төбендә чабылмыйча калган үләннәр тагы да яшәрә, чәчәкләрнең таҗлары җетеләнә төшкән. Бал кортлары, төклетуралар бии-безелдәшә.

Мин әйләнә-тирәнең матурлыгына хәйран калып торган арада, урыныннан кубып, бәрән себеркесенә юкә һәм өрәңге үрентеләре җыя башлаган иде инде Зөфәр абый. Сизелер-сизелмәс кенә аның тавышы ишетелеп китә, ул тагы баягы җырны көйли, һаман өзгәләнә:

Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы…

    Кече Кирмән
    1986

Бары тик беренче

Колга башында, мәйданны сискәндереп, әтәч кычкырып җибәрде. Калкулыкның иң югары ноктасына менеп баскан малайлар фуражкаларын чөеп сикергәләргә тотынды: «Атлар килә, атла-а-ар…». Чабыш атлары килгән якка мәйдан сөрлегеп куйды. Халык гөжләргә кереште, ыгы-зыгы килде – аягүрә басып, үрелә-үрелә, үзәнлектән тугайга таба сузылган юлны күзәттеләр. Яшь-җилкенчәк сабырсызланып тау битенә таба йөгереште. Алдан килгән атны һәркемнең беренче булып күрәсе килә иде.

– Нигә шаулашырга?! Чемпионга җиткән ат тумаган ич әле… – дип, канәгать кенә елмаеп куйды кызыл бәрхет белән ябылган өстәл артына утырган ир-атларның берсе. Үз көенә тыныч кына кымыз капкалап утырган бу кеше чабышкы атлары белән дан тоткан ызандаш, күрше колхоз рәисе Мостафа Фәләхов иде. Шуңадыр аның белән сүз көрәштерергә кыючы булмады.

– Шулайдыр, Чемпионга җиткән булмас, – дип кенә куйды арадан кемдер.

Үз атлары белән мактанып туймаган, үз атларын мактаганны сәгатьләр буена да тыңлап торырга әзер булган рәискә шул җитә калды. Тагы бер мәртәбә йотып алгач, күбекләнеп торган кымыз тулы стаканын читкәрәк куеп, бик җитди сүз әйтергә җыенганын белгерткәндәй, ул, көрәк кадәр уч төпләрен бер-берсенә ышкып, урыныннан торды.

– Чемпионны өстерәп йөрмәгәндә дә ярар иде, район Сабантуе алдыннан бер җилләнеп кайтсын гына дидек. – Үзенә кушылучы, аның сүзләрен җөпләп ни дә булса әйтүче булмагач, ул кулын гына селтәде дә янә иркенләп урынына утырды. – Атларда ни аңлыйсыз соң сез?! Атны сайлый һәм карый белергә кирәк шул аны… Яратырга кирәк…

Аның белән килешми хәле юк иде берәүнең дә, Фәләховка «ат җене кагылган»лыгын яхшы беләләр ич. Баш кагудан битәр нинди чараң булсын.

Офыкта бермәл тузан гына эленеп торды. Ә бераздан шул тузан өермәсе алдыннан коштай очып килгән ике ат шәйләнде. Мәйданда янә җанлану көчәйде.

– Син, кем, Мостафа энем, ашыкма әле, – дип бер-бер артлы урыннарыннан күтәрелде моңарчы янәшәдә ипле генә тамак кырып утырган Нурлы Алан аксакаллары.

– Чебешне, ни бит аны, көз көне саныйлар түгелме?.. – дип мыгырданып алды тагы кайсыдыр.

Фәләховның исә үз-үзенә ышанычы шул дәрәҗәдә көчле иде ки, хәтта ул урыныннан да кузгалмады, өстәл читенә ике кулын җәеп куйган көйгә киерелә төшеп, шаркылдап көлеп җибәрде:

– Сез нәрсә, акылыгыздамы? Тирә-якта минем Чемпион белән сүз көрәштерерлек чабышкы бар дип беләсезме?.. Кеше көлдермәгез!

– Урындыкка ябышмагансыңдыр ич, Фәләхов энем, син аны үзең торып кара.

– Торып карыйсыңмы, ятып карыйсыңмы, беренче дигәч беренче инде, сезнең кырыкмышларга гына уздырмыйбыз анысы, – дип сөйләнә-сөйләнә булса да, аягүрә торып басмый чарасы калмаган иде аның.

– «Кырыкмыш» дисең инде, алайса…

– Күләгәсе ич, Чемпионның күләгәсе, – дип кычкырып җибәрде Фәләхов. Үзе җитәкләгән колхоз чабышкыларына ышанычы чиксез-чамасыз иде шул аның. Ләкин шундук, тынычсызлана төшеп, ирексездән куллары белән кесәсен капшарга кереште – күзлеген эзләде.

Мәйданга таба чынлап та ике ат якынлашып килә иде. Берсе, әлбәттә, күрше колхоз чабышкысы Чемпион. Ә аның белән янәшәдә, күләгә сыман ияреп, җыйнак кына гәүдәле икенче бер ат элдерә. Җайдаклары күренми дә диярлек, төшеп калганнармыни – атларының ялына сеңгәннәр.

– Чемпион, Чем… пи-он… – дип, йөрәк авазларын чыгарып кычкырып җибәрде Фәләхов, үз-үзен белешмәстән.

Хуҗасының тавышын ишетүдәнме, Чемпион, башын суза төшеп, алга ыргылды. Аның озын сыйраклары бер атлаганда ким дигәндә тәртә буе җир элдерә ич. Каеш белән кысып буылган сыман ялтырап торган тыгыз билләре дисеңме, канат сыман җилдә җилфердәгән ялларымы, сыртның дәвамы сыман дугаланып үрә баскан койрыкмы – Чемпионның исеме генә түгел, килеш-килбәтенә һәм һәр хәрәкәтенә кадәр мәһабәт, көязлектән гыйбарәт иде. Шундый чабышкыга тиң табылган дисәләр дә ышанасы килмәс.

Мостафа Фәләхов ышанмый да ышанмый инде. Чабышкысының бераз алгарак чыгуы булды, шундук авызлары ерылып китте, күзләре елтырарга тотынды. Шатлыгыннан нишләргә белмичә, әнә кулын болгый-болгый бер урында таптана, ул да түгел, сабый сыман сикергәләп тә ала. Чәчләренә чал төшкән адәм димәссең. Шул мизгелдә аты урынына үзе торып йөгерергә әзер иде ул.

– Әйдә, әйдә җаныкаем, аз гына калды, түз… Чем-пи-он… – дип сөйләнә ул һаман үзалдына. Каршысына очып килгән чабышкы да үзен ишетәдер кебек тоела иде, ахры, аңа. Ишетү генәме, аның йөрәк тибешенә, сулышына тикле тоемлый торган иде атлары. Әлегәчә сынатканнары булмады.

Әнә инеш аркылы чыгасы да аннан күз ачып-йомасы гына кала – мәйдан уртасында булачак Фәләховның мәртәбәле айгыры. Ләкин шунда гел көтмәгән хәл килеп чыкты. Моңарчы Чемпионның күләгәсе сыман аның койрыгына тагылып килгән җыйнак кына гәүдәле ат, канат чыгарган диярсең, бер ыргылуда чабышкы белән тигезләшеп тә алды. Ул гына да түгел, Чемпионны узып, ярты гәүдә чамасы алга да чыкты. Нәзек кенә аяклары тигән җирдә тия, тимәгән җирдә юк дигәндәй, мәйданга таба кушаяклап ыргылуын гына белә.

– Чемпион, Чем-пи-он… – дип аваз салды тагы Фәләхов. Бу юлы инде аның тавышы суда бата башлаган кешенең ярдәмгә чакыруын хәтерләтте.

Ә ара аның саен ерагая. Җыйнак гәүдәле ат күрше колхоз чабышкысын ким дигәндә дилбегә буе артта калдырган иде инде. Атлар, инеш читендәге юлдан мәйдан урнашкан тугайлыкка чабып кергәндә, соңгы көчләрен җыеп, тагын алга томырылдылар. Чемпион берара якынлаша да төшкән сыман булды. Чабышкының шушы соңгы ыргымына булса да өметләнә иде әле Фәләхов. Хуҗасын аңлагандай, янә алга ыргылды ат. Бәйгеләрдә беренчелекне бирергә күнекмәгән иде шул ул. Тик аяклары гына, үч иткәндәй, алга омтылган гәүдә артыннан өлгерә алмады, чалышып куйдылар… Гөрселдәп яшел бәбкә үләне өстенә ауды Чемпион. Өстендәге малай аның башы аша икенче читкә очты. Мәйдан, ухылдап, бер мизгелгә тынып калды. Фәләхов чигәләрен уч төбенә кысып сыгылып төште…

Әмма җайдак елгыр малай булып чыкты, очып төшкән җиреннән бөтерчек кебек ике мәртәбә мәтәлчек атып алды да аякларына басарга азапланган чабышкының йөгәненнән барып тотты. Малайның башка һичкемдә уе юк иде, сыдырылган иңбашлары, ертылган чалбары хакында да онытып, күлмәк җиңе белән Чемпионның борын һәм авыз читләрендәге ак күбекне сөртеп маташа…

Алдан килгән атның муенына зур сөлге урадылар. Ул әле һаман чабыш дәртеннән чыга алмыйча ярсуын басып, мәйдан тирәли тик юыртып йөрүен белә.

– Иллә дә елгыр соң теге кола бия…

– Чемпионның үзен узды, кем аты икән?..

– Исеме ни атлы икән ул елгыр биянең?..

– Җайдагы кем малае, авылныкымы?.. – дип, бер-берен бүлдереп сорашты-белеште мәйданда утыручылар. Әмма елгыр биянең дә, җайдакның да исемен белүче юк иде әле.

Бераздан гына кемдер, ат – урман каравылчысыныкы, җайдагы өстерлек Рәхимша малае булган икән, дигән хәбәр таратты. Ә күрше колхоз рәисе Мостафа Фәләхов исә күзгә чалынып йөрмәгән, чабышкысының оттыруын җайдак малайдан гына күреп, аны суганлап-борычлап орышкан да Чемпионга атланып авылларына элдергән дип сөйләделәр. Инешнең аргы ягындагы ак «Волга»сы мәйданнан кеше таралып беткәнче аны көтеп торган.

Нәкъ бер атнадан Сабантуй район үзәгенә килде. Мондагы ат чабышлары турында сөйләсәң, тының кысылыр, тирә-як авылларда бәйге тоткан чабышкылар җыела монда. Быел исә уҗымнар әйбәт шытып, җиле дә, яңгыры да вакытында булып торганга күрәдер, атлар гадәттәгедән дә күбрәк иде. Ниндиләре генә юк аларның: шомырт сыман кара турылары да, шикәрдән дә болайрак аклыклары белән күзне камаштырырлыклары да, сырт һәм билләренә чиләк-чиләк алма кунган алмачуарлары да, әледән-әле башны күккә чөеп кешнәп җибәргән йолдыз кашкалары да…

Атта нидер аңлаган һәр кешенең карашын үзләренә җәлеп итеп торганнары Мостафа Фәләхов җитәкләгән колхоздан. Ә инде Чемпион турында сөйләп тә торасы юк, аны танымаган кеше бармы икән. Бүген исә бу чабышкы гадәттәгедән дә гайрәтле һәм матуррак күренә. Бер урында тик басып тора алмый, әнә ак бәкәлләрен ничек биетә. Күзләреннән генә түгел, тояк читләреннән дә берөзлексез очкын чәчелеп тора сыман. Гәүдәгә дә башка атлардан ким дигәндә бер карышка югарырак тагы үзе.

Чемпион әледән-әле бер читтә баганага бәйләнгән көе басып торган кара яллы һәм кара койрыклы аксыл җирән атка карый да кешнәп җибәрә, карый да кешнәп җибәрә. Моның нәрсә аңлатканын, чабышкының нигә шулай ярсуын күпләр аңышмады, әлбәттә. Ләкин атның һәр хәрәкәте генә түгел, һәр аваз бирүенә тикле төгәл мәгънәгә ия булуын яхшы белгән Фәләхов шундук төшенде һәм танып алды. Бу әлеге дә баягы теге Нурлы Алан Сабан туенда аның борынына чиерткән елгыр кола бия иде. Менә нигә тынгысызлана, менә ни дип бер урында басып тора алмый җирне тырный икән аның танылган чабышкысы. Теге юлы елгыр биядән калышуы, аңа уздыруы белән килешә алмый газаплана икән ич бичара. Тизрәк бәйге тотасы, елгыр бия белән узышуда үзенең иң көчле чабышкы икәнлеген янә исбат итәсе килеп ашкына икән ул.

– Малкай-җаныкай, – дип, Фәләхов атының яңакларыннан сөеп куйды, аннары, ялына башын куеп, текә муеныннан кочаклап торды. Шул вакытта сөекле чабышкысы бермә-бер үз һәм якынрак булып тоелды аңа. Үзе белән аты арасында күпме рухи уртаклык, тәңгәллек бар икән ич аларның. Һәр җирдә башкалардан өстен булу, беренче булу, җиңүгә омтылыш хәрәкәтләндерә ич Фәләховны да. Эшендә булсын, көндәлек тормышында булсын, ул кемнән дә булса калышуны өнәми, борыннан кан китсә китсен, әмма җиңәргә күнеккән. Теләсә нинди алым кулланып булса да, теләсә нинди чара күреп булса да җиңәргә, беренче чыгарга күнеккән… – Малкаем-җаныкаем, – дип кабатлады Фәләхов. Чабышкысы хәленә керүдән күңеле нечкәреп китте аның, бугазына килеп тыгылган төерне кеше күзенә күрсәтүдән куркып, йөзен атның ялы арасына яшерде.

Бераз тынычлана төшкәч түзмәде, елгыр кола бия янына барып урап килде Фәләхов. Авызлык тимерләрен шылтыратып ипле генә башын болгый-болгый үзен чабышка әзерләп торган ат яныннан узганда, махсус кискен хәрәкәт ясап, кулындагы пинжәген иңбашына атты. Көтелмәгән бу хәрәкәттән елгыр бия сискәнеп куйды һәм тынгысызланып читкәрәк тайпылды.