banner banner banner
Монда без дә бар әле! / Мы тоже здесь живём!
Монда без дә бар әле! / Мы тоже здесь живём!
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Монда без дә бар әле! / Мы тоже здесь живём!

скачать книгу бесплатно


Кызгана, кара инде:

«Бигрәк ябыккансың, улым,

Үзеңне кара инде!»

23.01.10

Давыллы мәҗлес

Авылыма дуслар кайтты

Уфа белән Казаннан:

Барсы да бөек, танылган,

Барсы да атказанган…

Кайтты алар минем туган

Җиремә табынырга,

Кайтты минем бәйрәмемә,

Әнкәмнең табынына…

Тик бәйрәмем чак-чак кына

Бозылмый калды бит әй!

Күгебезне кара болыт

Каплады алды бит әй!

Уйламаган җирдән генә

Давыл купты, җил купты!

Әйтерсең лә авыл купты,

Әйтерсең лә ил купты!..

Каеннарымны бу давыл

Тагын бер кат сынады.

Каеннарымның берсе дә

Сыгылса да сынмады…

Каеннарым-газизләрем

Давылга бирешмәде!

Давыллар гына аудара

Алмый шул илешләрне…

Җил-давыл каплап алса да

Әйләнә-тирәбезне,

Энекәшләр солдат кебек

Саклады тирмәбезне.

Мәҗлесебез дәвам итте

Көчле шул давылда да.

Давыллы сүзләр әйтелде

Безнең мул табында да.

Безне бернинди давыл да

Җиңәрлек түгел иде.

Безнең дуслыкны бернигә

Тиңләрлек түгел иде.

Дулады мәҗлес, дулады…

Дусларым арды бугай.

Кайберләре давылны да

Сизмичә калды бугай…

Җил-давыл ул дулады да

Китеп барды тиз генә…

Каеннарым басып калды

Көяз генә, төз генә…

Гомереңдә бер булса да

Давылла, дула икән!

Без дә бер давыллап алдык!..

Шулай да була икән.

15.01.10

Сөнне кичтек атларда

Сөн буена килеп төштек

Без Казанның үзеннән.

Сөндә күпме су керелгән,

Сөндә күпме йөзелгән?…

Минем белән бергә кайтты

Дусларым, кунакларым.

Безне көтеп әлсерәгән

Талларым-елакларым…

Туган нигез көтеп тора

Безне теге якларда.

Утырдык та арбаларга,

Сөнне кичтек атларда.

Атларым Сөн уртасында

Туктый-туктый су эчә.

Мәһдинең «Без Изел кичте»

Дигәне искә төшә…

Кунакка кайткан дусларны

Атларым ташып тора.

Ә Сөннең теге ярында

Әнкәем басып тора.

Безне каршы алган кебек

Кунаклар каршы ала.

Ә Әнкәмә минем газиз

Дусларым барсы бала…

Сөнебезне дуслар белән

Ничә кичәбез инде,

Торган җирдән туган җиргә

Ничә күчәбез инде…

Безнең Сөнебез, билгеле,

Ул кадәр киң дә түгел.

Ә шулай да башкалардан

Ул кадәр ким дә түгел.

Киң дә түгел, татар өчен

Ул кадәр тар да түгел…

Анда Әнкәм көтеп тора –

Теге як ярда күңел.

Дусларымны алып чыгам

Шәпле атларда гына.

Мондый шәпле-шәпле атлар

Безнең якларда гына…

Җырлашып чыгып барабыз:

«Сөнне кичтек атларда.

Сөнне кичтек атларда ла,

Алтмыш тулган чакларда!»

2010