
Полная версия:
Көзге йолдызлар астында
– Әйдә, кем, Нияз, урман эченнән генә үтәрбез, – диде Бәдри ага. – Аннан турырак.
Директор, көмеш тасма кебек рельслар сузылган юлдан бер якка төшеп, туп-туры куе урман эченә алып бара торган тар сукмакка борылды. Байтак вакыт дәшми-тынмый барганнан соң, Бәдри ага үзенең гадәтенчә сөйләнә башлады:
– Бүген кичен производство киңәшмәсендә бик җитди мәсьәләне хәл итәсе бар… Җитди мәсьәлә!.. – Ул тынып калды. Ләкин озакка түгел яңадан сүзгә кереште: – Бу турыда мин иң активист кеше булып саналган сал агызу мастеры Лапитов картка да әйтеп караган идем, ул да авыз эченнән генә: «Н-нда-а!..» – дип мыгырданып куйды.
Нияз сүзгә кушылмады. Леспромхозга бирелгән көзге-кышкы сезон планының көткәннән бик күпкә артык булуын һәм һәркемнең дә бары тик шул турыда гына сүз йөртүен ул кичә үк ишеткән иде инде.
Сукмак тайгак ылыслар белән капланган. Бары ара-тирә генә, юл аркылы боргаланып яткан еланнарны хәтерләтеп, шәрәләнгән тамырлар күренгәлиләр.
Директор алдан бара. Ул калкурак буйлы, таза гәүдәле, ярым хәрби киемнән. Үзен үзе тотышы, солдатларча нык һәм тигез атлавы аның армиядә хезмәт иткәнлеген сиздереп тора иде.
Алар урманның иң куе җиренә барып керделәр. Югарыда, агач башларын дулкынландырып, көчле җил исеп куйды. Андый чакта үзеңнән-үзең каерылып өскә, шау-шу килгән якка карыйсың. Анда ниндидер көч үзенең күзгә күренмәс мәһабәт кулы белән агач башларын сыйпап үтә кебек. Төз агачлар шаулап әле бер якка авышалар да, кабаттан тураеп, икенче якка иеләләр.
Бу шаулау вакыты-вакыты белән якынлашып килүче диңгез штормына охшап куя, ә кайчакта авыз эченнән генә җырланган ниндидер моңлы, сүзсез җырны хәтерләтә.
Урман шаулый…Урман шаулавыннан ук елның нинди вакыты икәнлеген ялгышмыйча белергә була. Бу инде язгы урманның күңелле, шат һәм дәртле шаулавы да, шулай ук җирнең сулыш алуын хәтерләткән куе, тоташ җәйге урман сөйләшүе дә түгел. Бу – буранлы салкын кышның якынлашып килүен сиздереп торучы көзге урман гүелдәве иде.
Нияз, шактый вакыт сөйләшмичә баргач, сүз башлады:
– Колак салыгыз әле, Бәдри ага, урман шаулый… Ишетәсезме?
Бәдри ага җавап кайтармады, бары тик елмаеп куйды һәм, «Шулаймыни?» дигән кебек, тавыш килгән якны эзләгән булып, тирә-якка каранып алды.
Нинди генә агачлар юк биредә! Менә Кырым тополенә охшаган куе һәм вак ботаклы карагай агачлары. Шунда ук үзләренең ныклыгы һәм озак яшәүләре белән дан тоткан мәһабәт имәннәр, эре яфраклы өрәңгеләр. Бераз читтәрәк күктә йөзгән ак болытларга таба ашкынып үскән зифа буйлы, алтын кәүсәле наратлар тезелеп киткән.
Урманның бу җирләренә кояш нурлары да бик сирәк үтеп керәләр. Монда һава дымлы, тирә-яктан урманның хуш исе аңкый…
Урман эченнән аермачык булып шау-шу ишетелә башлады.
– Эһе! Ишетәсезме?.. Якынлашабыз. – Бәдри ага кулы белән алга таба күрсәтте: – Анда безнең беренче поток шаулый.
Бераздан алар мәш килеп торган зур аланлыкка килеп чыктылар.
– Менә ул данлыклы беренче поток. Кара син аны! Бу поток, әй, тугыз ай буена инде леспромхозның күчмә Кызыл байрагын үзендә саклый.
Директорның йөзендә канәгатьләнү тойгысы балкый иде. Ул изүләрен чишеп җибәрде һәм, эшнең барышын яхшырак күрергә теләп, ахрысы, тип-тигез итеп киселгән түгәрәк өстәл хәтле зур нарат төбенә менеп басты. Аның тәҗрибәле күзләре гигант цехның – лесосеканың – ничек эшләвен, нинди ритм белән тибүен шунда ук билгеләделәр:
– Молодцы, әй!..
Чыннан да, күңелне алгысытып куярлык күренеш иде бу. Аланлык хәлиткеч бәрелеш барган сугыш кырыен хәтерләтә иде. Һавадан очып килүче снаряд, мина шартлагандагы кебек тавышлар чыгарып, электр пычкылары чыжылдый. Шунда ук бомба гөрселдәвен хәтерләтеп, бер-бер артлы агачлар ава. Берничә урында, һавага саргылт-кара янгын төтене бөркеп, ботак өемнәре яна. Акрын гына искән җил белән лесосекага таралган шул куе төтен эченнән, атакага күтәрелгән танклар кебек, берьюлы дистәләрчә юан агачларны бөтен килеш тагып КТ-12 маркалы трелёвка тракторлары килеп чыгалар. Самолётлар гүләвен хәтерләтеп, күчмә электростанцияләр эшли. Тимер юл платформалары янында берничә колач юанлыгындагы имәннәрне уенчык урынына гына чөеп йөрткән электрокраннар, лебёдкалар, транспортёрлар шыгырдый. Дәртле хезмәт кайный!..
– Урманның менә шулай шаулавын мин күбрәк яратам, әй, – диде Бәдри ага, елмаеп.
Директор Ниязны, тракторлар салган киң юл буйлап, лесосекага алып кереп китте. Иң элек алар агач аударучылар янына туктадылар.
– Менә алар – урманны шаулатучылар! – Директор тәбәнәк кенә буйлы бер егет янына атлады. – Менә, кем, Нияз, таныш булыгыз, безнең новаторыбыз – Илдархан Хуҗиев.
Егет тирләгән маңгаен җиңе белән генә сыпырып алды да, елмаеп, Ниязга кулын сузды.
– Бераз тирләтә, – диде ул, сүзен дәвам иттерә алмавына уңайсызланып. – Менә минем ярдәмчем… – Ул таза гына гәүдәле егеткә күрсәтте. – Николай белән бергә эшлибез.
Илдархан билендәге каешын рәтләп куйды да, пычкысын алып, карт каек агачы янына килде. Ярдәмчесе Николай да аның артыннан атлады.
Бәдри ага, алар ягына күрсәтеп:
– Күрәсеңме, җаен белеп эшлиләр егетләр. Ботак кисүчеләргә, бигрәк тә тракторчыларга агач тарттырырга уңай булсын өчен, агачларны бары тик бер генә юнәлешкә аударалар, – диде.
Ниязга боларның барысы да күптән таныш булса да, ул директорның сүзен бүлдермәде.
– Илдархан кискән җирдә эшкә комачаулый торган төпләр калмый, агачлар җил уңаена да аумыйлар, бер-берсен тоткарламыйлар да… Шуңа күрә тракторчылар да, ботак кисүчеләр дә аның участогына бик теләп, шатланып баралар.
Илдархан кулындагы электр пычкысы ачы тавыш белән чыелдап җибәрде. Егет агачның авасы ягын киртләде дә каенны кисәргә кереште. Тирә-якка йомшак пычкы чүбе чәчелде, күз иярмәс тизлек белән пычкы агачның үзәгенә якынлаша башлады. Карт каен йомшак кына шартлап куйды, һәм пычкы кискән урын киңәеп ачылып китте…
Әле бая гына биек һәм юан булып үсеп утырган каен, гомер буе бергә үскән, җил-давылларны бергә кичергән күрше агачларга тотынып калырга теләгәндәй, бәрелә-сугыла ава башлады. Аның бөдрә башы мул булып коелган яфраклар өермәсе эчендә бөтенләй югалып калды…
Илдархан үзенең ярдәмчесе белән икенче агач янына күчте. Алар артыннан агач төпләре, киселмичә калган вак куаклыклар арасыннан, кара еланга охшап, электр кабеле шуышты. Егетләр икенче агачны аударганда, теге каенның ботаклары селкенүдән туктамаган иде әле.
Директор белән Нияз тимер юл платформаларына таба атладылар. Биредә шау-шу аеруча куәтле иде. Тракторлар, бер-бер артлы манёвр ясап, урманнан юан агачларны өстерәп чыгаралар һәм аларны платформа янына бушаталар. Электрокраннар һәм автокраннар ул агачларны вагоннарга төйиләр. Тирә-яктан нарат сагызы һәм агач исе аңкып тора.
Шулвакыт Бәдри ага, производство киңәшмәсенә катнашасы кешеләрнең кайберләрен күреп килим әле дип, сал өстеннән барган кебек бер бүрәнәдән икенчесенә сикерә-сикерә, күчмә электростанция ягына китеп барды.
Платформалар янына килеп туктаган бер трактор йөген бушатырга да өлгермәде, кечкенә генә кызыл флаг таккан икенче трактор эстакада янына килеп тә җитте. Нияз шул алдынгы тракторчыны күрергә теләп алгарак атлады һәм башына җилфердәп торган флаг төсле үк косынка бәйләгән Көлемсәрне күреп хәйран калды.
Көлемсәр, кабинадан яртылаш чыгып, көр тавыш белән алдагы тракторчыга кычкырды:
– Вася, тизрәк кыймылда! Югыйсә үкчәңә басам…
Майланудан күн кебек ялтырап торган комбинезон кигән Вася, ап-ак тешләрен күрсәтеп, кычкырып җавап кайтарды:
– Басмыйча гына тор әле! Синең өч-дүрт чыбык тагып, тракторны бушлай куып йөрүеңә мин гаеплемени?..
Вася тагын нәрсәдер әйтте, тик Нияз шау-шу аша аның соңгы сүзләрен ишетәлми калды. Ул Көлемсәр алып килгән агачларга карады. Агачларның саны һәм күләме, чыннан да, алдагы тракторларныкыннан шактый кимрәк иде.
Нияз, трактор туктап торудан файдаланып, Көлемсәр янына йөгереп килде һам аның кулын кысуын үзе дә сизмичә калды:
– Көлемсәр!..
Ниязны күргәч, Көлемсәр ничектер каушап, аптырап китте, бары: «Исәнмесез!» – дип кенә җавап кайтара алды.
Нияз аның кичәге кара урман турындагы җырын исенә төшерде:
Туа шунда матур фикер,Туа анда яңа хисләр шул,Карурман кергәч…Ул үзенең соклануын яшерә алмады. Дөресрәге, яшерергә дә теләмәде. Хәер, бу бер соклану гына да түгел иде бугай. Ниязның күңел түрендә горурлыкка охшаган ниндидер бер җылылык дулкыны туды. Кинәт кенә әллә нәрсә булды да куйды шунда. Үзәкләргә үтеп керерлек моңлы тавышы белән җырлаучы, җыйнак, хәтта бераз үсмер малайларныкына охшашлы чандыррак гәүдәле Көлемсәрнең шундый катлаулы машина артында утыруын күрү иләсләндереп җибәрде аны.
Нияз кичә аның ни өчен алай тиз генә кайтып китүенең сәбәбен сорамакчы иде дә тыелып калды.
Аларның аерылышулары, чыннан да, Нияз өчен ничектер сәеррәк булып тоелды. Яшьләр, өйләренә тарала башлагач, урамга чыктылар. Ләкин Көлемсәр, кичә пристаньда очраган шадра мастерны күрү белән, «Хушыгыз!» – диде дә йөгереп барып аны култыклап алды. Алар, яшьләр төркеменнән аерылып, икәү генә караңгы тыкрыкка кереп югалдылар. «Абыйсы микән әллә?» – дип уйлап куйган иде Нияз. Тик ачык кына бер нәтиҗәгә килә алмады.
Кичә дә, бүген дә Нияз бары тик бер генә теләк белән, Көлемсәрне күрү теләге белән генә яшәде. Менә ул аның каршында. Зур кара күзләр, нечкә иреннәр. Тик озын толымнары гына җыйнак итеп җыелып куелганнар.
– Көлемсәр!.. – дип кабатлады Нияз һәм әйтәсе сүзен оныткандай тотлыгып куйды. Ләкин Көлемсәрнең сораулы карашын күргәч, бөтенләй югалып калды. Ул башкача очрашуны көткән иде. Билгеле, бер-берсенең кочагына ташлану кебек фикердән ул ерак тора иде. Шулай да үз кешеләр, бер-берсенә кирәк кешеләр кебек очрашырлар дип уйлаган иде ул. Ә монда әнә «Көлемсәр!..» дип дәшүгә үк, «Нәрсә тагын?..» дигән төсле сораулы караш. Юк, юк! Нияз алай бик тиз югалып кала торганнардан түгел. Ул мондый гына уңайсыз хәлдән чыга алыр…
Нияз берни булмаган кыяфәт белән сүзен дәвам итте:
– Көлемсәр, бирче тракторыңны. Бер генә рейс ясап карыйм…
Көлемсәр гаҗәпләнде. Елмаеп, бик телисез икән, рәхим итегез дигәндәй, җилкәләрен сикертеп куйды һәм кабинадан чыга башлады.
Нияз тиз генә плащын салып, аны янәшәдәге бер төп өстенә атып бәрде дә кабинага менеп тә утырды…
Нияз иң элек китерелгән агачларны бушатты, аннары, тракторын үкертеп, бер урында зырылдатып кире якка таба борды. Ул да булмады, тирә-якка төтен катыш сөрем исе бөркеп, икенче, аннан өченче тизлеккә күчеп, гадәттәгедән катырак шаулап урман эченә кереп тә югалды.
Ун-унбиш минут та үтмәде, авыр йөк тартудан әлсерәгән ат кебек пошкырына-пошкырына чыгып килүче трактор күренде.
Алда, эстакада янында трактор торуын күргәч, Нияз тормоз бирде һәм, кулъяулыгына кулларын сөртә-сөртә, кабинадан сикереп төште.
– Рәхмәт, Көлемсәр, – диде ул һәм башын иде.
Алдагы трактор кузгалып китте. Көлемсәр «Ярар, мин дә кузгалыйм инде» дигән кыяфәт белән Ниязга карап алды да кабинага кереп утырды. Кабина өстендә утырып торган Тәмир, машина платформа буена килеп туктау белән, урыныннан атылып төште дә агачларны эләктергән чокерларны ычкындырды. Шунда ук: «Тарттыр!» – дип сызгырып сигнал бирде…
Директорның, әйләнеп килгәннән соң, беренче сүзе шул булды:
– Йә, ничек?
– Шәп, – диде Нияз. – Тракторчыларыгыз бигрәк тә яхшы эшли икән.
– Дөрестән дә, бу мәсьәләдә безнең леспромхоз республикада иң алдынгылардан санала. Хәзер мин сиңа иң алдынгы тракторчыбызны күрсәтим әле. Бу сменада булырга тиеш үзе.
Бәдри урман эчендәге тракторлар ягына таба борылып карады:
– Көлемсәрме әллә?
Директор, хәйләкәр елмаеп, Ниязның күзләренә карады:
– Кара, кара, әй! Исемен дә белеп өлгергәнсең бит инде. Беләсеңдер, трелёвка тракторында хатын-кызларга эшләргә рөхсәт ителми бит. Безгә ул үзсүзле кызый белән байтак тартышырга туры килде. Бәхәс Казанга кадәр барып җитте. Хат язган бит, каһәр! Күрәсең, аның үзсүзлелеге, үзсүзлелегеннән дә бигрәк тракторчы булам дигән теләге каршында без көчсезрәк булып чыктык.
Күчмә механика мастерскоена кереп чыкканнан соң, директор кайту ягына каера башлады.
– Безнең бит әле бүген киңәшмәдә дә буласыбыз бар, – диде ул.
Ниязның Көлемсәр эшләгән потоктан китәсе килмәсә дә, бу турыда Бәдри агага белгертмәде. Алар Түбән складка агач алып төшүче беренче поезд белән үк кайтып киттеләр.
Төш вакытларында башланган производство киңәшмәсе кояш баеганчы дәвам итте. Сүз, нигездә, агач әзерләүнең быелгы көзге-кышкы сезон планы һәм аның үткән елгыга караганда икеләтә диярлек зур булуы турында барды. Чыгып сөйләүчеләрнең барысы да диярлек бары тик эчке мөмкинлекләрдән тулысынча файдалану, сәгатьлек график һәм агач әзерләүдә комплекслы механикалаштыруны производствога тагын да кыюрак кертү чараларын күргәндә генә планны үтәп чыгу мөмкин икәнлеге турында сөйләделәр.
Киңәшмәнең башында ук чыгыш ясаган баш инженер Ногман Сәйфиев яңадан сүз бирүләрен сорады. Аның ниндидер бик җитди, әһәмиятле нәрсә әйтергә җыенуы бер урында тыныч кына утыра алмавыннан ук күренеп тора иде.
Директор башлаган сүзен дәвам итте:
– Әйе, иптәшләр, быелгы көзге-кышкы сезон планы гаять дәрәҗәдә зур. Кабатлап әйтәм, гаять зур. Быел план гына түгел, әзерләнәсе агачның ассортиментлары да арткан. Барыгызга да билгеле булганча, безнең леспромхоз шахталар өчен ныгытмалар әзерләми иде. Ә быелгы планда, күрәсез, бу ассортимент та өстәлгән. Димәк, безнең салларның бер өлеше Донбасс шахталарына кадәр чыгарылачак. Без кичекмәстән бу мактаулы бурычны төгәл үтәүгә юнәлдерелгән конкрет чаралар билгеләргә тиешбез…
Баш инженерның түземлелеге тәмам чигенә җитте, ахрысы. Ул директорның урынына утыруын да көтмәде, сикереп торып, өстәл өстендә яткан леспромхоз картасына кул аркасы белән шапылдатып сугып алды да кызып сөйли башлады:
– Сез әле һаман да элементар бер нәрсәне аңларга теләмисез. Әйе, теләмисез! Сал да сал, дисез. Ә кайда салламакчы буласыз соң сез ул салларны? Иң элек шул сорауга җавап бирегез сез миңа. Мин сездән саллау урыны – плотбище турында сорыйм. Минемчә, иң элек шушы мәсьәләне хәл итәргә кирәк.
Кабинетта утыручылар «Ничек соң әле без үзебез бу нәрсәне күрә алмаганбыз» дигән сыман тынып калдылар. Моны сизеп алган Сәйфиев тагын да кызыбрак сөйләргә тотынды:
– Үткән сезон планы, быелгыга караганда, ике тапкырга кимрәк иде. Анда да салларны көч-хәл белән генә урнаштыра алдык… Безгә бу планда күрсәтелгән агачны саллау өчен кимендә ун гектар мәйдан кирәк булачак. Ә безнең нибары биш, күп дигәндә алты гектар саллау мәйданыбыз бар. Аның да әле күп урыннарын кар төшкәләгәнче кырдырасы, тигезлисе бар. Менә бит төп мәсьәлә кайда!..
Баш инженер, мәһабәт гәүдәсенең бөтен авырлыгы белән өстәл өстенә иелеп, йонлач кулларына таянды. Аннары каш астыннан гына өстәл тирәсендә утыручыларга «Йә, моңа ни әйтерсез икән?» дигән кебек карап алды да яңадан сүзгә кереште.
– Ә Түбәнге складның менә бу өлешендә, – дип, ул картага төртеп күрсәтте һәм баш бармагының тупас тырнагы белән Кама буендагы ачыклыкның шактый өлешенә тирән сызык сызып куйды: – саллар салу турында уйламагыз да. Бу урында фанерга дигән каен штабельләнәчәк. Менә бу өлешен протез юкәләре һәм башка төрле спецсортлар алачак. Ә менә монда тара заводыннан чыккан продукция өеләчәк. Алар мөмкин кадәр суга якынрак булырга тиешләр.
Сәйфиев тырнагы белән ике-өч гектарга якын җирне бүлеп алса да, аның сүзендә хаклык барлыкны сизенепме, каршы килүче булмады.
– Ул гына да түгел, – диде ул, кызып. – Быел Түбәнге складка өстәмә тар тимер юл кольцосы салыначак. Тагын бер эстакада өстәләчәк. Алар да шактый гына урын алырлар. Шулай итеп, безгә Сөлекле елгасының сул як үзәнлеге генә кала…
Кабинетны тирән тынлык басты. Бары тик директор гына креслосын шыгырдатып, селкенгәләп куйды. Аның нәрсәдәндер канәгатьләнеп җитмәве йөзенә бәреп чыккан иде.
– Йә, иптәшләр, ник тындыгыз? – диде ул. – Бу бит – ифрат әһәмиятле мәсьәлә. Филиппыч, сез ничек уйлыйсыз?..
Мич буенда бер ялгызы утырган сал агызу мастеры Лапитов директорның шулай аңа мөрәҗәгать итүеннән югалып калгандай булды. Ул әлегә кадәр бер сүз дә дәшми утыра иде. Филиппыч, кулы белән болыт кебек тузгып торган чем-кара бөдрә чәчен, чәче кебек үк кара сакалын сыйпаштырып алгач, урыныннан күтәрелде.
– Плотбище мәсьәләсе, – диде Лапитов, тамак кырып алганнан соң, – әлбәттә, җитди мәсьәлә. Инженер дөрес әйтә. Саллар, – мастер директор ягына борылды, – әлбәттә, безнең Түбәнге складка сыеп бетмәячәкләр. Моны алдан ук хәл итеп куярга кирәк дип әйтмәкче идем мин үзем…
Урынлы әйтә белүе белән танылган карт мастер чыгышын озакка сузмады. Урынына утырды.
Лапитовлар нәселе – Кама һәм Идел буенда төпләнгән нәсел. Мастерның бабасы гомер буе бурлак лямкасы тарткан, Кама-Идел ярларын буйдан-буйга уннарча тапкыр җәяүләп үткән. Актык чиктә, күкрәк сөякләре кысылып, кан косып, сулыш ала алмыйча, яр буенда егылып калган. Әтисе дә гомерен су өстендә үткәргән. Филиппыч үзе дә унике-унөч яшеннән бирле үк яр куеныннан чыкмаган. Кышларын сал бәйләгән, җәй көннәрендә сал белән Әстерханга кадәр агып төшкән. Хәзер аның улы да сал агыза. Әле моннан дүрт-биш кенә ел элек улына, диңгез салларын йөртү өчен, махсус җайланма уйлап тапканы өчен, орден биргәннәр иде.
Кабинетта яңадан тынлык урнашты. Бераздан, бу тынлыкны бозып, урындык шыгырдап куйды. Барысы да тавыш килгән якка борылдылар. Технорук Виктор Ильич Коробов урыныннан торды.
– Мөмкинме? – диде ул, директорга карап.
– Рәхим итегез!
Технорук эчке ресурслардан дөрес файдалану, эшчеләрнең активлыгын тагын да арттыру турында сөйләп китте.
– Нәрсә әйтергә телисез сез? – диде баш инженер, аның сүзен бүлеп. – Конкретрак сөйләшче, пожалуйста!
– Минем әйтәсе килгән сүзем шул, Ногман Нуруллович, сез кеше сүзен бүлдермәгез. Сез сөйләгәндә, мин дәшмәдем. – Технорук, бераз ярсуы басылгач, алдында яткан кәгазьне калтыранган куллары белән әвәли-әвәли дәвам итте. – Без, иптәшләр, кемнең дә безнең өчен килеп эшләвен көтеп ятарга тиеш түгелбез…
Аның күтәрелгән мәсьәләдән читкә тайпылуы баш инженерның гына түгел, башкаларның да кәефен җибәрде, ахрысы. Директор да технорукның сүзен бүлеп, сорап куйды:
– Сез нәрсә тәкъдим итәсез соң?
– Минме? Минемчә, моның өчен иң элек машиналарга, механизмнарга бирелгән планны карап чыгарга, дөресрәге, арттырырга кирәк…
Баш инженер кинәт кенә аңа таба борылды:
– Технологияне бозу бит бу.
– Булса ни!
– Ничек инде?..
– Тынычланыгыз, иптәшләр. – Директор юан зәңгәр карандашы белән өстәлне шакып куйды. – Технологияне бозу әллә ни бәла түгел. Аны бит без үзебез төзибез…
– Соң бит машиналарга да үз вакытында ял бирергә, карарга да, профилактика ясарга да кирәк.
Бәдри ага баш инженерның сүзен бүлде:
– Әгәр дә механизмнар, машиналар, сез әйткәнчә, ялсыз да, ремонтсыз да эшләсәләр, кешеләр дә өзлексез бер үк ритм, бер үк темп белән нормаларын арттырып үтәп тора алсалар, безнең биредә утыруыбызның мәгънәсе дә булмас иде.
Директор белән баш инженер үзара бәхәсләшә башлауга, технорук урынына утырып тынып калды. Директор аның ягына борылды:
– Нәрсә, Виктор Ильич, әйтәсе сүзегез бетте дәмени инде?
– Бетте.
Кешене тыңлауга караганда, күбрәк үзе сөйләргә яратучан Сәйфиев бу юлы да тыныч кына кала алмады.
– Ниткән эш бу? Әйтегезче, пожалуйста, – диде ул, тәмам ярсып.
– Юк-бар нәрсәләр белән сүзне икенчегә борып маташуның нигә кирәге бар? Кемне алдыйбыз? Соң, Алла коллары, сүз урманда агач әзерләү турында түгел, ә Түбәнге складта әзерләнгән агачларны саллау өчен, урын булдыру турында бара лабаса. Ә аның үз тугызы тугыз. – Ул бөтен гәүдәсе белән технорук ягына авыша төште. – Әгәр дә механизмнардан һәм эчке мөмкинлекләрдән тулысынча файдалансак, бу бирелгән планны үти алачакбыз дисез. Нәрсәгә таянып әйтәсез аны, йә? Бу бит гомуми фразалар гына. Ярар, сезнеңчә дә булсын ди. Ләкин бит мәсьәлә агачны егуда гына түгел. Кабатлап әйтәм, егуда гына түгел. – Ул куллары белән һаваны ярып селтәнеп алды. – Киселгән агачны кичекмәстән үз вакытында урнаштыра баруда. Үзегез беләсез: хәзер агачның сортлылыгын, эшкә яраклылыгын арттыру өчен, көрәш безнең алдыбызда иң әһәмиятле бурычларның берсе булып тора. Әгәр дә сезнең киселгән агачларыгыз, складта урын булмау сәбәпле, кышка урманда кар астында калалар икән… – Баш инженер, «Ул чагында нәрсә булачагын үзегез дә бик яхшы беләсез» дигән сыман, кулларын җәеп җибәрде һәм тавышын акрынайта төшеп дәвам итте: – Бераз кояш карый башлау белән, синең фанерга дигән каеннарың, спецзаказ наратларың үзеннән-үзе чәрдәкләнеп ярыла башлаячак. Ә җәйгә инде ул агачлар утыннан башка бернәрсәгә дә ярамаячаклар… Әле дә эшкә яраклы агачның процентын арттыру буенча күкрәк кагып мактанырлыгыбыз юк. Ярый әле, тара заводы булдырдык…
Чыннан да, Бөреле леспромхозы соңгы ике ел эчендә, тара заводы салып, утынга чыга торган агачның шактый өлешеннән ящиклар өчен вак такталар әзерләп, зур мая туплады.
Бәдри ага тагын да җитдиләнә төште. Ул киңәшмәнең мондый борылыш алуын бөтенләй көтмәгән иде. Директор сакал-мыек баскан яңакларын сыйпап алды да, күтәрелеп, баш инженерга мөрәҗәгать итте:
– Сез үзегез ниндирәк тәкъдим кертер идегез? – Ул туп-туры Сәйфиевнең күзләренә карады.
– Минемчә, биредә бер дә ялагайланып, патриот булып кыланып торасы юк, мәсьәлә без уйлаганга караганда да серьёзныйрак. Үз башың аркылы үзең сикерә алмаган кебек, көчең җитмәгән нәрсәне өстеңә алуда да мәгънә юк…
Һәр очракта да ярып, туры әйтә торган баш инженерның да дәүләт планын үти алмыйбыз дип өзеп әйтергә батырчылыгы җитмәгәнлеге сизелде. Ләкин аның бу кыюсызлыгы озакка бармады. Кинәт ул көзән җыергандагы кебек кискен хәрәкәтләр ясады да тагын да кызыбрак сөйләп китте:
– Быелгы көзге-кышкы план язгы боз шикеллерәк, аңар таянып эш итәргә мөмкин булмаячак. Биредә, минемчә, бердәнбер дөрес юл бар. Ул да булса кичекмәстән Казанга, тиешле инстанцияләргә шалтыратырга, бер дә булмаса, үзебезнең хәлне аңлатып телеграмма җибәрергә. Алай да булмый икән, берәр кеше җибәрербез. Ләкин нәрсә генә булмасын, бу план, русча әйткәндә, безгә не по плечу…
Барысы да диярлек баш инженерның вакыты-вакыты белән шулай кискенрәк әйтеп ташлый торган гадәте булуын белүгә карамастан, аның дәүләт планы турында шулай кырт кисеп ташлавы белән, әлбәттә, риза була алмадылар. Төрле яктан өзек-өзек репликалар ява башлады:
– Юк инде, Ногман дус, теләсәң нәрсә әйт, синең тәкъдимең тәкъдим түгел…
– Моннан да җиңел юл юк ул.
– Юк, юк! Кая ул…
– Батмый.
– Әлбәттә.
Сәйфиев, шау-шу кубачагын сизепме, кабинеттагы тавышларны туктатырга теләпме, уң кулын күтәреп, сүзен дәвам итте:
– Ләкин, иптәшләр, һәрнәрсәгә реальрәк карарга кирәк. Үзегез уйлап карагыз… әнә безнең хөрмәтле Филиппычыбыз да миңа берсүзсез кушылды…
Лапитов, «туктагыз әле!» дигән сыман, кулын күтәрде.
– Мин сезгә дәүләт планы турында түгел, плотбище мәсьәләсендә кушылам дидем. Боларның икесе ике нәрсә, иптәш инженер!
Директор карандашы белән өстәлне шакып алды да, күтәрелә төшеп, карта өстенә иелде.
– Ногман Нуруллович әйткән нәрсәләр, әлбәттә, барысы да дөрес, –диде ул. – Ләкин безгә, каршылыкларны, авырлыкларны күрсәтү белән беррәттән, дәүләт тарафыннан бирелгән планны үтәүне хәл итә торган чаралар, үзегез әйтмешли, деловой тәкъдимнәр кирәк.
Нияз күңеле белән кайнар табигатьле, үзсүзле инженерны яклады. «Үткен, кискен характерлы кеше», – дип нәтиҗә ясады ул, үзенчә. Билгеле, беренче тәэсиргә карап кына кеше турында фикер йөртүе кыен нәрсә. Әнә директор турында да бит ул алданрак бөтенләй диярлек башка төрле уйда иде. Нияз инде: «Йомшак, эшлексез кешеләргә хас булганча күп сөйләнүчән…» – дип уйлаган иде. Хәзер исә ул фикере, нигездә, үзгәрде. Кара, ничек эшне, мәсьәләне кискен итеп, кабыргасы белән куя. Хәтта күз карашларына кадәр үзгәрде. Эшне үзенең хаклы икәнлегенә нык ышанганча алып бара…
Киңәшмә барышында ук Нияз үзенә кирәк сүзләрнең бөтенләй диярлек булмавына бераз борчыла да башлаган иде. Чыннан да, сүз көзге-кышкы планнан ары узмады. Ә бит ул язылачак дипломы өчен кирәк булган бик күп кызыклы мәгълүматлар алырына өмет итеп утыра иде. Киңәшмәнең дәвамы да әллә нәрсә вәгъдә итми кебек.
Әнә директор да шактый вакыт картадан күзләрен алмыйча утыра бирә. Гүя ул, бу уңайсыз хәлдән чыгу өчен, берәр ачыклык яисә агачларны саллау урыны табарга тиеш иде. Менә аның бармаклары Түбәнге складны буйга да, аркылыга да кискәләп үттеләр. «Инженер дөрес әйтә», – дип уйлады ул. Кама буенда элеккечә үк кыйммәтле ассортимент штабельләре өеләчәк. Ә биредә, тара заводы янында – утын штабельләре. Утын урыны да, үткән елгага караганда, шактый артыграк кирәк булачак. Урман никадәр күбрәк киселсә, утын да шулкадәр күп булачак. Нишләргә соң?.. Үткән елгы план, быелгыга караганда, чыннан да, ике тапкырга диярлек азрак иде. Шулай булса да Сөлекле елгасы үзәнлегенә, Түбәнге складның үзәк мәйданына саллар чак-чак кына сыйганнар иде. Бу мәсьәләне ничегрәк хәл итәргә соң?.. Ничегрәк? Әллә инде, чыннан да, планны кыскарту турында Казанга мөрәҗәгать итеп караргамы? Ләкин бу, – кем әйтмешли, иң җиңел юл. Бәлки, бераз кыскартырлар да. Тик алай итәргә беркайчан да соң түгел.