скачать книгу бесплатно
– Газаплама мине, Нияз, – Көлемсәрнең тавышы калтырап чыкты. – Беләсең ич… Мин бит тормышта…
– Әй-йе, – диде Нияз, авыр сулап. – Тормышта… Попны, нинди генә булса да, батя диләр шул…
Көлемсәр аның бу сүзләренең төбендә нәрсә ятканын аңлап бетермәде. Әллә инде аңларга теләмәде. Ул әле һаман да үз уйларыннан айнып җитә алмый иде. Көлемсәргә авыр, чиксез авыр иде.
– Мин бит бәйле… – дип кабатлады ул ярым пышылдау белән.
– Ничек инде бәйле?.. Уйлап кара әле, Көлемсәр. Бәлки, сине бәйләп торган төеннәр алай ук нык түгелдер. Әгәр дә синең минем белән очрашырга… – Нияз нинди сүз кулланырга да белмичә тотлыгып калды. – Очрашырга кыюлыгың җитә икән…
Көлемсәр, «Син ни сөйлисең?!» дигән кебек, Ниязга карады.
– Мин ялгыша да торганмындыр, бәлки, – диде Нияз. – Бу, әлбәттә, минем үз фикерем. Әгәр синең үзеңдә дә, шундый ук дип әйтмим инде, шуңар охшашлы фикерләр туа икән, ул төеннәрнең нык булмавына мин бик-бик ышаныр идем. Синең бу турыда уйлап караганың бармы, Көлемсәр?..
Көлемсәр җавап бирмәде. Нияз күтәренке тавыш белән дәвам итте:
– Тормыш бит. Без нибары бер генә тапкыр яши торган тормыш. Шунда да җаның-тәнең белән сөеп, сөелеп яшәмәгәч… Белмим, кем ничектер. Әгәр күңел давыллы хисләр белән дулкынланмаса, ул тормышның мин ямен дә, кызыгын да тапмыйм. – Нияз, артыграк кызып китүен сизеп булса кирәк, тынып калды һәм ирексездән бу сүзләрне кемгәдер инде бер тапкыр әйткән булуын исенә төшерде…
– Моңа чаклы андый уйлар минем башыма да килгәне юк иде, Нияз, – диде Көлемсәр әрнүле тавыш белән. – Хәзер мин бөтен тынычлыгымны җуйдым, үземә үзем урын таба алмый башладым. Белмим, бу газаплар озак дәвам итәрләрме?..
Нияз: «Мин аларның вакытлыча булуын теләмәс идем», – дип әйтүеннән чак кына тыелып калды. Ул тизрәк нинди дә булса сорау бирергә ашыкты:
– Андый тойгыларның тууына син үкенмисеңдер бит, Көлемсәр?..
– Үзем дә белмим, – диде Көлемсәр һәм өстәп куйды: – Кем белә, бәлки, чыннан да үкенмәмдер…
Ләкин очкын кебек кенә чагылып киткән бу күңел күтәренкелеге озакка бармады. Көлемсәрне яңадан газаплы тойгылар биләп алды. Ниязда: «Эшләр куера башлады, ахрысы», – дигән дулкынландыргыч, шул ук вакытта шатлыклы хисләр уянып куйды.
Тынып калган кичке урманны яңгыратып поезд кычкыртты һәм, күп тә үтмәде, алар турысыннан шаулап поезд узып китте. Агач араларыннан вагон тәрәзәләреннән төшкән яктылык йөгерде.
Төнге сменага эшкә китеп баручы яшьләрнең көр күңелле авазларын ишетү Көлемсәрне сискәндереп җибәрде. «Иптәшләр эшкә бара… Зариф өйдә. Ә мин биредә…»
– Ярар, Нияз, – диде ул, кинәт аңына килгәндәй. – Мин киттем…
Ул чыршы астыннан чыкты да, саубуллашып та тормыйча, кызу-кызу атлап китеп тә барды.
Нияз агач араларыннан төшкән яктылыкта аның чагылып-чагылып китүен карап калды. Көлемсәр күздән югалып, аяк тавышлары тынгач та әле, ул куе чыршы күләгәсендә байтак вакыт шул яктан күзен алмый торды.
5
Ниязга диплом язу эшенә керешү көткәннән дә авыррак тоелды. Кирәкле материаллар туплау нияте белән беренче тапкыр директорга кергәч, түбәндәге вакыйга булды.
Иң элек ул директорны үзенең эш планы белән таныштырды. Темасының гадилеге белән мактанып алырга да онытмады: «Урман промышленносте предприятиеләрендә сәгатьлек графигын һәм комплекслы механизацияне производствога кертү». Нияз, әлбәттә, әгәр дә мәгәр диплом эше уңышлы чыга-нитә калса, рефератының аерым китап булып басылып чыгачагы турында да кыстырып куюны кирәк дип тапты.
– Билгеле, леспромхоз директорының исеме дә телгә алыначак…
Бәдри ага Ниязның әйтеп бетергәнен дә көтмәде, кулын гына селтәде.
– Юк, юк!.. Анысы, кем әйтмешли, хаҗәт түгел.
Шулвакыт ишек шакыдылар. Бусагада Зариф тора иде. Ул, Ниязны күрү белән, керергәме-кермәскәме дигәндәй икеләнеп, кабинет ишеге катында туктап калды.
Бәдри ага исә аны, күптән көтеп торган кешесен каршы алгандай, күтәреп үк каршылады:
– Ә-ә, Зариф!.. Әйдә, әйдә, туган. Килеп чыгып бик һәйбәт иттең әле. Әйдә, түрдән уз.
Зариф бүреген бер кырыйда торган урындык өстенә ыргытты да, теләр-теләмәс кенә, өстәл янына килеп утырды.
Бәдри ага, җанлана төшеп, Ниязга ниндидер бик шатлыклы хәбәр тапшырырга теләгәндәй сөйләнә дә башлады.
– Менә, туган! Дөресен генә әйткәндә, мин сиңа әллә ни ярдәм күрсәтә алмам. Сиңа менә мастер Гыймазовтан башка бер генә кеше дә ярдәм кулы суза алмас. Леспромхозыбызда барлык яңалыкларны производствога кертү эше белән менә Зариф шөгыльләнә дә инде. Сәгатьлек графигын да, беренче булып, ул үз участогында кулланды… Нинди нәтиҗәләр бирүе турында сиңа аңлатып торасы юк. Бары тик шунысы гына хәтеремдә калган, үзебез дә бер кавым кызган табада биегән идек шул, әй. Леспромхозыбыз турында кайларда гына язмадылар! Зарифның рәсемен генә дә ике-өч газета берьюлы басып чыгарган иде.
Директор Нияз ягына борылып өстәп куйды:
– Менә шул, туган. Зариф сиңа сәгатьлек графигы турында да, комплекслы механизациянең дә бөтен нечкәлекләрен, барлык серләрен ачып салыр. Ул – бу турыда миңа караганда күп тапкыр мәгълүматлырак кеше. Шулай бит, Зариф?..
Зариф дәшмәде, алай ук түгелдер лә инде дигәндәй, башын гына иде.
Нияз исә директор турында: «Кара ничек җиңел генә котылырга чамалый… – дип уйлап куйды. – Зариф ярдәм итәр, имеш… Итәр пычагымны! Көт син аннан ярдәм…»
Директор, өстәл тартмасын ачып, кәгазьләрен кыштырдата-кыштырдата нидер караштырган арада, Зариф та сүзгә кушылды:
– Ни өчен әле сезне сәгатьлек графигы кызыксындыра?..
Нияз бу сорауны ничек итеп аңларга да белмәде. «Бу нәрсә?.. Үзенә калганда мыскыл итүме… Әллә инде чыннан да белмиме? Хәер, белмәве дә бар». Нияз, сер бирмәскә тырышып, коры гына җавап бирүне кирәк дип тапты.
– Ни өченме?.. Диплом темам булганга күрә.
Зариф гаҗәпсенеп җилкәсен сикертеп куйды. Эчкерсез елмайганнан соң болай дип өстәде:
– Бераз соңлагансыз түгелме соң?..
Нияз баштарак аның нәрсә әйтергә теләгәнлеген аңламады. «Әллә көләргә телиме икән?» – дип тә уйлады ул.
– Ә ник?..
– Үтелгән этап дип әйтүем иде. Хәзер бит күп кенә леспромхозлар, шул исәптән без дә, сәгатьлек графигыннан да прогрессивныйрак эш алымына – цикл методына күчтек…
Шул арада өстәл тартмасыннан чыгарган кәгазенә ниндидер цифрлар куйгалап утырган директор, башын калкытып, сүзгә кушылды.
– Цикл методы дигәннән син, Зариф, минем үтенечне кайчанрак башкарырга уйлыйсың?..
– Нәрсәне ул? – Зариф исенә төшереп, яңадан сорап куйды. – Газета өчен мәкалә дигән идегез, шунымы?
– Әйе.
– Бүген-иртәгә вәгъдә итә алмыйм, Бәдри ага. Бераз соңрак…
Бәдри ага карандашын ташлады, Зариф ягына бераз иелә төшеп, җитди генә өстәде:
– Юк, Зариф, әллә ни соңарырга ярамас. Мәскәү көттергәнне яратмый.
Нияз шунда ук сүзнең «Урман промышленносте» газетасы турында баруын төшенде. Чыннан да, әгәр дә ул диплом яза торган леспромхоздан газетага тагын да прогрессиврак метод турында мәкалә җибәрә-нитә калсалар?..
…Ул көнне Нияз үзен үзе кая куярга да белмәде. Кая барып бәрелергә, кемгә килеп сүз кушарга?.. Күңел ярсуы, җан әрнүе басылмасмы дип, буфетка кереп, бер йөз грамм «кәгеп» тә чыкты. Ул да ярдәм итмәде. Кая ул!.. Болай да төрле уйлардан тубал булган башы тагын да кызды, хәтта күз алларын караңгыландырып чатный башлады.
Иң элек ул үз-үзен сүкте. Нәрсәгә дип кенә ул шушы темага алынды. Башка иптәшләре кебек агач токымнарына, агачларның географик үзенчәлекләренә бәйләнгәнрәк, гадирәк тема алырга ярамадымыни соң? Хәзер әнә аның планнары арыш умачы кебек уала, җимерелә дә башлады. Ярдәм көтәр кеше дә юк. Кемнән көтәсең ди?!
Директор да аңар ярдәм итүдән баш тартты, башка берәүгә йөкләде. Кемгә бит әле!.. Көлемсәр иренә… Юк, юк!.. Кая ул ярдәм итү. Көлемсәр белән булган мөнәсәбәт тә аңар барып җиткәндер инде. Билгеле, җиткәндер. Җитмиме соң?! Менә көт ярдәм. Юк, юк!.. Нияз үзе үк аның ярдәменнән баш тартачак…
Нишләргә соң?..
Шуның өстенә тагын өченче көн генә аның беренче ярдәмчесе булырга тиеш булган баш инженер белән бөтенләй көтмәгәндә күңел суыткыч сөйләшү булып алды. «Фу-у, нинди тупас кеше!» – дип уйлап куйды Нияз аның турында.
Ул Сәйфиев янына диплом эшенә бәйләнгән бер йомыш белән кергән иде. Нияз керү белән үк, Сәйфиев: «Синең турында, тәти егет, бик начар хәбәрләр йөри. Кара аны, кеше калҗасына кулыңны сузасы булма!» – дип кисәтеп куймасмы!
Җитмәсә, тагын газетада мәкалә дә басылып чыкса… Бөтен планнарының астын өскә китерәчәк тә ташлаячак.
«Нәрсә булды соң әле? – дип уйланды Нияз. – Бөтен нәрсә каршы килә дә тора. Хәзер генә түгел, һәрвакыт диярлек шулай бит…»
Шулвакыт аның күз алдына Зариф килеп басты. Ул аңар ачулы иде. Нәрсә өчен соң? Бу сорауга Нияз үзе дә җавап бирә алмас иде. Ул аны күралмый, җаны-тәне белән сөйми. Бәлки, барлык кешеләр дә аны яраткангадыр. Әллә Көлемсәрнең ире булгангамы?.. Әйе, барысы, барысы өчен дә ул аны яратмый. Кодрәтеннән килсә, Нияз үзенең бөтен уңышсызлыклары өчен Зарифтан үч алыр иде. Кем белә, бәлки, алыр да…
* * *
Леспромхозда тар тимер юл салынганнан бирле, шофёрларны, агач ташу эшеннән азат итеп, ярдәмче эшкә генә файдаландылар. Шуңа күрә әле күптән түгел генә тирә-якта дан тоткан автотранспорт хуҗалыгы, ничектер, кечерәеп калды. Аңа инде тиешле әһәмият тә бирелми башлаган иде.
Бу сезонда эш башкачарак булды. Кама аръягына агач ташырга дигән хәбәр таралгач, автогараж кабат җанланып китте.
– Ишеттегезме?.. – диештеләр шофёрлар. – Безнең гаражның да беренче дәрәҗәдәге цехлар рәтенә керер көне бар икән…
Бу чыннан да шулай иде. Дәүләт тарафыннан бирелгән көзге-кышкы сезон планын үтәүнең шактый өлеше шофёрлар өстенә төшә иде.
Автогараж ишегалдында ыгы-зыгы башланганда, баганага беркетелгән репродукторда Кремль курантларының алтыны сукканы ишетелде.
– Сәлам! – диде Костя, Галләмне ерактан ук күреп алып. – Нигә соңладың?..
Галләм дустының соравына җавап бирергә дә өлгермәде, Костя яңадан сөйләнә башлады.
– Запас частьлар ягы ничек синең?.. Быел полный көчкә эшләргә туры киләчәк бит… – Ул бөркелеп пар чыгып торган чиләген җиргә куйды. – Дәүләт планының почти утыз проценты безнең гаражга тапшырыла, ди. Димәк, газуй да газуй!..
Костя Галләмнең җилкәсенә сугып алды. Ләкин Выж Галләм җавап урынына кашларын гына җыерды.
– Кырырсың инде… – диде ул. – Рейс саен, күп булса, дүрт фестметр төяп, әллә кая китә алмассың шул…
Костя, дустының нәрсәдер әйтергә җыенуын сизеп булса кирәк, дәшми калды.
– Кичә радио тыңладым, – диде Галләм, сүзен дәвам итеп. – Бер леспромхозның шофёры, агачларны хлыст килеш төяп, рейс саен унбиш-унсигез фестметр агач чыгара… Менә ичмасам!
– Соң безгә ни булган? Безгә дә ярамаганмыни?..
– Яравын ярый да… Моны бит тиктомалдан эшләп булмый. Кирәкле җайланмалар әзерләргә, тагылмаларны озынайтырга кирәк. Мин инде сызымын да маташтырып карадым… Тик әле ышанып җитә алмыйм.
– Соң, Сәйфиев янына кер. Бүген үк, хәзер үк кер…
Костя шунда ук конторага, баш инженер янына барырга җыенган кебек яртылаш диярлек карга эреп кергән чиләген иелеп кулына алды.
– Димәк, була?..
– Була! – диде Галләм, елмаеп.
Күп тә үтмәде, алар машиналарына утырдылар да, беренче булып, автогараж капкасыннан чыгып киттеләр.
Галләм, гадәттәгечә, машинасын алдан алып бара. Төнлә белән кар явып үткән. Машина барган уңайга кар тополь чәчәгедәй тузгып кала. Урманда тын.
Яңа метод белән эшләү фикере Галләмгә бер генә минутка да тынгы бирмәде. «Хәзер үк баш инженер янына китәргә кирәк», – дип уйлады ул.
Икенче рейс ясаганда, Галләм контора каршында машинасын да туктатмакчы иде. Ләкин шулвакыт ул, Бәдри ага белән Дәрҗия Айтуганованы күреп, бу уеннан кире кайтты.
– Кайткан! – диде ул, куанып. – Дәрҗия кайткан!..
Галләмнең күңелен ниндидер татлы тойгы биләп алды. Ул үзе дә сизмәстән газ бирде. Машина күңеллерәк чаба башлады. Әнә Дәрҗия белән Бәдри ага, елмаешып, аның артыннан карап калдылар. Безнең Выж Галләм выжылдата, янәсе.
Галләм урманга керде. Куе агачлык. Куак төпләре, ауган агач тирәләре чигелгән челтәр кебек төрле кош-корт, киек йөргән эзләр белән чуарланган.
«Дәрҗия кайткан…»
Галләм коммунист түгел, шуңа күрә аңа Дәрҗия белән сирәк очрашырга туры килә иде. Ләкин ул аның күз карашын да, тавышын да ачык итеп күз алдына китерә ала. Дәрҗия белән аның бер генә вакытта да кара-каршы торып сөйләшкәне юк. Ул аны бары тик гомуми җыелышларда, урманда яисә конторада гына очрата. Андый вакытларда ул тәмам каушап, югалып кала иде. «Дәрҗия!..» Галләмнең башында нинди генә якты, нинди генә җылы уйлар тумый! Тик боларның барысы да хыял гына булып калырлар, ахрысы…
«Хыял – планның беренче варианты ул», – ди бит Костя. Юк, юк, ул шулай дип әйтелә генә. Бик күп хыяллар әле андый булудан бик ерак торалар…
Галләм үзенең семья корып җибәрергә теләгән чакларын да исенә төшереп алды. Казаннан запас частьлар алып кайтканда, ул кабинасына таныш булмаган бер яшь хатынны утырткан иде. Сөйләшә торгач, алар дуслашып киткән кебек тә булдылар. Галләм аны леспромхозга кунакка чакырды. Фаечка (Фәһимә исемле булса да, ул хатын үзен «Фаечка» дип таныштырган иде) берсүзсез риза булды. Фаечка, элегрәк ниндидер бер фабрикада эшләгәнлеген әйтсә дә, соңыннан үзенең артистка икәнлеген ычкындырып куйды. Хәтта матур гына итеп җырлап та күрсәтте. Шулай итеп, Фаечка Галләм янында калды. Галләмгә кечкенә генә бер бүлмә бирделәр. Күп тә үтмәде, Фаечка, урманда күңелсез, дип зарлана башлады. Ниһаять, көннәрнең берендә Галләм Фаечканы өендә тапмады. Өстәл өстендә дәфтәр битенә язылган хат кисәге ята иде. «Галләм бәгырем! Мине эзләмә. Хуш. Мин киттем!..» Ялгышлык беләнме, Галләмнең премиягә бирелгән бостон костюмын, сәгатен һәм башка шундый әйберләрен алып китүенә дә карамастан, Галләм Фаечканы эзләп тормады. Шайтан алсын, дип кулын гына селтәде. Ләкин бер кешегә ияләшкән күңел үзенекен итте бит, хәерсез. Аның бушап калган фатирына кайтасы да килмичә йөрде. Еш кына бүләкләр алып кайтып Фаечкасын куандырган һәм аның «минем аюым» дип иркәләгән чакларын да исенә төшергәләп куйгалый иде ул.
Фаечка – Фаечка инде ул. Дәрҗия бит – бөтенләй башка кеше. Алар арасындагы аерма җир белән күк кебек. Дәрҗиянең үзен генә түгел, аның кызы Ләләне генә күргәндә дә, Галләмнең йөрәгеннән ниндидер татлы җылылык йөгереп үтә. «Эх, миңа да партиягә керәсе иде», – дип уйлый иде Галләм. Ул инде берничә тапкыр моңа талпынып та карады… Тик нигәдер кыюлыгы җитмәде. Бүген ул теләк яңа көч белән кабынып китте. «Менә яңа метод белән эшли башлап, машина белән агач ташуда кискен борылыш ясыйм да, – дип уйлады ул, – партиягә керергә гариза бирәм».
Шундый уйлар белән көн дә үтеп китте. Башка шофёрларга караганда бер рейс артыграк ясавына карамастан, Галләм, автогаражга кермичә, яңадан урманга юл тотты. Соңгы рейсын ясап, контора каршына килеп туктаганда, кояш баеган, контора тәрәзәләрендә электр утлары балкый иде инде. Галләм кабинасыннан җиңел генә сикереп төште дә конторага кереп китте һәм туп-туры баш инженер кабинетына юнәлде.
Аны төнге дежурга килгән Бикмүш абзый туктатты.
– Бераз көтеп тор, Галләм, – диде ул. – Анда кеше бар…
Бүлмә эченнән баш инженерның тупас тавышы ишетелә иде. Күп тә үтмәде, ишектән таныш булмаган кеше атылып чыкты да, алдына-артына карамыйча, кабалана-кабалана китеп тә барды.
Галләм кергәндә, баш инженер үзенең зур йонлач куллары белән өстәл кырыена ябышып, сикереп торып якалаша башларга җыенган кеше төсле утыра иде. Галләм, аның бу кыяфәтен күреп, ишек катында туктап калды.
– Сиңа тагын нәрсә кирәк? – диде баш инженер, кыяфәтен үзгәртмичә.
Галләмнең әйтергә теләгән уйлары чуалып киткән кебек булды. Ул, бер урында таптанып:
– Мин сезгә бер йомыш белән кергән идем… – диде.