скачать книгу бесплатно
Ниндидер эчке бер дулкынлану белән Көлемсәрнең урманнан кайтуын көткән Нияз, поезд якынлаша башлагач, гаепле кеше сыман читкәрәк китте.
Вагоннарның берсеннән, поездның туктавын да көтеп тормыйча, бер кыз сикереп төште. Кемнедер көтеп торган баягы егет йөгереп килде дә кызны култыклады. Алар тар сукмак буйлап әкрен генә ачыклыкка таба атладылар. Егет өстендәге пиджагын, салып, кызның җилкәсенә каплады…
Урманнан кайтучылар вагоннардан төшү белән, тирә-як җанланып киткәндәй булды. Паровоз, вагоннарны калдырып, кычкырта-кычкырта манёвр ясый башлады. Яшьләрнең шаярышып көлүләре яңгырап торды.
Яшьләр белән бергә Көлемсәр дә вагоннан төште.
Очрашу Нияз көткәнчә булмады. Көлемсәр, аны күрү белән, адымнарын әкренәйтте һәм вагоннан бергә төшкән иптәшләреннән чак кына арткарак калды.
– Сез ничек биредә? Кемне көтәсез? – диде ул.
Көлемсәрнең шундый битараф сораулар бирүе Ниязны аптырашта калдырды. Ул ничек җавап бирергә дә белмәде. «Сездән башка кемне көтим соң?» – димәкче иде дә тыелып калды. Бары тик:
– Бик соң кайттыгыз… – дип кенә әйтә алды.
Көлемсәр, озынга сузмыйча гына, соңга калуының сәбәбен аңлатып бирде: урманда да агач әзерләүнең көзге-кышкы планы мәсьәләсенә кагылышлы җыелыш булган икән.
Алар, перроннан үтеп, посёлокны каплап торган куе агачлыкка керделәр. Биредә тынычрак та, караңгырак та. Бары тик урыны-урыны белән агачлар арасына үтеп кергән яктылык кына аларның күзләрен кытыклый иде.
Очрашуның, ничектер, сәер һәм бәйләнешсез сүзләр белән башланып китүен Нияз үзе дә ачык сизде. Шуннан куркып булса кирәк, ул бөтенләй башка тон белән сүз башлады:
– Көлемсәр, сез минем каршы алуыма ачуланмыйсыздыр бит? – Җавап кайтарылмагач, Нияз сүзен кыюрак дәвам итте. – Мин башкача булдыра алмадым. Мине, язмыш дип әйтимме инде, бирегә китереп ташлагач, бик күңелсез, хәтта түзә алмаслык күңелсез булыр дип уйлаган идем. Тик сезне күрү… сезне беренче күрүем белән үк андый уйлар бөтенләй челпәрәмә килделәр. Синең тавышың, Көлемсәр, синең гади генә сүзләрең минем күңелемә бик тирән үтеп керделәр…
Нияз соңгы сүзләрен әйткәндә, алар ачыклыкка чыгып җиткәннәр иде. Көлемсәр адымнарын тизләтә төште, йөзе җитдиләнде һәм «Сез нәрсә сөйлисез?» дигән төсле Ниязга таба борылды.
Нияз, Көлемсәр йөзендә чагылып киткән бу кискен үзгәрешне сизеп булса кирәк, сүзне икенчегә борырга ашыкты һәм бөтенләй башка тавыш белән:
– Көлемсәр, сезнең эшегездә миңа аңлашылып җитмәгән серләр бар, – диде.
Көлемсәр дә сүзнең икенчегә күчүенә шатланып, ачылып китте һәм Ниязга карады:
– Нәрсә ул? Нинди сер?..
– Бәлки, мин аңламый торганмындыр, минемчә, башка тракторчылар, мәсәлән, шул ук Василийны алыйк, агачны сезгә караганда күбрәк чыгарадыр төсле… Ә процент күрсәткечләре ягыннан сезнеке икеләтә диярлек артык. Эш нормалары бердер бит?
– Сез безнең эшне зур дикъкать белән күзәткәнсез икән. Тик менә процент күрсәткечләре, сез әйткәнчә, икеләтә үк артык түгел инде.
– Шулай ич, – диде Нияз.
– Юк.
Көлемсәр, үзе дә сизмәстән, адымын акрынайтты.
– Моның сере бик гади. Һәрбер тракторчының үз алымы, эш ысулы бар…
Шулвакыт алар яныннан ук, эштән кайтып, инде өс-башларын да алыштырырга өлгергән ике егет үтеп китте. Аларның берсе Көлемсәр белән исәнләште һәм, сәерсенеп, алар артыннан карап калды.
Моны Нияз да сизеп алды. Ул, бөтен гәүдәсе белән Көлемсәр ягына борылып, җиңелчә генә аның җилкәсенә кагылды.
– Көлемсәр, – диде ул, каш астыннан гына өздереп кызның күзләренә карап, – без болай берәр кешене көнләштермибезме соң?
– Юк, – диде Көлемсәр, читкәрәк тайпылып. – Минем иптәшем алай көнче түгел.
Ниязны яшен суктымыни! Аның ирен кырыйларында гына посып торган елмаюы да, каш астыннан гына өздереп каравы да шунда ук юкка чыкты, әйтерсең ниндидер көчле җил аларны як-якка чәчеп, сибеп җибәрде. Ул үзенең:
– Ничек?! Сез тормыштамыни? – дип соравын сизми дә калды.
Көлемсәр җавап урынына ияген кагып куйды. Ниязның таный алмаслык булып үзгәрүен күрсә дә, бернәрсә дә булмаган кебек, үзенең эш методы турында сүзен дәвам итте. Көлемсәр, Василийга караганда, агачны азрак итеп алса да, үзенең күбрәк рейс ясау хисабына отуы һәм тракторның ремонтара йөрү срогы артуы хакында сөйләде.
Ләкин Нияз башка уйларга бирелгән иде инде. Ул Көлемсәрнең соңгы сүзләрен бөтенләй диярлек ишетмәде, ишетсә дә, аларның мәгънәсен аңламады. Аның йөзе җитдиләнде. Ансыз да ак чырае тагын да төссезләнебрәк китте.
– Димәк, сез тормышта…
Ниязның авыз эченнән генә әйткән бу сүзләрен Көлемсәр салкын канлылык белән каршы алды. Ниязның күз карашында сагыш, моңсулык чагылып киткәндәй булды.
– Мин сезне бүтән күрә алмаммыни инде?
– Нишләп? Теләсәгез, безгә рәхим итегез… – диде Көлемсәр. – Иптәшем белән танышырсыз.
Ләкин бу сүзләрдә өметләндерү дә, тынычландыру да юк иде. Көлемсәр моны үзе дә сизде.
– Минем иптәшемне, бәлки, белә торгансыздыр. Мастер Зариф Гыймазов.
– Беләм. Хәзер беләм, Көлемсәр…
Зариф, гадәттә, эштән соңрак кайта. Көлемсәр, ул кайтканчы, өйалдына чыгып, аның кебек үк бил тиңентен салкын су белән юына, өс-башын алмаштыра һәм кичке аш әзерли башлый иде.
Яңа гына гаилә тормышы корып җибәргән бу ике яшьнең өендә һәрвакыт тынычлык. Андый тынлык бары тик аяз көннәрдә, кош-корттан бушап калган көзге урманда гына була. Кошлар сайрамый, куе яфраклар да үзара серләшеп шыбырдашмыйлар; андый чакларда Көлемсәр, радиоалгычны кабызып, бераз музыка тыңларга керешә. Музыка да бик тиз туйдыра, һәм ул Зарифның кайтуын көтә башлый.
Ләкин бүген бераз башкачарак булды. Ул кайтып җитсә дә, баскыч төбендә туктап, әле генә Нияз китеп барган якка текәлеп карап торды. Караңгы бүлмәгә керәсе килмәде аның.
Әнә Нияз да ниндидер зур җинаять эшләгән кеше сыман, башын түбән иеп, тыкрыкка кереп югалды…
Көлемсәр почта ящигына күз төшерде. Аннан газета кырыйлары күренеп тора иде. Ящикны ачып, почтаны алды да өйгә керде. Ут кабызды. Тәрәзә пәрдәләрен төшерде. Соңыннан, арып, хәлдән таеп, диванга килеп утырды. Бераздан теләр-теләмәс кенә торып, салкын су белән юынды, өс-башын алыштырды. Ләкин, үзен, ничектер, җиңеләеп киткәндәй итеп сизсә дә, бер нәрсәгә дә кулы күтәрелмәде. Ул яңадан диванга килеп ауды.
Көлемсәрнең күз алдында моңсу карашлы Нияз басып тора, колагында аның әле күптән түгел генә әйткән әрнүле сүзләре яңгырый иде. «Ничек?! Сез тормыштамыни?.. Мин сезне бүтән күрә алмаммыни инде?..»
Көлемсәр, мондый уйлардан арыныр өчен, бераз өйне җыештырып алмакчы иде, тик бүлмә иртә белән үк җыештырылган булганга, тагын аптырап калды. Башка стандарт өйләрдәге кебек үк, бу бүлмәнең дә зур-зур өч тәрәзәсе бар. Аларга тоташ ак челтәр пәрдәләр эленгән. Тәрәзә төпләрендә – гөлләр. Як-якта – ике карават, урта бер җирдә – күз явын алырлык ак эскәтер ябылган түгәрәк өстәл, аның өстендә – зәңгәрсу абажур. Өстәл тирәсенә артлы ике-өч урындык куелган. Мич буенда – ак киндер тышлык кидерелгән зур йомшак диван. Түрдә, урта тәрәзә каршында, бер генә тумбочкалы кечкенә язу өстәле. Шунда ук китаплар, журналлар өелеп куелган этажерка. Язу өстәле өстендә гөмбәгә охшаган кечкенә абажурлы лампа яна. Лампадан төшкән яктылык астында урта бер җиреннән ачылган китап ята…
Көлемсәр, эш югында эш булсын дигәндәй, өстәл өстендә яткан яңа «Огонёк» журналын кулына алды. Журналдан буяу һәм типография исе аңкып тора иде. Ул аны тезләре өстенә салды да, башын артка ташлап, диван аркасына терәлеп утырды, күзләрен сап-сары нарат такталарыннан тезелгән түшәмгә төбәде. Аның карашы такталарның берсендәге түгәрәк миңгә охшаган ботак эзенә текәлде. Гел бер генә ноктага карап торганнанмы, ул ботак эзе кинәт бер зураеп, бер кечерәеп күренгән кебек булды.
«Синең гади генә сүзләрең дә минем күңелемә бик тирән үтеп керделәр диде бит ул. Нәрсә соң бу?! – Көлемсәр үзенең гел Нияз турында гына уйлавына тәмам аптырап калды. – Нишләп соң әле мин гел аның турында гына уйлыйм? Нәрсәгә кирәк соң ул миңа?..»
Ләкин Нияз аның бөтен ихтыярын яулап алган, үзенә буйсындырган кебек иде. Ул, бу уйлардан котылырга теләп, журнал битләрен актаргалап, күзенә беренче очраган нәрсәне укырга кереште. Ләкин укыган кадәресеннән бернәрсә дә аңламады. Бер үк урынны кат-кат кайтып укып та карады, ләкин бу юлы да өзек-өзек фикерләр генә ялтырап киткәли иде.
Актык чиктә ул журнал битендәге төрле рәсемнәрне караштыра башлады. Менә Иделдәге бөек төзелешләр… Гигант краннар бәйләм-бәйләм агачларны күтәреп алып ярга бушаталар. Кем белә, бәлки, бу агачлар аларның леспромхозыннандыр…
Рәсемнәр караштырган арада Көлемсәр, үзе дә сизмәстән, «Дуся» исемле хикәя укый башлады. Бераздан аның белән шулкадәр мавыгып китте, укып чыкканын да тоймыйча калды. «Эх, нишләп озынрак булмады икән», – дип уйлап куйды.
Хикәянең эчтәлеге дә исеме кебек үк гади иде.
Авылга яңа агроном килә. Ул Дарья Тимофеевна исемле берәүләрдә фатирга туктый. Бу карчык Дуся исемле кызы белән генә тора. Дусяның ире фронтта һәлак булган. Карчык шулай чәй эчеп утырган чагында, яңа агрономга Дусяның булачак кияве – Николай Николаевич турында сөйли. Укучы, бәлки, агроном белән яшь тол хатын Дуся бер-берсен яратышырлар, дип тә уйлый башлый. Ләкин алай булмый. Агроном Марьяна исемле кыз белән таныша һәм алар арасында саф мәхәббәт туа. Бу ике яшь йөрәк арасында дөрләп кабынган мәхәббәт Дусяга да дөрес карар кабул итәргә ярдәм итә. Ул үзенең булачак киявенең тәкъдимен кире кага. «Юк, Николай Николаевич, кирәкми. Безнең арабызда чын мәхәббәт юк», – ди.
Көлемсәргә бигрәк тә хикәянең соңгы өлеше ошады. Ул шул урынын кат-кат укыды: «Юк, Николай Николаевич, кирәкми. Безнең арабызда чын мәхәббәт юк».
Көлемсәрнең уйлары еракларга, моннан бер-ике ел элек булып үткән хәлләргә юнәлделәр…
Матур язгы көннәрнең берсе иде. Көлемсәр, шулай эштән кайткач, үзләрендә Зарифны очратты. Зарифның кайтуы турында ишетсә дә, Көлемсәрнең аны күргәне юк иде әле.
Зарифның Гөлҗиһан түти белән бергәләп чәй эчеп утыруында, беренче карашка, бер дә гаҗәпләнерлек нәрсә юк иде. Ник дисәң, Зариф Көлемсәрнең фронтта һәлак булган ике абыйсының да иң якын дусларыннан иде. Аларны бит хәтта армиягә дә бер үк көнне, бер үк пароходта озатканнар иде. Фронтка китүче егетләрнең пароход палубасына менеп, гармунга кушылып җырлый-җырлый китеп баруларын тиз генә онытырга мөмкин идеме соң?!
Китәргә килгән хәбәр;
Инде нихәлләр итәрбез
Кайтыр көннәргә кадәр, –
дип җырлаганнар иде алар. Пристаньда бер генә еламаган кеше дә калмады. Шул пароход белән Гөлҗиһан түтинең дә берьюлы ике улы китеп барды.
Зарифны күрү Көлемсәргә абыйларын хәтерләтте. Гөлҗиһан түти дә, кызының нәрсә турында уйлавын сизенеп булса кирәк, әле дә кибеп өлгермәгән күзләрен тагын бер тапкыр сөрткәләп алды:
– Үземнең Әхмәтем белән Мөхәммәтемне күргәндәй булдым. И Ходаем! – дип куйды ул.
Самавыр яңадан яңартылды. Сүз иярә сүз чыкты. Зарифның әнисен дә искә төшереп алдылар.
– Иллә-мәгәр көткән иде инде, мәрхүмә, – диде Гөлҗиһан түти. – Зарифым кайтса, бәлки, сәламәтләнеп киткән булыр идем дип тә әйткәли иде, бичара…
Сүз Зарифның үзе тирәсендә дә чуалгалап алды. Гөлҗиһан түти аның вакытлыча гынамы, әллә бөтенләйгә үкме кайтуы турында да кызыксынды. Зарифның бер сорауга да өзеп җавап бирергә ашыкмавын күргәч: «Туган җиргә, балакай, ни генә җиткән», – дип үгетләп тә куйды. Һәм шунда ук бик акыллы итеп кенә, йортта ир-ат булмагач, тормыш алып баруның шактый кыен булуына да зарланып алырга онытмады:
– Казыксыз җиргә казык кагу кебек эшләрне дә, Зариф улым, үзебезгә әмәлләргә туры килә инде…
Чәйдән соң почмак якка кереп өс-башын алыштыргач, Көлемсәр каядыр җыена башлады.
– Кая барырга җыенасың, кызым? – диде Гөлҗиһан түти.
– Клубка барып кайтмакчы идем, – диде Көлемсәр, түр якка чыгып.
Аның чыгып китәргә җыенуына әнисенең риза түгеллеген Зариф Гөлҗиһан түтинең күз карашыннан ук сизде.
– Анда нәрсәгә тагы?
– Танцыга.
– Юк, юк, – диде Гөлҗиһан түти, кырт кисеп, – кая ул! Танцыга гына булгач, барып-нитеп йөрисе юк. Мин тагын әллә җыр-фәлән өйрәнергәме дип торам. – Гөлҗиһан түти, кызына гына аңлаешлы караш ташлап, сүзен дәвам итте. – Бераз өйдә утырырга да ярыйдыр бит. Менә Зариф абыең да бар. Кунак барында өйне ташлап чыгып китү килешми ул. Гел бер бетмәгән клуб булмас…
Гөлҗиһан түти Көлемсәрнең клубта еш булуын аның җырларга йөрүе белән аңлатты:
– Иллә-мәгәр менә матур җырлый да инде. Аның җырына исе китмәгән бер генә кеше дә юк!..
Шул көннән алып Зариф Көлемсәрләрдә бик еш була башлады. Килү белән нинди булса да йорт эшенә керешә иде. Ул элек бакча киртәләрен рәтләде, сыер абзарын яңартып бурады.
Гөлҗиһан түти аның тирәсендә күгәрчен кебек гөрләп әйләнде. Гөлҗиһан түти генә түгел, хәтта картаюдан сукырая башлаган Актырнак та аңа тәмам ияләшеп җитте. Капка келәсе шалтырау белән үк ул ютәлләүгә охшаган тавыш белән өргәләп ала, Зарифны таныгач, гафу үтенгән сыман, аның аяклары тирәсендә бөтерелеп ялагайлана да нигез өстенә менеп бөгәрләнеп ята иде.
Күрше-күлән тирәсендә дә сүзләр ишетелә башлады. Беркөн Көлемсәр әнисенең бер күрше хатыны белән киртә аша гына сөйләшеп торганнарын үз колагы белән ишетте.
– Әллә кияү кертергә җыенасыңмы, күрше? – дип сорады күрше хатыны, шаярткан кебегрәк итеп.
– И-и күрше! – дип җавап кайтарган иде Гөлҗиһан түти. – Андый кияүле була алсам, бик-бик шөкрана кылыр идем дә… Белмим шул…
Көннәр үтте. Көлемсәрнең иптәш кызлары да бу турыда, шаяртып кына булса да, сүз кузгаткалый башладылар: «Кара аны, Көлемсәр! Туеңа чакырмасаң, гомер буе үпкәләрбез», имеш…
Көлемсәр башта мондый сүзләрне ишетергә дә теләмәде, аяк терәп каршы торды.
– Китегезсәнә!.. Ул нинди кияү булсын ди. Соң ул бит – миннән ун яшькә диярлек олы кеше.
Ләкин Көлемсәр белән Зариф арасындагы дуслык көннән-көн ныгый барды. Бераздан алар бер үк участокта, хәтта бер үк тракторда эшли башладылар. Күп тә үтмәде, Зариф аның иң якын ярдәмчесе, беренче булышчысы, хәтта сердәшенә дә әйләнеп китте. Гөлҗиһан түти шатлыгыннан нишләргә белмәде.
Октябрь бәйрәмендә Зариф белән Көлемсәрнең туйлары булды. Бу туйны бөтен леспромхоз кешеләре бик зурлап үткәрделәр. Аларга шунда ук яңа посёлокта йорт бирделәр… Ә Гөлҗиһан түти иске посёлокта, үз өйләрендә калды.
Көлемсәр: «Шулай кирәктер инде», – дип, тормыш агышына бернинди дә каршылык күрсәтмичә буйсына барды…
Ул көннәр турында уйлану Көлемсәрнең күңелен юатмый да, борчымый да. Ләкин үзенең үткәне турында, бигрәк тә шул соңгы ике ел турында уйламаска тырыша иде ул…
Бәйләнчек чебен кебек бөтерелгән бу уйларыннан арыну теләге белән Көлемсәр яңадан журналга күз салды.
Менә Дусяның рәсеме. Әнә ничек горур гына башын күтәреп тора ул. Гүя: «Без ирекле кешеләр. Шуңа күрә без йөрәгебез һәм акылыбыз кушканча эш итәргә тиешбез. Миңа да Николай Николаевичның күзләренә карап, аны кире кагу җиңел булмады. Ә шулай эшләү безнең икебез өчен дә бер үк дәрәҗәдә кирәк иде», – дип әйтә иде.
Ничек соң әле Дуся туп-туры шулай әйтә алган?.. Нигә соң ул үзе дә шулай: «Юк, Зариф абый, кирәкми. Безнең арабызда чын мәхәббәт юк», – дип әйтә алмаган. Ни өчен?
Көлемсәр, яңа гына аңына килгән кеше кебек, чигәләрен угалап куйды. «Тукта? Нәрсә булды соң әле миңа? Нәрсә турында уйлыйм соң әле мин?..»
Шундый уйлар белән мавыгуыннан ул үзе дә куркып китте.
Аның күп уйланудан башы чатнарга тотынды, колаклары чыңлый башлады. Ләкин Нияз аның каршында һаман басып тора иде. Ниязның үзен үзе тотышы, моңсу карашы һәм йөрәккә үтеп керерлек матур сүзләре Көлемсәрнең уй-хисләрен биләп алганнар. «Синең җырың, Көлемсәр, тормыш кебек гүзәл, мәхәббәт кебек көчле. Мин синең җырларыңны өзлексез тыңлар идем», – дигән сүзләре күңелендә кайтаваз кебек өзлексез яңгырап торалар.
Кинәт аяк тавышлары ишетелде. Бу – Зариф иде.
Көлемсәр башта ниндидер җинаять эшләгән кеше сыман каушап калды. Ләкин ул, үзен шунда ук кулга алып, Зарифның кайтуына, аны кич буе борчыган, бөтен тойгыларын яулаган уйлардан арындыруына хәтта шатланып та куйды.
Зариф, ишекне киң итеп ачып бүлмәгә керү белән, елмаеп туктап калды. Ул иң элек табын әзерләнмәгән өстәлгә, тумбочка өстендәге электр чәйнегенә күз төшерде дә Көлемсәргә таба борылды. Көлемсәр әле һаман да хәрәкәтсез утыра иде.
Зариф, күзләрен Көлемсәрдән алмыйча, күнеккән хәрәкәт белән кепкасын ишек катындагы чөйгә элгәч, диванга таба атлады һәм, шыпырт кына чүгәләп, Көлемсәрнең күзләренә текәлде:
– Нәрсә булды, кошчыгым? Әллә авырыйсыңмы? Төсең дә үзгәргән…
Аның күз карашы саф, тавышы йомшак һәм ягымлы иде, Көлемсәрнең күңел түрендә ләззәтле бер тойгы уянды. Ул, иркәләнеп, Зарифның сакал-мыегы кырылмаган яңагын сыйпап куйды.
– Кырынсаң иде, югыйсә чәнчисең ич…
– Минем кошчыгым бүген тәмам арыган, ахрысы. Хәтта чәйнекне куеп җибәрергә дә хәле калмаган…