скачать книгу бесплатно
Бу назымның кадрене ахмак белмәс,
Гакыйль кеше дыңлар, аңлар, белер имди…
…Икенче көнне алар таң белән Масра юлыннан чыгып киттеләр. Масра юлы – гомернең гомер буена безнең авыл кешеләрен читкә озаткан, читтәгеләрне кайтарган юл. Хөснетдин абзый, үр артына күмелгәнче ике-өч тапкыр туктап, борылып, авылга карап алды. Гыйльменисатти борылмады. Июньнең йомшак, тыгыз таң җилендә аның кәбестә яфрагы кадәр ал чәчәкләр бизәгән шәльяулыгы җилферди иде. Әни белән без моңаеп карап калдык. Бу Хөснетдин тегүченең соңгы китүе, соңгы борылып каравы иде.
Таң җиле исә иде, шулвакыт, Гыйльменисаттинең көйле, ипле ритмына кушылып, хикәят әйтәсе килде:
Акрын искел, сәбах җиле: нә үтәрсәң,
Хакыйкать Йосыфымнан ис тотарсән,
Җәрәхәтем уңалмага сән йитәрсәң,
Сән искәли, шат-хөррәм улдым имди…
Шул җәй беткәндә, Хөснетдин абзый гүр иясе булган. Хәер, кайтуы кайчан булса, шул елны үләсе булган икән… Ә ул сузган. Белеп сузган.
Аның «Зингер» машинасы кайда икән хәзер? Алма ашап үскән Тәмте ягы малайлары, ихтимал, аны инде металл җыю атналыгында чормадан табып алганнардыр…
Һай, бу дөнья! Акрын искел, сәбах җиле!
Җиде аршынлы бүрәнә белән…
Гатият абзый, бер дә арттырмыйча әйткәндә, Уральск шәһәрендә Тукайның үзенә тужурка тегеп биргән «ак тегүче». Тукайның Уральск шәһәрендә кулына газета тотып төшкән рәсеме булырга тиеш, ди Гатият абзый – укый-яза белми торган, мәһабәт гәүдәле, мыеклы карт. – Бармы шул? Бармы? (Өйләрендә бер китап юк! Малайлары сугышта үлеп беткәннәр, бер генә онык та юк!) Бармы шул? Менә шуны мин тектем.
Тукайның Уральск шәһәрендәге тормышын сөйләгәндә, Гатият абзыйның күзләре очкынланып китә. Сизәм, барысын да булганча, язылганча сөйли. Габдулла Кариевны, Мортаза байны, Камил Мотыйгыйны, Мотыйгулла хәзрәтне белеп-күреп сөйли. Шиккә калам. Әмма шунысын да беләм: Гатият абзый бер әлифбадан бер хәреф тә танымый. Хәтер генә эшли.
– Иске Кишетнең Хәкимҗан белән мине Тукай бик яратты. Якташлар дип йөртә иде. Без байда хезмәт итәбез. Бер кичәдә Тукай шигырен укыды. Саилче турында. Шунда саилче итеп Хәкимҗанны чыгарып бастырды. Шуңа карап шигырь укыды. Шуннан соң Хәкимҗанны урамда очраткан бер кеше «Хәерче! Хәерче!» дип кычкырып көлә иде.
Гатият абзыйның сөйләгәннәре дөп-дөрес. Бу истәлекләр Тукай томнарының искәрмәләрендә бар. Чагыштырып карыйм, бер генә хилафлык та юк.
Гатият абзый «ак тегүче» – ягъни авылдагы укытучыларга, фельдшерларга, агрономнарга, шәһәрдән ялга кайткан кешеләргә затлы киемнәр тегә иде.
Аның тегәргә яраткан киемнәре – «тулстуфка» (Лев Толстой исеме белән аталган кием: вельветтан тегелә, тезгә җитәрлек озынлыкта, күкрәктә ике кесә, путалы, янда ике кесә); «зимнәчтүркә-чалбар»; тужурка; җәйге яки кышкы пальто. Сугыш башланыр алдыннан авылда тегү артеле ачылды. Солдат киеме, бияләй, бүрек тегә башладылар. «Ак тегүчеләр» шунда керде. Әмма Гатият абзый колхозда калды. Аның мәһабәт саллы гәүдәсенә күрә эш бар иде: барабаннан тарттырылган саламны өч җәпле агач сәнәк белән күтәреп өскә бирә – эскерт очлап тора иде. Кырда кибән очлау да (көлтә чүмәләләрен бер урынга ташып кибән куела иде) Гатият абзый карамагында булды.
Аның белән соңгы очрашу хәтердә калган. Аның сөйләгәннәре «Казан утлары» журналында басылып чыкмаган иде әле. Гатият абзый авылның җәй көнен, аның да көтү кайткан вакытын бик ярата, шул сәгатьтә ул тау буендагы чирәмлекләрдә йөри, кулын каш өстенә куеп, аргы яктан бирге якка карап торырга ярата иде. Һәм сүзнең тәмен белеп, сюжет корып сөйли иде.
Кич… Әле кояш батмаган. Гатият абзый яшел чирәмлеккә салынган бүрәнәдә утыра. Өстендә үзе теккән юл-юл күлмәк, үзе теккән постау жилет, башында эшләпә. Урамда сарык бәтиләре авазы. Аңгыра бәтиләр әниләрен югалтып, адашып, капка саен кычкырып йөриләр. Әниләрен дә танырлык түгел: иләмсез итеп кыркып йоннарын алганнар да, бер уч йоннарын калдырып, зәңгәр яки кызыл лента бәйләгәннәр. Ямьсезләнеп, сырлы бәләк булганнар да калганнар. Үз ямьсезлекләреннән үзләре оялгандай, ахмакларча кычкыралар. Гатият абзый исә ип белән гәп кора:
– Беркөн шулай көтү алдыннан гына Низамилар күпереннән чыгып киләм. Кәефем яхшы, йомшак кына җил исә. Бөтен әйләнә-тирәгә май үләне, кычыткан исе таралган. Үпкәңә бәреп керә инде, мин сиңа әйтим. Күпердән чыгып киләм. И ул аста бакалар кычкыра, ул, мин сиңа әйтим, вак балык үрли, и ул, мин сиңа әйтим, тал песиендә кортлар гөжли. Әле кояш – көтү әллә нәстәсенә иртәрәк кайта. Шулай хозурланып күпердән атлап чыгып киләм. Бервакыт, ярабби, тез астына китереп тондырдылар. Җиде аршынлы бүрәнә белән китереп төрттеләрмени. Алты-җиде адым алга сөрлегеп барып төштем: күтәрелеп карасам, теге, нәсел тәкәсе меринос икән. Танавын җыерып, күзләрен тондырып ямьсезләнеп тора, чуртумайтери. Ике көн буе ылыс суында, кычыткан төнәтмәсендә утырдым, мунча яктырып…
Арада әле генә солдаттан кайткан күрше егете Гарифулла да утыра иде. Ул сорый куйды:
– Алайса, быел Сабантуй көрәшен башлаган инде син, Гатият абзый, – дип көлде.
Гатият абзый рәнҗеп аңа таба борылды һәм калын саргылт мыекларын сыпырып куйды.
– Авызыңны бик җырма, күрше. Әл-ле мин… Әл-ле мин…
– Нәрсә, әллә бил алышабызмы?
Гатият абзыйның күзләре очкынланып китте. Истәлекләргә бирелде.
– Һи-и, егетләр. Уральскида вакытта Кари Габдулласы (Габдулла Кариевны ул шулай дип кенә искә ала иде) белән көрәшә идек без. Тукай Габдулласы елмаеп карап торыр иде. Ул ябык, җыйнак. Теге таза, миңа торырлык (Гатият абзыйның бу сөйләгәннәре «Казан утлары»нда һәм Г.Кариев турындагы истәлекләр китабында басылып чыкты).
Истәлекләр таза, яшь солдат Гарифулланың яшел чирәмлектә нык кына бил алышып Гатият абзыйны тәгәрәтеп салуы белән тәмамланды.
Гатият абзый торды, эшләпәсен каккалап киде, чалбар-күлмәкләрен рәтләде һәм, сагышлы елмаеп, авыр сулады:
– Булмый икән инде, энекәш, – диде. Бу минутта ул кызганыч иде. Бераз хәл алгач, тагын истәлек сөйләп алды: – Хәзер ашавым кысылды, әпитит начар, – диде. – Ашау хуты иркен булгандамы? Һи-и… Кари Габдулласы белән бервакыт Казанда хәрчәүнеккә кердек. Китертте бу кыздырган ике үрдәк. Аша, туган, ди, сезнең солдат халкына, бәлки, бу сирәк эләгәдер. Вәт ашау, вәт яшьлек. Кари Габдулласы бик задур егет, ә минем солдаттан кайтыш, Казанда, Болак буенда очраштык. Ашасаң–ашыйсың, ашамасаң – авызыңа җыгып сала. Һи-и… Ул вакыттагы куәт булса иде…
Гатият абзый шул елны Сабантуй көрәшен эшләпә астыннан гына карап торган, уртага кереп элеккеге гадәт буенча кысылып-катышып йөрмәгән. Ә июнь ахырында урынга егылган. Авырып ятканда күрше кызы кереп аңа «Казан утлары»нда басылган мәкаләне укыган. Гатият абзый шунда бик борчылган.
– Һәй Алла, – дип, урыныннан торып утырган ул. – Аның китапта чыгасын белсәм, мин моны гына сөйлидериеммени? Әле бит безнең Тукай Габдулласы белән… Әле бит безнең Камил мәхдүм белән… Ә Мортаза бай өендә! Әле теге казаклар безне куып тараткан көнне… Тукайга камчы чүт кенә эләкмәде, һәй Алла…
Мин аның белән яңадан күрешергә барганда, Гатият абзыйның ак кәфенгә төрелгән озын, искиткеч сузынкы гәүдәсе янына утырып, картлар тәһлил[5 - Мәет янына кара-каршы утырып, йөз тапкыр «лә иләһә иллә аллаһе» дип әйтү белән аның бу дөньядагы гөнаһлары кими дип ышану.] әйтәләр иде. Мин килеп кергәч аптырап калдылар. Янәсе, укыган кеше – моны ошатырмы, юкмы. Картлар янына барып утырдым. Тынычландылар, Гатият абзыйның гәүдәсе өстендә тәһлил әйтүнең кирәге юк иде, Тукайга тужурка теккән, гомере буе кеше матурлаган, авыр сугыш елларында берөзлексез кибән салган, эскерт өйгән кешедә нинди гөнаһ булсын, ди?!
Гатият абзыйны, сугышта ятып калган өч малае белән күрешергә дип, әнә шулай «чистартып» җир куенына салдылар.
Җир шары шулай тагын бер юньле кешене үзенә алды.
Берәү – улдан, берәү – кыздан
Авылда акушерлык хезмәтен башкаручы ике әби бар иде: Газзәтти һәм Гайшәтти. Алар дөньяга бик күп юньле бәндәләр тудырып, авылларда медпунктлар ачылгач, «үз теләкләре белән» дөньядан китеп бардылар. Үзләре аякка бастырган кешеләр өчен җир өсте бераз бушасын дигәндәй, тын гына, шыпырт кына китеп бардылар.
Газзәтти – минем әби. Кендек әбисе. Мин аңа үз гомеремдә бер бүләк тә бирә алмадым. Әгәр хәзер ул исән булса, мин аңа авылга кайткан саен күчтәнәч, кием-салымнан бүләк алып кайтыр идем. Ләкин ул минем зур үскәнне көтеп тора алмады.
…Камыт аяклары белән авыш-тәвеш килеп урамнан бер юантык карчык барса, ул – Газзәтти. Һәркем белән исәнләшә, һәр бала янында туктый. Инде урамда мине очратса, башымнан бисмилла әйтеп сыпыра да елап җибәрә:
– Тәүфыйклы булып үс, балам, анаң сине бик авырлык белән тапты, – дип яшь коя.
Гомумән, үз гомеремдә мин Газзәттинең еламаган чагын күрмәдем. Мине очраткан саен ул күз яше койды. Аның үзе таптырган балаларны ярату формасы шул булган икән. Башка малайлар белән сөйләшеп аңлашкач ачыкланды: һәрберсен (үзе таптырган баланы) очраткач башыннан сыйпый да елап җибәрә икән:
– Тәүфыйклы булып үс, балам, анаң сине бик авырлык белән тапты, – ди икән.
Әни янына килгәндә дә алар шулай бала тәүфыйгы турында сөйләшәләр иде. Бер хикәят тә истә калган. Имеш, бер егет карт авыру әнисен арка кочтырып өч мең чакрым ераклыктагы изге суга алып барып кайткан. Кайткач, бер акыл иясеннән сораган:
– Мин, – дигән, – әниемне савыктыру өчен өч мең чакрым ераклыкка аны арка кочтырып алып барып кайттым. Анам алдында минем бурычым үтәлдеме инде?
– Һи-и-и, – дигән акыл иясе. – Һи-и-и… Бу – беләсеңме нәрсә? Бу хезмәтең синең анаңның бер минутлык тулгагына да тормый.
Адәм баласы дөньяга әнә шулай авырлык белән килә икән. Газәттинең «Анаң сине бик авырлык белән тапты» дигән сүзе миңа карата аеруча туры килә иде. Әнинең тулгагы нәкъ бер тәүлек дәвам иткән. Хәле бик авырлангач, Газзәтти әтигә әйткән:
– Бар, – дигән, – духтырга ат җибәр, Аллага тапшырдык, хәле шәптән түгел, үзең янында утыр, – дигән.
Ун чакрымдагы Чүриле марҗасын алырга төнлә ат җибәргәннәр. Буранда, ниһаять, безнең авылның уты күренгән. Безнең өйнең тәрәзәләре бик зур, әти ике якка да гөлт итеп унлы, егермеле лампалар кабызып куйган, доктор көтәләр икән. Әмма доктор, зур тәрәзәләр, гөлт иткән утлар күргәч:
– Кайсы йортка, тегеңә түгелме? – дип, ат тоткан абзыйның дилбегәсенә ябышкан.
– Әйе, шуңа, – дигән абзый.
– Алайса бор атыңны, – дип, акушерка киреләнгән. – Кулак йортыдыр ул?
– Юк, юк, – дигән абзый, – элеккеге мөгаллим йорты!
Акушерка шуннан соң гына риза булган. Әти кулак булса, мин дә, әни дә үләсе икәнбез.
Доктор килгәч, Газзәтти әти бүлмәсенә чыгып елый-елый дога укып утырган. Мин дөньяга килгәч, әти доктор хатынны өстәл янына утырткан һәм, «юлда туңгансыздыр» дип, бер чәй чокыры кагор биргән. Акушерка кунып ук калган.
– Анаң бер тәүлек җәфаланды сине таба алмыйча, зинһар, анаңа игелекле бул! – Газзәтти гомер буе миңа шуны теләде. Әнигә күпмедер игелек күрсәттем, әмма дөньядагы иң якын кешеләремнән булган Газзәттигә дә, Чүриле акушеркасына да, утлар яндырып бу дөньяга мине көткән әтигә дә файда күрсәтә алмадым, рәхмәт әйтә алмадым. Бу дөньяда минем, шулай итеп, үзем белгән өч бурычым калды…
Гайшәтти. Анысы – дөньяда бер генә. Дөньяда андый икенче карчык була алмый. Ни өчен? Беренчедән, Гайшәтти гомере буе үзе дөньяга китергән балаларның хәлен белеп йөрде. Аның ниндидер графигы бар иде, ахрысы. Икенчедән, дөньяда Гайшәтти кебек ике бүрек киеп йөргән бүтән карчыкның булуы мөмкин түгел. Тамакларын урам җиленнән, ишек-тәрәзә җиленнән саклап төренеп йөргән атказанган халык артистлары-фәләннәрне күргәнем бар. Син авызыңны күтәреп клуб ишеге янында тәмәке тартып торганда, бугазын әллә ниткән шарфлар белән урап (май ае!) сәхнәгә таба җырчы кереп китә. Вәли карт үзенең чалгысын ничек карап тотса, Гатият абзый үзенең «Зингер» машинасын ничек кадерләсә, теге җырчы үзенең бугазын шулай кадерли. Иң кыйммәтле урын! Иң кыйммәтле хезмәт коралы!