скачать книгу бесплатно
Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке)
Фирдаус Хузин
Язучы Фирдәвес Хуҗинның әлеге китабында якташ очучыбызның Бөек Ватан сугышында катнашуы һәм әсирлек тормышы тасвирланган документаль бәян, шулай ук төрле елларда язылган хикәяләре тупланды.
Фирдаус Хузин
Күкләр шаһит. Документаль бәян, хикәяләр
© Татарстан китап нәшрияты, 2015
© Хуҗин Ф. Х., 2015
Күкләр шаһит
Документаль бәян
Бөек Ватан сугышында
Җиңүнең 70 еллыгына багышлана
Совет халкының дөньяны фашизм афәтеннән коткаруына 70 ел тулды. Элекке Советлар Берлегендә яшәүче милләтләрнең үзара дус-тату булуы, дошман каршында тоташ стена булып күтәрелүе Бөек Ватан сугышында җиңүгә китерде.
Билгеле, сталинчыл йогынты тәэсирендәге генералитетның, корбаннар белән исәпләшмичә, дистәләрчә мең солдат һәм офицерларын, күп чагында гади пушка «ите» дип карап, үлемгә китереп тыгулары, армиясеармиясе белән әсирлеккә төшерүләре берничек тә аклана алмый.
Миллионлаган совет әсирләренең күп өлеше фашист концлагерьларында кырылды. Безнең якка исән кайтканнарын кабат ачы язмыш көткән булып чыкты – кайберләре, махсус бүлек иләге аша үткәндә, гаепләре зур дип, атып үтерелде; кемнәрдер Колымага сөрелде, сугыш ахырындарак әсирлеккә төшкәннәр фильтрацион лагерьларга ябылды.
Шундыйларның берсе – Татарстанның Апас районы Түбән Барыш авылында гомере буе авылдашларыннан үзе турындагы чын хакыйкатьне яшереп гомер кичерергә мәҗбүр булган, 1920 елда туып, нибары 60 яшендә, сугышта алган яраларыннан, туңу-өшүләрдән, әсирлектәге кимсетүләрдән гүр иясе булган сугыш ветераны, ерак араларга очучы бомбардировщикның укчы-радисты Хәлимов Габделхак Хәлим улы.
Табигате белән тыйнак Хак аганың (көндәлекләрендә үзе шулай язган. – Авт.) әсәрдә алты еллык армия һәм канкойгыч сугышларда катнашу вакыты турында гына сөйләнер һәм ул беренче заттан – «мин» дип язылыр.
Хатыны Кәримә апаның һәм балаларының гозерен үтәп язылган ошбу документаль бәян әсир ителгәннәрнең рухына бер дога булып барып ирешсен.
I бүлек
Әсирлектә
Йөз икенче очыш
1945 елның унберенче март иртәсе. Шылт иткән аваз юк. Көнчыгыш тарафтан ашыкмыйча гына күтәрелеп килүче кояш, нурлары белән офыкны кызыл төскә манып, тиздән көндәлек сәяхәтен башлап җибәрәчәк. Балтыйк диңгезе тәэсирендә нык суынган һава, сулаганда йөзләгән энәләре белән сулыш юлларына, үпкәгә кадала. Офицерлар – бер төркем, без, сержантлар, аерым булып, эскадрильябыз белән ашханәгә иртәнге чәйгә барабыз. Аяк астында кар шыгырдый. Кәефләр күтәренке. Безнең полкка сугышчан боерык кичтән үк җиткерелгән, очасы маршрутлар картага сызылган, бомбага тотасы объектлар билгеләнгән. Бу якларда томансыз аяз көннәр сирәк булганга, сүз күбрәк һава торышы турында бара. Экипажның радисты Захаров:
– Бүген ким дигәндә өч сугышчан очыш ясарга туры килер әле, – ди. – Көн шундыйга охшаган.
Мин аны:
– Алдан сөйләшергә ярамый. «Алдан сөйләшсәң, юраганың юш килми» ди торган иде безнең әти, – дип бүлдерәм.
– Мин андый хорафатларга ышанмыйм. Йөздән артык сугышчан очыш ясадык, күпме дошман ныгытмаларын, эшелоннарын җир белән тигезләдек – безгә шайтаным да булганы юк. Бу юлы да исән-сау әйләнеп кайтырбыз, – диде радист күтәренке рухта.
– Күз тидерә күрмә. Исән барып, сау кайтырга язсын, – дидем, алда торган билгесезлектән күңел төпкелендә үземә дә аңлашылмаган шомлану тоеп.
Янәшәдәге офицерлар төркемендә атлаучы экипаж командиры өлкән лейтенант Куликов безнең әңгәмәгә колак салып барган икән.
– Разговорчики, – дип кисәтте командир көр тавыш белән, – ну-ка, теманы үзгәртегез!
Ашханәгә барып җиткәнче бүтән сүз куертмадык. Һавага һәр күтәрелгән саен, очучылар гәүдә авырлыгын шактый югалта, шуңа аларны яхшы ашаталар. Бүген дә өстәлгә иртәнге лимонлы чәй янына күп итеп ак француз булкасы белән ветчина, плиткалы шоколад куйганнар. Ашагач, кәефләр күтәрелеп китте. Инде кояш та ярыйсы ук күтәрелгән. Аның нурлары юка боз белән капланган кар өстендә миллионлаган чаткылар уйнатып җемелди, агач ботакларында асылынып торучы озынча боз тамчыларын алтынсу-кызгылт төскә манып, күзләрне иркәли. Тиздән фашист дигән явызны Балтыйк буендагы өнендә дөмектереп, Берлин юнәлешендә хәрәкәт итүче гаскәрләргә ярдәмгә очачакбыз, ул көнгә ерак калмады инде. Шулай да гитлерчыларның каршылыгы көчле әле, пропагандалары дан җырлаган «Дранг нах остен» ныгытмаларына өметләре зур. Верховный башкомандующий иптәш Сталин әмере буенча, Көнчыгыш Пруссиянең төп терәге саналган крепость-шәһәр Кёнигсберг апрель башларыннан да соңга калмыйча алынырга тиеш. Бу уңайдан инде «Кёнигсбергны алган өчен» медале дә булдырылган, диләр. Медаль булдырылгандырмы-юктырмы, анысы безгә караңгы, әти әйтмешли: «Булса хуп, булмаса хуш». Ул көнгә кадәр әле яшәргә кирәк. Казармага кайткач, очканда устав буенча каралган җылы киемнәрне кидек, һаваның җир өстендә салкын булуы бер нәрсә, дүрт мең метр биеклектә тагын да салкынрак.
Аэродромга барып җиткәндә, иртәнге сәгать уннар иде. Килүебезгә техниклар очкычларны кабызып, моторларын җылытканнар, суынмасынга, фюзеляжларын чехол белән каплап куйганнар. Төш туры якынлашуга карамастан, һава һаман салкын. Әүвәл баскычтан салонга экипаж командиры Куликов, аның артыннан штурман Плюхин, аннан соң мин һәм радист Захаров күтәрелде. Һәркем үзенә тиешле урынга урнашкач, двигательләрне кабызырга команда булды. Алар кабызылып, кирәкле оборотларын җыйгач, Куликов җирдәге командный пункт белән элемтәгә кереп, очарга рөхсәт сорады. Элемтә буенча эскадрильядагы тугыз очкыч белән командалык итүче эскадрилья командирыннан да рөхсәт алынды. Менә инде безнең самолёт старт полосасына чыгып килә. Моторлар үкереп, аны һаман саен алга куалыйлар. Ул кардан арчылган бетон полоса өстеннән йөгерде-йөгерде дә, кинәт җирдән аерылып, югарыга күтәрелә башлады. Эскадрильядагы тугыз самолёт та шул ук манёврны кабатлап, төркем алдыннан очкан командир машинасы артында үз урыннарын алды. Биеклек арткан саен, самолёт эчендәге җылылык кими бара, салкын инде борын очларын, битне чеметтерә. Җирдән нинди ераклыкка күтәрелүебезне белергә теләп, очкычтагы приборларга күз салам: биеклекне күрсәтүче ук дүрт километрлы билгенең уң ягына чыккан, димәк, очкан чакта үтәлергә тиешле югарылыкка менелгән. Йортлар шырпы кабы зурлыгында, тимер юлдан тәгәрәүче эшелоннар бала-чага уенчыгы кебек кенә күренә. Куликов безнең кәеф ничеклеге белән кызыксына. Бакчы, башка чакларда андый сентиментальлеккә бармый торган иде, хәерлегә булсын. Ул борын астыннан ниндидер көй шыңшый башлады. Бусы нервыга тия, тик аңа «туктат!» дигән әмер биреп булмый, мин өлкән сержант кына, ә ул – өлкән лейтенант.
Эч пошканнан, Захаровтан:
– Хәлең ничек? – дип сорашам. – Нигә эндәшмисең? Әле иртән генә әллә ниләр сөйләнгән идең.
– Шайтан белсен хәлне, башка әллә нинди уйлар килә, – диде радист.
– Күңелеңне төшермә, без күрәсен башка берәү күрмәс, – дигән булып, Николайга күз кыстым.
Борчылырга сәбәп юк кебек. Ике яктагы моторның тигез гөрләп эшләвеннән башка тынлыкны берни бүлдерми. Ләкин моның алдавыч тынлык икәнен очучы халкы күптән белә. Чыннан да, полкның бездән алдарак очучы самолётлары арасында зәңгәрсу-кара төтен болытлары хасил була башлады. Бу – дошманның зенитка батареялары телгә килде дигән сүз. Сул канатта очучы бер самолёт, снаряд тиюдән сикереп, өскәрәк күтәрелгәндәй итте дә, ялкынга уралып, түбәнгә омтылды. Аның артыннан кара койрык кына сузылып калды. Парашюттан сикерүче-фәлән күренмәде. Күрәсең, экипаж шунда ук һәлак булгандыр. Тешләр тешкә кысылды, әмма бернишләр хәл юк – без сугышчан иптәшләргә нинди дә булса ярдәм күрсәтүдән мәхрүм идек. Җирдә андый мөмкинлек бар: пехота булса, һөҗүмгә барганда кемдер пуля яки снаряд ярчыгы тиеп егылса, шуышып булса да аның янына килергә, ярасын бинт белән кысып бәйләргә, яралыны санитаркалар кулына тапшырырга була; танкистлар да янган танктан иптәшләрен сөйрәп чыгара ала, ә һавада – юк. Самолёт эчендә үк һәлак булмасаң, парашюттан файдаланып, исән калырга тырышу үзеңнән тора. Сикереп өлгерәсең икән, яшәү шансы арта. Тик әле бу котылу түгел, чөнки һавада парашют куполы астында акрын гына җиргә төшкәндә, фашист истребителе әйләнеп килеп пулемётыннан атып үтерергә мөмкин. Андый язмыштан котылсаң да, күбесенчә дошман тылына сикерергә туры килгәнлектән, әсирлеккә эләгү куркынычы бермә-бер арта. Ә Верховный башкомандующий әсирлеккә төшкәннәрне илен сатканнар рәтенә кертә.
Безне озатырга тиешле истребительләр торган аэродромны инде үткән идек. Радиоэлемтә буенча аларның һавага күтәрелүе турында хәбәр алдык. Хәбәр алыну белән, полктагы эскадрильялар бер-бер артлы сугышчан курска ятты. Дошман зениткаларыннан ачылган ут, самолётның төрле ягында шартлау дулкыннары хасил итеп, очкычыбызны як-якка чайкалдыра, әче төтен исе салонга да үтеп керде. Безнең эскадрильяның койрык өлешендә баручы бер самолёт туры тиюдән утлы шар булып әллә кайларга чәчелде, бу – аның бортында бомбалары шартлаганнан. Монысы инде җитдирәк, әгәр очкычлар арасындагы ара ераклыгы якын булса, башкаларга да зыян килергә мөмкин. Безнең очкыч, чыгымчы ат шикелле, бер якка тайпылды, тик командир да, штурман да – күп мәртәбәләр сугышчан очыш практикасын үткән кешеләр – артык маҗарасыз гына машинаны тиешле курска яткыра алдылар.
Бәреп төшерелү
Зениткалар кордонын да үттек. Нигәдер безне озатырга тиешле истребительләр төркеме генә һаман юк. Алдарак, шактый югарыда өч дистәдән артык очкыч пәйда булды. Ниһаять, дип, җиңел сулап куйдык. Тик ул истребительләр якынаймадылар, безнең полк очкан юнәлештә ара ераклыгын саклап бара бирделәр. Кёнигсберг өстенә якынаю белән, аларның хәрәкәтләре үзгәрде, кинәт кенә дүрткә бүленеп, як-якка аерылдылар да, козгыннар чебешләрне аулар алдыннан күзәтеп әйләнгән шикелле, өстәрәк төрле фигуралар ясарга керештеләр. Алдагы «тугызлык» үзләренә билгеләнгән объектларны бомбага тота башлаганда, тимер «козгыннар» алар өстенә ябырылды. Шунда гына без алдануыбызны аңладык, бу – дошман истребительләре иде. Алар уңайлы позициядә, бомбардировщиклар пулемётларыннан ут ачып каршылык күрсәтә дә алмый, чөнки пулемёт установкасы өскә таба атарга көйләнмәгән, ә дошман өстәрәк бөтерелә. Люкларын ачып, бомбаларын коярга керешкән очкычлар фашистлар өчен менә дигән мишень иде, күз алдында берничә бомбардировщикны бәреп тә төшерделәр. Чират безгә җитте. Билгеле, очкан курстан тайпылып, дошман ягы белән һава сугышына керешеп китү мөмкинлеге бар иде. Алай иткәндә, куелган бурычны үтәп булмаячак, тиешле объект бомбага тотылмыйча калачак. Ә бу безнең планга керми. Бары бер юл кала – һаман алга очып, картада билгеләнгән объектка җиткәч, бомбаларны җиргә кою һәм шуннан соң, әгәр бәреп төшермәсәләр, немец истребительләре белән сугышка керү. Әгәр инде бәреп төшерсәләр… Хәер, монда төрле уйларга бирелеп торырга вакыт юк. Алга, бары тик алга! Шулчак штурман Плюхин: «Бомбалар!» – дип кычкырды һәм люклар ачылып, безнең очкычның үлем йөге аска коелды. Кинәт машинабызның бөтен корпусын нидер дөбердәтеп кыйнап үтте. Ул да түгел, мин утырган кабинаның уң як иллюминаторында ялкын телләре пәйда булды. Тәрәзә пыяласы яна торган материалдан ясалганлыктан, ул дөрләп яна, экипаж командиры утырган өлештә дә ялкын телләре биешә. Куликов үзе ярым үлем хәлендә булып, инде самолёт белән идарә итәрлек түгел, хәер, ул инде штурвалны тыңламый да иде бугай. Тизлек югалганнан югалып, биеклекне күрсәтүче ук сулга киткән – самолёт котылгысыз рәвештә җиргә төшеп килә иде. Сөйләшү аппараты аша радистка эндәшәм, аннан җавап юк. Ул тарафка борылып карауга, күз алларым караңгыланып китте. Николайга карарга куркыныч: куллары салынып төшкән, йөзтүбән капланган башы канга баткан, баш капкачы ачылып, миләре күренеп тора. Күпме эндәшсәм дә, Захаровта яшәү чаткылары күренмәде, ул үлгән иде. Колагым шаулый. Каяндыр, бик ерактан, әллә командир, әллә штурманның «Сикерегез!» дигән әмере яңгырады. Мин ничек люкны ачып сикерүемне хәтерләмим. Һавада, парашют куполы астында, салкын тәннәрне куырганга айнып киттем. Күрәсең, сикерүем дә, парашют боҗрасын тартуым да аек акылымнан башка, инстинкт буенча эшләнгән. Мин акрын гына чиксез зәңгәр күк биеклегендә тибрәләм. Әнә астарак, шартлаудан төрле якка чәчелеп, җилдә тирбәлгән кәгазь кисәкләре кебек, аска омтылучы самолёт кисәкләре шәйләнә. Алар күпмедер вакыт күзгә күренеп очалар да, бушлыкта юкка чыгалар. Тирә-якта тынлык хөкем сөрә, миннән башка бернинди тереклек әсәре юк кебек тоелды. Ләкин бу алай түгел икән, колак яныннан ук выжт-выжт итеп пулялар сызгырып үткәнен ишетәм, шрапнель яңгыры чәчеп, ерак та түгел снарядлар шартлавы күренә. Туңган булсам да, куркудан гәүдәмне салкын тир басты, минем өчен яшәү белән үлем арасы каш белән күз арасы кебек кенә калды, чөнки һәр секунд үлем алып килергә мөмкин иде. Түбән төшкән саен, аста җәелеп яткан Кёнигсбергның йортлары да якынаялар, урамнар, шул урамнарда ары-бире чабышкан кешеләр шәйләнә. Туп-туры дошман өненә килеп төшәчәгемне уйлап, эсселе-суыклы булдым – әсирлеккә эләгәчәгем көн кебек ачык. Парашют бауларын тарткаларга мөмкинлегем юк, кулларым туңып өшегәннәр иде. Әнә үзәктәге урамнарның берсендә гитлерчыларның зур гына отряды стройга тезелеп баскан. Алларында торган берәү кулларын бутый-бутый нидер аңлата, күрәсең, командирларыдыр. Офицердан күреп, стройда торучы солдатлар да минем тарафка карап тора башладылар булса кирәк. Немец офицерының «Зольдатен, ахтунг!» дигәне ишетелде, үз буйсынуындагыларны уяу булырга чакыруыдыр инде. Каты җиргә аяк басуым солдатлар алдына ук туры килде. Парашютның чүпрәге артымнан төшеп җир өстенә таралырга да өлгермәгән иде әле, немец офицеры чабып килеп, сул кулы белән комбинезон якасыннан эләктерде, уң кулына тоткан перчаткасы белән, «русин швайн» дип сөйләнә-сөйләнә, яңакларыма суккалады. Аннары, каты гына этеп җибәреп, солдатларына парашютымны ычкындырырга боерды. Тегеләр мине парашют бауларымнан азат иткәч, өстемдәге җылы комбинезонны салдырып алдылар. Болай да туңган гәүдәм рәхимсез салкыннан тагын да ныграк куырылды. Алар минем белән озак әвәрә килмәделәр, ике автоматчы, эткәләп, янәшәдәге урамда урнашкан комендатурага алып китте. Анда бер бүлмәгә кертеп бикләп тә куйдылар. Станция ягында авиаполкның бездән соң очучы эскадрильялары ташлаган бомбалардан шартлау авазлары ишетелә. «Кайбер сугышчан иптәшләргә фортуна елмая шулай да» дигән моңсу уй күңел төпкелендә баш калкыта. Эх, шулар арасында булсаң иде хәзер!
Комендатура бинасының коридорыннан барганда, каршыга очраган немецларның йөзләренә игътибар иттем: аларның чыраена аучы эзәрлекләвеннән качып баручы кыргый җәнлек куркуы чыккан. Димәк, үзләренең соңгы сәгатьләре якынлашуын аңлыйлар, тиздән котылгысыз җәза киләчәген тою аларны шулай чарасыз иткән.
Ярым караңгы бүлмәдә миннән башка кеше юк иде. Күп тә үтмәде, кабат ишек ачылды. Янә биш әсирне китергәннәр икән. Тик аларны тануы читен, комбинезоннары янып теткәләнүе өстенә, куллары, битләренә кадәр пешеп кабарган. Кашсыз, керфексез күз кабаклары йомылып, күзләре капланган. Алар артыннан ук тагын бер кешене сөйрәп керттеләр. Никтер аның парашютын да алып кергәннәр иде. Парашютны стена буена ыргыттылар да яралыны шуның өстенә салдылар. Аның аягына да басып торырлык рәте калмаган. Сызлана, күрәсең. Түзә алмыйча ыңгырашуы болай да киеренке нервларга авыр тәэсир итә. Мин, аның сызлануларын җиңеләйтергә теләп, янына барып тезләндем.
– Кем син, әй, җан иясе? – дип эндәшүемә яралы очучы көч-хәл белән күзләрен ачты. Мин безнең звено командиры өлкән лейтенант Бобровны танып, тетрәнеп киттем. Командир да таныды бугай, әрнүле йөзенә елмаю кундырырга теләп, авызының бер читен кыегайтты:
– Синең кебек үк кеше, Хәлилов. Танымыйсыңмыни?
– Таныдым, иптәш өлкән лейтенант.
– Тсс, артык тавышланма. Монда кирәкмәгән колаклар да булуы бар, авызыңны чамалап ач.
– Аңладым, иптәш командир, – дидем мин акрын тавыш белән. – Берәр төрле ярдәм кирәк түгелме?
– Их-х, өлкән сержант, тән генә түгел, менә монда – эчтә януына чыдашлы түгел. Җиңүгә дә күп калмаган иде бит, кем уйлаган язмыш дигәннәре немец әсирлегенә китереп ташлар дип.
Мин өлкән лейтенант Бобровны юатырлык сүз таба алмадым, үземнең дә эчемдә хисләр кайный, янарга ялкыны гына юк.
Бер сәгать вакыт үткәндерме, сул яктагы ишек ачылып, бусагада ябык йөзле, озын буйлы, киң җилкәле обер-лейтенант формасында берәү пәйда булды.
– Попрофф, – диде ул, урысчаны вата-җимерә, Бобровны допроска чакырып.
Өлкән лейтенант икеләнгән шикелле беравык ишеккә карап торды да дүртаяклап торып басмакчы булды. Тик аның талпынуы барып чыкмады. Мин, командирыбызга ярдәмгә килергә теләп, шунда омтылдым.
Обер-лейтенант:
– Отстаффить! – дип кычкырды. Перчаткалы кулын изәп, ияреп кергән автоматчыга Бобровны алырга күрсәтте. Тегесе, җәһәт атлап, һаман аягына баса алмаган өлкән лейтенант янына килде. Автомат түтәсе белән китереп сугудан Бобров идәнгә тәгәрәде. Аны, ничек кирәк алай аягына бастырып, допроска алып киттеләр.
Допростан кайтканын көткәндә, ул яктан илереп кычкырган авазлар ишетелде, күрәсең, өлкән лейтенантны кыйныйлар иде. Аны култыклап алып килеп камерага кертеп атканда, танырлыгы калмаган иде: болай да шешенке йөзе канга баткан, аскы ирене ярылган, маңгаеннан да кан саркып тора.
Башка камерадашларны да чакыра тордылар, берәм-берәм сорау алып, кыйнап китерә тордылар. Чират миңа да җитте. Бу хәлләрне күреп күңел каткан, эчтә нәфрәттән башка һични калмаган, курку хисе дә каядыр юкка чыккан иде. Башта «барыбер үләсе» дигән уй бөтерелә. Сакчы кабинетка төрткәләп керткәндә, өстәл артындагы ябык чырайлы обер-лейтенант минем кызылармияче кенәгәсен кулында әйләндергәләп утыра иде. Аның янында тәрҗемәче басып тора. Ул обер-лейтенантның колагына иелеп нидер әйтте, тегесе күтәрелеп карады да үзләренчә кычкырды. Тәрҗемәче:
– Фамилияң? – дип кабатлады. Миннән җавап булмагач, немец офицеры, аягүрә басып, салкын карашы белән миңа текәлде.
– Халилофф? – диде фашист, вата-сындыра. Көтеп тә җавабымны ишетмәгәч, кайсы полктан, дивизиядән булуым белән кызыксынды. Мин һаман дәшмәдем. Немец офицеры яныма ук килеп басты. – Телеңне йоттыңмы әллә? – дип, искәрмәстән ияк астына сугып җибәрде. Фашистның кеше кыйнау буенча тәҗрибәсе зур иде, күрәсең, күземнән утлар күренде. Аяк өстендә басып кала алмадым, әллә ничә адымдагы өстәл читенә очып, башым белән килеп бәрелдем. Гитлерчының немецча нидер сөйләнә-сөйләнә котырынып типкәләвен томанлы гына хәтерлим. Аннары шәм кебек лепелдәп торган аңым сүнеп, караңгы бушлыкка очтым.
Аңыма камерада гына килдем. Идәнгә кертеп ыргытканнар, янәшәмдә идән себерә торган себерке ята. Башым чуен кебек авырайган, күз алларым әлҗе-мөлҗе килә. Торып утырмакчы идем, умыртка сөяге авыртуга чыдый алмыйча ыңгырашып җибәрдем. Ни хикмәттер, стенада сәгать эленеп тора. Камера тынлыгын сәгать текелдәвеннән башка берни бозмый. «Тек-тек, тек-тек». Бу текелдәү тавышы без әсирләргә үлем сәгате якынлашуын искәртә кебек. Төнге уникеләр тулганчы, камерага башка аяк басучы булмады. Ишек артындагы сакчының коридор буенча йөренүеннән башка шылт иткән аваз да юк. Бу һава дивизияләре берсе артыннан берсе килеп бомбага тотылучы шәһәр өчен сәер тынлык иде, зур шартлау алдыннан була торган тынлык.
Пилауга күчерелү
Стенадагы сәгать уникене сукканда, кинәт ишек ачылып китте. Ике автоматчы артыннан овчаркалар җитәк-ләгән ике офицер килеп керде. Алар идәндә ятучы әсирләрне, типкәләп, аякларына басарга мәҗбүр иттеләр. Үзләре бертуктаусыз: «Шнелле, русин швайн», – дип җикеренәләр. Һични аңламыйча як-якка, бер-беребезгә каранабыз. Атарга алып баруларыдыр инде дип уйлап, кулларны кысышып, чыгу ягына юнәлдек. Коридорда безне тагын берничә хәрби каршы алды. Урамга алып чыккач, алар, җиде кешелек төркемебезне төрле яклап урап алып, төнге урамнар буенча поезд вокзалына таба алып киттеләр. Димәк, әлегә безне атмаячаклар. Фашистларның ниндидер планнары бар кебек. Шулай булып чыкты да. Станциягә килеп җитү белән, безнең җидебезне дә бер кечкенә вагонга куалап кертеп, өстән бикләп тә куйдылар. Ул арада паровоз, сызгыртып алгач, вагоннарны дерт итеп сискәндереп кузгалып та китте.
Таң алдыннан поезд ниндидер бер станциягә килеп туктады. Ишекләрне ачып, вагоннан төшәргә боердылар. Бер-бер артлы җиргә сикердек. Төрткәләп стройга тезделәр дә ашыктырып алга куаладылар. Әле юньләп яктырып та җитмәгән. Әче җил исә, кар катыш яңгыр ява. Тәүлек буе авызга валчык та капмаганлыктан, аяклар хәлсезлектән бөгеләләр. Юка кием аша юеш җил тәннең бөтен җиренә үтеп керә, тешләр тешкә тими. Күбебез баш киемнәрсез. Юешлектән, салкыннан чәчләр бозланып катты. Әгәр озаграк барсак, тиешле урынга килеп җитә алмаган булыр идек. Ярый әле «һальт!» дигән аваз яңгырады. Безне пристаньга куалап керттеләр, анда бер-беребезгә елышып чак кына җылынгандай иттек. Зур гына көймә китергәннәр икән, шуңа утыртып, бухта аша каршы ярга чыгардылар. Диңгез ярыннан йөз илле метрлар чамасы ераклыкта урнашкан кызыл кирпеч бинага керттеләр. Бу бина немецларның гауптвахталары кебегрәк нәрсә иде бугай, җиде кешелек төркемебезне, икегә аерып, камераларга яптылар. Мин безнең белән бергә туры килгән штурманнан:
– Нинди җир бу? – дип сорадым.
– Пилау каласы диләр моны, туганкай, – дигән җавап ишеттем.
Рәшәткәле тәрәзә янына басып озак кына диңгез ягына карап торсам да, тышта томанлы һәм яңгыр булганлыктан, су өстендәге хәрәкәт абайланмады. Гәүдәдә нык арыганлык сизелә, сөякләр сызлый. Башкалар кебек идәнгә сузылып ятудан башка чара юк иде.
Бу көнне безнең янга кичкә кадәр керүче булмады. Тамакны алдап булмый шул, эчләр аркага ябышкан кебек, күзләр эчкә батып, яңаклар суырылып калды. Кич белән шулай да һәрбер әсиргә берәр стакан җылымса су өләштеләр. Әмма су эчү тагын да ныграк ашыйсыны китерде. Шулчак ничектер мәктәптә укыган елларымда, пионер лагерена ял итәргә барганда, колхозның бүләк итеп әллә ничә бөтен икмәк биреп җибәрүе искә төште. Ул икмәкнең тәме һаман да авызда торган кебек…
* * *
…Ул җәйне пионер лагеренда беренче сменада ял итәргә яхшы укучылардан Лотфи, Нәфыйк һәм мине сайлап алдылар. Әниләр фанера чемоданнарга кирәк-яракны тутыргач, безне колхоз кәнсәсенә кадәр озата килделәр.
– Хәмидулла, юлда барганда берүк оланнарга күз-колак була күр инде, бала-чага бит, шаярып, тәгәрмәч астына кермәсеннәр, – дип, ат җигеп безне илтүче Хәмидулла агайга гозерләрен җиткерделәр.
Хәмидулла агай кулына капчык күтәреп, кәнсә баскычыннан төшеп килә иде. Ул капчыкны яшь бала тоткандай кочаклаган, зур саклык белән аны арбага куйды.
– Ярар, җиңгәчәйләр, бер дә аптырамагыз, шайтаным да булмас ташбашларыгызга. Мин үзем алар күк вакытта юл тузанында тәгәрәп үстем. Ул чагында лагерь дигәннәре дә юк иде, – дип сөйләнде.
Безне капчыктан килгән тәмле ис әсәрләндерде. Бу – борыннарны кытыклап, магнит кебек үзенә тартучы яңа пешкән арыш ипие исе. Авыздан сулар килә, түземсезләнеп, капчыкка карыйбыз. Гел ач булмасак та, алабута яки бәрәңге кушмыйча пешерелгән «чын» ипи ашау ул елларда азларга гына тәти иде.
– Ял иткән урыныгызга баргач җитешерсез, – диде Хәмидулла агай, безнең ымсынуны күреп.
Шулай да арбада урын алганда, һәркайсыбыз ипиле капчыкка якынрак утырырга тырышты. Сабыйлык дими, ни диярсең.
Яшеллеккә чумган калкулыклар, тугайлар аша бара торгач, ашау кайгысы онытылды. Апас урманында туктап ял иттек. Ат сөзгәк юл буйлап аска юыртканда, Хәмидулла агай еракта биниһая озын тасманы хәтерләтеп ялтырап яткан манзарага төртеп күрсәтте:
– Зөя елгасы шушы була инде, оланнар.
Исебез китеп агай күрсәткән якка карыйбыз. Без якынайган саен, тасманың үлчәмнәре дә арта, кояш нурларына коенган су өсте көмеш төсенә кереп елкылдый.
Тауны узгач, болынлык башланып китте. Болынлык елга буйлап сузылган, елга ярлары күп урында куе таллар белән капланган. Төн ягына борылып, ярты чакрымнар баргач, елга аша салынган күпердән чыгышлы. Күпернең аргы ягында Дәвеш авылы башлана. Дәвеш артык зур булмаган гаҗәеп матур нарат урманы янәшәсендә генә. Төз урамның ике ягы буйлап гади генә, чын авылча итеп салынган өйләр тезелеп киткән. Хәмидулла агай, урам башына чыгып җитәрәк, дилбегәсен капылт уңга тартты.
– Тпру-уу, малкай, – дип, атын озынчалап салынган йорт янына китереп туктатты. – Балалар, сезнең лагерь столовае шушы була инде. Килеп җиттек, төшегез, – диде, үзе җәһәт кенә арбасыннан җиргә сикереп.
Атының аркалыгын бушатып, алдына печән салгач, ашханәгә кереп китте. Анда озак тоткарланмады, чыгып:
– Барыгыз, карыныгыз ачкандыр, анда сезне көтәләр, – дип, безгә эндәште.
Чыннан да, ерак юлдан килеп ачыккан идек, кабат әйткәнне көтмәдек, йорт эченә үттек. Хәмидулла агай безнең арттан:
– Менә хәзер рәхәтләнеп ашасагыз да була инде колхоз пешерткән ипине, – дип кеткелдәп калды.
Ашханәдә башка авыллардан килгән пионерлар да бар иде. Юл тузанына баткан бит-кулларны кулъюгычта әйбәтләп юганнан соң, күңелле гөрелдәшеп, мул табын артына утырыштык, маңгайдан бөрчек-бөрчек тирләр чыкканчы, Хәмидулла агай әйткәнчә, рәхәтләнеп сыйландык…
Менә хәзер, немец әсирлегендә ятканда, үтереп ашыйсы килүдәндерме, минем хәтеремә башка нәрсә түгел, ә балачакта лагерь ашханәсендәге борчаклы аш белән күпереп пешкән арыш ипиен ашаган чак искә төште. Бу турыда онытырга тырышып, күзләремне йомдым. Авызда барыбер арыш ипие тәме. Шул килеш онытылганмын…
Төн тыныч үтте. Тышта томан булганлыктан, безнең һава дивизияләре фашистлар ягына үлем йөге ташымады. Көн яктырып, кояш күтәрелгәч, диңгез өсте дә ачылды. Ара якын, су өстендәге бар хәрәкәт аермачык. Төрле зурлыктагы пароходлар, хәрби катерлар ары-бире йөреп тора, сирәк кенә су асты көймәләре күренә.
Һава тревогасы башланды. Һавада диңгез ягыннан совет штурмовиклары пәйда булды. Алар су өстендәге корбаннарына ташландылар. Пароходлар, катерлар, тилгәннән качып котылырга тырышкан чебешләр кебек, тәртипсез рәвештә бухтадан ачык диңгезгә омтылды. Очкычлардан ташланган бомбалар әле анда, әле монда су баганалары күтәрә, очучылар пушкаларын да эшкә җигәләр – бомба сызгыруы белән пушкадан аткан тавыш аерыла. Менә бер пароход, бомба эләгүдән күз алдында кисәкләргә аерылып, башта һавага күтәрелде дә, агач-тимер-төтен-су массасына әверелеп, төпкә китте. Икенче йөзгеч белән дә шул хәл кабатланды. Эскадрильяларның, берсен берсе алыштырып, берничә сәгать туктаусыз дәвам иткән һөҗүме нәтиҗәсендә фашистларның өч пароходы һәм ике бронекатеры юкка чыгарылды. Әле болары без күргәннәре генә, ә күрмәгәннәре ничә булгандыр, шайтан белсен. Штурмовиклар диңгез өстен генә түгел, пристаньны һәм шәһәрне дә бомбага тоттылар. Гауптвахта тәрәзәләре беренче шартлаулардан ук коелып төште. Якын-тирәдәге йортларның чүлмәк түбәләре әллә кайларга чәчрәп очканы күренә, кайбер биналар, бомба туры килеп, картон уенчыклар кебек җимерелә. Безнең хәл тәбегә эләккән тычканныкыннан әллә ни аерылмый. Фашистларның диңгез суднолары, ныгытмасы, җанлы көчләренең күз алдында юкка чыгарылуы куанычлы булса да, үлем һәр мизгелдә үзебезгә дә яный. Шуңа да сәер тойгы астында калдык: сөенеч белән курку янәшә. Хәер, беренчесе көчлерәк бугай. Әсирлектән барыбер котылып булмаслыкны уйлап, үзебезнекеләр бомбасыннан һәлак булуың яхшырак дигән фикергә киләсең.
Гауптвахтадан егерме метрлар тирәсендә генә бомба шартлады. Стенадан штукатурлар коелды, берничә урында зур ярыклар хасил булды. Менә ул – үлем, очучы йөген егерме адымнар сулгарак бушатса, без якты дөнья белән хушлаша идек.
Ниһаять, тынлык урнашты. Тик караңгы төшеп килгәндә генә төнге бомбардировщиклар эшкә кереште. Бусы психикага тагын да катырак тәэсир итә икән. Чөнки көндез тәрәзәдән тышкы яктагы мәхшәрне өлешчә күрү мөмкинлеге булса, төнлә үзеңне бөтенләй ярдәмсез хис итәсең. Очкычлардан ташланган бомбалар, әче сызгырып, нәкъ синең өскә төшкәндәй тоела. Бөтен тирә-як сызгырудан, шартлаудан тетрәп тора: җир генә түгел, йорт стеналары да чайкала кебек. Төне буе коридорда, эт өргән авазга охшаган тавышлар чыгарып, фрицлар чабышып йөрде. Алар куркудан үз-үзләренә контрольләрен югалтканнар иде бугай.
Иртә беләнгә бар да тынды. Бүген әсирлеккә эләккәнгә өч көн. Шулай булса да, ашарга бер сынык икмәк биргәннәре юк. Хәер, ашау кайгысы гел онытылды. Гитлерчылар кайчан кереп атарга алып чыгарлар икән дип көтәбез. Барысына түзәргә була, тик тартасы килүгә чыдар әмәл юк. Аптырагач, кайчандыр тәрәзәгә маскировка өчен ябыштырылган сары газета кисәкләрен ертып, тәмәке урынына көйрәтәбез. Тартасы килүне киметмәсә дә, төтене чыккач, нәфес азрак басыла тагын.
Ундүртенче март
Бөтен җирне томан каплаган. Диңгез ягында да берни күренми. Ул тарафтан бары тик су өстендәге судноларның авыр уфылдаган тавышлары гына ишетелә. Без ябылган бинаның тәрәзәсе төбеннән бертуктаусыз диярлек автомашиналар, сугыш техникасы агыла. Машиналарның әрҗәсе күбесенчә брезент белән капланган – авыр йөк төялгән булырга тиеш, чөнки моторларының үкереп эшләве моңа дәлил.
Томан чак кына таралу белән, берничә автоматлы сакчы ияртеп, камерага немец офицеры керде. «Шнелле», – дип ашыктырып, урамга куаладылар. Инде тәүлектән артык башка камерадагыларны күргән юк иде. Мин танып белгәннәрдән алты кеше, шулар арасында экипажыбыз штурманы – кече лейтенант Плюхин да бар иде. Ул элек тә буйга кечкенә, чандыр иде. Әсирлеккә эләккәч, бөтенләй кечерәеп, үсмер малайларга охшап калган. Аны исән килеш күргәч, куанычым эчемә сыймады, янына килеп, иңнәреннән кочтым. Владимирдан экипаж командиры турында да сораштым. Штурманның йөзенә кайгы билгесе чыкты.
– Юк инде безнең командир, парашюттан сикергәндә, фашист истребителе пулемёттан ут ачып, аны теткәләп бетергән, – диде ул, башын аска иеп.
– Яхшы кеше иде, и-их, сугыш диген. Безнең дә язмыш аныкыннан әлегә исән булуыбыз белән генә аерыла.
– Күңелеңне төшермә, өлкән сержант, бәлки, берәр рәте чыгар.
«Нинди рәт чыгарга мөмкин фашистлар өнендә, бүген булмаса, иртәгә юк итәрләр дип, җаныңны учка кысып көтәргә генә кала», – дип уйладым мин. Тик кычкырып әйтмәдем, чөнки моннан берәүгә дә җиңеллек килмәячәк, тагын да авыррак кына булачак иде.
Кече лейтенант немецларга ничек эләгүен дә сөйләде. Үзе бер маҗара. Ул парашюттан сикергәч, диңгез ярыннан ерак түгел агачлыкка килеп төшә. Парашют баулары карама ботагына эләгеп, һавада асылынып кала. Күпме тырышса да, үз көче белән агач башыннан төшә алмый. Берничә сәгать шул хәлендә эленеп тора. Нык туңудан аяк-куллары берни тоймый башлый. «Бетүем шушы икән», – дип уйлый Володя. Вакыты белән аңы томалана. Бермәлне чит авазлар ишетеп күзен ачса, ул эләгеп торган агач төбендә үк берничә фриц тәгам җыеп утыралар, имеш. Учак та якканнар. Тушёнка банкасы ачып, көлешә-көлешә ашыйлар. Никтер берсе дә өскә күтәрелеп карамый, югыйсә совет очучысын һичшиксез күрерләр иде. Учактан күтәрелгән җылылык, тәмле булып таралган ит исе Плюхинны тәмам айныта. Ул, немецларны сискәндереп, төчкереп җибәрә. Тегеләр дәррәү сикереп торып, коралларына ябыша. Берсе инде атарга дип автоматын төзи, тик икенчесе автоматны читкә борып өлгерә, көпшәдән чыгып очкан ядрәләр янәшәдәге агач ботакларын кыеп төшерә. Очучыларны әсирлеккә алу зур мәртәбә саналганлыктан, дошманнар иренми, Плюхинны, агач әсирлегеннән азат итеп, немец әсирлегенә алып кайта.
Ничаклы гына ач булсак та, әлегә анысына түзәбез. Ә менә тартасы килүдән башлар әйләнә башлады. Юл аша чыкканда аунап яткан тәмәке төпчекләре күреп, шунда ташландым. Бер-ике төпчекне җирдән күтәреп кесәмә салырга өлгермәдем, арттан килеп кемдер аркама каты итеп оруга тәгәрәп киттем. Янәшәмдә, авызын ямьсез кыйшайтып, сакчы басып тора, үзенчә көлүедер инде. Автомат түтәсе белән суккан икән. Болай да сызлаган умырткам тагын да ныграк авырта башлады. Конвоирларга ияреп безнең төркемне озатып йөрүче тәрҗемәче алай эшләргә ярамаганны аңлатты. Инде бүтән чагында саграк кыландык: күзәтүчеләр күрмәгәндә, тычканга ташланган мәче җитезлеге белән төпчекне эләктерәбез дә эчке кесәгә шудырабыз. Хәлсез әсирләргә көч каян килгәндер, анысын бер Ходай белә. Хәер, тартасы килү тойгысы барысыннан да өстен иде шул.
Төштән соң томан таралуга, тагын үзебезнекеләр очып килеп җитте. Җир өстен кабат дәһшәтле күкрәү авазлары күмде. Безне ашыгычлык белән төрмә ролен үтәүче бинага алып кайттылар. Кичкырын, авиаһөҗүм туктагач, эшкә яраклыларны бер якка, яраланып яисә имгәнеп эшкә чыга алмаучыларны икенче стройга тезделәр. Ике арада автоматчылар озатуында немец офицеры йөренә, әсирләргә эчке тәртип кагыйдәләрен, алар тарафыннан качарга омтылыш ясалса, шунда ук атып үтерәчәкләрен аңлата. Тәрҗемәче урысчага аударып, сүзен сүзгә җиткерә. Стройда торганда селкенергә дә ярамый. Ике төркемдә барлыгы егерме кеше. Каршы яктагылар ишлерәк. Кайсысының бөтен йөзе бинтка уралган, кайсының кулы чүпрәк бәйләп муенына асылган, тәннәре каты пешүдән чиләнеп, киеменә ябышканнары да бар. Минем каршыда ук төнлә ерак араларга оча торган… номерлы полк командиры подполковник басып тора, аның аягы имгәнгән. Мескенкәй аксак аягын бераз бушатып кыймылдатып куйды. Исемлек буенча барлау уздыра башлаган офицер аның хәрәкәтен күреп, янына йөгереп килде. Юкка фашист димәгәннәрдер – бар куәтенә күн итеге белән подполковникның тез астына китереп типте. Ир уртасы, ыңгырашмаска тырышып, ике куллап тезен тоткан килеш алга иелде. Аның чыдамлыгына җене котырган гитлерчы, арттан баш чүмеченә сугып, яралыны җиргә екты. Әсирләр, немецның подполковникны таптый-таптый изүен күрмәскә тырышып, йөзләрен читкә борды.
Безне камераларга куалап керттеләр. Караңгы төшкәндә, җан башына җитмеш грамм пычкы чүбе кушып пешерелгән икмәк һәм берәр стакан җылы су өләштеләр. Бу – тәүлеклек норма. Аннан соң тагын һәр әсиргә ярты литр чамасы болганчык су бирделәр. Табак-савыт юганнан калган су икәнлеге исеннән сизелә иде. Икмәкне болай гына тешләп ашарлык түгел, шакыраеп каткан. Җаен таптык: юынтык суга ипи кисәкләрен ташладык та, болгата-болгата җебеткәннән соң, шулпага ошый башлаган баланданы азлап-азлап эчәргә керештек. Аңа чак кына ниндидер тәм кергәндәй сизелде. Ач тамакка анысы да ярап тора.
Нык арылган. Идәнгә сузылып яттык. Шулай да күзгә йокы кермәде. Уйларым мине ерак үткәнгә, 1940 елның октябрь аена алып китте…
Казан – Пенза арасы