banner banner banner
Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке)
Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно


– Советларга әсирлеккә бирелгән очракта безгә нәрсә булачак? – дип сорады.

– Һәркемгә кылган гәмәлләренә карап җәза бирерләр, – дип җавапладык.

Комендантны бу гына канәгатьләндермәде булса кирәк, ул тагын сораулар бирде. Тик әсирләр булганлыктан, хәтта исән котыла калсак та, особый отделдан карашның үзебезгә дә үзгә буласын чамалый идек, фашист ялчысын ни дип юатыйк соң?

Комендант шушы көннәрдә генә Гитлерның Пилауга карата махсус әмере ирештерелүен әйтте. Пилауны Кызыл Армиягә бирмәскә, соңгы солдатка кадәр сугышырга, диелгән, ди, анда.

Бу инде дошманның атаудан табан ялтыратырга өмете киселгән, сугышып үләргә яисә әсир төшәргә генә тиешлеген аңлата.

Утыз алтынчы елда ук илен саткан адәмнең тагын ниндидер мөһим соравы бар иде кебек. Ул гадәти сораштырудан башка нәрсәнедер ачыкларга теләп, бер-ике тапкыр талпынып авызын ачты, тик иңнәрен җыерып кулын селтәү белән чикләнде. Ахырда: «Сезнең белән соңгы сөйләшү булмас әле», – дип чыгып китте.

Комендантның исән калган очракта үзен нәрсә көткәнен беләсе килүе аңлашыла. Аны Ватанга хыянәт итүе, фашистларга хезмәт итүе һәм кылган явызлыклары өчен Советлар ягында үлем җәзасы көтә. Иң ким дигәндә дә – егерме биш ел төрмә. Гаебен бераз булса да йомшарту нияте беләндер, кулындагы таягын «югалтты» ул, әсирләр белән кешечә сөйләшә башлады. Шул көннән башлап әсирләргә бирелә торган җитмеш грамм икмәкне йөз грамм иттерде, баланданың сыйфаты да чак кына яхшырды, чәйнең тәүлеклек нормасы ике мәртәбә артты. Ул, камерага кереп, ашау якларыннан немец солдатларының да кысынкылык күрүләрен, ә безгә паёк арттыруның ватандашларына яхшылык эшлисе килүдән икәнен аңлатты. Шулчак башка, телдән менә-менә ычкынам дип, «Гаебеңне юар өчен шулай тырышасыңмы, фашист эте?» дигән сорау килде. Тик аны кычкырып әйтергә ярамый шул, маңгаеңа пуля алуың бар.

Егерме икенче мартка кадәр безне камералардан беркая да чыгармадылар. Совет самолётларының шәһәрне бомбага тотулары да нык кимеде, еракка ата торган туплар да нигәдер тынып калды. Тик бу тынлык давыл алдыннан була торган тынлыкны хәтерләтә иде. Күрәсең, Кызыл Армия киң фронт буенча зур һөҗүмгә әзерләнә.

Тәскиядән хат

Мин йокыдан уянуга, йорт хуҗасы өстәлдәге конвертка күрсәтте.

– Солдат, сиңа хат килгән анда, – диде ул аталарча җылы тавыш белән.

Мин, рәхмәт әйтеп, конвертны кулыма алдым. Хат Тәскиядән иде. Аның белән хат алышу мин армиягә алынганнан соң да тукталмады. Тик менә Мәхмүзә генә… И-их, Мәхмүзә! Мин лазаретка эләгеп озак вакытлар дәваланып ятканда һәм аннан соң бу кызга тиз генә хат язып сала алмадым. Аннан да хат килүләр тукталды. Соңрак ишеттем – Мәхмүзә тормышка чыккан икән. Кызларга ышанычым бетте. Аерылышканда: «Габделхагым, мин сине мәңге көтәрмен!» – дип антлар итте, күкрәгемә капланып елады. Һәм менә сиңа мә. Мин моны аңламадым. Иптәшләремнән берсе «Ул синең турыда «үлде» дигән хәбәр ишеткәч, сораучысы барында кияүгә чыгып калыйм дип уйлады» дигән эчтәлектәге хат та язып салды. Мәхмүзәнең, әгәр мин гафу итсәм, иреннән аерылырга нияте барлыгын белгертте. Миндә дә горурлык бар: бернәрсә ишетергә дә, аңларга да теләмәдем, Мәхмүзә белән араны кырт өздем.

Тәския хатын кырык өченче елның бишенче июнь көне белән даталап, болай дип башлаган: «Йөрәк дустыма! Онытма мине, онытмам сине. Хак дустым, сиңа меңнәрчә, миллионнарча сәламнәремне җибәреп калам. Бүген җиденче сыйныфларга татар теленнән имтихан үткәреп кайтуыма, капка төбендә бригадирым (мин беренче бригаданың агитаторы да бит әле) көтеп утыра. Аның белән бергәләп кырга сукачылар янына киттек. Басудан кайтсам, өстәл өстендә ике хат ята: берсе – синнән, икенчесе – энекәштән, ике хатны да бер тында укып чыктым. Нык арылган булса да, сиңа шунда ук җавап язарга утырдым. Хатың белән фотоңны да җибәргәнсең, хәрби кием бик килешә икән үзеңә. Рәхмәт. Дошманны арымыйча кыйнагыз, сез, үзегезне аямыйча, җиңүгә зур өлеш кертәсез. Ул көн ерак түгел инде. Бүген радиодан Орёл юнәлешендә зур бәрелешләр булачагы турында хәбәр иттеләр. Канкойгыч сугышлардан исән килеш чыгарга насыйп итсен.

Мактаулы һәм батыр бул
Туган илең каршында.
Фашистны дөмбәслә ныграк,
Ирек бирмә качырга.

Дустым, мин сиңа кичә тагын посылка итеп кәгазь төргәге җибәргән идем. Моннан алдагысын «алмадым» дидең. Шәт, бу юлы барып ирешер. Неужели инде һәр җибәргәнне үзләштереп барырга намуслары җитәр? Үзем, җаен туры китереп, Апаска барып фотога төштем, сиңа бер карточкамны җибәрәм. Сагынганда алып карарсың.

Үткәнендә «Түбән Барыш белән бәйләнеш» дип язган идем бит әле, син аны дөрес аңламагансың. Минем анда беркем белән бернинди бәйләнешем юк. Чит-ятларга күз дә салмыйм. Ә синең башкалар белән хат алышуыңа исем китми, чөнки һәркем җаны теләгән кешесе белән хат алышырга хокуклы. Алай кызыклырак та әле ул, тормышта күп нәрсәләрне чагыштырып карарга өйрәнәсең.

Авылда хәлләрне җиңел дип әйтеп булмый. Чәчү һаман бетмәгән. Бәрәңге утыртырга хәле булганнар да бәрәңгесен утыртмаган. Иген турында әйткән дә юк, бәрәңгенең поты алты йөз-алты йөз илле сум тора. Аңлыйбыз инде: фронт өчен күп кирәк. Без монда ничек тә түзәрбез, сугышта тагын да кыенрак ич».

Тәския хатын шигъри юллар белән төгәлләгән иде:

«Тиңсез шатлык туа йөрәгемдә,
Рәсемеңне алып карасам.
Кош баласын өзелеп сагынгандай,
Мин дә сине өзелеп яратам.
Сөешү ул – безнең өчен бәхет,
Яшәү бәхете сөешә белү дә.
Яшь чагында сөя белеп кенә,
Сөя белеп яшик гомергә!

5.06.43 ел»

Тәскиянең ак кәгазьгә төшергән чиста хисләре, миңа карата күңеленнән ташып чыккан мәхәббәте мине дә әсәрләндергән иде. Фотосын зур саклык белән кулыма алып, үз итеп озак кына карап утырдым. Ачык йөз, гөнаһсыз туры караш мине тәмам әсир итте. Тыйнак кыз баланың йөрәген ачып салуы күп нәрсә турында сөйли: ярата ул мине, өзелеп ярата. Үзем дә сизмәстән бармакларым белән Тәскиянең фотосурәтен сыйпадым. Иреннәрем үзләреннән-үзләре: «Көт кенә, кайтырмын», – дип пышылдады.

Ашханәгә кичке ашка барганчы әле ике сәгатьләп вакыт бар иде, Тәскиягә җавап хаты язып салырга булдым.

Берникадәр ничек башларга микән дип утырганнан соң, башына «Кадерлемә» дип язып куйдым. Бу сүз артыннан шигъри юллар тезелеп китте:

«Хат язарга менә утырдым да
Матур сүзләр эзләп карадым.
Ләкин матур итеп язар өчен
Иң кирәкле сүзне тапмадым.
Яшь күңелгә ышанып булмыйдыр шул,
Төрле уйлар килә күңелгә.
Кайчагында ялгыш алдана ул,
Ни буласын алдан белми дә.
Җил исмидер – җилләр хасил була,
Һаваларда кошлар кагынса.
Һәркем үз иленә хатлар яза,
Аны сөйсә, аны сагынса.
Дөресен әйтәм: синсез авыр миңа —
Авыр таш бар кебек күңелдә.
Мин сөямен сине шуның өчен,
Аерылмам синнән мәңгегә».

Соңгы хәлләр турында бәян иткәннән соң, аны күрергә зар-интизар булуым турында әйттем. Язганнарымны зәңгәр конвертка салып, ашханәгә барышлый, хатны почта әрҗәсенә салдым.

Егерме икенче март

Егерме икесе көнне иртән иртүк безне, камералардан чыгарып, коридорда тезделәр. Стройда унтугыз кеше. Шулардан өчесе генә сержант: мин, Мазин һәм Метелкин дигән иптәшләр. Ун очучы-офицер, калган алтысы танкистлар. Подполковник дәрәҗәсендәге комендант үзенең ярдәмчесе һәм тагын ике немец офицеры белән безнең төркем каршында басып тора. Аның дулкынлануы йөзенә чыккан. Дүрт автоматчы автоматларын корсакларына терәп, бер-берсеннән тигез ара калдырып тезелеп басканнар. Әмер яңгыраса, алар кичекмәстән ут ачарга әзер.

Элекке урыс эмигранты, немец жандармериясе подполковнигының дулкынлануы юктан булмаган икән. Менә ул әсирләр тезелеп баскан төркем алдыннан атлап китте һәм, һәрберебезгә текәлеп карап, акрын тавыш белән сөйли башлады:

– Сез бүген бу атаудан портка чыгарылачаксыз. Биредә бомбалар астында калып һәлак булуыгыз ихтимал. Немец командованиесе гуманлылык принципларыннан чыгып, исәнлегегезне кайгырта. Портта пароходка утыртып, бөек Германия җирләренә җибәрәчәкләр. Сезне исән-имин илтеп җиткерүне миңа ышанып тапшырдылар. Алдан ук кисәтеп куям: качарга теләгәннәр тотылган урыннарында атылачак. Андый очраклар булгалады инде, качып ерак китә алмадылар. Үзегезне тәртипле тотсагыз, сезнең белән дә мөнәсәбәтләр нормаль булыр…

Комендантның сөйләгәннәре бер колактан кереп икенчесеннән чыга. Башта сораулар бөтерелә. Немецлар ни сәбәпле үзләренә артык йөк итеп совет әсирләрен Германия җирләренә чыгарырга уйлаганнар? Шушында юк итү алар өчен җайлырак түгелме? Моның әллә берәр сере бармы? Болай булса, яшәүгә өмет бетмәгән ич. Юлда әллә нинди хәлләр килеп туарга мөмкин, бәлки, качып котылып булыр.

Комендант, нотыгын төгәлләгәч, сакчыларга алып чыгарга кушып кул изәде. Шуны гына көткән автоматчылар безне урамга куалады. Җир өстенә биниһая зур савытка салынган аксыл кесәл кебек куе томан сарылган. Күп тә үтмәде, томан, кар катыш вак яңгырга әйләнеп, юка гимнастёркаларыбыз аша арык тәннәребезгә үтеп керде, чәчләр учма-учма укмашты. Туңудан тешләр тешкә тими. Немецларга нәрсә, алар өсләренә плащ-палаткалар бөркәнгән. Дүрт солдат һәм дүрт офицер, ике яклап тезелеп, эт һаулаган тавышлар чыгарып, безне диңгез ягына ашыктыра.

Кичүдә халык күп җыелган. Әйләнә-тирә кычкырыш-талаш, елау тавышларына күмелгән. Күпләр бу тирәне, совет гаскәрләре басып алганчы, тизрәк ташлап китәргә ашыга, күрәмсең. Тик качып кая бара инде болар, бер җәһәннәмнән котылып, икенчесенә эләгәләр түгелме? Бу уйлар аңда озак тоткарланмыйча, тиз, сызылып кына уза. Чөнки үз хәлебез хәл. Салкын тәмам бәгырьгә үтте. Паром һаман күренми. Ул берничә сәгатьтән соң гына килде. Ачык паромда да бернинди ышыкланыр урын юк. Карлы яңгыр юешлегенә диңгез салкынлыгы өстәлде, без – унтугыз әсир – катып үлмәскә тырышып, күшеккән сарык бәрәннәре шикелле, бер почмакка бөялдек. Өлкән лейтенант Бобров, телгә килеп:

– Мөгаен, бу этләр безне атмыйча, шулай туңдырып үтерү ысулын сайлагандыр, – дип куйды.

Аның һәм кайбер тоткыннарның пешеп эренләгән яраларын бәйләгән чүпрәкләре җебеп, урыннарыннан күчкән, ачылган яралар, кызгылт-шәмәхә төскә кереп, коточарлык булганнар.

Атаудан каршы якка чыккач, паром яр буенда туктады. Бу әле порт түгел иде. Бөтен халык чыгып беткәч, безгә чират җитте. Аяклар туң агач кебек каткан, юньләп атламыйлар. Аларны чак сөйрәп, яр буенча өстерәлә торгач, ничек кирәк алай пристань-портка килеп җиттек. Монда да безне көтеп тормыйлар, тиешле пароход бирелмәгән иде. Ярый шулчак кояш чыкты. Сакчылар порттагы зур бер бина янында тезелешеп утырырга рөхсәт иттеләр. Рәхимле кояш нурлары! Ярый әле сез бар. Акрынлап тәннең дерелдәп калтырануы басылды, эчкә җылы керде, кайберәүләр хәтта изрәп йокыга оеды. Өстәге гимнастёркаларны, чүпрәк-чапракны кояшта киптерергә җай чыкты, кичкә таба һава янә суытты. Тик монысына гына түзәргә була инде, өстән явып тормый иде.

Пароход кичке уннар тирәсендә генә бирелде. Трап буенча зур диңгез пароходына күтәрелгәннән соң, әсирләр төркемен судноның борын өлешенә, юан тимер чылбырлар урап куелган урынга кысрыкладылар. Берничә тәүлеккә сузыласы «сәяхәт» не без шушында үтәргә тиеш булып чыктык. Тик әле диңгез корабы якорь ташлаган җиреннән никтер һаман да кузгалырга ашыкмады. Төнге сәгать икеләр тирәсендә генә портны ташлап киттек. Безнең кораб диңгез сәфәрендә ялгызы түгел икән. Әсирләр каян ишетеп белгәндер, кемдер әйтүенчә, янә биш пароход суднолар төркемендә йөзәсе, аларны дүрт су асты көймәсе саклап барырга тиеш, имеш. Бардыр, анысы да булыр.

Пароходлар кузгалып ерак китәргә өлгермәде, Кызыл Армиянең еракка атучы диңгез буе артиллериясе телгә килде. Снарядлар башта шактый читтә шартласалар да, торган саен куәтле су баганалары якындарак күтәрелә башлады. Менә инде кайбер снарядлар янәшәдә үк фонтаннар хасил итә. Күккә чөелгән алагаем су массасы шаулап диңгезгә коела да, пароходның ныклыгын сынарга теләп, як-якка чайкалдыра. Бу вакытта басып торсаң, аяк өстендә калуы кыен. Күңелгә курку хисе үтеп кергән. Үлем янәшәдә генә, һәр мизгелдә зур җимерү көченә ия снаряд тиеп юкка чыгу куркынычы бар. Пароход шунда ук батмаса да, барыбер котылу юк – төпкә китеп, балыкларга азык буласыңны көт тә тор. Көн яктысы беленгәч, эскадрадагы алты корабльдән икесенең су астына киткәнлеге ачыкланды. Дүрт су асты көймәсенең берсе юкка чыккан иде…

«Батырлык өчен» медале

Эскадрилья командиры капитан Губанов экипажларны үзе яши торган йортка чакыртты. Һәр экипажга сугышчан йөкләмәне үтәү өчен кайсы районнар өстеннән очарга туры киләчәге, биеклекнең җирдән ничә километр булырга тиешлеге, тизлекнең күпме һәм очу юнәлешенең ничә градус тотылырга тиешлеге аңлатылды. Җир өстендәге һәр торак пункт, урманнар, күлләр, тимер юл, аерым агач һәм хәтта куакларның картадагы торышы күрсәтелде.

Штурманнар карталарын өстәлгә җәеп салып, җентекләп очу маршрутын сызалар. Дошманның зенитка батареялары урнашкан урыннар аерым билге белән тамгалана, аэродромнары боҗрага алына – аларны ничек тә әйләнеп узарга тырышалар. Фронт линиясе кара карандаш белән калын сызык итеп билгеләнә.

Укчы-радистлар үзләренең элемтә начальникларыннан бу юлы радиодулкыннарны кайсы дулкында кабул итәргә, позывнойларны тапшырганда нинди ешлыкка көйләргә икәнлекне борт журналларына теркиләр, пароль атамасын хәтерләрендә калдыралар.

Эскадрильядагы экипаж әгъзаларының һәммәсенең йөзе ачык, кәефе көр. Капитан Губанов, фронт штабын тар-мар итүдә күрсәткән батырлыклары өчен, Һава Армиясе командованиесе исеменнән барлык звеноларга рәхмәтен җиткерде. Дошман истребительләренә эскадрилья сафларын туздырырга ирек бирмәгән очкыч укчыларының исемнәрен телгә алды. Арада минем дә фамилия яңгырау бик күңелле иде, әлбәттә. Шулчак бер кырыйда боегып утыручы Сашага күзем төште. Теге төнне Сашаның соң гына кайтып ятканда әйткән «Хәлләр бик яхшыдан түгел әле» дигән җавабы исемә төште. Шулай инде, бөтен эскадрилья очучылары рәхмәт алганда, сине әрли башласалар, боегырсың да. Хәл болай була: Александр кичке аштан соң рөхсәтсез генә күрше авылга кызлар янына китә. Андый чакта вакыт үткәне сизелми бит ул. Кайтырга чыкканда, инде таң әтәчләре кычкыра. Гөнаһ шомлыгына, авиаполк сугышчылары урнашкан авылга кергәндә, полк командирының сәясәт буенча урынбасары майор Соколовка очрый. Майор: «Кем син, кайсы эскадрильядан, фәлән-фәсмәтән», – дип сораштырырга керешә. Куен блокнотына Сашаның исем-фамилиясен теркәп куя. Ул аны сугышчан йөкләмәне үтәп кайтканчы борчып тормый. Ә менә бүген, капитан Губанов башкаларны мактаганда, Сашага, майор Соколов күрсәтмәсе буенча, чираттан тыш биш наряд бирде. Эскадрилья очучылары орден-медальләргә тәкъдим ителгәннәр, Саша автомат рәвештә исемлектән төшеп кала. Әйбәт егет, тик нишлисең, сугыш вакыты законнары буенча штрафбатка да җибәрергә мөмкиннәр иде, җиңел котылды. Хәер, Соколов үзе дә аталарча кайгыртучан кеше – полкта һәркемнең хәленә керергә тырыша, күтәренке сугышчан рух хөкем сөрүгә ирешә.