Читать книгу Тормыш баскычлары (Салих Хусаинов) онлайн бесплатно на Bookz (2-ая страница книги)
bannerbanner
Тормыш баскычлары
Тормыш баскычлары
Оценить:
Тормыш баскычлары

4

Полная версия:

Тормыш баскычлары

Чәй эчеп утырганда Лидасы:

Эштән кайтканда Геннадий Михайловичны очраткан идем. Анда сезнең бер машина җимерелгән бугай, – диде.

Шулаймыни?.. Нигә аны баярак әйтмәдең, – дип урыныннан сикереп торды Петр Сергеевич.

Бүген шундый шатлыклы көн. Бу хәбәр белән сине борчыйсым килмәгән иде, дип куйды Лида, ник әйтүенә үкенеп.

Мин тиз генә барып кайтыйм инде, әнкәсе, бик озак тормам, – дип Петр Сергеевич чыгып китте.

Лесничество мөдире Геннадий Михайлович Тюленев аны ачык чырай белән каршы алды.

Ишеттем, ишеттем, молодец, – дип чын күңеленнән тәбрикләде.

Бераз сөйләшкәннән соң Никушин:

Машиналарның барысы да эштәме? – дип сора куйды.

Кая киле чыга, иртәгә планны тутырабыз дигәндә генә…

Нәрсә булды? – дип түземсезләнеп сорап куйды механик.

Әнә Куртаев Мөкатдәс машинасының тормозы җимерелгән.

Петр Сергеевич машинасы янына ашыкты. Әмма Геннадий Михайлович уйлаганча, эш җиңел генә җайга салынмады. Тормоз дискын яңага алыштырырга кирәк булып чыкты. Ә запас часть, үч иткәндәй, лесничество мастерскоенда да, хәтта Тархан РТСында да табылмады. Шуннан соң алар Урюм РТСына мөрәҗәгать итеп карадылар. Анда да булмагач, Тәтеш «Сельхозтехника» сына шалтыраттылар.

Нишлибез соң инде хәзер, – дип ачынып әйтеп куйды Геннадий михайлович. – Мин бу айда планны йөз илле процентка үтәрбез дип тора идем.

Петр Сергеевичның да чырае караңгыланды. Өенә кайткач та бу тормоз аның исеннән чыкмады. Төнлә дә тыныч йоклый алмады.

Нигә шул кадәр борчылырга, – дип тынычландырмакчы булды аны Лидасы.

Булмаганга син гаепле түгел ич.

Машина эшсез тора, – дип авыр сулап куйды Петр Чергеевич. – План өзелә.

Уйланды, уйланды да сикереп торды, үзенең техник китапларын актара башлады. Тик аннан күңелен басардай бернәрсә дә таба алмады. Тагын ятты. Ничек кенә булса да йокларга тырышты. Уйлар тынгылык бирмәделәр. Тагын сикереп торды, клына каранаш алып, нидер сза башлады. Ертып ыгрытты, кабат сызды, тагын исәпләде…

Икенче көнне алар шофер белән кызу эшкә керештеләр. Кул тормозының ватык ватык чуен барабанын үзләре ясаган тимер барабан белән алыштырылар. Тагын башка җайланмалар ясаганнан соң, машинага икәү утырып сынап карадылар.

Бик шәп булган бу, Петр Сергеевич, – дип куйды Мөкатдәс, шатлыклы елмаеп. Машина янына директор да килеп җитте.

Молодцы, егетләр, булдыргансыз, – дип мактап куйды. Аннары Никушинга карап. – Кара син нинди егет икәнсең, Петр Сергеевич, – дип дәвам итте. – Бу яңалыкны башка машиналарда да кулланырга кирә булыр.

Һәм чынлап та кулланырга туры килде. Шундый ук тормозны Петр Сергеевич Килдеш лесничествосында эшләүче шофер Василий Подгорныйга ясап бирде.

Беркөнне Никушин лесничествоның тимерчек алачыгына ашыгып килеп керде.

Эшләр харап, Нотфулла абый, ди эндәште ул тимерче Гыймадиевка. – Автокранның тормоз «собачка» сы ватылган. Аны безнең район мастерскойларында түгел, Казанның үзеннән дә табуы бик читен.

Нотфулла абзый авыр чүкечен җайлап кына куйды да, маңгаендагы тирен кулы белән сөртеп алды..

Тыңлыйм, энем, – дип куйды ул, кайгы уртаклашкан сыман һәм папирос көйрәтеп җибәрде.

Мин күп уйладым инде, менә сызымым да бар, – дип механик куен кесәсеннән кәгазь тартып чыгарды.

Ул үзенең планнарын тимерчегә аңлатканнан соң:

Ничек уйлыйсың, Нотфулла абый, шуны эшли алырбыз микән? – диде.

Ай-һай, энем, белмим шул.

Алар эшкә керештеләр. Билгеле, уйлаган планны ахырына җиткергәнче шактый көч түгәргә килде. Ниһаять, үзләре ясаган механизмны сынап карадылар. Икесенең дә чырайлары яктырып китте.

Булды бит бу, энем.

Тәки башкардык бит, Нофулла абый. Кулың алтын дип тикмәгә генә әйтмиләр икән шул.

Нишләрмен инде хәзер дип бик борчылган идем, – дип кранчы Талип Галиуллин да сүзгә кушылды. – Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт.

Автокранны урманга озатып мехник ял итәргә дә өлгерә алмады. Мәүлет Куркин чабып килеп битте.

Тагын шпилька сынды, петр Сергеевич, – диде Мәүлет, мазутланган бияләйләрен җиргә атып. – тәмам аптырады бит инде.

Механикның дачырае бозылды. Куркин тракторына «Бугиль» шпилькасының соңгысын куеп җибәргән иде инде ул. Хәзер ансын каян алырга инде.

Бу айда гына да тке-өч «Бугиль» шпилькасын ваттырган өчен ул Куркинны ачуланып та ташларга уйлаган иде, шулай да ул үзен тыеп кала алды.

Мәүлет тә механикның фикерен сизенепмедер:

Сынуы бер хәер иде әле. Аны ремонтлап булмый, һаман яңа белән алмаштытырырга туры килә. Нигә шул «Бугиль» шпилькасын заводтан ук ремонтларга мөмкин булырлык итеп ясап чыгармыйлардыр.

Петр Сергеевичның тагын яңа кайгысы артты. Өстәл артында төн озын уйланып утырды. Күпме баш ватты, күпме кәгазь буяды. Эшкә килгәч тә уе һаман шул «Бугиль» шпилькасы турында иде. Ул инде аны кулында туксан тугыз мәртәбә әйләндереп карагандыр.

Кинәт ниндидер өмет чаткысын сизгәндәй, йөзе яктырып киитте.

Кара әле, шайтан алгыры, болай эшләргә була иде бит аны, – дип җилкенеп куйды ул. Шулай да шпильканң ныклы булуына шикләнә иде. Тиз генә мотоциклына утырды да РТСка чапты. Андагы белгечләр белән киңәште һәм эшләп карадылар.

Чынлап та бу фикер начар түгел, – дип хуплады ны баш инженер.

Җайланма үзе гади генә, әмма хәзер «Бигуль» шпилькасын тулысынча металлоломга ыргытырга туры килмәячәк, үзәк буенча тишелгән эз аның детален җайлы гына алыштырып куярга мөмкинлек бирәчәк.

Бу яңалык Урюм РТСы механигы Фроловка да барып җитте. Ул да Никушин тәкъдиме буенча эшләп карады.

Кырык ел механик булдым, шуңа башым җитмәгән, – дип ул Никушинны мактап та алды. – Башлы егет.

Петр Сергеевичның тик торган вакытын күрмәссең. Әле генә мастерскойда була, ул да түгел аны яшь механизаторлар янында күрәсең. Аның кул астында күп кенә яшь белгечләр «канат чыгардылар». Әнә Степан Одаряев белән Николай Ниткасовка гына карап торыгыз. Трактор детальләрен ничек оста итеп электр белән кыздырып ябыштыралар алар. Болар Петр Сергеевичның җимешләре бит. Әле кайчан гына электр белән ябыштыру механизмына орынырга да куркып торалар иде. Ә Рифкать Җәгъфәров, Рәис Рәхмәтуллин, Сәгыйть Фәткуллиннарны трактор «йөрәген» аңлап бетерергә, аның тибешенә карап «сәламәтлеген» аерырга кем өйрәтте дип беләсез. Болары да Петр Сергеевичның җимешләре.

Күптән түгел генә әллә кайчан металлоломга тапшырылган детальләрне җыеп менә дигән механизм ясап куйды. Аның бу машинасы бер үк вакытта чар да була, автомашина балоннарына һава тутыра ала.

Безнең Петр Сергеевич чын рационализатор, – дип мактый аны Геннадий Михайлович. – Ул ясаган паркет станогы гына да безнең өчен зур байлык. Өстәвенә чәчү һәм агач утырту җайланмалары һәм башка унлаган тәкъдимнәрне безнең хуҗалыкны алга җибәрүгә зур этәргеч булды.

Петр Сергеевич Никушинның партиягә кабул ителүенә икенче генә ел әле. Шулай да ул үзендә нык үзгәреш, үсү сизә. Аның күбрәк беләсе, күбрә укыйсы килә. Үзенә әллә ничә исемдәге газета һәм журналлар өстенә техник журналлар да алдыра. Чын-чынлап тормыш-баскычлары буйлап биеклеккә үрмәли ул. Рухланып дәртле күңел белән эшли.


Тормышның мәгънәсе


Иртән көн аяз, җилсез иде. Кичкә җаба җил чыкты, буран күтәрелде. Телефон баганалары, үксеп елаган балалардай, шайлый башладылар. Авылны әкрен генә караңгылык пәрдәсе томалады, өйләрдә ут кабынды.

Барысы да җылы итеп ягылган өенә яшеренде. Урамнар беразга тынып калгандай булды. Бу вакытта Никадр Артемьевич Федотов та өйдә иде. Нәрсәгәдер борчылды. Тышта буран басылмаганмы дип әле тәрәзәгә килеп карады, әле ишекле-түрле йөрде. Бүген комсомоллар белән политзанятие көне. Ул сәгатенә карады. Нишләргә? Үз авылына гына булса да, ни әйтер идең. Шушы буранда өч километр юл үтәсе бар. Әгәр бүгенгә бармасаң? Ул кабат ишекле-түрле йөрде. Уйланды. Аннары тиз генә киенде дә юлга чыкты.

Күңел генә курка икән, бер юлга чыккач җиле дә, бураны да җиңелә. Баштагы уйлары, икеләнүләре өчен үз-үзен тиргәп тә алды: «Коммунист имеш, җебеп калдым, әйтерсең мондый бураннарда йөргән юк иде. Оят, оят…» Төрле уйларга бирелеп атлый тргач Тарханбаш белән Олы Тархан арасы сизелми дә калды. Әллә инде бераз буран да басыла төште шунда.

Комсомол яшьләр белән олитзанятие Олы Тархан клбының аерым бүлмәсендә үтә. Никандр Артемьевич клеп җиткәндә дәрес башланырга вакыт җитмәгән иде әле.

Кинәт аның карашы афишага төште һәм йөрәге жу итеп куйды. Бүген клубта яхшы кино булачак. Ззанятиега йөрүче комсомол членнары, мөгаен, кинога керерләр. Шушы буранда арып-талып килүе бушка китмәсме? Бу дәрескә яхшылап хәзерләнде, парткабинеттан аңа диафильмнар да алып килгән иде.

Исәнмесез, Никадр Артемьевич.

Ул борчулы уйларыннан аерылып, тавыш килгән якка борылды һәм сүрән генә:

Исәнмесез, Рәмзия, кинога килдеңме – диде.

Юк, – диде Рәмзия, ягымлы елмаеп, – дәрескә килдем.

Башкалар да җыелдылар. Менә гаҗәп, килгән бер комсомолец тамаша залына түгел, политзанятиене үтәчәк бүлмәгә җыелды.

Кино да, политзанятие дә бер үк вакытта башланды. Пропагандист яшьләргә карап эчке бер уү рухлану белән елмайды:

Ярый, иптәшләр, дәресебезне башлыйк.

Ул иптәп кенә утырды, үткән темага карата сорай бирде:

Фирдәвес, – алсу йөзле коңгырт-кара чәчле кызга текәлеп карады, – бу сорауга син ничек җавап бирерсең?

Кыз торып басты һәм башын горур гына артка чөеп сөйли башлады…

Прорагандистның күз алдыннан беренче занятие үтте. Бу көнне занятие үтте. Бу көнне занятиегә 26 кешедән бары 3әү генә клгән иде. Бик тә борчылган иде ул бу көнне. Пропагандист булып эшләвенә беренче ел гына түгел инде аның. Әмма шушындый хәлне беренче очратуы иде. Комсомол оешмасы пропагандист итеп билгеләгәч тә партком секретаре Я.Г. Әхсәнов:

Елның-елында бу комсомол оешмасында политзанятиеләр нормаль узмый. Билгеләнгән пропагандисттан һич тә уңганыбыз юк. Мәктәп партия оешмасы секретаре Одаряева Анна Яовлевна белән дә киңәштек һәм менә сезгә тукталып калдык. Билгеле җиңел булмас, өстәвенә чит авылда яшәегез дә кыенлык тудыра. Шулай да Сезгә ышанабыз, – дигән иде…

Никандр Артемьевич комсомол-яшьләр белән эшләргә бик ярата. Дөресрәе, аның күпчелек гомере яшьләр белән эшләп үтте. Беренче мәртәбә мәктәптә укытырга башлаган елы гына иде әле. Аны башлангыч комсомол оешмасының секретаре итеп сайладылар. Ул яшьләр белән эшне шул кадәр оста һәм кызыклы итеп оештырды, аны районда да тиз сизепалдылар һәм (ул вакытта район үзәге Олы Тарханда иде әле) бюро членлыгына тәкъдим иттеләр. Аннары Олы Тархан ВЛКСМ райомының секретаре итеп сайладылар. Бер үк вакытта ул Казан педагогия институтында читтән торып укыды.

Олы Тархан районы Тәтеш районы белән берләшкәч, Никадр Артемьевич укытучылыр эшенә күчте. Укытучы булса да, комсомол-яшьләрне онытмады, алар белән политзанятиеләр үткәрде.

Дөресен генә әйткәндә, нинди дә булса җәмәгать эше башкармаса, тормышының кайсыдыр бер чите ким, нәрсәдер җитешми кебек тоела иде. Тормышның барлык тәмен, яшәүнең ләззәтен халык белән эшләүдә тоя да ул.

Быел җәй, ул отпускада вакытта, аңа «Алга» колхозында пионер лагеры оештыруны тапшырдылар. Ә пионер лагеры бу колхозда беренче мәртәбә оештырылды! Тау кадәр кыенлык. Ә ул чигенмәде. Урман эчендә урнашкан пионер лагерында укучылар рәхәтләнеп ял иттеләр, көч тупладылар… Әйе, беренче занятиегә өч кенә кеше килде. «Барыгыз, иптәшләр, бүгенгә кайтып торыгыз, дәресне барыгыз да җыелгач үткәрербез», – дияргә хакы бар иде аның.

Юк, Никадр Артемьевич алай эшләмәде, өч кеше генә була да занятиене үткәрде һәм мөмкин кадәр кызыклырак үткәрергә тырышты. Ә икенче занятие комсомолецлар күп җыелган иде, ә аннары сәбәпсез дәрескә килмәүчеләр булмады.

Менә бүген дә шатланып бетә алмый. Залда яхшы кино бара. Ә комсомол членнары кинога түгел, занятиегә кереп утырдылар.

Димәк, шатланырлык урын бар, биредә аның хезмәт җимеше сизелә.

Үткән дәресләрне кабатлаганнан соң, пропагандист яңа дәресне башлады.

Ул темага карата төрле кызыклы эпизодлар сөйләде, диафильм күрсәтте. Дәресбеткә тә комсомоллар тз генә таралып китмәделәр. Тагын әллә никадәр сораулар бирделәр. Ә пропагандист иренмәде, сөйләде дә сөйләде.


Тормыш баскычлары буйлап


Төн. Ай яктысында кар энҗе бөртекләре кебек ялтырый. Аяз күк йөзенә сибелгән йолдызлар бераз салкынча төнгә сихри матурлык өстиләр. Һава чиста, саф. Сулыш алуы рәхәт. Шундый соклангыч айлы төндә өйгә бер дә кермичә йөрисе, һаман йөрисе, табигатьнең гүзәллегенә чумып хыялланасы, каядыр омтыласы килә.

Менә хәзер генә авыл клубында концерт куеп чыккан Валентина Дмитриевна Савельчеваның күңелендә шундый тойгы иде.

Ул әкрен генә атлый, гүя шушы сокландыргыч төннең бөтен гүзәллеген үзенә җыеп каласы килә иде. Шулчак кар шыгырдаган тавыш аның колагына килеп бәрелде. Валентина Дмитриевна артына борылып карады.

Кемдер аңа таба ашыга иде. Килеп җиткәч тә бер мәлгә тукталып калды һәм, сулышын көчкә алып, Валентина Дмитриевнаны кочып алды.

Көтелемәгән бу хәлдән Валентина Дмитриевна югалып калгандай булды һәм кочагындагы кешене танып:

Бу сиңа ләбаса, бәгырькәм Вера – дип Никонорова Вераның аркасыннан чәбәкләде. – Каян җил ташлады?

Менә бер-ике көнгә дип авылыма кайткан идем. Сезне дә күрәсем килде. Бик тә сагындым үзегезне. Өегезгә кергән идем, клубка китте диделәр. Клубка киттем. Карагыз әле, сез чын артистка икәнсез. Сезнең җырлаганны тыңлаганда мәктәптә укыган чакларым исемә төште. Сез ул чакта бик яшь идегез әле. Хәтерегездәме, без сезнең белән бергә Тархан, Киртәле, Кадыш клубларында концерт куеп йөри идек.

Онытыламы соң ул чаклар!

Ә Килдешкә концерт куярга баргана да шундый айлы кич иде. Сез үзегезнең мәктәптә укыган чакларыгызны искә төшереп сөйләгән идегез.

Алар шула үткән гомерне мәктәп чорларын искә алы бераз атлаганнан соң Валентина Дмитриевна:

Мин синең өчен бик шатмын, Вера, – дип әйтеп куйды. – Син хәзер зур кеше – доцент дәрәҗәсенә ирешкәнсең. Эшең шунда, Казан авыл хуҗалыгы институтындадыр бит?

Әйе, шунда, – диде Вера. – Минем дәрәҗә – синең тәрбия нәтиҗәсе, Валентина Дмитриевна. Сез һаман безгә: «Беркайчан да тукталыш ясамагыз, тормыш баскычлары буйлап өскә, һаман өскә үрмәләгез!» – дия идегез.

Күптән түгел Меньшов та кайткан иде. Аэродромда очраштык. Ул шундый үскән, матурайган, олыгайган. Чеоданнарын читкә куйды да, каршыма йөгереп килде. Ягымлы гына исәнләште дә: «Мине таныйсызмы соң, Валентина Дмитриевна?» – ди. Ябыграк гәүдәле, шаян, шат күңелле малай кылт итеп искә төште. «Меньшов» – мин әйтәм. «Әйе, мин шул, мин», – ди бу үзен укытучысы таныганга бик тә шатланып. Аннары ул янәшәсендәге хатынына борылып: «Бу – безнең рус теле, әдәбият укытучыбыз Валентина Дмитриевна», – дип мине тормыш иптәше белән таныштырды. Ул хәзер Брежнев шәһәрендә инженер булып эшли икән.

Вера белән бу очрашудан соң Валентина Дмитриевна яшьлегенә әйләнеп кайткандай булды.

Быел аңа 50 яшь тулды. Кай арада ярты гасыр гомер үтеп киткән соң әле. Әле кайчан гына Олы Тархан урта мәктәбенә укытучы булып килгән иде. Аңа да хәзер чирек гасыр үтеп киткән.

Украинада яшәүче әнисенә (ул үзе дә шунда туып-үсә, шунда белем ала) «Мине язмыш татар авылына китерде. Бу авыл үзе бик зур, мәктәбе дә зур. Анда дүрт милләт: татар, рус, мордва, чуваш балалары укый» дип язгач, әнисеннән бик борчылып язган хат алган иде. Болай да яраткан кызының читкә киткәнен авыр кичергән ана, шул татар аылында югалыр инде кызым, санга да сукмаслар үзен, абруе да булмас, дип уйлагандыр.

Үзенең тырышлыгы, ягымлылыгы кешелеклелеге белән үзен тиз танытты Валентина Дмитриевна. Ышанычлы юл ярды ул. Укучыларына үзе өйрәткәндәй, тормыш баскычлары буйлап һаман өскә, югарыга үрмәләде.

Гади укытучы, класс җитәкче булып күп тә эшләмәде ул, аны завуч итеп билгеләделәр. – Ул уңайсызланды. Коллектив зур, көчле, тәҗрибә укытучылар күп. Ә ул 5–6 ел элек кенә тормыш сукмагына баскан яшь укытучы. Өстәвенә гаилә, яшь балалар.

Сиңа ышанып тапшырылган эшкә каршы төшә алмыйм, – дип киңәш итте тормыш иптәше Петр Степанович.

Ә йорт, балалар, мал-туар?

Кайгырма, барысын да бергә эшләрбез, – диде Петр Степанович. – Балалар үсәр. Бераз кул астына кергәч, алар булышыр.

Һәм шулай булып чыкты да. Валентина Дмитриевна йорт эшләреннән тулысынча азат итмәделәр итүен. Әмма аңа барысы да җиң сызганып булышты. Ә йорт эшләреннән бушагач, ул дәресләренә утырды. Алар өендә ут бик озак янды. Балалар үсә барган саен аңа бераз җиңеләя төште. Һәркайсының билгеләнгән эше бар иде бу йортта. Берсенә дә син моны эшлә, дип кушып торасы юк иде.

Гаилә дә ишәя барды. Һәр туган бала аларга шатлык, бәхет, киләчәккә өмет алып килде.

Биш бала. Иң олысыкыз, калганнары ир бала – барысы да уңган булып чыктылар. Олы кызлары Лена педагогия институтын тәмамлап, әние юлыннан атлады. Алеша белән Володя да мәктәпне алтын медальгә бетерделәр. Казан Дәүләт университетына укырга кереп, әниләре сукмагын сайладылар.

Хәзер яннарында 9 класста укучы Гриша белән 5 класста укучы Петя гына калды.

Их, әнкәй, әнкәй, – дип куйды Валентина Дмитриевна әнисенең беренче хатларын искә төшереп.

Юкка гына борчылган икән шул мескен ана. Валентина Дмитриевна татар авылында бер дә югалмады. Киресенчә, авылның һәр кешесе аны хөрмәт итте, олылады. Коллективның ул иң яраткан кешесенә әйләнде. Район Советына да авыл Советына да күп мәртәбә депутат итеп сайладылар үзен. Менә хәзер дә әле ул авыл Советы депутаты.

Аңа эш мәктәптә дә, округта да күп, бик тә күп. Өстәвенә әле ул куст методик берләшмәсе җитәкесе. Әмма ул беркайчан да эш күплектән зарланмый. Һәркайсын җиренә җиткереп үтеп бара. Барлык эшләр дә яңадан-яңа омтылыш яңа дәрт кенә өсти шикелле. Гомернең бер генә минутының да эшсез үтүен күз алдына да китерә алмый ул.

Моннан сигез ел элек кенә аны «Почет билгесе» ордены белән бүләкләгәннәр иде. Аның йөрәгенә тагын бер шатлык өстәлде. Үткән ел ана «РСФСРның атказанган укытучысы» дигән исем бирделәр…

Вера саубуллашып киткәч тә Валентина Дмитриевна үзенең үткән көннәрен искә алып, озак йоклый алмыйча тты. Үзендә укыган һәр укучысы күз алдына килеп басты аның «Тукта әле» дип сикереп торды да ул йоклаганнар уянмасын дип йомшак кына атлап арт бүлмәгә чыгып ут кабызды. Китаплар киштәсеннән бер төргәк алып өстәлгә куйды. Бу укучыларыннан килгән тәбрикләү карточкалары иде. Шуларны карап чыкты ул. Әнә бу хатлар күпме! Аларның берсен дә югалтмый ул, саклый. Һәр хат. Һәр сәламләү, һәр тәбрикләү укытучы өчен ң зур бүләк ул.!

Шуларны кулга алгач та укучысы аның күз алдына килеп баса. Ә укытучы күңеленнән алар белән сөйләшә, киңәшә.

Ул кайчан ятып, ничек йоклап китүен сизмәде. Шулай да ул барысыннан да иртә уянды.

Мәктәптә аны укучылар ягымлы йөз белән каршы алдылар. Ул алар белән исәнләшә-исәнләшә үз бүлмәсенә атлады.

Күп тә үтмәде телефон шалтырады.

Валентина Дмитриевна, хәерле иртә. Сезне РОНО мөдире Рәхим Гарипович борчый. Тиздән район укытучыларының район укытучыларының киңәшмәсе була. Сезнең мәктәптә яшь укытучылар күп. Шулр белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашырсыз дип ышанасы килә.

Ярар, Рәхим Гарипович, тырышырмын.

Укытучының эш көне дәвам итте.


Хуш киләсез, кунаклар!

Олы Тархан урта мәктәбендә уку елы барышында уздырылган «Дуслык» фестивалендә катнашучылар күңелендә озак сакланыр


Олы Тархан урта мәктәбендә бу көнне аеруча зур җанлылык хөкем сөрде. Чөнки бирегә «Дуслык» фестиваленә Кадыш, Бессоново Киртәле, Бакыры сигезьеллык һәм Бидәңге, Кошки-Ново-Тимбаево урта мәктәпләреннән кунаклар киләчәк.

Фестивальне оештыручылар Расих Ипталович Шагаев һәм Роза Әхмәтовна Гыйсмәтова аеруча дулкынланалар. «Барысы да килерләрме, ничек үтәр?» дигән сорау аларның күңелен борчый.

Кемдер шунда:

Киләләр! – дип кычкырып куйды.

Бер мәлгә мәктәп эче тыны калгандай булды.

Кунакларны каршы алу, урнаштыру һәм башка мәшәкатьләрне расих Әхмәтовна баштан ук уйлап, планлаштырып куйганнар иде. Бу ике укытучы фестиваль планын да кат-кат карап чыктылар. Һәркайсының бу көннәрдә мәшәкатьләре күп булды. Мәктәптә тәрбия эшләрен оештыручы Роза Әхмәтовна һәр мәктәпкә кат-кат шалтыратып, аларның фестивальгә ничек хәзерләнүләре белән кызыксынып торды.

«Киләләр!» дигән тавыш Расих Инталович белән роза Әхмәтовнага канат куйгандай итте. Алар, бер-беренә канәгатьләнү карашы ташлап, чиксез шатлануларын белдерделәр дә, ишеккә ашыктылар.

Мәктәп бусагасын беренче булып иң ерак кунаклар – Кошки-Ново-Тимбаево мәктәбе укучылары атлап керде. Аларны VIII «Б» класс укучылары ипи-тоз белән каршы алдылар һәм үз класс бүлмәләренә – физика кабинетына алып керделәр. Үзара танышканнан соң, мәктәп эшләре, укулары, ял итүләре турында сөйләштеләр.

Озак та үтми башка мәктәпләрдән дә кунаклар килеп бетте.

Бераздан барысы да залга җыелдылар. Биредә үзара танышып, дуслашып өлгергән төрле милләт балалары – татарлар, руслар, чувашлар, мордвалар – туганнарча очраштылар.

Мәктәп залы аеруча матур бизәлгән иде. Бер якта һәрбер мәктәп үзенең күргәзмәсен оештырган. Нидәр генә юк анда: укучылар куллары белән эшләнгән милли чигешләр, агачка уеп эшләнгән рәсемнәр, милли ашамлыклар һәм башка бик күп төрле әйберләр.

Һәрбер мәктәп укучылары үзләренең милли костюмнарын киеп килгәннәр.

«Дуслык» фестивален үткәрү өчен жюри сайлаганын һәм башка оештыру эшләре үткәннән соң, сәхнәгә Расих Инталович чыгып басты.

Кадерле укучылар, укытучылар һәм кунаклар! Без яши торган планета – Җир – бары тик бер генә, – дип сүз башлады ул һәм үзенең барлык уй-фикерләрен үзе язган шигырь белән әйтеп бирде.

Трибунада – Кошки – Ново – Тимбаево урта мәктәбенең Х класс укучысы Юля Семенова. Ул үзләренең крайны өйрәнү музееның эше турында бик кызыклы итеп сөйләде.

Һәр мәктәпнең вәкиле сүз алды. Алар үз мәктәпләрендәге эшләр, укулар һәм ирешелгән уңышлар турында һәркемне җәлеп итеп сөйләп бирделәр.

Шулай итеп, «Дуслык» фестивале башланып китте. Мәктәп залы гөрләп торды. Һәрбер мәктәп бу фестивальгә яхшы, үзенчәлекле һәм кызыклы итеп хәзерләнгән.

Фестивальнең концерт программасын йомгакларга Кадыш сигезьеллык мәктәбе укучыларына туры килде. Алар уен, җыр һәм бию номерларын башкарганнан соң мордва телендә «Һәрвакыт булсын кояш» дигән җырны башлап җибәргәннәр иде, аны залда утыручы Киртәле сигезьеллык мәктәбе укучылары да күтәреп алды. Алар бетерүгә, бу җыр татар, чуваш, рус телләрендә бер-җер артлы кабатланып торды. Шул кадәр дулкынландыргыч һәм шатлыклы иде бу минутлар.

Соңыннан ярышларга өч юнәлештә: балалар иҗаты, милли ашамлыклар һәм концерт номерлары конкурсына нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Беренче урынны Олы Тархан урта мәктәбе укучылары, икенче – Кошки-Ново-Тимбаево урта мәктәбе укучылары, өченче урынны Бакырчы сигезьеллык мәктәбе укучылары яулады.

Кунаклар тиз генә китәргә ашыкмадылар мәктәп кабинетлары, Ленин һәм пионер бүлмәләре һәм музей белән таныштылар. Аларга барысы да ошады һәм музей журналына: «Сокл» ндыргыч бай һәм акыл белән төзелгән…» дигән язма да калдырдылар.

Укучылар дусларча, бер-берсен үз мәктәпләренә кунакка чакырып аерылыштылар.

«Дуслык» фестивале һәркем күңелендә озак сакланыр.


Язмыш


Көтмәгәндә, уйламаганда Сәйпиев Әнәс бәлага юлыкты. Бу хәл урманда була. Ул 25 яшеннән тол калган, сугышта ирен югалткан 82 яшендәге әбисенә утынга бара. Шундый изге юлда йөреп тә, ничектер абынып китеп, трактор астына эләгә ул. Күрәчәк аяк астында диләр, дөрес икән. Әнәс 12 яшеннән 62 гә кадәр колхозда эшләде. Печәнен дә чапты, урагын да урды, урманын да кисте, атын да җикте, шофер да булды, балта остасы да, ашлык складына мөдирлек тә итте. Соңгы 22 елын трактор отрядының кирәк-яраклар (запчастьлар) складына эшләп ялга китте.

Ата рәхәте дә күрми үсте ул. 6 баланы калдырып әтие үлеп киткәндә бик яшь де әле. (Әнәс 6 баланың төпчеге) әтисенең:

Улым, кешеләргә игелекле бул, аларны урынсызга рәнҗетмә, кеше малына кул сузма. Әгәр авылда берәүнең үлеп китүен ишетсәң, эшең ничек тыгыз булса да, аны соңгы юлга озатудан һич тә тартынма, – дигән сүзләре аның күңеленә тирән уелып кала.

Әнәс шушы көнгәчә атасының сүзләренә турылыклы булып яши. Кешеләргә ярдәмчел, киң күңелле, күркәм холыклы булганы өчен Олы Тарханда аны хөрмәт итәләр.

Җитмешне ваклап килгәндә шундый бәхетсезлеккә юлыгырмын дип кем уйлаган. Нишлисең бит, язмышы шулай булгандыр инде. Язмыштан узмыш юк, дип юкка әйтмиләрдер шул.

Шунда якында гына эшләүче урман хезмәтчәннәре, бу хәлне күреп ярдәмгә ашыгалар.

Шул арада Куртаев Фәннур да КамАЗы белән клеп җитә. Җафаров Илгизәр беән итәкләренә яткырып аны Олы Тархан хастазанәсенә кайтаралар.

Хастаханәнең баш табибы Равил Харисович Әнәснең изелгән, сынган җирләрен тикшереп, кирәкле медицина ярдәмен күрсәтәннән соң, аңа ашыгыч рәвештә операция кирәклеген ачыклый. Шул арада ашыгыч ярдәм машинасы белән Насыйров Дамир да киле җитә. Авыруны үзәк район хастаханәсенә җибәрәләр. Шәфкать туташы Малова Валя аны озата бара. Машина кузгалып китү белән, Равил Харисович:

Бездән бик авыр авыру юлга чыкты, операциягә хәзерләнеп куегыз, – дип үзәк хастаханәгә шалтырата. Бу хәбәр операция бригадасын аяка бастыра. Машина килеп җитү белән, Әнәсне операция бүлмәсенә кертеп салалар. Шунда ук ретнгенга төшерәләр һәм операциягә керешәләр.

bannerbanner