
Полная версия:
Саумы, Кояш!
Сабирҗанның урыс алпавыты урманында стрелок булып хезмәт итүче Гыйлаҗи исемле танышы бар иде. Яшьтәш булсалар да, Сабирҗан аны ихтирам белән Гыйлаҗи абзый дип йөртә. Туган авылында ат таба алмагач, Сабирҗан шуны күреп сөйләште.
– Ишеттем, ишеттем, Сабирҗан туган. Барысын да ишеттем, – диде стрелок. – Ә якын-тирәдә ат-фәлән таба алырмын дип уйлама да. Күреп торасың, барысы да Гаделша байның үчегүеннән куркалар. Беркемнең дә алар белән ачылышлы буласы килми. Кешене дә гаепләп булмый: бөтен тапкан-табынганнары шулардан. Ә шулай да башыңны имә. Ат табарга үзем ярдәм итәрмен. Әзерләнеп тор. Бүген йә иртәгә төнлә ат булыр… Тик кара аны, беркем дә сизмәсен. Югыйсә юлларга гына түгел, һәр сукмакка тозак куярлар. Шуны бел, Сабирҗан туган: үтереп ташласалар да, беркем дә яклап маташмас. Үтерерләр дә, күмеп тә куярлар. Син дип артыңнан йөрүче табылмас. Заманасы шундый. Заманасы… Ярар, хәзергә хуш! Төнгә ат көт…
Гыйлаҗи сүзендә торды. Нәкъ төн урталарында бакча артына җигүле ат килеп туктады. Һәм менә алар юлда…
Бая бакчалар артыннан караганда кырда онытылып калган чүмәләләргә охшап күренгән өй-каралтылар, тиздән томан эчендә эрегәндәй, әкренләп күздән югалды… Җанга якын газиз авыл, туып үскән авыл артта калды.
Туып үскән җирләрдән җанны әрнетеп, бәгырь кылларын өзеп чыгып китүләре җиңел булмады. Тик нишләмәк кирәк, туган җирне чабата табанына ияртеп алып китеп булмый икән!
Үр менделәр, тау төштеләр. Сөлекле елгасы аша салынган, искереп свайлары какшап беткән күперне дә кичтеләр.
Баралар да баралар…
Куе томан.
Зур үзәнлек башланды. Томан тагын да куера төште. Су эченнән барган кебек баралар.
Бераздан юл буйларында агачлар очраштыргалый башлады. Алар тавыш-тынсыз гына томан эченнән калкып чыгалар да яңадан томан пәрдәсе эчендә югалып калалар. Ниһаять, тәмам изрәп, йокымсырап утырган көзге урманга җиттеләр. Урманга керделәр. Монда инде көпчәкләрнең җыелган яңгыр суларын күңелле генә чапырдатып узуы да, чокырлык җирләрдә арбаның бер яктан икенче якка янтаеп шыгырдап алулары да аермачык булып ишетелә башлады.
Мәет озата баралармыни, ник берсе-бер сүз дәшсен! Гүя тирә-якта хакимлек сөргән тынлыкны бозудан куркалар. Алда, дилбегә тотып, олаучы атлый. Чикмәненең терсәк-кесә тирәләрендә салынган ямаулары чагылып кала. Телне бозып, күбрәк «ч» авазын кушып сөйләвенә караганда, чуваш булырга тиеш. Аңардан ун-унбиш адым гына калышып, Сабирҗан белән Миңлегөл атлый. Сабирҗан, искәрмәстән кем дә булса килеп чыкмагае дигәндәй, як-ягына карангалап ала. Янәшә атлаган хатыны исә күзләрен аска төбәгән дә тула оегы өстеннән киеп алган җыйнак чабата башларына карап бара.
Анда нәрсә көтә аларны? Хәзергә билгесез.
Һәркем үз уена бирелгән. Сабирҗан исә киткәнче әтисенең тәмам иңеп беткән каберен рәтли алырмынмы дигән иде. Тәки кул җитмәде… Тормыш мәшәкатеннән арына алмады.
Байтак юл үтеп урман куергач, каршыга, җир астыннан калыккандай, бер кеше килеп чыкты. Аның тамак кырып алуыннан бар да коелып төштеләр. Миңлегөл чытырдап иренең җиңенә асылынды. Сабирҗан исә билбавына кыстырган балтасына ябышты…
Әмма теге кешене Сабирҗан шундук танып алды.
– Соң, бу Гыйлаҗи абзый бит!.. – диде ул, хатынын тынычландырып.
Гыйлаҗи көр тавыш белән исәнлек-саулык сорашты, аннары мылтыгын бер иңбашыннан икенчесенә күчерде дә алар белән янәшә атлап сөйләнә башлады:
– Томан төшүен генә күр син! Аяк очы күренмәслек бит. Бик мач булды әле бу… Ахыры гына хәерле була күрсен инде. Көн дә аяз булачак. Күк йөзендә болытның әсәре дә юк. – Стрелок тәмәке янчыгын чыгарды. Кәгазь алып Сабирҗанга да сузды. Сабирҗан, тәмәке тартмаса да, ничектер, капылт кына кире какмады, янчык белән кәгазьне кулына алды. Һәм алар туктап, сөзешергә җыенгандай, бер-берсенә маңгайларын терәшеп, тәмәке төрә калдылар. Кабызгач, яңадан кузгалдылар. Шул арада Миңлегөл, ир-ат белән янәшә барырга тартынып булса кирәк, олау алдына чыкты.
Икәү генә калгач, Гыйлаҗи, сер әйткәндәй:
– Кем, Сабирҗан туган, мин сезне бу юлдан җибәргәнгә гаҗәпләнмә, – диде. – Теге кара йөзләр куа чыгарга да күп сорамаслар. Бу юлдан киткәннәрдер дип беркемнең дә башына килмәс… – Ул әйберләр арасына утырган кыз баланы бары тик хәзер генә күргән кебек күтәренке тавыш белән элеп алды: – Кара!.. Кара әле, бу җылтыр күзне. Чыпчык баласы кебек посып утыруын гына күр син аның… Нихәл, үскәнем?! Тпру-у киттекме?.. Синең, кем, Сабирҗан, шундый дәү үскән кызың да бармыни инде? Балам бар дип, теге вакытта кайсы балаң өчен дип сиртмәлек агач сорап килгән идең соң син?
Сабирҗан да көлеп куйды:
– Шушы балам өчен инде, Гыйлаҗи абзый.
– Кит инде! Менә бит, ә… Гомернең узуын гына күр әле син. Соң, яңа гына кебек иде ич. Әле дә булса хәтеремдә, кыз бала дигәч, кайгылы булмасын дип, каен кисмичә, миләш агачы биргән идем. Шулай үсеп тә җитте диген, ә!..– Ул арба үрәчәсенә кулы белән тотынып, елмаеп, бала өстенә иелә төшеп сорап куйды: – Йә чибәрем!.. Исемең ничек соң синең? Ә?.. Кара, кара, сөйләшә дә белми икән әле үзе. Дәшми. Ә-ә, телен йоткандыр ул…
– Кызым! Ник абый белән сөйләшмисең? Әйбәт абый ич ул. Әйт инде исемеңне, – диде Сабирҗан.
Бала кыяр-кыймас кына:
– Бану, – диде.
Гыйлаҗи аермачык итеп ишетә алмыйча калды, ахрысы, кызга таба сыңар колагын куеп, тагын да иелә төште:
– Ничек, ничек?.. Бану диме?..
– Гөлбану, ди.
– Ә-ә!.. Гөлбану димени? Кара, исеме дә үзе кебек үк матур икән. Йә Гөлбану кызым, урман ошыймы сиңа? Матурмы? Ә?.. Син аны әле менә җәй көне күрсәң иде. Ул бихисап чәчәкләр… Ул җиләк дисеңме! Ул кошлар сайрый, күкеләр кычкыра… Ә хәзер әнә агачлар яфрак коя. Көз җитте… Көз көз инде ул! Беләсеңме, Гөлбану кызым, кайчандыр урман гел яшел көе генә торган, ди. Агачлар бер дә саргаймаган, яфракларын да коймаганнар, ди. Ә урман эче тулы алтын каурыйлы кошлар очып йөргән, ди… – Стрелок тавышын үзгәртә төшеп дәвам итте: – Әмма көннәрнең берендә урманга усал кешеләр килгәннәр дә алтын каурыйлы кошларны күреп атканнар, ди. Урман өстенә шул кошларның каннары тамган, алтын-сары каурыйлары коелган, ди… Менә шуннан бирле урман һәр көз саен алтын-сары, кызгылт-сары төскә керә торган булып калган, ди…
Гөлбану мылтык таккан бу сакаллы абзыйга кырын күзе белән генә карап алганнан соң түзмәде, нәни иреннәрен турсайта төшеп әйтә салды:
– Әнә синең дә мылтыгың бар ич…
Гыйлаҗи белән Сабирҗан көлеп җибәрделәр. Арба кырыеннан барган олаучы да, алда барган Миңлегөл дә ирексездән каерылып алар ягына күз салдылар.
– Менә сөйләш син алар белән!.. – дип дәвам итте урман каравылчысы. – Хәзерге балалар туганда ук мең дә берне белеп туа. Юк, Гөлбану кызым!.. Мылтыгым булса да, кошларга тимим мин. Менә бүре-фәлән очрый-нитә калса, анда инде икенче эш…
Бераздан әтисе белән теге көрән чикмән кигән мылтыклы абзый нәрсә турындадыр сөйләшеп арттарак калдылар. Ә Гөлбану, үрәчәдән башын иеп, көпчәкләрнең былчырак юлга тирән эз сызып тәгәрәвен карап барды. Атның тигәнәк белән төерләнеп беткән койрыгын карап бару туйдырган иде инде. Тәгәрмәчләрнең тәгәрәүләреннән дә бигрәк юлга коелган яфракларны үзенә ябыштырып өскә күтәрелүләрен, аннары яңадан аска таба төшеп китеп көпчәк астында калып юк булуларын карап бару кызык иде. Ә инде арба су җыелганрак урыннардан узганда, тәгәрмәчнең «көмеш балдагы» изрәгән балчыктан тәмам арынып, Гөлбануга елмайгандай ялтырап куя. Ләкин озакка түгел. Күлдәвектән чыгу белән, аңа яңадан балчык, ә балчыкка төрле-төрле төстәге яфраклар ябышалар… Гел дә гел иелеп аска карап барудан Гөлбануның муены арыды. Аннары, башын күтәреп, өскә күз салды. Анда шылт та итмичә йокымсырап утырган агач башлары… Яфраклары саргая башлаган. Гөлбану ирексездән әле бая гына мылтыклы абзый сөйләгән әкият турында уйлый башлады. Әнә бу агачка кош каурыйлары күбрәк төшкән… сап-сары булып утыра. Ә тегесендә әнә кызыл яфраклар да бар. Димәк, анысына алтын-сары кошларның каны тамган… Ай-һай, зур икән бу урман дигәннәре. Бер дә иге-чиге юк, ахрысы. Нинди генә агачлар юк! Әнә кайберләренең очлары биектә куе томан эченә кереп югалган. Бераздан югарыга карап бару да туйдырды. Гөлбану яңадан арба көпчәкләре өстенә иелде.
Арба, әле бер, әле икенче якка авыша-авыша, җиңелчә генә шыгырдап куя. Көпчәкләргә изрәгән балчык һәм коелган яфраклар ябыша. Шул яфраклар янына һавадан коелган кош каурыйлары да өстәлә сыман. Ул да булмый, һавада торналар кебек тезелешеп, алтын-сары кошлар да оча башлый. Аларның бер дә иге-чиге юк, имеш. Теге сакаллы абзый да шунда. Әнә мылтыгы да… Сакаллы абзый шул кошларга атмаса гына ярар иде дип борчыла Гөлбану. Ә стрелок, аның уен аңлагандай, елмаеп әйтә: «Юк, чибәрем! Мылтыгым булса да, мин кошларга тимим…» Шулвакыт, ни булгандыр, кошларның алтын каурыйлары, бөтен күк йөзен каплап, кар бураны кебек тузгый башлый…
Гөлбану кинәт эт өргән тавышка уянып китте.
Урман күптән инде артта калган. Томан да таралган. Олау бер ярлы гына авыл урамыннан бара. Өйләренең каралтылары да күренми. «Нинди ямьсез авыл…» – дип уйлап куйды Гөлбану. Аның күзе манаралы зур гына биек бер таш йортка төште. Шунысы гаҗәп: манара башында кыйгач ай түгел, берничә урында аркылы-торкылы тимерләр генә тырпаеп тора.
– Әти, дим!.. Әти, – диде ул, шул таш йортка күрсәтеп. – Бу нәрсә? Мәчетме?..
– Юк, кызым, бу – чиркәү… Урыслар мәчете.
– Урыслар?!
– Әйе, кызым. Бу – урыс авылы.
Гөлбануның иң курыкканы урыс иде. Көйсезләнгән-киреләнгән чакларда әбисе һәрвакытта аңа: «Әнә урыс… урыс килә! Капчыгына салыр да китәр…» – дип куркыта торган иде.
Гөлбану бер бәләкәй генә өй янында өстенә кызгылт чикмән кигән зур гына сакаллы бер кешене күреп шүрли калды. Әмма гаҗәп: ул кеше никтер аларга тимәде. Киресенчә, башындагы картузын салып, чак кына иелә төшеп, алар белән исәнләште. Гөлбануның әтисе дә, мылтыклы абзый да, кулларын болгап, елмаешып: «Здрастуй!..» – дип җавап кайтардылар. Гөлбану шунда, кара әле, урыслар кешегә тими икән лә. Әби юри әйткән, күрәсең, дип шаккатты.
Тик менә авылны чыгар алдыннан гына, яман тавышлы бик ямьсез бер эт бәйләнде аларга. Аның бер аягы чүпрәк кебек асылынып тора. Күзләрен акайтып, тешләрен ыржайтып өрә-өрә, арба артыннан иярде ул. Гүя арба тәгәрмәчләренең әйләнүе аның ачуын китерә, аны чиксез ярсыта иде.
«Әбәү, нинди әшәке, усал эт!..» – дип уйлап куйды Гөлбану.
Мылтыклы абзый иң элек:
– Пошёл!.. – дип, эткә җикеренде, аннары Гөлбануга карап елмаеп болай диде: – Гарип эт ул. Шуңа күрә котырына…
«Гарип этләр шулай усал була микәнни?» – дип уйлап куйды Гөлбану.
Шыксыз эт, өске иреннәрен күтәреп, тешләрен күрсәтеп, тагын бераз ярсыды да, барыбер арба көпчәкләрен әйләнүдән туктата алмавына төшенепме, теләр-теләмәс кенә алардан аерылып калды.
Эт тавышы тынгач, әтисе белән сакаллы абзыйның сүзләре дә аерымачык булып ишетелә башлады.
– Әйе!.. Ачлык бу тирәләрдән дә халыкны куган икән, – дип куйды Гөлбануның әтисе.
Аның көрсенеп әйткән бу сүзләрен ишеткәч, Гөлбану як-ягына каранып алды. Чыннан да, авыл буп-буш икән ич, бер генә кеше дә күренми. Як-якта тәрәзәләренә аркылы-торкылы такталар кагылган, ишекләре йозаклы өйләр, буш йорт урыннары…
– Әйе, Сабирҗан туган! Заманаларның рәте-чираты калмады. Янгын чыккан урманнан киек качкан кебек, халык китә дә китә… Нишләмәк кирәк? Күрәләтә торып ачтан үләсе килми бит. Җан газиз ул. Ә бит бу елларга зур өметләр баглаганнар иде… Түрәләрне әйтүем: кыш көне шулай алпавыт утарына барып чыккан идем, йомыш белән. Ду китереп бәйрәм итәләр. Яңа елны каршы алалар… Имеш, егерменче гасырның беренче елларында ук Рәсәй өстендә дә таң атар. Көт, атар! Ачтан кәкрәеп катар…
Сабирҗан көрсенеп куйды, дәшмәде. Шулвакыт урман каравылчысы, бик әһәмиятле нәрсәне исенә төшергән кеше сыман, юлдашына таба борылды да аның имана җире белән кызыксынып куйды.
Сабирҗан кулын гына селтәде:
– Һәй, Гыйлаҗи абзый, аның шул исеме генә җир иде лә! Уч төбе кадәр нәрсә иде. Ул да булса кешеләрнең җир башына, межага аркылы үлчәп бирелгән иде. Бер җан булганга шулай иткәннәрдер инде. Ат белән сукалаганда, күршеләр үк таптатып тәмам эштән чыгарып бетерә торганнар иде… Бу хәлләр башлангач, Бөтерчек Саттары килеп, һич югында, шул җиреңне калдыр дип, бурычын каплаттырды…
Бераздан авыл да күренмәс булды. Гыйлаҗи абзый, барысына да ишеттерергә теләгәндәй, кычкырып әйтеп куйды:
– Ярар, җәмәгать!.. Мин кире борылыйм инде, булмаса…
Юлчылар туктады. Гөлбануның әнисе дә, яулыгы белән авыз читен каплый төшеп, сакаллы абзый янына атлады.
– Шәт, иншалла, болай булгач, исән-сау гына барып җитәрсез инде, туганнар…
Сабирҗанның күңеле йомшарып китте, ахрысы. Кинәт кенә, мәңге әйләнеп кайтмас соңгы сәфәргә киткән кеше сыман, Гыйлаҗи абзыеның терсәгенә тотынды. Һәм калтыранган тавыш белән сөйләнә башлады:
– Бу изгелекләреңне үлгәндә дә онытасым юк, Гыйлаҗи абзый. Ходай кушып, юлларыбыз уңа калса, бер кайтырмын… Менә шунда барысы өчен дә бәхилләтермен…
– Ташласана! – диде урман каравылчысы, Сабирҗанның җилкәсенә кулын куеп. – Юк сүз сөйлисең. Нинди бәхилләтү ул. Кем әйтмешли, бай бай өчен тырышыр, ярлы ярлыга булышыр дигәндәй… Юк белән ватылма. Тыныч бул. Әниеңнең дә хәлен белешкәләп торырмын… – Аннары тагын өстәде: – Хак, бу турыда белә-нитә калсалар, миңа да рәхмәт әйтмәсләр. Минем бит мулла-мунтагайлар белән мөгамәлә бик чамалы. Мәчеттән читләшә, һаман кяферләр арасында, фәлән-төгән дип, каргап кына торалар…
Миңлегөл дә яулык чите белән авызын каплап, тартынып кына сүзгә кушылды.
– Бик зур… бик зур рәхмәтләр яусын инде сиңа, Гыйлаҗи абзый! – дип өстәп куйды.
– Тыныч булыгыз! Сез әле яшьләр. Киләчәгегез алда. Башыгыз исән-сау булса югалмассыз… Әти мәрхүм, авылда бер бәрәкәт булса, кала җирендә кырык бәрәкәт, ди торган иде. Ярар, хуш иттек! Син, кем, Сабирҗан туган, фатир тапкалаганчы, әйткәнемчә, шул Нурмиларга туктап торырсың… – Аннары ул ат хуҗасына мөрәҗәгать итте: – Син, кем, бүген Матвейда кунарсың инде. Ә иртәгә, Ходай кушып юлыгыз уң булса, өйлә вакытларында пристаньга да барып җитәрсез. Анда инде Казанга!..
Юлчылар яңадан кузгалып киттеләр.
Барасы юллар озын. Озынлыгыннан да бигрәк билгесез, маяксыз. Билгесез юл хәтәр! Нәрсә көтә алда әлеге мосафирларны?
Олау, көзге яңгырлардан изрәгән юлга тирән эзләр сызып, һаман алга тәгәрәде. Моңарчы бөтен дөньяны туган авылы хәтле генә дип уйлаган Гөлбану өчен бу юл бик кызык, бик гыйбрәтле булды. Гүя бу юл Гөлбануга: «Менә, балакай, күр! Дөнья шундый зур ул, чиксез киң ул. Үр артында үр, офык артында офык…» – дип төшендерергә тели иде…
2
Менә алар пароходта инде. Кеше биеклегендәге галәмәт зур мичкәләр өстендә утырып баралар. Алар янында гына, бөтен пароходны дер селкетеп, биниһая зур көпчәкләр, ялтыравыклы машиналар әйләнә. Гөлбану, мичкә өстенә басып, югарыдагы машина мае катыш җылы һава бөркелгән тар тәрәзәдән хәйран булып шул машиналарга карап бара.
Аннары әтисе белән бергә пароходны йөреп чыктылар. Ай-һай, зур икән ул пароход дигән нәрсә. Үзе биек, ике катлы. Тик алар өске катка менмәделәр, әтисе: «Анда керергә ярамый, кызым. Анда байлар гына бара…» – диде.
Хәер, өске катка күтәрелмәсәләр дә, пароходның кызыклы урыннары болай да күп икән. Түбәндә, аларның аяк астында гына су шаулый, сикереп кайнап тора. Пароходның урта бер җирендә, аста, канатлары белән шапы-шопы суга бәрә-бәрә, иләмсез зур көпчәк әйләнә. Шул тәгәрмәчкә озак карап торгач, Гөлбануның башы да әйләнә башлады.
Әнә бик-бик киң елга, әнә яшькелт сызык кына булып яр буйлары күренә. Якыннан гына гудок биреп башка пароходлар узып китә. Пароходтан калышмыйча кычкырына-кычкырына, акчарлаклар оча…
Шулвакыт кемдер «Тиздән Казан» дигән хәбәр салды. Кешеләр, ыгы-зыгы килеп, әйберләрен җыя, әзерләнә башладылар.
Тик Гөлбануның әтисе белән әнисе генә, вакытсызрак төшелә икән, дип көрсенеп куйдылар.
Аның каравы Гөлбану куанып бетә алмады. Казанны тизрәк күрәсе килә иде аның.
Казан!..
Гаҗәп тә түгел. Гөлбануның бит инде авылда вакытта ук Казан турында күп тапкырлар ишеткәләгәне бар. «Теге яки бу кеше Казанда булган икән, фәлән кеше Казан кадәр Казанга барырга җыена икән» дигән сүзләрен еш ишетергә туры килде аңа. Әйтерсең лә Казанда булу үзе генә дә сүз белән аңлатып булмый торган зур куаныч, бик әһәмиятле нәрсә иде. Их, тизрәк күрәсе иде шул Казанны.
Аннары нәрсә булгандыр, Гөлбану хәтерләми: әнисенең тезләренә башын куеп йокыга киткән. Казанга җиткәнне сизмичә дә калган.
Төш аралаш әнисенең:
– Кызым!.. Кызым, дим. Тор… Килеп җиттек… Әйберләребез авыр. Сиңа тәпи-тәпи чыгарга туры килер, – дигән сүзләрен ишеткәч уяныр-уянмас сорап куйды:
– Кая килеп җиттек?..
– Казанга…
– Казанга?
Гөлбану ялт торып утырып, күзләрен ачып җибәрүгә каушап калды. Тирә-якны ут алганмыни? Хәйран-тамаша… Ыгы-зыгы… Шау-шу. Якында гына башка пароходлар кычкыра. Төтен-сөрем…
Каяндыр астан пошкырып пар чыккангамы, Гөлбануга кинәт шомлы булып китте. Әнисенең итәгенә ике куллап ябышты. Баш өстендә – кемнеңдер авыр капчыгы. Берни күрер хәл юк. Кемдер атлаган саен тезе белән аның янтыгына бәрә. Каяндыр бик ерактан килгән кебек булып әнисенең тавышы ишетелә:
– Кызым!.. Аягыңны күтәребрәк атла, абынма…
Ниндидер сыгылмалы басмалардан уздылар. Курыкты Гөлбану, өне алынды. Ярга чыккач кына, иркен сулыш алгандай булды. Караса, алларында бик биек, бик киң баскыч. Шул баскычтан күтәрелә башладылар. Бераздан киң мәйданга килеп чыктылар… Хәйран-тамаша ачылды Гөлбануның күз алдында. Каршыда да, зур мәйданның як-ягында да – таштан салынган икешәр катлы өйләр. Тәрәзәләреннән мул булып яктылык бөрки.
Җиңел тарантаска җигелгән атлар дагалы тояклары белән таш мәйданнан чак-чок узып кына торалар. Һәркайсына кешеләр утырган, каядыр ашыгалар. Җәяүле кешеләр дә күп монда. Алар да каядыр кабалана.
Әтисе бик белдекле кыяфәт белән: «Менә Усия шушы була инде…» – дип, аларны зур гына бер бина янына алып китте. Халыкның бер кереп, бер чыгып йөрүеннән бер генә минутка да ябылып тормаган ишектән эчкә үттеләр дә читтәрәк буш урын табып урнаштылар. Әтисе:
– Әйберләргә күз-колак була күрегез… – дип, урамга чыгып китте.
Гөлбану сандык өстенә бөгәрләнеп, җайлап ятарга да өлгермәде, чиксез куанычлы хәбәр ишеткәндәй, әтисе йөгереп керде:
– Әйдәгез!.. Тиз булыгыз… Гыйлаҗи абзый әйткән теге безгә кирәк Нурмины белгән кешене очраттым. Аты да бар. Илтеп үк куярмын, ди…
Алар яңадан атта баралар. Бу юлы инде кала урамыннан. Киң урамның як-ягында – икешәр-өчәр катлы зур-зур йортлар. Бер дә иге-чиге юктыр кебек аларның. Сирәк-мирәк кенә биек-биек торбалар да очраштыргалый. Шул торбалардан, дулкынлана-дулкынлана, кара төтен бөркелә. Нәкъ әбисе сөйләгән аждаһалар кебек, һавага бөтерелә-бөтерелә таралалар алар.
«Казан дигәннәре шушы икән инде», – дип уйлап куйды Гөлбану.
Тик, гөнаһ шомлыгы, ат белән барганда, муены арып биштәргә борынын төртеп торган иде, тагын йокыга кителгән. Ничек булгандыр, ул кадәресен хәтерләми инде.
Хәзер исә Гөлбану ниндидер ят, кысан бүлмәдә уянып күзен ачты. Кайчан килделәр соң алар монда?
Шулчак коточкыч калын тавыш белән нидер үкерә башлады. Гөлбану сискәнеп куйды.
Әтисе таныш булмаган бер агай белән мич янында тыныч кына сөйләшеп утыра. Гөлбануның каршында сәке дисәң сәке түгел, үзе агачтан эшләнгән биек ятак өстендә, чәчләрен тузгытып, бер бәләкәй кыз утыра. Кулында – чүпрәк-чапрак. Әллә инде курчагы да бар шунда?.. Хуҗаларның кызыдыр, күрәсең… Димәк, алар теге мылтыклы стрелок агай әйткән кешеләргә килеп тә җиткәннәр.
Ә әнисе кайда икән соң?
Гөлбану шулай дип уйларга да өлгермәде, баягы шыксыз тавыш, ниндидер яман хәбәр салгандай, яңадан үкерә башлады…
Бу юлы инде Гөлбануның сабырлыгы җитмәде, өстенә япкан иске бишмәтне селтәп ташлады да торып утырды.
– Әти!.. Әти, дим. Нәрсә ул үкерә?..
Бүлмәдәгеләрнең барысы да аның ягына борылдылар. Елмаештылар. Әтисе белән янәшә утырган кеше:
– Гудок ул, үскәнем, гудок, – дип әйтте.
– Нәрсә соң ул?..
– Завод гудогы. Завод шулай кычкырып кешеләрне эшкә чакыра.
– Гел дә гел шулай кычкырамы ул?
– Гел дә гел шулай кычкыра, – диде абый кеше. – Заводлар берничә… Һәркайсы кычкыра. Һәркайсының үз тавышы бар. Иртә дә кычкыралар, кичен дә кычкыралар, төннәрен дә кычкыралар. Заводта бит көндезен дә, төннәрен дә эшлиләр…
Гөлбануның әнисе белән хуҗа хатын – җыелмаган урын өстендә утырган кызның әнисе – Хәмдия апа кайтып керде. Кемнедер эзләп барган булганнар, тик юллары гына уңмаган, кирәк кешене күрә алмыйча борылып кайтканнар.
Хәмдия апа җәһәт кенә өстендәге иске бишмәтен салып элде дә шунда ук җитез хәрәкәтләр белән ятак янына килде.
– Кая, Халидә кызым, урынны җыеп куйыйм. Әйдә, идәндә утырып тор.
Гөлбану хәйран калырлык нәрсә күрде: кыз йөри белми икән ләбаса! Йөрү түгел, үзе генә идәнгә дә төшә алмый икән. Халидәнең аяклары коры чыра агачы кебек ябык, хәрәкәтсез асылынып торалар иде.
Бераздан әнисе Гөлбануны тышка алып чыкты. Шулвакыт ул әнисенә мең төрле сорау биреп өлгерде:
– Әни… Әни, дим. Завод кайда була ул?
– Әнә… Әнә бу якка кара. Биек торбаларыннан төтен чыгып тора бит. Шулар инде.
– Әни… Әни, дим. Теге кызның аягы ник алай?
– Тумыштан шулай булган.
– Әни… Әни, дим…
Әнисенең түземлеге бетте, ахрысы, кырыс кына бүлеп куйды:
– Җитте инде! Җитте…
Әнисе ни өчен ачулана торгандыр, Гөлбану аңламады. Ә аның өчен һәрнәрсә кызык. Ул байтак кына хәйран-тамаша кылып, як-ягына каранып торды. Өйгә һич кенә дә керәсе килмәде. Тирә-якта – бер-берсенә елышып утырган нәни һәм олы йортлар. Тәрәзәләренең дә бер дә исәбе-хисабы юк, санап бетергесез…
Гөлбанулар да шундый озын, күп тәрәзәле өйләрнең берсендә туктаганнар икән. Тик алар туктаган кысан бүлмәнең тәрәзәсе, ни өчендер, бер генә иде.
Шулай итеп, нәни кыз Гөлбану өчен яңа тормыш башланды.
* * *– Бану… Бану, дим. Чыкма, минем белән уйна инде. Менә курчакны да сиңа биреп торам…
Халидәнең шулай өзгәләнеп ялваруына да карамастан, Гөлбануның өйдә утырасы килмәде.
Үч иткән кебек, әти-әниләре дә өйдә юк. Менә атна була инде, эш эзлиләр. Әмма таба алганнары юк әле.
Ярый ла, Халидәнең әтисе эшли. Кайдадыр төннәрен каравыл тора. Хәер, ул да акча аз төшә дип зарлана. Ә Халидәнең әнисе Хәмдия апа кемнәргәдер барып кер юа, өй җыештыра. Кичә генә әле ул Гөлбану әнисен дә үзенә ияртте. Кемнәргәдер юрган сырганнар. Ә кичен, бәхет кошы тоткандай куанышып, якты йөз белән кайтып керделәр. Кулларында – күпереп пешкән бербөтен ак күмәч. Кайтып керүгә, Халидә белән Гөлбануга берәр телем кисеп тә бирделәр. Тәмле дә булды соң! Кичен, әтиләре кайткач, чәй янында тагын берәр сынык өлеш чыгардылар. Их, бу кешеләр гел юрган гына сырдырып торсыннар икән!
Бүген менә ашыйсы килүенә түзәр чама калмады. Күмәч түгел, каткан икмәк сыныгы да юк. Җитмәсә, күңелсез тагын. Халидә белән уйнау да туйдырды. Йөри дә белми бит! Бергә-бергә урамга чыгарлар, шәһәр күреп йөрерләр иде.
Шундый уйлар белән Гөлбану әкрен генә ишекне ачты, борынын гына чыгарып, коридорга күз салды. Баш-башындагы тәрәзәләре яртылаш ябылган озын коридор бөтенләй буш иде. Гөлбану кыяр-кыймас кына коридорга чыкты… Шулай да ишек катыннан китәргә шүрләде ул. Адашуың бар… Әнә бит никадәр ишек… Җитмәсә, барысы да бертөсле. Эзлә аннары…
Гөлбану үз бүлмәләренең ишегенә аркасы белән терәлеп утырды. Ара-тирә кешеләр үткәләп тора яки бер ишектән чыгалар да икенчесенә кереп китәләр. Менә күрше бүлмәдән ду килеп бер кыз белән ике малай атылып чыктылар. Нәрсәдер бүлешә алмаганнар булса кирәк. Чыр-чу килеп түрдәге тәрәзә янында тартыша тордылар. Әмма кыз җитезрәк тә, көчлерәк тә икән, җәнҗал чыгуның сәбәпчесе булган ниндидер тәти аның кулында иде инде. Бу тавышка бүтән бүлмәләрдән дә балалар йөгереп чыктылар һәм Гөлбануны күреп алдылар…
Иң элек аның янына теге усал кыз йөгереп килде. Чәчләре тузгыган, үзе яланаяк. Ишеккә аркасы белән терәлеп утырган Гөлбануны баштанаяк күздән кичерде дә:
– Как тебя зовут? – дип сорады.
Бер кәлимә русча белмәгән Гөлбану бу кыз, мөгаен, теге яман үкереп кешеләрне эшкә чакыра торган завод турында сорый торгандыр инде дип уйлады һәм шунда ук, завод гудогы кебек сузып: «У-у-у!» – дип кычкырып та җибәрде.
Яннарына җыелырга өлгергән сәләмә киемле малай-шалай, пумала башлы кызчыклар тәгәрәшеп көлә башладылар. Кемдер ул булып кабат улап күрсәтте. Яңадан көлештеләр. Алгы ике теше төшкән, каешланып беткән түбәтәй кигән малай, эче катып көлә-көлә:
– Их, тиле!.. Галя бит, синең исемең ничек, дип сорый, – диде.
Әлеге кызның исеме Галя икән. Гөлбану да исемен әйтте. Барак балалары белән танышу шулай башланып китте.
Икенче көнне дә Гөлбану янына беренче булып Галя йөгереп килде. Ямаулы күлмәк итәге эченә үзенең каралып беткән чандыр тезләрен яшереп, Гөлбану каршына чүгәләп утырды да ямауга охшап торган кесәсеннән бармак башы кадәрле зур бер мәрҗән чыгарды.
Гөлбануның да сер бирәсе килмәде. Бишмәт кесәсендә шомарып беткән орчык ташы бар иде. Шуны чыгарды. Галяның күзе дүрт булды. Икесе дә телләрен шартлатып, бер-берсенең уенчыгын макташтылар, аннары бергә уйнадылар. Берничә көннән соң, аяк астын катыра төшкәч, Гөлбану, үзе кебек балаларга ияреп, барактан да чыгып йөри башлады.