скачать книгу бесплатно
– Кая бу локаторларың тагын да яхшы ишетсеннәр, бераз чистартыйм, – дип, нечкә бармаклары белән аның колагы эченә керә.
Кытыгы килгәнгә, Чатанның түзәр хәле калмый. Алай да түзә.
Чатанның тәмам үсеп, өлгереп җиткәнлеген раслый торган азау тешләре дә чыкты. Ике якка икәү. Корбанына, дошманына һөҗүм иткәндә, бу тешләре – аның төп, ышанычлы коралы. Керпенең – энәләре, сыерның – мөгезләре, ат-бахбайларның – арт аяклары. Ә бүреләрнең – азау тешләре.
– Бу тешләрең синең, Чатан, ай-яй нык күренәләр. Ләкин син аларны көн саен чистартып торырга онытма. Мин сиңа паста һәм теш чистарта торган щётка чыгарып куярмын, – дип, Айгөл апасы аның азау тешләрен дә капшый, сыпыра.
– Кызым, саграк бул әле. Алдыңда – кыш чыккан бозау хәтле бүре, – дип куя кайчак Газинур. – Тешләп алмасын үзеңне. Кыяфәте – яуга җыенган юлбасарныкы.
– Ничек тешләсен инде ул мине? Ул бит мине ярата. Шулай бит, Чатан?! Яраткан кешеңә ничек инде усаллык эшләп булсын? – Гөлшат апасы аны муеныннан алып коча, иркәләп башыннан сыйпый. Апасының сүзен раслап, Чатан үзе дә алгы тәпиләре белән топ-топ килеп ала, койрыгын болгый. Ә күзләрендә, чыннан да, Галәм түрләрендәге иң ерак планеталардан килгән яктылык төсле җан өшеткеч нур. Нишләсен соң? Ул бит бүре! Ялгыш кына тешләп алса да, ни әйтерсең? Ләкин ул моны гомердә эшләмәс. Ниндидер көч аны тыеп, кисәтеп тора. Айгөл апасын бүреләрчә тугрылык, бирелгәнлек белән ярату хисе тыеп торадыр аны төрле усаллыклар кылудан. Ләкин бүре бит ул! Чып-чын, теп-тере бүре! Тәңре аңа бөтенләй башка вазифалар йөкләгән…
* * *
Җиргә ашыкмыйча гына, тирбәлә-тирбәлә, ап-ак карлар төшкән чаклар. Җиләнен бөркәнеп, итәк-чабуларын җыеп, көз китеп барды. Үрәчәле чанасына кырын ятып, безнең якларга кыш килергә җыена. Чатанны хәзер танырлык түгел. Ай үсәсен көн үсеп, тагын да зурайды, матурайды. Оясы түбәсенә менә дә кочакка сыймаслык түшкә булып ята. Бераз холкын, кайсы ырудан булуын күрсәтеп алырга да исәбе юк түгел. Кайчак үҗәтләнә, карыша. Сез мине, юаш, күндәм дигәч тә, диваныгызда гына йоклаткан песи баласына тиңли күрмәгез, диюеме? Бу дивана баш, бүре малае, гел чылбырда утырып, чеп-чи томана, бөтенләй надан кала күрмәсен тагын дип, Газинур аңа аз-маз гына булса да төрле командаларны аңларга, шуларны үтәргә өйрәтмәк була. Өрә белми. Берни булса улый гына. Сирена урынына улап куя. Улама, аңгыра баш, калын тамак белән ваклап-ваклап кына өр. Оясы алдына басып, хуҗасы аңа «һау! һау!» дип өреп тә күрсәтте инде. Үз өйләре, каралты-куралары белән яшәгән шәхси секторда эт-маэмай заты һәр йортта бар. Уң күршеләре Бакировларда – колакчынлы бүрек хәтле генә әнкә эт. Өч ай саен бәбәйли дә тора. Күрше-тирә малайлары рәхәтләнәләр. Көчекләренең күзләре ачылганчы ук ташып та бетерәләр. Тухтаман атлы чуваш агае арык гәүдәле, озын сыйраклы ау эте тота. Каршыдагы бер генә подъездлы биш катлы йортка каяндыр читтән отставкага чыккан бер хәрби кайтып урнашты. Ул хәрби агай бик гайрәтле Кавказ овчаркасын кичләрен йөрергә алып чыга. Ул овчарка кешеләргә өстерү, талату өчен махсус өйрәтелгән маэмай, ахры. Ят кеше күрү белән, ямьсез ырылдый башлый, тешләмәк-таламак булып, аның өстенә ыргыла.
Бу кешенең бирегә килеп урнашуына биш-алты айлар да юктыр әле. Әмма барча күрше-күләннәре белән сүзгә килеп, кычкырышып-талашып бетте бугай инде. Урамга чыгу белән, тискәре, киребеткән җан түгел диген син аны, этен бәйдән ычкындыра. Ул тыкрыкта бала-чага уйный, балалар мәйданчыгы бар. Карт-корылар чишмә суына йөриләр. Тана хәтле овчарка көтмәгәндә генә каршыңа килеп басса, кайсы бала чырылдап кычкырмас та, кайсы әби тәһарәтен бозмас?
– Этеңне кулыңнан җибәрмә, – дип әйтеп карыйлар аңа.
Әмма әлеге үҗәт хәрби беркемнең сүзенә колак салмый. Берни булса:
– Я этого заслужил! Понимаете, заслужил! – дип күкрәк суга.
«Я этого заслужил»ы белән тәмам аптыратты инде ул барча күрше-тирәне. «Күрше-коланың белән тату тор, дус яшә!» – мөселман әхлагының иң төп таләпләреннән берсе бит. Ләкин ул бу турыда гомерендә бер ишеткән кеше түгел, ахры. «Заслужил» дип, ни пычагым коргандыр, кемнәрне кыйнап, җәберләп, атып йөргәндер? Анысы безгә караңгы. Анысын белгән дә, белергә теләүче дә юк. Овчаркасына да тапкан бит исем. Аңа «Черчилль» дип дәшә. Черчилльнең кем икәнен белә микән соң? Ул бит – Англиянең элекке премьер-министры, заманында зур дан, шөһрәт казанган кеше. Әле дә ярый үзе исән түгел. Мәгәр исән булса, шулай күрәләтә мыскыллаганы, эткә тиңләгәне өчен шартлатып, Гаага Халыкара судына биреп, бу сәер майорны төрмәгә утыртып куяр иде. Эткә, овчаркага кушарга матуррак исем беткәнме? Бертуктамый «Я этого заслужил!» дип күкрәгенә суккач, белгән-күргәннәр аның турында: «Бу бичараның әллә мие бераз сыекланды микән?» – дип уйлыйлар.
* * *
Кәҗәнең маллыгы, баҗаның туганлыгы, имеш. Әмма әлеге әйтем туры килмәгән очраклар да була. Газинурның терекөмеш кебек тере баҗасы аңа ничек туган булмасын? Беренчедән, аларның апалы-сеңелле хатыннары – бер карында яралган җаннар. Икенчедән, алар менә ничә еллардан бирле дөнья йөген бергәләп тарталар. Андый уңган егетләрне табарга кирәк әле. Тапсаң, кадерен бел. Газинурның аннан дүрт-биш яшькә генә кечерәк баҗасы Әбелнәгыйм ишле бала-чагасы белән Карабашта яши. Аны анда белмәгән кеше юктыр. Чөнки ян-тирә күршеләр дә, әйләнә-тирәдәге белгән-күргәннәр дә, берәр якын бәйрәм-мазар якынлашса, симез каз түшкәләрен аларга килеп алалар.
Әбелнәгыймнең хатыны, ягъни Газинурның балдызы Наҗия дә – иренә тиң уңганнарның берсе. Аларның өй артларында гына киң болынлык җәелгән. Ә кырык-илле адымнар гына эчтәрәк Карабаш «диңгезе» чайкала. Диңгез дигәч тә, диңгез үк түгел ул. Буа гына. Әмма иң киң җирләрендә бер ярыннан икенчесе күренми. Баҗаларының башка мал-туарлары да җитәрлек. Алар күп итеп Голландиядән кайтарткан нәселле казлар асрыйлар. Асрыйм дигән кешегә казлар – бик игелекле маллар бит алар. Көтүгә куып торасы юк. Артта гына буа. Каз бәбкәләренә беренче чорларда пи-пи килеп йолкырга яшел чирәм булсын аларга. Өй артларындагы болынлык ямь-яшел чирәм белән түшәлгән. Ә ишегалдына җәйгелеккә көйләгән тимер мичтә хуҗабикәләре пешергән кукуруз, бодай-солы, көзләргә кергәч, казлар көтүләре белән су буеннан кайткач, алларыннан өзелми.
Менә шушы баҗасы, беренче кар күренгәч, Газинурны бөтен гаиләсе белән каз өмәсенә чакыра. Кунакка! Андый-мондый, көтмәгәндә генә килеп чыккан сылтауларны табып, бармый кала торган бәйрәм түгел бу. Бавырын-бүтәкәсен, башларын-тәпиләрен салып, кайнар мичкә тыккан өмә бәлешенә тиң тәмле, хуш исле ризыкны син затлы рестораннарда да таба алмыйсың. Юк ул бу дөньяда тәме, хуш исе белән аңа тиң мәҗлес сые! Өмәгә дәшкән күрше кызлары-киленнәре, көянтәләренең һәр очына дүртәр түшкә асып, аргы очтагы чишмәдә тагын бер кат юып кайтканчы, баҗасының чуеныңны эретерлек итеп яккан мунчасы өлгерә. Башыңа бүрек, кулларыңа солдат шинеле итәгеннән кисеп теккән киез бияләйләрне киеп чабынып чыгышыңа өстәлдә өмә бәлеше! «Дөнья матур, дөнья киң» дигән җырны киерелеп торып бер җырлап җибәрәсе килү теләге күңелдә нәкъ менә шушы минутларда туа торгандыр инде ул.
Менә быел да, бер тәпән бал алып, Газинурлар шушы баҗаларына каз өмәсенә бардылар. Тамак кибүне салкын әйрән белән баса-баса, мунча да керделәр. Өмә бәлешен котлап, «Дөнья матур, дөнья киң»не дә җырладылар.
Икенче көнне күтәренке күңел белән капка төпләренә кайтып туктасалармы?! Аларның өй тирәсен күршеләре, үткән-барган халык сарган. Кулларына сәнәк-тырма, күсәк тотканнары да бар. Машинадан чыгу белән, очраган беренче күршесеннән:
– Мөгамбәр, нәрсә булды? Карак-угры без югында өебезне басып чыкмагандыр бит? Алай-болай ут-күз дә чыкмагандыр, шәт? – дип сорады.
– Эш монда ут-күз чыкканнан да хәтәррәк, – диде күршесе.
– Алай да, нәрсә булды соң?
– Нәрсә булсын?! Бер сүз белән генә…
Ул арада авызын колак төбенә хәтле ерган Чатан йөгереп килеп утырды аның каршына.
– Исән-сау гына кайттыгызмы? – янәсе. – Кайтканыгызны сагынып көттем. Бер китсәгез, бигрәк озак йөрисез. Онытыласызмы шунда?..
– Шушы эзвирең, ата ерткычың! Әндри дәдәйнең кетәклегенә кереп, кырык баш тавыгын кырып чыккан. Буган да ташлаган, буган да ыргыткан. Ышанмасаң, әнә үзең кереп кара, – дип, аның алдына озак еллар төрмәдә өлкән надзиратель булып эшләгән күрше хатыны Назирә килеп басты. – Протокол төзим, участковыйны чакыртыйк дип, Әндри дәдәйгә кергәнием, кирәкми, башта үзе кайтсын, аннары аңлашырбыз дип борып чыгарды. Үшән бит ул.
– И-и, Газинур туган, үзең болай дурак егет тә түгел. Умарта тотуыңны да хуплыйбыз. Кышкылыкка балны, базарга чыгып алуга караганда, синнән алуны яхшырак күрәбез. Чөнки синең балың баллырак та, хуш ислерәк тә була. Ләкин ни дип асрыйсың шушы эзвирне? Күр әнә, күзендә мыскал иман әсәре юк. Бүген тавыклар буган. Иртәгә үзеңне буып ташламас дип, кем әйтә алыр? – дип, сүзләрне башка күршеләре дә күп тезделәр.
Газинур аптырашта, ни генә әйтсен соң?!
Ә Чатан әйтерсең зур батырлык кылган. Дошман амбразурасын каплап, иптәшләрен коткарган диярсең. Хуҗасы каршында утыра бирә. Башыннан сыйпап иркәләгәнне көтә әле. Авызы шатлыклы ерык, койрыгын уйната.
– Бәйдән кем ычкындырды соң сине, шайтан? Салып җибәрермен берне яңагыңа! Әллә колак төбеңә ялтыратасы микән?
– Үзем ычкындым… Ул хәтле инде… ычкынам дигән бүрегә ычкына алмаслык бәй юктыр ул. Үзең дә бит ычкына алмаслык итеп бәйләмәгәнсең. Сезне дә бик сагынып көттем…
– Булдыргансың инде. Мин сиңа нәрсә дигән идем? Кит, ичмасам, күземә күренмә!
– Газинур күрше, менә без әйткән иде диярсең, бераз үсә генә төшсен. Әнә бит нинди азау тешләр чыгарган. Синең үзеңне йә кызларыңны буып ташларга да күп алмас бу. Ишетсен колагың. Эзвир бит бу! Аның да ниндие! Иң хәтәре! – дип, күршеләре тезә тордылар. – Бер-бер чара күр үзең исән чакта!
Газинур беренче эш итеп Чатанны бәйгә утыртты. Үгез көчләре бардыр үзендә. Каккан җиреннән нинди казыкны каерып чыгарган бит. Кулына кувалда алып, имән казыкны җиргә тагын да тирәнгәрәк иңдерде. Казык какканны Чатан да карап торды. Хуҗасы аңа янә бармак янады:
– Тагын да берәр кордебалет чыгарсаң – матри у меня! Бу юлга инде… түзәргә булдым.
Әндри дәдәйнең тавыклары кырык баш ук түгел иде бугай. Курыкканга куш, койрыгы белән биш. Булган трагедияне үз күзе белән күреп чыгарга Әндри дәдәйләргә керде, ачык ишектән кетәклеккә атлады Газинур. Кетәклекнең иң өске куначасында үз күз алдында булган хәлләрдән коты алынган бичара әтәч әледән-әле кытаклап куя.
– Көпә-көндез бит, көпә-көндез! Үз күз алдымда ничә бичәмне буып ташладылар. Беспредел бу! Беспредел! Прокурорның үзенә җәвит итәргә кирәк. Бу хәлне болай гына калдырырга ярамый! – дигән сыман зур кикрикле, матур каурыйлы, купшы койрыклы әтәч һаман да тынычлана алмый, кыт-кытак та кыт-кытак килә.
Ә Газинурның бандиты тавыкларның буган берсен ботарламый-нитми койма буена чыгарып сала барган. Унөчен дә бер рәткә тезгән.
Ишегалдында Газинур йөрүен күреп, баскыч төбенә Әндри дәдәй чыкты. Соңгы вакытларда бераз авырып тора әле ул. Култык таягына таянган. Күпне күргән, авыр тормыш юлы узган агай. Газинурның күршеләре арасында иң әйбәте, иң иплесе, йомыш белән керә торганы. Әмма бу юлы… Әндри дәдәй нинди җәзага тартыр инде аны? Һәрхәлдә, башыннан сыйпамас. Газинур әзер… Әндри дәдәй ни дисә дә…
Әндри дәдәй исә, ипләп кенә:
– Күршеләр – иң якын туганыңнан якын затлар. Туганың – еракта, ә күршең күршедә генә. Ни йомышың төшсә дә, аңа керәсең. Хәзер генә артык баеп, әллә кем булып киттек. Бер-беребезгә сәлам бирергә дә онытабыз… – дип сөйләп китте ул. – Минем малай чагымда мичебездәге салам көлтәсенә ут кабызырга күршеләребезгә бер бөртек шырпы сорап кергән чакларым исемдә. Күршеләребезгә чуенда пешкән кабыклы бәрәңгене манып ашарга бер чеметем тоз сорап кергән чакларыбыз да булды. Үзебез дә шундый идек. Ишегебез бусагасын атлап, нәни генә гозер белән кергән бер кешене дә буш чыгармадык.
Әндри дәдәй берара тын калып торды. Газинур аңа текәлде.
– Күрше хакы бик зур, Газинур туган. Килгән зыянны түләр булсаң, участковыйларга барып талашып йөрисем бер дә килми, – диде ул. – Ашыкма, үз җаең белән. Үз җаең белән ризалатырсың. Мин ашыктырмыйм.
– Әндри дәдәй! Мең яшә! Түләмимме соң! Үзем белән эшләгән бер әйбәт егетнең хатыны – кошчылык фабрикасында ветеринария табибы. Аның аркылы яздырып алып, иртәгә үк унбиш тавык төшереп бастырырмын. Рәхмәт сиңа җылы сүзең өчен! Мең яшә, Әндри дәдәй!
Күршеләреннән чыккач, Газинур Чатанның оясы алдына килде. Ә ул юлбасарның авызы һаман да ерык, оясы алдында зур батырлык кылган кыяфәттә утыра. Күкрәгенә медаль такканны көтә.
Газинурның кулында урам себеркесе. Шул себерке сабы белән Чатанның сырты буйлап бер-ике «медаль» кундырырга бик исәбе бар. Ата гайрәтле булса, бала гыйбрәтле була дигән алтын принципны алга сөреп.
– Ни дип күршеләр кетәгенә барып кердең, хайван? Корткыч син! Тамагың ачмы? Ашарыңа җитмиме?
– Абау! Нәрсә булган инде ул хәтле? Карап чыгыйм, кемнәр яшәп ята икән монда дип кенә кергән идем. Керсәм, тавыклар! Бүре күргәннәре юк диярсең. Тотындылар кытак та кытак! Пыр да пыр киләләр. Шунда башыма хуҗаларның кунактан кайтышларына мин дә бүләк ясыйм әле дигән бер уй килеп куймасынмы! Газинур абый, миндә дә нәкъ синең холык бит. Башыма килгән уйның очына чыкмый калмыйм. Мал иясенә охшамаса, хәрам була, дияләр түгелме соң сездә?
– Син дә мал булдыңмы? Корткыч син! – дип кизәнде себеркесе белән Газинур.
– Берәм-берәм будым да барысын бергә койма буена чыгарып тездем. Бер тамчы каннарын да чыгармадым. Мин аларны сиңа бүләк өчен будым бит, Газинур абый.
– Булдыргансың! Кем синнән бүләк сораган? Игелексез син! Ярый әле, Әндри дәдәй – яхшы кеше. Эшне зурга җибәрмәде. Бирермен берне шушы себерке сабы белән сыртың буйлап. Кисәтмәдем түгел, кисәттем. Кирәкмәс эшләр кыла калсаң, ике каш араңны сугып ярачакмын, дип. Бар, ояңа кереп кит, күземнән югал, ичмасам! Корткыч син!
Чатан хуҗасының аны аңламаганына тәмам кәефе кырылып, койрыгын бот арасына кыстырып, оясына кереп ятты. Газинур да күзгә карап узына барган бүре малаен бераз акылга утыртып алырга кирәк дигән уеннан кире кайтты. Бәйдә, чылбырда утырган әлеге шайтан белән булышмас бит инде. Себеркесен читкә томырып, өенә кереп китте.
* * *
Башыңа төшсә, башмакчы буласыңны көт тә тор. Булмыйча хәлең юк. Әлеге бүре малаена аз гына булса да гыйлем бирергә кирәк бит. Газинур кинолог, ягъни эт өйрәтүче вазифаларын да үз өстенә алды. Чатанны тормышта бик кирәкле командаларны үтәргә, тыңларга өйрәтми ярамый. Бер кирәге чыкмаса, бер чыгар. Апалары аны «Бир бишне!» командасын үтәргә өйрәттеләр бугай инде. «Бишне» бик теләп бирә. Сорасаң да, сорамасаң да алгы тәпиен суза. Чөнки «бишне» биргән саен, апалары аны тәмле конфетлар белән сыйлыйлар. Болай үзе сәләтле егет күренә ул. Тырышканда, күп нәрсәгә өйрәтеп булыр төсле. Апалары Чатанга «Ят!», «Утыр!», «Бире кил!» командаларын да өйрәтеп киләләр.
Чатан белергә тиешле иң әһәмиятле командаларның берсе – «Фу!». Ягъни «Кагылма!», «Тимә!», «Ярамый!». Икенчесе – «Фас!». Ягъни «Тот!», «Каптыр!», «Ботарла!». Тормышта шундый ситуацияләрнең дә килеп чыгуы мөмкин, шушы ике команданы ул бер әйтү белән үтәргә тиеш.
Әлеге шушы халыкара ике команданы Чатанга өйрәтергә Газинур үзе алынды. Каяндыр укып-нитеп түгел, үз акылы белән. Дөресрәге, әнисе Нәфисә апай бала чакта аның үзен имчәктән биздергән ысул белән. Ашау-эчүдән калып, сыны катып елап имчәк таләп иткән иркә улына тәмам аптыраган Нәфисә апай имчәк очына кызыл борыч сөртеп каптырган иде. Әй яндырды, әй өтәләде ул чакта кызыл борыч Газинурның тел очын. Йөткерде, төчкерде, буылды малай. Борыныннан куыклар чыгарды. Әмма сабак тәэсирле булды. Шуннан бирле иркә малай имчәкне ник бер сорасын.
Газинур зур гына ит кисәгенә күп итеп кызыл борыч сибеп, горчица ягып, Чатанга ыргытты. Ач күз бүре малае аны җиргә төшкәнче үк эләктереп алды. Кабып та йотты. Аннары гына үрле-кырлы сикерә башлады. Хуҗасы башта «Фу!», «Фу!», «Фу!», ягъни «Кагылма!», «Ярамый!» дип, өч тапкыр кисәтте. Чатан аны колагына да элмәде. Элмәсәң, менә шул инде. Борычлы ит кисәгенең яндыруына түзә алмасаң, күккә сикер.
Утлы күмер кисәгедәй калҗа белән «сыйлауны» Чатан башта Газинур абыйсы тарафыннан эшләнгән башка сыймаслык хыянәт итеп кабул итте. Күрәләтә торып ничек инде мондый этлек кылып була? Ә хуҗасы баягы серле сүзләрне тагын өч тапкыр кабатлады. Ярар, моның артыннан ни булыр? Хуҗасы янә бик хуш исле калҗа ыргытты. Чатан аны да кабып йотты. Бу юлы ул чүт кенә: «Абау-у-у! Үләм бит!» – дип улап җибәрмәде. Калҗаның монысы тегесеннән дә утлырак булды. Эче кызышуга түзә алмыйча, Чатан үрле-кырлы сикерә.
Хуҗасы, нәрсәдер сибеп, кашык белән нәрсәдер ягып, оя алдындагы тәлинкәгә сеңерле бот сөяге куйды. Андый сөяк күрсә, Чатан тәкатен җуя. Әмма хуҗасы, аның алдына ук чүгеп, янәдән әлеге серле сүзләрне кабатлады: «Фу!» Чатан сөяккә бик кызыкса да ашыкмаска булды. Дөрес эшләде. Сөяккә тел очын гына тидереп караган иде, теле утлы тимергә тидергәндәй пеште. Аннары апалары да аның белән шундый ук «дәресләр» үткәрделәр.
Чатан – сәләтле егет бит ул. Үзеннән нәрсә таләп иткәннәрен тиз төшенә. Дөрес, башта хуҗасына да, апаларына да бик нык үпкәләде. Аралашмаска, уйнамаска, барлыкларын да белмәскә, оясыннан да чыкмаска иде исәбе. Аннары кайтты тагын. Холкы белән ул ачу да, үпкә дә саклый белми иде. «Фу!» икән «Фу!» инде. Монда төшенмәслек бернәрсә дә юк. Шуны үземә тел белән генә әйтсәгез дә аңлаган булыр идем әле. Ә сез проблемага әйләндерәсез. Бераздан ул, берни булмагандай, оясы түбәсенә менеп ятты. «Фу!» дигән команданы ишетү белән, бернигә кагылмас булды. Димәк, ярамый. Бүреләрнең үз араларында да мондый «табулар» байтак. Мондый тыюларны алар бер-берләренә буыннар аша тапшырып киләләр.
«Фас!» командасын өйрәтү шулай ук кыен булмады. Хуҗасы сеңерле, майлы ит кисәген еракка ук ыргыта да «Фас!» ди. Алып килергә куша. Чатан шундук алып килеп бирә. Апалары да читкә прәннек-печенье ыргыталар. «Чатан, фас!» диләр. Алар кушкан команданы Чатан аеруча теләк белән үти. Чөнки бик ярата аларны. Өйрәтсеннәр генә. Шулай өйрәтеп торсалар, Чатан гыйлемен тагын да тирәнәйтергә әзер. Ул бит аңгыра баш түгел. Чатанның сәләтле булуына хуҗалары да, ул үзе дә сөенә. Әле «Бир бишне!», «Фу!», «Фас!» белән генә калмаслар. Шулай өйрәтеп торганда, гыйлемне нигә арттырмаска? Өйрәтсеннәр генә. Чатан бик теләп әзер.
Ул көнне Газинур эштә иде. Апалары Чатанны өй тирәли йөрергә алып чыкканнар. Бәхетсезлеккә каршы, Чечнядан кайткан офицерлар яшәгән биш катлы йорттан әлеге теге холыксыз, бәйләнчек хәрби дә чыккан. Овчаркасы Черчилль белән инде. Чыккан да кулыннан да ычкындырган. Тегесе, Чатанны күреп алу белән, аның өстенә ташланган. Әүмәкләшеп киткәннәр. Чатанны күрәләтеп талаганны, буганны апалары карап тормаслар ич инде. Аны да ирегенә җибәргәннәр. Озак әүмәкләшмәгәннәр. Чатан теге овчарканы буып, хәлсез калдырып, юл читенә салган. Бугазыннан кан саркый. Шау-шу, чыр-чу зур булгандыр инде. Тыкрык чаты бит. Моннан халык өзелми.
Вахта автобусы белән Газинур промыселдан кайтып төште. Автобустан төшсә, Сабан туе диярсең, халык җыйналган. Уртада әлеге майор.
– Я этого заслужил! Понимаете, заслужил! Я этого так не оставлю! – дип, баш өстендә зур йодрыгын уйната. Кулында кесә телефоны. Кемнәрнедер срочно үз янына дәшә. «Ашыгыч ярдәм» машинасын дәшәргә дә өлгергән. Шул арада алар да килеп җитте.
– «Фу! Чатан! Фу!» дип ни тыярга тырыштык. Овчарка безгә үзе килеп бәйләнде. Чатан аны буды да салды, – дип, кызлары елап торалар.
«Мин барып ябышмадым. Үзе бәйләнде бит! Үзе бәйләнде! Ул минем бугазны буганда, мин карап торыйммы?» дигән кыяфәт белән апалары янында Чатан утырып тора. «Ашыгыч ярдәм» машинасыннан төшкән кап-кара сакаллы, колгадай озын буйлы хирург егет һәм сап-сары чәчле шәфкать туташы Черчилльгә беренче ярдәмне күрсәттеләр. Ап-ак марля белән муенын, тәпиләрен бәйләделәр. Уколлар да кададылар. Овчарканы үзләре белән алмадылар. Яшь кенә ике санитар егет аны, носилкага салып, әлеге хәрбинең фатирына керттеләр. Ә хәрбинең үзен: «Безне анда йөрәк авырулы кешеләр көтә. Моннан соң безгә мондый вызовлар ясамагыз!» – дип орышып та алдылар. Бу холыксыз хәрбинең: «Я этого заслужил!» – дип сукрануы «Ашыгыч ярдәм» каретасы киткәч тә ишетелеп торды әле. «Я этого так не оставлю!» – дип тә кычкырган икән әлеге хәрби.
Бу яңа йортта алар байтактан торалар. Башкаларының тыннары да юк. Шул ук подъезддан хәтта полковник дәрәҗәле бер офицер да чыгып йөри. Бик ачык, әдәпле кеше. Күрше-күлән белән беренче булып үзе исәнләшә, хәл-әхвәл белешә. Ә бусы исә хезмәт иткән җирендә контузия-мазар алганмы, әллә нервылары бөтенләй какшаганмы? Кем туры килсә, шуның белән бәйләнешергә генә тора.
Бер атналардан Газинурны участковый чакыртты. Барса, бүлмәдә әлеге хәрби утыра. Гариза язган. Овчаркасын талаткан өчен, Газинурны судка бирмәкче икән.
– Гражданин Исмәгыйлев, күршеләрегезнең сезнең өстән язган жалобалары миндә бер кочак. Нигә сез беркем белән тату яшәмисез? Күршеләрегез әйтеп торалар, овчаркагызны урамга битлексез алып чыккансыз. Чыгу белән, үз ирегенә җибәргәнсез, һәркем белән алай әчелешле булып, бәйләнешеп йөрсәгез, мин сезгә үзем зур итеп штраф салам, – дип, аның үзен орышты участок инспекторы.
– Күрәләтә торып башбаштаклык бу, иптәш инспектор. Мин моны болай гына калдырмыйм. Үзегезне соңгы инстанция санасагыз, нык ялгышасыз. Мин Мәскәүгә язачакмын. Мин – Кавказ сугышы ветераны! Мин анда кан койдым! – дип, капитан Исмәгыйлев өстәл сукты.
Участок инспекторы, зәңгәр күзле, кара мыеклы яшь кенә егет:
– Ә сез, Газинур агай, кайтып китсәгез дә була, вопрос «исперчан», – дип, ишеккә күрсәтте. – Әй, әйе, агайлар, мондый чакны бөек Маяковский агаебыз да: «Вопрос на этом «исперчан!» – дип әйтергә яраткан. Мин бит заочник. Педагогия институты студенты. Тиздән сессиягә барырга. Укыйсы әдәбиятның чиге юк. Ә сез күпме вакытымны алдыгыз. Соңгы күрешүебез булсын, карагыз аны. Дөнья матур, дөнья киң. Шушы матур дөньяны һәркайсыбыз үз кулыннан килгәнчә бизәп, тату гына яшик әле, егетләр, – дип, әлеге төскә-биткә дә бик чибәр инспектор егет елмаеп куйды. Жалу белән килгән бәйләнчек хәрби аның бу сүзләреннән хәтта сискәнеп киткәндәй булды.
* * *
Ишегалдында бүре кадәр бүре асрауның кыенлыкларын сөйләп кенә бирешлеме соң? Аны үз җилкәңдә татып карарга кирәк. Әмма Газинур әлегә зарланмый. Холкы андый түгел.
– Кара аны, малай актыгы! Матри у меня! – дип, Чатанның борын төбендә зур йодрыгын уйнатып ала да эшенә китә.
Андый чакта Чатанның түбәсе күккә тия. Оясы алдында тыпыр-тыпыр биеп алып, хуҗасы каршында ялагайлана, кулын ялап ала, үз яныннан җибәрмәскә тырыша. Ә күз карашы! Чын ерткычныкы бит. Менә-менә тышка бәреп чыгарга торган ерткычлык инстинктларын гаять акыллы булуы аркасында гына тыеп, басып килә бугай. Алай да үз-үзеңне күпме тыеп торырга була? Берара, тәмам чыгырдан чыгып, тимер чылбырын зәһәрләнеп чәйнәп, котырып ала. Уңга-сулга ыргыла, үз-үзен имгәтеп булса да, бәйдән ычкынмак була. Андый чакта апалары чыгып кына, башыннан сыйпап, иркәләп, матур сүзләр әйтеп кенә тынычландыралар аны. Ычкынуын беркая да ычкына алмый ул хәзер. Газинур да тиешле чараларны күрә тора. Үзләренең промыселындагы тимерчедән муенчакны да күгәрми торган тимердән эшләтеп кайтты. Чылбыры да үгезләр арканлый торган.
Кичләрен, йокы алдыннан, ишегалдына саф һава суларга чыккач, Газинур беренче эше итеп бүре малае янына килә.
– Ни хәлләр, егет? – дип, аның башыннан сыйпый. Матри у меня! Артыгын узынма! Булганына канәгать калып яшәргә өйрән. Ак сакаллы карт, әй, бүре булырсың.
Хуҗасының «матри у меня»сына Чатанның бик исе китә инде. Ишегалдындагы мал-туарның котын алып дулап та ала, ямьсез итеп улап та куя. Хәзер аларга күрше-күләннәре кермиләр. Туган-тумачалары да сирәк киләләр. Барчасы:
– Капкагызны ачып керергә кот чыгып тора. Китегез инде, прәме! Ул эзвирегез ычкынып китсә… Беттем, әҗәлем шушы икән, дисең инде, – диләр.
– Таптың инде асрар мал! Мал булса икән, теп-тере бүре бит! Бу ерткычны симерткәнче, берәр тана симертсәң, авызың-борының май булыр иде, Газинур туган, әгәренки дивана баш булмасаң! – дип үпкә белдереп, акыл өйрәтүчеләр дә җитәрлек.
Хәсрәт хәсрәткә охшамый, баш хәсрәттән бушамый дигәндәй, Газинурның үз башына үз теләге белән алган хәсрәт бу. Үз бөкрең үзеңә авыр булмый, әлегә түзә әле. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр. Газинурның кызлары гына түгел, аның күзләренә котып салкынлыгы белән караган шушы хәйләкәр бүре малаен ул үзе дә ярата. Нилектән икәнен дә белми. Ярата, еш кына кочагына алып та сөя. Күңелендә төрле каршылыклы, вәсвәсә уйлар уйнаклаган чагында: «Нишләтәсең инде аны? Дөньяга бүре булып туган җанварны көчек йә песи баласы итә алмыйсың. Кирәге дә юк. Үзе булып яши бирсен», – дип юата ул үзен үзе.
Узган атнаны, сишәмбе көн, вахтадан кайтышлый, төрле кош-корт, ерткыч җанварлар сурәтләре төшерелгән афишалар күреп алды Газинур. Шәһәргә күчмә зверинец килеп чыккан. Нәниләр, балалар өчен зур бәйрәм ясап, алар ел да бер килеп чыгалар. Барыннан бигрәк мәктәп балалары рәхәтләнәләр. Юкса Африка филен, озын жирафны, Уссури юлбарысын, зебр атларын, ун метрлы анаконда еланын, ак аюны үз күзләре белән кайчан күрерләр иде әле. Биредә сыйныфлары белән дә, үзе генә аерым кереп тә, Айгөл дә булып кайткан.
– Ерткыч хайваннарны быел аеруча күп алып килгәннәр. Юлбарыслар хәтта өчәү. Ак аю әле бәбәйләгән генә. Балаларын берәүгә дә күрсәтми, кочагында гына тота, – дип, бик әсәрләнеп сөйләп утырды ул чәй өстәле артында. – Ә менә «Степной волк» дигән читлек буш. Нигә икән? Бүресе әллә чыгып качканмы?.. Зверинец миңа бик ошады. Мин тагын керәм әле.
Кече кызының «Степной волк» дип язылган читлек буш» дигән сүзләре Газинур колагына аеруча кереп калды. Күңеленә кылт итеп бер уй килде. Зверинецка ул шул көнне үк төшеп китте. Әйе, «Степной волк» читлеге буш икән шул.
Читлек эчендәге ерткыч хайваннарга күз-колак булып, шушы тирәләрдә йөренеп торган кара күзлекле, кыршылган джинслы егеттән:
– Болай карап торырга ипле генә урын, бу читлек нигә буш? – дип сорады.
Әлеге егет, шушы сорауны гына көткәндәй, ачылып:
– «Степной» бер дигән мировой бүре иде. Циркач! Озак еллар циркта эшләгән. Безгә аны начар күрә башлагач биргәннәр иде. Цирк сәхнәсе! Прожекторлар! Ничек сукыраймыйсың?! Болай үзе бик нык күренә иде әле. Тамагына да яхшы ашады. Гастрольләргә чыккач кына, безне бик уңайсыз хәлгә куеп үлде дә куйды, – дип сөйләп китте. Егет, кара күзлеген салып, өскә, һавага күрсәтте. – Аның җаны хәзер тегендә, күкләрдә инде. Кызганыч, әйтәм бит, Рюрик мировой бүре иде… Хәзер читлеге буш тора.
– Әлбәттә, кызганыч, – дип куәтләде аны Газинур. – Үзегез монда кем буласыз? Администратор-мазардыр инде?
– Минме?! – диде егет, ике кулын ике якка җәеп, елмая төшеп. – Мин Мәскәү ветеринария академиясенең дүртенче курс студенты.
– Булачак ат духтыры, алайса, – дип елмайды Газинур. – Үпкәли күрмәгез, бездә ветеринария врачларын, хөрмәт итеп, «ат духтыры» дип йөртәләр.
– Беренче ишетәм, әмма приятно слышать. Нәкъ үзе, нәкъ үзе, – дип күтәреп алды студент егет. Бу гастрольләр – минем җәйге практикам. Күбебез практикага академиянең үзендә калды. Ипподромнарга, манежларга, бөтенсоюз күргәзмәләренә урнашты. Мин дә бу гастрольләргә, бер дә теләмичә, акчасына алданып кына чыктым. Ә бит көн дә кирәгем чыгып тора. Бер атна гына элек ак аюыбыз Флора бәбәйләде. Башыңа төшкәч, башмакчы булмый хәлең юк. Флорага кендек әбисе булдым. Әнә хәзер ике улын да ничек кочагына алган. Кулыннан төшерми. Әйтерсең аның әлегә ярым сукыр уллары кемгәдер хаҗәт. Хәтта мине дә якын җибәрми. Әнә теге гыр-гыр йоклап яткан арыслан Кинганы гына күр. Өч көн рәттән теше сызлады. Акырды инде, читлегендә урын тапмады. Ул улаганда, парктагы барча кош-корт, җанвар дер калтырап тора. Нәрсә эшләргә? Биш кубик укол ясадым да йоклаттым үзен. Авызын каерып ачтым да черек тешен алып аттым. Бернинди ассистентсыз бит! Әнә хәзер колак төбендә пушкадан атсаң да уянырга исәбе юк. Йокласын инде бер рәхәтләнеп. Әнә нигәдер филебез Солтанның кәефе юк әле. Эче каткан. Чөнки гастрольдә теләсә нәрсә ашатырга туры килә. Менә хәзер аңа бераз касторка бирәм. Рәтләнер. Солтан безнең шулай ук озак еллар циркта эшләгән. Күп командаларны аңлый. Ә мине беренче көннәрдән үк үз итте. Хәтта шаярмак та була әле. Читлегенә керсәм, алгы аякларына чүгә. Башымнан кепкамны салдырып читкә ата.
Беләсезме, чынлап торып ярата башладым үзләрен. Булачак профессиямне дөрес сайлаганмын бит. Шуңа сөенәм. Күзеңә карап, синнән ярдәм көткән бу җанварларга кирәк чакта ярдәм итә алуым миндә олы хисләр уята. Үземне, сез әйткәнчә, «ат духтыры» итеп кенә түгел, чын Айболит итеп хис итәм. Ә бит башта аяк атлыйсым да килмәгән иде. Мондый гастрольләрдә өч оклад түлиләр, дигәч, акчасына гына кызыгып күнгән идем. Студент кешегә һәрчак акча җитешми бит.
– Килешәм. Үзем дә заманында студент булган кеше, – диде Газинур. – Үзегез болай ачык күңелле, чибәр егет икәнсез… Ә башлыгыгыз кем?
– Шефыгыз кем димәкче буласызмы?
– Әйе. Менә аны да күрәсе иде.
– О-о, Ашот Саркисьянович кирәкме сезгә? Әнә теге, башын калай белән япкан алачыкта утыра ул. Ит сорап, шәһәр башлыкларына барырга җыена иде. Боларга ашатырга көненә беләсезме күпме сыер кабыргасы, ат боты кирәк? Санап күрсәтсәм – исегез китәр. Ашыгыгыз, китеп өлгермәсен.
Ашот Саркисьянович урта яшьләрдәге озын буйлы, спортчыларга хас җыйнак гәүдәле, кара мыеклы, башына кепка кигән Кавказ кешесе булып чыкты.
– Нинди йомышлар белән йөрү, дорогой? – дип, Газинурны ачык йөз белән каршы алды.