скачать книгу бесплатно
– Ә мин сине әләкче дип ирештерәм.
Күзгә-күз карашып алдылар, көлештеләр. Әниләре аларны ишетсә дә, ишетмәгәнгә салышып, яннарына чыкты, табынга утырды.
– Бүләк кызым, син тартынып торма, җитешеп утыр. Ә син, Бәхтияр, баланы интектермә. Онытып торам икән әле, сине мөгаллимең Кол Гали чакырды.
Кол Гали атын ишетүгә, Бүләк сискәнеп китте, кадерле әйберен югалткандай, ике кулы белән дә битенә кагылып алды.
– Әнием, – диде ул кыяр-кыймас кына. – Кол Гали шул шәех-шагыйрьме?
– Шәех тә, шагыйрь дә, мөдәррис тә ул, балам.
Бүләк шунда Бәхтияр ягына күз төшереп алды, теге исә, ике яңагына да тутырып, пәрәмәч ашый, әмма кызның карашын үзендә тоеп, гелән ашаудан туктады.
– Ни булды? – дип сорады ул, авызындагы ризыкны ашыгыбрак йотып җибәреп.
– Мин дә барам шәех янына, Бәхтияр. Биккол бабай аңа минем аша хат җибәрде.
Бүләк, сынарга теләгәндәй, әле Бәхтиярга, әле Бибиҗамал әнисенә карап алды.
– Хат кемдә соң?
– Миндә.
– Йөрмә, мин хатны үзем тапшырырмын.
– Мин ул хатны бирә алмыйм, Бәхтияр. Мин аны иясенә үз кулым белән тапшырырга тиеш.
– Бу ни инде тагын, Бүләк? Хан җансакчысына ышанмыйсыңмы?.. Инәй, күрче бу кызны, – диде Бәхтияр, уенын-чынын бергә кушып.
– Тимә балага, вәгъдәне бозу – иман сату белән бердер. Кулына тапшырырга вәгъдә иткән икән, үз кулы белән тапшырсын. Мөгаллимеңә Бүләкне дә алып бар.
– Мөгаллимем өйдә булмаса?
– Өйдә булмаса көтеп торырсыз. Һичьюгы, кятип Хафизга тапшырырсыз, алар каршы капка гына торалар.
– Белгәнемчә, Бүләк, Биккол агай Сүбәдәй баһадир тирмәсендә киңәшче йөзендә утыра.
– Нигә әле сиңа Биккол сәүдәгәр, ул Бүләк аша Кол Гали шәехкә хат җибәргән, Бүләк аны үз кулы белән иясенә тапшырырга тели, интектермә баланы, Бәхтияр, дим. – Бибиҗамал Бүләкнең күзләренә карады. – Болгар сәүдәгәре Бикколны каян беләсең соң син, балакай?
– Биккол бабакай мине монгол нойоныннан сатып алды һәм якташы Сәлахетдин сәүдәгәргә бирде, ә ул үз нәүбәтендә Җамалбикә абыстайга тәрбиягә бирде.
– Әниең, әниеңне кая илттеләр, балакаем?
– Әниемне нойон үзе белән алып китте.
– Ай Аллам, кемнәрне генә ятим итми бу сугыш, – диде Бибиҗамал һәм амин тотты да табынны җыештыра башлады. – Бәхтияр, дим, чыгып китми тор әле. Бүләккә минем туры бияне иярлә. Ипле йөри, ашыкмый.
– Ул буаз түгелме соң, инәй?
– Кумассыз, атлатып кына барырсыз. Артыгыздан төшкән кеше юктыр бит… Шулай булгач, бар, иярлә туры бияне.
Атка атланып урамга чыккач, Бәхтияр җилләнеп чаптырып алып китмәкче иткән иде, әнисенең сүзен исенә төшереп булса кирәк тыелып калды. Хәер, ул болай да Раббыбыз Мөхәммәд кебек җиденче күккә ашкандай хис итә иде үзен. Гүя Мигъраҗ кичәсе килгән иде: менә-менә күк капусы ачылыр да Аллаһы аны үз кырына алыр кебек иде. Бәхтияр Бүләккә якыная төште һәм:
– Аллаһы Хак сүбханәһү Тәгаләгә хәмед сәнәләрен, Расүлебезгә салаватларын багышлаган кебек, безгә, Бүләккәй, итагать кыла, бергә булуыбызга фатихасын бирә. Ишетәсеңме, Бүләк, дим… Дәш. Син минем сеңлем түгелме соң?
– Сеңлең, Бәхтияр. Тик миңа бераз оят, Бәхтияр. Син мине күрдең дә әллә ниләр сөйлисең. Тәмам куркуга салдың үземне. Бүтән алай шаяртма, Бәхтияр… Мин дә синең хәтерең калдырырга тырышмам.
– Кичер, Бүләк, кичерә күр. Мин бит болай гына. Әллә нигә сине күрүгә, шатлыгым эчемә сыймый башлады, ярларыннан ташкан елга кебек, бәхетем йөрәгемә сыешмый…
– Ә син «Колһуалла» сүрәсен укы, шуннан тынычланырсың. Аллаһыдан сабырлык телә. Минем күз алдымда атам кылычтан уздырдылар, анам сөйрәп алып киттеләр. Мин ни кылырга белми өзгәләндем, үкереп еладым, күзләрем кызарып бетте. Шунда Биккол бабай килде дә аркамнан сөйде, кочагына алды, «Колһуалла» сүрәсен укый башлады. Шул дога мине тынычландырды, Аллаһыдан мәрхәмәт сорадым, сабырлык, түземлек… Рәхмәт аңа, Биккол бабакай мине оныгыдай якын күрде, аннары якташы Сәлахетдин сәүдәгәргә биреп җибәрде. Ә ул: «Сөяге миңа, ите сиңа», – дип, Җамалбикә абыстайга илтеп тапшырды. Мин һәркөн Раббымнан игелек сорадым, бертуктаусыз дога укыдым, гөнаһларым өчен ярлыкавын үтендем, гәрчә Аллаһы Тәгалә алдында бер бөртек гөнаһым булмаса да. Чөнки миңа ул чакта бары сигез яшь тулып узган иде. Биш ел гомерем Җамалбикә абыстай мәдрәсәсендә узды. Аннары шул ук Сәлахетдин сәүдәгәр ниндидер могҗиза белән безне Болгарга алып килде. Ә Биккол бабакай кем ашадыр миңа Кол Гали шагыйрьгә тапшырырга хат җибәргән иде. Мин аны, исән-имин Болгарга җитсәм, шул ук көнне иясенә тапшырырмын дип ант эчтем. Ләкин синең атаң мине Сәлахетдин сәүдәгәрдән алып калды. Мин бик нык курыктым. Үзенә хатынлыкка алды дип курыктым. Ә инде өйгә алып кайтып, әниең Бибиҗамал апага: «Әнисе, әнисе, мин кыз бала алып кайттым», – дигәч кенә тынычлана төштем. Аннары әниең Бибиҗамал апа: «Балакаем, бигрәкләр Гәүһәремә охшагансың», – дип, тәмам җаным эретте.
– Аннан мине күрдеңме?
– Син өйгә бик сирәк кайтасың икән ич. Мин сездә ике кич кундым инде. Мин сине бүген генә күрдем, Бәхтияр.
– Ә мин синең тавышың ишеттем дә, йөрәгем идәнгә төште дә китте. Билләһи менә. Ярык булса, югалтасы идем йөрәгемне.
– Их, Бәхтияр, Бәхтияр, бит Болгар орыш алдында тора. Монголлар көч җыя, быел ук бире таба кузгалырга исәпләре. Аннары минем сине бер дә рәнҗетәсем килми, Бәхтияр. Мин шәех Кол Гали тарафында калырга тиеш. Биккол бабакай шулай теләгән, миңа бу хакта Сәлахетдин сәүдәгәр әйтте.
– Мөмкин хәлме бу, Бүләк? Анам сине тәгаен үз кызыдай кабул итте, мин дә… Ни әйтермен мин аңа?!
– Ярый, алдан юрамыйк, Бәхтияр. Шәех Кол Гали ни әйтә, шул булыр. Мине аңа хан оныгы Хансөяр тапшырырга тиеш иде. Ләкин мине Сәлахетдин сәүдәгәрдән атаң алып калды, әсинең атаң үтә кәттә кеше икән – тамгачы.
– Биккол карт белән Мәүлә Хуҗа имам – Илһам хан тарафыннан монголларга җибәрелгән кешеләр. Сәүдәгәр Сәлахетдин исә – аларның арадашы гына, Бүләк.
– Мин ул хакта белмим. Минем белгәнем шул: Биккол бабакай мине нойон кулыннан алып калды һәм ул мине шәех Кол Галигә җибәрде.
– Димәк, син шымчы.
– Теләсәң ни уйла, әмма муеныма бау салсаң да, мин хатны иясенә тапшырырмын. Беләсең килсә, Бәхтияр, синең авызыңнан Кол Гали исемен ишетүгә курка калдым. Шулхәтле көтмәгәндә булды бу – йөрәгем дөп-дөп тибә башлады. Кол Гали бит – минем мөгаллимем, аз булса да, сабак биргән кеше. Аннары ул безгә килеп йөрде, мин аны бик тә ярата идем.
– Бүләк, мин хан җансакчысы. Минем ул хатны синнән алырга да хакым бар.
– Син аны эшләмәссең, Бәхтияр. Чөнки мин сине күргәч тә үз иттем… Яраттым дип әйтәсем килми, борының чөюең бар, ләкин син әйбәт егеткә охшагансың.
– Сәер хәл: нигә Биккол карт ул хатны нәкъ менә шәех Кол Галигә язды икән? Ә Илһам ханга түгел?
– Мин ул хакта белмим, Бәхтияр. Тик сиңа бер үтенечем бар. Әйтмә бу хакта берәүгә дә, калсын икебезнең генә сер булып.
– Шәех Кол Гали сарай мәктәбенә килеп хөтбә әйтә, ә кятип Хафиз безгә тарих фәнен укыта. Алар икесе дә – минем мөгаллимнәрем, Бүләк.
– Бәхтияр, син мине, зинһар, гафу итә күр. Минем мулла биргән атым бөтенләй Бүләк түгел, ә Ләйлә. Анам мине бик тансыклап тапкан, шуңа атам мине Аллаһы бүләге булды бу кыз миңа дигән. Шуннан әле Бүләк, әле Ләйлә дип дәшә башладылар, мин ике исемгә дә килер идем. Атам белән анама мин, чынлап та, бүләк булганмын, Бәхтияр. Тик тигез-матур гомер генә итә алмадылар. Илне монголлар басты.
– Безгә уң якка, әнә шул таллар утырткан тыкрыкка борылабыз, – диде Бәхтияр. – Беләсеңме, Ләйлә… Мин сиңа Ләйлә дип дәшәрмен, яме?.. Чөнки миңа бу исем ошый төшә. Аннары бер сер әйтимме?..
– Әйт.
– Сине безгә Аллаһы Тәгалә үзе китерде, язмыш бу, Ләйлә. Атаң-анаң сиңа Бүләк дигәннәр икән, син аларга, чынлап та, бүләк булгансыңдыр. Хәзер инде син безнең гаилә өчен бүләк.
– Мин монголлар кулында булган кеше, Бәхтияр. Биккол бабакай мине шәех Кол Галигә зур йомыш белән җибәрде.
– Монголларның кем икәнен беләбез, безгә дә тарих укыталар, Ләйлә. Туран дөньясындагы хәлләр белән дә хәбәрдармын.
Тар тыкрыктан үткәндә, һау-һаулап этләр өрде, сирәк-мирәк кенә кешеләр үткәләде, аларга борылып-борылып карадылар, чөнки хан җансакчысы бу тыкрыкка бик сирәк керә иде булса кирәк.
– Болгар бик мәһабәт кала икән. Зур, күз белән генә иңләмәле түгел.
– Ә син үзәк урамнарны күрсәң икән. Фән йорты, хан мәчете, мунчалар, мәхәллә саен мәчет, матур-матур өйләр. Өч-дүрт җирдә базар, аннары Ага Базар үзе ни тора. Анда күгәрчен сөте генә булмаса булмыйдыр.
– Мин Болгар каласы турында күп ишеттем, Бәхтияр. Атам-анам шуннан чыгалар бит. Бу мәһабәт калага тикмәгә генә Үгәдәй ханның күзе кызмый икән шул.
– Иң мөһиме: безнең калабыз сәүдә юлы уртасында, Ләйлә. Хаҗитарханнан су юлы белән күтәрелеп була, Чин-Табгачтан коры юл белән.
– Хәзер инде бөтен сәүдә юллары монголлар кулында. Аларның берәүне дә сезгә үткәрми торулары бар.
– Әле дә Сүбәдәй баһадир аркылы төшкәләгән иде. Тик бит Чыңгыз хан сәүдәгәрләргә тияргә кушмаган.
– Тияргә кушмаган, пәйҗәсе булмаса, таларга да күп сорамыйлар. Сәүдә итү өчен, һәр сәүдәгәр монголлардан пәйҗә алырга тиеш, ягъни рөхсәт тактасы. Монголлар – күп санлы, Бәхтияр, сугышларда чыныккан халык. Алар мәңге торыр Үргәнечне дә алдылар. Дәрья кадәр дәрьяны буып, калага су җибәрделәр. Өйләр юылды, кальга диварлары, каравыл манаралары ишелеп төште. Яман, яман яугирләр монголлар, Бәхтияр. Ходаем, алар белән очрашырга язмасын…
– Уңга борылабыз. Әнә, күрәсеңме, инеш буендагы ике катлы өйне? Капкасы нәкышләнгән, тәрәзә кашлары да. Биккол сәүдәгәр өе. Әнә чак кына арырак мәхәллә мәчете манарасы күренә, тагын бер тыкрык үтәсе дә кәрвансарайга килеп чыгасың, базар янында ук мунча. Мунчаның идәннәренә кадәр җылытыла. Ә каршы капканы күрәсеңме? Кятип Хафиз өе.
5
Хан тамгачысы Асылгәрәй, илчеләр йөзендә Сүрә елгасын кичкәч, хан оныгы Хансөяр янына килде.
– Минем сиңа әйтер сүзем бар, хан оныгы Хансөяр.
– Рәхим ит, Асылгәрәй агай, чүмәш яныма. Вакыт бар, егетләр атларны эчереп йөриләр, йомышың җиткер.
– Без бит инде урыс җирендә, хан оныгы Хансөяр.
– Чикне уздык, Асылгәрәй агай. Хак, урыс җирендә.
– Хансөяр туган, минем кенәз Святославтан үч аласым килә.
Хан оныгы Хансөяр ияренә утырды, текәлебрәк Асылгәрәйгә карады.
– Минем дә, Асылгәрәй агай, минем дә. Ләкин вакыты ул түгел, йомышыбыз башка.
– Яман, яман явызлык кылды кенәз Святослав дружинасы. Синең сеңлең Энҗебикәне дә шулар харап иттеләр бит, кабихләр.
– Мин алардан сеңлем Энҗебикә өчен генә түгел, Ашлы халкы, туганым Җаббар өчен дә үч алачакмын, Асылгәрәй агай. Владимир кенәзе, Болгар иле солыхта иделәр, ә ул Ашлыга яу кузгала. Оятсыз ул кенәз Святослав, җирбит, кабих җан. Ашлыны яндырганнан соң, ханбикә туганы Юрий кенәзгә хат язды. Ә теге: «Мин белмәдем, Святослав үз белдеге белән яу йөргән», – дип җавап хаты җибәргән.
– Ул моны Илһам ханны тынычландыру өчен эшләгән инде. Яман, яман кеше кенәз Святослав. Энесе кенәз Юрий белән килешеп йөрсә дә, килешмичә үз белдеге белән йөрсә дә, гаеп Юрийда, әлбәттә. Аллаһы каһәре төшәр әле бер үзләренә. Бүген булмаса – иртәгә, иртәгә булмаса – алдагы елларда. Урысларда яман гадәт бар: гөнаһ кылалар да чиркәү побына кереп гөнаһларын җуйдыралар. Ләкин Аллаһы Тәгаләгә кылган гөнаһны чиркәү побы гына җуя аламы, Хансөяр туган?
– Ләкин бу юлы без, Асылгәрәй агай, хан илчеләре. Без кенәз Юрийдан ярдәм сорарга барабыз. Безгә бүген монголлар яный, күрше урыс кенәзе түгел. Урысны калдырып торыйк, күрше хакына.
– Ә ул күрше хакын белдеме соң? Белдеме, хан оныгы Хансөяр?! Син хәзер тупчылар меңбашы, баһадир дияргә була, хакың бар, димәк, кенәз Юрийдан Святославның башын таләп итәргә.
– Бар, бар, Асылгәрәй агай. Әмма әйтәм бит, вакыты ул түгел. Безнең бүген максат башка.
– Ашарга, ашарга килегез! – дип кычкырды пешекче.
Асылгәрәй табын хәстәрләгән якка карап алды да:
– Их, Хансөяр туган, матур да соң җәй айлары. Тыңла әле, тыңла, ничекләр сандугачлар сайрый. Тиздән туктарлар, Сәфәр ае керә. Күр әле, нинди тавышлар гына юк. Менә кая ул җәннәт, Хансөяр туган. Ә адәм балаларына һаман сугыш кирәк, һаман нидер җитми. Әнә тегесе, ишетәсеңме, әнә шул тал-тирәктә утырып сайраганы – сары-кызыл түшле оҗмах сандугачы, билләһи шулай, өздерүләре үзәккә үтә.
– Әйдә, ашыйк та, юл кешесенең юлда булуы хәерле, Асылгәрәй агай. – Хан оныгы Хансөяр торды, Асылгәрәйгә кул биреп, тартып торгызды. – Бу хакта икебез генә беләбез, Асылгәрәй агай. Габдулла әмиргә әйтә күрмә.
– Сөйләмә булмастайны, хан оныгы Хансөяр. Асылгәрәйдән сүз чыкканчы, күзе чыгар…
Габдулла углан табындагыларның барысын да күздән кичерде һәм юлдашларыннан канәгать калды бугай:
– Сүрә елгасын кичтек, иртәгә кич якларда Владимирда булырбыз. Мин кенәз Юрийга чапкын җибәрдем инде. Каршы алса алыр, алмаса – юк, безгә тиз йөрергә кирәк. Җайдак атларыгызга вакытында күчегез, бер-берегездән калмагыз. Атам Илһам хан тиз арада бездән хәбәр көтә. Йомышыбыз гаять җитди, вакытыбыз тар, анда баргач та, уңга-сулга йөрү булмасын.
– Хәерле, углан, хәерле, – диештеләр юлдашлары.
– Кенәз безне килгән көнне үк кабул итәрме соң, углан? – дип сорады хан оныгы Хансөяр.
– Итәр. Мин аңа анам үтенечен дә җибәрдем. – Габдулла әмир хан оныгы Хансөяр белән тамгачы Асылгәрәйгә күз төшереп алды. – Мин беләм сезнең ни хакында сөйләшүегезне. Кисәтеп куям: бу хакта сүз дә булмасын. Безнең максат башка… Аңлаштык?!
– Аңламаган кая, аңлаштык, углан, аңлаштык, – диде икесе өчен дә Асылгәрәй.
– Алайса, Аллага тапшырып кузгалыйк.
Юлда Асылгәрәй һәрчак Хансөяр янында булырга тырышты. Җайдак атлар комачауламасын өчен, берсен сул якка, берсен уң якка алдылар. Хан оныгы Хансөярнең Асылгәрәй белән сөйләшәсе дә килә, әмма ярамый да иде. Кан дошманыннан үч алу төркиләрдә борын-борыннан килә, хәер, бер төркиләрдә генәме, бар халыкта да бар ул үч алу. Аллаһы Тәгалә язган язмышны узып, адәм баласына вакытсыз җәза биргән кешене җәзага тарту табигый. Ләкин бу чара гына дошманлыкны туктата алырмы? Үч үчкә илтер, диләр бит. Шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә каһәреннән исән калган адәм тагын яманлык кылыр – кеше үтерер һәм бер гаепсез кешене. Аны ошбу азгынлыктан кем туктатырга тиеш соң? Үч! Әйе, әйе, бары тик үч! Хан оныгы Хансөяр үч алыр кенәз Святославтан. Бүген булмаса – иртәгә, иртәгә булмаса… Шик юк, бүген түгел, Габдулла углан аны кисәтеп куйды, Асылгәрәй агайны түгел, бигрәк тә аны, чөнки Святославтан үч алырга Коръән тотып ант иткәнен белә иде.
– Асылгәрәй агай, – диде ат юырткан җайдан хан оныгы Хансөяр. – Асылгәрәй агай, ишетәсеңме, куеп торыйк бу эшне, сабыр итик.
– Хуш, хан оныгы, син дигәнчә булсын, – диде Асылгәрәй һәм, атын чаптырып, алгарак чыкты.
* * *
Владимир каласына илчеләр, чынлап та, кичкә таба гына килеп җиттеләр. Кенәз Юрий аларны каршы алырга җансакчыларын җибәргән икән, кала капкасы янына җитүгә, алдан барган әмир Габдулланы күреп, кала тиуны атыннан төште, илчеләр башы атының өзәңгесенә килеп тотынды һәм баш иде.
– Олуг кенәз Юрий Всеволодович сезне көтә, әмир, – диде.
Кояш баеп килгәндә, капкалардан узып, урамнарга керделәр. Әмма урамнарда әллә ни кеше күренмәде, илчеләрне туры кенәз кәрвансараена алып килделәр. Йөк-йомышның җитдилеген белгән кебек, соң булса да, илчеләр кәрвансарайда туктап ашап-эчкәч, кенәз Юрий аларны үзенә дәштерде.
Алып килгән бүләкләрне барлап, Габдулла әмир үз ватанпәрвәрләре белән кенәз сараена юнәлде. Алдан да, арттан да аларны кенәз җансакчылары озата барды.
Тәхет ягында кенәз үзе генә түгел иде. Кенәз калкурак урындыкта утыра, ике яклап боярлар тезелгәннәр. Кенәзнең уң кулында митрополит Митрофан, чак кына арттарак епископ Кирилл, сул кулында кенәз Святослав. Тәхет ягы ул хәтле яктыртылмаган булса да, хан оныгы Хансөяр күрде: Святослав гүя аннан карашын яшерә иде. Бәлкем, ул аңа гына шулай тоелгандыр, һәрхәлдә, Святослав та аңа игътибар итте, бер мәлгә аларның күзләре очрашты, һәм ике арада ут чаткылары узды.
Габдулла әмир кенәзгә баш иде, Илһам ханнан сәлам юллады, шуннан соң гына, китергән бүләкләрне кенәз каршына куярга дип, ярдәмчеләренә ишарә ясады. Бүләкләр куелгач, кенәз торып баш иде, боярлар да аның хәрәкәтен кабатладылар. Әмир Габдулла Илһам хан хатын кенәзгә бирде. Кенәз төргәкне алды һәм Илһам ханның мөһеренә игътибар итте, әмма сүтеп укып тормады, артында шәүлә кебек басып торган тылмачка бирде. Теге исә хатны сүтеп кычкырып укып чыкты.
– Углан әмир тылмачсыз килгән, – диде кенәз, әллә кинаяләп, әллә ихластан.
– Хәтерегез ялгышмаса, олуг кенәз, минем анам, – ерак булса да, туганыгыздыр, – диде урыс телендә Габдулла әмир.