скачать книгу бесплатно
Кол Гали һәрчак Ләйләне сөюдән үз-үзен тыеп килде. Ул аны рәнҗетүдән курыкты, ул аны һәрчак үз баласы итеп күрде, гәрчә Ләйлә җиткән кыз булса да; аның сурәтендә ул Зөлхидәне күрде, аны юксынды, аны хәтереннән җуя алмый интекте вә сагышланды. Аллаһы Тәгалә иңдергән ошбу кыз баладагы камиллек, зиһен сафлыгы һәм гүзәллек сокланмаслык та түгел иде шул. Шул ук вакытта ошбу гүзәллеккә озак бакса, йөзенә оят килер сыман, чарасыз калып, карашын читкә алды. Ләйләнең карашында, күзләрендә нур дулкыннары ага, озак багып торсаң, көн-кояш яктылыгы юкка чыгар кебек тоела иде.
– Без анда озак булмабыз, Ләйлә. Җәй үтеп бара. Сәфәр ае керде. Илһам хан, бөтен Болгар халкы зур орышка әзерләнә. Каһәр монголлар бире таба яу кузгалырга җыеналар дигән хәбәр бар.
Монголлар сүзен ишетүгә, ниндидер мизгелдә Ләйләнең йөзен курку били, ул ни әйтергә белми тора, ахыр мөгаллимен зарыктырмаска тырышып булса кирәк:
– Мин хәзер күлмәгем генә алыштырам да, – дия-дия китеп бара.
Чарасыз калган мәлләре күп булды Кол Галинең. Ул аңа һәрчак нидер әйтергә теләде, һәрчак әйтә алмады, әйтер сүзе тел очында калды. Ләйлә йөзендә әнисе Зөлхидәне күрсә дә, күңел түрендә һәрчак кемдер сакта торды. Килешми, син аңа ата, нәфесен тыя алмаган телен дә тыя алмас, телен тыя алмаган нәфесен дә тыя алмас дигән тавыш ишетә. Борынгы бабалары һәрнәрсәне әхлак бизмәненә салып үлчәгәннәр, аларның акыллы сүзләрен язып баручы булмаган, акыллы сүзләр гыйбарә буларак телдән-телгә күчкән, һәр буында бу әхлак бизмәненә салып үлчәнгән, сафланган, пакьләнгән, чарланган һәм шомарган, гүя чуерташ хәленә калып, халык лөгате сафына кергән. Тик без, заман бәндәләре, борынгы бабаларыбызның акыллы сүзләренә колак салабызмы?.. Юк, күп вакытта колак яныннан уздырабыз, кавем-нәсел өчен ят һәм чит булган әхлакка йөз тота башлыйбыз. Илһам хан Владимир кенәзенең кызына өйләнде, шуның белән төрки халкының әхлак нигезенә таш атты. Владимир-Суздаль кенәзе белән тигез булмаган солых төзергә мәҗбүр булды. Ләкин урыс тәгаен урыс булып калды, Илһам ханга иң кискен, иң кыен вакытта кул сузмады, ярдәм итүдән баш тартты. Ә бит урыс ил-кырына моңа кадәр булмаган ачлык килгәч, Илһам хан шул ук кенәзгә вә халкына олау-олау, кораб-кораб икмәк озатты һәм урыс халкын үлемнән коткарып калды. Ә берәү булса, урысларның кыен хәлгә калуларын күреп, аларга яу чабар, ачлыктан интегеп яткан халыкларын кырып, биләгән җирләренә ия булып калыр иде. Илһам хан моңа бармый. Ни өчен? Әхлак бизмәнен Аллаһы Тәгаләдән алганга, мөселман булганга, ниһаять. Хәзер илгә кабат яу килә, инде үз кавемнәребезгә кардәш халык, кайчандыр Чин императорлары белән ызгышып яткан монголлар, төркиләр. Бит һәммә аз гына зыялы булган кешегә билгеле: ХI гасырда (милади белән) Шәркый вә Гарби Төркестанындагы Уйгур һәм Тукыз-угыз ханлыкларына каршы Идел буенда Кыпчак һәм Болгар ханлыклары тереклек иткәннәр, ягъни XI гасырда Чиннар чигеннән алып Кияли урыслары биләгән Днепр елгасына кадәр җирләрне Уйгур, Тукыз-угыз, Кыпчак һәм Болгар ханлыклары биләгән, шулардан бары тик бер халык – болгарлар – төпле дәүләт төзи алганнар. Мәгәр аларның һәммәсе дә мәдәни үсешкә йөз тотканнар, чөнки ислам динен кабул иткәннәр. Чин-Кытай, Иран һәм барлык гарәп сәүдәгәрләре Көнбатыш Ауропага бары тик Болгар сәүдәгәрләре, Болгар аша узган. Әмма Тукыз-угыз, Кыпчак ханлыклары халкы Болгар ханлыгы халкы кебек мәдәни югарылыкка ирешә алмаган, чөнки аларга күчеп тереклек итү яисә җәй җәйләп, кышны утрак уздыру комачаулагандыр булса кирәк. Күчмә яисә ярым күчмә халык мәдәнияткә һәм белемгә игътибар итмәгән, ныклы торак-калалар төземәгән, ә бу хәл исә мәдрәсәләр, мөгаллимнәр булдыруга зур кыенлыклар тудырган. Ләкин бу халык сугышырга гаять хирыс һәм оста булган, гәрчә коралы сөңге, кылыч, ук-җәядән әллә ни узмаган булса да. Ә хәзер мәгърифәттән ераклашкан шул төрки кавемнәре, монголларга ияреп, дөньяны яуларга керешкәннәр.
Ләйлә яңа күлмәк, кеш тиресе белән каелган укалы камзул киеп чыккач, үзе үк, итекләренә, тәңкәләр тезгән толымнарына игътибар итсен дип, мөгаллиме янында әйләнеп чыкты.
– Булган, булган, – диде Кол Гали. – Урлап кына алып калмасыннар инде үзеңне.
– Ә син, мөгаллимем, мине урлатма, – диде Ләйлә, уенын-чынын бергә кушып һәм киная катыш.
Хәйрулла керде.
– Шәех хәзрәтләре, атлар җиккән, болдыр янында, Биккол атайның сиртмәле арбасын җиктем.
– Рәхмәт, Хәйрулла агай.
Арбага утырганда, болай гына дигән булып, Ләйлә сорады:
– Хан җансакчысы Бәхтияр да булыр микән анда, мөгаллимем?
– Булырга тиеш, хан җансакчысы ич. Хан – саксыз, адәм башсыз булмас, диләр бит.
– Син кемгә кирәк дип үрти күрмә тагын, мөгаллимем.
– Син безнең барыбызга да кирәк. Бигрәк тә миңа һәм әниеңә, Ләйлә.
– Ә ул кайчан да булса…
– Аллаһы Тәгалә аны барыбер бире китерер. Бүген булмаса – иртәгә, иртәгә булмаса – берсекөнгә, берсекөнгә булмаса… без үлгәч булса да, аның белән өчәүләшеп кавышырбыз, Ләйлә.
– Мөгаллимем, – диде Ләйлә, бераз аптырашта калып. – Син һаман әниемне көтәсең?..
– Көтәм, Ләйлә, – диде Кол Гали һәм ат тотучыга атларны куаларга кушты: – Мирхәйдәр, атларың куалый төш әле…
* * *
Хансарайга беренче керүе иде Ләйләнең. Ул башта хан янында утырган ак йөзле ханбикәне күрде, чырае да ак, өстендәге киеме дә акка зәңгәр буй төшкән күлмәк иде. Шуннан соң гына Илһам ханга игътибар итте. Буйчан һәм шактый кырыс булып күренде ул аңа. Кара сакаллы, җиләне аяк йөзләрен үк каплаган, әмма җилән гелән алтын, җем-җем итеп куя. Башында таҗ түгел, ниндидер кеш тиресе белән каелган алтын сыман кәләпүшне хәтерләтә. Хан Ләйләне күрде дә җиңелчә генә баш иеп исәнләште, Кол Галигә кул биреп күреште. Ханбикәсе исә ханнан бер тотам калмады, хан аларны түр яктагы сәкегә хәстәрләнгән табынга алып китте.
Ханбикәне күргәч, Ләйләнең ни өчендер әнисе күз алдына килде, ниндидер охшашлык тапты бугай ул аларда. Әле булса хәтерендә, әнисен алып китәргә иткәч, ул: «Кызым белән генә саубуллашыймчы?» – дип сорады. Нойон каршы килмәде. Ул кире борылып килде һәм Ләйләне кочагына алды: «Кызым, бәгърем, күз нурым, бәгырькәем, аералар ич, аералар безне». «Әнием, елама, елама, әнием, мин еламыйм бит», – диде Ләйлә. Ни өчен, үзе дә белми. Чөнки бабакае Биккол янәшәдә генә басып тора иде, шуңа курыкмагандыр, мөгаен. Ләкин әнисе китәргә кузгалгач, аның аркасын күрүгә, Ләйлә кычкырып елап җибәрде: «Әнием, әнием, китмә, китмә!»
Шуннан аның янына Биккол бабакае килде, юатырга тотынды һәм аңа: «Менә бу агаң сине өйгә алып кайта торыр, бар, аның белән китә тор, мин дә кайтырмын, тынычлан, елама», – диде.
Сәүдәгәр аны күтәреп арбага утыртты һәм туган өенә түгел, ә Җамалбикә абыстай кулына китереп тапшырды.
Табынга утырышкач, Илһам хан чынаякка ясаган чәйгә үрелде, уртлап куйды, кипкән йөзем алып капты.
– Кол Гали туганый, Туран дөньясының Харәземшаһ дәүләте җимерелгәч, мин борчуга калдым. Төрки илләреннән берүзебез калып барабыз бит. Харәзем Туран халкының энҗесе, йөзек кашы иде. Борын-борын заманда, кайбер аксакалларыбыз әйтүенә ышансак, Искәндәр патша, Фарсы шаһы Дарийны җиңгәч, төрки дөньясына юнәлә. Ләкин фарсыларны үтеп, безнең далаларга чыккач югалып кала. Чөнки төркиләр Искәндәргә моңа кадәр күрмәгән каршылык күрсәтәләр. Ошбу халыкны җиңү максаты белән, аның төрки кавеменең башлыгы кызына өйләнүе дә хактыр. Раушания дип атаганнар бугай ул кызны. Имеш, борынгылар әйтмешли, Кояшлы каланы нәкъ менә шул патша Раушания хатынына салган. Безгә ул хатынның Искәндәрдән углан табуы мәгълүм. Әнә шул кала да хәтта монголлар кулына күчте. Мин беләм: Кол Гали хәзрәтләре, Олуг Мөхәммәд төрки халкына хас булмаган явызлык кыла: Чыңгыз ханның илчеләрен үтертә. Илчеләрне шаһ үзе түгел, вәзире кылган дип тә сөйлиләр. Әмма кара этнең бәласе ак эткә төшә ич, гаепле булып кала Олуг Мөхәммәд, бөтен нәфрәтен Чыңгыз хан аңа юнәлтә.
– Алай ук димәс идем мин, хан хәзрәтләре, – диде Кол Гали, кәсәсен куеп. – Милади белән 1206 елда Харәземдә һөнәрчеләр баш күтәргәч, Олуг Мөхәммәд меңнән артык кешене дар агачына астыра. Шуның чаткысы буларак 1212 елда шаһка каршы Сәмәрканд халкы баш күтәрә. Олуг Мөхәммәд гүзәл каланы гаскәриләреннән җимертә, каланы өч көн буена яугирләреннән талата. Димәк, шаһ үз халкы белән сугыша башлаган була инде. Бит, хан хәзрәтләре, илне гаскәр түгел, халык саклый. 1219 елда шаһ иленә монголлар керде. 1221елда монголлар Үргәнечне алдылар, Сәмәркандны. Бохараны Чыңгыз хан үзе ала. Кодрәтле һәм төрки дөньясының йөзек кашы булган шаһ, илен-халкын Җәләлетдин угланына ташлап, Иран эченә качкач, Чыңгыз хан аның артыннан Җәбәй белән Сүбәдәйне җибәргән, болар, Олуг Мөхәммәдне куып бара-бара, Мәрв, Һират, Бәлх, Рәй, Истрабад, Һамадан, Тәбриз калаларын алганнар. Ниһаять, Олуг Мөхәммәдне куа-куа, Кавказга барып чыкканнар. Олуг Мөхәммәд Хәзәр (Каспий) диңгезендәге бер утрауга кереп кача һәм шунда вафат була. Һәр калада аны җиңелү көтә, чөнки халык аны якламый, үз итми, элек кылган яманлыкларын онытмый. Калганын, хан хәзрәтләре, үзегез дә беләсез.
– Олуг Мөхәммәд ил-халкын түгел, нәсел җебен өзә, Кол Гали. Халык – күлдәге балык кына ул, тоталар күлдәге балыкны— беткән кебек, бактың исә ике-өч елдан тагын күл тулы балык. Ә менә ил белән идарә иткән хан нәселе корыса… яман, аны буынга салу кыенга туры киләчәк. Мин күптән түгел Сәлим атамның язмаларын карап утырдым. Ул, мәрхүм, кырык ел Болгар тәхетен били, йөзләп кала бина итә, шул исәптән Казанны да, Ашлыны да, Җүкәтауны да. Ә ул болай язып калдырган: «Илдә хакыйкать кылыч белән расланмый, дога һәм вәгазь белән раслана. Ялганга һәм алдауга йөз тоткан хан тәхеттә озак утырмас, аңа каршы үз халкы ук күтәрелер. Ә ялганның азыгы— көч һәм алдаудыр. Ялганга йөз тоткан хан халкын да бәхетле итмәс. Ачы хакыйкать татлы ялганнан мең тапкыр артыктыр. Ялган хакыйкатьтән дә яман хакыйкать юктыр. Ялганны дөрес дип расларга маташудан да яман ялган юктыр».
– Хак сүзләр, хан хәзрәтләре, хак сүзләр, – диде Кол Гали.
Һәм Ләйлә белән ханбикәнең ни турындадыр әңгәмә корып утыруларын күреп елмаеп куйды. Ханбикә белән дә уртак тел таба алган дип уйлап алды.
– Хан хәзрәтләре, телиме моны, теләмиме, хаким кеше кискен чараларга таянырга мәҗбүр. Бәхәссез, тәхет ягында фәлсәфи бәхәсләр дә – чарасыз хәлдер. Безнең халык суфиларга мөкиббән китеп иярмәде. Барыр сукмак булса, суфига шул җиткән. Сезгә исә бөтен бер ил белән идарә итәргә кирәк. Борынгылар әйткәннәр, яман чир килер итсә, каладан этләр дә кача башлар, дип. Аллага шөкер, Болгардан качучылар юк, киресенчә, безнең тарафларга угыз-кыпчак агыла.
– Алар хәзер Болгарга туктамыйлар, Кол Гали туганый, Кашан, Казан тарафларына юл алалар. Урын булмаудан түгел, Болгарга аларның кирәге юк, артык тамак, артык җан, һәр җанга торак кирәк. Ә Болгарда барысы да исәпләнгән. Башкалада, дим. Углан Габдулла Биләр каласын бина итеп ята, шунда җибәрәм мин аларны. Иншалла, монголларга көчебез вә куәтебез җитәр, безнең тарафтан алар өч тапкыр кыйналдылар инде. Шуның өчен без баскынчыларга каршы нык әзерләндек. Имамнарыбыз да халыкны әзерлиләр.
– Дога кылып кына саклап калып булмас бит, хан хәзрәтләре.
– Мин имамнар догасына гына таянмыйм, Кол Гали туганый. Кальгаларым ныгыттым, коралларым камилләштердем, аннары халкыма да ышанам, иншалла, баш бирмәс. Шул ук вакытта мин сиңа да зур өмет баглыйм, туганый. Хак, халыкка дога гына аз, аңа синеке кебек шигърияткә салынган ялкынлы сүзләр дә кирәк. Халыкның рухи көче синең шигырьләреңдә, кыйссаларыңда чагылачак. Рухи көч исә – үлемсез, мәңгедер. Мин «Кыйссаи Йосыф» дигән дастаның тәмамлап киләсең дип ишеттем…
– Әйе, бу шулай, хан хәзрәтләре.
– Күчерүчеләр, төпләтүчеләр миннән булыр, туганый.
– Рәхмәт, хан хәзрәтләре. Мин бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырышырмын.
– Дошманның һәр ыстанында безнең кешеләр бар, Кол Гали. Имамнарыбыз, сәүдәгәрләребез. Алар барысы да язу белән эш итә. Ә монголлар, нигездә, белемне уйгур мөгаллимнәреннән алганнар икән. Димәк, күп тә үтмәс, без аларны барыбер җиңәрбез… Тик ул вакытта без генә булмабыз… Мин ишеттем: Чыңгыз хан да ислам динен кабул итәргә булган һәм иткән дә икән дип. Тик аңа имамнар шарт куйганнар: хаҗга барырга, әул аяклары сызлауга сылтап бармаган, имеш.
– Булган андый хәл, хан хәзрәтләре. Ләкин Чыңгыз хан аяклары сызлаудан түгел, хәлифә белән бәхәскә кергән булган, ә хаҗга хәлифә илләре аша узасы.
– Аллага шөкер кылам, без гафил булмадык. Кыйблабыз – ислам, чишмәбез белем булды. Мәдрәсәләребезне Хәндҗәл хан ук салдыра башлаган, мөгаллимнәр укыткан. Хәер, бик борынгы бабаларыбыз Кубрат хан да, аның угланы Кодрак та, аның угланы Ишкул да, аның угланы Иллек тә, аның угланы Болгар да, аның угланы Тукый хан да, аның угланы Айдар хан да, аның кияве Хәндҗәл хан да, Айдар хан угланы Зөбәер хан да, аның угланы Мөхәммәдәмин хан да, аның угланы Силки хан да, аның угланы Алмас хан да, аның угланы Микаил хан да, аның угланы Әхмәд хан да, аның угланы Беренче Мөэмин хан да, аның угланы Талиб хан да, аның угланы Икенче Мөэмин хан да, аның угланы Шәмгун хан да, аның угланы Хәйдәр хан да, аның угланы Мөхәммәд хан да, аның угланы Сәгыйд хан да, аның угланы Бараҗ хан да, аның угланы Ибраһим хан да, аның угланы Сәлим хан да, – Илһам хан сулышы җитмәүдән интеккән берәүдәй бераз хәл алып торды, – һәм менә, туганыем, мин – Илһам хан. Мине дә исәпкә алып, һәммәсе егерме биш хан булабыз. Барысы да дәүләт биләгән, тәхеттә утырган, халык белән идарә иткән. Син укыган, белемле кеше, туганый. Мин янә бер нәрсәгә игътибар иттем. Пәйгамбәрләребез дә егерме биш булган икән ич. Ни бу? Очраклы хәлме?.. Түгелдер, туганый, чөнки бу хәтле туры килмәс иде. Менә игътибар ит: Адәм пәйгамбәр, Идрис, Нух, Һуд, Салих, Ибраһим, Лут, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Йосыф, Әйүп, Шөгаип, Муса, Һарун, Зөлкәфил, Давыт, Сөләйман, Ильяс, Әлисагъ, Юныс, Зәкәрия, Яхъя, Гайсә, Мөхәммәд галәйһиссәлам. Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: «Мөселманнар һәрчак исләрендә тотсыннар: яхшы бәндәләр өчен – җәннәт, яман кешеләр өчен тәмуг әзерләнеп куелган. Аллаһы Тәгаләгә, фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, Ахирәт көненә инанганнан соң, мөселманга тәкъдирнең изгесенә һәм яманына иман китерү тиешле. Бәндә булган кеше ышанырга тиешле: дөньялыкта адәм баласыннан кичкән, башыннан үткән яманлыклар-авырлыклар— барысы да Хак Тәгаләнең тәкъдире белән ирешер, шунлыктан халыкларның таянычы да бер Аллаһы үзе булыр».
– Сез, хан хәзрәтләре, мине таң калдырдыгыз.
– Шуның өчен, туганыем, мин атам-бабаларымнан калган тәхетемне беркемгә дә бирмәм. Мин монголларга соңгы тамчы каныма кадәр каршы торырмын.
– Кабат әйтәм, мин хәйран калып утырам, хан хәзрәтләре. Сез бар ханнарны да яттан беләсез, пәйгамбәрләрне дә. Бу мәгълүматларны белү кятип Хафиз белән миңа килешсә дә, хәтта зарур булса да, сезгә… Сез хаким кеше ләбаса.
– Боларның барысын да атам язып калдырган, туганый. Һәм нотык-үгетләре дә бар. Менә тыңла: «Чит илләргә ышанычлы шымчылар җибәреп тору, күрше дәүләтләр хакында хәбәрдар булу дәүләт гомерен озайтыр, сине ышанычлы итәр. Моның өчен мосафирлардан, суфилардан, сәүдәгәрләрдән, табиблардан файдалану да оят түгел. Аларның һәммәсе дә, хәтта ярлы-ябага да ханның күзе вә колагы булсыннар. Яман хәбәрне көне белән хансарайга ирештерсеннәр. Сарай шәрифенә иң ышанычлы кешене кую зарур. Сатылмасын, сарайга килгән хәбәрне читкә сатмасын өчен, аңа яхшы түләү кирәк. Шымчыларны мөмкин кадәр ханның үзенә кабул итү зарурирак булыр. Чөнки беренчел хәбәр икенчел хәбәрдән күп тапкыр бәһалерәктер. Вәзирең башка халыктан кую хәерлерәк булыр, чөнки вәзирнең дә дошманга сатылу ихтималы бар, ә чит халыктан килгән вәзирдә туган-тумачалык аз чагылыр. Хансарайда галимнәр һәм үгетчеләр сан ягыннан бер чама булырга тиеш. Чөнки галим кеше аз сөйләр, мәгәр аны коткаручы, кымтырыклап торучы булмаса, дәүләткә файда китермәс, юкны бушка төяп яшәр». Боларның барысын да атабыз миңа язып калдырган, туганый.
– Үргәнечтә дәрес биргәндә, мин бер шәкерт авызыннан хикмәтле хикәят ишеткән идем, хан хәзрәтләре. Рум императорының ике йөз мең гаскәре солтан Алып Арыслан белән очраша. Төрек батыры җиһангир ир-ат кул астында нибарысы унбиш мең атлы гаскәр була. Бу кан коюдан солтан Алып Арысланга качарга мөмкинлек туа. Әмма ул качмый. Туктала да гаскәренә мөрәҗәгать итә: «Кем дә кем орышка катнашмыйча китәргә тели – китсен, чөнки сезнең алдыгызда фәрман бирүче солтан түгел, ә гади сугышчы», – дия-дия, күз яше белән елый башлый. Шуннан күтәрелә дә, сугышчыларын әйдәп, дошман өстенә ташлана. Җиде яра ала Алып Арыслан, өч аты яу кырында ятып кала, әмма җиһангир баһадирның унбиш мең гаскәре яваннарны җиңәләр. Шуннан яван императорын арканлап, солтан каршына китерәләр. Солтан аңа бер сүз әйтми, өч тапкыр камчы белән суга да: «Дүрт ягың кыйбла, бар, кайт үз илеңә, әмма ары таба минем илемә, минем җәйләүләремә аяк басасы булма», – ди.
– Гыйбрәтле хикәят, – диде Илһам хан, Кол Гали кәсәсенә кымыз коя-коя. – Гыйбрәтле хикәят.
– Менә икенче бер гыйбрәтле хикәят, хан хәзрәтләре. Бөек Искәндәр Фарсы иле шаһы Дарийны җиңгәч, сугышчылары шаһның җария кызларын кулга төшерәләр. Искәндәргә бу хакта хәбәр итәләр. Чөнки сугышчылары җарияләр арасында бер бите ай, бер бите кояштай гүзәл вә сылу кыз күрәләр. Бу кызны күргәч, барысы да аһ итәләр, чөнки бу кыздан, чынлап та, ай һәм кояш нурлары балкып торган сыман була. Сугышчылар, кызның гүзәллегенә, сылулыгына соклануларын уртаклашырга дип, Искәндәргә киләләр һәм аны, һичьюгы, бу кызны барып күрергә димлиләр. Әмма Искәндәр баш тарта: «Мин ул кызларның ирләрен җиңдем, җиңелгән ирләрнең кызларыннан җиңелү – Аллаңа хыянәт итү белән бердер», – дип җавап бирә.
– Янә гыйбрәтле хикәят, гәрчә булган хәл булмаса да, гыйбрәтле, – диде Илһам хан. – Ә син, туганый, кыйссаңны сузма. Мин аны көтәм. Монголлар килгәнче, синең «Кыйссаи Йосыф» дастаның укып чыгасым килә. Хикәятләрдәге кебек орыш, сугышлар да бармы?
– Мәкер, мәхәббәт, сагыш, тугрылык, әхлак вә әдәп гыйбарәләредер кыйссамда, әмма орыш вакыйгалары юктыр, хан хәзрәтләре. Мин ышанам: киләчәк буын халкы үзара тату яшәргә өйрәнер, чөнки сугыш берәүне дә бәхетле итмәде әле.
– Һәм итмәс тә, туганый. Бу кыз бала сәркәтибең икән. Бик әйбәт.
– Без кузгалыйк инде, хан хәзрәтләре…
– Әйе, әйе, табынга фатиха кылыйк та…
Илһам хан белән ханбикә аларны болдырга кадәр озата чыктылар. Хансарай капкасы яныннан үткәндә, Кол Гали Бәхтиярны күрде. Егет аның янәшәсендә атлаган Ләйләгә нидер әйтте, әйтергә иттеме, әмма Ләйлә аңа елмайды гына, әллә карап калган ханнан, әллә мөгаллименнән яхшысынмады, авыз ачып сүз әйтмәде.
Сәфәр аеның җиденче көне иде бу. Монголлар явы килүгә нибары алты атна калып бара иде. Болгарда исә әлегә тыныч, тормыш калада тәүгечә булса да, ниндидер тайфун килүен сизгән кебек, урамнарда шомлы бер тынлык тора иде. Дөнья буйлап Болгар өчен иң яман Маймыл елы атлый иде.
13
Икмәк игүнең нәтиҗәсе – тамак туклыгы. Тамагы тук кеше генә кулына каләм ала. Тамагы тук булмаганда исә, ул, бер тамакны кайгыртып, әллә кайларга сәфәр кыла, әллә ниләр эшли – җир сукалый, икмәк чәчә, ура, суга, ярма яра, каләм тотарга исә вакыты да калмый. Әгәр дә мәгәр кемдер аңа әнә шул ризык-нигъмәтне ниндидер бәһагә китереп бирә икән, ул— шагыйрь, уйлап табучы, һөнәрче, күн иләүче, тегүче, игүче, башмак суктыручы, тула басучы, тимерче, чуен коючы, бакыр кайнатучы, хатын-кызларга нәкышләнгән алкалар, беләзекләр, зөбәрҗәт ташлы балдаклар, йөзекләр ясаучы – тагын-тагын әллә нинди һөнәрләргә ия халык.
Кол Гали туа-туганнан бирле тамак өчен кайгырмады. Аңа гарәп, фарсы, төрки галимнәреннән вә мөгаллимнәреннән сабак алырга, укырга мөмкинлекне башта Биккол атасы бирде.
Менә ул хәзер туган илендә, мәгәр һаман ул Биккол атасы карамагында. Аның байлыгы исәбенә яши, көн күрә, яза, шәех дәрәҗәсендә йөри. Йосыф һәм Зөләйха дастанына ул җиһангир баһадирлар, алып батырларны кертмәде. Ул рәнҗетелгән колларны фиргәвен итте, Зөләйха кебек гыйшык юлында газап чиккән, кырык ел буена мәхәббәт утында янган хатынны сурәтләде. Аның җисми мисалы Зөлхидәдер. Дастанда Зөләйха рухани вә әхлакый яктан зур үзгәреш кичерә, пакьләнә, сафлана. Дастанга кергән барлык каһарманнар да – Аллаһы Тәгалә бәндәләре. Алар яратышалар, сөешәләр, хис ялкынында яналар, оялалар, тартыналар, рәнҗетеләләр, кимсетеләләр, мәгәр олы мәхәббәтләренә тугры калалар. Инде гамәли тормышларында бердәнберләрен тапкач, шатлыкларыннан ни кылырга белмиләр. Чөнки ул боларны үзе кичерә, үз мәхәббәте, үз йөрәге аша уздыра. Ул аны тапкан иде бит инде, тапкан иде. Тик кавышырга гына язмады аларга. Ә шул үзенең кичерешләре барысы да: мәхәббәттән исерүе һәм аны югалтуы, сагыш-сагынулары аша һаман аны көтүе, ниһаять, табуы кыйссада чагылыш тапты. Хак, тормышта ул аны таба алмады, мәгәр кем аның хыялын тыя ала. Ул аны кыйссасында тапты. Ул гынамы, аның кызын Аллаһы Тәгалә китереп бирде. Ләйлә, гадәттәгечә, йә үз бүлмәсендә, йә аның янында дастанның соңгы фасылын күчерде, ул инде сүрә-сүрә итеп бәйләп куйган. Бүген ул үз бүлмәсендә утыра. Нигәдер күренми. Илһам ханнан кайтканнан соң җитдиләнде, сабырланды.
Каләмен кулына алып, энҗеләрен тезәргә генә җыенганда, аның янына Ләйлә керде. Башына килгән бөтен уй-хыялы сибелде, таралды, фикер җеп очы кулыннан ычкынды. Ул хәзер тик аны күрде, гәрчә ул кергән ишеккә әйләнеп карамаса да белә иде: ул – Ләйлә. Кулыннан каләме төште, балачактагы кебек колакларын селкетте, түбәтәен рәтләде. Бөтен хәрәкәтендә, үз-үзен тотышында самимилек, гасабилык чалымнары күзгә ташланса да, Ләйлә аңардагы үзгәрешне күрмәде дә, сизмәде дә. Әллә нигә чарасыз кала башлады ул, Ләйлә килеп кергәч яза алмый, зиһене бутала. Җитмәсә, өстәлгә куйган каләме тәгәрәп китте, менә-менә өстәл читенә җитәчәк, ак киезне карага буяр, ләкин каләм алтын кара савытына сөрелде, туктап калды.
Үрелде, каләмне кулына алды. Күтәрелеп караса, каршында алиһәдәй Ләйлә басып тора.
– Мөгаллимем, хан кырында күңелле булдымы? Сөйләштегез дә сөйләштегез. Ә миңа ханбикә ошады, ул шундый садә, гыйффәтле.
Каләм янә өстәлгә ятты. Нинди язу ди инде, каршында үзе— алиһә басып торганда.
– Илһам хан борчуда, зур орышка әзерләнә, каһәр монголлар илгә яу йөрергә җыеналар. Ә ул барысыннан да хәбәрдар. Аның үз кайгысы үзенә бик җиткән, Ләйлә.
Каләмен янә кулына алды, ике бармак арасына кыстырып бөтергәләп торды.
– Ханбикә, дошманның һәр ыстанында безнең кешеләребез бар дип мактанды. Артык баһадир угланы Ташбай Күнбай бәк төмәне белән очрашкан, бик каты орышканнар, болгарлар монголларны Җаекның аръягына куып җибәргәннәр, олауларын, хезмәтчеләрен, хатын-кызларын әсир иткәннәр, диде.
– Бу хакта Мәрьям ханбикә генә беләме?
– Белмим. Мин аңа, минем әнием Күнбай бәктә, ул аны ирексезләп алып китә, дип әйтеп кенә әйттем. Әниемне Ташбай углан егетләре коткарган булсалар, мөгаллимем…
– Амин, амин, Ләйлә. Әйдә, Аллаһы Тәгаләдән шулай булуын сорап дога кылыйк.
Дога кылдылар. Күзгә-күз карашып алдылар.
– Нигә бу хәбәрне кичә үк әйтмәдең, Ләйлә?
– Алар юлда икәннәр инде, бүген-иртәгә кайтып җитәрләр, диде.
– Соңгы фасылны язарга утырган идем, Ләйлә. Бу хәбәрең йөрәгем җилкетеп җибәрде. Калдырып тор әле мине…
– Йосыф вафаты фасылын язасыңмы, мөгаллимем?
– Син каршымда басып торсаң, Йосыф вафаты фасылын да, хәтимәсен дә яза алмамдыр, Ләйлә.
– Кичер мине, мөгаллимем. Мин киттем. Төпләүчеләргә барасым бар.
– Хан, төпләүчеләргә үзем түләрмен, диде. Әллә ниләр ышандырып йөрмә.
– Яхшы, мөгаллимем.
Ләйлә генә чыгып киткән иде, читлектәге тутый кошчык сайрарга тотынды. Кол Гали күзләрен йомды. Һәм Зөлхидәне бөтен барлыгы белән күрде. Йөзе кояш кебек балкый иде, хәтта ай оялыр иде бу яктылыктан. Зөлхидәнең хәтта кулларыннан да нурлар балкый, аның нурлары Кол Галинең йөрәгенә үтеп керә, сөенечле бәхетен тагы да тулыландыра, хыялын йөгәнсез итә. Түзмәде, үрелде, каләмен алды һәм гүя аның кулыннан алды, ул хәтта аның бармак җылысын тойды. Ни кылырга белмичә, кулны сөя-назлый башлады. Сихри көчкә, тылсымга ия бармаклары, саз кылларын барлаган кебек, аның күңел кылларына кагылып-кагылып алдылар. Нәрсәдер зеңләде, көйгә салынды, йөрәк ялкыны хис белән тулды. Бу инде Аллаһы Тәгаләдән иңгән илһам иде, акыл ял итә, ә хис ташкыны каләмен алга әйдәде, йөрәк тибешенә җайларга керешеп яздырды да яздырды. Әйтер теләге каләм очында, ә артында, иңенә таянган килеш, Зөлхидә тора. Ул аның башыннан сак кына сыйпый һәм, яз, яз, Кол Гали җаным, соңгы фасылыңны яз, аннары хәтимәне тәмамларсың. Моны Зөлхидәң тели, яз… ди.
Язды да язды. Фасыл тәмам. Илаһи көчнең каян килүен ул белә иде, әмма аның янында чын сурәт булып Зөлхидәсе беренче тапкыр басып торды. Ул хәтта аның бармакларын кул учында тотты, тән җылысын, сулышын тойды. Сәер сурәт иде бу. Торды, бертын ишекле-түрле йөрде. Туктады, йомры сакалын учлап туктап торды, тагын кузгалды. Зөлхидә бәгърем, исәнме син? Ни язган безгә Аллаһыбыз, кавыштырырмы безне?.. Әллә булмаса, Сак белән Сок кебек, мәңге шулай бер-беребезне күрә алмый, кавыша алмый ошбу якты дөньядан китәрбезме?.. Утырды, кулына тагын каләмен алды.
Йосыф сәүче ул шәһәрдә байтак торды,
Бер көн аңа Тәңре әҗәл мәгълүм кылды,
Йосыф шуннан улларына васыять кылды:
«Иманыгыз нык саклагыз», – диде имди.
Озакламый Зөләйхасы вафат булды,
Ә Йосыфның күңле сагыш-хәсрәт берлән тулды,
Шуннан кабат өйләнмәскә карар кылды,
Угланнарын тәрбияләп яшәр имди.
Юк, болай язу ярамастыр, аерылды мохиттән, аерылды ихлас тормыштан, барысы да хыялында туган шигъри тукыма. Беркөнне аңа имам хәзрәтләре: «Синең шигъриятеңдәге дөреслек вә хаклык ихласи җисми хаклыктан күп өстен чыккан, Кол Гали», – диде.
Ләкин языласы язылган иде инде, кабат кайтып болай яза алмас, тәне-күңеле авыр йөктән арынган кебек җиңеләеп калган. Кемнедер дәшәсе, куанычын уртаклашасы килә.
– Мәфтуха апа, Ләйлә, бире керегез әле, керегез! – дип кычкырганын сизми дә калды. Ә тегеләр килеп кергәч, күзләренә баккач курка калды, ни кылырга белми язган кәгазьләрен җыя башлады.
Кулында диванның соңгы фасылы, Ләйлә килде дә барысын да кочагына алды һәм, күзләрен тутырып:
– Беттеме, мөгаллимем? – диде.
– Ләйлә, Мәфтуха апа, мин бүген 633 елның Сәфәр аенда, Маймыл елында диванымны тәмамладым.
– Балакаем, шөкер ит, шөкер ит, – диде Мәфтуха, якын ук килеп, һәм кочып алды. – Син, балакаем, Болгар халкына хәзинә тапшырдың. Синең бу дастаның кулдан-кулга йөрер, буыннан-буынга күчәр, оныкларың синең белән мактанырлар, горурланырлар. Төрки-болгар халкы синең бу дастаның Коръән-Кәрим урынына тотар.
«Бу ни бу?! Каян килә ошбу хатынга бу тамаша акыллы сүзләр. Барысы да хак булса?!»
– Сүзләрең фәрештәләрнең амин дигәненә туры килсен, Мәфтуха апа. Син мине әнием кебек якын күрдең, Биккол атам турында әйтеп тә тормыйм. Иншалла, ул да бер кайтып төшәр.
Беренче тапкыр тартынмыйча, Ләйләнең битеннән үпте, Мәфтуха апаның йөзенә йөзен куйды, кочагына алды.
– Утырып, хәтимәңне яз да, күчерүчеләргә алып китәм, – диде Ләйлә.
Ул аңа җавап бирмәде, бары тик елмайды гына. Мәгәр бу елмаюда барысы да бар иде: мәхәббәт тә, шигъри юллар таптырган әнисе гыйшкы да, илһам биргән шөкрана да, тансыклау-сагыш белән үткән гомер дә.
14
Сүбәдәй баһадир бу көнне өч ел көтте, өч ел гына түгел, унөч ел. Унөч ел буена ул болгарларның Чирмешән, Кандырча, Карамалы кальгаларын саклады. Керде, талады, җимерде, ләкин аны яңадан кыйнап чыгардылар. Җәйләү гомере Җаекның аръягында узды, болгарлар Җаекны кичәргә кыймадылар, башкортлар исә Урал таулары арасына качканнар иде. Ниһаять, үткән Сарык елында олуг хан Үгәдәй аны Каракорымга дәштерде. Гаять зур корылтай уздырылды. Болгар хакында Сүбәдәй нотык тотты. Ул һични яшермәде, барысы турында да тәфсилләп сөйләде. Болгарларны ике-өч төмән белән генә, ул гынамы, биш-алты төмән белән генә җиңү мөмкин түгел, диде. Өч-дүрт тапкыр болгарлар тарафыннан кыйналган Сүбәдәй дошман йөзендәге буяуларны артыгы белән куертты, чөнки белә иде, башкача Болгарны яулау һәм буйсындыру мөмкин түгел.
Ике арада күчеп йөргәндә, ул үзе белән кишектиннәрен алмады диярлек. Берүзе, берьялгызы чыгып китәр иде, әмма дүрт җайдак аты булыр, аларны көнгә ике-өч тапкыр алыштырыр, кайбер чакта бер шалтыдан икенче шалтыга бер көн үтәсе юлны ярты көндә үтәр иде. Ризыкка янә исе китмәде, атланган атының ияр астына телем-телем ат ите куяр, ә ул ит тир белән парланып тәмам пешәр иде – шуны ашады. Ә инде бик сусаса, атының муен тамырын тешләде дә кан эчте. Сүбәдәй баһадирны берәү белән дә бутап булмый, аннары аны башка берәү белән бутарлык та түгел иде. Гади-садә киенер, әмма очлым башында һәрчак дүрт бөркет каурые булыр. Бу – аның дәрәҗәсен билгели торган, күзгә бәрелерлек тамга. Сукыр булмаган кеше аны йөз адымнан таный, атыннан төшеп тез чүгә. Фәкать нойоннар, угланнар гына аның каурыйларын, ала атын күреп, аттан төшеп тез чүкмиләр, хәер, баһадирның моңа бер дә исе китми, чөнки белә: орыш башландымы – алар барысы да аның кул астына килеп керәләр, ә анда инде ул кемне кая җибәрергә белә, бик борын чөеп йөргәннәрнең төмәннәрен ут уртасына да кертеп җибәрә ала иде. Ә орыш кырында баһадирны тыңламау, аңа каршы әйтү баштан калу белән бер иде.