banner banner banner
Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2

скачать книгу бесплатно

Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томына «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк» романнары кертелде.

«Кубрат хан» романында моннан ундүрт гасырлар элек Таман ярымутравында Кубрат хан төзегән Бөек Болгар дәүләтендә христиан, ислам диннәренең көчәюе, мәҗүси йолаларның алар тарафыннан йотыла баруы, шул яссылыкта шәхес һәм ыруглар фаҗигасе сурәтләнә.

«Илчегә үлем юк» романында борынгы Болгар дәүләтенең ныклы аякка басуы тасвирлана.

В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк».

В романе «Кубрат хан» рассказывается о великом булгарском государстве, созданном Кубрат ханом четырнадцать веков назад на Таманском полуострове, усиление ислама, поглощение им языческих обрядов и в этой плоскости изображается трагедия личности и рода.

В романе «Илчегә үлем юк» описывается становление древнего Болгарского государства.

В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2

Сайланма әсәрләр

Алты томда

2 том

Романнар

© Татарстан китап нәшрияты, 2012

© Хәбибуллин М. М., 2012

Кубрат хан

Тарихи роман

1

Олыгая башлагач, греклардан күреп, Кубрат хан утрак тормышка күчмәкче итте. Кайчандыр греклардан калган Фанәгүрне башкаласы итеп сайласа да, җәй килүгә, илханнарын ырулары белән җәйләүләргә куды, ә үзе Фанәгүрдә калды, кала төзетте. Византия осталары, базилевсныкына охшатып, ханга сарай салып бирделәр. Шул ук вакытта чиркәүгә нигез дә казый башладылар. Бу эшне башта Кубрат хан күрмәмешкә салышты, әмма төптәңре һәм аның тарафдарлары бик зарлана башлагач, нигезе салына башлаган чиркәү төзүне туктатырга боерды. Шул хәбәрне ишетүгә, Византия императоры Ираклий тиз арада Фанәгүргә бик күп бүләкләр белән илчеләр җибәрде. Болай да империя биләмәсенә әверелә башлаган Фанәгүргә көннәрдән бер көнне йөзләрчә коллар белән кораб-кораб бүләкләр төягән грек илчеләре килеп төште. Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар иде. Заманында Кубрат хан берничә ел Патшакалада тәрбия алган иде. Менә шул кеше, Фанәгүрдә чиркәү салуны туктатып, мәҗүси дингә табынуын дәвам итә. Базилевсның максаты изге иде: ханны тиз арада христиан диненә инандыру. Базилевс башта бу мәсьәлә турында архиепискобы һәм логофеты белән киңәште, алар да аның бу ниятен хуплагач, бу изге бурычны соңгы вакытта үзсүзләнеп киткән философ Иоанн Фасианга һәм дин кагыйдәләрен үзенчә аңлатуда гаепләнгән патрикий Симеонга йөкләргә булды. Базилевс аларны болай да илдән сөрергә җыенып йөри иде, җае чыкты. Моның өстенә базилевсның да алар алдында йөзе ак булачак. Ләкин философ моны илдән куу дип уйламасын иде, акыллы кешеләр Византиягә дә кирәк. Шул сәбәпле базилевс философ Иоанн Фасианны дәшеп алырга һәм сөйләшергә булды. Әйе, ул аны илдән сөрми, ә варварлар иленә олы миссия белән җибәрә: ничек кенә булмасын, философ Кубрат ханны христиан диненә аударсын.

Мәгәр философ, килеп кергәч тә, императорны гаҗәпләндереп, Болгарга үзе теләп китүен әйтте. Ул гынамы?! «Галиҗәнаплары бөек императорыбыз, мин, христиан буларак, Болгар ханы Кубратны изге динебезгә күчерүгә бөтен сәләтемне җигәрмен», – диде. Шул сүзләре белән Ираклийның тәмам зиһенен чуалтты. Ә бит императорга бу кеше турында ниләр генә җиткермәделәр: еретик, диннән ваз кичә, кануннарны боза.

Философ сүзләренә ышанып ук җитмәсә дә, базилевс тәхетеннән үк торды, килеп, аны кочаклап алды, ярату билгесе итеп муеныннан алтын тәресен салып бирде.

Кайчандыр готларны чукындырып, базилевс тарафыннан патрикий титулы алган, әмма соңгы елларда сурәткә табынуда гаепләнгән дин әһеле Симеонны базилевс кабул итмәде. Яратып бетерми иде император Ираклий төче телле дин әһелләрен.

Сөрелүчеләрне илтү эшен базилевс илче Феофанга йөкләде һәм аңа үзе белән улы Константинны да алырга боерды. Кубрат ханга патрикий титулы бирелүе турындагы шатлыклы хәбәрне җиткерергә һәм кызы Чәчкәне улы Юстинианга ярәшеп кайтырга кушты. Бу чара, базилевс уенча, Кубрат ханның христиан динен кабул итүен һичшиксез тизләтәчәк иде.

Әнә нинди шатлыклы хәбәр алып килгәннәр иде греклар Болгарга. Шуңа күрә илчеләрнең корабларын каршыларга диңгез буена хан үзе төште. Ярга кадәр келәм җәелде, басмалар куелды.

Менә кораблар берсе артыннан берсе яр буена ягирләрен ташладылар, күперчекләр сузылды.

Иң алдан, алтын белән язылган калын китап тотып, озын кара чикмән кигән дин әһеле патрикий Симеон төште, аңа ияреп, башына очлаеп килгән башлык кигән философ Иоанн Фасиан, илче Феофан, аның улы Константин, алар артыннан күпсанлы хезмәтчеләр, бүләкләр күтәргән коллар чыктылар. Корабтагы сөрән салучы баскычка баскан һәр кешенең исемен, титулын кычкырып торды. Алдан атлаган патрикий Симеон иң әүвәл Кубрат хан каршына килеп баш орды, аның артыннан барчасы да шул ук хәрәкәтләрне кабатладылар.

Шуннан соң гына айбалта тоткан алыплар уртасында сарайга таба кузгалдылар.

Илчеләрне Кубрат хан, базилевс кебек үк, тәхетенә утырып кабул итте. Барчасы да үз дәрәҗәләрен белеп утырышкач, илче Феофан Кубрат ханга базилевсның сәламен юллады, аннары Бөек Болгарның олуг ханы Кубратка империянең патрикий титулы бирелүе турындагы хәбәрне җиткерде. Тантаналы сүзләр әйтелгәч, хан алдына күпсанлы бүләкләр китерелде. Гаҗәбе шул иде: илче император сүзләрен төрки телдә җиткерде, шуның белән сарай әһелләрен бераз аптырашта калдырды. Илче Феофан һәр сүзен чатнатып әйтә, ә күпсанлы хезмәтчеләр аның әйткән бер сүзен үтәп торалар. Ахырда илче тавышын баса төште һәм Кубрат хан белән ханша алдына килеп янә баш орды, хөрмәтләп каршы алуларына рәхмәтен белдерде.

Кубрат хан аңа әйтте:

– Болгар халкы – киң күңелле халык, кунакчыл халык, үз дәрәҗәңне белеп утыр, илче, – диде. – Күктә йолдызлар күп булса да, Тәңре бер генә, кешеләр аның йолдызлары, йолдызларның да урыннары кайсы уртада, кайсы офык читендә. Мин, илче, синең хәбәрләреңнән шатмын. Базилевска игелек телим, Бөек Болгарга игелекле илчеләр җибәргән…

Илчеләрне кабул иткәндә, ни сәбәпледер шактый соңга калып, сарайга төптәңре Ирсан килеп керде. Килеп керде дә, гадәттәгечә, түргә узды, ә анда, Кубрат ханның уң ягында, элек һәрчак төптәңре утыра торган түмәрдә, гректан килгән философ Иоанн Фасиан утыра иде инде. Төптәңре моны күрде дә килгән җиреннән шып туктады, ни кылырга белми тирә-ягына каранды, ханны, ханшаны, кавханнарны күздән кичерде. Шулчак Кубрат хан кул чапты, төптәңрегә урын китерделәр, бер читкә куйдылар, һаман олуг хан янәшәсендә утырырга гадәтләнеп киткән төптәңренең, бу хәлне күреп, йөзеннән кан качты, кам таягы тоткан кулы калтырана башлады. Шунда аңа янә хан ярдәмгә килде.

– Утыр, утыр, төптәңре. Утыр китергән урынга. Рум императоры Ираклий Бөек Болгарны хөрмәтләү йөзеннән кадерле илчеләр җибәргән, дәрәҗәләренә карап урын бирдек. Утыр китергән урынга. Кһм! – дип, олуг хан сакалын сыйпап куйды, бу аның соңгы сүз билгесе иде. – Мин әйттем!

Боеру иде бу, төптәңре үткер күзләре белән олуг хан тирәли утырышкан илчеләргә, кавханнарга, илханнарга, тарханнарга күз йөртеп чыкты…

Ул арада, зөбәрҗәт ташлар белән бизәлгән табакка салып, энҗеләр тезгән такыя китерделәр. Илче әүвәл олуг хан каршына килеп бил бөкте, аннары ханшага баш иде, шуннан соң гына хезмәтче китергән табакны, алып, хан каршына куйды. Аның артыннан төрле бүләкләр күтәргән коллар узды. Бүләкләр хан каршына күчеп беткәч, илче, ярым иелгән килеш артка чигә-чигә, үз урынына барып утырды, улы Константин аның артына басты. Бүләкләр шулхәтле күп иде ки, бу кадәр бизәкләп ясалган затлы әйберләр, хуш исе танауга бәрелеп торган ислемай шешәләре, келәмнәр, ефәк тукымалар, алтын җеп кушып тукылган билбаулар, энҗеле путаларны күреп, хан елмаеп куйды. Бүләкләрдән ул канәгать иде. Әмма бүләкләр моның белән генә бетмәгән икән. Иң ахырдан илченеңулы Константин хан каршына алтын төпсә китереп куйды. Константин үз янына килеп җиткәнче, хан аңа текәлеп карап торды. Чандыррак гәүдәле, зәңгәр күзле бу илче улында үзенә тартып торган мөлаемлык бар иде. «Белекледер бу углан», – дип уйлады Кубрат хан, император Ираклий җибәргән хатны янә бер күңел күзе алдыннан уздырды.

– Олуг хан, – дип, илче Феофан, нидер сизенеп, урыныннан күтәрелде. – Мин сездән император Ираклий хәбәрләренә җавап көтәм.

Олуг хан, илченең кабалануын ошатмыйча, Феофанга күз төшереп алды, тәхет култыксасына кулларын куйды. Ханга тәхет урындыгын, базилевсныкына охшатып, грек осталары ясаган иде, һәр як култыксада да тешләрен ыржайтып торган арыслан башы, алар алтынга буялган.

– Бөек Рум императоры дустым Ираклий Болгарга бик күп бүләкләр җибәргән. Бәһале бүләк бәһале сүз сорый. Мин әйтәм: грек-болгар дуслыгы мәңгелек. Кубрат хан үз халкы исеменнән император Ираклийга җиткерергә куша: хан исән чакта, император җирләренә көнчыгыш тарафтан бернинди дә дошман аяк басмас. Болгарлар аны яхшы яктан гына телгә алсыннар дисә, илче Феофан, император безгә тагын төзүчеләр, һөнәрчеләр җибәрсен. Без, болгарлар, күп еллар каган кул астында яшәдек. Астылар да безне, кистеләр дә, кол итеп тә саттылар. Менә без Ашина ыруының илтабарларын җиңдек, яңа җәйләүләр яуладык, румнар кебек үк, утрак тормышта яшәү теләге белән башкалабыз итеп Фанәгүрне сайладык. Диңгез буендагы калабызның барлык илләр өчендә капкаларыачык. Рум сәүдәгәрләренә базарларыбызданиң яхшы урыннар бирелер. Әүвәл шуны җиткерсәң иде императорыңа, илче. Дустым Ираклий миңа хат язган, ул минем кечеоланым Асланны Патшакалага тәрбиягә сорый. Мин үзем дә азмы-күпме Патшакалада тәрбия алган кеше, кһм, оланымны, илче, синең белән җибәрермен. Болгарга да белекле илханнар кирәк. Инде хәзер, илче, син Кубрат хан үтенечен тыңла. Синең миңа угланың ошады, илче Феофан, ул әманәт-тотык булып Фанәгүрдә калыр, сарай мәктәбендә балалар укытыр. Императорга минем үтенечем җиткерерсең, илче. Мин әйттем!

Бертынга сарайдагы халык шым булды, ишегалды яклап этләр өргән тавышлар ишетелде. Көтелмәгән бу киңәштән, киңәштән битәр таләп куюдан, илче Феофан бер мәлгә телсез калды. Башта ул, ике кулын алга сузып, ханга таба омтылды, әмма хан тирәли баскан җансакчылар шундук кузгалышып куйдылар, илче Феофан, ярдәм итүләрен сорап, әүвәл патрикий Симеонга, аннары философ Иоанн Фасианга карады, алар йөзендә дә яклау күрмәгәч, хан алдына килеп баш орды.

– Олуг хан, ятим итмә берәүне! Тотык итмә угланымны! Бердәнбер оланым ул минем. Анасына ни әйтермен, туганнарына?! Галиҗәнаплары император Ираклий, империя башы… – Феофанның карашы анасы артына килеп баскан Кубрат хан кызына төште, илченең күзләрен әйтерсең нидер кадаклап куйды, күрде дә кызны илче таң калды. Варварлар иленә күпме йөрсә дә, аның беркайчан да мондый гүзәллекне күргәне юк иде. Ул әйләнеп улына карады, улы да, гүзәллеккә таң калып, хан кызына карап тора иде. Феофан кисәк хан алдына егылды. – Олуг хан, миңа Бөек Ираклий… әйе, – диде каушый калып илче, – император Ираклий олуг хан улы Юстинианга кызыгызны алып кайтырга кушты. Базилевс синең белән, бөтен Болгар белән кардәшләшергә тели, олуг хан.

Кубрат хан дык итеп таягы белән идәнгә төртте, шундук янына җансакчылары якынайды. Олуг хан ярдәмче кавханына нидер әйтте. Күп тә үтмәде, илханнар, кавханнар хан тәхетен уратып алдылар, илче Феофанны ике алып култыгыннан алды, урынына илтеп утыртты. Ниһаять, илханнар, кавханнар урыннарына утырыштылар. Сирәк була торган хәл – олуг хан тәхетеннән торып басты.

– Йомышың кабатла, илче, – диде олуг хан. – Илханнар, кавханнар, кызымның анасы да ишетсен.

Халык арасында чышын-пышын сөйләшү китте, Кубратхан янәшәсендә утыручы ханша ягына авыша төште, аннан нидер сорады. Ханшаның ризалыгын бугай. Ханша шундук агарынып китте. Ханша Аппакның йөзе алышынып китүен күзәтеп торган Феофанның эченә җылы йөгерде. Олуг хан аңа янә нидер әйтте. Шуннан соң ханша, кызының кулыннан тотып, күзләренә карады. Хан кызы Чәчкә һични аңламый калды, еш-еш керфекләрен каккалап, тик торды. Кубрат хан алостаз Дәянга мөрәҗәгать итте:

– Алостаз Дәян, император Ираклий угланына кызыбыз Чәчкәне сорый. Киңәшең бир!..

Кемдер:

– Тәңрем, сакла! – дип ахылдап алды.

Җылап җибәрүчеләр, күз яшен сөртүчеләр күренде.

Кубрат хан урынына утырды, таягы белән идәнгә төртте, барысы да шым булдылар.

– Илченең теләге изге, – диде алостаз Дәян.

– Ханша, син ни әйтәсең? – диде олуг хан.

Ханша үсмер кызын кочагына алды, җавап бирмәде. Мәгәр олуг хан ханшадан җавап көтеп тормады, янә аягүрә басты, кавханына корбан балыгын китерергә кушты. Күз ачып йомганчы, алтын табакка салып, корбан балыгын китерделәр. Кубрат хан чәбәләнеп яткан ап-ак балыкны кулына алды, хәнҗәре белән чәнечте һәм алтын чокырларга җидешәр тамчы кан тамызды, аның өстенә эчемлек койды. Аннары ике кулына ике чокырны алды да берсен илчегә бирде, икенчесен күтәрә төшеп:

– Ант эч, илче! – диде.

Чит илләрдә йөри-йөри бик күп әкәмәтләр күргән һәмүзен алардан һәрчак бер башка өстен санаган илче Феофан, гомерендә беренче тапкыр коты алынып, чокырга үрелде. Чокырда корбан балык каны кушылган шәраб иде. Феофан эчемлекне исеннән үк таныды – Румныкы. Болгарлар шәрабны үзләре ясый белмиләр, Византиядән китертәләр, эчеп алалар да, такмак әйтә-әйтә, күңел ачалар. Шәраб кайгыны тарата, күңелне ача. Илче чокырны күтәреп эчеп җибәрде, эчкәннән соң телендә балык тәме тойды. Хан исә чокырга иренен генә тигезеп алды, Рум шәрабы аның саруын кайната иде.

– Император Ираклийга әйт, илче, кыз бирү – түгелдер кол бирү. Балигъ булгач, Чәчкәне алырга угланы белән үзе килер. Базилевска, императрица Мартинага, оланнары Юстинианга— озын гомер, тазалык, илләренә иминлек телим. Иленә яу килгәндә, Кубрат хан үз алае белән императорның уң кулына басар. Мин әйттем, илче!

Һәммәсе дә аягүрә бастылар, ханга, аннары илчегә бил бөктеләр һәм янәдән урыннарына утырыштылар.

Кубрат хан төптәңре Ирсан ягына күз сирпеп алды. «Төптәңре, сүз сиңа бирелә» дигән мәгънәне аңлата иде бу. Болгарда гадәткә кергән хәл иде бу – чит илдән килгән илчеләр белән сүз көрәштерү. Кайсының дине камил, кайсының өстен – четерекле сорауларга тапкыр җавап сорала иде сүз көрәшендә.

Төптәңре аягына торып басты, урыннарына утырышкан илчеләрнең һәммәсенә карап, ияк кагып исәнләшеп чыкты, аннары кызылга кара буй төшкән чапанын, түшендәге кояш сурәте сугылган алтын тәңкәне рәтләп куйды, шуннан соң гына:

– Болгарларга мәгълүм булганы шул, олуг хан. Рум дәүләте патшасы Ираклий Христос сурәтенә табына, ягъни христиан динен тота. Алла – күктә, аның илчесе, Христос җиргә төшкән, дип бара. Бу йола – болгарлар өчен ят йола. Кеше Алла илчесе була аламы? Юк. Шуны аңлатсын иде миңа илче.

Илче Феофан Румнан үзе белән килгән дин әһеле патрикий Симеонга карады, «бу сорау сиңа» дип ым какты.

Патрикий Симеон салмак кына күтәрелде, күн тышлы, алтын хәрефләр белән язылган китабын уңлы-суллы йөртеп алды, аннары китапны үпте дә идәнгә куйды, шуннан соң гына олуг ханга, аннары ханшага, төптәңрегә бил бөкте.

Патрикий Симеон кулларын китапка сузды, шунда бер могҗиза булды: китап битләре үзләреннән-үзләре ачыла башлады. Патрикий Симеон ят телдә моңлы итеп көйләп укып китте, ул бертын укуга, битләр янә ачылды. Менә ул укудан туктады һәм саф төрки телдә:

– Тәңре дә, Алла да бер, төптәңре, Изге Христос – Алланың җиргә төшкән илчесе. Изге Христос адәмнәрне гадел булырга, бер-берсенә ярдәм итәргә өнди. Денсезләр тарафыннан ул җәзалана, бик күп газап күрә, тау куышында яши, ахырдан аны, тотып, дар агачына кул-аякларыннан кадаклап куялар. Бу җәзага Аллаһы Тәгалә дә түзми, Изге Христосны күккә ала. Кешеләр якыннарына изгелек кылырга өйрәнгәч кенә, янә җиргә төшәчәк.

– Күктә Алла бер – Тәңре, – дип, төптәңре Ирсан дәртләнеп сөйли башлады. – Кем көнне тудыра, кем яктырта, кем…

Кубрат хан кулын күтәрде, кул хәрәкәте белән төптәңрегә тыелырга әмер бирде, утырырга кушты.

– Төптәңре хаклы, илче, күктә Алла бер – Тәңре, – диде олуг хан, төптәңренең сүзен куәтләп.

Төптәңре шым булды, урынына утырды. Патрикий Симеон тагын нидер әйтергә дип авызын ачкан иде, олуг хан йөзендә кырыслык күреп тыелып калды. Дин әһеле белә иде: түрәләргә каршы дәшмә, түрәләр белән сүз көрәштермә. Олуг хан Болгарның Тәңре йоласын халыкка таратучы төптәңре түгел, кирәк икән, хан – кеше башын кистерүче, кирәк дип таба икән, гаеплеме ул, түгелме, ат койрыгына тактыручы, кирәк икән, янәшәсенә утыртучы. Түрәләрнең кулында – таяк, күңелләрендә – кылыч, дияр иде аңа остазы. Әйе, ханнарга, императорларга дәшкән – бер откан, дәшмәгән – ике откан. Дин әһеле философка карады, аннан ярдәм сорады. Кубрат хан да философка күз сирпеп алды. Олуг хан шундук сизде: иң белекле кеше аның кырында утыра.

Философ Иоанн Фасиан аннан ни көтүләрен аңлады, аягына торып басты.

– Олуг хан, мин берәүне дә теге яки бу йолага үгетләргә җыенмыйм, – дип башлады философ сүзен, аның төрки телдә сөйләвенә барысы да шаккаттылар, сарайда шылт иткән тавыш калмады. – Борынгылар әйткәннәр: дошманнан яшерәсең, дустыңнан да яшер. Хәтта дуслык та мәңгелек була алмый. Мәңгелек – изгелек.

– Хуш, философ, – диде хан, сакалын сыпырып. – Изгелек— мәңгелек димсең? Әйт әле миңа, бу дөньяда нинди гыйлем иң камил гыйлем?

– Иң камил гыйлем, олуг хан, җүләрләр яратмаган гыйлем.

– Гыйлемнең камиллеген ничек белергә соң, философ?

– Чүлмәкне чиертеп, кешене сөйләтеп сынау хәерле, олуг хан.

– Философ Иоанн Фасиан, Тәңре бармы?

– Алла да, Тәңре дә юк, олуг хан. Ул җирдә дә, күктә дә яшәми. Тәңре – безнең күңелебездә. Ул – безнең рухыбыз, җаныбыз, олуг хан.

Олуг хан янә төптәңрегә карады, янәсе, сиңа сүз.

– Тәңре ул – кояш, күк йөзе. Кояш чыкмаса, күктән яңгыр яумаса, бар тереклек үләр, урман-болыннар көяр, елга-күлләр корыр иде. Моны ничек аңлатыр икән философ? – диде төптәңре һәм, соравыннан канәгать калып, түшендәге алтын тәңкәсен сыпырып куйды.

– Җиһан бөтен дөньяны эченә ала: кояшны да, күкне дә, айны да, йолдызларны да, адәм баласын да. Без яшәгән җир дә җиһан баласы. Җирнең бер тузаны булып адәм баласы яши. Әмма адәм күңеле җирдән дә, кояштан да, хәтта җиһаннан да киңрәк, кеше күңеленә бар нәрсә дә сыя. Димәк, Алла, Тәңре бары тик кеше күңеленә кем тарафыннандыр салынган рух кына икән.

– Бер телдә сөйләшсәк тә, икебез ике ярда басып торабыз. Шулай аңладым мин сине, философ. Хикмәт инануда икән. – Хан күбрәк философка тартылды, моны илче Феофан да, патрикий Симеон да күрделәр. – Алла да, Тәңре дә бер. Алла— бер, дөнья – бер. Җиһан – бер… Һәркем аңа үзенчә ышана, үзенчә аңлый, үзенчә килә, үзенчә күрә булып чыга. Ни өчен шулай?

– Иң олы Алла – рух, олуг хан. Сезнең рухыгызны олылаучылар бардыр, олылаучылар булгач, күрә алмаучылар да бардыр?

– Бар, философ.

– Олуг хан, сез шуларның кайсын ярата төшәсез?

– Рухымны олылаучыларны һәм сүземне тыңлаучыларны, философ.

– Халыкка сүз тыңлату өчен дәрәҗә кирәк, олуг хан.

– Мин сине аңладым, философ. Акыллы кеше китергәнсең, илче, рәхмәт сиңа! – Хан, Феофан ягына таба карап, сизелер-сизелмәс кенә баш какты. – Инде әйт миңа, философ, хәсрәт, кызгану, мәхәббәт, көнләшү, сагыш, курку, кайгы, ярсу ни?

– Олуг хан, хәсрәт – кеше башына төшкән кайгыдыр. Кызгану – кылган яисә кылынмый калган эшкә карата туган үкенечтер. Мәхәббәт – гүзәллекне эзләүгә, гүзәллекне үз итүгә киткән сәләттер. Көнчелек – башка берәүгә килгән мәхәббәттән синең күңелеңдә туган эчке сагыштыр. Сагыш— күңелсезләнү, эч пошу, ачыргалану, гасабиланудыр. Курку – явызлык көтүдән килгән билгесезлек борчуыдыр. Кайгы – дәвамлы сагыш, кеше башына төшкән яман чирдер. Ярсу – йөрәккә төшкән йөгәнсез аттай акылыңа буйсынмас ачудыр.

Олуг хан җаваптан канәгать булып калып башын иде, беравык уйланып утырды. Беркем дә тынлыкны бозарга, сүз катарга кыймады, берәү дә кымшанмады, тамак кырмады. Тамак кыру Болгарда сүз сорау билгесе иде. ТөптәңреИрсан утырган җирендә борсаланып алды. Уйланырлык, борчылырлык, шомланырлык иде төптәңрегә. Болгарга аңардан күпкә акыллырак кеше килгән, һәм аның ханны үз ягына аударуы бар. Ханның андый хәлләре булгалады…

Моннан шактый еллар элек, аварлар белән орышта, Кубрат хан яраланды. Төпимче белән төптәңре аны атна буена дәваладылар. Төпимче ярага төрле яфраклар каплады, төптәңре хан тирәсенә җыелган җен-пәриләрне куды. Әмма яра төзәлмәде дә төзәлмәде. Шуннан Саклаб кавханы аңа грек табибын китерде. Грек табибы яраны ниндидер сыекча белән юды, шул сыекчага манып, чиста чүпрәк каплады, ханга шул ук сыекчаны ике сәгать саен эчәргә бирде. Шәмәхә төстәге сыекчаданэчемлек исе, тимер тәме килә иде. Өч көннән ханның ярасы җөйләнә башлады, ә инде тагын өч көннән яра яшь тире элпәсе белән капланды. Шул хәлдән соң Кубрат хан Болгардагы кайбер диннәргә рөхсәт бирде. Олуг хан боерыгын илханнар йөргән барлык җәйләүләргә җиткерделәр. Рум табибы Христос сурәтенә табына иде, ярасы җөйләнеп, хәле арулангач, Кубрат хан, табибның өенә барып, почмактагы Мәрьям ана белән Христос сурәтләренә карап торды. Шуннан соң уйга калды. Ни өчен Рум халкы бу сурәтләргә табына, нинди җиңеллек китерде икән бу халыкка Изге Мәрьям ана белән Изге Христос? Ни өчен Изге Христосны җәзалап үтерәләр, җитмәсә, дар агачына кадаклап куялар?! Бер дә гаепсезгә җәзаламаганнардыр, чөнки Кубрат хан үзе беркайчан да, беркемнең дә гаепсезгә башын кистермәде, ат койрыгына да тактырмады… Изге Христос юк, аны җәзалап үтергәннәр, ә менә рухы, иманы һәр грекның күңеленә сеңеп калган, кырып та, җуеп та алмалы түгел. Кубрат хан да, төптәңре дә аңламаган ниндидер көч-куәткә ия йола иде ул…

Төптәңре боларның барысын да белә, олуг хан христиан динен кабул итмәгәе дип, коты алынып тора иде.

Олуг хан философ белән сөйләшә, беркемне дә күрми дә, белми дә, бөтенләй дөньясын онытты.

Төптәңренең хан алдында дәрәҗәсе көне-сәгате белән төшә бара иде, башкалар моны күрәме-юкмыдыр, әмма төптәңре моны җаны-тәне белән тоя иде. Төптәңре ярсынды, гасабиланды, әмма һични кыла алмады. Сүз катасы иде, олуг хан ошатмас, аннары нинди мәсьәлә генә күтәреп чыкмасын, аның авызын гректан килгән философ томалаячак. Рум дәүләте бик күп илләрне, бик күп халыкларны канат астына җыйды инде, христиан динен биреп, Болгарны да җыймакчы. Бер дә бүтән түгел, философны шул максат белән Болгарга җибәргән базилевс. Ул гынамы, христианнар кысрыклау сәбәпле, яһүдиләр (император Ираклий аларны асып-кисеп йөри) Фанәгүргә күчеп киләбашладылар, моңа кадәр сирәк күренгән гарәп сәүдәгәрләре күзгә чалынгалады. Төрлеилләрдән килгән сәүдәгәрләр ишәя башлагач, хан аларга кәрвансарай салдырды.

Ниһаять, олуг хан башын күтәрде. Киң куе кашлары астыннан тирәли утырган кунакларга сөзеп карап чыкты. Аннан карашын илчеләр китергән бүләкләргә төшерде. Бизәкләп эшләнгән йөгәннәргә, бил каешларына, путаларга, алтын йөгерткән бакыр шәмдәлләргә сокланмыйча карау мөмкин түгел иде. Бүләкләргә күзе төшүгә, ханның йөзендәге җыерчыклары языла башлады. Үтә канәгать иде Кубрат хан бүләкләрдән. Дусты Ираклий аңа һәрчак һәйбәт бүләкләр җибәреп торды. Көбә күлмәкләр кирәкме, Дәмәшкъ корычыннан ясалган кылычлармы, грек ятаганнарымы, үткен очлы сөңгеләрме… Дөрес, Болгар да Румга бурычлы калмый, ай саен кеш, бүре, аю, болан тиреләре, бал, балавыз, агач сагызы, балык җилеме җибәрелеп тора. Энесе Шамбат хан да, Башту каласын торгызып, илләр белән сәүдә итеп ята. Дәүләт көннән-көн куәтләнә бара иде. Ике арадагы сәүдә эшләре көйләнгән, җайланган, бер дә борчыласы юк, базилевс канәгать иде. Әмма Кубрат хан үзе бигүк канәгать түгел иде базилевстан. Моны ул ачыктан-ачык сиздермәде, әмма үзе генә белгән хикмәтле бер теләге бар иде. Рум дәүләте җиде гасыр буена үзендә грек уты җитештерә, әмма иң яхшы, хәтта христиан динен кабул иткән күршеләренә дә шул утны биргәне юк. Греклар менә җиде йөз ел инде ут ясауның серен үзләрендә саклыйлар. Ураган агасы Кубрат ханны сарайда тәрбиягә әманәт итеп калдырган вакытта ук, шул ут турында хыялланган иде Кубрат. Ул Патшакалада ут ясый торган алачыкларга керергә итте, әмма аны алачыкларга кертмәделәр. Фанәгүрдә төпләнеп калырга ниятләгәч тә, Кубрат хан ул утны онытмады. Патшакалага иң үткен шымчыларын җибәрде, мәгәр тегеләр ничекләр генә тырышмасыннар, алачыкларга үтеп керә алмадылар, ут ясаучы бер генә останы да алып кайта алмадылар. Император грек утын читләргә дә саткалый. Күптән түгел шымчылары җиткерде Кубрат ханга: базилевс Табгач императорына берничә чүлмәк грек уты җибәргән. Мәгәр бу әлеаның серен белү дигән сүз түгел. Грек уты ясауның серен румнар күз карасыдай саклыйлар. Ут ясау сере кулга төшкән мәлдә, Кубрат хан аны кемгә каршы кулланырга белер иде. Баштаул ташаткычларны корабларга куяр иде, аннары кораблар белән Итил суы буйлап өскә күтәрелер, андагы барлык халыкларны буйсындырыр. Аннары түбән төшәр, Хазар диңгезе буенда яшәүче халыкларны яулар, аннан, бәлкем, Ибериягә… Әлегә Кубрат хан Итил белән Чулман елгалары кушылган төбәкләрдә туктады, ары бара алмады. Дөрес, андагы халыклар белән сәүдә итү өчен өске якка кирмән салдырды. Ләкин барыбер теләгенә ирешә алмады. Төн илләрендә аю, болан, бүре тиресеннән кием тегәләр икән, тауларында алтын-көмеш аунап ята икән. Барасы иде кораблар белән шул якларга, Төн диңгезенәчә җитәсе иде. Грек уты кулына төшкән хәлдә…

Кубрат хан башын күтәрде, барысы да аңа игътибар итте.

– Хөрмәтле Ираклий дустым Фанәгүргә акыллы илчеләр җибәргән… Килеш, төптәңре, – диде хан. – Эт төлкене куып тоткач, төлке аңа әйткән, ди: «Синең аякларың тотмады мине, сиңа тотылуым минем көчсезлегем бәласе, син әнә бүрене куып тотып кара», – дип әйтеп әйткән, ди. Әгәр дә мәгәр син, Ирсан, илчеләр белән килешмисең икән, кем әйтмешли, бүрене тотып кара.

Барысы да көлештеләр. Төптәңре гарьләнү-кимсенүдән агарынып калды. Уе-шиге хак булган, Кубрат хан акрын гына христиан диненә авыша бара. Әйе, моннан күп еллар элек агасы Ураган бер дә тикмәгә генә Кубратны Патшакалада тәрбиягә калдырмаган икән. Төптәңре түзмәде, торып басты. Бу аның янә сүз соравы иде, хан аңа «әйдә сөйлә» дигән ишарә ясады.

– Тәңренең илаһи көче һәркемгә җитә, олуг хан. Мәрьям ана белән Изге Христоска да. Эт кыр кәҗәсен куа китә. Шунда кыр кәҗәсе аңа әйтә: «Син беркайчан да мине куып тота алмассың», – ди. «Нигә?» – дип сорый эт. «Чөнки мин үз җанымны коткарыр өчен качам, ә син хуҗаңа ярар өчен мине куасың», – ди кыр кәҗәсе.

– Төптәңре, син дә хаклы, – диде олуг хан һәм беренче булып урыныннан кузгалды. – Кунакларны ашчылар көтә, зарыктырмыйк табынны. Ач кешенең ачуы яман, дигән бабаларыбыз.

Артык дәү гәүдәле, чәч-сакалы агара башлаган, алтын җепләр белән аралаштырып тегелгән рум кафтаны кигән Кубрат хан торып баскач, барысы да үзләрен кечерәеп калгандай хис иттеләр. Аягүрә баскан Кубрат ханның күзләрендә, бөтен торыш-кыяфәтендә көч-гайрәт кенә түгел, ниндидер тылсым да бардыр сыман иде. Олуг хан инде бәхәстән туйган, аның бүген беркем белән дә бәхәсләшәсе килми иде. Кубрат хан бер адым алга атлады. Төн илләреннән китерелгән урман мәчесе тиресенә басты. Аннары борылды да, иелеп, бизәкле табактагы энҗеләр тезгән калфакны алды, килеп, ханшага кидерде.

Шунда патрикий Симеон:

– Аһ! – дип куйды. Аннары: – Йа Аллам, нәкъ Изге Мәрьям ана! – диде.

Моны ишеткәннәре ишетте, ишетмәгәннәре – юк. Хан, аягүрәбасуга, торып басканнарга күз йөртеп чыкты. Кунаклар янынаБолгарның аксакаллары, илханнары, кавханнары, тарханнары чакырылган иде, алар барысы да, шул исәптән илчеләр дә, хан тагын ни әйтер дип, аның авызына карап торалар. Олуг хан, иелеп, табакны алды һәм төптәңрегә: