banner banner banner
Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2

скачать книгу бесплатно


– Беләге юан берне егар, белеме бар меңне егар, дигәннәр, хак әйткәннәр өлкәннәр, – диде Агасике.

– Кабаланма, – диде баһадир колга. – Ирекне җиргә баш орып алмыйлар, яу чабып алалар. Мин риза, Агасике, җыен. Китәсе көнне сиңа Адай хәбәр итәр.

Төптимерчедән чыккач, алар кием тегүчеләр, савыт-саба, чүлмәкчеләр урамнарыннан уздылар һәм төпсарай боҗрасына килеп чыктылар. Әнә төптәңре өе. Төптәңре Ирсанны күргән бер кеше аңа бил бөгә, ак юл тели. Кыска муенлы, иңенә бигүк күзгә ташланмаган чапан салган, башына туладан баскан кәләпүш кигән, күкрәгенә уч төбеннән зуррак кояш сурәте төшерелгән алтын тәңкә таккан төптәңре, юлыңда очрап, күзеңә туры караса, бер мәлгә каушап каласың. Бу кешедә Тәңре үзе биргән илаһи көч бар сыман. Үзенә шикләнебрәк караган, каршы килгәндә бил бөкмәгән кешене төптәңре туктатыр да: «Тәңренең көче чиксез, ул бер мизгелдә җир йөзендәге һәммәбезне юк та итә ала, шушы җирдә гөлбакча да булдыра ала. Җирдәге һәммә тереклек Тәңре кодрәте белән яши. Барча нигъмәт тә, җир куеныннан чыккан май да Тәңренеке. Тели— бирә, тели – тартып ала. Синең өстеңдәге чапан да аныкы. Ышанмасаң, кояшка бак, бераз карап тор», – дияр.

Кеше күккә карый, кояшта күзе чагылудан ни кылырга белми, шуннан кеше төптәңренең сүзләренә ышана, аңа бил бөгә-бөгә китеп бара.

Төптәңре аларга каршы очрады. Баһадир да, уң кулы Адай да, күкрәкләренә кулларын куеп, аңа бил бөктеләр.

Төптәңре, алар белән исәнләшүгә, баһадирны җитәкләпалды, туры Аспарух илхан өенә алып китте. Илхан өенә ул, үз-үзенә ышанып, ишекне каерып ачып керде. Илхан аларны гаҗәпләнебрәк каршы алды.

– Төкле аякларыгыз белән, кунаклар, түрдән узыгыз, – диде илхан һәм чаршау артындагы хатынына нидер әйтергә өлгерде. – Утырышыгыз, кадерле кунаклар. Каравыш, кунакларга кымыз китер!

– Эчемлек тә биримме, илханым? – дип, чаршау артыннан каравыш кыз килеп чыкты.

Ләкин кымызны каравыш кыз түгел, илханның хатыны алып керде, ул тыйнак кына кунакларга баш иде, чүлмәк белән кымызны түр яктагы таш өстәлгә куйды, чокырлар китерде. Шуннан ул баһадирны чаршау артына дәшеп алды.

– Баһадир, каенсеңлем сине ярата. Атам-анам риза булсалар, мин Кызкуыш туенда аннан тоттырыр идем, ди.

– Нәрсә сез анда пышылдашасыз?! – дип, алар янына илхан килеп керде. Шул чакта урамда сөрәнченең Кызкуыш туена чакырган ораны ишетелде.

– Мин баһадирны Кызкуыш туенда катнашырга котыртам, – диде яшь хатын.

– Котыртма, башта Өске Кирмәнне алып, угры Чалбай ханның башын Фанәгүргә җибәрсен, – диде илхан һәм баһадирны түр якка алып чыгып китте.

Барысы да өстәл тирәли утырышкач, төптәңре сүз алды.

– Илхан Аспарух, – диде ул, кулындагы мөгезне кыса төшеп. – Буйтур Аспарух, әйтче миңа, олуг хан нигә гел философ Иоанн Фасиан белән көннәрен уздыра?

– Төптәңре, атам яуда яралангач, аны грек табибы терелтте. Алимче белән син булдыра алмадың. Әйтмә сүз грекларга, алар Болгарны утрак тормышка күчермәкчеләр. Алар миңа да якын халык. Хак, минем гомерем җәйләүләремдә уза… Алай да, алай да, төптәңре…

– Хуш, – диде төптәңре һәм мөгездәге эчемлекне күтәреп эчеп җибәрде. – Хуш, илхан. Син дигәнчә булсын. Әмма ил өстенә яу килгәндә, Кубрат хан ни кылыр?! Греклар сиңа кылыч тотмас, грек Фанәгүрне, Кубрат хан җәйләүләрен якламас. Ханга элек болгар белән көтригур кирәк иде, хәзер грек кирәк булдымы?!

– Мин олуг хан түгел, төптәңре. Мин бары тик илхан гына. Соңгы сүзне миңа әйтергә бирсәләр, мин дә грекларны яклар идем…

– Болгар грек түгел, аның дине дә, өне дә башка. Император илчесе Иоанн Фасиан Болгарга христиан динен таратырга килгән, империя Болгарны үз канаты астына җыймакчы…

Менә илханның хатыны, килеп кереп, ирләрнең сүзен бүлдерде:

– Ирләр, иртәгә Кызкуыш туе, баһадирга эчемлек бирмәгез. Аның кыз куасы бар, – диде ул, башындагы калпак һәм күкрәкчә тәңкәләрен чылтыратып.

– Җитте, җитте, хак сүз, җитте, без киттек, – дип, төптәңре беренче булып урыныннан купты.

Аннан соң алар Батбай илханга сугылдылар. Өлкән илхан аларны колач җәеп каршы алды, түр якка алып кереп китте. Һәм каравышларына:

– Эчемлек, ризык китерегез! – дип кычкырды.

Алга килгән эчемлекләрне татып карагач, төптәңре Батбай илханга да шул ук сорауны бирде.

Бу сорауны көтмәгән өлкән илхан чокырны өстәлгә куйды, бертын шәмәхә эчемлеккә карап торды:

– Кеше чүлмәк түгел, төптәңре, аны чиртеп карап кына белеп булмый. Атамның философны сынап каравыдыр…

Җавап төптәңрене канәгатьләндермәде, әмма илханның кырт кисмәве аңа ошады.

– Илхан, атаң картайды, ә син – өлкән углан. Атаң әнә үзе үк, эт картайса ятып өрер, ди. Ятып өрергә генә калды атаңа, өлкән илхан. Яу чабарга кирәк. Кардәш хазарларга түгел, антларга, маҗарга, угорга. Ә олуг хан кул кушырып утыра. Өске Кирмәнне Чалбай хан алды. Кирмәнгә каршы кимендә ике төмән алай җибәрергә иде, ә олуг хан бер төмән йырмач алай җибәрә. Чалбай ханның баһадирны җиңеп куюы бар. Олуг хан булсаң, син ни кылыр идең, илхан?

– Минме? – диде Батбай һәм тураебрак утырды. – Мин иң әүвәл Фанәгүрдән грекларны куар идем, тугандаш хазар каганына барып баш орыр идем.

Төптәңре як-ягына карап алды, түшендәге кояш сурәтен сыйпап куйды.

– Ышанычны ышаныч аша табалар, илхан. Мин сине олуг хан итү өчен сәләтем кызганмам, кирәк икән, гомерем дә бирермен. Баһадирга ышан, илхан. Баһадир да Кубрат хан яклы түгел, ул да олуг хан корбаны. Хәбәр итүләренә караганда, Чалбай ханда бер төмәнгә якын алай бар, диләр. Ә баһадир бер йырмач алай белән кирмән алырга бара. Олуг хан греклардан болгарларны богаулатмакчы. Патрикий Симеон, чиркәүгә куяр өчен, ханшаның сурәтен ясый. Иртәгә булмаса, берсекөнгә чиркәүгә чаң сугарга кыңгыраулар эләрләр. Ул чиркәүне төзетергә түгел, җимерергә кирәк, җимерергә, җир белән тигезләргә!

– Булмастай эш бу, төптәңре. Рум белән Болгар солыхта, император белән олуг ханның балалары ярәшкән.

– Ярәшсен, ярәшсен, илхан, ярәшсен. Бетерергә! Кызкуыш туенда мин кан кардәшләребез хазарларны күрергә телим, кара сакаллы, мәкерле грекларны түгел. Сер итеп кенә әйтим, Батбай илхан, Йулыш каганның уң кулы Җаек бәкнең кызы бар. Ай да ай, ул да ай. Керфекләрен кагып бер караса, күзләреннән гөлләр тама. Йулыш каган Кубрат хан белән туганлашмакчы, хан кызы Чәчкәгә яучылар җибәрмәкче икән. Син дә яучы җибәр Җаек бәккә, илхан. Юк, Биләмҗиргә үзең илче булып бар. Шунда әйтерсең сүзең… Җаек бәк сиңа үзенең җәйләүләрен бирер, Йулыш каган уң кулы итәр.

– Төптәңре, миңа атам биргән җәйләүләр дә бик җиткән. Алай-җаным – өч төмән, ыру-җаным биштән узды. Чор каласы— Тимер Капка – минем кулда. Анда минем тарханым утыра, тау халыкларыннан ясак җыя. Атама каршы сүз катсам, кавханнары ишетер, атам мине ат койрыгына тактырыр, Кодрак илханга тәхетен бирер.

– Тәхетне олуг хан түгел, Тәңре бирер сиңа, илхан. Сиңа язды тәхетне Тәңре, син утырасы Болгар тәхетенә. Бүген утырмасаң, иртәгә, иртәгә утырмасаң…

– Тәңрегә инанам, атама ышанам, төптәңре. Тыел, көчләмә мине. Баһадир, әйт, хак сөйлимме мин? – диде Батбай, чарасызланып.

– Илхан хаклы, төптәңре. Ана таба, ата бага, Тәңре юл сала адәмгә. Язмыштан узмыш юк.

– Хак, баһадир, хак! Мин дә, төптәңре, язмышым Тәңрегә тапшырырга булдым…

– Миңа дин дә, ил дә, тәхет тә кирәкми, – дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә атлады төптәңре. – Син борчылма, баһадир, Батбай илхан барысын да мин дигәнчә эшләр. Күктә – Тәңре, җирдә – мин. Мин илханнарны шулай сыныйм. Илгә булган игелекләрен сыныйм. Сыналган – бер откан, сынаган – ике откан. Батбай илханда өмет бар, ул уйланыр-уйланыр да минем белән килешер. Аңа башка юл юк. Башка юллар ябык аңа.

Кодрак илхан белән Балкырга төптәңре кермәде. Алар белән боткасы пешмәсен ул сизә иде. Аннары Батбайдан аның шактый кәефе кырылып чыккан иде. Әмма өлкән илханга барыбер ышанычын җуймады. Җаек бәк кызы төркидә бер чибәр. Килерсең әле, илхан, төптәңрегә, килми чараң калмас…

Кәефе кырылгангамы, төптәңре сарай каравылчыларына рөхсәт тәңкәсен дә күрсәтмәде. Әмма каравылбаш аны туктатты, айбалталар чалыштырылды.

Илбарыс алга чыкты.

– Каравылбаш, төптәңреңне танымыйсыңмы әллә?

– Таныйбыз, Илбарыс баһадир, таныйбыз. Олуг хан боерыгы.

Төптәңре алтын тәңкәсен чыгарды, каравылбашка күрсәтте, аңа карап баһадир да тәңкәсен чыгарды.

– Төптәңренеке алтын, синеке көмеш кенә, баһадир, – дип шаяртты каравылбаш. Каравыл алыплар мәргән баһадирны кыз туйлары саен уздырылган ярышларда күрәләр, аның өчен горурланалар иде.

Төптәңре баһадирны үз өенә алып китте. Ялгыз яшәгән төптәңренең ишегалды гөлбакча иде. Кем үстерә,кем карый бакчаны – һичкемнең күргәне юк. Өй ишегенә җитәр-җитмәс, төптәңре кулларын күтәрде һәм, баһадирны гаҗәпкә калдырып, ишекләр үзлегеннән ачылып киттеләр. Ул да түгел, алар каршында чуендай кара гарәп пәйда булды. «Әллә җир астыннан чыкты инде бу җен-пәри?» – дип уйлады баһадир һәм, гарәпкә карый-карый, түргә узды. Гарәпкә төптәңре нидер әйтте, кол шундук ялтырап торган мәрмәр өстәлгә эчемлек, җиләк-җимеш китереп куйды, һәм күз каршында торган гарәп кисәк кенә күздән югалды. Баһадир шомлана калды, куркынып төптәңрегә карады. Төптәңре гүя аны күрми иде, ул бик тәфсилләп алтын чокырларга эчемлек коя иде.

– Эч, баһадир, минем сиңа сүзем озын булыр.

Эчеп куйдылар. Янә өстәл янында кара гарәп пәйда булды һәм, кыяр-кыймас кына:

– Кымыз биримме, ширбәтме? – дип сорады.

– Икесен дә китер, – диде, гарәпкә карамый гына, төптәңре. – Кипкән балык та керт.

Гарәп күз ачып йомганчы, көмеш табакка салып, сораган ризыкларны китереп тә җиткерде. Төптәңре алтын чокырларга тагын эчемлек койды.

– Эч, углан, эч. Олуг хан сине барыбер Кызкуыш туенда йөгертмәс. Аның өчен сиңа йә аны юк итәргә, йә тәхетен Батбай илханга биргәнен көтәргә туры киләчәк… Хак, хак әйтәсең, син аны хөрмәт итәргә тиешсең, сиңа ул бик күп изгелекләр эшләде. Иң яхшы сарай мәктәбендә укытты, грекча язарга, укырга өйрәтте. Укытучыларың грек булгангамы, син дә әнә аларны яклап утырасың.

– Мин сиңа, төптәңре, бу сүзләрне әйтмәдем. Каян белдең?

– Җиргә кояш төшми тормый, баһадир, илгә сүз чыкмый тормый. Чәчкәне сөюең илханнарга да, ханшага да билгеле. Олуг хан да беләдер. Чәчкәгә җыр чыгаргансың икән, тыңладым, колакка ятышлы, күңелгә җылы өсти җырың. Җырны ханша Аппак та яратып җырлый. Син җыр җанлы кеше, ә олуг хан синең кулыңа кылыч тоттырды. Курайда яисә башка көй коралларында уйнарга иде сиңа. Фанәгүрдәге Рум халкы әнә атна саен диңгез буена төшә, җырлый, бии, күңел ача. Без дә Чәчкә бәйрәмнәрен уздырдык, килешле җырлар ишеттек, кыз оланнар, ир теләп, диңгезгә чәчәкләрдән тезгән таҗлар ташладылар. Болгар халкы да бәйрәм итә белә, баһадир, белә. Тик христиан дине генә канат астына җыймасын иде аны. Тиздән барысы да үзгәрер, баһадир. Нил буйларыннан сарациннар кузгалган икән, базилевс шәһәр арты шәһәр, дәүләт арты дәүләтен югалта. Минем дә Патшакалада шымчыларым бар, баһадир. Хәбәр итә торалар. Император Ираклий алай җыя икән, сарациннарга каршы чыкмакчы. Тиздән базилевсның да Болгардан кайгысы китәчәк. Император итәк астыннан ут уйната, ул хазарлардан коллар ала, аларга корал сата икән. Император ике куянны берьюлы тотмакчы: ике туган халыкны үзара сугыштырмакчы. Карап карыйк, башта сарациннар белән үзе алышып карасын әле. Улы Юстиниан тиздән Чәчкәне алырга килер. Ә ул арада…

– Бу дөрес түгел, төптәңре, дөрес түгел!

– Сарациннар, империя җирләренә керә алмаганда, Тимер Капка аша Болгарга ташланырлар. Болгарны үзенеке итүөчен, базилевска Кубрат хан белән кардәшләшү кирәк. Император моңа ирешер, ирешеп тә килә бугай инде. Мин өметемне җуймыйм әле, баһадир. Батбай илхан акылга утырыр, Йулыш каганга барып баш ияр. Сиңа, баһадир, әйтер сүзем шул: Өске Кирмәндә Мангыш тарханның кызы бар. Йөзе – кояш, керфекләреннән нур тама, кашлары— җәя, авызы – уймак, буй-сыны кипарис диярсең, гүзәлләрнең гүзәле. Чалбай хан күптән кодалап йөри диләр кызны. Угры ханга Мангыш тархан бирмәгәндер, шуннан Чалбай хан кирмәнне басып алгандыр. Кирмәнне алсаң, Кызкуыш туе булдыр һәм туйда шул кызны ку. Шул булыр сиңа минем сүзем, баһадир…

Юата алмады баһадирны төптәңре, егетнең йөрәген күптән хан кызы Чәчкә биләгән иде инде.

– Мин Чәчкәне сөям, төптәңре, мин аның өчен, кирәк икән, үләргә дә әзер.

– Ахмак, дивана. Кызлар өчен ирләр үләме?! Ирне ир итүче сыйфат – батырлык. Батыр булып җиңеп кайтсаң, илдә бер чибәргә өйләнерсең. Хан кызлары бары тик илханнарга гына язган.

Эчендә давыл дуласа да, төптәңрегә кайтарып сүз әйтмәде баһадир. Тик төптәңре озата чыгып капкага җиткәч кенә:

– Хан кызы Чәчкә дә мине сөя, – диде.

Бу юлы төптәңре дәшмәде, баһадирның сүзен колак яныннан уздырды, әмма кунак китеп барганда:

– Егет кешегә сөю гаеп түгел, сөймәү гаеп, баһадир, – диде.

Күктә йолдызлар җемелди, Каф тавы артыннан иренеп кенә мөлдерәп тулган ай күтәрелеп килә. Күп тә үтмәде, бөтен тирә-юнь ай нурына күмелде. Ярсулы, тәвәккәл иде бу мәлдә баһадир. Ни өчен? Ул моны үзе дә белмәде. Мәгәр күңеленә хәтәр коткы утырган һәм бертуктаусыз кытыклап, күңелне котыртып тора иде. Төптәңренең сүзләре егетне тәмам ярсытты, бәгыренә ачуташ салды, йөрәгеннән кан тамардай итте. «Чәчкәне, аның сөйгәнен, император улы Юстинианга бирәләр, һәм ул аны тиздән килеп алачак. Бәлкем, ул киткәч үк булыр…»

Илбарыс баһадир, йөгерә-атлый, ярсынган йөрәгентыя алмаудан гаҗиз булып, хан сарае капкасына юнәлде. Каравылчылар, дәшми генә, баһадирның юлын бүлделәр:

– Олуг хан ял итә, берәүне дә кертергә кушмады.

– Миңа олуг хан кирәкми, миңа ханша кирәк, кызыЧәчкә!

– Чәчкә анасы белән диңгез буендагы Кызсарайга китте, баһадир.

Миңа олуг хан кирәкми, дисә дә баһадир, Кызсарайга таба кузгалгач, төптәңре сүзләрен Кубрат ханга җиткерә алмавына үкенү тойды. Әмма аны барыбер олуг хан янына уздырмаслар иде. Ырып-ерып керә кала икән, каравыл алыплар аны ябып куячаклар. Кубрат хан каравылга иң батыр алыпларны куя. Булган хәлне ханшага җиткерерләр. Кызсарайга ул ничек тә үтеп керер. Ә ханша аның сүзләрен иртәгә үк олуг ханга әйтер. Илбарыс баһадир диңгез буендагы Кызсарайга йөгерде, аның артыннан һау-һаулап каравыл этләре өреп калды. Диңгезгә җитәрәк каршысына ике сакчы килеп чыкты, икесе ике яктан култыклап алдылар.

– Илбарыс баһадир бит бу, – диде берсе. – Кичер, баһадир. Без сине шымчы дип белдек.

Каравылчылар китеп барды, баһадир Кызсарай янына килде. Баһадир диңгез яклап тез тиңентен судан Кызсарай диварына җитте. Сарайда, ханша бүлмәсендә ут яна. Чәчкә бүлмәсендә караңгы, ут юк. Димәк, анасы белән кич утыралар. Кыз белән ана арасында нинди сүз булмас. Баһадир, диңгез ярыннан килә-килә, капкага җитте. Бу капкадан кереп булмаячак. Баһадир яр як капкага юнәлде. Капкага якынлашуы булды, эчтә каравыл дәште:

– Һәй, кем бар анда?

Баһадир дәшмәде, Кызсарай янында ят кеше күрсәләр, каравылчылар сөрән салачак, анда инде качып котылам димә. Баһадир дивар буйлап көнбатыш якка күчте. Монда кечкенә яшерен ишек бар иде. Мәгәр монда да каравылның аяк тавышлары ишетелде. Әйе, сарайга керим димә. Бердәнбер чара: ыргак ташлап, аркан белән менү. Моның өчен кимендә дүрт-биш кул буе аркан кирәк. Күп уйлап тормастан, баһадир өенә йөгерде, ыргаклы аркан алып килде. Ыргакны ишектән шактый читкә китеп ташлады. Ләң-ләң этләр өрә иде, каравыл ыргак тавышын ишетми калды. Баһадир өскә үрмәләде. Менә ул инде дивар өстендә. Баһадир ыргакны кире яктан эләктерде һәм сак кына йортка төшә башлады. Инде төшеп җиттем дигәндә генә, урам яклап кече капканы дөбердәтә башладылар. Баһадир җиргә сикерде, караңгы почмакка посты.

– Кем анда капкада? – Каравыл, барысы да ишетсен өчен, тамак ертып кычкырды.

– Мин бу – төптәңре, ач, минем ханшага йомышым бар.

Кече капканың шудыргычы шылтырап куйды, келәләр ычкынды, чылбыр тавышлары чыңлап китте, шыгырдап, кече капка ачылды.

– Ханша биредәме, каравылбаш?

– Биредә, төптәңре, кызы белән кич утыра.

– Дәш ханшаны, каравылбаш. Хәер, тукта, үзем менәм.

Каравылбаш хәтта, төптәңре «үзем менәм» дигәндә дә, авыз ачып сүз әйтмәде. Төптәңредән барысы да куркалар иде.

Тегеләр сөйләшеп торган арада, баһадир диңгез ягындагы тәрәзәгә күчте. Ул ишетте, бүлмәдән ханша чыгып китте. Баһадир тиз генә тәрәзәгә таш ыргытты. Бүлмәдә шундук ут сүнде, тәрәзәдән Чәчкә үрелеп карады.

– Чәчкә, мин бу.

– Баһадирым! – диде Чәчкә, каушап. – Баһадирым, мин моннан төшә алмыйм.

– Мин сиңа ыргак ташлыйм, Чәчкә.

– Кирәкми, баһадирым, мин синең яныңа үзем чыгам. Йә үзең кер, мин ишекне ачам.

– Үзең чык, Чәчкә.

Күп тә үтми, Чәчкә ишегалдына чыкты, сак кына егете янына килде.

– Баһадирым! – диде ул һәм килә-килешкә егеткә елышты. – Мин сине сагындым, минем сине күрәсем килде. Анама әйткән идем, ул орышты.

– Әйдә диңгез ярына чыгабыз, Чәчкә.

– Әйдә кече капкага.

– Анда каравыл, Чәчкә.

– Каравыл безне җибәрер, ул шундый әйбәт көтригур.

– Анаң кардәше?

– Әйе, баһадирым.

Капка янына җиткәч, җир астыннан чыккандай, алар янында каравыл пәйда булды.

– Баһадир, – диде ул, гаҗәпләнүен яшермичә, – күктән төштегезме әллә?

– Күктән төштем, кардәш. Мә сиңа ике алтын.

– Алтын?.. – дигән булды каравыл. – Илхания…