banner banner banner
Китап / Книга
Китап / Книга
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Китап / Книга

скачать книгу бесплатно

Китап / Книга
Марат Рафил улы Кәбиров

Танылган язучы М. Кәбировның бу китабына соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләре туплап бирелде. Автор бүгенге көннең кискен проблемаларын күтәрә, рухи кыйммәтләрнең югала баруын әдәби геройларның нечкә психологик кичерешләре аша тасвирлый.

В книгу известного писателя М. Кабирова вошли произведения, написанные в последние годы. Автор поднимает острые проблемы современности, описывает исчезновение духовных ценностей через тонкие психологические переживания литературных героев.

В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Марат Кәбиров

Китап: роман, хикәяләр

Кабиров Марат Рафилович

Книга

© Татарстан китап нәшрияты, 2017

© Кәбиров М. Р., 2017

Китап

(роман)

«Китап» тан өзек

Син бу китапны әле укымассың. Син бит эш кешесе. Анда чабасың, монда чабасың… Көне буе шулай пыр тузып йөрисең дә арып кайтып егыласың. Китап укырга синең вакытың юк.

Син бу китапны олыгайгачрак, бераз акыл кереп, минем шикелле күзлек киеп йөри башлагач, кулыңа алырсың… Өйдәге иске-москыларны чыгарып түгәргә дип чүп капчыгына тутырганда, тузанланып беткән шушы китап кулыңа эләгер дә, син аны капчыктан кире алып актарып карарсың. Юк, укырга теләп түгел. Озак еллар буена шүрлегеңдә тузан җыеп яткан шушы нәрсәне элегрәк чыгарып атмавыңа гаҗәпләнеп, аның чынлап та сукыр бер тиенгә тормавына тагы бер кат ышанырга теләп актарып карарсың да бер-ике җөмләсен укып өлгерерсең…

Һәм…

…әле генә нинди эш белән маташуыңны тәмам онытып, бирелеп укырга керешерсең.

…соңгы битенә кадәр укып бетермичә туктала алмассың.

…бөтенләй башка дөньяда, бөтенләй бүтән кеше булып уянып китәрсең.

Һәм үзеңнең бу китапны ник элегрәк, яшьрәк чагыңда укымавың өчен үкенерсең. Әлеге хис синең бөтен булмышыңны биләп алыр. Тормышыңның иң кадерле бер өлешен, мәңгегә дә кире кайтарып булмый торган мөһим бер нәрсәсен югалткандай булып, озак йөрерсең. «Эх, нигә элегрәк укымадым икән бу китапны?.. Элегрәк укысам, барысы да башкача була алыр иде бит…»  –  дип әрнерсең. Ләкин бернәрсә дә үзгәртә алмассың. Һәм үкенечең җаныңда тырмашып яшәр.

Юк…

Син бу китапны әле укымассың…

Синең аңа әле вакытың юк…

Синең эшләрең күп…

Шундый хәлләр.

1. Куркыныч кеше

Знаете ли вы, почему так важны такие книги, как эта? Потому что они обладают качеством. У этой книги есть поры, она дышит. У нее есть лицо. Ее можно изучать под микроскопом. И вы найдёте в ней жизнь, живую жизнь, протекающую перед вами в неисчерпаемом своём разнообразии.

Хорошие писатели тесно соприкасаются с жизнью.

    Рей Брэдбери

1

– Юк! Юк…  –  Ирнең ишек артыннан ишетелгән тавышы тынлыкта иркәләнеп утырган өйне селкетеп куйгандай тоелды.  –  Юк, моның булуы мөмкин түгел…

Хатын үз бүлмәсеннән башын тыгып бераз карап торды да ишек янына атлады. Сары чәчләрен арттан кысып куйган, ялтырабрак торган алсу төстәге кыска халат кигән зифа гәүдәле бу ханым утыз биш яшьләр тирәсендә иде. Ул гәүдәсен туры тотып атлый, шунлыктанмы тулы тыгыз түшләре, адым саен ымсындыргыч бер көч белән уйнап алган очалары тагы да матуррак, назлырак булып тоела.

– Юк…  –  Ишек артындагы тавыш инде елауга охшый башлаган иде.  –  Юк… Булуы мөмкин түгел…

Хатын, адымнарын тизләтеп, бүлмә алдына килеп басты да ишекне этеп карады. Ул бикле иде. Хатын тагы бер омтылды да стена буенда торган кыңгырау төймәсенә басты. Эчтә ягымлы моңлы тавыш яңгырады. Тик шундук ирнең ыңгырашуы ишетелде.

– Юк… Юк… Юк…

Хатын бер мәлгә тынып торды. Ул ишек артында ниләр булганлыгын күз алдына китерергә тырыша сыман иде. Ләкин анда бернинди шау-шу да ишетелмәде, бары тик ир генә шыңшыды.

– Җаным!  –  дип, ишек артында эндәште хатын.  –  Ач әле…

Шыңшу тавышы бер мизгелгә тынып торды.

– Ишекне ач, кадерлем. Мин бу…

Җавап ишетелмәде.

Хатынның кайгыртучанлык белән мөлдерәмә тулы зәңгәр күзләрендә хәвеф өстенлек ала башлады. Тавышы да калтырангандай тоелды:

– Синең хәлең ничек анда? Җаным?!

Ишек артыннан беркем дә җавап бирмәде.

Бер гомергә тиң мизгел үтте.

Хатынның бөтен кыяфәтендә нидер үзгәрде, аның якты хисләр белән тулышкан гәүдәсе ничектер бушабрак, бөрешебрәк калгандай тоелды. Тулы иреннәрендәге алсулык югала төшкәндәй булды, күзләрендәге нурны зәңгәрсу томан алыштырды. Ул, хәлсез куллары белән ишек яңагына таянып, ишетелер-ишетелмәс пышылдады:

– Нәрсә булды сиңа… Җаным…  –  Һәм кинәт ниндидер ярсу белән ишекне төяргә тотынды, үзе бөтен өйне яңгыратып кычкырды:  –  Ник дәшмисең?! Нәрсә булды сиңа?! Нәрсә булды!

Кинәт ишек артында ниндидер кыштырдау ишетеп тынып калды. Ире, күрәсең, креслога утырып тынып калган җиреннән торып басты. Һәм, аягыннан да төшерми торган күн башмагын сөйрәп, бер-ике адым атлады. Хатын моны ишек аркылы үз күзләре белән күргән сыман булды. Бераздан ирнең бугазыннан ниндидер яман гырылдау сыгылып чыкты.

– Ю-у-уггк…

– Җаным!  –  Хатынның тавышында шатлыклы өмет ишетелде:  –  Ач әле ишекне…

Әмма аның сүзләре кинәт өзелеп калды. Ишек артында ирнең акылдан шашып кычкырганы барысын да күмеп китте:

– Юк! Моның булуы мөмкин түгел! Мөмкин түгел…

Һәм ишеккә нәрсәдер килеп бәрелде. Бу өстәл өстендә утырган бәллүр ваза булды шикелле. Челпәрәмә килеп ватылды… Әмма аның артыннан ук тагы нәрсәдер очты. Ишекнең теге ягындагы әйберләр, әле яңгыравыклы, әле тонык саңгырау авазлар чыгарып, бер-бер артлы ишеккә, стеналарга килеп бәрелә торды. Ахыр чиктә ир кулына эләккән бөтен нәрсәне кырып җимерергә тотынды. Урындыклар ауды, аның артыннан өстәл… Хатын инде ирнең эш бүлмәсендәге коточкыч тәртипсезлекне күз алдына китерә ала иде бугай. Тик ул моның өчен артык борчылмады. Тәртип урнаштыру кыен булмас. Бары тик ире генә исән-сау булсын. Бер-бер җиренә зәгыйфьлек кенә килмәсен. Соңгы арада үз-үзен аямыйча, төн йокыларын онытып эшләргә тотынды. Ул элек тә тик ята торган адәм түгел иде. Әмма ул чакларда дөнья җиткерү, тормышны көйләү өчен тырышты. Ә хәзер… Хәзер дөньялары җиткән иде инде, бераз ял итеп алса да буласы. Әмма ир элеккедән дә үҗәтрәк бер дәрт белән эшкә тотынды. Ул галим иде. Үз эшләре турында бик җентекләп сөйләргә яратмаса да, хатын аның ниндидер борынгы бер табылдык белән мәш килүен белә иде. «Бу минем тормышымда иң зур ачыш булачак,  –  дигән иде ире бер мәлне.  –  Әлеге табылдыкның серләрен ачсам, без тормышны бөтенләй башка үлчәмдә күрә башлаячакбыз!»

Һәм менә…

Әлеге ачыш кешелек өчен нинди генә зур казаныш булмасын, хатын иренең акылдан шашуын теләми иде. Ул бер мәлгә көтелмәгән хәлләрдән югалып калды. Аннан соң, тынычлана төшкәч, ишекне дөбердәтергә тотынды. Әмма моның бер файдасы да тимәячәген аңлап, кыңгырауга басты. Ягымлы тавыш ишетелде. Әмма ишекнең аръягындагы җәнҗал туктамады. Аның ире бу тавышны ишетми иде, ахры. Ишекне ачып кермичә, ирне тынычландырып булачак түгел иде. Хатын кичекмәс ярдәм хезмәтен чакырырга уйлап куйды. Һәм шундук колагында ышанычлы тыныч тавыш яңгырады.

– Мин сезне тыңлыйм…

«Юк… Мин болай гына…» Кичекмәс ярдәм хезмәтен чакырырга ярамый иде. Ире үз эшенең яшерен булуы турында берничә кат искәрткәне бар. Ишек артында нинди хәлләр булуы билгесез. Шуңа да «кичекмәс ярдәм» дигәнең мәңгелек зыянга әйләнергә дә мөмкин. Аны чакырырга ярамый иде. Нишләргә соң?

Ишекне ватарга кирәк. Хатын ашыгып баскычка юнәлде. Ишекләр белән идарә итү пульты подвалда иде. Баскычтан берничә адым атлау белән баягы ишекнең келәсе шалтыраган тавыш ишетелде. Хатын туктап калды. Ишек тоткасы кыбырдап куйды. Һәм хатын җиңел сулап кире борылды. Ул баскычтан менеп җитүгә, ишек ачылып китте. Бернинди тавышсыз гына ачылса да, ул ничектер шомлы булып тоелды. Хатын ниндидер куркыныч көтеп туктап калды. Ишек шар ачылды, бүлмә идәнендә кырылып яткан нәрсәләр шәйләнде. Әмма беркем дә чыкмады.

– Җаным…  –  Хатынның тавышында өмет тә, наз да, курку да бар иде:  –  Кадерлем…

Бераздан башмаклар шуышканы ишетелде. Һәм ишектә чәч-башы тузып, күлмәкләре ертылып беткән йолкыш ир күренде. Кырык яшьләр тирәсендә генә булса да, хәлсезләнеп бөкрәеп калганлыктан һәм үпкә чирле кеше шикелле еш-еш сулаганлыктан, ул бабайга охшап тора иде. Тартышып, җыерчыкланып беткән йөзе ул бабайны үтә дә карт итеп күрсәтә. Әмма хатынны иң борчуга салганы  –  ирнең күзләре иде. Ул күзләрдәге якты нур юкка чыккан, анда бары тик өметсезлек, салкынлык һәм үз хәлен җиңеләйтә алмауга үкенү ачысы гына. Тәненең бер генә җирендә кан әсәре күренмәсә дә, бу яралы ерткыч иде. Хатын куркудан артка чигенеп куйды. Ләкин шундук үзен кулга алып, елмайгандай итте.

– Нәрсә булды сиңа, кадерлем…

Хатынның тавышында өмет һәм кайгыртучанлык иде. Аның тавышындагы бу тойгылар мәңгелек туңлыкны да эретер сыман иде. Ләкин ир илтифат итмәде. Ул туң карашы белән тирә-якны күздән үткәрде. Һәм үз күзләренә үзе ышанырга теләмәгәндәй башын чайкап куйды.

– Юк…  –  дип пышылдады ул,  –  юк…

– Нәрсә булды, җаным?..

Ир шунда гына хатынга игътибар итте. Һәм дертләп китте. Бөтен йөзен тартыштырып, газап дулкыны үтте. Күзләре сагыш белән тулды.

– Якын килмә миңа!  –  дип җикерде ул кинәт кулларын алга сузып.  –  Якын киләсе булма!

Иренә таба бер адым атлаган хатын кинәт туктап калды.

Тынлык урнашты.

– Җаным…

– Дәшмә!  –  дип бүлдерде аны битараф тавыш.  –  Син чынбарлык түгел.

– Кадерлем…

– Дәшмә!

Хатын нидер әйтергә җыенган җиреннән тынып калды, сүзләренең өнсез дәвамы булып керфекләреннән ике тамчы яшь агып төште. Моны ир күреп калды.

– Синең күз яшьләрең дә чын түгел…  –  диде ул чиркангыч бер нәфрәт белән,  –  барысы да  – иллюзия. Барысы да…

Хатын үзе дә сизмәстән артка чигенде. Ирнең кыяфәте юньлелек вәгъдә итми иде.

– Син миннән куркасың.  –  Ир кире каккысыз афәт сыман акрын гына хатынның өстенә килә башлады.  –  Куркуың да  –  чынбарлык түгел…

– Юк…  –  Хатын ирнең кулында ялтлап киткән нәрсәнең пычак икәнен аңлап, еламсырауга күчте.  –  Юк, җаным…

– Синең гомерең  –  чынбарлык түгел,  –  дип елмайды ир,  –  бары тик иллюзия генә.

– Юк, кадерлем… Кирәкми…  –  Хатын куркудан торып йөгермәкче иде, әмма кинәт аркасы белән стенага бәрелеп тынып калды.  –  Зинһар… Акылыңа кил…

– Мин акылымда…  –  Ир чынлап та акыллы кешегә охшап китте.  –  Һәм мин тормышның асылын беләм. Ә син белмисең…

Ир хатынын стенага кысрыклады да пычагын аның бугазына китерде.

– Бу пычак та  –  чынбарлык түгел. Мин менә синең муеныңа сызам…  –  Ир пычакны хатынның муенына җиңелчә генә ышкып алды, хатын дертләп куйды, сыгылып кына каны чыкты. Ир канны, бармагы белән сөртеп, хатынның ирененә тидерде.  –  Тәмләп кара әле… Чынлап та кан шикелле ул… Әмма ул кан түгел… Бу бары тик безнең күзебезгә генә күренә…

– Җаным… Кирәкми…  –  Хатын аның кулларын читкә этәрергә тырышты.  –  Кирәкми…

– Дәшмә!  –  Ир аны нык итеп стенага кысты да пычакны муенына аркылы терәде. Аз гына селкенсә дә, хатын суелачак иде.  –  Ләкин мин хәзер сине үтерәм икән, син чынлап та үләчәксең. Бу дөньяда үлем генә чын. Үлемнән башкасы  –  иллюзия.

Ир хатынның күзенә текәлде:

– Син мине аңлыйсыңмы?

Хатыны берни дип тә җавап бирә алмады. Ул акайган күзләре белән билгесезлеккә төбәлеп катып торуында булды. Ир аның муеныннан пычакны алды да сул кулы белән яңаклап җибәрде. Хатынның башы уң якка янтаеп китте. Йөзендә газапка охшаш нәрсә чагылып узды. Әмма шундук ул һушына килде, битенә кан йөгерде, күзләренә нур кайтты.

– Әйдә минем белән,  –  дип кабатлады ир, үзе, аның җавабын да көтмәстән арты белән борылып, эш бүлмәсенә атлады. Хатын аңа иярде. Ире аның котын алган иде. Бу адәм инде үзгәргән иде. Аның тагын нәрсә эшләргә мөмкин икәнен берничек тә алдан әйтеп булмый. Һәм аның зыян салмасына, хәтта үтереп ташламасына да ышанырлык түгел. Хатын ирнең арт чүмеченә карап шулай уйлады. Күңелендә калкып чыккан ниндидер хис уйдан эшкә күчәргә кирәклеген искәртеп ашыктырды. Ләкин пычаклы иргә ташлану җиңел нәрсә түгел. Хәтта аның артында торсаң да. Хәтта… Алда подвалга төшә торган баскыч… Менә шул урында тәвәккәлләргә мөмкин. Баскычтан көч белән этеп җибәрсәң, ул ярыйсы ук эштән чыгачак. Әмма баскыч янына җиткәч тә, хатын иренә ташланырга ашыкмады. Бу аның үз ире иде. Әле бернинди дә зыян салмады ич. Пычак тотса ни соң?.. Үтермәде бит… Ә үтерә алган булыр иде… Ир кинәт борылды да хатынының күзләренә карады. Аның күзләре адәмнекенә охшый башлаган иде инде. Һәм елмайгандай итеп куйды. Дәшмәде.

Бүлмәгә кергәч, ул тагын хатынына карап елмайгандай итте. Бу аның гафу үтенүе булды шикелле. Кыйратылган бүлмәдә исән-имин килеш калган бердәнбер шкаф шүрлегеннән ак пакет алып, хатынына күрсәтте.

– Менә…

Егермегә унбиш сантиметр чамасындагы бу пакетта теләсә нәрсә булырга мөмкин иде. Хатын берни дә аңламады.

– Нәрсә…

Ир сүзне нидән башларга белми аптырап торды. Хатыны аны гафу итмәгән иде, әлбәттә. Әмма ир үзенең ачышы турында кем беләндер уртаклашырга тели иде. Шунсыз булмый. Шунсыз ул акылдан шашачак.

– Менә шушы әйбер… борынгыдан калган мирас бу… һәм… Монда безнең дөньяның астын өскә китерерлек көч тупланган…

Кинәт сирена тавышы ишетелде. Ир сораулы карашын хатынына төбәде:

– Син?

– Юк…  –  Хатын сүзенең ышанычлы чыкмавын күреп, өстәп куйды:  –  Юк, мин чакырмадым. Ант итеп әйтәм, мин түгел…

– Һәй…  –  Ир тирән көрсенде дә кулындагы пакетны, ашыгып, шкафның бер тартмасына тыкты һәм аның ишегендәге төймәләргә баскалады. Эшен бетергәч, елмаеп куйды.

– Миннән китте,  –  диде ул үз вазифасын башкарып чыккан пәйгамбәр тынычлыгы белән.  –  Мин сине ярата идем, җаным. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа…

– Нәрсә?!  –  Хатын үз колакларына үзе ышанырга теләмәде.  –  Нәрсә дисең?..

– Баш…  –  Ир баш бармагын маңгаена куйды.  –  Башымның бер исән урыны да калмасын… Син аңладыңмы?