banner banner banner
Китап / Книга
Китап / Книга
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Китап / Книга

скачать книгу бесплатно


Рамил Әхмәтовичның кыяфәтенә караганда, Илдар белән икесе генә калгач, әллә нәрсәләр турында серләшерләр шикелле иде. Әмма Зифа белән Илдус артыннан ишек ябылуга ук, бүлмәдә тынлык урнашты. Берсе дә башлап эндәшергә ашыкмады. Әле булса ял бүлмәсенә кереп китә алмаган Илдар бөтен тәнендә ниндидер ләззәтле арыганлык тоеп, селкенергә дә иренеп утырса, профессор кашларын җыерып нәрсәдер уйлый, үзе өчен ниндидер бик мөһим нәрсәне хәл итә иде сыман. Илдар аңа карап-карап алды, ләкин бүлдерергә кыймады. Бераздан профессор үзе урыныннан кузгалды. Акрын гына атлап, өстәл янына килде. Ике кулы белән өстәлгә таянып, берничә минут басып торды. Аннан соң Илдарга борылды.

– Мин баягы тәҗрибәне тагын бер тапкыр кабатлау турында уйлаган идем,  –  диде профессор, хезмәттәшләре артыннан ишек ябылуга.  –  Бу юлы без икебез бергәләп сәяхәт кылырга тиешбез. Ләкин әле хәлсезләнебрәк торам. Безнең ул сәяхәтне беркадәр вакытка кичектерергә туры килер. Шулай хәтта яхшырак та булыр. Син дә көч туплап, әзерләнеп торырсың. Ә хәзер без синең сәяхәтең турында сөйләшербез…

Рамил Әхмәтович стенадагы электрон сәгатькә карап алды да бөтенләй икенчегә борды:

– Яңа йортта ничек соң?  –  диде ул, иң мөһим нәрсә турында сорашырга оныткан кеше сыман.  –  Әле аның бөтен мөмкинлекләрен дә татып карый алмагансыңдыр?

– Юк…  –  дип елмайды Илдар.  –  Әмма күргән кадәресе дә башка сыярлык түгел. Әйтеп аңлатып кына бетереп булмый аны. Шундый соклангыч! Рәхмәт инде сезгә, Рамил Әхмәтович!

– Ярый…  –  Профессор кул гына селтәде.  – Ванна кердең инде бүген?..

– Әйе…  –  Илдар канәгать елмайды.  –  Аны ванна гына дип әйтергә дә тел бармый…

– Әле эш бүлмәң белән танышып өлгердеңме соң?

Илдар елмайган җиреннән кинәт тынып калды.

– Юктыр әле,  –  дип, үзе үк җавап бирде профессор.  –  Эш турында уйлап та карамагансыңдыр. Мин, бер атна яшәгәч кенә, өйдә эш бүлмәсе дә барлыгын белдем.

– Юк…  –  диде Илдар, җиңел сулап.  –  Анда аяк та басмадым әле…

– Ярый, өлгерерсең…  –  Профессор аңа сынап карап торды.  –  Тик бер киңәшем бар. Эш бүлмәңне сүндереп куй. Вак-төяк нәрсәләрдә, әлбәттә, булыша ул. Әмма фикерне гел читкә, гел кирәксез нәрсәгә юнәлтеп тик тора. Ул йорт  –  ял итәр өчен, рәхәтләнеп, ләззәтләнеп яшәр өчен. Әмма ул эш өчен бармый. Шуңа күрә иң беренче итеп аны сүндереп куй. Һәм алай итүең турында беркемгә дә әйтмә.

Илдар елмайды:

– Соң аны әйтеп торасы бармыни?! Сүндерү белән билгеле була ич!

– Юк!  –  Профессор түш кесәсеннән кечкенә диск тартып чыгарды.  –  Менә кайда аның даруы. Идарә итү пультына кереп, андагы дискны менә шушының белән алыштырып кына куясың. Һәм вәссәлам! Бөтен система төгәл эшли. Ә синең эш бүлмәңнең сүндерелүе турында беркем дә белми.

– Ничек инде?!  –  Илдар шаяртмыймы икән дигәндәй сынап карады.  –  Алай булмый бит!

– Кил әле монда.  –  Рамил Әхмәтович аны тәрәзә янына алып килде.  –  Нәрсә күрәсең?

– Урам…

– Хәзер менә бу кинокамера аша кара.  –  Профессор, өстәл тартмасыннан кечкенә кинокамера алып, Илдарга тоттырды.  –  Кинога төшер урамны.

Илдар бертын урам күренешен төшерде дә профессорга борылды:

– Шуннан нәрсә?

– Менә болай. Синең кулыңда  –  урамны күзәтергә куелган камера. Ул урамда ниләр булганын төшерә. Ә сакчы  –  әйтик, урамдагы тәртип өчен җавап бирүче кеше  –  шушы камерадан күзәтә. Әгәр урамда ниндидер гадәттән тыш күренеш бар икән, ул шундук тиешле җиргә хәбәр итә. Хәзер без шушы камерадагы дискны алыштырып куябыз…

Рамил Әхмәтович чынлап та дискны алыштырды.

– Менә кара,  –  дип, ул камераны кабат Илдарга бирде.  –  Нәрсә күрәсең?

– Урам күренеше…

– Аңладыңмы инде?!  –  Профессор, ниһаять, төшендерә алуына сөенгән кебек иде.  –  Синең камерада да  –  урам күренеше. Гадәти урам күренеше. Һәм син, шушы күренешкә карап, урамда барысы да тәртиптә дип уйлыйсың…

– Ә асылда мин чынбарлыктагы урамны түгел, ә алдан төшерелгән нәрсәләрне күрәм… Шулаймы?!

– Синең эш бүлмәң белән дә шундый ук принцип килеп чыга. Аз гына катлаулырак процесс. Әмма нигезендә шушы күренеш ята. Һәм беләсеңме нәрсә?

– Нәрсә?

– Мин ул дискны сиңа бүләк итәм.

Илдар елмайды:

– Рәхмәт, Рамил Әхмәтович…

– Ярый. Әмма бүлмәңнең сүндерелүе хакында беркемгә дә, хәтта хатыныңа да әйтмә. Килештекме?!

– Килештек.

– Мә.

Икесе дә көлешеп алдылар.

– Моннан ары сиңа өйдә дә эшләргә туры киләчәк,  –  диде профессор, үзенең юмартлыгы өчен акланырга теләгәндәй.  –  Күбесенчә өйдә эшләргә туры киләчәк. Һәм мин синең юкка-барга бүленүеңне теләмим.

– Аңлашыла…

– Һәм тагы бер нәрсә.  –  Профессорның кулында кечкенә флакон пәйда булды.  –  Менә бу сыекчаны син бүген үк, өеңә алып кайтып, иң ышанычлы урыныңа яшереп куясың. Мин аның нәрсә икәнен дә, ни өчен кирәклеген дә әйтмим. Вакыты җиткәч, син аны кайда, кайчан һәм ничек кулланырга кирәген үзең аңлаячаксың. Килештекме?!

– Килештек.

– Мә.

Профессор тагын көлеп җибәрде. Аңа Илдар да кушылды.

– Ә хәзер,  –  профессор тагын җитдиләнде,  – без синең сәяхәтең турында сөйләшергә тиешбез. Әлеге тәҗрибәне син ничек күрдең, ниләр кичердең, гомумән, бу вакыйга турында нәрсәләр хәтерлисең  –  барысын да түкми-чәчми сөйләп бирергә тиешсең.

– Килештек…  –  дип елмайды Илдар.

– Ярый, син әзерләнә тор, ә мин менә монда бераз тәртип урнаштырам.

Профессор өстәл артына барып утырды. Илдар үзенең күргәннәрен бөртекләп сөйләргә җыенды һәм елмаеп куйды. Сөйләрлек бернәрсә дә юк иде. Профессор озак утырмады.

– Башладыкмы?  –  диде ул өстәлдән тору белән.  –  Син әзерме?

– Әзерен-әзер…  –  Илдар гаепле елмаеп куйды.  –  Ләкин мин берни дә сөйли алмыйм. Зифа беләгемә укол ясады һәм… Һәм мин ванна эчендәге су төбендә уянып киттем… Бары тик шул гына…

Профессор аңа бертын сынап карап торды да елмаеп җибәрде:

– Ярый. Шунысы да бик җиткән. Син бүген арыгансыңдыр инде. Кайтырга да мөмкиндер.

8

Илдар чыгып киткәч, Рамил Әхмәтович үзалдына елмаеп куйды. Ул аннан да, үзеннән дә канәгать иде. Бүгенге тәҗрибәләр уңышлы үтте. Әлбәттә, бу әле  –  алда торган зур эшнең башы гына, әмма Илдар  –  нык характерлы егет, һәм профессорның аңа ышанычы чиксез иде.

Рамил Әхмәтович лаборатория белән идарә итү бүлмәсенә керде. Бу кечкенә, метр ярымга метр ярымлык кына бүлмә иде. Ишектән узу белән, каршыда идарә итү өстәле тора, өстәлнең буеннан-буена стенага беркетеп эшләнгән яссы мониторлар тезелеп киткән, аларда бүлекнең дүрт бүлмәсе дә күренә иде. Профессор, өстәл янына килеп, төймәләргә баскалады. Экраннарда бернинди дә үзгәреш булмады, бары тик өстәл астындагы процессорның диск куйгычы гына ачылып китте…

Бу  –  Илдарга биреп җибәргән диск шикелле нәрсә иде, лабораториянең автоматлаштырылган хезмәтләндерү системасын өлешчә сүндереп тора. Рамил Әхмәтович аны эшендә дә, өйдә дә гел сүндереп куя иде. Әлеге системаны санга сукмаган өчен түгел. Юк. Бары тик ул әлеге тормышны башка галимнәрдән яхшырак аңлый, һәм әлеге система уңайлыклар тудыру белән бергә һәрбер кешене күзәтү, уч төбендә тоту өчен эшләнгәнен дә белә иде. Урамнарда да, аулаграк урыннарда да  –  беркайда да тәртип сакчылары йөрми. Әмма җинаятьчелек бөтенләй юк диярлек. Кешенең аң һәм акыл дәрәҗәсе югарырак булган өчен түгел, әлбәттә. Бары тик көнкүрешнең бөтен өлкәсенә дә үтеп кергән автоматик хезмәтләндерү, ә асылда, автоматик күзәтү системасы, ә тагы да төгәлрәк итеп әйткәндә, автоматик идарә итү системасы булганга. Синең һәрбер адымыңны, уйларыңны, импульсларыңны күзәтү астында тота торган система…

Профессорның Илдарны юк-бар сүзләр белән игътибарны алып, тоткарлап торуы да аның лабораториядә нәрсәләр белән шөгыльләнүен оныттыру өчен иде. Ваннадан чыгу белән кадаган укол үз эшен эшләп өлгергәнче, Илдар беркая да чыгарга тиеш түгел иде. Юкса аларның монда нәрсә белән шөгыльләнүе шул мизгелдә үк билгеле булачак. Ә бу  –  һәлакәт дигән сүз.

Аның кул астындагылар үзләренең перфторуглеродлар тудырган мөмкинлекне файдалану юлларын эзләү белән шөгыльләнүенә чынлап та ышана иде. Бу гаҗәп түгел. Алар яшәгән дөньяда һәр ун кешенең берсе галим, һәм алар нинди дә булса ачыш ясау белән мәшгуль. Чынлап та, зур ачышлар ясыйлар, һәм бу ачышларның берничә гасыр элек үк билгеле булганлыгы турында бөтенләй белмиләр иде.

Бу дөньяда тормышның асылын аңлаучылар бармак белән генә санарлык, һәм аларның язмышы  –  кыл өстендә. Профессор Гаскәров шундыйларның берсе иде. Әмма ул үзе ачкан чынбарлыкны үзе күтәрә алмыйча һәлак булды. Бу да гаҗәп түгел. Тормышка күзләре ачылгач, акылдан шашучылар да, йөрәге ярылып үлүчеләр дә аз булмас әле. Шуңа да нык характерлы, салкын акыллы кешеләр кирәк. Әмма андыйларны табу ай-һай авыр. Рамил Әхмәтовичның бөтен ышанычы Илдар иде…

Рамил Әхмәтович тәҗрибәләр үткәрү бүлмәсенә чыкты. Идарә пультының төймәләренә баскалады. Бераздан бүлмә уртасында баягы пыяла ванна пәйда булды. Шул арада ук эшкә керешкән алтынсыман төстәге беләк юанлыгы сыек торбалар аны зәңгәрсу сыекча белән тутыра башлады. Рамил Әхмәтович приборлар шкафына килеп аннан шприц алды, кирәкле флаконнан сыекча суыртты. Шприцлар икәү иде. Ул аларның икесен дә тутырды да, азак берсен зуррак флаконга бушатты. Тулы шприцны беләгенә кадады. Авыртудан бөтен мускуллары киерелде. Әмма профессор бирешмәде. Үзе кулланган шприц белән флаконны ул кабат ниндидер сыекчалар белән тутырды да шкаф шүрлегенең төбенәрәк тыкты. Ә бая ук бушатып куйганнарын ванна янындагы тумбочкага алып килде. Аңа һәрбер хәрәкәт зур авырлык белән бирелә иде. Аякларын көчкә күтәреп ванна янындагы келәмгә басты, һәм шундук диярлек өстендәге киемнәре юкка чыкты да, махсус трусиктан гына калды. Профессорның тамырлары бүртеп, бөтен тәне яшькелт зәңгәр төскә кергән иде. Ул, бар ихтыярын туплап, ваннага килде. Аякларын күтәрерлек хәле юк иде. Ул бертын уйланып торгандай итте. Һәм ваннага арты белән борылды, ике кулы белән аның ике як читенә таянып, акрын гына эчкә шуып төште.

– Карале, ничек шулай булдыра ала ул!  – Экранга төбәлеп утыручы ирләрнең берсе телен шартлатып куйды.  –  Бер тамчы су да чәчрәмәде…

Әмма иптәше аның соклануларын бүлешмәде. Ул кечкенә буйлы ябык гәүдәле адәм иде. Башының алгы ягы пеләшләнеп, лепкәсенә кадәр менгәнлектән, аны мондагы акыл ияләренең берсе дип уйларга мөмкин. Ләкин ул  –  бернинди дә галим түгел, ә бары тик Фәннәр академиясенең эчке тәртип буенча гади хезмәткәре генә. Хәер, аның вазифасы галимнәргә караганда югарырак бәяләнә, һәрхәлдә, тәртип сакчыларын катлаулы тестлар ярдәмендә сынап, иң ышанычлы кешеләрдән генә билгелиләр иде.

– Карале, Гомәр…  –  дип, тагын нәрсәдер әйтмәкче булды теге.

– Әйдә!  –  Гомәр инде чыгарга әзер иде.  –  Без тиз арада әйләнеп килергә тиешбез.

– Җитешәбез әле…  –  дип, юан гәүдәсен урындыктан кубарды Хәниф.  –  Шулкадәр һушсызланып кереп киткәч, ул ярты сәгатьсез адәм булмый әле…

Алар профессорның лаборатория белән идарә итү бүлмәсенә охшаш, әмма берничә тапкырга зуррак кабинетта утыралар иде. Ишек төбендәге келәмгә барып басу белән, икесенең дә өстендә көмеш төсендәге махсус костюмнар пәйда булды. Һәм алар, артык сүзгә вакыт әрәм итми генә, коридорга атладылар.

Профессорның лабораториясенә кергәч, Гомәр чыраен сытып куйды.

– Карале, ниндидер әчкелтем ис…  –  диде Хәниф,  –  шушында ничек түзеп утыралар микән?..

Гомәр бүлмәгә күз йөгертте.

– Кайдан башлыйбыз?  –  Хәниф өстәл янындагы шкаф алдына килеп басты:  –  Монда-а-а..

– Нәрсә?  –  Гомәр аны кырыс кына бүлдерде.  –  Анда нәрсә?

– Монда бары тик дисклар гына,  –  диде Хәниф, шкаф ишеген ябып.  –  Ә без эзләгән пакет күпкә калынрак һәм…

– Тавышланма!  –  Гомәр һаман кырыс иде.  – Тавышланмый гына эзлә. Шкафлар, өстәл тартмалары, гомумән, кайдан мөмкин  –  шуннан…

Хәниф башкача бер сүз дә дәшмәде. Ул эшкә кереште.

Озак маташтылар. Бер бүлмә дә, аның бер генә урыны да игътибардан читтә калмады. Хәтта чүп савытлары да актарылды. Әмма бернәрсә дә табылмады.

– Юк,  –  диде, ниһаять, Хәниф, авыр сулап,  – берни дә юк…

Бераздан ваннада яткан профессор селкенеп куйган кебек булды. Моны иң беренче булып Хәниф күрде.

– Профессор уяна,  –  диде ул, пышылдауга күчеп,  –  ул кузгалып куйды.

Гомәр баш какты да ишеккә ымлады. Хәниф шунда атлады. Карашлары белән бөтен бүлмәне тагы бер кат тикшереп чыккач, Гомәрнең күзе ванна янындагы тумбочкада яткан шприцка төште. Ул бертын уйланып торды да аны, целлофан пакетка төреп, сумкасына тыкты. Ә аның урынына шундый ук буш шприц калдырды. Бу хакта ул монитордан профессорның эшен күзәтеп утырганда ук уйлаган иде. Һәм, бүлмәгә тагын бер кат күз йөгертеп, ишеккә атлады.

– Без нәрсә эзләдек соң?  –  диде Хәниф, үз бүлмәләренә кайткач.

Гомәр аңа бертын сынап карап торды да мыскыллы елмаеп куйды:

– Пакет,  –  диде ул, иптәшенең тилелегенә үртәлеп.  –  Егермегә ундүрт сантиметрлы ак төстәге пакет. Калынлыгы ике сантиметр чамасы. Без менә нәрсә эзлибез.

Хәзер инде Хәниф елмайды.

– Анысын беләм,  –  диде ул, иптәшенең сантыйлыгына һич аптыраусыз.  –  Ләкин ул пакет эчендә нәрсә соң?

– Ә моны белү сиңа мәҗбүри түгел,  –  диде Гомәр коры гына,  –  монысы сер.

– Димәк, син үзең дә белмисең,  –  дип елмайды Хәниф.  –  Аңлашыла…

– Эш бөтенләй дә анда түгел.  –  Гомәр нәрсәгәдер үртәлә иде.  –  Ул пакетның шушы лабораториядә икәнлеге шиксез. Һәм безгә аны табарга кушылды. Һәм без табарга тиешбез.

– Димәк, без эзләгән нәрсә бу лабораториядә түгел,  –  диде Хәниф. Гомәрнең үз эшен нык бирелеп эшләгәнен ул белә һәм уңышсызлыклар вакытында аның йөрәгенә шулай шом салып, җанына тиеп алырга ярата иде. Бу юлы да иптәшенең кабарынып китүен көткән иде. Әмма Гомәр тыныч калды.

– Ә кайда соң?  –  диде ул, Хәнифтән киңәш көткәндәй.  –  Кайда?

9

Хатыны Илдарны болдырга ук чыгып каршылады.

– Беләсеңме, кадерлем…  –  диде ул сүзләрен әйтеп өлгерә алмаудан курыккандай,  –  синең якынлашуың турында миңа йорт хәбәр итте. Мин бизәнү бүлмәсендә идем… Ул миңа синең кайтуыңны әйтте. Ә киенеп залга чыксам, кухняда аш пешә башлады, синең кием шкафың хәрәкәткә килде… Өй түгел бу, ә ниндидер могҗиза!

Илдар аны кочаклап алды.

– Ә мин сине шундый сагындым…  –  диде ул, хатынының ирененә сарылып.  –  Сагындым…

– Мин дә…  –  Ләйлә аны акрын гына ишеккә юнәлтте.  –  Мин сине…

Йортка узып, артында ишек ябылу белән, Илдар аны күтәреп алды да йокы бүлмәсенә юнәлде. Эштән киткәндә, ул үзендә чиксез арыганлык тойган сыман иде. Әле бернинди дә уңайсызлык сизелмәде. Ул көчле, дәртле, гайрәтле иде.

– Бердәнберем минем…  –  дип, кайнар пышылдады хатын, аның уң кулы иренең муеныннан кысып кочаклаган, ә сулы аның күлмәк төймәләрен ычкындыра иде.  –  Сагындым сине шундый…

…Ашап алгач, Ләйлә Илдарны бергәләп ванна керергә кыстады. Әлбәттә, ирнең теләге зур иде. Әмма ул үзенең эш бүлмәсен кереп тә күрмәвен уйлап баш тартты:

– Соңрак, кадерлем…  –  дип елмайды ул.  – Минем әле бераз эшем бар.

– Юкка баш тартасың,  –  дип, иреннәрен очлайтты хатын,  –  ярый, үз иркеңдә. Әгәр эшләреңне тиз генә бетереп, бергәләшеп коенып чыгарга уйласаң, мин ваннада булам…

– Ә мин уйлармын…  –  диде Илдар.  – Һәм коенып чыгарга гына да түгел…

– Ярый… Көтәм…