
Полная версия:
Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре
Икетеллелек шартларында иҗат итүче язучыларга алынма сүзләр кабул итү мәсьәләсендә фәнни хезмәтләрдә яктыртылган әһәмиятле фикерләрдән хәбәрдар булу зарур. Татар телендәге рус алынмаларын махсус җентекләп өйрәнгән күренекле галим Ә. М. Ахунҗановның «Русские заимствования в татарском языке» дигән монографиясеннән бер өзектәге фикерне бәян итик. Ул, татар теленә рус сүзләрен дүрт очракта алырга мөмкин, ди:
1) туган телнең үзендә чит тел сүзен бер сүз белән генә белдерерлек чара булмаганда;
2) туган телдә чит тел сүзенә тәңгәллек өлешчә генә булганда, ягъни ул оригиналның барлык мәгънәләрен дә белдерә алмаса;
3) күп мәгънәле чит тел сүзенең бер мәгънәсе туган тел сүзе белән бирелгәндә;
4) чит тел сүзенең бер мәгънәсе алынма сүз белән тәгъбир ителсә.
Беренче очракта Ә. М. Ахунҗанов мондый мисаллар китерә. Бүгенге көн өчен дә гыйбрәтле булганлыктан, без алардан файдаланырга булдык: отставка (бу сүзне Ф. Әмирхан да кулланган), практика, дисциплина, тенденция, инструкция, резолюция, стаж, тип, брак, процент, порция һ. б. Әгәр бу сүзләрне телгә кабул итмәсәк, ди Ә. М. Ахунҗанов, стаж сүзен – хезмәттә үткәрелергә тиешле вакыт, бракны – бозык, эшкә ярамый торган әйбер, типны – бер группа әйбернең сыйфатларын җыйнаган төп форма, процентны – нинди дә булса санның йөздән бер өлеше, порцияне – ризыкның бер өлеше, премия сүзен нинди дә булса эштәге казанышлар өчен бүләкләү дип әйтергә туры килгән булыр иде.
Аңлашыла ки, болай хәрефкә-хәреф тәрҗемә итсәк, күп кенә җыйнак, төгәл рус алынмаларын озын, кытыршы, уңайсыз әйләнмәләр белән алмаштырырга туры килер иде.
Андый алынма сүзләр турында заманында Ф. Энгельс болай дип язган: «Күпчелек очракта гомумкабул ителгән фәнни-техник терминнарны тәшкил иткән чит тел сүзләре, тәрҗемә ителә торган булсалар, кирәк тә булмаслар иде. Димәк, тәрҗемә мәгънәне боза гына, ачыклыйсы урында буталчыклык кына кертә».
Гарәп һәм фарсы алынма сүзләре
Узган гасырның 90 нчы елларында булган социаль-тарихи үзгәрешләргә бәйле рәвештә татар теленең сүзлек составында да кайбер үзгәрешләр башланды. Хәзер телебездә, шул исәптән тәрҗемә телендә дә, рус алынмаларын, шулар белән бергә халыкара сүзләрне дә, татар теленең искергән яки искерә барган сүзләре, шул исәптән гарәп-фарсы алынмалары белән алмаштыру тенденциясе чагылыш таба.
Бу күренешнең уңай ягы белән бергә тискәре ягы да бар. Уңай ягы шул: татар теленә рус сүзләренең күп үтеп керүенә саклык, чама хисе белән карый башладылар. Тискәре ягы шунда: туган телне сафландырырга, чит тел сүзләреннән арындырырга дигән изге ният чамасызрак гамәлгә ашырыла башлады, ягъни телдә инде күптәннән кулланылып килгән, халык тарафыннан үзләштерелгән рус алынмаларын, шулар арасында кайбер халыкара сүзләрне дә, тел ияләренә аңлаешсыз, искергән, кайчандыр иске әдәбиятта кулланылса да, хәзер инде халык теленнән төшеп калган сүзләр белән алмаштыру омтылышы арта бара.
«Сызма геометрия» дәреслегеннән, мәсәлән, мондый сүзләрне күп табарга мөмкин: һәндәсә (геометрия), рәкым (цифр, сан), рәкымдәшлек, түңгеллек (?), фәза (пространство), рәкымле (математик), уйгырлык (ачыш), кәшефчелек (уйлап табу), җәйрәү (?), битләү (күңелдән ятлау), күзәфәллеге (?), садәләштеру (?), мөгаммә (проблема), әсрар (?), җәдвәл (таблица, расписание), сукай (?), даир (бәйләнешле) һ. б. Бу башваткыч терминнарны кем аңлар икән дә, болай реформалаштырылган телдә язылган дәреслекне кемнәр укыр икән?! Геометрия, цифр, математик, проблема кебек йөзләрчә телләрдә кулланыла торган интернациональ сүзләрне үзгәртүнең нигә кирәге бар?
Әлеге тенденция мәгълүмат чараларында да, шул исәптән тәрҗемә материалларында да чагылыш таба. Мәсәлән, «Идел» журналының искергән, кулланылыштан чыккан сүзләрне тергезергә омтылуы аңлашылып бетми: телевидение белән гаммәви мәгълүмат чаралары; бу җитди моназара (диспут) ачуны сорый; монда ислам зиһнияте булуы яхшы; икенче мәшһүр әсәре – дөнья харитасы (картасы); гомсар (компонент); тәфтиш (фәнни тикшеренү); гамил (фактор); мөэррих (тарихчылар); фикер хәяты (идеология); һөнәрмәнд (профессионал).
Кайбер журналистлар, халыкка аңлашылмый һәм мәгънәне төгәл бирми торган сүзләр уйлап, аларны мәйданга чыгару буенча берсен берсе уздырырга тырышып ярышалар сыман: Югары хөкем (суд) әгъзаларына хөкемдар (судья) итеп эшкә чакыралар; Рәшит ага быелдан 1 класслы хөкемдар (судья); Дин вә мәгыйшәт (тереклек, көнкүреш) сәхифәсе; Җиңел сәнәгатькә (промышленностька) җиңел түгел («Ш. К.»); Татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә ашыруның нәзари (теоретик) һәм гамәли мәсьәләләре; фәһем секциясе; шәкли фәһем; Сүз Дума тарафыннан әзерләнгән РФ мәхкәмә (суд) системасы кануны турында бара; Экран аша аның сәркатибе (секретаре) С. Ястержембский сөйли («Т. я.»); Ул Мюнхен шәһәрендә Александр Уралов тәхәллүсе (псевдонимы) белән 1952 елда басылып чыга; Татар гимназияләре, көллиятләр (колледжлар) ачыла («М. җ.»); Гали әфәнде – 40 тан артык патент һәм кәшеф (уйлап табу) авторы («Ф. т.»); Төрле сәүдә нокталары булдыру мәсьәләсен кәшефчелек итәргә кирәк; Тән сату белән шөгыльләнүчеләр рәкыме (саны) 5 тән алып 20 гә кадәр җитә (газета).
«Заводым – горурлыгым» дигән шигарь астында узган смотр 500 ләп мотор төзүчене сәхнәгә күтәрде («В. Т.»). Шигарь – лозунг дигән сүз. Ләкин аны хәзер беркем дә аңламый, шулай булгач, татар телендә күптән кулланылып килгән һәм һәркемгә яхшы аңлаешлы лозунг сүзен аңлашылмый торган гарәп алынмасы белән алмаштыруның кирәге юк.
Җәсәде туган авылы зиратында дәфен ителде («Ш. К.») (күмелде яки җирләнде кирәк).
Тутыя табутлар еш кайтып тора («А. оф.») (цинк табутлар аңлаешлырак булыр иде).
Халыкара архитекторлар түбәндәге проектларны ясап тәкъдир иттеләр («Т. я.»). Монда сүз презентация турында бара; тәкъдир итү – башка мәгънәдәге сүз (дөресе – тәкъдим иттеләр).
Әнфисә Григорьевна педагогика көллиятен уку елына әзерләде, яңа талиб һәм талибәләр кабул итте («Ш. К.»). Көллиятне – колледж дип, талиб һәм талибәләрне студентлар дип атасак, дөресрәк булыр иде.
М. Шәймиев фәрманы нигезендә әлеге район башлыгы вазифаларын башкару Александр Тимофеевка йөкләнде («Т. я.») (указы нигезендә кирәк).
Мәхкәмә залына аларны 18 көн дәвамында ач торганнан соң алып килгәннәр («М. җ.») (суд залына кирәк).
130 елдан соң инкыйраз? («В. Т.»). Инкыйраз – үлү, бетү, регресс һ. б. Бу очракта мәгънәне төгәлрәк белдерә торган татар сүзләрен кулланырга кирәк иде.
«Хокук һәм хәят» журналы редакциясе шурасы («М. җ.»). Шура сүзе Г. Тукай заманнарыннан бирле кулланылмый инде! …редакциясе советы кирәк.
Гарәп-фарсы алынмалары мәсьәләсендә хәл ителәсе нәрсә – больница, клиника, госпиталь, профилакторий, амбулатория, поликлиника мәгънәләрендә йөри торган хастаханә, шифаханә, сырхауханә сүзләре. Монда буталчыклык хөкем сөрә: кайсысы нәрсә икәнлеген белү дә авыр, бәлки, мөмкин дә түгелдер. Мәсьәләне сүзләрнең русча (халыкара) исемнәрен кулланып кына хәл итәргә мөмкиндер, мөгаен.
Кайбер газеталарда бөтенләй аңлашылмый торган сүзләр күреп гаҗәпләнергә генә кала:
Ел йомгакларында ясалган докладлар барысы да фәнни югарылык кимәлендә язылган («М. җ.»); «Мәдәни җомга» гәзите «Батырша мулла һәм аның чоры» дип исемләнгән мәкаләләр шәлкемен тәкъдим итәргә ниятли («М. җ.»). Бу җөмләләрдәге кимәл һәм шәлкем сүзләре әдәби тел сүзләре исәбендә дә, сөйләм телендә дә, гарәп-фарсы алынмалары сүзлегендә дә, диалектологик сүзлектә дә юк. Шулай булгач, нигә кулланырга кирәк иде аларны газетада?!
Урынсыз кулланылган рус сүзләре
Телебезнең сүзлек составы, лексик-семантик нормалары еш кына кирәксезгә рус теле сүзләре кулланылу аркасында да бозыла. Гади сөйләм телендә һәм хәтта әдәби телдә дә – газета-журнал битләрендә, радио-телевидение тапшыруларында – татар теленең тиешле төшенчәне белдерерлек үз сүзләре яки телдә алар кебек үк үзләштерелгән гарәп һәм фарсы алынмалары була торып та, рус сүзләрен кушып сөйләү һәм язу очраклары шактый күп. Монда алынма сүзләрне куллануның төп принцибы бозыла. Бу принцип исә шуннан гыйбарәт: туган телнең тиешле төшенчәне белдерә алырлык үз сүзлек хәзинәсе яки үз лексик байлыгыннан яңа сүз ясау мөмкинлеге булганда, чит тел сүзләре кулланылырга тиеш түгел.
Алда зур бурыч – татар телен саклау һәм үстерү бурычы торган хәзерге чорда, уйлап-нитеп тормыйча, телебезгә бөтенләй кирәксезгә рус теленнән йөзләрчә сүзләр кертү дөрес эш түгел, әлбәттә.
Кайбер газеталарда, киң кулланылышта, шул исәптән тәрҗемә материалларында, татар сүзләре була торып та, рус сүзләреннән (араларында интернациональ сүзләр дә очрый) файдалану хәлләрен күреп гаҗәпләнергә туры килә. Урынсыз рус сүзләрен куллану күренеше район газеталарында аеруча күп. Мисалларга мөрәҗәгать итик:
Казан шәһәрендәге йортның бер долясы сатыла («Т. я.») (дөресе – бер өлеше сатыла).
Ульяновка урта мәктәбендә «Нинди профессия сайларга» дигән темага кичә үткәрелде («К. т.») (дөресе – нинди һөнәр сайларга).
«Балкыш»ның бер номерын аерым мәктәпкә багышлау яхшы нәрсә («Т.») (дөресе – бер санын).
Җитештерү сфераларында эшләүче коллективлар («Т. х.») (дөресе – җитештерү өлкәсендә яки тармакларында).
Низамов дигән кеше шул моментта гына геройлык күрсәтте («Ә. т.») (дөресе – шул чагында гына батырлык күрсәтте).
Сыерларның югары продуктлылыгы нәкъ менә шушы периодка бәйле («Т. х.») (дөресе – шушы чорга).
Суган салып төнәтелгән аракыны сөзеп әбәд алдыннан унар тамчы эчү («Ш. К.») (дөресе – төшке аш алдыннан).
Радик Ильясович бәрәңге плантацияләрен эшкәртү юллары белән таныштырды («Нок.») (дөресе – бәрәңге басуларын).
Жнейка өстерәп урып йөргәннәрем бүген дә исемдә («Т. я.») (дөресе – урдыргыч өстерәп).
Андый төзелешләргә зур специалистлар да килде («В. Т.») (дөресе – белгечләр дә килде).
Экология катастрофасы («В.Т.») (дөресе – экология һәлакәте).
Ай саен 5 миллион сумлык продукция реализацияләнә («Т. х.») (дөресе – продукция сатыла).
Занятиеләрдә техник средстволар файдаланыла («Т.») (дөресе – дәресләрдә техник чаралардан файдаланыла).
…академиясе белән «Сарат» лесничествосы арасында килешү төзелә («Т.») (дөресе – «Сарат» урман хуҗалыгы).
Шуны да учётка алырга кирәк иде («Ә. т.») (дөресе – исәпкә алырга).
Азыкларны эффектлы файдалану («Ә. х.») (дөресе – нәтиҗәле файдалану).
Илдус абый үз эшенең мастеры булып чыкты («Т. х.») (дөресе – үз эшенең остасы).
Шулай ук ул мәктәптә математика кружогы алып бара («К. т.») (дөресе – математика түгәрәге).
Владимир Путин кытай кухнясын бик ярата икән (кухня сүзе бу текстта ашлар мәгънәсендә кулланылган, шуңа күрә кытай ашлары дияргә мөмкин иде).
Сәбәп – заманнар авырлыгы, средстволарның җитмәве («Т.») (дөресе – акчаның җитмәве).
Бәйрәмдә почта работниклары да актив катнашты («К. т.») (дөресе – почта хезмәткәрләре).
Бер тел сүзенә икенче телдәге тәңгәллекне тексттагы сүз сөрешен исәпкә алып кына билгеләргә кирәк дигән принцип – алынма сүзләр мәсьәләсен хәл итү өчен дә бик әһәмиятле шарт. Бу шартның үтәлмәве мәгълүмат чаралары теленә дә зыян китерә:
Көн тәртибен тупас бозулар буенча да тәнкыйть замечаниеләре яңгырады («Т.»). Бу җөмләдәге тәнкыйть замечаниеләре – критические замечаниянең ярымкалькасы. Һәм ул – уңышсыз әйтелмә. Журналист аны тәнкыйть сүзләре дип алса, әйләнмә татарча килеп чыккан булыр иде. Ләкин сүзлектә замечаниенең сүз дигән тәңгәллеге булмаганлыктан, ул алай эшләмәгән һәм ялгышкан. Бу очракта замечание сүзен шулай ук гадәти булмаган (сүзлектә күрсәтелмәгән) җитешсезлек сүзе белән бирү дә максатка ярашлы булыр иде: Әйтелгән замечаниене бер ай эчендә бетерергә (дөресе – әйтелгән җитешсезлекләрне).
Рус телендәге изделие сүзенә тәңгәллек табу җиңел түгел, чөнки ул киң мәгънәле сүз, һәм аңа сүзлекләрдә дә тиешле тәңгәллек күрсәтелмәгән (эшләнмә сүзе уңышлы түгел). Ләкин бу – мәсьәләне хәл итеп булмый икән дигән сүз түгел, аның мәгънәсен төрле текстта төрле чаралар белән белдерергә мөмкин:
Хуҗалык изделиеләренә аерым тукталып үтәргә кирәк («Йолд.») (дөресе – хуҗалык әйберләренә яки (контекстка карап) товарларына).
Икмәк-булка изделиеләре пешерү («В. Т.»). Бу очракта изделие сүзен тәрҗемә итүнең бөтенләй кирәге юк: икмәк пешерү генә дияргә була.
Бу исә төп нагрузка «Дон»нарга төшә дигән сүз («Б. х.»). Бу очракта төп эш «Дон»нарга төшә дисәң, туган тел дә бозылмас, мәгънә дә тулы бирелер иде.
Нәкъ менә шушы самооблажение акчасына урманнар төзекләндерелә («Т.») (дөресе – халык үз теләге белән биргән акчага).
Гадәттәгечә, иң күп аварияләр исерек хәлдәге водительләр гаебе буенча була («Ә. х.») (дөресе – бәрелешүләр шофёрлар гаебе белән була).
Административ бинасы бу көннәрдә тагын бер вывеска белән бизәлде («Нок.») (дөресе – бинасына… язу эленде).
Умарта кортлары семьялары сатам («Т. я.») (дөресе – бал кортлары сатам).
Монда китерелгән мисаллар гына да кайбер каләм ияләренең сүзгә бик талымсыз икәнлеген ачык күрсәтә. Рус сүзләрен урынсыз куллану радио-телевидение тапшыруларында катнашкан кешеләр телендә тагын да күбрәк. Хәер, чыгыш ясаучы, интервью бирүче кешенең сөйләмен тикшереп, төзәтеп бетерү мөмкин түгел. Шулай да аларны дөрес сөйләргә алдан әзерләп куярга иде.
Соңгы берничә елда матбугатта рус алынмаларының һәм халыкара сүзләрнең чыганак телдәгечә әйтелеш һәм язылыш нормаларын үзгәртергә омтылу – «татарчалаштыру» тенденциясе хөкем сөрә. Мисаллар:
Милләтләрне, укмаштырып, бер сәвит халкына әверелдерергә маташтылар («В. Т.») (совет халкына кирәк).
Бик салкын иде. Калын пәлтә, олтанлы итек кидем («Т. я.»). Укымышлы татарлар инде күптәннән пальто диләр.
Сыер итеннән кәтлит («М. җ.») (кәтлит – гади сөйләм сүзе, әдәби норма – котлет).
Биредә кәнфитләр җитештерелә (конфетлар кирәк).
Керәчен лампасы кулланучылар… (керосин кирәк).
Анда җәгърафия, хисап, япон теле кебек дәресләр бирелгән («Т. я.»). (Ничә буын татар география дип сөйләшеп килә, аны бозып әйтүдән ни файда?!)
Быел нимес телен өйрәнә («М. җ.») (нимес – гади сөйләм сүзе, әдәби норма – немец).
Россия халкы картая. Болай барса, 2015 елда ук пенсия реформасы тупыйкка юлыгачак («В. Т.») (әдәби норма – тупик).
Газета сүзен бер журналист – газета дип, икенчесе – гәзит дип, өченчесе гәҗит дип яза. Рәсми кабул ителгәне – газета.
Үктәбер инкыйлабы карак малайлар тудыра («М. җ.») (октябрь кирәк).
Узган елда тауар әйләнеше 100 миллион доллардан артып китте («Т. х.») (товар кирәк).
Тупыллар яктылыкны томалый (дөресе – топольләр).
Ә бу исемлекнең башында, әлбәттә, күренекле галим, фәйләсүф һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани тора («М. җ.») (дөресе – философ).
Шәйморза крәстиән хуҗалыгына җитәкчелек иткән («Т. я.») (әдәби норма – крестьян).
КДУ профессоры Җ. Сөләйманов та татар теленең кампитрда эшләү өчен яраклы икәнлеген исбат итте («М. җ.») (компьютерда кирәк).
Скрипка сүзен – эскрипкә дип, шкафны – ышкаф, рекламаны – реклам, репликаны – реплик, афишаны афиш дип язарга һәм әйтергә тәкъдим итүче кешеләр дә бар.
Татар телендә күренекле тел галимнәребез тарафыннан алынма сүзләрнең әдәби телдә кулланылуына карата төптән уйланылган әһәмиятле принциплар, кагыйдәләр эшләнгән. Аларның берсе шуннан гыйбарәт: узган гасырның 20–30 нчы елларына кадәр кабул ителгән рус сүзләре һәм интернационализмнар сөйләм телендә үзләштерелгәнчә әйтелә һәм языла (эскәтер, камыт, буразна, өстәл һ. б.), телебезгә соңгырак чорда кергәннәре исә, нигездә, чыганак телдәге әйтелеш һәм язылыш формаларында кулланыла. Бу принцип телебездә күп дистә еллар буена сакланып килде, һәм аны ясалма рәвештә үзгәртергә омтылу хәзерге чорның хосусиятенә туры килми.
Хикмәт шунда: икетеллелек шартларында республикабызда яшәүчеләр уртак сүзләрнең татарча әйтелешен һәм язылышын махсус үзгәртү, шул рәвешле рус һәм татар телләрендәге гомуми лексика арасында ясалма рәвештә аерма китереп чыгару практика өчен дә, телләрне өйрәнү һәм алардан файдалану өчен дә уңайсызлык, тотрыксызлык китереп чыгарыр иде. Шуңа күрә телебез лексикасында реформа үткәрергә маташуның кирәге юк.
Шушы фикергә таянып гамәл кылганда, телебездә күптән үзләштерелгән кайбер топонимика исемнәрен үзгәртергә яки аларны искергән исемнәр белән алмаштырырга омтылыш та бүгенге көн табигатен чагылдырмый һәм халык мәнфәгатенә туры килми. Бу шулай ук телнең бердәм нормаларын бозуга китерә һәм сөйләмебездә башбаштаклык тудыра. Мисалларга мөрәҗәгать итик:
Хәзер Россияне берәүләр – Русия дип, икенчеләр Рәсәй дип яза һәм сөйли, кайбер газеталар Азов диңгезен – Азак диңгезе, Европаны – Аурупа дип, Германияне – Алмания, Венгрияне – Маҗарстан, Пакистанны – Пакыстан, Пакъстан, Грузияне – Гөрҗестан, Палестинаны – Фәләстыйн, Ижевскины – Ижау, Ярославльне – Ярослау, Саратовны – Сарытау, Бакуны – Бакы, Ульяновскины – Ульян, Астраханьны – Әчтерхан, Свердловскины Свердлау дип язалар. Алайга китсә, бәлки, Азияне дә Асия дип йөртә башларгадыр? Иске татар әдәбиятында шулай аталган бит ул! Телдәге прогресс ул (ул булырга тиеш бит!) искегә кайтудан гына гыйбарәт түгел!
Кыскасы, татар телендәге рус алынмаларының һәм интернационализмнарның, шулай ук топонимика исемнәренең орфоэпик һәм орфографик үзләштерелү, кулланылу мәсьәләсендә ул сүзләрнең чыганак телләрендәге формаларыннан минималь аерма, ягъни ике телдәге уртак (гомуми) сүзләрнең максималь якынлыгы принцибы гамәлдә булырга тиеш.
Тәрҗемәдә ялгызлык исемнәренең бирелеше
Ялгызлык исемнәре түбәндәге төркемнәргә бүлеп йөртелә:
1) ономастика – кеше исем-фамилияләре, кеше һәм хайван кушаматлары;
2) топонимика һәм гидронимика – географик исемнәр;
3) астрономика – йолдыз, планета, комета һ. б. исемнәр;
4) учреждение, оешма, завод-фабрика, газета-журнал исемнәре.
Без, аларны аерым-аерым җентекләп тикшерүне бурыч итеп куймыйча, гомумән, ялгызлык исемнәренең татар һәм рус телләрендәге нисбәтен һәм аларны тәрҗемә итүдәге кайбер әһәмиятле нәрсәләргә тукталып узарбыз.
Ялгызлык исемнәрен бер телдән икенче телгә күчерүнең төрле телләр арасындагы тәрҗемәләр өчен уртак яклары да, үзенчәлекле яклары да бар.
Ономастика, топонимика, астрономика исемнәре билгеле бер мәгънә белән бәйләнмәгән булсалар, кагыйдә буларак, тәрҗемә ителмиләр, бәлки оригиналдагы язылышын саклап күчереләләр. Бу русчадан татарчага тәрҗемәгә дә карый. Ләкин монда Көнбатыш телләреннән рус теленә тәрҗемәнең русчадан татарчага тәрҗемәдән аермасы бар: без, рус теленнән ялгызлык исемнәрен күчергәндә, аларның язылышын гына түгел (транслитерация), әйтелешен дә (транскрипция) саклау турында сүз алып барабыз.
Ләкин бу төп кагыйдәдән чыгармалар да бар. Кайбер шәһәр исемнәре традиция буенча татарчалаштырып алына. Мәсәлән: Москва – Мәскәү, Челябинск – Чиләбе, Чебоксар –Чабаксар, Кокчетав – Күкчәтау. Хәер, болай үзгәртеп алына торган исемнәр бик аз. Чөнки безнең илдә төрле милли телләрнең бер-берсенә тәэсир итүе, бер-берсен баетуы шартларында ялгызлык исемнәрен унификацияләү тенденциясе көчәя бара. Шуның нәтиҗәсендә, мәсәлән, татарлар элекке Әчтерхан, Тәшкин, Орынбур, Спас, Самар, Өргәнеч кебек исемнәрне хәзер русча язалар һәм сөйлиләр. Мондый шартларда русча шәһәр исемнәрен үзгәртеп куллануның хаҗәте бетә бара.
Топонимикада Забайкалье, Закавказье, Прибалтика кебек исемнәр приставкалар ярдәмендә ясалганлыктан, тәрҗемә ителергә тиеш кебек булсалар да үзгәртелмичә алына. Ләкин Подмосковье – Мәскәү яны, Закамье Кама аръягы дип татарчалаштырыла.
Тарихи хәлләрне сурәтләгәндә яки персонажлар сөйләмендә топонимика исемнәре элеккечә кулланылырга мөмкин: Варшау (Варшава), Ижау (Ижевск), Әчтерхан (Астрахань).
Астрономикага килгәндә, кайбер йолдыз, планета исемнәре (мәсәлән: Җир, Кояш, Ай, Зөһрә йолдыз, Чулпан, Җидегән йолдыз) тәрҗемә ителә.
Мәгънәле ялгызлык исемнәре тәрҗемә ителергә дә, ителмәскә дә мөмкин. Дефоның «Робинзон Крузо» әсәрендәге Пятницаны Җомга дип тәрҗемә итеп дөрес эшләгәннәр, чөнки Робинзон Крузо Пятница исемен ул кешегә аны беренче мәртәбә җомга көнне очратканы өчен биргән була, ягъни бу очракта ялгызлык исеменең мәгънәсе әсәрнең эчтәлегенә бәйле.
Кеше кушаматлары, кагыйдә буларак, тәрҗемә ителә, чөнки алар, гадәттә, нинди дә булса мәгънә белдерәләр. М. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» әсәренең тәрҗемәсендә Щукарьны Чуртан дип алырга кирәк булгандыр, бәлки, чөнки аңа Щукарь кушаматы билгеле бер хәл-вакыйгага бәйләнешле бирелгән.
Патша Иван Грозный, Екатерина II шул килеш тә кулланыла, тәрҗемә дә ителә (Явыз Иван, Әби патша); Пётр Первый Пётр Беренче дип йөртелә.
Нинди дә булса мәгънәгә нигезләнгән топонимика исемнәре дә тәрҗемә ителә. Мәсәлән, Урта диңгез өч континент – Европа, Азия, Африка урталыгында урнашканга, Кара диңгез суы – кара булып, Ак диңгез – ак булып, Кызыл диңгез кызыл булып күренгәнгә шулай аталган булган, һәм алар шуңа күрә тәрҗемә дә ителәләр. Моңа Өмет Борыны (Мыс Надежды), Кызлар тавы (Девичьи горы), Аю тавы (Медвежьи горы), Аккош күле (Лебяжье озеро), Зәңгәр күл (Голубое озеро), Түбән Кама (Нижнекамск) һ. б. исемнәр дә мисал була ала. Исемгә салынган мәгънә инде онытылган очракта, топонимика исемнәре тәрҗемә ителмәскә дә мөмкин: Красный Бор, Вятские Поляны.
Күмәклек исемнәре белән аталган ялгызлык исемнәре тәрҗемә ителми: «Берёзка» ансамбле, «Юность» кинотеатры, «Осень» кафесы, «Сирень» одеколоны.
Учреждение, оешма, предприятие, уку йортлары һ. б. исемнәр күбесенчә фразеологик сүзтезмәләр була, һәм алар составындагы күмәклек исемнәре, гадәттә, тәрҗемә ителә: Татарстан китап нәшрияты, Казан мех берләшмәсе, 2 нче төзү-монтаж идарәсе, Казан дәүләт медицина университеты, 25 нче балалар бакчасы һ. б.
Газета-журнал исемнәре тәрҗемә ителми, китап исемнәре тәрҗемә ителә: «Республика Татарстан», «Комсомольская правда» газеталары, «Нива» журналы, «Тын Дон», «Күтәрелгән чирәм» дигән китаплар һ. б.
Рус телендәге аергыч-аерылмыш мөнәсәбәтендәге тезмә исемнәрне тәрҗемә иткәндә, аергыч функциясендәге исемнең баш килеш формасын табарга туры килә. Бу зур игътибарлылык таләп итә. Мәсәлән, Раифский заповедник дигән тезмә исемдә беренче сүзнең нинди родта икәнлеген шушы сүзтезмәдән генә белеп булмый. Шуның аркасында Раифа (Раифа заповеднигы) ялгыш Раиф дип алынырга мөмкин.
Русчадан тәрҗемә иткәндә, гарәп-фарсы топонимика исемнәрен татарчага күчерүдә бердәмлек җитми һәм төгәлсезлекләр хөкем сөрә. Мәсьәлә шуның белән катлаулана: гарәп-фарсы ялгызлык исемнәре рус теленә, ул телләрдәге авазлар арасында аерма булу аркасында, фонетик яктан шактый үзгәртелеп алына. Татар теленә күчергәндә исә, бездә гарәп-фарсының рус телендә булмаган авазлары булганга һәм татар халкына гарәпләрнең күп исемнәре таныш һәм бердәй булганлыктан, рус телендәге ялгызлык исемнәрен элекке формасына кайтару мөмкинлеге һәм ихтыяҗы туа. Менә шунда инде башбаштаклык, төгәлсезлекләр китә.
Русчадан татарчага тәрҗемә иткәндә, гадәттә, тәрҗемәчеләр, гарәп телен белмәгәнлектән, еш кына теге яки бу кеше исемен, аның беренчел формасын дөрес билгели алмыйча, татар калыбына салып кына куялар. Мөхәммәт, Вахит, Камил кебек күп кенә исемнәрнең әйтелеше гарәп, татар телләрендә нигездә бертөрле булса да, гарәпләрдә татарлардан үзгә әйтелә торган исемнәр дә аз түгел. Мәсәлән, Анвар Садатның беренче сүзен Әнвәр дип үзгәртеп дөрес эшләсәк тә, икенче сүзен Сәгъдәт дип татарчалаштырсак ялгышыр идек, чөнки гарәпләр аны алай әйтмиләр. Тәрҗемәчеләр ул исемне үзгәртмичә алып дөрес эшләгәннәр. Юсефны, татарчалаштырып, Йосыф дисәк тә, ялгыш булыр иде, чөнки гарәпләр аны алай атамыйлар – Юсеф диләр. Шунлыктан гарәп-фарсы ономастика исемнәрен татарчалаштырганда, беренчел формаларын тәгаен белеп, татар авазлар системасы мөмкинлек биргән кадәр әйтелешләрен чыганак телдәгечә төгәл бирергә тырышырга кирәк. Ә инде беренчел формасын тәгаен белмәгәндә, оригиналда (рус телендә) бирелгәнчә алу дөрес булыр.
Топонимика исемнәрен бирүдә буталчыклык тагын да зуррак. Моннан берничә ел элек безнең телдәге Көнчыгыш исемнәренең күбесе «татарчалаштырылып» бетерелгән иде. Моның уңай ягы да, тискәре ягы да булды. Уңай ягы шунда: элек-электән татар телендә яхшы таныш булган ил, шәһәр исемнәре татарча яңгырашына кире кайтарылды: Һиндстан, Дәһли, Мисыр, Каһирә, Согуд Гарәбстаны һ. б. Тискәре ягы шунда: татар халкында элек тә бик үк кулланылмаган, хәзер инде күпчелек халыкка бөтенләй аңлашылмый торган исемнәр барлыкка килде. Аларны татарчалаштыру чыганак телдәге әйтелешенә туры китерү принцибыннан түгел, бәлки калын сузыкларны нечкәртү һ. б. принциплардан чыгып эшләнде: Аман – Әмән, Аддис-Абеба – Аддис-Әбәбә, Сана – Сәнга, Афган – Әфган, Иерусалим – Йөрсәлим һ. б.
Гарәп-фарсы һәм башка Көнчыгыш топонимика исемнәрен татар теленә күчерүдә билгеле бер тәртип сакланырга тиеш. Беренчедән, бөтен әдәби тел өчен бердәм ныклы нормалар кирәк. Әйтик, газетада Дәһли, китапта Дели дип, бер үк газетада бүген бер төрле, иртәгә икенче төрле язу була алмый. Чыгарма стиль буларак, матур әдәбият әсәрләрендә генә кулланылырга мөмкин. Ике вариантның берсен сайлаганда, исемнең аңлаешлылык, халык телендә кулланылу дәрәҗәсе, икетеллелек тәэсире исәпкә алынырга тиеш. Исемнәрнең еш үзгәреп торуы уңай күренеш түгел. Мәсәлән, телебездә күп еллар кулланылып, халык тарафыннан үзләштерелгән Абиссинияне бернинди нигезсез Хәбәшстан сүзе белән алмаштыруның дөрес эш түгеллеге көн кебек ачык. Монда С. Фәйзуллин сүзләрен искә төшерү уңайлы булыр: «Көнчыгыш илләренә карата бөтен очракларда да аларның гарәпчә яки фарсыча исемнәрен сакларга кирәк дип кую дөрес булмас иде. Аларның күбесенең гарәпчә исемнәре безнең халыкка чит, һәм андыйларын русча формасында куллану уңайлырак».