banner banner banner
Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре
Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре

скачать книгу бесплатно


Кыскасы, татар телендәге рус алынмаларының һәм интернационализмнарның, шулай ук топонимика исемнәренең орфоэпик һәм орфографик үзләштерелү, кулланылу мәсьәләсендә ул сүзләрнең чыганак телләрендәге формаларыннан минималь аерма, ягъни ике телдәге уртак (гомуми) сүзләрнең максималь якынлыгы принцибы гамәлдә булырга тиеш.

Тәрҗемәдә ялгызлык исемнәренең бирелеше

Ялгызлык исемнәре түбәндәге төркемнәргә бүлеп йөртелә:

1) ономастика – кеше исем-фамилияләре, кеше һәм хайван кушаматлары;

2) топонимика һәм гидронимика – географик исемнәр;

3) астрономика – йолдыз, планета, комета һ. б. исемнәр;

4) учреждение, оешма, завод-фабрика, газета-журнал исемнәре.

Без, аларны аерым-аерым җентекләп тикшерүне бурыч итеп куймыйча, гомумән, ялгызлык исемнәренең татар һәм рус телләрендәге нисбәтен һәм аларны тәрҗемә итүдәге кайбер әһәмиятле нәрсәләргә тукталып узарбыз.

Ялгызлык исемнәрен бер телдән икенче телгә күчерүнең төрле телләр арасындагы тәрҗемәләр өчен уртак яклары да, үзенчәлекле яклары да бар.

Ономастика, топонимика, астрономика исемнәре билгеле бер мәгънә белән бәйләнмәгән булсалар, кагыйдә буларак, тәрҗемә ителмиләр, бәлки оригиналдагы язылышын саклап күчереләләр. Бу русчадан татарчага тәрҗемәгә дә карый. Ләкин монда Көнбатыш телләреннән рус теленә тәрҗемәнең русчадан татарчага тәрҗемәдән аермасы бар: без, рус теленнән ялгызлык исемнәрен күчергәндә, аларның язылышын гына түгел (транслитерация), әйтелешен дә (транскрипция) саклау турында сүз алып барабыз.

Ләкин бу төп кагыйдәдән чыгармалар да бар. Кайбер шәһәр исемнәре традиция буенча татарчалаштырып алына. Мәсәлән: Москва – Мәскәү, Челябинск – Чиләбе, Чебоксар –Чабаксар, Кокчетав – Күкчәтау. Хәер, болай үзгәртеп алына торган исемнәр бик аз. Чөнки безнең илдә төрле милли телләрнең бер-берсенә тәэсир итүе, бер-берсен баетуы шартларында ялгызлык исемнәрен унификацияләү тенденциясе көчәя бара. Шуның нәтиҗәсендә, мәсәлән, татарлар элекке Әчтерхан, Тәшкин, Орынбур, Спас, Самар, Өргәнеч кебек исемнәрне хәзер русча язалар һәм сөйлиләр. Мондый шартларда русча шәһәр исемнәрен үзгәртеп куллануның хаҗәте бетә бара.

Топонимикада Забайкалье, Закавказье, Прибалтика кебек исемнәр приставкалар ярдәмендә ясалганлыктан, тәрҗемә ителергә тиеш кебек булсалар да үзгәртелмичә алына. Ләкин Подмосковье – Мәскәү яны, Закамье Кама аръягы дип татарчалаштырыла.

Тарихи хәлләрне сурәтләгәндә яки персонажлар сөйләмендә топонимика исемнәре элеккечә кулланылырга мөмкин: Варшау (Варшава), Ижау (Ижевск), Әчтерхан (Астрахань).

Астрономикага килгәндә, кайбер йолдыз, планета исемнәре (мәсәлән: Җир, Кояш, Ай, Зөһрә йолдыз, Чулпан, Җидегән йолдыз) тәрҗемә ителә.

Мәгънәле ялгызлык исемнәре тәрҗемә ителергә дә, ителмәскә дә мөмкин. Дефоның «Робинзон Крузо» әсәрендәге Пятницаны Җомга дип тәрҗемә итеп дөрес эшләгәннәр, чөнки Робинзон Крузо Пятница исемен ул кешегә аны беренче мәртәбә җомга көнне очратканы өчен биргән була, ягъни бу очракта ялгызлык исеменең мәгънәсе әсәрнең эчтәлегенә бәйле.

Кеше кушаматлары, кагыйдә буларак, тәрҗемә ителә, чөнки алар, гадәттә, нинди дә булса мәгънә белдерәләр. М. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» әсәренең тәрҗемәсендә Щукарьны Чуртан дип алырга кирәк булгандыр, бәлки, чөнки аңа Щукарь кушаматы билгеле бер хәл-вакыйгага бәйләнешле бирелгән.

Патша Иван Грозный, Екатерина II шул килеш тә кулланыла, тәрҗемә дә ителә (Явыз Иван, Әби патша); Пётр Первый Пётр Беренче дип йөртелә.

Нинди дә булса мәгънәгә нигезләнгән топонимика исемнәре дә тәрҗемә ителә. Мәсәлән, Урта диңгез өч континент – Европа, Азия, Африка урталыгында урнашканга, Кара диңгез суы – кара булып, Ак диңгез – ак булып, Кызыл диңгез кызыл булып күренгәнгә шулай аталган булган, һәм алар шуңа күрә тәрҗемә дә ителәләр. Моңа Өмет Борыны (Мыс Надежды), Кызлар тавы (Девичьи горы), Аю тавы (Медвежьи горы), Аккош күле (Лебяжье озеро), Зәңгәр күл (Голубое озеро), Түбән Кама (Нижнекамск) һ. б. исемнәр дә мисал була ала. Исемгә салынган мәгънә инде онытылган очракта, топонимика исемнәре тәрҗемә ителмәскә дә мөмкин: Красный Бор, Вятские Поляны.

Күмәклек исемнәре белән аталган ялгызлык исемнәре тәрҗемә ителми: «Берёзка» ансамбле, «Юность» кинотеатры, «Осень» кафесы, «Сирень» одеколоны.

Учреждение, оешма, предприятие, уку йортлары һ. б. исемнәр күбесенчә фразеологик сүзтезмәләр була, һәм алар составындагы күмәклек исемнәре, гадәттә, тәрҗемә ителә: Татарстан китап нәшрияты, Казан мех берләшмәсе, 2 нче төзү-монтаж идарәсе, Казан дәүләт медицина университеты, 25 нче балалар бакчасы һ. б.

Газета-журнал исемнәре тәрҗемә ителми, китап исемнәре тәрҗемә ителә: «Республика Татарстан», «Комсомольская правда» газеталары, «Нива» журналы, «Тын Дон», «Күтәрелгән чирәм» дигән китаплар һ. б.

Рус телендәге аергыч-аерылмыш мөнәсәбәтендәге тезмә исемнәрне тәрҗемә иткәндә, аергыч функциясендәге исемнең баш килеш формасын табарга туры килә. Бу зур игътибарлылык таләп итә. Мәсәлән, Раифский заповедник дигән тезмә исемдә беренче сүзнең нинди родта икәнлеген шушы сүзтезмәдән генә белеп булмый. Шуның аркасында Раифа (Раифа заповеднигы) ялгыш Раиф дип алынырга мөмкин.

Русчадан тәрҗемә иткәндә, гарәп-фарсы топонимика исемнәрен татарчага күчерүдә бердәмлек җитми һәм төгәлсезлекләр хөкем сөрә. Мәсьәлә шуның белән катлаулана: гарәп-фарсы ялгызлык исемнәре рус теленә, ул телләрдәге авазлар арасында аерма булу аркасында, фонетик яктан шактый үзгәртелеп алына. Татар теленә күчергәндә исә, бездә гарәп-фарсының рус телендә булмаган авазлары булганга һәм татар халкына гарәпләрнең күп исемнәре таныш һәм бердәй булганлыктан, рус телендәге ялгызлык исемнәрен элекке формасына кайтару мөмкинлеге һәм ихтыяҗы туа. Менә шунда инде башбаштаклык, төгәлсезлекләр китә.

Русчадан татарчага тәрҗемә иткәндә, гадәттә, тәрҗемәчеләр, гарәп телен белмәгәнлектән, еш кына теге яки бу кеше исемен, аның беренчел формасын дөрес билгели алмыйча, татар калыбына салып кына куялар. Мөхәммәт, Вахит, Камил кебек күп кенә исемнәрнең әйтелеше гарәп, татар телләрендә нигездә бертөрле булса да, гарәпләрдә татарлардан үзгә әйтелә торган исемнәр дә аз түгел. Мәсәлән, Анвар Садатның беренче сүзен Әнвәр дип үзгәртеп дөрес эшләсәк тә, икенче сүзен Сәгъдәт дип татарчалаштырсак ялгышыр идек, чөнки гарәпләр аны алай әйтмиләр. Тәрҗемәчеләр ул исемне үзгәртмичә алып дөрес эшләгәннәр. Юсефны, татарчалаштырып, Йосыф дисәк тә, ялгыш булыр иде, чөнки гарәпләр аны алай атамыйлар – Юсеф диләр. Шунлыктан гарәп-фарсы ономастика исемнәрен татарчалаштырганда, беренчел формаларын тәгаен белеп, татар авазлар системасы мөмкинлек биргән кадәр әйтелешләрен чыганак телдәгечә төгәл бирергә тырышырга кирәк. Ә инде беренчел формасын тәгаен белмәгәндә, оригиналда (рус телендә) бирелгәнчә алу дөрес булыр.

Топонимика исемнәрен бирүдә буталчыклык тагын да зуррак. Моннан берничә ел элек безнең телдәге Көнчыгыш исемнәренең күбесе «татарчалаштырылып» бетерелгән иде. Моның уңай ягы да, тискәре ягы да булды. Уңай ягы шунда: элек-электән татар телендә яхшы таныш булган ил, шәһәр исемнәре татарча яңгырашына кире кайтарылды: Һиндстан, Дәһли, Мисыр, Каһирә, Согуд Гарәбстаны һ. б. Тискәре ягы шунда: татар халкында элек тә бик үк кулланылмаган, хәзер инде күпчелек халыкка бөтенләй аңлашылмый торган исемнәр барлыкка килде. Аларны татарчалаштыру чыганак телдәге әйтелешенә туры китерү принцибыннан түгел, бәлки калын сузыкларны нечкәртү һ. б. принциплардан чыгып эшләнде: Аман – Әмән, Аддис-Абеба – Аддис-Әбәбә, Сана – Сәнга, Афган – Әфган, Иерусалим – Йөрсәлим һ. б.

Гарәп-фарсы һәм башка Көнчыгыш топонимика исемнәрен татар теленә күчерүдә билгеле бер тәртип сакланырга тиеш. Беренчедән, бөтен әдәби тел өчен бердәм ныклы нормалар кирәк. Әйтик, газетада Дәһли, китапта Дели дип, бер үк газетада бүген бер төрле, иртәгә икенче төрле язу була алмый. Чыгарма стиль буларак, матур әдәбият әсәрләрендә генә кулланылырга мөмкин. Ике вариантның берсен сайлаганда, исемнең аңлаешлылык, халык телендә кулланылу дәрәҗәсе, икетеллелек тәэсире исәпкә алынырга тиеш. Исемнәрнең еш үзгәреп торуы уңай күренеш түгел. Мәсәлән, телебездә күп еллар кулланылып, халык тарафыннан үзләштерелгән Абиссинияне бернинди нигезсез Хәбәшстан сүзе белән алмаштыруның дөрес эш түгеллеге көн кебек ачык. Монда С. Фәйзуллин сүзләрен искә төшерү уңайлы булыр: «Көнчыгыш илләренә карата бөтен очракларда да аларның гарәпчә яки фарсыча исемнәрен сакларга кирәк дип кую дөрес булмас иде. Аларның күбесенең гарәпчә исемнәре безнең халыкка чит, һәм андыйларын русча формасында куллану уңайлырак».

Рус телендә татарчага грамматик бәйләнеше үзгәртелмичә күчерелә торган тезмә ялгызлык исемнәре дә бар. Мәсәлән, Белорусский вокзал, Казанский собор дигән исемнәрнең компонентлары арасындагы бәйләнешне татарчалаштырып булмый, югыйсә оригиналның мәгънәсе үзгәрер иде: Белоруссия вокзалы дисәк, Белоруссиядәге вокзал, Казан соборы дигәндә, Казандагы собор мәгънәсе аңлашылырга мөмкин.

Тәрҗемәдә рус телендәге кечерәйтү, иркәләү исеме формалары да саклана. Мәсәлән, «Корыч ничек чыныкты» романының татарчасында Павел да, Павка да, Павлуша да очрый.

Ялгызлык исемнәрен тәрҗемә итү уңае белән, татар, төрки фамилияләрен язуда һәм укуда төрлелек хөкем сөрүен әйтеп китәргә кирәк: Навои – Нәваи, Ахмеров – Әхмәров, Гумеров – Гомәров, Ахметзянов – Әхмәтҗанов, Ахметҗанов, Хадиуллин – Һәдиуллин, Идиятуллин – Һидиятуллин, Салахов – Сәләхов һ. б. Татарча текстларда мондый фамилияләр татарча яңгырашлы итеп кулланылырга тиеш, әлбәттә.

ФРАЗЕОЛОГИК ӘЙТЕЛМӘЛӘРНЕ ТӘРҖЕМӘ ИТҮ

Фразеологик чаралар телне бизиләр, җанлы, сурәтле итәләр. Сөйләмнең тотрыклы әйләнмәләрен тәшкил иткән фразеологизмнарда тел ияләре узган тарихи юл, халыкның милли үзенчәлеге чагылыш таба. Фразеологик әйтелмәләрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итүнең кыенлыгы шуның белән аңлатыла.

Фразеологизмнарны тәрҗемә итүнең катлаулылыгы төрле телләрдәге бердәй төп мәгънәле сүзләр башкара торган мәгънәви һәм стилистик вазифаларда (функцияләрдә) аерма булуга, шулай ук төрле телләрдәге андый сүзләр кергән әйләнмәләрдә аерма булуга нигезләнгән. Билгеле бер телгә хас әйтелмәләрнең специфик үзенчәлекле булуы нәкъ менә тәрҗемә иткәндә күренә дә инде.

Фразеологик әйтелмәләргә саф фразеологик әйләнмәләр (берәмлекләр, сүзтезмәләр) һәм мәкаль-әйтемнәр керә. Дөрес, алар арасында берникадәр аерма бар. Мәкаль, фразеологик берәмлектән үзгә буларак, дидактик характерда була, логик эчтәлеге белән хөкемнән гыйбарәт, формасы буенча – җөмлә (ә саф фразеологизм – сүзтезмә). Ләкин мәкаль-әйтемнәр белән фразеологизмнарның уртак сыйфатлары аермалы якларыннан күбрәк: аларның икесе дә тотрыклы, бөтен әйтелмә; гомуми мәгънәне аерым сүзләр мәгънәләренең суммасы тәшкил итми. Фразеологизмнарга да, мәкаль-әйтемнәргә дә күчерелмә мәгънәлелек (метафоралылык), образлылык, экспрессив-тәэсирлелек (сурәтлелек-бизәклелек) хас.

Фразеологик әйтелмәләргә канатлы сүзләр белән афоризмнар да якын тора. Шуңа күрә бу бүлектә сүз, фразеологизм, мәкаль-әйтемнәр белән бергә, алар турында да барачак.

Фразеологик әйтелмәләр телдә, шул исәптән мәгълүмат чаралары телендә дә, гаять әһәмиятле роль уйный. Алар, гади сүз һәм сүзтезмәдән аермалы буларак, төшенчәне, фикерне сурәтле, бизәкле, тәэсирле итеп белдерәләр, димәк, коммуникатив вазифа башкарудан тыш эстетик бурыч та үтиләр. «Сүз күрке – мәкаль» ди халык. Кеше үзенең сөйләмендә мәкаль-әйтемнәрдән, фразеологик берәмлекләрдән ни дәрәҗәдә мул һәм уңышлы файдаланса, аның фикере кешеләргә шул дәрәҗәдә җиңелрәк, тизрәк һәм тәэсирлерәк барып җитә.

Фразеологизмнарда, бигрәк тә мәкаль-әйтемнәрдә, халыкның тормыш тәҗрибәсе, фикер йөртүе, милли үзенчәлекләре чагылыш таба. Шуңа күрә бу тел җәүһәрләреннән тулы һәм оста файдалану, аларны үстерү каләм ияләренең мөһим бурычларыннан санала.

Татар-рус икетеллелеге шартларында фразеологик фондның баюы, тапкыр, хикмәтле тәгъбирләрне дөрес куллану мәсьәләсе аеруча зур әһәмияткә ия.

Фразеологик әйтелмәләрдә телләрнең үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә тәэсир итүе нәтиҗәсендә үсеш бигрәк тә нык чагылыш таба. Татар һәм рус телләренең бер-берсенә, аеруча рус теленең татар теленә бу мәсьәләдә уңай йогынтысы зур. Татар телендә рус теле тәэсирендә ясалган бик күп фразеологизмнар кулланылышта йөри. Русчага тәрҗемә ителгән матур әдәбият әсәрләрендә татар теле чаралары үрнәгендә төзелгән фразеологик әйтелмәләр дә шактый күп.

Фразеологизмнарның бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү юлларын, бер тел чаралары өлгесендә икенче телдә яңа фразеологик әйтелмәләр ясалу ысулларын, бу процесстагы уңышлы һәм уңышсыз якларны тикшерү ике тел ияләренең сөйләм культурасын үстерү өчен әһәмиятле.

Төрле телләрнең күчерелмә мәгънәсе һәм образлылык үзара туры килә торган һәм, димәк, тәэсирлелек, сурәтлелек көче дә бердәй фразеологик әйтелмәләре гомуми чаралардан санала. Гомуми фразеологизмнар компонентларының (аерым сүзләрнең) төп номинатив мәгънәләре буенча тәңгәл киләләр яки бер-берсенә якын булалар. Бердәй мәгънәле, ләкин төрле образларга корылган һәм төрле мәгънә белдерә торган фразеологизмнар телләрнең специфик чараларын тәшкил итә. Специфик фразеологизмнарның аерым элементлары, гадәттә, төп, туры мәгънәләре буенча бер-берсенә туры килми.

Татар һәм рус телләрендә мәгънәләре һәм образлары бердәй яки якын фразеологик әйләнмәләр меңнәрчә.

Ике тел фразеологизмнарындагы мондый зур гомумилекнең ике җирлеге бар. Беренчесе – фикерләү процессындагы төп элементлар барлык халыклар өчен дә бер. Шул исәптән төрле халыкларның сәнгатьле фикерләвендә дә гомуми сыйфатлар күп. Тотрыклы әйләнмәләрнең иң зур күпчелеге сүзтезмә һәм җөмләләрнең күчерелмә мәгънәдә кулланылуына нигезләнгән. Бу исә кешеләр тормышындагы, аларның эшләрендәге, үз-үзләрен тотышындагы, иҗтимагый мөнәсәбәтләрдәге күренешләрне табигать күренешләренә охшатуга, чагыштыруга, шулай ук кешенең бертөрле эшләрен икенче төрлеләре белән, бигрәк тә физик эшләрен акыл эшләре белән чагыштыруга кайтып кала. Реаль чынбарлык, табигать күренешләре барлык халыклар өчен дә, нигездә, бердәм һәм төрле телдә сөйләшүче кешеләрнең характерында, үз-үзләрен тотышында, мөнәсәбәтләрендә, яшәү рәвешендә уртаклыклар зур булганлыктан, боларның барысын да чагылдыра торган фразеологик әйләнмәләрдә дә гомуми сыйфатлар булмый кала алмый.

Икенче җирлек үзара мөнәсәбәттәге тел ияләренең күптәннән дәвам итеп килә торган тыгыз бәйләнешләреннән гыйбарәт. Ул бәйләнешләр сәнгатьле фикерләүнең бердәм характерына нигезләнгән ике тел фразеологик гомумилекләренең артуына ярдәм итә.

Гомумилек, барыннан да бигрәк, төрле халыкларда бердәй мәгънәле тотрыклы әйтелмәләр булуда күренә. Күп кенә халыкларда, хәтта бер-берсеннән бик ерак яшәгәннәрендә дә бер үк фикер, бер үк мораль белдерә торган мәкаль-әйтемнәр бар. Мәсәлән, һәр халыкта дуслыкка тугрылыклы булу, тату яшәү, гаделлек, тырышлык, акыллылык, батырлык, кыюлык, укымышлы, белемле булу, изгелек, ягымлылык һ. б. сыйфатларны белдерә торган образлы чаралар табарга мөмкин.

Әйтик, ялгыз гына уңышка ирешеп булмый, бердәмлек кирәк дигән фикер рус һәм испан телләрендә: Бер карлыгачтан яз булмый; татар телендә: Бер тарыдан ботка пешми; данияле телендә: Бер җептән ситсы булмый; хакас телендә: Ялгыз агач җилдә тиз сына; бенгаль телендә: Бер чәчәктән яз булмый; гарәп телендә: Бер йон сакал түгел; кумык телендә: Бер таш стена түгел; абхаз телендә: Бер казыктан киртә кормыйлар; серб телендә: Бер имән имәнлек түгел; сингал телендә: Бер куак бакча түгел дигән мәкальләр белән белдерелә.

Үзенә күрә эше, үзенә күрә дусты һәм иптәше дигән фикер татар телендә: Чиләгенә күрә капкачы; әфган телендә: Урманына күрә җиләге, агачына күрә җимеше; кытай телендә: Казанына күрә чүмече; корея телендә: Боравына күрә тишеге; вьетнам телендә: Җиренә күрә җимеше; тат телендә: Һәр корабның үз дулкыны; рус һәм немец телләрендә: Сәламе нинди, җавабы шундый дигән мәкальләр ярдәмендә тәгъбир ителә.

Бер үк вакытта ике эшне эшләп булмый дигән фикер рус телендә: Берьюлы ике куянны куып булмый; татар телендә: Берьюлы ике көймә койрыгын тотып булмый; әфган телендә: Берьюлы бер итеккә ике аякны тыкмыйлар; чуваш телендә: Ике тәртә арасына берьюлы ике ат җигеп булмый; украин телендә: Берьюлы ике туйда биеп булмый; осетин телендә: Ике җәнлекне кусаң, берсен дә тота алмассың; немец телендә: Бер сугуда ике чебенне үтереп булмый; француз телендә: Бер ташны ике кошка тидереп булмый; кытай телендә: Берьюлы ике көймәдә торуы кыен дигән мәкальләр белән белдерелә.

Мәгънәләре бердәй, образлары төрле мәкаль-әйтемнәрне телләрнең семантик гомумилеге дип атарга мөмкин.

Татар һәм рус телләренең үзара күп гасырлар буена бәйләнештә булуы аркасында бу ике телдә күп санлы семантик-структур фразеологик тәңгәллекләр урнашкан. Алар – төрле телләрдә бердәй мәгънә белдерә торган һәм бер үк образга корылган тотрыклы әйтелмәләр.

Рус һәм татар телләрендәге күп санлы семантик-структур фразеологик тәңгәллекләр арасында аеруча киң кулланылган әйтелмәләрдән торган төп фондны аерып карарга мөмкин. Бу фондка кергән тотрыклы әйләнмәләр чыганагы буенча төп ике төркемгә: 1) гомумкешелек логикасы нигезендә барлыкка килгән фразеологизмнарга һәм 2) рус теле әйтелмәләренең семантик-структур өлгеләре белән ясалган фразеологизмнарга бүленә.

Мәгънәсе, образлылыгы һәм башка сыйфатлары белән рус теле фразеологизмнарына туры килгән тотрыклы әйтелмәләрдән чыганагы буенча татарларның үзләренеке дип фараз ителерлекләрен карап китү кызыклы. Бу чаралар төрле семантик төркемнәргә керә һәм күбесенчә аерым предметларны, кешенең төп эш-хәрәкәтен белдерә торган сүзләрдән төзелгән була. Шунысы игътибарга лаек: ике тел ияләренең дә тормышында аеруча киң кулланыла һәм күп очрый торган предмет, күренешләрнең мәгънәләрен белдергән сүзләр ярдәмендә ясалган фразеологизмнарда тәңгәллекләр күбрәк очрый. Мәсәлән, ике телдәге соматик фразеологизмнар арасындагы тәңгәллекләрне карыйк:

1. Баш (голова) сүзе белән төзелгән фразеологизмнар: баш вату (ломать голову); башка килү (приходить в голову); баштан сыйпау (гладить по головке); баш югалту (терять голову); баш белән җавап бирү (отвечать головой); баш әйләндерү (вскружить голову); баш салу (сложить голову); башымны кисәргә бирәм (голову даю на отсечение); баш күтәрү (поднимать голову) һ. б.

2. Аяк (нога) сүзе белән ясалган фразеологизмнар: аяксыз калу (остаться без ног); аякка бастыру (ставить на ноги); аяк сузу (протянуть ноги), аяк чалу (подставлять ногу); аяк басмаган (нога не ступала); сул аяк белән тору (вставать с левой ноги); бер аягың монда, икенчесе тегендә (одна нога здесь, другая там); аяк астында җир яна (земля горит под ногами) һ. б.

3. Кул (рука) сүзе белән төзелгән фразеологизмнар: кул күтәрү (поднимать руку); кул селтәү (махнуть рукой); кул кычыта (руки чешутся); кул җитми (руки не доходят); кулга ирек бирү (давать волю рукам); кулга өйрәтү (приучить к рукам); кул кушырып утыру (сидеть сложа руки); ике кулсыз калу (как без рук); кулдан-кулга (из рук в руки); кулы җиңел (лёгкая рука); уң кулы (правая рука); кулда тоту (держать в руках); кулга алу (взять в руки); алтын куллы (золотые руки); ярдәм кулы сузу (протянуть руку помощи); кул астында (под рукой); кулга эләгү (попадать в руки); кулы кыска (руки коротки); кулны бәйләү (связывать руки) һ. б.

4. Тел (язык) сүзе белән ясалган фразеологизмнар: тел әйләнми (язык не поворачивается); телнең сөяге юк (язык без костей); теле(-м, -ң) корысын (отсохни язык); уртак тел табу (находить общий язык); тел йоту (проглотить язык); теленнән тартып сөйләтү (тянуть за язык); телне тешләү (прикусить язык); тел кычыта (язык чешется); озын тел (длинный язык); усал телле (злой на язык); телеңә тилчә чыккыры (типун тебе на язык) һ. б.

5. Күз (глаза) сүзе белән төзелгән фразеологизмнар: күзгә-күз (с глазу на глаз); күз алдында (перед глазами); күз уйнату (играть глазами); күзгә карау (смотреть в глаза); күз яна (глаза горят); күз йому (закрывать глаза); күзем күрмәсен (глаза бы (мои) не видели); күз ачыла (глаза открываются); күзгә ташлана (бросается в глаза); күзгә керү (лезть в глаза); күздән яшерү (скрывать от глаз) һ. б.

6. Авыз (рот) сүзе белән ясалган фразеологизмнар: авыз ачу (открывать рот); авыз томалау (затыкать рот); авызга карау (смотреть в рот); авызга алмау (в рот не брать) һ. б.

7. Борын (нос) сүзе белән төзелгән фразеологизмнар: борын тыгу (совать нос); борын күтәрү (задирать нос); борын астыннан (из-под носа) һ. б.

8. Муен (шея) сүзе белән ясалган фразеологизмнар: муенга камыт кию (надевать хомут на шею); муен сындыру (сломать шею); муенга менеп атлану (садиться на шею); муенга асылыну (вешаться на шею) һ. б.

Татар һәм рус телләрендә кешенең башка әгъзаларын (йөрәк, күкрәк, җилкә, арка, йөз, ирен, чәч, бармак, колак, маңгай, корсак, эчәк, үкчә һ. б.); хайван, кош-корт гәүдәсенең кайбер өлешләрен (койрык, канат һ. б.), көнкүреш предметларын, каралты-кура һәм аларның төрле кисәкләрен, үсемлекләрне һәм аларның өлешләрен, хайваннарны, табигать күренешләрен, кыйммәтле ташларны, кием-салым, ашамлыкларны һ. б.ны белдерә торган сүзләр ярдәмендә төзелгән фразеологизмнарда да тәңгәллекләр күп: җилкәдән тау төшү (гора с плеч); чәчләре үрә торды (волосы дыбом встали); теш кайрау (зубы точить); иңгә-иң (торып) (плечом к плечу); тиресен тунау (шкуру снимать); терсәкне тешләп булмый (локоть не укусишь); җиң сызганып (засучив рукава); бугазга ябышу (взять за глотку); стенага борчак сипкәндәй (как об стенку горох); койрыгына басу (наступить на хвост); канатларын кисү (подрезать крылья); судан коры чыгу (выйти сухим из воды); ике ут арасында (меж двух огней); камыт кию (надевать хомут); диңгез тубыктан (море по колено); энә өстендә утыру (сидеть на иголках); тамыр җибәрү (пускать корни); комы коела (песок сыпется); тавык көләр (курам на смех); тавык төшенә тары керә (голодной курице просо снится); күркә кебек кабарыну (надуться как индюк); сай йөзү (мелко плавать); су сибеп тә аера алмау (не разлить водой); утка-суга керү (в огонь и в воду); җир белән күк арасында (между небом и землёй); каракның бүреге яна (на воре шапка горит); җиде кат үлчә, бер кат кис (семь раз отмерь, один раз отрежь); чебешләрне көз көне саныйлар (цыплят по осени считают); алма агачыннан ерак төшми (яблоко от яблони далеко не падает); без капчыкта ятмый (шило в мешке не утаишь); кем эшләми, шул ашамый (кто не работает, тот не ест); ни чәчсәң, шуны урырсың (что посеешь, то и пожнёшь); күп белсәң, тиз картаерсың (много будешь знать, скоро состаришься) һ. б.

Кешенең психологик халәтен, акыл һәм рухи үсешен, характерын, үзара мөнәсәбәтләрен чагылдыра торган фразеологик тәңгәллекләр дә шактый күп: төштә күргән кебек (как во сне); сүз бирү (дать слово), тавыш күтәрү (поднимать шум); күңеле урынында түгел (сердце не на месте) һ. б.

Монда шуны искәртергә кирәк: бәлки, әле мисал итеп китерелгән һәм башка фразеологизм тәңгәллекләренең кайберләре бик күп вакытлар элек рус теленнән калькалаштырып алынгандыр. Мәгълүм ки, татарларның руслар белән мөнәсәбәте күп йөз еллар дәвам итә. Бик ихтимал: рус телен яхшы белгән татар кешесе сөйләмендә рус әйтелмәләре үрнәгендә үзе ясаган фразеологизмнардан файдалангандыр, һәм соңыннан ул яңа чаралар татар телендә үзләштерелгәндер. Һәрхәлдә, хәзер телдә андый киң кулланылышлы фразеологизм тәңгәллекләренең кайсысы татарның үзенеке, кайсысы рус теле йогынтысында ясалган икәнлеген билгеләү авыр, ә кайбер очракларда бөтенләй мөмкин дә түгел.

Шулай да ике телдәге кайбер күренешләрне һәм рус, татар халкы тормышындагы үзенчәлекләрне исәпкә алып, күп кенә гомуми фразеологизмнарны, бигрәк тә Октябрь революциясеннән соңгы чорда барлыкка килгәннәренең чыганагын ачыкларга була. Моңа түбәндәгеләр ярдәм итә:

1) фразеологизмнарның узган гасырда яшәгән халык тормышын, дәүләт структурасын, фән-техника, мәдәният үсешен чагылдыра торган семантикасы; 2) фразеологизм составындагы калькалаштырылган сүзләр; 3) тотрыклы әйтелмәдәге рус алынмалары һәм интернациональ сүзләр; 4) сүзтезмә һәм җөмләнең структур-семантик үзенчәлекләре; 5) фразеологик әйтелмәдәге рус халкының тормышына хас предмет һәм төшенчәләрне белдергән сүзләр; 6) үзара мөнәсәбәттәге ике телнең һәркайсы өчен типик фразеологизмнарны һәм, гомумән, ике телнең дә фразеология байлыгын яхшы белү.

Менә шушы факторларны исәпкә алып, без түбәндә мисал итеп китереләчәк һәм башка шундый күп кенә фразеологизмнарның, шул исәптән мәкаль-әйтемнәрнең дә рус теле әйтелмәләре өлгесе белән ясалган чаралар икәнлеген әйтә алабыз.

Техниканың соңгы сүзе белән (по последнему слову техники); мәсьәләне кабыргасы белән кую (ставить вопрос ребром); нокта кую (ставить точку); икенче яшьлеген кичерү (переживать вторую молодость); дарыны коры тоту (держать порох сухим); миләрне чистарту (очистка мозгов); тегермәнеңә су кою (лить воду на мельницу); үз көчендә калу (оставаться в силе); бармак аша карау (смотреть сквозь пальцы); түшәмнән алу (брать с потолка); күзгә төтен җибәрү (пускать пыль в глаза); болганчык суда балык тоту (в мутной воде рыбу ловить); ике икең дүрт кебек (как дважды два – четыре); кызыл әтәч җибәрү (пускать красного петуха); бер пот тоз ашау (съесть пуд соли); уң кулы булу (быть правой рукой); күңеленә ачкыч табу (найти ключ к сердцу); туйга хәтле төзәлер (до свадьбы заживёт); сәхнәдән төшү (сходить со сцены); суга сәнәк белән язылган (вилами на воде писано); безнең урамда да бәйрәм булыр әле (и на нашей улице будет праздник); бер стакан судагы давыл (буря в стакане воды); тормышта үз урынын табу (находить своё место в жизни); эткә бишенче аяк кирәк булган шикелле (как собаке пятая нога); кеше кешегә – дус, иптәш һәм туган (человек человеку – друг, товарищ и брат); кешене урын бизәми, урынны кеше бизи (не место красит человека, а человек красит место); кылыч күтәргән кылычтан үлә (поднявший меч от меча гибнет); уртак тел табу (находить общий язык); таякны артык бөгеп ташлау (перегнуть палку); бер чиктән икенче чиккә ташлану (бросаться из одной крайности в другую); аяк астында җир яна (под ногами земля горит); зур корабка зур диңгез (большому кораблю большое плавание); каләм белән язганны балта белән юнып булмый (что написано пером, не вырубишь топором); сүз эзләп кесәгә керми (за словом в карман не полезет) һ. б.

Болар һәм башка шундый рус теле чаралары үрнәгендә ясалган фразеологизмнарның күбесе мәгълүмат чаралары телендә, халыкның җанлы сөйләмендә күп кулланыла һәм, димәк, телебезнең үз хәзинәсенә әверелеп китә. Мәсәлән: Юл хезмәткәрләре теле белән әйтсәк, «бөке» ясалыр иде (М. Мәһдиев); Таулар белән таулар очрашмый, кеше белән кеше очраша (Ә. Атнабаев);

Ә бюрократ,
Күз дә салмый аның хатына,
Берәр гаризадыр дип уйлап,
Тыгып куйды сукно астына.

    (Ә. Исхак)
Татар телендә рус теленнән калькалаштырып алынган канатлы сүзләр, афоризмнар, әйтемнәр дә бар. Мәсәлән: чорыбызның акылы, намусы, вөҗданы (ум, честь и совесть нашей эпохи); сәламәт тәндә сәламәт акыл (в здоровом теле здоровый дух); бөек башлангыч (великий почин); дәүләт – без ул (государство – это мы); уңышлардан баш әйләнү (головокружение от успехов); очкыннан ялкын кабыныр (из искры возгорится пламя); аю хезмәте күрсәтү (оказание медвежьей услуги); чуртан кушуы буенча (по щучьему велению) һ. б.

Рус теле аша Көнбатыш Европа телләреннән калькалаштырылган канатлы әйтемнәр, шулай ук Борынгы Греция һәм Рим чорыннан ук килә торган канатлы сүзләр: дәүләт эчендә дәүләт (государство в государстве); аппетит ашаганда килә (аппетит появляется во время еды); кызыл җеп булып үтү (проходить красной нитью); дәүләт машинасы (государственная машина); канатлы сүз (крылатое слово); вакыт – иң кырыс һәм гадел судья (время – самый строгий и верный судья); чебеннән фил ясау (из мухи делать слона); ызгыш алмасы (яблоко раздора); акчаның исе юк (деньги не пахнут) һ. б.

Канатлы сүзләр, афоризмнар һәм әйтелмәләрнең күбесе бер телдән икенче телгә калькалаштырып алына. Фразеологизмнарның бер телдән икенче телгә үтеп керүе берьяклы гына процесс түгел: ул рус теленнән татар теленә генә түгел, бәлки татар теленнән рус теленә дә алына. Татар әдәбиятының күп кенә әсәрләрен русчага тәрҗемә итү нәтиҗәсендә, татар теле фразеологизмнарының күбесе рус теленә калькалаштырыла. Бу тәрҗемә теориясендәге мондый принципка нигезләнгән: оригинал фразеологизмнары, бердәй мәгънә һәм образлылыкны, сурәтлелек, җыйнаклылыкны тел нормасын бозмыйча сакларга мөмкин булганда, тәрҗемәдә бирелергә, ягъни төп мәгънәле тәңгәллекләре белән тәрҗемә ителергә тиеш. Бу принцип русчадан татарчага һәм татарчадан русчага тәрҗемә практикасында тормышка ашырыла. Соңгы елларда матур әдәбият әсәрләренең русчага тәрҗемәләрендә татар фразеологизмы үрнәгендә уңышлы гына төзелгән тотрыклы әйтелмәләр барлыкка килде. Мәсәлән: поговорить с перцем и солью (тозлап-борычлап сөйләшү); соль на рану (ярасына тоз салу); струнку тронуть (кылын чиртү); посадить на пенёк (төп башына утырту); мозг кипит (ми кайный); протянуть через игольное ушко (энә күзеннән үткәрү); правда камни рубит (туры суз таш яра); отрезанный ломоть не пристанет (бер кискән икмәк кире ябышмый); негде иголку воткнуть (энә төртерлек тә урын юк); словно во рту кашу варит (авыз эченнән ботка пешерә); рука легка (кулы җиңел); молоко на губах не обсохло (иренеңнән сөт кипмәгән әле); о завтрашнем дне пускай ишак думает (иртәгесе көн өчен ишәк кайгырсын); железный гребень на собственную голову (авыртмаган башка тимер тарак) һ. б.