banner banner banner
Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)
Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)
Мөхәммәдгаяз Гыйлаҗетдин улы Исхакый

Әлеге китапка ХХ гасыр татар классик әдәбиятының күренекле вәкиле, прозаик, драматург һәм публицист Гаяз Исхакыйның (1878–1954) сайланма повестьлары, хикәяләре тупланды.

PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Гаяз Исхаки

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)

© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Габдуллаҗанова Г. Г., төзү, 2021

Гаяз Исхакый

(Исхаков Мухаммедгаяз Гилязетдинович)

Повестьлар

Ике йөз елдан соң инкыйраз[1 - Инкыйраз – сүнү, бетү, юкка чыгу.]

«Ике йөз елдан соң инкыйраз» ны язудан мәкъсудым – милләтемезнең шул китешеннән үземнең разый түгеллегемне күрсәтеп, бу китешнең очы инкыйраз идекен белдерүдер. Кайбер кешеләр милләтемезнең шул китешен бик файдалыга санап, шул китештән бик зур өметләр дә көтәләр. Әмма мин һич андый өметләр көтәрлек «төпле» бер эш күргәнем юкка, хәзер дә халкымыз арасында сөйләнә торган сүзләргә, эшләнә торган эшләргә вакытлы килгән «бизгәк» дип кенә карыйм. Һәм дә ул сүзләрне сөйләүчеләр, эшләүчеләрнең күбрәк әһәмияте сүздә генә булганга, боларга бертөрле замана модасы төсле генә караганга, бу эшләргә, бу кычкырышларга «курчак туе» дип кенә исем бирәм. Һәм, минемчә, һәммәсе курчак уеныдыр. Курчак уеныннан бер мәгънәле эш килеп чыкмадыгы кеби, табигый, безнең дә бу «төпсез» эшемездән дә бернәрсә чыкмас дип уйлыйм. Бәлки, минем бу фикерем хатадыр. Бәлки, бөтенләй көлкедер. Ләкин, ни булса да, хакыйкатькә бик якындыр йә хакыйкатүктер.

Бу китапта минем милләткә карашым ничек икәнлеге тәмам күрендеге кеби, китмешемезне үзгәртсәк, минем бу өметсезлегем урынына «өмет» тууы да мөмкин икәнлеге ачык белдертелгәндер. Китабым бик ачы тел берлән язылмыштыр. Аерым алганда, халкымыз карашында иң изге саналган «голяма»[2 - Голяма – галимнәр, укымышлылар; бу урында: дин башлыклары, руханилар.] сыйныфына бик каты тукынылмыштыр. Монысы хакында бертөрле аклану-фәлән язмакчы булып, бу кереш сүземне караларга башласам да, үз карашымда иң зарарлы, үсешкә, алга китешкә киртә булулары ачык булган шул сыйныфтан түбәнчелек белән үтенүгә, бердән, вөҗданым разый булмадыгы кеби, икенчедән, каләмем буйсынмады. Фәкать бу очракта укучыларыма гына бер сүз әйтәсем бардыр.

Минем «голяма» сыйныфына каты-каты һөҗүмнәрем аларга үземне күрсәтү өчен дошманлыгым-фәләнлегемнән түгелдер. Бәлки, милләтнең үсешенә киртәләрне эзләгәндә, кайсы яктан караганда да, шул «голяма» сыйныфының иң алда кылычын тотып наданлыкны саклавын күрдекемнән, һичшиксез, аларның булулары зарарлы идеке фикере күңелемдә бик нык урнаштыгыннан, үзем белгән нәрсәне шундый милләтнең алга китүе, үсеше кебек изге эшләрдә сакларга, бердән, үзем буйсынган ислам дине киртә булдыгыннан, икенчедән, начарны – яхшы, каракны – тугры, зарарлыны зарарсыз итеп күрсәтергә вөҗданым риза булмадыгыннан һич олылаусыз-нисез, бары кадәре һәммәсен күрсәттем. Кайбер кешеләр, бигрәк «голяма» тарафдарлары, минем бу сүзләремне, минем аларны белмәвемә, аларның һәркөнне кылып тора торган яхшылыкларын күрмәвемә юрау ихтималлары бардыр. Ләкин бу хатадыр. Һәм бик зур хатадыр. Үземезнең өй тарихымыз теркәлә башлаганнан бирле, атам-анам тарафы мулла була килмеш улдыгы кебек, үзем дә шундый «голяма» кайный торган «казан» да укыдыгымнан, башка тормышымда да алар берлә катышуым бик күп булганга, алар хакында минем язган сүзләрем бик белеп, бик озын тәҗрибәләрдән соң язылганга, хата булу ихтималы бик ерактыр. Мин һәр эштә «голяма» ның алга китешкә киртә икәнен күргәч, милләтне тәрәккый[3 - Тәрәккый – үсү, алга китү, прогресс.] иттерәсемез килсә, аны башка милләтләр арасына кертәсемез килсә, аңа киртә булган «голяма» сыйныфының сүзенә илтифат кылмаска, үземезнең ыштан алудан башлап кыз бирү, угыл өйләндерү, самавыр төзәттерү эшләремезгә кадәр катышуларын бетерергә тиешлегенә һәм аларның сыйныфларына бер артыклык (привилегия) бирмәенчә, кешесенә күрә генә эш йөртеп, халкыбызның алар хакында урнашкан фикерен үзгәртү кирәкле уена йиттем.

Минемчә, хәзер тәрәккый өчен иң кирәкле эш – үземезне шул голяманың тәхет коллыгыннан коткарып, һәр хәрәкәтемездә хөр булмактыр. Шуннан соң безнең эшләремез рәткә китсә китәр. Әмма ул «голяма» ның кәкре-бөкре фикере берлән һәм голяманың ул кадәр мин-минлеге берлән еракка китә алмавымыз һәммә кешегә мәгълүм бер эштер. Испания кебек дөньяның иң бай, мәдәнияткә иң сәләтле кыйтгасының бу көнге дәрәҗәдә калуына, Бохара кебек шулкадәр төзек бер мәмләкәтнең иң түбән, иң начар дәрәҗәдә булуына «голяма» ның кәкре-бөкре, черек фикерләрен үзләренә юл күрсәтүче итеп тануларыннан башка бер сәбәп юктыр.

Һәр диндә, һәр халыкта «дин голяма» сы исемендәге халыкның манигы тәрәккый[4 - Манигы тәрәккый – үсешкә, прогресска киртә.] икәнлеге исбат ителгән бер хакыйкать булгач, безнең голямамыз гына ул гомуми кагыйдәдән чыкмаячаклардыр. Шуның өчен без хәзер аларның сүзләренә илтифат кылмаенча хәрәкәт итик. Без аларны, приговор биреп, үлегемезне күмәр, туганымызга исем кушар өчен билгеләгәнмез. Һәм аларга шуннан үтәрлек бер хак бирергә хакымыз да юктыр. Бирсәк тә, үземезгә аннан зарардан башка нәрсә булмаячактыр.

Манигы тәрәккыйның икенчесе – мәдрәсәләремезнең, мәктәпләремезнең юклыгы һәм дә барларында укыла торган гыйлемнәрнең эшкә яраксыз бер чепухалар булуы вә мәдрәсә-мәктәп эшләренә әһәмият бирмәвемездер. Моның да сәбәбе баягы голямаларга ышануымыздан һәм дә, аларның шул эшне эшләргә сәләтле түгеллеген белә торып, шулкадәр мөкатдәс эшләрне аларга тапшыруымыздандыр. «Тәрбия ни? Уку ни? Укыту ни?» икәнлеген белмәгән кешеләргә шул эшне тапшыру – һәм көлке, һәм кайгылыдыр. Бу мәсьәләне уйлаганда, һәрвакыт минем хәтеремә русларның иң бөек мөхәррирләреннән, иң зур психологларыннан Тургеневның «Все это было бы смешно, когда не было бы грустно» дигән сүзе исемә төшә дә, бу эш хакында шуннан да мәгънәле сүз әйтергә таба алмаенча, телемдә шул шигырьчекне әвәләндерергә тотынам. Мин бу мәсьәлә хакында еглыйм да, көләм дә. Ләкин һичберсеннән файда чыкмадыгы кебек, миннән соң килә торган яклаучыларга егларга да, көләргә дә бер эш булсын өченме, мәсьәлә һич үзгәртелгәнлеге юклыгыннан башка, аның хакында уйланганы да бик аздыр.

Өченче манигы тәрәккый һәм дә иң сизелә торган манигы тәрәккый – милләтемездәге хезмәткә ярарлык кешеләрнең һәм хезмәт итә торганнарның бик фәкыйрь сыйныфтан чыгып, үзләренең тамакларын туйдырыр өчен, милләткә хезмәт итәр урынында иң түбән кешеләрнең коллыгында изелүләредер. Бусы бик аяныч вакыйга һәм бик кәефсез хәлдер. Хәзерге күзгә күренгән язучыларның һичберсе юк ки бәйсез рәвештә хәрәкәт итә алсын. Һәммәсе үз тамагын туйдырыр өчен, үзенең урынын саклар өчен, шундый кешеләрнең башмакчысы булырга ярамаган кешеләрнең кулларында уенчык булып йөриләр. Иң кәефсез ягы – боларны бу коллыктан кортырлык бер җайның күренмәве һәм дә булганы бер шул коллыкка төшә баруыдыр. Милләтнең алдан бара торган кешеләре һәм халыкка караңгы юлда ут күрсәтә торган затлары, үзләренең утларын сукырларның күзләренә, кәефләренә зарар итмәс өчен, йә бөтенләй күрсәтмәенчә халыкны караңгылыкта калдыралар, яисә тычкан уты төсле генә якты биреп, халыкны караңгы төндә адаштыралар гынадыр. Бу мәсьәлә, нигездә, иң әһәмиятле, иң зур фикер сарыф кылына торган эштер. Ләкин бу эш, безнең болгарларның[5 - Русиянең уртасындагы мөселманнар тарихча «болгар» халкыннан булып, татарлар боларга килеп кушылган гына булганга, бу китапта «болгар» исеме берлән йөртәчәкмен. – Г. Исхакый искәр.] бәхетсезлегенә каршы, башка милләтләрнең киресенә булгандыр. Башка халыкларда күбрәк тәрбиячеләр, бигрәк язучылар зур байлардан вә зур дәрәҗәле затлардан чыкмыштыр. Әмма бездә бер артык сүз ычкындырса, шуның җәзасы ничә айлар ач йөрергә мәҗбүр була торган яисә шул сүз өчен бөтен халыкның күзеннән төшеп, үзенең кечкенә бер эшенең дә артыкка китүенә сәбәп була торган сыйныфтан килмештер.

Дүртенче манигы тәрәккый – безнең рус мәктәпләрендә укымавымыз, бу көнгә кадәр үземезнең мәдрәсәләремезнең юк икәнлеген белмәвемез һәм дә үземезнең бик надан, күт юу кагыйдәләреннән бик аз үтә алуымызны танымавымыздыр. Бу эш безнең китешемезгә бу вакытка кадәр бик зур зарар итдеке кеби, киләчәктә дә киртә булачактыр. Чөнки халкымыз арасында иң аңлаган дигәннәремез дә бу көнгә кадәр хөкүмәт мәктәпләрендә укудан качалар һәм качыралар. Мин бу эшнең бер дә сәбәбен белмәсәм дә, бик кайгырам. Минемчә, бик кайгырырга тиеш мәсьәлә һәм тизрәк шуның киртәләрен бетерергә тырышырга кирәкле мәсьәләдер. Безнең Русия идарәсенә буйсынуыбызга өч йөз илле ел булса да, шул озын гомердә руслардан һич файдадан башка нәрсә күрмәсәк тә, бу көнгә кадәр безнең Русия идарәсенә буйсынган булуыбызны белмәгәннәремезнең саны чиксез булдыгы кебек, руслардан әллә нинди куркып, аларның һәммә эшләренә шикләнеп караучыларның да исәбе-хисабы юктыр. Бу – безнең милләтемезнең китеше өчен һәм ватанымызның файдасы өчен бик зарарлы эштер. Шуның өчен бу эшне бетерергә хөкүмәт тә, әлбәттә, бик нык бил баглап тырышырга тиештер. Ул – болгарлар арасында рус телен тарату, рус әдәбиятына мәйдан бирү һәм дә болгар әдәбиятына юл ачу берлән була торган эштер. Болгар әдәбияты болгарларның иң аңлаган кешеләренең бәгырьләреннән чыкканга, аларның күңелләрендә русларга ышану тәмам урынлашканга, алардан һич куркырга ярамыйдыр. Бу әдәбият[ның] руслар берлән болгарларны якынлаштыруында, бик күп кеше тарафыннан укылып, бик күп кешенең фикеренең тиз ачылуына да сәбәп булуында шөбһә юктыр.

Бишенче манигы тәрәккый – эшләгән эшләремезнең һәммәсенең төпсез, нигезсез булуыдыр. Безнең һәммә эшемез – бу ел булса, киләсе елга юктыр. Моның сәбәбе[н], кайбер кешеләр, безнең миебезнең шундый кимчелек берлән яратылуыннан, дисәләр дә, минемчә, монда да эшкә өйрәнмәгәнлекемезнең бик күп зарары бардыр. Бу безнең һәр хәрәкәтемездә күрелә торган авырудыр ки, һичшиксез, моның дәвасын табып, бу бәладән котылуга тиештер.

Бер авылда ачылган мәктәп бер ел дәвам итә, икенче елында бөтенләй ташлана. Бер мәктәпкә кергән шәкерт бер ел укый да, икенчесендә чыгып, бер эшкә тотынган була, икенче елны анысын да ташлый. Бу эшләр һәммәсе – безнең күз алдымызда һәр көнне күренеп тора торган бер эштер. Тагы бездә бер эш бар: һәммә кеше бик зур эшләмәкче була. Әгәр ул эштән ул теләгән кадәр үк зур эш чыкмаячагын белсә, хәзер ташлый. Тагы бик зур файда күренер төсле булган эшкә тотына. Аны да күрә дә, аны да ташлый. Әмма акыртын гына эшләп, озын гомердә бер нигезле нәрсә чыгаруны без яратмыймыз да, теләмимез дә. Безгә, булса, тиз булсын һәм бик файдалы булсын. Без, бер ел русча укып, университет правасы алырга тырышамыз. Ике ел укысак, бер-бер мәхкәмәдә унбиш сумлык писер булып, милләткә бик зур хезмәт иткән кеше кебек, бик вәкарь берлән генә хәрәкәт итә башлыймыз. Менә шул эшләрнең һәммәсен мин инкыйраз галәмәтләре дип уйлыйм. Шул сәбәптән мин, һәммәмезгә шул эшләрне рәтләргә тиеш, дим һәм аңлаган кешеләргә фарыз дәрәҗәсендә үк, дим. Әгәр алга китик дисәк, һәммәмез милләтнең иң кирәкле эшләренә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Барымыз – аңлаганнарымыз бергә бер юл берлән хәрәкәт итик. Һәммәмезнең теләгәнемез бер, һәммәмезнең эстәгәнемез бердер. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бернәрсәмезне дә кызганмыйк, менә шуннан соң милләт милләт төсле булса булыр. Югыйсә чәй янында варенье илә азрак исереп, милләтнең киләчәкләрен сөйләүдән берни чыкмый. Агачтан йимеш алыр өчен, аны орлыктан сачеп, һәр көнне никадәр хезмәт сарыф кылып, ничә еллар тырышканнан соң гына мәкъсудка ирешәләр. Без дә шулай итик. Бүген сачеп, иртәгә алма җыярга тубал күтәреп чыкмыйк. Һәм, алмасы булмаса, агачны бәреп-сугып бетермик. Тагы хезмәт сарыф кылырга тотыныйк. Бара-тора, вакыты йиткәч, алмасы да булыр, файда да булыр.

Бу китапта язылган сүзләр, теләсә бик ачы булсын, теләсә бик төче булсын, минем күңелемнән кайнап-кайнап чыккан мәгънәләрдер. Ачылары да күз яше беткәннән соң, еглый-еглый арыганнан соң, ни берлән дә күңелне аңлату мөмкин булмагач, көлке берлә аңлатылган хакыйкатьләрдер. Һәм дә ул көлгән гыйбарәтләрне чыгарырга элгәре бик күп яшьләр сарыф кылынганга, алары үз карашымча төчеләреннән дә кыйммәтледер. Һәм дә төчеләреннән дә тәэсирле булырга тиештер.

    Мөхәммәдгаяз

Иншаэ Аллаһе әр-рахмән[6 - Иншаэ Аллаһе әр-рахмән – мәрхәмәтле Алла теләсә.]

Аллаһ насыйп итсә, Шаһмөхәммәд Ишмукаев никях мәҗлесенә киң күңеллелек кылып килүегезне үтенәдер. Чәһаршәнбе көн өйләдән чыгуга, әмма сәгать икедә никях укылыр. 12 нче сентябрь, 1800 сәнә

дип таралган чакыру кәгазе нигезендә, Шаһмөхәммәт байларга чәһаршәнбе көн никях мәҗлесенә халык җыела башлаган иде. Шаһмөхәммәт байларның өендә дә туй яраклары, мәҗлес кирәкләре хәзерләнгән иде.

Менә хәзрәтләр күренде. Әлмөхәммәт хәзрәт, Әхмәтша хәзрәт, Вәлиулла хәзрәт, Зәки хәзрәт, Җәмал мөәззин, Хәким карый, Мәрдан суфи бер-бере артлы бай өенә таба киләләр иде. «Туйлар мөбарәк булсын, Шаһмөхәммәт!», «Әйе, шулай булсын инде!» дигән догалар берлән хәзрәтләр эчкә керделәр. Аннан да атлы килеп чыга, моннан да килеп чыга иде. Күренгәне бер, Шаһмөхәммәт байларга килеп сәлам биреп, «Туйлар мөбарәк булсын!» сүзләре берлән эчкә юнәләләр иде.

Кунаклар килеп бетә язган иде, бары Фәхри кода, Шаһмәрдан ишан берлән Гали бай гына калганнар иде. Озак үтмәде, камчат бүректән Фәхри кода, саурый[7 - Саурый – ат тиресеннән ясалган күн.] читек, саурый кәвеш, яшел чапан, яшел чалмадан Шаһмәрдан ишан да баягы «Туйлар мөбарәк булсын!» ны әйтеп, эчкә кереп киттеләр. Пар тимеркүк атларда озакламаенча Гали бай да килде.

Шаһмөхәммәт байларның йортларыннан арткан ат берлән генә дә урам бөтенләй тулган иде. Капка төбендә карарга килгән кешенең дә исәбе-хисабы юк иде. Кодалар килеп беткәч, Ишмукаев үзе дә өйгә кереп китте.

Өч катлы таш өйнең һәммә йирендә мәҗлес хәзерләнгән иде. Шаһмөхәммәт бай залны бер кат күздән кичерде. Ике табын хәзрәтләр, ике табын кодалар берлән зал шыгрым тулган иде. Гостиный, түбән өй, чарлакны – һәммәсене карады. Күп кешеләр берлән исәнләште, күп кешедән «Туйлар мөбарәк булсын!» сүзен дә ишетте. Кирәкле кешеләр беткән төсле күренде. Һәм дөресте дә беткән иде. Шаһмөхәммәт, карап бетергәч:

– Хәзрәтләр! Эш тәмам иде, – диде.

Мәхәллә хәзрәте Әхмәтша мулла да, тамагын кырып, «эһэ-һэ» дип:

– Соң инде укыйкмы, Фәхри агай? – диде.

Фәхри:

– Әйе, хәзрәт, укыйсыз инде, Шаһмөхәммәт кызы Айсылуны минем угылым Бикбауга никях укыйсыз, – диде.

Фәхри бай бу сүзләрне әйткәндә бөтен мәҗлес акыртын гына елмайганнар иде. Шаһмөхәммәт:

– Ун мең мәһәр, һәммәсе тәмам, – диде.

Бу сүз соңыннан хәзрәт шаһит-фәлән дигән сүзләрне сорамаенча ук, гүя аңарга кыз да, кияү дә ризалыкларын барып әйткәннәр кебек, Шаһмәрдан ишанга күзенең бер очы берлән карап, башын бөкте. Ишан хәзрәт:

– Үзеңез укыңыз, мулла Әхмәтша, үзеңез! – дигәч, Әхмәтша хәзрәт тагын бер «эһэ-эһэ» дип, «Әлхәмдүлиллаһ» дип башлады. Бикләгән бер сүзен дә калдырмады. Коръән Газыймнан «Вә ин хифтем илля тәгъдилү» аятен калдырса да, «Мөсәннә вә сөлесан вә робгы» ны бик сузып-сузып, үзенә бер дәрт берлән укыды. Никях та бетте.

Фәхри кода берлән Шаһмөхәммәт бай да, хәзрәтләр табынында кулларына акча тотып алды-артлы әйләнеп чыктылар. Биргән сәдакалар Шаһмөхәммәт байның, Фәхри коданың йөзләрен кызартырлык түгел иде – хәзрәтләргә иллешәр (!), мөәззиннәр, карыйларга да егерме биш сум иде. Мәҗлес башланды, кашык-тәрилкә кузгалды, бөтен өйдә чыкыт-чыкыт кашык, тәрилкә тавышы иде. Озак үтмәде, бу моңлы тавыш та бетте. Акрын-акрын ашлар килә башлады. Килгән аш саен Шаһмәрдан ишан яисә хәзрәтләрдән берсе тарафыннан: «Бәрәкалла, ашны бик зур хәзерләгән икәнсез, мулла Шаһмөхәммәт», – дигән сүз үзенә бертөрле тавыш берлән әйтелә иде. Ләкин бу сүз Шаһмөхәммәт байның да, Фәхри коданың да күңеленә электрик төсле тәэсир итеп, ике кода да тиреләренә сыймас дәрәҗәдә кәефләнәләр иде. Хәзрәтләр дә белми әйтмиләр лә инде! Укыган кешегә һәммәсе билгеле, кодаларның бу кадәр кәефе киләсен белмәсәләр яки бөтенләй әйтмәсләр иде, яисә кәеф таба торган икенче сүз табырлар иде. Мәсәлән, бер дә булмаса: «Мулла Шаһмөхәммәт, үзеңә Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә яшь кызлар алырга язсын, абыстаң әле сөйләп тора иде, эһэ-һэ, яхшы инде, тынычлык берлә торырга язсын!» – диерләр иде.

Мәҗлес бик зур корылган иде. Казан ашларының һәммә төрлесе булдыгы шикелле, кондитер ашы берлән дә дөнья тулган иде. Аш артыннан аш килеп, ахырында ширбәт килде. Һәммә кеше, бер-берсенә карап, елмаешып, кесәләрен актара башладылар. Бөтен мәҗлесләрдә акча тавышы купты, шотыр-шатыр иткән кәгазь тавышы берлән, сирәк-сорак чылтыраган алтын тавышлары бөтен өйне тотты. Озакламады, һәммә тәрилкә өем-өем акчалар белән хатын-кыз ягына юнәлә башлады, фатихадан соң хәзрәтләр баягыча кодаларның тәненә тәэсир кылырлык, ата күркәдин зур иттереп кабартырлык сүзләр әйтеп чыгып киттеләр.

Кунаклар таралуы бик хозур булды. Һәммә кеше үз танышы берлән, көлешә-көлешә, Айсылу берлән Бикбауга мәхәббәт теләп чыгалар иде. Хәзрәтләрдән андый сүз ишетелми иде. Алар аның урынына «ярдәмчел кеше, ярдәмчел кеше» дип, кесәләрендәге акчаларны капшый-капшый сөйләшеп чыгалар иде.

Ләкин ишегалдына чыккач та китәргә булмады, чөнки Шаһмөхәммәт кода кучерларга өчәр тәңкә акча, берәр булки, берәр яулык өләшә иде. Дөрест, аны элгәрерәк тә өләшеп бетерергә мөмкин иде. Шаһмөхәммәт бай һәммә кунак алдында акча кызганмаганын күрсәтер өчен шулай иткән иде. Озак үтмәде, Шаһмөхәммәт бай, эшне бетереп, кунаклар янына килде. Күзләре ут кебек уйный, һәммә кешенең йөзенә караганда, «Менә абзаң ни эшли!» дигән төсле иттереп карый иде. Шаһмөхәммәтнең бу эше дә тәбриксез калмады, ишан хәзрәт:

– Һиммәтеңә рәхмәт, мулла Шаһмөхәммәт! – диде.

Шаһмөхәммәт «эһэ-һэ» дип, хәзрәтнең ни әйткәнен аңламыенча:

– Шулай булсын инде, хәзрәт, шулай, – диде.

Акыртынлап кунаклар тарала башлады. Кунаклар арасыннан:

– Байлык ни эшләтә! Курчак туена никадәр расхут! Ике яктан кырык мең, кеше үз кызын биргәндә дә алай расхут тота алмый, и, байлык яхшы нәрсә соң! – дигән сүзләр ишетелә иде.

Мәрхәмәт, йа Раббым, кырык мең тәңкә! Курчак туена кырык мең тәңкә?! Кем әйтеп, кем ышаныр бу сүзгә? Ләкин ышансаң-ышанмасаң да, бу – курчак туе иде! Һәм чыккан расхут та кырык мең иде. Сез: «Бу эшләр ни өчен? Ник курчак туена кырык мең? Бу эштән кемгә файда булды? Әллә гомуммилләткә бер-бер файда бармы? Ник болай иткәннәр?» – диерсез. Мин тагы «Бу туй – курчак туе иде, чыккан расхут кырык мең иде» дән башка җавап белмим. «Кырык мең!!! Кырык мең!!! Бер файдасыз кырык мең!» дисезме? Без элгәре үземезгә кәеф килердәй йирләрдән кырык меңнәрне кызганмый идек! (Бу туй – үзе зур дәлил.)

Күпме расхут чыкса да чыкты, туй үтте, Шаһмөхәммәт бай берлән Фәхри дә читтә: «Менә акчаны кызганмыйлар, курчак туена кырык мең тотканнар», – дигән зур ядкяр калдырдылар. Ләкин озак үтмәде, бу сүз аларны мактар өчен булмаенча, яманлар өчен әйтелә башлады. Сөекле укучы, бәлки, бу эшкә гаҗәпкә дә калыр, хакы да бар. Ләкин һәр нә исә бу эш язучының үз хыялы түгелдер, вакыйгадыр. Һәм гаҗәплегендә дә гаепле язучы түгел, бәлки вакыйганың үзе һәм дә сезнең бу эшкә егерменче гасыр күзе берлән каравыңыздыр. Безнең эшләремез арасында унтугызынчы гасырда эшләнгән эшнең егерменче гасырда көлке булуы ис китә торган бер эш түгелдер. Безнең һәммә эшемез шулай, унсигезенче гасырда эшләгәнемез унтугызынчы гасырда көлкегә калмыш, унтугызынчы гасырдагы эшемез егерменче гасырда, егерменче гасырдагы эшләремез дә егерме беренче гасыр кешеләренә көлке булуында да шөбһәм юктыр.

Һәр нә булса булды, туй бетте. Күп вакыт үтмәде, әлеге Шаһмөхәммәт бай да, Фәхри кода да баягы кырык меңне икенче мәртәбә күрә алмаенча, дөресте генә, кирәкләренә тотарга да таба алмаенча вафат булдылар. Сез инде нигә ул кадәр үз хәлләрен белмәенчә, киләчәкләрене уйламаенча кылынганнар диерсез. Эшләгән эшләремезнең ни өчен, ник икәнлеген белмәенчә кылуыбыз – болгарларның искедән калган табигатедер. Әгәр бу табигать бездә булмаса иде, белмим, без хәзер нинди милләт булыр идек икән? Бабайларның «үткән эшкә салават» дигән сүзләре берлән күңелемезне җуатыйк та эшемезгә тотыныйк. Унтугызынчы гасырда бер курчак туе кырык мең булдыгы шикелле, җанлы курчаклар туе да кырык мең берлән калмаенча, сиксән меңгә бик еш йитә иде. Заманасына күрә гадәте, гадәтенә күрә кешесе, кешесенә күрә гакылы, уе, күрәсең, инде. Югыйсә безнең заманда ул кырык меңнәр, сиксән меңнәр курчак туена тотарга түгел, үземез өчен кирәкле, милләтемезнең җаны диер дәрәҗәдә булган мәдрәсәләр, мәктәпләр салыр өчен дә юктыр.

Еллар үтә бара, халык арасында мода үзгәрде, байларымызның камчат бүрекләре кечерәйде, бикәләремезнең ак калфаклары кыскарды, әмма расхут көннән-көн арта иде, мода кирәкләре дә, белмим, сәгате саен үзгәрә иде. Сез: «Ул вакытта голямалар ни эшли иде? Халыкка бу эшләрнең ярамавын, болай кылынсак, киләчәктә милләтемезнең бетү ихтималын сөйләп, мондый эшләрдин тыелырга вәгазь кылмыйлар идеме?» – диерсез. Мин әйткән идем ләса, Фәхри берлән Шаһмөхәммәткә вә аның төслеләргә «бәрәкалла һиммәтеңә!» диләр иде дип.

Ләкин озак үтмәенчә, голяма арасында икенче мәсьәлә чыкты – дин мәсьәләсе. Ул да: «Безнең болгар йортында ястү (ясигъ) намазы фарызмы, түгелме? Вакыт керәме, юкмы?» – мәсьәләсе иде. Бөтен болгар голямасы шуның берлән мәшгуль булдылар. Һичбер мәҗлестә шул мәсьәлә чыкмый калмады. Һәм дә һәр почмакдин «Ля нөсәллим, лям ля яҗүз, мәмнуг» (риза түгел, буйсынмыйм) дигән сүзләр ишетелгән кеби, әфьюнлы баштан «гакыллы» вә «ныклы» дәлилләр дә агып кына тора иде. Бу мәсьәлә көннән-көн халык арасында җәелә иде. Көннән-көн ике тарафның да сүзләргә сүзләре күбәя иде.

Ниһаять, һәр мәҗлес салада казна җыены хәлен алды. Йомшаграк кешеләр һичбер мәҗлестән башларын авырттырмаенча чыга алмыйлар иде. Бер мулла бер көнне бер тарафта булса, икенче көнне икенче тарафта була иде.

Алай булса да, бер максатсыз, сәбәпсез түгел иде. Вак салган көнне ястү тиеш түгел ягында, әфьюн салган көнне, һичшиксез, кирәк, хәтта, кирәк түгел, дигән кешеләрне көфер саный иде йә киресенчә иде. Шаһмөхәммәт берлән Фәхри булмасалар да, алар төслеләр тагы бар иде. Алар голямалар арасында чыккан бу икенче курчак туена бик кәефләре килә иде. Расхут курчак туе төсле үк түгел, кызыгы һаман кызык. Шуның өчен бу байгуралар бик еш мәҗлесләр ясыйлар һәм сазлы күлдә чыккан бакалар тавышына охшашлы муллаларның кычкырышларын, гаугаларын бик кәефләнеп, урта гасырлар падишаһларының җарияләре йырлагандагы кеби, башларын селкә-селкә тыңлап торалар иде. Ниһаять, бу эш бик зур иде. Бәлки, моңарга тотылган расхутлар да курчак туеннан ким булмагандыр.

Голямалар арасында тавыш купты, дошманлык артты, һәр тараф мәкаләләр яздылар һәм ике як та үзләренең – хак, тегеләрнеке – хата дип кенә калмаенча, кяфергә, иманга барып җиттеләр. Сез тагы бу тавышлар, бу ызгышлар, бу расхутлардан гомумгә ни файда килде дисезме? Тагы шул соравыгызны китердеңез. Әйттем түгелме соң, без андый эшләремездә гомуммилләт файдасын яки башка бер файданы күзәтмибез, ул – безнең бабайларның иске гадәте, дидем ич. Тагы ни кирәк инде?

Бу вакытларда халык арасында мәсҗед бина кылына башлаган, мәдрәсәләр ачылып, дәрес әйтелә, сабак укыла башлаган иде. Ләкин мәдрәсәләремез, мәктәпләремездә ни өчен, ник укылдыгы игътибарга алынмадыгы өчен, шәкертләремезнең гомеренең күбесе үзләренә кирәкмәс нәрсәләр уку берлән әрәм була иде. Милләтнең яшәеше өчен иң лязем булган әхлак, татулыкка һич әһәмият бирелмәдеге өчен, шәкертләремез бер милләтнең башчысы булу түгел, чынлыкта бер эшкә ярамый торган кеше булып чыгалар иде. Бу кешеләр үзләренең тәрбияләре җитмәгәнне белмәү берлән генә калмаенча, мәдрәсәләр, мәктәпләрдә дә тәрбия кылган булып, милләтнең балаларын кешелекдин мәхрүм кылалар иде. Шул кешеләр зәһәре берлән милләтемезнең күп кешеләре бөтен нәрсә хакында ялган уй берлән торып, дөнья вә ахирәткә үзләренә бертөрле караш кылып, хәтта үлеп тә китәләр иде.

Һәрвакыт дөрест әйтүдән яхшы эш юк. Бу муллалар хакында да дөрест әйтергә кирәк. Йөздән туксан бише мин әйткәнчә кешеләр булса да, берникадәр инсаннар, заманасына ярарлык тугры фикерле кешеләр дә булганнар. Ләкин бунлар бик аз улдыкларындинме яисә үз фикерләрен сөйләргә батырчылыклары булмавыннанмы, халык арасында кирәге кадәр үз фикерләрен тарата алмаганнар. Кәсеп бу вакытта заманасына күрә ярый иде. Бу тугрыда голямалар никадәр «Аллаһе ризык бирүче, сәдака бирергә кирәк, кәсеп берлән табармын димә, кяфер булырсың» кебек кәсептән ихлас кайтара торган сүзләрне «китап әйтә» дип, яңлыш халыкка сөйләсәләр дә, бабайларымыздин калган сату итү, алыш-биреш итүне бетерә алмаганнар иде. Шуның өчен болгар сатучылары, Азиянең һәммә тарафларына китеп-китеп, зур сатулар итәләр иде.

Ләкин бунларның сатуларының файдалы булуы ни өчен, ник икәнлеген белеп эш йөртүдән түгел иде. Бәлки Азия халкы берлән катышып сату итәргә кеше булмаудан һәм ватандашларымыз русларның тәхте коллыгында изелеп ятулары сәбәбендин, андый эшләрне эшләү бик аз гынасының көчендин килүеннән иде.

Һөнәр дә заманына күрә ярарлык дәрәҗәдә иде. Хәтта болгарлар тарафыннан никадәр заводлар, фабрикалар да ачылмыш иде. Һәм бу фабрикалар, заводлар рус фабрикаларыннан ким эшләмиләр иде. Иген игү, ашлык сачу, мал асрау заманына күрә ярый иде. Ягъни бу эшләрне эшләүдә алга киткән булмасалар да, русларга караганда артка да калмаганнар иде.

Замана үтә бара, халык арасында үзгәрешләр күренә башлады. Русларның яңа тәртип берлән ачылган мәктәпләре балаларны икенче төрле фикер берлән тәрбия кыла башладылар. Һәм озак үтмәде, русларда һәр сыйныфның үзенә күрә мәктәпләр төзелде. Рус милләтенә икенче рух бирелде, «рус» дигән атама дәрәҗә санала башлады. Озакламады, һәр эштә яңа фикерле, яңа мәгълүматлы руслар мәйданга чыкты. Болар кирәк сәүдәдә, кирәк башка кәсепләрдә үзләренә кирәкле гыйлемне белдекләре өчен, болгарларның кәсепләренә бик зур зарар иттеләр. Чөнки болар үзләренең эшләренең ник, ни өчен икәнен белеп эшлиләр иде. Әмма безнең мәдрәсәләремез һаман шул иде. Фикеремез һаман шул иде. Дөньяга карашыбыз һаман шул иде!!!

Русларның бу эшләрен күреп, алар артындин бара башламадык. Бәлки бабаларымыз гадәтен югалтмыйк дип, кирәкмәс гадәтләремезгә чормалып яттык. Голямаларымыз кайберләремезнең, руслардан гыйбрәт алып, үзләренә кирәкле фән өйрәнүләрен күреп яки хөкүмәт мәктәпләрендә укуларын белеп, «замана бозылды, бу эшләр һәммәсе ахыр заман галәмәте» дип кычкыра башладылар. Һәм бу сүзләрнең һәммәсен дә дин исеменнән әйтдекләреннән, халкымызның бик күбесе бу эшләргә, ягъни хөкүмәт мәктәпләрендә укуларына, дингә каршы эш дип каралуына сәбәп булдылар.

Озак үтмәде, болгарлар өчен русча укырга мәктәпләр ачылды. Халыкта тагы яңа фикерләр йөри башлады. Шәһәр халкы, авыл халкы голямасы, наданы моңарга каршы килделәр. Һәммә мәҗлестә тавыш, һәммә мәҗлестә шуның хакында ызгыш иде. Халык арасында тагы дин мәсьәләсе чыкты. Голяма арасында дин карашыннан русча уку хәрәммы, әллә читкә кагылган эшме, әллә гөнаһ та, савап та түгелме мәсьәләсе өченче курчак туе булды. Бу мәктәпләрдә ни укылганын белмәенчә, кайберсенең авызыннан хәрәм, кайберсенең авызыннан «көфер» дигән сүзләр чаткы кеби оча иде (голямалар арасында тыелмаган да, кушылмаган да эш, хәтта фарыз дигәннәре дә бар иде). Шул мәсьәләдә халык арасында ялган хәбәрләр тарала башлады. Кечкенә бер сүз, аралар еракланган саен үсә-үсә, коточкыч була иде. Мәктәпләрдә дин укыталар, һәммә кешегә русча уку тиеш булачак, имеш, мәдрәсәләр ябылачак, мәсҗедләр ябылачак, балаларны, көчләп алып, русча укытачаклар!!! Фәлән шәһәрдә бер кешенең угылы русча укыган икән! […] Фәлән муллага килгән рус та, сезнең дин ни, безнең дин ни, барыбер бит, дигән, ди. Әман[8 - Әман – коткар.], йа Рабби, бу ни куркыныч хәбәрләр?! Менә әле күрше хатыны да кунакка барган йиреннән балаларны төяп киткәнне ишетеп кайткан. Галәви ишан да, ахыры яхшы булмас, ди. Һәммә өйдә күз яше, һәммә өйдә хәсрәт… Шәһәрләрдә халык сату итү, кәсеп итүне ташлады. Сала халкы, шәһәрләр ни эшләр икән дип, һәр көн хәбәр көтәләр, һәр көн хәбәр алалар. Коткар, йа Раббым! Тагын кара хәбәрләр!!! Бер солдат хезмәттән кайткан, бояры бер книгә күрсәткән, ди, анда, бервакыт һәммә халык бер диндә булыр, дип язылган, ди. Ахырзаман! Ахырзаман!!!

Шәһәрләрдә мәсҗедләргә җыела башладылар. Салаларда җыен ясадылар.

– Прашение бирик! Прашение! Падишаһның үзенә бирик. Ас, кис, без үз динемезне ташламыймыз. Пригавор, депутат, Петербург! – Һәммә кешенең авызында кайный иде. Озакламадылар, Русиядә булган һәр мәхкәмәгә (волостной судтан Сенатка кадәр) прашение яудыра башладылар. Һәммә йирдә бер тавыш, һәммә йирдә бер сүз иде.

– Ас, кис, үз динемезне ташламыймыз! – Һәр прашениедә язылган иде.

Хөкүмәт бу эшкә гаҗәпкә калды. Халык арасыннан бу фетнәне бетерергә кеше җибәреп, хөкүмәтнең һичбер андый фикере юклыгыны бәян кылдырды. Халыкта икенче тавыш чыкты.

– Русча укылмасын! Динемезне ташламыймыз! Ас, кис! – Яңадан прашение! Яңадан депутат!

Хөкүмәт тагы:

– Русча укыган кеше – укый, укымаганга көчләү юк! Ул да сезгә файда өчен, эшеңез, көнеңез рус берлән булгач, русча белү кирәк ич, – дип, халыкны йомшартты.

Озак үтмәде, тагы хәбәрләр. Коткар, Раббым! Тагы нинди куркынычлы хәбәрләр! Фәлән авыл да чиркәү салырга пригавор сораган! Фәлән авылда учитель алынган, фәлән авылга училище салынган! Тагы күз яшьләре! Тагы аһлар!.. Тагы хәсрәтләр! Хәтта мич башындагы картлар-карчыклар да бу хәбәрне ишетте. Алар да кайгырды.

– Һиҗрәт! Һиҗрәт! Моннан китү! Монда ничек торырга кирәк?! Ас, кис, динемезне ташламыймыз! – аннан да пригавор, мондин да пригавор, яңадан прашение! Яңадан фетнә! Һәммә халык, нишләрен белмәенчә, әйберләр сата, юлга хәзерләнә башлады. Аннан берсе китәргә план язып чыгара, моннан берсе Мәдинәдәге булмаган Габдулла шәех исеменнән хәзер күчү фарыз икәнлеген язып тарата. Тегеннән берсе Истанбулда тормышның җиңеллеген, солтан тарафыннан фәлән нәрсә бирелә, фәлән нәрсә бирелә, диеп үзеннән үрдәк очыра иде.

Анда бер мәҗнүн төш күргән! Икенче йирдә бер карчык үлгән вакытында угылына кулы берлән кыйбла тарафына изәгән!!! Һәммәсе – китәргә дәлил иде. Голямаларның кайсылары, рус мәктәпләрендә укыган кешеләргә һич курку юклыгын, һичбер вакыт дингә тиелмәячәген сөйләп, халыкка нәсыйхәт бирсәләр дә, икенче кешеләр тарафыннан бу сүзләр күңел каралудан гына сөйләнгәнлекне риваять кылынадыр иде.

Ниһаять, халыкның бик күбесе юлга хәзерләнде. Малларын-туарларын саттылар, җиһазларын, әсбабларын тараттылар, өем-өем кеше сәфәргә китә башлады – һиҗрәт кыла башлады. Авылларда күз яшьләре берлән, кыямәт купкан кеби, кайсы туганын, кайсы баласын, кайсы кеше атасын озата иде. Һәр көнне китүче, һәр көнне күз яше, һәр көнне аерылулар, һәр көнне моңлы-моңлы йыр тавышлары, мәсҗедләрдә тәкбир тавышлары кыямәт көне кебек күренә иде!

«Кая баралар?.. Кая китәләр?.. Ник китәләр?.. Бу мәшәкатьләрне ник күрәләр?» диерсез. Боларга бу мәшәкатьләрне күтәрү хәтта күңелгә бер рәхәтлек тә бирә иде. Һәммәсе, дин өчен дөнья ташлау, диеп, бик шатланып әйтәләр иде.

Хөкүмәт боларның бу эшләренә каршы килмәде, булдыра алган кадәр кешеләр җибәреп вәгазь әйттерде. Ләкин фетнә көннән-көн зурайды. Көннән-көн халык арасында төрле хәбәрләр таралды, күчүчеләрнең саны көннән-көн артты. Русиянең һәммә тарафында бер хәбәр, һәммә йирендә бер фетнә иде. Күчүчеләр күчтеләр, монда калганнар да әйберләрен сатып китәргә хәзерләнә башладылар. Һәммә кеше киткәннәрнең хәленнән интегеп хәбәр көтәләр иде. Менә хатлар! Менә хәбәрләр! Изге йирдән изге хәбәрдер?.. Изге хәбәр! Изге!

Киткәннәрнең кайсы Дәрбәндтә, кайсы Батумда, кайсысы Севастополь, Одеста, кайсысы Бакуда фәкыйрьлектә, мохтаҗлыкта кая барырга белмәенчә калганнар. Китәргә дә акча юк! Кайтырга да акча юк! Кая барсыннар бу бичаралар? Нишләсеннәр? Бунларга ни гакыл?! Йирләренә кайтсыннармы? Йирләре кая? Анда кайтып нишләсеннәр? Ат юк җигәргә, тун юк кияргә! Өй юк керергә, йир юк сөрергә. Ни эшләсеннәр?!

Болары болай, икенчеләре ничек? Чын мөһаҗирләр ничек?.. Төркиягә чыгып кала алганнардин дә шул хәбәр!

Истанбулга чыккач, иң әүвәл – карантин! Карантин? Ул ниткән карантин?! Моннан дин өчен күчә торган кешеләргә! Без күчүчеләр, безгә карантин кирәкмәс, без дин өчен күчәмез! Безгә йир бирегез! Ат бирегез! Үгез бирегез! (Кайсылар хәтта, йимеш бакчасы бирегез, дип тә язган иде) сүзләре берлән төрек докторларына гозерләр, прашениеләр биргәннәр. Бер айдин соң карантин да беткән. Боларның да акчалары беткән, инде ни эшләсеннәр соң? Боларга йир кая? Бакча кая? Атлар кая? Үгезләр кая? Теге язуда һәммәсе язылган иде. «Чиновник булырга теләгән кешеләргә, кереп укысалар, укыган өчен жалуния да бирелә» дип язылган иде ич! Һәммәсе дөрест түгелмени?! Һәммәсе ялганмы?! Тагы әле аның өстенә төрекләр:

– Монда ник күчәсез, – дип җөдәтәләр.

– Дин өчен, анда русча укыта башладылар! Әллә нинди безгә кирәкмәгән нәрсәләр укыталар, – дигәч тә, бер дә кызганмаенча шаркылдашып көләләр. Тагы мыскыл итеп, өстенә:

– Сез дин өчен түгел, бәлки наданлык өчен монда килгәнсез, – диләр.

Кайсылары:

– Карендәшләр, сез безгә файда итәргә диеп чыксаңыз, кәсеп итеңез! Менә сезгә Көтәһия вилаятеннән йир![9 - Көтәһия – Анатолияда бер шәһәр.] Сезгә хәзерләп куйган бакчалар юк! Иң яхшысы – Русиягә яңыдан кайтыңыз, үз кәсебеңез берлән тора башлаңыз, динегезгә бер кеше дә тимәс. Русча укыту сезгә зарар түгел ул! Укытсалар, бик укыңыз! Укытмасалар да укырга тырышыңыз! Әгәр сез безгә, безне укытмыйлар, диеп килсәңез иде, без сезне кызганыр идек. Сез, безне укыталар, диеп, монда ислам динендә фарыз булган гыйлемнән качып киләсез. Үзеңез мөһаҗир фи сәбилиллаһ[10 - Мөһаҗир фи сәбилиллаһ – Алла юлы өчен күчеп китүче.] дисез. Бу һиҗрәт түгел, бу – наданлык кына, – диеп, вәгазь итәләр иде.

Бу вәгазьләр Русиядә вакытта булса иде, бәлки, тыңлаган булырлар иде. Хәер, Русиядә дә мондый вәгазьләрне ишеткәннәр иде дә, аларны күңел каралганнан гына әйткән кешеләр сүзенә багышлаганнар иде. Дөресте – бунларны котырткан кешеләрнең күңелләре каралган икән! Татар гакылы артыннан йөри, диләр, бик дөрест сүз. Болар да хәзер һәммәсе һиҗрәт түгел, үз йирләрендә тору фарыз икәнлеген белделәр. Әмма соңрак!

Монда калган карендәш-кабиләсе, баерагы бер аягына кәвеш, бер аягына төрек ботинкасы киеп булса да кайттылар!

Әмма фәкыйрьләр мәңге ят җирләрдә, мәңге фәкыйрьлектә калдылар, туган йирен, карендәш-кабиләсен бер күрер өчен зар еглап, фәкыйрьлектә үлеп беттеләр.

Монда калганнары да әйберләрен сатып, мал-туарларын таратып китәргә хәзерләндекләреннән, аларга да элгәреге дәүләтне җыю, элгәреге малыны кайтару бик җиңел булмады. Нә исә, бунлар үз йирләреннән кузгалмадыкларыннан, еллар да яхшы килү сәбәпле, акыртын гына искечә тора башладылар. Алай булса да, бу фетнә һәр кешенең күңелендә бер җәрәхәт калдырганга, бик озак еллар онытылмады. Тагы акыртын гына искечә тора башладылар.

Яңа эш юк иде, гәрчә Казанда матбагалар булып, һәр телдә китап бастырырга, әдәбият нәшер итәргә рөхсәт булса да, дин китапларына башка, «Сәйфелмөлек», «Йосыф китабы» вә башка [нә] кешегә, нә дөньясына, нә ахирәтенә файда бирми торган китаплар басылса да, кирәкле фән китаплары, әдәби хикәяләр, милли театр уеннары һич күзгә-башка күренми иде. Халык та, «Әлхәмдүлиллаһ, тынычлык!» дип, яткан ягы берлән ята иде.

Менә тагы яңа хәбәрләр! Яңа укыту чыккан, ди! Ысуле изитме, ди?.. Ысуле язидме, ди? Иске китапларны укытмыйлар, ди… Үзләре китап чыгаралар, ди!!! И Раббым! Тагы нинди эшләр! Ит үзендин кортлый диләр, бик дөрест; үз арамыздин чыккан бит! Ул нинди эш ул! Болай укыту ярамый, дип әйтәләр, ди. Әбҗәдне бөтенләй калдырганнар, ди!.. Иҗек тә укытмыйлар, ди!.. Аккош баласы төсле «тый сөнтә, тый сөнтә» дип сайрап торучы балалар булмаса, мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә ни ямь булыр? Белмим инде, белмим? Ахырзаман бигрәк якындыр, ахрысы, берсе бетә, икенчесе килеп чыга. Моны кем уйлаган иде?.. Йа шәйхем, ярдәм! Йа шәйхем, ярдәм!.. Голямалар ни карыйлар? Ник халыкка сөйләмиләр? Бу нинди эш бу! Әле бер китапта «ля» ны калдырганнар, ди! Руска тарту шул инде! Руска!

Голямалар арасында тагы тавыш. Тагы ызгыш! Болай укыту ярыймы, юкмы? Әлбәттә, ярамый!.. Болай укытылса, бөтен кеше язу таныр, бөтен кеше укый белер, төрки телендә кирәкле китаплар булса, укыган кеше һәммәсе, мулладан сорамаенча, үз хаҗәтен белер. Аннан ары муллаларга ни кала?! Ни сөйләсә, аны дөрест сөйләргә кирәк. Әле хәзер муллалар: «Ай ахмак, китапта шулай әйткән!» – дисәләр, бөтен мәҗлес авызын ачалмый иде. Инде бетте. Голямага кадер бетте!.. Һәммә кеше укыгач, һәммә кеше белгәч, ул нигә ярый?! «Ахырзаман галәмәте! Ахырзаман!» – тавышы һәр йирдә ишетелә иде. Бу вакыйга әүвәлгеләргә караганда да зур булды. Чөнки бу үз арамыздан чыкканга күрә, бик күп кеше болай укытуны яратмасалар да, яратучылар да бик күп иде.

Озак үтмәде, шәһәрләрдә ысуле җәдит мәктәпләре ачыла башлады. Голяма арасында сүз күбәйде. Кара халыкта «Арышның поты ничә тиен? Тире бәһасе кыйммәтме?» урынына: «Ысуле җәдит нишли әле? Фәлән хәзрәт аларны бик сүккән дип әйтәләр, дөрестме?» сүзләре ишетелә башлады. Халык арасында дүртенче курчак туе әүвәлгеләрдән дә ким булмады.

Курчак уйнаучы сакаллы балалар (байлар) тагы бу эшкә катыштылар. Һәр кеше үзенә бертөрле сүз сөйли иде. Тагы, бәхетсезлеккә каршы, гәзитә дә шуны яза башлады.

Халык арасында тагы:

– Гәҗитче ни яза? Бик мактыймы инде ысуле җәдитне? – сүзләре ишетелә башлады.

Голяма арасында тагы ызгыш!.. Тагы кычкырыш!.. Кяфер! Кяфер!!! Ысуле җәдит хәрәм! Гәҗитчегә ышанырга ярамый, ул ни белә? Фәлән ишан әле бер ысуле җәдит кешесен парахутта күргән, ди, йир түгәрәк дип әйтәдер, ди, аңарга инде кем ышансын?..

Берсен берсе кире кагып, китаплар чыга башлады. Һәммәсе дингә яраштырган булып, нә динене белмәенчә, нә ысуле җәдит нидән гыйбарәт икәнлеген белмәенчә, рисаләләр яза башладылар. Табигатьтә бер кагыйдә бар: бер яңа эш чыкса, ул, һичшиксез, үсә. Шул кагыйдәнең дөрестлегеннәнме, ысуле җәдит көннән-көн алга бара иде. Бу эшләргә караганда бервакытны бөтен халык арасында шулай тәртип берлән укыту таратылып, безнең болгар милләте дә башка милләт төсле булу өметен уйлатуда иде.

Ләкин безнең бәхетсезлеккә каршы, болар арасында да төрле тавышлар чыкты; милли файдадан битәр шәхси файдалар карала башланды. Төрлечә юлларга бүленә башлады. Һәр кеше үзе белгәнчә, дөрестен әйтсәм, үзе белмәгәнчә, мәктәп өчен китаплар чыгара башлады. Бу китапларны үз мәктәбендә һәм якыннарының мәктәбендә укыттыра башладылар. Бу китаплар күбесе методикага яраклы булмаганга, ысуле җәдит исеменә яманат бирә башладылар.

Казанда, Оренбургта, Троискида, Уфада, Чистапулда, Каргалыда, Семипулатта, хәтта Әстерханда да ысуле җәдит мәктәпләре ачылды. Авылларда да мәктәпләр күренә башлады. Яңа укыту һәммә йирдә акыртын гына тарала башлады. Һәр нә кадәр укытулар төрлечә булса да һәм яңа методикага ярамаса да, әүвәлге Нух заманыннан калган ысулга караганда файдалыгында шөбһә юк иде. Һәммә йирләрдә мөгаллимнәр кирәк була башлады. Халыкта «уку-укыту» сүзләре еш-еш сөйләнә башлады. Мөгаллимнәр өчен укытучылар институты кирәклеге вә иске мәдрәсәләрнең эшкә ярамавы да ачык фикерле кешеләр арасында кат-кат сөйләнә башлады. Халык арасында «саклык», «кешелеклелек» дигән сүзләр ишетелә башлады.

«Тәрҗеман» гәзитәсенең һәр нумирында мәгариф вә милләтнең алга китеше өчен чаралар эзләү тиеш идеке, мәгарифсез милләт – җансыз кеше кеби улдыгы ачык-ачык иттереп, кайвакыт бик ачы, кайвакыт төче гыйбарәләр берлән мәкаләләр күренә башлады. Мәктәпләргә мөгаллимнәр хәзерләү кирәк улдыгыннан, анда-монда ысул күргән кешеләрдән, күбрәк йирдә «ысул» дигән сүзне ишеткән кешеләрдән мөгаллимлеккә өйрәнә башладылар. Бу эшләрдә дә байларның бик зур катышы булды. Бик күбесе моңардан курчак туйлары ясашып, килгән кешеләрдин иң әүвәл үзенең кылган эшләрен: