banner banner banner
Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)
Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)

скачать книгу бесплатно


Бер дама:

– Хатыннарда чәйне дә бик күп эчү гадәте булган, имеш, – диде.

Җәгъфәр әфәнде, мулла хатыннарында көнендә унар мәртәбә берәр чиләкле самавырдан чәй эчкән хатыннар бик күп булуын сөйләп, хәтта шундый ашап-эчүдән бушамый торган кешеләр тасвир кылынган егерменче гасыр мөхәрриренең әсәрләреннән булган бер романның да исемен әйтте. Бик күбесе романның исемен язып та алдылар.

Аш беткәннән соң, бер картрак кына хатын кафедрага чыгып сөйләргә башлады:

– Бу аш безнең иптәшләремездән – болгар мөхәррирләренең иң зур талантка ия булганнарыннан, иң актыккы болгар мөхәррире, иң актыккы болгар Җәгъфәр әфәнде исеменә бирелмештер. Җәгъфәр әфәнде болгар мөхәррирләренең берсе булганга, шул арада шулкадәр сөйләнгән болгар әдәбияты, әдипләре хакында мин дә бераз сүз сөйләмәкче булдым. Болгарларның калдырган нәрсәләре бик күп булса да, моның да иң әһәмиятлесе, иң файдалысы – болгар әдәбиятыдыр. Болгар әдәбияты болгарлар тарафыннан язылганга күрә, болгарларның борынгы әсәрләреннән бере булдыгы шикелле, фикер [әйтергә] теләп, аңлап язылганга күрә, файдалы бер әдәбияттыр. Болгар әдәбиятында без ачык болгар тормышын таптыгымыз кебек, бик ачык әхлак дәресе дә алачакмыз. Боларның психологияләре ачыклыкны теләгәнгә, боларның әсәрләрендә һәммә фикер ачык иттереп сөйләнмештер. Әдәбиятта беренче дәрәҗәдә санала торган психологиянең тугрылыгы, тормышка яраклы булуы – тәмамән болгар әдәбиятында кайгыртылгандыр. Шуның өчен болгар әдәбияты безнең арамызда һәм башка кавемнәр арасында да әһәмиятле урын алачактыр. Болгар әдипләре дә, әдәбиятлары кеби җитди кешеләр генә булгангамы, болар арасыннан да, кайбер француз романнары кебек, мәгънәсез, кәгазь әрәм иткеч хикәяләр бер дә булмадыгы кеби, болар үзләренең карендәшләре госманлы төрекләре кебек, тормышларын тасвир урынына, әллә нинди […] ят халык тормышын тасвирлар күренмидер. Хәтта болар әдәбиятында тәрҗемә дә бик аздыр. Болгар әдипләре, тәрҗемәләр милли әдәбиятларга зарар итәчәген белеп, милли рухны саклар өчен, мөмкин кадәр тәрҗемәдән сакланганнардыр. Болгарларның табигатьләрендәге үзләрен сөю тәрҗемәләргә бик аз кешене генә укырга бушатмыштыр. Болгар әдипләре, аңлаган фикерләрен бик зур мәшәкатьләр берлән тапканга, хаклыкларын, начарлыкларын үз тәҗрибәләре берлән ачыклаганга, боларның әдәбиятларында үзсүзлелек (самостоятельность) һәм дә курыкмый әйтү кебек артыклыклар бардыр.

Болар үзләре никадәр җилбәзәк халык булсалар да, боларның мөхәррирләре һәммәсе җитди кешеләр булмышлардыр. Болгарның әдәбияты булса да, әдипләре булса да, әдәбиятлары алга киткән дию мөмкин түгелдер. Боларда китап басу, китап нәшер кылу бик күп булса да, боларның йөздән берсе генә китап исемен күтәрерлек иде. Калганнары, файда урынына зарар китереп, болгарларның миләрен генә былчыраталар иде. Боларның әдипләре һәрвакыт бик зур мәшәкатьләр күрмешләрдер. Һәрвакытта халык арасында бер көлке кеше кебек яисә җүләр кебек, бер дә булмаса, динсез кебек тотылмышлардыр. Боларның әсәрләрен тәкъдир кылучылар да итчеләр, тиречеләр, күмәччеләр берлән боларга һәрвакыт дошманлык күзе берлән караган голямалар иде. Шуның өчен болар тугры бер сүз ишетүдән, үзләренең хезмәтләре өчен рәхмәт ишетүдән, үз эшләрен ташлап, милләт хезмәтен иттекләре өчен олуглаудан-фәләннән һәрвакыт тыныч булмышлардыр. Боларның тормышлары фәкыйрьлектә үтеп, шул фәкыйрьлек аркасында эшли алачак бик күп нәрсәне эшли алмаенча калмышлардыр. Болгар әдәбияты, болгар әдипләре башка халык әдәбияты кебек, һичкем тарафыннан ярдәм алмаганнар. Болгарларда милләт юлына акчалар сарыф кылу булса да, бу милләт юлын алар мәктәпләр ачу, үлгәннәргә кәфен бирү, тап-таза егетләргә, япь-яшь кызларга бушлай акча өләшүдән уздырмаганнардыр. Боларда әдәбиятның иң әһәмиятле нәрсә икәнлеге, әдәбиятсыз милләт җансыз тән кебек икәнлеге, әдәбиятсыз милләтнең алга китеше мөмкин түгел икәнлеге беленсә дә, илтифатка алынмамыштыр. Менә Җәгъфәр әфәнде – шул милләтнең әдипләренең берсе һәм дә иң зур талантка ияседер. Бик күбемезнең күргән, укыган болгар китапларымыз бу гасырда бөтенләй юкка чыккан болгарларның җаннары, ягъни аларны хәрәкәткә китерә торган кешеләр тарафыннан язылмыш кыйммәтдар әсәрләрдер. Боларның арасында бик гали фәлсәфә берлән тулы китаплар, бик саф көлке берлән зиннәтләнгән хикәяләр, бик әче-әче күз яшьләре тасвир кылынган романнар бик күптер. Шул җәмгыятьтә күз алдында булган иптәшләрем тарафыннан Җәгъфәр әфәндегә безнең мәҗлесләремезгә килеп безне шат иттеге өчен рәхмәт укыганнан соң, җәмгыять тарафыннан аңарга тәкъдим итәр өчен хәзерләнгән «әдәбият профессоры» исеме берлән тәбрик кылам, – диде дә дөньяны кузгата торган тавышлар арасында урыныннан төште.

Җәгъфәр әфәнде […] болгар әдәбиятына болгарларның үзләренең иң кирәкмәс эш, эшсезләр генә эшли торган нәрсә дип карауларын уйлап гаҗәпкә калды. Бу даманың әйткән сүзләре һәммәсе Җәгъфәр әфәндегә шулкадәр тәэсир кылды, ул болгарларның Габделкаюм әл-Насыйри, Шиһаб әл-Мәрҗанидән үзенә кадәр булганнарының һәммәсен хәтереннән кичерде. Аларның күргән мәшәкатьләрен, эшләгән эшләрен, ярдәм булса, кыла алачак эшләрен – һәммәсен уйлады. Һәммәсе Җәгъфәр әфәндегә кызганыч күренде, һәммәсе өчен күңеленнән еглады. Җәгъфәр әфәнде теге дамага каршы кыскача гына:

– Сезнең миңа шулкадәр илтифатыгыз өчен бик рәхмәт. Аеруча без болгарларның иң мөкатдәс, иң зур болгарлык көзгесе булган әдәбиятымызны саклау вазифасын өстеңезгә алуыңыз өчен бөтен болгар әдипләре тарафыннан сезгә рәхмәтләр укыймын. Үземез саклый алмаган әдәбиятымызны сез саклаңыз, үземез бәяли алмаган әдәбиятымызны сез бәяләңез, үземез аяк астына таптадыгымыз әдәбиятымызны сез баш өстенә күтәреңез. Болгар әдипләренең рухларыны шат итеңез. Үз гомерләрендә күрмәгән һәм күрүне уйлый алмаган дәрәҗәдә аларны сезнең олуглавыңыз өчен рәхмәтләремне әйтеп бетерә алмыйм. Болгар әдәбияты хакында сезнең асраган фикерләреңез, аерым алганда, мадам «Дөрест» тарафыннан сөйләнгән сүзне, болгар әдәбияты, болгарлар бар вакытта нә болгар авызыннан, нә икенче милләт әдипләре авызыннан ишетелмешиде. Аның галилеге, җитдилеге моннан ике йөз ел элек тә шул дәрәҗәдә булса да, ул әдәбият, гаепле нәрсә кебек, пәрдә астында торган иде. Болгарларның фахеш юлына хезмәт итүчеләре, мәсләкләренә ачык хезмәт итсәләр дә, бөтен болгар милләте булмаса да, бик күбесе итәк астыннан шуны якласалар да, болгар әдәбияты үзенә арка таяначак йир тапмамыш, үзен мәйданга чыгарырлык батырлык та хасил итә алмамыш иде. Сез аны чыгарып, Шәрекъ хатыннары кебек пәрдә астында качкан шул гүзәл нәрсәнең һәммә кешегә ләззәтләндерерлек итеп йөзен ачтыңыз, матурлык оят түгеллеген, хаклык гаеп түгеллеген сөйләп, аларны каплаган үрмәкүч ояларын бетердеңез. Рәхмәт сезгә. Яшәңез! – диде дә утырды.

Бу сүздин соң башка мөхәррирләр дә речьләр сөйләделәр. Болгарларның үрнәк мөхәррирләренең әсәрләреннән кыска-кыска мәкаләләр укыдылар. Зур мөхәррирләренең тәрҗемәи хәлләрен сөйләделәр, рәсемнәрен күрсәттеләр. Соңыннан да һәммә йирдә сүз шул хакта булды. Җәгъфәр әфәндегә шул җәмгыятьнең «Болгар әдәбият музее» исемендә болгарларда матбагачылык башланганнан бу көнгә кадәр килгән болгар китаплары илә тулы музейга, эстәсә, керергә рөхсәт бирделәр […] Җәгъфәр әфәндегә күрсәтеп йөрергә бик күп кеше үзенең хезмәткә хәзер икәнлеген бәян кылсалар да, Җәгъфәр әфәнде ялгыз гына барачак булды. Һәм дә китте. Музейда, телефон берлә әйтелгәнгә, Җәгъфәр әфәндене каршы алып, музейның һәммә бүлмәләрен ачык куйдылар.

Бу музей күптән түгел генә әдипләр җәмгыятенә бирелгәнгә, ясалып бетмәгән иде. Бик зур залның һәммә тарафында китап тулган иде. Бер почмакта бик биек иттереп өеп куйган китаплар янына барды. Өстенә зур кәгазь берлән нинди китап икәнлекләре, нинди фәннән икәнлеге язылган булса да, Җәгъфәр әфәнде, анысына карамаенча, бер китапны алып ачты. Күзенә «Нифас – хатыннарның рәхемнәреннән килә торган кан […]» дигән сүзне күргәч тә, нинди китап икәнлеген белде. Тиз генә икенчесен алды. Моны да ачты. Күзенә кыш көне пакьләнүне артка таба кылырга дигән сүз чагылгач, баягыдан да кәефе китеп, аз гына ыргытып бәрмәде. Өченчесен алып ачса да, «җимаг вә госел»[21 - Җимаг вә госел – җенси акт һәм коену.] дигән сүзне күргәч тә, анысын да ташлады. Җәгъфәр әфәнде бу кадәр күп, тау кебек тора торган китапларга карап, тагы караса да, «зина ләүвата»[22 - Зина ләүвата – гомосексуализм.] чыгар дип куркып карамаска башлады. Һәм күңеленә болгарларның күт мәсьәләләреннән үтә алмауларына бик гаҗәпкә калды. Һәм дә, чыннан да, әллә болар шундый күттән башканы белми торган түбән халык микән дип тә уйлады.

Исәпләп кенә моннан киткәндә бер йиргә бәрелде дә, әллә нәрсәләр дөбердәде, карарга өлгерә алмады, Җәгъфәр әфәнде үзен китаплар астында хис итте. Селкенергә тотынды. Чыгарга тырышты, булмады. Тын алырга һава керерлек тишекләр генә калганга, Җәгъфәр әфәнденең шул тишек тугрысында ята торган бер китапка күзе төште. «Сарфе лисане гарәби» («Гарәп теле морфологиясе») дип язылган иде. Никадәр маташса да, чыга алмады, тирләде, пеште, ачуы килде, һәммә тишектән моны мыскыллаган кебек «Гарәбчә сарыф», «Сарфе Әхмәтҗани», «Сарфе Әхсани» кебек сүзләр күренәләр иде. Тагы бераз булса, бәлки, Җәгъфәр әфәнде, үлмәсә дә, бераз авырлыкта булган булыр иде. Бәхетенә каршы, хезмәтче килеп йитеп, Җәгъфәр әфәндене чыгарды. Җәгъфәр әфәнде чыкты да, бераз селкенгәннән соң, китапларыны карарга тотынды. Боларның һәммәсе гарәп теленең морфологиясе иде, һәммәсе дә эшкә ярамаган һәм ярарлык булмаган китаплар иде. Болар шулкадәр күп иде, әгәр дә боларның санын бер француз статистигына әйтсәк, гарәп сарыфына шулкадәр китап язылган, русчага, әлбәттә – артык, фарсычага – моның яртысы гына булсын, французча, нимесчә, әлбәттә, фарсычадан ким түгел. Үз телләре өчен, әлбәттә, гарәпчә кадәр икедән ким булмаска кирәк дип, болгарлар хакында тел гыйлеменең ни дәрәҗә үсүе хакында бер бик яңлыш кагыйдә чыгару ихтималы бар иде. Монда «гарәп», «сарыф» дигән сүзләргә кушылуы мөмкин булган сүзнең берсе дә калмаган иде. Болар үзләре төрлесе төрле гасырда төрле кешеләр тарафыннан язылса да, балалар тәрбиясенә каршылыгы берлән беравыздан чыккан кебек иде. Боларның исемнәре, кәгазьләре, мөхәррирләре башка булса да, мисаллары:әлеге «фәррә», әлеге «баг», иске «акшәгарра» иде. Болар һәммәсе дә «Шәрхе Габдулла» ны бутап-җутап, үз исемен өстенә «язучысы Әхмәтҗан» яисә «төзүче Мөхәммәтҗан», яисә «моны төзеде, язды әлфәкыйрь Габдулла бине фәлән» дигән кебек сүзләрне куяр өчен башын күткә, күтен уртага китергәннәр иде.

Җәгъфәр әфәнде бу кадәр күп бертөрле китапның язылуын һич аңлый алмады. Гарәп теле шулкадәр хөрмәтле булган, күрәсең, диер иде, тарихта күреп, болгарларның иң зур голяма, мөдәррисләренең дә гарәпчә бер авыз сүзгә сәләте юклыгын бик яхшы белә иде, кыскасы, бу табышмакны ничек тә таба алмый иде. Ахырдан, мәсләксез-нисез, «Шәрхе Габдулла» сы бар һәр кеше, кеше китап яза, мин дә языйм, дип язганнардыр, диде дә эчкә таба китте. Күзенә борчак чүмәләсе кадәр өелгән китаплар күренде. Карый башлады. Ни күзе берлән күрсен – тәҗвид! «Мифтахетдин тәҗвид», «Тәҗвиде Зыяи», «Тәҗвиде әүвәл», «Мөфассал тәҗвид», «Балаларга тәҗвид», «Мохтәсар тәҗвид» вә моның төсле йөзләрчә исемнәре илә тәҗвид китаплары[23 - Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәтүче китаплар.] өелгән иде. Монда нәсер берлән, шигырь берлән язылган сөальле-җаваплы, бәянлылары, тышына авыз сурәте төшергәннәре, «һәр хокукы мөхәрриренә мәхсус» дип язылганнарының исәбе-хисабы юк иде. Карый башлады. Һәммәсе «Карабаш» тан күчергән дә үз исемен язып куйган иде.

Җәгъфәр әфәнде: «Бу ник безнең халык эшләмәенчә шөһрәт тотарга бик ярата икән? – диде. Һәм дә тәҗвидләргә карап: – Әгәр Коръән сүзенә биргән әһәмиятнең йөздән берен генә мәгънәсенә бирелсә иде, бу көн болай булмас идек, сүз харап итте безне, сүз», – диде дә тагы эчкә китте. Күзенә әллә нинди зур табак кәгазьгә эшләгән Истанбул сурәтләре, Мәккә, Мәдинә сурәтләре, кыямәт агачлары, сидрәтел-мөнтәһа[24 - Сидрәтел-мөнтәһа – күкнең җиденче катындагы бер урын.], башмак шәрифләр, таяклар, яшь ага торган күз сурәте бик биек иттереп өелгән иде. Боларны күргәч, Җәгъфәр әфәнде: «Менә болгарларның матур сәнгате», – диде дә карап та тормады, тагы эчкә китте. Күз алдына килгән өем кәгазьне карый башлады. «Җен бөтие», «пәри догасы», «сөйдергеч», «байлык догасы», «тылсым», «сарымсак догасы», «догаи кадәри» вә башка әллә нинди догалар тулган иде. Боларның һәммәсенең башына хәзрәте Рәсүлдән риваятьләр язылган иде. Һәм шулай дөрест чыгуына әллә нинди вәгъдәләр кылынган иде. Җәгъфәр әфәнде боларны күргәч тә, менә ул безне алдап эштән калдыручылар, безне ялкаулыкка өйрәтүчеләр, диде дә кулына эләккәннәрен бик каты күтәреп бәрде.

Моның артыннан күзенә аз гына китап күренде, боларны барып караса, гарәп синтаксисы булып чыктылар. Боларны күргәч, Җәгъфәр әфәнде ихтыярсыз көлде. Күңеленнән генә булса да гарәпнең нәхүен шуннан артык белгән кеше булмаган икән, булса, һичшиксез, язмый калмаслар иде, диде. Бер төштә «мантыйк» дип язып куйган китаплар янына барды, ачты, карады, һич мантыйк диерлек бер китап күрә алмады. Һәммәсендә әллә нинди сүз көрәштерүләр тулган иде. Актара-актара, ватылган гарәп теле берлән язылган бер-ике мең ел элек мәгълүм булган мантыйк кагыйдәләрен кайсысында тапты. Һәммәсе искергән, черегән, эштән чыккан иде. Болар арасында болгарча язылганы булса да, һәммәсе дә бер хәерче капчыгы иде. Боларга карап, Җәгъфәр әфәнде: «Безнең голямамызның күңелләрен зәһәрләүгә болар кадәр хезмәт иткән нәрсә булмаган, халыкны чи надан итеп тотарга, башка нәрсәне уйларга башының сәләтен калдырмауга, болар төсле хезмәт иткән нәрсә булмаган», – диде дә тагы башка китаплар янына китте. Юлда бик күп китаплар булса да, Җәгъфәр әфәнденең күзе болгар гәзитәләре дигән кәгазьгә төште дә, ашыга-ашыга шунда таба китте.

Төрле гасырда төрле исемнәрдә чыгарылган болгарларның вакытлы әдәбияты монда җыелган иде. Иң әүвәл Җәгъфәр әфәнденең күзе «Тәрҗеман» га төште. Җәгъфәр әфәнде ихтыярсыз зур күчә «Тәрҗеман» гәзитәләрен кочаклады да, күзендин теләр-теләмәс яшь ага башлады. Бу, саташкан кеше кебек, боларның аерым нумирларын алып үпте. Йөзенә сөртте. Күзләреннән аккан яшьләр берлән «Тәрҗеман» ның каләме очыннан чыккан яшьләр бергә кушылды. Иң беренче гәзитә мөхәррире, иң беренче милләтпәрвәр, иң беренче милли хисләрне уяткан, иң беренче мәңгелек йокыдан уянып, иптәшләрен уяткан, бөтен болгар галәменә мәгариф гыйлем яктылыгын сачкан Исмәгыйль бәк берлән сөйләшкән кебек булды. Аның берлән болгар мәсьәләләрен фикерләшкән кебек булды. Моның күңеленә Исмәгыйль бәкнең […] туңган, каткан башлар «Тәрҗеман» ның электрик йылысы берлән эрүләре, үлгән, беткән җаннарның терелүләре, хәрәкәткә килүләре, кыскасы, болгарлар арасында бүген сөйләнгән, бүген макталган һәм макталырга сәләтле нәрсәнең һәммәсенең дә нигез салучысы, сәбәпчесе «Тәрҗеман» мөхәррире икәнлеген уйлап, «Болгарлардан да шулкадәр гали кешеләр чыккан, ник бу беткән соң?» диеп аптырады. Бу гәзитәләргә карап, бик озак катып торды. Моңарга гәзитәнең теле, язуы, рәвеше – һәммәсе мөкатдәс кебек күренә иде. Боларны карады, укыды. Һәр сүзе алтыннан кыйммәтле, һәр сүзе хакыйкать, һәр сүзендә йөрәктән чыкканлык беленеп тора иде.

Әгәр унтугызынчы гасыр халкы кебек яхшы сүзләрне язып эчүдә авырудан файдасы булуына ышанса иде һәм бөтиләрнең җеннән саклавына ышанса иде, Җәгъфәр әфәнде боларны, җиде көн, җиде төн җидешәр тәрилкәгә генә язып эчмәенчә, җитмеш ел буенча җитмеш тәрилкәгә язып эчәр иде. Һәм дә шундагы мәкаләләрне карындык, сәхтияннарга төреп, берне генә такмаенча, бөтен йирен шуның берлән тутырыр иде. Һәм дә шул «Тәрҗеман» мәкаләләреннән генә ярдәм таләп кылыр иде.

Моның күршесендә Казанда чыккан «Кабан» дигән гәзитә өелгән иде. Бу гәзитә «Тәрҗеман» ның баласы һәм аның хезмәтчесе иде. Бу гәзитә дә егерменче гасырның башындук чыга башлап, утыз бишенче елга кадәр дәвам иткән һәм дә халык арасында бик яңа мәсьәләләрнең ачылуына сәбәп булган, туңган миләрне эреткән, халыкка гайрәт, ярдәм тугрылык биргән иде. Моның да янында бик озак торды. Мәкаләләрен укыды. Төрле-төрле сурәттә язылган хикәятләрен, романнарын карады, һәммәсеннән болгар исе чыга, һәммәсе дә болгарлыктан хәбәр бирә иде. Моның янында Казаннан егерменче гасыр башларында ун елгача дәвам итеп, алучылары булмаенча ябылган «Игенче» дигән гәзитәсене карарга тотынды. Бу гәзитә болгарлар арасында игенчелекне алга җибәрү фикеренә хезмәт иткән иде. Һәммә болгарлар арасында төрле укулар, һөнәрләр таратырга да бик тырышкан иде. Моның соңында Оренбургта нәшер кылган «Сакмар» гәзитәләрен, Әстерхандагы «Хәзәр», «Барабыз» исемендәге гәзитәләрен һәм дә «Болгар», «Уку», «Дин» исемендәге журналларын, «Мулла» исемендәге көлке гәзитәләрен – һәммәсен карады, һәммәсенә исе китте. Һәммәсенең мөхәррирләренең рәсемнәре һәм дә кайсысының каләме, кайсысының кара савыты, зур кешеләр берлән язышкан хатлары да бар иде. Һәммәсеннән бер дәрт, өмет, ләкин үлә торган ис чыга иде. Һәммәсе бер нәрсәдән зарланалар иде – һәммәсе милләтнең китешеннән һәм үзләренең тормышларыннан разый түгелләр иде.

Болардан китте. Кечкенә генә өеп куйган китапларны карый башлады. Болар романнар, хикәяләр, театр китаплары иде. Кайсысын укыды, кайсысын карады. Бик күбесе үзендә барлар, укылганнар иде. Боларның эчләрендә матур тасвирлар берлән тулганнары, бик ачы күз яшьләре тасвир кылынганнары – тормышымызга бик каты-каты һөҗүмнәр, тормышымызның начар якларын күрсәтүләр, тормышны үзгәртүгә юллар күрсәтүләр, идеаллар берлән тулганнары бар иде. Ләкин болар никадәр яхшы булсалар да, шулкадәр аз таралганлыклары боларның ничә мәртәбә нәшер кылынуларыннан күренеп тора иде. Боларның күбесе начар кәгазьгә эшләнелгән, начар типографияләрдә, начар хәрефләр берлән басылган иде. Тышларында «һәр хокукы мөхәрриренә гаиддер» сүзләре, сирәк-сорак кына мөхәррирләренә башкаларының «нашире – фәлән» дигән сүзләре күренде. Бу сүзләр болгарларда рәтле наширләренең булмавын, булганнарының «Фәзаилешшөһүр» нәшереннән уза алмауларын күрсәтеп тора иде. Җәгъфәр әфәнде шулкадәр зур халык арасында милләт өчен никадәр маллар кызганмаган кешеләр була торып, иң беренче кирәкле эшкә тотынучысы табылмавына моңганча да гаҗәпкә калса да, бу вакытта бигрәк гаҗәпкә калган иде.

Моның артыннан музыка ноталарын карады, шигырьләр өлешен карады. Болгар шагыйрьләренең шигырьләре Җәгъфәр әфәндегә тагы тәэсирле, болгар шигыренең рәвеше «силлабическое» бигрәк табигый, төпле күренә иде. Бик күп шагыйрьләрнең әсәрләрен карады. Бик күбесенең тормышы хакында уйлады, бик күбесенең нинди мәшәкатьләр күрүен күңеленнән кичерде. Мондин да борылды. Нишләсен, «ысуле җәдит – ысуле гатикъ низаглары» («ысуле җәдит – ысуле кадим бәхәсләре») дигән сүзгә күзе төште. Өелгән китапларны карый башлады. Җыен мәгънәсез мәсьәләләрне әллә нинди мәгънәсез сүзләр берлән сөйләнгән иде. Кайсысында «ля» кирәклеге бик зур бер мәсьәлә иттереп язылган. Кайсысында «әбҗәд» нең диннең нигезе булуын дәгъва кылынган иде. Монда һич диндә эше булмаган, әхлаксызлыклары берлән бөтен дөньяда шөһрәт тоткан фахеш галәменең каһарманнары һәм әфьюн тәэсиреннән рамазанда да котыла алмаган, вак бәласендин мәсҗедтә аерылып тора алмаган кешеләр дә үзләрен бик диндар итеп күрсәткән булып, үзләренең кылганнарын бер дә күрмәенчә, тавыш берлән укытуда көфер барлыгын, дингә ярамавын кычкырып-бакырып сөйләгәннәр иде. Һәм дә болар арасында болгарларда җүләрханә (сумасшедший дом) булмау сәбәбендин гакыллылар арасында йөреп, үзен гакыллы диеп белеп, шундый эшләргә катышкан кешеләрнең дә хөкемнәре бар иде. Җәгъфәр әфәнде боларны карый-карый бик арыган иде. Бөтенләй карап бетерсә дә, хәзер күзенә бу китаплар һәммәсе төтен берлән капланган кебек күренгәнгә, нумирына кайтып бераз хәл җыйгач, яңадан килеп караячак булып кайтып китте.