
Полная версия:
Каһәр
– Ләкин байга эшләү белән хөкүмәткә эшләүнең аермасы зур. Бай үзенең кесәсен калынайтуны гына кайгырта, син аның өчен чүп. Ә хөкүмәт сине кайгырта, син аның өчен чүп түгел, тулы хокуклы кеше. Хөкүмәт синең өчен тырыша, эштә имгәнмәсен, өшемәсен, ди. Гаиләдә тулы тормыш белән яшәсен, ди. Синең барча хәстәрләреңне хөкүмәт үз өстенә ала. Аңлашыламы?
– Юк, төтенем йөрми, тегеләй салып карыйбыз, болай, әмма һич тә төшенә алмыйм. Чималны Рәсәйдән китерә башладылар, шулай да эшләп чыгару кимеде. Бар цехлар тулы штатта эшли югыйсә. Тик бу хәл беркемне дә борчымый, кирәк түгел, ахрысы.
– Җайга салыныр, ут йотма, Отто. Яңа шартларга ияләнү җиңел булмый. Ничек соң, теләп эшлиләрме?
– Кем белгән, мин үзем бик теләп эшлим. Миңа тик ятарга булмасын. Кул төзәлмәс борын эшкә чыктым. Элек миллион банка бирә идек, хәзер алты йөздән арттырып булмый.
– Моның сәбәбе нәрсәдә инде?
– Исәпләп карыйм да, шундый фикергә киләм: кешеләр әкрен кыймылдый. Әйе, әйе! Чын менә, алардан тир чыкмый…
– Ә-ә, хикмәт шунда: ничек эшләсә дә, алар хәзер курыкмый. Чөнки аларны беркем дә эштән куа алмый. Белдеңме? Ә элек? Әз генә чирләп-нитеп сүлпәнләндеме, хуҗа аңа шул көнне үк расчёт бирә иде. Шулаймы? Ә хәзер – юк! Менә Советның иң гуманлы законы. Сез әле аны аңлап бетермисез.
– Соң, эшләп чыгару кимеде бит. Мондый зыянны ни белән капларга, бетерергә? Шул мәсьәлә белән беркем кызыксынмый. Гаҗәп!
– Ә син аның өчен кайгырма хәзер, дәүләт барысын да үз өстенә ала, барысын да каплый, тигезли.
– Ничек, зыянны дамы? Каян алып?
– Һи-и, безнең дәүләт чаклы бай ил бүтән бер җирдә дә юк. Бездәге ресурслар, җирләр, һи-ии!
– Ресурслар да мәңгелек була алмый, Андрей.
– Безнең буынга җитә, син бер дә борчылма, Отто!
– Мин аңларга телим, – диде Отто, ярсый төшеп. Аның соры битендә алсурак типкелләр шәйләнде. – Завод үзен үзе акларга тиеш, чыгымнардан күбрәк керем кирәк. Юкса ничек була инде?
– Без кешене чыбыркылап эшләтмибез, ә капиталист чыбыркылый. Советларның иң кешелекле законы бу! Тәмен белмисез әле сез аның. Шуның өчен революция ясады ул. Ә эштә җаны чыкканчы эшләр өчен түгел!
– Ә чыбыркыламыйча кеше тулы көченә эшләми. Димәк, эшләгәне гел зыянга гына була.
– Юк, без аңлы рәвештә эшне яратып эшләү өчен көрәшәбез. Ә чыбыркылап түгел. Төшенәсеңме?
– Барып җитми, юк. Мин кеше психологиясен бераз беләм. Җаны чыкканчы эшләтү ягында түгел мин. Производствода эшче тир түгеп эшләргә тиеш. Башкача керем әз, чыгым күп булачак. Ул зыянны дәүләт үз кесәсеннән түли, дисең. Ничек була соң бу? Барча предприятиеләрнең зыянын каплап барамы?
– Юк өчен кайгырасың, Отто! Советларның законнары иң югары гуманизмнан чыгып төзелгән. Сез әле аптырыйсыз, ләкин практикада татып белгәч ышанырсыз. Әйе, Советлар шулай ул, иптәш Отто!
– Керем-чыгымны исәпкә алмыйча эш ничек барыр икән? Акылым кабул итми.
– Безнең законнарның сере дә шунда шул…
– Менә элек завод идарәсендә өч-дүрт кеше эшли, хуҗа үзе янында хисапчы-калькулятор тота иде. Смежниклар белән үзе генә эш итә. Хәзер идарәдә унбишләп кеше, әле партячейка секретарен, аның ярдәмчеләрен исәпкә алмаганда. Эш хисабына, ә? Алар берсе дә продукция бирми, сыртта утыра. Күпме зыян! Шуның өстенә күпме тикшерүчеләр йөри…
– Контроль – совет тәртипләренең нигезе, чөнки социаль гаделлекне шуннан башка гамәлгә ашыру мөмкин түгел. Социаль гаделлек – бөек нәрсә. Моңарчы ул бер генә формациядә дә булмаган…
– Ләкин кешегә бер дә ышаныч юкмыни? Кешенең намусына таянып булмыймыни?
– Менә сезнең хуҗа бит эшче намусына таянмаган, чыбыркылап эшләткән. Ә?
– Ул мастерлар намусына тулысынча таяна, ышана иде һәм бервакытта да өстәмә тикшерүчеләр тотмады. Шуңа күрә завод үз чыгымын каплый, әз булса да керем дә бирә иде. Хәзер берни эшләп чыгармыйча акча алучылар бик күп. Шуңа гаҗәпләнәм…
– Юк, Отто, үзеңне бетермә, зинһар! Безнең законнарның бик гуманлы булуыннан килеп чыккан кимчелекләр болар. Нәрсәдер югалтмыйча, нәрсәдер таба алмыйсың, шулай бит! Бу – мәңгелек диалектика, ахрысы.
– Минем Марксны укыганым бар, ул да эшләп чыгару процессындагы чыгымнарны продукцияне сату капларга тиеш, ди. Юкса производство була алмый, ди. Кустарьчылык кебек кенә була…
– Социализмның үз законнары, иптәш Отто! Әйе, Маркс социализмда яшәмәгән, димәк…
– Эшләп чыгару һәм ихтыяҗ бертөрле бит, Андрей! Кешеләр эшли, ашый-эчә, киенә, квартира таләп итә. Капитализмда да, социализмда да…
– Анысы хак. Ләкин бездә эшләп чыгару башка төрле, бая әйткәнчә, һәркемнән – сәләтенчә, һәркемгә – хезмәтенчә…
– Хезмәтенчә түгел шул, менә анысы юк инде. Оста куллы, сыйфатлы итеп эшләүче дә, халтурщик та бер үк төрле эш хакы ала.
– Безнең төп нигез ташыбыз – социаль гаделлек, дип әйтәм бит.
– Менә монда чын гаделсезлек килеп чыга түгелме? Берсе – мастер, уңган кеше, икенчесе – булдыксыз, халтурщик. Ничек аларны тигезләргә мөмкин?
– Ә Советлар системасы тигезли. Социаль гаделлек нәкъ әнә шул үзе инде, тормыштагы гәүдәләнеше.
– Хет үтер, аңлап бетермим. Ничек мастер белән бер хөрәсәнне тигезләп булсын? Бу бит кычкырып торган гаделсезлек, – диде Отто, тавышын күтәрә төшеп һәм йөзенә рәнҗү төсмере чыгарып.
– Туктале, Отто, син үзең Советлар яклы, ә үзеңнең уйларыңнан буржуазия исе аңкый. Үлчәүләрең элеккечә калган, безнең бәяләр, бизмәннәр башкача бит, – диде әти, бик ипле генә тегенең башыннан сыпырган төстә.
– Соң, материаль тормыш һаман элеккечә бит, – диде Отто, кыза башлап. – Эш процессы, эшнең нәтиҗәсе барысы да әүвәлгечә. Әллә эшнең нәтиҗәсе мөһим фактор түгелме?
– Эшнең нәтиҗәсенә битараф түгел без, әмма ул беренче урынга куелмый бездә. Кешенең эшсез тормавы мөһим.
– Эштә ул үзе, ләкин юньләп эшләми, эленке-салынкы гына эшли, чөнки аны беркем дә эштән азат итмәячәк. Әйтәм бит, кеше шуны белеп ала да явызларча файдалана…
– Менә шуның өчен кешеләрнең аңын тәрбияләүне без иң мөһим бурыч итеп куябыз. Хезмәткә аңлы караш тәрбияләргә, аңлы мөнәсәбәт… – диде әти ничектер арыган кыяфәттә. Аны бу хакта бәхәсләшү туйдыра башлаган иде, ахры.
– Кайбер кешенең аңы таш кебек каткан була, ай-һай, аны нинди көч белән эретеп булыр икән? Белмим, белмим.
– Яшьтән тәрбияләргә кирәк, шунда нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Гомумән, бу бик четерекле мәсьәлә. Кешеләр туганда ук тигез булып тумый, шул тигезсезлеккә тагын социаль тигезсезлек өстәлә. Син шуның саклануын телисең инде, ә?
– Аны теләргә син нәрсә?! Мин – Марксны укыган кеше. Ләкин булдыклы кеше белән хөрәсән ялкавы бер яссылыкка куелырга тиеш түгел. Кеше үзе тырышып, тир түгеп мастер булган. Аңа мөнәсәбәт тә икенче булырга тиеш. Икенче берәү тырышырга, тир түгәргә теләми, ялкау – үзенә лаек урынга куелсын. Әйткәнемчә, гаделсезлек килеп туа…
Алар озак бәхәсләшеп утырды. Ярты төн узган иде. Хатыннары ятарга команда бирде.
Бераз вакыттан соң Зингерлар тагын килде. Бу юлы да әти белән Отто абый арасында бәхәс туктамады. Оттоның гаҗәпләнгән, аңламаган нәрсәләре тагын да күп иде. Кухняны, тәмәке тарта-тарта, мунча яккан шикелле төтенгә батырдылар. Оттоның канәгатьсез сүзләре чын күңелдән иде. Шуңа күрә әтигә аны тынычландыру өчен күп дәлилләр китерергә, нәрсәдер исбат итәргә туры килә.
– Кызык сүз сөйләп йөрүче бер булдыксыз кеше бар иде, – дип, чытык чырай белән сөйләп китте Отто. – Шуны мастер итеп куйдылар. Аңлыйсыңмы, Андрей, мастер итеп. Берни белмәгән башы белән белгәннәрне өйрәтә. Туктале, бу нәрсә, ә? Сездә дә шулаймы? Ә? Мөмкин булмаган хәл! Валлаһи, әллә бездән көләләрме? Аңлатыгыз, зинһар!
– Кешенең карашы бик мөһим фактор, – диде әти. – Ник шаккаттың? Без һәркемнең безнең системага ничек каравын исәпкә алырга тиеш.
– Ни өчен? Моның ни хикмәте бар?
– Әгәр безгә капиталистлар һөҗүм итә калса, ул кеше кайсы якта булыр? Безнең яктамы, теге яктамы? Мөһим пункт бу. Тагын да мөһимрәге – тыштан кеше безнең яклы булып йөри, бәлки, бу аның ярашуыдыр, эчтән бөтенләй башкадыр? Моны белмичә ярамый. Бәлки, ул яшерен корткычтыр…
– Безнең элеккеге хуҗа мондый нәрсәләр белән кызыксынмый иде, валлаһи! Аңа эш булсын да, керем булсын. Эш кенә таләп итә иде ул.
– Эш белән керем генә бар нәрсәне дә хәл итми. Ә ни өчен җиңелгән, беткән ул хуҗаң, ә? Әнә шундый нәрсәләр белән шөгыльләнмәгән өчен, белдеңме? Ныклы система булдыру өчен кешеләрнең карашларын исәпкә алмыйча ярамый.
– Монысына һич ышана алмыйм. Юк! Ныклы армия җитмәгәнмени?
– Бездә кешеләр бердәм уйлы, бердәм ниятле булырга бурычлы.
– Ни өчен шултикле бердәмлек? Нәрсәгә кирәк? Иң элек кеше эшләргә, эшлеклелеккә өйрәнсен! Эшлексез хөрәсәннәрнең бердәмлеге бер тиенгә кирәге юк! Бүтәннәр җилкәсендә яшәргә теләүчеләр күп табылыр. Әз генә сәбәп-ярык калдыр. Кандалалар кебек үрчерләр. Юк, миңа нидер барып җитми!
– Аңларсың әле, Отто. Бер дә кайгырма. Барысы да берьюлы булмый, диләр.
– Юк, әллә нәрсә, валлаһи! Аек акылга һич туры китереп булмый.
– Яңа нәрсә шулай, башта сәер тоела. Аннары күнегәсең. Бер синнән генә калмаган, Отто, барыбызның да башыннан үткән.
– Булмый, аңым кабул итә алмый, Андрей, хет үтер!
– Аңың артта калган шул әле синең. Ну ничего!
– Партячейка секретаре минем колакка гына тукый: теге яки бу кеше турындагы шигеңне фәлән органга барып әйт, ди. Чөнки бу һәр гражданның патриотик бурычы, имеш! Ничек инде? Кем турында кемдә шик тумас, ә? Шуны тиешле җиргә җиткерү ватандарлык категориясенә кертелсен әле! Кая барып чыгар бу? Белмим, белмим… Сездә, бәлки, алай ук түгелдер, ә? Бездә генәдер, ә?
– Анысы да кирәктер инде, Отто, кирәк булмаса, эшләмәсләр иде, – диде әти, авыр сулап. Бу хәлләр аның өчен дә аңлашылып җитмәгән шикелле иде. Шулай да бер чара бар: түзәргә, чыдарга. Әти Отто абыйга да шуны төшендермәкче булып күп дәлилләр китерде. Париж коммунасын да телгә алды, башкаларны да мисалга китерде. – Бердәм, ныклы дәүләт төзү өчен барлык чараларны кулланырга ярый, аклана, – диде. – Әйтик, илне дошманнар басып алудан сакларга кирәкме? Безнең бик мөһим бурычыбыз ул. Чөнки сугышлар хәзер сыйнфый характерда. Социализм үзен саклый алырга тиеш. Үзен саклый алмаса, аны капитал дөньясы йота. Үзен яклый алмагач, ул нәрсәгә ярый? Бернигә дә ярамый. Мәсәлән, син үзеңне яклый, саклый алмасаң, нигә генә ярыйсың? Бернигә дә ярамыйсың, синең белән берәү дә санлашмый, сине чүп урынына да күрми. Белдеңме? Үзең өчен үзең тора алмыйсың икән, син – нуль! Илләр белән дә шулай. Барып җиттеме?
– Әйе, үз-үзеңне яклый алмасаң, бәяң – бер тиен. Дөрес бит, шайтан алгыры!
– Менә миеңне бераз кымырҗыта башладыңмы? Син хосусый планда гына уйлыйсың, ә гомумигә күчмисең. Шуннан аңлашылмый… Ну, ярый, күп лыгырдадык, җитәр… – диде әти, тәмәкесен чүп чиләгенә ташлап. Һәм нигәдер уңайсызланып көлгәндәй итте. Оттоның бераз мин-минлегенә тидем дип курыкты шикелле. Үзеннән суыныр, ихласлыгына ышанмый башламагае дигән пошыну бар иде кебек аңарда. Ул Оттоны чын күңелдән якын итә, аның каршында икейөзләнми, ни уйлый, шуны әйтеп сала иде. Отто моны сизәргә, аңларга тиеш һәм үзе дә күңелендәгесен кыештырмый әйтәдер. Ихласлык кына ихласлык тудыра ала…
Аннары Отто үзе генә килде. Бу килүендә ул шат күңелле иде. Гел көлеп кенә торды. Сәбәбе соңрак беленде. Аны баш механик эшеннән алганнар, гади механик итеп калдырганнар. Моңа бигрәк тә Ританың кәефе кырылган. Ул завод директорына барган, карт ячейка секретаре белән сөйләшкән, әмма моңардан бернинди нәтиҗә чыкмаган. Ни өчен түбәнгә төшерүнең тәгаен сәбәпләрен әйтмәгәннәр. «Коллективны җитәкли алмый», – дигәннәр. Бары шул. Рита моны аңларга теләмәгән, начальниклар белән кычкырышкан. Чөнки Отто эшен бик яхшы башкара, моңа шик булуы мөмкин түгел. Рита, шуңа нигезләнеп, тегеләрне кысмакчы булган. Намуслы, сыйфатлы эш – эшченең кыйммәтен билгели торган төп критерий булырга тиеш, дип барган. Шулай дигәч, Оттоның эшеннән гаеп табарга керешкәннәр. Менә, мәсәлән, аның гаебе белән пыяла банкалар юа торган станок эшләми торган… «Юк, минем гаебем түгел, – ди Отто, – станокта утыручы кеше салмыш килгән дә коленвалны ваткан». Аны вакытында Оттога әйтмәгәннәр, ул икенче цехта ремонт эшләре белән шөгыльләнгән…
Әти тыңлап-тыңлап торды да нәтиҗә чыгарды.
– Сине, Отто дустым, – диде, – карашың безнеңчә булмаганга төшергәннәр. Сизәсеңме?
– Мин ялганлый белмим, – дип карышты Отто. – Отчётта миңа ударникларны күп итеп күрсәтергә куштылар. Мин тыңламадым. Лаеклыларны гына атадым. Булдыксыз мастерны ударник итеп язгач, бөтенләй чыгырдан чыктым. Премия исемлеге белән дә шул хәл: тиешле түгелләрне өстәргә боералар. Каршы килдем.
Шуннан…
– Гади нәрсәгә төшенә алмыйсың, Отто дустым, – дип бүлдерде аны әти. – Үзләрен тыңламаган кеше белән начальниклар ничек эшләсен инде? Син дә үзеңә каршы кеше белән эшләмәс идең, шулай бит? Тәгәрмәчкә таяк тыга торган адәм белән…
– Ә нигә булмаганны «бар», берне «күп» дип язарга, ә?
– Шулай кирәк ул, Отто, ничек аңламыйсың? Һәр эшкә дәүләт күзлегеннән чыгып карарга кирәк, диләр.
– Ялган барыбер бер тотыла, ачыла ул. Юк, һич тә дөрес нәрсә түгел бу, – диде Отто, бик нык ачуы килеп. – Ялган белән бернинди дәүләт тә ота алмас, бәлки, оттырыр гына! Дуракларча хисапланган нәрсә…
– Дөньяда дураклар күпчелек әле, дустым, әгәр беләсең килсә… – диде әти, тегенең кайнарлануын басарга тырышкандай.
Шуннан соң тынып, алар папирос төтәтергә тотындылар. Отто абый бик нык уйга калган иде. «Яңа тормышка ярамыйм микәнни?» дигән борчу язылган иде аның йөзенә.
– Бу хәлләргә ничек итеп яраклашырга соң? – дип куйды Отто абый, озак уйланып утырганнан соң.
Әти дә уйга калган иде, җавап бирергә ашыкмады. Моңа җавап бирүе ансат та түгел. Яшәү ансат булмаган кебек үк, тормышка ярашу да шактый авыр икәнен ул үз тәҗрибәсеннән белә. Һәркемнең үз юлы, үз гамәле.
– Ничек булдыра аласың, шулай ярашасың инде… – Әти тәмәкесен тирән итеп суырды, шуңа төтене кире чыкмый да диярлек иде.
– Ә яраша алмасаң? Ул чакта нишләргә?
– Яраша алмасаң бетәсең. Дөньяда әнә мамонтлар булган, климатка яраша алмаганнар һәм һәлак булганнар, – диде әти, көлемсерәп.
– Ни рәвешле ярашырга? Аның берәр кагыйдәсе юкмы соң?
– Һәркем үзенчә яраша, иптәш Отто. Дәшмәү белән, икенчеләр – ялагайлану, тәлинкә тоту, өченчеләр – әләк-чәләк, дүртенчеләр – шымчылык итү белән… Кем ничек булдыра ала. Әйе-әйе!
– Күрмә, белмә, ишетмә – шулаймы? Рита да миңа көне-төне шуны тукый. Ул – яңа тормыш кешесе. Ситуацияне яхшы аңлый.
– Ританы тыңласаң уңарсың, Отто, ә тыңламасаң туңарсың.
– Рита да нәкъ шулай дип колак итен ашый шул. Нишләргә? Яңа тормышка ярап булмас микәнни? Ә күпме хыялланган идем мин бу яңа тормыш турында?! Шайтан алгыры! Күпме өметләр баглаган идем. Яңа тормышка көчемне бирергә дип күпме хыялланган, укыган, тир түккән идем! Менә яңа тормыш килде, ә мин аңа яраклы булып чыкмадым. Нилектән бу? Мин генә гаеплеме? Әллә тормышның үзендә нәрсәдер дөрес булып чыкмаганмы?
Тагын озак кына тын утырдылар. Отто абый ихлас күңелдән борчыла иде. Ул ялганлый, икейөзләнә белми шул.
– Нигә минем икейөзләнүем таләп ителә, ә? Мин менә шуны аңламыйм, – диде ул, өзгәләнеп. – Бу тормыш, социализм чын бит, ә нигә ул чынны гына алга сөрми? Нигә ялган, нигә икейөзләнү? Юк, тикмәгә түгел бу ялган, икейөзләнү. Ниндидер бер кимчелекне томалау өчен кирәктер ул…
– Капитализмда алдау бермә-бер күбрәк, – дип сүз кыстырды әти.
– Анысы хак, анда коточкыч алдау, аңлашыла! Ә бит бу социализм, биредә алдау булырга тиеш түгел иде. Алайса, ни өчен революция ясаганнар? Шул коточкыч алдауны, изүне бетерү өчен бит!
– Тормыш бик катлаулы, Отто, – диде әти. – Революцияне аерым кеше өчен ясамыйлар. Кайберәүләр төшеп тә кала. Аны аңлап бетереп булмый, һәм ул мөмкин дә түгел. Ә син төшеп калырга тиеш түгел, син – чын, нык кеше! Алдыңа килгәнен генә аңларга тырыш, юк, дөрес әйтмим, ничек бар, шулай кабул ит тә дәшмә. Ә нигә? Әллә синең белән мин берәр нәрсә үзгәртә алабызмы? Юк, билгеле!
– Шулай булгач, ә?.. – Отто абый кулын өметсез селкеп куйды.
Әңгәмә шунда өзелде. Отто абый үз йомышларын йомышларга шәһәргә чыгып китте…
Әти белән Отто абыйның бәхәсләшеп утырулары миңа күп нәрсәләрне аңларга ярдәм итте. Хатын-кызның уенда гел чүпрәк-чапрак та гайбәт дип әйтсәләр дә, миндә нишләптер андый уйлар калыкмый иде. Үзем дә сизгәлим, миндә гел ир-ат уйлары гына. Тормышның барышы, тормышны үз иңнәрендә алып баручы кешеләр язмышы миңа аеруча кызыклы һәм ымсындыргыч. Шуңа күрәме, мине салкын диләр. «Салкын гүзәл» дигән сүзләр дә ишеткәләдем. Мин, билгеле, гүзәллектән бик ерак торам. Үзем турында мин тәнкыйть кушып уйлыйм. «Мин чибәр» дип, күземне сукырайтмыйм. Бар бит «мин гүзәл» дип кукраеп йөрүче кызлар, хатыннар. Динә Әхәтовнаның да «синдә хатын-кыз назы әз сизелә» дип төрттергәне бар. Башта аңламаган идем. Хәзер аңлый башладым. Динә Әхәтовнаның үзендә хатын-кызлык сыйфатлары бик көчле, назлылыгы да кыяфәтенә чыккан. Ә миндә битарафлык, искитмәү күбрәк, диләр…
Отто абый безгә бүтән килергә өлгермәде. Кырык беренче елның унҗиденче июнендә, әти-әни җәйге ялларын көч-хәл белән бергә туры китереп алып, бернинди шикләнүсез-нисез Отто абыйларга кунакка китте. Радикның, эшеннән чыгып, юньлерәк урын эзләгән чагы иде, ул да аларга иярде.
– Отто абыйны яңа тормыш әлифбасына өйрәтәм, – диде ул, уенын-чынын бергә кушып. – Бәлки, анда миңа кулай эш табылып та куюы бар.
Әти-әни аңа каршы килмәде. Әни инде Радикны кирәгеннән артык иркәләп кенә тора. Кайчак миңа читен булып китә. Әни мине якынрак күрергә тиеш югыйсә. Юк, әни мине түгел, Радикны җанына якын итә иде. Нишләтәсең аны? Бу аның «чире» кебек иде… Аларны Добеле шәһәрчеге аша уза торган хәрби машиналар алып китте.
Мин үз эшемдә, күбрәк төнге сменада. Отто абыйларга барырга бик җилкенсәм дә җибәрмәделәр. Яшь кеше дип, миңа эшне күбрәк өяләр иде. Санчасть палатасында берничә авыру һәм ике каты яралы ята иде. Бандитлар белән бәрелештә яраланганнар. Икесе дә гипста. Берсенең ярасы хәтәр – тездән өстә бот сөяге чәрдәкләнгән. Температурасы һәрчак югары. Икенчесенең бер аягы тездән түбән яраланган, җиңелрәк яра, әмма бавырын пуля тишеп узган. Шулай ук урыныннан тора алмый… Хуторларда совет власте урнаштырып йөргәндә, ниндидер банда һөҗүм иткән. Берничә кызылармиячене үтергәннәр. Шәһәрдә власть идарәсе урнашкан йортка атулар булгалаган дип сөйләделәр. Ул яктан безнең шәһәрчек тыныч иде.
Иртәнге сәгать дүртләрдә палатага кереп, бик каты ыңгырашып яткан теге ике яралыга пантапон уколы ясап чыктым. Үз бүлмәмә кереп тапчанга яттым. Смена сәгать җидедә генә килә. Шул арада черем итеп киткәнмен. Саташулы әллә нинди төш күрәм, әмма уяна алмый газапланам. Бервакыт шкафтагы приборлар чылтыраган тавышка уянып киттем. Сәгать алты тулып килә. Кинәт ниндидер гөрселдәү тәрәзәләрне, бинаны дер селкетте. Бүлмәгә атылып санчасть начальнигы килеп керде. Үзе болай тыныч сыман, кулының калтыравы беленмәсен өчен, портупеясын учлап тоткан, әмма тавышы калтыраулы-киеренке. «Тиз генә приборларны җый да әйдә машинага, күченергә боерык килде», – диде. Ни уйларга белмичә торганда, күктә самолёт гүләгәне колакны ярып керде, һәм коточкыч шартлау тавышы җанны лезвие белән кисеп үткән кебек итте. «Тиз бул, приборларны калдырма, олауга ташыгыз! – диде начальник, пошаманга төшеп, кай арада җыелып өлгергән шәфкать туташларына, санитарларга тавышын күтәреп. Әле берни белмибез, ә ул әйтми, бик каты ашыктыра гына. Самолётлар очканын яралылар да сизенде, бомба ташлауларын ишетеп, күреп калганнар: «Иптәш начальник, нәрсә бу?» – дип сорадылар. Теге илтифатсыз тон белән тәкрарлады: «Дошман провокациясе, паникага бирелмәгез!» – диде. Илтифатсызлыгы яралыларны тынычландыру өчен булгандыр инде. Әмма алар тынычланмады: «Безне дә алып китегез», – дип кычкырырга тотынды. Йөри алганнар каптёркадан киемнәрен алырга ашыкты. Ә теге ике бичара: «Таня, безне калдырма!» – дип ялвара башлады. Калдырып китүне сизделәр, ахры, күпме генә әйтсәң дә, бер сүзгә дә ышанмыйлар иде. Мин чын күңелдән аңлатам, тик ишетәселәре дә килми. «Безне калдырмагыз!» – дип ялваралар. Берсе сүгенергә тотынды. Ә коридорның теге башыннан начальник кычкыра, ашыктыра. Приборларны төягән әрҗәне күтәргән килеш, әле болай, әле тегеләй тартылам. Икенче яралының кычкырып елаган тавышы йөрәкне әллә нишләтеп үтте. Әмма начальник боерыгы көчлерәк иде. Шуңа куркуым да өстәлгәндер, тизрәк боерыкны үтәргә ашыктым. Яралыларның сүгенә-сүгенә каһәрләп каргаганы да мине тотып кала алмады. Йөрәгем урыныннан купкан, берни уйларга, карар итәргә көч юк. Тулысынча шул курку һәм югалып калу бар зиһенемне, ихтыярымны бетергән иде. Курку җанга бер төшсә, акылыңны ала, кешелегеңне бетерә. Үзең дә сизми каласың икән.
Әйберләрне алырга квартира ишеген ачып кергәч кенә, мин әти-әниләрне искә төшердем. Теге яралыларның каһәр яудырулары зиһенемне тәмам томалаган иде. Әти-әниләр нишләр? Алар кайда? Бәлки, бүген кайтып та җитәрләр? Әллә көтәргәме? Кем рөхсәт итәр? Нишләргә? Йөрәгем өзгәләнә-өзгәләнә чыгып киттем. Бу хәл вакытлы гынадыр, менә бетәр дигән өмет юата иде.
Безнең часть башта Двинскига чигенде. Шунда туктарбыз дип өметләнгән идек. Булмады, иртән немец самолётлары очып килеп крепостька бомба ташлап китте. Үлүчеләр, яраланучылар булды. Дөньяның асты өскә килде. Юлда күргән газаплар ташлап калдырган теге яралыларны хәтердән кысрыклап чыгара барды. Биредәге фаҗигаләрнең иге-чиге булмады.
Кайсы урыннарда күперләр шартлатылган иде. «Диверсантлар» дигән коточкыч сүзләр йөрде. Юлда очраган һәр кеше диверсант булып күренә иде. Алар, имеш, бик ярамсаклар, безнең яклы булып кыланалар. Шуның өчен үзләрен фаш итү дә кыен. Шулай, җанда ышаныч тәмам бетте, хәзер ни әйтсәләр, шуңа ышанырга мәҗбүр буласың, чөнки тикшерергә, сынарга мөмкин түгел. Бу хәлләр сине теләсә нишләтә, син бернинди каршылык күрсәтә алмыйсың. Шул вакыттан бирле хәтәр өермә мине йомычка урынына йөртте, әле теге, әле бу якка ташлады.
Туганнардан бер хәбәр алганым булмады. Барча җепләр өзелде. Арада тирән упкын барлыкка килде. Алар упкынның бер ягында, мин икенче ягында калдык. Бу мәхшәр шултиклем кинәт булды, мин әле хәзергә кадәр моның бер очына чыга алганым юк.
Башта фронтка якынрак торган госпитальләрдә эшләдем. Аннары тылга күчерделәр. Кырык өченче ел башында Казанга билгеләделәр. Госпитальгә кертмәделәр, ә җирле больницада эшләргә куштылар. Моңа инде минем туганнарымның теге якта калулары сәбәпче булгандыр. Мантыйк буенча шундый уй үзеннән-үзе башка килә иде.
Кырык дүртенче елның көзендә Митава шәһәре безнең гаскәрләр тарафыннан азат ителде. Сугыш буена эчтән яшерен генә көткән шатлык иде бу минем өчен. Туганнарымны эзләтә башладым, әмма миңа бернинди җавап килмәде. Мин шулай да өметне өзмәдем, сүндермәдем. Курляндия немецлар кулында иде әле. Мин үзем яшәгән шәһәргә, Митавага китәргә омтылып карадым. Рөхсәт юк әле, диделәр. Түзәргә күнеккән күңелнең бер генә таянычы калды, ул – сабыр итү, чыдау. Ә күпме сабыр итәргә мөмкин, чыдауның чиге бармы? Җанның төтенсез генә көйрәп янган вакытлары була, беркем белми, беркем күрми. Тик ялгыз гына эчтән учак булып янып йөрисең. Бүтәннәргә әйтсәң дә, кем сине аңласын, хәлеңә керсен? Аның үз кайгы-хәсрәте хәттин ашкан. Аның да ачы хәсрәт сөреме тыштан беленми, шул сөрем белән аңгы-миңге килеп йөри. Кеше хәленә керергә теләмәүдән түгел, кешегә яхшылык итәргә омтылыш туа ул, бу хис аңа нәселдән-нәселгә салынып килгән. Әмма аның теләге башкаларның аңламавына килеп бәрелә, кырыслык, шәфкатьсезлек белән кире тибәрелә. Адәм баласы күбрәк үз теләге белән түгел, ә тормыш кануннарына таянып хәрәкәт итә. Хәрәкәт исә шул бик катгый кагыйдәләр кушканча гына бара. Читкә тайпылулар була алмый. Тайпылса, тайпылучының үз башына. Беркемнең дә башы ике түгел, кагыйдәдән бер карыш та читкә чыкмый. Ә кеше психологиясе, аның рухи тормышы кагыйдәләр буенча гына бара алмый. Ул бу кагыйдәләргә берничек тә сыймый. Кешедә эчке рух бик бай. Аның рухы мең еллар буе әз-әзләп, мыскаллап тупланып килгән. Шуңа күрә кешенең эчке рухында бик күп сыйфатлар бар. Кагыйдә-кануннарга буйсынып, эчке рухын шуларга кол итеп яшәргә мәҗбүр адәм баласы үзенең җан байлыгын белми. Белгән кадәре бары бүтәннәр аркылы гына була. Динә Әхәтовна белән без ничектер үзеннән-үзе якынаеп киттек. Күңел тартуы яки тартмавы бар нәрсә икән. Менә минем күңел нишләптер аңа тартылды. Иң яхшы хатын-кыз булганы өчен дисәң, аңардан яхшыраклары да очраштыргалады. Тик берсе белән дә болай якынаеп кителмәде. Динәнең яхшылыгы аның күңел сыйфатыннан гына тормый иде кебек. Аңа күпмедер рәсмилек тә кушылган сыман иде. Бездә бит рәсми караш яши һәм шуңа нисбәтән рәвештә үзең белән бер коллективта эшли торганнарның карашы. Үземә рәсми карашның бигүк яхшыдан түгеллеген мин сизә идем. Күпме яшерергә, вуальләштерергә тырышсалар да, сизелә бит ул. Мин, мәсәлән, үземә карашның уртадан түбән икәнен иптәшләрнең миңа мөнәсәбәтеннән яхшы ук анык белә идем. Кайберәүләрнең йөзенә синең хакта начальниклар ни уйлаганы язылып куелгандай була. Эш процессында кечкенә детальләрдә дә чагыла ул.
IX
Динә Әхәтовна минем шикле биографиягә бер дә исе китмичә карады. Ул әллә үз өстенә тиешледән күбрәк алучылардан идеме? Кайберәүләрне шелтәләгәндә, каты бер дәлил итеп үз өстеңә күпне аласың, дип әйтәләр иде. Шул сүзләрдән кайберәүләр бик курка иде. Шул ук Эдуард Хәлимович та бервакыт әзрәк спирт капкан иде, ачылып китте: «Хатын миңа, соңга калып кайтсам, үз өстеңә күпне аласың, чамала, дип яный, куркыта. Ә кемне генә хатыны куркытмый икән? Таня, син дә иреңне газаплап яши торган җен хатыны булып китәрсеңме? Ә? Юк, әйт, китәрсеңме?..» – дип тукынды. Мин әйттем: «Әгәр иргә чыга калсам, мин аңа тулы ирек куячакмын», – дидем. Ул ышанмады, башын як-якка чайкап: «Син әле хосусый милек белән авызланмаган, син әле ул хисне белмисең, – диде. – Хатын бит иренә тоташ имеп торырга тиешле шәхси милеге итеп карый. Менә кем ул ир дигән зат. Хатынына гомере буе төшем биреп торучы, закладка салынган байлык. Кайбер хатыннар ирләрен фәкать шәхси милек итеп саный». «Ирләр дә бит хатыннарын шәхси милек итә, – дидем мин, Эдуард Хәлимовичка каршы төшеп. – Ирләргә яраган хатыннарга ярамыймыни?» «Ярый, – диде Эдуард, – хатыннар – ирләренә, ирләр хатыннарына шәхси милек итеп карый. Шуңа күрә бездә ир белән хатын арасы гаять киеренке, катлаулы. Хатын, мәсәлән, мине теләсә нишләтә ала, ә мин хатынны берни дә эшләтә алмыйм. Бу хәл дә бик четерекле, күп кенә низагларны кискенләштерә һәм фаҗигале итә. Хатын белән ир арасы төрле богаулардан азат булырга тиеш, чөнки кешелек җәмгыяте эшләп чыгарган әхлак нормалары бар: ир белән хатын арасында ирек булмаса, мәхәббәт тә булмый…» «Анысы тагын нәрсә, аңламыйм», – дидем мин. «Син әле аны аңламыйсың, – диде Эдуард Хәлимович. – Менә иргә чык, сине үзенең шәхси милке итеп караучы кешегә туры кил, шул чакта аңларсың…» – «Андый ирләр сирәк буладыр, Эдуард Хәлимович». – «Сирәк, но була. Биредә ир-атка вакчыл булырга ярамый. Менә мин хатыныма шәхси милек итеп карамыйм, һич тә!» – «Ә ул сезгә карый…» – «Бу – үзенә күрә ярату билгесе. Әмма хатыннарның бу хисенә күп кенә бүтән хисләр кушыла. Иргә чыгуны алар зур горурлык һәм уңыш саный. Үзең дә беләсең, хатыннар ирләре белән ничек кенә мактанмый, ә? Синдә дә шундый хис йоклыйдыр әле». – «Юк миндә андый хисләр, Эдуард Хәлимович». «Кияүгә генә чык, барысы да кинәт уяныр», – диде Эдуард һәм көлеп җибәрде. Аңа кушылып мин дә көләргә тотындым.