
Полная версия:
Асыл ташлы муенса
Озаграк җыенганмы – ул килгәндә Сабантуй шактый кызган иде. Кызлардан беренче күргән кешесе Сәбилә булды. Бала итәкләр салдырып, яңа күлмәк тектереп кигән киюен, әмма аның коры сеңердән торган тәненә һич кенә дә килешми шул: карачкыга кидергән капчык кебек асылынып тора. Гөлбануны күргәч, төсе бозылып китте бит әле моның. Кәеф шәп чагында нигә әле моны бераз ирештереп алмаска?
– Сәлам кызларның асылына! – Гөлбануның сәламеннән Сәбиләнең тире белән сөяктән торган юка йөзе тартышып, агарып китте, үзе шулай да сер бирмәскә тырыша:
– Сәлам.
– Көрәш кайсы җирдә, ахирәт?
– Мин дә шунда барам бит…
Әйе, әйе… Көтмәгән Сәбилә Гөлбануның бу дәрәҗәдә киенеп килерен, уйламаган. Гөлбану бу тәкәббер килбәтсезнең кикриген бер шиңдергәч, кирәген биргәнче шиңдерергә булды:
– Ихсанбай көрәшә микән?
Сәбилә капыл күтәрелеп Гөлбануга карады, Гөлбану аның күзләренең кызарып шешенгәнен шунда гына абайлады.
– Гөлбану… – Сәбилә аннары сүз таба алмагандай тотлыкты, – мин сиңа әйтермен дигән идем… Без бит Ихсанбай белән…
Гөлбануның да аны тыңлап бетерергә көче җитмәгәндәй булды, йөрәгенең нидер сизенеп дөп-дөп тибә башлавын җиңәргә тырышып көлеп җибәрде:
– Нәрсә? Ихсанбай дисеңме? Сиңа гына әллә кем бит ул! – Гөлбану үзе көлә, ә үзенең тавышы бер дә табигый чыкмый. Кешеләрне үзенә әйләнеп карарга мәҗбүр иткәнче көлә-көлә, Сәбиләдән аерылып, мәйданга җыелган халык эченә кереп китте Гөлбану.
Алан гөр килә. Чабышка әзерләнгән малайлар дәрәҗә саклап ат өстендә утырып торалар. Атка менгән ир-атның холык-фигыленең үзгәрүен элек тә күзәткәне бар Гөлбануның, ә инде аларның ярышка әзерләнгәннәре чамасыз үзгәрә. Менә ул үзе ир-ат булып туса, ат өстеннән төшмәс иде, мөгаен.
Башта көрәш була икән – Гөлбану көрәшчеләрне карарга баскан түгәрәккә килде. Ихсанбай да шушында. Ул бик җитди, күрәсең, көч сынашмакчы. Эреләнебрәк тә киткән шикелле ул: җиденчене бетергәч, шәһәргә барып, ниндидер җирдә укып кайтты бит. Тыштан тыныч күренсә дә, кара бөдрә чәчләре астында ялтыраган зәңгәр күзләре аерым бер дәрт белән янгандай. Соңыннан гармун да тартыр инде ул, яныннан кыз-кыркын өзелмәс. Яшьләр генә түгел, өлкәнрәкләр дә яныннан китмәс. Үзенә төбәлеп карауны тойдымы, Ихсанбай да күрде Гөлбануны. Күрде дә шаккатты. Таныган да, танымаган да кебек. Беразга гына күзләре очрашты. Оялмады Гөлбану, керфекләрен элеккедәй аска төшермәде: ул бит бүген авылның бөтен егетләрен дә үзенә гашыйк итәргә килгән!
Ихсанбайга Һашим белән көрәшергә туры килде. Болар – иң соңгылар, кем җиңә, шул җиңүче була. Иң соңгы мәлдә Ихсанбайга әллә нәрсә булды – Гөлбану күз ачып йомган арада Ихсанбай Һашимның астында ята иде. Һашимның уң кулын күтәрделәр. Хатын-кызлар җиңүчегә алып килгән бүләкләрен бирә башладылар. Гөлбану да янчыгын Һашимга сузды…
Ат чабыштыру тәмамлангач, бию башланды. Монда инде урынында түзеп тора алмады Гөлбану. Үзендә шулкадәр дәрт, осталык яшеренеп ятканын, дөресен әйткәндә, ул үзе дә белми иде.
– Шәһәрбануда бар икән бер кыз! – дигән тавышлар ишетелде аның колагына.
– Менә сиңа йомыкый…
– Кыз түгел, су сөлеге!
– Ут!
Ул көнне Гөлбануга Тирәкледән дә матур җир, аннан да бәхетле кеше юк кебек тоелды. Яшьләр белән бергәләп «Наза» уйнарга баскан чагында кемдер аның учына кәгазь тоттырып китте.
Уйныйбыз бергә-бергә,Эшлибез бергә-бергә.Косилка, молотилка,Сортировка, веялка!Уен да кызды – ташлап китүе жәл, учындагы кәгазь дә тынгы бирми. Һашимнан гына булмаса ярый ла… Җитмәсә, янчык тоттырды бит әле шуңа. Кызыксынуы җиңде Гөлбануны. Читкәрәк китеп, тирләгән учында укмашкан кәгазьне ачты. «Гөлбану, сине су буенда, тирәкләр янында көтәм». Их, Ихсанбай! Үзе! Күпме көтте шушы минутларны Гөлбану, йөрәгенең януын баса алмыйча каеннарны кочты, ай тулса, кавышу сорады, йолдыз атылса, Тәңредән Ихсанбай күңеленә үзенә карата сөю ялварды. Ниһаять, ишетте Илаһ, иреште теләгенә Гөлбану, морадына җитте! Рәхмәтем зур сиңа, Тәңрем!
Гөлбану Ихсанбай көткән тирәкләр янына ашыкты, үзе елый, үзе көлә.
– Гөлбану! Кызым, тукта әле, кызым!..
Инәлгәнгә дә, боерганга да охшаган тавыш Гөлбануны хыял дөньясыннан чынбарлыкка кайтарды, каршында башыннан кара шәле мәңге төшмәгән, ут шикелле янган кара күзләрен үзенә төбәгән Фәүзия карчыкны күргәч, Гөлбану куркып артка чигенде.
– Кая юл тоттың, кызым? – Тавыш һаман да боерулы, буйсындыручан.
– Мин ни… – Ихсанбайның әнисенә ни дип җавап бирергә белми аптырап калды Гөлбану, – мин ни… кайтыйм дигән идем, соң бит инде…
– Әниең дә көтәдер, әйе, соң, кайтырга кирәк, ләкин бит авыл, – карчык ияге белән Гөлбануның килгән ягына ымлады, – артыңда!
Бу үткен, үтәдән-үтә караучы караштан болай гына котыла алмасын аңлады Гөлбану. Һәм, гомумән, нигә курка әле ул бу инәйдән?
Шушы кеше көн саен мәктәпкә киткәндә улының букчасына Гөлбану өчен өлеш салмадымы? Ә Гөлбанулар йортына кытлык килгән чакларда аларның нигезләренә ризыкны аз калдырып киттеме? Әлбәттә, Фәүзия боларны төнлә, кеше күрмәгәндә эшләде, әмма Шәһәрбану да, Гөлбану да бу Хозыр-Ильясның кем икәнен күптән төшенгәннәр иде. Аннан соң, Ихсанбайны дөньяга тудырган кеше кайчан да булса дөресен белергә тиештер бит?
Кызыл итегеннән дә, кызыл күлмәгеннән дә ныграк кызарган Гөлбану сүз башлады:
– Мин, без… Ихсанбай көтә мине!
– Ихсанбай, – Фәүзия кара-кучкыл йөзендә ак сызык булып каткан иренен көчкә аерган кебек, ә куллары Гөлбануга сузыла. Нишли ул? Кочакларгамы, әллә буаргамы җыена?
– Инәй! – Гөлбану маңгаеннан, аркасыннан салкын тир бәреп чыгуын тойды.
– Син… син, кызым, беркайчан да Ихсанбайның кәләше булмаячаксың! Ишетәсеңме, беркайчан да!
– Син, инәй, ни сөйлисең ул? Ни зыяным тиде сиңа?! – Гөлбануның йөрәгеннән чыккан иңрәү Фәүзиянең күңелен чак кына да йомшартмады шикелле.
– Син һаман аңламадыңмы, кызыкай?! Бу киемнәр дә, Ихсанбай да сиңа бәхет китермәячәк! Сал аларны, ташла, утка як…
Куркынган Гөлбану, артка чигенә барып, агачка бәрелде, аннан коты алынып, килгән ягына, авылга таба йөгерде.
* * *Шушы вакытта Гөлбануларга каршы гына салынган урыс капкалы йортның бердәнбер варисы булган Ихсанбай тармакланып үскән тирәк төбендә Гөлбануны көтте. Бүгенге Сабантуйның үзенә җиңү китермәвенә артык хафаланмый ул, әмма аны калак сөягенә салучысы кем бит әле! Һашим! Теге вакытта мәктәптә шуның муенын борырга өлгермәгәненә үкенә хәзер Ихсанбай. Шәһәргә олагуы шәп булган иде дә, кайткан бит әле. Ихсанбайның җиңелүе Гөлбанудан да булды шикелле. Үзенең киемнәре, төс-сыны белән кинәт килеп чыкты. Башка берәү белән дә көч сынашып карамастан, Ихсанбай Һашим белән көрәшергә булды. Шулай да Гөлбануны күреп каушамаса, бирешмәс иде әле Ихсанбай. Әле дә ничек каршыларга белми ул Гөлбануны. «Кәләшем бул, гомерлек ярым бул!» дисә, ни дияр икән? Улының бу тәкъдименә әтисе ничек карар тагы? Эчеп алган саен: «Мин – бөек хан токымы!» – дип күкрәк сугарга яраткан нәрсә хәерче кызы кирәкми безгә дияр микән? Бәлки, әнисе күндерер әтисен? Башка күршеләре белән ияк кагып кына исәнләшсә дә, Гөлбануны да, аның чирле әнисе Шәһәрбануны да ифрат якын күрә бит ул. Әйе, бар өмет әнисендә. Тизләтмәсә, Ихсанбай Гөлбанудан тиз арада колак кагачак. Бүгенге Сабантуй Тирәкленең генә түгел, күршедәге Сабаклы егетләренең дә күзен ачты. Ә Һашим?.. Ихсанбай, күзләрен йомып, тешен шыгырдатты: Гөлбану бит шуңа, шул ятимгә янчык бүләк итте!
– Ихсанбай!
– Гөлбану! – Әмма аның куанычы бушка булды: күзен ачканда, йөзенә елмаю галәмәте чыгарып, Сәбилә басып тора иде. – Син?
– Әйе, мин… – Сәбилә, ике кулын алга сузып, аңа омтылды. – Әйе, мин… Читкә тибәрмә мине, ялгыз итмә! Ул… ул бит сиңа беркайчан да килмәячәк…
– Нәрсә сөйлисең син? – Ихсанбай аның изүен йомарлап тотып алганын үзе дә сизми калды. – Артымнан каравыллап йөрүеңне кайчан ташлыйсың син?!
– Теләсәң – колың, теләсәң олтырагың булырмын – кире какма мине, Ихсанбай!!!
Ихсанбайның борып тотуыннан төймәләре коелып, күкрәге ачылып киткән Сәбилә егетнең муенына сарылды, аның муенын, иреннәрен үпте.
– Нишлисең син, Сәбилә?! – Тән якынлыгыннан суына барган Ихсанбай бу сүзләрне ыңгырашу катыш әйтте. – Мин бит сине яратмыйм!
– Яратма… Минем яратуым икебезгә дә җиткән! – Сәбиләнең иреннәре кебек үк комсыз, уттай янган бармаклары һаман да түбәнгәрәк үрмәләде. – Ташлама мине, кызган… Безнең бит… балабыз булачак…
* * *Гөлбанудан калып, Фәүзия күпме утыргандыр… Менә ул Гөлбану торган җир… Шушында торган җиреннән ярдәм сорап, ялварып, үзенең аккош канатыдай нечкә кулларын сузган иде ул… Өзде баланың өметен Фәүзия, чәлпәрәмә китерде. Әмма үзенең кысылуы белән аларны Ходай кушмаганны кылудан аралады: канга кан кушылудан коткарды! Әй бу язмышны! Кайсы уйламаган яктан китереп сукты ул тагы Фәүзиягә… Кемнәрнең каты каһәре төшеп кенә Барсынбикә-Фәүзиягә шушындый каһәрле язмыш җибәрде икән Ходай?! Фәүзия-Барсынбикә. Сибгат-Диңгезхан. Әй язмыш, язмыш, язмыш… Ил анасы, ил агасы булыр Диңгезхан белән Барсынбикәне шушы хәлгә нәрсә, кем төшерде?.. Көтү-көтү өерелеп, басу-кырлар иңләп йөргән малларыбыздан, кымыз-әйрән күпереп утырган турсыкларыбыздан, диңгездәй җәйрәп яткан дала-йортыбыздан нәрсә аерды безне, нәрсә яздырды?.. Әй Ихсанбай, балакаем… Шушы вакытта син кызларның иң сылуын үзеңә каратырлык асыл егет булыр идең дә соң… Гөлбануым… Гөлбану да түгел иде бит исемең: Күксылу син! Күзләреңдә күксел әрем төсе булганга күрә кушкан идем сиңа шул исемне. Ак тирмәмнең коты булып, чырылдап-сайрап уйнап йөргән ике кошчыгым, йөрәк майкайларымны сыздырып, бер-берегезгә гашыйк булдыгыз… Әгәр бүген мин сезне аермасам, үз балам үз бусагама килен булып кына төшә иде бит… Озак уйладым бу хакта, Ихсанбайның Гөлбануга барыр юлына киртә артыннан киртә куйдым… Ай, озак интектем, озак җәфаландым… Хак Тәгалә бутаган язмышны гади бәндә ихтыяры белән ничек сүтим?!
И Раббым!.. Аптырагач, сиңа да тел тидерәм. Ә бит үзем, бары үзем гаепле барысына да!.. Ничек кенә мине җир йотмый да, ничек кенә бу кояш киптереп, көйдереп үтерми?!
Фәүзия кайнарланган учы белән әле генә Гөлбану басып торган җирдәге үләнне сыйпады: ә нинди килешә аңа әнисеннән калган кызыл күн итекләр… җилән… чулпылар…
Әнә кемдер Ихсанбай Гөлбануны көткән тирәкләр ягына йөгерде. Бармый булмый: язмыш куласасына килеп капкач, көчең беткәнче көрәшми, карышмый чараң юк.
«Шушындый чакта әнисе генә җитмәгән иде!» – Тирәкләр төбендә чалкан төшеп яткан Ихсанбай тиз генә итәк-җиңен җыеп өлгермәгән Сәбилә яныннан торды. Фәүзия бик әкрен якынайды, аларга чәч-башларын рәтләргә вакыт калдырды. Шуннан Ихсанбайның колагына әнисенең боерулы, һәр өне һәр күзәнәгенә үтеп керерлек тавышы яңгырады:
– Безгә әйтми-нитми, гомерлек ярыңны шушыннан алырга карар иткәнсең икән, улым, инде мине тыңла: гомерең ахырынача шуны иш итәсең, килен кеше алдында башын югары чөеп, ирем – Ихсанбай, мин – аның хатыны дип яшәрлек булсын! Ишетсен колагың, Ихсанбай! Мин ике сөйләмәм.
Әнисе каршысында җир ярылса, шунда кереп югалырдай уңайсыз хәлдә калган Ихсанбайга дәшми буйсынудан башка чара калмады.
* * *Шәһәрбану кызының кайтканын ашкынып, тыны белән тартып алырдай булып көтте. Фермадан Гөлбану караган бозауларга сөт эчереп кайткач та абзар артына чыкты. Кызы артыннан үзе дә чыгып китәр иде, аяклары сызлый. Әллә тешен кысып чыгарга да китәргәме? Ай, бу бала бер бәлагә генә очрамаса ярый да… Әллә нигә кидерде бит үзе кагылырга да курыккан киемнәрне, шайтанмы тартты аның кулыннан, иблисме котыртты… Адәм күрке – чүпрәк, янәсе. Күптән ташлыйсы иде шул киемнәрне, ташу вакытында елгага гына ташлыйсы иде.
Йа Ходай! Ишеттергән Шәһәрбануның хафасын Гөлбануга! Әнә килә аның күгәрчене! Яшел хәтфә өстеннән йөзеп кенә килә аның алтын чабагы! Түзеп тора алмады Шәһәрбану, сызлаган аяклары белән алпан-тилпән килеп, каршысына атлады. Аһ, ни булган бу балага? Нигә әле аның иртә белән генә май кояшыдай балкыган йөзен кара болыт баскан?
– Әни!.. – Күкрәгенә сыенып үксегән баласы йөрәгенең ауга эләккән кошчыктай тыпырчынуын тойды Шәһәрбану. И бала, бала… Үз йөрәге астында йөртмәсә дә, тулгак газаплары белән үзе тудырмаса да, бар булмышы, бар вөҗүде белән ярата бит шушы баланы Шәһәрбану һәм аның тойгыларының ихласлыгына күктәге кояш та бер Ходай шаһит.
– Ни булды, балам? Кем мыскыл итте? Кем рәнҗетте?!
– Әни!.. – Тыела алмый, сүзен әйтә алмый Гөлбану, аның күзләреннән Шәһәрбануның ялангач муенына аккан күз яшьләре гүя яндырып, пешереп ала иде. Кайдан җыелган бу чаклы ялкын яшь кенә бер балага?
– Сөйлә, балам, әйт… Җиңелрәк булыр. – Шәһәрбану үзе дә елый, аның ябык гәүдәсе кызын рәнҗеткән билгесез кешегә рәнҗеш белән тулыша.
– Әни! Миңа Ихсанбайның әнисе… Фәүзия инәй… киемнәрне… утка ягарга кушты. Ихсанбайга… мине… беркайчан да, – Гөлбану, үкереп елап, җиргә егылды.
– Фәүзия?! Бу киемнәрне?! – Шәһәрбану башта көл кебек агарды, аннан, катгый бер карарга килгәндәй булып, кызын ашыктыра башлады: – Алай икән… Тор, балам, чү! Кеше ишетер! Гөлбану Сабантуйдан мәсхәрәләнеп кайткан икән диярләр.
Төнне әни дә, кыз да керфек тә какмый үткәрде. Ә үзләре лампага ут алып та тормадылар. Каршы йортта, Ихсанбайлар өендә дә йокламадылар – анда килен төшерделәр.
Иртән Шәһәрбану идарә ягыннан ат җигеп утырып кайтты. Ашыгып өенә керде дә әле йокысыннан да уянмаган кызы янына килде:
– Тор, балам. Китәбез. Күчәбез.
– Кая?
– Урыс утарына!
– Нигә?
– Чучка карарга кеше таба алмыйлар иде – риза булдым.
– Чучка?! – Чиксез аптыраудан зураеп киткән күзләрен әнисенә текәп, Гөлбану торып утырды. – Чын әйтәсеңме, әни?!
– Аптырама, балам, тереклекнең барысын да Аллаһы Тәгалә яраткан.
Шул сәгатьтә үк Шәһәрбану ярсу бер кызулык белән тәрәзәләренә аркылы-торкылы такта какты, барлык әйберләрен арбага төяде дә атның кабыргасына чыбык белән сыдырды.
«Урыс утары» аларны котсыз ялгызлыгы, тирә-ягына өелгән чүп-чардан, тирес суыннан таралган укшыткыч исе белән каршы алды. Революциягә тиклем үзенең зурлыгы, басуларының уңдырышлылыгы белән адәмнең күзен кыздырып яткан бу алпавыт җире хәзер Шәһәрбану белән Гөлбану кебек ятимнәрнең борын төртер җиренә – Тирәкле авылының Себеренә әйләнгән.
Әнә чүп-чар өеме арасында пычранып беткән Шәңгәрәй йөри. Шәңгәрәй – аның мулла кушкан, авыл Советында теркәлгән исеме. Аннан тыш бала акыллы җиткән егетне «Шарик» дип тә йөртәләр. Бу кушаматны аңа кем таккандыр, мәгәр шушы түгәрәк битле, зур башлы, кыска гына аяклы Ходай бәндәсенә исеменә караганда кушаматы ныграк ябышкан. Ишмөхәммәт-Ишмәмәтнең беренче хатыныннан туган бу малай әнисе исән чакта, урамда эт талаштырып, әби-чәбинең тавык кетәгенә кереп, йомыркасын урлап, базына төшеп, каймагын ашап, кеше көлдереп, авылда яшәде. Ишмәмәт мунчада ис тиеп үлгән хатыны урынына балдызын алгач, яшь хатын Шәңгәрәйне утарга алып килеп, Габделәхәт исемле малайның ярдәмчесе итеп бирде.
– Әйдә, апай, урнашыгыз, – Габделәхәт уңайсызланып кына елмайды, – тормыш бездә шәптән түгел инде…
– Кыш бик суыктыр инде. – Шәһәрбану үрмәкүч пәрәвезе сарган түшәмгә, юештән мүк каплаган стеналарга күз салды.
– Яксаң җылына болай… Миче төтен кайтара. Утын җиткереп булмый, җәйдән әзерләргә кеше җитми. Ярдәмгә Шәңгәрәйне җибәргән булдылар да – анысы үзе ун дуңгызга торырлык.
– Ичмасам, стеналарны агартып алырга иде. – Шәһәрбану зур өйнең бер почмагында катып торган кызына карады. – Гөлбануга күңеллерәк булыр иде диюем…
Габделәхәт шунда гына игътибар итте шикелле кызга. Аны күргәч, эченә җан кереп киткәндәй булды. Икенче көнне үк ишегалдына бер йөк ак балчык китереп аударды, утынның да корысын тапты.
Менә шулай дүртәүләп яшәп киттеләр алар утарда. Җәй ничек тә үтте. Әмма кыш… Күз ачкысыз бураннарына да, суыгына да түзәр идең, дуңгызларга азык җитмәү үтте үзәкләренә. Кеше кеше инде: ач булса да түзә, менә дуңгыз ачыкса… Алар шикелле мал актыгын күргәне булмады Шәһәрбануның, чак кына карамыйчарак торсаң, әниләре үз балаларын ашый башлый. Чырылдатып, ерткыч комсызлыгы белән кинәнеп ашыйлар шуларны.
Шушыларны күргән саен, Гөлбану елый, авылга кайтыйк, ди башлый. Җитмәсә, ачтан үлгән дуңгызларны Габделәхәт белән әнисе туныйлар, зур казанга салып пешерәләр дә әштер-өштер генә көрпә кушып, дуңгызлар алдына куялар. Кыш җитеп, суык төшкәч, Шәңгәрәй бөтенләй көйсезләнде, мал астын чистартырга да чыгарып булмый.
– Бар инде, Шәңгәрәй, чык, Габделәхәтнең берүзенә кыен бит, – дип инәлә аңа Шәһәрбану.
– Ы! Тышта буран, мин бураннан куркам!
– Без дә буранда йөрибез. Габделәхәт белән Гөлбану, буран дип тормый, утынга баралар, салам алып кайталар…
– Ы!
– Нигә? Нигә тыңламыйсың, Шәңгәрәй?!
– Кызыңны кәләс итеп бирмисең бит үзең…
– Бирәм, Шәңгәрәй, бирәм.
– Кашан?
– Менә көн генә җылынсын да…
– Кишә дә су-сулай дигән идең…
– Шуннан мин нишләтим? Әйт әнә буранга, дуламый торсын!
– Ярар, шыгам… Тик кызыңны Габделәхәткә биреп куйма!
– Ярар, дидем бит.
– Мин матур, Габделәхәт алама!
– Әйе, Шәңгәрәй, син матурсың.
– Уңганмын!
– Уңгансың, Шәңгәрәй.
– Акыллымын.
– Акыллысың, Шәңгәрәй.
– Кызыңны ыстубы бирәсең!
– Бирәм, Шәңгәрәй, әйттем бит!
– Мин оштым, Сәһәрбану апай! Абзарны виш көрәп шыгарам, шушкаларыңны да көрәп түгәм!
– Ай, шакшы Шәңгәрәй! Тиеп кенә кара чучкаларга! – Шәңгәрәй артыннан ишек ябылырга өлгерми, Шәһәрбану сырмасына ябыша – булыр бу әкәмәт кешедән, карап тормасаң, туңдырып үтереп бетерер хайваннарны.
Төтенгә, буранга, юклыкка, хәсрәткә чәчи-чәчи, көннәр бер-бер артлы үтә торды. Теге хәерсез Сабантуй көненнән соң Гөлбануның күңеле сулып, сүнеп калды. Ярый әле янында Габделәхәт бар. Кич булса, тальян гармунын алып, сагышлы моңга тулы җырларын суза:
Агач чүлмәк, авызы тар,Пешә солдат ашлары…Кошлар очып җитмәс җиргәКитә солдат башлары.Гөлбану да, Шәһәрбану да, һәркайсысы, үзенчә моңланып, җыр тыңлыйлар. Шәңгәрәйнең генә колагы да, күзе дә идән ярыгында: ул, дөньясын онытып, тычкан аулый.
Их, үзкәем, их, үзкәем,Их, үзем каен булсам,Их, үзкәем каен булсам,Син былбыл булып кунсаң…– Әни, нигә син бер дә әтием хакында сөйләмисең ул? – Гөлбану йөрәксенеп әнисенә карый.
– Үлгән кешенең туфрагын кузгатырга ярамый бит, кызым. – Шәһәрбану кызының соравыннан инде ничәнче тапкыр шушы рәвешле тайчана.
– Үлгән кешене искә алырга да ярамыймы?!
– Без бит озак яшәмәдек. Ул үлгәндә, син тумаган да идең. Ул… язгы ташуда батып үлде. Агып китте. Хәтта гәүдәсен дә тапмадылар.
– Ул хакта сөйләгән идең…
– Сөйләгәч…
– Юк, ул менә ниндирәк кеше иде? Төсе, холкы…
– Нинди дип, кеше нинди була соң? Гади иде, синең кебек иде, матур иде.
– Ә нигә без авылыбыздан күчеп киттек?
– Ул заманда… күпләр күчте.
– Еракмы ул авыл?
– Төпченмә инде, балам. Ул авылда синең бернинди зат-зәверең юк. Юк белән баш катырганчы, әнә бәйләмеңне ал, үзеңә бирнәлек әзерлә.
– Нигә кирәк ул?
– Бәй, син кыз түгелме? Кияүгә чыкмыйсыңмы?
– Әллә тагы, – «кияү» сүзен әнисеннән беренче тапкыр ишеткәнгәме – колакларына ут капты Гөлбануның, – инде чыгып тормамдыр шул кияүгә.
– Абау, иске авыздан яңа сүз дигәндәй. – Шәһәрбану кызына аптырап карады. – Ул ни дигән сүз?
– Кеше көлдереп… Дуңгыз караучы кызны кем алсын?
– Эшнең ояты юк.
– Ояты булмаганга дуңгыз карарга кеше тапмыйлар икән!
Ә тышта төн. Якында гына бүре улаганы ишетелә. Габделәхәт, гармунын куеп, абзар-кура тирәсен карарга чыккан арада, кемдер тәрәзә чиертте. Шәһәрбану сагайды, утын агачы тотып, ишек янына килде.
– Кем бар анда?
– Яучылар килгән, Шәһәрбану, ачыгыз!
– Абау. – Шәһәрбану ишекнең келәсен ычкындырып җибәрүгә, Һашим һәм аның атасы белән бертуган энесе килеп керделәр. Шәһәрбану каушады, кулындагы утынын кая куярга белми аптырап торды.
– Сез инде, Шәһәрбану карендәш, кияү егете белән бергә кыз сорарга килгәнгә ачуланмагыз. Убыр йөрмәс төндә Һашимсыз кая чыгып китәсең?
– Төннең көне бар, – Шәһәрбану аның исемен исенә төшерә алмый газапланды, – теге ни… кем…
– Бәшәр.
– Әйе, Бәшәр, көн бар, йола бар.
– Шулай да ул, – Бәшәр уңайсызланып тамак кырды. – Һашим бит… Шәһәрдән эңгер төшкәндә генә кайтты…
– Кайтса, шуннан? – Шәһәрбануның нык борчылганда йә дулкынланганда күзе тартыша башлый. – Ут алырга кайтмагандыр бит шәһәрдән?
– Алайга китсә, – Димче диңгез кичерә, дип, Бәшәр бирешмәскә булды микән, тавышын көрәйтә төште, – үзеңнең дә уттан кызу чакларың булмадымы?
– Синең белән миңа, кем, Хәйрелбәшәр, гыйшык хатирәләренә бирелү килешми.
– Анысы шулай да… Яшьләр ни дияр бит әле?
– Яшьләрнең әти-әнисе бар, Хәйрелбәшәр. Төнлә килеп кыз сорау йоласын күргәнем юк иде әле! Бигайбә.
– Бәй, чәй дә эчерми кире борасыңмы?
– Гамәлегезгә күрә әмәле.
Өнсез калган Гөлбану Шәңгәрәй белән Габделәхәт яткан якны бүлеп корылган чаршау артыннан чыкмады; Һашим, баскан җирендә таптана биреп, абыйсының җилкәсенә кулын салды:
– Кайтыйк әйдә, уңмадык.
Шушы хәлдән соң күп тә үтми, Ишмөхәммәт килде, малаена алмаш кием, азык-төлек тапшырганнан соң, Шәһәрбануга эндәште:
– Кызыңны камсамулга алалар. Миңа, ни, утыртып алып кайтырга куштылар. Юлга, ни, көрт салган. Атка, ни, авыр булса була инде. Райком, ни, куша бит.
«Камсамул» дигәнне ишеткәч, Шәһәрбану карышмады: «камсамул» ы да, «партия» се дә хөкүмәт эше бит дип уйлады, ә хөкүмәткә каршы барып буламы?
* * *Ул көнне комсомолга байтак яшьләрне алдылар. Унбиш-уналты яшьлек үсмерләрдән ФЗӨгә китәргә шул көндә үк гариза яздырдылар. Гаризаны Гөлбану да язды. Аның бу шайтан элмәгенә әйләнгән дөньядан ычкынасы, икенче тормышка очасы килде. Китәргә дә кабат кайтмаска! Һашимы да, Ихсанбае да, Сәбиләсе дә, дуңгызлары да – бөтенесе бергә чукынып кына китсеннәр! Әнисе генә жәл менә…
Шул уйлары белән клубтан чыгып, Гөлбану өйләренә табан атлады. Мөгаен, ул бүген Маһинур күршесенә кереп кенә йоклар, ә иртәгә… Иртәгә ул шәһәргә китәчәк. Авылда инде бер көнгә дә калмаячак Гөлбану. ФЗӨ дигәннәре дуңгыз караудан да җирәнгечрәк түгелдер әле. Әнисенә әлегә хәбәр итми торыр, белеп алса җибәрмәячәк.
– Гөлбану!
Карны шыгыр-шыгыр китереп артыннан йөгергән кеше әллә Һашим инде?
– Ай!..
– Нидән курыктың, Гөлбану? Фызыуга китүдән курыкмаган батыр камсамулка артыннан егет ияргәнгә генә куркамы инде?
– Син үзең кайчаннан бирле шәһәрдә йөрисең – үлмәгәнсең.
– Ул бит мин, Гөлбану, йә, нигә эреләндең? Килгән яучыларны кире бор, артыңнан килгән егетләр белән юньләп сөйләшмә… Хан улын көтәсеңме әллә? Хан малайлары дуңгыз исе килеп торган кызларны вапшы-ты үлеп яраталар, ди!
– Аның каравы дуңгыз исе килгән кызлар аракы исе аңкыган егетләрне үлеп күрә алмыйлар, ди. – Гөлбану бу сүзләрне әйткәндә, үзләренең өй капкалары янына килеп җиткәннәр иде.
– Уһу-у… Шулай ук димени?! Хәзер мин сиңа дуңгыз караган кызларның эчкән егетләрне ничек итеп күралмаганын күрсәтәм икән…
– Нишләтмәкчесең? – Бер класста, бер парта артында утырып укыган кешесеннән курку башына да килмәде Гөлбануның.
– Хәзер, күрерсең… – Һашим күз ачып йомган арада Гөлбануның кулларын артка каерды да, бер кулы белән борып тотты, икенчесе белән аның башын кысып, аракы исе аңкып торган авызы белән иреннәренә ябышты… Хатын-кыз кулы белән генә ныгытылган өй ишеге бер тибүдә бернинди каршылыксыз ачылды. Һашим типмәсә дә, җилдән генә дә ачылыр иде әле ул.
– Ы! Кит! Кагылма!
– Кычкыр, ела! Урыс утарында уйнаш итеп туймасаң, туй менә!
– Хәшәрәт!.. – Гөлбануның чарасызлыктан калтыранган иреннәрен тагы шул сасык авыз үпте, йөгерек куллар өс киемнәрен өзгәләп-ерткалап атып, үзен сәкенең коры тактасына китереп салды. Шул минутта диярлек имәнеч авырту Гөлбануның күз алдында утлар уйнатты, тактагамы, бүрәнәгәме бәрелгән башы аңыннан яздырды…
– Әни… су… су бир әле, әни! – Тамагы кипкән Гөлбану күзен ачып тирә-ягына карады.
– Аһ!.. Һашим?! Син монда нишлисең?!
– Әни… – Һашим кеткелдәп көлде. – Әниеңнең генә кызы шул син хәзер…
– Ай!!! Нишләдең син, Һашим?! – Үзенең ялангач тәнен күрүдән аңына килгән Гөлбану кычкырып елап җибәрде. – Ерткыч син, Һашим!
– Исеңдә тот, Гөлбану: ирләрнең барысы да ерткыч. – Ул тагы хихылдап көлде. – Әлбәттә, Габделәхәт белән Шариктан башкасы, ике имгәк. Пешеп, авызларына төшәргә торган алманы да йота алмаганнар.
– Инде нишләргә миңа, инде ни хәл итим? Әни!..
– Нишлисең… Менә мин нишлим соң? Күрәсеңдер бит: учакка ут ягып утырам. Өй җылытам. Син дә тор, итәк-җиңеңне рәтләштер. Ертылган ыштаның жәл булса, шәһәрдән ефәген апкилеп бирермен.
Гөлбану кинәт теше тешкә тими калтырана башлады:
– Өшим… Мин өшим!
– Хәзер… Берәр чиләк табып, елгадан булса да су китерсәң кайнатырбыз, эчеңә җылы төшерербез…
– Мин… атлый алмыйм!
– О-о! Син бигрәк: кызлык алу – табанны ярып тоз салу түгел бит ул. Фызыу дип ашкынсаң, анысын да эшләрбез.
– Син нинди… кансыз! – Гөлбану янә сулкылдап елап сәкегә ауды: яшел алан, көрәштә җиңгән Һашим, аңа янчык сузган куллары, Ихсанбайның карашлары, үзенең өметләре, татлы-зәңгәр хыяллар белән бизәлгән төннәре Гөлбануның күзләреннән ачы яшь булып актылар да актылар…