
Полная версия:
Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими
Би ирләр, искилләр җәмгыяте урта гасыр баскычына аяк баскан көннәрдә, яңа ислам диненә юлыкканда, сәяси-административ даирә, тарихи икътисади мохит кенә түгел, заманы, кешелек (цивилизация) дөньясы тарихи-географик галәм үзе дә күрелмәгән тотрыксызлыклар, ачык билгеләнмәгән җимерелүләр баткагына баштанаяк чумган, һәм бу халәт ярты мең еллар инде кешелек җәмгыятен интектергән була. Бу авыр сынаулар көне – кешенең үз табигате, холкы-интеллекты чикләнгәнлекләре нәтиҗәсе түгел, югарыда искәрткәнебезчә, климат, табигатьтәге үзгәрешләр шомлыгы. Аңардан качу да, котылу да юк. Берәү дә читтә калмый. Каспий, Кара диңгез буе, Балкан киңлекләре бу олы тарихи трагедиянең төп сәхнәсе булып кала. Аланнар, готлар, һуннар, Рим империясе… Фаҗига яңа эраның беренче гасыры урталарында аяклана башлый. Йөз елларга сузылган коргакчылык (явымсызлык, корылык гасыры) дала зонасындагы чәчүлек мәйданнарын корыган далага әйләндереп, чүлләр зонасын киңәйтә. Идел буенда игенчелек белән шөгыльләнгән алан кабиләләре, чәчү өчен кулай җир эзләп, Кавказ алдына, Кара диңгез буйларына таба күченәләр. Тамырыннан кубарылган халык күршеләренә туктаусыз «барынта чабу» – талап кайту һөҗүмнәре оештырып яшәргә мәҗбүр була. Дала халыклары арасында гадәти көннәр бозыла, тынычсыз заманнар башлана. Л. Н. Гумилёвның «Тысячелетие вокруг Каспия» китабының хронология бүлегендә китерелгән синхрон таблицага күз салсак, башта тоташ диярлек аланнар исеменә төртеләбез: б. э. к. 41–50 еллар – «Аланнарның Көнчыгыш Европага күченүе», 121–130 еллар – «Аланнар кабилә берләшмәсе оешу», 131–140 еллар – «Аланнарның парфяннар иленә һөҗүме» (134 ел)…
Яңа эраның икенче гасырында табигатьтә дымлану (далада явымнар) гасыры (йөз еллыклары) башлана. Кытай диңгезе ярларыннан Тибет, Турфан иңкүлегенә кадәр, Дунайның урта агымыннан алып Балхаш, Тарбагатай, Алтай тауларына кадәр җәелгән далалар һәм чүлләрдә яшәү җанлана. Аланнар да Идел буенда бабалары яшәгән җәннәткә тиң далаларны әле онытмаганнар. Бәхетле (сугышсыз-талаусыз) үткән тормышларын эзләп, Идел буена кайталар. Ә анда инде яңа хуҗа. 141–150 елларда көнчыгыштан – сянбиләр, көньяктан – кытайлар, төньяктан – динлиннәр, көньяк-көнбатыштан усуньнар кыскан дала хуҗалары – һуннар тар-мар ителеп, котыла алганнары Көнбатышка качалар. 151–160 елларда һуннар Җаек, Идел буйларына килеп чыгалар. Берничә йөз елларга сузылган алан-һун сугышлары башлана.
Әлеге сугыш маҗаралары турында сүз башлаганчы, бу тарих фаҗигасенең тагын бер актив катнашучысын – Византия, Рим империяләренә башлап кадалачак «сөңге башагы»на әйләнәчәк халыкны бу уен тактасына кертеп үтик. Алар – готлар. Скандинавиядә яшәгән герман кабиләләре, һуннарның Идел фронт сызыгына чыгулары белән бер ун еллыкта, 151–160 елларда, Балтыйк диңгезендәге Сканза утравыннан чыгып, Висла елгасы бассейнында позиция яулап алалар. Аланнар, һуннар Идел белән Дон арасында әвеш-түеш килгәндә, готлар бик тиз үгезне мөгезеннән тотып алалар: Висла буендагы литвалыларны, Висла – Одер арасындагы славяннарны хәрәкәткә китереп, алар укмашкан биләмәләрне буйсындырып, 171–180 елларда инде Днепрның урта агымнарына килеп җитәләр. 250 елларда инде Кара диңгез буйларын басып алып, Көнчыгыш Европада беренче бөек дәүләт барлыкка китерәләр. Шуны һәм антик (борынгы Урта диңгез буе) цивилизациясен җимерүдәге ролен, һуннарга Европада мәйдан әзерләүләрен истә тотып, күрәсең, Л. Н. Гумилёв, Г. Веберга таянып: «Халыкларның бөек күченеш дәвере, Идел ары ягы далаларына туздырылган һуннар килеп чыгудан түгел, готларның Сканза утравыннан чыккан заманнарыннан, 169–170 еллардан башлана»[10], – дип белдерә.
Идел ярларына һуннар тар-мар ителгән, туздырылган, хәлсезләнгән хәлдә килеп җитәләр. Юлда аларга хәзерге Себер белән Казахстан чикләрендә яшәгән күп санлы угор кабиләләре кушылалар. Менә шул юлдашлары һөҗүмчән, гайрәтле, оешкан, Л. Н. Гумилёв атамасы белән әйткәндә, тарихи үсешләренең «пассионарлык» дигән, иң булдыклы, иң курку белмәс, гайрәтле баскычына ирешкән халык була. Аларны берләштергән һуннарны Европада «гуннар» дип атап йөртә башлыйлар. Һуннарның аланнар белән күп йөз елларга сузылган авыр, киеренке канлы сугышлары башланып китә. Аланнар гуннардан көчлерәк булалар. Көчле күршеләре готлар һәм Византия империяләре дә аланнар яклы була.
Синхрон таблицада һуннар тарихының өч гасырына күз салыйк: 21–30 еллар – һуннарның Кытайда җиңүләре; 31–40 еллар – Төньяк һуннар берләшмәсенә каршы Кытай, сяньби, динлин, көньяк һун, турфанлыларның коалициясе; 91–100 еллар – Төньяк һуннарның тар-мар ителүе; 111–120 еллар – Төньяк һуннарның кытайлар, сяньбиләр белән сугышлары; 141–150 еллар – көнчыгыштан сяньбиләрнең, көньяктан кытайларның һуннарны кысрыклаулары; 151–160 еллар – һуннарның бер өлешенең Җаек-Идел буйларына күченүләре; 221–230 елларда һуннар көчәеп, Дон буе, Кавказ алды аланнарының көчсезләнүе; 250–251 еллардан – Идел буенда көчле һуннар дәүләте; 281–291 елларда һуннарның аланнар белән туктаусыз сугышлары; 361–370 еллар – һуннарның Азов буенда аланнарны тар-мар итүе; 371–380 еллар – һуннарның готлар биләмәләренә басып керүләре. Һуннарның Паннониягә (Венгриягә) басып керүләре; 381–390 елларда инде һуннар Грециядә. Император аларны үз гаскәренә хезмәткә чакыра. 391–400 елларда һуннар Сириягә, Месопотамиягә барып җитәләр; 421–430 елларда Паннониядә һуннар дәүләте; 431–440 еллар – Аттила, Блод, 441–450 елларда Аттила хакимияте заманнары. Һуннар Көнбатыш Европа – Германия, Франция, Италия тарихын һәм тормышларын, сөңге-кылычлары белән болгатып, нигездән куптарып йөриләр… Алар алдыннан шул ук мәйданнарны, инде Испаниягә, Төньяк Африкага кадәр һуннар эзәрлекләп барган аланнар, готлар катнашкан хәрби берләшмәләрнең иске (антик) дөнья цивилизациясен җимереп, тузанына кадәр кагалар. Герман, франк, кельт кабиләләрен летаргик йокыларыннан күтәреп, коралландырып-аякландырып, һуннар теше үтмәслек, каршы тора алырлык хәлгә китереп йөриләр.
451 елда Франциянең Каталаун кырында һуннар җиңелә. Шул ук елда Италиягә походы вакытында Аттила үтерелә. Дөньяны дер селкетеп торган һуннар дәүләте күрелмәгән тизлектә юкка чыгу юлына баса. Аттила мирасын бүлешү өстендә ызгышып, барлык катнашкан халыклар, күтәрелеп, бер-берсе белән сугышкан вакытта, Аттиланың варисы – сөекле улы Иллек үтерелә. Һуннар дәүләте төркеме Венгриягә кайтып таркала. 463 елда алан отряды башлыгы Аспар – Византия союзнигы – һуннарны тар-мар итеп, Аттиланың кече улы Дингезихне үтерә, башын Константинопольгә җибәрә. (Икенче бер урында Л. Н. Гумилёв: «Хунны были побеждены болгарами», – ди.) Шулай итеп, дәүләтләре юкка чыга, һуннар дигән исемнәре дә (халык) дөньяда калмый.
Изге урын буш тормас, диләр. Шул 463 елда ук (461–470 еллар) Көнчыгыш Европага эфталитлар куып җибәргән абарлар, абарларны куган сабирлар килеп җитәләр. Каспий, Кара диңгез буйларының аркылысын буйга иңләп, тукмаклап, үтүкләп, һуннар эзе белән Көнбатышка китәләр. Алар артыннан төрекләр, гузлар һ. б. 610 елларда, гарәп кабиләләре күтәрелеп, ярты дөньяны иңләп алалар… Готлар сукмагы да хәрәкәтсез тормый, варяглар, норманнар… Варвар дәүләтләре, баварлар, франклар, англо-сакслар дәүләтләре; Көнбатыш төрек каганлыгы, Хәзәр каганлыгы, Болгар (Дунай) дәүләте, Киев Русе… Тарихта дөньяда шулай мең еллар зилзилә уйнаткан тагын берәр вакыт булды микән?!
Күренә ки, актив бәйләнешләргә ябык, аерымланган, тулы диярлек йомыклык шартларында Ойкумена – дөнья күләмендәге Төньяк мех сәүдәсен үз монополияләрендә тоткан «би ирләр» дөньясы – шуңарчы да, моннан соң да күрелмәгән, туктаусыз, мең елга сузылган, тугыз баллы өермәле давыл гына да түгел, һәлакәтле, җимергеч зилзиләләр, дөньякүләм катастрофалар, яулар кочагында кала һәм яши. Бу шартларда алар монополиясендә булган сәүдә һәм аңа ышану, сыенулар да гадәттәгечә дәвам иткәндер дип булмый. Кимерлар, скифлар заманында Далада мондый сугышлар янгыны, җимергеч сугышлы халыклар күченүләре ташкыны булганы билгеле түгел. Тарихы сакланган бердәнбер зур яу – Ксеркс (фарсылар) походы язмышын искә төшерик. Далада ул үзе, диңгезгә бата торган чебеш хәленә төшеп, көчкә качып котыла. Инде «гадәте» тулысынча юкка чыккан икән, нинди «гадәти сәүдә» турында сүз булуы мөмкин?! Бу гына җитмәгәндәй, монополиянең кулдан китүе, җимерелүе башланып, куәт ала бара…
Безнең эрадан тугыз-сигез гасырлар элек җанланып формалаша башлаган һуннар суперэтносы, б. э. к. IV – б. э.ның I гасырында үсешенең югары баскычына күтәрелеп, 95 елда дүрт тармакка бүлгәләнеп китеп, бердәм халык булып яшәүдән туктый. (Югарыда, һуннар хәрәкәтен искә алганда, шул дүрт тармакның берсенең тарихи язмышына күз салган идек.) Шул һуннар суперэтносының сяньбиләр (монгол кабиләләренең бабалары) арасына кереп эрү юлын алган икенче бер тармагыннан кыйпылып чыгып, 200 еллар Төрек каганаты булып яшәгән, «һуннар суперэтносы» мәйданга китергән дәүләт берләшмәсеннән күпкә киң Төрек каганатын оештырган, кыпчаклар, кангарлар (бәҗәнәкләр), карлуклар, динлиннар варисы кыргызлар, парфяннар варисы төрекмәннәр кебек борынгы халыкларның яңа мәдәниятенә нигез салып калдырган, үзләрен төрекләр дип атаган халыкларның VI–VIII гасырлардагы шул күтәрелешен Л. Н. Гумилёв «Евразия тарихыннан» дигән хезмәтендә «реликтовый» (калдык) күренеш дип атый. «За всё его двухсотлетнее существование в нём незаметны общественные сдвиги…»[11] – дип белдерә ул. Зур масштаблы тарихи вакыйгаларны шулай төркемләүләр дә яшәргә хаклы, күрәсең, халкыбыз тарихының күбесе төрле тышкы сәбәпләр тәэсирендә борынгылык тирәнлекләрендә күмелеп калган сәхифәләренең асылын билгеләү таләбе шундый төркемләүләргә аналогия аша гына үзен искәртә ала.
Безнең эраның беренче көннәреннән башлап алабызмы, һуннар Иделгә чыккан заманнарданмы, тарихы, Төньяк мех сәүдәсе, монополиясе хуҗалары «плешеголовыйлар» («гололобыйлар») һәм этносәяси борынгы дөнья һәм күчмәнчеләрнең этносәяси йомыклыгы зир-зәбәр килгәндә дә би ир һәм искил бабаларыбыз җан саклап яшәгәнен, чәчәк атканын Пермь өлкәсендә табылган археологик казылма Сасанид көмеш тәлинкәләр (IV–V гасырлар) белән дә расланганын күрәбез. Персия белән сәүдә мөнәсәбәтләре венгр галиме Масарошның ышандырырлык дәлилле VII гасыр урталарында Идел буе исламлашу турындагы хәбәрләрдә дә күренә. Бу сәүдә бәйләнешләренең VII гасыр урталарында да җан әсәре саклаганы (яки яңадан кабат очкынланганы) күренә. Ягъни Төньяк мех сәүдәсе би ирләр «Гиперборея»сендә (Салкынлык патшалыгы чикләрендәге мәйданда), Далада нинди генә үзгәрүләр, җимерелүләр булмасын, беренче мөмкинлекләр билгеләнү (яки булдырылу) белән шунда ук кабат җанландырыла. Бу мех сәүдәсе гүя аларның җәмгыять булып яшәешенең йөрәк тибешенә әйләндерелгән… Бабаларыбыз тарихының иң борынгы сәхифәләрендә менә шундый гомуми тарихи-географик мәгълүматлар калган. VIII–Х гасыр гарәп тарих-география китаплары, Мәрван явы (737 ел), Мәэмун хәлифәнең (834 ел), Харәземнең (868 ел) Хәзәргә исламлаштыру яулары, Сәлам Тәрҗеманинең (842–845 еллар) Урта Идел (Сакалиба) аша Алтайга сәяхәте; испанияле гарәпләрнең Ефәк сәүдә юлының Төньяк тармагын үз кулларына (контрольләренә) төшерү өчен көрәшләре, бу төбәкне гарәп чыганакларында «Сакалиба» – «Искилләр иле» дип атап йөртүләре кебек, берникадәр язма конкретлыклар өстиләр. Ниһаять, Идел болгарлары тарихының бәләкәй «Геродоты» – Ибне Фадлан… Болгарлар Урта Иделдән киткәннән соң (930 еллар), инде болгарларсыз калган бу төбәкне, үзләре үк географик язмаларында теркәгән «Сакалиба» исемен оныттырып, башта Багдад сәяси даирәләрендә Ибне Фадлан вакытында «тешләрен камаштырган» болгарлар исеме белән – «Болгарлар иле», «Шәһри Болгар» (Болгар шәһәре) дип кенә аталып йөртелә башлый. Шул рәвешчә, Багдад хәлифәлеге ризасызлануы тәэсирендә, гарәп мәдәнияте ялгышуы белән болгарлар ташлап киткән бу илне һәм аның халкын башта Якын Көнчыгыш язмаларында, соңыннан, гомумән, фәндә һәм тарихта 200 еллар яшәп киткән болгарлар исеме белән – «Болгар төбәге», «Болгар дәүләте», «болгар халкы» дип кенә атыйлар. Дөрес, бу фактта борынгы мех сәүдәсенең тарихи статусы, кризис тамчысы да чагыла булыр…
Менә шулай халыкның конкрет яшәеш, көнкүреш, эволюция хәрәкәте фактлары нигезендә түгел, ерак Багдад сарай даирәләрендә, ризасызлану, җитәрлек мәгълүмат юклык (белемсезлек) белән чагыштырып формалаштырылган, фәннилек, фикер җимеше булу дәгъвасы күзгә бәрелмәгән, чынлык, конкретлык, мантыйклылыктан ерак схематик, ясалма (суррогат) караш бездә ул чор тарихыбызның нигезенә салып йөртелә. Болгарлар килеп киткән елларда (730–930 еллар), төрле этник элементлар кушылып, яңа этнос формалашуы булганмы? Юк. Булса, Багдад түрәләре белемсезлеге рәвешендә, илгә, халыкка тагылган исемнәрен генә калдырып, болгарлар үзләре ерак Венгриягә китеп бармаган булырлар иде. Яңа этнос формалаштырган төп элемент булып шул төбәктә калырлар иде. Алар үзләре киткәннәр, исемнәре генә (очраклы рәвештә) ябышып калган. Болгарлардан соң да бу төбәкнең төп халкы булып калган, болгарларгача да шул төбәк этносы булган төп халык – би ирләр – искилләр бердәмлеге менә шушы ясалма тарих төсмере йөгертелгән «болгар» атамасы тавышын чыгарудан башка реальлеге булмаган сүз белән генә тарихтан бөтенләй сызып ташлана. Венгриягә киткән болгарларның үзләре – Венгриядә, ярты гасыр элек кенә Паннонияне сугышып биләгән, димәк, һаман әле ул Даланың гүзәл бер почмагын үзләренең иле итеп раслар өчен сугышкан, ерак киләчәктә иң атаклы гусарлар – венгрлар арасында төпләнәләр. Килгәч тә, шунда ук болгарларның сәүдә эшенә керешүе турында тарихта акцент ясап әйтелгән фикер күзгә бәрелеп тормый кебек. Ә менә венгрлар кебек үк хәрби халык булганнар дип уйларга ишарәләр бар. Аларны Сакалибага да хәрби хезмәткә Идел [Вятка (Нократ)] тарафыннан Төньяк (Кама) сәүдә юлын сакларга дип китерәләр. Сәүдә тирәсе аларны әллә ни мавыктырмый. Алар, хәзәрләрнең теләк һәм яклауларына таянып, административ идарә эшләрен тизрәк үз кулларына төшерәләр. Венгриягә чатырларын күчергәч тә, шул ук административ эшкә – налог җыю, акча санау һәм җирле идарәләрдә утыру – язу-сызу эшләренә тартылалар. Ә би ирләр – Геродот заманындагы «патша скифлар» («кенәзләр») төркеменең берсе – Төньяк мех сәүдәсе монополиясен үз кулларыннан төшермиләр, бу эшне үз кулларында тоталар. Тарихта ялгыз, йомык, билгесезлекләре белән серле, аерым бер халык булып яшиләр. Югарыда Л. Н. Гумилёвтан китерелгән Төрек каганаты турындагы өзектә ул дәүләтне оештырган төрек (тюркют) халкы җәмгыятен галим консерватив (үзгәрмәс) система дип билгели. Мең еллар үзгәрмәүчелеген саклаган би ирләр җәмгыяте тагын да консервативрак система булган. Аңа мең еллар теше дә үтмәгән. Абсолют (яшерен, билгесез) җәмгыять буларак, ул – Далада зилзиләләр уяткан хәрәкәттән читтә торган һәм бу «кагылмаслык» хокукын сатып алырга, яңа хуҗаларны «майлаштыргалап» торырга сәләтле булган халык – Дала хуҗаларыннан яклаучылар табып торган. Татар халкының хәрби бәрелешләрдә батырлыгы да күктән иңгән нәрсә түгел. Төбәкне, бу яшерен бай илне һәм бай сәүдә кәрваннарын чиксез Даланың ымсынучы, бетмәс-төкәнмәс «җиңел һәм мул табыш» яугирләреннән саклауда инде үзләренең сугышчан куркусызлыкларын һәм көрәшкә тиешле сәләтлекләрен булдырганнар, ныгытканнар. Һуннар хакимияте вакытында булгандырмы бу, кыска гомерле Төрек каганлыгы вакытында гынамы, тарихта бер мәртәбә генә би ирләрнең башка бер этнос – искилләр белән кушылуы гына билгеле. Беренчедән, би ирләрнең «(сер) капкалары ябык» җәмгыять булуы нәтиҗәсендә бу кушылу әлеге ике халыкның тулысынча берләшүенә әйләнеп китә алмаган. Би ирләр Идел-Балхаш күле арасында күченеп йөргән искилләрнең Урта Идел төбәгендә төпләнеп утрак тормышка күчкәннәрен генә йота барган. Мондый кушылу бер моментлык, актив тарихи блок, союз була алмый. Би ирләр утраклыкка күчкән искилләр өчен озак тарихи дәвергә ачык булып кала. Мондый шартларда утраклыкка күчкән искилләр дә тиз генә би ирләрне яңа халыкка әйләндерү мөмкинлеген югалта. Атаклы мех сәүдәсендә дә искилләр бу монополиядә ниндидер өстенлек алып, аның иҗтимагый-сәяси статусын үзгәрткән дип әйтерлек бернинди дәлил юк. Дөрес, Ибне Фадлан килгән заманнарда искил кабиләсе исламның Урта Азия (Бохара) белән бәйләнешкә йөз тоткан – Багдад хәлифәлеге байрагы һәм гакыйдәсе яклы тараф булганын күрәбез. Зур экспедиция рәвешендәге Багдад илчелеген чакыру һәм китертү искилләр юнәлеше өстенлеккә чыгуын, хаким болгарлар династиясе өстеннән җиңү казануын күрсәтә. Илчелек килүнең өченче көнендә үк илбаш, төбәк әмире болгарлар башлыгы үзләренең элеккеге Испан Әмәви ориентациясенә-гакаиденә кайтып, Багдад илчеләре белән һәрнинди бәйләнешен өзә. Димәк, Бохарамы, Харәземме ориентациясендәге искилләр кабиләсе белән ирешелгән килешүдән дә чыга. Бөек Багдад илчелеге Болгардан илләренә кайтып китәргә мәҗбүр булалар. Моңа җавап итеп, искилләр дә килешүне бозган әмиргә буйсынудан баш тарталар. Искилләр җитәрлек көчкә һәм тәэсиргә ия булганнар, күрәсең, болгар әмирен (ил ханын) болгарлары белән бергә үзләренең элеккеге ватаннарына – Дон буена кайтып китәргә мәҗбүр итәләр һәм, вәкилләрен җибәреп, кабат Багдад байрагы астына кайтуларын белдерәләр. Мәсьәләнең (вакыйгаларның) нечкәлекләрен белмәгән яки фаш итәргә теләмәгән Багдад сарай даирәләренә, аеруча фәнни-идеологик җәмәгатьчелеккә бу күңелле яңа хәбәр тыйнаксыз, хәлифәлекне хур иттем дип уйлаган, кайдан җил иссә, берни белән санашмастан шул якка иелүен күрсәткән болгарларда зур илчелекне кичереп булмаслык мыскыллаган әмирнең үз араларындагы тагын ниндидер килбәтсез азгынлык сәбәпле тәхетен җуюы дип кенә аңлыйлар. Алар карашында төбәк – шул ук Болгар, аның яңа хакиме шул үлчәүсез-чамасыз, әдәп белмәгән, тотрыксыз-тыйнаксыз болгарның яңа бер принципсыз әмире генә булып күренә. Төбәкнең төп хуҗасы булган Төньяк мех сәүдәсе хуҗалары би ирләр турында ләм-мим бер авыз сүз юк.
Бу үз йөзен күрсәтмәүче Төньяк мех сәүдәгәрләре җәмгыяте болгарларны төбәктән куган. Болгар-искил каршылыгы да болгар – Багдад илчелеге коллизиясен хәтерләтә. Капма-каршы көчләр (антиподлар) – болгарлар белән мех сәүдәгәрләре «искилләр» – би ирләр. Бу – аксиома. Бу каршылык структурасын үзгәртерлек башка ниндидер бер көч юк һәм булуы да мөмкин түгелдер кебек. Биредә инде «искилләр» ул кабиләнең үзе түгел, Ибне Фадланга бу көчнең шартлы атамасы яңгырашы гына. Биредә искил этник элементының реаль катнашу дәрәҗәсен билгеләү күз алдында тотылмый. VIII–Х йөзләрдәге гарәп дөньясы тарих-география белгечләре (галимнәре) Идел төньягындагы бу серле, табышмак төбәк халкы утраклыкка күчкән искилләр икәнен, ә искилләр кем булганын, Харәзем, Бохара галимнәренең күршеләрен – Сырдәрья, Балхаш буендагы күчмә искилләр турында сөйләүләре һәм язмалары буенча беләләр. Уйлап карыйк. Төньяк сәүдәсе утрак искилләр кулына күчкәнме? Күрәсең, юк. Ул һаман би ирләр монополиясендә. Утраклыкка күчеп, яңа тәртипләргә күнегүче яңа традицияләр формалаштыру белән мәшгуль катлау (би ирләр монополиясе бар шартларда) болгар хакимиятенә каршы төп оппозиция, антипод була аламы? Юк. Болгарда өч-дүрт кабилә автономиясе булган. Би ирләр, үз көчләрен үстерер өчен, шундый кабиләләрнең иң көчлесе – искилләр белән блокка кереп, ул кабилә җитәкчелеген дә үз кулларына керткәнгә охшый. Күчмәчелеккә якын халыкларда (казахлар һ. б.) динлелекнең бүген дә әле «бисмилла» дип бер сүз әйтүдән һәм «Аллаһы әкбәр» дип бит сыпырудан арыга узмау очраклары күп. Болгарларның (тиздән, 929 елдан) булачак яңа Әмәви хәлифәләре дини байрагы астында төркемләнүе белән Габбасыйлар хәлифәлеге арасындагы дини-административ каршылыкларны сәяси-административ, хәтта территориаль аерымлану киеренкелегенә кадәр җиткерүне реаль искил токымнарыннан һәм болгардан көтү күп яктан ышандырмый. Дөрес, гарәп географлары, тарихчылары инде ким дигәндә VIII гасырдан бу төбәкне Сакалиба – Искилләр иле дип атыйлар. Димәк, утрак искилләр төпләнә башлауга йөз елдан артык вакыт үткән. Болгарлар килеп төпләнүләренә дә йөз генә түгел, ике йөз еллар вакыт үткән. Дәүләт хакимияте үз кулларына күчкән илне үзләренә буйсындырып тоткан хәлдә Хәзәр каганлыгы яклавы кебек сәяси-административ ресурсларга ия болгарлар – «искилләр» белән конфликтка кереп, хакимияттән соңра төбәктән дә китәргә мәҗбүр булалар. Чын (реаль) искилләр аларны җиңү ихтималы кеше ышанырлык нәрсә түгел. Хыялга сыймый торган нәрсә! Әлбәттә, бу илнең төп хуҗасы меңьеллык Төньяк мех сәүдәгәрләре нәсәбе генә була ала. «Искилләр» җиңүе, биредә дә шул атама (сүз) яңгырашы алмашыну гына. Ул сүз артына нинди мәгънә (чынлык) яшерелгәнен һәрчак истә тоту һәм һәрчак билгеләү сорала. Ибне Фадлан болгарларны һәм болгарлардан булган илбашын-әмирне күреп белә; искилләрне очрата, алар турында яза, әмма алар илдә хакимиятне үз кулында тоткан әмирне һәм аның кабиләдәшләрен («милләттәшләрен») тәхеттән генә түгел, илдән үк куып җибәрер дип, Ибне Фадлан да, башка берәр җан иясе дә уйлый да, ышана да алмый. Ә илдәге өченче (төп) көчне – би ирләрне – Ибне Фадлан күрми, күрсәтми-белми. Алар искилләр белән кушылганнан бирле, Көнчыгыш күршеләрдә илләре, гарәпчә искил, – Сакалиба (искилләр иле) дип, үзләре «сакалиба» дип йөртеләләр. Илдә хакимият болгарлар кулына күчкәннән соң (ил эчендә үзләре кичәге «искил» дигән исемнән «болгар» дигән исемгә күчкәннәрдерме, безгә билгеле түгел), күрше-күлән инде ул сәүдәгәрләрне тора-бара «болгар» дип тә атап йөрткән булуы мөмкин. Татарлар белән кушылганчыга кадәр, инде алар чит ил халыклары арасында «болгарлар» булып калганнар. Ә менә Европа диңгезчеләре аларның «би ир» халкы икәнлекләрен белгәннәр. Норманнар, варяглар алар илен – «Биарм»ны (Пермь – Биармия) дип атап, X гасырларга кадәр эзлиләр. Кыскасы, чит илләрдә «сакалибалар» (искилләр) «болгар»лар дип атала башлаган көннәрдән би ир халкы һәм иле Көнбатыш Европа халыклары мифларындагы «очып йөрүче голландияле» («летучий голландец») кебек (аеруча Көнбатыштагы «Биарм» иле турындагы легендаларда) күзгә күренә, әмма гәүдәсе, материаль тәне юк, күренми, күктә-бушлыкта эленеп тора һәм йөри торган легендалаштырылган бер халык булып яши башлый. «Биарм иле», шәһәре турындагы легенда аның бу рәвештә яшәешенең күршеләр фантазиясендә чагылышы булып тора. Илен, һөнәрен билгесезлектә тотарга тырышкан йомык бу халыкның тарихта уникаль, тотрыклы Төньяк мех сәүдәсе монополиясе күп гасырлар буена ерак һәм якын күршеләрен мистификацияли. Аларның яшәү рәвеше һәм күренешенә әйләнгән сәүдә, сату тышкы дөнья тарафыннан сатып алу булганда гына яши ала. Сатып алучы, чит бер икенче кеше, күршеме ул, ерак чит ил кешесеме, башка телдә сөйләшәме, башка дингә инанамы, аның үз шәхесенең яртысы кебек диярсең, ул аны гына эзли, аны табуына, очрашуларына куаныч белдерергә, ачык йөз күрсәтергә мәҗбүр. Сәүдәгәр – кәсебе буенча толерант, татлы телле, башкаларга ачык йөзле кеше. Моны мең еллар би ирләрнең милли сыйфатына әйләндергән. Борынгы греклар заманында инде алар Урта диңгез киңлекләрендә гизгәннәр. Очрашкан, танышкан борынгы цивилизацияле халыклардан ниндидер сабаклар алганнар, үзләренең ниндидер сыйфатларын, гадәтләрен, белем-тәҗрибәләрен аларга йоктырганнар.
Кыскасы, теләсә кайсы башка халык белән җылы бәйләнешләргә кереп көн күргән, киң күңелле, ачык табигатьле халык булып яшәгәннәр. Скифлар, сарматлар, аланнар, готлар, һуннар биләмәләре аша үтеп йөргәннәр икән, димәк, ул көчле кабилә берләшмәләре белән ике якны да канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә, әлбәттә, ниндидер якынлашуларга керми калмаганнар. Варяглар, норманнар, славяннарга, ягъни урта гасырлар, сәяси-административ (дәүләт) берләшмәләренә кадәр шундый якынлашуларга барганнар… Бу би ирләр сәүдә монополияләренә һәм илләренең киң автономиясенә, күрәсең, кагылмаган. Әмма норманнар, Кола, Ак диңгез, Ладога ярлары буендагы контактлар белән генә канәгатьләнмичә, бу меңьеллык «монополияне» бозу – сәүдә базарының чишмә башына үзләре яңа юл салу мөмкинлекләрен икенче бер читеннән, үзләренә генә яңа юл – «варяглардан грекларга» бару юлын ачып җибәрәләр. Шуннан соңгы ярты мең елда Новгород, Ростов, Суздаль монополияләре аша Мәскәү бөек кенәзлеге бу сәүдәне үз кулына ала һәм аның чималын җыю мәйданын Тын океан ярларына кадәр киңәйтә.
Би ирләр җәмгыятенең этник монополиялеге дә үтә үзенчәлекле күренеш. Бер яктан, консерватив би ирләр сәүдә монополиясендә Төньяк сәүдәсе, ыруглык җәмгыятьнең хәрби демократия этабына хас рәвештә, атадан балага күчеп, «аристократик» гаилә кәсебе рәвешен алган була. Шулай гына ул, йомык, яшерен монополия рәвешен саклап, таркалусыз, гасырдан гасырга күчеп яши ала. Икенче яктан, һуннар, хәзәрләр дәвере күрсәткәнчә, исеменә һәм, күрәсең, теленә кадәр дә шактый актив үзгәрешләр кичерә. Әмма хәзәр, болгарларга таба түгел, һуннарның искил кавеме теле ягына. Каспий, Кара диңгез буйларындагы Дала киңлекләрендә яңа көчле кабиләләр берләшмәсе барлыкка килә. Берсен берсе алыштыра тора. Бу яңа «империяләр» үзләренең төньяк күршесендәге, инде болар белән, болар аша эш йөртергә өйрәнгән ул чор дөньясының «долларларын» (әйләнештәге акчасын) барлыкка китерүче «Уолл стрит»ны үзләренә бәйләү эшен, әлбәттә, истән чыгармаганнар, сәясәтләренең үзәгендә тотканнар. Бигрәк тә бу нәрсә ике якның да мәнфәгатендә булуын искә алсак?.. Бу үзара мөнәсәбәтләрне эзгә салу белән генә чикләнмәгәннәр. Көчле тараф ниндидер бер рәвештә үз элементларын ул төбәккә дә күпмедер күләмдә тамырландыру белән бәйләгәннәр. Ул элементлар җирле халык белән тиз үзләшсеннәр өчен, күченүчеләрне, күрәсең, ышанычлы төрки ыруглардан алганнар. Нигездә, кыпчак диалекты булган хәзерге татар телендә угыз диалекты формалары яшәве бәҗәнәкләр, гузларның ерактан, читтән тәэсире булуга караганда, шундый килеп, кушылып эрегән группалар мирасы булуы мөмкин. Татар теленең кыпчак диалекты булуы да, Дала зонасында яшәгән кыпчак (половец, куман) берләшмәсе тәэсире булуга караганда, һуннар тамырландырып калдырган кимаклар кардәшләре Искилләр (Сакалиба) диалекты өстенлек алуы нәтиҗәсе булырга охшый. Бу «өстенлек», күрәсең, би ирләрнең беренчел, борынгы теле – кыпчак диалектына якынлыгы белән аңлатылса кирәк. Әнә бит ерак Орхон буйларында каганат оештырган, Л. Н. Гумилёв фикеренчә, юкка чыккан халык санала торган тюркутлар язмалары (731 ел) теле дә сүзлек составы һәм формасы буенча кыпчак теленә тартым. Болгарлар, хәзәрләр яклавы белән төбәктә ике йөз еллар дәвамында хакимиятне үз кулларында тотып, тамырланган хәлдә яшәгәндә, алар теленнән бүгенге татар телендә нәрсә сакланганын Рифгать Әхмәтьянов кына белсә белер. Күзгә бәрелеп торырлык бернәрсә юк. Төбәк халкы аларны үз итмәгән кебек, алар да төбәкне үз итә алмаганга охшый. Кыскасы, болгарлар тәэсире күренмәсә дә, би ирләр теленең тарихи юлы шактый хәрәкәтчән, үзгәртүчән-яңартучан эздә була. Дала (күчмәнчеләр) империяләренең тарихы кыска гомерле булуы, тиз-тиз алмашынып торуы нәтиҗәсендә мех сәүдәгәрләре җәмгыятенең этнос буынтык-компонентлары үзгәреп торуы халыкның гомерлек тарихи язмышына әйләнә. Шул җирлектә мәдәнияте умырткасы – теле дә агымсу кебек хәрәкәтчән, яңаручанлыкка бирешүчән бер күренешкә тартым була. Дөрес, бу үзенчәлекләргә тәэсир итүче әмәлләр дә күпьяклы, актив тәэсирле. Бу тәэсир итүче эчке көчләрнең кайберләрен искә төшерик: төбәкнең Дала империяләренең ерак чигендә генә дә түгел, аякланып, үзен тәртипкә китереп өлгермәстән, бу олы хәрби-административ кабилә берләшмәләренең таркала торуы, тотрыксызлыгы шартларында хәтта чикләренең аргы якларында диярлек калулары; ил сәүдәсендәге күп гасырларга сузылган тотрыклы монополия саклануы. Шулар нигезендә мең еллар яши алырлык этник тотрыклылык саклану көче традицияләрен үзендә булдыруы; үзенә кирәк шундый зарури элементар традицияләрне таркатмый яшәтә, саклый алырлык үз төбәк мәдәниятен һәм аның үсү, ныгу, көчәя бару мөмкинлекләрен, шуны башкаручы кадрларын, – кыскасы, нинди рәвештәге төбәк мәдәниятен (мини-цивилизация) мәйданга китерүе һ. б. Шундый мәдәни үсеш процессы барганын ХI–ХII гасырларда Якын Көнчыгышта «Болгари» нисбәсе белән танылган атаклы укымышлылар төркеме ачык искәртә. Шул көннәрнең төп проблемаларын күз алдына китереп, хәтта аның тармаклары турында сүз кузгатып була: мәгариф, шәригать, теология, әдәбият, тарих (ниндидер форматтагы вакаигънамәләр) һ. б. Соңгырак заманнан Батый явы алды язма ядкярләре мисалында хәтта әдәби тел мәсьәләсенең торышы, диалекталь үзенчәлеге формалашуы, лексик, фонетик сыйфатлары һ. б. турында, әйткәнебезчә, иң гомуми планда сүз йөртеп була. XII гасырларга инде төбәк әдәби теле күренекле халыкара мәйданда беренчеләрдән булып гомумтөрки әдәби тел мәсьәләсен (давын) кузгата һәм халыкара төрки әдәбиятын мәйданга китерү мәйданында беренче популяр төрки әдәби тел дәрәҗәсен яулый. Бу хәрәкәтне искәртүче кайбер фактлар һәм күренекле нәтиҗәләр (әдәби телдә Ә. Ясәви С. Бакыргани хикмәтләре һәм шигырьләре) тарихта сакланган.