banner banner banner
Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими
Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими

скачать книгу бесплатно

Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими
Мәсгуд Вәлиәхмәт улы Гайнетдин

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Мәсгуд Гайнетдиннең әлеге китабына халкыбыз тарихы, аның аянычлы язмышы турында мәкаләләр, төрле чорларда иҗат ителгән әдәбиятыбыз ядкярләренә бәяләмәләр, Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани, Мөхәммәдьяр кебек шәхесләребез турында кызыклы язмалар туплап бирелә.

В формате PDF A4 сохранён издательский дизайн.

Мәсгуд Гайнетдин

Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими

© Татарстан китап нәшрияты, 2014

© Гайнетдинов М. Г., 2014

* * *

Болгарлашу, исламлашу турында

«Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә…» дигәндәй, мөһим фактларны читкә куеп, сүзне «болгарлар»дан башлыйк әле. Үзгәртеп кору чоры үсеш алган көннәрдә булгандырмы бу, әллә 1991 елның совет режимы умыртка баганасын чытырдатып ваткан август көннәреннән соңмы, инде төгәл генә әйтү дә кыен. «Милләт» дигән сүзне әйтү түгел, ишетүдән дә калтырап, ул тирәдән тизрәк качарга өйрәтелгән татар халкы тормышында, ил йоклаган арада, бер төн эчендә формалашып, мәйданда ике «милли» игезәк – «милли үзәк» һәм «болгарчылар» милли хәрәкәте күренде. Ярсулар, гайрәтләр… Татарга тарих рөхсәт итмәгән бер рәвештә шаулыйлар. Күпләр: «Нәрсә бу?! Әллә мин, йоклап, искәрми калдым микән? Кайчандыр башка халыклар рәвешендә – җанлы кешеләр кыяфәтендә булган татарның кан тамырында җанлану хәрәкәте башланып китте микән?!» – диләр. Алай дисәң?.. Бар ярсулары, бар сүзләре, бар көчләре фәкать бер ноктага – татарның исемен каһәрләүгә, чирканып, нәфрәтләнеп, татарлыктан баш тартуга каратылган «болгарилар»га гына кара! Әнә бит, озын чиратларга басып, үзләренең «болгар» икәнлекләрен изһар итәргә ашыгучылары да – элек тә татарлыклары ташка үлчим генә булган, «майлы сөякләр кимерүче», номенклатура урындыкларына тырмашып утыру өметендә яшәүче «иптәшләр». «Яңа болгарилар» чынлыкта үзләренә охшаш бернинди кысаларга сыймас килбәтсез рәвешкә кертелгән «татарлыкка», ягъни үз татарлыкларына нәфрәтле мөнәсәбәтләрен күрсәтәләр. Аларның гиперболаштырылган бу театраль ярсулары, дәртләре «икенче күренешләр»ендә үк инде мондый кайнарлык, кыюлыкларның эчке ясалмалыгын бөтенләй яшерә алмыйлар. Ясалма тапкырлыклары аркалары ныклы «номенклатур» таянычка сөялгәнен күрсәтә. Эчке дәртсез ярсулары, салкын җанлы кайнарлыклары милли каһарманнар була белгән Баһаветдин һәм Гайнан Вәисев кебек «болгарилар»ның интуицияләренә тоташтыру, шартлау чигенә якынлаштырылган сәхнәләштерү генә. Шуңа да карамастан заманыбыз «болгарилар»ының (чынлыкта «болгавырлар»ының) мондый чыгышлары җансызландырылган татар тормышында гади кешегә, нинди дә булса хәрәкәткә очкынлану җемелдәве күрсәткәндәй кыланып, аларның игътибарларын читкә җәлеп итү, ниндидер хис кузгатып юату булып тора. Шундый тәэсир бүген инде хәтта яшь алмашлар – яңа буын күңеленә ниндидер «җанлылык», өмет чаткысы булып бәрелеп китә ала. Әмма «болгарилар»ның бу казаныш иллюзиясе аларның үз тырышлыклары уңышы гына түгел. Бүгенге «болгарилар»ның кешелек табигатенең асылы – характерлары, булдыклылыклары, тырышлыклары – мондый нәтиҗәлелек күрсәтергә сәләтле түгел. Хәрәкәтләренең йөкләмәсе – «йомышлары» – дәвамлылык, уңай нәтиҗәлелеккә каршы каратылган. Асылда, бу чыгышларның тирә-яктагыларга көчле тәэсир иткән («сокландыргыч») ул сыйфатлары – ягъни бөркәнчекләренең тышкы бизәкләре генә булып, алары да «хуҗалары»ның, ягъни заказчыларының күп гасырлар дәвамында «кул шомарту»дагы бай тәҗрибәсе нәтиҗәсе.

Бу эчке мәгънәсезлекнең нигезе – «болгарилар» хәрәкәтенең конкрет тарихи эчтәлексезлеге. Ул иҗтимагый-тарихи хәрәкәт түгел, башлыча вакытлы сәяси конъюнктурадан файдаланып, «җиңел кәсеп» ияләренең иҗтимагый хәрәкәттә, матур бизәкле бөркәнчекләргә,   маскада, пәрдә артына яшеренеп, карьера ясарга кирәкле «ясалма дәрәҗә», «җиңел акча» табу хәрәкәте. Бу «болгарчылык»ны, алда күрербез, реаль болгарларның да Идел киңлекләрендә күренгән көннәреннән, 700 елларның беренче яртысыннан ук, тулы мәгънәсендәге хәрәкәт – төбәктәге җанлану дип булмый. Безнең хәзерге «болгарилар» ниндидер әкәмәтләр күрсәткәндәй итәләр. Ул атамасы белән генә «әкәмәтлеккә» аваздаш. Морад Мулла, Г. Утыз-Имәниләрне болардан аерып караганда, менә 1260–1270 еллар инде «болгарилык»ны чынлыкта (карга кебек) «кычкыра тик кар да кар» дияргә генә була. Безнең арадагы «болгарилар»ның кыланышы ул 1300 еллык «әкәмәтләре» сурәтен көзгедәгедәй төгәл чагылдыра. Аларның болай дау күтәрүләре, тавышланулары халык язмышы җитди тарихи кризис кичергән көннәрдә башлана һәм халыкны берләштерүгә, оештыруга түгел, киресенчә, бүлгәләүгә, илне көчсезләндерү, хәтта таркатуга юнәлтелә. Алар «болгарлык» өчен, күкрәк читлекләрен куптарып, М. Горькийның Данкосы кебек, йөрәкләрен факел итеп күтәрергә җыенгандай кыланалар. Бу «чәпчү» – нәрсәдер булдырырга каратылган җанлану түгел, кәмит, сәхнә уены – җәмәгатьчелекне чуалту белән бергә шунда ук нәтиҗәсез юкка чыга. Һәм бердәнбер максатка – татарны чуалтып, өркетеп какшатуга ирешеп тына. «Болгарилар»ның үз «болгарлык»ларына адресланган «реаль» тырышлыклары да шул ук ясалмалык чикләреннән үз халкына «хезмәтләре», «болгарлар»ны көчәйтүләре шундый ук «сәхнә чыгышлары» («казаныш» – берничәсенең демонстратив рәвештә, паспортларын алыштырып, яңа паспортларына үзләрен «болгар» милләтеннән дип яздырулары) белән чикләнә. Бу да, асылда, болгарларга көч өстим дип түгел, иләс-миләс татар гавамын саташтырып, болгавыр шау-шуны, ыгы-зыгыны көчәйтеп, үзләренең шул «болгарлашу» кармагына «балык» эләктерү максатында эшләнә. Шул бер үк гамәл: хәрәмләшү, алдашу-ялган.

«Болгарилар» демократик (гади хезмәт кешеләре) катлау вәкилләре түгел. Инде югарыда телгә алынган характерлауларда да күзгә ташлана югары катлау вәкилләре. Алай гына да түгел, үзләрен югары катлауның каймагы итеп күрсәтергә яраталар. Даулары да һәрчак хакимият уңайлыкларыннан читләтелгән аксөякләрнең оппозицияләре «привилегияләре өчен тузынулар» чикләреннән чыкмый. Һәммәсе диярлек затлы интеллектуаллар һәм каләм әһелләре. Үз заманы акыл ияләренең дә үтә киткән аристократлары. Әлбәттә, үзләренең нарцислык үлчәмнәренә караганда гына. Нарцислык – җүләрләрчә үз-үзләренә гашыйк җан ияләренең үз бәяләмәләре генә булган «затлылык»тан нинди «затлы нәтиҗә» көтәргә мөмкин?! Ул аларның якынына да килми. Әйтик, менә бер мең дә ничә йөз еллар инде алар күкрәк читлекләрен кубарырлык ярсу белән ниндидер болгар халкының шанын һәм актив эшчәнлеген күкләргә ашырырга теләгәндәй тырышалар. Бүген безнең арадагылары гына түгел, әйткәнебезчә, «ил агаларына» килешүсез оппозиция рәвешендә бер үк диярлек охшаш нәтиҗәләр күрсәтеп, ким дигәндә 1280 еллар буена «болгар» атамасын туглыйлар. Интеллектуаллар, каләм әһелләре. Ул «ниндидер» болгарларның кемнәр икәнен, аларның тарихын, һич югы, ниндидер какшамас нигезле фаразлар белән чынлап ачыкласак, алар үтә затлылыкларын «күп гөнаһлы» без татарлар белән чагыштыргысыз башкарак типта икәнен күрер идек. «Атлантида кешеләредәй югары цивилизацияле болгарларның» – үз бабаларының мәдәни-әдәби бай мирасын, берәмтекләп барлап, безнең көннәргә китереп җиткергәннәрме? Шул затлы болгарлар нәселе буларак, үзләре ул рухи байлыкны үстерүгә, бөтендөнья халкы булмаса, без «кыргый» татарларны шаккатырырлык берәр әсәр иҗат итә алганнары бармы? Юк. Тузан кадәр дә өлеш куша алганнары юк. Бичаралар үзләре мәдәният дигән нәрсә киртәсенең тышкы ягында яшәүчеләргә ошыйлар.

Шушы урында баш хәрефтән языла торган икенче бер «Болгарилар» турында һәм безнең заман «болгарилары»ның «хезмәтләре» хакында тагын бер мәртәбә ике искәрмә биреп үтү сорала. Урта гасырчылык чәчәк аткан көннәрдә, Х–ХIII гасырларда, Идел буе төркиләре арасында дөнья күләмендә дан казанган дистәләгән галим җитешеп чыккан. Алар Урта һәм Якын Көнчыгыш илләренә китеп танылалар. Үз туган җирләренең халыклары белән горурланып, ватаннары исемен үзләренә нисбә (псевдоним) итеп алалар һәм Көнчыгыш илләренә, исеме билгеле булган башкалалары атамасы буенча, үзләрен «Болгари» дип таныталар. Мәсәлән, мәшһүр солтан Мәхмүд Газнәви (967–1030) – остазы Әхмәд Болгари   – XII йөздә, тарихчы Ягъкуб бин Ногман, Халид Болгарилар һәм соңгысының шәкерте Сөләйман Саксини   – XIII йөздә, Таҗетдин һәм аның энесе Хәсән Болгарилар һ.  б. шундый галимнәр. Әлеге «Болгарилар»ның хакимият, административ өстенлек дәгъвачылары «болгарилар» белән бернинди уртаклык-бердәмлекләре юк. Рәхимсез эзәрлекләнгән милли-азатлык хәрәкәтендә «болгари» атамасын пәрдә, калкан итеп файдаланган, Морад Мулла, Г. Утыз-Имәни, Вәисев кебек көрәшче «Болгарилар»ның да «феодаль кормление» өчен (карьера хакына даулашкан) бу атаманы «чыбыркы итеп болгаучы» «болгарилар» арасында бернинди уртаклык, бердәмлек юк.

Безнең көннәрдә, мөгез чыгарып, ниндидер булмаган «болгарилар» исеменнән ясалма гауга чыгарып, тарихны бимазалаучы «болгарилар», XVI гасыр шагыйре Мөхәммәдьяр традициясен яңартып (XVI йөз дәрәҗәсендә үк булмаса да), хәтта ниндидер каләм хезмәте күрсәтүгә ирештеләр. Юлдан яздырылган татарны «болгар» кармагына каптыру мөмкинлеген совет режимы башбаштаклыклары, ниһаять, аякландыра кебек дип уйлаганнар, күрәсең, булачак «болгарлык»ларының ниндидер (килбәтсез) идеологиясен әзерләү хәстәрен күрә башлыйлар. Традициясез, чыганаксыз рәвештә «болгар дастаннары», «Җәгъфәр тарихы», «Мөхәммәдьяр биографиясе», «Мөхәммәдьяр тарихы» кебек «борынгы» болгар фольклорын формалаштыра башлыйлар. «Беренче коймак төерле була» дигәндәй, һәрбер ясалма нәрсә кебек, бу фольклорлаштыру да «рациональләштерелгән» һәм әкиятләштерелгән булып чыга. Совет режимы үзе «фатиха» биргән эшкә Рәсәй дигән патшалыкта мөмкинлекләр чикләнмәгән. Татар тарихы турында («болгар» булмаган кешеләр язган) берәр брошюра чыгару мөмкинлекләре юк заманда Һ. Атласи татар тарихын рус чыганакларыннан борынгы татар язмалары белән сипләүне хәтерләткән типологиядә, димәк, фактлар ягыннан шактый эчтәлекле һәм мәгънәле хәлгә китерелгән. Р. Н. Безертиновның «Татары, тюрки – потрясатели вселенной», «История Великих империй» дигән өч томлы (!) тарих китабы басылып чыга… «Ите булмаганга үпкә дә тансык» диләр. Чын фольклор үрнәкләре сакланмаган икән, ерак гасырлар турында ялган-алдашудан сыгып ясалган фальсификацияләр дә файдалы булып күренә ала. Фольклор калыбындагы хыялый фараз макеты кимчелеклелегендә кебегрәк бер нәрсә булып күренә ала. Кыскасы, бөтенләй булмауга караганда, нәрсәнеңдер булуы, гәрчә ялган булса да, бушлыкны бераз пәрдәли ала. Боларның да барлыгы юклыктан, бушлыктан хәерле. Әмма аларны ниндидер өркеткеч күрсәткән нәрсә – саташуны хәтерләткән килешсез һәм үлчәүсез «болгар» дигән «бәйләнчек» (навязчивыйга әйләнгән) саташулары белән тәмсезләндерүдә. Барлык чамалардан узулары нәфрәт тудыра.

«Болгар» дип котырынулар үз халкы – татарга дошманлыкларын искәртүдән башка бернәрсә дә түгел. Моны болгарга артык бирелгәнлек, аны чиксез ярату нәтиҗәсе – чагылышы дип уйларга бернинди нигез юк. Яратсалар, һич югы, аны белергә, чын, реаль тарихын ачыкларга тырышырлар иде. Болар үзләре әвәләгән, фольклор чикләренә дә сыеша алмый торган буталчыклардан котылу зарурлыгын да сизмиләр. Булган кадәр тарихи хәрабәләрдән саташулы әкиятләштерү дөньясыннан чыгарга куркалар. «Болгарлар»ны, аның тарихи, фактик конкретлыгын шул «хәрабәләр» чикләрендә сакларга (яшерергә) мәш киләләр. Ә бит Идел-Чулман төбәге халкы тарихын гомуми күләмдә күз алларлык материал (хәтта Геродотлар заманнары ераклыкларына кадәр) тарихта бар.

Бу төбәк халкы 2500 еллар дәвамында, башлыча тарихның олы юлында, әмма һәрчакта диярлек күп этнослы (төрле халыкларны берләштергән) олы сәяси-административ берәмлекләр составына кереп яшәгән (кимирлар, скифлар, һуннар, Төрек каганаты, Хәзәр каганаты, Алтын Урда, Мәскәү патшалыгы, Рус империясе, СССР, Россия…). Бервакытта да бу берләшмәләрнең чикләнмәгән хокуклы хакимнәре Урта Иделнең бу халкы булмаган дияргә була. Дөрес, хуҗалык итү үзенчәлеге һәм икътисади яктан, бу бердәмлекләрнең яшәвендә бу ил зур роль уйнаган һәм ул бердәмлекләрдә (XVI   гасырларга кадәр) әһәмиятле урын алып торган. Бу халыкның Геродот заманнарыннан тарихка керүе турындагы фикерне беренче рус тарихчысы В. Н. Татищев китабында күрергә мөмкин. Борынгы грек тарихчысы, Геродотның (б. э. к. 484 елларда туа) Көнчыгыш Европа халыклары турындагы мәгълүматларына тукталып, ул чордагы грекларның географик белемнәре (Ойкумена – дөньяның кеше яши торган өлеше) Иделнең көнбатыштан көнчыгышка таба ага торган җиргә кадәр генә җәелүен белеп була, ди. Аның ары ягы – адәм баласы яши алмый торган сихри дөнья, мәңгелек туңлык, суыклык илаһы Борей патшалыгы. Бу дөнья чигендә яшәүче халыкның исемен В. Н. Татищев рус теленә «плешеголовые» дип тәрҗемә итә һәм аларны хәзерге татарларның ерак бабалары дип билгели. Моны русларның үз заманындагы татарларны шул ук исем белән – «гололобыйлар» дип атаулары белән дәлилли. Ул халык яшәгән җирнең ары ягында сихри Рифей тавы урнашкан. Бу тауны Татищев Иделнең Түбән Новгородтан уң ягын җирле халыкның – татарларның да «Тау ягы» («Нагорная сторона») дип атаулары белән аңлата. Шуны греклар хыялларында Җир читендәге әкияти сихри тауга әйләндергәннәр, ди. Чөнки греклардан бер җан иясе дә бирегә аяк басмаган, алар аны күреп белмиләр. Грекларны бу якка үткәрмиләр, бу төбәкне аеруча нык саклыйлар. Моның сәбәбен урта гасыр тарихы буенча беләбез. Чөнки бу төбәк югарыда саналган барлык империяләрнең валюта базасы булган. Әлеге «плешеголовый»ларның ерак бабалары кайчандыр, кимирлар (киммирийцы) вакытындамы, алардан да элегрәкме, фин-угор кабиләләре составындамы килеп, төньяк урман (тайга) халыклары белән кызу сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырганнар. Ышанычлы, хәвефсез һәм күп мал күчерү мөмкинлеге биргән су юлы белән төньяк төбәкләргә авыл хуҗалыгы продукцияләрен, һөнәр кирәк-яракларын һәм цивилизацияле дәүләтләрдән алыштырып алган алтын-көмеш кебек затлы товарлар китереп, аларны кыйммәтле мехларга алыштырганнар. Дөнья базарында ул йомшак мех кыйммәтлектә алтын-көмешкә тиң дәрәҗәдә йөргән һәм иң үтемле, бәясен җуймас әйбер булган. Кимирлар, скифларның кабилә берләшмәләре, күрәсең, шул сәүдәне саклау, үстерүне үз канатлары астына алып, үз илләре хуҗалыгының мөһим һәм мул төшемле бер тармагына әйләндергәннәр. Титул хаким кабиләләр – дала халкы өчен ул мехны дәһшәттән дә куркынычрак урманнан чыгаруны (төньяк сәүдәсен) үз кәсепләренә әйләндерү уен хәтта күз алдына да китерә алмаганнар. Аны бу эшнең осталары – «гололобыйлар» кулында калдырганнар. Аларны яклаганнар, бу эшкә һәвәсләндергәннәр, яшәешләренә һәм кәсепләренә төрле уңайлыклар тудырганнар. Үз төбәкләрендә алар теләсә кайсы хаким кабилә заманында тулы иркенлек (автономия) белән файдаланганнар. Бу байлык чишмәсен сер итеп саклау зарурлыгыннан туган әкиятләрне, Төньяк мех сәүдәсе юлларының котылгысыз һәлакәтле куркыныч булуы турындагы мифларны Идел-Чулман буенда сәүдә итүчеләр, бу сәүдә юлының Дала һәм Якын Көнчыгыш илләренә чыгу юлларын үз кулларында тотучылар бөтен дөньяга җиткергәннәр. Шул рәвешчә аларның борынгы Грециядә таралган өлешләре турында Геродот китабында теркәлеп калган.

Гасырлар үтү белән, бу сәүдә дөньякүләм әһәмияткә ия булган Бөек Ефәк Юлы белән дә ярыша һәм иңгә-иң торып яши алырлык күренешкә әйләнә. Грек колонизацияләре, Искәндәр Зөлкарнәен, Бөек Рим республикасы һәм империяләре җиңүләре дә аның юлын буа алмый. Ягъни югары цивилизацияле, империякүләм сәүдәле, бөек сәүдәле титул халыклар да бу кәсепне үз һөнәренә әйләндергән халыкны бу «сәүдә ияреннән» чөеп төшерә алмыйлар. Сәүдәнең төньяк өлешен «эшләтүче» белгечләр бары тик алар гына. Ул халык, әйткәнебезчә, борынгы фин-угорлар күченеше вакытында ук бу якларга килеп чыга һәм әлеге һөнәрне ныклап үзләштерә. Әмма этник яктан «плешеголовыйлар» финнардан да, угорлардан да түгел, этник төркиләрдән. Димәк, фин-угорлар күченеше вакытында инде аларның бу хәрәкәтенең төрки элементлары да булган. Һәрхәлдә, Геродот вакытында инде алар Ойкумена чикләренә кертелә. Аларның әлеге сәүдә юлы серләрен саклауга каратылган борынгы мифлаштыру элементлары инде Геродот тарихында үз эзләрен искәртә. Әлбәттә, бу «плешеголовыйлар» – хәзерге «гололобыйлар»ның – татарларның – турыдан-туры ерак бабалары.

«Плешеголовыйлар» сәүдәсенең ул заманнардагы кайбер мөһим үзенчәлекләрен, мәсәлән, шул фактка карап билгеләп, күз алдына китереп була. Сасанидлар династиясе (б. э. к. 224–651 еллар) Иран ювелир сәнгатеннән безнең көннәргә рельефлы мифологик геройлар сюжеты вакыйгалары сурәтләнгән, саф көмештән коелган җиде-сигез зур поднос сакланып калган. Шуларның биш-алтысы археологик казынулар вакытында хәзерге Пермь өлкәсе территориясеннән табылган. Бәхәссез, болар йомшак мехка – затлы җәнлекләр тиресенә алыштырылган кыйммәтләр. Мех, бик күп вак тиреләрдән торган, кеше файдалана ала торган әйбер буларак, бернигә яраксыз алтынга караганда да кыйммәтле, ул заманнарның иң ышанычлы бәяле акчасы була. Әлеге көмеш тәлинкәләрне Идел буена китереп чыгарган вакыт (б. э. к. 224–651 еллар арасы), Аттила заманнары 430–450 еллардан да соң булмаган, күрәсең. Борынгы һуннар патшасы Аттиланың Көнбатыш Европага походы – гаскәр, сугыш чыгымнары хисапсыз күп акча сораган. Империя башлыгы, бу зур максатына ирешү өчен, күрәсең, сараендагы алтын-көмеш кебек затлы бизәнү әйберләрен кыйммәтле мехка алыштырырга мәҗбүр ителгән. Күренә ки, бу борынгы сәүдә төбәге һуннар, ягъни төрки кабиләләр берләшмәсе кебек империяләр икътисадында күренекле урын тоткан берләшмәне финанслап саклау һәм аның хәрби сәяси хәятында, союздаш, көрәштәш статусында диярлек яшәгән. Хәрби-сәяси актлар проектын үтәүне әзерләшү эшләре төбәкне (аның кәсебен) читләтеп үтмәгән. Чөнки аларның хуҗалык итү (сәүдә) эшчәнлегенең уңышы, хәвефсезлеге генә түгел, яшәеше дә (берләшмәнең чиксез киңлекләре аша үтү, товарның файдаланучылар кулына күчә торган базарга барып җитүе-сатылуы), кабиләләр берлеге титул халкы сәясәтенә һәм уңышларына бәйле булган. Бу шарт скифлар, һуннар чорында гына түгел, Төрек, Хәзәр каганатлары, Алтын Урда, Бөек Владимир һәм Мәскәү кенәзлекләре (Идел сәүдә юлының ике очы – Новгород-Газна базарларына чыгу) заманнарында да үз көчен саклаган.

Игътибарга алынырга тиешле икенче бер момент – Идел-Чулман төбәге сәүдәгәрләренең үз төбәкләреннән читтә дә мех сәүдәсендә катнашу (читтәге сәүдәне дә үз кулларында калдыру) мәсьәләсе. Алар товарларын Якын Көнчыгыш халык сәүдәгәрләре кулына гына тапшырганнармы, соңгы сатылу базарына кадәр үзләре дә барганнармы? Бу сәүдә юлында союздашлар тиңлек мөнәсәбәтләре урнаштырырга тырышканнар. Һәм ерак илләрдән (Якын Көнчыгыштан) урман халыкларын кызыктырган товарларны белгеч-кәсепчеләр сыйфатында барлап-эзләп, сатып алып кайту зарурлыгы, катгый рәвештә, «плешеголовыйлар» сәүдә вәкилләренең (сәүдәгәрләренең) үз кулларында тотуны мәҗбүр иткән. Борынгы греклар бу «серле сәүдә» дөньясына үткәрелмәү сәбәпле, Идел буйларына үзләре килеп җитә алмасалар да, «алтыннан кыйммәтле» мех хуҗалары, Урта диңгез, Шумер яклары сәүдә кагыйдәләре «либераллашу»дан файдаланып, Грециядә дә, Мисыр, Месопотамиядә дә үз кеше булып беткәннәр. Әмма ыруглык теземенең «хәрби-демократия» этабы кодексында әле ерак чит халыклар казанышына кушылу, үзләштерү программалаштырылмаган була.

440 еллар башында, Көнбатыш яуларын башлап җибәргәндә үк булмаса да, Дунай буйларына барып төпләнгәч, Аттила үзенең таяныч союздаш автономиясе һәм казна өчен мөһим финанс чыганагы булган биләмәсен – Идел-Чулман сәүдәгәрләре төбәген – империясенең «маялык дәүләтчелеге» (һуннар империясенең аерым ояга куелган орлык йомыркасы) итеп оештырып, аерымланган автономиягә әйләндергән һәм «искил» – «чик ил» дип атаганга охшый. Гарәп географлары бу төбәкне шул исем белән атап йөртә башлыйлар. Боларның тугрылыгын, ышанычлылыгын саклар өчен, Аттила үзенең титул күчмәнче халыгының – һуннарның да Җаек – Балхаш арасында күченеп йөргән бер өлешен шул ук исем белән әлеге сәүдәгәрләр иленә һәм халкына кушкан. «Искил» атамасының Кара диңгез буе далаларындагы титул халык скиф (Афина шәһәренең исеме госманлы төрекләрдә Атина дип аталган кебек) «эскид» исеменнән алынган булуы да мөмкин. Кайбер хезмәтләрдә Урта Идел төбәген – «Искилләр иле», халкын «искилләр», «чигилләр» дип язалар. Искил, чигил халкын Идел белән Балхаш арасында күченеп йөриләр дип аңлаталар. Бу күчмә искилләр Төрек каганаты (VI гасыр), Хәзәр каганаты (VII–IХ гасыр) вакытында Идел-Чулман «плешеголовыйлар»ы (зур автономияле сәүдәгәрләре белән) бер халык булып укмашкан дип расларга дәлилләр күренми. Ә Аттиланың сәяси-административ абруе һәм куәте бу ике төркемне, ягъни һуннар-искилләрне, озак елларга бер халык итеп укмаштыра алырлык традицияле иткәнгә охшый. Ике тараф та моны үзләре өчен мәҗбүри дип тапкан, аңа буйсынган, ул бердәмлекне халык, ил исеме итеп күп йөз еллар буена саклап йөртүгә ризалашкан.

Яңа меңьеллык – яңа эра – «плешеголовыйлар»ның Төньяк мех сәүдәсе монополиясенә җимергеч һәлакәтле кизәнүләр (норманнар, варяглар) чорын алып килә. Әле һуннар Идел, Дон, Днепр буйларына килеп чыкканчы ук, кайдандыр Балтыйк буйларыннан готлар дигән герман кабиләсе күтәрелеп, Кара диңгез ярларына, Дунай буйларына кадәр берләштереп, III гасырда остготлар (Көнчыгыш) дәүләтен мәйданга китерә. Күрәсең, бу остготлар дәүләте дә Идел мех сәүдәсенең аерылмас бер тармагы булып яшәгән. Киләчәктә Идел-Чулман төньяк сәүдәсен икенче планга сөрәчәк, «варяглардан грекларга су юлы» дип аталачак сәүдә юлын формалаштыру-җанландыру, актуальләштерү эше башланып китә. Әмма Көнчыгыштан һуннар ташкыны килеп чыгып, остготларның үзләрен Кара диңгез, Днепр буйларыннан Византиягә, Дунайдан ары якларга куып җибәрәләр. Һуннарны Венгрия киңлекләренә алып киткәндә, Аттила «мех-акча» ихтыяҗы чамасыз үскән, мөстәкыйль берәмлеккә әйләнү эзенә төшкән бу яңа су юлларына хуҗа булып, төньяк бүлегенә (Ильмен) – славяннарны, Дала (кыр) өлешенә поляннарны күчереп утыртып калдыра. Кыскасы, Аттиланы «Батый в квадрате» дип атарга мөмкин. Ул көнчыгыш Европаны гына түгел, аның Көнбатышын да (Герман, Франк, Британ, Пиреней (Вестгот, Вандал), Италия (Остгот, Лангобард) кабилә берләшмәләрен дә дәүләтчелеккә оештырышып йөри һәм үз илен – һуннар берләшмәләрен – дәүләтчелек, цивилизациялелек орлыгы итеп, бөтен Европа киңлекләренә сибеп-таратып калдыра.

Идел-Чулман буе искилләрен «болгар» исеменә күчүгә китергән илләренең болгарлар белән кыска вакытлы конгломераты, механик укмашуы, шул җирлектә Аттила хөкүмәтенең глобаль программаларын гамәлгә ашыру юлында башлана.

Көнбатышка яу планын әзерләгән вакытта ук, Аттиланың шул кампаниянең мөстәкыйль бер тармагы – «икенче фронты» итеп Кече Азиягә һәм Византия башкаласы юнәлешендә һөҗүмнәр – яу чабуларны оештыруы күз алдында тотыла. Бу һөҗүмнәрне оештыру хәзерге тарихта утигур, кутригур, акацир кебек кабиләләрдән укмашкан болгарлар дип аталачак төркемгә йөкләнгән булган, күрәсең. Һуннарның бу төркеме моңарчы да Урта Идел Төньяк сәүдәсенең Кара диңгез тармагы – диңгез, Кече Азия бүлентегендә ниндидер роль (кәрван сакчылары) уйнаган булулары мөмкин. Тарих китапларында, аеруча рус тарихчылары хезмәтләрендә (бәлки, ари кабиләләренә карата гына ниндидер мөһим чыгарма ясала торгандыр), борынгы халыклар күченүен «күчмәнчеләр» дигән аңсыз-белемсез «халык көтүе»нең мул сулы Идел буе, Кара диңгезнең төньяк киңлекләренә адашып басып кереп, җәннәттәгедәй гармонияне тупас рәвештә, варварларча бозу-туздыру кебегрәк аңлатыла.

Мәгълүм булганча, «аңлы яшәешкә» күчкән «кеше» дигән зат, кашык алып, алдындагы ашны табактан «чөмереп» авызына китерүне дә башта образлы итеп күңелдән башкаргандай була, шуннан соң гына ул хәрәкәтне тормышка ашыра. Илкүләм еракка күченүләр ул юлның каршылыкларын билгеләп, аларны җиңел үтү мөмкинлекләрен барлау, табу, планлаштырулардан соң гына булуы мөмкин. Мондый хисапсыз күп баскычлы, эпизодлы катлаулы вакыйгалар очраклы рәвештә күзе нәрсәгәдер төшеп, спонтан рәвештә, әзерлексез, ниндидер колачлы максатсыз барлыкка килә алмый… Легендар, эпик Иран-Туран сугышлары аша формалашкан бөек (халыкара) сәүдә – Ефәк Юлы формалашканнан соңгы Арал, Каспий, Кара диңгезнең төньяк ярларындагы олы күченүләрне, күрәсең, ялгышусыз, шул сәүдә юлының төньяк тармагын формалаштыру, саклау, җанландыру өчен көрәш эпизодлары дип билгеләп була. «Иран-Туран сугышлары»ның икенче – «реаль фронты». Әйтик, безнең эра башындагы аланнарның, хәзәр, савирларның (Идел-Кавказга кадәрге юлы) һуннар, аварлар, төркютлар, бәҗәнәкләр (печенеглар) тарафларына хәрәкәтләре, асылда, шул юлны эзгә салу, яклау, җанландыру тенденциясе басымы рәвешендә формалаша дип әйтергә була. Көнбатышка Ефәк Юлының төньяк тармагын формалаштыру, яклау, кабат-кабат җанландыру тенденциясе Алтай, Балхаш, Арал буе күчмәнчеләренең тарихта иррациональ дәһшәтле, килбәтсез вәхшилек узынуы-тузынуы дип билгеләнә торган ташкын булып Көнбатышка, чиксез ераклыкларга агылулары тарих дулкыны дип карала икән, кайбер халыкларның Каспий буе, Кара диңгез аша Кафказ арты, Иран, Кече Азия тарафына шундый ук һөҗүмле агымын Төньяк (мех) сәүдә юлы кузгаткан хәрәкәт дип билгели алабыз. Мондый хәрәкәтләр дә аз булмаган. Л. Гумилёвның «Тысячелетие вокруг Каспия» дигән китабында урын алган синхрон таблицага күз салыйк[1 - Гумилёв Л. Н. Тысячелетие вокруг Каспия. – М., 1993. – С. 272–279.]. 50 нче еллар – аланнарның Көнчыгыш Европага күченүе; 70 нче еллар һәм 134 ел – аланнарның Мидиягә һәм Парфян (көньяк-көнчыгыш Каспий буена) яу чабуы, 131–140 еллар – хәзәрләр бабаларының Терекнең түбән агымы һәм Сулак буйларына күченүе; 151–160 елларда һуннарның бер өлеше Җаек-Идел буйларына күченүе; готларның Сканздан Висла буйларына күчүе; 191–200 еллар – хәзәрләр һәм барсилларның Кура елгасы ары ягына (Иранга) яу чабуы һәм аланнар тарафыннан тар-мар ителүләре; 220–230 еллар – Дон һәм Кубань елгалары арасында аланнар тәэсире көчсезләнеп, һуннарның көчлеләнүе; 261–270 еллар – Төньяк Кара диңгез буйларын биләгән готларның Кара диңгезнең көньягы һәм Эгей диңгезе буйларын талавы; 361–370 еллар – Кара диңгездән Балтыйкка, Дунайдан (Донга кадәр) готларның Германарих державасы; 370 еллар – һуннарның Германарих империясен тар-мар итүе; 377 ел – Паннониягә (Венгрия-Румыниягә), 381–390 елларда Грециягә һөҗүмнәре; 391–400 елларда һуннарның Сириягә, Месопотамиягә һөҗүмнәре, Византиядә готлар восстаниесен бастырулары.

160–170 елларда – славяннар турында беренче хәбәрләр, 411–420 елларда славяннарның скловеннар, антлар, венеялар исеме белән өч төркемгә бүленүләре. Әлбәттә, 160 елларга кадәр инде славян теле дә, ниндидер форматта кабиләләре дә булган. Әмма төркемнәр, хәрәкәтләр башында торган башка кавемнәргә кушылып, тарихи процессларда бернинди күренекле эшчәнлек күрсәтү белән аерымланмастан, «этник эретмә» хәлендә яшәгәннәр. Аерым каһарманнары кайсыдыр вакыйгаларда тырышлыклары белән ни дәрәҗәдәдер уңай нәтиҗәләр күрсәтсәләр дә, андый уңышлар шул процесс башында торган кавем исеменә язылган. Германарихлар, Аттилалар, Кубратлар, төрек, хәзәр каганатлары, аланнар, аварлар, хәтта бәҗәнәкләр, кыпчаклар заманында да Кара диңгез буе, Каспий алды далаларында славяннар төп кавемнәрдән булмаганнар. Соңрак чордагы кайбер вакыйгаларда аларның исемнәре алгы планда күренгәли башласа да, халыкларның бөек күченүләре вакытында үзләре аерымланып, «ил» (берләшмә) хәленә килеп, үз исемнәреннән яу чабуларын расларлык дәлилләр ул заманнар тарихында күренми. Ул чордагы берәр хәзәр каганының дипломатия шартларына яраша, кайбер һөҗүмнәрдә, үз исемнәрен күләгәдә калдырыр өчен, солых вакытларында Византия һ. б. күршеләр белән үзара кирәксез үпкәләшүләр тудырмас өчен, «тәртипкә буйсынмас», «бозгынчы» славяннар һөҗүме рәвешендә яулар оештыргалаган булуы бик мөмкин. Славян исеме әледән-әле телгә алынудан ул шартларда әле шундый нәтиҗә генә чыгарып була: гот, алан, авар, болгар, төрек, хәзәр каганатлары вакытындагы Кара диңгез буйларыннан славяннар һөҗүменең хәбәрләре, исемнәре телгә алына башлаган көннәрдән бу кабилә исеме әлеге «дипломатия» рәвешендә һәм максатында файдаланылган… Дөрес, күпмедер вакытлардан соң җанлана башлаган аерым кабиләләр арасында, сәүдә табышларыннан үзләрен өлешсез калдыруларына ризасызлык йөзеннән, бу тараф кабиләләренә күршеләрен һәм юлларындагы азгыннар төркемнәрен берләштереп, ризасызлык кузгату, солыхны бозу өчен генә яу чабулар да ишәйгәннән-ишәя барган. Титул кабиләләр кризис кичергән заманнарда (ә алар бик еш кабатланып торган) мондый провакацион яу чабулар тоташ күренешкә әйләнеп, алар турында материаллар төгәл сакланмау сәбәпле, бу ике төр яу чабуларны аерып билгеләү бик кыен. Чынлыкта андый аерып караулар хәзерге тарихта юк та. Ә бу кирәк, чөнки алар – икесе ике нәрсә. Андый провакацион максатлы яу чабулар, күрәсең, башкача, зур сәүдә юлларыннан читтәрәк була яки остготлар кебек читкәрәк кысып чыгарылган герман һәм славян кабиләләр тарафыннан оештырыла. Мәсәлән, варяглар, норманнар, Скандинавия, Балтыйк буе герман кабиләләренең диңгез һәм су юллары походлары активлашкан заманнарда, мех сәүдәсе үзәген («Биармия»не) табып, үз кулларына кертү омтылышлары да мифлаштырылган тарихта бар. Балтыйк диңгезе ягыннан да, Төньяк боз океаны ягыннан да, елгалар буена, урманлыклар (тайга) тирәнлекләренә үтеп, бу сәүдә үзәге турында хәбәрләр җыйганнар. Кола ярымутравы буенча Баренц диңгезеннән Ак диңгезгә үтеп кергәннәр. Җирле кабиләләрнең килешүсез каршылыгы шартларында, кырыс табигатьле, шомлы урманнар эченә йөз еллар буенча акрынлык белән тирәнгәрәк үтеп, Көньякка таба хәрәкәтләнгәннәр. Урман халыклары алар белән очрашулардан читләшкән. Ниндидер билгесез отрядлар искәртмәстән аларга һөҗүм ясап һәм болай да аз санлы отрядларын югалтуларга дучар итеп, калганнарын чигенергә мәҗбүр иткәннәр. Бәрелешләрдә әсир алынган, яраланып кулга төшкән сугышчылар, ихтимал, махсус аларга килеп «юл күрсәтүче» шымчылар («борынгы Иван Сусаниннар») Биармияне күктә очып күченеп йөри торган шаккатыргыч гүзәл сихри дөнья – «алтын иле» (Пермь «Эльдорадосы») итеп күрсәтә торган әкиятләр сөйләгәннәр.

Төньяк мех сәүдәсе магнатлары – Биармия «Уолл-стрит» «финансистлары» (бу «мул байлык» эзләүче башкисәрләрнең Биармияне эзләүдән күңелләрен суыту чарасын тапканнар, күрәсең) – Төньяк урманнары уртасында, ниндидер бер билгесез дәрья (елга) буенда, әкияттә генә булуы ихтимал гүзәл бер шәһәр төзеткәннәр. Ниһаять, армый-талмый эзләүчеләргә әлеге «Биармия»гә юл күрсәтүчеләр «табыла». Алар бу шәһәргә килеп җитәләр. Бәрелешләр башлап, «шәһәрне саклаучы» отрядны тар-мар итәләр, шәһәрне яулап алалар. Адәм заты күрмәгән әкияти шәһәр. Әлеге сакчы отрядтан исән калган җан иясе: «Әйе, бу – Бияр(мия) шәһәре», – дип раслый. Әмма бу шәһәрдә кеше яшәми, хәтта аның тирәсендәге иксез-чиксез мәйданда да бер җан иясе юк. Мех сатып алучылар, шунда тупланып, сәүдә мәйданын үзара бүлгәләп, сәүдәгә таралалар. Ә үзләре моннан иксез-чиксез еракларда – җылы Көньякта яшиләр. Анда халык хисапсыз күп, яхшы коралланган йөз меңләгән сугышчан гаскәрләре бар икән».

Аттила яулары турында риваятьләр әле телдән бөтенләй юкка чыкмаган заманнар. Алар үзләре андый зур гаскәрләр белән бәрелешерлек яу оештыра алмауларын бик яхшы беләләр. Азыклары бетә. Урманнарда яшәүче кешеләрне эзләргә кайсы якка гына отряд җибәрсәләр дә, үтеп булмаслык баткаклыкларга гына барып төртеләләр. Кайтып китүдән башка чара калмый. Кайтып, үзләренең гүзәл Биармия шәһәрен табуларын, әмма анда кеше яшәмәвен хәбәр итәләр. Икенче елны, махсус ышанычлы кешеләр җибәреп, боларның хәбәрен тикшертәләр. Әйе, барысы да «Биармияне ачучылар» сөйләгәнчә. Ул Биармиядә яшәргә «ачтан үлим» дисәң генә барырга мөмкин. Шуннан соң акрынлап норманнар, викингларның Биармияне эзләүләре туктала. Биармия турында тарихка менә шул хәбәрләр генә билгеле.

Шомарып беткән Биармия турындагы әкиятләр Төньяк сәүдәсенең үзе кебек үк борынгы. Геродотның скифлар турындагы язмаларында «Биармия» күләгәсен – скифларның бер төркемен – «патша скифлар» дип атавын беренче рус тарихчысы В. Н. Татищев «бритоголовыйлар» кабиләсен аңлаткан кебек, дөнья читендәге Тау илен – «Идел» буеның Ойкумена чигендәге «Тау ягы»н «патша скифлары»на – Идел буе татарлары биләгән» дип «рациональләштереп» аңлата. Аларга бүген дә иң гади кешесенәчә, руслар – «князь», удмуртлар (әле бүген дә), татарларны, үз атамалары «биләр» иле «би ирләр» диләр. Археологлар раславынча, Биләр – элек урта гасырлар башыннан ук диярлек Европада мисалы юк зур шәһәр булган һәм монголлар һөҗүменә кадәр «Бөек шәһәр» дип йөртелгән. Болгарлар заманында, 730–930 елларда, Идел өстендә Биләр шәһәренең сәүдә складлары һәм порты булган урын, болгарлар исеме белән аталып, башкалага әйләндерелгән. Ике гасыр дәвамында бар игътибар илнең һәм төбәкнең бердәнбер башкаласы – сәяси, икътисади, мәдәни үзәгенә әйләндерүгә юнәлдерелсә дә, Биләр шәһәре – «бөек шәһәр», димәк, – төньяк сәүдәсенең төп мәркәзе, һөнәрләр һәм борынгы сәүдә традицияләренең үзәге булып калган. Ягъни Болгар дәүләте, бер үк вакытта «би ирләр» – «би»ләр («патша скифлар») төбәге, «би»ләр – «би ирләр» иле булып калган. «Би ир» атамасына викинглар-варяглар [м] тартыгын кушып, бу халык, төбәк һәм ул чактагы Европаның тиңсез («Бөек») шәһәре исемен әкияти Биарм (Пермь) – «Биармия» дип атаганнар, аңа барып җитү юлларын эзләгәннәр. Күп хәрби экспедицияләр оештырганнар, ләкин шәһәрнең үзен таба алмаганнар. Бу үзенчәлекле меңьеллык кәсепләренең серен яхшы белә торган биләр халкы сәүдәгәрләренең «экспедиторлары», һәр җәйдә барып, бөтен Төньяк урманнарын гизеп әзерләнгән мехларны үзләре алып килгән товарларга алыштырып, җыеп алып кайта. Башка халыклар өчен «теге дөньяга» барып кайтуга тиң булган, мөмкинлекнең ары ягында саналган бу сәүдә юлы, ул сәүдәгәр халыкның исеме, һөнәре һәм яшәгән урыны, якын күршеләр арасында да, еракларда яшәүчеләргә дә сер итеп сакланган. Бу «скиф» (Геродотның «плешеголовыйлар»ы) «татарларның борынгы скиф бабалары исемнәренә «би ир» – «патша скиф»лар дигән атамаларының үз телләрендә яңгырашы тәңгәл булган исеме Көнбатыш Европа халкы тарихы күчәрен яңа эзгә салучы Аттила биреп калдырган дип кенә караганда да (430–440 еллар), ул «болгарлар» исеме күренүгә 730–750 елларга кадәр, 300 еллар инде киң таралган атама булып торган дигән сүз. Бу халыкның борынгы атамасы да шул булганын инде искә алучы да юк. Безнең эрага кадәрге V гасырлар башыннан килгән «царские скифы» – «патша – би», «ирләр» «скифлар» дигән «би ир» атамасы борынгы Греция заманнарыннан ук килә. Ул – тирән яшерелгән сер итеп сакланган, «табу салынган» – замана үзгәрешләреннән читтә калган шул бер үк ил, бер үк халык. Ул халык бу төбәккә ким дигәндә фин-угор кабиләләре күченүләре вакытында килеп төпләнгән. Мең еллар эволюциясендә шул уникаль кәсебен үзләштереп, мәйданга чыгарган. Әмма фин-угорлар төркеменнән түгел, прото-төрекләр – борынгы төрки бабалары кабиләләреннән була. Үзбәк ханнан соңгы урта гасырларга кадәр ул әллә ни зур радикаль үзгәрешләр кичермәгән. Һуннар, Төрек каганаты, Хәзәр каганаты үзгәрешләре хәтта аларга бик нык кагылмаган.

Норманнарның Биләр шәһәрен – Биармияне эзләргә чыккан көннәрендә, VIII гасыр башларыннан, би ирләр тарихының болгарлар исеме белән бәйләнгән этабы башлана. Шуңарчы мех төбәгенең болгарлар белән күпмедер танышлыгы булса, аның Азов диңгезе буенда яшәгән Якын Көнчыгышның күршедәге төбәкләрен «барынта чабулар» нәтиҗәсендә берникадәр талау, болгарларның кәрван сакчылары һәм юл күрсәтүчеләр сыйфатында мех сәүдәгәрләре кәрваннарын озата барулары рәвешендә генә булуы мөмкин.

630–640 елларда Азов диңгезе буенда Кубрат хан җитәкчелегендә болгарларның көчле бердәм дәүләте барлыкка килә. Кубрат хан үлгәч, бу дәүләт, бик тиз таркалып, бүлгәләнеп китеп, Көнбатыш Төрек хаканлыгы кул астында кала. Болгарларның, күрәсең, зур бер өлеше Кубрат ханның улы Аспарух җитәкчелегендә (670 елларда) Дунай елгасының аргы ягына, хәзерге Болгария җирләренә китеп төпләнә. Паннониягә (хәзерге Венгрия), хәтта Ломбардиягә барып җитеп төпләнүчеләре дә булган. Бер өлеше, Кавказ тауларына сыенып, хәзерге балкар халкына һәм иленә нигез салалар. Күрәсең, би ирләрнең кәрваннарын озатып көн күргән нәселләре, бу бик тә төшемле кәсептән аерылмас өчен, Дон елгасының Иделгә якынлашкан җирендә төпләнәләр һәм бу җирләрнең патшасы Хәзәр каганы хөкеменә буйсыналар. Хәзәрләрнең һәм болгарларның телләре бер-берсенә бик якын бер шивәдәге төрки тел була. (Хәзерге чуваш телен шул шивәнең бер тармагы диләр.) Тарихта хәзәрләрне «хәзәр (Каспий) болгарлары» дип атауны да тарихта очратып була. Л. Гумилёвның югарыда телгә алынган «Тысячелетие вокруг Каспия» китабында урын алган таблицада «хәзәрләрнең бабалары» исеме безнең эраның 131–140 елларында ук «хәзәр» дип телгә алынса да, бу – бер халыкның икегә бүленүе. Күрәсең, «болгар» исеме астында Кубрат хан дәүләте һәм «хәзәрләр» исеме белән Хәзәр каганаты мәйданга килгән көннәрдән билгеләнә һәм башлыча сәяси-административ аерымлануларга гына кайтып кала. Моны Кама буена күченгән болгарларга хәзәрләрнең һәм хәзәр дәүләтенең мөнәсәбәтендә ачык күреп була. Болгарларның бу күченүләренең «кухнясы» тарихка билгеле түгел. «Кылны кырыкка яру»ның җеп очын тартып карасаң, инде бу күченүнең урамда калган элеккеге кәрваннар сакчыларын би ирләр чакыруы буенча да, болгарларның үзләренең үтенече белән дә булмаганга охшый. (Кунарга кертелгән болгарлар килүләренең икенче көнендә инде «Биармия» тәхетенә менеп кунаклыйлар.) Бу – хәзәр дәүләт, даирәләренең «Наполеон планы» буенча башкарылганга охшый. Көнчыгыш Европаның эчке регионнарында ике ярым мең еллык тотрыклылыкны җимергән, төптән, радикаль үзгәрешләргә, алмашынуларга китергән халыклар күченүләренең төп мәгънәсе: моңарчы Одиссей кебек илгизәр грек патшалары аяк басарга, Аттила кебек җиһангирлар кул сузарга базмаган нәрсәгә – Хәзәр каганнарының Төньяк мех сәүдәсен үз кулына төшерү омтылышына кайтып кала. Бу мәкерле ниятендә корал, күсәк итеп болгар кардәшләрен файдаланалар. Болгарларны Дон буеннан кузгатуда да, әлбәттә, ниндидер эчке мәгънә бар. Саркель кальгасы һәм аның тирәсендәге җирләр хакимияткә көчле тәэсирле ниндидер икенче бер кланның күзен кыздыргандырмы, башка берәр сылтау булгандырмы, бүген инде аны казып чыгару бик кыен. Хәер, аның тарихтагы урыны да, күрәсең, бер көнлек кенә булган. Ә менә болгарларны күчерү – Төньяк мех сәүдәсен эчтәлексезләндерү, би ирләрнең «би»леген дә, «ирлеге»нең дә юкка чыгаруның башлану ноктасы була. Иблиснең «нәләт камыты» кебек, болгарларның каһәрле бу йөкләмәсе – каһәрле язмышы – халыкның гына түгел, үзеннән соң яшәгән атамасы-исеменең хәтта мәңгелек җимергеч йөкләмәсе булып ябышып кала.

Хәзәр каганаты оештырган кабилә күченүләре – Дон болгарларын Чулман буена күчерү белән генә чикләнмәгән. Бу киләчәктә нигездән яңа этнополитик тарихи яңарышка китерәчәк күчеш – әллә ни зур әһәмияте булмаган кебек күренгән урын алмаштыру (рокировка, смещениеләр), күрәсең, Көнбатыш Европада Аттила явы (походы) башлап җибәргән үзгәрешләрнең кечерәйтелгән масштабтагы Көнчыгыш Европа варианты булып тора. Биредә һуннарның Көнбатыш явы миссиясен яшь Хәзәр каганатының сәяси-административ реформасы башкара. Болгарларны Төньякка күчерү – тарих океанына батырылган континент «айсберг»ының өстә сиземләнеп калган бер утравы гына. Ә аскы караңгылыкта (билгесезлектә, игътибардан читтә) калган өлеше тарихи дәвер һәм чор хәлләре бәйләнешләре челтәрен үз эченә ала. Җентекләбрәк караганда, славян кабиләләренең Суздаль, Ростов, Кострома, Галич якларына беренче күченүләрен, болгар күченүләренә бәйләп, Иделнең югары агымы тарафларында Төньяк мех сәүдәсе юлларын төрле һөҗүмнәрдән саклау сылтавы белән башлап җибәрелә дип уйларга нигез бар. Мондый колачлы, зур масштаблы күченүләрне Хәзәр каганлыгына гына нисбәт итү, кайтарып калдыру кыен. Аның җеп очы готлар заманына һәм аларның шул юнәлештәге эшчәнлегенә (сәясәтенә) барып тоташа. Готларның Балтыйк буеннан Кара диңгез буйларына күченүләре (160–200 еллар) Германарих дәүләте (360–370 еллар) «варяглардан грекларга сәүдә юлы» хәрәкәтләренең мәгънәсе «плешеголовыйлар»ның Көньяк сәүдәсен Кара диңгез буйларыннан кысып чыгаруга каратылган Хәзәр каганаты да җиң сызганып бу эшкә (үз максатында) алынган икән, моны хәзәрләрнең берникадәр үзәнчелекле форматта готлар башлап җибәргән тенденция тарафдарлары белән союзга керүе, берләшүе дип кенә билгеләп була. Суздаль, Ростов, Галич, Вятка якларында славяннарның күренүе (Ильмен славяннары, поляклар һ. б. көч алган кабиләләре кысулар яисә күченү һәм күчерелүләре белән бәйләнмәгән икән) Хәзәр каганаты идарә даирәләренең Биләр иле һәм аның тәэсире даирәсендәге төбәкләрен «болгарлаштыру», «славянлаштыру» сәясәте үткәрү заманында гына булуы мөмкин. Славяннар үзләре дә готлар заманыннан ук инде (аерым алганда, «варяглардан грекларга сәүдә юлы»н төзү «ширкәтенең») иң актив, иң эшчән катнашчыларына әйләнгән булалар. Тарих күзенә әллә ни ташланмыйча гына, бу ярым рәсми готлар (варяглар), хәзәр-болгарлар союзының (блокның) славяннар, иң бирелгән, иң тырыш катнашчысына әйләнәләр. Византия, Кече Азия, Фәләстыйн яр буйларына барынта чабып, Урта диңгез киңлекләрендә пиратлык итеп көн күрүгә караганда, үзләренә аерым Төньяк урман продукцияләре сәүдәсен эзгә салып яшәүнең отышлы икәнен «плешеголовый» – биләр мисалында бик ачык тоялар һәм теш-тырнаклары белән шул эшкә ябышалар. Хәзәр сәясәтчеләре бу эшкә поляннар, Ильмен славяннарыннан тыш алардан аерымланып, читтәрәк яшәгән славян төркемнәрен дә тартуны оештыралар. Кыскасы, бар славян расасы бу эшкә тартыла. Ажиотаж, бум кебек нәрсәләр тарихта күренмәсә дә, бу максатка йөз тоту, өметләр шул дәрәҗәгә җитә ки: шул эшчәнлектә картайган этнос – биләрләр арасында да түгел, максатка ирешергә ыжгырып торган варяглар яисә хәзәрләр дә түгел, мыштым гына эш йөрткән славяннарның гадәттән тыш ишәюен мәйданга китерә. Моны төньяк-көнчыгыш славян (рус) кенәзлекләренең күз күрмәгән тизлектә күтәрелеп, славян дөньясының алдынгы сызыгына чыгу мисалында ачык күреп була.

Менә шул рәвешчә норманнар Биармияне эзләүне активлаштырган көннәрдә үк мең ярым еллык биләр халкы һәм мех сәүдәсе муенына варяглар-норманнар, славяннар, хәзәр-болгарлар йөзендә көчәйтелгән үтә хәвефле, һәлакәтле «үлем элмәге» салына. Төньяк сәүдә юлларын саклау, хәвефсезләндерү битлеге астында үткәрелгән хәзәр идарә даирәләренең бу көчәйтелгән мәкерле дошманлык һөҗүмендә болгарларга Урта Идел төбәгендә – Биләр «автономия»сендә тамырлану, анда каганлыкның «бишенче колоннасы»на әйләнеп, җиңмәс «халык – дәүләт» булып яшәгән мех сәүдәсе берләшмәсен җитәкче органсыз калдыру бурычы йөкләтелә. Бернинди тәэсиргә бирелми яшәү ысулын булдырган болгарларны күзгә күренмәс бер рәвештә эчтән параличлау, җансызландыру, тарату чарасы коралына, ягъни тарихи формалашу юлына баскан дәһшәтле, һәлакәтле һөҗүмнең иң хәлиткеч, туктаусыз эшчәнлек халәтендә яшәүче, шул максатка хезмәттә булырга тиешле иң җаваплы элементка әйләндерәләр. Болгарлары гына түгел, хәтта аларның аталмасы киләчәк тарихында, шуннан соңгы татарларның яшәешендә, бүгенге көнгә кадәр шул шомлы йөкләмәсенә иң тугрылыклы хезмәттә яши. Шул көннәрдән соңгы куркыныч җимерелү этапларына әйләнгән тарихында, татар халкының намуссызлык юлына баскан җавапсыз, булдыксыз, әмма әрсез уллары, фантастик фальсификацияләнгән «болгары» («болгарчы») атамасын, кризислы көннәрдә җанландырып, алдашу һәм хәрәмләшү тозагы итеп файдаланалар. Идел буена күченгән болгар-хәзәрләрнең шомлы йөкләмәсен өрәккә (жупелга) генә әйләнеп калырлык эчтәлексезләндереп, аны «җиңел акча эшләү кәсебе»нә һәм эшлексез, җавапсыз дәрәҗә алу чарасына – «җиңел кәсепкә» әйләндерүче «шәп татар егетләренә» акча түләүче һәм «дәрәҗә» бирүчеләрне әзерләүдә дә тарих кимчелеккә урын калдырмаган…

Биләр халкының эчке эшләренә хәзәр һәм болгарларның моңарчы тарихта күрелмәгән рәвештә тыкшынуы – «үзләре утырган ботакны» кисүгә алынулары – үзләренең тарихи язмышларына да котылгысыз тискәре тәэсир ясый, иң аянычлы нәтиҗәләргә китерә. ХVIII–ХХ гасыр рус тарихи хезмәтләрендә Урта Иделгә күченгән болгарларны «көмеш» («серебряные») болгарлар дип атаулар очраштыргалый. Күрәсең, алар (яки алар файдаланган чыганаклар) бу атаманы борынгы гарәп язмаларында очраткалаганнар: «Нократ (көмеш) болгарлары…». Борынгы гарәп географиясендә Вятка елгасын Нократ (Көмеш-су) дип атыйлар. «Нократ болгарлары» дигән атама болгарларның бу төбәккә күчерелгән заманда «Төньяк сәүдә юлларын сакларга» дигән сылтау белән китерелгәннәрен һәм башта аларның Вятка елгасы буена урнаштырылганлыкларын күрсәтә. (Явыз Иван ачуын хәтерләткән ярсу белән Нократ төбәге татарларының XVI гасырда (1524, 1543, 1551–1553 елларда) «Ар кенәзләренең» Казан ханлыгына килешүсез һәм килешсез һөҗүмнәре дә шул Нократ буенда калган болгарларның «болгари»ланулары күренеше булганга охшый.) Болгарларның Доннан Нократка күчерелүләре, күрәсең, VIII гасырның (700 еллар) беренче елларында була. Әмма тарихи барыштагы көтелмәгән чуалышлар аларны бик тиз илнең түренә, хәтта Идел буендагы тәхетенә дә мендереп утырта. Ул болай була. 735 елларда гарәпләр Кавказ ары ягында (Закавказьеда) хәзәрләргә каршы яңа һөҗүм башлыйлар. Мәрван җитәкчелегендәге килбәтсез зур гаскәр хәзәрләрне тар-мар итеп, Закавказьедан куып чыгара, җиңелмәс ныгытма – Кавказдан төньякка чыгу юлын бикләп торган Дәрбәндне (Тимер Капканы) яулап ала. Йөз илле мең кешедән торган гарәп гаскәре хәзәрләрне биредә дә тар-мар итеп, Идел тамагына җитеп, Хәзәр каганлыгы башкаласы Итил шәһәрен яулап ала… Әлеге гарәп-хәзәр сугышын башлагач та, Биләр төбәгенең халкын да үз гаскәренә алуны оештырыр өчен, хәзәр каганы Биләр автономиясендә җирле хакимне урыныннан читләтеп, үзләре бирегә яңа күчереп тамырландырган Нократ болгарлары башлыгын, бу төбәкнең әмире дәрәҗәсенә күтәреп, башкаласы Идел буендагы сәүдә үзәгенә күчерә. Биләрнең Иделнең сулъяк ярында урнашкан сәүдә үзәге Ага Базарны Болгар (Шәһре Болгар) исеме белән атап йөртә башлыйлар… Әмма вакыйгалар бу дәүләт түнтәрешен дә узып китә. Мәрван Хәзәр каганаты башкаласының үзәк төбәкләрен басып алу белән генә чикләнми, каганның үзен кулга төшерәсе итә һәм Биләр иле төбәкләренә таба юнәлеп, күрәсең, Жигули таулары тирәсендә Идел ярларына чыга. Бу яу турында без файдаланган «Яу китабы»нда (Ахмад ибн А'сам ал-Куфи. Книга завоеваний. – Баку, 1981) тәфсилләп язылган. Бакуда әлеге китапның Мәрван походы һәм Азәрбайҗанга кагылышлы кайбер урыннары гына рус теленә тәрҗемә ителә. 1949 елда Анкара университетының Тел, тарих, география факультеты журналының 6–7 нче саннарында милләттәшебез Ә. Н. Куратның төрекчәгә тәрҗемәсендә басыла. Ул текстка Ә. Н. Курат искәрмәләрен, әлбәттә, тәрҗемәсен дә алдыру безнең тарих фәненә әһәмиятле чыганак булыр иде. 1926 елда вафат булган автор, ибне Хордадбех (810 еллар тирәсендә туа, 892 елдан соң вафат булган, «Китаб әл-мәсалик вәл-мәмалик» – «Юллар һәм илләр китабы» дигән географик әсәр авторы) кебек үк биләр илен – Искил иле (Сакалиба) дип, Идел елгасын Каспийга койган җиренә кадәр «Сакалиба җиреннән агучы елга» (Хордадбех) дип, әл-Куфи – «Нәһр әс-Сакалиб» – Искилләр елгасы дип атый.

Кыскасы, Хәзәр хаканы «…стал убегать от Марвана и вскоре добрался до гор…» (Тау ягына – Идел ярындагы таулык иленә) «Марван и муслимы… достигли даже земель, расположенных за Хазарией… После этого они пошли дальше и вскоре добрались до нэһр ас-Сакалиба»[2 - Ахмад ибн А'сам ал-Куфи. Книга завоеваний. – Баку : Элем, 1981. – С. 51.].

Идел ярына җиткәч, Мәрван Сүрия отряды башлыгы Кәүсәр әл-Әсвәдне чакыра да: «Шымчыларымнан хәбәрче килде: каган бу төбәктә (болгарлар ярдәме һәм җитәкчелегендә искилләрдән һәм болгарлардан) кырык мең кешелек гаскәр җыеп, безгә каршы кузгалган. Кырык мең кешелек гаскәр алып, хәзер үк Иделне кичегез дә засада оештырып һөҗүм итегез», – дигән боерык бирә. Күрәсең, хәзерге Жигулёвск – Тольятти тирәсендә Иделне кичеп, гарәп гаскәре Мәләкәсме, Буян юнәлешендәме каганга каршы ташлана. Юлда болар затлы киенгән, яхшы атларга атланган утыз-кырык ил кешелек аучылар төркеменә юлыгалар һәм, берсен дә калдырмый, кылычтан үткәрәләр. Кичкә таба бер урманга якынлашканда, аннан саркып күтәрелгән төтенгә игътибар итәләр. Мәгълүмат туплау өчен җибәрелгән разведкачылар урманда зур бер гаскәрнең ялга тукталганын ачыклыйлар. Төнлә белән аларны урап алып, таңда ял итүче йоклаган гаскәргә искәртмәстән һөҗүм оештыралар. Теге аучылар ял вакытында ауга киткән гаскәр башлыклары булган икән. Җитәкчесез калган гаскәрне тар-мар итәләр. Бик азы гына качып котыла. Хаканның кырык мең кешедән торган яңа гаскәре менә шул язмышка юлыга. Ауда реаль хакимиятне үз кулында тоткан илбашы, гаскәр башы – каган урынбасары каган-тархан да үтерелә. Каган Мәрванга: «Гаскәремне юк иттең. Илемне басып алдың. Сиңа тагын нәрсә кирәк?!» – дип, хат җибәрә. Мәрван: «Илең белән ислам динен кабул итәсең! Шул таләбемне үтәмәсәң, сине тәхеттән куып, башка каган утыртам», – дип, катгый таләп куя. Хәйләкәр каган үз илен – Хәзәрне исламлаштыру урынына 737 елда Сакалиба (Искил иле) һәм анда хакимлекне яңа үз кулына алган болгарларны «тулысынча» исламлаштыру белән илен (Хәзәрияне) һәм тәхетен саклап калуга ирешә. Искилләрнең бу исламлаштырылуы каган исеменнән рәсми рәвештә искилләр илендә хакимиятне яңа гына үз кулларына алган болгарлар җитәкчелегендә үткәрелә. Искилләр арасында да, болгарлар арасында да ислам моңарчы да тамыр җибәргән була. Искилләр арасына исламны Урта Азия белән сәүдә итүче сәүдәгәрләр Мәвараэннәһер исламлашкан көннәрдә үк Бохара һәм Сәмәркандтан алып кайта башлыйлар. Бу Алгы (Передняя) Азия һәм Хиҗаздан, кәрван сакчылары, юл күрсәтүчеләре болгариларны хуҗалары (мех сәүдәгәрләре (искилләр) исламлаша башлау белән бер үк вакытларга диярлек туры килә. Беренче мөселманнар төбәк, ил күләмендә бик аз санны гына тәшкил итсәләр дә, ул күренекле сәүдәгәрләрнең илнең иҗтимагый-сәяси тормышында абруйлары һәм тәэсирләре зур була. Моның чагылышын, мәсәлән, араларында «мөселман кардәшләр» дә булган болгарларның Искил иленә күчерелүенең 730 елларда төбәк хакимиятенең чагыштырмача зур каршылыксыз, шома гына үткәрелүләрендә дә күпмедер сиземләп була. 737 елда Мәрван исламлаштыруны искилләрдә дә, болгарларда да халык-ил күләм дингә әйләндерә. Мәсәлән, Ибне Фадлан экспедициясеннән соң ук, Багдад игътикадын (гакаидын) кабул итмәстән, 930 еллар башында – Дон буена, аннан 967 елдагы Святослав явыннан качып, Венгриядәге кардәшләре янына күчеп килгән (Көмеш-су) болгарларны венгр тарихчылары укымышлы «исмаилиләр» (мөселманнар) дип язалар, илнең язу-сызу – канцелярия һәм финанс (исәп-хисап) эшләре шул «исмаилиләр» кулына күчте дип күрсәтә. Әгәр шулай икән, нигә соң Ибне Фадлан Болгарның хаким һәм төп хуҗа халыклары ислам динендә икәнен ассызыклап күрсәтми. Беренчедән, бу төбәк мөселманнары әле Багдад кунагы үлчәмендә, ортодоксаль ислам югарылыгына күтәрелмәгән. Бигрәк тә боларның әмәвиләр чоры игътикады чикләрендә калуларын, нәкъ шул чакларда Төньяк Ефәк Юлын үз тәэсирләренә алу эзенә төшкән Әндәлес (Андалузия) әмәвиләре белән ниндидер бәйләнешкә керүләрен искә алсак, Багдад дин белгече (миссионеры), әлбәттә, кимчелексез, асыл мөселманнар дип саный алмый. Икенчедән, элек урта гасырлардагы төрки халыкларга хас дини толерантлык тәэсирендә Мәрван гаскәре белән хәзәр каганы, эшмәкәрләре, җан сакчылары белән кайтып киткәннәреннән соң, мәҗбүр итеп исламлаштырылган, искилләрдән һәм болгарлар арасыннан да аерым төркемнәрнең иске (мәҗүси) диннәренә кире кайтуларына да мөселманнар тарафыннан ул чакта әле әллә ни катгый, зур каршылык күрсәтү булмагандыр. Шул рәвешчә мөселман искил (биләр) һәм болгар халкы арасында Ибне Фадлан ислам динендә булмаган, мәҗүси искил һәм болгар кланнарын-төркемнәрен дә очраткан.

Ибне Фадлан сәяхәтнамәсенең һәр атаманы язманың үзендә бирелгән рәвештә китергән фәнни басмалары бездә (рус телендә) бардырмы, анысы билгеле түгел. Без файдаланган «На стыке континентов и цивилизаций» (1976) китабындагы А. П. Ковалевский тәрҗемә иткән вариантта (1939), мәсәлән, «к царю сакалиба» дигән сүзгә астөшермә бирелә. Анда гарәп язмаларындагы «сакалиба» бу китапта «Төньяк халкы» дигәнне аңлата дигән дәлилләнмәгән фараз китерелә һәм алда бу атаманың чын мәгънәсендәге «Болгар» (халкы төбәген (иле) атауда файдаланыласы хәбәр ителә. Бу искәрмә А. П. Ковалевскийныкымы яки әлеге китапны басмага әзерләүчеләрнең гадиләштерүеме (фальсификацияләвеме), анысы искәртелми. Хәлбуки Ибне Фадлан сәяхәте алдыннан, 910 елларда, Ибне Рустәнең Испаханда язылган «Книга драгоценных украшений» дигән китабыннан, «На стыке…» хезмәтендә «Сәяхәтнамә» азагындагы мәкаләдә китерелгән җөмләдә («царство булгар лежит между сакалябами и хазарами…») бу чакта Якын Көнчыгышта сакалиба халкы иле болгар түгеллеген, аерымлыгын бик яхшы белгәннәр. Алай гына да түгел, Бохара сәүдәсеннән кысып чыгарылган «Бохара» (Багдад хәлифәлеге) дини игътикадына күчкән искилләр белән 730 еллардан бирле илдә хакимиятне үз кулларында тоткан Әмәвиләр (Әндәлес) игътикадында яшәгән болгарлар арасындагы дини каршылыкларны да Багдадта яхшы белгәннәр. Багдад игътикадындагы искилләрне үз иткәннәр. Ибне Фадлан язмасының исеменнән күренгәнчә, экспедиция болгарларга түгел, сакалибаларга бара. Сәяхәтнамәдә болгар башкаласы турында бер сүз дә юк. Күрәсең, илдә байтак гизгән Ибне Фадлан үзе дә анда булмаган. Сәяхәтнамәдә Ватыг (Утка) дип тәрҗемә ителгән елга исеме бар. Бу, күрәсең, ачыкланмаган билгесез бер елгачык түгел, ә бәлки Вятка елгасының гарәпчә авазландырылуы. Болгар әмире аларны Идел буенда түгел, болгарларның төп массасы яшәгән Вятка буендагы үзәктә, хәзерге Нократ авылы тирәләрендә кабул итә… Илчелек җибәрүне үтенгән хатны Багдадка Абдулла бин Башту исемле мөселман хәзәр илтә. Хәлифә гали җәнабларына илчесе итеп шалтыравык исемле берәр иң якын киңәшчесен җибәрмәве илтабарның (Болгар әмиренең) бу чакыруны болгар сарай даирәләреннән һәм аксөякләреннән яшерен, искилләр даулавын ничек тә булса берникадәр басар өчен эшләгәнен сиземләп була. Хәлифәнең хатны игътибарсыз калдыруына ышанычы нык була… 922 елның 12 маенда, таудан ил өстенә ишелгән кар ташкынын хәтерләтеп, Болгар иленә 5000 кешелек килбәтсез зур илчелек кәрваны килеп төшә. (Дөрес, хәлифә җибәргән дин өйрәтүчеләр, шәригать белгечләре, хәлифә сарае хезмәтендәге төрек голәмнәре – коллары, «отроклар» Харәземдә кәрваннан аерылып калалар.)

Ибне Фадлан – дөнья шәрыкшөнасларының ким дигәндә 100–150 еллар игътибар үзәгендә торган, татарның X. Фәезханов, Ш. Мәрҗани кебек күренекле укымышлылары да инде XIX йөзнең 60 нчы, 80 нче елларында авазын халыкка ишеттергән борынгы татар тарихының бердәнбер диярлек документаль, бердәнбер диярлек терәк баганасы! Йөз еллар буена аны үз мәдәнияте китап киштәсендә булдыру, тикшерү-өйрәнү теләген күрсәтми яшәве татар фикеренең рухи ихтыяҗының гаҗизлеген, белем дәрәҗәсенең намуссызлык чигендә, коллапс халәтендә булуын күрсәтә. «На стыке континентов и цивилизаций» китабын чыгарганда, ниһаять, бу әсәрнең фәнни басмасын татар китап киштәсендә булдыру мөмкинлеге туа. Әмма татарда рухи, фәнни ихтыяҗ инде калмаган. Карын ихтыяҗы күзен дә, аңын да томалаган. Мөмкинлек чыкканда, һич югы, А. П. Ковалевскийның 1939 елда тәрҗемә ителеп басылган (1956 елда Харьковта икенче басмасы дөнья күрә) хезмәтен, фәнни басма итеп чыгару урынына, кыскартып, «сокращённое изложение… в пересказе (того-то)…» дип, татар фән дөньясына тәкъдим итәләр. Халык әүвәлгечә китапсыз калдырыла.

А. П. Ковалевский тәрҗемәсендә дә бүген инде бәхәс уята, килешеп булмый торган урыннар аз түгел. Мәсәлән, барлык гарәп географлары болгарлар килгәнчегә кадәр дә, болгарлар хакимлеге вакытында да бу төбәк халкын сакалиблар дип, илләрен дә шул халык исеме белән атыйлар. Бу атама гарәп морфологиясенең (сүз ясалышының) бер нигез кагыйдәсе буенча, «искил» атамасыннан [с], [к], [л] тартык авазларын алып, күплек санда аны «сакалиб»ка әйләндергәннәр. Тарихта халык исемен турыдан-туры «искилләр» дип атап йөртү очраклары да аз түгел. Төбәкнең иң тотрыклы һәм озын гомерле «искил» атамасының күплек санда «саклаб» рәвешендә әйтелүеннән файдаланып, «Көнчыгыш Европаны славян иле итеп күрергә теләгән «җанкөярләр» бу атаманы славян халкының Якын Көнчыгыш халыклары арасында яңгырашы, әйтелеше дип аңлаталар. Аның «Тау ягы» – Урта Идел турында сүз барганын ассызыклап күрсәткән урыннарда, астөшермәдә «Төньяк халыклары» мәгънәсендә, бу очракта «болгарлар» мәгънәсендә» дигән, Иделнең тамагы яисә «Самара борылышы»на («Самарская лука») түбән агымы күз алдында тотылганда, яки Ибне Хордадбех китабында (Баку, 1986) күрсәтелгәнчә, «Сакалиб җиреннән аккан елга тамагында Итил – Хамаидән шәһәре») дип аңлатма бирелгән очракларда, «сакалиб» дигән сүзгә юлыкканда, «биредә угор, фин, болгар» кебек «Төньяк халыклары күз алдында» дигән тарихи конкретлыктан ераклаштыра, читләштерә торган, чын дөреслектән ерак булган искәрмәләр белән мәсьәләнең чишелешен атлап кына үтеп китәләр. Мәрван явы (737 ел) Хәзәр биләмәләре чикләрен, аның ары ягындагы территорияне үтеп, сакалиба елгасына чыкканы, сакалиба җирләрендә сугышып йөргәне турында хәбәрләр сакланган. IX гасыр (850 ел) урталарындагы мәгълүматларга нигезләнгән Ибне Хордадбех китабында Иделнең Каспийга койган урыны да «сакалиба җиреннән аккан елга» дип атала. Харьков басмасында А. П. Ковалевский тәрҗемәсендә чыккан һәм «На стыке…» китабына кертелгән «пересказ»га кушымта итеп китерелгән мәкаләнең беренче битләрендә үк «Термин «сакалиба… означает славян»[3 - На стыке континентов и цивилизаций. Из опыта образований и распада империй X–XVI вв. – М. : Инсан, 1996. – С. 53.] дип белдерелә дә «сакалиба» атамасы, чынлыкта булганынча, «искилләр» дип, хәтта «болгарлар» түгел, «славяннар» дигән атама белән алыштырыла. 737, 850 елларда бу төбәкне нәкъ менә славяннар иле дип атарлык славяннар Идел буенда кайда яшәгәннәр?! Кайда, кайсы тарихта бу хакта нигезле хәбәр бар?.. Шундый төгәлсезлекләр күзәтелә: болгарларны, бу җирдә ике гасыр гына яшәп, ерак Венгриягә кадәр күченеп киткән халыкны, Урта Идел төбәгенең төп халкы итеп күрсәтү: илтабар Алмушның хәлифәгә мөрәҗәгатен «царь, озабоченный введением мусульманства в своей стране»[4 - Шунда ук. – 52 б.], «Саманидский амир оказал посольству всякое содействие и почёт, царь булгарский – ещё больший»[5 - Шунда ук. – 71 б.]. «Царь булгар быстро завершил исламизацию…» дип язу. Илтабарның бу эше – Хәзәр дәүләте белән араларындагы дошманлык, мөнәсәбәтләр киеренкелеге нәтиҗәсе итеп күрсәтү… Ләкин барысын да чынлыктан ерак кына түгел, фальшь, фальсификация дип була. Ибне Фадлан «Сәяхәтнамә»сендә моны акка кара белән ачыктан-ачык искәртә. 922 елның 12 маенда илчелек илтабар ставкасына килеп җитә. 16 майда уздырылган зур җыенда хәлифәнең хатын уку, бүләкләрен тапшыру тантанасы була. 17 майда, җомга көн, тантаналы рәвештә Багдад хәлифәсе исеменә җомга хотбәсе уку мәҗлесе үткәрелә. Өченче көнне илбашы Ибне Фадланны чатырына чакыра да (19 май, якшәмбе) хәлифәнең хатын һәм бүләкләрен илче алдына ташлый һәм: «Мин сезнең төркемне илчелек дип танымыйм», – дип белдерә. Мәзиннең искечә азан әйткәнен күреп, Ибне Фадланның: «Ник мин өйрәткәнчә әйтмисең?» – дигәненә каршы: «Илтабар Алмуш миңа искечә әйтергә боерды», – ди. Шулай итеп, Ибне Фадлан башкалар белән бәйләнешне Болгар әмире шунда ук бөтенләй өзә. Хәлифә илчелеге Болгар йортында чакырылмаган кунак булып кала. Ничек китүләре турында хәбәр хәтта Ибне Фадлан язмасында да юк. Көзге кәрваннан аерылып калмас өчен, күрәсең, Урта Азиягә китүче искил сәүдәгәрләренә тагылып киткәннәр һәм 923 елның маенда Багдадка кайтканнар. Менә шуны тарихта, күз дә йоммыйча, «царь булгар оказал ещё более содействие» диләр.

Ибне Фадлан сәяхәтнамәсе тарихта искилләрне болгарлардан аерган, алар арасындагы каршылыкны искәрткән шул заманнан сакланган бердәнбер документ булып тора. Бу каршылыкта болгарлар хәзәрләр һәм Әндәлес Әмәвиләре белән, ә искил-сакалибалар Багдад хәлифәлеге белән сәяси бердәмлек (блок) тәшкил итәләр. Бу сәяхәтнамәдә ачыктан-ачык диярлек искәртелә. Шул заман гарәп тарихчылары инде ике йөз еллар Сакалибада яшәүче болгарларны (югарыда телгә алынган Ибне Рустә сүзләрен хәтерлик: «сакалибалар белән хәзәрләр арасындагы җирләрдә яшиләр…») хәтта административ-географик аерым берәмлек итеп күрсәтәләр. Чөнки Урта Азия белән сәүдә бәйләнешендә булган сакалиба мөселманнар Урта Азия дин голямасы һәм тәгълиматы тәэсирендә Азия кыйтгасындагы бердәм ислам үзәге – Багдад хәлифәлегенә багыналар. Шул сәбәпле Багдад хәлифәлегенең дин башлыклары аларны үз төркемнәренең аерылмас бер өлеше, кисәкчәсе дип үз итәләр. Әмәвиләр заманы игътикадын саклаган, Испан Әмәвиләре блогы белән (Хәзәр каганлыгы аша) бәйләнештә торган болгарларны Багдадта үз итмиләр, сәяси чит, дошман лагере элементы дип саныйлар. Шул заманнарда гына Сакалиба (Искилләр) иленә (хәзәрләр ярдәмендә) килеп (күченеп төпләнгән) болгарлар илтабары (илбашы) Мәрван явы көннәрендә, 737 елларда, инде хәзәр каганлыгында бердәм автономия саналган төбәк илбашы булып кала. Искилләр төп халыкны һәм күпчелекне тәшкил иткән төбәктә, Багдад хәлифәлеге (блогы) игътикадындагы мөселманнар көчәя барып, ниһаять, искил һәм болгар мөселманнары арасындагы дини игътикад каршылыклары тәхетенә куркыныч тудыру сызыгына якынлашкач, илтабар Алмуш Багдад хәлифәсе белән килешү сөйләшүләре юлына баскан кыяфәт күрсәтергә мәҗбүр була. Килешүләрне рәсмиләштерергә вәкил (илче), дини игътикад укытучылары, илнең хәрби куркынычсызлыгын ныгытырга ныгытмалар төзергә белгечләр һәм акча җибәрүен сорап, Багдад хәлифәлегенә хат җибәрә. Багдад хәлифәлеге идарәсендә искил-сакалибаларның да, болгарларның да кем икәнлекләрен бик яхшы беләләр. Үз чиратында илтабар Алмуш та Багдадта болгарларга караш нинди булганын бик яхшы белә. Әмма ул хатын илтә баручы илчесе итеп Багдад ышанычын казана алырлык, үз илендәге мөселман искилләр арасыннан түгел, үзен аклый алырлык болгар кешесен дә түгел, ә Хәзәри нисбәле (кушаматлы) Абдулла Башту улы дигән бер мөселман хәзәрне билгели. Моның белән үзенең Болгар хакиме, болгарлар игътикадындагы мөселман икәнен, хәзәр мөселманнар белән бер карашта торганын дипломатия теле белән шулай өстәмә бер рәвештә дә искәртә.

Хәлифә сараенда Болгар илчесенә абсолют игътибарсызлык күрсәтәләр, бар дип тә белмиләр. Хәтта ул китергән Болгар хакиме хатын да тапшыра алмыйча интегә. Болгарда чагында ук, күрәсең, адресларын биреп җибәргән, хәлифә сараенда йомышчы малай, ялчы булып эшләүче мөселман болгар Барс һәм Болгарда да бу хезмәттә булып киткән Мәварәэннәһер (күрәсең, Харәзем) шаһзадәләреннән Тегин дигән голямнар киңәше һәм ярдәме белән, хәлифәнең иң ышанычлы кешесе («начальник внутренних покоев»[6 - На стыке континентов и цивилизаций… – С. 51.]) Нәзирне «алдап»[7 - Шунда ук. – 53 б.], бары тик аның аша Болгар хакиме хатын хәлифәгә тапшыруга ирешәләр. Кушымта мәкаләдә бу «алдау», «хәйлә» нидән гыйбарәт булуы турында шул ерак заман «документаль» дәлилләве итеп хәлиф сараенда күренекле урын тоткан харәземшаһ Мөхәммәд ибне Гыйрак[8 - Шунда ук. – 59 б.] тирәсендә сүз куертыла. Хатны, «Болгар хакименеке» дип түгел, «Сакалиба патшасы хаты» дип, хәлифәгә бирәләр. Дөрес, бу хатында илтабар Алмуш үзе дә, «хәлиф күз алдында үз дәрәҗәсен күтәрер өчен» («чтобы возвеличить царя в глазах халифского двора, представить его могущественной владыкой северных народов (сакалибы)», «Сакалиба патшасы» дип язган була. Хәлифә илчеләре килгәнчегә кадәр үк, Болгар (Сакалиба) илендә (Испания Әмәви хакимнәре 929 елдан гына үзләрен – хәлифә, дәүләтләрен Кордова хәлифәлеге дип атый башлыйлар, димәк), 922 елга кадәр үк Болгарда хәлифә исеменә укыган хотбә шул көндәге Багдад хәлифәләре исеме турында гына була ала. Хәлифә исеменә хотбә инде укый башлаган булалар. Хотбәдә хәтта илтабарны «Сакалиба патшасы» дип зурайтмыйлар, «Болгар патшасы» дип атыйлар икән. Моны ишеткәч, Ибне Фадлан: «Патша исеменә Галәмдә бер зат – Аллаһы Тәгалә генә лаек. Хәтта хәлифә хәзрәтләре хотбәләрдә үзен падишаһ дип ататмый. Хотбәдә (һәм гомумән) дәрәҗәңне «Болгар әмире» дип атасыннар», – дип киңәш бирә. Соңыннан Болгар да, Сакалиба илбашын да «Болгар әмире» дип йөртүләре, күрәсең, шул очрактан башланып килә.

Болгар патшасының хатын Багдадта хәлифәгә тапшыру маҗараларында Болгар һәм Искил арасындагы аерымлыклар, өлкәнлек һәм көчләр нисбәте, үзара мөнәсәбәтләр киеренкелеге ачык күренә: патша болгарлардан булган илдә искилләрнең өстенлеге. Җиңү казанулары: (хәлифә илчелеге килгәнгә кадәр үк мәчетләрдә Багдад патшалары – Габбасый хәлифәләренә илче җибәреп, Багдад гакыйдәсенә күчәргә ризалык белдерергә мәҗбүр итәләр…); болгар – Багдад каршылыклары һәм искил – Багдад бердәмлекләре, шуңа бәйле күп тарихи фактлар документаль конкретлыгында күзгә бәрелеп тора. Шул дәлилле фактларга нигезләнеп, бу чорның конкрет тарихын фәнни югарылыкта формалаштыру урынына безнең тарихчылар, «җен шаукымы» аңнарын чуалтканга охшап, әллә нинди «Урта Азия (һәм алар тәэсирендәге Болгар) мөселманнары белән» бармактан суырып кына ясалган болгар тарихында мондый тәэсире дә, үзе дә булмаган әллә нинди каршылыклар, Болгар илбашының Урта Иделдә (Багдад гакаидендәге) ислам динен тамырландыруга җанкөярлектә яшәве, Ибне Фадланнар илчелеген яклаулары һ. б. шулар кебек, хәтта хыялда да була алмаган әллә нинди хәтәр саташулар белән мәшгульләр. Шул сихерләндерелгән саташулары чигеннән тарихи дөреслек ягына бер милли микронга да читләшергә теләмиләр… Әлбәттә, тел-тешкә калмас өчен, аларга, тарихи ядкярнең чын фәнни тәрҗемәсен әзерләү түгел, Совет заманы кимчелекле тәрҗемәсенең дә «сокращённый… пересказ»ын гына «фән табынына» чыгару файдалы…

Белем реаль чынлыкны, тарихи дөреслекне чагылдырганда гына фәнни дә, нәтиҗәле дә була ала. Тарихи дөреслеккә, фәннилеккә йөз тоткан гыйлем – яшәеш-тереклекнең, кешелек һәм кешелеклелекнең «тереклек суы», ягъни әбелхәяте. 1905 ел түнтәрелеше тудырган хөррият – күрелмәгән иркенлек – татар иҗади мөмкинлекләренә дә тере җан өрде. Гасырлар көрәше, хөррият дулкыннары каккан көннәрдә яулап алынган яңа журналистика һәм әдәби иҗат мәйданы кебек соңгы мөмкинлекләр чигендә татар тормышы тарихи эшчәнлек көннәрен кичерде. Хөррият көннәрендә мәйданда көтелмәгән җанландыргыч уңышлар күренде: Дәрдемәнд, Риза хәзрәт, Ф. Кәрими, Й. Акчура, Г. Исхакый, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камал кебек әдипләребез, яңа заман форматындагы талантлар плеядасы, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы җимерелү көннәрендә һәм колониаль эзәрлекләнү шартларында яндырылган, туздырылган матур әдәбиятны тотрыклы, тарихи җанлы иҗади эшчәнлек хәленә китерәләр. Бу уңыш кабат, йөз елларга, «золмәт гасырлары» заманнарын хәтерләтерлек контр хөррият реакция хәрәкәте һөҗүме астында калдырыла. Бүгенге көннән ерак үткәнгә күчү, бүгенге татар тормышындагы матур әдәбият, җанлы публицистика, фәнни караш әллә нинди «төтен очыру», кешенең рухи тормышын тәшкил иткән хөррият көннәре реаль эшчәнлекләрен аларның «күләгәсен» уйнату белән алыштырып уйнауны хәтерләтә…

Искил иле белән болгар администрациясе сәяси берләшмәсенең мәгънәви эчтәлеге нинди дәрәҗәгә ирешкән, ни рәвешкә кергәненең шартлы проекцион чагылышы кебек бер нәрсә дип файдаланып була. Мондый халәтнең язмышы да гыйбрәтле. Күргәнебезчә, Болгарга килүенең өченче көнендә үк Багдад хәлифәсенең илчелеге Болгар әмире сараеннан куып чыгарыла. Нәтиҗә озак көттерми. Мөгътәдир хәлифә әле исән көннәрдә, 932 елда, хаҗга барышлый ерак Төньяктан (димәк, Сакалибадан) хан улы җитәкчелегендә күп кешедән торган зур илчелек килә. Алар хәлифәгә «байракларын», табыш (хәзинә) һәм акчалар китергәннәр. («Төтен очыру» тарихчылары моны хәлифәгә салым түләү, «буйсындырылган ил булырга ризалык белдерү» дип аңлаталар.) «Ислам динен тотучы барлык халык дөньяда бер бердәм дәүләт тәшкил итәләр» дигән карашны (принципны) колониализм заманы мөнәсәбәтләре рәвешенә кертеп аңлаталар. Бу ерак үткәндәге чынбарлыкны бүгенге мөнәсәбәтләр белән алыштырып, булмаган (ясалма) нәрсәләрне ерак үткәнгә тагып, аларга каршы тел шартлату, үткәндәге атамаларны күләгәгә әйләндереп, шулар белән сугышу төтен очыруга гына кайтып кала. Кенәз Святославның Саркел, Төньяк Кавказ явыннан соң дистәләгән мең мөселман болгарларның ерак Венгриягә китеп төпләнүе билгеле. Бу күченү, әлбәттә, Урта Идел болгарларының Багдад хәлифәлеге игътикадына буйсынудан баш тарткан, шуның өчен илдә үзләреннән көчле, Багдад игътикадында булган мөселман сакалибалар тарафыннан куып җибәрелгән патшалары җитәкчелегендә була. Димәк, 932 елда Багдадка күп бүләкләр белән килгән «Болгар» илчеләре һәм аларның җитәкчесе яңа, сакалиба болгар патшасының илчеләре һәм улы булуы гына мөмкин. Алар, хәлифәгә каршылык күрсәткән илтабар Алмушныңмы яки аны алмаштырган улы – варисыныңмы тәхеттән һәм илдән куылу, ил тәхетендә Багдад яклы яңа хаким (әмир) утыру хәбәрен хәлифәгә хәбәр итәр өчен, хаҗга барышлый Багдадка сугылганнар. Бу хәбәрне теркәгән борынгы гарәп тарихчысы Мәсгуди бу «илчелекне» дә (Ибне Фадланнар экспедициясе кебек үк) тантаналы, зур вакыйга итеп күрсәтә… Менә шул мөнәсәбәттә генә инде бу илчелекнең Багдад игътикадындагы сакалибалар илчеләре икәнен төсмерләп була. Шундый эчтәлеккә ишарә-штрихларга карап, 730–731 еллардан да соң түгел датаны болгарларның Урта Иделдән китү елы дип билгеләп була. Святослав явы – 967–968 елларда аларны бабалары йорты – Дон буйларыннан да куып, Паннониягә, – Дунай буена, – инде (905 еллардан), венгр биләмәләренә илтеп тарата, эретә.[9 - Болгарларныңисламлашуы турындагы мәгълүмат әлеге җыентыкта урын алган «Йосыф Акчура «Чувашларны исламлаштыру турында» дигән мәкаләдәдәвам иттерелә]

«Шура» журналының 1908 елгы 4 нче санында Йосыф Акчураның «Бер мөстәшрикъның (шәрыкшөнас – востоковедның) сәяхәте – сәмәрәләре» (җимешләре) дигән мәкаләсе дөнья күрә. 1906 елның җәендә Казанга көнчыгыш (Идел буе халыклары) телләрен белүче Мисарош исемле венгр галиме килә.

Тыштан караганда, хәзәрләрнең исламлашуы мөһим уңайлыкларга, өстенлекләргә ия кебек. Төбәк тоташ диярлек гарәп хәрби-сәяси басымы һәм теологик, идеологик тәэсире астында яши дип була. Шуның өстенә күршедәге Харәзем ислам миссионерларының туктаусыз тырышлыклары; Харәзем шаһларының дини сугышлары; хәзәр каганаты хезмәтендә (хәзәр мөселманнарына хәрби терәк-таяныч булырлык хәлдә) ун меңләп Харәзем мөселманының, үз диннәрен саклап һәм мәчетләр төзеп, каган «гвардиясендә» хәрби хезмәткә ялланулары һ. б. Урта Иделдә Төньяк мех һәм Урта Азия сәүдә бәйләнешләреннән кала башка бернинди бәйләнеш тә юк кебек. Урта Идел төркиләре исламлашуында тарихка билгеле булган Мәрван явы (737 ел), аңардан соңгы Болгар хакимияте, Ибне Фадланнар экспедициясе (922 ел), шуннан соң болгарларның Венгриягә күченеп китүе (930 ел)… Төбәктә бу дәверләрдә урнашкан сәяси режимда ислам динен массалаштыру һәм ныгытуда шул ике-өч – Төньяк-Көньяк мех һәм Урта Идел-Мәварәэннәһер кәрван сәүдәсе сәүдәгәрләре хәлиткеч роль уйнаган. Сәүдәнең бу ике тармагының үзара мөнәсәбәте һәм көчләре нисбәте эволюцияләренә игътибар юнәлдерү Идел буе исламлашу хәрәкәтенең бүген инде онытылган кайбер мөһим тарихи үзенчәлекләрен яктыртуга күпмедер материал бирә ала. Тезислар рәвешендә генә булса да, шуларның кайберләрен атап үтик. Игътибарны бу юнәлешкә каратканда, беренче чиратта, Азов буе болгарларында чәһарьярлар заманында ук, бик иртә беренче ислам динен кабул итүчеләрнең күренүе, хәзәрләрдәге кебек, анда килеп җиткән мөселман гарәп миссионерлары аша түгел, Төньяк мех сәүдәсе сәүдәгәрләре «пеләшбашлар» («плешоголовыйлар») – би ирләр экспедицияләрендә катнашу, исламның чишмә башы белән турыдан-туры элемтә аша мәйданга килүен искәртә. Моны һәрчак искә төшерү, күз алдында тоту сорала. Димәк, 640 елларда да әле Төньяк мех сәүдәсе, Геродот заманындагы, антик Греция чорындагы шикелле, Кара диңгез, Кече Азия – Урта диңгез бассейннары аша үткән. Төньякның «золотое руно»сын алтын урынын тоткан мехын грек Ясоннары килеп алмаган, бу юллардан Төньяк «аргонавтлары» үзләре илтеп сатканнар. Кубрат Болгар дәүләте таркалгач өстенлек алган Хәзәр каганаты басымы астында, исламлаша башлаган Төньяк мех сәүдәгәрләренә юллар күрсәтүче, тәрҗемәче, сакчы болгарларның үзләре дә исламлаша башлаганын искә алып, аларны Кама буена күчерәләр. Урта Идел «плешеголовыйлары» – би ирләр – Дон буенда калган болгарларны үз араларына сыендыралар. Бу чакта һуннарның Идел буе (Аттила) империясе, Антик цивилизация (Греция, Рим империясе) тар-мар ителгән көннәрдәге Византия кебек, яңадан җанланган би ирләр сәүдәсе (Пермь якларында җир астыннан табылган Сасанид көмеш подносларын хәтерлик) ул заман тарихында цивилизация мәйданга китерәчәк яңа аякланып килгән Якын Көнчыгыш Гарәп хәлифәлеге белән блокка керү кыйбласына йөз тота. Бу – би ирләр җәмгыяте тормышында яңа дәвергә, борынгылыктан урта гасырчылык чорына күчү. Урта гасырчылык идеологиясе – дини идеология. Аңа аяк баскан көннәрдән, 630 еллар уртасыннан, би ирләр җәмгыяте алдынгылары Якын Көнчыгыш сәяси үзәгенә әйләнү юлында, кулга-кул тотынып диярлек, яңа дәвергә атлый. Дөнья тарихы барышын нигездән үзгәртеп, мәйданнарын киңәйтеп, мәдәни үсешенә көчле тәэсир күрсәтәчәк кыска вакытта Галәм мәдәни яңару үзәгенә әйләндерәчәк, яңа аякланып килүче сәяси-идеологик тәэсир үзәге булган Гарәп хәлифәлеге көч сызыгына тартыла. 640 еллардан, Хәзәр каганаты хәлифәлек һәм ислам дөньясы белән өч гасырлар, киеренке хәрби бәрелешләр мәйданына әйләнгән хәзәрләрдән аермалы буларак, моңа котып каршылыгындагы, тыныч дуслык, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен саклауны яшәтүне, эшчәнлек, көн күрү шарты иткән сәүдә әһеле «би ирләр» исламлашуының табигате дә, рухы да нык аерылып тора. Исламлашу массакүләм төс алгач, әнә шул үзенчәлек Урта Идел төбәген ислам мәдәни үзәкләреннән ул заман өчен хыялга сыймаслык ераклыкта – Хәзәр киңлекләренең кошлар да очып барып җитә алмаслык караңгы почмагында какшамас ислам бастионына әйләндерә.

Дини идеологияне яшәешнең нигезенә әйләндергән урта гасырчылыкта Урта Идел төбәге, бүген «бастион булган» дип билгеләнә алган дини идеологиягә ия ил, би ирләр йорты, Гарәп хәлифәлеге кебек үк булмаса, Харәзем, Бохараларга тартым ислам мәдәнияте үзәгенә әйләнергә тиеш иде кебек. Әмма ярты мең еллар, XI гасырга кадәр, андый нәрсә булуын хәтерләтерлек бер генә билге дә сакланмаган. Әлбәттә, мәдәни үзәкләрдән артык ераклыгын, аерымланганлыгын, шул ук сәүдәгәрлекнең табигате сугышчан булмавын сылтау итеп күрсәтергә мөмкин. Күрәсең, төп сәбәп болар түгел. Харәзем, Бохаралардан аермалы буларак, Урта Иделдә хакимиятнең, ил көнкүрешенең икътисади, сәяси-административ тотрыклыгы – иминлек нигезенә әйләнгән хакимият мех сәүдәсе әһәмиятен, мәнфәгатен тиешле кимәлдә аңламаган. Хәзәр каганы белән тыгыз сәяси эшчәнлеккә, бердәмлеккә тартылган болгар династиясе кулына күчә (730 еллар). Нәтиҗәдә бу яңа ислам «бастионы», үз иле сәүдә монополиясенең төп базары булган, Якын Көнчыгыштагы төп ислам хәлифәлегенә каршы ерак Испания Әмәвиләренә кушылып исламда үзара эчке шәхси даулар аралыгында кала. Багдад (Габбасыйлар) хәлифәлегеннән (табигый җирлегеннән) читләшеп, Әмәвиләр (Испания) хәлифәлеген бердәнбер бөтенислам хәлифәлеге итеп расларга маташулар, хәрби-сәяси каршы торулар мәгънәсез аферага әйләнә. Бу көрәшнең ерактагы Испания еврей сәүдәгәрләренең Төньяк Кара диңгез буе, Төньяк Каспий Ефәк сәүдә юлы өчен көрәше булуы тарих өчен күптән сер түгел. Ул чор ислам дөньясы язмышында ислам дөньясының эчке (таркалу) конфликтына тартылу да әле хәлиткеч, төп җимергеч ялгышлык түгел. Әмма «би ирләр» сәүдә көймәсе борыны бозга терәлә: мең ярым еллар яшәгән «би ирләр» мех сәүдәсе монополиясенең җөйләре, типчегән-каеган җепләре, абсолют диярлек йомыклыгын шәрәләп, үзеннән тормаган сәбәпләр нәтиҗәсендә череп таркалгандай була. Кризис, күптәнге Аттила империясенең үзәге һәм бар көчләре Иделдән Көнбатыш явына китеп, Кара һәм Каспий диңгез буе далалары сәяси тотрыксызлык мәйданы булып кала. Көнбатыш Төрек каганлыгы Кубрат дәүләте әле би ирләр иленә һәм кәсебенә скифлар һәм һуннар империяләре күмәкләшү мөнәсәбәтен саклыйлар кебек. Хәзәр каганатының инде би ирләр «автоном» йомыклыгын юкка чыгарып, бу сәүдәне үз кулларына күчерү сәясәтенә күчкәне сиземләнә. Идел-Каспий буйларын тулысынча үз күзәтүләре астына кертеп, би ирләрдән мех сәүдәсен бирегә күчерүне максат итеп куйганга охшыйлар. Бу юнәлештә мех сәүдәсенең эзе (әлегә) күренми. Дөнья базарында «акча әйләнешен» үз кулында тоткан товар инде «тарихланган» бу заманнарда аваз бирми калмас иде.

Готлар дәүләте заманыннан (III–IV гасырлар) Днепр-Ильмен-Нева су (сәүдә) юлы формалаша башлый. Һуннар киткәч, варяглар бу юлны V гасырда («варяглардан грекларга») аякка торгызалар. Ә Төньяк диңгез юлыннан норманнарның Биармияне эзләү походлары башлана. Алар ышыгында, соңрак Ильмен словеннары җирле халык буларак, би ирләрнең Югра, Вису сәүдәсен Төньяк Уралга таба кыса башлыйлар. Кысрыклаулар, чигендерүләр, Төньяк аргонавтлары би ирләр «монополиясен» тотрыксызландыра. Патриархальлек заманы шартлары һәм мөмкинлекләре күзгә күренеп җимерелү юлына чыга. Бу таушалу ихтималын, күрәсең, Аттила инде сиземли, би ирләр «автономиясен» «реформалау» юлына кертеп калдыра: би ирләрнең искилләр, чигилләр белән блогын мәйданга китереп калдырганга охшый. Дөрес, искилләр әле «би ирләр»нең яшәү мәйданнарына, биләмәләренә кагылмыйлар. Алар Идел белән Балхаш күле арасында күчмә терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Әмма ике халыкның кушылу, берләшү процессы бик актив бара. Күрәсең, алар бер-берсенә якын халык булганнар. Искилләрдә дә утрак тормышка күчү процессы активлаша. Уңдырышлы туфраклы Идел буенда, күченеп йөрмәстән, җир эше белән шөгыльләнә башлыйлар. Кайберләре сәүдә эшенә тартылалар.

Утрак тормышка күчеп, төбәктә төпләнгән искилләр бик тиз би ирләр белән кушылганнар, ассимиляцияләнә барганнар. Халыкара рәсми бәйләнешләрдән үзен читтә калдырырга күнеккән би ирләр иле «Искил иле» – «Сакалиба» дип йөртелә башлаган Идел буеның хәзер дә әле татар бабалары яшәгән төбәкләре һәм Урал алды (Предуралье) язма документларда шул исем белән атап йөртелә башлаган. Әмма ил эчендә кулланышта (Биләр, Пермь – «Би әрм» кебек), атамалар тамырлануына караганда, «Биләр – би ирләр» дә актив кулланышта яшәгән. Әмма сәясәттән читтә булган бу сәүдәгәр халык һәрчак үзен һәм бу атамасын күләгәдә калдыру «сәясәтен» яклаган. Үз заманы дөнья сәүдәсендә әһәмиятле роль тотканда да атамасын байрак итеп селкемәгән. Иленең халыкара мәйданда көчен шаулатмаган, чикләрен-мәйданын киңәйтү, үстерү турында хыялны күңеленә китермәгәнгә охшый. Үзе кәрван йөрткән күршедәге киң далаларда кыска гомерле Һуннар империясе (360 еллар), Төрек каганлыгы (557 ел), Хәзәр каганлыгы (600 еллар) кебек олы һәм көчле кабиләләр берләшмәсе оешканда, алар чиге ары ягындагы биләмә буларак, «би ирләр» иле дә, күрәсең, үз теләкләре белән шунда ук бу олы берләшмәләргә кушылуларын, үз автономияләрен   – үзидарәләрен саклаганнары хәлдә буйсынуларын белдергәннәр. Башка берәр күрше халык белән сирәк була торган берләшүгә – кушылуга, альянска кергәндә (искилләр, болгарлар белән) яулап алынып түгел, ил эчендәге реаль өстенлекләрен үз кулларында саклаган хәлдә, үз исемнәрен – атамаларын – шунда ук күләгәдә калдыруга барганнар. Илләре, дәүләтләре – Искилләр иле (Сакалиба), болгарлар иле Болгар дип аталган. Алай гына да түгел, болгарлар, үзләре бу илдән киткәннән соң, башкалалары – Шәһри Болгар исеме илләре исеме булып калган (Батый дәүләте Алтын Урда биләмәсе булып яшәгәндә һәм шуннан соң да) илләре бүгенгәчә Татарстан дип атала, үз этник атамалары татар булып китә. Менә шундый сирәк очрый торган, үзенчәлекле халык булган борынгы Би ирләр иле һәм би ир халкы. Аның 690 еллар урталарыннан ислам диненә тартылуы белән башланган урта гасырлар дәверендә нәкъ шул үзенчәлеге, күргәнебезчә, камиллеккә ирешә… Күренә ки, яңа чор бусагасына килгәндә, бу халык традицияләрендә һәм стратегиясендә яңа заман сораган форматтагы һөҗүмчән, сугышчан оешканлыклар булмаган. Ул мондый мәсьәләләрне чик ары ягында, вакытлыча укмашкалап торган сәяси берләшмәләргә тапшырып куйган. Ә ул чик ары ягын язмыш, Л. Н. Гумилёв сүзләренә караганда, кешелек җәмгыятен үз богауларына кыса торган табигатьтәге (климат) үзгәрешләр, нәкъ шул күченү көннәренә килгәндә, антик дөнья цивилизациясен тамырыннан яндырып, яңа дәвергә киң, «галәмкүләм» мәйдан ачарлык хәрәкәткә китерә – «халыкларның бөек күченеше» («великое переселение народов») дигән ташкынлы хәрәкәт башлана.

Би ирләр, искилләр җәмгыяте урта гасыр баскычына аяк баскан көннәрдә, яңа ислам диненә юлыкканда, сәяси-административ даирә, тарихи икътисади мохит кенә түгел, заманы, кешелек (цивилизация) дөньясы тарихи-географик галәм үзе дә күрелмәгән тотрыксызлыклар, ачык билгеләнмәгән җимерелүләр баткагына баштанаяк чумган, һәм бу халәт ярты мең еллар инде кешелек җәмгыятен интектергән була. Бу авыр сынаулар көне – кешенең үз табигате, холкы-интеллекты чикләнгәнлекләре нәтиҗәсе түгел, югарыда искәрткәнебезчә, климат, табигатьтәге үзгәрешләр шомлыгы. Аңардан качу да, котылу да юк. Берәү дә читтә калмый. Каспий, Кара диңгез буе, Балкан киңлекләре бу олы тарихи трагедиянең төп сәхнәсе булып кала. Аланнар, готлар, һуннар, Рим империясе… Фаҗига яңа эраның беренче гасыры урталарында аяклана башлый. Йөз елларга сузылган коргакчылык (явымсызлык, корылык гасыры) дала зонасындагы чәчүлек мәйданнарын корыган далага әйләндереп, чүлләр зонасын киңәйтә. Идел буенда игенчелек белән шөгыльләнгән алан кабиләләре, чәчү өчен кулай җир эзләп, Кавказ алдына, Кара диңгез буйларына таба күченәләр. Тамырыннан кубарылган халык күршеләренә туктаусыз «барынта чабу» – талап кайту һөҗүмнәре оештырып яшәргә мәҗбүр була. Дала халыклары арасында гадәти көннәр бозыла, тынычсыз заманнар башлана. Л. Н. Гумилёвның «Тысячелетие вокруг Каспия» китабының хронология бүлегендә китерелгән синхрон таблицага күз салсак, башта тоташ диярлек аланнар исеменә төртеләбез: б. э. к. 41–50 еллар – «Аланнарның Көнчыгыш Европага күченүе», 121–130 еллар – «Аланнар кабилә берләшмәсе оешу», 131–140 еллар – «Аланнарның парфяннар иленә һөҗүме» (134 ел)…

Яңа эраның икенче гасырында табигатьтә дымлану (далада явымнар) гасыры (йөз еллыклары) башлана. Кытай диңгезе ярларыннан Тибет, Турфан иңкүлегенә кадәр, Дунайның урта агымыннан алып Балхаш, Тарбагатай, Алтай тауларына кадәр җәелгән далалар һәм чүлләрдә яшәү җанлана. Аланнар да Идел буенда бабалары яшәгән җәннәткә тиң далаларны әле онытмаганнар. Бәхетле (сугышсыз-талаусыз) үткән тормышларын эзләп, Идел буена кайталар. Ә анда инде яңа хуҗа. 141–150 елларда көнчыгыштан – сянбиләр, көньяктан – кытайлар, төньяктан – динлиннәр, көньяк-көнбатыштан усуньнар кыскан дала хуҗалары – һуннар тар-мар ителеп, котыла алганнары Көнбатышка качалар. 151–160 елларда һуннар Җаек, Идел буйларына килеп чыгалар. Берничә йөз елларга сузылган алан-һун сугышлары башлана.

Әлеге сугыш маҗаралары турында сүз башлаганчы, бу тарих фаҗигасенең тагын бер актив катнашучысын – Византия, Рим империяләренә башлап кадалачак «сөңге башагы»на әйләнәчәк халыкны бу уен тактасына кертеп үтик. Алар – готлар. Скандинавиядә яшәгән герман кабиләләре, һуннарның Идел фронт сызыгына чыгулары белән бер ун еллыкта, 151–160 елларда, Балтыйк диңгезендәге Сканза утравыннан чыгып, Висла елгасы бассейнында позиция яулап алалар. Аланнар, һуннар Идел белән Дон арасында әвеш-түеш килгәндә, готлар бик тиз үгезне мөгезеннән тотып алалар: Висла буендагы литвалыларны, Висла – Одер арасындагы славяннарны хәрәкәткә китереп, алар укмашкан биләмәләрне буйсындырып, 171–180 елларда инде Днепрның урта агымнарына килеп җитәләр. 250 елларда инде Кара диңгез буйларын басып алып, Көнчыгыш Европада беренче бөек дәүләт барлыкка китерәләр. Шуны һәм антик (борынгы Урта диңгез буе) цивилизациясен җимерүдәге ролен, һуннарга Европада мәйдан әзерләүләрен истә тотып, күрәсең, Л. Н. Гумилёв, Г. Веберга таянып: «Халыкларның бөек күченеш дәвере, Идел ары ягы далаларына туздырылган һуннар килеп чыгудан түгел, готларның Сканза утравыннан чыккан заманнарыннан, 169–170 еллардан башлана»[10 - Гумилёв Л. Н. Тысячелетие вокруг Каспия… – С. 135.], – дип белдерә.

Идел ярларына һуннар тар-мар ителгән, туздырылган, хәлсезләнгән хәлдә килеп җитәләр. Юлда аларга хәзерге Себер белән Казахстан чикләрендә яшәгән күп санлы угор кабиләләре кушылалар. Менә шул юлдашлары һөҗүмчән, гайрәтле, оешкан, Л. Н. Гумилёв атамасы белән әйткәндә, тарихи үсешләренең «пассионарлык» дигән, иң булдыклы, иң курку белмәс, гайрәтле баскычына ирешкән халык була. Аларны берләштергән һуннарны Европада «гуннар» дип атап йөртә башлыйлар. Һуннарның аланнар белән күп йөз елларга сузылган авыр, киеренке канлы сугышлары башланып китә. Аланнар гуннардан көчлерәк булалар. Көчле күршеләре готлар һәм Византия империяләре дә аланнар яклы була.

Синхрон таблицада һуннар тарихының өч гасырына күз салыйк: 21–30 еллар – һуннарның Кытайда җиңүләре; 31–40 еллар – Төньяк һуннар берләшмәсенә каршы Кытай, сяньби, динлин, көньяк һун, турфанлыларның коалициясе; 91–100 еллар – Төньяк һуннарның тар-мар ителүе; 111–120 еллар – Төньяк һуннарның кытайлар, сяньбиләр белән сугышлары; 141–150 еллар – көнчыгыштан сяньбиләрнең, көньяктан кытайларның һуннарны кысрыклаулары; 151–160 еллар – һуннарның бер өлешенең Җаек-Идел буйларына күченүләре; 221–230 елларда һуннар көчәеп, Дон буе, Кавказ алды аланнарының көчсезләнүе; 250–251 еллардан – Идел буенда көчле һуннар дәүләте; 281–291 елларда һуннарның аланнар белән туктаусыз сугышлары; 361–370 еллар – һуннарның Азов буенда аланнарны тар-мар итүе; 371–380 еллар – һуннарның готлар биләмәләренә басып керүләре. Һуннарның Паннониягә (Венгриягә) басып керүләре; 381–390 елларда инде һуннар Грециядә. Император аларны үз гаскәренә хезмәткә чакыра. 391–400 елларда һуннар Сириягә, Месопотамиягә барып җитәләр; 421–430 елларда Паннониядә һуннар дәүләте; 431–440 еллар – Аттила, Блод, 441–450 елларда Аттила хакимияте заманнары. Һуннар Көнбатыш Европа – Германия, Франция, Италия тарихын һәм тормышларын, сөңге-кылычлары белән болгатып, нигездән куптарып йөриләр… Алар алдыннан шул ук мәйданнарны, инде Испаниягә, Төньяк Африкага кадәр һуннар эзәрлекләп барган аланнар, готлар катнашкан хәрби берләшмәләрнең иске (антик) дөнья цивилизациясен җимереп, тузанына кадәр кагалар. Герман, франк, кельт кабиләләрен летаргик йокыларыннан күтәреп, коралландырып-аякландырып, һуннар теше үтмәслек, каршы тора алырлык хәлгә китереп йөриләр.

451 елда Франциянең Каталаун кырында һуннар җиңелә. Шул ук елда Италиягә походы вакытында Аттила үтерелә. Дөньяны дер селкетеп торган һуннар дәүләте күрелмәгән тизлектә юкка чыгу юлына баса. Аттила мирасын бүлешү өстендә ызгышып, барлык катнашкан халыклар, күтәрелеп, бер-берсе белән сугышкан вакытта, Аттиланың варисы – сөекле улы Иллек үтерелә. Һуннар дәүләте төркеме Венгриягә кайтып таркала. 463 елда алан отряды башлыгы Аспар – Византия союзнигы – һуннарны тар-мар итеп, Аттиланың кече улы Дингезихне үтерә, башын Константинопольгә җибәрә. (Икенче бер урында Л. Н. Гумилёв: «Хунны были побеждены болгарами», – ди.) Шулай итеп, дәүләтләре юкка чыга, һуннар дигән исемнәре дә (халык) дөньяда калмый.

Изге урын буш тормас, диләр. Шул 463 елда ук (461–470 еллар) Көнчыгыш Европага эфталитлар куып җибәргән абарлар, абарларны куган сабирлар килеп җитәләр. Каспий, Кара диңгез буйларының аркылысын буйга иңләп, тукмаклап, үтүкләп, һуннар эзе белән Көнбатышка китәләр. Алар артыннан төрекләр, гузлар һ. б. 610 елларда, гарәп кабиләләре күтәрелеп, ярты дөньяны иңләп алалар… Готлар сукмагы да хәрәкәтсез тормый, варяглар, норманнар… Варвар дәүләтләре, баварлар, франклар, англо-сакслар дәүләтләре; Көнбатыш төрек каганлыгы, Хәзәр каганлыгы, Болгар (Дунай) дәүләте, Киев Русе… Тарихта дөньяда шулай мең еллар зилзилә уйнаткан тагын берәр вакыт булды микән?!

Күренә ки, актив бәйләнешләргә ябык, аерымланган, тулы диярлек йомыклык шартларында Ойкумена – дөнья күләмендәге Төньяк мех сәүдәсен үз монополияләрендә тоткан «би ирләр» дөньясы – шуңарчы да, моннан соң да күрелмәгән, туктаусыз, мең елга сузылган, тугыз баллы өермәле давыл гына да түгел, һәлакәтле, җимергеч зилзиләләр, дөньякүләм катастрофалар, яулар кочагында кала һәм яши. Бу шартларда алар монополиясендә булган сәүдә һәм аңа ышану, сыенулар да гадәттәгечә дәвам иткәндер дип булмый. Кимерлар, скифлар заманында Далада мондый сугышлар янгыны, җимергеч сугышлы халыклар күченүләре ташкыны булганы билгеле түгел. Тарихы сакланган бердәнбер зур яу – Ксеркс (фарсылар) походы язмышын искә төшерик. Далада ул үзе, диңгезгә бата торган чебеш хәленә төшеп, көчкә качып котыла. Инде «гадәте» тулысынча юкка чыккан икән, нинди «гадәти сәүдә» турында сүз булуы мөмкин?! Бу гына җитмәгәндәй, монополиянең кулдан китүе, җимерелүе башланып, куәт ала бара…

Безнең эрадан тугыз-сигез гасырлар элек җанланып формалаша башлаган һуннар суперэтносы, б. э. к. IV – б. э.ның I гасырында үсешенең югары баскычына күтәрелеп, 95 елда дүрт тармакка бүлгәләнеп китеп, бердәм халык булып яшәүдән туктый. (Югарыда, һуннар хәрәкәтен искә алганда, шул дүрт тармакның берсенең тарихи язмышына күз салган идек.) Шул һуннар суперэтносының сяньбиләр (монгол кабиләләренең бабалары) арасына кереп эрү юлын алган икенче бер тармагыннан кыйпылып чыгып, 200 еллар Төрек каганаты булып яшәгән, «һуннар суперэтносы» мәйданга китергән дәүләт берләшмәсеннән күпкә киң Төрек каганатын оештырган, кыпчаклар, кангарлар (бәҗәнәкләр), карлуклар, динлиннар варисы кыргызлар, парфяннар варисы төрекмәннәр кебек борынгы халыкларның яңа мәдәниятенә нигез салып калдырган, үзләрен төрекләр дип атаган халыкларның VI–VIII гасырлардагы шул күтәрелешен Л. Н. Гумилёв «Евразия тарихыннан» дигән хезмәтендә «реликтовый» (калдык) күренеш дип атый. «За всё его двухсотлетнее существование в нём незаметны общественные сдвиги…»[11 - Гумилёв Л. Н. Эпохи цивилизации. – М., 1993. – С. 69.] – дип белдерә ул. Зур масштаблы тарихи вакыйгаларны шулай төркемләүләр дә яшәргә хаклы, күрәсең, халкыбыз тарихының күбесе төрле тышкы сәбәпләр тәэсирендә борынгылык тирәнлекләрендә күмелеп калган сәхифәләренең асылын билгеләү таләбе шундый төркемләүләргә аналогия аша гына үзен искәртә ала.

Безнең эраның беренче көннәреннән башлап алабызмы, һуннар Иделгә чыккан заманнарданмы, тарихы, Төньяк мех сәүдәсе, монополиясе хуҗалары «плешеголовыйлар» («гололобыйлар») һәм этносәяси борынгы дөнья һәм күчмәнчеләрнең этносәяси йомыклыгы зир-зәбәр килгәндә дә би ир һәм искил бабаларыбыз җан саклап яшәгәнен, чәчәк атканын Пермь өлкәсендә табылган археологик казылма Сасанид көмеш тәлинкәләр (IV–V гасырлар) белән дә расланганын күрәбез. Персия белән сәүдә мөнәсәбәтләре венгр галиме Масарошның ышандырырлык дәлилле VII гасыр урталарында Идел буе исламлашу турындагы хәбәрләрдә дә күренә. Бу сәүдә бәйләнешләренең VII гасыр урталарында да җан әсәре саклаганы (яки яңадан кабат очкынланганы) күренә. Ягъни Төньяк мех сәүдәсе би ирләр «Гиперборея»сендә (Салкынлык патшалыгы чикләрендәге мәйданда), Далада нинди генә үзгәрүләр, җимерелүләр булмасын, беренче мөмкинлекләр билгеләнү (яки булдырылу) белән шунда ук кабат җанландырыла. Бу мех сәүдәсе гүя аларның җәмгыять булып яшәешенең йөрәк тибешенә әйләндерелгән… Бабаларыбыз тарихының иң борынгы сәхифәләрендә менә шундый гомуми тарихи-географик мәгълүматлар калган. VIII–Х гасыр гарәп тарих-география китаплары, Мәрван явы (737 ел), Мәэмун хәлифәнең (834 ел), Харәземнең (868 ел) Хәзәргә исламлаштыру яулары, Сәлам Тәрҗеманинең (842–845 еллар) Урта Идел (Сакалиба) аша Алтайга сәяхәте; испанияле гарәпләрнең Ефәк сәүдә юлының Төньяк тармагын үз кулларына (контрольләренә) төшерү өчен көрәшләре, бу төбәкне гарәп чыганакларында «Сакалиба» – «Искилләр иле» дип атап йөртүләре кебек, берникадәр язма конкретлыклар өстиләр. Ниһаять, Идел болгарлары тарихының бәләкәй «Геродоты» – Ибне Фадлан… Болгарлар Урта Иделдән киткәннән соң (930 еллар), инде болгарларсыз калган бу төбәкне, үзләре үк географик язмаларында теркәгән «Сакалиба» исемен оныттырып, башта Багдад сәяси даирәләрендә Ибне Фадлан вакытында «тешләрен камаштырган» болгарлар исеме белән – «Болгарлар иле», «Шәһри Болгар» (Болгар шәһәре) дип кенә аталып йөртелә башлый. Шул рәвешчә, Багдад хәлифәлеге ризасызлануы тәэсирендә, гарәп мәдәнияте ялгышуы белән болгарлар ташлап киткән бу илне һәм аның халкын башта Якын Көнчыгыш язмаларында, соңыннан, гомумән, фәндә һәм тарихта 200 еллар яшәп киткән болгарлар исеме белән – «Болгар төбәге», «Болгар дәүләте», «болгар халкы» дип кенә атыйлар. Дөрес, бу фактта борынгы мех сәүдәсенең тарихи статусы, кризис тамчысы да чагыла булыр…

Менә шулай халыкның конкрет яшәеш, көнкүреш, эволюция хәрәкәте фактлары нигезендә түгел, ерак Багдад сарай даирәләрендә, ризасызлану, җитәрлек мәгълүмат юклык (белемсезлек) белән чагыштырып формалаштырылган, фәннилек, фикер җимеше булу дәгъвасы күзгә бәрелмәгән, чынлык, конкретлык, мантыйклылыктан ерак схематик, ясалма (суррогат) караш бездә ул чор тарихыбызның нигезенә салып йөртелә. Болгарлар килеп киткән елларда (730–930 еллар), төрле этник элементлар кушылып, яңа этнос формалашуы булганмы? Юк. Булса, Багдад түрәләре белемсезлеге рәвешендә, илгә, халыкка тагылган исемнәрен генә калдырып, болгарлар үзләре ерак Венгриягә китеп бармаган булырлар иде. Яңа этнос формалаштырган төп элемент булып шул төбәктә калырлар иде. Алар үзләре киткәннәр, исемнәре генә (очраклы рәвештә) ябышып калган. Болгарлардан соң да бу төбәкнең төп халкы булып калган, болгарларгача да шул төбәк этносы булган төп халык – би ирләр – искилләр бердәмлеге менә шушы ясалма тарих төсмере йөгертелгән «болгар» атамасы тавышын чыгарудан башка реальлеге булмаган сүз белән генә тарихтан бөтенләй сызып ташлана. Венгриягә киткән болгарларның үзләре – Венгриядә, ярты гасыр элек кенә Паннонияне сугышып биләгән, димәк, һаман әле ул Даланың гүзәл бер почмагын үзләренең иле итеп раслар өчен сугышкан, ерак киләчәктә иң атаклы гусарлар – венгрлар арасында төпләнәләр. Килгәч тә, шунда ук болгарларның сәүдә эшенә керешүе турында тарихта акцент ясап әйтелгән фикер күзгә бәрелеп тормый кебек. Ә менә венгрлар кебек үк хәрби халык булганнар дип уйларга ишарәләр бар. Аларны Сакалибага да хәрби хезмәткә Идел [Вятка (Нократ)] тарафыннан Төньяк (Кама) сәүдә юлын сакларга дип китерәләр. Сәүдә тирәсе аларны әллә ни мавыктырмый. Алар, хәзәрләрнең теләк һәм яклауларына таянып, административ идарә эшләрен тизрәк үз кулларына төшерәләр. Венгриягә чатырларын күчергәч тә, шул ук административ эшкә – налог җыю, акча санау һәм җирле идарәләрдә утыру – язу-сызу эшләренә тартылалар. Ә би ирләр – Геродот заманындагы «патша скифлар» («кенәзләр») төркеменең берсе – Төньяк мех сәүдәсе монополиясен үз кулларыннан төшермиләр, бу эшне үз кулларында тоталар. Тарихта ялгыз, йомык, билгесезлекләре белән серле, аерым бер халык булып яшиләр. Югарыда Л. Н. Гумилёвтан китерелгән Төрек каганаты турындагы өзектә ул дәүләтне оештырган төрек (тюркют) халкы җәмгыятен галим консерватив (үзгәрмәс) система дип билгели. Мең еллар үзгәрмәүчелеген саклаган би ирләр җәмгыяте тагын да консервативрак система булган. Аңа мең еллар теше дә үтмәгән. Абсолют (яшерен, билгесез) җәмгыять буларак, ул – Далада зилзиләләр уяткан хәрәкәттән читтә торган һәм бу «кагылмаслык» хокукын сатып алырга, яңа хуҗаларны «майлаштыргалап» торырга сәләтле булган халык – Дала хуҗаларыннан яклаучылар табып торган. Татар халкының хәрби бәрелешләрдә батырлыгы да күктән иңгән нәрсә түгел. Төбәкне, бу яшерен бай илне һәм бай сәүдә кәрваннарын чиксез Даланың ымсынучы, бетмәс-төкәнмәс «җиңел һәм мул табыш» яугирләреннән саклауда инде үзләренең сугышчан куркусызлыкларын һәм көрәшкә тиешле сәләтлекләрен булдырганнар, ныгытканнар. Һуннар хакимияте вакытында булгандырмы бу, кыска гомерле Төрек каганлыгы вакытында гынамы, тарихта бер мәртәбә генә би ирләрнең башка бер этнос – искилләр белән кушылуы гына билгеле. Беренчедән, би ирләрнең «(сер) капкалары ябык» җәмгыять булуы нәтиҗәсендә бу кушылу әлеге ике халыкның тулысынча берләшүенә әйләнеп китә алмаган. Би ирләр Идел-Балхаш күле арасында күченеп йөргән искилләрнең Урта Идел төбәгендә төпләнеп утрак тормышка күчкәннәрен генә йота барган. Мондый кушылу бер моментлык, актив тарихи блок, союз була алмый. Би ирләр утраклыкка күчкән искилләр өчен озак тарихи дәвергә ачык булып кала. Мондый шартларда утраклыкка күчкән искилләр дә тиз генә би ирләрне яңа халыкка әйләндерү мөмкинлеген югалта. Атаклы мех сәүдәсендә дә искилләр бу монополиядә ниндидер өстенлек алып, аның иҗтимагый-сәяси статусын үзгәрткән дип әйтерлек бернинди дәлил юк. Дөрес, Ибне Фадлан килгән заманнарда искил кабиләсе исламның Урта Азия (Бохара) белән бәйләнешкә йөз тоткан – Багдад хәлифәлеге байрагы һәм гакыйдәсе яклы тараф булганын күрәбез. Зур экспедиция рәвешендәге Багдад илчелеген чакыру һәм китертү искилләр юнәлеше өстенлеккә чыгуын, хаким болгарлар династиясе өстеннән җиңү казануын күрсәтә. Илчелек килүнең өченче көнендә үк илбаш, төбәк әмире болгарлар башлыгы үзләренең элеккеге Испан Әмәви ориентациясенә-гакаиденә кайтып, Багдад илчеләре белән һәрнинди бәйләнешен өзә. Димәк, Бохарамы, Харәземме ориентациясендәге искилләр кабиләсе белән ирешелгән килешүдән дә чыга. Бөек Багдад илчелеге Болгардан илләренә кайтып китәргә мәҗбүр булалар. Моңа җавап итеп, искилләр дә килешүне бозган әмиргә буйсынудан баш тарталар. Искилләр җитәрлек көчкә һәм тәэсиргә ия булганнар, күрәсең, болгар әмирен (ил ханын) болгарлары белән бергә үзләренең элеккеге ватаннарына – Дон буена кайтып китәргә мәҗбүр итәләр һәм, вәкилләрен җибәреп, кабат Багдад байрагы астына кайтуларын белдерәләр. Мәсьәләнең (вакыйгаларның) нечкәлекләрен белмәгән яки фаш итәргә теләмәгән Багдад сарай даирәләренә, аеруча фәнни-идеологик җәмәгатьчелеккә бу күңелле яңа хәбәр тыйнаксыз, хәлифәлекне хур иттем дип уйлаган, кайдан җил иссә, берни белән санашмастан шул якка иелүен күрсәткән болгарларда зур илчелекне кичереп булмаслык мыскыллаган әмирнең үз араларындагы тагын ниндидер килбәтсез азгынлык сәбәпле тәхетен җуюы дип кенә аңлыйлар. Алар карашында төбәк – шул ук Болгар, аның яңа хакиме шул үлчәүсез-чамасыз, әдәп белмәгән, тотрыксыз-тыйнаксыз болгарның яңа бер принципсыз әмире генә булып күренә. Төбәкнең төп хуҗасы булган Төньяк мех сәүдәсе хуҗалары би ирләр турында ләм-мим бер авыз сүз юк.

Бу үз йөзен күрсәтмәүче Төньяк мех сәүдәгәрләре җәмгыяте болгарларны төбәктән куган. Болгар-искил каршылыгы да болгар – Багдад илчелеге коллизиясен хәтерләтә. Капма-каршы көчләр (антиподлар) – болгарлар белән мех сәүдәгәрләре «искилләр» – би ирләр. Бу – аксиома. Бу каршылык структурасын үзгәртерлек башка ниндидер бер көч юк һәм булуы да мөмкин түгелдер кебек. Биредә инде «искилләр» ул кабиләнең үзе түгел, Ибне Фадланга бу көчнең шартлы атамасы яңгырашы гына. Биредә искил этник элементының реаль катнашу дәрәҗәсен билгеләү күз алдында тотылмый. VIII–Х йөзләрдәге гарәп дөньясы тарих-география белгечләре (галимнәре) Идел төньягындагы бу серле, табышмак төбәк халкы утраклыкка күчкән искилләр икәнен, ә искилләр кем булганын, Харәзем, Бохара галимнәренең күршеләрен – Сырдәрья, Балхаш буендагы күчмә искилләр турында сөйләүләре һәм язмалары буенча беләләр. Уйлап карыйк. Төньяк сәүдәсе утрак искилләр кулына күчкәнме? Күрәсең, юк. Ул һаман би ирләр монополиясендә. Утраклыкка күчеп, яңа тәртипләргә күнегүче яңа традицияләр формалаштыру белән мәшгуль катлау (би ирләр монополиясе бар шартларда) болгар хакимиятенә каршы төп оппозиция, антипод була аламы? Юк. Болгарда өч-дүрт кабилә автономиясе булган. Би ирләр, үз көчләрен үстерер өчен, шундый кабиләләрнең иң көчлесе – искилләр белән блокка кереп, ул кабилә җитәкчелеген дә үз кулларына керткәнгә охшый. Күчмәчелеккә якын халыкларда (казахлар һ. б.) динлелекнең бүген дә әле «бисмилла» дип бер сүз әйтүдән һәм «Аллаһы әкбәр» дип бит сыпырудан арыга узмау очраклары күп. Болгарларның (тиздән, 929 елдан) булачак яңа Әмәви хәлифәләре дини байрагы астында төркемләнүе белән Габбасыйлар хәлифәлеге арасындагы дини-административ каршылыкларны сәяси-административ, хәтта территориаль аерымлану киеренкелегенә кадәр җиткерүне реаль искил токымнарыннан һәм болгардан көтү күп яктан ышандырмый. Дөрес, гарәп географлары, тарихчылары инде ким дигәндә VIII гасырдан бу төбәкне Сакалиба – Искилләр иле дип атыйлар. Димәк, утрак искилләр төпләнә башлауга йөз елдан артык вакыт үткән. Болгарлар килеп төпләнүләренә дә йөз генә түгел, ике йөз еллар вакыт үткән. Дәүләт хакимияте үз кулларына күчкән илне үзләренә буйсындырып тоткан хәлдә Хәзәр каганлыгы яклавы кебек сәяси-административ ресурсларга ия болгарлар – «искилләр» белән конфликтка кереп, хакимияттән соңра төбәктән дә китәргә мәҗбүр булалар. Чын (реаль) искилләр аларны җиңү ихтималы кеше ышанырлык нәрсә түгел. Хыялга сыймый торган нәрсә! Әлбәттә, бу илнең төп хуҗасы меңьеллык Төньяк мех сәүдәгәрләре нәсәбе генә була ала. «Искилләр» җиңүе, биредә дә шул атама (сүз) яңгырашы алмашыну гына. Ул сүз артына нинди мәгънә (чынлык) яшерелгәнен һәрчак истә тоту һәм һәрчак билгеләү сорала. Ибне Фадлан болгарларны һәм болгарлардан булган илбашын-әмирне күреп белә; искилләрне очрата, алар турында яза, әмма алар илдә хакимиятне үз кулында тоткан әмирне һәм аның кабиләдәшләрен («милләттәшләрен») тәхеттән генә түгел, илдән үк куып җибәрер дип, Ибне Фадлан да, башка берәр җан иясе дә уйлый да, ышана да алмый. Ә илдәге өченче (төп) көчне   – би ирләрне – Ибне Фадлан күрми, күрсәтми-белми. Алар искилләр белән кушылганнан бирле, Көнчыгыш күршеләрдә илләре, гарәпчә искил, – Сакалиба (искилләр иле) дип, үзләре «сакалиба» дип йөртеләләр. Илдә хакимият болгарлар кулына күчкәннән соң (ил эчендә үзләре кичәге «искил» дигән исемнән «болгар» дигән исемгә күчкәннәрдерме, безгә билгеле түгел), күрше-күлән инде ул сәүдәгәрләрне тора-бара «болгар» дип тә атап йөрткән булуы мөмкин. Татарлар белән кушылганчыга кадәр, инде алар чит ил халыклары арасында «болгарлар» булып калганнар. Ә менә Европа диңгезчеләре аларның «би ир» халкы икәнлекләрен белгәннәр. Норманнар, варяглар алар илен – «Биарм»ны (Пермь – Биармия) дип атап, X гасырларга кадәр эзлиләр. Кыскасы, чит илләрдә «сакалибалар» (искилләр) «болгар»лар дип атала башлаган көннәрдән би ир халкы һәм иле Көнбатыш Европа халыклары мифларындагы «очып йөрүче голландияле» («летучий голландец») кебек (аеруча Көнбатыштагы «Биарм» иле турындагы легендаларда) күзгә күренә, әмма гәүдәсе, материаль тәне юк, күренми, күктә-бушлыкта эленеп тора һәм йөри торган легендалаштырылган бер халык булып яши башлый. «Биарм иле», шәһәре турындагы легенда аның бу рәвештә яшәешенең күршеләр фантазиясендә чагылышы булып тора. Илен, һөнәрен билгесезлектә тотарга тырышкан йомык бу халыкның тарихта уникаль, тотрыклы Төньяк мех сәүдәсе монополиясе күп гасырлар буена ерак һәм якын күршеләрен мистификацияли. Аларның яшәү рәвеше һәм күренешенә әйләнгән сәүдә, сату тышкы дөнья тарафыннан сатып алу булганда гына яши ала. Сатып алучы, чит бер икенче кеше, күршеме ул, ерак чит ил кешесеме, башка телдә сөйләшәме, башка дингә инанамы, аның үз шәхесенең яртысы кебек диярсең, ул аны гына эзли, аны табуына, очрашуларына куаныч белдерергә, ачык йөз күрсәтергә мәҗбүр. Сәүдәгәр – кәсебе буенча толерант, татлы телле, башкаларга ачык йөзле кеше. Моны мең еллар би ирләрнең милли сыйфатына әйләндергән. Борынгы греклар заманында инде алар Урта диңгез киңлекләрендә гизгәннәр. Очрашкан, танышкан борынгы цивилизацияле халыклардан ниндидер сабаклар алганнар, үзләренең ниндидер сыйфатларын, гадәтләрен, белем-тәҗрибәләрен аларга йоктырганнар.

Кыскасы, теләсә кайсы башка халык белән җылы бәйләнешләргә кереп көн күргән, киң күңелле, ачык табигатьле халык булып яшәгәннәр. Скифлар, сарматлар, аланнар, готлар, һуннар биләмәләре аша үтеп йөргәннәр икән, димәк, ул көчле кабилә берләшмәләре белән ике якны да канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә, әлбәттә, ниндидер якынлашуларга керми калмаганнар. Варяглар, норманнар, славяннарга, ягъни урта гасырлар, сәяси-административ (дәүләт) берләшмәләренә кадәр шундый якынлашуларга барганнар… Бу би ирләр сәүдә монополияләренә һәм илләренең киң автономиясенә, күрәсең, кагылмаган. Әмма норманнар, Кола, Ак диңгез, Ладога ярлары буендагы контактлар белән генә канәгатьләнмичә, бу меңьеллык «монополияне» бозу – сәүдә базарының чишмә башына үзләре яңа юл салу мөмкинлекләрен икенче бер читеннән, үзләренә генә яңа юл – «варяглардан грекларга» бару юлын ачып җибәрәләр. Шуннан соңгы ярты мең елда Новгород, Ростов, Суздаль монополияләре аша Мәскәү бөек кенәзлеге бу сәүдәне үз кулына ала һәм аның чималын җыю мәйданын Тын океан ярларына кадәр киңәйтә.

Би ирләр җәмгыятенең этник монополиялеге дә үтә үзенчәлекле күренеш. Бер яктан, консерватив би ирләр сәүдә монополиясендә Төньяк сәүдәсе, ыруглык җәмгыятьнең хәрби демократия этабына хас рәвештә, атадан балага күчеп, «аристократик» гаилә кәсебе рәвешен алган була. Шулай гына ул, йомык, яшерен монополия рәвешен саклап, таркалусыз, гасырдан гасырга күчеп яши ала. Икенче яктан, һуннар, хәзәрләр дәвере күрсәткәнчә, исеменә һәм, күрәсең, теленә кадәр дә шактый актив үзгәрешләр кичерә. Әмма хәзәр, болгарларга таба түгел, һуннарның искил кавеме теле ягына. Каспий, Кара диңгез буйларындагы Дала киңлекләрендә яңа көчле кабиләләр берләшмәсе барлыкка килә. Берсен берсе алыштыра тора. Бу яңа «империяләр» үзләренең төньяк күршесендәге, инде болар белән, болар аша эш йөртергә өйрәнгән ул чор дөньясының «долларларын» (әйләнештәге акчасын) барлыкка китерүче «Уолл стрит»ны үзләренә бәйләү эшен, әлбәттә, истән чыгармаганнар, сәясәтләренең үзәгендә тотканнар. Бигрәк тә бу нәрсә ике якның да мәнфәгатендә булуын искә алсак?.. Бу үзара мөнәсәбәтләрне эзгә салу белән генә чикләнмәгәннәр. Көчле тараф ниндидер бер рәвештә үз элементларын ул төбәккә дә күпмедер күләмдә тамырландыру белән бәйләгәннәр. Ул элементлар җирле халык белән тиз үзләшсеннәр өчен, күченүчеләрне, күрәсең, ышанычлы төрки ыруглардан алганнар. Нигездә, кыпчак диалекты булган хәзерге татар телендә угыз диалекты формалары яшәве бәҗәнәкләр, гузларның ерактан, читтән тәэсире булуга караганда, шундый килеп, кушылып эрегән группалар мирасы булуы мөмкин. Татар теленең кыпчак диалекты булуы да, Дала зонасында яшәгән кыпчак (половец, куман) берләшмәсе тәэсире булуга караганда, һуннар тамырландырып калдырган кимаклар кардәшләре Искилләр (Сакалиба) диалекты өстенлек алуы нәтиҗәсе булырга охшый. Бу «өстенлек», күрәсең, би ирләрнең беренчел, борынгы теле – кыпчак диалектына якынлыгы белән аңлатылса кирәк. Әнә бит ерак Орхон буйларында каганат оештырган, Л. Н. Гумилёв фикеренчә, юкка чыккан халык санала торган тюркутлар язмалары (731 ел) теле дә сүзлек составы һәм формасы буенча кыпчак теленә тартым. Болгарлар, хәзәрләр яклавы белән төбәктә ике йөз еллар дәвамында хакимиятне үз кулларында тотып, тамырланган хәлдә яшәгәндә, алар теленнән бүгенге татар телендә нәрсә сакланганын Рифгать Әхмәтьянов кына белсә белер. Күзгә бәрелеп торырлык бернәрсә юк. Төбәк халкы аларны үз итмәгән кебек, алар да төбәкне үз итә алмаганга охшый. Кыскасы, болгарлар тәэсире күренмәсә дә, би ирләр теленең тарихи юлы шактый хәрәкәтчән, үзгәртүчән-яңартучан эздә була. Дала (күчмәнчеләр) империяләренең тарихы кыска гомерле булуы, тиз-тиз алмашынып торуы нәтиҗәсендә мех сәүдәгәрләре җәмгыятенең этнос буынтык-компонентлары үзгәреп торуы халыкның гомерлек тарихи язмышына әйләнә. Шул җирлектә мәдәнияте умырткасы – теле дә агымсу кебек хәрәкәтчән, яңаручанлыкка бирешүчән бер күренешкә тартым була. Дөрес, бу үзенчәлекләргә тәэсир итүче әмәлләр дә күпьяклы, актив тәэсирле. Бу тәэсир итүче эчке көчләрнең кайберләрен искә төшерик: төбәкнең Дала империяләренең ерак чигендә генә дә түгел, аякланып, үзен тәртипкә китереп өлгермәстән, бу олы хәрби-административ кабилә берләшмәләренең таркала торуы, тотрыксызлыгы шартларында хәтта чикләренең аргы якларында диярлек калулары; ил сәүдәсендәге күп гасырларга сузылган тотрыклы монополия саклануы. Шулар нигезендә мең еллар яши алырлык этник тотрыклылык саклану көче традицияләрен үзендә булдыруы; үзенә кирәк шундый зарури элементар традицияләрне таркатмый яшәтә, саклый алырлык үз төбәк мәдәниятен һәм аның үсү, ныгу, көчәя бару мөмкинлекләрен, шуны башкаручы кадрларын, – кыскасы, нинди рәвештәге төбәк мәдәниятен (мини-цивилизация) мәйданга китерүе һ. б. Шундый мәдәни үсеш процессы барганын ХI–ХII гасырларда Якын Көнчыгышта «Болгари» нисбәсе белән танылган атаклы укымышлылар төркеме ачык искәртә. Шул көннәрнең төп проблемаларын күз алдына китереп, хәтта аның тармаклары турында сүз кузгатып була: мәгариф, шәригать, теология, әдәбият, тарих (ниндидер форматтагы вакаигънамәләр) һ. б. Соңгырак заманнан Батый явы алды язма ядкярләре мисалында хәтта әдәби тел мәсьәләсенең торышы, диалекталь үзенчәлеге формалашуы, лексик, фонетик сыйфатлары һ. б. турында, әйткәнебезчә, иң гомуми планда сүз йөртеп була. XII гасырларга инде төбәк әдәби теле күренекле халыкара мәйданда беренчеләрдән булып гомумтөрки әдәби тел мәсьәләсен (давын) кузгата һәм халыкара төрки әдәбиятын мәйданга китерү мәйданында беренче популяр төрки әдәби тел дәрәҗәсен яулый. Бу хәрәкәтне искәртүче кайбер фактлар һәм күренекле нәтиҗәләр (әдәби телдә Ә. Ясәви С. Бакыргани хикмәтләре һәм шигырьләре) тарихта сакланган.

Х–ХII гасырларда Амудәрья ары якларына төрки халыкларның яңа һөҗүмнәре башланып китә. Иләк ханнар, Газнәвиләр, төрекмәннәр, сәлҗүкләр Әфган, Иран, Алгы Азия җирләренә һөҗүм мәйданнарын киңәйтә баралар, һәм 990 еллардан Иран юнәлешендә төрки гаскәр башлыклары торган дәүләтләр барлыкка килә башлый. 1090 елларга инде төрек яугирләре Константинополь капкаларына килеп җитәләр… Тәхеткә утырып алган төрки хакимнәр, хакимиятләрен үз нәсәпләре кулында тотар өчен, җирле халыкларны үз хакимиятләре ягына аудару максатында, фарсы телендә уртак фарсы төрки әдәбияты концепциясен алга сөрәләр. Фарсылар да моны, нигездә, хуплап каршы алганнар, күрәсең, төрки хакимнәр сарайлары тирәсендә яисә мул «инвестицияләүләр» җирлегендә күрелмәгән бер рәвештә өр-яңа фарсы әдәбияты чәчәк ата. Якын һәм Урта Көнчыгышны колачлый алган урта гасыр яңа фарсы әдәбиятына нигез салучы һәм нигезенең төп терәге булган шигърият титаны Әбелкасыйм Фирдәүси (941–1020/1025), аңардан унбиш-егерме ел соңрак вафат булган «шагыйрьләр шәехе» Унсури (1039/1040 елларда вафат), 1042–1043 елларда үлемсез «Вис-Ралини» дастанын язган Фәхретдин Гургани бер-берсен күреп белгән бер заман титаннары дип була. Аларга алмашка 1006 елда туган Әнсари, 1048 елда туган шигырь могҗизачысы Гомәр Хәйям (1131 елда вафат була), Сәнаи (1080–1140) кебек талантлар плеядасы килә. Бу исемлекне Низами Ганҗәви (1141–1209), Җәлалетдин Руми (1207–1274) кебек титаннар исеме белән дәвам итеп булыр иде. Алар арасын дистәләгән лирик һәм эпик шигърият осталары, олы талантлы шәхесләр исемлеге тулыландыра. Болар барысы да төрки-фарсы хәрби-сәяси административ берлек (альянс) заманы җимешләре, башка берәр җирлек импульс шулай ачык билгеләнми, какшамас сәбәп күрсәтеп булмый. Әйткәнебезчә, төрки хакимнәр сарайлары, хәрби-сәяси төньяк шагыйрьләрнең сыеныр җире, иҗат мәйданы булган. Төрки хакимнәр һәм аларның сарай даирәләре, боларга кушылып, югары сыйныф вәкилләре һәм голямалар катлавы шул югары накаллы фарсы әдәбияты белән зәвыкланганнар. Тикшеренүләр, бәхәсләр, нигезләүләр белән расламыйча гына, ярым авазландырган бер рәвештә, төрки телләр шигырь язар өчен яраксыз – әдәбиятның сәнгатьлелеген, нәфислеген вульгарлаштыра дигән караш рәсмиләштерелгән. Төркиләр арасында җитлеккән талантлар да фарсы телендә генә язарга тиешлеге гадәткә кертелә һәм какшамас кагыйдәгә әйләндерелә. Бу тәртипкә, дөресрәге, тәртипсезлекләргә каршы беренче протест белән чыгучылар болгар төбәге төркиләре – би ирләр, искилләр (сакалибалар) булулары турында хәбәрләр бар. Ш. Мәрҗани, берничә борынгы әсәрләр мәгълүматына нигезләнеп (ләкин аларда авторларның биографияләре турында берәр хәбәр сакланмаган), заманының күренекле галиме – шәригать белгече шәех хуҗа Әхмәд Болгарины мәшһүр Мәхмүд Газнәвинең (998–1030) остазы һәм шәехе дип атый[12 - Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вәБолгар. ・ Казан : Татар. кит. нәшр., 1989. ・ 144 б.].Б. Н. Заходер «Каспийский свод сведений о Восточной Европе» дигән китабының 27 нче һәм 45 нче битләрендә, «Бейхакы тарихы»на нигезләнеп, «Хорасан белән Урта Идел төбәге арасында XI йөз башларына бик тыгыз мөнәсәбәтләр («существовали настолько близкие связи»[13 - Заходер Б. Н. Каспийский свод сведений о Восточной Европе. – М.: Издательство восточной литературы, 1962. – С. 45.]…) урнашкан була. Болгар хакиме хәзерге Әфганстан киңлекләрендә формалашып килгән яңа төрки биләмә (тарихта ул башкаласы Газна шәһәре исеме белән «Газнәвиләр дәүләте» дип йөртелә) солтан Мәхмүд Газнәвине яңа зур җиңүе белән котлап махсус илчеләр җибәрә. Болгар әмире җибәргән «сөенче» акчасына «1024–1025 елда» Әфганстанның ике шәһәрендә зур (җамигъ) мәчете салына. Ш. Мәрҗани хәбәрендәге шәех Әхмәд Болгари да, Газнага шул илчелек составында килеп, солтан Мәхмүд Газнәви сараенда якын киңәшчесе («тәрбиячесе» остазы) булып калып, Һиндстанны яулап алган солтан Мәхмүд үзен Болгар шәехенең (күренекле галименең) мөриде булганга охшый… Мәхмүд Газнәви – Якын Көнчыгыш тарихында югарыда телгә алынган олы цивилизацион нәтиҗәле төрек-фарсы альянсын оештыру, формалаштыру эшен кузгатып, башлап җибәргән кеше. Болгар әмире «сөенчесе» бу сәясәтнең фарсылар белән якынлашу йөкләмәсен яклау дип әйтә алмыйбыз. Ул чакта әллә кайдагы яңа аякланып килә торган Газна шәһәрен эзләп йөрүләрнең кирәге калмас, куанычны («сөенче») күптән сәүдә бәйләнешендә яшәгән ирани (таҗик) Саманилар дәүләте башкаласы Бохарада күрсәтү ул максатка тәңгәл булыр иде. Болгар төрки яугирнең зур уңышын котлый… Шул ук вакытта Болгарның бу атаклы галимнәре җитлегүе, Болгарның бу төрек-фарсы альянсын төрки мәдәниятен җанландыруга, аякландыруга карату инициативасы белән чыгуы, болгарлар Урта Идел буеннан киткәннән соң йөз еллар үткәч (930–1025 еллар), искилләр династиясе, искил – би ирләр бер этнос булып берләшкән заманнарда булганын да махсус билгеләп үтү сорала.

Би ирләр, искилләрнең Төркестанның һөҗүм сызыгына да төрки цивилизацияне аякландыру инициативасы белән чыгышы Бөек Дәүләт (Алтын Урда) исеменнән 1310 елларда Үзбәк хан җитәкчелегендә кузгатылган башлангыч кебек үк, Төньяк мех сәүдәгәрләренә лаеклы, гомумтөрки цивилизация масштабындагы дәвер, дәвамлы, олы нәтиҗәле хәрәкәт була. Илле еллар да үтми, бу байракны төрки дөньяның икенче чигендәге Кашгар төрекләре күтәреп ала. Иске уйгур шивәсендә Йосыф Хас Хаҗиб Баласагуниның «Котадгу белек» («Бәхеткә илтүче белем», 1069) дигән, 14 мең юлга якын күләмдәге фәлсәфи эчтәлекле дидактик поэмасы 1072/1074 елларда борынгы төрки шигырьләр өзекләре антологиясе дә булган, Мәхмүд Кашгариның өч томлы «Диване лөгатет-төрк» китабы языла. Яңа дәвер – урта гасыр төрек ыругы цивилизациясенең монументаль нигез баганалары мәйданга китерелә. Нух туфаныдай дөньяны каплаган ташкын – һуннар хәрәкәтен онытылырлык күләгәдә калдырган, Бөек Төрек каганатын һәм «төрек» атамасын галәмгә җәйгән, халык балбалларындагы (таш һәйкәлләрендә) чокып язылган (Билгә каган, Күлтәгин) мәдхияләре кебек әдәби ядкярләре беләндерме, карлук, угыз, кыпчак шивәләре кавемнәренең төп масса телләре лексик, морфологик, фонетик яктан якыная барырлык, җуелмаслык итеп бер-берсенә тартылу эзенә салып калдыра. Кулланыштан төшеп калган иске уйгур шивәсендәге Кашгар әдәби теле бу кавемнәр арасында популярлаша алмый, күрәсең, Әхмәд Йүгнәкидән (XII гасыр) башка дәвамчылар күренми. Популяр уртак төрки әдәби тел мәйданга китерү зарурлыгы көн тәртибендә кала, хәтта кабат актуальләшә. XII гасыр урталарында Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани кебек талантлы шагыйрьләр XIX йөз азакларына (милли телләр өстенлек алуга) кадәр төрки әдәбиятлар теленең беренче нигезе булган яңа уйгур һәм Урта Идел би ирләр – искил шивәләре синтезыннан ясалган яңа әдәби тел мәйданга китерәләр. Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганиларның XII йөздә язылган шигъри әсәрләренең поэтикасы һәм лексик, морфологик, орфографик аһәңе бүгенге татар шигъриятенә тәңгәл диярлек якын. Күп йөз еллар дәвамында төрле төрки шивәләрдә, кайбер җирле үзенчәлекләр белән популярлаштырылып («вульгарлаштырылып») яки шартлы «югары стиль» яңгырашына тартылган төрле вариацияләрдә яши. Шул башлангыч көннәрендә үк ул Урта Идел төбәгендә дә кулланышта була. Кол Галинең 1212 елда (икенче бер вариантта 1236 ел) язылган мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» дастаны бу төбәкнең шул чорда мәйданга китергән хәрәкәт башында диярлек торган үлемсез бер әсәре булып сакланып калган. Аның нигезендә бүген без шул чор төбәк әдәбиятының тел, стиль, сәнгать үзенчәлеге, демократизмы, иҗтимагый-сәяси, фәлсәфи идеаллары, дөньяга карашы, характер-холык үзенчәлекләре, сәнгатьчә җитлегү дәрәҗәсе һ. б. турында авыз тутырып сүз әйтә, фикер йөртә алабыз. Меңьеллык тарихында, кешелек дөньясыннан абсолют диярлек яшеренлектә, йомыклыкта, калын караңгы «пәрдә» артында калуны яшәү шарты иткән халык көтмәгәндә-юрамаганда кинәт Якын Көнчыгыш ислам дөньясында төрек компонентының катнашын, активлыгын күтәрә. Бу төрки тел һәм әдәбиятны гарәп, фарсылар дәрәҗәсенә якынлаштыру хәрәкәте инициативасы. Бу – Төньяк мех сәүдәсе монополистларының, гади, дәүләтчелек-административ мөмкинлекләрен файдаланып, цивилизация кан тамыры тибешенә үз көчен кушканы, ислам цивилизациясе масштабында, төркиләр арасында билгеләнгән хәрәкәткә тартылу, аларны мәдәният, әдәбият өлкәсендә җанландыруга да шундый ук мөмкинлекләрнең чите шкаласындагы бер хәлдә саллы өлеш кертү. Борынгы мех сәүдәсе кебек үк, олы (цивилизация күләм) тарих хәрәкәтендә активлык күрсәтү. Күрәсең, Төньяк мех сәүдәсе монополиясе кулдан китүе шартларында би ирләр тарихи иҗади мөмкинлекләренең рухи басымын, «клапан» ачып, шул юлга караткан. Шул мәгънәдә бу яңа, колачлы омтылыш

халык тарихындагы зур бер борылыш. Шуңа күрә ул тарихи яңгыраш тапкан (империячел-җиһангир яуга чыккан Мәхмүд Газнәви белән бәйләнеш), зур нәтиҗәлелек күрсәткән (яңа заман гомуми төрки әдәби теленең беренчел нигезе булу шәрәфен куәтләү; Ә. Ясәви, С. Бакыргани, Кол Галиләрнең шул нигездәге сәнгать казанышлары һәм аларның төп максатка якынлашудагы принципиаль әһәмияте шунда: төрки хәрәкәтенең оптималь җанлануын чагылдырган алгы һөҗүм сызыгына басу. Бу хәрәкәт шунда ук, ислам бердәмлеге байрагы өстенлеге чагылышы булганмыдыр, әллә икенче төп компонент – фарсы элементының радикаль реакциясеме, бу «төрки җанлану» һөҗүм сызыгы янәшәсендә исәпсез-хисапсыз вак фарсы дәүләтчелекләрендә төрек-фарсы берлеге байрагы булып күтәрелгән, дөнья мәдәниятенә Фирдәүси, Хәйям, Низамилар кебек исемнәрне биргән фарсы әдәбияты һәм мәдәниятендә һөҗүмчәнлеген дәвам иттерә. Төркилек хәрәкәте иң «кайнар» ноктада – сугыш кыры сызыгында, «әһле харб» – сугыш мәйданы халкы (көрәшчеләр, яугирләр) арасында бердәмлек сагында тора. Җанлану «тын почмакта», – төркиләрнең үз йортларының да, Ясса, Болгар кебек зурайткыч күзлексез күренмәс зур булмаган шәһәрчекләрдә, чагыштырмача зур әдәбиятның бөек казанышы булып гасырлар кичәрлек, төрки халыкларга мең еллар дәвамында затлы рухи азык булып яши алырлык эстетик кыйммәтләр булып күтәрерлек көч чыганагы табалар. Ике йөз еллар элек кенә (Рудаки, Дәкыйкилар заманында) мәйданга килеп шау чәчәктә утырган уртак фарсы телдәге әдәбиятның киләчәктәге Сәгъди, Хафизлары казанышларына өлге булырлык Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани лирикасы һәм төрки әдәбиятка киләчәктән Әхмәдинең «Искәндәрнамә»се, Шәрифинең «Шаһнамә»се, Нәвоинең «Хамсә»се кебек фолиантларның, Ә. Ясәви, С. Бакырганилар казык каккан позицияне киң тарих мәйданына әйләндерәчәк Рабгузиның «Кыйссасел әнбия»се, Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е, Харәзминең «Мәхәббәтнамә»се, Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки»е – төрки эпик поэзиянең ислам мәдәниятенә килүенең беренче иртәнге хәбәрчеләре.

Кол Гали лирик Ә. Ясәви, С. Бакырганилар сафында киләчәк эпик башлангычы яңару маягы булып балкып кабына. Тарих, Баласагуни, Кашгариларның борынгылыктан күчү күперен кичеп, Заман диңгезенең бирге ягында позиция яулый, яңа мәйдан, табигатенә (таләпләренә) тәңгәл маяклар кабыза. Ислам цивилизациясендә, изгелектә (динилектә) дә гарәп, фарсы әдәбиятларыннан кайтыш түгеллекне, дөресрәге, өлге булырлык мөмкинлекләре барлыгын күрсәтә. Гасыр идеологиясе үзенчәлеге – XII йөз урталарында Елюй Даши, кара-кытайлар байрагы астында Көнчыгыштан беренче сары тәре явына күтәрелә. Несторианнар, Көнчыгыш христианнары, 1141 елда Амудәрьяга кадәрле төркиләр яшәгән илләрне, җирләрне басып алып, биредә яңа көч туплап, Иранга, Багдадка тәре явы әзерләү белән мәшгуль булалар. Барынта чабу сихеренә бирелүчән Дала мөселманнары күчмәнчеләрнең дини хисләрен активлаштыру һ. б. тагын шундый конкрет, реаль көчәйткечләр васитәсе белән Дала халкын бу фетнәдән йолу эшенә алыналар. Менә шул киң калачлы йөкләмә Әхмәд Ясәви шигырьләрен дини рухлылык, мәдәни экстаз эйфориясе югарылыгына якынлаштыра. Шул ук вакытта дини белеме һәм гамәле диннең әлиф, биеннән ары узмаган күчмәчене әсәрләреннән читләтмәс, ерагайтмас өчен, олы талант иясе шагыйрь, ул кайнарлыкларны җуймастан эчкә яшереп, гади укучы үз көнкүреше шартларында кабул итә алырлык элементар популяр хәлгә китерә белә. Әсәрләрдәге иң гади укучы да сиземләгән ул эчке накалны җәдитчелек көннәре һәм совет чоры тәнкыйтьчеләре, аларга ияреп, җәмәгатьчелек әдәбиятны «мистика» дип, авторны исә «мистик шагыйрь» дип кенә билгеләп йөртәләр. Югарыда китерелгән сәбәпләрдән аңлашылганча, ул эчке шигъри дулкынның конкрет һәм реаль тарихи сәбәбе һәм тормышчан йөкләмәсе бар. Әйткәнебезчә, шагыйрь аны таланты һәм шәхси тырышлыгы (аңы, акыл эшчәнлеге) белән, югары эстетик накаллы, гади укучы, көндәлек яшәеш кешесе кабул итә алырлык бер рәвешкә китерә. Интуиция исереклеге җимеше булуга караганда, ул – күбрәк аң ялкыны аша үткәрелгән рационализм җимеше.

Тарихи юл үзенчәлеге – охшаш ситуациядә һәм яшәү мәҗбүрияте алдында калдырылуы – татар әдәбиятын Әхмәд Ясәви иҗат идеологиясе һәм эстетикасы шәкертенә, варисына әйләндерә. Шул ук вазгыятьтә яшәгән Әхмәд Ясәвинең шәкерте һәм дәвамчысы Сөләйман Бакыргани иҗаты да игътибардан читтә калмый. Аның көндәлек яшәеш вакыйгаларын шигъри әсәр сюжетына әйләндерү, андый сюжетлар өчен тормышчан, халыкчан жанр формалары куллану тәҗрибәсен татар шигърияте үзенең сыйфат үзенчәлегенә әйләндерә. Башлыча фарсы әдәбияты тәэсирендә, газәлчелек традицияләре чикләрендә формалашкан зур әдәбиятлы башка төрки халыклар шигъриятеннән татар поэзиясе шул үзенчәлекләре белән аерыла. Татар шигъриятен башлыча Ә. Ясәви, С. Бакырганилар мәктәбе чикләрендә калган әдәбият дип билгеләп була.

«Дин фанаты» Әхмәд Ясәви «мистикасы», интуициясе «исереклеге», «тузынулары» «теге дөньяда» үзенә дәрәҗәлерәк урын әзерләү шашынуы мистикасы түгел. Югарыда әйткәнебезчә, ул ислам дөньясында, гарәп-фарсы әдәбияты һәм мәдәнияте янәшәсендә һәм стандартында, яңа, өченче идеологик-эстетик агым – төрки телдә, заман югарылыгында, кичегүсез төрки мәдәнияте һәм әдәбияты булдыру эшен актуальләштерә. Төрки дөнья шул олы, цивилизация күләм тарихи бурычны үти алырлык көч үзендә таба. Аның гадәттән тыш бүлтәюе, кораллы шартлавы газнәвиләр, төрекмәннәр, харәземшаһлар, сәлҗүкләр яуларын мәйданга китергән, дөньяны Несториан тәре явы басып алган, Мәварәэннәһер чикләрендә, төбәкнең яртылаш кыргый күчмәнчеләренә генә таянып, яңартылган идеология ярдәме белән бу тәре явына чик куела. Халкын тарихи конкретлаштырылган көрәшчән идеология белән коралландыру кебек олы масштаблы, колачлы йөкләмә татар телле Ә. Ясәви әдәбият мәктәбенә мәйданга китерә. Татар мәдәниятенең, әдәбиятының, «шәкертлек» чикләнгәнлек, «мөридлеккә утыру» диярлек тирәннән тартылуы, белемсезлек җимеше, – оялткыч примитивлык түгел. Татар әдәбияты да – Ясәвиләр хәрәкәтен үрә торгызган тарихи шартларга охшаш, конкрет, тарихи, гадәттән тыш киеренке каршылыкларга, җимерелүләргә каршы каратылган хәрәкәт. Җитлеккән, массакүләм сәяси идеологик күтәрелешкә мохтаҗ күренеш. Ясәвиләр чыгышлары, аларның уңышлары болар өчен дә иң үткен әзер корал, казанышка әйләнә. Төньяк мех сәүдәсе монополиясе җимерелә. Өлгер, кыю яңа көчләр ул туплаган эчке мөмкинлекләрне үз кулларына алып, аны яңа максатларга яраклаштырырга керешкәннәр. Төньяктан норманнар, көнбатыштан варяглар (варяглардан грекларга сәүдә юлы) гына түгел, көньякта да ниндидер русларның Кавказ арты Каспий буйларына һөҗүмнәре, Святославның Хәзәр каганлыгын тар-мар итүе, шул кризислар тудырган мөмкинлекләрдән файдаланыпмы, шулар җитәкчелегендә оештырылыпмы, Ока, Югары Идел, Вятка, Белое озеро буйларына буа корып булмас ташкын булып массакүләм славяннар күченүе бара… Мәварәэннәһердәгедән өметсезрәк тарихи вазгыять. Болар инде төзәтү, үзгәртү мөмкинлекләре чикләреннән узган. Ил дә борынгы шундый тотрыклы монополиянең юкка чыгуы шартларында тирән тетрәнүләр кичерә: халыкның идеологик тотрыклылыгын ислам цивилизациясе казанышларына якынайту мәсьәләсендә тирән килешмәүчеләр чыгып, ике йөз еллар хакимияттә торган «болгар» династиясе, Акмулла сүзләре белән әйткәндә, «йортны болгарчыларга» әйләндерә. Бердәмлекне ныгыту, көчәйтү урынына үз башларын гына йолып калу юлына басалар: бата торган көймәдән качучы күселәр кебек, мондый хәвефтән имин почмак табып, үз кавем-кабиләсен Дон буена алып китеп, 930 еллар империя (каганат) хуҗалары – хәзәрләр белән берләшәләр. Әмма шул көннәрдә үк диярлек, салкыннан сакланам дип, ялкынга юлыгалар: 965 елда Киев кенәзе Святослав, Хәзәр каганатына яу чабып, каганлыкны да юл уңаенда башта Дон буена, Саркел каласы тирәсенә килеп төпләнгән көмеш болгарлар ыругы «автономиясен» дә тарих битеннән сызып ташлый. Хәзәрләр тарихын җентекләп өйрәнгән, күп серләрен ачкан Л. Н. Гумилёв «Тысячелетие вокруг Капия» дигән китабында түбәндәгеләрне яза: «Хәзәриянең үз дәүләте юк иде. (Биредә ике дәүләт.) Беренчесе – 557 елларда Каспий буйларын үзенә буйсындырган Төрек каганлыгы – Көнчыгышта зәгыйфьләнгәч, 627–650 еллардан Хәзәр каганлыгы дип йөртелгән тюркут симбиозы. Икенчесе – 860 еллардан яһүдиләр дәүләте («…власть перешла в руки иудейской общины»[14 - Гумилёв Л. Н. Тысячелетие вокруг Каспия… – С. 60.]). 965 елда Святослав бу дәүләтне җимерә («после чего хазарский этнос рассеялся оставив лишь реликты»[15 - Шунда ук. – 161 б.]). Святослав башта хәзәрләргә дә дәһшәт салырлык рәхимсезлек белән Дон буендагы Саркел тирәләрендәме, утыз-утыз биш еллар элек кенә Идел буеннан күчеп килгән болгарларга ябырыла. Болгарлар Явыз Иван заманында Казан халкы кичергән рәхимсезлекләрдән дә дәһшәтлерәк кылычтан үткәрүгә юлыгалар. Бу вәхшилекләрдән, суюдан качып кына котылып калу мөмкин булуын сиземләгән, күрәсең, бик аз өлеш кенә ерак Дунай буена – Венгриядәге кардәшләре янына качып китеп, кылычтан котылып калалар. (Дөрес, алары да акрынлап венгр (маҗар) халкы эчендә эреп юкка чыгалар.) Болгарларны «турау» халык күңелендә шулкадәр тирән уелып калган ки, ул, Идел буе болгарларына яу чабып, болгар дәүләтен туздыруга, яңа зур яуга әйләндерелеп, рус тарихларына кереп калган. (Чынлыкта Святослав Дон буе аша Кавказга яу чаба.)

Болгарлар күчеп киткәннән соң, ислам дөньясында «Болгар» атамасы башкала исеме булып калган искилләр иле Сакалиба – би ирләр иле – моңарчы күрелмәгән мәдәни күтәрелеш кичерә. Шуннан соңгы монголларга кадәрге гасырлардан Якын Көнчыгыш илләрендә «Болгари» нисбәсен йөрткән күренекле галимнәрнең кайбер әсәрләре сакланып калган. Мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» дигән әсәре безнең көннәргә дә килеп җиткән. Татар тарихын күз алдыннан кичерсәк, шундый күтәрелеш елларының яки гасырларының караңгылык еллары һәм гасырлары белән чиратлашуын күрәбез. Бу күренешнең асылын төсмерләр өчен, безгә якын һәм шактый таныш булган мәгърифәтле аклык һәм караңгылык елларына күз төшерик: XX гасыр башы – әдәбиятның безгә билгеле иң зур югарылыкка, «зенитка күтәрелүе» – аң ачылу, яктыру еллары. Караңгылык кичергән совет дәвере елларын тикшереп карыйк. Совет чоры, беренче карашка, «яктылык» еллары кебек, әдәбиятның XX гасыр башындагы «алтын чоры» елларында – гомуми башлангыч белем бирү мөмкинлеге булмаган патша (царизм) режимыннан совет елларында татар халкы да «мәҗбүри урта белемле булу» законы шартларына күтәрелә. Җәдитчелек мәктәпләрендә әле ниндидер фәнни тотрыклылык булмаган, ә совет мәктәпләрендә системага китерелгән фән нигезләре белән таныштыра башлыйлар. Фәннең халык күңеленә ни дәрәҗәдә сеңүен күзаллар өчен, татар халкында әлегә ниндидер мөмкинлеге булган (калдырылган) әдәбият фәненең торышына күз төшерик. XX гасыр башында әдәбият фәне һәм тарихы әле юклык чигендә. Ә системага китерелмәгән әдәбият фәне элементлары мыжгып үрчеп тора: мәсәлән, Г. Тукай, Г. Исхакый, Г. Ибраһимов, Г. Баттал, Җ. Вәлиди, Ф. Кәрими һ. б.ларның әдәбият теориясе һәм закончалыклары турындагы китаплары һәм язмалары, Җ. Вәлидинең әдәбият тарихына багышланган беренче хезмәтләре… Совет дәверенең әдәбият фәне дип йөртелгән, системага китерелгәндәй күренгән әдәбиятны аңларга түгел, коммунистик идеологиянең таяныч күсәгенә һәм идеология «дошманнарын» табып, зобанилар кулына талантлар башларын сугып яньчергә бирелгән гөрзиләр белән чагыштырып була. Законсызлык һәм җинаять коралы итеп калдырылган бу «фәннән» XX гасыр башы фәнсезлеге күпкә өстен торган дияргә генә кала. Советның «турылыклы» һәм ышанычлы саналган, фән хезмәтендә түгел, обком һәм Черек күл хезмәтендә булган күп санлы исемле һәм исемсез галимнәре Хәй Хисмәтуллин, Гали Халит, Шакир Абилов, Xатип Госман, Нур Гыйззәтуллиннар һ. б.ларның хезмәтләре үз заманнарында әдәбиятка нинди тәртип кертүгә хезмәт иттеләр дә бүген кемгә кирәк, ни эшкә ярыйлар? Алар әдәбият фәне түгел, әдәбиятның казанышлар («алтын») чорындагы уңышларын ныгыту, тагын да тирәнәйтү, колачландыру турында уйлап та карамыйлар. Киресенчә, бар игътибарларын реакцион- утопик һәм зарарлы коммунистик идеологияне ныгыту, тамырландыру исеменә, якын үткәндәге олы казанышларны җимереп, туздырып, «буржуаз» дип әдәбияттан чыгарып ташлау максатына юнәлдерәләр. Традицияләрне файдалану, үстерү юлына йөз тоткан чын талантларны әдәбиятка якын җибәрмиләр. Конъюнктурага таянып, юклы-барлы ядтан бикләгән сәләтләренә «коммунистик», чын «советчыл» кәгазе ябыштырып, ялганны, алдашуны универсаль ачкычка әйләндереп, әдәбиятны үзәк хөкүмәт (административ-ресурс) ярдәмендә үз монополияләренә алалар, үзләре ярым яшерен әрсезләр бердәмлегенә укмашалар. Мондый куертылган, укмаштырылган «күмәк» тырышлыклар нәтиҗәсез калмый. Монополияне үз кулларына алган юньсезләрнең әвәләгән әдәбияты да шул караңгылык әдәбияты дәрәҗәсенә төшеп кала. Ул әдәбият, кайсы заман, кайсы дәвер булмасын, хыялый, ясалма, алдакчы идеология әзерләргә, авторитар, тоталитар сәяси режим эш сөймәс, сәләт сөймәс кап-йотларны гына тәрбияли ала. Андый продукция һичкайчан, хәтта Сталин тоталитарлыгының үзе өчен дә, затлы димик тә инде, кирәкле, файдалы нәрсә түгел. Юлбасар күсәген юлбасарларга атап әзерләп кую ни дәрәҗәдә иҗтимагый-социаль, сәяси «зарури» нәрсә булса, совет режимында монополь хокукка ия булган рәсми әдәбият әһәмияте һәм зарурлыгы да нәкъ шул дәрәҗәдә. Кыскасы, киләчәк заман ил халкының кодын хәтта бозган бу йөз елга якын вакытны кара һәм золмәт гасыры дип санаячак. Күрәсең, ерак үткәннәрдәге язма мирас, мәктәп-мәдрәсәләр, күренекле остазлары, галим-голямаларның исемнәре, мираслары сакланмаган золмәт гасырларыннан бернинди мәдәни билге сакланып калмавы да, бәлки, ул заманнар мәдәниятенең үз көннәре конъюнктурасыннан югары чыгарлык рухи көч табалмавы белән дә аңлатыла торгандыр. Андый «золмәт гасыры» караңгылык, җәһәннәм чокырлары шул гасырда әзерләнгән идеологик продукцияләрне йоту, юкка чыгару белән бергә, совет режимына охшап, үзләреннән алдагы яктылык гасырлары җитештергән рухи хәзинәләрне, аның традицияләрен юкка чыгарып китү эшен дә истән чыгармаганнардыр. Әнә бит совет идеологиясе үзләреннән элеккеге мәдәният җәүһәрләрен мәгърифәтлелек, фәннилек заманы дип тормаган… Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов сүзләре белән әйткәндә, таш коймалар артына яшереп оныттырырга, җуярга мәш килеп яшәгән режимнар:

Елгаларны бүлеп була,
Бүлеп була тауларны,
Үткәннәрне ташлар белән
Бүлеп куеп буламы?!

XX гасыр башы мәдәни яңаруының инерция көче тәэсире булгандырмы, югарыда билгеләнгән, тыйнак булса да, мәгариф системасындагы җанлылык галәмәте тамгасыдырмы, совет режимының башлангыч ун-унбиш елында – 20 нче елларда – Такташ, Туфан кебек зур талантлар, күсәкләүләр бураны астында булса да, совет җирлегендә чын шигърият орлыклары тамырландыра алдылар. X. Туфан, төрмәләр, үлем җәзасы, янаулар, сөргеннәр ышыгына сыенып, бу эшчәнлеген хәтта 80 нче елларга кадәр дәвам иттерә алды. Әлеге шагыйрьләрнең чыдамлылыклары, тырышлыклары нәтиҗәсез калмый. Мөдәррис, Зөлфәт кебек яшьләр 60 нчы еллар азагында, югарыда китерелгән өзектә күрсәтелгәнчә, тоталитарлыкның нигез принципларында ялганны тукмап, уяулыкка өндәп чаң кагарга батырчылык итәләр. Бу – шул ук «Такташлык», «Туфанилыклар» яктылыгының киләчәккә юл эзләү күренеше. Ләкин язмышын, киләчәген генә өметле дип булмый. Ягъни «караңгылык гасыры» өстенлеге (монополиясе) җәмгыятьтә һаман төп тенденция дәрәҗәсендә кала бирә. Әмма Такташ, Туфаннар гына түгел, аларга кушылып сәнгатьчәлек ягына «аксап», мәгариф «шаукымы кагылган» (тамгасы салынган) шигырьләр өстәп калдырган Ф. Кәрими, Г. Афзал, С. Хәким, М. Әгъләмов, Зөлфәт кебек, сугыштан соңгы буыннан шул уңышка ирешкән шагыйрьләр дә, дәһшәтле, караңгы Казан ханлыгындагы Мөхәммәдәмин хан, Мөхәммәдьярлар кебек, көл өеме эчендә балкыган очкыннар булып киләчәккә барачаклар дип була.

Күренә ки, бүгенгә (аз булса да) күпмедер фактлар һәм алардан туган кайбер фаразлар нигезендә татар тарихының үткәнен берникадәр тотрыклы тарихи тәртипкә китерү мөмкин. Аны мәдәни-интеллектуаль мирасы нигезендә ике төргә төркемләп була: яктылык гасырлары һәм золмәт (караңгылык) гасырлары. Караңгылык гасырлары тарихта күпчелекне тәшкил итә (еллар, гасырлар күз алдында тотыла). Болгарлар киткәннән соң, монголлар килгәнчегә кадәр булган. «Болгари»лар, Кол Галиләр заманын Үзбәк хан – Рабгузи, Котб, Харәзмиләр заманын (шуннан соңгы Мәхмүд әл-Болгари, Сәйф Сараиларны да аларга кушып) һәм XX гасыр башы – татар әдәбиятының «алтын гасыр»ын… Калыплашкан яктылык елларының саны бердән арта икән, димәк, караңгылык гасырлары яктылык гасырлары белән чиратлаша дип әйтергә була. Югарыда «караңгылык гасырларының абсолют каралык түгел, конъюнктур, «бер көнлек» – гомерсез идеаллар ялчысына (колына) әйләнеп, кысыр иҗатсыз идеалларга хезмәт заманы булганын билгеләгән идек. Кышкы суыкта «үз тәпиен имеп» йоклап үткәргән аю кебек, адәм затына лаек булмаган яшәеш белән яшәү. «Аю йоклый» дип тормый, безнең халык яшәгән урта пояста да кояш һәр көн чыга, дөньяны яктырта. Димәк, яктылык гасырларында яктылык үзенчәлеген тәңгәл билгеләргә теләсәк, аны «мәгариф кояшы»ның үз зенитына күтәрелү очрагы дип күзаллап булыр иде. Күренә ки, тирәлек өчен «гадәти булмаган» гына да түгел, «табигый булмаган» бу югарылыкка зенитка күтәрелеп кенә ирешеп була. Төп һөнәре – халыкара мех сәүдәсеннән мәхрүм ителгән, яңа эшкә керешү мөмкинлеге (мөстәкыйльлеге) юк татар әдәбиятының сыйфат үзенчәлекләре дә аның шул характердагы күренеш икәненә дәлил була ала. Ул көндәлек яшәешнең, реаль тормышның үзеннән үсеп чыккан, аның үзенең чагылышы булганын хәтерләткән күренеш түгел (хәтта күбрәк башка халыклардан алынган нәрсә итеп эшләнә). Тотрыклы, өзлексез яшәеш – процесс сурәтен саклауга әһәмият бирми. Өзек-өзек, очраклы ялкынланулар чылбырын хәтерләтә. Барлык кулланган сюжетлары «гадәтидән» читләшү (аерылу) аша күренекле нәтиҗәләргә ирешүгә генә корыла кебек. Ягъкуб пәйгамбәр балаларының начар гадәтләре затлылык юлында калган Йосыфның әрнүле, фаҗигале киеренке хәлләр – сынаулар аша үтеп, булдыклылык күрсәтеп, «агалары максатын нәтиҗәсезләндерә, төзәтә, үзгәрү юлына чыгара («Кыйссаи Йосыф», 1212). Рабгузиның «Кыйссасел-әнбия»се… Пәйгамбәрләр заманында гадәти тормышта халыкның, аңсызлык күрсәтеп, әхлакый тирән ялгышлыклар упкынына юлыгуы. Мондый һәлакәтле бозыклыклардан читләшкән пәйгамбәрнең Аллаһының рәхмәте, ярдәме белән бу гадәтсезлекләрдән арындыруы сюжетына корылган. Татар әдәбиятында барлык күренекле әсәрләрнең шул ук калыпка салынганын күрсәтеп чыгып булыр иде.

Гасырлар дәвамында бетмәс-төкәнмәс чикләүләр шартларында гына яшәргә мәҗбүр ителгән татар җәмгыятендә әдәбият бердәнбер иҗтимагый хәрәкәт механизмы рәвешенә кереп яши. Скифлар, сарматлар, аланнар, готлар, һуннар, хәзәр-болгарлар заманыннан Төньяк белән Көньяк мех сәүдәсе монополиясен кулларында тоткан би ирләр җәмгыятенең сәяси-административ хәяты (илнең кәсебе буенча) Кара диңгез буе Дала сәяси берләшмәләре белән тыгыз берлеккә кереп яшәргә мәҗбүр була. Далада бәҗәнәк (печенег), кыпчак бердәмлекләренең элементарлашуы, төбәк исламлашуының цивилизацияләрендә югарыда аталган форматтагы әдәби «орлыклану» процессы башлана. Төньяк-Көньяк мех сәүдәсе монополиясе шул нигездә барлыкка килгән халыкның сәяси-административ аерымлыгы абсолютлыгы интернациональләшү ягына сыгылмалы деформацияләнүе һәм илнең иртә һәм бик тиз гомерле (дәвамлы) яшәүчәнлек эзенә тартылуы, төбәктә тамырланган төп этнос тарихының да яшәүчән көч чыганагына әйләнә. Бу аны тарихи (Биармия, Алтын Урда) һәм мәдәни цивилизацион үсү сәләте ягыннан төбәк халыклары масштабында аерым алдынгы сызыкка чыгара. Өч көч чыганагының икесенә югарыда берникадәр кагылдык. Халык тарихында күренекле урын тоткан исламлашу үзенчәлекләренә тагын күз салып үтик. В. Путениковның «Тайны Аркаима» дигән китабында мәшһүр Аркаим тирәсендәге борынгы шәһәрләр иле турында Урал ары ягыннан Фарсы култыгынача су юлы (картасы[16 - Путеников В. Тайны Аркаима. – Ростов на Дону, 2008. – С. 40.]), Урал (Репей, Рефей) таулары регионында яшәгән Геродот китабында «плешивые» («аргипарий») һәм «исседоны» («златолюбивые»[17 - Шунда ук. – 70 б.]) дип аталган борынгы халыклар, аларның югарыда телгә алынган Каспий диңгезе аша Фарсы култыгы, Һинд океанына кадәр сәүдә экспедицияләре ихтималы турында сүз кузгатыла. Замандашлары Урал арты «исседоннары» («златолюбивыйлар») Җаек-Каспий аша интенсив сәүдә монополиясе хуҗалары Урта Идел-Кама буе Мех сәүдәсе монополиясенең су юлы сәүдәсен Дон яисә Днепр бассейны су юлында барлыкка китерергә катнашкан булуы мөмкин. «Сфера влияния», «килешүле конкуренция» дип хәзерге заман категорияләренә тартым фаразлардан тартынмый гына түгел, китабында «Тайны Аркаима» авторы турыдан-туры: «…это была цивилизация, вполне сравнимая с нашей»[18 - Шунда ук. – 69 б.], – дип белдерә.

Пәйгамбәр г.с.нең бабасының әтисе Һашим Мәккәдән төньякка, Сүриягә һәм Көньякка, Ямәнгә, Хәбәшстанга һәр елны сәүдә кәрваны оештыруны гадәткә керткән, диләр. Би ир халкы («царские скифы») мех сәүдәгәрләре Сүрия базарларында Мәккә сәүдәгәрләре белән танышып, сәүдә үзәге Мәккәгә дә килеп җиткән булулары бик мөмкин. Пәйгамбәр г.с. үзе дә унсигез яшеннән булачак хатыны Хәдичә р.г. кәрваны белән Сүриягә йөри башлый. Мех сәүдәгәрләренең кайберләре, пәйгамбәр заманында ук яңа дингә тартылып, исламга күңел куя башлаган булулары мөмкин. Пәйгамбәр вафатыннан соң биш ел үткәч, хәзрәти Гомәр хәлифә вакытында ислам гаскәрләре Сүрия һәм Мисырны хәлифәлеккә буйсындыралар. Шунда ук Әрмәнстан, Азәрбайҗан тарафына һөҗүмнәрен дәвам иттереп, 639 елда инде Баш Кавказ тезмәсенә җитеп, Каспий буе далаларына үтү юлында «Тимер Капка» саналган Дәрбәнд шәһәрен кулга төшерәләр. Әлбәттә, алар, бернәрсә белмәгән хәлдә, бу ерак төбәкләргә килеп чыга алмыйлар. Гарәп хөкүмәт һәм гаскәр башлыклары яки берәр Аттиламы яисә Чыңгыз, Батый ханмы, берәр ерак төбәккә яу чабар алдыннан, ул төбәк турында мөмкин кадәр күбрәк географик, хәрби-административ, этник, социаль-икътисади һ. б. мәгълүматлар туплыйлар. Ул мәгълүматларны аларга бу цивилизация күләм хәрәкәт тәэсиренә, идеологиясенә һәм идеалларына тартылган ул төбәк илгизәрләре – авантюристлары (сукбайлары) һәм сәүдәгәрләре яисә ул төбәкләрдә булган, аның аркылысын буйга үткән башка ил сәүдәгәрләре бирәләр. Алар бу шаулы һәм зур шанлы яуларда, аны үз йомышына әйләндереп, юл күрсәтүчеләр булып үзләре дә катнашалар. Хәзрәти Гомәр р.г. заманында Гарәбстан ярымутравыннан киртәләп булмас ташкын булып күрше биләмәләргә җәелгән ислам явы информаторлары һәм «юл күрсәтүчеләре» арасында би ирләр Төньяк мех сәүдәгәрләре дә булган дип кистереп әйтергә бернинди рәсми дәлил булмаган кебек, «була алмый» дип расларга да җитәрлек нигезебез юк. Әнә шул телгә алынган, кабат-кабат игътибар каратылган бәхәссез тарихи фактлар һәм шул халыкның хәзерге варислары этник һәм тарихи үзенчәлекләре андый хәлләрнең булу ихтималына да бернинди шик калдырмый. Татар халкында исламга мөнәсәбәт үзенчәлекләре шундый ихтимал барлыгы файдасына сөйлиләр. Бу татарларның исламга тугрылык «пафосы» гына түгел. Әнә бит 1906 елда ук инде венгр шәрекшөнасы Мисараш, Казанга килеп, хәтта чувашлар арасында тел-этнография материалларын җыеп йөргәннән соң, чувашлар арасында да VII гасырда ук ислам дине тәэсире булган, аның эзләре бүгенге көнгәчә килеп җитәрлек киңлектә һәм тирәнлектә таралган була дигән нәтиҗәгә килә. Ә татарларның бабаларына – би ирләргә – ислам диненең тәэсире шул көннәрдә үк, VII гасырда, күрәсең, чәһарьярлар хәлифәлеге заманында, Багдад, Бохаралар форматында үсеп китәрлек эчке куәткә, интенсивлыкка ия дәрәҗәдә була. Ягъни сәүдәгәрләрнең бер төркеме ислам яуларына кушылып, исламны үз йортлары юнәлешендә җәелдерү көрәшендә катнашсалар, шундый ук кайнарлыкта кабул иткән икенчеләре, ватаннарына кайтып, яңа дин өйрәтүче-таратучыларга әйләнәләр. Кыскасы, 637 еллардан башлап 737 елга кадәр Сакалиба дәүләте ил тормышында ислам актив рәвештә тарала торган бер төбәккә әйләнә.

Искилләр илен исламлаштыруда көтмәгәндә-юрамаганда кискен тизләшү, дөресрәге, тизләштерү моменты булып үтә. Димәшкътагы хәлифәлек сараенда, кайдадыр төньяк урманнары ары ягында, Сакалиба илендә өметле генә исламлашу процессы барган төбәк барлыгын беләләр, аның язмышы, киләчәге турында күпмедер кайгырту күрсәтәләр. 737 елда булачак хәлифә Мәрван, 150 меңлек гарәп гаскәре белән Кавказ алды далаларына чыгып, хәзәр гаскәрен тар-мар итеп, каганат башкаласы Итил каласын алганнан соң, каганны тезләндерү сылтавы белән аны эзәрлекләп, хәзерге Жигули таулары районына кадәр килеп җитә. Бер уңайдан Сакалиба илен һәм яңа гына аларның идарәче династиясенә әйләнгән яңа мөһаҗир-болгарларны ханнарыннан башлап соңгы көтүчесенә кадәр исламлаштырып китәсе итә. Хәзерге Тольятти һәм Мәләкәс (Дмитровград) шәһәрләре тирәсендә, каганның Сакалибада җыйган гаскәрләрен тар-мар итеп, искилләрне һәм «Көмеш-Су» (Нократ) болгарларын үз күзәтүе астында исламлаштырып китә. Бер диннән икенче бер дингә күчү, бүрек алыштырып кию кебек, бердән, җиңел генә башкарыла торган процесс булмаса да, 922 елда Ибне Фадланнар – Багдад хәлифәлеге илчелеге – Болгарга килгәнендә инде би ирләр һәм искилләр берлегенең дә, «көмеш» болгарларның да тулысынча диярлек ислам динендә булганнарын күрәбез. 930 еллардан кабат Дон буйларына, 965 елларда аннан да Венгриягә качып киткән болгарларны венгр тарихында «исмаилитлар» (барысы да мөселманнар) дип атыйлар, алар арасында грамоталыкның югары дәрәҗәдә булуын билгелиләр. Алар венгр дәүләтенең исәп-хисап, финанс һәм язу-сызу эшләрендә эшли башлыйлар. Нократ-Чулман буйларында калганнары да ХV–ХVI гасырларда, Мәскәүнең бөек кенәзләре белән союзда, Казан ханлыгы белән килешүсез сугыш алып барган. Ар (Удмуртия) кенәзләре нәселдәшләре татарлар да ислам динендә булганнар. Сакалиба – Болгар иленең болгар мөселманнары Хәзәр каганаты союздашы Испаниядәге Кордово (Андалузия – Әндәлес) Әмәвиләр ислам үзәге (929 елдан Кордово хәлифәлеге) ориентациясендә калалар. Идел буеның хәзәрләргә оппозициядәге би ирләр, искилләр Бохара, Харәзем аша кәрван йөрткән мех сәүдәгәрләре һәм аларның кавемдәшләре Багдад хәлифәлеге ориентациясендә булалар. Шул җирлектә идарәче болгар һәм би ирләр, искилләр берлеге арасында килешүсез конфликт барлыкка килә. Би ирләр, искилләр – илнең төп халкын һәм төп икътисадын, тотрыклылыгын саклаган катлау – күпчелекне тәшкил итә, һәм Хәзәр каганы яклаган, илбашы үзләреннән сәяси югары булган (административ ресурска ия) болгарлардан өстен чыгалар.

…637–737 еллар арасындагы дин яңарту, исламлаша башлау гасыры – зур борылыш, нигездән яңару заманы. Әмма ул яңа үрләр яулауга, зур алгарышка, яңа баскычка күтәрелүгә әйләнмәгән, көнкүрештәге, киңәю офыгы билгеләнмәгән ягъни «ноктаны» хәтерләткән, яшәеш чикләрендәге хәрәкәт кенә булып кала. Яктыру, мәгърифәт гасырына әйләнми, караңгылык (золмәт) гасыры булып кала. 737 елдагы Мәрван явы төбәкнең исламлашуын яңа югарылыкка – би ир, искил (болгар) халыкларын тулы исламлашу баскычына күтәрсә дә, Ибне Фадланнар илчелегенә, болгарларның хакимияттән һәм илдән куылуы көннәренә кадәр дә шул «золмәт гасыры» форматында кала. Халыкара ислам цивилизациясе эчендәге Әмәвиләр (Кордово-Картәбә) хәлифәлеге белән Габбасилар (Багдад) хәлифәлеге арасындагы тартышуларда катнашып, актив хәрәкәт сызыгына тартылу Урта Иделдәге бу «Ислам утравы» халкын Х–ХIII гасырлар арасында ислам цивилизациясенең стандарты югарылыкларына, тарих заман биеклекләренә тарта. Мәдәни-яңару мөмкинлекләре дәвернең алгы сафындагы халыклар стандартына якынлаша. Дөрес, бүгенге көнгәчә сакланган фактлар буенча ул аерым очраклар җыелмасы гына булып күренә. Фактта чагыштырмача шактый тулы сакланган һәм татар мәдәнияте тарихында иң югары һәм колачлы булып күренгән 1905–1915 еллар күтәрелеше үзенчәлеген искә төшерсәк, бу сыйфат яңару елларының, гомумән, төп үзенчәлеге дип санарга дәлил була ала. Тышкы көчләр тәэсирендә күтәрелеш персонажлары аерым яңа катлам дәрәҗәсенә күтәрелми, казанышлар чор сыйфат билгесе булып җәмәгатьчелек арасында тирән һәм киң җәелми. Сеңеп түгел, шуннан соңгы алгарыш, үсү процессына зарури элемент буларак яңару актуальләшкән моментларда гына яшәүчән традиция функциясен башкара. Ә тарихта, гомумән алганда, җирлексез һәм очраклы, аерым шәхесләрнең гадәттән тыш тырышлыгының очраклы җимеше булып күренә. Борынгы заманда «пеләшбашлылар», «би ирләр» дигән исемнәрен борынгы грек (Геродот) тарихына кадәр җиткерә алган халык элек урта гасырларда норман-варяглар аша ерак Европада (хәтта һавада очып йөрүгәчә җиткән) хыялый (утопик) утраугача үсә. Димәк, бу заманнарда да, шул заманнар цивилизациясенә тартылырлык ниндидер яктыру (алгарыш цивилизация стандартына тартыла), хәтта хәйран калдырырлык узып китү көннәре («гасырлары») булган. Төньяк мех сәүдәсе мифлары, Пермь өлкәсендәге Сасанид көмеш поднослары да ул цивилизацион алгарышның материаль җирлеген искәртәләр. Бу фактларны төбәкнең антик (борынгы) һәм элек урта гасыр тарихы хәлләре һәм казанышлары дип карый алабыз. 922, 930 еллардан (болгарларның куылуы) Казан ханлыгы җимерелгән көннәргә кадәр чәчәк аткан урта гасырчылык дәвере башлана. Төбәк ислам цивилизациясе стандарты сызыгына тартыла, Бохаралар белән тиңләшерлек ислам үзәге формалаша. Җучи династиясе оештырган Бөек дәүләтнең (Алтын Урданың) мәдәни-идеология тормышын ул үз кулында тота. Ул ислам төрки дөньясының алдынгы сызыгында бара. XX гасыр башында төрки әдәбиятны гамәлләштерү (демократизация) һәм иҗтимагый үткенәйтү юнәлешендәге хәрәкәттә ул тагын алгы сызыкта. Аның бу алдынгылыгы, активлыгы формалашуда төрки халыклар арасында бик иртә, 690 еллардан исламлашуы һәм бу исламлашуның катлаулы, тирән эзле озын юл үтүе (Мәрван явы, Әмәвилек байрагын үз иткән болгарлардан аерылу, төрки әдәбият һәм гомум әдәби төрки тел формалаштыру көрәше, Казан хәрби-иҗтимагый фаҗигаләрен җиңү өчен көрәш һ. б.) хәлиткеч роль уйнаган.

Йосыф Акчура чувашларның исламлаштырылуы турында

«Шура» журналының 1908 елгы 4 нче санында Йосыф Акчураның «Бер шәрекшөнас сәяхәте җимешләре» дигән мәкаләсе басыла. 1906 елның җәендә бер венгр ориенталисты Казанга килә. Ул Идел буе халыкларының этнографиясе һәм фольклоры белән кызыксына икән. Күбрәк чуваш авылларында йөри. Й. Акчура аның белән якыннан таныша, ачышлары белән кызыксына. Венгр галиме чуваш телендәге «писмилла», «пирештә», «пәйхампәр», «Газраил», «амин», «савап», «корбан», «сарамат» (салават күпере), «әрәм» (хәрәм) һ. б. шундый ислам дине белән бәйләнешле гарәп сүзләре күп булуына игътибар итә. Үз дини ышануларын өйрәнә һәм чувашларның милли-дини ышанулары мәҗүси (язычный) түгел, монотеистлар булганнар, ди. «Тугры (аны галим «Тәңре» сүзенең чувашча әйтелеше дип аңлата) – бер Алла, аңа гына гыйбадәт кылалар, ди. «Тугры амашлары» («Тәңре анасы») Алла түгел. «Бүләхче» (бүлүче) кешеләр белән Тәңре арасында (фәрештә кебек) бәйләнеш тотучы (арадашчы гына). Тугры амашка гыйбадәт, дога кылмыйлар, корбан чалмыйлар. Туграның рәсемен ясамыйлар, иконалары юк – фетишист, потка табынучы түгелләр. Гыйбадәтләре дога кылу, корбан чалудан гыйбарәт. Гыйбадәтләрендә ислам эзе бар. Гыйбадәт кылганда, кыйблага (кайберләре генә кояш чыгышына) карыйлар. Зур гыйбадәтләрендә, намаздагы кебек үк, сәҗдәгә баралар. Догадан соң бит сыпыралар. Хатыннар ирләре белән бергә торып гыйбадәт кылмыйлар. Атналык бәйрәмнәре – җомга көн. Аракы – хәрәм. Эчкән кешене, үлгәннән соң, шайтан атка әйләндерә, диләр. Шундый үзенчәлекләрне ачыклап, маҗар галиме, чувашлар, болгарлардан, татарлардан элек, VII гасыр азагында хәзәрләр белән ислам динен кабул иткәнгә охшый, ди. Чувашларның исламияте борынгы диннәре белән аралаштырылуын ориенталист ислам диненең чувашлар арасында урнашып җитмәве һәм көнчыгыштан килгән күчмәнчеләр аларны төньякка кысрыклап чыгарып, ислам үзәкләреннән (мөселман хәзәрләрдән) аеруы белән аңлата. «Мөселман татарларның… мөселман чувашлар динен мәҗүсилектән арчып, саф мөселман итәргә җитәрлек вакыт булган. Татар голямасы җитәрлек тырышлык күрсәтмәгән. Чувашлар әүвәлгечә катнаш диннәрендә калганнар», – ди.

Борынгы ханнары, хакимнәре нәселенә һәм атаклы бабаларына тап төшерүдән (кагыйдәләштерелгән) «табу» – тыелу (саклану) күренеше булганмыдыр, Алтын Урда, Казан ханлыгы чыганакларында җирле фикер ияләренең Идел төбәге исламлашуга кагылышлы (яки шуның чагылышы булырлык) берәр ишарәгә юлыкканыбыз юк. Борынгы тәңкәләрдәге, кабер ташларындагы, хуҗалыктагы кулланыш кирәк-яракларындагы язмаларга караганда, Идел буе татарларында ислам традицияләре, болгарлардан соңгы (930–1230 еллар) «болгар» этабында ук инде Бохара, Баласагунилар белән ярыша алырлык мәдәни югарылыкта, тотрыклылыкта, абруйлы традицияләргә ия ислам илкүләм күренешкә әйләнгән була. Мәхмүд Кашгари игътибары, Әхмәд Ясәвиләр заманының – төрки «Ренессансының» Болгар-Бохара сәяси-идеологик диалекталь берлеге-блогы рәвешен алуы кебек фактлар бу этапта «Болгари» голямаларының ислам Көнчыгышында югары абруй казануы бу фикер-карашка җитәрлек таяныч була алалар. Рус тарихчылары хезмәтләрендә дә Болгар төбәге исламнарын мөселманлыкка иң бирелгән… («наиболее злостные…») мөселман дип билгеләнә.

Батый явы (1236–1242) нәтиҗәсендә Идел буенда Җучи империясе (улусы) барлыкка килә. Батый хан вафат булганнан соң, аның энесе – мөселман Бәркә хан (1257–1266) – тәхеткә күтәрелә. Батый һәм Бәркә ханнар вакытында Алтын Урда (Җучи нәселе династиясе биләмәләре) Чыңгыз империясеннән аерылып (Европа тарафында гына түгел), Иртеш, Җидесу, Сырдәрьядан көнбатышка, Монголстан хакимиятенә чик куялар, монгол явын туктатуга ирешәләр. Монгол яуларының христиан (несториан) канатының ислам дөньясына каршы (Көнчыгыштан тәре яулары) ымсынуларын һәм һөҗүмнәрен дә (Хулагу явы) хәрби көч белән тар-мар итәләр. Батый, күп меңләгән гаскәр белән Алтай чикләренә килеп чыгып, Бөек ханның Дәште Кыпчак һәм Идел буена яу чабарга туплаган олы гаскәрен бәрелешсез туздыртуга ирешә. Батый вафатыннан файдаланып, Чыңгыз тәхетен (Батый ярдәмендә) биләгән Мөнке һәм аның туганы Хулагу ханнар – Монгол несторианнары башлыклары – башта Якын Көнчыгышның ислам үзәкләренә каршы Көнчыгыштан тәре явын (Хулагу явын) җанландыруга ирешәләр. Хулагу җитәкчелегендәге (колачы, күләме белән Батый яуларын хәтерләтерлек) яуны Батый хан үз абруе белән басып, катгый туктатып тора. Батый вафатыннан соң, 1256–1257 елларда, Хулагу Иранны, 1258 елда Гарәп (Багдад) хәлифәлеге (ислам үзәк дәүләтенең) башкаласы Багдадны (10 февраль) яулап алып җимерә, яндыра, соңгы хәлифәне җәзалап (20 февраль) үтереп, атаклы хәлифәлекне юкка чыгара. Хулагу, ислам дөньясына каршы яуга күтәрелеп, Амудәрья елгасын кичкәч тә, Батый ханның туганы мөселман Бәркә хан, 1256–1257 елларда Батый хан уллары Сартак белән Улакчыны тәхеттән читләтеп (үтертеп), 1257 елда Алтын Урдада хакимиятне үз кулына төшерә. Алтын Урда исә, Хулагуга каршы көрәшнең төп авырлыгын үз җилкәсенә алып, ашыгыч рәвештә аңа каршы зур яуга әзерләнә. Бу яңа зур яуда Алтын Урда, беренче чиратта, Идел буе һәм Кавказ мөселманнарына, Дон, Днепр, Дунай буе казакларына (Нугай отрядлары) һәм рус кенәзлекләре хәрби көчләренә таяна. Рус кенәзләре Улакчы тәхеткә чыккан заманнарда, Алтын Урдада мөселманнар өстенлек алмасын өчен, Улакчы хан тирәсендә укмашалар. Бу көннәрдә Александр Невский хәтта алар белән бергә була. Реаль хакимият Бәркә кулына күчеп тотрыкланганнан соң, Александр Невский Бәркә хан белән килешергә мәҗбүр була һәм, күрәсең, башка (Төньяк-Көнчыгыш) рус кенәзлекләрен дә шуңа күндерә. (Үзе хәтта Терек явындагы яуда каты яраланып, шул ярадан вафат булганга охшый.) Алардан алдарак (1256 елларда), күрәсең, Киев-Галиция кенәзе Даниил Романович та шул позициягә тартыла. Күрәсең, Багдад тар-мар ителгәч тә, гаскәре тупланып бетүен дә көтмәстән, Бәркә бар булган отрядын Нугай җитәкчелегендә Хулагу ягына күчкән Кавказ арты (Закавказье) биләмәләренә каршы яуга җибәрә. Авыр, киеренке бәрелешләр башланып китә. Нугай отрядлары Аракс ярларына килеп җиткән көннәрдә инде Сүрия, Фәләстыйннәрне басып алып… туздырган Хулагу хан да мөшкел хәлдә кала.

1259 елның августында Хулагуның төп таянычы – бөек хан Мөнке вафат була. Ә биредә төп дошманы – Бәркә явы, Аракс ярларында тупланып, бүген-иртәгә гаскәрсез диярлек калдырылган Иран киңлекләренә ябырылырга җыена. Газа шәһәренә – Мисыр капкасына җиткән, Мисырны басып алырга җыенган гаскәрен туктатып, чиктә ун меңнәр тирәсе генә сакчы гаскәр калдырып, Хулагу барлык көчен төп фронтка – Аракс чикләренә күчерергә мәҗбүр була. Ул көннәрдә үк, папаларның Алтын Урда тарихын чуалтып, талаучы вәхши баскынчылар итеп кенә күрсәтү сәясәтенә буйсындырып, күз дә йоммыйча, мәгънәсезләндерү башланган була. Тарихта Мөнке үлү хәбәрен алгач та, Хулагуның Мисырга һөҗүмен туктатуын аның Монголиягә яңа бөек хан сайлауларына китәргә ашыгуы гына дип аңлаталар. Әмма гаскәрен Тәбризгә күчергәләгән арада инде Кобылайны бөек хан итеп сайлыйлар, имеш, һәм ерак Монголиягә кайтуның зарурлыгы калмый… Бүгенге тарихта шул концепция чикләреннән чыкмыйлар.

Багдад хәлифәлеге тар-мар ителү тарихта күрелмәгән бер рәвештә мөселманнарның дини һәм сәяси үзәге җимерелүе, феодаль таркаулык башбаштаклыкларыннан интеккән Якын Көнчыгыш ислам дәүләтләрендә ислам дөньясының юкка чыгарылуы, һәлакәт сәгате сугуы дип кабул ителә. Якын Көнчыгышта Хулагу явына киртә булырлык хәрби көч калмый. 1252 елда Бохара, Сәмәркандларны алып, Бәркә хан андагы (Мөнке ханның «бишенче колоннасы» булган) Урта Азия несторианнарын тар-мар иткән көннәрендә үк Багдад хәлифәсе белән турыдан-туры бәйләнешкә керә. Урта һәм Якын Көнчыгыш ислам хөкемдарлары белән хәбәрләшә башлый.

1256 елда Батый хан үлгәч тә, Хулагу хан, Амудәрьяны кичеп, ислам илләренә каршы ябырыла. Хулагу явының төп максаты – Алтын Урданы кабат Чыңгыз империясенә кайтару. Моны яхшы аңлаган Бәркә хан аңа каршы хәлиткеч хәрәкәткә күчә. Алтын Урда несторианнары җитәкчеләре Сартак, Улакчы, Баракчин ханишәләрне үтертеп, «христианнар партиясе»н туздырып, Алтын Урдада хакимиятне үз кулына ала. Дөрес, баштарак Бәркәнең үз язмышы да кыл өстендә калган моментлар була. Бервакыт, Улакчы хан тирәсендә укмашып, Ростов, Белозеро-Галич кенәзлекләре җитәкчелегендә барлык Төньяк-Көнчыгыш рус кенәзләре Алтын Урданы христианлаштыру юлына басалар. Улакчы хан заманында, бөек (баш) хан Мөнке җибәргән даруга тирәсендә оешып, бөек хан Мөнке ягына күчү, Монголия-Хулагу явы – яңа тәре явы блокка керү омтылышлары ясап карыйлар… Кыскасы, Бәркәнең дә, Батый ханның Гөек белән тартышуларындагы кебек, бөек хан Мөнке һәм яңа Батый явын хәтерләткән Хулагу хан белән көрәштә, Бәркә хан да һәлакәт якасында калган. Моңа Көнчыгыш Европа христиан коалициясен өстәсәң, Бәркә хан ялгызлыкта, ул заманның иң җимергеч һәм җиңелмәс көче – Чыңгыз экспансиясенә каршы принципиаль һәм тарихи көрәшкә аякланган шартларда, үтә кыска срокта, шул килбәтсез олы каршылыкларны, үзендәге белем, осталык-сәләт көче белән җиңеп, нәтиҗәсезлек хәлендә калдырып, алардан өстен чыга, максатына ирешә. Бу казанышлары аны үз заманының Чыңгыз ханнары, Батый даһилыкларына тиң тарихи шәхес югарылыгына күтәрә. Тарихта исә аның бу олылыгын үз заманында гына һәм анда да нәкъ Хулагу явын тар-мар иткән көннәргә кадәр генә таныганнар. Барлык Якын Көнчыгыш илләре халыкларының соңгы өметләре аңа төбәлгән. Шул заманның күренекле тарихчысы Җүзҗани сүзләренә караганда, Көнчыгыш һәм Көнбатышның барлык ислам шәһәрләрендә җомга хөтбәләрендә (хәлифә исеме телгә алына торган вәгазьләрдә) Бәркә исемен телгә алалар. Аңа Җәмалетдин Ибраһим (күрәсең, «ислам дөньясының иң гүзәл милләт атасы») дигән мактаулы исем бирәләр[19 - Тизенгаузен В. Г. Извлечения из сочинений арабских. – СПб., 1884. – Т. 2. – С. 19.].

Хулагу Багдадны алганнан соң, Бәркә хан Хулагу явындагы Алтын Урдадан алынган мөселман отрядларына, Хулагуга буйсынудан чыгып, илгә кайтырга, илгә кайту мөмкин булмаса, Мисырга яки башка берәр мөселман дәүләтенә чигенергә әмер җибәрә. Мисырга чигенгән ике йөзләп Бәркә солдаты 1262 елның 19 ноябрендә Каһирәгә килеп җитә. Бу хәбәрне ишеткән Мисыр хакиме солтан Бәйбарс аларны, гади солдатларны, үзе махсус шәһәр капкасы алдына чыгып каршылап, һәрберсен аерым әкияттәгедәй гүзәл сарайларга урнаштырып, патшаларга гына күрсәтелә торган хөрмәт күрсәтә. Әфганстанга чигенгән отрядлар бу илнең көнчыгышында хәтта үзләренә мөстәкыйль төрки дәүләт – ханлык оештыралар.

Әмма Якын Көнчыгыш, ислам дөньясы инде замана Хулагуларына майлы калҗа булу юлына кысып кертелә башлаган, шуннан башка тарихи йөкләмә юнәлешендә ниндидер нәтиҗәле эш күрсәтә алмый. Бу очракта да үзара чәйнәшү, эчке ызгыш юнәлеше өстенлек ала. Ул шул ислам мәркәзләренең Бәркә тирәсендә һәлакәтле һөҗүмгә берләшү зарурлыгын үзләренең затлы (аристократик) тиреләре белән сиземләгән көннәрендә үк борынлый, зәгыйфь тамырларын шыттыра башлагандай була. Бәйбарслар дәһшәтле дошманга каршы, үтә кыюлык күрсәтеп, хәлдән килгән кадәр көрәшкә өлеш кертергә тырышалар кебек. Хулагу, кечкенә бер отряд калдырып, төп көчләрен хәлиткеч көрәш мәйданына алып киткәч, биредә калганнарга ярдәмгә кайтып килмәячәкләренә ышанганнан соң, бу отрядны Мисыр мәмлүкләре тар-мар итәләр. Колдан патша булган Мисыр мәмлүк солтаннарының моңа башы җитмәс. Тәре яулары мәйданы түгелме бу?! Бу – дөньякүләм сугышның (урта гасырлар Дөнья сугышының) баш штабындагы баш стратегы, Рим папасы. Бу рейд та папа стратеглары өйрәтмәсе буенча әвәләнгән булырга охшый. Шунда ук диярлек эчке таркалуга юнәлтелүе дә шуны күрсәтә.

Бу көннәрдә Мисырның үзендә булган хәлләргә күз салыйк. 1250 елда Әюбиләр династиясеннән соңгы солтан Туран шаһны үтереп, мәмлүкләр хакимиятне үз кулларына алалар. Мәмлүк гаскәр башы Айбәкне солтан итеп күтәрәләр. Җиде елдан соң аны үтереп, берничә айдан хатынны үтереп, Айбәкнең унбиш яшьлек улын солтан итеп күтәрәләр. Ике елдан соң, 1259 елда, мәмлүкләрнең гаскәр башлыгы Кутуз хакимиятне үз кулына ала. Кутуз, Хулагуның төп көчләрен алып киткәннән соң бер ел үткәч, зур булмаган отряд белән (хәтта обозсыз) килеп, 1260 елның 3 сентябрендә Гайн Җәлуд янында яшерен рәвештә Иерусалим (чит ил биләмәләре аша үтеп, сакчы монгол отрядының тылындагы вак-төяк, коралсыз диярлек монгол төркемнәренә һөҗүм итеп, аларны төп отрядтагы иптәшләре ягына куалар. Гаскәрнең нинди булуын, аның көче зурмы икәнен белмәгән Хулагу калдырган отрядның коты алынып, качып котылу юлын эзлиләр. Бәйбарс командасындагы Кутуз гаскәре, иртәдән кичкә кадәрле куып, качучыларны турыйлар. Җитәкчесез калган гаскәр сарык көтүенә әйләнә… Хәзерге тарихта менә шул җиңүне Хулагу явын тар-мар итеп, Якын Көнчыгышны һәлакәттән коткару дип бәялиләр. Солтан Бәйбарс даирәсендәге сәяси фальсификаторлар һәм ялагайлар әвәләгән бу карашны Ватикан мистификаторлары «кухнясы» күтәреп алып, бүгенге көнгә кадәр «хәзерге цивилизация» илләре тарих «фәнендә» альтернативасыз яшәрлек шик, бәхәс кагылмаска тиеш аксиомага әйләндерә. Аңа шәүлә салуы мөмкин фактлар игътибардан читтә калдырыла. Мәсәлән, 1262 елда Хулагу хан, барлык көчен Кавказда туплап, Иранда яңа мобилизация үткәреп, хисапсыз зур гаскәр белән Закавказьеда һөҗүмгә күчә. Бәркә ханның алдынгы отрядлары тар-мар ителә. 1262 елның 20 ноябрендә Хулагу хан, Дербенд янындагы яу сызыгына килеп, «Тимер Капка» дип аталган бу ныгытмага һөҗүм оештыра. Шул ук елның 7 декабрендә Дербенд каласын басып алып, Хулагу явы, ташкын кебек, Кавказ алды киңлекләренә агыла. Бәркә ханның төп көчләре, бөтен җир йөзен каплагандай, Терек елгасының түбән агымында, елганың төньяк ярында урнашкан. Хисапсыз күп тирмәләр, дөяләр, сарык көтүләре. Хулагу явы, боз өстеннән җиңел генә чыгып, төньяк ярга туплана. Һөҗүм башлана. Бәрелеш кызгач, Бәркә гаскәрләре чигенә, кача башлыйлар. Бераз куганнан соң, Хулагу солдатлары дошман ташлап качкан тирмәләрдәге малны таларга ташланалар. Икенче көнне Хулагу зур җиңү бәйрәме үткәрә. 1263 елның 13 гыйнварында Бәркә гаскәре, сиздермәстән килеп, бар көч белән бәйрәм итүче дошман өстенә ташлана. Сыйланучы солдатларны бу тирмәләр арасында тәртипле сугышчан сафка тезеп булмый. Гаскәр шашып кала. Ике яктагы ыгы-зыгыдан, кая ташланырга белмәстән, дөяләр, сарыклар дулап мыж килә. Нәрсә эшләргә кирәген бик яхшы күз алдында тоткан Бәркә гаскәре иртәдән кичкә кадәр дошманын турый. Ниһаять, Хулагу гаскәре ташкын булып кача башлый. Аңын җуйган көтүдәй, Терек бозы өстенә кергән массаны күтәрә алмастан, боз ватылып, кылычтан котылганнары салкын гыйнварда Терек елгасында батып үләләр. Исән калганнарын Аракс ары ягына җиткәнчегә кадәр Бәркә атлылары кылычтан үткәрә. Дәһшәтле Хулагу явы чынлыкта менә шулай тар-мар ителә һәм юкка чыгарыла. Бу дәһшәтле яуны кабат Якын Көнчыгышны таларлык, аяклана алмаслык итеп Бәркә тар-мар итә… «Татар энциклопедия сүзлеге»ннән Хулагу исемен эзләп карасак, Терек сугышы турында белергә теләсәк, Бәркә-Хулагу бәрелешләре турында анда бер сүз юк. Рус тарихында да Бәркә Литва, Польша, Волынь, Византия белән генә сугыша. Бәркәнең Хулагу дәһшәтен тарих битеннән юып ташлавына дәхеле бөтенләй юк кебек күрсәтелә, дөресрәге, бөтенләй күрсәтелми. Тарихи хәлләр, чорның хәлиткеч вакыйгасында илләр, шәхесләр катнашы һәм роле ялган, ясалма-уйдырма хәбәрләр белән алыштырыла, танымаслык бер рәвешкә китерелә. Ул бүген дә шулай яши: Бәйбарс һәм Бәркәгә кемнәрнеңдер (папа, Византия, Иран, гарәп илләре, Европа һәм Русия тарихчылары) субъектив, шәхси теләкләре буенча ике төрле мөнәсәбәт күрсәтелә.

Гайн Җәлуд бәрелешеннән соң бер ай үткәч, Бәйбарс, заговор оештырып, солтан Кутузны үтереп, бер айдан гаскәр тарафыннан үзе Мисыр солтаны дип игълан ителә. Ул шул рәвешчә җиңел генә солтан Кутузның җиңүче данын да, тәхетен дә үз кулына ала һәм бар игътибарын, шулай талап, Бәркәнең дә җиңүен тарихта үз исеменә беркетеп калдыра. 1263 елның 21 маенда Терек сугышындагы бөек җиңү хәбәрен китергән Бәркә илчеләре Мисырга килеп җитәләр. Инде Хулагу хәвефе юкка чыгарылган. Бу хәбәр Якын Көнчыгышта Бәркә ханга, аның иленә мөнәсәбәтне шунда ук диярлек нигездән үзгәртә. Бәркә илчеләре Мисырда җиңүчеләр бәйрәме ритуалларын һәм «хаҗ фарызларын» (Мәккәгә бару) үтәп йөргән чакларда ук, чынлыкта Бәркә тырышлыгы белән Хулагу дәһшәтеннән коткарылган Мисыр, аның солтаны, шулай ук Бәркә тудырган ситуациядән файдаланып, – Европа тәре яулары аякландырган Латин империясен (1204–1261) егып, кабат җанландырылган Византия империясе императоры шул ук Бәркәгә каршы мәкер тозагы кора башлыйлар. Бәркә аларның бу сәясәтендә Хулагудан да дәһшәтлерәк төп дошманга әйләнеп кала. Бәркә илчеләре кайту юлларында ук инде бу мәкерле яңа «союз» каршылыгына бәреләләр. Бәйбарс Бәркәгә үз илчеләрен дә боларга кушып Сарайга җибәргән була. Константинополь шәһәренә килгәннәрендә Византия императоры башкалада булмый. Бәйбарс илчесе: «Сез биредә ял итә торыгыз. Солтан миңа бер йомыш тапшырган иде…» – дип, үзе генә император белән очрашуга китә. Күрәсең, алар анда Бәркәгә (Алтын Урдага) каршы көрәш союзын рәсмиләштерәләр. Константинопольгә кайткач, бу союзга Хулагу дәүләтен дә тарту турында яшерен сөйләшүләр башлануга кадәр барып җитәләр. Яңа «союз» планнарын декларацияләү һәм гамәлгә кую эшен дә башлап җибәрәләр. Бәркә илчелегенә уртак обструкция оештыру аша үзләренең Алтын Урдага дошманлык позициясенә күчүләрен искәртәләр. Бер ел буена Бәркә илчеләрен илләренә җибәрмиләр. Төрле уйдырма сылтаулар белән елдан артык Константинопольдә тоталар. Илчеләр хәлне Бәркәгә хәбәр итәләр. Бу демаршның мәгънәсен яхшы аңлаган Бәркә хан, ачудан ярсып, Алтын Урда отрядын җибәреп, союзнигы Болгар патшасы Константин Тих гаскәрләре белән берлектә Константинопольне камап ала. Византия императоры Бәйбарс илчесеннән аларны һичкем тоткарламавы, үз ирекләре белән торулары турында хат яздырып ала. Шул хат белән Бәркә гаскәр башлыгын Византиянең гаепсезлегенә ышандыра; илчеләрен алып, яуны туктатып, кайтып китәргә күндерә… Бәркә, икейөзлеләнүләре өчен, Мисыр илчесен сараеннан куып чыгара. «Хыянәтең өчен хөкем итеп башыңны чаптырмыйм. Бар, хуҗаң хөкем итсен!» – дип, иленнән куып җибәрә. Ике-өч ел эчендә бу каршылыклар зур сугышка кадәр барып җитә, күрәсең. 1266 елда Бәркә бөтен Якын Көнчыгышның котын алырлык зур гаскәр белән тагын, инде күрәсең Бәйбарска каршы яуга күтәрелә, әмма юлда, Тифлис шәһәрендә вафат була. Шул яу, күрәсең, бөтен гарәп дөньясын, ислам галәмен Алтын Урдага каршы куя.

Тизенгаузен китапларында ул заман һәм шуннан соңгы гарәп тарихчыларының Идел буе мөселман дөньясының бер почмагының халкын «Мең дә бер кичә» әкиятләрендәге вәхши «зәңгиләрдән» (кара тәнле кыргый халыклардан) дә дәһшәтле варварлар итеп сурәтләп, бу дошманлашулар авазын «мәңгеләштереп» калдырылуын табып була. Киеренкелек шул дәрәҗәгә җитә ки, Терек сугышының 17 нче елында (бу яуның Көнчыгыш Европа христианнарының соңга калган тәре явы булуы да ихтимал) христиан динендәге Батый хан оныгы Мәнгу Тимер 1280 елда Якын Көнчыгышка, ислам дөньясына каршы 150 мең кешелек гаскәр белән тагын бер зур поход әзерли. Бу бәрелеш рус тарихларында барлык Төньяк-Көнчыгыш рус кенәзләренең зур ризалык, энтузиазм белән Мәнгу Тимергә, яуда катнашырга, Төньяк Кавказга барулары рәвешендә генә сурәтләнә. Ә К. Рыжовның «Мусульманский Восток в VII–ХV вв.» («Все монархи мира» сериясе. Автор бармагыннан гына суырып язмаган булса кирәк) китабында шундый мәгълүмат бар. 1280 елда Мәнгу Тимер 150 мең кешелек зур гаскәр белән «Армения»гә яу чаба (Киликиядәге Гетум оештырган әрмән патшалыгы турында сүз бара). Бу вакытта Мисыр солтаны булган Бәрәк тагын да зуррак гаскәр белән аңа каршы китә. Әмма башкаласына борылып кире кайта. Әрмән җирләренә якынлашкач, гаскәрдә мәмлүкләрнең чираттагы сәяси «чехардасы» башлана: гаскәр, солтан Бәрәккә буйсынырга теләмичә, үз башлыклары Калаунны солтан итеп күтәрәләр. Каһирәгә отряд җибәреп, Бәрәкне тәхеттән читләтәләр (күрәсең, үтерәләр). Мәнгу Тимер гаскәре Хомс шәһәренә якынлаша. Калаун аңа каршы чыга һәм «монгол гаскәрен» тар-мар итә[20 - Рыжов К. Мусульманский Восток в VII–ХV вв. – М., 2006. – С. 116–117.]. Идел буе мөселманнары белән гарәп дөньясы арасында тирән упкын туу һәм аның ике тараф өчен дә һәлакәтле диярлек нәтиҗәләре бу хәбәрдә дөреслек барлыгына ышандыра кебек. Әмил әл-Хөлли, С. Закировларның «милләтләр дуслыгына» һәйкәл итеп эшләнгән язмалары, тарихи кризисларның килбәтсез, кешелексез дәһшәте фактларын «акшарлап», тышкы, ямьле пәрдә белән җиңеләйтү, «өртүләрдән» дә читләшмәгән. Мисыр, Алтын Урда дошманлашуы, тәхет талап кеше хисабына кергән мәмлүкләрнең намуссыз, оятсыз рәвештә кемнәрнеңдер бөек тарихи җиңүләрен талап үзләштерү нәтиҗәсе шул очраклы дәгъвада җиңүләре белән генә чикләнми. Ул Идел буе, Якын Көнчыгыш һәм ислам дөньясы тарихи күчәре орчыгын кирегә әйләнү, коллапс юлына бора. Алгарыш юлына чыккан Европа дәүләтләре тырышлыгы белән көчен, юнәлешен, тәэсирен мең еллар үзгәрешсез саклаган агрессив тарихи хәрәкәткә әйләнә. Тәре яулары, Батый ябырылуы кузгалуына төртке булуы мөмкин. Ә бу олы фаҗиганең, Алтын Урда – Якын Көнчыгыш бәрелешенең күләме, аның үзгәртеп булмас тарих фактына әйләнүе ислам дөньясы өчен Батый ябырылуыннан да, ихтимал, тәре яуларыннан да сискәндергечрәк. Мөнке-Хулагу сары тәре явы, җимерү-җимерелүләре аша Бәйбарс башбаштаклыклары нәтиҗәсе рәвешендә ул тискәре, кирегә әйләндергеч тарихи реальлек булып чыга. Византия, Борынгы Иран шартларында Биармия – Биләр иленең мең еллар яшәгән халыкара сәүдә юлын Бәйбарслар, Хулагу явы һәм илханнар дәүләте булуга ирешә. Сәүдә юлының Югары Идел ерак чикләрен һәм юлларын варяглар, норманнар хәвефеннән саклар өчен, болгарлар хакимлеге елларында чакырып китереп, хәрби заставалар итеп утыртылган Ростов, Суздаль кебек славян дәүләт берләшмәләре тарафыннан көчле тәэсирле чикләнүләргә юлыгуы (Андрей Боголюбскийның Болгарга янаулары, ушкуйниклар), Бөек Алтын Урданы җимерелү, күренмәгән тизлектә юкка чыгу юлына китүен тизләтә. Хулагу явы, илханнар Ираны басымы астында, тарих төзәтү мөмкинлеге калдырмаган Якын Көнчыгышының ислам дөньясы үзәгенең хәле дә Биармия хәленә тәңгәл. Җимереп ташланган Багдад хәлифәлеге төбәкләренә гомумкешелеккә янаган үләт зәхмәте рәвешен алган Хулагу баскыны дәһшәте, котын алып, бөтен гарәп дөньясын Газраил кулында тыпырчынган җан бирүче хәленә төшергән. Гайн Җәлуд җиңүеннән соң алар, Бәйбарсның нәрсә маташтыруы турында да, үзләренең ни эшләүләре турында да уйлана алмаслык рухи халәттә, диңгез уртасында батучының саламга ябышуы рәвешендә, Бәйбарс тирәсенә сарылалар, аның һәр эшен «Вәрхәмләкә!» дип куәтләүдән башка нәрсә белмиләр. Әнә шул рәвешчә гарәп дөньясы да, нәкъ менә сагыздай сыланучы Бәйбарслык (мәмлүклек) тышкы сәясәте IХ йөз ахырларыннан билгеләнә башлаган төшенкелек юлына баскан Якын Көнчыгышны һәлакәт упкынына сөйри.

XX гасыр башларында мәйданда күренгән Урта Идел төбәге исламлашу концепциясе үзенчәлекләре менә шулай котылгысыз һәм зарури рәвештә безне булган, әмма үткән заманнарда ук онытылган – юкка чыгарылган иң караңгы, борынгы тирәнлекләргә тарта. Аларны кузгату татар исламлашу тарихы терәк принципларының килеп чыгу һәм яшәеш рәвешләрен төгәлрәк билгеләү өчен кирәк. Төбәкнең исламлашу тарихына карашны искәрткән сүзләр, ишарәләр тарихка күпмедер билгеле саналган Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы заманнарыннан ук сакланмаган. Беренче башлап ул караңгылык (золмәт) гасыры заманы ядкяре булган Хисаметдин Мөслиминең «Тәварихе Болгария»сендә аваз сала: пәйгамбәр заманында һәм аның тапшыруы буенча сәхабәләр (беренче мөселман гарәпләр) килеп, «дәүләт дине» рәвешендә (хан сараенда) Болгар төбәгендә ислам динен тамырландыралар. Халык авыз иҗаты хәзинәсеннән алынып «Тәварихе Болгария» әсәренә кертелүе бу версиянең Болгар дәверендә, исламлашу көннәреннән соң ук формалашып, шуннан соңгы заманнарда фольклорга китеп, зур тотрыклылыкка ирешкәнлеген тану булып аңлашыла. Ил гүя аксиомага, догмага, ритуалга әйләндерелгән. Исламлашу хан сарае (хан кызы) белән бәйләп күрсәтелүе – борынгы стандарт. Язма чыганакта аның фольклор стилендә калдырылуы – проблеманың гомумиләштерелүе – илкүләм эчтәлеккә күтәрелү алымы. Конкрет бу очракта аңарда, күрәсең, теге «мәмлүклек», Бәйбарс әдәпсезлеге нәтиҗәсендә Идел төбәге халкы белән гарәп дөньясы – дәүләтләре һәм җәмәгатьчелеге арасында туган җан өшеткеч салкынлыкның ниндидер чагылышы да бар. Ул, ныклап тикшереп, өйрәнеп, анык билгеләүне сорый.

Христиан чиркәвенең тупас һөҗүменә җавап итеп, «караңгылык (золмәт) гасыры»ннан чыгу тенденциясе билгеләнгәч тә, җанлану сиземләнә башлаган көннәрдә үк татар иҗтимагый фикере исламлашу проблемасына игътибарын карата.

Университетның кулъязмалар бүлегендә, И. Готвальд фондында XVIII гасырның беренче яртысында язылган Мансур Борындыкыйның (аны без, хәзерге алфавитка күчереп, «Дин вә әдәп» журналының 2006 елгы май санында бастырып чыгарган идек) Көнчыгыш Төркестан (Кашгар) төрекләренең исламлашу тарихы турындагы язмасы сакланып калган. Ш. Мәрҗани дә Казан, Болгар тарихы турында каләм тибрәтүен шул ук Кашгар төркиләре – хаканнар иле турында каләм сынаудан-шомартудан башлап җибәрә («Гурфат әл-Хавакыйн ли арфәт әл-хәвәкин», 1864 елда басыла). Сәмәрканд мәдрәсәсендә укыганда, Ш. Мәрҗани Якутның «Муъҗан албулдан» (географик сүзлек) китабына юлыга. Бу әсәрдә 922 елның маенда Ибне Фадланның Болгарга сәяхәте турында озын-озын өзекләре сакланып калган. «Мөстәфадел-әхбар…» китабын язганда, Ш. Мәрҗани, Петербург университетының Көнчыгыш факультетында эшләүче шәкерте Х. Фәезхановка хат язып, әлеге сәяхәт турында Көнбатыш китапханәләреннән материаллар эзләтә. 1923 елда Зәки Вәлиди Мәшхәд шәһәрендә аерым кулъязма хәлендә Ибне Фадлан сәяхәтнамәсен тапканга кадәр, бу сәяхәт турында барлык хәбәрләр Якут китабы язмасына гына нигезләнгән була. Ибне Фадланның Болгарга килүенең өченче көнендә, җомгада, моңарчы күрелмәгән бер тантаналы рәвештә Багдад хәлифәсе исемен кушып (исеменә) хотбә укуны барлык галимнәр һәм тарихчылар Болгарның ислам динен кабул итү акты дип бәяли. Ш. Мәрҗани дә моңа ачык аңлатма кертми, Х. Мөслимине тәнкыйтьли, ә бу хатага каршы аваз чыгармый. Шул рәвешчә тарихта «Идел болгарлары 922 елда ислам кабул итә» дигән караш урнаша.

Й. Акчура, венгр ориенталистының фәнни дәлилләренә таянып (венгр галиме исеменнән), Идел буенда Ибне Фадлан сәяхәтенә кадәр дә ислам дине булганы турында сүз кузгата. Фәннилектән ерак торган, фәнни фикер тәртипләрен («гореф-гадәтен») белмәгән татар тормышына бу (яңа) тәкъдим бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыга. Тиздән башланган Дөнья сугышы мәсьәләне көн тәртибеннән оныттыра. Совет режимы исә бу буржуаз (фабрикантлар фамилиясендәге кеше әйткән) фикерне генә түгел, авторның үзен, исемен, иҗади мирасын татар тормышыннан бөтенләй сызып ташлый.

Венгр галиме күрсәткәнчә (Й. Акчура мәкаләсе): Идел буе төркиләренең исламлашуы VIII гасырның башларында була, хәтта алай гына да түгел, аның башлану ихтималы хәзрәти Гомәр р.г. хәлифә заманында (634–644 еллар) гына түгел, ниндидер гадәти булмаган ихтималият чикләрендә, пәйгамбәр г.с. заманында хәтта берәмтекләп күренү ихтималы юк түгел. Мондый фараз кабул ителгән тәкъдирдә дә аның баштан ук «күләгәле» (хаталы-ялгыш) ягы барлыгы ачыклана. Бүгенге гавам карашы «Болгарның исламлашуы» гыйбарәсен болгар халкының ислам динен кабул итүе дип аңлый. Урта Идел төркиләре – «Идел-Чулман халкы исламлашуы» дигәндә, бу мәсьәләдә хакыйкатьтән аерылмыйк дисәк, тагын кылны кырыкка яру сорала. Идел-Чулман төбәгенең үз халкы, асыл халкы болгарлармы, Болгарларның башлангыч чор тарихы, географиясе тарихта күптән инде бәхәсле нәрсә түгел. 630–670 елларда алар Азов диңгезе буенда, Түбән Дон, Төньяк Кавказда булалар, Кубрат хан дәүләтен төзүдә катнашалар. Аспарух хан җитәкчелегендәге төркемнәре Дунай яры ягына, кайберләре Паннониягә (хәзерге Венгриягә), хәтта Төньяк Италиягә күчеп киткәннәр. Дон буенда калганнарының бер өлеше соңра Чулман (Кама, Вятка) буйларына күченеп килгәннәр. Кыска вакытка Көнбатыш Төрек каганаты, соңра VIII гасыр башында мәйданга килгән Хәзәр каганаты хөкеменә буйсыналар. Хәзәр каганаты, Урта Идел, Кама буен да үз хөкеменә буйсындырганда, ихтимал, хуплавы һәм яклавы (инициативасы) белән Нократ Иделенә күчереләләр («Нократ-Көмеш-су-Вятка болгарлары» дип аталалар. Венгр ориенталисты фикерен кулланып, чувашлар VIII гасыр башларында ислам дине кабул итә башлаган дип уйласак, болгарларга якын диалектта сөйләшүче чувашлар да шул Нократка күченүче болгарлар («хәзәрләр») төркемендә Дон буенда яшәгәннәр, ислам динен шул күченәчәк, димәк, башлыча ислам динендә булган болгарлардан кабул итә һәм шул ислам диненә күченүче болгарлар белән Урта Идел якларына киләләр. Димәк, чувашлар гына түгел, алардан элек Кама буена күчереләчәк болгарларның бер өлеше VIII гасыр башларына инде ислам динен кабул итә башлаган була. Бу болгарлар Идел буеның төп халкы түгел.

Венгр галиме күзәтүләренә һәм аның моңарчы күрелмәгән (оригиналь) нәтиҗәләренә нигезләнеп, Й. Акчура Идел буе исламлашу проблемасын яңа фактлар белән ныгытуның яңа мөмкинлекләре юлына борып калдыра. Әмма татарның фәнни гомумиләштерү тәҗрибәсезлеге (мантыйксызлыгы) йөз ел буена бу мөмкинлеккә аз гына да игътибар күрсәтми. Киресенчә, Й. Акчураның үзен дә, исемен дә татар мәдәниятеннән сөрү юлыннан китәләр. Аның мәкаләсеннән шундый нәтиҗәләр чыгарып була. Хәзерге татарларның ерак бабалары би ирләр, биләр, гомумән, төрки халыклардан беренчеләрдән булып исламлашу юлыннан китәләр. (Дөрес, Әмәвиләр гакыйдәсендә.) Икенчедән, исламлашу берьяклы (бер пәрдәле) күренеш кенә булмаган. Башлангыч көннәрдә үк исламның көчле тәэсиренә бирелү ихтималы булган мех сәүдәсе белән шөгыльләнүче кәрванчы (сәяхәтче) биләр хәрәкәтен көчәйтеп, 737 елда Мәрван явы хәрби көч белән төбәкне исламлаштыра. Урта Азия белән сәүдә итүче мөселман биләр сәүдәгәрләренең Багдад гакыйдәсенә акрынлап күчә барулары, Ибне Фадлан илчелеге аша Багдад гакыйдәсе өстенлеге рәсмиләштерелүе һ. б. Соңгы заманнардагы гавам тарафыннан рәсмиләштерелеп, илнең, тарихи конкретлыктан хәбәрсез Якын Көнчыгыш башкала Болгар шәһәре исемен ил, төбәк атамасына әйләндереп, исламлашуда төп роль уйнаган, 200 еллар (730–930 еллар) биредә хөкүмәт башында торып киткән болгарларга нисбәт ителүенә бернинди нигез юк. Болгарлар килеп киткәнче, аз дигәндә 2000 еллар, биредә яшәгән төбәкнең һәм аның төп кәсебе – мех сәүдәсенең монополь хуҗасы булган «плешеголовыйлар», би ирләр (Биарм) төркеме, биредә хөкүмәттән өстен көч булган. Ибне Фадланнар экспедициясендә өч көн генә Багдад гакыйдәсенә разый булып торган Болгар әмире болгар аксөякләре белән кабат Әмәвиләр (Кордово хәлифәсе) гакыйдәсенә кире кайтканнарыннан соң, болгар әмирен тәхеттән читләтеп, биләр идарәсен кабул итә алмаган әмирләрен, кабиләсен алып 930 елларда кабат Дон буена кайтып китәргә мәҗбүр. Киев кенәзе Святослав 965 елда аларны аннан да Венгриягә куып җибәрә…

Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани

Күренекле төрек галиме Фуад Күприлезадә «Төрек әдәбиятында элек мөтәсауфлар» дигән китабында (Истанбул, 1919) Әхмәд Ясәвине «төрек даһие» дип атый. Ул бу капиталь хезмәтенең беренче яртысын Ә. Ясәви, С. Бакырганилар иҗатын тикшерүгә багышлый. Орхон-Енисей, манихей, буддизм, несториан язмалары, борынгы уйгур (караханилар) әдәбияты туплаган традиция-тәҗрибәләрне яңа баскычка күтәреп, җитлеккән урта гасыр (һәм хәзерге дә) гомумтөрки әдәбиятның уртак әдәби телен, җитлеккән әдәби формаларын мәйданга китерүче даһи каләм (һәм талант) ияләре нәкъ менә Әхмәд Ясәви һәм аның шәкерте, дәвамчысы Сөләйман Бакырганилар булган. Төрки әдәбиятының аларга кадәрге иң югары казанышлары – Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» («Бәхеткә илтүче белем»), Мәхмүд Кашгариның «Диване лөгатет-төрк» («Төрки телләр антологиясе») кебек хезмәтләре, «төбәк әдәбияты» чикләрен үтеп, халыкара әдәби стандарт калыбына һәм рәтенә керә алмаганнар. Чөнки иҗтимагый-сәяси алгарыш сызыгында яшәгән барлык диярлек төрки төркемнәр һәм төбәкләр гарәп, фарсы, яһүд (хәзәрләр) телендәге идея-эстетик синкретизм (бердәмлек) таләпләрен үз итәргә мәҗбүр булалар. Шул шартларда Сыгнак-Яса (Төркестан) шәһәрләре төбәгендә Ә. Ясәви, С. Бакырганилар, төрки телдә иҗат итүгә күчеп, фарсы-гарәп матур әдәбиятлары стандартында һәм шул халыкара әдәбиятлар форматында яңа уртак төрки әдәби тел һәм төркиләргә хас шигъри һәм әдәби формалар (жанрлар) мәйданга тудыралар. Бу яңарыш, әлбәттә, аерым шәхесләрнең, ниндидер бер Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганиларның теләге, борчылу нәтиҗәсе генә түгел, кабилә-кавемнәрнең халык (народность) буларак консолидацияләнүе-оешуы. Мәхмүд Газнәви, Төрекмән сәлҗүкләр экспансиясе рәвешендә, – Урта һәм Якын Көнчыгышта, Ефәк Юлының Көнбатыш бүлентегендә, бәҗәнәк, кыпчак-команнарның Иделдән Карпаткача, Кара диңгез алды далаларын биләүләре. Төркиләрнең Якын Көнчыгыш, Византия кебек халыкара сәяси үзәкләр белән бәйләнеш-бәрелеш сызыгына чыгуы. Аурупа тәре яулары уңышсызлыкка юлыгып, бу яуга Көнчыгыш христианнары (несторианнар) васитәсе белән Үзәк Азия күчмәнчеләренең (Елюй Даши һәм кара-кытайлар) тартылуы һәм шул җирлектә төркиләр хәлиткеч роль уйнаган, урта гасырларның күрелмәгән масштабтагы «Бөтендөнья сугышы» – Чыңгыз, Батый яулары, «Нух туфаны» болытлары куера. Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганилар мәйданга китергән яңа гомумтөрки әдәбият – әнә шул бөек тарихи күченеш-алгарышлар (сдвиги) тәэсире һәм чагылышы ул. Олылыгы, тарихта үрнәге булмавы шуны күрсәтә. Бу әдәбиятның тәэсире шунда ук диярлек төрки дөньяның иң ерак төбәкләренә җәелә, гомумтөрки күренешкә әйләнә, халыкара әдәбият рәвешенә керә. Кече Азиягә аны Җәлалетдин Руминың (1207–1273) әтисе (һәм Ә. Ясәвинең дә) мөридләре алып килгән, диләр.

1230 елларның урталарында ерак Идел буенда – Болгар төбәгендә дә инде Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы кебек, шул форматтагы җитлеккән әсәр мәйданга килә. Бөтен бер этносның халыкара алдынгы әдәбиятлар стандартындагы яңа әдәбиятны юктан бар кылган, ислам, төрки дөньяда әдәбиятны формалаштыруга, әдәби яңарышка, алгарышка нигез булып калган күренеш саналырлык иҗат бүгенгәчә әдәбияттан һәм әдәбият тарихыннан тулысынча диярлек читләтелгән хәлдә яши. Аерым чорларда әсәрләре игътибар итәрлек күренгәләп китсә дә, ата – улны, ана кызны белмәс хәлдә яшәгән халыкларда ул яңа җан өрүгә әйләнеп китә алмаган. Әсәрләр әһәмиятен җуеп яраксызга калганнан түгел. Әсәрләр һаман бүгенге укучыга атап язылган кебек. Дөнья – халыкара әдәбиятлар сафында үз урынын булдыру юлына баскан яңа төрки әдәбиятның беренче үрнәкләре, беренче авторы. Шуннан бирле, узган 850 еллар дәвамында, бу әле гомумэтник форматны төгәл саклый алган уникаль күренеш турында төрле заманнарда аның нигез үзенчәлекләрен чагылдырган әһәмиятле яисә кайсыдыр якларыннан баш тартуга каратылган күп фикерләр әйтелгәндер. Ләкин алар беркайчан барланмаган, бер системага китерелмәгән, тәртипкә салып гомумиләштерелмәгән. Әсәрләре дә «паспортлаштырылып», барланып-җыйналып, мирас күләме билгеләнмәгән, атрибуцияләнеп, шул автор әсәре икәне нигезләнеп, үз урыннарына куелмаган. Совет чоры, ниһаять, һичнинди башка тикшеренүләр, фикерләр белән хисаплашмыйча гына, үз идеологиясе нигезендә «гомумиләштерү» – бәяләүне гадәткә әйләндереп кертеп калдырды. Татар әдәбияты белемендә ул «гомумиләштерелгән бәя» ике-өч шалтыравык термин күләменә җиткерелгән: реакцион, мистик, феодаль-клерикал. Шул өч-дүрт каһәрләү сүзе тирәсендә, буш сүзләрдән, икенче көнне үк бернинди мәгънәсе калмый торган итеп, цунами ташкыны уйнаткандай итенәләр. Бу «казаныш» галим битлеге кигән татар полиция культ-потрошительләрендә генә түгел. Үзбәк галиме Н. Мәлләевнең «Үзбәк әдәбияты тарихы» китабын (1963) ачып карасак, анда да кат-кат кабатланучы шул ук декламация күзгә ташлана: феодаль-клерикал төркемнәрнең дөньяга карашы, пессимизм, тәрки дөньячылык, коллык-буйсынучанлыкка чакыручы суфичылык (185 б.). Шулай да «союзный»ның мөмкинлекләре башкачарак.

Әхмәд Ясәвинең «Диване хикмәт» әсәренең барлыкка килү тарихы билгеле түгел… XV гасырда күчерелгән дүрт хикмәтне исәпкә алмаганда, кулъязмаларының иң борынгы дигәннәре XVII гасырга карый. Фирганә, Бохара, Сәмәрканд, Хивада шулай соң (XVII йөзләрдән генә) таралуын төрек галиме Ф. Күприлезадә дә: «Бабур, Нәвоиләрдә Ә. Ясәви турында мифлар бөтенләй юк», – дип билгеләп үткән. Узган XIX гасырның икенче яртысыннан башлап Ә. Ясәвинең «Диване хикмәт» китабы Истанбулда, Казанда, Ташкентта берничә тапкыр басылган… Шигырьләр саны ягыннан иң күләмлесе – Казанда чыккан бишенче басма. «Анда 149 хикмәт булып, аларның 109  ы турыдан-туры Әхмәд Ясәви исеме белән бәйле» дигән кебек сирәк очрый торган кирәкле, файдалы мәгълүматларга да юлыгабыз Н. Мәлләев китабында. Әлбәттә, боларның һәрвакыт тупланырга, туктаусыз төзәтелергә, баетылырга тиешле бер версия генә икәнен дә һәрчак истә тоту кирәк.