banner banner banner
Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими
Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими
Оценить:
Рейтинг: 0

Полная версия:

Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими

скачать книгу бесплатно

Үзгәртеп кору чоры кризиска юлыгып (кыска вакытка, күрәсең), демократия шаукымы йогынтысында «совет декламация стиле» кулланылыштан чыга торган көннәрдә, әлбәттә, бездә – татарларда түгел, «союздаш» кардәшләрдә Ә. Ясәвидәйләрне бәяләүдә «яңа караш» тәэсире дә берникадәр җилкенеп ала. Ә. Ясәвинең 1991 елда Ташкентта басылган «Хикмәтләр» китабына Ибраһим Хаккулов язган зур кереш мәкаләне шундый хезмәтләр рәтенә кертергә була. Автор баштан ук Ә. Ясәви иҗаты кебек уникаль күренешне «Төрек хөкемдарлары караханилар (дөресрәге, Сәлҗүк дәүләте) белән кара-кытайлар сугышлары һәм аларның дәһшәтле нәтиҗәләре белән бәйли. Л. Гумилёв «Поиски вымышленного царства» китабында күрсәткәнчә, Елюй Даши җитәкчелегендәге кара-кытайлар һөҗүмнәре Көнчыгыш христианнары – несторианнар тарафыннан оештырылган Олы даланың (күчмәнчеләренең) беренче Көнчыгыш тәре яулары була. Амудәрья ярларына кадәрге Төркестан биләмәләрен үз хөкемнәренә буйсындырганнан соң, яуларын Котдес (Иерусалим) шәһәренә кадәр дәвам иттерә алыр өчен, несторианнар, күрәсең, үз хөкемнәренә буйсындырылган Төркестан мөселманнарына каршы тәре явы – аларны кысу-эзәрлекләү, көчләп чукындыру, рәхимсез террор һәм үтерү-җәзалаулар сәясәте үткәрәләр. Дини мотивларның соң чиктә активлаштырылуын Ә. Ясәвиләр түгел, несторианнар тагалар. Тарихта бу көчләп «христианлаштырулар», җәзалап үтерүләр һәм, гомумән, Көнчыгыш тәре яулары турында бер авыз сүз дә юк. Ә. Ясәви иҗаты – әнә шул гомумтарих күләм бәрелешләрнең, фаҗигаләрнең көчле һәм әрнүле поэтик кайтавазы. Көрәш, өметсезләнү чигенәчә кысылган Төркестан рәнҗүләренең үз позициясендә нык тору, протест авазы. И. Хаккулов ул протестның бернинди феодаль-клерикаль сыйныфларның өстенлеген саклау, изелгән хезмәт халкын коллык язмышына күндерү түгел (Ф. Энгельс ачыклавына таянып), «Ә. Ясәви иҗадиятенең мәгънәсе (бунтарь-протестлы, көрәшле) мистик эчтәлекле» булуын билгели. Хикмәтләр – шул заманның «нәкис (тупас), хасис (түбән, пычрак) бидинаять» хакимнәре золымы, шәфкатьсезлекләре, кыенлыклар астында түзеп булмас хәлдә калган хезмәт ияләре – игенчеләр, терлекчеләр, һөнәрчеләрнең әрнүле ризасызлык, протест авазы. Әлбәттә, «Диване хикмәт» кебек, дөнья әдәбияты системасында һәм стандартында яңа феномен, төрки әдәбиятлар форматын шәкелләндерүдә беренче адым булган бу күренешне һичкем гади, каршылыксыз күренеш дип расларга батырчылык итмәс иде. Ул, әйтик, ниндидер Павленко-Брежневлар стандартындагы «абсолютны» тапкан беркүзәнәкле социалистик реализм түгел. Әйтик, ул «пролетар-илебей аскетизмы идеологиясе – табигый стихияле халәтен дә түгел. Аны заманының иң күренекле укымышлы нәсел дәвамчысы дөньяга таныткан. Әхмәд Ясәвинең әтисе Ибраһим, бабасы Мәхмүд, бабасының әтисе Ифтиһарлар да күренекле суфи шәехләр булганнар. Ул үзе дә 38 мәртәбә хаҗга барып кайта. Бохарада барлык мөселман дөньясына танылган Иран-Төркестан шәехе Йосыф Хамаданидан (1140 елда 98 яшендә вафат була) суфилык дәресләре алган. Остазы вафатыннан соң ул аның урынына суфилар башлыгы булып кала. «Диване хикмәт»не ул үз исеменнән, үзенең икеләнүләрен, борчылуларын сөйләү рәвешендә (бүгенгечә әйтсәк, лирика жанрында) язган. Һәр шигырь юлы авторның күренекле дин галиме, суфи шәехе, акыл-хикмәт иясе булганын искәртә. Әмма шул фәнни-интеллектуаль нечкә, рухиятчелек югарылыклары пролетар-плебей аскетизмын олы мәдәни югарылыкка күтәрү максатына каратыла, шуны яклый, аның чикләрендә кала. Рәсми хакимият, реакцион феодаль-клерикаль юнәлешкә (партиягә) кискен тискәре мөнәсәбәте аның әсәрләрендә җәйрәп ята. Аның «Рисалә» дигән бер прозаик язмасы сакланган. Анда ул: «Бездин соңра, ахырзаман якын булганда, андагы мөшәехләр пәйда булгай кем, Иблис галәйһел-ләгънә алардан сабак алгай вә һәммә халык аларга мөхиб (гашыйк) булгай», – дип яза. «Диване хикмәт»нең 35[21 - Хикмәтнең тәртип саннары дүртенче басма (Казан, 1896) буенча бирелде.]