скачать книгу бесплатно
Шәймәрдән, аның күзенең яхшы карамаганлыгына шикләнеп, карышырга кыймады…
Сәгать җиденче егерме минут иде инде. Әллә соң трамвай белән генә фронтташы Илюша янына китеп барсынмы?
Ләкин булырга тиеш бит бу каланың да берәр Луи Армстронгы!
Быргылы концерт күрергә килүен дә онытып, ул ничек кенә булса да бер таксига утырырга ант итте. Усаллык белән түгел икән, бәлки, яхшылык белән җүн чыгар? Ул исә үзен яхшылык миллионеры булганы өчен ихтирам итә. Зәйтүнәсен дә шуның белән яулаган иде ич. «Уйлама да, чыкмыйм», – ди- гән иде. Шәймәрдәннең «Битеңдәге алтмыш өч сипкелең белән ант итәм, чыгасың!» диюенә чыдамады… Үзе саный алмаган, буталган, иптәш кызыннан санаткан – алтмыш өч. Эресе, вагы…
– Йомыш бар иде, энекәш, – дип эндәште ул үзенә төрттереп диярлек туктаган машина шофёрына.
– Кая сиңа, абый кеше? Утыр. Җилдән җитез йөрибез.
Шәймәрдән шофёр артындагы йомшак утыргычка кереп урнашты.
– Миңа, иптәш, шундый җир кирәк иде…
– Апкил шуны, белмим нинеме?
– Берәр музыкалы төшкә илтеп куй син мине.
– Ресторангамыни?
– Юк. Музыкалы… Концерт буласы берәр җиргә. Яктысына, кеше күплесенә.
Алгы ишекне ачып, таксига портфель тоткан зур гәүдәле, яланбашлы бер егет кереп утырды.
– Горкига, – диде ул, керә-керешкә үк. – Без дүртәү.
– Буш түгел бит, – диде шофёр.
– Син бәя күпертмә. Буш итмәбез. Кунакка барыш. – Егет Шәймәрдәнгә таба борылды. – Сиңа кысанрак булыр инде, абзый, төшеп тор. Ягез әле, егетләр…
– Сез нәрсә… – дигәнче, ул үзен сөйрәп төшергәннәрен сизми дә калды. Әмма ул тиз генә кереп китәргә торган бер егетнең якасыннан эләктереп алды да чәнчелдереп йолкып та чыгарды. Машинадан чыгып, каршысына портфельлесе килеп басты. Портфелен бастырып куйды да, бөтен саны белән артка каерылып, аңа кизәнде.
– Авыл тузаны!..
– Әх, до-ре-ми! Син әле шулай тик тормастан… Сезнең ишеләргә өс бирсәм, дөньяда яшәмим дә мин! – диде Шәймәрдән, бар зәһәрлеге белән бусының кулын артка каерып та куйды. Портфелен тибеп очырыйм дип кизәнгән иде, иңбашына кактылар.
– Гражданин! Нишләвең бу?
Эндәшкән кешенең милиционер икәнлеген абайлагач, җиңел тын алды.
– Нишлим? Концертка барыш. Менә болар сөйрәп чыгарды.
– Нигә сөйрисез аны?
– Сез нәрсә! Безнең әле кунакка барыш кына, ә аның кайтышы инде, – дип көлештеләр егетләр.
– Әйдә, аңлашырбыз, – диде милиционер Шәймәрдәнгә. – Өр әле.
– Дөрес, шул кирәк аңа, үзе бәйләнде, – диде шофёр. – Егетләрдә гаеп юк.
– Син, ялагай!.. Намусың бармы синең әзрәк?! – дип калтыранды Шәймәрдән.
Милиционер егет аны урам буйлап алып китте. Ерак бармадылар.
– Җитәкләп алып барасың, ә? Подручкым. Ә мин, хәзер син мине алып барган кебек итеп, тылдан фашист алып кайткан бар, энекәш, – дип сөйләнде Шәймәрдән. – Мин дә дошманга әйләндем микәнни?
– Син түгел, эчүчелек безнең дошманыбыз, абзый.
Исем-фамилия сораштырган арада, каршы ишектән чал чәчле, боек карашлы бер майор килеп чыкты. Шәймәрдән белән дежур лейтенант бәхәсенә колак салды.
– Нишләп эчеп йөрисез авылдан Казанга килеп? – дип сорады каршыдагы лейтенант. – Үзебезнекеләр дә җитәр- лек.
– Эчәргә килмәдем мин, билләһи газим, эчәргә түгел. Туры килде әз генә. Миңа Луи Армстронг кирәк.
– У-у, әти кеше, эш харап ук икән бит сезнең, Армстронг эзләп йөрисезмени? Ван Клиберн кирәк түгелме?
– Нам клевер кирәк түгел. Колхоз люцерна бүлде.
– Горячка, – диде милиционер.
– Әйе, лейтенант, Армстронг эзләп йөреш. Австриядә чакта патефоннан уйната идек без аны. Анда берәү снарядның амбразураны актарганы шикелле итеп быргы уйнатып үзәкләрне өзгән иде.
– Турист булып барган идегезмени?
– Әйе, лейтенант. Гаубица көпшәсеннән карап йөрдек Европа маҗараларын. Ник дисәң, һәр матурга фашист оялаган иде.
– Армстронг да сезнең белән идеме?
– Безнең белән иде, лейтенант. Җиңеп кайтканда, станция саен безгә уйнады.
– Ак горячка, – диде Шәймәрдәнне алып килгән милиционер.
– Кысылма! – дип кычкырды Шәймәрдән, сабырлыгы сынып.
– Әйтәм ич…
– Таптыгызмы соң ул Луи Армстронгны? – диде лейтенант. – Әллә Америкадан, кабереннән уятып китерикме сезнең янга?
Шәймәрдән, урыныннан торып, кепкасын салды.
– Бусын белмәдем. Борчып йөрмәгез алай булгач. Сез мине чыгарып кына җибәрегез дә, үзем табармын әле берәрсен.
– Әллә берьюлы өчнеме? Дүрт борынга, – дип көлде милиционер.
– Күреп тордың ич минем ике борынга менеп төшкәнне. Ул кабахәтләрне кунакка җибәрдегез дә кунак булып килгән кешедән сорау аласызмы?.. Минем берәр концерт карыйсы килә. Җибәрегез сез мине.
– Сержант, син такси номерын язып калдыңмы? – дип сүзгә кушылды талчыккан карашлы майор.
– Юк иде шул, иптәш майор.
– Бар, тап, язып кил. Бел аны!
– Утыз өч тә уналты, – диде Шәймәрдән.
Майор, милиционерга шелтәле караш ташлап, яшел тышлы бер китап ачты да телефонга ябышты.
– Филармонияме? – диде ул. – Хәерле кич. Майор Җәмилов борчый. Сезнең бүген берәр урында джаз-фәлән… шуның ише берәр концерт бармыймы?.. Диксиленд?.. Ленинградныкы укмыни? Рәхмәт… Фазыйлов, болай итик, – диде ул лейтенантка, трубканы куйгач. – Спорт сараенда Ленинград артистлары уйный, ди. Озат әле моны шунда… Гафу итәсез, кем әле?
Ул, елмаеп, Шәймәрдәнгә таба иелде.
– Шәймәрдән.
– Шәймәрдәнне шунда илтеп кертеп куй. Башланырга – ярты сәгать. Карасын… Миңа вакыт тими. Югыйсә без дә тыңлаган ул Армстронгны блиндажларда. Шәп уйный, әйеме, фронтташ?
– Шәп уйный иде, иптәш майор.
– Мин оныткан инде Коттбус, Люббеннарны, Берлины гына онытырлык түгел. Бүген безнең истә җинаятьчелек Коттбуслары, эчкечелек Люббеннары. Җитәргә иде шуның Берлиннарына!..
…Шәймәрдән Касыймханов машинаның кызыл палас җәелгән идәненә ялтыравыклы күн итегенең үкчәсе очын гына тидереп утырган иде.
«Хатынны да аласым калган, – дип үкенде ул. – Бик коры булдым әле бүген мин аның белән. Алай ярамый…»
– Кем булып эшлисең? – дип сорады лейтенант.
– Иртәгәдән тегермәндә, – дип җавап бирде Шәймәр- дән.
1975
ГАЛЬЕРИ
– Тынсыз калыйм – кабызам!..
Җәйләүдәге күчмә йортта арзанлы вермут эчеп утырган өч көтүче ир тышка йөгерешеп чыкты. Кичке савымны алырга килгән шофёр һәм аның йөкле булганга сыер саву эшеннән хисапчы итеп күчерелгән хатыны, сугышалармы әллә дип, алар арасына ташландылар. Сыер савучылар да җыелышты. Бөтен җәйләүне көтүчеләрнең кайнар бәхәсе яңгыратып торды. Шау-шу, ыгы-зыгы. Җәйләүләрдә шушындый чакта кызык.
– Кабызам дигәч кабызам! – дип, беркемгә атамый җикеренде көтүчеләрнең берсе. Аның битен төк баскан, кара күзе, сигарет төтене кергәндәй, кешеләргә кысылып, төбәлеп карый, ә тулы ирене бер чите белән елмаеп тора. Тавышы көр, калын, ышанычлы. Ул, бик зәһәрләнеп, түгәрәкләп төрелгән чыбыркысын сүтмәкче була, ләкин чыбыркы чуалган иде. – Кабызам! Кулны кис, аякны… Валлаһи… кабызам! – Ул чалбарыннан күлмәге чыгып торган яшь көтүче өстенә килә башлады. – Әйдә, куй! Үзең шикелле тел бистәсе дип беләсең мәллә мине? – Комбайн каешыннан ясалган авыр чыбыркысын, менә-менә селтәнеп сугам дигән шикелле, корсагы турысында селеккәләде.
Тегесе дә, ул каршы атлаган саен, ачык изүеннән йонлач икәне күренеп торган киң күкрәген киереп, аңа таба якынайды.
Шушы урында аларның араларына керделәр.
– Сыер шикелле тыгыналар да… – дип, иң алдан хисапчы хатын атылып керде. – Ташла чыбыркыңны, Гали абый!
Гали, җиңел генә итеп, сул кулы белән аны читкә этеп җибәрмәкче иде, хатын аның чыбыркысына ябышты.
– Кит әле моннан, кырмавык шикелле ябышты! – дип кычкырды Гали. – Син ул тыгынгансың. Кара моны… – Ул күлмәге өстеннән бер генә сәдәпкә каптырып халат кигән хатынның эченә карап куйды. – Җиде ай дигән була тагын. Монда инде елдан ашкан.
Кыска итеп кычкырып көлеп куйдылар.
– Телеңне тыеп сөйләш, яме! – Шофёр егет хисапчы хатынын сак кына читкә этәрде дә Галинең изүеннән каптырып алды. – Ник саныйсың син минем хатынымның айларын? Башта миннән рөхсәт сорадыңмы?
Гали, җиңел генә ычкынмакчы булып, пешкәктәй аска-өскә талпынып караган иде – булмады. Шофёрның вак җәрәхәт эзләре белән тулып торган кулы нык, саллы иде – балта саплыкка киптерелгән өрәңгемени!
– Җибәр әле, Самат, уеннан уймак чыгарма. – Яшь көтүче шофёрның иңбашына каккалап алды. – Бозма әле безнең бәхәсне.
– Ник минем хатынга кагыла? – Ул карашы белән Галине тагын бер кат сөзеп алды да кулын ычкындырды.
– Кая, Нәкый, куй, – диде Гали яшь көтүчегә. Түгәрәктән чыкты да, киң селтәнеп, инде чишкән чыбыркысын сузып салды. – Кабызам булгач кабызам.
– Өч яртыдан бәхәсләшәбез, – диде Нәкый. – Таяк башына беркетелгән шырпы кабына чыбыркы очына бәйләп шырпы кабызам, ди. Камчы белән… биш метрдан!..
Хатын-кыз таралышып бетте.
– Аннан булыр да!
– Очты синең яртыларың, кабыза… Шуның өчен дә – Гальери. Ул, пәрәми, Ибени Хөршите кызы Нәркисне дә бәхәстә отып алды.
Бусы хакында күпләр белә иде. Бусы – Галине Гальери иткән дан. Бу аның, үзе уйлаганча, элеккеге мактанычы. Егетлегем, мине ир иткән, дөньяга таныткан эшем, дип уйлый иде ул үзе. Бөтен кеше дөньяга үз сүзен әйтеп калдырыр өчен килә. Гальери дигән кушамат – аның шундый сүзе. Утыз биш ел гомер итеп, аның әле халык теленә кергән бу сүзнең үзен данлыймы, хурлыймы икәнлеген ачыклап җиткергәне юк. Авылда кем кушаматсыз? Данлы дисәң – моннан данлыраклары да бар, хурлыклысы дисәң – хурлыклырагы да. Исе китми.
Әйе, моны һәммәсе белә. Хисапчы хатын гына ишетеп белми икән. Шофёр аны күрше районнан алып кайткан иде. Җиде ай элек кенә.
– Кызларны отып та алалармыни сездә?
– Дөнья булгач, булгалый, – диде Самат. Инде күчмә йорт артына күчеп шаулашкан көтүчеләргә таба китте.
– Мә, – дип, Гальери Нәкыйгә шырпы кабы сузды. Өр-яңа кап.
Нәкый, күкертле кырын өскә каратып, шырпы кабын бер таякка беркетте дә җиргә кадап куйды. Ә Гальери чыбыркы очына шырпы бәйләде һәм, нык селтәнеп, аны артка сузып салды.
Нәкый казык каршына барып басты. Бу ызгыш мәгънәсез күренсә дә, ул отылам дип шикләнә иде. Чөнки белә: Гальери беркайчан да кулыннан килмәстәйгә алынмый. Алай да, сер бирергә теләмичә:
– Ятып, кендек белән кадак суырган шикелле ич инде бу! – дигән булды.
– Аллага тапшырдык, – диде көтүчеләрнең Гариф атлысы.
Гали өчен дөнья гаме бетте. Ул бөтен игътибарын чыбыркы очы белән биш адым ары торган шырпы кабына төбәде кебек: тел очын чыгарып, күзен кыса төште. Тыштан тыныч күренсә дә, дулкынлана: ирененә капкан сигареты калтырый. Ул торышы, торышы! Галәмәт! Теле белән черки ялмап алырга әзерләнгән бака диярсең.
Шофёр Самат казыкка иелгән генә иде…
– Әйдә инде, көттермә! – диде Нәкый. Тавышы нигәдер пышылдап кына чыкты.
– Анау карга гына очып китсен дә… – Гальери ияген югары чөйде, сул кулын чалбар кесәсенә тыкты.
Һәм… чыбыркы шартлады! Сизми дә калдылар. Шофёр Самат чытырдатып күзен йомды. Борын төбендәге шартлау тавышы Нәкыйне сискәндереп җибәрде, күзенә утлар күренде. Гальери, атылып килеп, йөзе белән казыкка капланды, торып басканда, аның чыбыркы очындагы шырпы яна, ә сигарет төтенли иде инде.
Ә Гальери һәйкәл кебек һаваланып карап тора.
– Мал-лай! – диде Нәкый.