
Полная версия:
Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том
– Дөньяга да икенче тапкыр килмиләр. Беренче һәм соңгы тапкыр гына.
– Ә укуым калыр микәнни? – дидем мин, аның белән бәхәсләшүдән бигрәк үз-үземә сорау биреп.
– Тормыштан да олырак мәктәп юк. Иске тормыштан яңасына күчәр өчен күпер кирәк. Иң мөһиме – күпер. Бүгенге белән киләчәкне тоташтырасы күпер. Безнең бәхетебез – шундый күпер салуда. Крестьянның ни өчен җаны-тәне белән коммунизм яклы буласын беләсеңме? – дип сорады ул, саубуллашкан чагында. Кулын иңбашыма салып, җавабын да үзе әйтте: – Ул станцияләрне үз кулы белән төзегәнгә күрә. Үзең пешергән тәмле… Үз кулы белән, аңлыйсыңмы, Иман Имамович?
Аның янына баруым кирәк булды микән? Эшкә моның артык файдасы тимәде дә шикелле. Ә үзем өчен…
Бу юлы авылга озакка кайтасымны аңладым. Кая ул пальто белән бүрек! Укуымны дәвам иттерә алмадым. Калганын тормыш үзе өйрәтте.
Пароходта түземсезлек белән ярга аяк басасы вакытны көттем. Көянтә-чиләк аскан Кәүсәрия, чәчәктән чәчәккә очынган күбәләк кебек җилпенә-җилпенә, Ширәмәт морзалар бакчасына төшеп, мине көтеп торадыр шикелле иде.
XБезнең хыялларыбыз матур иде. Салыначак станция Мәскәүдәге князь Юсупов сараеннан бер дә ким булмастыр сыман тоела. Институтта безгә Кашино крестьяннарының җыйнаулашып салган электр станциясен алып барып күрсәткәннәр иде. Хәер, күрсәтмәсәләр, ул безнең күңелебездә зуррак, матуррак төстә, Ленин исеме белән бәйле булганга, яңа дөньяга омтылган ярлы крестьяннарның кабатланмас бер җиңүе рәвешендә калыр иде; бактың исә, гади бер корылма икән. Ә заманында, мәшһүр ГОЭЛРОга кадәр, крестьянның зирәк акылы һәм сөялләргә катып беткән тырыш кулы белән юктан бар итеп корылганга күрә, ул да ихтирамга лаеклы төзелеш иде.
Ул чагында үземнең дә шундыйрак бернәрсә салырга тотынасымны белсәм, Ленинга үлми торырга кушып, биш ел элек хат җибәргән булыр идем, ә хәзер Кашино крестьяннары кебек без аны ГЭС ачылуга кунакка дәшәр идек.
Без курткабызда МОПР6 значогы йөртә идек, галстук такканнарны комсомол җыелышларында тикшерәбез, кызлар белән үбешмичә генә йөрибез. Безнең хыялларыбызны ГОЭЛРОның тиздән бөтен ил буйлап кабынасы утлары биләгән иде. Йөз меңнәрчә кубометр бетон салу, үземне миллиметрлы төгәллек белән корыла торган куәтле-куәтле җиһазлар белән эшләргә тиешле кеше сурәтендә хис итүем канатландыра иде. Без үзебезне ил өчен гадәттән тыш кирәкле белгечләр итеп сизә башлаган идек инде. Глеб Максимилианович Кржижановскийның, Карунин мәйданындагы СССР Госпланыннан безнең институтка килеп, Ангара елгасы куәтен электр тогына әйләндерү һәм шуны меңәр чакрымга тапшыру, Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясе, атом-төш реакциясе хакында сөйләүләреннән күңелебездә кузгалган җилкенүләр, түземсезләнеп киләчәккә ашкынулар белән миңа нарком тапшырган бурыч арасында аерма ай-һай зур иде!.. Хыялларымнан бик артка чигендем түгелме соң? Кайчан гына без, бер төркем студентлар, Глеб Максимилиановичның Садовникидагы иске фатирында әле бәхәсләшеп, әле уен-көлке белән онытылмас кичләр үткәрә идек. Ә хәзер мин кайда, нишлим, бурычым ни, хыялым нинди? Бармак белән санарлык шәхси әйберләремнең иң кадерлесе – шул кичтә ул кул куеп бүләк иткән китап – «И. И. Сквор- цов-Степанов. СССРны электрлаштыру» – олы хыялларымның чәлпәрәмә килүенә шаһит бер истәлек кенәмени инде? Электр станцияләрен илнең йөрәге, ә ток йөгерә торган чыбыкларны кан тамырлары белән тиңләштерү заманнары иде. Газеталар Идел, Днепр кебек елгаларда башланачак фантастик төзелешләр хакындагы сүзләр белән тулы. Төрле проектлар, идеяләр, Чирчик гидростанциясе проблемасы тирәсендә дуслар, дошманнар бәрелешә башлады. Без, үзебезне шул идеяләрне тормышка ашыручылар урынына күреп, аларны яратып һәм яклап бәхәсләшә идек. Мин хыялымда Днепрогэска китәрмен һәм шунда меңләгән кеше арасында йөрермендер кебек иде.
Ә моның урынына язмышым күп катлы, колонналы-аркалы, бизәк-нәкышләр белән чуарланып беткән йорт каршындагы эт оясы ише генә булып күренгән авыл станциясенә килеп бәйләнде. Канатлы хыялым язмышым белән килешмәскә кушты. Максат белән чынбарлык уйларымда кара-каршы бәхәсләште.
Алай да…
Баштагы көннәрдә, зур газаплар кичерә-кичерә, әнә шул хыялларым үлгән кебек булды.
Кайбер төннәрне, йокыга китә алмыйча, уемда гел исәп-хисап ясыйм, лампага ут кабызып, таң атканчы бәләкәй станциянең төрле күренешләрен кәгазьгә төшереп карыйм. Эш алай ук тез буыннарын калтыратырдай катлаулы булырга охшамаган. Исәбем белән бөтен эш күләме изгеләр зираты торган ташлы үр итәге буенча – елгага янәшә – нибарысы йөз сажин озынлыгында, ике-өч метр тирәнлегендә төп канау казып, аннан тагын язгы суларны, җәйге ташкыннарны уздырып җибәрергә запас канау ерудан, җиде-сигез метр биеклектәге агач буралы буа буудан, казанлыкны киңәйтеп, тирәнәйтеп, шунда имән субайларга станция бинасы корудан һәм тегермән салудан гыйбарәт. Ә авыл урамнарына баганалар утыртып чыбык сузу мунчадан соң салкын әйрән эчеп җибәргән шикелле рәхәт кенә булыр кебек. Иң мөһиме, гадилек, эшне мөмкин кадәр җиңеләйтерлек җай табу.
Нарком яныннан кайткач, төп сызымымны, исәп-хисап кәгазен тотып, Каһир Сафин янына кердем. Ул кәгазьләремне борын тишекләреннән бөркелеп чыккан тәмәке төтене белән өретте дә:
– Шәп! Миңа ошый бу, шайтан! – дип, бүлмә буенча йөренде.
– Иртәгә керешик, – дидем мин.
– Иртәгә?!
– Иртәгә. Сузарга ярамый.
– Сузарга дип… Халык ни әйтер бит әле!
– Ни әйтер дип… Бу нәрсә халыкның үзенә кирәк ләбаса! – дидем мин, кәгазьләремне җыеп.
Мөгаен, кыяфәтем бик мескен булгандыр. Каһир моны шәйләде, ахрысы.
– Борчылма, халык риза, риза!.. Ярый, иртәгә халык белән тагын бер сөйләшик, – диде ул.
Җыелышны кичкә җыярга булдык.
Авылда дүрт йөз сиксән хуҗалык санала, эшкә шуның яртысыннан берәр генә кеше чыкса да… Кәгазьләремдәге эш вакыты тагын ул хуҗалыкларның яртысында ат булуын күздә тотып исәпләнгән. Өч ай, иң күбе – дүрт, шул җитә. Идел буарга чыкмыйбыз. Немецлар белән американнар моның ишеләр белән булышмый да. Анда электр станцияләренең егәрлеген меңнәрчә ватт белән саныйлар.
Икенче көнне кичкә кадәр үземне кая куярга белми йөдәдем. Иртәдән су буенда тулгандым бугай, таяк белән комга нидер сызгаладым, боздым, тагын сыздым. Аннары өелгән бүрәнәләрне, ярылган такталарны җентекләп санап чыктым, шәмәхә карандаш очын төкерекләп, дәфтәргә теркәдем. Кояш такталарны, агачларны киптерә, һавага сизелер-сизелмәс кенә кайры исе чыккан. Тургайлар сайрый, инешнең аръягындагы болында бытбылдык кычкыра иде.
Күзне чагылдырмасын өчен, ак дәфтәр битен үз күләгәм белән каплап, кояшка һәм елгага аркан утырган идем. Бераздан артта «эһем!» дип тамак кырдылар. Яныма Сөләйман килеп басты – мин туй мәҗлесендә күргән кеше. Иңбашына балта аскан.
– Саныйсыңмы? Сана, сана. Ике усак такта җәмәгать файдасына тотылды, дип яз. Бүгенге көн белән. Әле генә чишмәне ныгыттым, улак ясадым. Үземнең кадакларны тотып тордым, кайтарып бирерсең – анысын да язып куй. Сөләйман Ишбулат улына ун данә кадак тиешле, диң.
– Әле эшкә тотынмаган, ә чыгымнары бар икән инде. Ниндидер чишмәгә такта әрәм ит…
– Бер дә «ниндидер» түгел. Тегермән астындагы таш чишмәне яңарттык.
– Станция салгач, барыбер су астында кала ич ул.
– Шул шул менә, салгач. Ә салалмасак?
– Кем әйтә аны?
– Менә мин – Сөләйман әйтә дисәм нишләрсең? Сәвиткә барып чагарсыңмы? Сәвит нәрсә ул – дәүләт. Ә дәүләт өчен Сөләйманга казна ипие ашатып яткыру һәммә яктан зыян гына. Шуңа күрә мин аресттан курыкмыйм. Аресттан курыкмыйм, дим, чөнки мин – тугыз бала атасы. Мине алсалар, кем өстенә кала алар? Дәүләт өстенәме? Ә минем балаларым Аллага шөкер! Үземә охшаганнар – кешегә соңгы ыштанна- рын салып бирергә торалар. Икесе камсамулда йөри. Чишмәгә яңа бураны менә шулар бурашты. Син онытма, яме, миңа син ун бөртек кадак бурычлы. Онытма: төп-төгәл ун.
– Шикләнмә, абзый, мин монда кешеләргә донос ясарга дип килмәдем, – дидем мин, бу абзыйның фәлсәфәсенә ни көләргә, ни ачуланырга белмичә. – Дәүләт мине, әнә шул тугыз балаң яктыда, рәхәттә яшәсен өчен, станция салырга җибәрде.
Аның кояшта янган җыерчыклы йөзенә елмаю җәелде. Кулындагы балтасын, тукылдатып, бүрәнәгә каптырды да каршыма утырды.
– Анысы, энем, дәүләткә безнең ише кара халыкның өе төнлә дә якты тору файдалы микән? Ул бит, якты булгач, төн кыскара дигән сүз. Инде хәзер уйлап бак: әгәр дә мәгәр минем өйдә төн кыскарса, Хәдичә апаң ул тугыз малайны кайдан гына алып бетерер иде? Шулай булгач, безгә ни нәстәгә ул стансы? Тегермән ташы әйләндерергәме? Минем көз көне бар хәзинә – лардагы өч капчык арыш, биш-алты пот бодай, шуңа өстәп, бераз тары. Ә мин аны, кирәксә, урт тешләрем белән дә тартам! Ә ни нәстәгә миңа электр уты? Гәҗит укыргамы? Күз бозып! Гәҗитне безгә Ширәмәт Бәйналы укый. Килеп чыга ки, стансы фармазон өчен генә, ә?!
– Нәрсә ул фармазон?
– Фармазонмы? Безнеңчә әйткәндә, әтәч ише кәпрәю буладыр инде, син миннән башлырак, беләсеңдер. Аннары нине әйт әле син миңа, ептәш Зәйнушин, стансыны бөтенең бергә җыйнаулашып саласымы?
– Җыйнаулашып саласы, җыйнаулашып файдаланасы.
– Әгәренки миндә бер ат, ә Тархан Азаматының дүрт аты булса? Аның өендә сигез пар эш кулы, ә минекендә өч кенә пар булса? Стансы салмага алардан ничә кеше чыгар да, минем өйдән күпме чыгарырсыз? Минем болындагы печәнне кем чаба, игенне кем ура?
Мин моны уйламаган идем әле, ни дип тә җавап бирә алмадым.
– Уйларбыз, – дидем.
– Уйлагыз, әлбиттә, уйларга нәчәлникләр күбәйде. Мәгәр безнең башка да тай типмәгән. – Ул учына төкерде дә, сабына сугып, балтасын алды, ярык тырнагы белән аның йөзендәге күгәрекне ышкыды. – Егет булсаң, син болай ит, энем. Нит, әнә шул Тархан Азаматы, стансыга чыкмаса, минем болын печәнен дә чабып бирсен.
– Ә син үзең нишләрсең?
– Курыкма, Сөләйман абзаң мич башында түшәмгә төкереп ятмас. Миңа шәхсән стансы салуы кызык. Уракны аны алты яшьтән урырга тотынган, бәлки, миңа күптәннән стансы тансыктыр. Ә? Мине катнаштырырга теләмәсәң ирексезләмим, үзеңә кара…
– Шикләнмә, Сөләйман абзый, катнашырсың.
– Нишләп ялгызың утырасың?
– Уй корам.
– Әле уйлый-уйлый чәчләрең агарыр, энем.
– Станциянең планы бар инде.
– Күке дә «балам бар» дип йөри, ди. Ә баласын саескан утырып чыгарган… – Ул аягына басты, балтасын килгәндәгечә иңбашына куеп тотты. – Берүк оныта күрмә, ептәш Зәйнушин, син миңа төп-төгәл ун данә кадак тиешле каласың. – Ул, кырынмаган ияген учлап, миңа өстән карап торды да: – Чәчең агарыр әле, энем, – дип китеп барды. Сул аягының чабата киндерәсе җирдә сөйрәлә һәм сукмакта чак күренерлек эз салып бара иде.
Өйләдән соң инеш буйлап түбән төшеп киттем. Тынычландым кебек. Крестьянның маңгаена тай типмәгәндер. Чыгачак. Ике йөз кырык кеше, дистәләгән ат, сыер. Илле көрәк, илле носилка, кырык балта, илле йөкче. Якынча, билгеле. И-и!.. Тапканмын да соң эч пошарлык нәрсә! Башымны каерып, болытларга карап көлеп җибәрдем. Күзем, әүмәкләшә-әүмәкләшә, өсте-өстенә өерелешеп килгән болытларга төште. Күңелемә, шул якны баскан эңгер-меңгер шикелле, шом тулды. «Әгәр, – дип уйлана башладым мин, тау кыясы астында төзелеш урынын карап, – әгәр ару гына башланып киткән эшне әнә шул болытлар ише бер хәвеф басып китсә?» Өч-дүрт ай… Шуның күпме көне аяз торыр бит әле! Корылык китсә дә харап. Ике йөз кырык кешенең кайсысыдыр авырыр… Атларның кайсысы аякларын сындырса, колынласа, ә кайсысын хуҗасы сатса яки суеп ашаса, кайсысы чыгымчыласа?.. Тагын күпме шундый көтмәгән-уйламаган нәрсәләр килеп чыкса?
Болар кәгазьләремдә исәпкә алынмаган, башыма кереп карамаган, күңелемә килмәгән. Аннары соң крестьянның печән чабасы, урак урасы – тагын әллә ниләр эшлисе дә бар ич әле!
Эре тамчылы яңгыр яварга кереште. Мин читән, абзар сыларга ак балчык ала-ала кәрнизләнеп калган куыш астына постым да, изүемне чишеп, сызымнарымны култык астына яшердем. Башымдагы уйлар таралды. Тау түбәсендә кайсыдыр бер төшкә яшен бәрде, ахрысы, мин, таш ишелгән авазга куыштан чыгып, өскә карадым һәм чак кына читкә янтаеп өлгердем: баш очымнан гына ябалак кебек тавышсыз тизлек белән чүлмәк кадәрле түгәрәк таш очып үтте дә яр кырыенда күздән югалды. Аның тоба суына шапылдап төшүен ишетми калдым, игътибарымны бүтән нәрсә җәлеп итте – югарыда ниндидер хәрәкәт сизендем, кемдер тау кашы артына качкан шикелле булды. Өстемә баягы таш кузгаткан туфрак коелды. Ни булыр бу дип, югары менеп киттем. Тезләремне, күлмәк җиңнәрен буйый-буйый, юешләнгән ак балчыкта тайгалап, ныгып җитмәгән әремгә, шайтан таякларына, ташларга ябыша-ябыша, өскә үрмәләдем. Ак ташларны зәңгәрләтеп, ә яшел үләннәрне, вак куакларны агартып, тагын яшен яшьнәде, тауның эчендә күк күкрәде сыман. Манма чыландым, йөрәгем еш-еш тибә, тыным буыла, тырнакларым каерылуын да тоймыйм. Тау күкрәгеннән тырпаешып чыккан очлы ташлар, кытыршы һәм чәнечкеле гөлҗимеш куаклары кулымны тырный. Бер-ике тапкыр аягым таеп, бармак очларында гына асылынып калдым. Кая ашкынам соң әле? Әйтерсең лә артымнан куа киләләр.
…Ә өстә җан әсәре дә юк иде. Иңкүлектә ялгыз ат утлап йөри, күк күкрәгән саен, ул муенын турайта да башын тагын ия, тышаулы булганга күрә, кушаяклап алга сикергәндә, яшен яктысы аның ялын ялкын телләре сыман кызартып күрсәтә, ат үзе тимерчелек учагыннан чыккан утлы күмергә охшап кала.
Аръяктагы киң болынга авыл көтүе таралган, юлдан җигүле ат бара, ә арбага утырган юлчы җыр суза.
Авыз эчемнән генә көлеп куйдым. Кемдер сагалап, өстемә таш тәгәрәтте дип уйлавым артык бугай, үземнән үзем оялып киттем. Ташны, мин текә ярдан күтәрелгән чакта, күземә карап, тагын тәгәрәтә алырлар иде ич. Моны ул качмый-нитми, йөземә бәреп, чарасызлыгымнан көлеп, үзенең өстенлеге белән масаеп эшләр иде. Туктале, берни кырмас борын кемгә хаҗәт тә, кемнең мәкерле ниятенә каршы чыктым соң әле мин? Каян килгән Алланың кашка тәкәсе!
Күккә карап һәм битемне яңгырга куеп, тагын көлмәкче идем дә кире уйладым, ә Рамазанов? Ул кемнең үт куыгына таш булып кергән дә ничек корбан булган соң? Урыныннан яңгыр кузгаткан очраклы таш белән Рамазановның кул астыннан табылган револьвер арасында уртаклык булмаса да, үз-үземне аямыйча тау башына менүем әрәмгә китмәде. Яр читенә килеп, түбән карадым. Шундый текә тауга менгәнмен. Өстә торуы рәхәт. Кем белә, бәлки, һәрчак шулай уяу тору кирәктер. Шуны сизеп, күңелемә искәртеп куйдым. Алны-артны карамыйча, канатланып, шушы ярга үрмәләп менүем файдасыз булмады. Табигать белән кеше арасында очраган теләсә нинди куркыныч очрак эзсез калмый.
…Табигатькә мөнәсәбәтем – аны тоюым, аңлавым – гомерем буена сабак булды…
Күлмәгем астына тыгып куйган сызымнарым һәм саннарым шәмәхә карандаш белән сырланган иде – кәгазьләр җебеп, язулары җәелеп беткән булып чыкты.
Моны начарга юрадым.
Хәер, яттан беләм, эшне алардан башка да башларга мөмкин, тик төп документның һәрвакыт кул астында торуы кирәк, кем килеп сорамас йә карамас, яңадан яңартып, төзәтеп сызасы булыр.
Бер бит кәгазем җиргә төште. Алырга иелдем. Кытыршы ташлар, кылганнар һәм шайтан таяклары арасындагы ялангач җирдә бер эз ярылып ята иде. Монда, таштан ташка сикерә-сикерә, кемдер әле генә каядыр үткән. Тау очындагы гаять зур ташка менеп, күпме генә карансам да, тирә-юньдә җан әсәре күземә чалынмады. Хәер, тауның тирән-тирән ерганаклар белән телгәләнгән, сыеныр, посар өчен уңайлы урыннары күп.
– Яра-а-р, – дип куйдым. Гаҗәп, бу хәлгә һич аптырамадым. Әйтерсең лә көтелмәгән нәрсә юк, шулай тиеш.
«Яңадан сызармын», – дип уйладым мин, кәгазь битен җирдән алып, барысын бергә түгәрәкләп төрә-төрә.
Яшеннәр болыт көтүен инеш буенча түбән куалап төшеп китте. Шунда юнәлдем. Яр белән басу арасындагы юеш үләнле тугайлар, болын, ә аннары түбәнге рус авылының ызанлы басулары башлангач, әле елга яры буйлап сузылган киртләч-киртләч тайгак көтү сукмакларыннан, әле үги ана яфраклары, бөтнек һәм кыяк баскан тирән ерганакларны турылай кисеп, ә сулыларын әйләнеп чыгып, мин бардым да бардым. Ботинкам лычкылдап, лайлаланып, табанына үзле балчык ябышып бетте, чалбар балаклары манма су булды. Инешнең ат дагасы кебек түгәрәк бер борылышыннан күтәрелеп киткән үр башында биш гөмбәзле һәм шәмдәй туры манаралы, куе кызыл кирпечтән салынган чиркәү, дүртпочмаклы, пычрак сөремле кирпеч торба (соңыннанрак мин аның спирт заводы морҗасы икәнен белдем) күренеп тора. Хайван сөякләре чәчелеп яткан үләксә киртәсен тирәләп үттем, бер урында, инеш борылышын турылай кистерәм дип, сазлыкка кереп киткәнмен, баскан саен сиртмәле бишек шикелле тирбәлгән түмгәклекне узып, шәмәхә ләмле, суында һичнинди үлән үсмәгән һәм бөҗәк йөзмәгән чоңгылларга килеп терәлгәч, читкәрәк тайпылып, кире борылдым, юеш үләнне ерып үткән эзгә юлыктым. Кемнеке? Иясе кайда?
Артка әйләнеп карадым. Баш очымда сазлык акчарлаклары, тәкәрлекләр очып йөрергә тотынды. Җирдән җылы пар күтәрелә иде инде, болытлар арасыннан ялтырап кояш чыкты. Офыкта салават күпере ачыла барды. Өстендәге болыт юрганын Кама ягына этеп төшергәч, бая мин басып торган тау киерелеп җибәрде кебек. Чыланып һәм учма-учма булып маңгаема ябышкан, күземне томалаган куе, авыр чәчемне бармак араларыма кыстырып сыктым да тагын аска таба киттем. Бөркү иде. Кояш турында алсу төскә манчылган томанлы һавага черкиләр, озынборыннар көтүе күтәрелде, аларны зәңгәр канатлы энә караклары аулый башлады.
Артымда тирән сулыш ишетеп, катып калдым – юк, куркып түгел, ә зиһенем белән анда ни икәнен чамаларга тырышып. Кошлар авазын ишетмәс булдым, аның каравы кемнеңдер аяк атлавын сизендем. Коры чак булса, үлән кыштырдар иде; хәзер чыжлап-чыжлап кына ала – кемдер миңа таба якыная иде. Күзләремне ян-якка йөртеп, сулыш иясенең үземнән ни ара торганын чамаларга маташтым. Сулыш алуына караганда, ул бик якын, ахрысы. Аяк атлавы сак, ләкин аллы-артлы бер-берсенең эзенә басып ике кеше килә кебек. Кинәт борылып карарга кыймадым, алай итсәм, артымдагы зирек агачлары арасыннан пәйда булачак ул кеше, бар көчен туплап, шундук миңа ташланыр кебек. Әгәр дә тау башында калган сыңар эзнең иясе булып чыкса, минем аулак урынга килеп җитүемне көтсә? Ә бу тирәләргә кеше заты сирәк аяк баса булса кирәк. Берни сизмәгән кеше шикелле кузгалып киттем һәм, ике-өч адым баргач, кинәт алга сикердем дә үземә таба посып килүчегә йөз белән борылдым. Алдымда мүкләк кара сыер күреп, кычкырып көлеп җибәрдем. Тавышымнан куркып, ул алгы аяклары белән генә читкә сикерде дә башка кымшанмады, юеш, көдрә чуклы озын койрыгы белән үзен борчыган кигәвенгәме, сукыр черкигәме селтәнде. Муенына бау белән агач асканнар, алгы аяклары арасында сөйрәлеп йөри, ахрысы. Сыер, авызына капкан үләнне чәйни биреп, башын миңа таба борды; сул күзен вак чебен сарган, ул өзлексез озын керфеген кага, уң күз алмасына перламутр төймә ябышканмыни – ак төшкән, көтүдә йөрми торган сукыр сыер икән.
Зиреклектә ат пошкырганы ишетелде, ул да түгел, куе үләндә сыер салган сукмак буенча кара, зур бер эт томырылып килә башлады. Беренче мәлдә мин аны сыерның бозавыдыр дип уйладым. Ул миңа ташланасы булса, билгеле, елга ярына кадәр йөгереп җитәргә, ярдан суга сикерергә өлгермим инде, шуңа күрә сыер янына барып бастым, аңа өскә сикерергә ирек бирмәскә мөмкин иде әле. Эт томырылып килгән җиреннән артын чөңкәйтеп туктады да миңа каршы борылды. Сыер, аны тоеп, миңа елышты, дөресрәге, мин аңа сыендым бугай. Эт, чия төсле кызыл күзләрен төбәп һәм шәмәхә борынын җыерып, зәһәр ырылдый; арада сукыр сыер булмаса, без аның белән, кочаклашып, җирдә аунар идектер инде. Ә кесәмдә кадак та юк.
– Трезор! Тихо!
Кырыс, көчле калын тавышка буйсынып, кара эт җиргә елышты, ырылдавыннан туктап, тешләрен шыгырдатты да арт аякларына утырды һәм аның селәгәйле авызыннан чабата хәтле алсу-зәңгәр теле салынып төште.
Тәбәнәк ябалдашлы зирек агачлары арасыннан брезент кожан киеп, кара атка атланган кеше килеп чыкты.
– Тихо, с-сук-ка! – дип кабатлады ул.
Бер кулына тезген тоткан, икенчесе белән биленә таянган. Кояш каршы, карарга комачаулый. Җитмәсә, ул, күзен каплап диярлек, киң кырыйлы эшләпә кигән.
Эт шуышып диярлек атның артына барып басты.
Без бер-беребезгә карап торабыз, сынашып. Ул – өстән, мин – астан. Аты таптана, боргалана, шуңа күрә, мине күзеннән ычкындырмас өчен, аңа башын туктаусыз боргаларга туры килә.
– Внушительный пёс, не правда ли? – диде ул русча. – Чистокровный доберман-пинчер7.
– Бывают и хуже8, – дидем мин.
– Начарраклары? Моннан да усалрак булса, сез минем Настя артына посып кына котылыр идегез, бар! Котыгыз алындымы?
– Настя? Нинди Настя? – дип сорадым, аптырап.
– Колак артын кашып торасың бит, әнә шул Настя.
Настя дигәне сукыр сыер икән. Мин тынычлангандай, киеренкелектән арынгандай булдым.
Атка атланган иргә кырыклар тирәсе булыр. Озын буйлы. Ияр аны тагын да озынайта. Кара сакал-мыек. Уң яңагында тирән җөй, озын бугай, сакалын шуны каплар өчен үстермәде микән?
– Әйдәгез, рәхим итегез. Минем кунагым булып китәрсез, – диде ул.
– Кая? Рәхмәт, вакытым юк, – дидем мин, рус авылы ягына карап. – Авылыгыз ераграк.
– Минем йортым моннан өч йөз адымда гына. – Сораулы карашымны күреп: – Монда хуторым бар, – дип өстәде. – Сатып алдым. Юеш үлән ерып барырга авырыксынсагыз, мәгез, атка атланыгыз.
Ул, иярдән егетләрчә сикереп төшеп, тезгенен сузды. Кожаны коп-коры, итәге дә. Ә күн итегенең гуталины ышкылып бетеп, башы агарып тора. Юеш үлән ерып йөрү билгесе. Карашымны тоеп, ул:
– Йә? – дип, кулы белән бирегә үлән ерып килгән эзенә таба ишарәләде.
– Рәхмәт, – дидем, тик кузгалмадым әле. Ул, ризалыгымны аңлап, атны тезгененнән тоткан көйгә алга узды, мин ат артыннан иярдем. Ә эт алга йөгереп китте, Настя, үлән ашап, артта калды.
– Рамазанов урынынамы? – дип сорады ул бераздан. Җавабымны яки «Каян беләсез?» дип соравымны көтеп тормастан: – Моны сезнең мине белмәвегез әйтеп тора, – диде. – Аннары яңа кеше килгәнен дә ишеттем. Инеш буенда йөргәч, сез булмый кем булсын инде.
Кожанының арттагы ертыгыннан зәңгәр бостон галифе чалбарының да юеш икәнен күреп алдым. Кожанын һәм эшләпәсен ул яңгыр туктагач кына кигән инде, алайса. Ә яңгыр астында нишләп йөргән? Кайда?
– Юнус Юсупович минем яхшы танышым иде, – диде ул, яртылаш борылып. – Авыр туфрагы җиңел булсын.
– Ничек таныштыгыз? – дип сорадым мин, дәшми барудан уңайсызланып.
– Нәкъ сезнең белән танышкан кебек.
– Ул чагында да Настяны эзләгән идегезмени?
Без хәзер яфрак араларында кояш җемелдәгән көдрә, җыйнак ябалдашлы зирекләр тирәли бара идек.
– Настяны? – дип сорады ул, адымын әкренәйтеп. – Әйе, Настя адашкалый, бичара. Бүген көчкә таптым малкайны.
Агачлык бетте. Түгәрәк күл буена килеп чыктык. Кечкенә генә, ярыйсы ук текә ярына хәтфә үлән үскән, суында камыш та, кыяк та үсми, аның каравы яңа борнап чыккан үрдәк бәбкәләре төсле сары төнбоеклар күп. Агачлык белән күл арасында такта түбәсе мүкләнеп беткән тәбәнәк бер йорт тора, бер тәрәзәсеннән кала һәммәсенең дә капкачлары ябык. Капка юк. Келәт җимерелгән, абзар, күл буенда кабык түбәле мунча, тигәнәк һәм әрем баскан алма бакчасы, арттарак киртә белән уратып алынган, кайчандыр яшелчә бакчасы булган урын.
– Настяны озак эзләдегезме? – дип сорадым.
Ул иңбашы аркылы гына карап алды.
– Быел яңгырлар еш ява, – диде ул, җавап бирмичә.
Атының тезгенен болдыр баганасындагы кадакка элде дә, эшләпәсен салып, кул сырты белән тирләгән маңгаен сөртте. – Узыгыз. – Ул, болдырга кергәч, өйнең киез белән тышланып, аркылы-торкылы каеш сугылган ишеген ачып куйды.
– Керә торыгыз! – диде ул һәм келәткә кереп китте.
Ишегалды чирәмле, ә болдыр баскычы төбендәге шәрә җир юешләнеп җебегән, анда аның күн итек эзе ярылып калды. Папирос кабызган һәм тарткан булып, баскычка утырдым һәм шул эзгә текәлдем. Тау башында уң аяк эзе батып калган иде. Ә монда – сул аякныкы. Ләкин шул ук – аның күн итегенеке! Һич шикләнмәдем. Гаҗәп, әмма мин җиңел суладым.
Ботинкамны салып, оекларымны сыктым, кояшка куйдым да яланаяклап өйгә кереп киттем. Киемнәрем кипшеп бетмәгән иде әле, өй эчендә салкынча, шуңа күрә туңдырып җибәрде. Ишек катындагы стенада ике ау мылтыгы, патронташ, эт муенчагы, тагын ниндидер каешлар эленеп тора. Идәнгә уеп, сырлап ясалган агач караваттагы чәчәкле мендәрләргә, зур мич авызына такта капкач белән капланган тәрәзәнең ярыкларыннан көйрәп торган кояш нурлары төшкән.
Мылтыкны, алып, ишеккә төбәдем. Хуҗа керде. Өс-башын салган, якасыз эчке ак күлмәктән, шул ук галифе чалбардан, тик минем кебек үк яланаяк. Тозлы гөмбә салынган алюмин тәлинкә, куе коңгырт төстәге һәм ялтырап торган, мин белмәгән җимеш белән тулы кызыл чынаяк касә тоткан, әмма нигәдер алюмин тәлинкәне беләгенә куйган да корсагына терәгән. Уң кулы исә буш. Үзенә төбәлгән мылтык көпшәсен күргәч, шул кулы күз иярмәс тизлек белән, кобура эзләгәндәй, биленә ятты, тик… Уң кулы менә ни өчен буш икән аның! Ул уң кулын буш йөртергә күнеккән.
– Түрдән узыгыз, – диде ул. Тавышы коры чыкты. Димәк, җанына курку йөгергән булган. Ул өстенә чуклы-чачаклы яшел ашъяулык җәеп куелган түгәрәк өстәл янына узды. – Ә мылтык корылмаган. Патроннарны ерак тотам мин, килде-китте кешеләрнең кулы җитәрлек урында түгел.
Көлгән-шаярган булып, мылтыкны чөйгә элдем, өстәл янына килеп утырдым.