Читать книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том (Ахат Гаффар) онлайн бесплатно на Bookz (10-ая страница книги)
bannerbanner
Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том
Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том
Оценить:
Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том

4

Полная версия:

Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том

Юк, мин кызыл күзле эттән мең, миллион тапкыр «хуҗалырак». Чөнки мин үз-үземә хуҗа. Нишләсәм дә ирекле. Бернигә ярамаган чагымда дәүләт мине үз улы итте. Кесәмдә тагын бер генә көнлек акчам булса да, үземне хәерче санарга хакым юк. Мине үз баласы иткән дәүләт алдындагы чиксез бурычым белән бай идем.

Сау бул, кызыл күзле эт. Тагын бер очрашырга туры килсә, мине танымассың инде.

Апаларда болай күңелсез түгел иде үзе. Аларның биш фатирга уртак кухнялары бар, шунда кулларыннан тире исе килеп торган Зося белән (ул җизниләр фабрикасыннан), биш примус тезелгән өстәл янына кара-каршы утырышып, көнбагыш чиртә идек. Сүз беткән араларда, Зосяларның ачык ишегеннән чәчәк аткан көнбагыш табасын хәтерләтеп карап торган җиз граммофоннан әле Утёсов, әле Изабелла Юрьеваны тыңлыйбыз.

Мин укыган рабфак бинасында арзанлы ашханә барлыгы искә төште. Шунда киттем. Тротуар һәм стеналарга иртәнге сары яктылык, агач күләгәләре яткан. Урамнан, барабаннар кагып, пионерлар узды. Күзем зәңгәр кафельле кибетләрнең тәрәзәләреннән кызыктырып торган сары, кызыл колбаса бәйләмнәрендә. Аларның буынтыклы-буынтыклы кисәкләрен кысып бәйләгән сүс баулары гына да әллә нинди тәмнәр аңкыта иде, ул исләрне «Кольцо»ны уратып алган балык кибетләреннән бөтен шәһәргә таралган балык исе дә баса алмый. Авызымны ачыбрак җибәргәнмен, күрәсең, арттан «АМО» машинасы китереп төрттерде, сискәнеп, кырыйга елышкан идем, калак сөягемә ат тәртәсе башы бәрде, мине бер кытай гына кырыйга тартып алды. Артымда чүәген лыштырдата-лыштырдата вак-вак атлавын ишетеп бардым. Күкрәге гыжлый – үпкәсе чирле иде, ахрысы. Бауман урамындагы трамвай юлын кисеп чыккач, университетка таба менеп киттем.

Менә безнең ашханә. Яртылаш җир астындагы галерея сымаграк заллар. Тавык муены салынган кәбестә ашы, бөтен бәрәңгеләр белән бер кисәк салкын сарык ите, сыек чәй, чирек ипи алдым да, биш ел элек утырырга күнеккән «үз» залымны эзләп, түргә киттем. Кеше әз, нигәдер кызлар бөтенләй юк. «Минем» өстәлем буш түгел иде. Безгә геометрия укыткан Миллипипед Гайсә белән мин Мәскәүгә киткәндә наркоматта кәгазьләремә кул куйган иптәш Әбҗәлилов утырган. Баш кактым. Әллә күрделәр, әллә юк. Почмак өстәлгә утырырга исәпләп, алардан читкә борылган гына идем, Миллипипед:

– О-о, мәскәүләр! – дип куйды.

– Кем ул? – дип сорады Әбҗәлилов.

Йөземне генә борып, аларга тагын баш кактым.

– Тиздән без аны түгел, ул безне танымас! – диде Миллипипед. – Баеп кайттыңмы әллә – дәшмисең? – Сүзсез генә ишарәләп, үз каршыннан урын күрсәтте.

– Исәнмесез! – дидем, тәлинкәләрне өстәлгә куйгач, кул сузып. Бераз гына каушаганмын икән, бер телем ипием ашка төште. Игътибар итмәделәр, ә минем чәч төпләремә хәтле кызышып куйды. – Тешләр ялкау, – дидем мин, – ипи чәйнәргә иренәләр, чылатырга туры килә.

Көлешеп алдылар.

– Таныш бул, – диде Миллипипед Әбҗәлиловка. – Милли Маяковскиебыз – Такташ бар, милли Горькиебыз – Ибраһимов бар, милли Комиссаржевскаябыз – Ильская бар, ә бу милли Кржижановскиебыз булыр – Иман Имамович Зәйнушин!

(Без аны менә шуның өчен «милли»ләштергән идек.)

Тагын баш кактым.

– Мин сезне беләм, – диде ул, күзлеге өстеннән карап. – Сезнең институтта профессор Стефанович семинарындагы бер чыгышыгызны иптәш Мөсәгыйтов ишетеп кайткан иде, сөйләде.

– Әйе, мине «якташым» дип берәү бик каты котлаган иде – истә, – дидем мин. «Истә» диюем бүген кулымны юмаганлыгымны искә төшерде. Торып, керү юлындагы кулъюгычта юып килергә хәзер соң иде инде – әле генә алар белән исәнләшеп чыктым ич.

– Мин сезнең уңышларыгызга бик шатмын, – диде Әбҗәлилов. – Мөсәгыйтов бик мактаган иде.

– Кем ул? – дип сорадым мин, уңайсызланып.

Алар бер-берсенә карашып алдылар.

– Өлкә комитетыннан, – диде Миллипипед.

«Туктале, – дип уйладым мин. – Нигә әле мин аны һаман Миллипипед та Миллипипед дип кимсетәм? Без аны меңьеллык татар әдәбияты, Тукайның Толстойга мөнәсәбәте, Толстойның Шекспир турындагы уйлары, татар декабристлары турындагы кызыклы сөйләшүләре, Крузенштернның дөньяны әйләнеп чыккан корабындагы татар матрослары хакындагы ялкынлы сүзләре өчен олылый, хөрмәт итә идек ләбаса! Тукайны безгә – вак буржуаз шагыйрь, ә Фатих Әмирханны эре буржуаз язучы дип укыткан бер вакытта, ул аларның тиздән мәдәниятебезнең йолдызларына әвереләчәген юрый иде ич. Гайсә Идриси бит әле ул! Ә «Миллипипед» дигән кушаматын аңа мин куштым. Моны белә микән ул? Һәм ул кушаматны мин аңа йөзенең чалыш, дүртпочмакланып торганы өчен генә такмадым.

– Хәзер нишләп йөрисез соң? – диде Әбҗәлилов.

– Эш эзләп.

– Эш? Әллә уку…

– Юк, бетмәде әле, – дидем мин, аны бүлеп. – Иртәрәк.

– «Эш» дигәч, чынлапмы дип торам.

– Чынлап. Эш. Киләсе кыш салкын булмасын өчен. Пальтолык, бүреклек берәр эш.

– Ә! – дип көлде Әбҗәлилов. – Шулай диләр аны! Димәк, уку бара!

– Бара, – дидем мин, чәй эчә-эчә.

Кузгалыштык. Саубуллаштык.

– Өйләдән соң миңа керегез әле, – диде Әбҗәлилов, сәгатенә карап алгач. – Сәгать өчкә. Берәр нәрсә уйлап табарбыз. Шәт, уйлап табарбыз.

«Шәт!» Моннан чыгуга, син мине онытырсыңдыр шул инде», – дип уйладым мин.

Ялгышканмын икән.

Аның янына да, хезмәт биржасына да барып тормадым. Биш тиен бакыр чөеп җибәрдем дә, «күн» чыкса, дары заводына кара эшкә барып урнашырга булдым. «Күн» чыкты. Урнаштым. Торып торыр җир дә бирделәр. Тагын нәрсә кирәк? Тулай торак ителгән бер мәчеттә унике кешелек бүлмә. Чебен буяп бетергән лампочка. Икешәр катлы алты тимер карават. Начар, ләкин ике айга түзәрлек. Аның каравы, әйтүләренә караганда, эш шактый төшемле күренә. Безнең егетләрнең кайберләре Донбасс шахталарына киткән иде. Мин дә алардан ким алмамдыр әле. Хәер, миңа артыгы кирәкмәс тә. Бары тик бүрек белән пальтолык, шуңа өстәп, кышлык акча.

Хәзер инде Әбҗәлилов янына баруның хаҗәте юк. Алай да, көтеп торса яхшы түгел дип, ак Кремльгә киттем. Юл өстендә ике өчпочмак белән тамак ялгап алдым. Сәгать дүртенче яртыда Әбҗәлилов бүлмәсенә барып кердем. Ул телефоннан сөйләшеп тора иде, трубкага: «Гафу итегез!» – диде дә, идәннән түшәмгәчә җиткән сәгатькә карап алгач, миңа каршы атлады. «Гафу итегез!» дип, телефон трубкасын куюын аңлап җиткермәдем, чөнки мин аның телефоннан сөйләшүен бүлдерерлек кеше түгел ләбаса, дип уйладым. Әмма мине гаҗәпләндерердәй нәрсә бетмәгән икән әле.

– Бу пунктуальсезлегегез бүтән кабатланмасын, – диде ул. Ни әйтергә белмичә аптырап калуыма һичнинди игътибар итмәстән, мине кергән ишектән тышка әйдәде.

«Булышуың бик кыска булды синең! – дип уйладым мин, килгәнемә үкенеп. – Кемгә хаҗәт соң мин? Наркомат кешеләренең синең кышкы пальтолы һәм бүрекле булу-булмавыңда эшләре бар ди!»

Әбҗәлилов, озынча зал түрендәге күн тышлы биек ишеккә ишарәләп:

– Ул көтә сезне, – диде.

Рабфакны тәмамлап, Мәскәүгә укырга китәр өчен язу алган елны, Әбҗәлиловның кабул итүен көткән чакта, анда татарча һәм русча «Халык комиссары», «Народный комиссар» дигән язуларны укыган идем.

– Нигә ул? – дидем мин, теләмичә генә атлап. Әйтерсең лә бер гаепсезгә мине милиционер эләктереп алган да участокка сөйри.

– Үзе аңлатыр, – диде Әбҗәлилов. – Болай да соңга калдык.

Көне буена бер тапкыр да юынмаган килеш нарком янына!

– Исәнмесез! – дидем мин, ул әйдәгән ишектән зур иркен бүлмәгә кергәч.

Колак төбемдә генә:

– Исәнме, энекәш! – дигән көр тавыш яңгырады.

Чигендем, әйтерсең кисәк искән җил өстемә агач аудара иде. Кулымны сузып:

– Исәнмесез! – дидем.

– Әйдә, утыр, – диде кулымны кыскан кеше.

Каршымда артка тараган чал чәчле, кара куе кашлы, борынына зәңгәрсу һәм ал кан тамырлары җәелгән, зур түгәрәк күзле һәм арыган чырайлы бер абзый басып тора иде.

Кымшанмыйча да:

– Рәхмәт, – дидем.

– Утыр, утыр, – диде ул, Әбҗәлиловка карап, аңа да, миңа да түрдәге өстәл алдына кара-каршы куелган ике кәнәфине күрсәтте.

– Менә шул инде ул, – диде Әбҗәлилов һәм өстәлдән сулдагы урындыкка утырды, ә миңа уңдагысына утырырга ишарәләде. – Утырыгыз, Иман Имамович.

– Гафу итегез, көтмәгән идем…

– Ә мин көттем, – диде нарком, аяк өсли калган килеш миңа югартын карап. – Эш эзлисеңме?

– Борчыдым, – дидем мин. – Таптым инде. Юкка борчыдым.

– Кая урнаштың соң?

– Заводка.

– Җиңел эш эзләмисең икән. Мөстәкыйльлек, өлгерлек яхшы сыйфат. – Ул, урынына узышлый, Әбҗәлиловка карап алды. – Тик аннан чыгарга туры килер, Зәйнушин. Без сиңа тагын да авыррак эш табып куйдык… Пальто белән бүреклек булыр кебек. Безгә ярдәм итәргә телисеңме?

– Ярдәм? – Кайда утырганлыгымны онытып, башымны артка ташлап көлеп җибәрдем. – Ярдәм минем үземә кирәк әле ул!

– Менә хәзер сөйләшергә була! – диде ул, елмаеп.

– Төшенеп җитмим, иптәш нарком.

– Димәк, синеңчә, вак елгаларда кечкенә су станцияләре төзү үзен акламый? Синеңчә, эшче-крестьян власте үзенең вакытлы түгеллеген бөтен дөнья алдында раслады, шулай булгач, аның кулы тигән бер генә нәрсәдә дә вакытлы дигән тамга ятмаска тиеш… Профессор Стефанович семинарында шулай дип сөйләдеңме?

Бу минем үз сүзләрем дә түгел ич әле, семинарга әзерләнгәндә ярдәм иткән бер укытучыбызның фикере. Төкерегемне йотарга да уңайсызланып, башымны кагып куйдым.

– Теләмәсәгез дә, моны хәзер дә кабатларга әзермен, – дидем мин.

– Ә Ленин алай димәде ич. Әгәр, диде ул, без бүген йөз мең трактор эшләп чыгара алсак, крестьян бөтен җаны-тәне белән коммунизм яклы булачак.

– Трактор белән инеш суы станциясе арасында аерма зур.

– Бүген егерме… хәтта унбиш мең вак электр станциясе корып, Россиядәге барлык крестьян өйләренең чирегендә генә булса да Ильич лампалары кабыза алсак, бөтен крестьян коммунизм өчен җанын-тәнен кызганмыйча утка керәчәк, Зәйнушин. Ә?

– Эре станцияләр корсак, без бар Россияне электрлы итәр идек. Коммунизмның киләчәге шуңа бәйле… Бу шулай булачак та! – дидем мин, теге семинарны искә төшереп һәм шуңа таянып.

– Булачак. Әлбәттә, булачак! – Нарком, урыныннан торып, стенадагы без табынган ГОЭЛРО планына карап торды. – Ләкин тиз генә түгел әле. Һәммәсе дә киләчәктә. – Ул яңадан урынына килеп утырды. – Ә коммунизмның һичшиксез киләчәгенә кадәр башта социализмның тулысынча җиңәчәгенә без крестьянны бүген ышандырырга телибез, Иман Имамович.

«Иман Имамович, ди бит. Нәрсә бу – мине санга сугып олылаумы, әллә салкын мөгамәлә билгесеме?»

– Моны Днепрогэс эшләр.

– Кызганычка каршы, Днепрогэс салам түбәле крестьян өйләрен яктыртыр өчен түгел. Ул промышленность өчен. Әмма, әгәр без бер авылны керосин лампаларыннан азат итсәк, иртәгә, бәлки, йөз… мең авылда колхозлар оештыру җиңелрәк булыр. Җиңелрәк дип… без җиңеллек эзләмибез, шулай бит? Электр уты крестьян аңындагы икеләнүнең тамырына балта чабар… Ә электр утының беренче нурларын кабызу синең белән миңа бәйле.

– Миңа?!

– Сиңа һәм синең шикелле меңләгән яшь белгечләргә бәйле.

– Тәкъдимегезне аңладым, – дидем мин. – Тик мин начар лектор шул.

Ул көлемсерәп куйды.

– Без сиңа авыллар буенча, йорт борынча коммунизмны пропагандалап йөрергә кушмабыз. – Ул, торып, Татарстан картасы каршына килеп басты, рам читендәге бер төймәгә басты. Картада егерме-утыз лампочка җемелдәде. – Болар – шушы бишьеллыкта авылларда салыначак су станцияләре. – Ул, карамыйча гына, картаның урта бер җиренә төртеп күрсәт- те. – Менә монда бер иптәшебез ел башында эшкә керешкән иде… Биш көн элек үтергәннәр.

– Үтергәннәр?

– Халыкка ут һәм яктылык илтүчеләрнең беренчеләрен еш кына үтерәләр. Прометейдан башлап… безнең шушы иптәшебезгә кадәр. Ләкин аларны алмаштыручылар күбрәк. Син – бәхетле кеше, Иман Имамович, син шуларның берсе була аласың. Алыштырасыңмы? – Ул җилкәсе аша миңа борылып карады.

Аның карашыннан куырылгандай, иңбашымны җыердым.

– Вакытлыча гына, – дидем мин, ни әйтергә дә белмичә.

– Вакытлыча? – Тынлык. – «Вакытлыча!..» Син үз-үзеңә каршы киләсең, энем.

– Кечкенә станция. Тик вак эшне тавык та чүпләп бетерә алмый… Киңрәк селтәнергә кирәк. Вак-төяккә суккалау йодрыкны гына каната… Укып бетерәсем дә бар бит, иптәш нарком.

– Онытма: бездә хәзер эшнең вагы юк. Вак эш, вак эш… Аның каравы безнең планнарыбыз эре. Ризамы?

Мин дәшмәдем.

– Алайса, риза. Рәхмәт. – Ул Әбҗәлилов тотып кергән папканы алып, миңа сузды. – Монда Рамазановның… шул һәлак булган иптәшебезнең сызымнары. Урында ачыклап бетереп, үзеңчә исәп-хисап ясар өчен сиңа күпме вакыт кирәк?

– Әйтүе кыен…

– Алай да?

– Папка болай калын гына… Бер айлаптыр.

– Станция быел салынып бетәргә тиеш. Югыйсә синең – кышкы пальтосыз, бүрексез, ул авыл кешеләренең – утсыз, ә безнең коры сүз белән калуыбыз бар, – диде ул, елмаеп. Урынына барып утырды, өстәл тартмасыннан трубка алып, аңа ашыкмый гына тәмәке тутыргач, кабызып, тирән итеп суырды да: – Ун көн бик җитеп торыр, – диде. – Бар, кара, ачыкла. Көтәм. Хәер, биредәге смета синең үзең өчен генә кирәк булыр… Безнең ярдәмгә әллә ни исәп баглама.

Әбҗәлилов урыныннан торды, сүзнең тәмам икәнен аңладым.

– Хушыгыз, – дидем мин.

Нарком ишеккә кадәр озата барды.

– Ә мин хушлашмыйм, Иман Имамович… Сау булып тор, очрашырбыз, – диде ул. – Уңышлар телим. Аннары… Рамазановны кем үтергәне билгесез. Әлегә билгесез. Шулай булгач, сак бул. Бәлки, нидер ачыкларсың әле. Хәзер авылда без белмәгән нәрсә калырга тиеш түгел. Чөнки анда киләчәк өчен көрәш башлана. Иң мөһиме шул: бу көрәш – сыйнфый көрәш, энем.

– Аңлыйм, – дидем мин.


Крестьян аңындагы икеләнүнең тамырына балта чабу… Ә мин нарком кушканны үти алырыма икеләнмиммени? Үземнең канатларым көйсә?

Нарком бүлмәсенә студент булып кердем. Ә чыкканда? Әбҗәлилов язып биргән, ә нарком кул куйган таныкнамәдән укып, үз-үзем белән исәнләшәм: «Исәнме, су электр станциясе төзелеше начальнигы!»

«Начальнигы! Ха-ха, кызыл күзле эт… Аңладыңмы?» Иртән Кабан күлендә очраткан теге этне мин шулай үртәдем.

Апаларга кайткач, май исе сеңгән уртак кухняда Рамазановның унбиш битле язмасын карап чыктым. Сүз бары тик бер динамоны әйләндерерлек турбиналы станция салу, шул турбинаны әйләндерерлек су җыярга буа буу, ике ташлы тегермән салу турында иде. «Әйе, ГОЭЛРО түгел» дигән нәтиҗәгә килдем. Моның өчен генә кеше хәтле кеше үтереп була микәнни? Билгеле, аны станция өчен үтермәгәннәр, ә шул станцияне салырга килгәне өчен харап иткәннәр. Ул авылдагы сыйнфый көрәш корбаннарының берседер һәм, әлбәттә, соңгысы да түгелдер әле. «Соңгысы түгел?» – дип уйладым мин кинәт. Ә минем корбаннарның дәвамы буласым килми иде.

Миңа егерменче яшь иде. Гомеремнең икенче яртысы шулай башланды.

IV

Кич белән, төнгә каршы, пароходта юлга чыктым. Иртән Балык Бистәсе пристаненда төшеп калуга, райкомга кердем, секретарьга мөһерле пакет тапшырдым. Моны Әбҗәлилов кушты.

Секретарь Мирсәяф Янышев шактый кырыс кеше икән. Сорашмады, белешмәде, пакетны ачып, дәшмичә генә укыды, икеме-өчме тапкыр аерылып миңа карап-карап алуыннан укыганының минем хакта икәнен төшендем. Бүлмәдәге һәммә урындык, диван, секретарьның креслосы күн белән тышланган, элгечтә – кыршылып агарган күн пальто, аннан өстәрәк – күн фуражка. Секретарьның кырыс йөзе дә күннәндер кебек. Дулкын-дулкын чем-кара чәче, чал бөртекләр, бөртекләр генәме соң – чал учмалар аның йөзен талчыккан итеп күрсәтә. «Шактый кайралган каеш күренә бу!» – дип уйладым. Ирексездән үземнең җәен-кышын салмый кигән күн пиджагыма карадым. Ул да кыршылган, агарган икән инде.

Тапшырган кәгаземне укыгач, секретарь папирос кабызды, куе төтен аша күзен кысып һәм маңгаен җыерып, тагын, бу юлы озаклап, миңа карады. Шул ук вакытта ул ниндидер төймәгә басты, ахрысы, алгы бүлмәдә кыңгырау чыңлады, секретарь хатын керде.

– Иптәшкә кунар урын әзерләгез, – диде ул аңа.

– Ул авыл шулай еракмыни? – дип сорадым.

– Барып җитмәслек җир юк.

– Рәхмәт, мин кузгалам.

– Ашыкмагыз. Башта чәй эчик… Кашканы җиксеннәр! – диде ул, башын күтәрмичә генә.

Секретарь хатын «ярар» дип чыгып китте.

Бераздан ул көмеш утыртмалы ике стакан белән куе чәй кертте. Янышев, креслосыннан торып, миңа каршы утырды, нечкә каеш белән буган аксыл киндер френчының изү төймәсен ычкындырды, эчтә тельняшкасының зәңгәр сызыгы күренде.

Шикәр салып, Тула печеньесы капкалап, чәй эчтек.

– Моряк идегезме әллә? – дидем мин, аның сөйләшмәвенә бераз авырыксына башлап. Ул җавап бирмәде.

Чәй эчкәч, секретарь френчын төймәләде, чөйдән фуражкасын алып киде. Кузгалырга кирәклеген аңладым. Ә ул озатырга уйлады, ахрысы. Баскычтан аскы катка төшкәч, ул мине райком бинасына каршы мәйдандагы озын бүрәнәгә бәйләнгән акбүз атка таба әйдәде, килеп җиткәч, аркалыкны, камыт бавын карады, дилбегәне чиште. Миңа тоттыра икән дип уйласам, юк икән, тарантас рессорын шыгырдатып, күн утыргычка үзе менеп утырды.

– Матрос Маркинны беләсезме? Белә торгансыздыр, – диде ул, түбән башы Камага барып төртелгән урам буенча югарыга таба кузгалгач.

Бу юлы мин эндәшмәдем. Беләм, әлбәттә. Болай да билгеле нәрсәне нигә җөпләргә? Шушында аның сүзгә саранлыгының асылына төшендем: ул кирәкле санаган сүзен, фикерен генә әйтә, иң кирәген генә сорый икән. Димәк, ул легендар Маркин флотилиясе матросы булган. Район үзәгеннән, аннары ике үр уртасындагы үзәнгә урнашкан кызыл чиркәүле Анатыш дигән рус авылын үтеп, иркен кырга күтәрелгәч, ул фуражкасын, френчын салды, тельняшкасының җиңнәрен сызганды. Атны юрттырып җибәргәч, секретарь тагын телгә килде:

– Күнегелгән! Тельняшка ул, туган, тәнне кысып тора. Диңгез суы шикелле. Җирдә дә батырмый.

– Җирдә?

Җавап урынына ул:

– Диңгездә мин кеше идем, – диде.

Мин, тагын сорау бирүгә караганда тыңларга гына кирәклеген аңлаган булсам да:

– Ә җирдә? – дип сорадым.

– Җирдә дә давыллар җитәрлек, – диде ул, туры җавап бирмичә. – Җирдәге давыллар куәтлерәк. Әйе, куәтлерәк. Нигә шулай икәнен беләсеңме, туган?

Аның көтмәгәндә «син» дип эндәшүе, эссе көндә салкын чишмә суы белән бит югандай рәхәтләндереп җибәрде.

– Җирдә – халык. Ә халыкка торырлык диңгез юк әле ул. Давыл кузгаткан дулкыннарга каршы торып була, ә халыкка каршы торып кара син! Халыкка аңа таянырга гына була. Таянсаң, ул батырмый, югарыга күтәрә. Үзе белән бергә. Ә халыкның иң югары омтылганы – азатлык. Бәлки, сиңа азатлык тыныч диңгез булып тоеладыр. Ә, юк, туган! Азатлык ул – иң давыллы диңгез! Хәзер халык менә шундый… Син, бәлки, кеше-кара күзе төшмәстәй аулак, ерак авылга барабыз дип уйлыйсыңдыр. Юк, туган! Син даулап, актарылып торган авылга барасың. Көрәш хәзер фронтлардан ерак шәһәрләргә, аулак авылларга күчте.

Шушында ул сызганган җиңнәрен кире кайтарды. Френчын кия дисәм, тельняшкасын салды. Йомарлап, буе белән учыннан үткәрде дә төрде, үлчәгәндәй учында тоткач, ирененә тидерде һәм миңа сузды.

– Мә, Иман туган, ки. Таза-сау тәнеңдә тузсын. Батмаска ярдәм итәр. – Бераз тын баргач, ул: – Әйе, тәнеңдә тузсын, – дип кабатлады. – Тәнеңдә.

Ни дип уйларга да белмичә, рәхмәт әйтергә дә онытып, тельняшканы алдым. Ә Янышев френчын киде. Киерелгән күкрәгендә яра җөе бар иде. Тузгыган башын борып, ул:

– Син кеше яраларын санама, туган, – диде. – Үзеңнекен булдырмаска тырыш. Хәзер инде гел алга гына түгел, артка да караштырырга кирәк – хәзер арттан аталар.

Тельняшканы бәләкәй чемоданыма салырга чамалавымны күреп, ул кулымны тотты:

– Син киеп куй аны, туган. Күрим.

Күн пиджагымны мин дә салган идем, хәзер күлмәгемне дә салып, тельняшканы майка өстеннән кимәкче идем, секретарь көлеп җибәрде:

– Әй туган! Сине кайбер нәрсәләргә өйрәтәсе бар икән әле! – Нәрсә әйткәнен аңышмыйчарак торуымны күреп, ул: – Тельняшканы әйтәм! – дип өстәде. – Бәлки, син аны майкаң өстеннән генә кимичә, пинжәгең өстеннән үк киярсең, ә?

Янышевның башын артка ташлап көр тавыш белән көлүенә акбүз ат колакларын шәңкәйтте. Мин дә рәхәтләнеп көлдем. Майкамны, пөхтәләп төреп, чемоданыма салып куйдым. Көн кызу иде. Ләкин ат яхшы юртканга, тәнгә җиләс, кулбашлары һәм корсак салкынча, бары тик күкрәк чокырына гына борчак-борчак тир бәреп чыккан. Тельняшканы кидем. Әлбәттә, ул зуррак иде.

Янышев иңемнән какты:

– Тап-таман булганын сизми дә калырсың әле.

Ул акбүз атны тыйды, сикертми башлады. Басуга карап бардым. Кыр корама юрганны хәтерләтә иде. Буынга сикергән арыш, яхшы киткән бодай, әле кара туфракны күмәргә өлгермәгән тары үсентеләре ызаннар белән бүлгәләнгән; чәчелмичә калып, алабута, билчән, әрем һәм төрле кыр үләннәре баскан кысыр, буш җирләр дә бар. Кайсысын парга калдырганнардыр, ә кайсысын сөрергә, чәчәргә хәлләреннән килмәгәндер, күрәсең.

Секретарь көрсенеп куйды: ул да басуларны күзәтә икән. Ирен читенә папирос капты да, киң селтәнеп, шырпы сызды.

– Без әле Корноухово совхозына барырбыз. Дүрт артелебезне дә күрерсең. Менә алардагы басулар басу, ичмаса! Атлары, сукалары уртак! Совхоз фордзон сатып алды. Аларга каршы төрле коткы сүзләр дә таралып тора. Мәгәр бирешмиләр! Шундый көннәр килеп җитәр әле: бу кырларга да кеше төсе кертербез. Кертербез, Зәйнушин туган, кертербез! Яңа җилләр исәчәк әле. Каршылары да булыр. Каршы җил йөзгә бәрер – читкә борылмабыз. Безнең юлыбыз бер генә. Әле такыр юлы юк, тик без аның кая илтәчәген беләбез. Кысан трюмнардан, бетле окоплардан, кайнар заводлардан чыгып, караңгы октябрь төнендә «Полундра!» кычкырдык. Ни кычкырганыбызны бөтен дөнья ишетте – сүзебезне бушка яңгыратмабыз, туган!

Секретарь дилбегәне какты, ат тагын сузылып торып юрта башлады.

Сүзгә саран тоелган секретарьның дилбегәне йомарлап тоткан уң кулы тамырлары бүрткәнче киерелгән, калтырана. Әйтерсең лә аның йөрәге шул дилбегә аша алга ашкынган акбүз атның ярсу йөрәге белән тоташкан. Ә тузанлы юл безнең өчебезгә дә уртак иде инде. Шул көйгә үрдән түбән төшеп киттек. Артка әйләнеп карадым. Аяз, җилсез һавага, безнең өскә кунарга өлгермичә, тузан бөркелеп кала. Әйе, без олы юлның тузанын күпкә узып җилдерәбез икән.

Олы юлның тузанынҮзем күрдем тузганын.Белми калдым, сизми калдымЯшь гомремнең узганын, –

дигән җыр күңелемә килде. Юк, җыр үзе, көе дә, бигрәк тә сүзләре дә түгел, ә аның җанда өмет, ышаныч уята торган моңы, яшәү авыр булса да, үкенечкә, өметсезлеккә төшерми торган күтәренке хисе. Юк, без яшь гомернең узганын белми, сизми калмабыз.

Инде үзәнгә төшеп, тагын бер озын, тигез күтәрелешкә менәбез. Секретарьның сүзләре кәефемне күтәреп, күңелемне ачып җибәрде. Дилбегә Янышев кулыннан атка гына сузылмыйча, әнә шул ерак офыклардан да арырак сузылган олы юлга да тоташкандыр кебек.

– Синең үз хәлләрең ничек соң, туган?

– Хәлләр… Менә нибары шушы инде.

Мин секретарьга үзем хакында җентекләп сөйләп бирдем.

Акбүз аттан тир исе килә иде инде. Сыртына дилбегә тигән урын сызгандай каралып, бераздан исә күбекләнеп чыкты. Инде ике авылны уздык. Тагын берсе, күл буендагысы, читтә калды.

Ә барып җитәсе авылга якынлашканда, аның кешеләре, коммунистлары турында азмы-күпме белә идем инде. Каһир Сафин исемле яшь, әмма күпне күргән, күпне кичергән кеше авыл Советы рәисе икән. Ул дүрт кешелек партячейканы да җитәкли.

– Рамазанов бишенчесе иде, – диде Янышев. – Хәзер аның урынына – син.

– Аның урынына теләмәс идем. Мин яшь әле, – дидем.

Секретарь атны, тыеп, үз җаена куйды. Сөзәк ярлы озынча күл янында акбүз атка хәл алдырырга уйлап, ахрысы, куе зиреклеккә таба борды. Монда су исе, үлән һәм чәчәкләр исе. Төш җиткән икән – кошлар тынган. Тарантастан төшеп, тәннәребезне яздык. Янышев түмгәккә утырды, папирос чыгарып, миңа сузды, үзе дә кабызды.

Безнең баш өстебездә сүнеп барган учактан күтәрелгән соңгы төтендәй сыек, үтә күренмәле сирәк ак болытлар йөзә, алар кояш турысында чагында да җирне күләгәләмиләр. Ара-тирә җил искәләп, күл өстен шадралый, зирек яфраклары күңелне изрәтеп лепердәшеп ала, җиргә сузылып, кулны баш астына куеп, һични уйламыйча ятасы килә. Тик җан тыныч түгел, әледән-әле эчемә ниндидер шом йөгерә: мин нигә монда соң әле, иртәгә нишләрмен? Бу хис чак-чак кына сизелә, җиңелчә һәм яңача сулыйсы килүне басарлык түгел.

– Кешенең ни хакына яки ничек үлгәнен исәннәр белергә тиеш, – диде секретарь. – Рамазановның үлеме синең йөрәгең аша да үтәр әле… Син моны белеп тор, туган… Сине үлем белән куркытырга җыенмыйм. Рамазановның гомере синең белән мин яшәсен өчен киселде ул – менә нәрсәне исеңдә тот син.

– Тын монда, – дидем мин.

– Әйе, тын… Давыл алдыннан шулай тын була… Крестьян ниндидер бер стенага килеп терәлгәнен сизә. Ул үзендә шул стенаны җимерерлек көч барлыгын тоя, тик стенаның теге ягында үзен ни көткәнен белмәү аны сагайта, ашыкмаска куша. Көтүне бүре кузгатсын, ә ул, төлке, үз өлешен посып торган җиреннән генә үрелеп алыр. Бүреләре – бай яки урта хәлле крестьян, төлкесе – менә иртәгә, менә иртәгә дигән өмет белән яшәүче, көннекен-көнгә аударып баручы ярлылар. Алар – күпчелек, алар сабыр төбе сары алтын дип яшиләр. Ә дошман көтми…

Әнә шунда, озынча күл буендагы тынлыкта, куе зирекләр күләгәсендә ул Юныс Рамазанов турында сөйләде. Аңа атканнар. Чигәсенә. Көтмәгәндә һәм искәрмәстән терәп атканнар. Болай иң явыз дошман гына эшли ала. Гражданнар сугышын яшен шикелле аркылыга-буйлыга иңләп кайткан кеше үзен бүтәнчә үтерергә юл куймас иде. Уяулыгын югалткан. Сизгерлеген. Сәбәбе? Бер динамолы станция коруны ул да, минем шикелле, вак эш дип санаган, ахрысы, дошманның ачуын, ярсуын кузгатырдай нәрсә түгел дип уйлагандыр. Алайса, нарком хаклы инде: кемдер крестьянның Ильич лампасы өчен үз җанын-тәнен кызганмыйча утка керүен теләми. Кемгәдер ул чаткының кабынмас борын сүнүе кирәк.

bannerbanner